Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЯШӘҮ ЯМЕ


арт үзалдына:
— Аба-ау. бөтенләй яктырган, әллә кайчан таң аткан лабаса! — дип. сөйләнә-сөйләнә урыннан торды. Күптән уянган булса да, кузгалырга кыймый яткан иде ул. Торып нишләсен? Аякка бастыңмы, җанны мәрхүмә карчыгы турындагы шомлы уйлар биләп ала. «Ничек болай булды соң әле бу?! Атылган йолдыз күк бер балкып алдың да, дөньямны караңгылык эчендә калдырып, мәңгегә китеп тә бардың. Салкын тар гүргә кереп яттың. Япа-ялгызымны калдырып ник ташлап киттең? Син бит ми нем барыр юлларымны яктыртып торучы аем-кояшым идең. Күз сирпел алуларың гына да бар дөньямны нурга тутыра иде Инде нишлим? Яшисе килми Тизрәк мине дә үз яныңа ал! Башка һичнинди теләгем калмады »
Карт, шундый уйлардан тәмам исергән хәлдә, иртәнге намазга әзер ләнә башлады Комганга су салырга кирәк иде Калтыранган куллары
ныгытып тота алмады, чүмеч, бөтен өйне яңгыратып, даңгырдап, идәнгә төште.
Таралып йоклап яткан кечкенә оныгы уянды.
Ну. бабай, туйганчы йокларга да бирмәдең! Нәрсә калган сиңа шул савыт-саба арасында?
Икенче яктан, итәк-чабуларын җилфердәтеп, өлкән килен килеп керде
— И-и, әткәй.— дип кабаланырга тотынды — Ярый әле тавыш саллың, бигрәк озак йоклаганмын, яңа уянып киттем. Кичерә күр инде, җылы су да әзерләп өлгермәдем. Азга гына сабыр ит, ут үрләтәм. Кая, бир әле монда комганыңны!
— Борчылма, балам. Үз мәшәкатьләрегез дә баштин ашкан. Ирең гел табын түрендә генә утыра, берүзең бөтереләсең. Мин, карт-юләр, та-вышланып, тагын йокыңны бүлдем.
— Ни сөйлисең, әткәй! Әле ярый син уяттың, көнозын йоклап ятсаң, бу эшләрне кем башкарыр нде.
— Эш бетми инде ул, яшь чакта йокы да бик тәмле була, кадерен белергә кирәк. Әнә, әнкәгез-мәрхүмә китте дә барды...
— Авыр туфрагы җиңел була күрсен! Бик әйбәт кеше иде ул безнең әнкәй Ни гомер бергә яшәп, авыр сүз ишеттермәде, кайберәүләрнең үз аналары да андый булмый.
Өй эче акрынлап җанлана барды. Килен каенатасының урын-җирен җыеп куйды Учакка ягып җибәрде, иртәнге чәй табынын әзерләргә вакыт иде Ул каенатасына да ара-тирә күз салгалый. Аның әнә намазы укылып бетте Укыганнарын карчыгы рухына багышларга ниятләде ул. Шул чак ике күзенә мөлдерәп яшь тулды, кайнар тамчылар бите буйлап тәгәрәшә башладылар.
Оныгы да моны күреп алды, йөгереп барып, бабасына сыенды, җылы учы белән яшь бөртекләрен сыпырды.
— Я инде, җылама, бабай! Ник җылыйсың?
— Юк, балам, юк, җыламыйм
Сүзгә кодагый да кушылды.
— һе! — дип куйды ул, тавышына шаянлык кушып.— Бабаңның ник җылагапын белмисеңме? Әбиеңне сагына, шуңа җылый!
Табындагылар көлешеп алдылар.
— Көлегез, көл! — Картның тавышы калтыранып китте.— Сезгә нәрсә, үскәнсез инде, дәү булгансыз, хәзер сезгә әнинең кирәге юк. Миңа кирәк иде әле ул, бик кирәк иде. Мңнем бит аннан башка бер кадерем дә юк
Картның җыерчыклы йөзе кара болыт баскан күк йөзенә охшап калды Ачуы чыкса гел шундый була ул.
— Җанымны нинди уйлар телгәләвең берегез дә белми шул.— Кайнар яшьләрен башкаларга күрсәтергә теләмичә, ул урыныннан торып ук китте
Кече килен аны ишегалдында, утын әрдәнәләре арасында очратты Картның күзләре кызарып беткән иде.
Нигә шул кадәр кыйналырга инде, дип уйлады кече килен. Үлгән арты үлеп булмый, диләр, әнкәйне дә кире кайтарып булмый Бу картларның холкын аңлау бик кыен Институтта укыганда, психология укытучысы әйтә торган иде, кеше картайгач, аңа яңадан балалар акылы керә, күңелләре бик нечкәрә, ди торган иде. Җитмешне узган әткәйнең дә шул чоры, күрәсең.
Кече киленнең кайнатасына ярдәм итәсе, хәсрәтен уртаклашасы килә иде, тик моны ничек эшләргә соң? Бер чара да табылмавы мөмкин түгел Аны мәрхүмә карчыгы турындагы уйларыннан арындырырга кирәк
Мәктәпкә эшкә барганда да яшь килен гел шул хакта гына баш ват
ты. Мәктәпнең өр-яңа мәһабәт бинасы зур ачык мәйдан уртасында нн чектер шыксызрак күренә Тирә-юне шыр ялангач Укучылар агачлар утыртып та азапланганнар иде, берәве дә үсеп китә алмады. Корышып кипкән агачлар мәйданны тагын да күңелсезләндереп кенә калдырды «Кара, безнең әткәй данлыклы бакчачы лабаса. дип шатланып куйды килен. Нигә аңардан киңәш сорамаска! Кирәкмәгән хәсрәтле уйларын ♦ нан арынырга да ярдәм булыр!» ш
Кичке табын янында кече килен ипләп кенә сүз башлады
— Әткәй, сиңа бер үтенеч бар иде минем! >•
— Әйт, балам, тыңлап карыйк! =
— Үзең дә күреп йөрисеңдер, оныкларыгыз йөри торган мәктәпнең *
тирә-юне бигрәк шыксыз Балалар агач утыртып та карадылар, берсе ♦ дә тамырлана алмады, ник икән, әткәй? <
— Бот буе бала-чага утырткан агач та үсеп китсә, бакчачыларга ни ® кала!? — Карт тез башына сугып куйды — Мең сере бар ул агач утыр- ° туның, тамырланганчы тәрбияләүнең тагын мең сере
Каенатасының кәефе күтәрелүен сизеп, кече килен елмаеп куйды. - Карт моны сизеп алды.
— Ай-Һай хәйләкәр булып чыктың әле син. киленкәем!— диде — Син бит минем ни яратканымны белеп торасың, ярдәм итми калмавым < ны да яхшы аңлыйсың. Эшлибез аны, килен, иртәгә үк барып, туфра £ гын-фәләнен карап кайтырмын, үсентеләрне колхоз бакчасыннан алыр п га була
— Рәхмәт, әткәй!
— Үзеңә рәхмәт, килен, күңелгә өмет салдың әле.
Икенче көн иртән карт үзенең әллә кайчангы үткен көрәген кулга алды Капка төбендә тракторын кабызып маташкан олы улы. картның каядыр китәргә җыенуын күргәч, сорый куйды
— Кай тарафларга юл алдың, әти? Көрәк тә күтәргәнсең түгелме?
— Синең улың, минем оныкларым укый торган мәктәпкә барыш Акыл — яшьлектә, якут — ташлыкта, дигән сүзнең мәгънәсенә төшендем әле. Кече килен япь-яшь башыннан, акылы җитеп, мина да бер шөгыль тапкан!
— Тынычлап өйдә генә утырсаң ни була?
— Тәндә җан барында, тик утыру адәм баласына бәла бит ул
— Киленеңне әйтер идем тагын, ни уйлап чыгарган?!
— Киленгә тел-теш тидермә, улым Үзең аннан үрнәк ал. картлар исән чакта аларның гыйлеменнән, күргән-белгәненнән файдалана бе лергә кирәк. Яз җитеп килә, нинди хозурлык! Бакчадан керәсе килми, барысы да әниең белән бергә утырткан алмагачлар Карт тагын көр сенеп алды — Нәкъ шундый матур көннәрдә генә гүр иясе булырга кем кушкан инде аңа?! Азрак көтсә, бергә-бергә киткән булыр идек
Карт, көрәген иңенә куйды да, салмак кына атлап китеп барды
Кече килен бу вакытта класста дәрес бирә иде Аны күңеленә кереп оялаган борчулы уй сагалый «Әткәй килә алырмы? Ниятем барып чы гармы? Әгәр ул авырыксынса? Ярый әле башкаларга әйтеп өлгермә гән идем...»
Багдагөл шомлы уйларының очына чыга алмый калды ерактагы чат башыннан иңенә көрәк күтәргән карт күренде «Килә. ашыга ашыга килә әткәй-җаным»!
Карт башта мәктәп бинасын нке-өч кат әйләнеп чыкты Тирәли утыр тылган яшь үсентеләрнең корышып куырылган җансыз кәүсәләренә хәйран калып тора иде ул Ахырда берсенең төбен казырга тотынды
Бу хәлне кабинеты тәрәзәсеннән күзәтеп торган мәктәп директоры да тыныч утыра алмады, карт янына чыкты, көрәген сорап алды, булы ша башлады. Карт кайдан казырга икәнен күрсәтеп кенә тора иде инде
Багдагөл дәресен түгәрәкләде дә. тәрәзә аша урам якка күрсәтеп
— Карагыз әле, балалар, кем килгән безгә? — дип сорады.
— Бакчачы бабай!
— Без аны бик яхшы беләбез,— дигән жаваплар ишетелде.
Ул арада, дәресләрнең тәмамлануын игълан итеп, кыңгырау чылтырады, балалар урамга, бакчачы карт янына атылдылар. Укытучылар да чыкты.
—г Исәнме, бабай!
— Сәлам безнең хөрмәтле бакчачыга!—диештеләр.
Карт күңеле булып елмайды
— Бәрәкалла, бәрәкалла! Сәламәтмесез, балалар! Сәламәт була күрегез! Иртәгә ял көнегезме әле сезнең? Ху-у-уш! Мәктүбегезнең гөлбакчага күмелеп утыруын телисезме? Яхшы-ы! Алайса, барыгыз да иртәгә шушы урынга җыелыгыз, мин дә килермен. Председатель белән сөйләштем, ул безгә яшь үсентеләр бирә Шуларны утыртырбыз. Килештекме, килерсезме?
— Киләбез, бабай, киләбез!—дигән тавышлар яңгырады.
Якшәмбе көн Багдәгөл өстенә эш киемнәре киде. Мәктәпкә якынлашкан саен тизрәк атлады Чөнки эреле-ваклы балалар мәктәп янына әллә кайчан җыелганнар иде инде. Берәүләре арыкларны чистарта, икенчеләре чокырлар казый, өченчеләре яшь үсентеләрне таратып йөри. Каенатай исә, әле бер төркем янына килеп, әле ары китеп, балаларны өйрәтеп тора, эшләрен күзәтә.
Картка карап хәйран калырлык, әле кичә генә чүмеч тотарга да хәле булмаган калтыравык куллары да ныгып киткән кебек. Көрәген ул шундый җитез уйната, балалар да аңа охшарга тырышып казыйлар.
Менә ул гәүдәсен турайтты, киң билбавының очы белән тирләгән битен сөртте, елмаеп, тирә-ягына карап алды. Мәктәп янын яфрак бөреләре менә-менә ачылып китәргә торган яшь үсентеләр бизәгән иде. Аларның тиздән тамыр җибәрүенә, яфрак яруына һичнинди шик юк Карт, үзалдына сөйләнгәндәй, әйтеп куйды
— Бәрәкалла, нинди матур бу дөнья! Озаграк яшәгән саен анын ямен тирәнрәк тоясың!— Аннары ул тавышын акрынайта төште.— Син, карчык, мине ашыктырма әле, сабыр ит, яме?!
КОЯШ ТИМБИКОВА тәрҗемәсе.