Логотип Казан Утлары
Публицистика

БИЗӘКЛӘР ТӨРЛЕЛЕГЕ


әзерге татар поэзиясе жанр һәм стильләргә, сурәтләү һем тасвирлау чараларына, ритмика һәм рифмага гаять байлыгы һәм төрлелеге белән үзенә җәлеп итеп тора. Чынбарлыкның теп үзәненнән алынган һем сәнгатьчә мөмкинлекләрен елдан-ел киңрәк ача барган иҗат методының бердәмлеге, уртаклыгы шигъри палитрада бертөслелек тудырмый. Аның чынбарлыкка үтеп керү, танып-белү һәм сурәтләү ысуллары гаять бай һәм төрле
С. Хәкимнең уйчан, тирән мәгънәле, реалистик поэзиясен Р Файзуллин белән Р. Харисның шартлы алымнарга бай, дәртле, көтелмәгән борылышлы, хыял ачышына киң таянган романтик лирасы тулыландыра, Н. Арслановның тыгыз хисле, салмак агышлы стиле Г Афзалның хикмәтле. Ш. Галиевнең итагатьле, тыйнак иҗат чишмәләренә килеп кушыла. Поэзиягә хатын-кызның уйлану рәвешен, моң-зарын һәм матурлыгын алып кергән С. Сөләйманова, К. Булатова. Э Мөэминоеа, С. Гәрәева иҗатлары Р. Гатауллин, Р Мингалимовларның романтик, тарихи-интеллектуаль эзләнүлә-рен тулыландыра... Шул бай шигърияткә яңа шытып чыккан көчләр кушыла, өстәлә тора.
«Бүгенге шигырьнең төп характерын берничә сүз белән генә аңлатуы, әлбәттә, кыен — ди Н. Юэиев.— Әмма шунысын ачык итеп әйтеп була: ул заман һәм заман кешесе белән бергә үзгәрә бара: аның аһәңе һәм структурасы яңара, төрлеләнә һәм катлаулана, шигъри сүзнең җегәрлеге. энергиясе һәм нюанслары арта, куренеш-де- тальләрнең мәгънәләре көчәя... Лирик башлангыч тирәнәя».
Хәзерге тәнкыйтьтә поэзиянең тематикасы һәм предметы турында сүз алып бару оят эш, фәнни методикадан читләшү, хәтта күпмедер күләмдә яман аты чыккан вульгар социологизм тегермәненә су кою кебегрәк бәяләнә. Шуңа күрә без еш кына бу төшенчәләрне катлаулырак категорияләр, чит телләрдән иңгән авыр терминнар белән алыштырабыз, мәсьәләгә әйләнеч юллар белән килергә мәҗбүр булабыз. Ә чынлыкта бит берише шагыйрьләрнең иҗат юлын тематик сферадан, аның профессиясеннән, ахыр чиктә яшәешенең мәгънәсен, эчтәлеген билгеләгән гадәти һәм табигый хакыйкатьләрдән башка күз алдына китерүе кыен Конкретлыктан читләшү, вакыты белән абстракциягә һәм буш сафсата сатуга алып килә.
Әдәбиятның эчтәлеге белән сурәтле фикерләү чараларының, объектив һәм субъектив факторларның тыгыз элемтәдә үсүен дә онытырга ярамый. Тематик ачыклык кеше образын конкретлаштыруга ярдәм итә.
Туган ил. туган жир темасы халыкның иң матур хисләренә уралып, шуннан көч, ямь алып, фольклорда да, поэзиядә дә күптәннән яши. Бу олы тема Тукай, Такташ, Җәлилләрнең илһамына канат бирде X. Туфан, С. Хәчимнорне поэзиянең олы юлына
Х
алып чыкты. Хәзерге шигърияттә дә тормышчан, уйланучаи һәм форм&с^ яңача бик чүп шигырьләрнең үзәген да туып-үскән җирнең үтчәне, бүгенгесе һәм «мләчаг а турында уйлану ята. Терле буын шагыйрьләре иҗат иткән һәм халык рухына, зәвыгына янын буяулар белән бизелгән бу тор әсәрләрдән туган якка, аның кешеләренә олы мәхәббәт боркелеп тора. X. Камаловның «Туган җирем — Идел йорт» шигырендә лирик затның ватанына мәхәббәте үтә шәхси, кабатланмас булып һәм шул ук вакытта ♦ олы тарих фонында ачыла: ы
Туган җирем — Идел йорт. Җаным донья күргән җир. Туфрагына бабамнармың Хәләл каны кергән җир.
® Яруллинның «Мәңгелек мирасьында туган илнең нәфислеге күркәмлеге лирик ■£ »мии»нең хисләренә уралып ачыла:
Иң кадерле, иң зур байлык ф
Булуын беләм аның.
Ул — минем азат, иренле Җирем — Татарстаным.
Еш кына туган җиргә, ааылга багышланып язылган шигырьләргә гражданлык па- С фосы, заман билгесе җитми, алар буенча чорыбыз алымнарын тануы кыен дигән п фикерләр ишетергә туры кило. Бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган һәм тому- * мән җир. гомумән игенче турында язылган шигырьләр әле дә басылып тора Яхшы шигырьдә туган як котелмогән детальләре, күзгә чалынмаган матурлыклары, ахыр < чиктә интернациональ, гуманистик эчтәлекне ачуга хезмәт итәрдәй милли бизәкләре моңнары аша гоүдәлено
Рәсүлнең артында таулар.
Биек-биек таулар ич_ Таяныч кирәк язганда. Найда минем таяныч*
— ди С. Хәким бер шигырендә.
Р. Гамзатов Дагыстаниың бңак тауларын, борылмалы-сыгылмалы юлларын халкының хикмәтләрен җырлап шоһрот казанды, олы и?нгъри мәйданга чыкты Безнең шагыйрь яэарына азыкны каян ала? Мактанырлык нәрсәсе бар аның? Уйланып утыра торгач, ул «кайдадыр яланда» баш калкыткан, олегә үзе күрмәгән да. белмәгән дә
Боз романтиканы күктән эзләргә яратабыз. С Хәким романтик биеклекне җир дән. әремнән, алабутадан, кыскасы, китаптан түгел, тормыштан таба. Шагыйрьнең соң гы елларда иҗат ителгән шигырьләренең зур күпчелеге туган ягына багышланган Үзектә лирасына сугышка чаклы илһам, дәрт биреп торган арыш, чык. чәчәк, урман Ләкин шагыйрь аларны күзәтүче буларак сурәтләми тугом ак билгеләрен хисләрен, урал алып керә, шулар ярдәмендә -егерменче гасырның икенче яртысында яшәгән һәм үз иленә хезмәт нткеи шәхеснең кичерешләрен, омтылышларын, уйларын җырлый
еремне шәйли
Ышаныч биреп шул әрем
Күз алдыма эленә.
Котелмогән һем гыйбрәтле янәшәлек Р. Харис С Хәкимнең «Казан осте читтә аэродром. » шигыре турында «ботнек исен аэропорт исе белән куша белгән шигырь» дип бәяләгән иде '. Бер карауда сәер күренгән бу янәшәлектә сүз остчының донья-
ахыр чикто милли үзенчәлеге чагылв Шагыйрь табигатьнең теләсә кайсы чагылышында илһам чыганагы таба, туган җиренең сынын тәиый, халык язмышын, тарихын укый
Чишмәләр кинәт йомылса,
Коелар томаланса.
Чишмә буйларындагы күк. Күңелне томан баса.
С. Хәкимнең акыллы һәм моңсу лирикасы, олы шагыйрьләргә хас булганча, башыннан ахырынача кешеләргә мәхәббәт белән сугарылган, аларның бәхете өчен көрәш белән рухланган. Шагыйрь елдан-ел вакыт агышын кискенрәк сиземли, аның белән бергә атларга тырыша. Бу юлда аның таянычы — туган җире.
Минем күк эшкә ашыга
Юлымда кырмыскалар. Бүген дә җирем исән, дим. Яши, дим. тормыш һаман.
Туган як, туган җир образларына турылыклы шагыйрьләр, халык иҗатының, язма поэзиянең бай һәм олы традицияләренә таянып, электән таныш төшенчәләргә, күренешләргә яңа шигъри юнәлеш бирәләр, үзгә эстетик «сулыш өрәләр». Нәкъ менә шул сыйфатлары белән Н. Мадъяро», Р. Гәрәй кебек урта буын шагыйрьләр иҗаты үз укучысын тапты.
Н. Мадъяров бигрәк тә соңгы елларда тыныч авыл тормышы, туган иленең яшьлеге турында иң яхшы әсәрләрен язды. Шагыйрь туган җиренең «һәр түмгәген, һәр үләнен йөз төрле хис» белән тануы, «аңа йөз төрле уй-хисләр белән баш» июе турында горурланып яза Аның поэзиясе Татарстан табигате кебек үк тыйнак, самими матурлыгы белән яши.
һаман алга.
Еракларга әйди
Офыкларым, сөзәк үрләрем...
Тормышымда яхшы максатыма Мин бит шулар аша үрләдем.
Н. Мадъяров беркайчан да поэзия мәҗлесендә түрдән урын сорамады, үз җае белән, салмак кына «спай» гына сүзләрдән «фикер чылбыры» төзеп, аларны ныграк ялгауның яңа юлларын табыл, алга хәрәкәтен дәвам иттерә.
Татар поэзиясенең күркәм традицияләренә тугрылыгында шагыйрь ялгыз түгел. Р. Миңнуллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Г. Рәхим, Ф. Сафин иҗатларында да туган җиргә, туган илгә бирелгәнлек хисләре, аның әлегәчә беркем игътибар итмәгән яңа катламнарын, гүзәллекләрен ачкан шигырьләр җитәрлек.
Табигатьнең үз табигый яшәеш рәвешен, матурлыгын югалта баруының кешелек, бигрәк тә киләчәк буын өчен олы бер проблема булачагын Ш. Маннапов бик самими итеп, улы белән гадәти диалог ашо ачып бирә.
— Тирән елга суы кайда, әти!
— Кипкән, улым, кипкән.
— Болан сазлыгының боланнары!
— Киткән улым, киткән.
— Имәнсәрнең имәннәре ник юк!
— Күптән киселеп беткән.
Олылар өчен иң авыр сорауларны бала бер-бер артлы сөйрәп чыгарып тора. Җавая тыштан тыныч булса да, эчке сызлану, борчылу сизелеп тора. Сөйләшүнең киеренке нотада киселеп калуы да шуңа ишарә ясый шикелле.
Табигать белән кеше арасындагы мөнәсәбәтнең төрле аспектлары С. Хәким, И. Юзеев, Ә. Баянов, Р. Харис, Ф. Сафин, Рәшит Әхмәтҗанов һ. б. шагыйрьләр иҗатында һәрвакыт игътибар үзәгендә. К Сибгатуллинның «Авыл урыны» исемле колоритлы, төгәлләнгән композицияле шигыре шактый олы бер мәсьәләне калкытып куя.
Кайчандыр шаулал-герләп. килен төшереп. бэби туйларын үткәзеп, шатлыгын-кайгы- сын бергә кичергән кешеләр таралышып, зур шәһәрләргә күчеп беткән. Шагыйрь урбанизация процессының табигый, законлыклы күренеш икәнен аңлый, прогресска каршь^ чыкмый. Ләкин гаять кечле, күңелдә тирән әрнү хисе уята алырдай детальләр аша сурәтләнгән ааыл урыны күңелдә терле уй-кичерешләр уята: «Урыннары әле беленеп тора. Нигез саен —- чокыр, багана», «киртәләрен баскан алабута», «ааып ята ♦ черек казыклар». Кешеләрдән башка табигать тә күркәмлеген җуя. елгалар буылмый, ш чишмәләр кибә... щ
Әйе, туган җирдә барган үзгәрешләр табигый, тормыш шуны таләп итә. Ләкин 5 чордашыбыз бүгение үткән белән тоташтыручы рухи җепләрне, изге хисләрне саклау 5 турында уйларга, аларга турылыклы кала белергә тиеш, ди шагыйрьләр.
Җитмешенче еллар поэзиясендә лиризмның яңа сыйфатларга баюына, күңел кат- g лаулыкларын, мохит матурлыкларын ачуда торган саен активлаша баруына мисалларны күлләп китереп булыр иде. әлбәттә Шунысы бәхәссез, поэзиядә риторика чигенә. 3 конфликтлар төрлеләнә, тормышчан, уйланучан һәм форма ягыннан яңача шигырь- 3 ләр күбәя бара. Дөнья, яшәеш, кеше гомеренең мәгънәсе турында уйлану лиризмның нык, тегәл сүзле шигырьнең көчәюенә алыһ килә
Соңгы еллар татар шигыре күләме белән кыскара, җыйнаклана тыгызлана бара 1979 ел аралыгында гына да «Казан утлары» журналында Р Файзуллин. М. Рафиков. < X. Төхфи, Рәшит Әхмәтҗаноаларның үзәккә бер психологик халәтне, күренешне, уй- “ лануны, фикер борылышын, ассоциацияне эченә алган кыска шигырьләрдән торган *" цикллары басылып чыкты. Хәтта С. Хәким дә җитмешенче елларның соңгы чирегендә ь. илһамын еш кына тар мәйданлы шигырьгә ышанып тапшыра башлады
Кыска шигъри әсәрдә кичерешне җәеп җибәрү, хисне динамикада, үсештә ачу, н рухи дөнья нечкәлекләрен тәфсилле сурәтләү мөмкинлеге кысылган Шул сәбәпле ике-дүрт юллык парча уйлану, фәлсәфи очкын, әйтем, антитеза, метафорик борылыш ревешен ала һәм укучыга нәтиҗәне үзенә ясарга, зиһенен эшкә җигәргә җай тудыра
Р Фойзуллинның бу юнәлештәге эзләнүләре кыска шигъри форманың абруен бермә-бер күтәрде. Татар һем башка халыклар поэзиясенең кечеи, акыл эшчонле- ген, (бу башлангычларны хискә каршы куймыйча, аның хокукларын кысмыйча) интеллект казанышларын күгәреп алып, шагыйрь кыска формага тормыш фәлсәфәсен, психологик тыгызлыкны, фикри киеренкелекне алып керде.
Р Фойзуллинның кыска шигырьләренә сораулар, әйдәүләр, бергә утырып, тормыш һәм вакыт агышын тыңлап, киңәшләшүгә чакырулар хас Вакыты белән рационалистик фикер лирик геройның кичерешен, хис агышын чикләп тә куя
Арсланда* басып үлеидә йөр һәм лачында* оча ал җилпенеп. Нукталарны күтәр сулар кебек. Хәсрәтләрне йота ал Җир кебек.
Бу дүртьюллыкта Р Фонзуллин масштаблы төшенчәләргә таяна, укучысына фикерен чагыштырулар аша җиткере. әмма идеясен аныграк, тулырак җәергә омтылып, рационалистик өйрәтү-чакыру юлына баса Мәгълүм булганча, лирика соңгы алымны енәп бетерми: ул аның табигатенә кулай килми
Кичереш тирәнлегенә яңа юллар ээлөеен, шигырьне табигый яшәтү ысулларын вңартуын, тормыш һем иҗат турында уйлануларын дөеам ите шагыйрь Кайбер шигырьләренә «лиризм һәм моң җитми, диген фикерне, беренче чиратта, аның һәр әсәренде де менә шул гармонияне табып җиткерә алмавы дип аңларга кирәктер
Мәгълүм булганча. Р Фойэуллин кискен контрастлар, көтелмәгән лирик борылышлар һем ассоциация шагыйре Аның фикерләү рәвешенә, индивидуаль стилемә кыска лирик шигырь кулайрак Ул поэма шагыйре түгел Аның «Керошчелор». «Гадиләргә гимн.нары сәнгать осерлере. ләкин алариы чын мәгънәсендә поэма дип атавы кыен. Алар шагыйрьнең тормыш һем иеше турында уйлануларыннан, төрле эпизод
лардан торган шигъри көлтәләр. Р Фәйзуллинны эстетик тарлыкта, поэманың тарихи кануннары белән санашмауда гаепләү дөрес булмас иде, һәркемнең үз иҗат юнәлеше, ахыр чиктә, мөмкинлеге бар.

III
Хәзерге поэзия тукымасында барлыкка килгән үзгәрешләрнең берсе — төрле стильләрнең якынаюы, реалистик һәм романтик, лирик һәм драматик, фәлсәфи һәм героик башлангычларның үзара көрәшүе, берсен-берсе тулыландыруы. Бу процесс бигрәк тә поэзиягә алтмышынчы елларда аяк баскан шагыйрьләр иҗаты өчен хас. Мәсәлән, Р. Харис кешенең әхлакый эзләнүләрен, эчке халәтен, «җан диалектикасын» лиризм аша, иҗтимагый проблемаларны героик, драматик чаралар ярдәмендә ачарга, шигъриятебезнең эстетик офыгын киңәйтергә, абруен күтәрүгә омтылышы, кешене олылау рухы белән талантлы чордашларына якынлаша бара.
Р. Харис шартлаулы, көтелмәгән алымнар, кыю метафоралар шагыйре. Лирик герое да көчле, нык ихтыярлы шәхес (аның каләме тудырган тарихи образларны гына искә төшерик — Мулланур Вахитов, Фатих Кәрим һ. б.). Рухи дөньяны да шагыйрь элегик моң, сагыш аша түгел, ә «ихтыярлы» ритмнар, мускуллы сынландырулар, экспрессия, трагик-ситуацияләр аша сурәтләргә ярата. Аналитик фикер, эзләнүчән хис шагыйрьгә тормышның төрле яссылыкларына үтеп керү мөмкинлеген бирә.
М. Әгъләмов турында тәнкыйтьтә татар поэзиясенең реалистик традицияләренә, халык иҗаты кыйммәтләренә якын юлдан атлаучы шагыйрь дигән фикер урнашып килә. Бу — олы бәя. Чыннан да аны эстрада үзенә нык тартмады, «интеллектуаль шагыйрь» дигән исем өчен дә ул көрәшмәде, сынландыру, эчке монолог алымнарына таянып, рухи матурлыкны җырларга тырышты.
М. Әгъләмов «лирик компасын» күбрәк үз субъектына, үз эчке кичерешләрен ачуга юнәлтсә, Р. Харис тышкы дөньяга, «читкә» игътибарлы. Предметлы чынбарлыкны сурәтләү, катлаулы ассоциатив борылышлар аша, шагыйрь «үзенә» әйләнеп кайта. Беренчесе өчен шигырьдә иң мөһиме табигый хис, кичерешнең эзлекле агышы булса, икенчесе кичерешкә интеллект һәм фикер аша юл ала. Шигырьләренең стилистикасы да төрле. Беренчесе көнкүреш, табигать сыннарын, матди дөнья сурәтләрен фәлсәфи- әхлакый фикерләр, уйлар, нәтиҗәләр, ассоциацияләр, хөкемнәр ташкынына, стихиясенә буйсындырса, икенчесе тормышның гадәти күздән яшеренгән детальләрен, тирәлек күренешләрен, җисемле образларны күңеленә тирәнрәк сеңдерә һәм аларга хисләре, кичерешләре, уйлары аша чыга. М. Әгъләмов та фикер йөртергә, зиһен ташкынын уятып һәм уйнатып алырга ярата, әмма аның шигыре рационализмнан азат.
Дәньяны кабул итү үзенчәлекләре, лирик геройның кичерешләрен ачу алымнары, стильләре буенча бер-берсеннән аерылып торсалар да бу ике шагыйрь татар поэзиясендә эз калдырырга, яңа сүз әйтергә, аның композиция һәм сурәтлелек алымнарына. рифма һәм ритмика байлыкларына яңалык өстәргә омтылулары белән якынлашалар. Ул гына да түгел, ике шагыйрь дә дөньяны империи һәм бер яссылыкта гына кабул итмиләр, аны күп кырлы, биниһая төрле төсле итеп күрәләр, әйбер һәм күренешләрнең эчке мәгънәсенә үтеп керергә ашкыналар. Сурәтле фикерләүләренә хас бу киңлек геройның рухи дөньясын гаҗәеп бай итеп сурәтләргә мөмкинлек бирә.
Р. Харис уенча, кешенең дөньяга карашын, характерын, тормыш позициясен, әхлагын камилләштерүдә тирәлек мөһим роль уйный. Табигатьтә ул кеше тормышына, кеше язмышына күзгә бәрелеп тормаган, вакыты белән аңлатуы да кыен булган тирән эчке якынлык, туганлык күрә. Натурфилософик рухта язылган пейзаж шигырьләрендә дә кешелек тормышына, буыннар алышынуга кинәя сизелеп тора. Кеше үзенең гуманистик ниятләрендә табигать ярган, миллион еллар сынаган эздән бара:
Җирдән чыгып Җиргә тигәнче Күпме изгелек эшли Кояш, Күпме зыян, күпме хата...
Тулы булып үтсә кеше гомере Кояш кебек зураеп бата.

ТӘЛГЛТ ГАЛИУЛЛИН ф ЬИЗӘКЛӘР ТеРЛЬЛЕГГ ф
«Ай» сүзе сәнгатькә күптәннән килеп кере. Бу атама галәмнең бер матди кисегенә билгеләмә булу белән беррәттән, бик күп сурәтле, образлы тешенчәләр ала. Халык җырларында ул матурлык, гүзәллек, тыйнаклык, ялгызлык, моңсулык, сагыш символлары буларак урнаша, шул төсмерләре белән язма поэзиягә килеп керә, һәм меңләгән лирик «минмнәрнең эчке серләрен, мәхәббәтен, сеенеч-көенечләрен ачуда ышанычлы таяныч була.
һәр яңа дәвер шагыйрьләре бу образда ачылып җитмәгән потенциаль мөмкинлекләр табалар, аның семантик-эстетик кырын киңәйтәләр, җәяләр, һ. Такташ «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасында айны әдәби персонаж дәрәҗәсенә күтәрә. Новатор шагыйрьдән соң бу образга яңа функция өстәү, аның башкалар күзе төшмәгән кыйблаларын табу мөмкин түгелдер кебек тоела иде. Чөнки бу юнәлештә эзләнүләрнең кайберләре һ. Такташны кабатлауга кайтып калды
Ләкин шагыйрьләрне олы традиция куркытмый. Аерым* алганда К. Сибгатуллин, элгәрләренең казанышларына таянып, бәхәсләшеп, «Кар шыгырдый» исемле шигырендә образны үзенчә үстерә, яшь ай белән бишектәге яшь бала язмышы арасында якынлык күрә:
Көмеш тоякларын
тугайларга
сузып яткан ап-ак тан кебек, бишегендә — күктә кырын ята кичә генә туган Ай көлеп.
Бер куплетка бер-берсен кысрыклап, тыгызлап һәм ачыклап килгән метафора, чагыштыру. эпитетлар сыйган. Шигъри сөйләм тыгызлыгы, тасвирчылыкны кискен кире кагуы белән бу юллар X. Туфанның егерменче еллар иҗатын Хәтерләтә. Ай «бишегендә — күктә» кырын ятып кына калмый, яшь балалы өйгә күз сала. Идиллик картина озакка сузылмый, лирик геройның күңеленә шомлы, куркыныч, салкын уй-хисләр дә үрли. Алардан берничек тә котылып булмый. Чөнки миллионнарча корбаннар алып килгән Бөек Ватан сугышы олы әрнү, төнгә сеңгән кургаш кыйпылчыгы кебек, һаман дә йөрәктә, хәтердә, күңелдә Яшьлеге сугыш елларына туры килгән лирик герой олы дөньяга сугыш фаҗигаләре, йодрык чаклы алтыннан да кыйммәтрәк бер сынык икмәк, тынычлык, дуслык кебек төшенчәләр аша карый. Шул фонда янәдән сурәткә килеп кергән Ай образы да бөтенләй үзгә:
Иске табак кебек изелгән Ай — бозлы тәрәзәдә шәүләсе.
Вакыт һаман үз шөгылендә — уза тора, ага бире. Фашизмның оясын туздыргач, дөньяларга иминлек сеңә. Гомер агышының, буыннар алышынуның яңа шаһитлары, киләчәктә җир шарын —авыр һәм хрусталь пыяладай нечкә йөкне — уз кулларына алырга тиешле оныклар дөньяга килгән. Ай образы, алкалы композиция тудырып, шигырьнең ахырында янәдән беренче төсмеренә кайта:
Кичә генә туган ай елмая. Бишек уйный, уйный җаныбыз. Тышта салкын- Булса юрганыгыз. Яңа туган айга ябыгыз.
Картина шундый нәтиҗәгә этәрә: бишек тибрәнгәндә, кичә генә туган ай елмайганда тормыш туктап тора алмый, дәвам итә. киләчәк безгә таба атлый.
«Кар шыгырдый» әсәрендә К. Сибгатуллин берничә катлам традициягә таяна. Алдарак без аның X. Туфанның «Урал эскизлары». «Башлана башлады» кебек поэмаларына хас чагыштыруга мөрәҗәгать итүен искәрткән идек. Ай образын җәеп җибәрүдә. төрле функцияләрдә үстерүдә, шагыйрь һ. Такташ алга сөргән композицион стереотипка якын килсә, сугыш драматизмын, халык фаҗигасен, шәхеснең йөрәк сыкравын сурәтләүдә автор, һичшиксез, С. Хәким тәҗрибәсенә таяна.
К Сибгатуллин үзен тормыш трагизмына, кеше кайгысына сизгер шагыйрь ител танытты «Ирге чыкмый калган апалар* һем югарыда телге алынган шигырьләреннән күреигенчә, аның фаҗигане суретләое идеалга, гармониягә. бәхеткә омтылышның чагылышы булып тора
В
Татар поэзиясе үсешендә элек-электән берничә стиль юнәлеше аерым ачык тес- 5 мерләиеп килде Аның теп юлы халыкчан ачык обраэлылыгы лиризмы, музыкаль & иҗеге һәм халык җырына, хальж моңына якынлыгы белән характерланды Бу стиль * юнәлеше үсешенә Г. Кандалый, Я Емельянов кебек шагыйрьләр зур элеш керттеләр. “ Бу агым чал тарих түреннән юл алса да, Тукай иҗатында гына үзенең потенциаль кочен тулысынча ача алды, вулкан тесле бәреп чыкты, гражданлык хокукы алды. 2 киләчәген рослады
Реалистик поззия традицияләре совет чорында яңа кәч белән үсеп китте Тормыш һәм кеше турында фәлсәфи концепцияне тирентен ачу юлында чикләнмәгән мемкинлеге булган бу стиль юнәлеше М Җәлил, Ф Кәрнм С Хеким. Ш Маннур = Н. Арсланов һ. б шагыйрьләр иҗатында югары үрләргә күтәрелде Зыя Мансур, Ш. Галиев, X. Камалов, Г. Афзалларның сурәтле фикерләре дә үзен шул агымда рас- г лады. Бай традиция еларга деньяны һәм шәхес характерын хис аша сурәтли белүгә. 2 яңа алымнар, яңа бизәкләр табуга булышты С Сойлойманоеа, Р Гәрәй. Н Мадьяров, еК Булатова, Ш. Маннапоәларның элегик поэзиясе до шул ук реализм океанына кою- * чы бер елгачыкны хәтерләтә
Татар поэзиясенең үсешендә икенчерәк фикерләүгә корылган стиль дә тирен эз ч калдыра. Аның да юл башы күз иңләрлек тарихи аралыктан орокка юл ала Чоики ь- бу юнәлошкә исемнәре безгә килеп җитмесе дә. аларның аиыл. зиһен куәтен, йорәк җылысын саклаган мәкаль-әйтем, олы тормыш тәҗрибәсе созомтесе булган хикмәтле сүз, фразеологик берәмлек, рационалистик фикерләү традицияләре нигез сала. Бу чишмәнең куәтен Акмулла үзене сеңдерә, баета һем бу агым XX гасыр башында Дәрдмәнд иҗатында местәкыйльлек апа
Егерменче елларда бу традицияде X Туфен. Г Кутуй. К. Неҗми, Сирии кебек яшь шагыйрьләр оермәле, катлаулы чорга бәрабәр образлар таптылар. Койлеүне сурәтләү кысрыклады С. Баттал антитеза алымына киң таяна. Ә Давыдов, музыкальлекне һем тасвирчылыкны читкә кагып, чорның катлаулы нервлы агышына борабор ассоциатив образлар т/дыру юлына баса.
Стиль — катып калган тешеичә түгел. Ул — иҗтимагый күренешләргә гаять сизгер. Әйтик, татар поэзиясе тарихында халык иҗаты традицияләре теп рольне уйнаган дәверләр де булды. Деньяны реалистик күрү, лиризм, гасырлар түрендә формалашкан шигъри алымнар яңа чорда үз момкиняокләрен киңәйтәләр яңеча ачылалар Талантлы һәм эзлонүчән язучы иҗаты бор стиль юнәлешенә гене сыеп бете алмый. Моңарга мисал итеп X. Туфан исемен атау да җите.
Куәтле шагыйрьгә бор стиль рамкасы тар булса ул реалистик стильдән романтик фикерләүгә, лирик стильдеи тормышны свтирик тасвирлауга иркен күчсә, урто кул шагыйрь гомере буена бер стильнең магнит кырында калырга мамкин. Без. күрәсең, вакыты белен тәбигый сәләте чикле, X. Туфан сүзлеро белен еАтсек. «рифмоч- ларвга югәры талоплер куеп, аларның кояшта иңгән чүпрок кебек тессоэ декларатив һәм туң фикерле әсәрләрен еш кына мактап һем тәнкыйтьләп, киңәш биреп, вакытны һәм җегәрне юкка сарыф итебез, шуның аркасында чын казанышларны хәтта читто- рок тә калдырабыз булса кирем Бу тер шигырьләргә Ә Фейзи бии дерес бәе бир ген иде:
Синең иҗат бик эу^ГУнңгеэ күк.
Аның да. некъ шулай суы күп.
Тик бер ягы аның ятышсыз.
Диңгез суы тозлы, бу — тозсыз.
(■Бер шагыйрьгә.)
Табигый сәләткә ия шагыйрьләр һәм әдәби әсәрләр арасында типологик якынлык эзләү татар поэзиясе үсешенең кайбер мәсьәләләрен ачыкларга ярдәм итәр иде.
Алтмышынчы елларның иҗтимагый-тарнхи атмосферасы кичереш белән беррәт- тән чорның фәлсәфи-әхлакый эчтәлеген, шәхеснең уйлану рәаешен, зиһен эшчәнле- геи тирәнрәк ачуны таләп итте. Шактый катлаулы рухи дөньяга бәрабәр поэзия тудыру ихтыяҗы эстетик концепцияләрне, стиль юнәлешләрен, сурәтле фикерләү сферасын баетуны, төрләндерүне сорады. Роберт Әхмәтҗанов, Р. Файзуллин, Р. Харис, Р. Миңгалимов, Р. Гатауллин кебек шагыйрьләр башлангыч чор иҗатларында Ә. Фәйзи, Ә. Давыдовның ачышларына. X. Туфанның егерменче елларда алга сөргән шарт- лаулы стиленә киң таянып, чордашларының уйлану, фикерләү рәвешенә, кичереш дөньясына үтеп керүнең юлларын киңәйттеләр.
Узып киткән унъеллыкта поэзиягә килгән сәләтле яшьләр иҗатында музыкаль, кейле-җырлы башлангычның роле үсте Ул — халык теленең матурлыгын, самимиле- ген, сафлыгын сакларга омтылуда да, табигать образларына еш мөрәҗәгать итүдә дә. ритмик җыйнаклыкта дә, интонацион сулышның киңәюендә дә күренә.
Р Миңиуллин. Рәшит Әхмәтҗанов, Ш. Маннапов, К. Сибгатуллин, 3. Насыйбуллин- нар иҗатында табигать палитралы гаять бай һем төрле төсле. Тирәлекне иңләүдә, туган як, туган җир хозурлыгы аша шәхеснең уй-хисләр дөньясын, кешелекле моңын ачуда алар С. Хәкимгә якын юлдан атЬыйлар Шул ук вакытта һәркайсының үз биографиясе, үз язмышы, тормышны үз сиземләве булган шикелле, аларның табигатькә үз мөнәсәбәтләре, шуннан килеп чыккан үз буяулары, үз аһәңнәре бар.
Роберт Миңнуллинның уңышлы шигырьләренә образ үсеше белән фикер үсеше тәңгәллеге, форма төгәллеге, үтә күренмәлелек хас.
1979 елда басылып чыккан китаплар арасында аның «Сөенсеннәр әле каеннар» җыентыгы дөньяга шагыйрь күзе белән каравы, гражданлык пафосын, туган ил матурлыгын лирик моң аша сурәтләве белән күңелне җәлеп итә.
Яшерелгән безнең Сөю Күңелнең иң түренә: Сүзебездән куренмәсә. Күзебездән күренә,
— ди шагыйрь «Ватанга мәхәббәт» әсәрендә
«Бураннарым белән барам», «Каеннарны сеңел сана». «Иртәнге пейзаж», «Испан шагыйре Федерико Гарсиа Лорканы үтергән пуля монологы». «Мәңгелек сәфәр» кебек шигырьләрендә Р Миңиуллин чор һәм кешеләр язмышы турында җитди уйлана, туган ил ямен ихлас күңелдән җырлый.'
Табигать хозурлыгы белән кеше характеры, холкы, аның кичерешләре арасында якынлык эзләвендә дэ Р Миңиуллин үз кыйбласына турылыклы кала. Бакый чынбарлыкка хас илаһи гүзәллек чагылышларында яшь шагыйрь эчке мәгънә, үзара бәйләнеш эзли: бер хәрәкәт, бер күренеш икенчесеннән үсеп чыга, аның дәвамын тәшкил итә.
Кешегә хас сыйфатларны табигатькә күчереп, дөресрәге, анда кешедә булырга, кеше гомере буена шуларга омтылырга тиешле уңай билгеләрне табып, шагыйрь аларны тагын да камилләштереп үстерү турында хыяллана
Өянкеләрдә — моңсулык.
Тупылларда — турылык:
Ул турылык әллә ничә Горурлыкка торырлык.
Туып-үскән җиреннән читтә яшәгән лирик герой электән таныш төшенчәләрне яңача төсмерли: моңсу өянкеләр җылый, горур тупыллар кайгыра. Психологик параллелизм, янәшәлек аша шагыйрь кеше характерына хас сыйфатларны табигатькә күчерә. Табигать яменә, халык тормышы күренешләренә үтеп керүгә омтылышында Р. Миңиуллин халык иҗатында таралган сурәтләргә, шигъри калыпларга, X. Туфан С. Хәким поэзиясе казанышларына таяна. Таныш образлар, интонацияләр акрынлап яңа принципларга буйсына, яңача яңгыраш ала.
Р Миңиуллинга әле эзләнәсе, үзен раслыйсы, башкаларның эзе, сулышы кагыл-
мәген уа юлларын табасы бар. Аның берише шигырен укыгач ул ала эстетик актан катлаулы тормыш вакыйгаларын шигъри югарылыкта калкытып куюга һар очракта да әзер түгел диген тойгы кала. Вакыты белан ул үзен югалта, әлифбадай алынган хакыйкатьләрне шигырь юлларына күчеро башлый. .Нинди кунак ди мин...» шигырендә гади күзәтү естенлек итә.
Шул ук вакытта аның үз-үзеинән әле тулысымча канәгать булмавы, кыюсызлыгы очан оялуы, үзенә рәнҗүә, кыскасы, үз иҗатына тәнкыйть белан карый алуы сизелә, шулар оның килечегенә зур омет укта.
Тормышны үте лирик чаралар белән иңләргә омтылуы, табигый салмак интонациясе, халык җырлары аһәңенә якынлыгы белен Рәшит Әлметҗанов иҗаты җитмешенче еллар уртасында ук тәнкыйтьнең игътибарыма һәм уңай бәясенә лаек булды. Яшь шагыйрьнең Туфан иҗатыннан үрнәк алуы, олы донья мәшәкатьләрен шигъри деталь аша тасвир кылуы, халык җырларының биэәк-олгеләренә таянып, тыныч, кына үз юлын эзләве турында да фикер әйтелде.
Р Әхмәтҗанов чынбарлык белән шәхес, табигый матурльы белән сәнгать арасында эчке якынлыкка, гармониягә омтыла. Ул — күңеле белен «кояш эзләп» юлга чыккан шагыйрь. Туктаусыз хәрәкәт һәм үзгорош-яңарыш чорында, мнформетҗон шартлау заманында тормышта тынычлык һом иплелек эзләү беркадәр сәеррәк тә f тоелырга мамкин. Ләкин тынычлык эзләү белән тынычлану һем гамьсезлекме бутарга ярамый. «Алдан әйт...» шигырендә, мәсәлән, доньяның шактый катлаулы бор күре- Ч неше тасвирлана:
Я кырда җилләр ыжгыра: в-
Әйтерсең бүген менә
Бәхетсез ятып елый күк Кешеләр йерогеио...
Яношәлек алымы тормышта тол юнәлешен югалткан, кылган эшләренең очын җуй- и ган бәхетсез кеше образын тудыруга оеткы бире Алдагы юлларда параллелизмны антитеза «кысрыклый», шагыйрь әлеге фикеренә үзе үк каршы чыга, метафораны икенче мәгънәви ягы белән әйләндереп куя.
Бәхетсез кеше елый дип
Р Әхмотҗановның уңышлы әсәрләренә тыйнаклык, эчке җыйнаклык, табигый моң. үзәккә алынган идеяне ашыкмыйча, каударланмыйча үстерү хәс Ул ай кояш кыш, буран, җил кебек күләмле сурәтләргә таяна, аләрны җанландыру аша яңа образ-күэаллаулар тудыра, сурәтле фикерләү хәэинәсейә яңа буяулар эсти
Шагыйрьнең халык җырларына мәхәббәте, шул байлыкның рухын аңларга омтылышы бигрәк тә игътибарга лаеклы Җыр стихиясе тышкы бизәк милли орнамент кына булып калмый, аның фикерләү рәвешенә день яны кабул итү концепциясенә тирән тәэсир ясый. Шагыйрьнең лирик герое әхлакый сафлыгы, характер бетемлеге белән күңелдә кала.
Р. Әхметҗановтан тагын да кыюрак шигъри адымнар кәгәргә кирәк Тематик һәм жанр диапазоны киңәеп, сурәтле фикерләү алымнары герлелене, гражданлык пафосы тирәнәя тошсен иде Аның иҗатында вакыты белән «кем кадагына» сугу, заман проблемаларына аваздашлык җитми.
ВИЗӘКЛӘР ТОРЛНЛЕГЬ ф
Донья 80 иче елларга аяк басты Философлар, социологлар, тарихчылар үтеп киткән унъеллыкка әйләнеп карыйлар, бәя бирелер, килечеккә күэ салалар Тәнкыйть һем әдәбият белеме до сүз сәнгатенең кяханышлярын. үсеш кыенлыкларын аңларга