Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ветераннар җырлый
Ветераннар җырлый, ветераннар...— Бергә туры килгән чакларда.
Сагыш-моңнар тулы җырларын мин Ишеттермәс идем ятларга.
Дуслар ечен генә җырлый алар,
Күңелләре киткәч нечкәреп:
— Нинди генә утка кермәдек без, Нинди генә сулар кичмәдек!
Йорт-җирләрдән бергә чыгып киткән Илдәшләрнең истә сүзләре...
Эзләшегез, дуслар, табышыгыз,
Кайда икән алар үзләре
Европаның кайсы үрләреннән Аваз сала алар таңнарда?!
Юк, сүнәргә тиеш түгел алар, Тиеш алар мәңге янарга.
Учак дөрләткәндә, бер урынына
Дөрләтәбез һәрчак икене. ...Үзебез генә исән калуыбызга Гаебебез бардыр шикелле
Якты маяк булып
Хәтта хыял кочагына сыймый
Киң колачлы илем.
Бер-берсеннән матур калаларын
Күргәнем бар минем.
Кояш юмарт балкый һәркайсының
Якты карашында
Тик син, Казан, миңа иң якыны
Алар арасында.
Тыныч төннәреңдә сабыйларың
Рәхәт изрәп йоклый...
Мәйдан уртасына басып, сине
Ильич үзе котлый.
Таңнарыңның көлеп туачагын
Ул бит алдан белгә <
Күкрәп чәчәк аткан гөлләреңә
Сәйдәш моңы сеңгән
Көр авазлы җырың ишетелә Бөтен җир шарына.
Күгең нинди иркен — канат җилпеп Очар кошларыңа!
Гүзәллегең таң калдырмый икән
Бүген кемне генә?!
Бөек Мусаң горур карап тора
Идел киңлегенә.
Якты маяк булып янгансың син
Аның тормышында.
Ул сине дә уйлап елмайгандыр Соңгы сулышында.
Сер сынатмас улларыңның сиңа
Мәхәббәте тирән.
Бәхет сиңа кунак булып түгел, Гомерлеккә килгән.
Кадер-хөрмәткә ия син
Кичкырын авыл юлыннан Бер көйгә атлап кайтам. Башакларның серле шавын Җыр итеп ятлап кайтам.
Кояш инде батып бара, Эңгер дә төшәр тиздән. Шактый җир җәяү узылды, Арганлыгымны сизәм.
Туган җир бит үзе мендәр Без — авыл баласына.
Кереп йокларгамы әллә Арышлар арасына.
Башаклары битләремнән Сыйпап уятыр иртән. Бу күңел ник игеннәргә Шул кадәр гашыйк икән?!
Кайгыларым бетә, алар Сарылсалар иңнәргә. Кадер-хөрмәткә ия син Бары туган илләрдә.
Күр, нинди саф чишмә, Төпләре — көзгедер?!
Картларга ышанам:
Бу чишмә изгедер.
Гомерем инеше
Үзенә юл ярып Ага ул тын гына. Әйтерсең дәшә ул: — Колак сал моңыма.
Суым эч... дулкыным Битеңә кагылсын.
Еракта йөргәндә Бер искә алырсың.
Бүлдерми тыңладым Авазын чишмәнең. Йөрәкне дөрләтеп Кабынды хисләрем.
Уйланып бик озак Юандым кырыңда. Никадәр аһәңне Сыйдырган җырына!
Бу җырга әнкәмнең Моңы да кушылган. ...Гомерем инеше Башланган шушыннан.
Йолдызлар ява икән
Үрләргә менгән чакта да Атларны ардырмадык.
Яшьли сөйгән ярларны без
Ятларга калдырмадык.
Тормыш юлдашы иттек тә
Кердек кочакларына.
Таяныч булдык аларга Иң кыен чакларында.
Пар учакларда утлар да
Яктырак яна икән.
Яшьлектә җиргә кар түгел, Йолдызлар ява икән.
Сулар үргә акса да...
Сез бит әле бик-бик яшь идегез, Мин хушлашып моннан киткәндә. Сөзәк ярлар буйлап сулар түгел, Еллар шулай ага икән лә.
Күрче инде ничек үзгәргәнсез, И талларым минем, талларым! Гомерем буе, ахры, үкендерер Сезне назлап яши алмавым.
Күңелем белән ләкин мин һаман да Яныгызда сезнең калырмын.
Хәтта сулар үргә аксалар да Мин барыбер сезне танырмын.
Тургайларга сөенеп сәлам бирәм
Әйтерсең мин шушы басуларга
Каравылчы итеп куелган!
Көтү әле кырга чыкмас борын
Урап кайтам авыл буеннан.
Тургайларга сөенеп сәлам бирәм — Тавышлары көр дә, матур да. Моңнарын, әй, түкми-чәчми җыеп, Казаннарга алып кайтырга!
Яңгырасын иде сәхнәләрдән, Сыялмыйча иркен залларга... Шул да җитәр иде җырга гашыйк Игенченең җанын аңларга.
Якты бул син, җырым
Авыр юллар хәлдән тайдырдымы, Чәчләремне ак кар сардымы? Көтмәгәндә тавышым көчсезләнеп, Ирексездән тынып калдыммы?
Үземә дә әллә сиздермичә Хисләремме бара сүрелеп? Дусларыма җырлыйм дигән җырым Ярты юлда кала бүленеп.
Ялкынланмый, очкын чәчрәтми ул һәм ашыкмый алга узарга: Әйтерсең лә каршы тора алмый Юлын кискән силгә, бозларга.
Кырыс заман, әйе, җырларны да Кыл иләкләр аша үткәрә.
Сынатасың икән бу сынауда, Чорга түгел, үзеңә үпкәлә.
Эчтән ятлап йөргән сүзләремнең Тигез рәткә тезәм һәммәсен.
Ихлас сүздә генә һәр нәрсәнең Тоя йөрәк тулы мәгънәсен.
Арыма, җырым, көчле һәм якты бул, Ахыргача бул син янымда.
Гади кешеләрне сөю хисе Сүрелмәсен берүк канымда.