Укучының күңел дәфтәренә
Украин мәкальләре һәм әйтемнәре
Әшәке ат борчага, яман кеше сүзгә бай Бияне куян ашаса, бүрене гаеплиләр.
Тимерне тутык ашый, йөрәкне сагыш телә Үзе итектән атлый, эзе — яланаяктан.
Күзләр еракка карый, акыл арыракны күрә Дусты кем икәнен әйткәч, үзе кемлеген белдем Кунагына күрә хөрмәте
Карлыгач башлаган көнне сандугачлар тәмамлый Син аңа аш белән, ул сиңа таш белән.
һәр шелди үз сазын мактый
Бүредән курыксаң — урманга барма.
Гапка белен пешергән — капкасы да камырлы Күпмегә алсам, шул хакка сатам.
Куян эзеннән барып та кайчак аю тоталар.
Дөньяның бөтен яктысы бер тәрәзәдән керми Безнең бусага — биек, дошман атлап үтәлми Россия һәм Украина — бер төптә ике куак Кеше умарталыгында бал корты үрчетмәкче Күлмәксез туып, ыштансыз үлгән.
Чүлмәге булса, капкачы табылыр һөнәр ризык сорамый, үзе сине ашата. Йөз кешенең кәвешен бер калып белән тегә.
Ат кемнеке — олау шуныкы
Урлыйсы әйберен карак алладан сорый, имеш
Дөнья сукыр эт шикелле: күрмәсә дә өрми торалмый. Үзеңдә юк дөреслекне бүтәннәрдән эзләмә.
Бердәм көтү бүредән курыкмый
Барча кошны томшык туендыра.
Агачларның җимешенә. кешенең эшенә кара Чишмәдән су эчәр өчен җиргә иелү кирәк Кошлар каурый белән матур, кеше белеме белән Бер кашык суга — бер чиләк пычрак.