Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАРБЫЗ СУГЫШЫННАН ЧЫН СУГЫШКА


4 Л 4 Л елның язгы сулары китеп, таулар, кырлар яшелләнеп килгән чагында I Л I Л Стәрле буйларында каты сугышлар булып үтте. Кызылларның алдын
гы кавалерия отряды Хәлекәй ягыннан капыл килеп чыга да. туктамастан өермә кубарып. Стәрле авылына һөҗүмгә ташлана. Акларның авыл өстен дәге тауга урнаштырылган алты туплы артиллериясе исә аларны, шрапнель белән атып, кирегә чигендерә.
Тагын бер-бер артлы кабатланган өч атака кызылларга уңыш китермәде. Бары тик тагын өч туп һәм снаряд тутырылган әрҗәле олаулар килеп җиткәч кенә, Стәрле тау башларында давыл уйнатып җир актарган көчле ут астында калгач кына акларның әле исәннәре артларын-алларын карамыйча чигенеп котылалар...
Алар ташлап киткән окопларда ватык туплар, пулеметлар, бик күп мылтык, снаряд-патрон әрҗәләре аунап калды. Күренеп торганнарын гына тиз-тиз җыеп киткән кызыллардан соң окопларда Стәрле малайларының җәйләре патрон эзләп, «кызыллы-аклы» уйнап үтә башлады. Авыл урамнарында битләрендә дары уты чәчрәгәннән калган зәңгәр сипкелле яланаяклы әрсез ташбашлар көннән-көн ешрак күренә. Окоп төбендә казынганда мылтык тапсалар алар өерләре белән авыл советына йөгерәләр иде. Тәмәке төтененнән ысланып, саргаеп беткән мыек очын бөтергәлоп. солдат чакларын исенә төшерә-төшерә. секретарь шунда ук акт төзи, малайлардан кул куйдыра. Үзенең һәр хәрәкәтен күзләре белән йотып торган малайлар алдында мылтыкны сүтә дә башлый. Тутыккан мылтык аның кулындагы керосинлы чүпрәктән күзгә күренеп ялтырап китә. Мылтык — дәүләт коралы. Шуңа күрә аның табылган берсе, сары мыек кулы аша шулай үтеп, милиция йортына барып җитте.
Еллар үтә. малайлар үсеп буйга җитәләр. Берәм-берәм кайсы кая тарала да башлый. Алар урынына, җирдән ңалыккан үлән кебек, бүтәннәре үсеп җитә. Болары да патрон эзли, ура кычкырып «һөҗүмгә» йөгерәләр...
Тагын еллар үтә, окоплар җимерелә, аларны үлән баса, патрон табулары кыенлаша. Тик Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан булып үткән кайбер шаян вакыйгалар гына Стәрле картларына тагын Гражданнар сугышы елларын хәтерләтеп алалар. Ул шаян вакыйгаларга әчерәк теллеләре «Төрек сугышы» дип. ә күпчелек исә. «Карбыз сугышы» дип исем кушалар. «Сугыш» оештыручылар — унлап үсмер малай, ә аларга каршы як колхозның яшелчә бригадасы бригадиры Төрек Кәриме, ике каравылчы карт һәм бакчада эшләүче яшь кызлар була.
Төрек Кәриме басмачыларга каршы сугыштан яраланып кайткан. Кәримне карт әтисеннән калган ләкәб исем белән шулай йөртәләр. Сугышка чаклы Кәрим колхозда кыяр кәбестә, кавын карбыз үстерә. Башта үзенең тау буендагы бакчасында Урта Азиядән алып кайткан орлыклардан кавын карбыз үстерә башлый. Аның кайтканын зарыгып көтеп алган Гарифәсе дә үзе кебек уңган булып, алар кке-еч ел эчендә бәрәңге белән суганнан бүтән нәрсә үстерә белмәгән авыл халкына ка
вын-карбыэ тәмен татыталар. Колхозлар оеша башлау белән, Кәрим торле орлык тутырган әлеге эреле-ваклы капчыкларын тотып колхозга керә. Керә дә, Стәрле елгасы буендагы Шакир ташы диеп йөртелгән урында яшелчә бакчасы үстерә башлый. Баштарак моңа бик игътибар итеп җиткермәгән председатель Габсаттар колхозга карбыз-кавын сатудан килгән файданы сизгәч, бу эшне хуплап, яшелчә җирләрен киңәйтергә ризалык бирә.
Тик, йөзләре ак булгыры, бакчачыларга малайлар гына тынгылык бирми. Карбыз дигәне тавык күкәе хәтле булыр-булмастан ук, алар Шакир ташы янында урала башлыйлар. Кайсысы кичкырын бозау эзләгән булып йөри, кайсысы балык тоткандай итеп бакчасы янында бутала. Тик Кәрим дә бик сизгер уяу эш итә белә шул. Бакча каравылларга ел саен аның ике карты бар, шулар өстеиә бакчачы кызлар. Эләктерсәләр, малайларга каты тимиләр тиюен, бабайлар колак бора, ә кызлар... Ай-ай, каян табалардыр ул кызлар шул тикле дә зәһәр кычытканнарын. Карбыз «эзләп» шул тирәдә чуалган малайлар ике-өч көн артларына утыра алмый йөриләр. Җитмәсә тагын өйдәгеләр көлә: — «Нишләп гел басып торасың, карбыз ашадыңмы әллә?»
Мең тугыз йөз утыз тугыз — кырыгынчы елларның җәйләре каравылчы картлар өчен дә, Кәрим өчен дә бик авыр килде. Яшь чакларында чибәр Гарифә артыннан Барый тимерче белән Кәрим икәү йөргәннәр иде. Урта буйлы, киң күкрәкле, бертуктаусыз елмаеп торучан кара күзле егет иде Барый. Нәрсәсе белән кызыктыргандыр Кәрим, Барый аны аңламады,— Гарифә Кәримгә чыкты. Дошман булуын булмадылар. Тик яшьтән килгән дуслыклары көл астында калган учак кебек акрын-акрыи сүнә барды. Гарифәгә хәтере калып йөрде-йөрде дә, Ба рый, бер ел үтәр-үтмәстән. Түбән оч Нәфисәне ияртеп алды. Озакламый Барый белән Нәфисәнең Фәрит исемле малайлары туды... Алда сүз күбрәк менә шул малай хакында. Фәрит ниндирәк малай дисезме? Ай-Һай, тел белән сөйләп кенә аңлатып булыр микән? Нинди генә айгыр-аргамакларга атланып җир-буран уйнатканы юк аның! Кулы белән ялыннан эләктерсә, өстенә менмичә калмый. Җырга да, биюгә дә бик оста. Сабан туйлары вакытында Габсаттар председатель аны чабышкы сыртына үзе күтәреп атландыра, чабыштан килгәч үзе күтәреп ала да авыл картлары янына илтеп бастыра... Бераздан инде Фәрит дигәнең дә мәйдан уртасында сөлге тотып көрәшкә чыга. Көрәшүе дә гел үзеннән зур малайлар белән. Ул да булмый, Фәритне колга башында күрәсең. Капчык киеп йөгерешүдә янә аны узалган малай юк.
...Авыл ягыннан колхоз бакчасына таба пар ат җиккән бричка узып бара. Аңа Кәрим белән янәшә илле яшьләр чамасындагы ревкомиссия члены Лотфрах- ман утырган. Стәрле елгасы буйлап сузылган сазлыкны үткәч. Кәрим сөйли торган сүзен кинәт кенә икенчегә борды:
— Лотфрахман абзый! Син бит артиллерист булган кеше. Күптән күргәнең юктыр, сугыш күрсәтимме үзеңә?
— Нинди сугыш ул тагын?
— Әнә, Кәҗә тавына кара әле!
Кәҗә тавы юлдан ерак түгел, йөз-йөз илле метрлар чамасы күтәрелеп тора. Тау башындагы иске окоп эченнән такыя кигән һәм такыясыз башлар күренә. Шул яктан искән җил аларның акрын гына медер-медер килеп нидер сөйләшкән авазларын җиткерә. Ара-тирә шул малайлар болар ягына окоптан нәрсәдер ыргыталар.
— Карбызга нәфесләре бик зур шайтаннарның. Өч көн рәттән инде бакчаны басалар. Аптыраш әле, ничек кенә туктатырга шуларны? Син, Лотфрахман абзый, атларның башыннан тотып тор, өрекмәсеннәр, ә мин сиңа тегеләрнең кәсебен күрсәтим.
Кәрим олаудан җитез генә сикереп төште. Шул чагында окоп эченнән боерык тавышы ишетелде. Такыялы-такыясыз башлар окоп эченнән үрелеп, колакларына кадәр ерык авызларын күрсәттеләр дә юк булдылар. Окоптан зәңгәр күлмәкле малай чыгып басты.
— Шушы инде Барый малае Фәрит,— диде Кәрим көлемсерәп, үзе, чыбыркысын кулына алып, тауга таба атлады.
Фәрит азрак болайга таба карап торды да шаяи тавыш белән тау буен яңгыратты: томырылып үргә таба йөгерде. Фәрит урыныннан кузгалмый гына боерык бирде: <
— Артиллеристлар, алга! g
Өч малай окоптан көпшәсе юлга каратылган, бәләкәй кул арбасы сыман ике 3 тәгәрмәчле бер нөмәрсә тәгәрәтеп чыгардылар. Фәрит кул селтәде. Гражданнар * сугышы беткәннән бирле тынып аккан Стәрле елгасы буйларын яңгыратып туп х атты. Гөрселдәгән тавышы тугайларга таралып, каршы тауларга барып бәрелде 2- дә, кире өйләнеп кайтты. Ул да түгел, куе төтен арасыннан Фәрит янә кычкырып | өлгерде: х
— Пехота, алга! х
Куаклар артыннан берничә малай йөгереп чыктылар да көлә-көлә җирдән 2 торып килгән Кәримгә поджиглардан пох-пох китереп атарга тотындылар. Тау Э башындагы артиллеристлар исә шул арада кабалава-кабалана янә тупларын £ кордылар. Азаккы поджигларга кушылып, янә туп атты. Кәрим чигенә-чигенә килеп җиткәндә, бричка янында Тури белән Өмәт карт басып торалар иде. Алар, J Кәрим ишетсен диптерме, юри кычкырыбрак сөйләшә башлады:
— Ну чукынчыклар, чистый бәла булды болар безнең башка. Ярый, Кәрим J
— Аткан нәрсәләрен кара син аларның, Лотфрахман абзый, — диде берсе ф тирләгән маңгаен сөртә-сөртә, — чын шрапнель бит, чын шрапнель, кызыл балчыктан яндырып ясаганнар. Тимерче алачыгында Барый янында булыша торгач, “ тупларын да шунда әмәлләгән алар. Барыйдан сораган идем, күргәнем дә юк. л> ди. Ә үзе белә иблис. Белгәнен күзләре үк әйтеп тора. Син аны яшь чактагы дус п диген инде, я? Фәрит сиңа Гарифә түгел, аны карбыз күрсәтеп алдый алмассың, ди. Чыннан да, чакырып карбыз белән сыйларга теләгән идек без ул малайны. Кая, якын да килми...
— Әйткәч әйтим инде, күрдем, карадым мин аларның тубын да, алачык артындагы тимер-томыр янында яшереп тоталар икән. Барыйдан кәтмәннәр ясатып йөргәндә күрдем. Шәп ясаганнар, имансызлар. Баш та бар икән үзләрендә. Корыч көпшәне болтлар белән ныгытып тоташтырганнар. Алып китим, дип уйлаган идем, бер, нигәдер кул күтәрелмәде. Әйдә, мин әйтәм. уйнасыннар. Дөнья шулар җилкәсенә күчә. Әнә япун нәрсәләр кыланмый анда. Хәсән күле янында, ә бу якта финнәр. Пүлшене әнә ай тулыр-тулмаста герман кабып йотты. Котырган эт өере кебек төрле яклап ташланырга чамалыйлар. Онытырга ярамый бөегә... Төннәрен басмачтан алган яралар сызлаганга һаман әле йоклый алмый азапланам. Эш карбызда түгел, картлар, әйдә аз булса да атырга өйрәнсеннәр. Өч-дүрт карбыз нәрсә ул?! Иң мөһиме куркак булып үсмәсеннәр...
Кәрим сөйләүдән туктагач, аны-моны дәшми торган Тури бабай, барысына да берьюлы мөрәҗәгать иткән кебек салмак кына ялгап китте:
— Бүген дә сугыш мыни, Кәрим абзый?
— Сугыш, сугыш! Бүген дә сугыш! Юкса, күп шаяра башладыгыз!
— Лутчы килмә, Кәрим абзый, барыбер без җиңәрбез! Лутчы килмә!
Көрим җавап урынына кизәнеп торып каеш чыбыркысын шартлатты да инде ♦
энем, синең аяклар озын, тиз тая алдың, без плин аләгә инде бу дип торабыз. Шәп йөгерәсең дә икән әле. Булышма юк белән, аларны хәзер хәйләсез алдырып булмый инде. Хәйлә кирәк, хәйлә! Әнә чигенәләр шикелле.
Тау сырты буйлап яланаяклы малайлар атлый. Дүртесе туп тарткан, калганнары. кыр казлары кебек тезелеп, арттан баралар.
Картлар ике җәй буена җыйналган зарларын Лотфрахманга сөйләргә тотындылар:
Әмәт карт, ниһаять, Кәримгә карап сөйләргә керешә.
— Син аларны үзең аздырдың, Кәрим энем, үзең. Мин тоз белән йомшак
җирләренә аткач, басыла башлаганнар иде. Син миннән патроннарны сапсим кан фискация ясадың. Ярамый имеш. Гапкадир мәгьзүм бер тавыгын урлаганга, урам йоретеп кыйнатыр ие элек заманда кешеләрне. Көне буе тоз эретеп елгада утырса, нибуч туктарие, юк бит атарга хут юк. права юк. Тупларына кофискация ясарга иде һич югы.
— Фәрит кебек малайлар һәрчак беренче булып йөриләр. Шундыйлардан чыга инде, җәмәгать ил солтаны да чабата олтаны да. Дөрес эшлисең. Кәрим энем, карабрак торырга кирәк малайларны, бик ирәеп китеп, ат караклары кебек бозылып китмәсеннәр. Кавын-карбыз җәл түгел, бүтәнчә булмасын, менә нәрсә турында уйларга кирәк. Син дә, энем Кәрим, колга буе гәүдәң белән шуларга каршы сугышып йөрисең. Арбаңа еш кына улың Назим да утырып йөри бит әле. Шул гәүдәң белән таудан йөгереп төшкәнеңне ул да күреп тора. Бала һичкайчан да атаның андый чагын күрергә тиеш түгел. Ата кеше аңа әкияттәге батырдан да гайрәтле булып күренсен.
Гадәттә аз сөйләүче Тури бабайның бу сүзләре барысына да нык тәэсир итте. Ә карбызга... Үзләренә дип үзләреннән махсус өздерсәң, алар, минемчә кул сузмаслар иде... Озак кына сүзсез утыргач, тәмәке төпчекләрен сүндереп, бричкага карбыз төяргә тотынды картлар.
Ике көн үткәч тау башындагы окоп эчендә Кәрим белән малайлар арасында •солых договоры» тезелде. Нәрсә турында сөйләшеп, ничек килешкәннәрдер — аны белүче булмады. Шул килешүдән соң Стәрле елгасы аркылы салынган Ясаклы күпере астыннан бер ат йөгенә якын патрон казып алдылар. Баксалар. Фәрит командасы патроннарны тау башыннан түгел, Стәрле елгасыннан җыеп йөргән икән... «Карбыз сугышы» тынды, бетте.
Ә бер ел үткәч, чын сугыш башланды...
Әллә кайдагы Герман белән сугышта башларын салган ирләрен көтеп, яшьлекләрен ялгызлыкта үткәреп, кеше бусагасын таптап зур авырлыклар белән балаларын үстергән әбиләр, картаеп килгән хатыннар зар елап яшь түктеләр. Авыллардан ирләрнең арслан кебекләрен җыйдылар. Бричка-бричка төялгән кар- быз-кавын кебек төялеп китте ир-атлар сугышка. Шакир ташы яныннан үткәндә аларны елый-елый бакчачы кызлар озатты. Юл кырына дерелдәп торган ак сакаллы Тури бабай, эчтән нәрсәдер укына-укына, китүчеләрнең сугыштан исән- имин кайтуларын теләп калды. Бричка эченнән берәүнең ярым исерек тавыш белән мактанып кычкырганы ишетелде:
— «Карбыз пешүгә, бәлки немецның да арт ягын пешереп кайтып җитәрбез әле менә...»
Авыллар бушап, урамнар тынып, мәет чыккан йорт кебек булып калды. Шар сугып, чебенле уйнап, урамга сыя алмыйча чабышкан малай-шалай да тынды. Авыл очындагы таш зыярат мөешендә, кичкә кадәр кайта алмыйча, әтиләре кайтканны көтеп кала юлына карап утыручы бәләкәчләр күбәя башлады. Тик әтиләре кайтмады. Юеш салкын яңгырлары белән көз үтте, һәм ул елны зәһәр салкын килгән кыш җитте. Стәрле буенда үскән арслан йөрәкле егетләрнең дә күбесе Смоленск янында һәм Мәскәү юнәлешендәге сугышларда башларын салдылар. Иң беренчеләр белән киткән тимерче Барыйның да үлгән хәбәре ноябрь азакларында килде. Бу хәбәр аның әнкәсе Зөбәйдә әбине түшәккә екты. Шул ятуыннан тора алмыйча, язгы сулар кузгалыр-кызгалмаста тыныч кына итеп дөньядан китте ул. Әтисенең хәтәр хәбәре килгәч, Фәрит укуын ташлады. Өйлә-ренә укытучы Сания апаның ике-өч тапкыр килүенә карамастан, мәктәпкә бармады. Соңгы килүендә хәтта алачыктан да чыкмады. «Язгы чәчүгә сабаннар әзерлисе бар. Сугышлар беткәч, әтиләр кайткач укырбыз» дип кырт кисте. Фәриткә ияреп тагын берничә малай укудан туктадылар. Сугышка киткән Абсаттар урынына калган Чалыш Кәли колхозда аталары урынын алган малайларга үзенең төп терәге итеп карый баашлады.
1942 елның июнь айларында Төрек Кәриме дә сугышка китте. Озатырга диеп килгән Фәриткә елмаю аша үтенечле тавыш белән эндәште ул:
— Каладагы каралудан үтсәм, китәм инде мин. Дөнья хәлен белеп булмый, туган, син шулай минекеләргә дә баргалап йөр инде. Гарифә апаңның хәлен үзең беләсең бит... Дүрт бала, әни карчык. Бик яман килә бит бу хәшәрәт фашист. Карбыз сугышы гына түгел бит. танк бик күп диләр аңарда. Хуш, энем. Күрешергә язмаса. бәхил бул!..
Шакир ташы янында юлга бакчачы кызлары Кәримне үзе үстергән мәк чәчәкләренә күмеп озаттылар. Шул китүдән гаип булды Кәрим. «Идел кичеп, Ста-
лииградка барып кердек».— дип язган кыска хаты гына килде дә сугыш беткәнче хәбәре булмады.
1943 елның январь башларында Фәритне дә сугышка озаттылар. Алачык ачкычын ул ун яшьләр чамасындагы энесенә тоттырды, әнисен, межелдәп елаган ике сеңелесен берәм берәм кочаклап үпте дә, хуш исле печән белән күмелгән чанага утырып китте Фәрит. Аның белән бергә киткән егермеләп үсмер егетләр- ♦ дән ел тулар-тулмаста хатлар килүдән тукталды. Әйтерсең, упкынга төштеләр дә < баттылар...
1944 елның сентябрь башларында Шакир Ташы янындагы юлда бер жәяүле J
солдат күренде. Пилотка астындагы акка уралган башы, обмоткалы солдат бо- £ тинкасы, күпне күргән шинеле юл тузанына буялган. Күзләре тонык, йезе cap- х гылт бу кешенең үлем белән бик озак көрәшкәнлеген күрсәтеп тора. Кәҗә тавы ? янына җиткәч, тукталып, тау битендәге иске окоплар ягына бераз карап торды | да ул, авыр гына кузгалып, тау буендагы сукмактан авылга юнәлде. Авылга көтү төшәр вакыт иде, кәҗә-сарыкларын көтеп моңаешып торган малайлар аны * бик тиз танып алды: Түбән оч Сәхи бабайның улы Хәйдәр иде бу солдат. Фәрит 3 ләр белән бер көнне киткәч елдан артык хәбәрсез югалып торган Хәйдәрнең шу лай көтмәгәндә кайтып керү хәбәре авыл урамнары буйлап яшен тизлеге белән таралды. Атнадан артык Сәхи бабайның капкасы ябылмады. Хәйдәр белән кит- и кән уллары турында берәр генә авыз булса да җылы сүз ишетергә өмет иткән J аналар аларга көн саен килделәр. Тик Хәйдәр аларның өметләрен акларлык хә- £ бәрләр сөйләмәде. Кайтканнан соң күп вакыт ул көзге кояшлы көннәрдә ишек 2 алдында, нигездә утырып, көннәр кояшсыз булса, сәкедә ятып үткәрде. Кайткан . ның икенче көнендә үк ул больницага барды. Татар авылларында күп эшләп татарча чатнатып сөйләшә белгән фельдшер хатын. Хәйдәрнең башындагы марляны f чишкәч, сүз таба алмый шактый торды һәм елады. Хәйдәр дәшмичә генә утыра - бирде. Аның баш түбәсеннән алып җилкәсенә табан сөяксез яра җәелеп ята. Ч Юка гына кызыл тире тартылып ябылган ярада кан тибеше күренеп тора... Яралы х башны чалма кебек итеп ак марля белән бәйләп куйды да фельдшер тагын елап с алды. Ә Хәйдәр торып өс.ендәге гимнастеркасын саклык белән генә сала баш- £ лады. Аның күкрәге до, аркасы да ак бинт белән урап бәйләнгән иде. Маруся __ апаның сораулы күз карашына Хәйдәр кыска җавап бирде: ж
— Танклар белән сугышканда...
Аркасын бәйләп бетереп чыгып китәр алдыннан исә ул. тәрәзә аша ерактагы тауларга карап, дәвам итте:
— Син, Маруся апа, минем яралар турында бик сөйләнмә инде. Тән ярала ры төзәлер, тик менә йөрәкнеке генә...
By көннәрдә фронттан яхшы хәбәрләр килә башлаган иде инде Октябрь азак ларында, госпитальдән кайтып баручы Заикни авылы рус танышы Мөеш Хәйригә:
— Язга сугыш бетәчәк, кияүләреңне көтеп, исән имин калуларын теләп тор, — диеп, ярым чынлап, ярым шаяртып әйтеп узган
1945 елның язында, сугыш беткән чамаларда Хәйдәр Тури бабай янына бакча каравылларга урнашты. Әмөт карт үлгәч, ялгыз калган Тури бабайга Хәйдәр ях шы иптәш булды. Карбыз сугышы вакытындагы халыктан икәү генә калгангамы, әллә бүтән нәрсә сәбәп булгандырмы, алар бик нык дуслаштылар.
Вер көнне Хәйдәр унике унөч яшьләр тирәсендәге яланаяклы бер малайны кыяр түтәлләре арасында үрмәләп йөргән чагында тотып ала Куыш янына алып килгәч, сораша башлыйлар:
— Нишләп йөрүең бу, малай актыгы? Кем малае син?
— Әти сугышта минем.
— Әниең кем?
— Гарифә.
— Кайсы Гарифә ул тагын?
— Тау буе Гарифәсе.
Хәйдәр нәрсәдер хәтерләргә тырышкан тавыш белән:
___ Туктале, Тури бабай, тукта! Кәрим абый улы түгелме соң бу үсмер?
— Кайсы Кәрим?
— Соң үзебезнең Кәрим абзый инде. Терек Кәриме. Шуның улы Назыйм бит син?
— Шул...
Өчесе дә бераз дәшми тордылар.
Тури бабай калтыранган тавыш белән:
— Нигә бернәрсә дә өзмәдең? — диеп сорады.
— Мин карбыз эзләгән идем, табып булмый.
— Тәмле тамак икәнсең үзең.
— Түгел. Әни авырый. Кичә әйтә: ай атаң өйдә булса, карбыз ашатыр иде дә, шуннан терелеп тә китәр идем әллә, ди.
— Әй, улым, улым. Нигә сорамаска инде туры үземә килеп: шулай-шулай, Тури бабай, мин Кәрим малае, әни авырый, шуңа дарулык кына кирәк, дип.
Тури бабай, куыштан сөйләнә-сөйләнә капчык алып чыкты да су буена төшеп, түтәлләр арасына кереп китте.
Назыйм Хәйдәрнең кояшта янып, кутырлары төшеп төзәлеп бетә язган алалы- колалы аркасына балаларча кызгану белән карап торды да капыл гына сорап куйды:
— Фәрит абый кая булды, Хәйдәр абзый?
Хәйдәр, күкрәген йомшак кына итеп ышкудан туктады, агарынып китте, зәгыйфь тавыш белән җавап бирде:
— Фәрит Курск дугасында һәлак булды...
— Әнисе Нәфисә апа Барый абзыйны да, Фәрит абзыйны да көтә. Атна саен безгә килми калмый. Барый абзыйның 1941 нче елны ук килде үлгән хәбәре. Ә Фәрит абый билгесез... Тередер әле, бәлки, ди бер хәбәр дә булмагач...
— Янып үлде ул, Назыйм, танкка ташланып... Капчыгын куярга онытып каушап калган Тури бабайга Хәйдәр яшь баскан күзләрен күтәреп карады.
— Әнисенә ник сөйләмәдең?
— Ничек сөйлисең инде, бабай. Менә сугыш бетте, хәзер сөйләсәм сөйләрмен инде, тик аны ничек әйтәсең янып үлде дип.
Куыш янында алар озак утырдылар. Хәйдәр боларга ике елдан артык эчендә йөрткән сызлануын сөйләп бирде.
— Егермедән артык чыгып киткән идек бит без, әлеге көнгә менә бер мин кайттым. Барыбыз да бергә эләгергә тырышып караган идек, булмады. Фәрит үзе сорагач, артиллериягә алынды. Бергә киткәннәрдән Фәрит янына без алтау эләктек. Бер атна-ун көн автоматтан, мылтыктан атып йөрдек тә, калган ай ярымын — гел туптан. Шуннан фронтка. И-и-н. ни генә күрми икән адәм башла-ры! Харьков өчен барган сугышларның азагына барып эләктек. Барып та кердек, сугыша да башладык. Бирсә бирә икән бер кешегә башны да, йөрәкне дә, Фәрит полкта иң оста төбәүчеләрнең берсе булып китте. Гел карт солдатлар тирәсендә йөрде. Ул бит безнең кебек җебек түгел, баскан җирендә ут чыгарып атлый иде. Сугыш барганда бүреген кырын салып ала да үз эшен белә. Әллә бар аңа немецлар ачкан ут. әллә юк. Аның өчен әллә немец танкы килә, әллә утын арбасы. Бик еш искә ала иде ул синең әтиеңне, Назыйм, теге карбыз сугышларын, үзебезнең тупны. Кәрим абзый безне юри шулай үртәп тупка өйрәнә торсыннар болар дигәндер инде, дип көлә иде. Егетләр, без Туган илне, Стәрле буйларын, үзебезнең карбыз бакчасын саклыйбыз бу сасы фашист хәшәрәтләрдән ди иде.
Җитмеш алты миллиметрлы тупта йөрдек. Ат белән тарттыра торган идек. Безгә авыр, ә ул хайваннарга бездән дә авыр. Ашамас-эчмәс иде үзе, иллә иң әүвәле атларны карар иде Фәрит. Начаррак караганнарның өстенә менеп китә торган иде инде. Берәр тыл обозы очраса, шул атларга азык эзләр... Хайваннарның теле генә юк бит ул, Фәрит күренде исә. пошкырып, әкрен генә кешнәп каршы ала торганнар иде. Атларыбыз да безне бер тапкыр да кыен хәлдә калдырмадылар. Безнең атлар елкылдап, бөтен полкта аерылып тора иделәр... Апрель башлары иде бугай. Украинада Синельниково дигән зур станция бар икән. Шуның өчен сугышканда без бер Потебня дигән бәләкәй генә хуторны алдык та шул хутор янында камалышка эләктек. Әллә ничек буталчык булды ул һөҗүм, һавасы юеш, җире кап-кара сазлык иде. Кичә генә һөҗүм итә идек, бүген өйлә-
гә бар да чигенв. Пехота пычракта да чапыр-чопыр атлый бирә, ә бездә туплар. Ашарга юк. әйләнә-тирәдә немец, снаряд бетте дияргә ярый. Бик каты сугыш булды шул хутор янында. Бетен батареядан биш кеше калдык. Туплар немец сяа рядларыннан ватылып, атмас хәлдә калды Берсен немец танкы бетен расчеты белән таптап-сытып юк итте... Караңгы тешүгә. немец туктады. Төнге сугышны яратмый алар. Бишәү калдык. Кем. кая — белгән юк. беребезнең боты яралы. ♦ Тенлә атларга атландык та үзебеэиекеләрне эзләп киттек. Төн бус бардык, көн - дез бер чокырда куе агачлыкта качып яттык. Кичкә авыша башлагач, юлсыз- д нисез тагын сыпырттык. Ашарга-эчәргә юк. Шул кичне бер бәләкәй генә хуторга 3 җиттек. Сугыш тавышы көнчыгыштан ишетелә, ә без монда. Бу хуторда биш * кенә йорт. Немецлар юк. Без кергән хуҗа Зайдуи фамилияле. Ул кеше н мецлар - вакытында кем булгандыр, белмим, тик ул безне сатты. Өенә кердек — ашатты. £ эчерде, йокларга урын әзерләде. Фәрит миңа әйтә. син. Хәйдәр, сакка чык. күңел тыныч түгел, бу хуҗаның нигәдер күзләре ошамый миңа. ди. Чыктым да = куак астына постым. Ярты сәгатьләп вакыт үткәч. Фәрит чыккан. Аның белән Е хуҗа кеше, аннан үзебезнең Чиләбе ягыннан Пәдер дигән чуаш иптәш бар иде. х Ул да чыккан. Җәрәхәтле иптәшнең боты пеште. Фәрит болармы күрше хуторга йод алырга җибәрә икән. Подергә гел татарча гына сөйли Фәрит. Чуашның та - тарча белмәгәне бик сирәк бит аның. Болар хуҗаның атын җигеп китте. Фәрит “ тә кереп ятты. Ике сәгать үтмәгәндер, яңадан торып чыккан бу. Нигәдер эч д поша, йоклап булмый, ди. Мине кертеп җибәрде дә үзе калды сакта. Мин кереп f тә яттым, йокыга киттем. Бер заманны Фәрит өйгә кергән дә акрын гына тавыш 2 белән боерык бирә: g
— Паникасыз гына, иптәшләр! Немецлар килә, җигүле ат белән. — ди. Сикерешеп тордык.
— Син. син! Тиз генә тәрәзәдән чыгыгыз, каралтылар артыннан бөрзрсез! г- Без икәү моннан сугарбыз!
Фәрит яралы иптәш белән калды, ә без тиз генә сыз тәрәзәдән. Минут үтмә- ~ гәидер — әзер булдык. Зайдун безнең Пәдерне туп туры немецларга алып барган с да тоттырган. Азактан сөйли Пәдер. сизеп калып автоматка тотынган илем, этэп ™ екты да акырырга тотынды ди. Сталинград өчен үч алырга тырышты фашист _ ул көннәрдә. Бик нахал кылана иде. Капка төбенә үк килеп туктадылар болар. 7 Пәдернөң коралы юк, немецлар, аны алдан җибәреп, үзләре арттан йортка якын "~- паша башладылар. Шуннан кычкыралар: «Русс сдавайсь!»—диләр. Пәдерне алдан җибәргәч, күрәсең безнең атмавыбызга нык ышанганнар иде. Болар өй янына килеп җитәргә дүрт-биш адым кала, ишек ачылып та китте, Фәрит автоматтай тырылдатырга да тотынды, без икәү арттан. Бер яралыдан икәү булды. Фәрит атканда Пәдсрнең сул кул башына ике пуля эләккән. Икесен дә тегеләр килгән арбага утырттык та, мин кучер урынына. Фәрит белән бер иптәш ат менеп, чы гып җилдерттек. Зайдун ат янында калган иде. Атыш башлангач, юк булды. Эзләп торырга вакыт юк. шул көйгә чыгып киттек. Пәдер ыңгыраша. Фәрит аның ярасын ачып карады да көлә:
— Бәхетеңә каршы, әз эләккән, фашист ияртеп йөрмә икенче. — ди.
Икенче көнне генә үзебезнең частьларны куып җиттек. Зур газап белән үз полкыбызны таптык. Полк командиры безне берем берәм үбеп чыкты. Яралыларны медсанбатка озаттык. Пәдер ике атнадан савыгып кайтты. Шәп егет иде ул. Фәрит аны көлеп «Чнремпиллек» дип йopera иде. Нәрсә дигән сүз булгандыр ин де. белмим. Шуннан соң немецне туктаткач, безне пополнениега чыгардылар. Аннан индэ Курск сугышы башланды. Бу чакта Фәритнең Кызыл Йолдыз ордены белән ике медале бар иде инде. Аның белән полк командиры сөйләшеп карады. Хәрби училищега җибәрергә теләгән иде ул Фәритне, тик Фәрит риза булмады. Көлкегә бора да куя сүзне: «Мин укып йөргән арада я сугыш бетеп куяр. . Су гыш беткәч, мин хәрби хезмәттән китәм. кавын карбыз үстерәм колхозда».— ди. Солдатлар карбыз сугышын аңардан кат кат сөйләтеп көлешә торганнар иде... Безие Курск тирәсенә андагы сугыш башланганчы бер ай элек илтеп куйдылар Көнетонс диярлек бертуктаусыз җир казыдык Җәй матур килде, ул тургайлар сайрый, ул бүтән кош кортлар. . сугыш беткән дип уйларсың. Барыбыз да таза
ю «К У • J* S
145
рып, кояшта янып эшли эшли кызынып ял иттек. Курск яклары бик матур, җире кап-кара. кулда кыссаң мае чыгып тора. Соңыннан урынын үзем күрдем, фа шистлар Курск җире туфрагын хәтта вагон вагон тутырып Германиягә ташыганнар... Ә сугышлар башлангач беренче көнне үк Пәдерны югалттык. Снаряд алырга дип үрелгән җиреннән ых кына итте дә тәгәрәпләр генә китте. Кай җиренә тигәнен карарга вакыт та булмады. Кара саранча кебек килә иде фашист. Китте сугыш, китте кырылыш. Ашарга, юынып торырга вакыт юк, көне-төне атыш та, бомбежка, бомбежка да атыш, һөҗүмнең өченче көнендә фашист зарның унлап танкы безнең оборонаны өзеп, окопларны теткәләргә тотынды. Снаряд шартлап, безнең тупны әллә кая алып очырды. Адәм баласы чыдаса чыдый икән ул. Китте халык кызып, мин сиңа әйтим. Кулга нәрсә эләгә шуның белән сугыша. Туп булмагач, тотындык гранаталарга, автоматларга. Кая безнекеләр, тирә-якта тагын бармы-юкмы. аны күргән юк. уйларга вакыт та юк. Тик башта бер генә уй: фашистны күбрәк юк итәргә! Үзебезнең исән калуга өмет беткән иде инде. Сугышкан җиребез — азрак калку урын иде. Белеп булмый, тик немец безне уратып үтте бугай. Өйлә вакытларында бер сәгать тирәсе булыр, немец азрак туктап торды. Шунда Фәрит миңа:
— Хәйдәр дус! Әгәр исән калсак, Стәрлегә кайткач, йортларны күрше итеп салыйк та авылдан беркая да китми шунда картайыйк. Әгәр инде кайтырга язмаган икән, ничек һәлак булганны әнигә сөйләмә, ярармы? Куп сорап-сөйләп булмый, туры килгәндә кайткач ярдәм иткәлә. Тере калсам, синекеләрне мин дә ташламам.
Без аның белән шулай сүз куештык. Шул көнне кич кырын Фәрит дусым минем күз алдымда янып үлде... Безнең окопка ук килеп менгән ике танкның берсен гранаталар, шешәләр белән бергәләп яндырып туктаткан идек, икенчесенә тотынырга торганда әллә кайдан, уйламаган яктан, кара төтен эченнән өченчесе килеп чыкты. Фәрит кулындагы яндыра торган сыеклык тутырылган шешәгә пуля тиде ахры — ыргытырга дип кизәнгәндә бөтен өстеиә ут кабынды, ә икенче кулында тагын бер шешә иде. Ул шуннан соң үзен урап узып барган «Тигр»га ташланды, утлы тере чүмәлә кебек йөгереп барып, артыннан менеп китте. Шундук икенче шешәсе шартлады. Шул танк өстендә янып көлгә әйләнде, энем, безнең Фәрит.
...Ә үземә икенче көнне арттан башка таяк белән суккан кебек кенә булган иде. соңын хәтерләмим. Арка кайда янган — анысын да белмим. Ноябрь бәйрәме үткәч. Новосибирск госпиталендә аңыма килдем. Врачлар сорап-сорап карыйлар кем икәнемне, барысына да «Фәрит!» дип җавап бирәм икән. Башта шул бер сүз калган, башкалары онытылып беткән... Азрак терелһ башлагач, Кыргызстан- га җибәрделәр. Анда кымыз эчеп, ит ашап азрак рәтләндем... Менә шул инде, энем, сугыш дигән нәрсә. Карбыз урлап, үзебез ясаган туптан атып йөргәндә кызык иде, чыны бик яман була икән...
Көн кичкелеккә авыша башлаганда, Назыймны юату сүзләре сөйли-сөйли авылга озаттылар бакчачылар:
— Кайтыр улым, кайтыр алла кушкан булса, әтиең, кайтыр. Андый егетләр дә ятып калса, дөньяны кем күтәрер, кем? Әнкәңә әйт, терелсен тизрәк. Кавын нарыңны онытма. Капчыгын китерерсең. Бакчага шулай килгәләп йөр. Син бит, улым, бакчачы Кәрим малае.
Малай капчыкны аркасына күтәрде дә тауга карап юл алды. Тури бабай дымлы күзен кул сырты белән сөрткәли-сөрткәли кипшегән иреннәрен кыймылдатты...
Ә көзен җиңүчеләр кайта башлады. Тик тимерче Барый да, бакчачы Кәрим дә, әле бер кем дә булып өлгермичә унсигез яшендә ут эченә кереп киткән Фәрит тә кайтмады.