Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОЛТАН ГАБӘШИНЕҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ


_ атар профессиональ музыкасының тууы һәм беренче адымнары танылган I музыкант, мәгърифәтче һәм фольклорчы Солтан Габәши исеме белән дә бәйләнгән.
Солтан Хәсән улы Габәши элекке Казан губернасының Кече Солабаш авылында туган. Казан һәм Уфа мәдрәсәләрендә укыганнан соң ул Уфа һөнәр училищесында белем алуын дәвам иттерә Бала чагында ук Солтанның күңелен төрле уен коралларында уйнау теләге били. Музыкага, халык җырларына мәхәббәт елдан-ел көчәя, беренче мавыгулар нота әлифбасына төшенү, фортельянода уйнарга өйрәнү кебек омтылышлар белән кушылып китә. Уфа мәдрәсәсендә укыганда ук С. Габәши музыкаль кичәләрдә актив катнаша, рояльдә уйный. Берничә ел музыка гыйлеме буенча дәресләр алу аңа зур ярдәм итә. Солтан көй язу өлкәсендә дә үзен сынап карый. Шул заманда ук иҗат ителгән җыр. романс, фортепьяно өчен миниатюраларының кайберләре бик тиз халыкка тарала һәм әле дә җырчылар теленнән төшми.
1915 елда Солтан Габәши Казанга кайта һәм университетның юридик факультетына укырга керә. Ләкин университетта белем алу чоры ике ел гына дәвам итә. Бөек Октябрь революциясеннән соң татар халкының сәнгатен, мәдәниятен үстерүгә ачылган киң мөмкинлекләрдән файдаланып, Габәши тулысынча музыкаль-педагогик башкару һәм иҗат эшчөнлегенә күчә.
С. Габәши спектакльләрне музыкаль яктан бизәү эшенә зур теләк белән керешә. Аңарчы драма театрында җыр-муэыка куллану шактый чикләнгән хәлдә була: тәнәфес вакытларында яки спектакльләрдән соң гына халык көйләре башкарыла, җырчылар. хор һәм инструменталь ансамбльләр катнашуында аерым концертлар оештырыла. Бары 1917 елдан соң гына музыка татар театрының эчтәләгенә үтеп керә, аны баетучы бер бизәк буларак кулланыла башлый. Профессиональ музыка иҗатыбыз үсешенә башлангыч булып торган бу прогрессив күренешкә нигез салучыларның берсе— Солтан Габәши. Шул елларда «Аң» журналы да «Зөләйха» пьесасына С. Габәши тарафыннан музыкаль оформление эшләнүе һәм беренче тәҗрибәнең уңышлы чыгуы хакында яза (1917 ел, № 2).
1920—21 елларда С. Габәши музыкасы белән тагын ике спектакль куела. (Ф. Бур- нашның «Таһир-3өһрә»се һәм К. Рәхимнең «Бүз егет»е). Биредә инде музыканың драматургик вазифасы бар. Композитор җыр-музыка белән геройларның уй-хисләрен ачарга омтыла Мәсәлән, «Бүз егетнтән «Сәхипҗамал җыры», «Кызлар җыры». «Таһир һәм Зөһрәпдәи «Кызлар җыры» әнә шундый максатны күздә тотып иҗат ителгән.
Солтан Габәши — мөстәкыйль җырлар авторы да. Исемнәре белән үк композитор иҗатының ил-көн тормышына актив мөнәсәбәтен раслап торучы бу әсәрләр арасында комсомолның VI съездына багышланган, дингә каршы рухлы «Комсомол мөнаҗә-
те» һем 1905 елгы революциянең егерме еллыгына багышлап язылган «Ике заман» җырын аерым билгелал утарга кирәк
Г. Әлмөхәммәтоя һәм В Виноградов белән берлектә, С. Габәши беренче милли опералар — «Сания» (1925) һәм «Эшчекне (1930) иҗат итүдә дә катнаша «Сания» операсы Франкфуртта үткәрелгән Бөтендөнья күргәзмәсендә, «Эшче» — милли театрларның бөтенсоюз олимпиадасында бик зур уңыш казана, аларны чит ил матбугаты да мактап яза. Либретто камиллегенә, музыкаль бөтенлеккә ирешә алмау кебек аерым кимчелекләрдән азат булмасалар да, беренче татар опералары халкыбызның культура үсеше дәрәҗәсен күрсәтел торулары ягыннан тарихи әһәмияткә ия.
Солтан Габәши укыту һәм культура-агарту өлкәсендә дә зур эшчәнлек алып бара М. Вахитов исемендәге мәктәптә. Арчадагы мөгаллимнәр курсларында, мөселман пехота командирлары курсларында ул музыка теориясе, хор дәресләре укыта. Соңрак С. Габәши Көнчыгыш музыка техникумы мөдиренең урынбасары итеп билгеләнә
Республикабыз музыкаль культурасы өчен бөтенләй яңа булган хор сәнгатенең үсешенә С. Габәши аеруча зур элеш кертә. Шул максатны күздә тотып, ул татар халык җырларын катнаш хор белән башкару өчен эшкәртә. Әлеге әсәрләр яңа гына оешкан бик күп хор коллективларының төп репертуарын тәшкил итә. С. Габәши татар яшьләрен хор белән җырлау сәнгатенә җәлеп итү өчен дә күл коч куя.
Без бүген С. Габәшинең музыкаль фольклористика өлкәсендәге хезмәтләрен шулай ук зур хөрмәт белән искә алабыз. 1931 елның июнендә халык иҗатын ойрөнү өчен Татарстан районнарына махсус экспедиция нәкъ менә аның инициативасы белән оештырыла. Составында С. Габәши, җырчы Г Әлмохәммәтов, артистка Н. Рәхмәтул- лииа һәм башкалар булган бу экспедиция гаҗәеп игелекле максатлар белән юлга чыга. Алар халыкның җыр-кой иҗатын өйрәнүдән тыш, җирле һәвәскәрләргә ярдәм итәләр, галантлы музыкантлар һәм җырчылар эзләп табалар
С. Габәшинең татар көйләре тарихына, халык музыкасы үзенчәлегенә багышланган мәкаләләре җитди игътибарга һәм өйрәнүгә лаек. Шул заманнарда ук ул халык музыкасының милли стиль үзенчәлекләрен ачыкларга, әлеге юнәлештәге катлаулы мәсьәләләрне кыю хәл итәргә омтыла. С. Габәшине татар халык җырларын теркәп калдыру, эшкәртү һәм башкару проблемалары аеруча дулкынландыра Халык көйләрен энҗе-җәүһәрләрен җуймыйча язып алу һәм гармонияләштерү эшенә ул зур игътибар бирә, киләчәктә милли моңнарыбызны бетен төсмерләре белән җиткерә алу мөмкинлекләре табылыр дип ышана.
Гомумән, С. Габәшинең татар профессиональ музыка сәнгате үсеше хамыидәгы фикерләре хәзер дә зур кызыксыну уята. Ул, мәсәлен, татар традицион җыр сәнгатенең Европа профессиональ музыкасына якынаюы берничә юл белән барырга мөмкин диген фикерне яклый. С- Габәши карашынча, катлаулы сехно музыкасы, симфонияләр, хор эчен язылган әсәрләрдә милли үзенчәлек һәм традицион алымнар югары композиторлык техникасына ия булган донья культурасы казанышлары белен үрелеп үсәргә тиеш. Бу иҗади эзләнү нәтиҗәсендә традицион музыка теле тагын да байый, тулылана төшәр, дип өмет баглый ул. Әлеге фикер-фараэларның хаклыгы музыка сәнгатебезнең алга таба үсеш адымнары белән расланды
1932 елда С Габәши Уфага күчеп китә һәм Башкорт сәнгать техникумында теория һәм сольфеджио буенча укыта башлый, музыка буенча дәреслекләр тезүдә катнаша Бер үк вакытта. Башкорт милли культура фәнни-тикшеренү институты хеэ- мәткере буларак, ул башкорт музыкаль фольклорын җыю. әйрәнү һәм пропагандалау әнкәсендә зур эш алып бара
Солтан Габәши каты авырудан соң 1942 елның 8 январенда вафат булды. Аның тынгысыз иҗаты һәм күпкырлы җәмәгать эшчәнлеге сәнгатебез үсешенең куәтле ташкынында якты агым булып тәсмерләнә