Немец дустыма
Язлар килсә, апрель үтсә, майлар җитсә, Яшь үләннәр күрсә, әнкәм сагышлана. Әткәемнең истәлеге, төсе итеп, Шушы хатны калдырган бит сугыш аңа:
«Җиңү көне якынлаша сәгать саен, Безнең гаскәр алга кыю бара юлда. Бүген Берлин шәһәреннән ерак түгел Ял итәргә тукталдык без бер авылга.
Шунда күрдем, бер бай гына өйгә кергәч, Үзебезнең малай кебек шук бер бала — Безгә төзәп ул уенчык мылтыгыннан «Русский капут!» — дип кычкырып сөрән сала.
Менә, иркәм, фашист нинди әшәке җан, Менә ничек тәрбияли балаларын.
Юк! Күрмәбез шушы нәни балалардан Фашизмның яңадан да яңарганын...»
Бу — әткәмнең соңгы сүзе, соңгы хаты... (Соңгысы дип язмагандыр ул бу хатны).
Бер почмактан качып калган немец аткан, Шул авылдан атакага киткән чакны.
һәр көн саен яңа җиңү яулап ала, Алга бара социалистик Германия,
Теге бала — миңа яшьтәш түгел микән — Якыная бара һаман уйларыма.
Үсә төшкәч, немец дустым, син үзең дә Кемнең «капут» икәнлеген сизгәнсеңдер. Чәчәк куеп бүген әткәм каберенә:
«Рәхмәт, солдат, коткаргансың!» — диясеңдер.