Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘЗ-МӘЗ ҮЗЕМ ХАКЫНДА


ң ансаты да, иң кыены да үзен хакында сөйләү һәм язу. Ансатлыгы аның шунда — кеше үз-үзен шул дәрәҗәдә яхшы белә ки, бу дөньяда аны башка һичкем һәм һичкайчан алай белә алмаячак. Кыенлыгы исә шунда — бер генә кеше дә үзе хакында бар булганын әйтеп бетермәячәк Әйтә алмаячак ул аны Бер урында үзең хакында бәйнә- бәйнә сөйләп бирү җайсыз булса, икенче бер очракта чит-ят бәндәләргә барлык сереңне чишеп ташлаудан тыелып калачаксың. Бәгъзе бер урында инде үзең хакында җәелеп сөйләү, үз бәһаңне үзен
күтәрү, мактану сыман тоелыр иде. Кыскасы, ничек итсәң дә читен булачак.
Менә мин дә, үзем хакында әңгәмәне нидән башларга да белми, аптырап, бик озак утырдым.
Бальзак үзе турында сөйләр алдыннан иң әүвәл, хөрмәт йөзеннән, баш киемен салып куя торган булган. Әлбәттә, әңгәмәдәшен олылап хөрмәтләгәнгә ул шулай иткән.
Үзем хакында язар алдыннан мин дә, гәрчә баш киемемне читкә алып куймасам да, укучым алдында ни дәрәҗәдә җаваплы булуымны тагын бер кичердем Бу, димәк, әлегә мин үземне әүлиягә санамыйм дигән сүзләр.
Бу язмада үз иҗат юлыма тукталырга, дөресрәге, укучыма үз- үземә булган мөнәсәбәтемне төшендерү өчен ике сәбәп бар сыман. Беренчесе шул: бер танышым, очраган-саен «язучылар ниндирәк була соң ул?» дип йөдәтә иде. «Язучы ул иң элек эш үгезе булырга тиеш, башкалар кебек эш сәгатендә генә түгел, ә иртәдән кичкә чаклы туктаусыз, гел дә тынмый һәм беренче, һәм икенче сменада эшләргә тиеш. Менә кем ул язучы», дип җавап бирдем мин аңа. Ул миннән башка- чарак җавап көткән иде ахры Шул көннән башлап миннән читләште, мөнәсәбәте үзгәрде моның. Инде күрешкәндә үзен өстен тотып сөйләшә торган булды.
Икенче сәбәп тә беренчесеннән аерылгысыз. Берәү миннән «Кара калпакстанда ничә язучы бар?» дип сораган иде, мин аңа «икәү» дип җавап бирдем «Алайса атап әйт» диде бу. «Түләпбиргән Каипбиргәнов һәм башкалар» дидем мин. Ул. «әй, мактанчык» дигән шикелле, борынын гына җыерды да, кабат минем белән сөйләшмәс булды, шул «башкалар» белән катнашып китте. Бер заман без моның белән тагын очраштык. «Теге вакытта син атаган ике язучының кайсысы беренче
сон?» диде бу. «Әлбәттә, башкалар» дидем мин ике уйлап тормастан. Миндә кече күңеллек сыйфатлары чамалапмы, әллә икенче генә булуыма сөенепме, бу юлы әңгәмәдәшем бик рәхәтләнеп көлде
Булган вакыйга. Газетада беренче язганнарым басылып чыкканнан х соң, «инде әдәбият әһелләре арасына керерлек булдым» дип. күкрәк 2 киереп, куанычымны уртаклашу өчен үзем үскән авылдан чыккан, мин- S нән чак кына өлкәнрәк кешегә киттем Газеталарны күрсәттем. Ул г мине куанычым белән котлаган кебек булса да, соңыннан, нечкә озын “ мыекларын сыпыргалап, бик серле итеп көлеп тә куйды **
— Нәрсә? Ятышмыймы әллә? — дидем мин. £
Ул бер ара сүзсез утырды. Аннары 5
— Шагыйрьләр арасында йөргән бер анекдотны беләсеңме?—дип <?
сорады. ф
— Байтак шагыйрьнең гомер юлын яттан беләм. Пушкинны, мәсәлән, Гете хакында да бик күп укыдым Бөтендөнья әдәбиятының гиганты Лев Толстой хакында да бераз мәгълүматым бар. Ләкин аларга кагылышлы бер дә анекдот ишеткәнем юк
— Юк, мин алар хакында түгел, үзебезнең каракалпак шагыйрьләрен әйтәм. Алар даирәсендә йөргән анекдотны ишетмәдеңме дип соравым, диде ул
Мин хәйран калып
— Юк, ишеткәнем юк,— дидем.
— Алайса тыңла. Бөек Ватан сугышы елларында бер акыллы башның башына каракалпак шагыйрьләреннән генә торган бер кечкенә команда төзү хыялы килә. Билгеле, шагыйрьләр патриот халык, барысы да моның белән килешәләр. Билгеләнгән сәгатькә килеп стройга басалар. Командир
— Беренче, икенче дип санарга! - дип команда бирә. Ни хикмәт, һәр шагыйрь, чираты җитү белән, «беренче!., беренче!» дип кычкыра икән. Болар команданы аңламадылар ахры дип, командир
— Янә бер кат. мин беренче, мин икенче, мин өченче, мин дүртенче дип нәүбәт белән санап чыгыгыз! дип, озаклап төшендерә.
Әмма шагыйрьләр тагын, бер беренә карана-карана
— Мин беренче! Мин беренче!.. Мин беренче! дип кычкырына башлыйлар. Шулай итеп, ни тырышсалар да. шагыйрьләрне нәүбәтләп саната алмыйча команданы таркатырга мәжбүр булалар Берсенең дә «мин икенче» дип кычкырасы килми Шуннан соң һәр шагыйрьне аерым аерым сугыш кырына озаталар.
Якташым үтә дә каһәрле итеп, мыскыллы көлү белән озаклап көлде.
Тик ул минем ачуымны гына чыгарды Мин ана болай дип жавап бирдем
— Ялгышасын, бу анекдот шагыйрьләр хакында гына түгел, ул һәммәбезгә кагыла, дидем Әйтче, тормышта беренче булырга теләмәгән кем бар? Әйтик, цехта эшләүче эшче беренчелеккә омтыламы? Омтыла. Колхоз бригадалары беренче булырга тырышамы? Тырыша Нинди генә кәсеп иясен алма алдынгы, беренче булырга теләмәүчене очратмассың Чөнки кеше дигән затның күңеле шулай яратылган Минем дә беренче буласым килә. Синең дә максатың шул. Минемчә, бу һәркемдә була торган иң яхшы ният Беләсең килсә, яшәү таләбе!
Ул минем әйткәннәрне инкарь итмәстән
Сүз бит биредә шагыйрьләр арасында йөргән анекдот турында бара, дип куйды
ТҮЛӘПБИРГӘН КАИПБИРГӘНОВ
— Чөнки шагыйрьнең бөтен коралы сүздән гыйбарәт. Күркәм сүздән Ә бит беләсез, һәр сүзнең берничә мәгънәсе бар. Начары һәм яхшысы Минемчә, күркәм сүз ияләре — шагыйрьләр арасындагы көнләшүне дә әнә шул яхшы мәгънәдәге көнләшү итеп кабул итәргә кирәк. Хәтта алар бер-берен тәнкыйтьләгәндә дә, моңа аларның бер- берсен яманлавы итеп түгел, өйрәтүе, ялгышын төзәтергә тырышуы дип аңларга тиешбез.
Шуннан соң авылдашым күп уйланмый:
— Тормышны әз-мәз чамалыйсың икән, болай булса, теләгәнеңә ирешерсең,— диде.
Күпме гомер үткән, ә ул сөйләгән анекдот һичкайчан хәтеремнән чыкканы юк. Әдәбият дөньясында исемем күренә башлаганнан бирле, хактан яисә нахактан әйтелгән һәм язылган һәр сүзгә игътибарлы булырга тырыштым. Берәр әсәр яза башлар алдыннан туган әдәбиятымның тәҗрибәсен кат-кат барладым, элгәрге чыгармаларны кайта- кайта карап, аларда сурәтләнгән характерларны үз халкым характеры белән чагыштырып аныклауны хуп күрдем. Кешеләргә яманлыкның нәрсә икәнлеген күрсәтеп бирү белән генә канәгатьләнми, аларның яхшылыкка, яктыга булган омтылышларын да диккатьтә тоту кирәк ич! Шунлыктан, беренче чиратта халкымның тәкъдирен, аның әйләнә- тирәсендәге халыкларның яэмыш-көнкүрешен, үз кабиләмнең шул күршеләре белән яшәү мөнәсәбәтләрен — уртак тәкъдирләрен белү, өйрәнүне максат итеп куйдым. Шуңа бил бәйләдем.
Үз гомеремдә хәйран калырлык күп кенә вакыйгалар булды. Шуның берсе һаман да истән чыкмый, онытылмый әле. Ул көнне мине Каракаллакстан АССРның Верховный Советына депутат итеп сайладылар. Мин әле ул вакыт үз хезмәтемнең алай югары бәяләнүен уй ламый да, куңеломә дә китерми идем Иң әүвәл үз-үземә: бу олы хөрмәткә син лаеклымы дип сорау куйдым.
Әйе, бу очракта кешенең бүгенгә чаклы эшләгәне генә түгел, эшләячәге дә искә алына дип уй йөртәм. Әйе, бу әле сиңа аванс кына, дим Гомереңнең соңгы чигенә хәтле син тагын да әйбәтрәк, тагын да уйланыбрак иҗат итәргә тиеш буласың, дим. Халкым ышанычын һичшиксез аклармын дип сүз бирәм. Халкыңның бер яхшылыгына син кырыгы белән җавап кайтарырга тиешсең дип күңел беркетәм
Шул мәлдә атам сөйләгән бер мәгънәле сүз исемә төшә. Суфый- лыкта яшәгән шагыйрь Бердахның күңеле тулып китсә, дөнья сүзе белән якыннарын борчып, хафага салмас өчен, ул Арал диңгезе буена бара яисә Аму-Дәрья ярына чыга икән дә диңгез дулкыннарына, җай гына аккан дәрья суына карап
— Әй, Күгаллам, күк диңгезем! Әй, агымсу дәрьям! Әйтегезче миңа, ни өчен мин бу дөньяның серләренә һаман төшенеп җитә алмыйм соң!? Нишләп кешеләр мине аңламыйлар! — ди икән —Берәүләрнең күңелен күрим дип эш итәсең —алар аны киресенчә аңлый. Инде шуның киресен әйтеп, туры юрарлармы дисең —тагын ялгышасың, тагын үзеңә кыенга килә Юри ялгышты бу. диләр. Әй, адәмнәр! Шагыйрь булсам да мин җиһанның сездәй үк бер кешесе ич! Ә кешенең үз-үзен аңлап бетермәгән, үз-үзе белән идарә итә алмаган, ялгышкан чаклары да була бит Ара тирә бәлки мин дә ялгышкалыйм дыр Тик белегез, минем бар теләгәнем — хаклык. Мин әйткәннәрне кем һәм ничек кенә аңламасын — хаклык өчен һәм халкым өчен әйтергә теләдем мин аларны. Барлык шигырьләремне, бөтен гомеремне шуңа багышладым, аңлагыз мине. Инде бөтен теләгем дә шул: берберебезне аңлашсак, төшенешсәк икән дип ялварам!!!
Кайвакытларда олуг шагыйрь дулкыннарга карап шулай дип ялварган и кан диләр. Үз күңелендәген халкына тулаем анлатып әйтеп бирә алдыммы дип икеләнүдән шулай иткәндер инде ул. Аңлашыр, төшенешер чор килүенә дә өметен өзмәгәндер, билгеле.
Шулай да шагыйрьнең бу фикере үз заманында яшерен сер булып ф калды, ул үзе хакында бервакытта да ачык итеп әйтә алмады. Инде < безнең заманыбыз бөтенләй башка, күңелләребездәген ачык итеп әй- J тер көн килде. Үзең турында хаклыкны әйтү гаеп ителми. Хәтта совет з художнигы Коненков мәрмәрдән үз автопортретын ясаганы өчен Ленин < премиясенә лаек дип тә табылды Тик эшләгән эшең, әйткән, сүзең барлык кешелек дөньясының төп юнәлешенә, төп максатына туры £ килерлек, аның көрәш юлында көч өстәрлек кенә булсын. "
<*
Әйе, мин үзем хакында барын да батыр һәм ачык итеп әйтүне нә- g зер итсәм дә. нилектәндер һаман кыенсына бирәмен, сакланамын сыман ' Бердахтай олы затларны тартынчак иткән халкымның минем каныма ♦ да үтеп кергән психологиясенең әле үзгәрмәү билгеседер бу. мөгаен. ® Әллә юкса, үзем турында үзем яза башлап та. үзем дә аңлап бетер- 2 мәгәи кимчелекләремне укучыма ачып салырмын дип шикләнәмме? Я ® булмаса, мине төшенмәсләр дип куркаммы соң? Анык кына ни дип £ тә юрый алмыйм, әмма ләкин нидер тота кебек, тартындыра кебек. = Каракалпакстанлы каләмдәшләрем белән укучыларымны күбесенчә * бер нәрсә хәйранга калдыра; мин, ягъни Каипбиргәнов Түләпбнргән, х шул чаклы кыска вакыт арасында ничек итеп берничә зур роман ав- « торы була алганмын соң? I һәм ни өчен мин тап бүгенге көнне түгел, * ә үткән тарихны сурәтләргә керешкәнмен? Шундыйрак сораулар туа = күп кешедә. u
Бу очракта мин аларга җавап итеп: әгәр дә сез Каракалпакстан- * ның миңа кадәр яшәгән бер буын язучылары белән генә тиңләп кал- 2 мый, башка халыкларның язучылары белән дә чагыштырып укыса- с гыз, мине болай аптыратмас идегез димәкче буламын. Тик алай дип әйтеп, укучымны да рәнҗетәсем, билгесезлектә калдырасым килми. >■
Ә бит дөресен генә әйткәндә, мин әле күп нәрсәгә өлгерә алмаганмын Күңелдә барның күн өлеше әле язылмаган бит Моның төп сәбәбе: әдәби әсәрне язу серләренә, аның Вазыйфасына мин шактый соң төшендем Беренче повестем бары тик егерме алты яшемдә язылды Беренче тарихи романым миңа утыз тулганда дөнья күрде. Шуннан соңгы егерме елга якын дәвер эчендә язганнарымны. бар мөмкинлегем нисбәтендә карасам да. җитәрлек дип әйтә алмыйм. Моның төп сәбәпләреннән мин бары бер нәрсәне — инде бетте дип нокта куел ган әсәрләремне дә кайта-кайта эшләүгә киткән вакытны гына күрсәтә алам. Мәгәр анысына үкенмим Үкенечем - яшьли күп итеп эшли алмавымда. Мин үземне егерме биш яшемдә ир булып җиткән кешегә исәпли башладым. Ә бит без укып белгән бик күп каһарманнар, шул җәһәттән Пушкин, Лермонтов. Добролюбовлар инде бу яшькә тиклем дөньяга чыгарлык эшләр эшләгәннәр. Замандашыбыз Шолохов егерме биш яшендә илгә танылган. Шуларны искә төшерсәм, миңа моңсу булып китә.
Инде килеп халкыбызның тарихи үткәненә, минем шул үткәнгә багышлап әсәр язуыма тукталсак — бу хакта инде мин шул роман нарның кереш сүзендә үз карашымны берникадәр белдергән идем Мин укып, халыктан өйрәнеп белгән тарихны, тарихи вакыйгаларны, түкми чәчми, бозмый гына сурәтләргә теләүдән башланды ул эш
I Бу асәр 1979 елда язылган Ана чаклы ул 5 повесть һәм 6 роман, хикәяләр ангоры (тәржемәче искәрмәсе)
Кемнеңдер халык тарихын бозуыннан да курыктым дияр идем мин. Шул сәбәпле ул ерак үткәннәрне өйрәнүгә, аннары, белгән кадәрен укучы күңеленә җиткерерлек итеп бәян итүгә мин шактый хезмәт куйдым. Бу юлдагы төп максатым шул: аз санлы халкым бүген автономияле республика булып, өч орден алган Каракалпакстан булып яши. Борын заман шуның кемлеген дәлилләү кирәк иде. һәркемгә мәгълүм бер факт: спорт тамашачылары да ярышта узган спортчыга кызыгып карый, аның бу ярышка тикле нинди күнегүләр үтүе, нинди тормыш узуы белән якыннанрак танышасылары килә бит.
Минем Каракалпакстанымны алсаң—ул да көчле, нык, чыныккан спортчы кебек, бүген һаман алга бара. Бу уңышның нигезен, үткәнен белергә теләү, белгәнеңне башкаларга җиткерергә теләү — иҗатымның чишмә башы шул булыр.
Без, 1929 елгылар туганда, инде Каракалпакстан республикасы төзелгән булган. Мин совет мәктәбендә укыдым, тиңдәшләрем, чордашларым башыннан нинди авырлыклар узса, алар нинди бәхетләргә ирешсәләр — мин дә алар белән булганмын, алар кичергәнне кичергәнмен.
Атам-анам белемсез диярлек, ликбезгә йөреп, латин хәрефләре белән берсе Каипбиргән дип. икенчесе Гөлхан дип үз исемнәрен бик авырлык белән язарга өйрәнгәннәр. Белеме ягыннан һичкемнән аерылып тормаган атам, үз тырышлыгы нәтиҗәсендә, колхозның звено җитәкчесе булып йөрде, шуннан югарырак күтәрелә алмады. Ярым-ярты хәреф таныган анам тракторны өйрәнде, Бөек Ватан сугышы елларында кырларыбызда трактор йөртте. Хәзер инде алар икесе дә өлкәннәр, хаҗәте булмагач, латин хәрефләрен дә онытып бетергәннәрдер.
Гадәттә, ата белән бала арасында төшенмәүчәнлек, каршылык яши диелә. Әти белән безнең арада андый хәл булганын хәтерләмим мин. Тик бер вакыт мин аңардан.
— Әти. мәрхүм атаңның нинди сүзе хәтереңдә калган?— дип сорадым.
— Мин ир-егет булганда атам «балам, нигәдер мин сине аңламый башладым әле» дигән иде,— дип җавап кайтарды әти. Шулчак мин аптырабрак калган идем. Хәзер үзем сезне төшенеп җитә алмыйм сыман. Бәлки, улым, син дә үз улыңа минем һәм бабаң сүзләрен кабатларсың,— диде.
Хәзер үз балам буйга үсеп җитте. Безнең арада да вакыт-вакыт килешмәүчәнлек булгалап куя. Мәгәр каршылык юк шикелле. Бала үстергәндә һәр ата аның тизрәк акылга утырып, үсеп җитүен, арага керүен тели, бергә-<бергә озак яшәүне тели. Бала исә, үсеп җитеп акыл туплаганның соңында, үз юлын эзли башлый. Бу инде табигатьнең шулай яратуы, ихтыяҗы. Алга китеш ихтыяҗы. Ата белән бала арасындагы иң зур каршылык, минемчә, менә шушы.
Мин туганда атама егерме бер, анама унтугыз яшь булган. Шулай итеп мин аларның беренче мактанычы булганмын. Беренче тәрбияне мин күбрәк әбидән алганмын. Аның тормыш фәлсәфәсе бик борынгы, тотрыклы иде. Кабатлаган сүзе шул: «Кеше баласы кем булып туса шулай гомер уздырачак, аны бер кем дә, берничек тә үзгәртә алмаячак», дия иде. Мин аның белән күпме сүз көрәштердем, китаплардан аңа каршы күпме мисал китердем, тик бу фәлсәфи карашын үзгәртә алмадым.
Әбиемнең үлгәнчегә хәтле үзгәрмәгән икенче бер гадәте (ул 1945 елда дөнья куйды) — бәрәңгене һичкайчан ашамлык дип, мөселманга килешә торган ризык дип кабул итмәве булды. Бар булган ашамлык бәрәңгедән генә торган елларны да ул фикерен үзгәртмәде. Әбиемнең дини йогынтысыннан мин алай тиз генә арына алмадым шикелле. Педучилищены тәмамлап, өч ел укытучылык иткән елларда да
әле, кайта-хайта. ул тәрбия үзен сиздереп куйгалый иде. Пединститутта марксистик диалектиканы үзләштергәннең соңында гына әбием һәм өлешчә атам фәлсәфәсе белән иңгән ул дини төшенчәләрдән ваз кичтем.
Шулай итеп, үсмер егет булганчы гомерем гаилә белән, үз туган ф авылымда үтте. Илдә авыл, калаларның күплеген белеп үссәм дә. ул чакта үз авылым дөньяның кендеге кебек тоела иде Билгеле инде, авыл халкының шатлыгы уртак, кайгысы һәрчак бергә була. Ул да минем тәрбиямдә билгеле бер урын тота.
Пединститутта мин рус теле һәм әдәбияты факультетында укы дым. Инде минем барлык уемны, ихласымны рус телен тизрәк үзләштерү хыялы биләгән иде. Ябырылып рус әдәбиятын укырга керештем. Шулчак үзебезнең каракалпак әдәбияты ничектер тоныкланыбрак калды сыман Әлегә кадәр үземчә бик тә олылап, хөрмәт итеп йөргән “ язучыларыбызның китаплары буйга үскән кешегә кыскарыбрак калган = кием кебек тоелды, тарайды шикелле.
Әйе. рус әдәбияты белән яхшылабрак танышкач та үземне берь- _ юлы үсеп киткәндәй хис иттем. Инде үзем дә буш вакытны әрәм шә- = рәм итми, бар булган тәэссоратны кәгазьгә матурлап яза башладым. с
Бу елларда үзбәк әдәбиятының алдынгы вәкилләре Айбәк. Абдул- = ла Каһһәр. казакъ Мохтар Әүәзов ижаты белән дә якыннан таныш- * тым. Аларның да алдынгы рус әдәбиятыннан үрнәк алып, үз җирлек- _ ләреидә үз юллары белән киткәнлекләрен чамаларга чамам житүгә £ бик сөендем.
Бәхетемә, пединститутны тәмамлаган елымда «Аму Дәрья» журна- = лын кабат чыгарырга дигән карар килде. Бу хәл 1955 елда бүлды. Каракалпакстан язучылар союзы житәкчеләре рәсми кәгазь язып мине “ дә шунда эшкә алдырдылар. Журнал редакциясендә эшләү шулай ук ч мине күп нәрсәгә өйрәтте. Без. яшьләргә, институтта алган белеме '' безне, рус һәм дөнья әдәбиятыннан алган үрнәк-өлгеләрне үз җирлегебездә эшкә җигү, файдалану юлын уйлар көннәр иде ул
Проза өлкәсендә көч сынап карарга теләгем дә үскәннән үсә бар ды. Инде элек язган шигырьләр белән генә канәгать түгел идем. Чәч мә белән язганда Чеховның тапкырлык, кыскалык кебек ижат үзенчәлеген дә, Лев Толстой, Достоевский кебек фикер ияләренең фәлсәфи фикерләвен дә өлге итеп булыр иде дип уйладым. Халык тормы шының бөтен катлаулыгын Михаил Шолоховтан итеп тасвирларга булсаң да бу юл отышлырак тоелды миңа Шушы олы шәхесләр нжа- ты аша үз ижат юлыңны табу, үз йөзеңне булдыру төп максат икәнен дә истән чыгармаска кирәк иде. билгеле Әнә шул максатка күпмедер дәрәҗәдә ирешә алуыма, үз әдәбиятымда үз юлымны тапканыма бүген ышанамын.
Киңрәк тукталсаң, минем язучылык юлымда өч баскыч булды Аларның берсе дә үзем белеп күтәрелгән баскычлар түгел иде дисәм дә ялгыш булмас Шулай ук читтән берәү дә күтәрешеп менгезмәде мине анда. Тормыш агышы шулай туры килеп, тартыша-төртешә атлаган юлым шуңа илтте.
Ул баскычларның беренчесе итеп мин авылдан чыгып китүне, укуга юлыгуымны саныйм Бу хәл 1945 елның җәендә булды. Бу вакыт әле
ӘЗ МӘЗ ҮЗЕМ ХАКЫНДА
мин алтынчы класста гына укый идем Артка калуның сәбәбе — 1942 елны зур ташкын булып, авылның су астында калуы, соңыннан яңа җиргә күченеп утыру мәшәкатьләре иде. Әйе, төшкә чаклы укыйм, ә төштән соң икенче һәм дүртенче классларны җыеп үзем укытам. Чөнки авылда укытучылар җитешми. Бер ел шулай үтте. Инде җиденчедә дә укырмын да. укытырмын да диебрәк тора идем
Теләгемә каршы, җәй урталарында авылга районо инспекторы килеп чыкты. Мине үз янына чакыртып алды. Мин Бибифатыйма белән Бибизөһрә исемле игезәк сеңелләрем һәм башка бала-чага белән бергә урамда, тузанда уйнап йөри идем. Бер яше тулмаган шул игезәкләрне күтәреп инспектор янына киттем Үзем яланаяк, кулымда бала елый. Әмма инспектор, чакырткан булса да, минем белән сөйләшеп тормады. Мине укытучы дип танымады булса кирәк. Ә минем бик тә укытучы буласым килә иде. Аның чакыртып та сөйләшмәве мине гарьләндерде
Өйгә кайтып шул хакта әнигә сөйләдем, ул мине ачуланырга тотынды. «Килгән кешегә сүз әйтергә дә ярамагач, кит, күземнән югал, күз көеге булып йөрмә каршымда»,— дип тиргәргә кереште. Хәтта сугып та алды. «Уку тавып укы» дип бетерде ул сүзен. Аннары атна дигәндә азык-төлек хәстәрләп букча белән аркама асты да, «уку тавып укы» дип өйдән чыгарып та җибәрде.
Шул китүдән инде мин өйгә кайтмадым. Күп җирләрдә йөреп, күп үткелләр үтеп педучилишега барып кердем.
Икенче баскыч итеп институтта үзем сайламаган факультетка эләгүемне исәплим Педучилищедан соң өч ел авылда укытып, аннары Каракалпак дәүләт педагогия институтына килеп каракалпак теле һәм әдәбияты факультетына имтихан тапшырдым. Беренче сентябрьдә кабат Нөкистә җыелдык. Институт директоры Бекимбәтов берничә кеше ияртеп аудиториягә килеп керде, «әй, бала, син тор әле» дия- дия берничә егетне урыннарыннан кузгатты да, үзе белән әйдәп алып чыгып та китте Шулар арасына мин дә эләктем. Шулай итеп, кырыклаган кешене башка бер аудиториягә җыйдылар да. директор: «Сез бүгеннән рус теле һәм әдәбияты факультетына күчереләсез. Теләмәгән кеше документларын алып өенә кайтып китә ала» дип белдерде.
Студент булуыбызга сөендек тә, болай килеп чыгуына көендек тә без. Болай да, рус теленнән көчкә-көчкә өчлегә имтихан тапшырып кергән идем, пичекләр генә укырмын дигән хафага төштем Укудан калмас өчен миңа көне-төне утырырга туры килде. Шулай итеп йөри- йөри, мин озак имләнә торган авыру алдым. Мәгәр чиргә бирешеп укуны ташлап китмәдем Бигрәк тә авылдашларымның «Түләпбиргән укый алмый кайткан икән» дигән сүзеннән курыктым Түздем, тырыштым. Укуны җиңдем.
Нәтиҗәдә, үзем теләмәгән факультетта укуым минем офыкларымны ачып, киләчәк язмышыма бик уңай тәэсир итте.
Өченче баскыч итеп беренче повесть язуымны саныйм. Яшьли шигырь язу белән мәшгуль идем. Институтта уку елларында берничә хикәя иҗат иттем «Почтальон килгәндә» исемле беренче хикәям яшьләр газетасы «Җае лениншы»да басылган иде. Шул ук газета редакторы икенче хикәям «Тракторчы»ны да бик яратты, ике санда бирде. Мине канатландырып җибәргән бу хәл, күңелемдә бөреләнеп килгән повестьны язуга бер адым булып хәтердә калган иде Шулай да әле тиз генә андый зур эшкә тотына алмый йөрдем. «Аму-Дәрья» журналында эшли башлагач та талпынып карадым, әмма көзсез вакыт тимәде.
Менә көзге олы бәйрәм көннәре дә җитте. Кәеф-сафа коруга, ара кы эчүгә артык маһирлыгым булмау сәбәпледерме, ул бәйрәмгә ни мине чакыручы булмады, ни мин беркемгә дә дәшмәдем. Урамга чы-
гып, айкалып-чайкалып йөрүчеләрне бер күреп кердем дә. барыннан да гайрәт чигеп, бикләнеп өстәл артына утырдым «Нишләп әле мин әлегә кадәр ни шагыйрь ни прозаик түгел Ике арада йөргәнче юк булуың хәерле» дип, күңелдә йөргән повестьның беренче юлларына сүз туплый башладым. Шул утырудан ул язылып китте. Декабрь ф ахырларына машинкага бирерлек булды. Шулай итеп күләмле берен- < че әсәрем туды. Башка әсәрләремә юл ачылды
Яшьлегемдә, әдәбият дөньясына керергә хыялланып йөргәндә, бу > юлның, бу хезмәтнең гаять тә катлаулы, авыр хезмәт икәнен искәрми g идем, билгеле. Ул вакытта мин Гете биографиясен беркадәр белсәм s дә, гениаль шагыйрьнең тирә-юнендәге тормыш кызыкларын күрү S өчен һич тә бушамаганын, гомеренең соңгы көннәрендә шул сәбәпле * үкенеч белдерүен укымаган идем Лев Толстойның «Төш» дигән хикәя сен егерме тугыз мәртәбә, гигант күләмле эпопея «Сугыш һәм тыныч- “ лык»ны унбиш кат күчереп язганлыкларын һәм шунан соң да әле, х китап басыла башлагач, кайбер өлешен яңадан эшли алмавына үке- ™ нүләрен белми идем. Укымаган идем. Чеховның, кая гына бармасын, о. куен дәфтәрен үзеннән калдырмавын, теләсә нинди шартларда да язар- = га тиеш булуын да, Гоголь, Бунин кебек бөек шәхесләрнең дә ак Е кәгазь алдында сәгатьләр буе газап чигеп утыруларыннан да хәбәр- s дар түгел идем Ижат серләре шулай, бер укуда гына ачылмый да * икән бит әле. Әнә, Шолохов та бит, «Тын Дон» романын бер китапта х төгәлләргә ниятләп эшкә утыра да. ничә елдан соң гына, дүрт калын ге китап язгач кына үз дигәненә ирешә.
Беренче повестем аерым китап булып чыккач, башым күккә тияр- - дәй булып куандым Аны кемнәр сатып ала икән, ниндирәк фикерләр 13 әйтәләр икән дип тиз генә китап кибетенә йөгердем Карасам, китабымны киштәгә Толстой. Шолохов, Чехов. Мопассан. Гоголь, Хемин- ч гуэй, Достоевскийлар китабы белән янәшә куйганнар. Моңа тагын бер £ кат чиксез сөендем дә, бик уңайсыз да булып китте. Китабымның ул бөек затлар ижаты белән янәшә торуына шул кадәр уңайсызландым, кибетчедән сорап алып кулыма тотып карарга да. аның үз ижат җимешем икәнен кемгә дә булса белгертергә дә базмадым Ашыгып кибеттән чыгып ук киттем Гүя ул бөек затлар, минем өскә ябырылып «Алып ташла ул китабыңны безнең киштәдән» дип әйтер сымак булды Кеше арасында кала алмый, кыр далага ук чыгып киттем
Алдарак әйткәнемчә рус һәм дөнья әдәбияты классикларыннан мин күп нәрсәгә өйрәндем, аларның әсәрләрен кайта кайта укыдым Хәтта бер ара аларга ияреп кенә язмыйммы икән дигән шик тә туды Ижат эшендә бу иң ансат юл. тик аннан һәрвакыт саклану кирәк. Моның өчен сине һичкем гаепләмәсә дә бу ярый торган, үз әдәбиятыңны үстерүгә булыша торган юл түгел Шәрык әдәбиятының күп гасырлык тарихы моңа ачык дәлил. Әнә шул, бер-береңә охшатып язу тради-циясе. бер ирешелгән уңышны кат-кат кабатлау, һәр яңа килгән шагыйрьнең остазы юлыннан тайпылмый барырга тырышуы көнчыгыш әдәбиятында бик күп исемнәрне югалту белән төгәлләнде дисәк ялгышмабыз Нәваи, Гомәр Хәйямнар эзеннән килүчеләрнең исемен бүген белмибез диярлек Бердахтан соң яңа Бердах та тумады Дәвер итү белән халык ул кемгәдер ияреп язганнардан кызык тапмый, шул беренчел, остаз әсәрен генә үз итеп, кабул итеп ала.
, Менә ни өчен күпме гасырлар инде кешеләрнең рухн азыгы булып Гомернең «Одиссня». «Илнада*лары яши. «Сугыш һәм тынычлык». «Тын Дон» эпопеяларын да шундый язмыш көтә. Бу әсәрләр безнең
өчен мәңгелек Гомер, Шекспир, Толстой, Шолохов нжат иткән беренчел әдәбият, үз чорларының төп юнәлешен, төп хәрәкәтсн билгеләгән әсәрләр буларак, шул чор каһарманнарының тулы канлы характерларын калку итеп тасвирлаган әсәрләр буларак мәңге онытылмаячаклар. Бөек Пушкин моны белеп «Мин үземә гаҗәп һәйкәл салдым* дип тикмәгә генә әйтмәгән.
Инде килеп, үзебезнең милли әдәбиятка тукталсак — ул бездә кичегеп, соңлап туды. Бигрәк тә бу хәл проза жанрында күренә. Башка бик күп әдәбиятлар инде үткән дәверләрне бәйнә-бәйнә тасвирлап, язып чыкканнар. Безгә әле халкыбызның үз тәкъдирен, аның язмышындагы үзгәреш, борылышларын эзләп язу хасияте тора. Үткәнне белмичә, тасвирлый алмыйча торып киләчәкне чамалап булмый диләр.
Халкымның әнә шул үткән юлындагы кайбер кичерешләренә ү.з бәһам, үз төшенүем белән бер караш ташлап, аның бүгенге һәм киләчәк юлларын күзалларга тырыштым мин. Образлы итеп әйткәндә, үземнең шул аз санлы халкымның рухи байрагын югары күтәрергә, кирәк вакытта, эсседән яисә суыктан сакланган кебек, шул байрак астына сыенырга тырыштым.
Әнием сөйләгән бер риваять. Авылда Әдилбәк дигән берәү яшәгән икән. Бердәнбер көнне ул гомеренең үтеп баруы, кешеләргә бернинди дә саваплы эш эшләмәве хакында уйланып кайгыга кала. Нинди саваплы эш, нинди яхшылык эшләп кенә кешеләргә ошарга мөмкин икәнен белер өчен ул авылдашларыннан сораштырырга керешә. Шулчак аның каршына күпне күргән, күп җирләрдә булган дәрвиш очрый «Ии, балам,—ди бу— Әүвәл каракалпак илен көнбатыштан көнчыгышка кисеп үткән олы, тапталган юл бар иде. Ул безнең такыр Өстерт аша, чүлләр аша үтә иде. Хәзер ул юл югалып бара. Ник дисәң, иске коелар ишелгән, сусыз сахрадан ун көнлек сәфәргә йөреп булмый бит. Син шул чүлстанның уртасында бер йорт булдырып, үт- кән-сүткән юлаучыны су белән тәэмин итеп торсаң, аннан да олы савап булмас, балам» дип киңәш итә дәрвиш.
Изге эшкә алынган Әдилбәк шулай итә дә. Ун көнлек юлның кыл уртасында, Өстерт калкулыгында йорт-кура корып куя да, дөяләрдә су китертеп, юлаучыларны су белән тәэмин итәргә керешә. Шулай ител тиздән ул күп-күп рәхмәтләр ишетә. Бик саваплы эшкә алынгансың дип мактыйлар моны.
Көннәрдән бер көнне сусаудан тәмам үләр дәрәҗәгә җиткән бер юлаучы моның өй түренә килеп егыла. Әдилбәк аңа да булыша, туйганчы су әчергә. Хәл алгач теге бәндә моңардан челем сорый. Әдилбәк челем тартмый торган кеше була Тәмәке заты тотмыйм бит дип җавап бирә. Юлаучының моңа бик ачуы килә. Ул Әдилбәкне бик яман тиргәп, сүгеп чыгып китә.
Әмма Әдилбәк тә сабыр, түзем кеше була. Бу хәлдән соң кешеләргә булган ихласы бермә-бер кимесә дә, хәтер калудан эче уттай янса да, ул җүнсез юлаучыга ачу итеп кенә эшен ташлап китми. Икенче юлы, суга барган уңайдан, өенә тәмәке дә кайтарып куя.
Мин дә язучылык хезмәтенә алынганда төп вазифамның шушы риваятьтәге Әдилбәк вазыйфасы шикеллерәк икәненә төшенеп алындым Әлеге бер суырырлык челем җитмәсә дә рәхмәт урынына тиргә- ләсемне, нәләт аласымны истә тотыбрак керештем. Нинди генә әр, тиргәү ишетмим, үз эшемне камилләштерә барып, ялгышларымны тө- зәтә-төзәтә булса да бу саваплы вазифамны гомерлеккә ташламаска дип бил бәйләдем..
Яна гына яза башлаган елларымда бер хикәямне аеруча ошаттым да. әти белән әниемә кычкырып укып чыктым Шуннан, ни әйтерләр дип, башым күтәрдем. Әтием үз фикерен әйткәнче борылып әнигә карады.
Әнием, һәрвакыттагыча. күңелендәген яшерми әйтеп тә бирде
— Монда нәрсәдер җитеш мәгәндәй кебек, балам,—диде ул.
Аңа әти дә кушылды
— Миңа да шундыйрак бер кимчелеге бар сыман тоелды,— диде.
Әмма нинди кимчелек ул, әсәргә нәрсә җитешми, икесе дә ачык кына әйтеп бирә алмадылар Алар әйткәч үземә дә хикәягә нидер җитми шикелле тоелды. Тик никадәр уйлап карасам да, ул кимчелекнең серенә үзем дә төшенеп җитә алмадым
Икенче көнне иртән әни миңа: ,
— Балам, ул язган язуыңда синең йорт-җиреңне, күрше-күләнне сагынуың ачык сизелми кебек. Никтер мин аларны күрмәдем,— диде.
Аннары әтием, аны куәтләп
— Әйе шул, әйе, иген кырларыбызга, киң далабызга булган мәхәббәтең дә бик ачык түгел, беленми кала,— диде ул.
Мин үземне акларга тырышып карадым
— Ул безнең киң, җазык далаларыбызны, кырларыбызны сагынуны иленнән еракка, читкә киткән кеше генә татыячак иде бит,— дигән булдым
— Юк, балам,— диде анам.— Юк. Нишләп соң алайса без һәр иртәдә әйләнә-тирәдәге дала кырларыбызны, күрше-күләнне, сагынып, искә алып уянабыз. Нигә ул бер дә безнең истән чыкмый!
— Бик дөрес! — дип, әти тагын әни сүзен куәтләргә кереште —
Ул әйләнә-тирәдәге дөньяны бер генә көн дә күрми түзә алмыйбыз ич Алай булмаган адәм гамьсез адәм була инде ул. Сез дә бит ан- дыйны тиргисез әнә. ь
һәрвакыттагыча, атам-анамның бу әйткәннәре дә минем күңелдә калды. Аннан соң язганнарымны мин кат-кат укып, туган илемә, туып- үскән җиремә карап соклану һәм сагышлану хисләремне тулы итеп бирә алдыммы, укучыма җиткерерлекме икән ул хисләр дип борчыла, эзләнә торган булып киттем
Үз иле, үз халкына бу хисләрне белдерә алмый, сөенечсез дә, көенечсез дә тереклек итүгә караганда үлем бер хак, минемчә
Дөресен әйткәндә, әле әдәбияты, мәдәнняты тулы чагылышын тапмаган, тиешле югарылыкны яуларга өлгермәгән ил халыкта кечерәк бер талант иясе пәйда булса, караңгыда үлемсерәп янган чытык чы раның ай булып күренүе шикелле, ул халык шул кечкенә талантына да аеруча әһәмият биреп, күгендәге иң якты йолдызы итеп йөртәчәге шөбһәсез. Халыкның берникадәр аңын, уен кузгаткан андый талант иясе, аның иҗат җимеше булган әсәрләре, әлбәттә, югары күтәреп бәһаләнәчәкләр. мактау сүзен ишетәчәкләр. Бу кадәрен мин беләм, аңлыйм. Хәтта, чынын әйткәндә, үз балаларымны тәрбияләгәндә дә мондый ысулдан оста ук файдаланып киләм (Ягъни, дәресләрен тикшергәндә, укуларын кабатлатканда тулырак фикер йөртүче берәр кече 1ншьтәгссен мактап, башкаларга аңардан үрнәк алырга кушам Андый баламны башкаларга өлге итеп куям.)
Шушыларның барысын да истә тотып, үз иҗатыма бирелә торган
ЛӘПБИРГӘН КАИПБИРГӘНОВ ф ӘЗМӘЗ ҮЗЕМ ХАКЫНДА
бәһагә миндә ике төрле караш яши. Иң беренчесе, тотрыклысы — артык макталудан курку. Вакытсыз макталган укучы бала кебек, оны тылып китмәгәем дип яшәү. Шул сәбәпле мин укучы карамагына тапшырганчы һәр әсәремне, кечкенәме ул, күләмле, зур әсәрме, сигез-тугыз кат күчереп, яңадан-яңа вариантларда эшләргә тырышам. Романнарымны язганда классик әдәбиятны үрнәк итеп алсам да, бүгенге укучыны. җиңел укыла торган детектив әдәбият үрнәгендәрәк тәрбияләнгән укучыны да истән чыгармаска, калын-калын әсәрләрне мавыгып укып китәрлек итәргә тырышам. Моңа ни дәрәҗәдә ирешкәнбез — анысы инде укучы хөкемендә.
Әдәбият дигән бик олы юлга чыкканда боларның барын да уйламый булмый, билгеле. Халкыбыз бит юкка гына «юлга чыксаң, юлдашыңны табып чык, юл азыгы алып чык» дип кисәтмәгән. Ягъни юлдашларың үзеңә тиң. юл азыгың күп булсын, дигән сүз.
Әнием сөйләгән тагын бер риваять күңелемә килде. «Бик борынгы заман икән. Бер төбәктә утырган халыкның икенче төбәктәге халыклар белән сирәк аралашкан чагы. Шул вакыт бер илнең бер төркем халкы ерак юлга чыга. Көн баралар, төн баралар да, арып, ял итәргә туктыйлар. Шулчак болар янына бер дәрвиш килеп туктый. Дәрвишнең таягыннан башка берние юк, ә боларның биштәр-капчык- лары тулы юл ризыгы икән. Шуңа күрә, дәрвиш:
— Үзегез белән мине дә ияртегез,— дип үтенгән, болар, корыгына:
— Юк инде! Синең безгә кушылырдай ризыгың юк,— дип җавап кайтаралар.
— Дөрес, минем азыгым юк,— ди дәрвиш.— Тик шулай да сезнең барасы озын юлыгызны кыскартыр чарам бар,— ди.
— Нинди чара соң ул? — дип төпченәләр моңардан.
— Сез ишетеп белмәгән әкият, риваятьләрне күп беләм мин. Аягым йөрүдән, телем сөйләүдән калганчы мин сезгә шул дастан, әкиятләрне сөйләп барырмын,— дип ышандыра дәрвиш. Арада бер өлкәне.
— Әйдә, кушыл, безгә кирәк кеше икәнсең,— ди.
Мин дә халкыма юлдаш булудан һәм аны үземә юлдаш итүдән дә ышанычлырак, артыграк һич нәрсә тапмадым, һәм шулай ук, аның уртак казанына кушылырга тиеш ризык урынына, риваятьтәге дәрвиш кебек, күзләрем йомылып телдән калганчы халкымның гомер юлын дастан итеп, үзенә туктаусыз сөйли бирүне вазифам итеп муеныма асканмын.
Андый вазифаны җиңел дип белеп, җиңелчә генә җыенып юлга чыкканар да бар арада, һәркемгә мәгълүм ки, бер үк эшкә берничә кеше тотынса — арада көрәш, ярыш башланачак. Шул ярышта җиңелеп калмас өчен һәммәбезгә ул эшкә зур хәстәрлек белән, кат-кат уйланганнан соң гына тотыну хәерле. Дөнья әдәбияты, илебезнең төрле телдә иҗат ителгән әдәбияты арасында минем дә «бу каракалпак әдәбияты» дигән сүзне ишетәсем, үземнең исә, зарлы тормыш үткән ата-бабаларым кебек, һич илемнән аерылмый «мин каракалпакмын, каракалпакмын...» дип тәкрарлап торасым килә. Үзебезнең шушы олы мәмләкәтебездә, Ильич нурыннан файдаланып шушы яктылыкка чыккан халкымның кем булуын, кем икәнлеген күрсәҮүгә барлык акыл зиһенемне, гомеремне багышладым.
Минем өчен иң куанычлы тагын бер көн — ул да булса каракалпак халкының үзе теләп Россиягә кушылганлыгына 100 ел тулу бәйрәмендә миңа «Каракалпакстанның халык язучысы» дигән олы исем бирелүе көне булды Инде калган гомеремдә аны акларга бөтен көчемне куячакмын. Үзем дә, халкым да миннән яңа әсәрләр көтә.
Лнрон ХӘМИДУЛЛИН тәрҗемәсе.