Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҖИНАЯТЬ


уд бара
Безне авыл Культура йорты залында хөкем итәләр Судьяларның һәр соравы, һәр сүзе бу иркен залда аеруча җитди, ә безнең өчен — хөкемдәгеләр өчен, аеруча рәхимсез булып яңгырый Язмыш дигәнең — менә ул! Моннан унбнш еллар элек Лашман авылында мәдәният үзәге булып ка лыккан бу мәһабәт бинаны мнн үз кулларым белән салыштым. Аның һәр кирпечендә минем дә күңелем җылысы, һәр тәрәзәсендә минем дә күңелем яктысы бар Өйләнмәгән егет идем әле ул чакта. Шушы Лашмандагы авыл хуҗалыгы техникумының механика бүлегендә укыйм, алай-болай гына түгел, башка лардан уздырып укыйм, киләчәктә авыл агаеның эшен җиңеләйтүдә революция ясап ташлаячагыма шигем юк И егетләр дә идек инде үзе без! Укуын, гөрләтеп комсомол җыелышлары үткәрүен, туган авылла- рыбызның алдагы көне турында нинди кыю фикерләр, планнар иҗат ителүен әйтмим дә инде. Ж,әйге каникулларда да без ял итүнең ни икәнен белмәдек Сыер абзарлары, мастерскойлар, клублар салдык Мнн— вожак, мин — анда сикерәм, монда өлгерәм, бер урында эш беткәнче икенчесен табып куям. Егетләрне нык кулда, бөтен бригаданы тимер кыршауда тотам кебек. Сәүбән генә түгел, Хәтәр Сәүбән идем мин Күңелем ни теләгәнен үзем дә төшенеп бетерми идем Әле дә хәтер дә, менә шушы бинаны салганда төзелеш мастеры Сибгать абый бер тәрәзә турысында үскән, кеше буеннан аз гына калку яшь бер каенны кисеп ташларга кушты.
Кисмибез! — дип каршы төштем мнн
— Соң, тиешсез урында үсә бит ул.
— Агачка нинди тиешсез урын ул Үсә бирсен Ул безнең истәлек бу лып калыр Киләчәк буыннарга бу сарайны кем салганын сөйләп торыр
— Сафсата, кисәргә! — дип кызды мастер
— Кулымны кисегез, ә каен калсын!
Әнә ул каенкаем, әле дә исән, хәзер инде очлары түбәдән ашкан Тышта искән көзге җилдән салмак кына чайкалып, ботакларын тибрәтә. Әйтерсең лә, тәрәзә аша мине сәламли, мине юата «Изге күңелле кеше син Теге чакта мине балтадан саклап калдың Синең ниндидер гаебең булуына мин ышанмыйм».— ди сыман Син. каенкай, кайгырма
Мин бернинди җинаятьче түгел, усал ният белән берни дә кылмадым Дөрес, мин гамьсезлек, судьялар теле белән әйтсәк, хезмәт вазифаларына салкын мөнәсәбәт күрсәткәнмен. Бу бит — җинаять түгел. Миңа, күп дигәндә, бер-ике ел мәҗбүри хезмәт бирерләр.
Әйе. мине иректән мәхрүм итүләре мөмкин түгел, һич тә мөмкин түгел! Яраткан эшемнән, әле нибары алты ел бергә торган, бер-беребезгә авыр сүзләр дә әйтешмәгән Гөлнарымнан. матур кызчыкларым Эльмира белән Лидиядән аерып... Өметем зур әле минем, каенкай!
Суд өстәле янында утырган хөкем итүчеләрне дә мин күреп беләм. Әнә. судья Хәлил ага Насретдинов. Аның аксыл чырайлы түгәрәк йөзендә. күз карашларында безгә, гаепләнүчеләргә карата, бернинди ачу да. дошманлык галәмәте дә күренми. Ул сорауларны да бик җай белән генә бирә, җавапны да ашыктырмый, ак керфекләрен йомып, сабыр гына көтеп утыра. Ул, яше пенсиягә якынлашкан агай, мондый эшләрдән тәмам туеп беткәндер, без уйлап торган арада аз гына ял итеп, черем итеп аладыр кебек тоела миңа. Дөрес, аны законның һәр хәрефенә чат ябыша торган вакчыл, җинаятьчеләргә карата аяусыз диләр Әмма гае- ■ бе булмаганнарга карата шулай ук бик тә гадел диләр Димәк, монысы минем файдага. Халык утырышчысы Вәкил Хабибрахманов, урта яшьләрендәге бик чандыр, пеләш агай — журналист. Аның олы гуманист икәнен, төрле кыерсытылганнарны яклап, зур-зур мәкаләләр язганын, кирәк урында низагларга кереп йөргәнен бөтен район белә. Икенче халык утырышчысын — гел аска гына карап, мыштым гына утырган яшь ханымны мин әйбәт белмим Больницада эшли кебек. Ул битараф төстә утыра, әледән-әле, авызын кулы белән каплап, иснәп ала.
Хөкемне алып баручыларның гадел буласына, мине аклаячаклары- на шигем юк.
Менә икенче көнен инде залда суд бара. Судьялар, прокурор һәм адвокатлар хөкемдә булучыларга, шаһитларга сораулар бирәләр. Мин ул сорауларның үземә кагылмаганнарын юньләп тыңламыйм да. Тәрәзә аша үземә кул изәгән каенкаема караштыргалап, боек кына утырам Минем хәзер үк. хәзер үк өйгә иайтып китәсем килә. Өйгә кайтмаганыма инде бишбылтыр Озакка сузылган тикшерүдән соң, судка кадәр дип, безне инде ике айдан артык ялгыз камераларга ябып тоттылар Аһ. анда утырулары, аһ, сагынуларым! Бу суд дигәннәре тизрәк бетсен иде дә. Гөлнарым янына, нәни кызларым янына кайтып китәсе иде. Үземнең эш урынына, авыл профессиональ-техник училищесының баскычыннан йөгереп менәсе иде. Анда инде эш өелгәндер, эш өелгәндер. Мине монда ник алып килделәр, суд эскәмиясендә ник утырам соң әле мин?
Былтыр көзлектә, ниндидер киңәшмәдән соң, училище директоры Әһлиулла Хисматович миңа кабинетта калырга кушты.
— Ә беләсеңме. Сәүбән Зарипович, эшләр менә болай. җайсызрак дип әйтимме, тора бит әле безнең.—дип башлады ул сүзен гадәтенчә бик озын һәм томанлы итеп.— Син минем урынбасар, филиаллар буенча дим. Ә безнең исә тиешле филиаллар саны җитми. Ягъни, әйтик, урынбасар штаты саклау өчен җитми.
— Ник. мин яңадан укыта башлармын!—дидем мин бу хәлгә бер дә хафаланмыйча. Әле урынбасар булганыма нибары бер ел. аңарчы дәресләр бирә идем бит!
— Нигә инде алай итәсең, әллә кая борма әле! Безгә яңадан бер филиал ачарга кирәк. Шуның белән вәссәлам!
— Кайда?
— Хәтәбе Лашманда.
— Нәрсә буенча?
— Сыер савучыларның белемен күтәрү буенча
Лашман —элек район үзәге булган зур авыл Анда моңарчы филиал ача алмавыбызга мин үзем дә борчылып йөри идем.
— Идея бу, Хисматович! Кайчан китәргә.— дидем.
— Эшләрең бик тыгыз булмаса, иртәгә үк. Приказ язармын
Иртәгесен училищега иртүк менеп хәстәрен күрдем дә, юлга чык- ♦ тым Лашманда мин техникумда укыдым, кызлар белән йөрдем. Куль- л тура йорты салыштым, анда барырга күңел дә, аяк та тартып тора иде. 5 Колхоз идарәсендә дә мине ачык йөз белән каршы алдылар
— Безнең җиңгәчәйләргә гакыл өстисегез килә инде сезнең алайса Барысын да алай бик югары класслы итеп бетермәгез тагын Миннән акчаны күп даулап йөдәтерләр,— дип шаяртып алды колхоз председа * теле Фазылжан абый һәм уйга калды
— Укыту бик кирәк, бик хуш эш анысы Тик менә аны кем өстенә т
йөкләргә әле бездә? =
— Терлекчелектә механик бардыр бит? е
— Барын бар да, белем ягы минем баш түбәседәй тап-такыр аның. ж Дипломлы белгеч булмаганга гына йөреп тора
Сүзгә партком секретаре һидият Галәвиев кушылды
— Булдыра торган кеше ул безнең Хәмит абый Нык куллы Аңа а. бу эшне ышанып тапшырырга мөмкин дип уйлыйм
— Аның нык кулы астына ике яшь белгечне дә куйсак? Диплом күтәреп әле быел килгән яшьләрне әйтүем Мәсьәлә дигәнебез шушының белән чишелеп тә бетә,— диде Фазылжан абый
Хәмит Дәүлиевне чакыртып китерделәр Механик Хәмит Дәүлиев тәбәнәк буйлы, туптай түгәрәк гәүдәле, төксе генә чырайлы кырык бишләр тирәсендәге кеше — миңа беренче карашта ук ошады Аның куе кашлары астындагы елтыр күз карашында зирәк акыл сизелә
— Мин риза,— диде ул бераздан.— Укыткан өчен түләү тәртибе нинди була?
Монысы да урынлы иде. Бәс, эшкә алынгансың икән, аның хакы бе лән дә кызыксына белергә кирәк
— Бирелгән дәресләр, аларның темалары, сәгатьләре, укучыларның йөреше турында ай саен училищега белешмә җибәрәсез Шуның нигезендә училище бухгалтериясе эш хакы жибәрә,—дидем мин
— Монысы белән дә килешеп була икән,— диде Дәүлиев
— Калган вак-төяген үзегез хәл итегез. Хәерле сәгатьтә, егетләр'- диде Фазылжан абый
Әгәр дә мин моның нинди сәгатьтә икәнен белгән булсам кана!
Идарәдән без Дәүлиев белән бергә чыктык Көзге кыска көн инде тәмам сүнгән, аязып, салкынайтып жибәргән. күктә эре-эре йолдызлар кабынып килә, каяндыр эт өргән авазлар ишетелә иде Мина ничектер бик шыксыз, уңайсыз булып китте
— Безгә кузгалырга да вакыт Сез курсларны ачып жнбәр\гә тагын бер сугылырмын әле. — дидем мин
Идарә болдырыннан төшкән яктыда Дәүлиев калын кашлары астын нан көлемсерәгән күзләре белән миңа туры карап алды
— Сез инде, Сәүбән Зариповнч. мине болай гына калдырып китмә гез. Бәс, шундый зур эш йөкләнгән икән, миңа аның тәртипләрен дә белергә кирәктер шәт Бергәләп терлекчеләр йортына бармыйча бул мый әле,— диде ул
Моның эш кешесе икәне әллә каян күренеп тора иде
һәм без пычрак ерып, машина газаплап, авылның аргы башындагы җәһәннәм астындагы фермага киттек Ферма йортының боздай салкын бер бүлмәсендә мин Дәүлиевне терлекчеләрне укытуның тәртипләренә төшендердем Амбар кенәгәсенә махсус журнал ачып, дәресләрнең те
маларына кадәр үз кулым белән язып бирдем. Без төнге сәгать унберләргә кадәр утырдык Колхозларга барып мондый эшләрне хәл иткәч, гадәттә, хуҗа кешенен сиңа карата җылы сүзе, кайнар чәе табыла Мин дә Хәмит Дәүлиевнеңдә безне үзенә чакыруын, кайнар чәй эчертеп чы гаруын көттем. Ләкин ул:
— Рәхмәт сезгә, Сәүбән Зарипович. Инде кайтырга да вакыттыр Шофер егетегез дә көтә-көтә күчән булгандыр,— диде дә. башка берни әйтмәсен белдереп, тынып калды.
Шулай итеп без төнге сәгать унбердә алтмыш чакырымдагы училищега, чәй дә эчмичә, ката-туңа кайтып киттек.
Нәкъ тиешле көне җиткәч, эзенә генә таба бастырып, Лашман фи-лиалыннан училищега дәресләрнең барышы турында бик пөхтә, төгәл итеп тутырылган белешмәләр килеп төште. Алар нигезендә Хәмит Дәү- лиевкә һәм аның кул астында укыткан өч белгечкә — барысы дүрт кешегә хезмәт хакы җибәрелде. Филиал эшли башлаган, ул яктан тыныч булырга мөмкин дигән сүз иде бу.
Ә филиалларда укуларның барышына, программаларның төгәл үтә-лешенә күз-колак булу — минем төп вазифам Яңа ел алдыннан мин тагын Лашманга барып чыктым. Безнең якларда моңарчы күрелмәгән бик зәһәр, хәтәр салкыннар торган вакыт иде бу. Хәмит Дәүлиев мине артык куану да, әллә ни хафалану да күрсәтмичә каршы алды Аның салынкы кашлары астыннан елтыраган күзләре генә һаман да күңелнең түренә үтеп керә торган итеп карыйлар иде.
— Дәресләр барамы, иптәш Дәүлиев?
— Дәресләр бара, Сәүбән Зарипович.
— Кайда әле журналыгыз?
Журналда дәрескә йөрүче терлекчеләрнең фамилияләре язылган, билгеләр куелган, барысы да тәртиптә иде. Мондый пөхтә журналны филиалларда сирәк очратасың.
— Сез киләсе айларга да дәресләрнең темаларын язып китсәгез икән, Сәүбән Зарипович,— дип үтенде Дәүлиев.— Зерә дә шәп булыр иде Сез язып киткән безгә дөресрәк юнәлеш була инде ул.
Ни эшлисең, тагын бер сәгатьтән артык мәшәкатьләнергә туры килде миңа
— Мин бүген дәресләрегезгә дә керәм әле. Карап карыйк, ниләр майтарып ятасыз икән сез монда! — дидем мин.
— Нәкъ менә бүген сез дәресләргә керә алмыйсыз әле,— диде Дәүлиев тыныч кына.
— Нишләп тагын? Ник алай ул? — дидем мин бик аптырап.
— Дәресләр үткәрә торган залның җылыту батареялары шартлаган Төнге кочегар салмыш булган. Ә салкынны — үзегез дә күрәсез. Икс көнсез дә булмый әле.
— Ә Фазылҗан абый белән һидият моны беләме? Алар дәресләрдә булдымы? Азрак кызыксыналармы?
— Аларның... кайда ул! Үз мәшәкатьләре муеннан ашкан,— дип кул селтәде Дәүлиев.— Аннары, алар миңа иман да китергән бит инде.
Шунда минем күңел түрендә бер шикләнү корты яралып, кыймыл дап куйды. Әллә юкса бу агай минем күзгә төтен җибәрәме? Юк, алай булмаска тиеш. Үз сүзенең хуҗасы, намуслы кеше басып тора минем каршымда. Әнә бит, әле генә һәр теманы ничек бәйнә-бәйнә яздырды
Әгәр мин шул чакта шикләнү кортының авазына колак салган бул сам, кана!
Инде кайтырга җыенгач кына келт итеп искә төште: Гөлнар мина ничек тә булса ике капчык фураж оны табып кайтырга кушкан иде Безнең училище урман куенындагы аулак кына поселокта, укытучыларның күбесе үз йортлары белән тора, мал-туарын да асрый Минем дә үз йортым. Абзардагы бура чаклы сыерыбыз соңгы көннәрдә тагарак
кимерә башлаган, бу салкында аны башаксыз калдырырга һич тә мөмкин түгел иде
— Иптәш Дәүлиев, миңа бер-ике капчык фураж кирәк иде Аны кемнән табарга булыр икән?— дидем мин
— Минем үземдә юк ул. Ә менә Садыйковта артык ашлык бар иде
шикелле,— диде ул. ♦
Садыйков Айдар ферманың ветеринария технигы, филиалда дәрес £ бирүчеләрнең берсе иде. 5
— Ә аннан сорау., уңайсыз булмасмы соң? — дидем мин. 5
— Ул ягын үзегез чамалыйсыз инде, Сәүбән Зарипович Бу вакытта £ эзләп тә кемнән генә табасың инде аны,— диде Дәүлиев. Ф
Машинага утырдык та, Садыйковларга киттек.
Садыйков Айдар, кып-кызыл чырайлы, базык гәүдәле, кеше, безне о бик кунакчыл йөз белән каршылады £
— Өйгә рәхим итәсез, Сәүбән Зарипович! Хәмит абый, син дә әйдә, ш Бу суыкта... Җылынып та чыкмыйча һич килешми,—дип тезеп китте е ул. *
— Сәүбән Зариповичның вакыты тар. Аңа ике капчык фураж оны ч
кирәк,— диде Дәүлиев, әмер биргәндәй, коры гына <
— Ә, фураж... Бар ул. Кирәк икән — биш капчык.
Садыйков келәтеннән ике капчык онны машинага чыгарып та салдылар
— Ничә сум тиеш соң миннән? — дидем
— Куйсана, Сәүбән Зарипович! Сездән ниткән сум ди ул Күпме ярдәмегез. . —диде Садыйков һәм шунда капылт тукталып калды. Дәүлиев каш астыннан гына аңа бик сәер итеп карап тора иде.
Шунда, нидер сизенгәндәй, минем күңел түрендәге шикләнү корты тагын бер кыймылдап куйды. Ләкин күп уйланып, нәрсә дә булса төпченеп торырга вакыт юк, кич житеп килә, буран да күтәрелергә чамалый иде.
Мин ашыгып кулымны кесәгә тыктым һәм . менә шайтан алгыры! Янчык өйдә онытылып калган, кесәдә сукыр бер тиен дә акча юк иде
— Акча да юк икән әле монда, егетләр,— дидем мин бик уңайсызланып.
— Икенче килгәндә булыр,— диде Дәүлиев
Мин Лашманга икенче кат тиз генә барып чыга алмадым Китте котып салкыннары, китте бураннар Алма, чия агачлары өшеп бетте ул елны Садыйковка бирәчәк турындагы уй да тора-бара искерде, аңа атап кесәгә тыгып чыккан акчалар да тотылып бетә барды Акрынлап минем күңелдә икенче бер уй урнашты «Ә дөресе дә мин аларга күпме булыштым. Салкын бүлмәләрдә алар өчен журналлар тутырып утырдым Соңыннан сырхаулап та йөрдем бугай әле Шул ике капчык фураждан торырга алар » — дип тынычландым мин.
Сазламыкка, акрынлап гел тирән тарта торган баткаклыкка адәм баласы әнә шулай ансат кына, үз аягы белән барып керә. Аның өчен туры сукмактан аз гына читкә тайпылып аласы бар
Инде кыш урталары үткәч, Хәмит Дәүлиев училищега үзе килде Нәүбәттәге белешмәләрен дә алган. Бухгалтериядә эшләрен бетергәч, ул миннән үзен озата чыгуын үтенде Без аулак бер өйгә кердек Өстәлгә шешә дә килде Дәүлиев бүген нигәдер бик тартына, мескенләнеп кенә утыра иде.
— Нәрсә? Ни булды тагын? — дидем мин.
— Ничек дип әйтергә дә белмим әле, Сәүбән Зарипович Эшләр бик начар бит безнең — диде ул ихлас күңелдән борчылган төстә
— Соң, нәрсәсе начар тагын?
— Дәресләрне һаман да башлап җибәрә алганыбыз юк бит.
— Ничек? Теге батареяләр шартлаганнан соңмы?
Дәүлиев каядыр, читкә карап, авыр итеп көрсенде.
— Алай гына булса иде ул... Гомумән дәресләр биргәнебез юк безнең,— диде ул.
Бу сүзләрдән мин, башыма күсәк белән китереп органдай, миңгерәүләнеп калдым шикелле. Гәрчә моңа кадәр нидер сизенеп йөрсәм дә. Бу җинаять иде! Чын мәгънәсендә һәм зур җинаять. Мин хәтта куркып. шомланып калдым, ышанасым килмәде.
— Әкият сатма, иптәш Дәүлиев. Ницек инде алай була алсын?!
— Шулай менә. Башта без вакытында оештырып җибәрә алмадык. Аннан батареяләр, нинди салкыннар китте. Шулай итеп калды да калды инде,— диде ул.
- Тукта әле, ни сөйлисең син? Колагың ишетәме? Син бит укулар башланды, укулар бара дип, күпме белешмәләр җибәрдең. Күпме акчалар алдың Монысын ничек итеп аңларга кушасың? — дидем мин, аның күзләренә керердәй булып.
- Килергә тиешле акчалар булгач, алдым инде...
— Ничек тиешле булсын?! Бу бит, агаййем, уен эш түгел. Моннан бит нәрсә исе килә?! Син шуны беләсеңме?
—Анысы шулай инде. Ул акча дигән тәреләреннән үзем дә куркам хәзер.
— Беләсеңме, мин сине ни эшләтәм хәзер? Беләсеңме, тиз көннәрдә син кайда утырачаксың?
— Утыруга китсә, без анда бергә булмагаек әле?
— Юк инде, агайне! Син мине бутама!
— Мин сезне бутамыйм анысы, Сәүбән Зарипович. Ул-бу була калса, мин сезне акларга да тырышырмын. Тик менә вәкаләтле агайлар, директор урынбасары бу көнгә тикле моны ник белмәгән, ник чарасын күрмәгән, дип җибәрсәләр? Монысына ни чара? Хәзер безгә сүзләрне бердәм тотып эш итәргә генә кала инде, Сәүбән Зарипович! — диде Дәүлиев.
Минем башка тагын берне китереп органдай булды. Кулларым салынып төште.
— Соң, ни эшлибез хәзер?..— дидем мин, тәмам вайран калып.
— Артыгын борчылырга да урын күрмим әле мин, Сәүбән Зарипович.— диде Дәүлиев.— Ә бит, беләсезме, укуларны аны киләсе көзгә дә оештырып була. Нәкъ шушы программа белән Иманым камил, киләсе көзгә гөл кебек итеп оештырып җибәрәм, гөл кебек итеп алып барам мин аны! Бушлай укытабыз Шулай булгач, безнең алган акчалар да хәрамга булмый Бер тиене дә һәм моны гөнаһка да алмаслар, дип уйлыйм мин. Эшлибез аны, Сәүбән Зарипович, бер дә хафа-ланмагыз. Хәмит сүзе нык булыр!
— Ә колхоз җитәкчеләре, партком ни әйтер?
— Алар барысын да белә инде. Тик менә эш хакын гына Анысын инде мин аларга әйтеп тормадым Башка берәүләр генә сүз сала күрмәсен...
Без, акбашлыны бушатып, байтак сөйләшеп утырдык. Хәмит Дәүлиев киләсе көзгә филиал эшен ничек башлап җибәрәсе, инде терлекчеләрнең һәркайсы белән ничек сөйләшеп, вәгъдәләшеп куелганы, алар да моны хуплаганы турында миңа бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Мин дә бераз тынычлана төштем. Хәзер инде, дөрестән дә, уку елы үтеп бара, тавыш күтәрүнең файдага караганда зыяны күбрәк булуы бик ихтимал иде.
— Сүзләр бердәм булсын инде безнең. Сәүбән Зарипович. Егетләр сүзе булсын! — диде Дәүлиев нык итеп.
— Бердәм булыр. Егет сүзе дип җөпләдем мин. Ә үземнең күңел түрендә <Ниткән сүз ул? Кемгә вәгъдә биреп утырасын әле син5 Иртәгә үк. юк. бүген үк барысын да фаш итәргә' Ни булса да булыр Намусын чиста калыр » — дигән авазлар яңгырый иде
Кеше үзенең күңел авазына гына буйсынып яшәсә, кана'
Инде саубуллаша башлагач. Дәүлиев куен лесәсеннән алып миңа ♦ кыштырдап торган өр яңа йөз сумлык акча сузды £
— Бу ни өчен миңа? Юк. юк. кирәкми' — дидем мин
— Ә бу ихлас күңелдән генә. Сәүбән Зарипович. башка берни дә = түгел,— диде Дәүлиев — Безгә күрсәткән булышлыкларыгыз өчен \\нн- < дә дә намус дигән нәрсә бар . Киләсе көзгә бушка эшләячәкбез. Сез ф анысын да исәпкә алыгыз.— дип өстәде ул томанлы итеп
Их! Аягы белән сазлыкка бер адым ясагач, инде икенче адымны о ясаудан тартынып торамы соң адәм баласы?
— Сез безгә тагын бер килеп китәрсез инде. Сәүбән Зарипович S
диде Дәүлиев китәр алдыннан. *
— Анысы нигә тагын? *
— Соң. аның имтихан дигән нәрсәләрен дә. ничектер, рәсмиләштер- =
ми булмас инде <
— Ә... әйе шул °-
Шулай да өйгә бик борчылып, кәефем кырылып кайтып кердем Теге йөз сумлыкны да ничек алай ансат кына алып кесәгә тыкканымны хәзер үзем дә төшенә алмыйм, ул акча кием аша минем күкрәгем и; кыздыра, йөрәгемне пешерә сыман иде. Өйгә кайтып керүемә, аны 'ер вантның иң аскы тартмасына салып куйдым Гөлнарны да кисәттем
— Бу акчаны . Моны тота күрмә Кешенеке Саклап торырга гына бирде, дидем. Ул минем шәхси эшләремә артыгын тыкшынмый нд. Төпченеп тә тормады
Чишенеп диванга утыруыма кызларым Эльмира белән Лилия мнна килеп сарылдылар Алар белән кайнашып авыр уйларым да онытылды
Шулай бит ул. тора-бара тән сырхаулары да. җан җәрәхәтләре дә үтә. кайгы-.хәсрәг. борчулар да басыла Адәм баласы шулай яратыл ган инде. Көндәлек мәшәкать белән мин дә шактый тынычлана төштем
Инде Лашманга яңадан барырга, колхоз җитәкчеләре белән дә хәл не ачыктан-ачык сөйләшеп, анда эшләрне җайга салып кайтыр!а җыенып йөри идем, мине район үзәгенә, прокуратурага чакыртып алдылар
Шунысы гаҗәп, бу мине тамчы да куркытмады Тикшерүче д> бик таныш кешем, мин әле күптән түгел генә аның җиңел машинасын төзәтеп биргән идем Теләсәм, мин аннан күп нәрсәләрне, теге ике кап чык фураж белән йөз сум акчаны, хәтта укулар бармаганын белгәнем не дә яшереп кала ала идем. Ә нигә? Бернинди хәрам кертмичә, бары сын да бәйнә-бәйнә сөйләдем дә бирдем. Ахыр чиктә мин бнт җинаять «е түгел, усал ният белән берни дә кылмадым Инк тел яшереп мата шырга мина?
— Моны җинаятькә санамаслар, шәт Мине төрмәгә үк җибәрмәсләр? дидем мин өмет белән
Тикшерүче, калын күзлеге астыннан искиткеч дәү булып күренгән күзләрен миннән каядыр читкә текәп, ни әйтергә белми байтак торды
Ай-Һай, Сәүбән, дус кеше Кечкенәдән түгел бу эш Хәмит Дәүли ев берүзе мең ярымга якын акча үзләштергән Хәтта терлекчеләргә дип җибәрелгән стипендия акчаларын да үз кесәсенә салу җаен тапкан Мәсьәлә авыл хуҗалыгын күтәрүгә аяк чалу төсен ала Синен ул йн< сум акчаң белән ике капчык фуражың да бик начар нәрсә Ришвәт алу бит бу! диде ул йомшак кына
— Нинди ришвәт? Ниткән ришвәт булсын ул?' һе. ә ришвәт тагын нинди була дисең5
Тикшерүдән соң мине өйгә кайтармадылар. Район эчке эшләр бүле- «ендәге камерада ике ай утырдым Янәшәдәге камерада — Хәмит Дә\- лиев.
Бу ике ай эчендә мин барысын да кат-кат уйладым, һәр адымны күз алдыма китереп барладым. Ясаган нәтиҗәм шундый: гаебем зур түгел минем. Гамьсезлек, йомшаклык күрсәтү, кемнеңдер усал ниятенә юлыгу. Бу — үзең дә җинаятьче дигән сүз булмаска тиештер әле. Мин бит бер нинди явыз ният тотмадым
Менә инде судның икенче көне кичкә авышты. Хәзер инде эшләр тә-мамланып та килә.
Менә судьялар аерым бүлмәгә, киңәшкә кереп киттеләр. Безнең язмышны хәл итәргә Түз. йөрәгем! Мине акларлар. Мин ышанам
Судьялар бик озак — бер сәгатьтән артык киңәштеләр, һәм. ниһаять:
— Суд килә!
Бөтен зал — шаһитлар, болай тыңларга кергән кешеләр аякка басты. Бөтен халык тирән итеп, әллә нинди дәһшәтле итеп бер сулап куйды. Барчасының карашы судьяларга түгел, ә безгә — хөкемдәгеләргә текәлде, һәм безгә төбәлгән бу карашларда гаҗәпләнү, кызгану, җирәнү аермачык күренеп тора иде. «Менә нинди кешеләр үзләре, ә нәрсә эшләгәннәр бит. Ж,әза аларга! Аяусыз хөкем!»— дигән теләкне күрдем мин бу карашларда
Судья Хәлил Насретдинов ак тимер кысалы күзлеген киде. Залда дәһшәтле тынлык урнашты
— Эшләгән барлык җинаятьләре өчен Хәмит Дәүлиевне алты елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм хөкем карарын каты режимлы колониядә үтәтергә! — дип укыды судья Бөтен зал, теләктәшлек белдереп, гөрләп куйды. Мин җәзаның катылыгына таң калып, янәшәмдә басып торган Хәмит Дәүлиевкә карадым Аның йөзенә мәет сарылары йөгергән, үзе бер туктаусыз башын чайкый иде.
Кинәт миңа залның иләмсез киң түшәме түбәнәя, иңнәремә төшә, ә стеналары як-яктан китереп кысарга җыена кебек тоелды. Судья миңа карата чыгарылган хөкем карарын укый иде:
— Сәүбән Зарнповны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм җәза срогын каты режимлы.
Залда басып торган Гөлнарым, яшь тулган күзләрен мөлдерәтеп, кулларын миңа таба сузды Ара якын, тик мин еракта, бик еракта идем шул.
Каенкаем да тәрәзә аша мине сәламли, әйтерсең янына чакырып, тармакларын тибрәтә, тик мин анда да чыга алмый идем инде