Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Әҗинияз
1811—1878
Кара тауның түбәләре
Карлы булыр, карсыз булыр. Моңлы егет ят илләрдә Маллы булыр, малсыз булыр.
Диңгез кичеп, килсә язлар. Елмаешыр Сәрвиназлар, Каңгылдашып очкан казлар Күлле булыр, күлсез булыр.
Хорезмда калды ваем, Калды «ах!»ым, калды «вай!»ым. Тау сулары аккан саен Җилле булыр, җилсез булыр.
Күчәр кәрваннар чүлләрдә. Очар киек кош күлләрдә. Моңлы егет ят илләрдә Телле булыр, телсез булыр.
Булыр
Ят җирләрдә хуш егетләр Йөрәгенә салма утлар. Гарәпләрдән килгән атлар Яллы булыр, ялсыз булыр.
Нәфес, теләк — күкләр эше.
Агадыр гел бу күз яше, Ят илләрдә йөргән кеше Юллы булыр, юлсыз булыр.
Кемгә сөйлим уйларымны. Күңелемдә — еллар моңы, Үткән гомер — калган чыңы Илле булыр, илсез булыр.
Мескен Зийвар һәркөн елар, Йөрәгендә иңрәр таулар, Хыялында бакча шаулар — Гөлле булыр, гөлсез булыр.
Әхмәт РӘШИТОВ тәрҗемәсе
Сәйфелгабит Мәҗитов
1869—1938
Кит, кит!
Бу җирдә сиңа урын юк. Ил башыннан, тук хаким, кит! Синең юлдан бармас бүтән,— Халкым белә үз хакын... Кит!
Син бит — безгә тозак корган, Илем синнән йөзен борган... Ачуыннан янып торган Кара эчле тук хаким, кит!
Үз бәхетен үзе табып, Халкым бара, юллар сабып... Тирең генә синең сарык. Син бит — бүре, син — хаким, кит!
Көндез койрык болгап йөреп. Төнлә кураларга кереп. Әй син, бүре, йөрмә берүк. Соңгы көнең бик якын, кит!
Синең уйда — безгә тәмуг. Карашыңда — агулы ук, Бу хастадан һич дәва юк. Булмас синең оятың... Кит!
Яшәдең син безне буып. Юл күрсәтте таңнар туып, Җибәрәбез сине куып... Без барасы юл якты! Кит!
Инде максат гам өмет вэ. Хәйләләмә, уйнатма күз, Кайда барсаң да, шул бер сүз: Безнең иңдә күп яттың.. Кит!
Базары үтте ялганның — Җим элеп кармак салганның —
Без беләбез кем калганын. Ә син моида артыксың! Кит!
Гади халык илдә калсын. Пахта чәчсен, йортлар салсын. Үз талканын үзе алсын...
Халкым белә үз хакын! Кит!
Разил ВӘЛИЕВ тәрҗемәсе
Аббас Дабылов,
Үзбәкстан ССРның. Квракалпакстан АССРның халык шагыйре
1898—1970
Бибисанем
... Тулды сиңа нәкъ унтугыз әле бары. Синнән үрнәк ала кызлар — якташларың. Маңгаеңда акыл сизәм.. Ә кашларың Таң калырлык ике канат. Бибисанем.
Сокландым мин зифа буең, битләреңә, Йолдыз нуры сибелгән бит миңнәреңә Насыйп бул син, бәхетле үз тиңнәреңә. Кайнар иренең—исертерлек, Бибисанем
Иезең нурлы. Көч өстәлә беләгеңә Коммунизм нурлар сибә теләгеңә Иртә таңнан шатлык сыймый йөрәгеңә. Хисең ташыл дәртле эштән, Бибисанем
Туган якта һәркем сине зурлап сөйли. Яшьләр хәтта җырда мактый, җырда көйли Эшең өчен күңел була, шатлык били, Әйе, таңга калырлык син, Бибисанем.
Маңгаеңда энҗе итеп күрем тирне, Тугыз тапкыр эшкәртәсең газиз җирне — Үсентеләр кейми-янмый, белми чирне. Фән кушканча сугарасың, Бибисанем.
Июнь ае үтеп бара — җирең уңа! Июль ахыры, әнә кара — мамык була!
Зур уңыштан күңелләргә шатлык тула, Җыеп өлгерт байлыгыңны, Бибисанем.
Исем китте кара кырда барын-барын:
Җәһәт йерткән алтын кулың, бармакларың. Үлчәп өлгерт мамыкның син җыйганнарын. Уттай яна эштә җаның, Бибисанем.
Гашыйк булган яшьләр синнән күзен алмый.
Горур йерәк серен ачып салмый, — Дан казанган бүләгеннән күзен алмый, Нурлы бүләк алга енди, Бибисанем!
Мөхәммәт САДРИ тәрҗемәсе
Җолморза Аймурзаев,
Каракалпакстанның халык шагыйре
Дуслык атавы
Казан кызы, каракалпак уллары,
Җырлар җырла, чирттер дутар кылларын, Мәңге-мәңге бергә булсын юлларың... Ленин ачты безгә дуслык атавын.
Безнең Ватан — иренлеләр Ватаны, Кызлар йезе төсле алсу һәр таңы. Котлы булсын дусның дуска сәфәре... Сәлам сиңа, кан кардәшем, татарым!
Каракалпак багы, татарның гөле, — Барысы да бүген җыйналды бире. Көтеп алды безне дусларның җире... Бу җырларны сиңа җырлыйм, татарым.
Безнең халык борын-борыннан, баштан Мал-мөлкәтен уртаклашкан, алышкан. Җылы алган бер ук Ватан-кояштан... Уй-хыяллар уртак безнең, татарым.
Айдай йөзебезгә илегез ачык,
Баскан эзебезгә җирегез ачык, Якын туганнарга түрегез ачык... Ленин ачты безгә дуслык атавын.
Разил ВӘЛИЕВ тәрҗемәсе
Теләүбиргән Җумаморатов.
Үзбәкстан ССРның һәм Каракалпак АССРның халык шагыйре
Биек үткел
ПОЭМАДАН ӨЗЕК
Дөнья — океан, кичтем ярсу дулкыннарын. Татып белдем авырлыкның барын-барын: Җил-давыллар аша килдем ашкынып мин, Күрер өчен тормышымның биек ярын.
Минем гомер җил булыпмы исеп китте. Әмма мине үстерде ул, егет итте.
Авыр юлдан, биек үткел, синең лига, Илле яшьлек чорыма да килеп җиттем.
Ятим идем, хәзер бәхет күккә тия, Халкым мине хөрмәт ител шагыйрь дия, һәр кешегә бәхет биргән, беек Ватан, Син һәркемгә газиз, сине һәркем сөя.
Ана кочып үпкән чакта үз баласын, Башлаганда мәктәп уку тантанасын. Ятимлектән тартып алып, ил мине дә Кеше итте, үстерде, дип, шатланасың...
...Аккош бик тә матур зәңгәр һәм саф күлдә. Картлар матур дан казанса туган илдә. Сый-хөрмәтен күрел үскән газиз җиргә Гомер буе бурычлымын, әйе, мин дә.
Халкым, кайнар мәхәббәтең, терәгемә Әйләнде ул, илһам бирде йөрәгемә: Йөз яшькәчә бәхет җырын җырлар өчен Ялкын өстәп сиптең якты теләгемә
И партия — бөек херлек, яз кояшы! Канатланган ил сулышын син тоясың. Син яктырткан гомер юлым дәаам итәр Жырлый-җырлый азат халыклар дөньясын!
Мөхәммәт САДРИ тәрҗемәсе
Байнияз Каипназаров,
Кәракалпакстанның халык шагыйре
Чәчәк
Мин бакчага, чәчәкләр янына Чыгам ашыгып һәрбер иртәдә.
Шундый матур алар — күзнең явын Ала төсле... шундый иркәләр!.
Нәфислеге белен әсир итә
Иң-иң нечкә кылга кагыла
Алган бер Чечек бар .. Таҗы белен
Җанны төрә гүя назына...
Тик карашым белен тиеп узам, Кагылырга базмыйм аңарга. Матурлыгын юмарт биргән өчен Рәхмәт укыйм җылы язларга...
Ялкын кебек гелем — пешерер күк, Дымлы җилләр сыйлый битләрен, һем өстене күктән нур коела. Авыр чыклар куна кичләрен.
һәрбер якты, нурлы иртәдә мин Ул чәчәккә караш саламын, Җыр җырлыймын аңа сәлам итеп. Ул иелеп ала сәламем.
Алтын тауның сихри яктысында Алланып ул үзенә чакыра.
...Тик яшерер бөтен матурлыгын Кул сузсам мин аңа чак кына.
— Чәчәк турындамы җыр язасың? — Дип кемнәрдер миннән көләчәк. Күңелемдә үсә — мәхәббәтем, Шул бакчада гүя ал чәчәк!
Рәдиф ГАТАУЛЛИН тәрҗемәсе
Хуҗабәк Сәетов,
Каракалпакстанның халык шагыйре
Эссе күл
Әйләнәң — тау, якаң—җәйләү. Эссе күл, Хәтфә үлән, камышларың ефәктер.
Карлар эреп, таудан, инеш челтерәп Сулар акса, салкынча җил исәдер.
Дулкыныңда уйный көмеш чабаклар. Ә төбеңдә тибә эссе чишмәләр, Түшәк итеп зәңгәр күктәй суыңны, Төн кунарга үрдәк-каэлар төшәләр.
Таң атканда, гөлдер-гөлдер гөлдерәп. Мәлдер сулар тау күкрәген имәдер. Төш вакытында зифа таллар шауласа. Кичен талгын, моңсу тынлык иңәдер.
һәр нәрсәгә үзенә хас төс биргән Кояш-рәссам сине сөя галәмдә, Иртәләрен кояш нурын көтәдер Дулкының да, җәйләүдәге гөлең дә.
Марс ШАБАЕВ тәрҗемәсе
Җолдаш Сәетназаров
Дутарым
Ясалгансың син тут диген агачтан.
Ә тут үскән нурлар алып кояштан.
Матур баулар тактым сиңа, дутарым. Уйнаганда талмый минем кулларым.
Ак сөяктән терле бизәк уйдырдым.
Йөзләреңә күл гүзәллек сыйдырдым.
Синең матур тавышыңны, дутарым,
Йотылып тыңлый минем барлык дусларым
Дус-ишләрем керә миңа кичләрен Ял итәргә — калдырып бар эшләрен. Аруларын оныттырып барсының. Кузгатасың йөрәктәге хисләрен.
Кулга алам сине ихлас яратып. Хәсрәтләрне ташлыйсың син таратып. Әгәр сине уйнасам зур туйларда Кыз-егетләр тыңлый бар да җан атып.
Чиртеп бирсәм кылларыңда, дускаем. Каракалпак халык җыры — Ышпайны, Диңгез кебек тулып китте йөрәкләр.
Йөрәкләрдә туа матур теләкләр
Фәнис ЯРУЛЛИН тәрҗемәсе
Ибраһим Юсупов,
Каракалпакстанның халык шагыйре
Каракалпак хакында сүз
Kapa табан, кара күн итек — Бабам бик гаярь кеше булган, ди. Киеме актан, калфагы кара.
Яулар чапкан ул, көчле булган, ди
Ул олы яуга чыгар алдыннан Атасы әйткән сөеп улына «Бер васыять алып кит. егет, яуга — Турылыклы бул син калфагыңа’»
Дусмы-дошманмы, һәркем алдында
Гел калфак киеп куялар, диләр
Күпме иманның утлы кояшын
Күрсә дә калфак агармый һаман Каракалпак күп баи -ык -огалтты —
Кара калфагы югалмый һаман
Каракалпаклар шул көннән башлап Калфак белен үк туалар, дилер
Алдап-йолдап та. ■нал-мәчләл тә Бер хан да аны салдыралмаган Илга ташланган иң-иң деһшатле Яулар да аны салдыралмаган
Гәрәй РӘХИМ тәрҗемәсе
Таҗетдин Сәетҗанов,
Каракалпакстанның халык шагыйре
Күз ачып йомган арада
Бабаш Исмаилов
Каракалпакстаным минем
Ирек җырларын яңгыратып Аткан ал таңым минем, Туган җир белән бәйләгән Газиз Ватаным минем.
Буйда — җегәр, билдә — дәрман, Тәнемдә — җаным минем.
Әй, нурланган. Әй, гөлләнгән Нурлы бостаным минем, Сеекле туган илем, Каракалпакстаным минем.
Күп милләтле дус семья
Әгъзасының бере син, Эшчеләрнең — алачыгы. Колхозчының — җире син. Мамыкчылар, ефәкчеләр, Игенчеләр иле син. Сөекле туган җирем, Газиз туфрагым минем.
Йөзең сыман балкып торган Тавың, ташың, җирең сылу, Бәхетеңдәй ташып торган Дәрья, диңгез, күлең сылу,
Дошманның һәрчак ачуы чыккан. Бу кыюлыкка хәйран калган ул. Каракалпакның калфагын — бары Баш белән бергә кисә алган ул.
Каракалпаклар бер генә җирдә Бу гадәтеннән чигенә ала — Беек Ленинның Мавзолеена Кергән чагында калфагын сала.
Күз ачып йомган арада Зур могҗиза туа ала. Шул ук мизгелдә бүтән кеч Аңа киртә куя ала.
Шуны онытма син, кеше. Үзең дә бит бер гел генә: Мең гелне кыра бер кырау, Тешсә дә кинәт бер генә.
Вакыт мизгеле — зур нәрсә: Бәхет тә сиңа, кайгы да Була ала һәр минуты — Табылсын шуңа җай гына.
Әзер язмыш күктән тешми — Шуны белеп яшә җирдә: Бер мизгелдә буталмасын Яман белән яхшы бергә.
Күз ачып йомган арада Дошманың дус була ала, Ә якын дусның йәрәге Нәфрәт белән тула ала.
Күз ачып йомган арада Алтын була ала таш та, Ә алтын ташка әйләнеп Төшә ала синең башка.
Син — кешесең. Игелек кыл:
Буяма акны карага Һәм эзсез югала күрмә Күз ачып йомган арада
Көн дә исәплә һәм сана: Кояш байый тагын, диген, Ә мин соң нәрсә эшләдем Илем өчен тагын?! — диген.
Зәки НУРИ тәрҗемәсе
Уңыш, җиңеш юлдаш булып. Югары үрләп яшә.
Горур йорт Ленин байрагын
Шаулап һәм герләп яшә.
Сеекле туган илем.
Каракалпакстаным минем
Илдар ЮЗЕЕВ тәрҗемәсе
Галим Сәетназаров
Җәйләүдә таң
Шундый матур җәйләү! Таң сызыла, Ефәк җилләр уйный тирәңдә Ә һавада әрем, чия исе Аралашып бергә тирбәлә
Ак чапаннан иде яңа гына, Хәзер дала, күр, ал киемле.
Кая таба агыла ул болытлар? — белмим, ә каравы күңелле!
Җитез сабантургайлары әнә Күккә күтәрелеп барышлый. Мәңгелек сер тулы гаҗәп җырын Авылыма минем багышлый
Уянганнар башка кошлар . Ишет Тавышларын Кем ул? Ачыкла Елмаялар үлән, гөлләр әнә Җем-җем килә көмеш, ак чыклар
Уянганнар кызлар Әнә берсе — Тюльпаннарны сөеп атлаган Чуар яулыклысы нинди чибәр!
Әнә ничек җырлый яшь чабан,
Кызга карап, тюльпан сөйгән кызга. Үзенең ялгыз моңы хакында.
Кыя алмыйм серем ачарга ди.
Юкса, яры да бик якында!
Кыз шат: аның күңеленә бу җыр
Шушы иртә кебек кадерле
...Ничә гасыр инде ул җырларны
Ишетә җир. дала бәгыре
һәрчак татлы сулыш ала җырдан, Ул узганын үзенең, күргәнен һәр таң саен сөйли Тыңлыйм, аңлыйм Әй җәйләвем, туган җирләрем!
Рәдиф ГАТАУЛЛИН тәрҗемәсе
Җолдашбай Дилмуратов
Вакыт үткән саен
Вакыт үткән саен Ленинның сүзләре Ишетелә бара һаман еракларга.
Авыр чакта безгә көч һәм илһам биреп
Яңгырый алар шәһәрләрдә, кышлакларда
Вакыт үткен саен бөек Ленин үзе
Юл күрсәткән йолдыздай яктыра бара Кешеләрнең аңа булган мәхәббәте Көчәя гел, йөрәкләрне биләп ала
Иркенлекнең кочагында Чәчәк аткан чүлең сылу Сеекле туган илем, Каракалпакстаным минем
Максапың — коммунизм, Кен саеи геллеп яше.
Вакыт үткән саен Ленинның эзләре Тирәнрәк уела җиргә һәм уелыр. Бөтен дөнья карый аңа хөрмәт белән. Ул эзләргә мәңге-мәңге чәчәк куелыр.
Вакыт үткән саен барлык һәйкәлләр дә Тагы да матур, мәһабәтрәк күренә күзгә. Ленинны күреп сөйләшкән кешеләр дә Кадерле һәм изге инде хәзер безгә.
Вакыт үткән саен Аму буйларында
Артыр җимеш бакчалары, бизәп ярны. Ленин акылы, Ленин фикере торган саен Бәхетлерәк итәр каракалпакларны.
Фәнис ЯРУЛЛИН тәрҗемәсе
Матен Сәетниязов
Дөя һәм чүл
Фаил ШӘФИГУЛЛИН тәрҗемәсе
Генжемурат Есемуратов
Дөге кырлары
Әйләнәме кыр өстендә ак казлар?.. Җырлый дөге игүчеләр, яшь кызлар. Синең уйны бер сүзсез бит аңлыйлар — Тугры дустың күк бу дөге кырлары.
Дөя яши, имеш, ком чүлендә Рәхәт чигеп кенә, бер кайгысыз. Кызган җилләр, утлы нурлар илен Рәхәт дия ала, я, кайсыгыз?
Кайнар көлдәй, кайнар ком пешерә Көннәр буе аның табаннарын.
Нигә тарта аны сусыз дәрья, Шәрә бушлык нишләп аңа якын?.
Мөмкинлеге булса, эссе комда Яшәр идеме ул гомер буе? Чәнечкеләр белән тик җан асрар Идеме ул, булса үлән куе?
Аеыр йөкләр ташый, армый, диләр. Дөя бит ул әрсез, түзем, диләр. Эссе давыл күзен сукырайтуын. Кибегүен чүлдәй ник белмиләр?
Ана сөтен имгән чакта ул да Тай шикелле сикергәлөп йөргән. Комнар күчкән, уйнар чаклар үткән Яшь дөянең башына уйлар кергән.
Кура чәйни-чәйни, ана дөя Яшәү серен төшендергән аңа, Су тавышын хәтерләми торган Үле кырда, буп-буш сахраларда
Әтрафыңда шаулап үлән үссә. Ул, әлбәттә, утлар иде үлән. Бормаланып сулар агып ятса. Эчәр иде ул да ләззәт белән
Ымсындыра аны ерак илләр, Сулар зәңгәр анда, чирәм яшел.. Ләкин дөя чүлдә туып үскән.
Чүл улы ул... шуңа чүлдә яши
Хыял оча агым су якасында.
Чабак тоткан акчарлактай җаның да,
— Кетам алтын куллыларның барын да,— Диген кебек бит, күр, деге кырлары!
Тук башаклар көяз: сырга такканнар. Сер бүлешеп, тирбәлешәлер алар һәр урында күңелле җыр яңгырар — Гаҗәеп дөнья бу дөге кырлары!
Алдыңда йөгергән сулар тонык.
Суга төшкән күктән Ай — көмеш сынык, Егет — ихлас, ә кызда алтын холык,— Аларга мәйдан бу деге кырлары!
Исең китеп суларның агышына, Күзең төшә яшеллек нәкышенә. Җиләс чатырына — таллы ярына.. Хәйран итәрлек бу дәге кырлары!
Изге уй белән орлыгын чәчкәнгә,
Хезмәтеннән халкым ямь-тәм тапканга. Кырлар яратып кочагын ачкан ла! — Бәһасе юк байлык — дөге кырлары!
Рәдиф ГАТАУЛЛИН тәрҗемәсе
Гөлстан Шаһморатова
Кырыккыз даласында
Бу дала гасырлар буена тын яткан, Ә хәзер — гөлбакча, кем аны чит күрер?! Кунакка килсәгез әгәр сез бу якка, Бүлеккә сөйгән яр чәчәкләр китерер
Кичләрен күкләрдә балкыса йолдызлар.
Әй, уйный аҗаган каналлар өстендә: Бакчада йөргәндә тәкәббер яшь кызлар. Тынгы юк егетләр күңеленә һич кенә
Эшләре бәхетле йөзендә чагылган — Деһканның кулына кем бәя бирә соң?! — Даланы гөлбакча ясаучы пәһлеван
Үз халкын чын-чынлал сөядер, күрәсең
Мине бу бакчага чакырды хыялым, Чакырды язарга заманча дастаннар.
И матур манзара! — хисләрем тыелмыйм — Як-якка агачлар тезелеп басканнар
Ерактан күренә биек тау,
Түбәсен ап-ак кар каплаган.
Шушында болытлар очраша. Килгәннәр бик ерак яклардан.
Ерактан күренә зәңгәр тау.
Әйтә ул: «Мин күкне терәдем!» Ә аның киң җәйгән куйнында Чиксез зур диңгезне күрәмен.
Еракта-офыкта олы тау, Сузылган мәһабәт гәүдәсе.
— Күрегез!— дигәндәй тора ул,—
Бу җирнең мин инде кәгъбәсе!
Тау тора еракта-еракта, Түбәнгә ыргыла елгалар...
Мин карыйм дәрвиштәй: йөрәктә
Хисләрем моң булып кузгала.
Гөлбакча чәчәккә күмелгән һәр язда Ашкынган күңелне чакыра ак юллар.
Бу дала гасырлар буенча тын яткан, Ә хәзер биредә яну бар. ярсу бар Кырыккыэ даласы чакыра кунакка — Бакчачы үз күреп, сөенеп каршылар.
Әхмәт РӘШИТОВ тәрҗемәсе
Озакбай Пирҗанов
Каеннар
Юл читендә айкала да чайкала Ак каеннар, яшь каеннар. Каеннар...
Тирә-якта шаулый бодай диңгезе. Сорый кебек: «Әйтче, егет, син безгә — Күңелеңдә нинди уй бар. кайгы бар?»
Уем тик шул: ятыйм каен төбендә, Арып-талып бодай ургач хәл алып, Сайрар кошлар яңгыратсыннар тирәмне, Серләшсен дә шыбырдашсын һәр яфрак — Серле булу каеннарга хәләл ул.
Яки ятыйм каеннарның тебендә, Есенинның томын тотып, уйланып. Ай тулышкан һәм болытсыз кичләрдә, Таң чыкларын көтел алалмый һич тә. Тирбәлешсен ак каеннар — уянып.
Марс ШАБАЕВ тәрҗемәсе
Олымамбет Хоҗаназаров,
Үзбәкстан ССРның комсомол премиясе лауреаты
Тауларда болытлар очраша
Ерактан курена биек тау, Түбәсен ап-ак кар каплаган. Шушында болытлар очраша. Килгеннар бик ерак яклардан.
Самат ШАКИР тәрҗемәсе
Түләпбиргән Матморатов,
Каракалпакстан комсомолы премиясе лауреаты
Алты юллыклар
Ил дигәннар иле ачен янганнар. Янсалар да, илне саклап калганнар. Җан саклыйм дип икейеэле адәмнәр Дусларын да янган утка салганнар. Җансыз кеше намус сатып кен күрер Намуссызлар пычрак атып кен күрер.
Азамат ир туган йортын онытмас. Үлгәндә дә уйлап үләр үз илен, Ә ялагай һәр кешегә баш ияр, Җанын саклап калыр эчен үзенең. Багтыр егет ил күтәрер иңендә. Куркак мескен почмак ззлер ее иде
Хәкимҗан ХАЛИКОВ тәрҗемә ларе
Толыбай Кабулов
Син дип тибә минем йөрәгем
Аму-Дарья, ургып агасың. Дулкыннарың ярга кагасың. Агышыңны, бетен дәртеңне Ашкынулы җырга саласың. Тыңлар эчен матур кәйләрең. Ярларыңа һәркен киләмен — Син дип тибә минем йерәгем Тәннәрен Ай синдә коена, Йолдызлардан мәрҗән коела Якты тәндә синең яныңа Ай белән Җир чыга уәнга, Йолдызларның алтын нурларын Үзенә җыйган синең суларың. Шуңа ямьле синең буйларың.
Ярларыңда шаулый таллыклар. Дулкыныңда уйный балыклар. Сәяхәткә чыксаң әгәр син. Алып китер ап-ак каеклар Басып торам ярың буенда. Агымыңа кушыла уем да. Гүзәллегең чагыла җырымда Нинди матур синең агышың. Гел тыңлыйсым киле тавышың. Суың синең ефәк тасмадай, Туган илнең бизек-некышы. Якын миңа талың-тнрәгең. Дулкыннарың, ярың, җилләрең — Син дип тибә минам йерәгем
Киңәшбай Рахманов,
Бердаж премиясе лауреаты
Мәхәббәт
Әҗинияз Таҗибаев
Бала дип, баш булып йөрмә балаңа, Бала дип, яшь диеп йөрмә балаңны Яхшылыкка өйрәт аны — онытма Балаң синнән һәрчак үрнәк алганны.
Безсез белмәс бала караны-акны. Бездән башка бала булыр көр-шатмы?
Бала дип...
Пакъ күңеленә чәч изгелек орлыгын, Үсеп чыксын — ычкындырма форсатны
Кулдан килгән кадәр өйрәт балаңны... Көне җиткәч, кош канаты таладыр — Берәм-берәм китәрбез без... Бездән соң Җир язмышы балаларга каладыр.
Марс (БАБАЕВ тәрҗемәсе
Марат Карабаев
Кулъяулык
Серен сөйли миңа бүләк кулъяулык. Көлеп сөйли, сөенеп көлгәне кебек. Миңа бүләк кулъяулыкның чуклары — Сөеклемнең күз керфекләре кебек... Бизәкләре — сүзләре сөеклемнең.
Илга булган мәхәббәтемне Тиңли алмам океан белән: Ярлары бар аның, төбе бар — Никадәрле булмасын тирән. Тиңли алмам океан белән.
Сөюем зур Җир шарыннан да. Магелланнан башлап, күпме зат Җир әйләнә кылган сәяхәт — Илгә булган минем мәхәббәт Зуррак шул Җир шарыннан да.
Бу чамасыз олы гыйшкымны Тиңләп булмас таулар белән дә, Биеклеге җитмәс тауларның,
Хәтта башы күккә тигәндә,— Тиңли алмам таулар белән дә.
Әгәр ялгыш итсәм хыянәт, Ярты юлда тотсын йөрәгем. Илем бирсен зурын җәзаның, Калмасын һич минем кирәгем — Әгәр итсәм ялгыш хыянәт.
Мәхрүм булыйм ул чак барсыннан. Җирнең бер уч туфрагыннан, Океанның тамчы суыннан һәм тауларның сыңар ташыннан — Мәхрүм булыйм ул чак барсыннан.
Фәнис ЯРУЛЛИН тәрҗемәсе
Укып була, аңлап була үзләрен.
Бу кулъяулык сыйпый мине битемнән.
Бу кулъяулык уба минем күзләрне. Амман җайлап түш кесәмә урнаша һәм йөрәгем белән минем серләшә
Рөстәм МИНГАЛИМ тәрҗемәсе
Сәйдәбулла Пирҗанов
Дөнья
Хикмәтулла Айымбәтов
Билгесез солдат һәйкәле янында
Дөнья якты бүген! Ә мин карыйм Балкып торган зифа сыныңа Нидер әйтер өчен чаганнар да, Каеннар да миңа сыгыла. Сугышчылар кебек тора алар Солдат каберендә Тынлыкта Килгән саен ала алмыйм күзне Ялкынланып янган тын уттан. Утлы еллар искә төшә монда Кара ташны ялмый, яна ут! Кем өчендер үкси, үкси ул ут! Таш тәнендә күпме яра. ут?! Кошлар күккә күтәрелгән саен Йорәк дулый, ескә үрелә.
Кара ташта, ялкын телләрендә Мин матурлык телим күрергә! Шәрык-гареп уртасында — Урал! Горур тотыл тора ул сынын. Идел ага! Басып ята ул да Ике материкның сусынын.
Ак каеннар күккә сузылганнар.
Ә үзәннәр геллер эчендә. , һәрбер чәчәк — үзгә, һәр җыр — үзгә Сееиәм мин шуның ечен дә Кайда яшәсәк те. донья матур! Матурлыкның белом телен мин.
Мин илләргә, барлык халыкларга Халыкара Бәхет телимен!
Роберт МИҢНУЛЛИН тәрҗемәләре