Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨЛЕП МОҢАЯ. УЙЛАП ЕЛМАЯ


Иң кадерле сүзләремне Ил теленнән эзләдем. Иң яраткан гөлләремне Буш бизәктәй тезмәдем..
Гамил Афзал — шигърияткә шактый озын авыр юллар үтеп, сугыш еллары кырыслыгын тоеп, утлы цехлар ялкынында зур рухи чыныгу алып килгән шагыйрь! Беренче шигырьләрендә үк аның тыныч тормыш, табигать иминлеге гаделлек, кешеләр бәхете сагында торырга, ак дөньяга бер генә кара тап та кундырмаска тырышуы шул еллар тәэсиредер әле. мөгаен « Рәхәт эзлимени бу дөньяда шагыйрь белән солдат »
Лирик героиның табигатькә, әиләиө-тпроге мөнәсәбәтен билгели торгам эпизодларда, кеше кичерешләрен табигать күренешләре аша чагылдыра торган строфаларда шагыйрьгә телнең афористик көчен тою аеруча зур ярдәм итә Табигать күренешләрен, гомумән, искиткеч тирән хисләр, гаҗәеп нәфис моң белән тасвирлый
Моң диңгезләренә дә. хис давылларына да. дәрт чишмәләренә дә. фикер чоңгылларына да бай һәм шул ук вакытта гаҗәеп үзенчәлекле дә Гамил Афзалның шигъри дөньясы Аның бер «ярымшарын» халыкчан юмор-
сатира тәшкил итсә, икенче «ярымшары» җылы, ягымлы, моңлы лирикадан гыйбарәт Ләкин әлеге ярымшарларны аерып торучы шартлы сызык — зкватор юк биредә Юморга лирика элементлары килеп кергән кебек, лирикага да еш кына кел- ке детальләр килеп керә Шагыйрь колокола моңая, уйлана-уйлана елмая
Гамил Афзал инде мен» ничә еллардан бирле шигърияттә үзе талкан юлның дөреслегенә ышанып атлый Укучыларны да ышандыра, ышандырып кына калмый — сокландыра да Нинди шигъри алымнар, нинди образ-сурәтләр ярдәмендә ирешә соң моңа шагыйрь?
беренчедән, хисләрен һәм фикерләрен эчке шигъри кануннарга буйсындырып, змоциональ киеренкелеккә җиткерә икенчедән, шигырьләрнең ритмик агышын мөмкин кадәр төгәл, аһәңле итәргә тырыша. аларны җырлап торган рифмаларга кора Өченчедән, үзенең күп кенә әсәрләрендә бер уңайга гына шаулап агып
яткан шигъри ташкынны көтелмәгән тарафларга борып җибәрә Шигырьләргә еш
кына прозаик тәкъбирләр килеп керә һәм шунысы сокландыра: алар гомуми аһәң
гә зыян китермиләр, киресенчә, үзләре хис өермәсенә кушылалар, шигырь тукыма
сын тыгызландыралар
шагыйрь Әйтерсең лә үтә нечкә-нәфис җепләр белән чигү чигә һәм шул шигъри чигеше аша кешеләрнең уй-хыялларын, кичерешләрен бер ноктага җыйнап, җисми- ләштереп күрсәтә.
Кешегә, кешенең көч-куәтенә. кодрәтенә ышану, «йөз кайгысын онытып, бер шатлыгын йөз кешегә сөйләп өлгергән» кешеләргә олы ихтирам хисе, җәйге йомшак Идел өстендәге якты ай юлы булып, шагыйрьнең бөтен лирикасы буенча сузыла Шагыйрь яна — үзе өчен түгел, кешеләр өчен яна.
_ Бәхет балкыр заман,
Ә мин ятып язам...
Күпме сагыш килде өелеп!
Үзем сүнеп ятам. Үзем көлеп ятам. Кеше бәхете өчен сөенеп.
«Ил намусын ак кулында тоткан егетләрне халык онытмый» дисә, «мин адашсам, ялгыз егылырмын, җәүһәр тапсам, сезгә бирермен» дигән сүзләрне дә тышкы эффект өчен генә әйтми ул. Шигырьдән-шигырьгә бу сүзләрнең чын йөрәктән әйтелүенә ышана барасың. Көтелмәгән детальләр, ялтыравыклы метафоралар белән берәүне дә шаккатырырга җыенмый кебек үзе. Ләкин аның шигъри дөньясына аяк баскач тиз генә борылып чыгармын димә. Күбәләкне — чәчәк, акчарлакны — диңгез, бөркетне тау ымсындыргандай ымсындыра, үзенә тарта, ягымлы һәм якты, тыйнак һәм самими көче белән сихерләп тота ул сине. Үзеңне озак еллар читтә йөреп туган нигезгә әйләнеп кайткандай тоясың, юксынылган, сагынылган кешеләр белән очрашкандай хис итәсең, алтын яшьлегеңнең кабатланмас җырларын тыңлагандай буласың.
Гамил Афзал шигырьләре озын түгел. «Якты йолдыз», «Салават батыр», «Шәехзадә Бабич», «Ана». «Мыштыбый» кебек темасы, мәгънәви тирәнлеге, куелган проблемасы. сюжеты белән поэмаларга тартым әсәрләрендә дә аз сүз белән күпне әйтә Сюжетлы шигырьләрендә ул үзе сөйләргә алынган вакыйгаларның иң әһәмиятле эпизодларына гына туктала, фәлсәфи башлангыч белән лирик чигенешләрне үзара тигез итеп, тыгыз итеп үреп бирә.
Гамил Афзал лирикасы — якты лирика. Ул замандашыбыз ирешкән уңышларга чын күңелдән, сабый балаларча сөенә. «Явызлыкка нәфрәте чиксез булган кебек, матурлыкка да мәхәббәте чиксез» Кайчагында шигъри сизем бөтенләй башка килми торган урыннарның шигъриятен күрә һәм шул урыннарны, эссе чүл уртасында гөлбакча ясагандай, яшәртеп, җанландырып җибәрә.
Шундый шигырьләрнең берсе — «Бөгелмә аэропортында» Бу шигырьгә реаль тормыш белән романтика да. әкият белән чынбарлык та, үткән заман белән бүгенге көн дә. киләчәк тә сыйган. Сурәтләр яңа. детальләр, эпитетлар яңа. Монда «кояш батып барган арада айны футбол итеп тибеп була...», монда «ерак планеталар сагышы шәфәкъ булып тәрәзәдә яна». Ниһаять, монда:
— Ике моторлы ак самолетның Аркасыннан сөясе килә.
Пәри кытыклаган малай кебек
Көләсе килә—
Гамил Афзалның сатира-юмор әсәрләре һәркемгә мәгълүм. Шагыйрь иң элек үзен шушы авыр, четерекле, җаваплы жанрда танытты. Аның Дон-Жуан Ногман, Әсмабикә, Сәлимгәрәй, Изге хәзрәт кебек геройлары бик тиз вакыт эчендә халык күңеленә кереп урнашты, тискәре персонажларның классик мисалына әверелде.
Дөньяда теленә «шайтан төкергән» кешеләр була. Сөйләргә маһир, җор сүзле, тапкыр кешеләр турында шулай әйтә халык. Шагыйрь Гамил Афзалның юмор-сатира әсәрләрен укыгач, әнә шундый, сөйләп-сөйләп туйдырмый, ялыктырмый торган мәзәкчән кеше күз алдына килә.
Моңсу юмор, усал сатира, сарказмга якын ирония, шаян лирика... Болар Гамил Афзалның шигъри юморында да, прозасында да барысы бергә үрелеп бара. Кыска шигырьләрдән алып сатирик поэмаларга, автобиографик парчалардан алып публицистик новеллаларга кадәр шулай.
Әйе шул, шагыйрь кәлке әсәрләрен кызык өчен генә язмый Күңелләрдә яшәү дәртен арттыру өчен, ялганга, мәкергә юл бирмәс өчен яза «Бүреләр» дигән шигыре «Айлы кичләр» (1977) китабының икенче бүлегенә кертелгән Димәк, шагыйрь үзе аны җитди шигырьләре исәбендә йөртә Чынлап та, җитди шигырь ул Хәтта җитди-усал Бүреләрнең дә табигать иркәсе булуы, бүреләрне дә дөнья буйлап язмыш йөртүе, бүреләрнең дә «дары шартлаганчы» бәйрәм итәргә, -гармонияле табигатьтә» яшәп калырга хаклы булуы гаҗәеп оста ачыла анда Үзе усал-җитди. бүреләрнең аяныч хәлен сурәтли торган драматик шигырь һәм шул ук вакытта яшәү дәрте белән сугарылган оптимистик шигырь
Данлы Магнитогорск каласының елъязмасы «Таш поэма» ничектер роман ши- келлерәк, тирән мәгънәле лирик чигенешләрдән башланган Ләкин монда да аатор үзенең җор сүзләрен, шаян тәкъбирләрен шул кадәр урынлы китерел кыстыра — уйчанланып кына укып барганда ихтыярсыз елмаеп куясың Төлкедән качкан йомран турында автор, мәсәлән болай яза « тамак ялгап алу бик кирәк, әмма җан кадерле, ә фани дөнья хәвеф-хәтәр белән тулы икән. ■ Шуның артыннан ук тагын лирика, тагын җанлы табигать «Атач тавының кызгылт ташлы такыр түбәсенә чабулары белән орынып ак болытлар йөзә, күк болытлар йөзә, найларга таба, нинди өметләр белән, йөз ел, мең ел...»
Атач тавында крепостной эшчеләр тимер рудасы чыгаралар «Сеңерләрне суыра торган иң авыр эш...»
«...Петербургта, алтын тәхеттә, ефәк күлмәкләр киел байлар патшасы — әби патша утыра.. »
Ә кайдадыр • Сөңгеләрен ялтыратып, илне иңләп килгән яу алдында ак айгырга атланган кызыл чикмәнле Пугач патша килә, яшел билбавына ике пистолет кыстырган, кызыл сәхтиян итегендә көмеш шпорлар чеңгелди, күзләре усал, кулында кәкре кылыч, кара сакалы җилгә җилферди » Әнә шундый шаян һәм мавыктыргыч стиль белән шагыйрь Атач тавының бөтен тарихын сөйләп чыга Әсәрдәге күренешләр, җанлы кадрлар булып, берәм-берәм күз алдыннан уза. хәтергә сеңә Чал тарих терелә, буыннар язмышы ачык гәүдәләнә
Автор юмористик әсәрләрендә дә аз сүз белвн күпне әйтә ала — чөнки ул лирикадан юморга, юмордан ирониягә, кайчагында хәтта сатирик гротескка кадәр үстерелгән тегәл детальләр, карурманнар эчендәге таш-таулардан тибеп чыккан чишмәдәй саф тел байлыгы, шаян-шук чагыштырулар* көтелмәгән сынландырулар— кыскасы, берсеннән-берсе оригинальрәк образлар белән эш итә
Образлар дигәннән, сатира-юмор әсәрләрендә аларны аатор терлечә күрсәтә Бер ишеләре үзләренең хәйләләрен кеше сизми дип уйлап йәриләр Ләкин укучы аларны бик яхшы сизә, бик яхшы аңлый Автор башта алардан йомшак кына келә, аннары кызгана Ягъни нишлисең инде, характерлары шундый бит аларның, үзләре бер дә эчкерле, явыз кешеләр түгел алар, югыйсә Мәсәлән, бригадир Ахун белән председатель Шәйхетдинов шундый образлар Авылга язучылар килеп төшкәч председатель Шәйхетдинов • кассада бер тиен акча юк чагында мәтәшеп йөрмәсеннәр әле. » дип сукранса да, кунакларны ачык чырай белән каршы ала Язучылар аның сукрануын ишетәләр, әмма Шәйхетдиновның үэене сиздермиләр «Бу вакыйгадан соң байтак еллар үтте, дөньяда кем бар да кем юк Гыйләҗеа белән Шәйхет- динов юл чатындагы карт еянке төбендә әле һаман да кулларын, эшләпәләрен болгап, басып торалар кебек » дип. моңсу юмор белән тәмамлый автор хикәясен
Тискәре образларның икенче берләре әсәрнең буеинан-буена чыбыркылана Алары кеше сүзенә колак салмый торган мин-минлекләре чиргә әверелгән затлар, мин белемнәр, туң йөрәкле, калын тиреле адәмнәр карьеристлар җилкуарлар чебеннән фил ясарга тырышып кен үткәрүче эшлексезләр
Әнә бер инструкция колы симпозиумга барышлый җирнең шар кебек түгәрәк булуы турында белешмә алырга йөри («Җаваплылык хисе») «Донья хәлен белеп булмый, андый белешмәнең дә кирәк булуы бар ■ Бөлешмә бирергә тиешле абзый
... Күңелдә мәзәк булмаса.
Күңелләр кеяр иде.
День» ялганга тончыгып.
Саргаеп үләр иде.
ның да «алдатасы» килми. Әгер да мәгәр җир түгәрәк булмасаИ Кул куеп печать басып белешмә бирә икән, тау кадәр җаваплылык төшә ләбаса аның естенә.
— «Җирнең түгәрәк икәнен һәрбер мәктәп баласы да белә бит инде, коллега..
— Белә, мин дә беләм, шулай да үзем үлчәп караганым юк, ә бу документ бит, ул-бу булса...»
Шул рәвешчә, эпизодтан эпизодка көлке ситуация үсә, сатирик буяулар куера Ниһаять, тискәре персонаж үзенең кәрлә сөенечләре белән ап-ачык мәйданда япа- ялгыз торып кала.
Гамил Афзалның тормыш-көнкүреш темасына язылган көлке хикәяләре дә байтак Аларның күбесе җылы юмор белән сугарылган һәм төп геройның монологы формасында бирелгән. («Беренче гонорар». «Матриархат чорында». «Күрде безнең башлар», «Цицерон Шарифуллин» һ. б.).
Гипербола, реаль вакыйганы реаль булмаган ситуациягә куеп (яки киресенчә) күрсәтү, көтелмәгән финал — болар барысы да Гамил Афзалның көлке әсәрләр язганда яратып куллана торган алымнары
А\исалга «Илаһи комедиявне алыйк. Дөнья әдәбиятында бу комедиянең төрле вариантлары бар. Әмма Гамил Афзал комедиясе катнашучыларның көтелмәгән персонажлар (Илаһе, Җабраил фәрештә, адәм, ишәк, эт) булуы белән дә вакыйганың җиңеллеге, ситуациянең көлкелеге белән дә үзенчәлекле. Күк канцеляриясендә Илаһенең: эт белән ишәккә үз итеп: «Нихәл, улым1»— дип эндәшүләре. Адәмнең Илаһе белән тарткалашулары Адәм белән һава турындагы мифны күктән җиргә кайтара, илаһилык мөнбәреннән реаль җирлеккә төшерә.
Әдәбиятка юмористлар килгәли, ә менә сатириклар бик сирәк килә. Без күп очракта тискәре геройларыбызны җиңелчә генә кытыклап алу белән чикләнәбез. Үзебез дә кете-кете көләбез, тискәре геройларыбыз да учлары белән авызларын томалап, тыйнак кына елмаешалар. Ярар, янәсе, кытыклыйсыгыз килсә, кытыклагыз, сезнең кытыклаудан безгә ни зыян?!
Ә менә Гамил Афзал кытыклап кына калмый, кирәксә, көлү объектларын үткен сатира уклары белән дә коендыра, төрле ялагайларны, җайлашучыларны әче балан белән генә түгел, әрем белән дә сыйлый, үэ-үзеннән канәгать битараф бәндәләрдән ирония белән каһ-каһәләп көлә, мул тормыш өмет итеп чит мәмләкәтләргә киткән һәм адәм хуры булган җилбәзәк кешеләрнең йөзләренә утлы шигырьләрен ыргыта:
- Сөен әйдә, киен әйдә, ямь табып, кырын ятып. Сиптер әйдә, типтер әйдә, ип сатып, иман сатып-
1977 елда «Айлы кичләр» китабы һәм «Борылам да карыйм...» («Казан утлары». 7 нче сан. 1976 ел) циклына кергән шигырьләре өчен Гамил Афзал республикабызның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Аннан соң өр-яңа шигырьләрен туплап яңа китаплар чыгарды, өр-яңаларын хәзер дә яза тора. Аларда да шагыйрьнең тынгысыз йөрәк тибешен тоясың, ярсулы гомер агышын күрәсең, намус тавышын ишетәсең
Озак-озын еллар дәвам итсен иде бу иҗат