ШИРИЯЗДАН САРЫМСАКОВКА 70 ЯШЬ
асырлар буена күпне күргән, күпне кичергән дала уртасындагы Атбасар шәһәре, аның атаклы ат ярминкәләре хәтта Казан сәүдәгәрләрен дә үзенә тарткан Петропавловскидан һәвәскәрләр килеп спектакль күрсәткәннәр, концерт куйганнар...
Менә шушы шәһәр байларына бил бөгеп көн күргән Мөхәммәтҗан абзый гаиләсендә 1911 елның 12 маенда ир бала дөньяга килә. Моңа кадәр кызлары гына булган агай, тансык улына, арслан күк батыр булсын диптер инде, Ширияздан дигән исем куштыра (шир — фарсыча арслан мәгънәсендә).
Ул елларда ат төп транспорт, ат йөртүче бөтен яңалыктан хәбәрдар: шәһәрдә ни эшләнгәнен, кемнәр килүен, кемнәрнең китүен — барысын да белә. Шулар арасында артист халкы да булса, аңа инде аеруча зур ихтирам-хөрмәт. Мөхәммәтҗан абзый театр уеннарының берсен дә калдырмый, үзе белән гаиләсен дә алып йөри.
— Әле дә хәтеремдә, әти безнең бөтенебезне җигүле арбага төяп уенга алып барадыр иде,— дип искә ала Сарымсаков.— Сәнгатьне гаҗәеп ярата торган гаиләдә үстем: Рәбига апа мандолинадан аерылмый, әти белән Биби апа гармоньда уйный, ә мине җырлаталар иде... Бөек Октябрь революциясеннән соң Ширияздан
татар мәктәбенә укырга керә Атбасар каласының беренче пионерларыннан берсе була. Аның укуын тагын да дәвам итәсе килә. Ниһаять, Казан якларына китәргә җай чыга. Ширияздан бер кыш Арча контоны, Олы Мәңгәр авылында крестьян яшьләр мәктәбендә укый Татар авылларында куелган беренче спектакльләрдә катнаша һәм менә шушы мавыгулар аның киләчәк язмышын билгеләүдә зур этәргеч була.
1928 елның көзендә Сарымсаков Казан берләшкән сәнгать-театр техникумына укырга керә. Техникумда артистлык осталыгыннан Наум Андреевич Шульга, музыка дәресләрен Салих Сәйдәшев, җыр-хор дәресләрен Солтан Гәбәши, әдәбияттан Садри Җәләл укыта Кыскасы, педагоглардан уңа Ширияздан.
1930 елда Татар дәүләт академия театры СССР халыклары театрлары олимпиадасына катнаша. Яшь студент Ш. Сарымсаковка да шул бәйрәмгә бару бәхете тия. Талантлы артистларның уены, зур театрларның режиссура культурасы яшь актерлар өчен осталыкка өйрәнү мәктәбе була. Шул ук вакытта олимпиадада татар театрының көчле актерлар составына режиссерлык эшенең торышы туры килми дигән фикер дә әйтелә Озак та үтми, Мәскәүнең Үзәк театр техникумында махсус милли бүлек ачыла Ш. Сарымсаков менә шунд<^ укырга җибәрелә.
1931 елны ГИТИС (дәүләт театр сәнгате институты) ачылып, берничә сәләтле студентны техникумнан шунда күчерәләр. Шул җөмләдән Ш. Сарымсаков та институтның режиссерлык бүлегенә кабул ителә. Мәскәүдә укуның файдасы зур була. Нинди генә мөмкинлекләр ачылмый студентларга: тәҗрибә өйрәнү, тирән теоретик мәгълүмат алу, премьералар карау, театр музейларына йөрү, танылган режиссерлар белән фикер алышулар. Режиссурадан МХАТ режиссеры И. Я. Судаков укыта.
1936 елны укуын төгәлләп, яшь режиссер академия театрына эшкә кайта. Ул Мәскәүдә уку чорында алган белемен, тәҗрибәсен тулысы белән файдаланырга тырыша. Академия театры сәхнәсендә теләсә нинди катлаулы әсәр куярга мөмкинлек бар, чөнки ул елларда театрның талантлы артистларга бай чагы: 3. Солтанов, К Шамил. М. Сульва, М. Мутин, X. Әбҗәлилев, X. Уразиков. Г Болгарская, Ф Ильская, Г. Булатова, Н. Таҗдарова, Н. Аралова, Г Уральский һ. б. лар.
Ш. Сарымсаковның беренче иҗат җимеше — «Бронепоезд—14-69» (Вс Иванов әсәре буенча куелган спектакль). Мәскәү театрларының балконнарына басып спектакльләр карау бушка китмәгән икән, кичәге студент, хәтеренә сеңгән файдалы материалларны үзенең иҗади эшендә куллана. Режиссер бигрәк тә халык күренешләренә басым ясый Хәтта артыграк мавыгып китеп, төп персонажларны, атап әйткәндә Вершинин (Мөхтәр Мутин) образын каплый яза Хәлил Әбҗәлилев Незеласовны зур темперамент белән психологик яктан көчле итеп уйный. Кайбер кимчелекләренә дә карамастан, халык фаҗигасен, яңа тормыш өчен көрәш кискенлеген чагылдырган, революцион романтика белән сугарылган спектакль иҗат ителә Бу беренче җитди эш театр тәнкыйтендә уңай бәя ала.
Бу елларда Ш. Сарымсаков сәхнәгә куйган уңышлы әсәрләр рәтенә Ә. Фәйзинең «Тукай», М. Әблиевнең «Шәмсекамәр» драмалары да керә.
Режиссерның «Тукай» пьесасы белән танышу тарихы да кызыклы гына. 1937 елның җәендә Сарымсаков язучылар, нәшрият кешеләре белән Осланда ял итә Әхмәт
Г
Фәйзи үзенең пьесасын беренче мәртәбә шунда укый. Таҗи Гыйззәт, Риза Ишморат, Ш. Камал һ. 6. ларга пьеса бик нык дулкынландыргыч тәэсир ясый. Шул көннәрдә Әхмәт Фәйзи белән Ширияздан Сарымсаков арасында да иҗади бәйләнеш туа. Тукай турында яңа материаллар туплау, эзләнү нәтиҗәсендә тарихи дөреслеккә нигезләнгән сәхнә оформлениесе иҗат ителә Вакыйга барган урыннар Тукай яшәгән кырыгынчы Болгар номеры үзенчәлекле итеп күрсәтелә, һәм бу детальләр уен ба-рышында бик оста файдаланылалар Мәсәлән. Хөсәен Ямашевның үлү хәбәрен ишеткән Тукай йөткерүдән буыла һәм бүлмә һавасына чыдаша алмыйча, җилле салкын балконга йөгереп чыга. Караңгы төн. ерактагы урам фонареннән төшкән сүрән бер яктылык күңелдәге шомны арттыра төшә
«Тукай» драмасы уңае белән Гадел Кутуй «Кызыл Татарстан» газетасында «Режиссер Сарымсаков авторның уйларын тамашачыга җиткерү өчен пьесага күл кенә җанлылык керткән, һәрбер образга үзенә хас буяу бирү, барлык күренешләрне Тукай образы тирәсенә җыю, ялган эффектлардан качу — Сарымсаков иптәшнең реалистик җитди режиссер булуын күрсәтәләр. Режиссер Сарымсаков сүзсез, яки аз сүзле рольләр өстендә ныклап эшләргә ярата, ул образларга портрет охшашлыкны булдыру турында куп уйлана,— дип яза—«Тукай» спектакле Әхмәт Фәйзи иптәшнең дә, театр коллективының да зур уңышы ...»
Режиссерның Таҗи Гыйззәт белән иҗади дуслыгы нәтиҗәсендә дә Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә онытылмас спектакльләр гуа. Сарымсаков куелышындагы «Ялкын» спектакле, мәсәлән, театр тарихында бер вакыйга булып тора һәм Т. Гыйззәт иҗатының көчле якларын ачарга ярдәм итә
1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында әлеге хезмәттәшлек нигезендә иҗат ителгән «Шомлы кеннәр» спектакленә югары бөя бирелә РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе К Я Шахазиэев «Шомлы көннәр» спектакле мине чын-чынлап куандырды Режиссерның төгәл эше, пьесаның дөрес чишелеше дулкынландыра»,— ди (1957 ел, Мәскәү Декада стенограммасы). Ш. Сарым- сакоя «Шомлы көннәр»не халык эпопеясы итеп сәхнәгә күтәрә, анда татар халкының аңы үсүен, революцион көрәшкә килү юлларым чагылдырырга омтыла.
Ш. Сарымсаковның режиссерлык иҗатында сатирик план аеруча калку тора. Зур уңыш белән барган сатирик спектакльләр рәтенә К Тиичуриниың «Җилкәнсезләрне (1958 ел) керә Бу спектакль турында «Советская культура» газетасы; «Режиссер-постановщик иптәш Сарымсаков авторның теләген тамашачыларга җиткерү юнәлешендә зур эш эшләгән. Сатира биредә иң югары баскычка җитә».— дип язды Шул ук спектакль өчен Ш. Сарымсаков республикабызның Г Тукай исемендәге премиясенә лаек булды
Ш. Сарымсаков утыз ел Татар дәүләт академия театрында эшләү дәверендә зур әсәрләр иҗат итте Беренче мәртәбә татар театры сәхнәсендә юлбашчыбыз В И. Ленин образын гәүдәләндергән «Мылтыклы кеше» спектакле (Н Погодин. 1947 ел) генә дә моңа ачык дәлил булып тора
Ш. Сарымсаков иҗаты югары идеалларга омтылучан характеры белән үзенчәлекле Әнә шуңа күрә аның спектакльләрендә героин ноталар еш кына югары патетик ноктага күтәрелә Образның тышкы һем эчке динамикасын ачуны режиссер беренче планга куя. Ул тормышның Характерлы детальләренә, аерым шәхесләрнең холык- фигыльләрендәге нечкә үзенчәлекләргә таяна Сарымсаков гади, ләкин ышандырырлык сәхнә алымнары белән күп кенә әсәрләрнең эчтәлекләрен шигъри рухта һәм зур психологик тирәнлек белен тасвирлый алды
Режиссерның иҗат дөньясы искиткеч бай. Бу. әлбәттә, аның дөньяга караш киңлеге, тирен белеме, бай тормыш тәҗрибәсе белән бәйле Әсәрләрне сәхнәләштергәндә режиссер вакыйгаларның фәлсәфи эчтәлеген, персонажларның эчке хисләрен тамашачыга бөтен тулылыгы белән җиткерергә тырыша Аның спектакльләрендә һәр персонажның үз тесе, үз йезе, үз буявы бар
Сарымсаковның иҗаты тулаем еч башлангычтан гыйбарәт беренчесе — реалистик пландагы, тирән кичерешләргә бай драма, икенчесе — рухи коч бирә торган трагедия, өченчесе — үткен фикерле аяусыз сатира Әнә шул еч башлангычның кечле үсеш алуы нәтиҗәсендә режиссер үзе иҗат иткән сәнгатьнең нәфислегенә матурлыгына ирешә.
Ш. М. Сарымсаков хезмәте режиссер буларак кына чикләнми. Ул күп кенә инсценировкалар яза, К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы буенча «Сеүбановлор», Г Әпсәлөмовның «Сүнмәс утлар» романы буенча «Хәерле юл» һәм А Расихның «Ике буйдак» романы буенча шул исемдәге спектакльләр иҗат итүгә күп коч куя Ш. Сарымсаков шулай ук Г Кареев турында монография, артист Ш Шамильский, Г Болгарская һ б иҗат кешеләре турында истәлекләр, мәкаләләр авторы
Яшь кадрлар сайлап алуда, галантлы яшьләрне үстерүдә дә Сарымсаковның элеше зур. 1949 елны театр училищесында чыгарылыш спектакле («Ташкыннар») куелганнан соң. ул Ш. Биктимеров белән А Арслановны театрга алырга киңәш бирә һем ялгышмый Аның шәкертләреннән берсе — Ш Биктимеров хәзер СССРның халык артисты.
РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. профессор Ш. Сарымсаков юбилеен иҗади хезмәттә каршылый Казан культура институтында сәнгать осталарына яшь алмаш әзерләүгә үэенең элешен керте