ГАФУРЛАР ГАИЛӘСЕ
РОМАННАН ӨЗЕК
Гайшә Габделхәмит кызы Шәрипова - беренче татар пролетар язучысы Гафур Коләхметовның бертуган апасының кызы Ул 1901 елның 30 августында (иске стиль белән) Казанда туа һәм абыйсы йортында тәрбияләнә 1916—1920 елларда Казан дәүләт университетының медицина факультетында укый 1920—1936 елларда Мәскәүдә яши һәм тәрҗемәче булып эшли 1936 елда Алма Ата шәһәренә күчеп килгәч, журна листлык эше белән шөгыльләнә
Гайшә Шәрипованың язмалары матбугатта 1929 елдан бирле күренә башлый Ул — «Ватан» (1939), «Ач дала» (1946). «Бибиҗамал» (1946) дигән очерклар «Бер тормыш турында хикәят» (1947). «Безнең заман кешесе» (1949). «Ал канатлар» (1964) дигән повесть һәм хикәяләр җыентыклары авторы
Үзенең «Гафурлар гаиләсе» дигән романында Г Шәрипова Колэхметовларның фаҗигале язмышын сурәтли. Гафурның революцион юлга 'басуын, күренекле больше чик Хөсәен Ямашев белән дуслыгын чагылдыра
СССР Язучылар союзы члены Гайшә Шәрипова 1969 елда Алма Ата шәһәрендә вафат була
үген Гафур ике хат алды. Хат ташучы китергәне ерак Әстерханнан иде.
— Кемнән килгән? — дип кызыксынды Газизә абыстай, конвертны улына биреп.
— Габделмәннән, әнкәй!
— Аллага шөкер! — дип шатланды ана.— Күптән хәбәр-хәтер юк иде инде улымнан, зарыгып беттем. Укып җибәр әле, улым.
Гафур хатның беренче юлларында ук төртелеп калды, кашлары җыерылды
— Ни булган? Авырып киткәнме әллә? — дип тынычсызланды Газизә абыстай.
Гафур хатка тиз генә күз йөртеп чыкты. Аптырау тойгысын күңелле көлемсерәү алыштырды.
— Барысы да яхшы, әнкәй. Борчылма. Энекәшнең таракан йөргәндәй язуын гына таный алмадым башта. Ә хаты шәп. Менә, тыңла
Бистә кешеләреннән кем дә булса дөнья читенә — Себергә урман кисәргә яисә Идел койган җиргә балык промьГселларына, я булмаса хода каргаган Юзовкага эш эзләп киткән якын кешесеннән килгән хатны укуын сорап керсә, мөгаллим, әле кәгазьне ачып караганчы ук. хатта туган-тумачаларның олысыннан алып кечесенә кадәр «титулларын» атап, чуктин-чук сәламнәр тапшырылуын белеп тора иде. Күгәрченнәрдән туган якларына сәламнәр җиткерүен үтенгән хат гадәттә, дүрт юллык шигырь белән тәмамлана. Үзе турында язу, аерылганнан бирле җыелган күпләгән сорауларны бирү өчен урын бик аз кала, өстәвенә, күңел түренә тулган шатлык һәм кайгыларны кәгазьгә бөртекләп төшерү өчен осталык та җитми Алары хакында туганнарына фараз итәргә генә кала. Очы-кырые күренмәгән исемнәрне тыңлаганда, хатын-кыз лар күз яшьләрен сөртә, ирләр башларын түбән иеп, тирән сулый.
Хатны укый башлагач та юкка гына аптырап калмады шул Гафур— бу хат күршеләренә укый торган хатлардан беренче карашка гына әл ләни аерылып тормый иде.
Габделмән яза: «Исәнмесез, кадерле әнкәем! Сезгә иң изге теләкләрен иңдереп, кодрәтле тәңредән сезгә ныклы сәламәтлек һәм дә озын гомер теләп калучы — улың Габделмән дип белерсез. Аннары үземнең бердәнбер туендыручы абыем Гафурга иң кайнар сәламнәремне озатып вә аннан намаз вакытларында мин гөнаһлы бәндәне дә онытмавын үтенеп калам һәр намазга күп көч вә вакыт сарыф ителүен яхшы аңлыйм Вакыты җиткәч, ә бәлкем әле, ходай кушса, иртәрәк тә, бөтенесе өчен артыгы белән түләнер Шулай ук үземнең яраткан игезәк туганнарым Хөсәен белән Зарифка иң изге теләкләремне белдерәм. Икесенең дә исән-сау икәнлеген ишетеп бик шатландым. Көннән-көн көч җыйсыннар вә безне эшләрендәге, уңышлары белән сөендерсеннәр...»
— Кайчаннан бирле Зариф белән Хөсәен минем улларым булды лар әле? — дип үпкәләп сорады Газизә абыстай.— Хаты да әллә нинди сәеррәк Габделмәннең гомерендә дә болай язганы юк иде. Юк-юк, ул язмагандыр моны! Газаплама мине, дөресен әйт.— Газизә абыстай ның күзләренә яшь килде.
— Тынычлан, әнкәй! Ант итеп әйтәм, хат Габделмәннән, аның үз кулы белән язылган. Ахырынача укып бетерергә рөхсәт ит, шуннан бөтенесе дә аңлашылыр
— Укы. укы,— Газизә абыстай иреннәрен тешләп куйды.
Үз алдына гына елмаеп. Гафур хатның дәвамын укыды. Энесе татарча пешерелгән пирог өчен бик тә зур рәхмәт әйткән. Пирог аның үзенә генә түгел, иптәшләренә дә бик ошаган икән. «Пирог шундый тәмле
булды, без аны күз ачып йомганчы ашап бетердек, һәркайсыбызга берәр кисәк тиде. Булса, икенчесеннән дә баш тартмас идек».
Гафур кычкырып көлеп жибәрде
— Хәйләкәр!
Газизә абыстай чынлап торып үпкәләде:
— Габделмәннен беркайчан да хәйләкәрләнгәне юк Саф, эчкерсез ♦ кеше ул... g
— Мин дә шул хакта әйтәм бит, әнкәй Ә хәйләкәр дип мин аны һич * тә ачуланып атамыйм Хатта ул язган хәйлә бары тик изге теләктән = туа торган хәйлә. Хәтерлисеңме, син үзең яшь чагында әткәйнең бөтен - гаиләсенә ипи пешерүең хакында сөйләгән идең Мичкә алты ипи тык < кансын, ә үзең бишесен генә күрсәткәнсең.
— Булды андый хәл Хода ярлыкасын инде гөнаһымны Куллары $
на өстәмә бер телем ипи тоттырыйм дип. балаларым хакына үземә гө- £ наһ алдым >
— Габделмән дә шулайрак эшләгән, әнкәй Кешеләр өчен тырыша ул Тормышның тагын да яктырак булуын тели Хатында да шул хак „ та яза, тик хәйлә белән, кирәкмәгән кеше аңламаслык итеп яза Шуны о сы өчен тыныч бул, әнкәй Габделмән беркайчан да начарлык кылмас Z
Газизә абыстай горурланып әйтте
— Габделмән өчен генә түгел, барлык балаларым өчен дә тыныч ® мин Белеп торам улларым да. кызларым да кыек эш эшләмәс Канва кыт бик тә читен сезне аңлавы, тнк йөрәгем тоя. дөрес юлдан барасыз * Анда бәхетегезне табарсызмы юкмы. анысын инде әйтә алмыйм с
— Табарбыз, әнкәй, һичшиксез табарбыз'—диде Гафур һәм әнис.- - пең кулын үпте Аннары, шуның белән нокта куйгандай сүзне бөтен |" ләй икенчегә борды — Әйдә, әнкәй, чәй эчеп алыйк әле Вакытлы-ва кытсыз эчелгән чәй аеруча тәмле була бит ул.
Шул ук көнне икенче хатны таныш булмаган бер ир кеше китерде
Кнчкырын мәктәп ишегалдына үрәчәле чана жнгелгән бәләкәйрәк кенә бер ат килеп туктады Чикмәненең озын итәкләренә уралып, бүре- !ен күзләренә кадәр батырын кигән бер ир чанадан төште. Хужалар ча атлап, ул кече капкадан керде, олы капканын аркылы колгасын алды. йөгәненнән тотып, атын ишегалдына кертте. Чанасыннан ниндидер төенчек алды һәм шуны күтәреп баскычка менде. Өйалдына керер ал дыннан киез итекләрендәге карны чистартты, өстен какты, шуннан сон гына бусаганы атлап керде
Газизә абыстай аны күптән күзәтә иле инде, аннары түзмәде, улы на дәште:
- Гафур, кара әле тегенең кыланышын Үз өенә кайтканмыни! Ә минем аны гомеремдә дә күргәнем юк
Гафур кухняга таныш булмаган абзый өйалдыннан килеп кергәндә чыкты
— Әссәламәгаләйкем, Гафур! Син буласыңмы ннде ул Гафур дигән нәре? Исәнлекме-саулыкмы. абыстай? Сезгә улыгыз Каюмнан сәлам китердем Ул әле сезгә күчтәнәчләр дә жибәрде. Безнекеләргә илтеп бир, авыл күчтәнәченнән авыз итеп карасыннар, диде Гаеп итмәгез инде, атымны сораусыз-нисез ишегалдыгызга кертеп куйдым, үзем дә өегезгә рөхсәтсез килеп кердем, дип елмаеп сөйләп китте таныш түгел кеше
Юкны, сөйләмәгез, юкны сөйләмәгез' - дип тезеп китте Газизә абыстай, улыннан көтелмәгән хәбәр алуга куанып Ходай кунагы безнең кунак Әйдә, чишенегез, узыгыз, хәзер самаварым кайнап чыга, жылынып китәрсез Исемегезне кем дип әйтим сон5
Туганда Хисаметдин дигән ат кушканнар, үсеп жнткәч ннде Хи сами дип кенә йөртә башладылар, дип аңлатып бирде юлчы, муенын
ураган озын шарфын салып һәм салкын ияртеп кергән кием-салымнарыннан бер рәхәтлек белән котылып.
Өстәл янында сүзне Газизә абыстай башлады. Ул Каюмның тормыш- яшәеше турында сорашты, шул арада бушаган чынаякларга чәй агызырга да онытмады Бала-чага, абыйлары җибәргән бал ягылган авыл ипиен тәмләп ашап, тыныч кына утырды.
— Калага ни йомыш белән килеп чыктыгыз, әгәр бик сер булма- са? - дип сорады Газизә абыстай, үзенең кызыксынуын тыя алмыйча
— Сала кешесенең нинди сере булсын инде аның!—диде Хисамн, елмаеп Әмма шундук җитдиләнеп калды — Ашлык уңмый, шул ашый җанны, абыстай. Ничек кенә тырышма, яңасына кадәр барыбер җитми ипикәй. Чәчәренә дә кирәк бит әле. Җир аз, уңдырышсыз, үз хуҗасын да туйдыра алмый Көз җиттеме, бөтен авыл эш эзләп чыгып китә Кемнең аты бар — үл кыш буена кала юлында, аты белән кеше ташый Аты булмаганы сраккарак китә — урман кисә, шахтага төшә Тамак туйдырыр өчен теләсә нинди камыт кияргә әзер
— Аптырыйм, Каюм нишләп хат җибәрмәде икән? — дип кинәт Хи- саминың сүзен бүлдерде Газрзә абыстай, кунак килеп кергәннән бирле үзенә тынгы бирмәгән соравына җавап эзләп.
Хисамн өстәл янында утырган гаилә әгъзаларына тиз генә күз йөртеп чыкты, карашын Гафурда аз гына озаграк тотты, аннары гафу үтенгәндәй:
— Монысына инде мин гаепле, абыстай,—диде,—Хатны мин кереп алырга тиеш идем дә, бераз мыштырдабрак яттым шул, мин килгәндә Каюм өйдә юк иде инде Каравылчы аны кемгәдер ашыгыч эш белән китте диде Авыл буйлап эзләргә вакытым калмады, үзем генә түгел бит, авылдашлардан аерыласым килмәде. Үзегез беләсез, юл озын, ә юлда ни булмас дисең...
Гафур Хисамнның мәгънәле карашын сизде һәм, чәй эчеп туйгач, беренче булып өстәл яныннан торды:
— Әйдә, минем бүлмәгә керик, Хисами иптәш. Ә монда хатын-кызлар үзләре генә гәпләшсеннәр.
Гафур белән икәүдән-икәү калгач та, Хисами куеныннан таушалып беткән калын хат чыгарды.
— Синең кулга тапшырырга кушты Каюм Шаһитларсыз гына
Хат озын иде Каюм абыйсы авыл турындагы тәэсирләрен язган «Без, кала кешеләре, авылны начар беләбез,— дигән ул.— Ерактан ул безгә тоташтан бер буяуга — кап-карага буялган, аның бернинди яктылыгы юк сыман. Авыл мужигы кандала талаганны да сизми йокы бүсә, берни турынд^ да уйламый кебек Баштарак минем үземә дә шу- лайрак тоелган иде, ә хәзер күрәм—авыл да без уйлаганча беркатлы түгел, аның мужигы да йокымсырамый икән, һәркайдагыча, монда да төрле кеше яши һәркемнең күңелендә үз уе. Ерактан ишетелгән та-вышка мужик бик тиз колак сала. Әлбәттә, аның иң беренче уе җир турында Күбесенең имана җире ташка үлчим инде: бер аягың белән бассаң, җирең чабата табаны астында кала, икенче аягың белән басар урын да юк Ә янәшәдә генә алпавыт җирләре Ат атланып та көне буе әйләнеп чыкмаслык Мужикның ачуы кабармаслыкмыни?! Анын күршесе — шул ук мулла яки кибет хуҗасы,— шулкадәр җир биләгән, хәтта батраклары белән дә эшкәртеп бетерә алмый, арендага биреп, өч кат тиреңне туный Бу хакта уйланмыймы мужик? Ничек кенә уйлана әле! Хәтта икмәк уңган елны да яңа уңышка кадәр җитми аның үз ик мәге. Ә тегеләрнең амбарында эскертләр күп еллар торудан карала башлаган Кышын авыл бушап кала Атлылар шәһәргә кеше ташырга китә. Кыш көннәре «барабыз»да йөрергә барыбыз да яратабыз үзе трамвайдан очсыз, үзе өйгә кадәр үк китереп куя. Ә дилбегәне кем тотып бара, аны туган йортыннан сасы кала «почмагына» кем куып чы
гарган— бу хакта уйланмыйбыз Ә кирәк иде югыйсә! Беренче тапкыр класска кереп, аның яртылаш буш икәнен күргәч, бөтен кәефем китте Исемлек барлый башлагач, аптырашта калдым: тегесе — кибетче малае, монысы — мөәзиннеке, өченчесенең әтисе — староста. Барысының да өс-башы бөтен, ә урамда яланаяк йөрүчеләр бихисап. Аңлаганнар капкорсаклар укуның файдасын! Өй борынча киттем Укытучыга хөр- ♦ мәт зур — һәр өйдә чәй белән сыйлыйлар. Кемдә коры чәй. кемдә азрак сөт салынган. Умартасы булганы бал куя Ә шикәрнең әсәре дә юк Ши- S кәр — байлар азыгы, аны алыр өчен акча кирәк. Ул көнне чәй артык = күп эчелде, лапас астына бер унлап мәртәбә чыгарга туры килде Бер- 2 ничә бала җыйдым. Ә иң әһәмиятлесе — күп нәрсә күрдем, күп нәрсә j белдем Мужик — сак кеше. Күргән һәр яңа кеше алдында тугарылып 5 бетми Ул сине бөтен яклап иснәр, татып карар, аннан соң да әле йө- £ рәгенә бик ук якын җибәрмәс. Бер көндә генә бөтен авылны әйләнеп < чыга алмадым Икенче көнне иртән үк тагын чәй чөмерергә тотындым . Менә шул вакыт таныштым да инде Хисами белән Игътибар беләнрәк кара әле син аңа, кызык кеше ул. Нык дуслаштык без аның белән * Тормыш өчен күп нәрсә бирде ул миңа Әйтергә онытканмын икән, мул- о ла янына барырга да киңәшне миңа ул бирде, һәм. ышанасыңмы-юк- с мы, күндерде бит тәки Киттем моның сүзен тыңлап. Шул бер бару бе- о. лән генә дә котыла алмадым әле Мин барганнан сон мулла үзе ми- « нем янга берничә тапкыр килде. Мин буйдакның тормышы кунак кар- 3 шыларга бик үк ярашмаган шул Тик Баһау хәзрәтнең моңа бнк исе п китми «Мин. ди, синең янга сөйләшеп утырырга керәм. Сыйланырга 3 кирәк булса, әйдә, безгә рәхим ит» һәр җомга саен алып китә мине < үзләренә. Нишләп әле шул кадәр кайгырта бу минем хакта, дип уй- ■- лыйм. Көннәрнең берсендә шул ук Хисамидан мулланың ярәшерлек кызы барлыгын беләм. Күз алдыңа гына китереп кара әле. Гафур мин — мулла кияве! Баһау хәзрәт миңа үзенең байлыгы белән юкка гына мактанмый, димәк. Умарталыгына алып барды, мунчасын күрсәтте, хәлдән тайдырганчы чабындырды, туйганчы пироглар, каз итләре ашатты Ә кызын күрсәтми, ю-ю-к! Мин инде кызыксына ук башладым Нинди киңәш бирәсең, бәлкем, булмаса булган икән, тәвәккәлләргәдер, ә?»
— Шаярта энекәш,— диде Гафур, елмаюын яшерә алмыйча Хисами аңа кырын гына карап, тыныч кына дәште
— Башы яшь. шуңа шуклана
— Юләрлек эшләп ташламасмы икән?
— Кем белә! Каюм кызу канлы, ул төлке авызына кабуы бик җиңел.
— Хәзрәт турында әйтәсезме?
— Кем турында булсын тагын? Аның кулы бөтенесенә дә җитә, бөтенесен үз кубызына биетә ул
— Минем аның турында уйлаганны каян белдең?
— Соң бит ул туйны бөтен авыл көтә инде
Гафур башка сүз әйтмәде, хатның ахырын укый башлады Аның ахыры да башы кебек үк җитди нде. Каюм абыйсыннан күргәннәрен бер рәткә салырга ярдәм итәрдәй китаплар, аннары «татарча гадирәк берәр нәрсә» җибәрүен үтенгән иде.
— Энекәш белән күрешергә кирәк миңа Каникуллар башлангач. Яуширмәгә барып кнләм,—диде Гафур уйчан гына.— Хөсәен белән ки ңәшеп алырга кирәк әле бу хакта
— Шәп уйлап таптың монысын,—диде Хисами. шатланып - Ул ва кытка бераз акча эшли алсам, үзем үк алып кайтырмын
Бу төнне Хисами Гафурларда кунды, ә иртәгесен авылдашларын, үзе кебек үз «барабыз»лар туктаган квартирны Э1’»п. шәһәргә китте
Никадәр генә озакка сузылмасын, ниһаять, кыш язга авыша башлады Әле тамчылар да тама башламаган, кар да эреми Аның каравы карлы киңлекләр ниндидер бер гаҗәеп җемелдәү белән җемелди. Ә кояш! Яз көнендәгечә җылытмый әле ул җылытуын, әмма зәңгәрләнә башлаган күк йөзенә инде ул шатланып, тулыланып чыга иде. әйтерсең лә, пешкән кабартма
Язга таба Гафурның эше тыгызлана төште. Мәктәптәге дәресләр хакында артык сөйләп торасы юк — алары үз чираты белән бара. Дәресләр саны көздән бирле үзгәрмәде, беренче көннәрдә ничек куелган булса, шулай кала бирде Тикшерелә торган дәфтәрләр генә бераз күбәйде бугай. Тик иң мөһиме анда гына да түгел Гафурның күп вакыты эшче түгәрәкләрендә чыгыш ясарга әзерләнүгә китте, һәр сүзнең шома чыгуы мәҗбүри түгел анысы, ә менә фикерең, төгәл ачык булырга һәм тыңлаучыларга аңлаешлы итеп әйтелергә тиеш Сөйләгәннәрең йөрәккә барып җитсә, тыңлаучылар да сорау бирүдән тартынып тормый Димәк, теләсә нинди сорауга җавап бирергә әзер булырга кирәк. Гафур үз белемен арттырырга тырышудан башка чара тапмады, һәм ул китаплар укырга кереште.
Белемгә омтылучы кеше иде Гафур Китаплардан гына түгел, кешеләр белән аралашудан да эзли иде ул белемне Бигрәк тә Хөсәен һәм аның иптәшләре белән аралашуны югары бәяли иде Гафур Хөсәен үзенең әңгәмәдәшен киеренке хәлдә тота белә, аңа сораулар бирә һәм, тегесе җавап таба алмый азапланса, үзе үк төшендереп бирә. Тумыштан мөгаллим иде Хөсәен.
Тагын бер эшкә багышлады Гафур үзенең бөтен буш вакытын. Кичләрен, өйдәгеләр йоклагач һәм бистә тынып калгач, Гафур үзе шаяртып «кабинетым» дип йөрткән бүлмә тәрәзәсеннән күренгән уттан мөгаллимнең эшләп утыруын абайлау кыен түгел иде.
Тәрәзәдәге ут күпләрдә кызыксыну уята Җирдә яткан коры чыбыкның шартлап сынуын да, өй ниргәсенә өелгән комның ишелүен дә төн тынлыгында ишетергә була иде.
Баштарак Гафур үткен күзләрдән тәрәзә капкачлары ярдәмендә котылмакчы иде. Аннары уен үзгәртте, капкачларны ныклап япмый башлады. Кызыксынган кеше мөгаллимнең бернинди дә гаеп эш эшләмәвен күреп торсын әйдә. Нәкъ әнә шул вакыт Гафурның өстәлендә күн тышлы авыр, калын китап пәйда булды
Бер вакыт, тәрәзә янындагы шикле кыштырдаулардан соң, тышкы ишекне сак кына шакуларын ишетте Гафур. Бүлмәдән чыкканчы күн тышлы китапны өстәлнең уртасынарак шуыштырды, вак кына итеп язылган озын, тар кәгазь кисәкләрен тартмага салды һәм ашыкмый гына ишеккә юнәлде.
— Кем бар анда?
Ишек артыннан карлыккан тавыш ишетелде:
— Алла хакы өчен ач!
Бусага төбендә мулла басып тора иде.
— Валлаһи, көтелмәгән кунак — хода кунагы Әйдәгез, узыгыз, хәзрәт Мондый могтәбәр кешене минем куышка ниндидер бәла китергәндер дип һич тә уйламыйм — Ачык йөз белән елмаеп. Гафур мулланы кабинетына алып керде, аңа урындык тәкъдим итте.
— Бәласен бәла түгел дә, җан тынычлыгым китте Тешем сызлый, һич кенә дә түзәр чама юк Ярдәм ит, Гафур, бирә күр берәр тамчы шифалы даруыңны
— Табипка барырга иде сиңа, хәзрәт Ул яхшырак белә бит.
—Табипка калага барырга кирәк Шушындый кара төн уртасында ничек тапмак кирәк аны?! А-а-а-й, зинһар ярдәм ит. Гафур
Гафурның бернинди дә даруы юк. ә менә күз буяу өчен генә аптека шешәсенә салып, китап шүрлегенә яшереп куйган чиста спирты бар
иде. Гафур аны ун ягы чәнчеп авыртканда, бернинди порошокның да ярдәме тимәгәндә куллану өчен тота Спирт белән усаң. авырткан урыннар, салкын аяклар җылынып китә, җылы белән бергә йокы да килә «Хәзер тыгындырам мин син шымчыны!» — дип зәһәр көлемсерәде Гафур, өстәлгә спиртлы шешә белән мамык кисәге куеп.
Гафур дарулары белән кайнашкан арада мулла өстәлгә якынрак ♦ килде һәм күзе төшкән китапны ачты Ачты да гаҗәпләнүеннән сүзсез ш калды. Ул бит тыелган китап эзләгән иде!
— Тәнре сүзе белән дә кызыксынасынмыни әле син. менла кем Га = фур? — дип сорады аптырашта калган мулла, тозсыз сүз сөйләвең тоеп -
— Тәүбә, тәүбә, кяфергә исәплисезме әллә сез мине, хәзрәт? Корьән- не ифрат яратып укыйм мин.
— Көннән-көн ныграк гаҗәпләндерә барасын син мине,—диде мул- £ ла, инде үзенең аптырашта калуын яшереп тормыйча Аннары сүзне 2 шаяртуга борырга тырышты — Мин. халык мөгаллиме дип йөрим, ә син чын корьән Хафиз икәнсең бит Мин инде картайдым, күп яшисе калмагандыр, күрәм үземә алмаш эзләп торасы да юк икән Уфага * барып мөфти алдында сынау тот та. кайтып минем урынга утыр о
Әмма шаярту барып чыкмады, шулай ук җитди сөйләшү дә башла- - нып китә алмады Гафур мамык кисәген спиртка манчыды да
— Авызыңны зуррак итеп ач! — дип боерды — Кайсы тешен авыр- » та?
Монысын ук көтмәгән мулла ашаганда гел азык кисәге кереп жә- фалый торган бер тишек теше барлыгын исенә төшерде, һәм ул. ни- £ дер мыгырданып, бармагы белән авыз эченә төртеп күрсәтте
- Ай-яй, хәзрәт, тешләрең, мин сиңа әйтим, бүре тешләремени' - Сөяк кимергәндә дә берни булмас!
Гафур үзе мулланың таза тешләрен мактады, үзе. җаен табып, спиртка манчылган мамыкны теш уртасында күренеп торган тишеккә тыгып куйды Әллә өтеп, яндырып алуданмы, әллә авыртудан, мулла ыңгырашып куйды
— Түз, мулла абзый, түз!- Гафур саклык өчен ике куллап аның авызын каплады,— Хәзер үтәр
Мамыгын алгач, мулла идәнгә төкереп куйды, тирләгән битен сөрт те.
— Рәхмәт яусын Бераз тирләтте тирләтүен, вәхаләнки авыртуын канат белән сыйпагандай итте Ходай мең рәхмәтләрен яудыра күрсен үзеңә.
Гафур төнге пациентны урамга озата чыкты Мулла китеп, кәвешлә ренең кыштырдавы ишетелми башлагач кына өенә керде
Мулла Гафурны бер тапкыр да гаеп эштә тота алмаган кебек. Россия социал-демократик партиясе прокламацияләрен һәм өндәмәләрен тәрҗемә итүдән, газетага мәкаләләр язудан тыш. Гафурның үз әсәрлә реи дә чын күңеленнән бирелеп эшләвем берәү дә әлегә белми иде
Әле туып кына килгән татар театрының репертуары чикләнгән бу луы. яңа әсәрләргә мохтаҗлык кичерүе Гафурга жанр сайлауда, һич шиксез, этәреш биргәндер Ул чакта сәхнәдә уйналган барлык спек такльләрдә дә диярлек бер сюжет чишелә ике яшь йөрәк бер-берсен ярата, тик тирә-юньдәгеләр аларга каршы төшә Бер-берсен сөюче яшьләр күп киртәләр аша узалар Тигезсез көрәштә гашыйкларның берсе һәлак була
Гафур күнегелгән б> сюжетны чынбарлыктан алынган эчтәлек белән тулыландырырга, сәхнәдә җансыз курчакны түгел, ә бәхетсез татар кызының фаҗигале язмышын күрсәтергә карар итә
Русчадан Миргалим ХАРИСОВ таржемасе