Логотип Казан Утлары
Роман

ТИРӘН КАТЛАМ


УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК
I
атьяна Макаровна белән телефон аппараты янында өч көн тоташтан каналларны өйрәнеп утыру Фәнүзәне тәмам туйдырып бетерде.
— Таня апа, бир инде үзем генә утырыйм,— дип ялына башлады ул,— Менә, әйтте диярсең, булдырам булгач булдырам!
— Ашыкма. Татарлар: «Ашыккан ашка пешкән», диләр бит.
— Билләһи, валлаһи түзәрлегем калмады...
Татьяна Макаровна гомерен телефончы булып уздырган, бу нечкә эштә аеруча сак, үтә таләпчән һәм бераз куркаграк та иде.
Ни элемтәдә булган объектларны, ни абонентларны, ни телефон аппаратын юньләп белмәгән япь-яшь кызга, наушниклар кигезеп, бүгеннән бөтен бер нефть районының телефон каналын ышанып тапшыруны ул башына да сыйдыра алмый иде. Шулай ук тапшырмый да мөмкин түгел — сменага күптәннән инде бер кеше җитми, аның өчен ял да итмичә үзеңә, бергә эшләгән иптәшеңә торырга кала. Дәгъваңны конторага әйтсәң: «Син, Татьяна Макаровна, өлкән телефончы исәпләнәсең, тәҗрибәң зур, неужели шунда берәр кызны табып өйрәтә алмыйсың»,— дип кенә җибәрәләр. Ансат уйлыйлар да соң! Кыскасы, коммутаторга һич кичекмәстән, бүгеннән үк кулалмаш кирәк, шунсыз булмый, мөм кин түгел иде.
— Шутка эш түгел ул, телефонистка булу, дочка! —ди үз уена үзе нәтиҗә ясагандай Макаровна.— Хоть ышан, хоть ышанма, аппаратка тотынганчы мине алты ай ученик итеп йөрттеләр теге заманда...— Шулай әрли-үгетли, урындыгын үзе дә сизми Фәнүзәгә биро, наушникларын кигерә.
Ә Фәнүзә — күптән коммутаторда утырган диярсең! — Шунда ук, үзенә бирелгән 33 ле санны әйтеп, тимер каләмнәргә охшаган штеп селларны каналларга тоташтырырга керешә. Әкренрәк, сайланыбрак маташса да. чиста итеп, җиренә җиткереп эшли, каһәр!
Дәвамы Башы 4 нче санда.
Татьяна Макаровка әйтә нефтьчеләр коммутаторының эше башка те лефон станцияләренә караганда бик тә үзгә, аеруча жаваплы, ди Мондагы телефончы: «да», «нет», «занято» дип утыручы гына түгел, үзенә күрә диспетчер ролен дә үти. ди Биредә телефончы жаваплылыгында йөзләгән скважиналар, дистәләгән насос станцияләре, нефть жыю пунктлары. зур-зур товар парклары бар икән Шуларныц бөтенесенең нормаль эшен күзәтеп, тәэмин итеп торырга кирәк
Ул гына да түгел, бу коммутатор аша сәгать, мннуг саен диярлек нефть трестлары, идарәләр, конторалар элемтә тота Фәнүзә фикеренчә. бу телефоннан башка вахта автобуслары, төрле агрегатлар һәм махсус машиналар нинди якка, кайсы скважинага юл тотарга белмәсләр иде
Чыннан да нинди кызык, хикмәтле, серле бу телефон дигәннәре!
Фәнүзә бу минутларда үзен коммутатор белән түгел, бетен дөнья белән идарә итә кебек тоя. йөз чакрымнарга сузылган кырларда уты ручы барлык скважиналар, буровойлар, вышкалар аның кулы астында, аңа гына буйсыналар, аны гына тыңлыйлар кебек һәм аңа гына бәйле булып тоелалар иде.
«Ялгышмаса гына ярар иде бу кызый», дип. аппарат тактасында бер кабынып, бер сүнеп торган яшелле кызыллы лампочкаларга, өзек өзек тырылдаган звонокларга карап торган Татьяна Макаровнаның да маңгаена бәреп чыккан тирләре бераз кибә башлады кебек
— Молодец. Фанузушка. молодец! дип көч биреп тора ул кыз га — Только номерыңны ачыграк әйт! Тотлыкмый гына жавап бир! Так! Менә шулай!
Телефонда утыру Фәнүзәгә рәхәт кенә түгел, хәтта кызык та. Башта жавап бирергә дә оялган кыз инде абонентлар белән аяк терәп сөйләшә, кешеләрнең: «жаным, фәлән контораны бирегез әле», «сөеклем, мине фәлән фәләнович белән тоташтырыгыз әле» кебек төче сорауларын нан. ялваруларыннан хәле бетеп көлә, кычкырыбрак, ачуланыбрак со расалар бөтенләй каналны ябыл куя иде Фәнүзәнең, бигрәк тә үз кирәк-яраклары, шәхси эшләре белән шалтыратучыларны жене сөйми «Хатының белән кайткач сөйләшерсең!», «Телефон кино турында сөй ләшү өчен түгел!», «Кызлар кавыштыру өчен утырмыйм мин!» дип кенә жибәрә.
Боларны ишетеп торган Татьяна Макаровнаның коты оча
— Телефонда утырганда син телеңне тый. доченька! — ди бармак янап.
Эшкә тиз төшенде Фәнүзә, ләкин бер кымшанмыйча диярлек смена буе һаман үзенең утыз өчлесен әйтеп аппарат алдында утыру туйдыра башлады аны. Телефоннан бигрәк, коммутаторның механизмнары, төр ле-төрле лампочкалары һәм чуалчык чыбыклары кызыксындыра иде Фән үзәне Таң алдыннан, звоноклар чак кына тынып торган араларда, аппаратның артына чыгып, шунда казынырга, гайка-шөрепләрен тотып карарга, клеммаларны тикшерергә ярата иде ул Сүтеп ала. контакт ларны чистарта һәм яңадан урынына куя Тракторда әтисе контакт ларны шулай чистарта иде Ток яхшы килсен өчен
Бер көйне күбрәк сүтеп ташлаган икән кыз клеммаларны бутады, кайсын кая куярга белми интекте Куйды звонок килми башлады, ал парат эшләүдән туктады Ярый әле. смена алышыныр вакыт жнткән иде Хәвефне күңеле сизепме, телефоннан шалтыратуга жавап бирмәгәнгәме — иртәләп Татьяна Макаровна килеп керде Керде һәм сүтелгән аппаратны күргәч
— Син что? дип буылып кычкырып жнбәрдс. Нәрсә була безгә хәзер! Ой. аталар! Асалар безне за это! дия дия аппаратка ташланды
Бәхеткә каршы, чыбыклар артык саташмаганнар икән — Таня апа сы аларны тиз генә үз урыннарына беркетте
Шушы кыска гына вакыг эчендә дә әллә «никадәр вакыйгалар булып алган: бер буровойда авария ясаганнар да, өеннән мастерны чакырта алмыйча гажиз булганнар. Икенче берәү авыру сәбәпле вахтага бара алмавын әйтмәкче икән — сөйләшә алмаган.
Боларнын һәммәсе бергә җыелып, әле генә сменаны кабул иткән өлкән телефончы башына төште. Линияне өзгән өчен аны тиргиләр, аны ачуланалар. Чыдам һәм киң күңелле булса булыр икән Татьяна Макаровна. кызның бөтен гаебен үз өстенә ала бичара.
Виновата, виновата,— дип кенә тора телефоннан. Башка бер сүз дә катмый Кыскасы, уңмады ул Фәнүзәдән.
Коммутаторны ташлавын ташламады Фәнүзә, эшкә йөрде, әмма күңеле телефоннан тәмам суынган иде аның. Армиягә китәсе яшьләр өчен ДОСААФ оештырган механизаторлар курсына йөри башлады. Биредә кызларны алмыйлар иде — Фәнүзә курс башлыкларының борыннары на хәрби билетын китереп төрткәч, ризалаштылар. Кыз, элемтә эшчесе буларак, хәрби учетта тора икән.
Татьяна Макаровна гына, сәерсенеп, татарчалы-русчалы сөйләнеп бот чабып йөрде:
— Что за кыз бу, не понимаю Я, зачем кирәк связисткага трактор? Чудак, нәрсә таскать итмәчке була ул трактор белән?
Болары чәчкәләре генә, җимешләре алдарак булган икән әле. Күпме борчулар кичермәде, шелтәләр алмады, нинди генә кыен хәлләргә калмады Татьяна Макаровна Фәнүзә дигән юньсез кыз белән!
«Таяк ике башлы» диясе урынга: «Телефон чыбыгы ике очль!» дип әйтергә ярата иде Татьяна Макаровна Дөресе дә шулай булып чыкты. Бер башы аның монда коммутаторда булса, икенчесе промысел мастеры Курамшинга барып төртелде. Дежурда Татьяна Макаровна үзе иде. Декабрь башларында шул шалтырата:
— Татьяна Макаровна, сезме бу?
— 33 ле булгач, значит мин,— дип җавап бирә өлкән телефончы.
Курамшин һаман җитди:
— Сөйләшәсе бар иде. Кайчан күрергә мөмкин сезне?
— Свидание, значит.— дип янә шаярта Татьяна Макаровна,—Сезнең кебек яшь кеше белән мин с удовольствием!
— Свиданиеләрнең булганы да җитә инде, Татьяна Макаровна Өлкән телефончы төшенмәде һәм төшенерлек тә түгел иде.
— Ничек булганы? Кайчан булганы?
— Әнә, бер яшь кызыгыз бар бит, шуны әйтәм. Минем өлкән опера тор Мәснәвинең башын әйләндерә башлаган бит.
— Фәнүзәне әйтәсезме? Сез нәрсә, Кәрам Ризванович, очумели?
- Фактлар бар, Татьяна Макаровна. Сез ул кызыгызга әйтегез. Мәснәвинең хатыны бар һәм нинди генә әле: бик тешләшә торганы! Шуның өчен шалтыратуым иде. гафу итегез.
Кәрам Ризванович трубканы куйды.
Татьяна Макаровна иренен тешләп уйга калды. Башын әйләндерә башлаган... Булмас, Фәнүзә андый түгел. Килеп скважинаны ваткан дисеннәр, барып берәрсенең яңагына суккан, берәр ирне кыйнаган ди сеннәр — ышаныр иде Татьяна Макаровна. Ә инде Фәнүзәнең гыйшык мыйшык тотуы, бигрәк тә ир кешегә, хатынлы иргә каравы белән ки лешә алмый. Дошман сүзедер ул...
— О, господи, үзең сакла андый гайбәттән!..
Әйе, чыбык ике очлы. Аның берсе дежурда торучы телефончы кыз Фәнүзәдө булса, икенчесе төнге вахтадагы өлкән оператор Мәснәвидә иде.
Күрәсең, төнге ялгызлыктан аның да эче поша, сүз юктан сүз булсын дипме, һич кирәкмәгәнгә телефончы кызларга шалтырата.
— Иптәш утыз өч, сәгать ничә әле ?
— Нәрсә, әллә хатыныңны сагындыңмы? — дип көлә Фәнүзә — Б\ ЛЫР, булыр, биз озак шалтыратмый торды шул бикәчен
— Сез аны каян беләсез?
— Беләм. Сине дә яхшы беләм. Мәснәви Утыз яшьтә Зур гына квартирың. Сара исемле артык акыллы һәм чибәр генә хатының бар
— Нәкъ эзенә бастың, сыер икәнсең! Әйе. биш балам да бар әле ♦ минем £
— Балагыз юк. Ә менә песиегез бар
— Җитте, җитте! Каян беләсез сез боларның барысын да?
— Чөнки хатының: «песине ашатырга онытма!» дип телефонны ярып 1 кычкыра!
Фәнүзә Мәснәви турындагы мәгълүматларны дежурда торганда те- = лефоннан ишетеп җыйган иде. Кеше сүзен тыңлау килешми һәм ул яра мый да, ләкин колагыңда наушниклар булганда линиядәге сүзләр телә * сәң-теләмәсәң дә килеп керә
Коммутаторда каналлар болай да аз, эш тыгыз, ә Мәснәвинең хаты £ ны көн саен иренә шалтыратып теңкәгә тия Фәнүзәдән бригада йортын >- сорап ала да: «Мәснәвине чакырыгыз әле»,— ди. Бераздан телефонга Мәснәви килә, мышный мышный хатынының чираттагы приказларын. ~ командаларын тыңлый Ә алар менә ниндиләр «Мин бүген соңрак кан- 10 тырмын, шулпа пешереп куй!.. Кайтышлый кибеттән май алырга онытма!»
Икенче көнне эш бетәр алдыннан тагын Мәснәви хатынының комай ■- далары ишетелә башлый «Мин бүген соңрак кайтырмын, кичә калган Э ашны җылытып ашарсың. Идәннәрне юып куй әле мин кайтуга Кибет тән ипи алып керергә онытма »
һәр көнне шулай. Фәнүзәнең җен ачулары чыга аларның сөйләшүе нә. Башка урында булса, чукынып бетсеннәр иде ниндидер Мәснәвиләр һәм аларның иркә хатыннары Эшнең иң тыгыз вакытында тоталар бит линияне. Кисәтми-нитми генә берничә мәртәбәләр өзеп тә куйган иде Фәнүзә аларның сүзләрен - Мәснәвинең хатыны кабат-кабат шалт ы ратып интектерде.
— Нинди хулиган шаяра телефонда? Иптәш утыз өч, сез нәрсә карыйсыз анда? Эшли белмәсәгез урын биләп утырмагыз! — дип кыч кырына җитмәсә.
Тавышына һәм һавалылыгына карап, телефончы аны башта зур урында олы бер начальниктыр, дип уйлаган иде, соңыннан белде суд та секретарь булып утыра икән
Мәснәви исемле бу юаш ир һәм аның Сара атлы усал хатыны белән кызыксыну әнә шул көннәрдән башланды
Әвәл күңеленнән генә Мәснәвине тиргәде Фәнүзә «Җебегән, мескен ирләр дә булыр икән дөньяда Шул Сара-саранчасына колларча баш иеп тора бит! Эх. мин булсам! Күрсәтер идем аңа ничек аш пешерергә, ничек идән юарга кирәклеген!»
Тора-тора да, эченнән Мәснәвинең Сара-саранчасы белән әйткәләшә башлый: «Син кем, хан кызымы әллә шул кадәр? Ирең синең нртә таң нан эшкә китә, көн буе кырда, суыкта йөри, кайтуына җылы аш та пе шереп ашата алмыйсыңмы? Идәнеңне чүпрәк белән сөртә белмисеңме3 Кибеттән ипи алып кайтсаң, эчең төшәр дип куркасыңмы? Эх. син аксөяк!..»
Беркөнне өйдә газеталар караштырып утырганда Мәснәви турында язылган мәкаләне күрде Фәнүзә. Скважина янында төшкән рәсемен дә биргәннәр Фотода бер дә юаш кеше түгел — көр күңелле, батыр күренә Төскә-бнткә дә чибәр генә икән үзе киңчә яңаклы, калынрак иренле зур күзле Мәкаләдә аны хезмәт алдынгысы, уңган оператор, уйлап та бучы, рационализатор дип мактаганнар Бер ел эчендә генә дә нефть чыгару эшендә дүрт яңалык керткән нкән Мәснәви, берничә механизмны
s. «к У » J* 8.
65
камилләштергән. Мәкаләне бригаданың нефть чыгару мастеры К. Ку- рамшнн ядган.
Телефон буенча Курамшиняы да яхшы белә Фәнүзә Кешеләр белән күп сөйләшми ул телефоннан — кырт кисеп бер-ике сүз әйтә дә трубканы куя Менә ичмасам ир — ачык итеп, җиренә җиткереп әйтә.
Бер мәлне ниндидер йомыш белән Курамшинга хатыны шалтыраткан иде, ире озын-озак сөйләшеп тормады «Миңа син моннан соң өч кенә очракта шалтырат: өйдә пожар чыкса, су басса һәм каты авырып китсәң»,— диде дә шуның белән трубканы куйды Мәснәви уйлап табучы, рационализатор булса да шуны белми Курамшиннан өйрәнәсе бар икән аңа, күпме өйрәнәсе...
Мәснәви белән Сара арасындагы элемтәгә ничаклы гына игътибар итмәскә тырышса да, колагына чикерткә булып керде аларның сүзләре.
Ир белән хатын мөнәсәбәте һаман саен киеренкерәк, тупасрак була бара иде Мәснәви кайбер көннәрне өенә кайтмый, я бригада йортында, я үзе белән бергә эшләгән ялгыз иптәшләре янында тулай торакка барып куна башлаган. Бу турыда хатыны бер көнне Курамшинга шалтыратып әйтте: «Чара күрегез ул зимагорга!»
— Ярый, әйтербез без аңа,—диде кыска гына итеп Курамшин
Атна-ун көннән Сара тарафларыннан мастерга тагын жалоба:
— Мәснәви бөтен акчасын эчеп бетереп кайтты. Нәрсә карый айда коллектив? Сез нәрсә карыйсыз?
— Ярый, тикшерербез,—дип җавап бирде Курамшин. Гадәтенчә, трубканы тыныч кына куйды
Шул минутта ук Сара тагын Курамшинга шалтыратмакчы иде — «телефоннары эшләми» — дип ялганлады Фәнүзә, бирмәде сөйләшергә.
Нигәдер, ихлас күңел белән кызгана иде Мәснәвине Фәнүзә. Уңмаган хатыннан Мәснәви. Күреп тә, ишетеп тә белә: нефтьчеләрнең эшләре авыр, мәшәкатьле, пычрак. Арып-талып кайтуларына аларга ял, тынычлык, семья җылысы кирәк һич югында ачык йөз, тәмле сүз кирәк. Ә Мәснәвигә берсе дә эләкми. Хәтта җылы аш та юк. Аннан «Өйгә керәчин исе алып кайтасың. Кермә бүлмәгә, ятма яныма, башыма каба шул дегет исең!» — дип битәрли икән Сара Мәснәвине. Ирен салкын коридорда чишенеп керергә мәҗбүр итә икән. Мәснәви эшкә тышта кал- 1 ан салкын чалбарын, курткасын, итеген киеп китә, ди. Бу турыда борчылып бергә эшләгән дуслары телефон аша сөйләшәләр.
Ә бит Фәнүзә өчен машина исе ул «әти исе». Әтисе эштән кайтканын бала вакыттан бирле шул керосин, май исләреннән тоя иде кыз. Семья өчен күнегелгән һәм тәмле ис иде бу «әти исе!»
Фәнүзә үзен ир хатыны итеп күз алдына кнтерә. Сара урынына куеп карый Дөресрәге, әнисе булып уйный Фәнүзә.
Имеш, Мәснәвинең эштән кайтуын көтеп, тәрәзәдән карап тора. Әнә, тыкрык башыннан аның ире Мәснәви күренә. (Фәнүзәнең әтисе шуннан кайта иде), Фәнүзә ирен каршы алырга, елмаеп капка төбенә чыга Мәснәви арган, аякларын көчкә сөйрәп атлый. Шулай да ул шат, хатынына карап калын иреннәре белән елмая Газетада баскан рәсемдәгечә.
Алар җитәкләшеп өйгә керәләр.
Тукта, өйгә кергәч нишли иде әле Фәнүзәнең әнисе? Әйе, йорт хәлләрен сөйли-сөйли әтисен чишендерә, итеген салдырыша, аннан аякларын юарга таз белән җылы су алып килә иде.
— Утыр әле. дегет чүлмәгем, тәпиләреңне ялтыратыйк!
Фәнүзә дә Мәснәвинең аякларын җылы су белән юа, сөлге белән сөртә, имеш...
— Тәпиләрең ап-ак инде, нефть чүлмәгем,— ди әнисенә охшатып I Аннан икесе табынга кара-каршы утыралар. Фәнүзә Мәснәвине кыстый- кыстый җылы шулпа, кайнар чәй белән сыйлый «Тавыклар куначага менде, ятарга кирәк, карчык»,— ди ир тәмәке тарткач. Моны әтисе тү
гел, Мәснәви әйтә, имеш. Фәнүзә сәкегә йомшак түшәк җәя. күпереп торган ястык-мендәрләр сала.
Хыялларны коммутатор зырылдаган звоиок бүлдерде. Линиядә Мәснәви иде.
Иптәш утыз өч, сезнең белән танышырга мөмкинме? — дип көлә
Без инде танышлар. Сез Мәснәви исемле. Утыз яшьтә Өйлән * гән Зур гына квартирыгыз бар Бик акыллы һәм чибәр генә хатыныгыз s бар 5
— Җитте инде, Фәнүзә, куй шул хатынны! <
— Ә син мине ничек беләсең? — дип кызыксына Фәнүзә. х
«Занято» диюеңнән беләм. Нигәдер, син гел «занято» Аннан. ? чишмәгә ялан тәпи суга барганыңнан беләм. Хәтерлисеңме, минем өскә р бер чиләк салкын су сипкән идең.
Юк. өстеңә түгел, авызыңа сиптем! Авызыңны ачып миңа карап * тора идең. х
- Шулай да синең белән танышырга мөмкинме?
Әйе, алар очраштылар. Сүз куешканча, клуб каршында, кичкырын >• күрештеләр. *
Ачуланырга дип барган иде Мәснәвине Фәнүзә. Хатынының каприз- х ларына буйсынып, гел шуның көен генә көйләп торганы өчен эт итеп 10 тиргәргә дип барган иде. Ничектер килеп чыкмады. Мәснәви яңа фильм- * га ике билет алып куйган икән, сеанс башланыр вакыт иде—кинога J кереп киттеләр Ә залда исә читләр кайгысы бер кырыйга китеп тор- < ды — алар янәшә утырып караңгыга, музыка тавышына, сурәтләр дөнья- 3 сына чумдылар. Мәснәви, сыена төшеп, көрәк кебек тупас, зур куллары белән кызның перчаткаларын салдыра Фәнүзәнең кайнар бармаклары Мәснәвинең учында эреп киткәндәй була
II
Беренче мәхәббәт кешегә бәхет кошы булып, шатлык булып, наз булып килә диләр Фәнүзәгә исә ул кайгы-хәсрәт булып, борчу булып, чир булып килде Башкаларга килгән кебек бу мәхәббәт тә көтмәгәндә, кинәт килде, сиздермичә, яшеренеп килде. Килде дә кызның йөрәгенә ялкын булып капты
Мәснәви белән Фәнүзәгә карата баштарак булган пышын-пышын сүзләр, киная ясаулар, мыек-танау астыннан елмаеп серле күз кысулар тора-бара үзләренә ачыктан-ачык төрттерүләргә, йөзләренә бәреп әйтүләргә кадәр барып җитте, яхшы түгел, диделәр, оят диделер, гөнаһ диделәр.
Бигрәк тә Татьяна Макаровна авыр кичерде бу хәлне! Аксаклыгы аркасында үзе кияүгә чыга алмый калган бу хатын оятыннан кызарып- бүртенеп тиргәп йөрде.
Ой, безобразие! Ой, срамота! Ирләр белән гулять итмәсәң, беткәнме сиңа яшь егетләр! — дип тиргәде ул Фәнүзәне
Ачуланды, сүкте, әмма үз коммутаторыннан чүпне читкә чыгарасы килмәде Ләкин аңа Мәснәвинең хатыныннан да, таныш булмаган ниндидер кешеләр тарафыннан да эш урынына әләк звоноклары килә торды.
Менә, телефонда янә Курамшин.
Татьяна Макаровна, әйтер сүзләр бар Бу турыда телефоннан сөйләшү дә уңайсыз инде Сезнең теге кызыгыз һаман аздыра бит безнең егетне.
Кызлар егетләрне аздырыр өчен яратылган инде ул!
Яхшы түгел, Татьяна Макаровна Мәснәвинең хатыны гариза китерде Ирененә кайтмый башлаган. Без, җыелыш җыеп, үзебезнекенә
каты гына әйттек Аморальный җинаять бит. Сездә тикшерми калмассыз дип уйлыйм. Кызартырга, мунча кертергә кирәк ул кызны.
— Мунча кертергә дип.. Тотканмы сон Мәснәвинең хатыны? Юк.
— Утсыз төтен булмый, Макаровна!
— Зато төтенсез ут була!
Дежурда Фәнүзә үзе торганда да күп килде коммутаторга шомлы звоноклар Кемнәрдер бер-ике сүз белән: «Эшенне сизгәннәр, кызый, итәгеңне жыеп йөр!» — дип киңәш бирде. Кайсыларыдыр: «Молодец, шул кирәк Мәснәви хатынына!»—дип тантана итә, кайсыдыр тиздән коммутатор өстендә күк күкрәп яшен буласын белдерә
Әлегә яшене булмаса да, күк күкрәп алды. Коммутаторда «утыз өч» тавышын ишетүгә бер хатын:
— Ә-ә, утыз өч,—дип сузды һәм күкле-яшелле тавышлар белән кыч-кырырга тотынды.— Син икәнсең, сөйрәлчек! Ирем белән өстерәлеп, тыныч кына анда утырырмын дисеңме? Иртәгә үк, кудырам, себерке!
Мәснәви саранчасы икәнне таныды Фәнүзә—башкасын тыңлап та тормыйча линияне өзеп куйды.
— Бер дә юкка бит.. —дип әрнеште кыз.—Бер тапкыр кинога кергәнгә— Аннан тәвәккәллек белән үз-үзенә ныгытып куйды.— Ярый. Юк икән — бар булсын! Бөтенесенә үч итеп йөрим!
Минуты белән Мәснәвигә шалтыратты:
— Мәснәви, бүген кич сине клубта көтәм! Ярыймы? Килештекме?
Алар тагын күрештеләр. Шуннан башлап кайда да булса көн саен, смена тәмамланган саен, җае чыкканда һаман очраштылар. «Кунак ашы кара-каршы» дигәндәй, Мәснәви хатыны тарафыннан да болар ээсез-жавапсыз калмады.
Кич иде. Гадәтенчә, эчтән ишекне бикләп телефонда утыра иде Фәнүзә, кемдер тәрәзәне шакыды Борылып караса,— куркып китте: чәчләре тузгыган бер хатын, күзләрен зур акайтып, бөтен гәүдәсе белән тәрәзәгә капланган. Тышта яңгыр ява, хатынның борып, ияк очларыннан су ага. Нәкъ әкияттәге су анасы!
— Ач ишекне, ул монда! — дип кычкыра, тәрәзәне йодрыклары белән төя-төя.
Күргәне булмаса да таныды аны Фәнүзә Көтә иде ул бу очрашуны. Кайчан да бер булачак, бүген булмаса иртәгә, иртәгә булмаса бүтән вакытта барыбер очрашачаклар иде алар.
— Ач ишекне, юкса ватам! — дип хәзер инде ишеккә тибә башлады хатын.
Эшнең дә тыгыз вакыты иде коммутаторда — игътибар итмәскә булды телефончы, аппаратка табан борылып утырды. Күрмәү әйбәтрәк.
Моңа ачу итеп коммутатор тәрәзәсен таш белән ватып китте Мәснәвинең хатыны
Бу юлы җыелыш коммутаторныйда булды, бу юлы Фәнүзәнең тәртибен элемтәчеләр тикшерделәр. Тәрәзә ватуда һич гөнаһы булмаса да, Фәнүзәне гаепләделәр. Җыелышның сүзе бер булды: «Фәнүзә ирләр белән йөрмәсә, коммутаторныйга хатыннары килмәс иде. хатыннары килмәсә, тәрәзә дә ватылмас иде» Ана җыелыш алдында торып басарга куштылар — басты, өстәл янына «судьялар», «гаепләүчеләр» каршына килеп утырырга боердылар — утырды, бүтән мондый килешмәгән эшләрне эшләмәскә, тәүбә әйтергә мәҗбүр иттеләр — әйтте Җыелыш аңа каты шелтә бирде.
Фәнүзәнең исә күңелендә бары бер генә теләге бар иде: «Түзәргә. Тракторчылар курсын тәмамлаганчы гына чыдарга». Аннан ул эштән җибәрүләрен сорап үзе үк гариза бирәчәк Күп калмады инде:'«Биш ае укылды, тагын бер генә ай »
Фәнүзә белән Мәснәвинең яман эшләре турындагы хәбәр Ризатдин йортына да барып җиткән— Сәхибә апа, төн шактый авышкач, яңа ел кичәсеннән кайткан кызын тирги-тирги елый
И бала, бар икән күрәселәрем! Инде кеше күзләренә күренергә Урын калдырмадың! Нинди бозык юлларга бастың, оятсыз? Нинди генә шайтаннар котыртты сине?! ♦
Шауламагыз әле, йокларга бирегез! — дип тынычландырмакчы s иде Фәнүзәнең сеңелесе Фәния юрган астыннан, ләкин тиргәшү дәвам ч итте 5
Ризатдинның дә эче поша бугай — урын өстендә борсаланып ята һәм хатынын юатмакчы була: «
- Җитәр, житәр, анасы! Юк сүз ул Фәнүзә начар юлга басмас, р Ул андый кыз түгел..
Фәнүзә эндәшми, почмакка кереп поскан хәлдә, суыкта күшеккән * кулларын мичкә терәп җылыта 1
Аның колагыннан күңелле жыр, гармун тавышлары китмәгән. * Мәснәви үпкән битләре, иреннәре әле һаман булса кызышып яна Фә- * нүзә бүген һәммәсеннән канәгать, һәммәсе белән бәхил Күңеле күктә. ж Ул һаман әле жиргә төшмәгән, ничектер, канатланып һавада очып йөри. * Яңа елны тулай торакның кечкенә бер бүлмәсендә Мәснәви белән янә- л шә утырып, сыенышып бер табында уздырды алар 4
Дуслары күп иде Мәснәвинең, өстәл тулы ризык, бихисап эчемлек £ иде. Яна ел хөрмәтенә, һәркемгә яңа бәхетләр, зур шатлыклар теләп, < матур тостлар әйтелде. 3
Соңыннан, Кремль сәгатьләре уникене сугып, илгә Яна ел кергәч, Мәснәвинең бүлмәдәге иптәшләре, төрле сәбәпләр табып, кайсы кая — бал маскарадка, танцыга, ниндидер мәжлескә дип таралышып беттеләр. Мәснәви белән Фәнүзәгә беркая да барырга ярамый иде: «Күз тиюдән» курыктылар.
Бүлмәдә утны сүндереп, түр почмакта тумбочка өстендә торган ясалма чыршы лампочкалары яктысында калды алар. Бу чыршы икесенә дә әкияти чыршы булып күренде Төрле төстәге вак лампочкалар, ботакта эленеп торган тиеннәр һәм аюлар, әтәчләр һәм песиләр аларга карап җемелдәшәләр, нидер әйтергә теләп күз кысалар кебек. Кызның һнчкайчан мондый күңелле кичәләрдә булганы юк, мондый матурлыкны күргәне юк, моңа кадәр һичкем тарафыннан бу кадәр ягымлы сүзләрне ишеткәне юк иде.
Син минеке, Фәнүзә, син минеке,— ди Мәснәви, шашынып кызның иреннәрен, муеннарын, жнлкәләрен үбә..
Бүген, Яна елның беренче көненнән башлап әнисенең тиргәве, әтисенең «Минем кызым андый түгел», дип юатырга тырышулары да — бөтенесе дә соң иде Кешеләр гайбәте дә хәзер аның эчен пошырмаячак, күңелен үртәмәячәк. Хәтта Мәснәви хатыны Сараның хурлау сүзләре дә колагына кермәячәк Фәнүзәнең. «Үч алынды,—дип тантана итте Фәнүзә бу төнне — Инде миңа теләсә нәрсә әйтсәләр дә була, үкенмим »
Күп нәрсәләрдән мәхрүм дә итте Фәнүзәне бу ялгыш адым. Борын- I ы да к йола булып килә торган кыз соратулардан, ярәшүләрдән, кың- гыраулы пар атларда гармуннар уйнап, купшы кияү егетләре арасында горур утырып килгән ыспай кияүдән, юлларына чуар паласлар җәелгән, тәңкә акчалар сибелгән егет йортына килен булып төшүләрдән, шаулап гөрләп торган туйлардан, караңгы чыбылдык эчендә куенына керәчәк егетне ояла-тарсына көтеп ятулардан, беренче кайнар мунчалардан, иртәсен авылның үзе кебек яшь киленнәре, арчи кызлары белән чиләкләр җырлатып коега суга барулардан — гомумән, җиткән кызларның барысына да үз вакыты белән килә торган бөтен шатлык куанычлардан мәхрүм булды Фәнүзә.
Бу көннәрдән соң озак та үтмәде, Сара белән урамда очрашты ул Фәнүзә, Мәснәвинең киемнәрен юып-үтүкләп, култык астына кыстырып, сумкасына кибеттән тегене-моны алып тыккан һәм шуларны илтергә бара иде — хатын ничектер йорт почмагыннан килеп чыкты. Саранчаның тәрәзә ватып китү белән генә чикләнмәсен, көндәшенә карата тагын да яманрак нәрсәләр кыласын күңеле белән тоеп йөри иде Фәнүзә. Ниһаять, кышкы тар сукмакта күзгә-күз очраштылар.
Алга таба атларга да, кырыйга тайпылырга да бирмичә, тып итеп басты Сара, йөнтәс бүреге астында яшел күзләре зур булып ачылган, нәфрәт чаткысын сибә Авызы бер якка кыегаеп, мәсхәрә белән елмая, тантана итә: асыл кош аягыннан эләкте, янәсе. Бер күз ташлау белән иренең күлмәкләрен танып, кызның кулыннан тартып алды. Икенче кулы белән сумканы йолкып читкә атты.
— Фәхишә! — дип кычкырды да Фәнүзәнең мамык шәл астыннан бөркелеп чыгып торган чәчләренә ябышты Ул да булмады, каракошныкы кебек очлы, ләкин кызыл тырнаклары белән Фәнүзәнең битен тыр нап алды, кысладай ябышып пальто якасын умырып төшерде.
Моңа кадәр теләсә нинди егеткә дә бирешми торган кызыбыз бу хатын алдында җебеде дә төште, үзен яклап кул күтәрү түгел, тырнаудан- сутудан битен-күзен дә яшерә алмады.
Көндәше аны, әшәке сүзләр белән акыра-бакыра, дөмбәсләде дә дөм-бәсләде...
Бу тамашаны күреп халык җыелды Көпә-көндез ике хатынның сугышуы алар өчен сәер дә, кызык та иде бугай — арадан берәве дә килеп боларны якламады, аермады. Киресенчә, кайберләре ирештереп, котыртып торды:
— Картын кара син. картырагын — бокс алымнарын ничек шәп белә! Менә шулай, вәт. вәт!
— Яше нәрсә карап тора? Әйдә, кыюрак бул!
— Әһә, әһә. хәзер кирәген бирә ул!..
Кашы җимерелеп, күз төбе күбеп чыккан Фәнүзә, Сараның каты кулыннан ычкынып китеп барган иде — тегесе тагын куып җитте—анын җилкәсенә үк менеп атланды. Бу юлы инде Фәнүзә түзмәде, бер селтәнүдә көндәшен карлы сукмактан читкә, көрт эченә чөйде.
Сараның:
— Коткарыгыз, үтерәләр! — дигән тавышы урамда Фәнүзә киткәч тә әле озак ишетелеп торды...
Икенче көнне үк Курамшин бригадасыннан коммутаторга тагын шомлы звонок килде:
— Татьяна Макаровна, бу сезме?
— Мин булсам нәрсә әйтерсез, Кәрам Ризванович?
Курамшин сүзне кайдан башларга белми тамак кыргалап торды. Мастер хәтәр борчылган иде булса кирәк.
— Кичәге вакыйганы ишеткәнсездер инде Ничек юк? Яшерергә ма-ташмагыз, Татьяна Макаровна Бу турыда бөтен шәһәр белә. Менә минем алда зыян күрүченең гаризасы ята Әйе, Сара ханымның Коллективта тикшереп Фәнүзәгә кискен чара күрергә, судка бирергә кушкан.
— Аның үзен подсуд бирергә кирәк. Кызның карар урынын калдырмаган Прямо безобразие! .
— Монда бит синең кыз гаепле!
— Нигә ул хатынга самосуд ясарга! Кем аңа право биргән? Вот нәрсә, товарищ Курамшин, алайга китсә, син инде үзеңнең операторыңны — мактаулы Мәснәвиеңне тикшер! Нигә ул яшь кызларны аздырып хатыны өстеннән йөри?
Күренә: Татьян Макаровна яхшы гына эшләп торган телефончысын, ә мастер үзенең бригадада менә дигән «башлы малаен» хөкемгә бирәсе
килми иде Ике житәкче бер-берсе белән шактый тарткалашканнан соң, элемтәчеләр белән нефтьчеләрнең уртак жыелышын үткәрергә, ип тәшләр суды жыеп өчесен — Мәснәвине, Сара ханымны һәм Фәнүзәне— күзгә-күз очраштырырга, тикшерергә, гаеплеләргә тиешле жәза бирергә, дип килештеләр.
Җыелышның җитди һәм кискен булачагы алдан ук күренеп тора иде ♦ Бригаданың кызыл почмагына нефтьчеләр ягыннан да, элемтәчеләрдән £ дә кешеләр күп килгән, бүлмәдә басыл торыр урын юк
Хөкемдарлар түрдән урын алды Фәнүзә белән Мәснәвине янәшә, < суд эскәмиясенә утырттылар. Сара ханым, зыян күрүче буларак, өстәл х кырыена килеп басты.
Теге көннәрдәге кебек, Фәнүзә инде бу юлы аска — идән ярыгына = карап утырмый, туп-туры каршысындагы хөкемдарларга баккан Курку түгел, хәтта оялу да юк сыман Киресенчә, ул мондый зур тавыш-гауга чыгуы белән горурлана кебек. Теләсә нәрсә дисеннәр, теләсә нинди f жәза бирелсен — Фәнүзә әһ тә итмәячәк. Ни генә әйтсәләр дә инде □. Мәснәви аныкы, ул — Мәснәвинеке *
Җыелышны нечкә муенлы, елак тавышлы кеше — бригаданың ип- ж тәшләр суды председателе ачты. Ул шактый озак һәм ялыктыргыч итеп х әхлак мәсьәләләре Мәснәви белән Фәнүзәнең «үз-үзен тотышлары» 10 «жәмгыятькә хас булмаган тәртипләре» турында нотык сөйләде Сөйләгәндә ул әле Мәснәвигә, әле Фәнүзәгә озын, нечкә бармагы белән s төртеп-төртеп күрсәтә иде. <
Аның чыгышыннан соң берәү Сараның дүрт-биш биттән торган жа- 3 лобасын укып чыкты Ходаем ниләр генә язмаган ул анда, Фәнүзәгә нинди генә ялалар якмаган да ниләр^генә әйтеп бетермәгән! Андагыга ышансаң, Фәнүзәне Сара түгел, ә Сараны Фәнүзә урамда очратып кыйнаган, әшәке сүзләр әйткән булып чыга Кара инде. Сараның йөзендә бер генә тырналган эз дә юк, ә Фәнүзәнең яңагында, күз төпләрендә әле дә булса кабарган, кара янган урыннар ярылып ята
— Ялган! Дөрес түгел! — дип кычкырдылар арттан эшчеләр — Монда ике яктан да шаһитлар булсын!
— Кул күтәргән өчен аның үзен судка бирергә кирәк!
— Икесенә дә штраф чәпәргә!
Иң кырыйдагы урыннан яше илле-илле биш чамасындагы бер эшче күтәрелде. Әюп абзый иде бу.
— Җәмәгать! — диде ул.—Ир дигән зат —ул бозау түгел, качса аны муенчаклап алып кайтып булмый Инде өеннән чыгып качу хәленә житкергән икән, монда кем гаепле? Әлбәттә, хатын! Ирне ир иткән дә хатын, жир иткән дә хатын! Шулай булгач, ничу жалобалар язып йөрергә!
I Бүгенге көндә Мәснәви белән торакта, бер бүлмәдә яшәүче Салих сүз сорап алды Фәнүзәнең хәтерендә. Яна ел кичәсендә ул башын чай кый чайкый гел жырлап утырган иде.
— Мин сөйли белмим, жырлап кына күрсәтәм,— диде дә көйләп тә китте егет:
Минем хатын мәхәббәтен
Торган саен арттыра
Профкомга чакырта да Җаныем, бәгърем.
Никахны янарттыра
Икенче куплетын жырларга да исәбе бар иде кәмит кирәкми диделәр, утырырга куштылар
Мастер Курамшин торып басты «Авыл кияве», Фәнүзәнең сабак ташы Хәтимә ире Ул Фәнүзәне таный торгандырмы, юкмы, ә Фәнүзә аны яхшы белә Беренче тапкыр теге елны, чишмәдән кайтканда нефть челәр белән бергә су эчкән иде ул Фәнүзә чиләгеннән «Оператор итеп
алыр идем дә, буең кыска, үсәсең бар», дип шаярткан булды, ә үзе «үсәсе бар», дип тормады, карт башы белән Фәнүзәнең яшьтәшенә, унсигез дә тулмаган ятимә кызга өйләнде.
Аска карап, кешеләрне маңгае белән сөзеп сөйли икән Курамшин.
— Килешмәгән, әдәпсез эшләре белән Мәснәви бригаданың йөзенә тап төшерде Монда мин аны якларга теләмим. Ләкин бит, иптәшләр, үзегез уйлап карагыз, безнең алда, әгәр шулай әйтергә яраса, яп-яшь кыз утыра. Мәснәвинең хатыны бар икәнен белә ул. Белә, ә шулай да бу семьяның тормышын боза. Бу бернинди калыпка да сыймын, иптәшләр...
«Төптәнрәк уйлый башласаң үз хәлең дә алай мактанырлык түгел әле — дип утырды эченнән генә Фәнүзә.— Әнә. Хәтимәсен Шәфрун оныта алмый йөри. Шул әйле-шәйле Шәфрун Курамшинның күз алдында капка төбенә килеп төне буе гармун уйнап чыга, җитмәсә шунда, гер* мунын баш астына салып, утыннар өстендә кунып та китә. ди. Алан бик кычкырырлыгы юк әле «авыл кияве»нең кешеләр алдында...»
Җыелыш давыллы һәм гаугалы булды. Өстәл артында утырган хө-кемдарлар урамда сугышуны, Фәнүзәнең күзе-башы җимерелүен, шулай тиеш кебек, бөтенләй исәпкә алмаска маташтылар. Сүзне бары тик Мәс-нәвинең хатынын ташлап, Фәнүзә белән буталуына гына кайтарып кал-дырдылар.
Фәнүзәнең бу кадәр тавыштан, хак һәм хаксыз сүзләрдән башы авырта башлады, колаклары томаланды. Утырган кешеләр томан аша күренгәндәй, аларның сүзләре стена аша ишетелгәндәй тоелды. Кемнәрдер сораулар бирделәр, кайсыларыдыр Мәснәвине, кайсыларыдыр Фәнүзәне яклап сөйләде. Тагын Курамшинның Мәснәвине бастырып әрләве, аны өенә, семьясы янына кайтырга үгетләве хәтердә. Мәснәви исә каты котырды: «Юк, кискән икмәк кире ябышмый!» — дип киреләнде.
Анысын булдырды, ә менә Фәнүзәне канат астына ала алмады.
«Без бергә, безне сез түгел, хәзер үлем дә аера алмый!» — дияргә, хатыны алдында хәтта кочаклап алырга кирәк иде. Көткән иде, тилмереп көткән иде Фәнүзә Мәснәвинең бу адымын. Хәтере калды Фәнүзәнең: «Юк икән, егет түгел...»
Фәнүзәнең битендәге җәрәхәтләрен, күз астындагы күмгәкләрен күрсәтә-күрсәтә, чыгыш ясаган Татьяна Макаровнаның да, ирен шушы көнгә калдырган, үз өеннән бизәргә мәҗбүр иткән Сараны яманлап сөйләгән нефтьчеләрнең сүзләре дә үтмәде. Иптәшләр суды күпчелек тавыш белән Фәнүзәне дә. Мәснәвине дә «эштән азат итүне сорап администрациягә мөрәҗәгать итәргә», дигән карар чыгарды.
Чыпчык баласын таларга җыенган каргалар төсле күренгән кара ир-ат төркеменә һәм алар арасында чыркылдашкан берничә хатын-кызга борылып, нәрсә булса да яман итеп кычкырасы килгән иде Фәнүсәнең— тыелып калды. Әлеге шау-шу, тарткалаш эчендә калкып торган үз хәсрәте бар иде аның: «Эштән кумагайлары чукынып китсеннәр. Тырнак очы кадәр дә кайгырмыйм анысына. Менә курста укуларны бетерәсе иде. Бары ике атна калды бит... Аннан, тракторчы исеме бирелгән белешмәне алам да — дүрт ягым кыйбла!..»
111
Җыелыш тавышы әле колактан да чыкмаган шушы март башларында кинәт кенә җылытып җибәрде дә яңгырлар явып алды. Аның артыннан ук күз ачкысыз бураннар башланды. Җепшек кар суынып, телефон чыбыкларына сарылды, беләк юанлыгы булып катты, чыңгылдап торган бозга әйләнде. Авыр йөк баганаларны басты, чыбыкларны шартлатып
өзде, күп урыннарда элемтәне сафтан чыгарды. Моның кыенлыгы тех-никларга һәм монтерларга гына төшсә бер хәл иде — ул нефтьчеләрнең эш графигына, режимнарына да китереп сукты.
Бу көнне дежурда Фәнүзә иде Актык көнем булыр ахры дип, бернинди теләксез, кәефсез килеп утырган иде ул. Кичтән үк төрле урыннардан звоноклар яңгыры ява башлады Кайдадыр нефть жыю пунктын * нан нефть кудыралар, ә товар паркы продукция кабул итүне туктаткан. « Кайсыдыр скважина электр линиясе өзелү сәбәпле эшләми — авария ч бригадасын чакыртырга кирәк. Ә ул бригада белән элемтә юк. Ярый < әле, коммутатор белән товар паркы арасында бер линия эшли һәм та- _ гын товар паркыннан шәһәргә киткән чыбык бар Шуннан кычкыралар ?
— Кая китеп дөмеккән бу нефтьчеләр? р
— Утыз өч. ишетәсеңме, туктатсыннар нефть кудыруны! Ф
— Анда линия өзелгән! — дип ансат кына котылмакчы булган иде Фәнүзә 1
— Өзелсә, ялга! Теләсәң ничек хәбәр ит! — дип акырдылар. Әйтер- Z сең, мондый четерекле эшләр коммутаторда утырган гап-гади телефон- > чының кулыннан килә *
Татьяна Макаровна болай дип өйрәтә торган иде. берәр жирдә ава- х рия булып, нефтьчеләрдә кыен хәл килеп туган икән, син инде «линия 10 занята», фәлән-төгән дип утырма, кем генә сөйләшсә дә аны өз һәм газап * чигүләрне тизрәк коткару ягын кара. Ала алмасалар, хәбәр итү чара- J сына кереш. Шартла, ярыл, ә сораган кешеләрен тап! Шунсыз тынма. < тоташтырып бир! Үзең генә булдыра алмыйсың икән — бүтән телефон- 3 чыларны ярдәмгә чакыр, шәһәр коммутаторына шалтырат Кирәк икән элемтә начальнигына, кирәк икән министрның үзенә жит, әмма эшне булдыр!
Зиһенен жыя алмыйча бер мәл уйланып торганнан соң. Фәнүзә ашы гып товар паркын ялгады, андагы коммутатордан шәһәрне сорап, әллә ничә буын аша Курамшиниар квартирасын алды
Хатыны Хәтимә иде булса кирәк — Ул китапханәгә китте,— диде дә трубканы куйды
Шәһәрдә телефон автомат станциясендәге дежур кызлардан китап ханәгә шалтыратуны сорарга кирәк
Курамшинны анда да тапмадылар. «Нефть идарәсенең техник китап ханәсе бар. бәлки шундадыр»,— диде мөдир
Чыннан да, Курамшин анда утыра икән - телефонга килде Фәнүзә, ашыга кабалана, хәлне аңлатып бирде Курамшиннан, ниһаять, беренче рәхмәт! Таштан юкә суелды
Эш моның белән генә бетми әле Чыбыкларның сафтан чыгуы турында элемтә начальнигына да. квартираларына шалтыратып буровой хуҗаларына, нефть идарәсе башлыкларына да хәбәр итәргә кирәк
— Тукта, мин нишләп өзек линия саклап утырам әле? — дип сора ды Фәнүзә үз-үзеннән.— Нәрсә эшли алам мин монда? Мәснәви дежур да. аның хәле ничек икән?
Колакларыннан наушникларын салып куйды да. урыныннан торып, жәһәт киенә башлады
— Әйе, товар паркында чаннар нефть белән тулганны, бүтән кабул игмәячәкләрен белми, шалтыратмыйлар хәбәр итмиләр дип. скважн наларын эшләтә, нефть кудыра торганнардыр Чаннары тулып ташыя чак, нефть торбалары ярылып бетәчәк бит . Барып әйтергә кирәк үзенә
Тышта буран тагын да котырган, аяктан екмалы жил дулап, бөте релеп, карны өеме-өеме белән һавага күтәрә, әйләндерә, болгата да әллә кайларга алып китә Юллар капланган, сукмаклар күмелгән Мондыйда курыкмыйча кем юлга чыксын да нинди машина килә алсын’Бу ран басылмыйча монтерларны да. нефтьчеләрне дә көтмә хәзер Фәнү зәнс алыштырырга смена да булмаячак
Киез итеге белән бот төбеннән карга бата-бата, бригада йортына таба китте Фәнүзә. Моннан нибары бер, күп дигәндә ике чакрымнар чамасы арададыр ул. Кичә генә зур җәнҗаллар белән Фәнүзәгә һәм Мәснәвигә хөкем чыгарылган бер катлы таш йорт. Кичә буран юк, юл такыр иде. Килен төшергәндәй, ике ягына ниндидер ике купшы егетне утыртып, мастер Курамшннның яшел бөркәнчекле легковоенда гына алып килделәр Фәнүзәне бу таш йортка...
Ул. җилдән бигрәк, сырма кардан сакланып, гел яны белән барды, бияләйләре белән гел битен каплады. Ниһаять, сөт кебек куе кар пәрдәсе эченнән җемелдәп ут күренде. Тәрәзә каршына ук килеп туктаган икән Фәнүзә. Стена буйлап капшана торгач, ишекне тапты, шакымый гына ачып керде.
Мәснәви ниндидер сызымнар белән мәшгуль иде, өстәл артыннан чәчрәп торды.
— Фәнүзә? — диде ул гаҗәпләнеп. Төн пәрие булса да бу кадәр га-җәпләнмәс иде. Хәзер Ильясны күрсә дә бу кадәр шаккатмас иде.
— Уф, ардым Мәснәви, телефоным эшләми...
Мәснәви агарынып китте:
— Телефон эшләми? Ник шалтыратмадың?
Мәснәви үз сүзеннән үзе көлеп җибәрде.— Әйе, телефон эшләми дисең бит... Алайса миңа хәзер үк скважиналарга йөгерергә кирәк.
— Мин Курамшинга да, идарә җитәкчеләренә дә шылтыраттым.
— Син нәрсә, Фәнүзә? Кая мондыйда килә алсыннар?
Мәснәви чаңгыларын алды.
— Мин хәзер. Син китә күрмә, адашырсың...
— Ә син адашсаң?
— Минме? Мин, Фәнүзә, бу тирәләрдә күземне бәйләп җибәрсәләр дә йөри алам!
IV
Бураннар басылып бер-ике көн үткәч, коммутаторныйга Курамшин- ның звоногы килде. Сүзен ул гадәттәгечә башлады.
— Татьяна Макаровна, бу сезме?
— Мин булсам нәрсә әйтерсең, Кәрам Ризванович?
Курамшин трубкада бер мәл мышкылдап, борынын тартып торды.
— Гафу итегез. Татьяна Макаровна, суык тигән. Теге көнне машина белән бик озак буранда утырдым,— дип зарланып алды карлыккан тавыш белән мастер.
— Нәрсә, больницаны алып бирергәме?
— Кирәкми, болай да үтәр. Ни дип әйтмәкче идем...
— Ни дип?
— Синең кызың эшлиме әле? Фәнүзәне әйтәм
— Синең егетең эшлиме соң?
— Менә шунда шул хикмәт... Әллә, мин әйтәм, эшләрендә калдырыргамы үзләрен?
— Ә җыелыш? Суд решениесе?
— Анда бит «администрациядән сорарга» диелгән. Без кем, админи-страция түгелмени? Хәл итә алмыйбызмы?
— Ә Сара ханым нәрсә дияр?
Үзе судта утыра, кирәк булса үзе хәл итсен! Синең Фәнүзәңне әйтәм, молодец кыз булып чыкты бит. Уйламаган идем ул җилбәзәктән.. Бик зур бәлаләрдән коткарды безне. Ул булмаса баш беткән иде... Нефтьчеләр исеменнән рәхмәт белдерергә кирәк аңа!
Мартның соңгы ачы бураны һәм нефтьчеләргә булган шундагы бәләкәй генә хезмәте Фәнүзәнең эштә калуын тагын күпмегәдер кичек-
терде. солдатка китәсе егетләр белән бергә ДОСААФ каршындагы курсын тәмамларга, алар кебек үк тракторчы, бульдозерчы, скреперчы һәм трактор краны машинисты хокукларын биргән таныклык алырга мөмкин итте Ул гына да түгел, бу таныклык белән ничек, кайда һәм кайчан китәргә икәнен уйларга вакыт бирде
— Себергә китәм! — дип карар кылды ахырда Фәнүзә ♦
Барыбер ул Мәснәви белән бергә була алмаячак. Тынгы бирмәячәк s анын хатыны Эш тирәнгә киткәнче өзәргә кирәк Мәснәви белән араны Бетерергә кирәк бу яшерен очрашу-кавышуларны. Онытырга Мәснәвине, < Себергә качарга кирәк Авылдашларыннан, туганнарыннан, дусларын- * нан, әти-әнисеннән качарга. Мөмкин кадәр ераграк китеп
Фәнүзәнең «качар» өчен жылы Ташкент якларын түгел, нәкъ менә = салкын Себерне сайлавы тикмәгә түгел иде. Ул ишетеп тора шушы *" бер-ике ел эчендә халык теленә кинәт кенә «Себер» дигән сүз килеп ♦ керде Урал таулары артында — Төмән якларында гаять зур нефть һәм х газ ятмалары тапканнар, бик күп эшче көчләр таләп ителә икән “
Кешеләр ялгыз-ялгыз да, семьялары белән дә Тубылга. Сургутка, > Урайга китә башладылар Кайсылары вакытлыча, договор белән, кай- £ сылар ы йорт-жирләрен сатып, бөтенләйгә, гомергә... s
Берсеннән-берсе чуалчык уйлар, хәтәр планнар белән азапланып 10 йөри торгач, тагын айга якын вакыт сизелми дә узып китте һаман үз * язмышын хәл итә алмый иде әле Фәнүзә
Китү нияте нык булса да туган туфрактан аякны тиз генә кубарып < булмый икән Бер яклап, әти-әнисеннән, туганнарыннан аерылырга чи- Э тенсенсә, икенче яклап, эшен ташларга жөръәт итә алмый йөри Вөж- дан газаплый. Юк, телефон кызганыч түгел, ә Фәнүзә өчен жанын ярып бирергә торган Татьяна Макаровна жәл. Кызны ул эшкә алды, һөнәргә өйрәтте. Фәнүзәнең башына өсте-өстенә бәлаләр явып торганда ул жил давылдан саклап калды Хәзер бу киң күңелле, игелекле хатын янә телефончысыз калачак, ике кеше өчен берүзе коммутаторда утырачак Үзенең «Фәнүзушка»сына ихлас күңелдән ышана, аны самими бала итеп күрә иде бит Татьяна апасы
һәм шунда моңа кадәр һич хәл итә алмаган мәсьәләне чишкәндәй булды Әйе, әйе, үзе урынына бер яшькә кече сеңелесе Фәнияне калдырачак Фәнүзә. Аны Татьяна Макаровнаның да күргәне бар. Фәния кайсы көннәрне дежурдагы апасына ашъяулыкка төреп жылы аш яки кайнар бәрәңге китерә иде. Телефон белән дә бик кызыксына Фәнүзә тамак ялгап алган арада, наушникларны киеп. Фәнузәнең «утыз өчле» шифрын әйтә-әйтә «да», «занято», «минутку» дигән булып утыра, ярый сы гына җитез итеп штаккерлар белән каналларны тоташтыра. Кулы ята аның бу эшкә — рәвешен кигерә .
Кайчандыр, әле Мәснәви белән буталмаган чакларда. Татьяна Макаровна:
— Сестраң үзеңә похоже икән,— дия торган иде. — Мин пенсиягә китәм, сине үз урыныма, ә сестраңны синең урынга калдырам, согласными?
Ләкин эшне ташлап читкә китү мәсьәләсен ата-ана да. туганнар да. Татьяна Макаровна да түгел, көтелмәгән бүтән нәрсә хәл итте
Дежурдан кайтып йокларга яткан иде Фәнүзә Бүген башка көн нәргә караганда да эш тыгызрак булды төсле— арытты Төн урталарында кайсыдыр скважинада торба ярылган, нефть аккан — оператор лар звонокны гел дырылдатып кына тордылар, авария командасын эзләттеләр, мастерларны таптырдылар. Алардан гына котылган иде Фәнүзә бораулаучылар теңкәгә тиде Буровойга энергия килү туктаган Тагын өзлексез шалтыратулар, кеше эзләтүләр Аларның тавышы йок-ларга яткач та һаман колак төбендә чыңлап торды
Сулуын тирән алып, изелеп кенә бара иде Фәнүзә, кемдер шунда
дык нтеп эчтән корсагына типте Фәнүзанеи башын авыр йокы баскан, ул аны-моны уйларлык түгел, аңгы-миңгерәк шикелле иде — кабат йо кыга китте, һәм менә тагын дык нтеп кемдер сул як касыгына төртеп куйды Фәнүзә күзен ачты.
— Чү, нәрсә бу? _
Тын алырга да куркып ятканда эчтә янә нәрсәдер селкенеп куйды Фәнүзә, коты очып, торып утырды, ике кулы белән эчен басты
— Бәби бит бу! Балам! Я ходаем!
V
Сеңелесе Фәния кичтән жылы аш китергәндә дә әле Фәнүзә комму таторда эшли, гадәтенчә, абонентларга кырыс-мырыс кына жаваплар биреп утыра иде.
Бер тыныч ара табып Фәниягә борылды
— Бәрәңге китердеңме?
Шунда апасының күзләре кызарганын, күз кабаклары шешенгәнен күреп алды Фәния «жылаган бу».
— Үскәнем,—диде Фәнүзә, ничектер матур, моңлы итеп. — Миңа хәзер үк авылга кайтырга кирәк Бик кирәк. Нигә икәнен сорама, соңыннан белерсең.
— Авырыйсыңмы әллә?
— Юк, авырмыйм Сорашма, соңыннан белерсең. Син шуны әйт: дежур тора аласыңмы син минем урынга?
— Төнлә куркам бит мин...
— Берни дә юк монда! Менә ничә ел торам, ичмаса шушында бер шүрәле килеп чыксын! — Фәнүзә сеңелесен гайрәтләндерү өчен көлгән булды — Тыңла инде, үскәнем Бүген кешеләрнең ял көне, эш алай тыгыз түгел. Беразга гына булса да тор, соңыннан килеп чыгармын..
Фәния бу төнне дежур торырга әллә риза булды, әллә юк - аппарат алдына утырып наушникларны кигәндә, коммутатор бүлмәсендә Фәнүзә юк иде инде Апасының: «Бүген ял көне, эш алай тыгыз түгел»,— дигәне дә дөрес булып чыкмады. Скважиналардан берөзлексез звоноклар килде, буровойлардан шәһәрне сорап тордылар, насос станцияләре. товар парклары, нефть жыю пунктлары белән дә элемтә өзелмәде Аларын апасыннан яхшы гына өйрәнеп калган иде Фәния, ә менә шәһәрне, андагы квартираларны алып бирә белми икән «Фәлән фәләновның квартирасын бирегез әле» — диюгә - Кайда соң ул квартира?— дип сорады «Атаң башында!»—дип кычкырдылар аңа Берәү «Иптәш утыз өч, башың әйләнгәненә ышанмаган идем, хак икән». — ди Монысын ул, әлбәттә, Фәнүзәгә әйтәм, дип уйлый
«Утыз өч», «утыз өч» дип нефтьчеләргә жавап бирә-бирә тавышы карлыгып беткән Фәния апасын төн урталарына кадәр көтте — Фәнүзә- нең эзе дә юк. Япа-ялгызы, яңгырлы кара төндә, әллә кайда жәһәннәм астында утыруы куркыныч иде Җитмәсә, сәгать икеләр тирәсендә телефон да тынды, коммутатор бүлмәсендә тагын да шомлырак булып калды. Җил улаган, шыбырдап тәрәзәгә яңгыр бәргән саен, кыз сис кәнеп аппаратка таба сыенды
Идән астының нәкъ аяк турысында гына ике гөберле бака чырыл дый, бер почмакта тычканмы, нәрсәдер кыштырдый Тукта, кемдер тә рәзәне кага икән.
Бервакыт, пыяланы сызып алган кебек, яшен ялтырады, төбердәп күк күкрәде Быелгы бу беренче яңгыр, Фәнияне куркытыр өчен, юри яшьнәп-күкрәп ява кебек иде Яктыра башлагач, кешеләр төрле жир ләрдән коммутаторга дәшә башлагач кына кот керде Фәниягә Хәзер инде ул курыкмый, аңа иптәш бар. таныш булмаган кешеләргә, шат лана-шатлана, үзенең «утыз өчлесен» әйтеп утыра
Телефоннан кайберәүл60б Дңа «Фәнүзә» дип эндәшәләр — «Нигә тавышын зәгыйфь, әллә кәефең юкмы, әллә Мәснәвиең йокы бирмәдеме?— ди кайсыдыр бер мөртәте Иртән смена бетәр алдыннан гына бер кызык сөйләшү булып алды
- Хәерле иртә!— дип башлап җибәрде сүзен бу бәндә, «утыз өч» дигәнне ишетү белән - Мин сиңа һаман шалтырата алмыйм, Фәнүзә. ♦ Син миңа бик каты ачуландың бугай Гафу ит инде, җыелышта сине * яклап бер катрә сүз әйтә алмадым Үзең беләсең — андый чакта артык ч сүз- утка нефть салган кебек булыр иде. Үпкәләдеңме? Аңлыйм, аң- * лыйм Дәшмәвеңнән үк күрәм Я. Фәнүзә, бер генә сүз әйт инде. Хет х мине тиргә, теләсә нинди әшәке сүзләр әйтеп бетер — мина җиңелрәк 2 булыр =
— Синең белән сөйләшергә вакытым юк!—диде дә, каналны ябып * куйды Фәния Кем икәнен чамалады «ыз. Апасы белән Мәснәви арасында булган чуалчык хәлләрне кешеләрдән ишетеп тә, әти-әнисенең * Фәнүзәгә әйткән сүзләреннән дә, көн саен диярлек аны тиргәүләреннән a дә яхшы белә иде. Гомердә нәсел-нәсепкә кермәгән хурлык эшләде апа * кеше Хәзер ничек юар йолыр инде ул «азгын», «сөйрәлчек» дигән х исемнәрне? х
Кызның үтереп ашыйсы килә башлады Ни хикмәттер, төнлә йокысы 10 килмәде, ә ашыйсы килде Ишек төбендә, чөйдә эленеп торган ашъяу- * лык эчендә Фәнүзәгә дип алып килгән җылы коймаклар, кайнар бәрәңгеләр һәм сөт өсте бар иде — алармы барып алырга курыкты ул Тыш- < та яктыргач һәм телефонда кешеләр сөйләшә башлагач кына, баты- 3 раеп, аппарат алдына төенчекне күтәреп килде. Эшләргә дә, ашап утырырга да була икән
Төенчекне чишү белән үк идәнгә язу килеп төште Анда эре хәрефләр белән берничә сүз генә «Мине ачуланмагыз, эзләп җәфаланмагыз. Мин авылдан бөтенләйгә китәм Хушыгыз! Фәнүзә», дип язылган иде Фәниянең күзеннән яшь атылып чыкты
Нәкъ иртәнге җидедә сменаны алыштырырга «коммутатор анасы» Татьяна Макаровна килде Фәнүзә урынында аның сеңелесе утыруын күргәч:
— Ба, монысы тагын нинди новость?— днп ишек төбендә үк туктап калды.
Татьяна Макаровнага нәрсәдер әйтмәкче, зарланмакчы иде Фәния— иреннәре калтырап китте, сүзен табалмады, аппарат өстәленә капланып еларга тотынды Апасының алдап чыгып китүе, үзенең эшли алмыйча интегүе, төн буе куркып чыгуы өчен дә һәм, ниһаять. Фәнүзәнең беркем белән киңәшмичә туган җирен, өен. эшен ташлап каядыр китеп баруы өчен дә хәтере калып, ачынып елый иде ул
УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Бүген якшәмбе, Курамшннның ял көне. Ул моны, ничектер, онытып җибәргән иде — күзен ачу белән ялт итеп сәгатенә карап алды да, урыныннан сикереп торды Гамьсез йоклап яткан бүлмәдәшләрен күргәч кенә иркен тын алып куйды эшкә барасы түгел
Килгәннән бирле һич кенә дә күнегә алмый шушы Себер вакытына Кәрам Татарстандагыдан өч кенә сәгатьләп аерма — шуңа яраклаша алмый азаплана Иртән йокыдан торалмый интегә Мәскәү вакыты белән бик иртә бит әле сәгать тик төнге өч Черек күлдән кайткач кичне уздыра алмый гаҗиз була бездә бишләр алтылар тирәсе, ә биредә инде кнчке сигез тугыз, урамда, ишек алларында уйнаган бала-чагалар
таралып бетәләр, кешеләр йокларга әзерләнә башлый. Шәһәрдә тен уртасы житә, кинотеатрлар, танец мәйданнары тына, ресторан ябыла, ә Кәрамнын һаман йокысы килми — я тәмәке тартып кунак йортының болдырында сөялеп тора, я борынгы «артлар кебек капка төбенә чыгып утыра. Ничектер күңелсез, ямансу...
Җитмәсә, монда жәй урталарында ак төннәр генә икән Карангы бөтенләй төшми диярлек — төнлә шәһәр өстендә ике-өч сәгать эңгер- меңгер асылынып тора да тагын яктыра башлый. Шул сөт кебек ак, тонык яктылыкка сокланып, хозурланып утыра торгач, абайламый да каласың — Вах елгасы ярында үскән сирәк чыршы нарат төпләреннән кып-кызыл шардай кояш чыгып килә. Бездәге кебек сызылып таң беленү, алсуланып таң ату дигән нәрсәләр юк икән монда, жәй көне көтмә икән аларны...
Болай да соңга калган иде Кәрам, бүлмәдә озын-озак юанмады. Тиз генә юынып керде, өстенә үзе яраткан сары күлмәген киеп зәңгәр галстугын буды, яхшыга дигән костюмын жилкәсенә элеп, урамга чыкты.
Бүген йөрисе урыннары да, күрәсе кешеләре дә байтак иде. Иң беренчесе — шәһәрара телефон станциясенә барып, Хәтимәсе белән сөйләшергә кирәк. Нигәдер, сагындыра, балалар юксындыра. Аннан, кызлар торагын табып, Фәнүзәне күреп чыгасы булыр Очрашканнан бирле шул Фәнүзә гел күңел түрендә, жанны кимереп тора Ял булмаган көннәрне, эштән соң да бара ала иде инде ул Фәнүзә янына — һаман чи- тенсенеп йөрде Ни әйтсәң дә егетләр торагы түгел бит.
Соңыннан, бәлки кичкә табарак, Кузьма янына сугылсаң да ярар иде. Ресторанда утырган теге көннән соң, идарәдә яки эш урыннарын да очрашкалап, бер-ике сүз алышудан башка, юньләп күрешкәннәре дә юк бит әле аларның. Бәлки бүген, гәп сатып утыру өчен, үзен ресторанга чакырырга кирәктер? Алай дисәң, Пичуговның Таня белән «башка-баш» алышып алган яңа хатыны — Зоясы бер дә ошамый Кәрамга Нинди уртак сүз табарга, нәрсәләр турында сөйләшеп утырырга белми алар янында. Аптыраш бит .
Алар турында уйланып бара торгач, телефон станциясенә килеп житкәнен дә сизми калды Тагын бер нәрсә исенә төште: аның бит Хәтимәгә зур гына йомышы да бар иде. Өйдә, шкаф тартмасында кайбер сызымнар, схемалар саклана Автомат жиһазлар урнаштыруның кайбер вариантлары, караламасы. Диспетчер бинасының күләменә һәм андагы шартларга яраклаштырып, ул аларны үзе сызган иде. Нәтижәдә аппаратлар залы, идарә пульты унайлырак та. жыйнаграк та килеп чыкты Аларны куеша алырмы-юк.мы, әмма кайсын кая, ничек урнаштырырга кирәклеген күрсәтеп китү зарар итмәс
Станциянең үзенә килеп заказ бирү яхшы булып чыкты биредә тавыш ачык ишетелә. Кәрам, гүя, меңнәрчә чакрым ераклыктан түгел, ә өйдәгечә, Хәтимәнең янына утырып сөйләшә:
— Исәнме, Хәтимә аппагым, анда сезнең хәлләр ничек?
— Курамшин, бу синме? Исән-имин генәме?—ди Хәтимә, электә- гечә каушап һәм тынына капланып.— Бу көннәрдә иик шалтыратмадык, әллә бөтенләй оныттыңмы безне?
— Вакыт тыгыз, Хәтимә аппагым, вакыт!
— Тавышың карлыккан дип әйтимме, әллә салкын тидердеңме?
— Телефонга суык тигән бугай.
— Син Курамшин, анда сак йөр! Себер булгач — суыктыр. Җылы киемнәреңне дә алып китмәдең ичмаса! Әллә пальтоларыңны, бүрекләреңне жибәримме?
— Монда киресенчә — эссе! Җәйге челлә кебек Ничек анда минем | бәләкәчләрем, авырмыйлармы, тазалармы?
— Барысы да әйбәт, тик сагынабыз Олысы бик тырышып мәктәпкә
әзерләнә, китап-дәфтәрләр җыя! Уртанчысы гел уенда, урамнан кергәне юк Кечесен әйтәсеңме? Анысы бик матур сөйләшә башлады Әти дә. әти, дип тоташтан такылдап тора
Китсәнә, мине юксынамы. Тәпили дә башладымы?
— Чабып йөри инде!
Кәрамның күзләре нур белән балкый: бүгенге көндә мәктәпкә ке ♦ рергә торган, урам бетереп чаба торган, «әти» дип әйтә ала торган ма- г лайлары булу белән горурлана
— Синең безнекеләрне күргәнең бармы, нишләп яталар икән анда?— <
дип икенче, үзен гел борчып торган темага күчмәкче була Кәрам «Без- х некеләр» дигәне билгеле инде аның автоматлашкан участогындагы £ кешеләр =
— И-и, Курамшин,—дип сәерсенә хатыны,—бер нәрсә дә булмас . кешеләреңә! Аларны сорашып вакытыңны алма, үзең турында сөйлә!
Кәрам, көлә-көлә, Аввакумов әйткән сүзләрне кабатлый:
— Миңа нәрсә: ашау — байдан, үлем — ходайдан. Солдат йоклый, а хезмәт бара..
— Бик яхшы, бик яхшы! — дип куана Хәтимә. — Хәзер күп тә кал- * мады бит инде. Курамшинкаем. бер ай гына!
— Әйе. этеп-төртеп ярты айны уздырдым, калганын да мондагы- 10 ларга булышып үткәрәм инде, боерган булса
— Әллә чын-чынлап эшләргә җыенасыңмы? s
— Килгәч ничек эшләмисең ди инде, карчык Юкса, бездельник дип < куып җибәрүләре бар
— Әйе шул.
— Ярый, вакыт бетә, трубканы улларыма бир әле
Моңа кадәр дә әниләре янында мышкылдап торган малайлар, телефон трубкасын алу өчен тарткалаша, кычкырыша башладылар Алар- ның кайсы Тәлгать тә кайсы Фәргать икәнен һич тә аерырлык түгел:
— Әти, тизрәк кайт!
— Аю баласы апкайт. әти. үзең әйттең бит апкайтам дип!
— Мин әлифба алдым, әти. рәсемнәре шундый матур!
— Ә минем буяу карандашлары бар! Иртәгә кайт, әти!
Вакыт чыкты, малайларның тавышы «кайт!» та «кайт!» дип кыч кырулар белән өзелде
Урамда да хатыны, балалары белән сөйләшү тәэсирен кичереп йөрде Кәрим Хәтимәнең ягымлы, шул ук вакытта үлкәләүле сүзләре, улларының ихлас самимилек белән аю баласы таләп итүләре һаман колагында яңгырап торды Әйе, аларны Кәрам бик юксына, сагына баш лаган иде инде
Иртәнге якта берән-сәрән генә күренгән чебен черкиләр дә куерды талый башладылар. Мондагы черкиләр үзенә бер сорт — шундый әрсез ләр, пуля урынына очып киләләр дә. шул килеп бәрелгән хутка тәнеңә кадалалар Син учың белән сугып төшергәндә инде җитәрлек кадәр каныңны эчкән, кып-кызыл бүртенгән була
Чебен-черкиләрдән качып. Фәнүзәләр торган жиргә күләгәдән, парк аша гына үтеп чыкмакчы булды Курамшин Тик черкиләр монда да тынгы бирмәде аңа, ябырылып ябырылып килделәр дә әрнстеп-әрнетеп талауларын белделәр
Агачлар арасына качмакчы булып, асфальттан чак кына читкә ат лаган иде бот төбеннән сазга чумды Курамшин
— Тфу, бәдбәхет! Парк түгел, тозак бу. декорация' - дня дня сүгенеп, аягын көчкә тартып алды Парк уртасындагы фонтан янына
барып чалбар балагын, туфлиләрен югач, сукмак буйлап кына урамга чыкты.
Шәһәрнең бу башы генераль планда һәм официаль кәгазьләрдә беренче микрорайон дип исемләнсә дә, халык аны нефтьчеләр поселогы дип, ә нефтьчеләр үзләре «Чукотка» дип йөртә. Тоташ тулай тораклардан гына төзелгән бу урын шәһәрнең бер читендә, ярымутрау булып чыгып тора, бәлки шуңа Чукоткадыр?
Нинди генә төр, нинди генә типтагы һәм конструкциядәге тораклар юк монда' Бер читтәрәк тоташ балконнары, биек тәрәзәләре белән жә- леп иткән унике катлы бина да төзелеп ята Монысы да семьялылар өчен түгел, ялгызлар өчен булачак икән.
«Чукотка» — чыннан да тулай тораклар, ялгыз һәм ялгызаклар шәһәрчеге. Аның үзенә күрә кечкенә клубы да, мунчасы да, кибетләре дә, сакал-мыегың китсә, яшәреп чыгу өчен парикмахерские да бар.
Эш көннәрендә микрорайонда кешеләрне очрату кыен. Ял җитте исә — кеше күплегенә хәйран каласың. Кайдан җыелып беткәннәр диярсең: урамда халык белән юллар, тротуарлар тулы. Ишегалларын- да волейбол, баскетбол туплары сикерешә, тупас такталардан кагып куйган өстәлләрдә доминолар шыкылдый. Кибет, ларек тирәләре аеруча җанлы. Клуб, кинотеатр яннарында билетка озын-озын чиратлар тезелгән.
Урамга чыккан саен, Курамшин шулай тирә-юньне карап, кешеләрне күзәтеп йөрергә ярата Себер белән үзенең Әлмәт якларын чагыштырып карый, «монда болай, тегендә тегеләй», дип бәя биреп ала. Биредәге төзелешләрне дә, тәртипләрне дә, хәтта кешеләрен дә ничектер i ошатмый иде ул Вахның бу микрорайонын да килештермәде Кәрам. Урамның ике ягына тезелеп киткән бараклары казармаларга охшап тора, ә тоташ ир-атлардан гына торган кешеләр солдатларны хәтерләтәләр. Хәрби гарнизон кебек. Кыз-кыркын тавышы, .балалар чыр-чуы ишетелмәгәч, кошлары очып киткән көзге урманны искә төшерә шәһәр. Моңсу монда.
Уналтынчы йортны тиз тапты Курамшин. Кызыл кирпечтән салган дүрт катлы, бөтен квартал буена сузылган озын бина. «Шәһәрнең бөтен кызлары шушы торакта, башка җирдән эзләмәгез дә, тапмассыз да» дип, уены-чыны белән әйтеп кертеп җибәрделәр аны шул тирәдәге егетләр.
Ишек төбендә Курамшинны ниндидер кырыс йөзле, ирләр тавышлы усал апа каршылады:
— Сезгә кем кирәк?
— Ризатдинова.
— Нигә кирәк ул?
— Нигә дип... Күрергә иде.
— йөрмә, йөрмә, бар, ишекне теге ягыннан яп!
— йомышым бар иде минем аңарда.
— Бар, бар, чык! Беләбез нинди йомышың барын!..
Сүз әйтергә дә өлгерә алмый калды Кәрам, әлеге апа аны ишеккә таба борып урамга төртеп тә чыгарды.
— Кара нинди явыз! Бу хатын булганда овчаркаң да кирәкми, валлаһи!
Курамшин өстен какты, кыйшайган галстугын рәтләде дә, нинди дә булса язу тапмакчы булып кесәсенә тыгылды. Аннан кызыл тышлы кенәгә — техника куркынычсызлыгы таныклыгы килеп чыкты.
Бу мәсьәләдә Кәрамның студент еллардан ук килгән тәҗрибәсе бар. Кайда да булса тулай торакка керергә кирәк икән, вахтерларга студент ( билетын түгел — алар аны санга да сукмыйлар — я Кызыл Хач, я ДОСААФ тарафыннан бирелгән кенәгәне күрсәтәләр иде. Ниндидер
магик көче бар ул катыргы тышлы нәмәстәнен Төсе дә кызыл булса, берсүзсез үтәсең инде ишектән Вахтер хатын, ишектән тагын килеп кергән Кәрамга жикеренергә дип авызын киереп ачкан иде, кызыл тыш лы кенәгәне күреп, шул хәлендә катып калды — авыз йомылды ел маюга күчте Кешеләрчә матур итеп сөйләшә дә белә икән үзе тагын
— Башта ук шулай дип әйтәләр аны Юкса монда кем керми’ Ничәнче бүлмә кирәк дисез әле? Бишенче? Ничек әле фамилиясе? Ризат : ди нов а бит Фәнүзә. Шулай дидегез бит Беләм мин ул хатынны. .
— Хатын түгел ул, кыз! Кияүгә чыкмаган,— дип төзәтте Кәрам '
— Әйе шул, әнисенә кыздыр Ул кызның инде ат кадәр малае бар х
— Сез бутыйсыз булса кирәк. Фәнүзә Ризатдинованын баласы : юк,— дип тагын каршы төште Курамшин
— Алайса, ялгыш кергәнсез. Сез эзләгән кыз — башка Ризатднно- вадыр ул...
Вахтер хатын ишектән кереп баручы бер кызны туктатты
— Рая, бишенчегә дәш әле, Ризатдннова монда төшсен Әйе. әйе с Фаяга...
Бераздан, этаж баскычларын шапылдата-шапылдата йөгереп, Фәнү ". зә төшеп тә житте Ул яланаякларына үкчәсез башмак элгән, ачык изү s ле зәңгәр халаттан иде Төшеп тә житте Курамшинны күреп, анык ~ биленнән кочаклап та алды
— О, Кәрам Ризванович! Хуш киләсез, әйдә, икенче катка минем s бүлмәгә күтәрелик
— Рөхсәт итәрләрме соң? — дип, вахтер хатынга карап алды Курам- = шин.— Монда сезнең тәртипләр кырыс икән! Нык саклыйлар сезне'
— Сайлый-саклый шушы көнгә калдырдылар инде - Фәнүзә, вах тер хатынга борылып:— Евдокия Матвеевна, таныш булыгыз, бу Ку рамшин булыр. 1иде - Татарстанда гына түгел, бөтен илдә зур кеше ул, аңладыгызмы? Аңласагыз шул, Евдокия Матвеевна, аны бүтән тот карлыйсы булмагыз!
Фәнүзә Курамшинны, үз кешедәй итеп култыклап, югары катка алып менеп китте
Бүлмәдә Фәнүзәдән башка тагын ике кыз тора икән. Алар, Фәнүзә белән ят ир-ат кергәнне күреп, шунда ук аякка бастылар, ашыгыг: урын-жирләрен рәтләргә тотындылар
— Курыкмагыз, кызлар, бу үз кеше, минем авылдашым,— дип та ныштырды Курамшинны Фәнүзә — Әйттем бит ул миңа киләчәк дип Менә, шул үзе инде.
— Исәнмесез? дип баш иде Курамшин, ишек төбеннән китмичә генә.
— Әйдә, түрдән уз, Кәрам Ризванович, әнә минем карават янына утыр — Фәнүзә урындык тәкъдим итте Менә шушында яшәп ята быз инде..
— Бик яхшы, бик яхшы
Фәнүзә, ни эшләргә белмичә, як-ягына каранып алды да. кызларга
кычкырды
— Ни эшләп катып калдыгыз әле, кызлар? Марина, бар әле, мага зинга йөгер! Наташа, чәй куй. табын әзерлә!
— Кызылын алыргамы соң, агынмы?— дип сорады кибеткә жыену
чы Марина дигәннәре
— Инженер кешенең кайчан кызыл эчкәне бар? Минем якташ, беләсегез килсә, акны да капмый әле ул! Коньяк алып кайт! Аның да биш йол дызл ысын! Шулай бит. Кәрам Ризванович, биш йолдызлы бит’
.и— Я инде, Фәнүзә, кирәкми андый нәрсәләр Булмаганны
Фәнүзә, мәжбүрн диярлек, Курамшннның пиджагым салдыра да чөйгә элә Шул арада кухняда табак-савытлар шалтыратып йөргән Наташага әмер бирергә дә онытмый
« <к У » м »
81
— Син анда, Наташа, колбаса белән бәрәңге кыздырырга онытма! Минем авылдаш бәрәңге ярата Закускага тозлы кыяр бардыр, аны да тура!
«һы, авылдаш бәрәңге ярата, имеш,— дип авызын кыйшайтып, үзалдына елмаеп куйды Кәрам — Кайда күргән минем бәрәңге яраткан ны? Минем белән гомерендә бер утырып ашаса икән...»
Курамшин үз артындагы караватта нәрсәдер селкенүен тоеп, ыңгы рашкан сыман аваз чыкканын ишетеп алды Борылып караса, ятакта өстен ачып ташлаган нәнн бала чалкан яткан килеш йоклый иде.
Фәнүзә, дәшмәскә кушып, имән бармагын иреннәренә аркылы куйды, аяк очларына гына басып бала янына килде Беравык икәүләп балага тын гына карап тордылар.
Кәрам әле генә вахтер хатын әйткән сүзләрне исенә төшерде: «Ул кызның инде ат хәтле малае бар»...
— Синекеме?
— Я. кемгә охшаган соң?
— Мәснәвигә,—диде Курамшин туп-туры
Чыннан да, үпкәләгән сыман турсаеп торган иреннәре белән Мәснәвине хәтерләтә иде сабый Аның, хәтта, калкып торган «текә маңгаена» кадәр Мәснәвинеке.
— Ничә белән бара инде?
— Сентябрь азагында ике тула
— Ах, гомерләр...
— Уза шул...
— Исеме ничек?
— Фәнил.
— Исемен үзеңнекенә якынлаштыргансың икән.
— Ничек булса да атасын онытыйм диюдән.
— Нигә онытырга? Бала атасын белергә тиеш.
— Кирәкми. Торсын Мәснәви хатыны белән тыныч кына.
— Хәзер эшендә дә күңеле юк инде Мәснәвинең, йөри шунда иләс- миләс килеп.
— Ир түгел ул Мәснәви, җебегән арыш боламыгы, менә кем! Ни хатыны белән, ни минем белән очны өзә алмады!
— Әкрен, баланы уятырсың,— дип кисәтте аны Кәрам.— Монда. Фәнүзә. гаеп миндә дә булды. Беләм. син җыелыштагы хәлләр өчен мине ачуланасың Я, әйт, мин нишли ала идем соң? Күреп тордым Мәснәви хатынын яратмый. Белеп тордым- ул Сара белән бер вакытта да матур яши алмаячак. Шулай да, аның хатынын якларга, Мәснәвине. сине гаепләргә туры килде — Курамшин, көрсенеп алды да, сүзләрен өзә-өзә булса да. дәвам итте: — Аңлыйсыңмы, шулай кирәк иде.
Фәнүзә йөзенә усаллык чыгарып көлде:
— Башкалар да хатыннары өстеннән йөрмәсеннәр дип инде, гыйбрәт өчен Сугышып-талашып булса да яшәгез, яратышсагыз-яра- тышмасагыз да торыгыз, тик миңа гына тимәгез, минем авторитетка гына кагылмагыз, әйеме? Шулай бит?!
— Безнең бригада алдынгылар рәтендә иде шул. Эштә, тормышта үрнәк яшәргә, дип алган йөкләмәбез бар иде...
Фәнүзә нәрсәдер әйтергә дип авызын ачкан иде, исенә килеп, шул хәлендә туктап калды да көлә башлады.
— Ярый, Кәрам Ризванович, тәмсезләнеп утырмыйк әле, сез бит әлс бүген минем кунагым!
— Мин дә һич ачуланышырга дип кермәгән идем. Синең Себердә- ге тормышыңны күрергә дип.
— Менә шулай яшәп ятабыз инде, Кәрам Ризванович,— дип Фәнүзә тирән сулап алды. —Минем сезгә бер генә үтенечем бар, Кәрам Ризванович. — Әйтергәме-юкмы дигән сыман, уйлап торды да —Бер генә
үтенечем, дип кабатлады — Сез минем монда, Себердә яшәвемне һичкайчан, беркемгә дә белдермәсәгез иде
— Ник инде алай, Фәнүзә?
Кәрам урыныннан кузгалды, ни өчендер, тәрәзәгә килеп карап торды Минемчә, бу һич дөрес түгел, Фәнүзә. Хәтта, җинаять! Анда, туган ягыңда, синен өчен ата-аналарың ут йотып ята. Мәснәви үз-үзен ♦ кая куярга белми йөри.. s
— Туганнарга минем кайда икәнем мәгълүм. Мин, алар борчыл- £ масын дип, хәбәремне җибәрдем Бары тик балам барын гына белми- £ ләр. Мәснәви, гомумән, мине онытырга тиеш Шулай кирәк
Ул арада, «җәтмәсенә» коньяк, берничә балык консервасы. колбаса- 2 лар, ниндидер яшелчәләр тутырып, Марина кайтып керде —сүз өзелде, н
Фәнүзә, аның кулыннан әйберләрен алып өскә күтәрде дә, ризасыз- ф лык белән
— Өч кенә йолдызлысын алгансың икән. Тапмадың мени шунда әй- х бәтен?—диде. Бу сүздән Кәрамның авызы куырылып китте, гүя ул °- ниндидер зәһәр кислота капты «Фәнүзәнен миннән үч алуыдыр у инде,— дип уйлап куйды эченнән — Баба шулпасы эчерә бит, каһәр « *
— Мин китим инде, Фәнүзә... и
— Хәзер табын өлгерә, беркая да кузгалмыйсыз, - диде катгый
итеп Фәнүзә. — Нәрсә сез, Кәрам Ризванович, аштан олы булдыгызмы? х Әллә безне хөрмәт итмисезме? *
Күп тә үтмәде, кызлар Курамшинны өстәл янына дәштеләр Шунда g Фәнүзәнең башына кинәт кенә: «Тукта, бу Курамшинны кызларымның берәрсе белән таныштырыйм әле, йөрмәсен үзен генә изгегә санап»,— дигән мәкерле фикер килде Әйе, әйе, Марина белән кавыштырачак ул аны Марина, чаткы бәбәк, аны үзенә карата да карата инде. Кирәк икән ташыңны эретер ул күз карашы белән.
— Кәрам Ризванович, менә монда, кызлар янына утыртыйм әле сезне,— дип Фәнүзә, Курамшинны җитәкләп килеп, Марина янына кысрыклады Үзе һаман сөйләнә —Син, Марина, минем якташны әйбәтләп сыйла!
Марина елтыр күзләре белән Кәрамга матур итеп карап алды
— Тырышырбыз, кунагың рөхсәт итсә
Курамшин. җавап урынына, алдындагы тәлинкәдән кыяр телеме алып чәйни Ничек тә җитди булырга, хатын-кыз алдында йомшап кит
мәскә тырыша.
Өстәл кечкенә булса да, табын шактый бай. ямьле иде Кыздырыл ган бәрәңге янында тәгәрмәчләп туралган яшел кыяры, суган, укроп сибеп әзерләнгән помидор салаты, хәтта телемләп кискән сап-сары ка выны да бар
— Суганы — Россиянең үзәгеннән, кыяры Урта Азиядән, кавыны —
Әзербайжан якларыннан,— дип санап кнтте Марина — Алдыбызда бөтен ил винегреты! Ә үзебез! Беребез Украинадан, икенчебез Иваново шәһәреннән, өченчеләребез Татарстаннан! Могҗиза бит бу, кызлар, чын винегрет! . .
Фәнүзә касәләргә коньяк салды. Аларны һәркемнең алдына куеп чыкты , _
— Ягез. нәрсә өчен эчәбез?—диде үз савытын күтәреп
— Очрашу хөрмәтенә
— Якташлар исәнлегенә.
— Танышу өчен!
Соңгысын хуплап Фәнүзә кул чапты
Дөрес әйттең. Марина! Нәкъ шулай танышу өчен’ Нәрсә ул як ташлар очрашуы бүген бар, иртәгә юк! Ә менә кавышу — мәңгелек! Бер кавышсаң, истәлеге мәңгегә кала
— Әйдәгез, шуның өчен!— диделәр кызлар дәррәү килеп.
Фәнүзәнең тел төбен аңласа бер Курамшин гына аңлагандыр, ләкин тост әйтелгәч, күтәрми булдыра алмады
Кызлар, өчесе өч яклап, Курамшинны кыстый башладылар.
— Монысын нәрсә өчен эчәбез?— диде Марина, яшелле-зәңгәрле күзләрен мутландырып, Кәрамга сыена төште. Курамшин, аңардан чит ләшергә теләпме, торып басты.
— Моны мин Фәнүзәнең матур малае исәнлегенә күтәрәм!
— Дөрес әйттегез!
— Без дә кушылабыз!
Шуннан китте кечкенә Фәнилнең шуклыклары, наянлыклары, усал-лыклары турында сөйләүләр, китте малай булып кыланып күрсәтүләр
— Малай түгел, шәйтан ул, тумас борын ук унынчыны бетергән!
— Күз генә тия күрмәсен, я зур артист, я очучы-космонавт булачак!— диеште кызлар
Моннан шул мәгълүм иде; кызлар, малайдан бигрәк, аның әнисен яраталар, аны күбрәк хөрмәт итәләр Бу—Кәрамны куандырды: «Кү рәсең, яратырлыгы, хөрмәт итәрлеге бар Фәнүзәнең Молодец, сер бирми икән якташ»
Тагын эчемлек күтәрергә чират житкәч, моңа кадәр тыйнак кына утырган Наташа исемлесе дә урыныннан кузгалды
— Туктагыз әле, дуслар, сабыр >итегез! Танышлык өчен дә, танышлык өчен дип кычкырабыз, ә үзебез шушы вакытка кадәр Кәрам иптәшнең кем икәнен дә белми утырабыз Нинди бөркет ул, ничек килеп чыккан ул чебен-черкиле якларга?
— Башыңа төшкәч киләсең инде,— дигән булды Кәрам, артык сүз куертырга теләмичә генә. Ул инде бу бүлмәдән ничек булса да чыгып китү жаен эзли иде «Әйе, әйе, тизрәк китәргә кирәк биредән. Бүген барыбер Фәнүзә белән аңлашырга ирек бирмәсләр »
— Кызкайларым, Кәрам Ризванович әле сездән тартына,— дип тезеп китте Фәнүзә — Бераз ояла да булса кирәк Ул ачылыр, сөйләр әле Мин шуны гына әйтә алам. Кәрам Ризванович безнең авылның гына түгел, бөтен тирә-якның күрке, данлы кешесе. Атаклы нефть остасы, инженер — менә кем ул! Себергә тикмәгә генә жибәргәннәр дисезмени аны!
«Якыннан белгән кеше кебек сөйләп утыра бит, вәт син!» — дип га- жәпләнде Курамшин
Марина Кәрамга табан һаман саен якынлаша, сыена барды һәм инде, берничек борылырга да урын калдырмыйча, аны үзенең юан. кабартылган туп кебек тыгыз янбашлары белән почмакка ук китереп кысты. Ни эшләргә дә чама юк иде инде Курамшннга
— Ярый-ярый. атаклы да, оста да, галим кеше дә булсын ди сезнең Кәрам Ризвановичыгыз — Үзенең очкынлы күзләрен ялтыратып, Марина сөйли — Ышанам, барысына да ышанам, дуслар Ә менә ул хатын-кызлар ягына ничегрәк соң? Рыцарьмы
Кызлар гөж килеп көлештеләр. Фәнүзә, авылдашын яклаган булып, монда да дилбегәне үз кулына алды
— Син, Марина, авызыңны чамалап ач! Безнең Кәрам Ризванович хатын-кыз алдында югалып кала торганнардан түгел! Ул өйләнгәндә дә, беләсегез килсә, авылда бер дигән унжиде яшьлек кызны каптырды Үзеннән ун яшькә кечене
— Я инде, Фәнүзә...
Курамшин үзен чын-чыннан тозакка эләккән итеп сизде һәм бу тозактан ничек итеп ычкынырга белми баш ватып утырды. Сәгатенә карады да
— Миңа, Фәнүзә, кайтырга кирәк нде бит,— диде ялварулы тавыш белән.
— Курыкма, курыкма, Кәрам Ризванович, Хәтимәгә әйтмәм, һәм иптәшләр судына тикшерүгә дә куйдырмам
Марина да үпкәләде.
— Әйттем бит, рыцарь түгел, дип...
Бу сүзләр Курамшинның мин-минлегенә кагылды Аның инде, үзе дә сизмәстән, иягендәге чокырытартыша башлаган иде. <
Ярый, сезнең исәнлеккә!—дип алдындагыэчемлекне авызына «
каплады. <
— Во, браво! 5
— Менә булдырды! *
— Егетлеген күрсәтте!— диештеләр кызлар бертавыштан
Марина, хәтта, Курамшинның ияк чокырын да «пәп» итеп үбеп алды х — Рыцарь булырга ярыйсың икән?
Өч хатын-кыз өчесе өч яклап Кәрамга чәнечке белән кыяр, кавын ♦ телеме, ипи кисәге, тагын әллә нәрсәләр суздылар, аны кыстый-кыстый. х кабарга, чәйнәргә, йотарга мәҗбүр иттеләр *
Хәмер Кәрамның тәмам башына китте. Әле генә бар нәрсәгә дә би- х тараф булып утырган кешебез инде кызларга туры итеп, елмаеп карый * башлады Йөзенә, хәмер кызыллыгы белән бергә, шәфкать, мәрхәмәт х галәмәтләре чыкты. “
Боларны күреп торган кызлар сөенделәр, кунакка карата тагын да * игътибарлырак, ягымлырак булырга тырыштылар j
Марина исә янында утырган ирнең җигәрлек кадәр хисе дә, мә- < хәббәте дә бар икәненә ышанды. Ул инде үзенең сыгылмалы симез 3 беләкләрен Кәрамның иңбашына салырга да өлгергән иде.
Хәзер инде Курамшин чыгымчыламый, табындагыларның күңелен күрү өчен булса да карышмаска, буйсынырга тырыша «Кагылмас кыз сыман кәнфитләнеп утыру килешмәс,— дип юата үзен.— Әйдә, бер көнгә генә укам коелмас әле...»
Кызларны да алай әдәпсез дип әйтергә урын юк иде. Үзләрен итагатьле итеп тоталар, культуралы гына сөйләшәләр Җитмәсә, барысы да сайлап куйган кебек чибәрләр!
Курамшинның күз аллары яктыра төшкәндәй булды. Табындагы кызларның да йөзләре ачылды, нурга күмелде Кәрам, башын күтәрә төшеп, янындагы Маринага карап куйды. Чыннан да чибәр, чукынчык! Аның тулы гәүдәсенә күрә түгәрәк битләре дә, ап-ак муены да. текә күтәрелеп киткән күкрәкләре дә килешле Артык та түгел, ким дә. Ә инде күзләре! Маринаның күзләре аерым сурәтләүгә мохтаҗ Алар, башка адәми затлардагы кебек, күрер өчен генә яратылмаганнар бул са кирәк. Бу күзләр һичкем булдыра алмастай матур итеп карый да алыр, сине иркәли дә. шелтәли дә. чакыра да. куа да алыр...
— Курамшин! Кәрам Ризванович!
Фәнүзә эндәшә икән Янадан да эчемлек бүлеп салган, табындагы ларны тагын авыз итәргә кыстый
Әй. алай түгел! — Курамшин алдындагы савытны этеп куйды — Кызлар йолдызлар,—дип башлап китте сүзен,—сез барыгыз да өстән өстән генә булса да минем белән таныштыгыз, белдегез, күрдегез, ә мин сезнең белән — юк. Тәртип түгел бу!
Дөрес! дип хуплаган булды Фәнүзә — Безнең Курамшин тәртип ярата Ул инде танышса, бүгенге өчен генә түгел, ә озын-оэакка днп таныша!
- Димәк, сина биография кирәк? Учет карточкасы тутырырга? — Марина йөзенә, күзенә үпкәләү галәмәтләре чыгарды — Рәхим ит. ип тәш Кәрам мин Украина кызы Ничә яшь дисезме? Күпме икәнен хатын кызлардан сорамыйлар Җиде класс белемле Котельныйда «инженер-кочегар» булып эшлим Хезмәт хакым — ике йөзнең өстендә. Ирем-
не ташладым, бала-чагам юк, егетем дә әлегә юк. Синнән башка, әлбәттә. Шул әйтелгәннәр житәме? Син ризамы?
— Риза, иптәш инженер-кочегар.
— Ә син?—дип Наташага мөрәжәгать итте Кәрам — Күрәм, Наташа да бу якларда туып үсмәгән.
— Мин — Иваново шәһәреннән. «Хатыннар патшалыгы» диләр безнең каланы, Кәрам Ризванович. Турысын әйткәндә, Себергә егетләр эзләп килдем Әнә бит Фәнүзә егетеннән качып, Марина дигән юләр ирен ташлап килгән. Кадерен белмиләр алар ир-атның, бәясен белми ләр шыр тилеләр! Ә мин менә, киресенчә, шушы урманлы ояга егетләр эзләп килдем Көлмәгез, көлке түгел бу. Беләсегез килсә — трагедия! Шулай, шулай Аны үз башына төшкән безнең кебек карт кызлар гына белә...
— Ә нигә, анда егетләр беткән иде мени?— дип сорау бирә Курам- шин көләргә дә, көлмәскә дә белмичә.
— һе, егетләр! Тот капчыгыңны! Кайдан килсен ул Ивановога егетләр? Шәһәрнең туксан проценты хатын-кыз! .
— Егетләр таптыңмы соң?— дип кызыксынды тагын Кәрам.
— Себердә кая гына барып төртелсәң дә — егетләр! Бәя ун мәртәбә күтәрелде Егете түгел, кешесе булсын миңа, тормыш итәрдәй кешесе...
Аны Марина туктатты:
— Ташла әле шул тормыш турындагы фәлсәфәләреңне! Таптың сөйләр нәрсә, ир дә ир имеш! Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә.
— Әйе шул, бик тирәнгә кереп киттек бугай,— диде Фәнүзә, табын- дагыларга ашамлыклар куячкуя — Марина дөрес әйтә Мәхәббәт, сөю турында гына сөйләшергә кирәк бүген.
Фәнүзә үзенең мәкерле планнарын онытмый иде. Әйе, Курамшнн гына бер гөнаһсыз, фәрештә булып утырмасын әле. Сынаганы бар инде ир-атны Фәнүзәнең. Алар хатыннары алдында гына әүлия булып кыланалар. Әнә, күр хәзер, Хәтимәсенә тугрылыклы Кәрам Ризвановичны: ничек мөкиббән китеп Маринаның чәчләрен сыйпап утыра
«Шулай, Кәрам Ризванович,— дип эченнән тантана итә Фәнүзә.— Дөнья куласа, әйләнә дә бер баса». Теге чакларда, Фәнүзә белән Мәснәви өстенә авырлык килгәндә, сиңа ансат иде. Хәтта бөтен жые- лыш алдында кычкыруы да сиңа бернәрсә тормады Чөнки син анда мулла идең. Әйе. әйе, мулла! Элек муллалар да бит, «Гөнаһ кылмагыз, шәригатьне бозмагыз»,— дип халыкка үгет-нәсихәт укыганнар да, үзләре өч-дүрт хатын белән торганнар, хыянәт белән яшәгәннәр.
Украина чибәре Маринаның матурлыгына сокланып, мөкиббән китеп, аны иркәләп утырса да, Кәрамның баш миендәге теге, медик-га- лимнәр әйткән контроль лампочкалары бөтенләй үк сүнмәгән, гонык кына булса да яна иде әле. Яна һәм сигнал бирә: «Тукта, Кәрам Ризванович, ди, саташма, нәфесеңә баш була бел»,— ди. Шунда ук бу сигналлар менә бу бик үткер, астан уя торган якташы Фәнүзәдән дә сак булырга куша — иртәгә үк тирә-якка яманатыңны таратыр...
Әгәр дә Фәнүзәнең улы кечкенә Фәнил уянмаса һәм сөт сорап, күзләрен уа-уа кухняга кермәсә, Курамшнн белән Марина арасында ни ләр булып бетәр иде икән?
Малай керде һәм мондагыларның барысын да дәррәү аякка бастырды.
— һөт кирәк, әни! һөт асыйсым килә!— дип тәкатьсезләнде ул.
— Хәзер, хәзер! Сиңа һөд-һөдне дә тотып бирәм, улым, тик тавышланма гына!— дип көлде әнисе
Малай өстәлдәге кавыннарны күреп алды.
— һөт кирәкми мина, әнә теге тупны бир, сары тупны! — дип биергә тотынды Кавынны беренче күрүе иде ахры
Өч хатын-кыз, өчесе өч яклап малайны көйләргә, юатырга керештеләр аңа теләсә нәрсә бирергә, теләсә нинди соравын үтәргә әзер иделәр — тик ул гына еламасын, ул гына тыныч булсын *
Кәрам чекрәеп, нәрсәдер табарга тырышып малайга карап торды. « Бригадада, уенын-чынын бергә кушып, һәрвакыт ирештерәләр, үртиләр н иде Мәснәвине: «Син, брат, хатыныннан юкка бала даулыйсың. Синен 2 үзеннән булмый ул Мондый корыган тал чыбыгыннан нинди бала көт- = мәк кирәк?» һәм башкалар, һәм башкалар . Менә, уллы булган ич £ Мәснәви! н
— Их, улы барын белсә, күрсә, Мәснәви ни эшләр иде икән!—дип, ♦
сокланып куйды — Очып килер иде ул синең янга, Фәнүзә, атылып s килер иде! х
— Зинһар, кирәкмәс... >,
— Ә син, Кәрам Ризванович, инженер, зур кеше икәнсең, Фәнүзәгә * ярдәм ит,— дип бик житди сүз башлап жнбәрде Наташа — Күрмисен- х мени, нинди шартларда яши синең хөрмәтле якташың? Бала белән то- 10 ракта ничә ел бер караватта интегеп йоклый бит бичара. Ә безгә? * Аның белән бергә, бер бүлмәдә торучыларга төн буе бала елаган та- s вышны тыңлап яту рәхәт дисеңме? Эштән соңга калган көннәре була\ < Баланы яследән кем алып кайта? һаман да без! Зарланмыйбыз инде, 3 түзәбез Үзебез дә хатын-кыз бит, бер язмыш кешеләре, үзебезгә дә шундый кыенлык килүе бар... Син, зур кеше, Курамшин. инженер, ярдәм ит Фәнүзәгә квартир алуда Синең сүзне тыңларлар алар, каршы килмәсләр
— Мин моны истә тотармын
— Юк, истә генә тотма, алып бир син аңа квартирны,— дип һаман бәйләнде Наташа —Квартир артыннан күпме йөри бит инде мескенем, күпме иза чигә Аңа бит зур кирәкми. Бер бүлмә булса житә. Ванна- сызы да ярый, баш өстендә түбә кирәк, кыскасы
— Әйе, эш түгел бу,—дип раслады аның сүзен Кәрам —Обяза тельно мин бу хакта сөйләшермен. Юк, болай яшәү мөмкин түгел!..
Иркәләнеп, песи кебек Кәрамның куенына ук сыенып утырган чи бәр Марина да сүзгә кушылган булды!
— Раз Кәрам Ризванович әйткән икән, эшли дә эшли инде ул аны!— Чын егет, рыцарь икән — сүзендә торырга тиеш ул — Аннан, күзләрен майландырып, Кәрамга карады - Дөрес әйтәм бит мин, шулай бит Карамушка?
— Кулдан килгәнчә тырышып карармын
— Ә син, рыцарь булсаң, конкретрак итеп әйт!
— Әйе, сүземдә торачакмын!
— Менә молодец! Менә ичмасам, настоящий рыцарь дисәң дә урынында!—дип Марина Курамшннның битеннән чәбәкләде —Ә хәзер — әйдә танцыга!
— Танцыга?
Фәнүзә Курамшннның икеләнеп торуын күреп, әйтте:
— Барыгыз, бар, Кәрам Ризванович Танцы мәйданы моннан ерак түгел, паркта гына Якташ икәнсең, сынатма инде!
Кич булган, кайтырга вакыт житкән иде Кәрам Ризвановичка чыгып китү ачраклы гына эләккән әсирлектән котылу өчен моннан да уңайлы сәбәп юк нде Маринаның тәкъдименә шатланып риза булды «Бар ган булыйк әле танцы дигәненә, аннан күз күрер»,—дип уйлады ул
II
Иртән күзен ачкач, бик озак тора алмый ятты Курамшин Кичә хәмерне артыграк җибәреп, башы авыртудан түгел. Ул. кайбер кешеләр кебек, махмыр дигән нәрсәне белми. Аның чире һәрвакыттагыча, вөҗдан газабы — артык сөйләгән сүзләренә, кылган эшләренә үкенү. Чак кына эчемлек капса, гел шулай инде анын егетләнә, батырая, үтәп булмас вәгъдәләр биреп ташлый...
Кәрам яктырганнан-яктыра барган тәрәзәгә караган килеш, кичәге көннен һәр минутын диярлек барлап, ана нәтиҗәләр ясап, үзенчә бәя биреп ятты Бик нык исереп китмәгән, барысы да хәтердә, тик менә яше кырыкка җиткән кеше, хатынлы ир өчен һич тә килешми торган эшләр эшләп ташланган...
Ярый, Фәнүзә бүлмәсендә, инде хатын-кызлар компаниясенә килеп эләккән икән, алар белән утырсын да ди Үзеңне зурга куеп, якташыңны санга санамыйча табынны ташлап чыгып китү килешми. Анысы әдәп, культура дигән нәрсәгә керә. Кызлар янына утырып, аларны сыйлап-сыйланып утыру да гади бер тәрбия билгесе Ә менә яныңда чекрәеп утырган ике хатын-кыз, бигрәк тә сине сынап утырган Фәнүзә алдында. Марина белән кочаклашу бернинди әхлак кагыйдәләренә дә сыймый.
Аннан, рәхмәтләрен әйтеп, кызлар белән матур гына саубуллашып үз бүлмәсенә кайтып китәсе урынга, нигә дип инде Марина белән тан цыга барырга булган? Танцыга гына булса бер хәл, ресторанга да чакырды бит Маринаны Үзенең егетлеген күрсәтәсе килеп, ул, Украина кызына кыйммәтле коньяк, кызыл балык, аю итләре китертте. Кемнән китертте бит әле: Пичуговның яңа хатыны Зоядан! Җитмәсә: «Менә минем Себер кошчыгым,— дип таныштырды,— чибәр түгел дип карагыз инде моны!» — дип мактанып та җибәрде
— Тфу, җилкуар! — дип төкерде Кәрам. Оятыннан кичәге эшләре өчен бүген кызарып, уттай янып ята иде ул.
Ресторанда Курамшин тагын нинди хикмәтләр чыгарды соң әле? Әйе, ул Марина белән өч-дүрт тапкыр танцевать итеп алды. Күптән биегәне булмагангамы, Кәрамның бүген дә аяклары, җилкәләре авыртып ята.
Хатын-кызлар белән кичәләрдә бию анысы гаеп эшләрдән саналмый Культуралы кеше андый чакта күзле бүкән булып утырмаска тиеш. Тик менә биегәндә чут-чут үбешү җәмәгать урыннарында һич кенә дә килешми инде. Кәрам үзе авыз күтәреп үпмәде үбүгә, әмма Маринаның тыелгысыз иреннәренә ирек бирде, карыша алмады...
— Уф, инде хәзер Пичугов хатынына, Кузьманың үзенә ничек күренергә, алар алдында нәрсә дип акланырга?
Ярар: «үпкән-кочкан җилгә очкан» дигәннәр, ә менә салметдин баштан биргән вәгъдәләре белән нишләргә? Кичә күпме буш вәгъдәләр би pen ташланган бит. каһәр: Марина белән көн саен очрашып-күрешеп торырга, бергә танцыларга, кино-театрларга йөрергә Аннан, Фәнүзәгә квартира алуда ярдәм итәргә...
Эшкә барырга вакыт җитеп килә иде — Курамшин, сикереп торып, киенә башлады.
— Шулай, шулай, иптәш Курамшин,— дип танау астыннан үз-үзен битәрләп сөйләнә иде ул.— Эшне башлап җибәрә алмасаң да гулять итүне көйләп җибәрдең син!..
УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Черек күлдән кайтып керүгә Курамшин аптырап калды Бүлмәдәге тимер караватлар, иске өстәл һәм тумбочкалар алынган, алар урынына ♦ ялтырап торган агач карават, аның ике ягына ике яңа тумбочка куел - ган иде. Тәбәнәк журнал өстәле янында йомшак креслолар Ватык £ ишекле шифоньер да көзгеле кием шкафы белән алыштырылган Идән 5 гә бизәкле келәм җәелгән, тәрәзәләрдә — калын пәрдәләр, чәчәкле юка * челтәрләр Кыйммәтле җәймәләр белән капланган урын-җир өстендә S күперенке ап-ак ике мендәр тора Стеналарда картиналар
— Әллә ялгыш килеп кердемме?—дип чыгарга да уйлаган иде, өс *" тәл өстендә үзенең китапларын, сызым кәгазьләрен күргәч туктады - ♦ Бу ни булды әле? Әллә безне бүтән җиргә күчергәннәрме?
Тиз генә дежурный хатынны эзләп китте.
— Нишләттегез минем бүлмәне? Кайда башкалар?
Дежурный да, башка көннәрдәге кебек өч сорауга бер генә җавап - бирми. Кәрам алдында өтәләнеп тора: s
— Курамшин бит әле сез? Ялгыш әйтмәдемме? Сезнең өчен җи * һазладылар бүлмәне. Кузьма Николаевич лично үзе кушты, үзе килеп г тикшерде Барыгыз, рәхим итеп, урнашыгыз
— Кем сораган әле аңардан?
Курамшин тиз генә юынып алды да, Кузьма янына барырга җыен э ды «Бу нәрсә дигән сүз? Башкалар ни әйтер?» «Башкалар» дигәне үзе белән бер бүлмәдә яшәгән иптәшләре иде Курамшиннын Алар да Кәрам кебек үк инженерлар, төрлесе төрле яктан командировкага кил гән кешеләр иде. «Күзләренә ничек күренермен? Мин аксөяк, аерым зат, шуңа люкска күчерделәр диярменме?»
Кузьма Пичугов янына баруның тагын бер сәбәбе бар иде. Фәнүзә мәсьәләсе. Вәгъдә биргәч, сөйләшеп карарга кирәк Пичугов белән Бик тә уңайсыз, авыр хәлдә яши бит Фәнүзә..
Чыгып китәргә генә торганда, тәрәзә чирткән тавыш ишетеп, туктап калды Курамшин. Икенче этаж, ә тәрәзә шык та шык килә! Ба рып караса, аста Марина! Шул албасты кызы үзе. башын югары күтәр гән дә авыз ерып, тәрәзәгә вак таш атып тора!
— Каршы алырга чык, Карамушка, мине дежурный кертми!
— Бар икән күрәселәр!..
Кәрам коридорда утыручы дежур хатын янына барганда Марина шунда тора иде инде.
— Сезнең янга мени?—дип сорады дежур хатын —Гафу итегез, белмәдем — һәм Маринаны, күзе белән баштанаяк капшап, үткәреп җибәрде
Керү белән Марина, бүлмәгә сокланып, ишек төбендә туктал калды Аның күкле-яшелле күзләре зур ачылып, мизгел эчендә биредәге бар нәрсәне күреп тә өлгерде
— О-о, Карамушка ничек бай яшисез! Күренә, бу безнең торак түгел инде Үзең генәме?
— Әйе бугай
— Шәп! Димәк, күңелле яшәү өчен безнең инженерга бөтен шарт лар тудырылган?
— Күңелле яшәү өчен түгел, эшләү өчен,—дип төзәтте аны Курамшин
Марина биек үкчәле туфлиләрен ишек төбендә салып, аяк табаны белән идәндәге келәмне капшый-капшый түргә узды, көзге алдына килеп боргаланып алды
— Син мине утырырга кыстар идең
— Рәхим ит
— Нитәдер кәефен юк ахры?
— Ашыгам, Марина, барасы жирем бар.
— Ну, ну, Карамушка, кунак килгәч чыгып китмиләр. Ресторанга үзең чакырдың бит. Әллә хәтерләмисеңме?— Марина, урыныннан торып, балериналарча бөтерелеп алды:—Әллә сиңа бу күлмәгем ошамыймы? Әллә прическаларым килешмиме? Я, әйт.
— Барысы да әйбәт, тик мин бик ашыгам, барасы жирем бар.
— Танцыга да чыкмыйбызмы? Син бит анысына да сүз бирдең...
Курамшин, Маринадан тиз генә котылып булмасын сизеп, ялганлау юлына басты:
— Алайса, Марина, син анда бара тор, әйеме. Мин бер ярты сәгатьтән килеп житәрмен.
— Рыцарь сүземе бу?
— Әлбәттә!—диде дә эченнән: «юләр, рыцарьларның ниндие булмый Әллә алар бер дә алдый белмәгәннәрме?»— дип көлеп куйды
Шулай да чыкканда Марина, муеныннан кочып, Курамшинның ияк очындагы чокырын үбәргә өлгерде.
Көйләп-жайлап Маринаны паркка таба озатып жибәргәч, Курамшин урам чатында аптырап басып торды
— Кузьманың кайсы квартирасына барырга соң? Аны ничек эзләп табарга?
Пичуговның тормышына һаман төшенеп житә алмый иде әле Кәрам. Сәер, буталчык нәрсә, Зоя белән тора, Танясын уйлый. Күп көннәрне Зоя янына да бармый, үзенең буш квартирасында кунып ята икән.
Хәер, Пичугов үзе дә тормышы турында кайгыртырга яратмый. Очрашкан араларда Кәрам аның кылларын тартып караган иде инде— сөйләшергә дә теләми ул хакта. Телендә, әлеге дә баягы булачак зур шәһәр, аның перспективалары һәм планнары, нефтьчеләрнең тормыш- көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар һәм башка шуның кебекләр генә. Бер тапкыр, Черек күлгә китешли, Кузьма Николаевичның эш бүлмәсенә кереп чыккан иде Кәрам, анда да ишекле-түрле йөренә- йөренә «Ресторанга менә дигән жырчы китерттем. Саф меццо-сопрано тавыш! Ей-богу менә! Хәзер ресторан концерт залы мени! Кирәк ан- дыйлар Кәрам туган, безнең шәһәр өчен бик кирәк!»—дип, үзенең жилбәзәклеге белән Курамшинны гажәпләндергән иде. Икенче тапкыр күргәндә: «Черек күл мәйданына көнкүреш комбинатын жибәртәм. Парикмахерларны, итек төпләүчеләрне, тегүчеләрне куам. Ятмасыннар шәһәрдә пыскып, нефтьчеләргә хезмәт итсеннәр!»— дип сөйләнде.
Кулына китап тоткан хәлдә ишек ачты Кузьма.
— Әйдә дустым, әйдә, рәхим ит — Китабын култык астына кыстырып. ике куллап күреште.— Түргә уз! Колагыңны борасым бар, бу арада күренмисең. Узган ялда да килмәдең! Нәрсә, эш күбәеп киттеме?
— Әллә нәрсә майтарган юк әле...
— Күңелеңне генә киң тот, дустым, Себердә эш житәрлек.
Кәрам Кузьманың кара янып, күбеп чыккан маңгаена күрешкәндә үк игътибар иткән иде, сорамыйча түзмәде:
— Ни булды башыңа, Кузьма?
Пичугов тотлыгып калды:
— П-п. пүчтәк!—дип маңгаен сыпырып алды.— К-к... караңгыда ялгыш шифоньерга килеп орындым. Ничего, т-т туйга кадәр төзәлер
Кузьма елмайган булды, ләкин бу елмаю елауга охшагаирак иде,
— Синең кебек солидный начальник кешегә шишка белән йөрү килешеп бетми бетүен, нишлисең инде Шулай да, ул «шифоньер» ти- < рәсеннән ераграк йөрергә тырыш әле...
Кузьма Николаевич шаркылдап көлде. Кәрамның үзенә төрттерергә дә жае чыкты бугай:
— Анда, командировкага килгән изге Курамшин галиҗанәпләре тирәсендә дә тутый кошлар биеп йөри диләр, дөрес булса
Ресторандагы кичә турында Зояның Кузьмага сөйлисенә шик тотмаган иде ул
— Булды андый гаебем
— КТкка, брат, юкка андый юлга басасың ♦
— «Ертык тишектән көлә», дигәннәр... ,
— Менә шуңа кисәтеп куям да. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм сак
бул, дустым, ул хатын-кыздан! У-у, хатын-кызмы! Ул зат фәрештәңне < юлдан яздыра! *
— Маңгаеңа да алар бәрдеме? ?
— Әйе, Зоя печате. Өченче көн. йоклаганда саташып, «Таня» дип х
кочаклап алганмын икән үзен... *"
Курамшин, диванга авып, бөгелә-бөгелә көләргә кереште: ♦
— Нык тамызган! Ой, Кузьма! Кызганам мин сине, билләһи кыз- =
ганам! s
— Шуннан бирле барганым да юк янына. Чукынып бетсен! Менә > рәхәтләнеп үз квартирамда китап укып ята идем әле
— Яхшы китапмы? Күз алдыңа китер, Кузя, командировкага кил- х гәннән бирле кулга китап тоткан юк! Вакыт та тими, кәеф тә начар *
Пичугов, шактый иске китапны байрак сыман югары күтәреп, Ку- ч рамшин янына килеп утырды.
— О, о, беләсеңме нинди яхшы китап бу! Китап түгел, ә хәзинә! < «Язмалар» дип атала Авторы кем диген Николай Васильевич Ба- э саргин!
— Ишеткәнем юк.
— Ишеткәнең юк?!— Кузьма, дулкынлануыннанмы, ачуы килепме, тагын тотлыга башлады.— Д-д.. декабрист Б-б Басаргинны б-б.... белмисең?
— Чын менә, белмим
— К-к... күпне югалткансың! Бу китап Себер турында, төше кәсеңме?
Курамшин кызыксынып үрелгән иде, Кузьма кулындагы китабын өскә күтәрде.
— Мин бу китапны, дустым, ничә еллар эзләдем! Ниһаять, бүген базардан, иске китаплар сатучы бер карттан алдым Ниндидер надан бабай. Бер сум сорый бит, аңлыйсыңмы, бары бер сум! Ә мин аңа ун сум сузам Алмый. Менә юләр түгел диген инде йөз сум сораса да бирә идем Моннан йөз ел элек чыккан китап бит бу, Басаргин үзе үлгәннән соң күп вакытлар үткәч, 1872 елны басылган!
Тышлыгы тузып, катыргысы кубып беткән китапны әле баш очында, әле Кәрамның борын төбенә китереп селкн-селкн сайрады бу сүзләрне Пнчугов Ахырда тынып, фал китабын ачкандай, аерым бер игътибар, саклык белән генә ачты китапны Күзенә беренче бәрелгән юл ларын укып китте:
«...Әгәр кешеләр һәм хөкүмәт мондагы табигый байлыкларны файдалана белсә, Себерне гүзәл киләчәк көтә»
— Менә бит, Кәрам туган, ниндн баш булган кешедә! Себеркең киләчәген сөргендә, каторгада яшәп тә йн? илле ел алдан күргән!
— Яхшы,— диде Курамшин артык исе китми генә
Пнчугов тиз-тиз генә тагын берничә битне актарып алды
— Молодец кеше булган ул Басаргин. Себердә югары уку йорты ачу идеясен дә берснчеләрдән булып ул күтәрә Биредә, нинди дә булса зур шәһәрләрнең берсендә ачылган мәктәп бу якларга нфрат зур файда китерер иде, ди. Тирән демократик идеяләр болар, дустым! Илнең чын патриотлары булганнар алар декабристлар, Себер хуҗалыгын үстерү буенча заман таләпләре белән атлаганнар Менә, син тыңла әле, нәрсә
Ди Басаргин: «Шик тә юк, монда табигый байлыклар бар чагында, җитәрлек капитал һәм мәгълүматлы кешеләр булганда, тиздән бөтен Себер хисапсыз күп промышленность предприятиеләре белән капланыр иде» Шәп әйткән бит?
— Әйе, нәкъ бүгенгечә әйткән.— Курамшин китапны үз кулына алды, саргаеп, таушалып беткән бер-ике битен ачып үзалдына гына укыды да
— Кара син аны!—дип баш чайкап куйды.— Әле бүген дә үтә авырткан урыннарга кагылган бит.
Кузьма Николаевич, үзенең табышына сөенеп, ишекле-түрле йөри һәм китап белән мавыгып киткән Курамшинга астан гына күз төшереп ала. Ул хәзер дәрес бирүче укытучыга охшап киткән иде.
— Әйе, Басаргин Себернең капиталистик үсеше өчен нәрсәләр мөһим, нинди шартлар кирәк икәнен яхшы аңлаган. Тик боларны ничек тормышка ашырырга мөмкин икәнен генә төшенмәгән. Либераль позицияләрдә торган декабрист Басаргин тигезсезлекне, хаксызлыкны мәгърифәтчелек, гуманистик юллар белән төзәтмәкче була, хөкүмәткә акыл сату, үгет-нәсихәт белән тәэсир итәргә тырыша Тот капчыгыңны!
— Син моны миңа укып торырга бирерсең бит?
— Алырсың. Менә шулай, дустым... Себер элек-электән теш үтмәс җир булып килгән һәм әле бүген дә без аны тулысынча аңлап бетерә алганыбыз юк бугай.
— Син, Себер кешесе дә аңламагач, кем аңлар соң,— дип шаяртып, Курамшин китапны Кузьмага сузды. Себер турында зур проблемалар күтәреп бәхәсләшәсе килеп кермәгән иде шул әле Кәрам, бераз кечкенәрәк, җанга якынрак, йөрәкне бүген тырнап торган нәрсәләр ха кында сөйләргә килгән иде.
Ләкин ерак тарих, иске китаплар белән җенләнгән Пичугов һаман үзенекен сукалады:
— Уйланып йөри торгач, мин үзем өчен бик кызыклы ачыш ясадым бит әле,— дип башлап китте ул яңа фикерен.— Күреп торасың, бү генге Себер — Басаргин Себере түгел. Хәзер биредә техника — буа буарлык. Хәзер бөтен мөмкинлекләр бар, шулай да Себергә нәрсәдер җитми әле. Нәрсәдер юк, сизәсеңме, Кәрам?
— Кешеләр, кадрлар җитми димәкче буласың инде.
— Түгел!—диде Пичугов кычкыра төшебрәк.— Түгел! Белмәдең! Кешеләрне Себергә теләсә күпме җыярга була. Беләсең килсә, кешене китерү түгел, аларны калдыру проблема! Ни өчен китәләр? Ямь җитми Себергә, матурлык, бизәк җитми! Менә кешеләр нәрсәдән канәгать түгел.
Пичугов сөйләгәннәргә Курамшинның ачуы кабара башлаган иде
— Бу бәладән котылу өчен син нәрсәләр тәкъдим итәсең, ягъни?
— Тәкъдим итү түгел, ә шәһәрне төзекләндерү, бизәү, культуралы итү өчен көрәшергә кирәк. Мәсәлән, урамнарга агачлар, чәчәкләр утыр тырга, бакчалар, парклар булдырырга, стадион, футбол, хоккей мәйданнары төзергә, су керә торган бассейннар ясарга, концерт заллары, никах йортлары, модалар ательесы өчен биналар салырга кирәк безгә - Тәмле хыялларын шул урында кинәт өзеп дәвам итте — Модалар ательесы димәктән, бүген мин тегү мастерское белән сөйләшкән идем Клубта яңа модалар күрсәтүне оештырмакчы булабыз. Тик тоткарлык шунда: костюм кидереп сәхнәдә күрсәтергә ир-ат табып булмый Нигәдер, оялалар Сездә, нефтьчеләр арасында, баһадир гәүдәле чибәррәк егетләр юкмы? Мәһабәтрәк кеше кирәк..
Курамшин бөтенләй өнсез калды. Ачуланышып китүдән үзен тыеп булса да:
— Сине, Кузьма Николаевич, җирдән аерылган дип әйтимме, әллә
вакланыпкиткәнсеңме,— төшенмим әле мин,— диде.— Кешеләргә
торыр, йоклар урын юк, эшкә йөрергә юл юк, машина җитми. Черек күлдә һаман нефтьне тиешенчә кузгатып булмый, ә син «мода» дип ачу китереп утырасың
Кәефе бозылып, Кәрам урыныннан торды. Пичугов аның җилкәсеннән тотты
— Син алай димә, дустым. Кирәк мондый нәрсәләр, кирәк! Кеше ♦ нефть белән генә яшәми!.. 5
- Нефть белән генә итләми шул менә. Әнә, анда Фәнүзә исемле *
хатын баласы белән тулай торакта яшәп ята. Бер бүлмәдә өчәү, дүртен- < чегә шул бала. • *
Рнзатдинованы әйтәсеңме? Беләм мин аны.
Белгәч? Әллә нинди модалар кайгыртып йөргәнче, башта син р аңа квартира юллар идең
— Ах, дустым Кәрам! Квартирага мохтаҗ кешеләрнең исемлеген күрсәтимме? Күп алар, бик күп бездә — йөзләгән!
— Фәнүзә кебекләре юк анда, мөмкин дә түгел!
— Андыйлар да буа буарлык! Аннан да мохтаҗраклары дөнья! Күрә торгансыңдыр күпләр вагоннарда, иске баракларда яшәп ята Берәүләрнең, хәтта, бүген баш очына түбә саламы да юк!
— Анысын арттырасың
— Арттырмыйм Мәсәлән, үзебезнең Ишәй абзыйны гына алыйк. Черек күлдә каравылчы булып эшли торган Ишбулдинны Гомер буе аучы йортында яшәгән. Үзе разведчиклар белән киткәч, урманны кискәннәр, өен җимергәннәр, юл сала башлаганнар Бүген, әнә күрәсең, сукбай кебек вагонда, тимер мич янында йоклап ята Ул бит Бөек Ватан сугышы ветераны, заманында данлыклы аучы, ударник булган кеше
Пичугов, үзенең разведкада эшләгән елларынмы, Татьянасы белән булган чакларынмы исенә төшереп, моңсуланып калды ла.
- Ишәй абзыйны геологларга юл күрсәтергә дип мин алып киткән идем, дип дәвам итте аннары Мин аңа зур бурычлы. Әйбәт, эшчән карт ул Әле, әнә. сандыгы да миндә ята Әнә мылтыгы эленеп тора. Кая куйсын ул аларны? Үзенә бер бүлмәле булса да квартира алып бирергә күптән тырышып йөрим
Кәрам каршыга да, унайга да ләм-мим дәшмәде, торып китте дә стенада эленгән сары каешлы мылтык янына килеп басты
Бу калын көпшәле оптик прицеллы мылтык гадәти ау мылтыкларыннан аерылып тора иде
— Бу бит винтовка,— диде Курамшнн. коралның сызылып, киртләнеп беткән түтәсен капшый капшый
Үзенең әйтүенә караганда, Ишбулдин, имеш, сугышта снайпер булган. Төз аткан өчен, бу мылтыкны Ишәй абзыйга генерал үзе бүләк итеп биргән
— Кем белә, дип җилкәләрен җыерды Кәрам — Минемчә, солдат тан кайтканда корал бүләк итеп бирелми Юк сүздер ул? .
Алайса, бу гаскәри корал Ишбулдинга ничек килеп эләккән? Әнә, күрәсеңме мылтык түтәсендәге сырларны? Ишбулдин киртләгән тамгалар. Бер фрицның башына җиткән саен бер кирт сала бардым, дип сөйли Ишәй абзый
Курамшннның күзләре шар булды
Болармы? Кит. булмаганны! Монда киртләрнең санына чыкмалы түгел ич!
— Ике йөз егерме!
Алайса Ишәй абый герой булырга тиеш!
— Героен герой түгел дә. ниндидер орденнары, медальләре бар.
Пнчугов квартира мәсьәләсендәге сүзне түгәрәкләргә ашыкты
ШАМИЛ БИКЧУРИН
— Менә шулай, Кәрам дус. Әйтик, Ишбулдин батыр да, снайпер да булмасын ди. Ләкин бит Ватан сугышы ветераны буларак та. Черек күл нефть мәйданын ачуда катнашкан кеше буларак та һәм йортсыз- җирсез карт буларак та беренче чиратта квартирага лаек кеше.
— Бир син, кем аңа каршы? Тик, хөрмәтле Кузьма Николаевич, Фәнүзә турында да онытма. Бик тә авыр аның хәле...
— Әлегә бер сүз белән дә юата алмыйм. Карарбыз. Бәлки «үтә мохтаҗлар» исемлегенә кертеп булыр
— Анда күпме кеше?
— Ике йөздән артыграк.
— Уһу!..
Курамшин китәргә җыенды «Бер бүген генә һич ни кырып булмый. Тамчы булып тамарга кирәк Пичуговның башына Көн саен, сәгать саен, минут саен, бертоташтан» — дип ныгытты үзен. Чыгарга ишек ачкач кына кунак йортындагы купшы бүлмәсе турында исенә төшерде:
— Син, Кузьма Николаевич, нигә дип әле бүлмәдә мине ялгызымны калдырдың? Нинди гаепләрем өчен бу җәза?— дигән булды.
— Гостиницаны әйтәсең инде син. Себергә бердәнбер дустың килсен дә...
— Мин моңа каршы, Кузьма Яратмыйм мин андый купшылыкны. Өйрәнмәгән..
— Я, я, чыгымчылама, кешенең яхшыдан туйганы буламы?
— Башкалардан уңайсыз. Килешми
— Турысын әйткәндә, идарә начальнигы үзе кушты. Аның фәрманы. «Күңеле утырып эшләрлек шартлар тудырырга кирәк Курам шинга», диде. Ышанмасаң, үзеннән сора!
— Нәрсә, ул мине мәңгегә килгән дип уйлыймы әллә?
— Дөнья хәлен белмәссең. Әнә теге, ресторанда утырган ялтыравыклы күзләр башыңны әйләндерсә...
Кузьма Николаевич, башын артка ташлап, ләззәтләнеп хихылдагач:— Ярый, ярый, мин болай гына,— дип тынычландырмакчы булды.— Тик, Кәрам дус, кабатлап әйтәм сак бул андый чәчбикәләрдән. зинһар юк белән мавыкма.
II
Курамшин урамга чыкканда сәгать унберләр җитеп килә, сыек сөт кебек ак төн. томанны хәтерләтеп, һавада асылынып тора иде. Ничектер, эңгер-меңгере дә, кояш тотылгандагы кебек, хәвефле һәм күңелсез.
Сирәк-мирәк узып киткән машиналардан башка урамда бернинди хәрәкәт калмаган, тик елга порты белән иске пристань якларында гына катер һәм баржа сигналлары, теплоходларның авыр ухылдавы ишетелеп киткәли иде. Себер йокламый, Себер эшли, Себер иртәгесе мәшәкатьле көнгә әзерләнә Себер киләчәккә көч, гайрәт җыя.
Шәһәрнең һәр хәрәкәтен, чак кына ишетелеп торган чыңнарын һәм гөрелтеләрен дә үзенә сеңдерә-сеңдерә, Курэмшин кунак йортына таба атлады. Шәһәрнең колакка бәреп кергән ят тавышлары белән бергә, Фәнүзәнең «менә шулай яшибез инде», дип бүлмәсен күрсәтеп көрсенүе дә. Маринаның урамда аерылып киткәндә «Рыцарь сүземе бу?» дип чытлыкланып вәгъдә алып калуы да, барысы да Кәрамның артыннан ияреп барды. Шушы күп санлы, төрле-төрле тавышлар арасында балаларының ерактан, телефоннан ишетелгән авазлары аеруча яң гырап тора «Әти, безгә тере аю баласы алып кайт!»— диләр алар
Курамшин белән янәшә Пичугов ияреп килә сыман һәм «Кеше нефть белән генә яшәми» — дия кебек.
— Ярый,— ди Кэрам, Пичугов белән сөйләшкәндәй — Нефть белән генә яшәми, әмма нефтьсез дә яши алмый бит. Бу нефть дигән нәрсә безне, дустым, менә найларга кадәр илтеп ташлады .
Килгән мәлне Кәрам, сабакташының биредә үскәненә, дәрәжәгә кү-тәрелгәненә, могтәбәр кеше булып җитешкәнлегенә сөенгән һәм эчен нән бераз гына көнләшкән дә иде. Ни әйтсәң дә, идарә кадәр идарә * житәкчесенең урынбасары булу — теләсә кемнең кулыннан килми. Мо- J ның өчен баш та, булдыклылык та. ниндидер сәләт тә кирәктер Кәрам. £ үзе зур кеше булып карамагач, начальник урынбасарының рәвешен 2 дә китерә алмас иде әле бәлки Ә ул Кәрамның башына да килмәгән - планнар, проектлар белән эш йөртә
Соңыннан, аның эшләрен күзәткәләп, сөйләгән сүзләрен тыңлап, уй- Р фикерләре, киләчәк планнары белән ныклабрак таныша торгач, ничек- ф тер, шиккә калды Курамшин: үз урынындамы соң бу Кузьма Нико- _ лаевич? Начальникның көнкүреш буенча урынбасары булгач, барысын = да — ресторанга меццо-сопрано тавышлы жырчылар, модалар ателье- - сына манекенчылар табудан башлап, урам-йорт проектлары төзү- т ләргә, квартиралар өләшүгә кадәр бер Пичугов кайгыртырга тиеш * микәнни?
Әлмәттә, Курамшин эшләгән нефть идарәсендә дә бар начальник ч урынбасары — Аркадий Аркадьевич Кривопольский Дусты юк. дошма = ны юк аның, туган-тумачасы юк. Биредә Пичугов бөтен камытны үзенә * генә кияргә тырышса. Кривопольский исә киресенчә, бер эшне дә үз 3 өстенә алмас, башкаларга гына аударырга тырышыр Нинди генә йомыш белән килсәләр дә: «Мин зам гына. Минем акчам да. мате риалым да, кәгазьгә басарга печатем дә юк»,— дип кенә чыгарып җибәрә кешеләрне. Рәхәт аңарга — юкның башы авыртмый
Курамшин кунак йортына кайтып житкән, ишек яңагындагы кнопкага гына басасы калган иде. Кинәт артында әкрен һәм сузынкы гына
— Карамушка!—дигән тавыш ишетте. Борылып караса. Марина
— Марина, нишләп торасың монда?
— Рыцарымның егетлеген сынар өчен торам
— Нинди рыцарь инде мин, Марина.
— Син танцыга килергә вәгъдә биргән идең
— Әйе, әйе... Соңга калынды Эш бит Гафу ит Мин хәзер сине озатып куям.
— Номерыңа чакырмыйсың?
— Ни бит, Марина, дежур хатын бик усал. Шундый явыз!
— Да, сине Фая болай куркак дип сөйләмәгән иде.
— Фәнүзәме? Нәрсә белә ул Фәнүзә!..
— Белә, бик белә! Не скромничай. Карамушка, анда ничек гулять иткәннәреңне дә. яратмыйча хатыныңнан ничек командировкага качып киткәннәреңне дә яхшы беләбез!.
Кәрамның өстенә пычрак, бозлы су сиптеләр мени - ул. җилкәләрен җыерып, кулларын җәйгән хәлдә катып калды Менә бит эшләр кая таба киткән. Ах бу явыз Фәнүзәне! Күр син аны ничек итеп үч ала
— Менә авыртмас башка тимер тарак,— дип зарланды Кәрам эченнән Аның бердәнбер чарасы — хәйлә. Маринаны юату, аны ничек булса да торагына илтеп кую иде
— Бүген соң инде. Марина,—дни аның шактый юан биленнән ко чаклап сүз башлады Кәрам — Көн бүген генә түгел Иртәгә кич очра шырбы.з, яме?
— Кайда?
— Үзем барып алырмын.
— Рыцарь сүземе бу?
— Әйе.
Алар, култыклашкан хәлдә, Маринаның торагына таба киттеләр Шунда Курамшин, Хуҗа Насретдин турындагы бер мәзәкне исенә тө шереп, елмаеп барды
Имеш, ят бер шәһәрдә Хуҗа Насретдинның бик нык ашыйсы кил гән. Базарга барган да бер сатучының хәлвәсен, сораусыз-нисез ашар га керешкән бу Теге сатучы Хуҗа Насретдинны кыйный, ә бу аның саен ашый икән Соңыннан, тамагы туйгач, хәлвә сатучыга рәхмәт әйткән дә китеп барган Хуҗа Насретдин. Очраган кешеләргә «Шәһәрегез әйбәт икән, кыйный-кыйный хәлвә ашаттылар». - дип, мактап сөйли икән Хуҗа.
— Мине дә монда кыйный кыйный хәлвә ашаталар бит. вәт син!
Юлда аларга ыспай гына киенгән бер ир очрады һәм ул, ун-унбиш •етрлар узып киткәч, Маринаны үз янына чакырып алды. Алар кызып- кызып сөйләшә, тарткалаша калдылар. Кәрам туктамады. Сөйләшеп- тарткалашып калганнарга игътибар итмәскә тырышса да, кисәк кенә адымын әкренәйтте. Юлы аның шушы урында өзелеп калгандай бул ды. Әлеге ир кеше, кайсы ягы беләндер, Кәрамга бик тә таныш ке бек иде.
— Кем булды бу?
Арттан, мышный-мышный, Марина куып җитте.
— Менә монысы рыцарьлык түгел инде, Карамушка!—дип. авы зын бөреп, үпкәләп шелтә белдерде Дамаларны шулай ташлап китә ләрме?
— Калдың дип уйладым Танышың иде булса кирәк?
— Дрянь ул! — диде Марина. — Безне эшкә яллап алып килгән кеше. вербовщик кисәге Общежитиегә килеп, башта Фаяга бәйләнеп йөрде, аннан Наташага. хәзер инде миңа Андый сукыр чебеннәрне яратмыйм мин.
«Кара. Маринаның да үз принциплары бар икән! Кәрам үзе өчен ачыш ясады.
— Жан, дип йөртәләр ул кешене.— Кәрамне бик тә пошаманга - чшергән сүзләр сөйләп китте Марина — Синең дә күргәнең бар аны Хәтерләмисеңмени, теге көнне ресторанда ике өстәл аша гына безгә карап утырды? Башыңа киткәнрәк иде шул синең Ә мин аны үртәп, юри көнләштереп утырдым, синең белән алдына барып-барып биедем. Ачу ыннан шартлый язды!
— Димәк, аны көнләштерү өчен генә яратасың? - Марина белән араны өзү өчен, ниһаять, Курамшинга сәбәп табылды Хәзер ул үзе дә ..мнләшүгә салыначак, үпкәләгән, ачуланган булып. Марина яныннан китеп барачак. Шунсыз котылу юк моңардан
— Мин сине чынлап яратам. Карамушка. ышанмасаң, әнә, Фаи дан сора...
— Сорап торасы түгел, күренә! Хуш, мин киттем!
— Тукта әле. Карамушка. җаным, аңлашыйк! .
Кәрам, артына да борылып карамыйча, җил-җил килеп, кайтып китте Уенда аның бөтенләй дә Марина түгел, ә теге Жан дигән бәндә иде.
— Юк. бүген генә дә түгел, ресторанда гына да түгел, күптән күренгәнгә охшый бу кеше. Тагын кайда гына очраттым соң әле аны'**
Кәрам, кинәт туктап, маңгаена сугып куйды:
— Җәмил ич бу! Әйе. әйе. Җәмил! Муенын кырын салып йөрүе дә. • <вызына папирос кабып, ике кулын кесәсенә тыгып баруы да — анын
I адәте.
Якташы белән тагын бер күңелсез очрашу Курамшин алты-жиде ел элек бригадада мастер булып эшләгән көннәрен, кыр тулып утырган скважиналарны, шуларның Зәй елгасы якындагыларын караган оператор Җәмилне исенә төшерде. «Җәен Җәмил* дип йөртәләр иде аны Юк, эшчеләр такмаган, нәселеннән килгән кушамат. Гәүдәсе дә бик жый- нак, авызы да алай зур түгел — жәенгә бер дә охшамаган Ә менә начар * гадәтләре белән теләсә нинди кушаматка да лаек
Иптәшләре дә, Курамшин да аны ялкау һәм вөждансыз булганы 2 өчен яратмадылар Скважинасына барасың, карыйсын — торбага пара- * фин тыгылган, нефть килми «Кыргыч төшердеңме нефть юлын чис- = тарттыңмы?* — дип сорыйсың. Ә ул күзен дә йоммыйча алдый «Хәзер £ генә чыгыр төшердем, билләһи, чукынып китим менә!» Скважинага »- киләсең, кыргыч будкасына керәсең — Җәмил, башын тезенә куеп, < йоклап утыра. «Юк. йокламадым, чукынып китим менә, установканың _ эшен карап утыра идем». Ә үзенең күзләре шешенеп чыккан, битендә = шадраланып калган бияләй эзләре.
Бер мәртәбә, скважинада йоклап, нефть чаннарын ташыткач, бригада =• җыелышы карары белән эштән куганнар иде аны. Җәмил өч ай тик i йөрде дә Курамшинны судка бирде. Суд, моңа кадәр приказ белән шел й тәләр бирелмәгән, гаепләре документ белән оформить ителмәгән дип. ч Җәмилне яңадан эшенә кайтарды һәм. аның эшләми йөргән көннәре = өчен, мастер кесәсеннән түләтте. Курамшннның идарә приказы белән * каты шелтә алуы да Җәен Җәмил аркасында. Эшчеләренә күпме әйтә 3 килде: газ факелы янына якын бармагыз, газ линиясенә нефть үтеп, өстегезгә ут атылуы мөмкин, диде Шуңа да карамастан, операторлар яңгырлы көннәрдә факел янында өсләрен киптерәләр иде Моңа кадәр, ничектер, нефть атылу очраклары булмады, барысы да хәвеф-хәтәрсез узды. Ә менә, кемгә диген, эзләгән кешесенә килеп юлыккан бнт бәла чак кына янып үлә язмады Җәмил Салкын көз көне өшеп, скважина янындагы факел төбенә килеп утырган да йоклап киткән Бервакыт скважина каты гына төчкереп җибәргән һәм моның өстенә факелдан ут тамчылары коелган Ярый әле, тиз генә торып киемнәрен салып өлгер-гән, шуның белән янып үлүдән котылып калган Тәннәре ялкында пешеп, ике айлар больницада ятты егет. Аның яралары төзәлде, ә менә «куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәмәгән, эшчеләрен өйрәт мәгән өчен» дип бирелгән шелтә җәрәхәте Кәрамның әле дә булса йөрәгендә.
Җәмилнең эштән куылуы ул елны да түгел, соңыннанрак, иптәшләрен дә, бригаданы да берничә мәртәбәләр төп башына утырткач булды Ул, график буенча, яңа елга каршы төнне вахтада торырга тиеш иде. Килде, бергә эшләгән иптәшеннән скважиналарны кабул итеп аллы. Мондый җаваплы көндә җитәкчеләр сизгерлекне күгәрү максатында, таләпне аеруча каты куялар—дежур калып, скважиналарны тик шереп кенә торалар Идарәдән төн уртасында килеп, шундый обход ясарга Курамшинны да алып киттеләр Операторлар барысы да сква жиналарда, тнк Җәмил генә үз урынында юк иде скважиналар тагы нефть юлларын япкан да Яна ел кичәсенә кайтып киткән Иртән Курамшин белмәмешкә салышып кына сорый моңардан «Вахтада булдыңмы?» Җәмил, оятыннан кызара да белми ичмасам, үзенең нефтьле кулларын күрсәтә: «Күрмисеңмени, скважиналар белән төне буе нза чигеп чыктым, чукынып китим менә!» —ди. Бу юлы инде аны судта. Кәрам өстеннән бирелгән төрле жалобалар да коткарып кала алмады
— Ярый, узган тузган, җилгә очкан! — диде Кәрам, авызына тәм сез нәрсә капкандагыча, җиргә төкерде Ә хәзер нигә ачу саклап йөри икән соң әле ул? Ник танымаска салыша, нигә исәнләшеп китми? Әйе, вак җанлы кеше гомере буена шулай кала торгандыр инде ул
УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Баш инженер Бибиковта иртәнге планерка бара. Ул «биш минутлык» дип йөртелсә дә, биш минут эчендә генә беткәне һич юк, кайвакытта унбиш-егерме минутка сузыла, ә кайчакларда ярты сәгатькә дә сыймый иде. Шуңа күрә «биш минутлыкларны» иртәрәк, вахта машиналары китәргә бер сәгать алдан башлыйлар.
Шунда утыра-утыра, мунча кергәндәгедәй тирләде Курамшин. Бүлмә эсселектән түгел, тоташ сүз боткасыннан, зарлану һәм тиргәштән кызган иде ул Тавышның асылы нәрсәдә? Әлеге дә баягы Черек күл мәйданында эшнең ифрат сүлпән баруында, нефть объектларының срогында өлгермәвендә.
Бүген Пасарби Пшимаховичның кәефе аеруча начар, ул урынында утырып тора алмый, ишекле-түрле йөри, туктап, һәр бүлек мөдирен бастыра да акыртып җавап ала
Эш графигы чамадан тыш бозылган: скважиналарны җиһазлау буенча сызымнарны өлгертмәгәннәр Кирәкле кадәр металл конструкцияләр китертә алмаганнар, квалификацияле эшчеләр туплау планы өзелгән...
Баш инженер, бөркет кыяга кунган кебек, ике кулы белән өстәл почмагына таяна Күзләре белән стена буенда тезелеп утырган кешеләрне сөзеп чыга.
— Ну, инде нишлибез?
Кыскача информация ясау өчен чират Аввакумовка җитә.
— Ә син нәрсә диярсең, Виталий Иванович?
Аввакумов үз бәясен белә, урыныннан чәчрәп тормый, баш инженер бастыргач, башкалар кебек каушап-куркып калмый:
— Ике көтүче очрашканнар да икән, зарланалар, ди: ике кулыма бер эш булыр дип көтү алган идем. Ике кулга бер эш тә юк, әмма аякларга чыдап булмый, дип әйтәләр, ди...
— Син миңа әкият сөйләмә, Виталий Иванович!
— Менә шул турыда әйтәм шул Көн буена күл буйлап чабышып йөрибез, ә кулга тотарга эш юк! Кайда безгә китереләсе торбалар, кайда табаклы калайлар, электродлар? Нигә бүгенге көнгә кадәр сызымнар әзер түгел? Нигә һаман слесарьлар, монтажчылар бригадасы җибәрелми? Фактта навигация бетте, елга юлы ябылды — кышын нәрсә эшләрбез? Безгә хәзер йөкләрне самолетлар, вертолетлар белән китертү мәсьәләсен куярга кирәк, Пасарби Пшимахович
— Ә синең, Кәрам Ризванович, автоматларың, телемеханикаларың ни хәлдә?
Кәрам Ризванович тора, ни әйтергә белми аптырап кала Нигә дисәң, Курамшннның командировка срогы бары ике айга иде — аны тагын бер айга озайттылар. Монысы да ике-өч көннән тула, өйгә китәр вакыт ә бу Пшимахович дигәннәре һаман өскә атланып куа, көннән-көн ныграк җигә бара. Срок дигән нәрсәне әллә онытып җибәргәнме ул?
Шул турыда Бибиковның исенә төшермәкче булып торган иде, ләкин теле әйләнмәде, башкалар кебек үк зарланып китте:
— Мин үзем аңлый алмый интегәм. Безнең промыселларда, иптәш Бибиков, болай эшләмиләр... Бездә башта китерәсен китереп, җиткерәсең җиткереп бетерәләр, аннан соң —«давай, давай!» — Кәрам Ризва нович үзенең кычкырыбрак җибәргәнен тоеп, тавышына азрак «тормоз» бирде.— Миңа нәрсә! Үзегез әйтмешли, мин командированный кеше, килмешәк Срогым тулгач «cay-бәхил бул», китәрмен дә барырмын. Ә бит анда Черек күлдә телемеханика системасының яртысы да комплект-
ланмаган! Блоклар кайткан, кабельләре юк, диспетчер пульты бар, язу җайланмалары юк...
Баш инженер, кулын күтәреп, Курамшинның сүзен кисте
— «Моя хата с краю» димәкче буласыз Алай түгел! Без монда ба
рыбыз да бер арбага җигелгән. «Мин командированный» дип, туарылып китә алмыйсың. Ботканы бергә пешердек, ашавын да бергә ашыйбыз. ♦ менә шул!х
Курамшин, башына суккандай, миңгерәп китте кебек. Авызын бер ч ачты, бер япты, тел очына килеп торган сүзен әйтә алмый интекте. Өч < көн генә элек «тиздән кайтып җитәм» дип хат язган иде, кичә генә ха х тыны белән «якшәмбе-дүшәмбе тирәләрендә юлга чыгам», дип телефон- ? нан сөйләште. Тагын да килеп, өч «ташбашына» күчтәнәчкә фотоап- = нарат белән диафильмнар сатып алынган Бүген эштән кайткач Хәти- . мәсе өчен дә кызыклырак берәр нәрсә эзләп карамакчы иде Болар турында биредә сөйләп булмый шул. ;
Баш инженер Бибиковның планеркалар үткәрү стиле гаҗәп кызык о. кешеләрне чират белән берәм-берәм бастыра да, башкарылган эшләр * өчен җавап бирүне сорый. Ләкин сөйләргә, акланырга, зарланырга да * бирмичә, эшкә куып чыгара. Аны «тупас кеше» дип тә, «принципиаль х кеше» дип тә «конкрет кеше» дип тә йөртәләр.
Ләкин Курамшин аны үзенә карата тупас дип әйтә алмас иде. Ни өчен дисәң, баш инженер аңа һәрвакыт игътибарлы булды, ипләп сөй- f ләште, киңәшен кызганмады. Әлбәттә, ул да Аввакумов кебек, Курам- < шинга вакытлы кеше итеп кенә карый иде. Бүген планеркада шунысы 3 гаҗәпләндерде: баш инженер башкалар белән беррәттән инде аны да бастырып тирги. Моңа сөенеп тә куйды, хәтта Курамшин Димәк, баш инженер аны идарә кешеләре белән тигез күрә, үз итә. Димәк, аңа ышана башлаган Пшимахович «Соң түгелме икән кайтып китәргә вакыт җиткәч?» — дип Бибиков өчен борчылып та алды Кәрам Ризванович
Бибиков өчен генә түгел, ул бүгенгечә заводтан килеп җитмәгән автоматлар, телемеханик аппаратлар өчен, анда эшлисе кешеләр, бөтен Черек күл язмышы өчен борчыла иде.
Планерка беткәч, кешеләр тарала башлагач та уйланды ул Черек күл язмышы турында Әйе, ордым-бәрдем генә түгел ул ерактан идарә итү системасын кору Идарә ялгышкан монда Курамшинны китертеп Булгач булсын иде: бу өлкәдә яхшы гына мәгълүматлы бер инженерны — калып яши торган кешене чакыртырга кирәк иде Ул үзенә укымыш лы-белдекле егетләр җыяр иде, бригада яки цех кебек бер нәрсә оештык рыр иде, укытыр, өйрәтер, шунда мәж килеп үзе дә эшләп йөрер нде Ничек тә язга кадәр тырышырлар, ничек тә төзеп бетерерләр, сафка бастырырлар иде яңа системаны Кирәк иде аларга даими бер кеше
— Беләм, Кәрам Ризванович, синдә инде «чемодан настроениесе»,— дип, Бибиков бүлмәдә ялгызы утырып калган Курамшин янына килде.
— Сиңа бер генә үтенечем: кал тагын берәр айга!
Кәрам Ризванович җавап бирмичә идәнгә карап утыра иде
— Нәрсә ул бер ай! — дип күтәрелеп кычкырды аннан.— Бер ай белән ни кырып була?
— Системаны комплектовать иткәнче генә Үтенәм Мин сезнең идарә начальнигы белән дә, баш инженерың белән дә сөйләштем Каршы килмиләр Эш бары синнән тора Без рәсми язу да язарбыз Бәлки өеңә кайтып кына килерсең. Кәрам Ризванович? —дип көтелмәгән тәкъдим ясады баш инженер
Кәрам елмайды
— Бер кайтсам, килер дисеңме?
Аннары. Кәрам Рнзвановнчның юлын бүлеп, каршыга басты
— Шулай да ун-унбиш көнгә кал әле Күбенә түзгәнне азына гына чыдарсың!
— Аннан соң ни була?
— Җиһазлар алырга самолет җибәрербез. Заводның үзенә. Мондагы эшләрне башлау өчен кемнәрне булса да табарбыз.
— Тагын читтән теләнепме? Ташлагыз шул гадәтегезне, табыгыз даими кешеләр!
— Менә син калмыйсың бит — башкалар да шулай. Проблема! Бу мәсьәлә министрлыкка да билгеле.
Кыстауга бирелүдән куркып, Курамшин тиз генә чыгып китте. Се- бернең үтенечләренә берәү дә каршы килергә батырчылык итми.
Тыңламасаң — барыбер кушарлар. Риза булмасаң — мәҗбүр итәрләр.
Кирәк икән — бөтенләйгә җибәрергә дә күп сорамаслар. Көч — алар ягында Дөреслек — алар кулында Пшимахович бит юри генә ризалык сорап маташкан була Курамшинның калу-калмау мәсьәләсе, бәлки, әллә кайчан хәл ителгәндер инде?!.
Шуларны белешмәкче булып, кадрлар бүлегенә кереп чыкмакчы иде Курамшин. Ләкин, коридор буенча тезелеп шап-шоп атлап килүче солдатларны күргәч, туктап калды «Болар нишләп йөри монда?» Килделәр дә, кадрлар бүлеге ишеге төбендә шып итеп туктап калдылар. Алдагысы, фуражка кигән сержант, сафтан чыгып команда бирде:
— Вольно! Таралмаска!
Үзе, ишек тә шакып тормыйча, эчкә узды.
Солдатлар барысы да озын шинельдән, бүректән, кара погоннардан иде. Погоннарында Кәрамга таныш булган элемтәче билгеләре — аркылы-торкылы киткән яшен чаткылары. Ул хезмәт иткән частьта да бар иде андый солдатлар.
Ишек төбендә алар белән бергә ике-өч минутлар торгач, ни өчендер, кызыксынмакчы булды Кәрам:
— Солдатларга нинди хәсрәт төшкән нефть идарәсендә? — диде.
Җавап бирүче булмады. Бәлки, сөйләшү өчен дә аларга команда кирәктер? Бәлки хәрби сердер?
Курамшин. кесәсеннән папирос чыгаргач, берсе кыюсыз гына:
— Рөхсәт итегез? — дип, тартырга сорады.
— Рәхим итегез.
Берничә кул берьюлы папироска үрелде.
Менә шунда ачыла инде ир-атның теле, шунда китә танышу.
— Без монда эшкә килдек,— диде беренче булып папироска үрелгәне.— Ничек уйлыйсыз, алырлар микән?
-— Срокны тутырыпмы?
— Әйе. Күрәсез, бөтен отделениебез, командирыбыз белән. Үзебез теләп.
— Ниндиерәк эшкә дисез?
— Ниндигә дә риза.
— Димәк, романтика китерде Себергә?
— Теләсә ничек дип белегез...
Сержант чыкты.
— Бетон эшенә китәбез! — диде.— Бүгеннән үк барыбызга да воен- комантка учетка керергә, паспортлар алырга, торакка урнашырга һәҢ башкалар Сораулар бармы?
— Юк!
Шунда Курамшинның күкрәге актарылып чыккандай булды. Тынына капланып, кул күтәреп сержантка таба килде Бер секунд соңга калса да эш узар, югаласы югалыр кебек иде аңа
— Туктагыз әле, егетләр, сабыр итегез. Сез элемтәчеләр түгелме соң?
— Элемтәчеләр!—дигән дәррәү җавап ишетте.
— Нәрсә, сез башка эш тапмыйсызмы? Әллә бирмиләрме?
— Безгә барыбер Ил кая кушса — шунда!
Курамшин ачу белән кулын селтәде
— Ташлагыз әле романтикагызны! Сездәй асыл егетләрне кара эшкә кушу — жинаять! Кадрлар бүлеге ахмаклык эшли!
Кырт итеп борылды да, баш инженер бүлмәсенә таба китте ♦ Бүлмәсеннән Пасарби Пшимаховичны ияртеп чыкканда солдат-егет- г ләр арасында Аввакумов тора, кызыл сакалын селкә-селкә, аларга нәр ч сәләрдер сөйли, аңлата иде <
Аввакумов, баш инженерны күрү белән кулын-кулына сугып
— Менә дигән егетләр таптым үземә, Пасарби Пшимахович! — дип £ кычкырып әйтте — Бетон эшенә жибәрмәкче булалар икән үзләрен Ә р мин монда монтажниклар көтеп утырам!
— Юк инде, Виталий Иванович, соңга калгансың. Егетләрне син түгел, мин таптым. Алар миңа киләчәкләр,— диде Курамшин, егетләрне - аралап, урталарына кереп басты.
— Күр син аны,—дип, Курамшинга төртә-төртә көлә башлады Аввакумов — Моны гына кара, Пасарби Пшимахович! «Миңа» дип сөй- ж ләнә бит! Син кем? Кайсы оешмадан? Кем булып эшлисең?
— Кемме-түгелме, егетләр — минеке!
Курамшин, кулларын жәеп, солдатларны каплап басты Аввакумов шулай ук колачын жәеп, күкрәге белән Курамшинны артка таба кыса у башлады Баш инженер, ике чигәсен тотып, бу күренештән рәхәтләнеп < көлә иде. Коридорга кешеләр чыкты 3
— Виталий Иванович,—дип, сүзен юри сузып, боларны тынычландыру өчен әйтте Бибиков.— Без бит үз кешеләр. Виталий Иванович Без синең белән ничек тә килешербез. . Алсын Курамшин егетләрне үзенә Кирәктер алар.
Курамшин кулына яшь, таза, белемле егетләр эләкте, биредә беренче мәртәбә, кечкенә генә булса да, коллективка ия булды ул Әйдә, ва кытлыча гына булсын, әмма хәзер аның үз кешеләре бар Курамшин егетләрне, аз булса да, яңа система белән таныштырып, кулыннан кил гән кадәр өйрәтеп калдырачак. Алардан, белмәссең, киләчәктә теле механик системасының менә дигән осталары, Черек күл нефть мәйданының чын хужалары чыгар!
— Ну. бөркетләр, нигә аптырап калдыгыз әле? —диде Курамшин елмая төшеп. Ул үзенең дә, егетләрнең дә кәефен күтәрергә тырыша иде:—Я, әйтегез, кайсыгыз белә ни өчен мин сезне тартыша-тартыша алдым?
— Үзеңә кирәк булганга,— диде арадан берсе
— Ни өчен кирәк?
— Эшләтер өчен!
— Дөрес сукалыйсыз — Курамшин янындагы сержантка -борылды Димәк, элемтәчеләр сез Димәк, электр, радио, телефонны нәрсә белән ашаганны беләсез?
— Бераз сукалыйбыз,— дигән булды сержант тыйнаклык күрсәтергә тырышып
— Телемеханика, электроника дигән нәрсәләрне дә ишеткәнегез бул ды инде?
— Күз алдына китерәбез.
Курамшин, институттагы профессор Кабулов сүзләрен исенә төшереп елмайды да, алдындагы бер кечкенәрәк солдатка төртеп
— Тараканның мыеклары нәрсәгә кирәк? — дип сорады
— Солдат та югалып кала торганнардан түгел икән, мәзәккә шулай ук шаяру белән жавап бирде
— Ана тракаи алдында көязләнү өчен
Алайса ана тараканның мыеклары ни өчен кирәк?
— Ата тараканга ярар өчен.
Егетләр гөр килеп көлештеләр
— Тагын нәрсә өчен кирәк?
— Бер-берсен эзләп табу өчен.
— Иснәшер өчен! Капшашыр өчен!
— Молодцы! — дигән булды Курамшин көлә-көлә,—Болай булгач мин сезне эшкә алам да алам! Таныш булыйк: фамилиям Курамшин Кәрам Ризванович Әйтергә авырмы? Өйрәнгәч кыен булмас. Әле мин Пасарби Пшимахович дип әйтергә дә өйрәндем. Ә сезнең барыгыз белән дә соңыннан танышырбыз Мин Черек күл телемеханика система сы буенча эшлим. Миңа килүегезгә бер дә үкенмәссез. Бик кызык нәрсә ул телемеханика.
Курамшин сержантның жиңеннән тотты.
— Исемең ничек синең?
— Владимир. Фамилиям — Леванов
— Әйдә әле. Володя, яңадан керик бирегә,—дип егетне кадрлар бүлегенә алып кереп китте.