Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАТАН СУГЫШЫ ЕЛЛАРЫНЫҢ КӨЛКЕ КАПЧЫГЫННАН


'Туплар 4ләгән чакларда музалар тынып тора» диелгән кайчандыр
Үткәннән килгән бу гыйбарә совет гаскәрләре туган илне яклап
батырларча сугышкан барча яуларда, шул җөмләдән Бөек Ватан
сугышы елларында да. кире кагылды. Җыр һәм шигырь, үткен һәм
тапкыр сүз үзләренең төп мәгънәсендә һәр адымда һәм һәркайда
өзлексез яңгырады, безнең сугышчылар кулында корал һәм байрак
булып Җиңү яулашты Фронт матбугаты битләреннән сайлап
алынган юмор һәм сатира үрнәкләре хөрмәтле укучыларыбыз
игътибарына бу санда да тәкъдим ителә
Кайнар сәлам
\4ин бүген гитлерчыларның бөтен бер ротасына аларның үз тел-
ләрендә кайнар сәлам юлладым.
— Ничек аңларга моны?
— Гап-гади бер нәрсә бу: үзем кулга төшергән трофей миномет тан—
димәк немецларныкыннан ут яудырып рота дигәннәрен берьюлы кырып салдым
Уртак тел
Ике командир сөйләшә:
— Минем рота унбиш милләт егетләреннән тора. Әмма алар бөтенесе
бер уртак телдә аңлашалар
— Ә ничек?
— Украиннар — кыю пулеметчы, казакълар—минометтан утны бик оста
яудыра, грузиннар белән үзбәкләр — менә дигән тупчы.себер- некеләр — ут
күзле мәргән... Сугышчан телдә бөтенесе бергә сөйли башласалар. үз хәлләре
мөшкел икәнен немецлар бер минутта аңлап ала
Морадына иреште
— Партизаннар белән йөзгә-йөз очрашмый торып жаным тынычланачак
түгел,— дип шапырына СС командиры үзенең жәзалау отрядын урман ягына
алып барганда һәм чыннан да хаклы булып чыга ул: партизаннарның беренче
пулясы ук аны аяктан ега Җаны мәңгегә тыныч лана бушбугаз фашистның.
Фронтка хат
Бер малай әтисенә язган хатында түбәндәге яңалыкларны да белдерә.
«Мин үземнең этемә яна кушамат бирдем — хәзер инде Фриц ул Чөнки
соңгы вакытларда нәкъ немец кебек кылангалый башлады уз- ♦ ган айда әнинең
бер чүлмәк сөтен чөмергән иде. әле күптән түгел генә бер тавык белән ике
чебешнең башына җиткән булып чыкты Ә күршебез Фәрит исә үз бурзаен
Геббельс дип йөртә никтер ул. һичкем игътибар итмәсә дә. көннәр буе
бертуктаусыз өрә »
Кем эше?
Басып алынган Парижда торганда вермахт офицерлары атаклы рәссам
Пикассоның остаханәсенә дә кергәлиләр Хуҗа чакырылмаган бу
«кунакларны» бер сүз дә дәшми генә каршылый һәм мастерскоен да күрсәтә.
Шулардай берәү инде кире чыгып китәр алдыннан бер рәсем репродукциясен
кулына ук алып караштыра башлый Анда фашистлар бомбага тотып җимергән
Испан шәһәре Герннк харәбәләре сурәтләнгән була Шулчакны аңа оккупация
власте башлыгы да кырын гына булса да күз төшереп ала һәм рәссамга сорау
бирә
Сезнең эшме бу?
Юк. дип җавап бирә Пикассо ике генә кырыс сүз белән, сезнең эшегез!
Бурычны түләү
ПАРТИЗАН БЛОКНОТЫННАН
Фашист әйтте көндез бер «абзыйга»
Сал бүрегеңне! һәм бир честь диләр Ә фашистның бүрек кигән башын
Шул абзыйлар төнлә кистеләр
Киресенчә уйла
Инде дә куркыта да бу белорус урманнары мине. Ганс дустым Адым
саен бер генә нәрсә көтә.м кебек шуннан менә менә чыгарлар да өстебезгә
партизаннар ташланыр төсле
Әгәр көтәсең икән, кордаш, андый һнҗ\ х« булмаячак партизан бит ул
син һич көтмәгән төштән килеп чыга!
Һөҗүмнән соң
Тешләрегезне тоташтырган күперчек зыянланган. япаны ясарга кирәк
булыр, капитан әфәнде
Белмим, кирәкме икән аны барыбер партизаннар шартлатыр төсле
ф ВА.ТАН СУГЫШЫ ЕЛЛАРЫНЫҢ КӨЛКЕ КАНЧЫ! ЫННЛН
Кемгә нәрсә...
— Безнең обер-лейтенант тизрәк дөмексен иде.
— Ник алай дисең?
— Чөнки итеге бик әйбәт.
Җир белән бергә...
— Чын ариең беркайчан да калтырамаска тиеш.
— Ә мин калтырамыйм бугай. Рус снарядлары һәм бомбалары җирнең
үзен шулай тетрәтәләр. Мин жир дерелдәгәнгә күрә калтырыймдыр Кыскасы,
компаньеоннар без.
Гадидән дә гадирәк исәп
Офицер. Минем ротаның ничә кешесе исән калды?
Солдат. Менә сез. офицер әфәнде.
Офицер. Ә син үзең?
Солдат. Ә мин бүтән ротадан бер ялгызым калдым
Ялган сүз
— Курт Пепке, сез фронтта безнең полк бик күп сугышчыларын югалтты
дигән гайбәт таратасыз икән.
— Моны миңа бүген икенче батальон солдатлары әйтте, гер обер-
лейтенант!
— Менә болай дип икеләтә ялганлыйсыз инде! Икенче батальон
солдатларыннан сез бернәрсә дә ишетә алмадыгыз һәм ишетә алмыйсыз,
чөнки ул батальонны кичә руслар тулысынча юк иттеләр бит?!
«Алга! исемле генерал турында
БЕРНИЧӘ КҮҢЕЛЛЕ ХИКӘЯТ
Суз исеме бөтен дөньяга билгеле һәм атаклы полководец,
Бөтенроссия армиясенең генералиссимусы Александр Васильевич
Суворов турында бара Чыннан да. әле үзе яшәгән заманда ук
(1730—1800) халык аңа үзеннән, чын күңелдән яратып һәм олылап,
генерал Алга дигән исем таккан Чөнки ул җитәкләгән яуларның
берсендә дә (Очаков һәм Фокшан. Рымник һәм Измаил сугышлары,
атаклы Альп походы) рус гаскәрләрен бер генә дошман да җиңә
алмаган
Суворов традицияләре, аның «Җиңү фәне» дигән китабында
язганнары, хәрби стратегия һәм тактика принциплары,
гаскәриләрне өйрәтү һәм тәрбияләү үрнәге — бүгенге Совет
Армиясе өчен дә кирәкле көчле корал. Аның шулай ук халык үзе
иҗат иткән «биографиясендә» дә бик куп легендалар, җырлар,
күңелле хикәятләр, мәзәкләр һ б бар Шундыйлар- ның партизан
учаклары янында командирыбыз Константин Заслонов
сөйләгәннәрен (1942 ел), мәсәлән, мин дә хәтерлим Күптән түгел
исә шуларны әдәби чыганаклардан табарга мөмкин булды. Түбәндә
шу ларның берничә үрнәге китерелә Алар хәрби остазның чын
мәгънәдә кешелекле бөек гадилеге һәм солдат җанлы булуы
турында сөйли
«Начар солых та... яхшы»
Бервакыт Суворов барында сугыш хәрәкәтләре турында сүз чыга
Полководецны мактап анын алдында яхшы атлы булып күренергә теләгән берәү
шунда Суворовка сорау бирә икән:
— Сез галижанәпләрнең сугышны бик яратуы сөендерә мине!
— Аллам сакласын!— ди Суворов.— Шулай ук минем бөтен илдәш-
ләремне дә сугышны яратудан алла сакласын! Минем бар теләгәнем һәм
максатым жирдә тынычлык булсын өчен сугышу, ә сугышта дан алу хакына
тынычлыкны бозарга беркайчан да теләмәдем Чөнки начар солых яхшы
талаштан яхшырак
«Минем итекләр гаепле...»
Крепость салганда Суворов бер полковникка яна ныгытмалар эшләтүне
күзәтергә куша Әллә ялкауланып, әллә инде вакытын кызганып, полковник
моны үзеннән түбәнрәк дәрәжәле бүтән берәүгә тапшыра
Эшләр барышын карарга килеп ныгытмалар тиешенчә төзек түгеллеген
күргәч. Суворов полковникны бик каты шелтәли, ә полковник исә ■ аепне теге
түбән чинлы өстенә аудармакчы икән
— Ул да, син дә гаепле түгел, ди Суворов һәм бер чыбык кигертә дә
шунын белән үз итекләрен кыйный башлый
— Бүтән беркайчан да ялкауланмагыз! Үшән булмагыз' Барсына да сез
гаепле! Әгәр эш урыннарында үзегез йөргән булсагыз, бернинди дә
төзексезлек калмас иде!
«Биредән күккә чаклы ара күпме булыр?»
Суворов үзе сораганга «Белмим бит» дигән жавап бирүне яратма ган —
«белмәмешжлекне күрәлмәгән ул. һәркемнен ана тө1әл һәм тиз жавап бирүен
таләп иткән
Берчакны гренадерларының берсеннән сорый икән
— Менә биредән күккә хәтле ара күпме булыр?
— Аны узар өчен ике Суворов походы кирәк' - дип бнк тиз жавап бирә тапкыр
солдат һәм Суворов мона бик канәгать була
«Безнең полкка бу сүз билгесез»
Яшь кенә кавалерист офицерны туктата да кинәт сорый Суворов
— Ретирада' нәрсә ул?
— Белмим бит. ди офицер бер дә исе китмичә
Суворовның күзләре уттай кабына, саксызрак бу кавалеристны усал сүзләр
агымы белән күмәргә әзер ул Ә офицер һаман салкын кан лы була биреп
ашыкмыйча гына дәвам итә
— Чыннан да белмим бит, Галижанәб. безнең полкка бу сүз бил гелс түгел
Минем аны беркайчан да ишеткәнем юк'
— Шәп полк! Искиткеч әйбәт полк! - дип кычкыра Суворов һәм шулай ук
кычкырып көлә дә тирә-юньдәгеләргә әйтә
— Каргалган белмәмеш мине бу хәтле куандырыр дип һич көгмә гән-
уйламаган идем.
1 Ретирада чигенү
ф ВАТАН СУГЫШЫ ЕЛЛАРЫНЫҢ КӨЛКЕ КАПЧЫГЫННАН
Матармалмы ЗӘКИ НУРИ амрлад*.