ЮЛЫ ҖИҢЕЛЛӘРДӘН КӨНЛӘШМИК
Укучыга ул романтик рухлы. кайнар хисле шагыйрь булып килде Шуңа күрә дә хисләр ташкынының бер мәл басыла- суына төшүе дә күзгә тиз чалынды Озак та үтми, аның хакында сүз чыкканда «Шагыйрь электәге үрендорәк калак дигәндәй, сак. әмма борчулы фикерләр ише телеп китте Кабатлана башлавын, иске сукмаклардан аерыла алмый торуын үзе дә сизенде шагыйрь «Җырның җире булсын» өчен яңа тәэсирләр, яңа уйлар эзләп юлга чыгарга, заманга яңа шигырьләр белән җавап бирергә кирәк иде Рәдиф Га- тауллинның шигьри орбитадагы беренче әйләнеше әнә шулай төгәлләнде
Юк, иҗатында беркайчан да җиңел вз- мыш эзләмәде ул Башта ун «Өнкәй, җибәр мине сәяхәткә — күңел диңгезлә рен күрим...» дип башлаган иде. Ул чакта «Ярдан һаман ераклашкан слен җиңелрәк икән җилкәнгә!» рәвешендәрәк. беркатлы нәтиҗәләр дә ясарга өлгерде Дөньяны сабыйларча, беркатлы тоюдан арырак ки. ту. яңа — аңлы гармониягә ирешү үзеннән үзе генә килмәгәндер, әлбәттә Иллюзия, ләрне җимерү, матурлык һәм камиллек эчен кереш аша узган булырга тиеш ул юл Әле анык аңлашылып та җитмәгән күңел алгысуы тора-бара гына ачыграк төсмерләнде иешенең бу китүе, бу сәфәре — үз асылына әйләнеп кайту ечен икән! Рухи асылына, рухи тамырларына
Гомер чишмәсеннән ерак китеп, якынайган саеи диңгезгә, ешрак сагынам һаман әнкәм өен. ныграк табынам туган ннгезгв.
Иҗатында үткән юлдан, тирәннән кило бу сүзләр. . Аларга беренче адымны сәйях җанлы үсмер малай ясый Ул үзенең киләчәгенә илтәсе юлларны әле «тугай йорт тәрәзәсеннән. генә күрә Икенче адымда — инде шактый озын юллар узар га өлгергән ир-егет, аның дөньяны «халык урамыннан» күрергә омтылуы Өченче адым— Эйфель манарасыннан яңгыраган сагышлы һәм горур җыр «Бүген — минем сагыну көнем Бүгем — ераклардан күренә миңа илем, туган җирем әнием!. Әйе. бу—үз башыңнан кичереп уэ җа-ныңнан үткәрел табылган хакыйкать Шуңа күрә шагыйрьгә дә. аның укучысына да бердәй аңлаешлы, бердәй кадерле ул
IS .К У . J* 5
Күңел Рәдиф Гатауллинның мәхәббәт ши-гырьләреннән, «Француз яулык», «Англия дәфтәре» бәйләмнәреннән әнә шундый кичерешләр чынлыгын эзли.
Изге хисләрне вакламау, кадерле кешеңне рәнҗетмәү, сею-сәгадәтне шик-күлә- гәләрдән аралап, пакь көе саклау... Аның бөтен иҗатын шул саф, садә нур яктырта
Апрель булып кал син!
Бөреләрнең тик ачылган чагын, саф чагын каеннарның суты ташыган мәлен Күзләреңнең язы сакласын.
Минемчә, шагыйрь шәхесенең зурлыгын, фидакарьлеген мәхәббәт шигырьләреннән эзләргә кирәк. Мәхәббәт шигырьләренең көченнән, колачыннан.
Беренче чор иҗатында — автор әле ту- лысынча хис ирегендә. Аңа билгеле бер рольдә уйнау («Безгә рольне белеп биргәннәр»), ак һәм кара төсләр чиратлашуын бер читтәнрәк күзәтеп тору да җитә кебек. Хис стихиясе укучыны да үзе белән бергә бөтереп алмакчы була, хәтта аның кая чакыруын абайлап өлгерерлек тә түгел.. Шагыйрьне бу юлда дөнья катлау- лылыгын гадиләштерү, аны тавыш көрлеге белән генә «хәл итү» ихтималы да сагалап тора. (Мәсәлән: «Мөмкинме тик, дуслар, үлү?! Мең дуска — мең кайгы бүлү?!» рәвешендә.) Кызганычка каршы, шундый җиңел-җилпе талпынышлар кайчакта тормышчан пафос, романтик күтәренкелек дип тә бәяләнмәде түгел. Мондый мөнәсәбәт шагыйрьгә мунча себеркесе яфрагы булып ябышты, аның иҗади үсешен беркадәр җиңел агым уңаена юнәлтте шикелле. Рәдиф Гатауллинның беренче чор шигырьләре менә шул яктан, гомумән, шактый четерекле һәм бәхәсле. Бары шунысы ачык:- тормыш сөючәнлек белән тормышчанлык — икесе ике нәрсә, чынбарлыкның асылы исә бик тирәндә ята икән. Тирәнрәк катламнарга әле үтеп керәсе бар. Шул катламнарга ачкыч эзлә, шагыйрь!
Әлеге эзләнү, хыял белән чынбарлык көрәше, нигездә, ике юнәлештә барды. Бер яктан, шагыйрь сүз тылсымы һәм хыял көче белән тормышка тәэсир итеп, аны үзгәртергә, матурларга омтыла: «Эретәсе иде туңган җирне, терелтәсе иде гөлләрне...» Икенче яктан, шул чынлык-чынбар- лык поэзиягә үзе килеп керә, аның туфрагына һәм һавасына әверелә,- «Арыш дулкынлана: күңелемә бәреп керә музыкасы...» Шагыйрьнең дөньяны, мәхәббәтне аңлавы катлаулырак һәм каршылыклырак була бара. Ул инде тормыш-яшәеш диалектикасын капма-каршы көчләрнең драматик көрәше рәвешендә ачарга омтыла. «Кал җырымда, апрель булып кал син!» яки «Я. нәрсәгә яшерен яну? Күпсенү- ләр?»не укып карагыз: ничаклы тирән хис аларда, язмыш сынауларын нинди сабыр кичерү! Шушы җитдилек Р. Гатауллинның бөтен шигъри системасына тәэсир ясый. Ул үзе дә моны сүз арасында гына: «Си- зәм проза хәзер аралаша сиңа атап язган шигырьдә».— дип искәртеп куя. Проза катламы бу шигъриятнең «төшен» эрерәк, тазарак итте, аны җиргә якынайтты.
«Иске китапка зимагур бабайлар язган җыр»ның үзәк өзгеч моңына гына колак салыйк! Төенләнгән көе калган бер сорау бугай ул. Ерак еллардан килеп җитә алмаган билгесез хат бугай: «Үткән го-мер— туган җир, гөлбакча. Кайтасы иде Юлга үлән үскән; үлән нәосә — акча кирәк, акча...»
Сагышлы җырлар юлыннан якты сәхифәләр эзли шагыйрь, үзенең иҗат-хыял кодрәте белән әлеге сәхифәләрне аяз күккә күтәрә. Алар, бәлки, очар кошка әйләнерләр. я шифалы яңгыр болыты булып калырлар, әмма пакь моңга сусап ачылган җаннарны рәхимсез боз булып сукмаслар. Чөнки шагыйрьнең күңеле изгелектә, һәм шул изгелектән аның һәр сүзе — хәерле эшкә фатиха, яман уйны кисәтү сурәтенә керә.
Тасвир-шигырьләр урынын шигырь- мөнәсәбәт, шигырь-хат били: күңел серен сөйләүче. илтифатка һәм аңлауга өмет итүче, чакыру-өндәү яисә кисәтү булып яңгыраучы хат... Шәкли үзенчәлек кенә микән бу?! Шигырьнең эчке үсеше тормыш турында лирик монолог дәрәҗәсенә күтәрелә. Мондый ихласлылыкның нигезендә — фикер җитлеккәнлеге һәм кичерешләр аныклыгы. Шуның өстенә — шигъри юлларда «оеп» калган автор тавышы, табигый интонация.
Табигыйлек — ике яклы тәңкә. Аның бер ягында — халыкчан гадилек («Әбелхарис һәм Әбүгалисина турында», «Иске китапка зимагур бабайлар язган җыр»). Табигый агымга юл ачуның икенче чиге дә мәгълүм. Кайберәүләр өчен ул — примитивлык. Гата>уллинда исә— яңгыраш-кайтавазлар кылында көй-мәгънә чыгарырга ярату: «Ага Сена, ага Сена... Ниләр әйтим, Париж, сиңа?!», «Мин Марстан, тик марсиян түгел, мин—җирский...» Бу—аның үзен-чәлеге дә, артык мавыгып киткән чакларында — йомшаклыгы да.
Ак кәгазьгә мин шатланып яздым ласа!..
Шигырь дөм-караңгы төнне телеп үткән яшен яктысы кебек башлана. Ак кәгазьгә һәм укучысының ак күңеленә өмет белән баккан шагыйрь — беренче юлда. Шигырь безнең күз алдында ярала. Сүэ-сурәтләр гаҗәеп бер эзлеклелектә бер-берсен эзләп килә. Әлеге чиратлашу шулкадәр иркен, табигый: хәтта күренешләрнең очраклы гына янәшәлеге дип тә уйларлык. Хәлбуки, бу—образлы фикернең үзенчәлекле хәрәкәте, лирик геройның күңел халәте белән бәйләнгән.
Р. Гатауллин стиленең янә бер үзенчәлегенә игътибар итми мөмкин түгел Аның һәр шигырендә диярлек килешмәүчән ике башлангыч бәхәсләшә. Бер яктан, ихлас кичерешләр, ургып торган хис булса, икенче яктан, исәпчел символика ялангачрак конструкцияләр үзара тыныша алмый. Хис детальләрен шагыйрь көчәйтел, зурайтып тасвирларга ярата: сөюне буран яисә кораб белән чагыштыра, сөйгәне киткәндә
«аяк астында тетрәп җир шуыша»; сөенгән чагы булса канында елга агышын сизә Шул ук вакытта хәтта табигать күренешләренең дә (бер шигырендәге пластмасса торна шикелле) бары символ-төшенчә генә булып калуына рәнҗеп куясың. Төсләр тыйнаклыгы, сурәт-сынның бөтенләй диярлек тасвирланмавы да шуннан килеп чыга; «Минем шушы сурәт — күңелеңнең тик шәүләсе Җырның меңнән бер авазы Кайтавазы ...»
Сурәтлелек мәсьәләсендәге мондый эзлеклелек, мөгаен, беренче чиратта, шагыйрьнең табигатенә бәйледер Әлеге хәлне. гомумән, стиль таләбе белән генә аң латып та булыр иде Чуар бизәкләр, тәфсилле детальләр образ бөтенлеген югалтуга, фикер агышын тоткарлауга китерә Шигырь турырак, кыскарак юлга омтыла! Ләкин шушы «туры» дигән юлның тормыш сутыннан баш тарту бәрабәренә табылуы гына сагайтып куя. «Кызыл алмам» кебек шигырьләрдә тышкы форма спайлыгы мәгънәви үзәкнең кечерәя, ваклана баруын капларга тырыша Бу—үзенә күрә «интеллектуаль примитивлык» тегермәненә су кою түгелме? Символик гөлләр генә калдыру бакчаны бөтенләй коргаксытуга алып бармасмы? Ясалма пафоска, пластмасса торналарга болай да кытлык сизелгәне юк лабаса...
«Чакыру» җыентыгында табигатьне генә түгел, укучыга таныш образларны да сим- аол-мшенчә хәлендә калдыру, мәгълүм исемнәрне, китап сүзләрен шактый мул куллану күзгә ташлана Бу күренеш аерым очракларда чынбарлыктан аерылу, икенчел дәрәҗәдәге ачыш булып тоела. «Исемнәр яратуы», тулаем, Р Гатауллин иҗатының икенче әйләнешен үзенчәлекле кысаларга уратып ала. Шулай да аны үз-үзенә бикләнгән яки үткәнгә генә төбәлгән дип карау берьяклы булыр иде Заман үзгәрешләренә тарихтан һәм әдәбияттан гыйб рәт эзләгән булып, үткән көнне яктыга алып чыгарга тырыша шагыйрь Иҗатының беренче чорыннан башлап («һейне тауларда») хәзергесенә кадер («Әбелхарис һәм Әбүгалисииа турында») шундый юнәлештәге хәрәкәт сизелә Лирик герой үзенең идеалын дәверләр, каһарманнар фонына куеп СЫНЫЙ «Тик Һәркемнең үз Парижы'» кебек көтелмәгән ракурс-янәшәлекләр «Орлеан кызлары», «Феникс — үлемсез кош» шигырьләрендәге таныш образларның яңа багланышлары... Алар яшәү мәгънәсе. дәвамлылык, тугрылык турында уйлануларның җирлеген киңәйтә.
Кичәге көн китапка әверелгән тарих кына түгел. Кайвакыт яулангаи биеклекләрдән ары юл күренми, кыйбла югала, аннан инде үз-үэеңне кабатлый башлау ихтималы сагалап тора («Иртәдән бирле йөзем чы тык минем...», «Бер ноябрь көне»).
Укучы белә шигырьләрнең зурлыгы һәм тәэсир көче шагыйрь узган юллар озынлыгы. ул кичергән хисләр кайнарлыгы белән дә үлчәнә. Ләкин үз чиратында мондый әсәрләргә укучы да таләпне зурдан куярга хаклы бит. Чөнки ул чит җирләрдә йөреп гыйбрәт алган Горький. Маяков-ский. Евтушенколар белән таныш.. Татар шагыйренең «Англия дәфтәр»ләре исә «каршылыклы, даулы заман турында» зуррак гомумиләштерү кыюрак сүз әле алдагы китапларда булыр дил өметләндерә шикелле. Өченчесе нинди булыр? Ире-
Инде Рәдиф Гатауллин икенче әйләнешне — «Европада татар шагыйрьләре»инәи башланган әйләнешне — төгәлләп килә шелгәннәрие ныгыту рәвешен генә алырмы ул. әллә яңа. көтелмәгән ачышлар юлыннан китәрме? Нәтиҗәләр ясарга, күрәзәлек итәргә ашыкмыйк әлегә Сораулар «теенләнгән килеш калсын» һәрдаим камиллеккә омтылуы, өметләндереп һем киләчәккә чакырып торуы белән гүзәл ләбаса ул шигърият!
«Чакыру» җыентыгы әнә шул үсеш боҗ-раларын. үсеш контрастларын күрсәтүе белән гыйбрәтле Беренче тәҗрибәләрен нән алып, эзләнүләре, табышлары һәм югалтулары белән шагыйрьнең тулаем үзенчәлекле иҗаты күз алдыннан кичә Әмма бу — киләчәк хакына үткәнгә әйләнеп карау Иң соңгы биттәге «Җитмешенче еллар белән саубуллашу» шигыре дә йомгак-төгәлләү булудан бигрәк, яңа — язылачак китапны ача кебек
Өченче әйләнеш нинди булыр?
Һәрхәлдә, шагыйрьне алга таба да җи-
Көнләшмибез юлы җиңелләрдән — һаман максат кушкан юлдан йөрик... Юлда каршы алыйк Ковш-ккләчәкне!.
Җырдан оч кенә юл Ашкынулы җырдан Бәхетле җырдан. Ул безне олы идеаллар якты максатлар иленә чакыра.