Логотип Казан Утлары
Шигърият

МАКСАТКА НИ ИЛТӘ?


Кем ул шагыйрь! Кем булса да. Гармунда күрек тугел: тартылмын-сузылмый кәй да_ Кем имам, балки, фикердә, Тик шагыйрь мерит түгел...
Шулай ярыл әйтә алганы эчен генә дә шагыйрьне яратырга ярыйдыр
Рухи эзләнүләре иҗатын кай таба илтүе, талантының ни юнәлештә хәрәкәт итүе серен ачып бирә аның бу юллары Әйе, шагыйрь кем арбасына утырса шуның җырын җырлаучы түгел. Үз җыры, үз уе мөһим аның,
Бер әңгәмә вакытында өлкән язучыбыз Әмирхан ага Еникинең яшьләргә әйткән сүзе хәтергә килә: «Даһи әзер хакыйкать белән яши алмый, ул аңа үз зиһене белән ирешә и Р Гатауллин да шушы хакта сөйли Чеики кешелек өчен җаеаплылыкны үз иңнәреңә алырга уйлыйсың икән — башта аны ныклап өйрәнергә, аңларга кирәк бит Үзең аңларга. .. Димәк, фикереңә хуҗа булырга...
Бу — бик кирәкле, мөһим нәтиҗә. Үз фикереңне булдыру гына аз, аны яклый да алу — чын ирләр, шагыйрьләр сыйфаты. Рухи өлгергәнлек билгесе ул. Әйдәгез, әлеге юлларны яхшыга юрыйк — шагыйрьнең эшләре сүзенә рас килеп торсын, дип телик Югыйсә, Р. Гатауллин үз иҗаты турында әйтелгән сүзләргә кайвакыт кирәгеннән артык игътибарлы бугай. (Гомумән, язучы халкы үзе хакында куп сөйләгәнне, мактап сөйләгәнне ярата. Ләкин нишләптер искермиләр: һәркемгә ошарга, һәркемне сокландырырга тырышуда, һәркемнән комплимент көтүдә үзен ир-атка сана-ган кешенең горурлыгына тияргә тиешле бор мәгънә төсмере дә бар ич...)
Р Гатауллинны мин якты күңелле шагыйрь дип белом. Тормышны ул бик әсәрләнеп һәм бераз бәйрәмчәрәк күтәренкелек белән кабул итә. Ләкин бу бәйрәмчелек гомергә бармас, тормыш кайчан да булса бер үзенекен итәр, шагыйрьнең дәрте сүрелә тешәр, яшәеш турында ул тынычрак тавыш. гамьлерәк
Рәдиф ГЛТвуллии Чакмру Шигырьләр Т» тлрстак китап нәшрияты Казан. 19М> күңел белән сөйли башлар дип көтеп йөри идем. Җитмешенче еллар шагыйрь өчен җиңел чор булмады Дөньяга кара-шы сафлыгын. самимилекне җуймаган хәлдә. яшьлек сентиментальлегеннән арынырга, кырыслана төшәргә — заманны тулырак. колачлырак чагылдыру өчен характерыңны ныгытырга кирәк иде. Яшьлек ярсынулары гына, күңелдәге татлы сагышлар, әрнүле шатлыклар стихиясен барлау гына җитми, аз. Үсеш логикасы җаныңны аңлы рәвештә эшкә җигүне, тынгысыз рухи эзләнүләр юлына чыгаруны таләп итә Шагыйрьнең менә шул ныклап өлгерү, иҗтимагый җитлегү процессы билгеле бер этапта акрынаебрак торды сыман ' Шигырьләрендә турыдан-туры әйтмөсә дә, сизәргә мөмкин иде: яшьлеге узуын соңлабрак аңлап, газаплы кичерде Р Гатауллин Яшьлек дәртен, яшьлек омтылышларын җырлау белән генә мавыккан шагыйрь аптырабрак калды. Үтте ич кайнар вәгъдәләр, шау-гөр. ыгы- зыгылар вакыты! Өзгәләнеп иҗатының яңа үсеш юнәлешен эзләде ул Әсәрләренең тел сыйфатын — романтик пафосны, эчкерсезлекне югалтмыйча, ничек ары китәргә — шуны хәл итә алмый азапланды (Бу эзләнүләр, үзен төрлечә сынап караулар чорын «Тел ачкычларыв, «Йолдыз җиле* исемле җыентыклары чагылдыра). Нәтиҗәдә аңа укучыларның мәхәббәте шактый сүрелде Әдәби тәнкыйть тә. нишләптер, шагыйрь иҗатының әлеге чоры турындагы нигезле җитди фикерен әйтмәде, һем бу — Р Гатауллин киңәш сүзенә, яңа әсәрләренә объектив бәягә бик мохтаҗ бер чакта.
Иҗат үсеше, минемчә, ике өлештән тора. Беренчесендә шагыйрь шигырь техникасын ейрәнә Үз стилен таба, осталыкка ирешә. Халык күңелендәге рухи байлыкларны үзләштерә. Аның бу чордагы әсәрләре. гомумән алганда. мәгълүм нәрсәләргә үз карашын белдерү кебег- рәк Талант үзен иң элек шулай раслый Әйтергә яраса, талант — ул үз карашың булу Үсешнең икенче баскычында шагыйрь халык рухиятендәге фактларны үз иҗаты фактына әйләндерү белән генә чикләнми инде Ә бәлки киресенчә, халык рухиятено, иҗтимагый фикергә үзеннән өлеш керте башлый Шулай зур шагыйрь туа. Биредә инде тормышка күре-
иешләргә үз карашың, үз бәяң булу гына аз. үз фикерең, үз идеяң булу кирәк. Шуны ачкыч итеп, зур шагыйрь, тормышның моңарчы әле беркем дә игьтибар итмәгән. күрмәгән якларын. мәгьнәви тирәнлекләрен ачып, туган халкы күңелен баета башлый.
Җитмешенче еллардагы газаплы эзләнүләре Р. Гатауллинны кеше биргән акыл, әзер хакыйкать белән генә яшәү мөмкин түгеллеген, йөрәк хисләре белән ныгытылган үз акылың кирәклеген, аның бәһа биргесез кыйммәт икәнен аңлауга китерде. Димәк, шагыйрь иҗат үсешенең бик мөһим бер моментында тора хәзер. Бу киртәне уза алса, аның алдында биниһая мөмкинлекләр ачылачак.
Р. Гатауллин газеталардан, озын колаклардан укып-ишетеп белгәнне түгел, җаны аша кичергәнне, асылына үзе төшенгән нәрсәләрне язганда гына көчле. Өстән-өстән генә таныш күренешләр, вакыйгалар шагыйрьнең күңел, хәтер тирәнлегендә яткан рухи хәзинәләр белән баглана алмыйлар. Ә багланыш булмаса— шигырь юк. Чит илләргә шагыйрь ят дәүләтләрне, халыкларны ныклап аңлау өчен генә түгел, бәлки барыннан да элек, алар янәшәсенә куеп үз халкын тагы бер кат күрү, тагы бер кат аңлау өчен бара. Талантның нигезе—туган халкының рухи дөньясы, туган иленең тарихы. Р Гатаул- линның чит илләргә ясаган сәяхәтләрдән алган тәэсирләре нигезендә язылган шигырьләренең нәкъ менә туган халкы, туган мәдәнияты, үз шәхесе турындагылары әйбәтрәк, уңышлырак чыккан («Европада татар шагыйрьләре», ■Сәяхәттән — мәхәббәт турында». 'Феникс — үлемсез кош», • Аллоуэйда, Берне авылында», «Француз яулык) Ләкин моңардан чыгып. Р Га-тауллин иҗаты кысан чикләргә бикләнгән, шагыйрьнең мәнфәгатьләр даирәсе тар. мәгълүматы аз икән, дип уйларга ярамый Киресенчә, әсәрләре аның поэзия өлкәсендә эрудит булуын күрсәтәләр. Шушыңа бәйле рәвештә үз буыны шагыйрьләреннән аны аерып торган бер үзенчәлеккә тукталыйк Ул — шигырьләрдә әдәби цитаталарның, дөнья шагыйрьләре иҗатына ишарәләүче символларның күплеге Биредә төрле культура регионына караган атрибутларны очратасың: һәм Көнчыгышныкын (Ганкә—мифологик образ: сакый, Ләйлә белән Мәҗнүн — борынгы әдәбияттагы традицион образлар,- Әбүга- лисина), һәм Көнбатышныкын (Феникс, Сфинкс — мифологик образлар; Гамлет, Жанна Д'Арк. Эйфель манарасы ) Стильләштерү алымын оста куллануы исә шагыйрьнең шактый ук югары поэтик культурага ия икәнлеген раслый («Шәрыкча бер шигырь». «Чехов язганча». «Иске китапка зимагор бабайлар язган җыр»). ГОМУМӘН алганда, болар Р. Гатауллин иҗатын бизи торган сыйфатлар
Ләкин бер җитди кимчелек тә күзгә бәрелеп тора. Чит образның асылына тирән төшенеп, ү э әсәре структурасына аны оста гына үреп җибәрә алганда шагыйрь уңышка ирешә («Тел ачкычлары», «Феникс — үлемсез кош», «Кызлар каласы». «Шагыйрь») Ят культура, ят иҗат атрибутларын тирәнтен уйлап кулланмаган очракларда, символны, легендар исемне атап үтү генә дә җитәр, исем артына яшеренгән мәгънә үзе үк шигырьгә күчәр, дип исәпләгәндә исә аны, кагыйдә буларак, уңышсызлык көтә («Нормандия-Неман». «Империя белән сөйләшү») Чөнки образ, символ аңлаеш- сыз кала, тәэсир көченнән мәхрүм була. Бернинди мәгънәви кинаясез, ишарәсез куллану (контекст кына аны аңларга ярдәм итә алмый) исемне, образны буш шалтыра-выкка әйләндерә. Шагыйрь бу очракта тор-мыштан аерыла, дөньяга тулысынча әдәбият аша карап иҗат итә башлый Мәгънәви, хисси киеренкелектән, динамикадан мәхрүм ителгән мондый иҗат борынгы культура, традицияләр җирлегендәге тузан эчендә үрмәләп йөрүне хәтерләтә. Хәтта шагыйрьнең хисләре ихласлыгына шикләнеп куясың. Традиция гамьсез шаярып, уйнап йөрү өчен йомшак хәтфә келәм түгел лә. ул — көрәш мәйданы, аяк терәп басып, туган халкыңа, үзеңә үлемсезлек яулау өчен көрәш мәйданы
Р Гатауллин иреклерәк характердагы шигырьләр яза Бу форма гаять көчле чама тойгысына, нечкә зәвыкка ия булуны сорый. Фикерне читкә тарта, яки тоткарлый торган төгәлсез сүзләр, образлар бу төр шигырьгә аяк чала, буш, көпшәк җөмләләр аны үтерә. Шагыйрьнең кайбер әсәрләрендә шуның гыйбрәтле мисалларын күрергә мөмкин:
Париж!
Минем өчен
булдың матур теш...
(Төшем дәвам итә, имеш!) Әле һаман тештә күргәннәрем истә:
— Европа! — дип
Шаккатмасам да мин авыз ачып.
матурлыкка булды күңел ачык.
Шигырьне авырайтып, кирәкмәс йөк булып, бернинди яңа мәгънә алып килмәүче сүзләр күп биредә; «Төшем дәвам итә, имеш!», «төште күргәннәрем». Алар бөтенләй артык.
Шагыйрьнең стиле корырак. Сөйләмнең музыкаль җегәрен, колакны иркәли торган аһәңлелекие ул сирәк куллана. Сурәтлелек тә күп түгел. Еш кына хисне сейләп аңлата. Фикер хәрәкәте, киеренкелеге — бу төр шигырьнең төп таләбе. Әгәр аз гына ир- кенәйтебрәк, бушайтыбрак җибәрсәң, яисә җиңелчә логик күнегүләр рәвешендә яза башласаң (әйтик, «Ватерлоо күперендә» шигыре) —барысы да бетә, әрәмгә китә, шигырь югала. Афоризм дәрәҗәсендәге җыйнак, тыгыз фикерле фразалар, строфалар гына максатка илтә. Әйтер сүэең, әһәмиятле фикерең булу шарт. Югыйсә;
— Алло, Римма! Сагындым ла.— дип телефоннан дәшәлмим — син янымда...
— кебек юллар шигырьгә килеп керәсен көт тә тор.
Дөнья ломик* белән танышу Р Гатаул- линның тормышка, тугаи халкына, уэ иҗатына булган мөнәсәбәтенә эз сала, яңачарак фикерләргә этәрә Менә ул культурабызга, әдәбиятыбызга карап уйлана
Әй, феникс, тылсымлы кош! Сөйлә, күпме мәдәният, күпме тел, җыр. әдәбият. |Әй Көнбатыш!.. Син. Көнчыгыш!) олы тарих дәвамында юкка чыккан — алар кайда! Ул халыклар үткәненнән — үз келеннән!— Кабат терелеп яралырмы! Тагын алар җанланырмы!
Безнең поэзиядә 60—70 нче елларда туган шаукымга ияреп, тарих мәрхәмәтсеэлеген уйлап әрнү, үткәннән безгә килеп ирешкән рухи байлык калдыклары өстенә сыгылып тәшеп сыктау икән бу тагы, дип ялгышмагыз. Югалтулар авыр, ләкин алар белән килешми хәлең юк. Шагыйрь, тарих китергән әрнүләрне күңеленә яшереп, киләчәккә карый.
Тарихта бар. бар яңарыш — янып, янә чәчәк ату — ренессанс! Әй, феникс! Безгә күрсәт Син — шулардай тере сурәт янып, терел бер каршымда, хәтерләв — аң, җанны уят—
Гел сыктап кына гомер ител булмый. Аннан соң. Р Гатауллиннар буынына ул хас та түгел әле Алар— дәгъеачыг. рәвештә әдәбиятка килеп каргам әакытта үзләре белдергәнчә — кереиыегюр Халыкның аңын, җанын уяту — әлбәттә, кечле шәхесләр. кыюлар эше
Ләкин, кызганычка каршы, Р. Гатауллинга кайвакыт иәкь менә кыюлык тәвәккәллек җитеп бетми сыман Моны аның бик дерес язылган, ләкин шуңа дә карамастан укучыга тәэсир куәте чамалы булган шигырьләре раслый Эзләнүләр, фикер хәрәкәте шагыйрьне катлаулы, хәл итү өчен кыюлык, рух көче сорый торган тормыш проблемаларына китерел чыгара, һәм Р. Гатауллин бу очракларда еш кына, мәсьәләгә тирән керергә җөрьәт итмичә әзер хакыйкатьләр ышыгына кача «Лондонда татарча сөйләшү», «Адашкан җанга бер нәсихәт» -Шагыйрь тавышы», «Кайтып барыш» дигән шигырьләрдә күренә бу.
Ә бит әдәбият принципиальлекне, эзлек- лелекне ярата Үз сүзенә тугры була алсын иде Р Гатауллин «Шагыйрь мөрит түгел!» Кемнеңдер чабуына ябышып йөрү аның дәрәҗәсен генә төшерә Бары көрәшчеләр генә ясый ала яңарышны Максатыңа ирешим дисәң, кыюрак, ныклырак булырга кирәк.