Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЛЕГЕНДА


*ТЛРАС АРАЛДЛ» ИСЕМЛЕ ӘСӘРДӘН
pap, алайса, мин сиңа менә бер легенда сөйлим Дзиягә дә, Россиягә дә аның тәэсире көчле булган,— дидем мин юлдашыма, ул бик үтенә торгач
Ул:
— Әйдә, сөйлә әле,— дип шатланып креслосына җайлабрак утырды.
Моннан ике гасыр ярым элек Нефет-Даг тирәсендә утырган тыныч кына бер авылда шундый хәбәр тарала Бер төрекмән сәүдәгәре үзе сату итеп йөргән җирләр турында сөйләп утырганда ике йөз еллар элек гарәп сәяхәтчеләренең Хазирда, ягъни Хорезм диңгезе ярларында булганнарын һәм
ул чорларда Оксус елгасының (Аму-Дәрьяны элек шулай атаганнар) Хазар диңгезенә, ягъни Каспийга коюын әйтә. Озын сакаллы сәүдәгәрне тыңлап утырган Хука Непеска бу сүзләр шундый нык тәэсир нтә къ. ул дулкынланудан чәй агызган кәса урынына кунагына тәмәке тартмасы суза
— Оксус елгасы,— ди карт сәүдәгәр, сүзен дәвам итеп,— һиндстан- ♦
дагы иң биек таулардан башлана Ул таулар шундый биекләр, алар < аша хәтта кошлар да очып үтә алмый Елга суы, тау токымнарын ерып, = аска ашкына һәм үзе белән ходайның иң зур байлыгын — катламнар £ арасында яткан алтыннарын да юа * =;
Алтын дисеңме? — дип сискәнеп куя тыңлап утыручылардан ф берәү. ш
— Әйе, алтын Су алтынны да агыза Елга башындарак яшәүчеләр о судан аны балык тоткан кебек тоталар,— ди карт ышандырырлык итеп. £ Тыңлаучылар, сәерсенеп, бер-берсенә карашып алалар, аннары шаула- < шып сөйләшә башлыйлар Тавышлар бераз тынгач, карт дәвам итә— Л Алтын турындагы хәбәр көнен дә, төнен дә Бохара белән Хива ханна- ш рына тынгылык бирми Алар руслар килер дә алтынны үз кулларына ~ алырлар дип шикләнәләр Бу мәсьәләдә зур саклык күрсәтсәләр дә, хә- * бәрнең русларга барып китмәвенә ышанып бетмиләр Хәбәрне ничек « тә русларга ишеттермәү чараларын күрәләр Оксус елгасының кайда * икәнлеген чит кешегә әйтү катгый рәвештә тыела Моның белән генә >. чикләнмичә, елганы буып та куялар
— Елганы буып буламы соң? — ди тыңлаучыларның берсе гакәп- ләнеп.
— Ник булмасын. Халыкта — көч, бер тотынса, булдырмый калмый. Елганы хан бумаган, әлбәттә, халык буган, күмәкләшеп эшләнгән бу эш Мәккә белән Мәдинәне, Петербургны төзегән халыкның Оксус кебек'елгага гына көче китмәсме? — ди сәүдәгәр игътибар белән тыңлап утырган Хужа Непеска карап
— Әйе, халык тотынса булдыра ,— диешеп, тыңлаучылар баш кагалар
Шушы көннән Хука Непесны уй баса Аз сөйләшә, уен-көлкегә кушылмый, ни турындадыр һаман уйлый да уйлый Яшьрәк чагында ул рус сәяхәтчеләренә юл күрсәтүче булып йөри, алардан бик күп нәрсәгә өйрәнеп калган була Әлеге рус кешеләренең сөйләвенә караганда, Петр I атлы патшалары һиндстан, Әфганстан, Кытай белән яңа сәүдә юллары ачу хакында хыялланган, чөнки Бохара аша салынган кәрван юлы бик озын һәм кыен икән Шушыны истә тотып, Хука Непес моны патшага ачсам, ул миңа теләгәнемне бирер, бигрәк тә чәчүлек кнрсез итмәс, дип уйлый
Шушы көннән ул гел баеп китү турында хыяллана, икенче төрле әйтсәк, «су күрмәс борын аяк чишенә башлый»
һәм көннәрдән бер көнне, атына атланып, Хука Непес Петербургка чыгып китә. Максаты — патшаны күреп сөйләшү Ул киткәч, халыкта аның турында төрле сүзләр тарала Берәүләр аны фәлән юлдан, икенчеләре төгән юлдан киткән, дип сөйлиләр Очрашкан һәр ике кешенең юлендә ул була
Үзенең Тимеркүгенә атланып, өч ай да егерме көн дигәндә Хука Не пес Петербургка барин китә
Нефет-Дагтан чыккач. Петербургка китү белән ул патша сараена туп-туры керермен дип уйлый Әмма башкалада икеләнеп кала, кәефе кырыла Шулай да ул патша сараена керү хакында кайгырта башлый
Хука Непес үзен бик кыю тота, моны күреп, сарай кешеләре аны ерактан килгән берәр илчедер дип уйлыйлар Зур хөрмәт күрсәтәләр, атын үз карамагына алалар
Хуҗа Непес тизрәк патша янына кермәкче була, ләкин вице-канцлер аныц юлына каршы төшә: .
— Бәлки йомышыгызны берәр министерствода хәл итеп булыр, нин ди эш белән килгән идегез һәр нәрсә белән императорны борчып йө рү уңайсыз,— дип ничек тә Хуҗа Непесны кертмәскә күндермәкче була
— Миңа император үзе кирәк, аның белән генә сөйләшәм,—дип ка-батлый Хуҗа Непес берничә тапкыр, күпме генә үгетләсәләр дә сүзендә нык тора
Кунакны болай гына күндереп булмаячагын аңлап, сарай кешеләре аның хакында Петр I гә әйтәләр Император кунакны кабул итә.
Хуҗа Непес сөйли, тылмач тәрҗемә итеп тора. Хуҗа Оксус елгасы нын бетмәс-төкәнмәс хәзинәләре, элекке заманнарда ул елганың Хазар диңгезенә коюын, хәзинәләрнең руслар кулына төшүеннән куркып. Хива ханының елганы будыртуын, Хорезм диңгезенә таба боруын сөйли
Тыңлый торгач, императорның йөзе үзгәргәннән үзгәрә бара, күзләре тылмачка түгел, хуҗага төбәлгән Императорның карашыннан Хуҗа курка кала, ләкин шул чак Петр I елмаеп куя һәм бу елмаю Хуҗага өмет өсти.
Менә Петр 1 аягына торып баса Тылмач Хуҗа Непеска да урыныннан торырга ымлый. .
— Дәвам итсен,— ди император һәм каушап калган Хуҗаны- тыныч-ландырыр өчен стенадагы географик картага борыла. Әмма Петр 1 күпме генә караса да, Оксус елгасының Хазар диңгезенә түгел, Хорезм диң гезенә койганын күрә Бәлгки элек чыннан да шулай булгандыр дип уйлый һәм килеп кунакның аркасыннан сөя
Хуҗа Непес моны хуплау дип кабул итә
— Сезгә, һнндстан, Әфганстан, Кытай белән сәүдә ачу өчен су юлы булдыру әллә ни авыр булмая'чак,— ди ул.— Хивалылар булдырганны сез булдырасыз да булдырасыз инде.
— Хәбәрегез дөрес булмаса да, ул миңа кадерле,— ди император — Уйлашырбыз, әлегә сез ял итегез, соңыннан дәвам итәрбез.
Петр I кунакка затлы бүләкләр тапшырырга һәм Россиягә булган яхшы мөнәсәбәте өчен аның хөрмәтенә зур кичә үткәрергә куша.
Болай зурлау Хуҗа Непесның күңеленә бик хуш килсә дә, ул үзе нең язмышын уйлап борчыла. Ул китергән хәбәр әгәр чыннан да дөрескә чыкмаса? Ни булыр ул чакта? Бу уй аңа тынгылык бирми Ләкин император белән булган соңгы сөйләшү начар үтмәде кебек Борчылырга нигез юк шикелле
Бераз накыттан соң Хуҗа Непесны зур хөрмәт күрсәтеп үз иленә озаталар.
Хуҗа Непес югалып торган арада аның турында авылда төрле сүзләр йөри Берәүләр аны зур бүләкләр белән кайта имеш дип сөйләсә ләр, икенчеләре исә ышанмасалар башын кисәчәкләр икән дип тараталар Ә кайберәүләр Хуҗа күптән ^нде руслар белән элемтәдә булган, рус патшасы аны яшертен генә үз янына чакыртып алган дип гайбәт таратканнар Патша кабул иткән кешегә кагылмыйлар икән, менә күрерсез. Хуҗа исән-имин кайтыр да керер, дип сөйләүчеләр дә булган Үтеп баручы кәрван башларыннан да аны сораштырып торганнар, әм ма Хуҗа Непес турында бернинди хәбәр ишетелмәгән Бәйрәм табын нарында, туйларда да гел аны телгә алып сөйләгәннәр
Җиде ай тулды дигәндә Хуҗа Непес өенә кайтып төшә Халык аны котларга агыла Элегрәк Хуҗа Непес яхшы сәүдәгәр һәм игенче буларак билгеле булса, хәзер аның даны тагын да арта Хәзер ул Петербургка барып патшаның үз кулыннан бүләк алган кеше бит! Бәйрәм нәрдә һәм туй мәҗлесләрендә беренче сүз аңа бирелә Аның белән киңәшмичә авылда бер эш тә башланмый
Хужа Непеснын хәбәре Петр I не тирән уйга сала. Ул көн-төн шул хакта уйлый, яна сәүдә юлы ачу турында хыяллана һәм төпле бер фикергә килер өчен галимнәрне жыеп киңәшергә була
Сарайга галимнәр жыела Үзләренең нигә чакырылуларын уйлап баш ваталар
Менә нык адымнар белән залга Петр I килеп керә Җитди йөзендә сизелер-сизелмәс елмаю Аны барысы да аягүрә басып каршылыйлар. Император аларга Хужа Непес алып килгән хәбәрне сөйләп бирә, фикер әйтүләрен сорый
Россиянен киләчәгенә кагылышлы бу мәсьәлә барысын да дулкынландыра, чөнки моңа хәтле дә һиндстан, Әфганстан, Кытай белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырырга күпләр тырышып карый Галимнәр үз фикерләрен әйтәләр, әмма берәү дә Оксус елгасының борынгы заманда Хазар диңгезенә коюын раслый алмый. Шушы көннән башлап яңа сәүдә юлы ачу мәсьәләсе көн тәртибеннән төшми
Петр I Фәннәр Академиясендә эшләүче атаклы галим, картограф Ж II Делиль белән киңәшә, ләкин Делиль аңа ярдәм итә алмый Бу хәбәр аның өчен дә яңалык була, анда бик нык кызыксыну уята
Көнчыгыш белән яңа сәүдә юллары ачу идеясе Россиядә беркайчан да онытылмый һәм шуның нәтижәсендә күп санлы Экспедицияләр оештырыла Алар составында каракалпаклар жиренә рус, украин, поляк халыкларының атаклы вәкилләре килә Каракалпак халкын агартуда, күзен ачуда, аны гасырлар караңгылыгыннан чыгаруда бу шәхесләрнең роле зур
СОЛТАН ШӘМСИ тәрҗемәсе.