Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮЗ КАНЫМ


алаңны иркәлә әзрәк, таш бәгырьле булма,— дип, әбисе оныгын улына сузды. Амангилде ипсез итеп малаен кулына алды һәм, нишләргә белмичә, баласы белән бергә тынып калды.
Тормыш Амангилде белән усал шаярды. Малае болай тиз туар дип уйламаган иде ул. Аның исә- бенчә, бу җан иясе дөньяга шактый соң килергә тиеш иде әле.
Әнисе бу хакта хәбәрдар түгел әлбәттә. Каян килеп улының шикләрен белсен ул! Бу турыда әнисенә ничек әйтсен инде ул...
Амангилде сиздермичә генә әнисенә карап ал
ХИКӘЯ
ды Әнә ул, бәхетле елмаеп, оныгыннан күзләрен ала алмыйча тора Оныгын зур үскән итеп күз алдына китерәдер, ахрысы Беләсе иде, Айгөл киткән вакытта ана нәрсә дип әйтте икән? Нишләп болай килеп чыкты соң әле бу? Кем гаепле моңа? Айгөлме? Әниме? Минме?
Амангилде уйга бирелеп стенагарак авышты һәм баласын төшереп . җибәрә язды. Әнкәсе аны битәрләгәндәй башын чайкап куйды, оныгын үзенә алды, тезләренә яткырып, бәләкәченең авызына имезлек кап- | тырды. Бала, авызын чупылдатып, имезлекне суыра-суыра. нәни маң- х гаен җыерып йокыга китте. *
Амангилде аркасы белән стена салкынын тою рәхәтлегеннән күз- > ләрсн йомды, оеган аякларын язып җибәрде. ф
Шул вакыт аның күз алдына Айгөл килеп басты. Менә ул якында. а кул сузымы гына арада басып тора Аксыл тар мини-юбкадан, аягын- о да биек үкчәле туфли, өстендә чигүле кофта Түм-түгәрәк йөзе, юка иреннәре, куе кашлары шаян елмаюдан балкый сыман <
— Я, нәрсә? — дип сорый Амангилде күңеленнән
— Берни дә юк,— дип җавап бирә Айгөл
— Нигә безне ташлап киттең? <
— Китәсем килгәнгә.
Әгәр Амангилде Айгөлнең үзен очратып бу сорауны бирсә, бәлки ул ю башка төрлерәк җавап бирер иде. Ләкин ул еракта Бүтән җирдә бә- * хетлерәк булырмын дип уйлагандыр инде Әйдә, күңеле теләгән җирдә, s җаны тарткан кеше белән яшәп карасын. Нигә кеше тормышына тыгылырга?
Ә теге көнне Айгөл гаҗәп чибәр иде Ул аккоштай йөзеп сәхнәгә чыкты, үзенең иң яраткан биюен башкарды Тамашачылар озак итеп кул чаптылар. Ул алкышлардан дулкынланган иде күрәсең, укучы кыз сыман кызарып, ничектер тартыныбрак баш иде.
Хәер, бәлки, Амангилдегә генә шулай тоелгандыр. Бәлки. Айгөл бөтенләй башка хисләр кичергәндер. Кем белә? Амангилденең бит кыздан бу хакта сораганы булмады. КыскаСы, Айгөл аны тиң итеп, серен ачмас дип курыкты
Ул әле яңа гына урта мәктәп бетергән иде. Ә Айгөл инде артистка Аның турында шәһәрнең аксакаллары да сокланып сөйлиләр Кая инде мондый кызга якын бару!
Ул көнне Амангилде урамга иң соңгы кеше булып чыкты, залда һәм фойеда утлар сүнгән. Ишек төбендә артистлар җыелып тора, нәрсә турындадыр җанланып сөйләшәләр Араларында Айгөл дә бар Егет, аны күргәч, нрексездән адымнарын әкренәйтте, башын аска иде
— Бәлки, мине озатып куярсыз?
Амангилде үзенең артында ук ишетелгән бу тавыштан сискәнеп китте.
— Я. ничек, егет, озатасызмы?
Айгөл баскычның өске сырында тора, егетне сихерләргә теләгәндәй, текәлеп карый иде
— Әллә озатучыларыгыз бетеп киттеме?
Егетнең соравы артык тупас чыкты, хәтта үзе дә кыенсынып куйды
— Куркасызмыни? — диде кыз, егетнең икеләнүен күреп.
— Кемнән?
— Миннән, әлбәттә.
— Ник куркыйм, сез тешләмисездер бит?
— Тешләрмен дә.
Амангилде җилкәсен сикертеп алды
*- Карап карыйк
Тын тын айлы кич Аму ягыннан искән йомшак җил яшь агачлар
га нидер пышылдый. Кайдадыр, кино-театр тирәсендәме, кыз-кыркыннарның чыркылдашуы ишетелеп киткәли.
Алар сүзсез генә атлыйлар.
«Кызык, Айгөл хәзер ни уйлый икән? Миннән көләдер, мөгаен Күләгә кебек сүзсез кайтам. Аңа нәрсә әйтергә соң?»
Амангилденең уйлары чуалган. Ул сиздермичә генә кызга карап- карап куя. Ә кыз. кулына тоткан сыек чыбыгын селтәштереп, дәшми- тынмый атлый.
— Сез кай тирәдәрәк торасыз?
— Сезнең дә телегез бармыни?
— Бар шул. ,
— Сезне, әлбәттә, минем кем белән яшәвем дә кызыксындырадыр’
— Юк...
— Мин берүзем яшим Айбиби түтиләрдә.
Амангилденең Айбиби түтиләр йорты янынан үткәләгәне бар иде Ул Аму буендагы яңа төзелеш ачылган төбәктә.
Тагын нәрсә сөйләргә икән? Минем йорт инде артта калды дияргәме? Юк-юк! Алай дисәм, бу миннән тизрәк котылырга уйлый икән дияр.
Кйз һаман чыбыгы белән койма буендагы үләннәргә селтәнеп бара, үзе тротуардан нидер эзләгән сыман, түбән караган.
— Сезгә ничә яшь?!
— Кызларның яшен сорыйлармыни?
— Гафу итегез, алайса.
«Менә сорыйсы нәрсәләр дә соралып бетте. Гомумән, кызлар белән ни турында сөйләшәләр икән? һава торышы турындамы? Бәлки ай турындадыр? Чынлап та бүген ай нинди серле кебек. Беренче тапкыр гына күк йөзенә калыккандай, тирә-якка гаҗәпләнеп карый: ул безне күрә микән? Мөгаен күрәдер, менәсе иде шунда».
Амангилде үз уйларыннан елмайды. Әйе, анда менсәң шәп булыр иде. Айгөл белән бергәләп. Тик шунысы яман: анда да Амангилде ни хакында сөйләшергә белмичә интегер иде. Бүтән егетләр дә шулай микән? Ә кыз.
— Менә кайтып та җиттек,— диде.
— Якын икән,— диде Амангилде.
— Якынын якын да ялгызың йөрергә куркыта,— диде кыз. Ул кереп китәргә дә, торып калырга да белмичә икеләнгән кебек иде. Егет шунда капыл гына «Сезнең белән танышырга мөмкинме»? — диде. Кыз тыела алмыйча пырхылдап җибәрде һәм «мөмкин» — дигән мәгънәне аңлатып баш какты.
Амангилде сүзен ялгый алмый азапланды. Үзенең шундый җебегән булуына җен ачулары чыкты.
— Сез нәрсә?— диде Айгөл,— мине белмисезме әллә?
— Беләм дә... Тик мин... Ни...
Кызның күзендә шаян очкыннар уйнады.
— Әйдә өйгә керик.
Амангилде куркып диярлек Айгөлгә карады.
— Өйгә?
— Әйе.
— Ни...
— Куркасызмыни?
— Курыкты ди!
Амангилде тавышына көрлек бирергә тырышты, әмма Айгөл аның хәлен аңлый иде: егетнең* беренче мәртәбә кызлар озатуы. Шуңамы, Амангилде аңа тагы да якынрак булып китте. Ул егетнең кулына сак кына кагылды, мөмкин кадәр гадирәк, табигыйрәк күренергә тырышып болай диде
Курыкма, мин сезне төне буе утыртмам Бер-ике чынаяк чәй эчәрбез дә, кайтырсыз Я. киттекме?
— Әйдә!
Айгөл Амангилдене үз бүлмәсенә алып керде, тәрәзә янындагы ятагын күрсәтте һәм үзе өчен күптән таныш әйберләргә тиз генә күз йөртеп чыкты да *
Менә мнн биредә яшәп ятам инде,— диде ?.
Бер тәрәзәле кечкенә генә бүлмә Тәрәзә астындагы стена уемында = тимер карават тора Караваттан ун якта язу өстәле, өстәл өстендә ки- 2 тап өемнәре Стеналарга төрле кызларның, егетләрнең фоторәсемнәре « ябыштырылган Алар Айгөлнең сәхнәдәш дуслары булса кирәк
— Сез чынлап та бер үзегез генә яшисезме? *
— Мнн монда кызлар белән торган идем.— Айгөл тәрәзә төбендәге ®
рамлы фоторәсемгә күрсәтте — Алар пединститутта укыйлар иде. был- с тыр бетереп киттеләр =
— Мин дә укыйм. - диде Амангилде ничектер үзе дә сизмәстән * Айгөл гаҗәпләнеп әйтте:
— Шулаймыни! Димәк сез галим кеше булачаксыз Көнләшәм сез- ц
дән. <
— Көнләшәсез? Нигә? Сез бит шундый оста биисез.
— Кая инде! — диде Айгөл кыенсынып.
Ул, тиз арада язу өстәлендәге китапларны җыештырып, эскәтер җәй- * де, табын әзерләде Тәм-томнар, көлчәләр китерде у
Чынлап, сез бик шәп биисез, дип дәвам итте Амангилде.— сез консерватория бетердегезме әллә?
— Юк Мин пединститутта укыйм Сезгә минем биюем чынлап ошыймы?
— Әлбәттә!
— Рәхмәт!
Амангилде кәсадән әз-әз йотып кына чәй эчә башлады Аның инде әйтер сүзе беткән нде Бәлки, Айгөл? Ул янәшәдә генә утыра кочакласаң кочакта югалырлык кечкенә, биле нәзек, үзе шундый чибәр Аман (илденең мондый кызны әле беренче күрүе.
— Нинди тәмле чәй
— Цейлон чәе, Айгөл Амангилденең сәгатькә каравын күреп ал ды. ашыгасызмы әллә?
Егет урыныннан тора башлады.
— Анда мине әни югалткандыр, мөгаен Кайтырга кирәк Минем әле беркайчан да болай озаклаганым юк иде Мин кайтыйм инде, яме?
— Ярый ярый, тоткарламыйм
Амангилде ишеккә юнәлде, ә күңеленнән. Айгөл дәшеп алса ярар иде дигән өмет чаткысы үтеп китте Әмма Айгөл дәшмичә генә урынын нан торды, тиз генә чыгып. Амангилденең туфлиләрен алып керде
— Монда киенегез, тышта караңгы
- Рәхмәт. Айгөл
Кызның игътибары егетнең күңеленә бик хуш килде Ул кызга рәхмәтле караш ташлап туфлиен киде һәм ашыкмыйча гына ишекне ачты
— Туктагыз әле!
Айгөл йөгереп барып, Амангилде онытып калдырган газетаны өстәлдән алды да егеткә сузды, үзе аны эчкә үтәргә чакыргандай артка чигенде
Рәхмәт, диде Амангилде тагын бер кат күкрәгендә ниндидер талпыну сизеп
Шимбә көн буш буласынмы? диде кыз
- Шимбә?
Айгөл Амангилденең икеләнүен күреп торды Егет шимбә көн ни эшләячәген белми идеме, кызга ничек җавап кайтарырга дип аптыра-
49
дымы — тиз генә үзен кулга ала алмады. Кыз, анын югалып калуыннан файдаланып, ашыга-ашыга болай диде:
— Шимбә көн минем янга кил Концертка барырбыз
Амангилде кызнын кыюлыгына исе китте. «Кара син аны. ә! Мин үзем болай эшли алмас идем әле»
Ярты ай чамасы вакыт үтте.
Институт бетергәннән соң гына өйләнергә дип йөргән Амангилде көт- мәгәндә-уйламаганда мондый карарга килде: нигә соң бүген эшләп булган эшне иртәгә калдырырга? Тотарга да өйләнергә! Күңелендә мондый ният ничек тугандыр — Амангилде әйтә алмас иде Бәлки Ай гөлне югалтырмын дип курыккандыр (кыз артыннан бер артист кайчаннан бирле өтәләнеп йөри инде), бәлки, киленле итеп әнисен шатландырасы килгәндер, бәлки, тегесе дә, бусы да ашыгырга сәбәпче булгандыр Ничек кенә булмасын. ул артык түзмәде Айгөлне ЗАГСка алып китте
Өйләнеп ике ай узуга аны армиягә алдылар Айгөл бер утырып ела ды да. елап кына хәл үзгәрмәячәген белгәч, тынычланып калды
Амангилде хатлар куела торган такта янына тиккә генә ашкынып килә: Айгөлдән хат юк та юк Амангилде бит аңа иртәсен дә кичен дә язып тора
Көтелгән хат өч айдан соң гына килде Айгөл кулы белән язылган конвертны алгач, аның хәтта тез буыннары хәлсезләнеп китте.
«Кадерлем, Алик,— дип язган иде Айгөл.— Син бик сәер кеше икәнсең. Үзеңнең хатларың белән мине тәмам күмеп ташладың. Күрәсең, оер эшең дә юктыр инде. Әллә башыңа берәр җүләр шик кердеме? Нишләргә соң синең белән, ә?
Кара әле, кадерлем, эш хатта гынамыни? Син язасыңмы миңа, яз-мыйсыңмы. мин язаммы сиңа, язмыйммы—иң мөһиме йөрәктә бер беребезгә мәхәббәт сүнмәсен Минем сиңа хатлар язарга бөтенләй вакытым юк. Хәзер бигрәк тә үзен беләсең, урып-җыю башлана, безне колхозга җибәрәләр Алик, Алик, чын-чынлап юләр син! Я. ярар, әгәр синең бер эшең дә юк икән — әниеңә яз. Ул синең хатларыңны укырга ярата. Килештекме?
Сәлам белән Айгөлең».
Амангилде Айгөл фикере белән килеште. Әйе, эш хатта мыни. Ип әһәмиятлесе — йөрәкләр суынмасын. Әмма Айгөлдән сирәк булса да хат килгәләп торса начар булмас иде Монда, туган җирдән еракта, өйдәге кебек түгел бит. Сагындыра Бәлки әле Айгөл колхоздан кайткач язар!
Көн арты көн үтә торды. Амангилде әйбәт хезмәт итте. Күңелен сагыш баскан чакларда гимнастерка кесәсеннән Айгөлнең хатын алып укый иде Дөрес, ул инде аның һәр сүзей яттан белә. Шулай да таныш почеркны күрү аны тынычландыра, тормыш алай ук күңелсез күренми башлый.
Айгөл аңа тагын бер хат язды Колхоздан кайткач ук түгел түгелен, ләкин Амангилде анысына бәйләнеп тормады инде. Айгөлдән килгән хат егетне бәхетле иткән иде.
«Алик! Син белмисеңме, миңа нәрсә булды икән? Мин нигәдер куркам Валлаһи, әллә нәрсә шунда. Тик син көлмә, яме
Син әниеңә яз әле, ул миңа юкка-барга бәйләнмәсен. Мин бит әллә кая чыгып йөрмим Чыксам, репетициягә дә кибеткә генә Ярый, мин көне буе өйдә утырдым ди. аңардан әниеңә җиңеллек киләме? Син яз әниеңә, ишетәсеңме?!
Их, бу көннәрен әйтер идем: ничек тиз үтә Институтка әле кичә генә кергән сыман идем, ә хәзер чираттагы сессия килеп җитте Тиз
дән госэкзамен. Син күз алдына да китерә алмыйсыңдыр көннәрнең ничек узуын.
Ярый, әйбәт хезмәт ит, бәхет теләп Айгөл».
Амангилде бу хатны да яттан өйрәнде Бу хат та, беренчесе кебек, гимнастерканың сулъяк кесәсендә, нәкъ йөрәк өстендә йөри Әлбәттә. Амангилде кичекмәстән әнисенә хат юллап, Айгөлгә карата игътибар- ♦ .чырак булуын үтенде. Ул бит бигрәк яклаучысыз, беркатлы, диде. Әни- g се җавапны озак көттермәде —■ улына борчылмаска кушты, аллага шө- - кер, тормышлар әйбәт бара, Айгөлеңә берни булмас, дип язды 2
Тик барыбер Амангилденең күңеле утырып җитмәде Айгөлне бик « яраткангамы, тормышын аннан башка күз алдына китерә алмады Ай- Iөл хатларны ешрак язса, аңа нык җиңел булыр иде
Шушы гомергә нибарысы ике хат ал да, ничек инде җанын пошын- “ масын? с
Беркөн кич Амангилде янына взвод командиры капитан Колосков s килде Ул инде Амангилдене күптән күзәтеп йөри иде соңгы вакытта * егет ни өчендер үз эченә йомылып бара, дусларыннан читләшә, нинди- _ дер борчуы бар сыман. Менә шушы нәрсә сагайтты командирны Дөрес. ч ул Амангилдегә сүз катарга ашыкмады Үз уйлары белән көрәшергә * егетнең үзенең көче җитәр дип уйлады Әмма бу хәл озакка сузылгач. s түзмәде, янына килде. .
— Нәрсә турында уйланабыз, солдат? <
Командирның тавышы Амангилдене сискәндереп җибәрде. Ул утыр * чан җиреннән сикереп торып, честь бирде
— Хәерле кич. иптәш командир!
— Хәерле кич... утыргыз — Колосков солдатның янәшәсендәге таш ка утырды, кесәсеннән портсигар чыгарып, бер папиросны үзенә, икенчесен Амангилдегә сузды — Шулай да ни турында уйланабыз, ә?
— Болай гына, иптәш капитан. Берни турында түгел
— Я, я. Амангилде, мин сезне беренче көн генә белүем түгел Минем белән ачыктан-ачык сөйләшә аласыз Бәлки, берәр ярдәмем тияр
Амангилде чигәсенең кызыша башлавын сизде Әлбәттә, командир ярдәм итә алыр иде аңа Ләкин үз борчуыңны ничек әйтергә Аның болай да эше муеннан
— Ничек әйтергә дә белмим инде, иптәш капитан Нигәдер өйдән хат юк. Әллә әнигә бер-бер хәл булган инде?..— Амангилде Айгөлдән хат килмәвен әйтергә уйлаган иде. тыелып калды Әни минем үзе генә. Әти өченче ел үлгән иде
Колосков сүнгән папиросын кулында угалап «Сезнең хатыныгыз да бар бугай»,— диде
— Әйе.
— Аннан хат киләме соң?
— Юк
— Аңлашыла
Шул вакыт казарма ягыннан кичке ашка чакыру тавышы ишетелде Амангилде янында командир барын онытып җибәрде ахрысы бу та вышны ишетүгә, гадәтенчә сикереп торып, казармага таба китә башла ды Шулчак исенә килеп, икеләнеп тукталып калды Колосков аңа
— Барыгыз! — диде.
— Тыңлыйм, иптәш капитан
Амангилде кулын фуражкасына тидереп алды да. кисәк борылып, казармага таба йөгерде Әмма бераздан командирның тавышын ише теп кире туктады.
Колосков әкрен генә аның каршысына килде, күрәсең ул нишләргә икәнен үзе дә белми иде әле.
— Мин часть командиры белән сөйләшеп карармын Бәлки, атиа-ун
көннән өегезгә кайтып килергә рөхсәт бирерләр Билгеле, тегенди-мондый көтелмәгән хәл килеп чыкмаса
Менә Амангилде өендә — командир тәки үз сүзендә торды.
«Их, Айгөл. Айгөл! Нәрсә эшләдең син? Нигә болай мәрхәмәтсез кы ландың? Нигә, Айгөл? Бәлки, син мине яратмыйсыңдыр?»
. Амангилде, уйларымны әни ишетмәде микән дип шикләнгәндәй, як-ягына каранып куйды Әнкәсенең анда эше юк икән — ул бәләкәй оныгы белән мәш килә.
«Әлбәттә син миле яратмыйсың, Айгөл Әгәр яратсаң, улыңны калдырып, бездән китмәс идең. Нигә дип киттең син? Бик беләсем килә, Айгөл. Нигә?»
Бәләкәчнең дөньяда гаме юк: кулларын селтәп, үзенчә нидер сөйлә- нә-сөйләнә, авызыннан күбекләр чыгара
«Үс, бәләкәч, үс! Син әбиеңнән дә, миннән дә үз анаң турында бер генә начар сүз дә ишетмәссең. Нигә сиңа ул хакта белергә? Мин белгән дә җитәр Бәлки, берәр вакыт, син зур үскәч, күңелемне чишәрмен әле Ләкин бу әле тиз булмас. Син инде ул чакта минем кебек авырлык сизмәссең. Ә хәзергә йокла, бәләкәч, төшеңә бәхет керсен».
Амангилде йомшак кына итеп баласының борын очына тиеп алды.
— Кара, кара, сине таныды бит,—диде әнисе.
— Әйе,— диде Амангилде көрсенеп.— Үз каным
Әбисе бәхетле елмаеп оныгының кулларын үбәргә, үзе генә аңлый торган телдә нидер сөйләргә тотынды.
Амангилде тәрәзәгә табарак китте, әнкәсенә яшертен генә күз салды һәм башын түбән иде.
«Ярый әле син бәхетле, әни Бәхетле булыр өчен сиңа күп кирәкмени! Оныгыңны сакла, әнкәй Көзен, мин армия хезмәтен тутырып кайткач, бөтенесен үз өстемә алырмын. Безнең болай булуга бала гаепле түгел»
Тәрәзәдән өйгә кояш нуры кереп тулды Ул нурлар, тезендә бала йоклаткан ана йөзенә һәм гамьсез яткан балага төшеп, аларны сихри яктылык белән күмә иде
ФӘНИС ЯРУЛЛИН тәрҗемәсе.