ГАФУР КОЛӘХМЕТОВ ХАТЛАРЫ
«Хәзер сәламәтлегем...яхшы»
Гафур Коләхметовныц әдәби мирасы катлаулы язмышка дучар була Киң укучылар массасына аның «Яшь гомер», «Ике фикер» драмалары һәм бары тик «Уалган мол» нәсер тәрҗемәсе билгеле Ә ул «Әбүжәһил» исемле 4 пәрдәлек тарнхн драма, «Кем гаепле?» нсәмле 5 пәрдәлек драма, русча «Талак» хикәясе, шигырьләр, балалар өчен хикәя-әкнятләр, бик күп мәкалә-рецензияләр иҗат иткән әдип. Әмма бер яктан патша цензурасы, икенче яктан реакцион дин әһелләре пролетариат язучысының бу әсәрләре дөнья күрүгә юл бирмиләр. Авыру әдипнең кулъязма мирасы өлешчә Казанда, күпчелеге шагыйрь Ф Агиев кәгазьләре белән эссез югала .
Соңгы елларга кадәр Казанда Г. Коләхметовныц төрле урыннарда сакланган берничә фоторәсеме һәм аныкы дип исәпләнелгән, ләкин ике кеше кулы белән язылган, тәржемә брошюрадан башка берни дә билгеле түгел иде 1975 елның апрель аенда СССР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре Искәндәр Абдуллин Алма Ата шәһәрендә яшәгән язучы һәм тәрҗемәче Гайшә Шарипова архивында Гафур Коләхметовныц моңарчы бөтенләй билгесез булган унбер хатын һәм дистәләрчә фоторәсемнәрен шәхси әйберләрен табып. Татарстан дәүләт музеена тапшырды
Гайшә Шәрнпова (кыз фамилиясе Апанаева) Гафур Коләхметовныц бертуган апасы Шәмсекамәр кызы -кечкенәдән үк Гафурларда әбисе янында, абыйсының көчле рухи йогынтысы аегында тәрбияләнә Тормыш дулкыннары бер урыннан икенче урынга ничек кенә кагып йөртмәсен. Гайшә ханым абыйсының якты истәлеге итеп анын үзенә язган хатларын, фоторәсемнәрен кадерләп саклый, аңа бәйләнешле материалларны. шәхси әйберләрен туплый.
Күпчелеге гади көнкүреш темаларына язылган бу хатларның бер карашка әдәбият тарихы өчен әллә ни зур әһәмиятләре юк та кебек. Ләкин бу кыска хатлар 1905 елгы революция чорында янып эшләгән, РСДРПның Казан комитеты җитәкчеләре И А. Саммер, С. А Дридзо-Лозовский, Н. И. Дамперов һ. б. белән иңгә-иң торып халык милициясе сафларында карагруһчыларга каршы кулына корал тотып сугышкан татар язучысы һәм революционерының, озакка сузылган каты авыру белән җәфалануына карамастан, көчле рухлы, тормыш сөючән булып калуы турында сөйләүче документлар 20—30 еллйрда басылган кайбер истәлек-мәкаләләрдә Г Коләхметов. имештер реакция елларында, бигрәк тә X Ямашен үлгәч, пессимизмга бирелгән дигән сүзләр бар Кайберәүләр соңыннан да бу фикерне куәтлиләр Ләкин бу хатлар ның берсендә дә (ә алар 1911-1917 елларда язылганнар) аның рухи төшенкелеккә бирелүе сизелми Киресенчә, һәр хатында ул. «мин car вә сәламәт», «мин сәламәт», «сәламәтлегем бик яхшы» дип кенә яза. Бу - ютәл авыруы көчәеп, 1916 елның көзеннән инде укыта алмас дәрәҗәгә төшкән, Кырымга китергәнче носилкага салып йөртелгән кеше сүзләре!
Ул гына да түгел, сеңелесенең иптәшләренә шаяру катыш сәламнәр күндерергә һәм Ялтада кара миләш чыпчыклары чыркылдашуы, яшь кызларның яр буенда чәчәк иснәп йөрүләре хакында да язарга онытмый 1916 елның 5 апрелендә язган хатында ул биш кубыз сората Мәймәнә ханым Сәйфуллинаның Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни архивында сакланган истәлекләренә караганда. Гафур Коләх- метовка бу кубызлар сәламәтлеге бераз яхшыра төшүгә Ялтада дәваланучы күр-, шеләре Гариф һәм Мәймәнә Сәйфуллиинар, Нургали Әминев һәм Ф Апанаева белән һәвәскәр оркестр төзергә кирәк була!
Хатлар Г Коләхметов биографиясенең кайбер моментларын һәм аның белән аралашкан кешеләр даирәсен ачыкларга ярдәм итеп кенә калмыйлар Гражданнар сугышы елларында Г Коләхметовныц «Ике фикер» пьесасы Казан, Уфа. Мамадыш. Омск һ б шәһәр сәхнәләрендә «Кызыл һәм Кара» исеме белән куела Шуңа таянып, әдәбият белгечләре арасында да пьесаның чын исеме «Кызыл һәм Кара» булон дигән
сүзләр йврн иде I Коләхметовиыц 1917 елнын 5 июлендә Шәмсекамәр Коләхметова га язган хаты бу нигезсез бәхәсләргә чик куя.
A. С. Пушкин, килер бер накыт. классик язучынын үз кулы белән кечкенә кәгазь кисәгенә язган счеты да әдәбият өчен зур әһәмияткә ия булыр дигән Г Коләхметовнын сенелесе Гайшә Апанаева-Шәриновага язган кыска хатлары беек шагыйрь сүзләрен раслый Әднпнен мирасын туплау, тормышның әлегәчә җитәрлек өйрәнелмәгән ♦ чорын бераз күз алдына китерүне дә истә тотып, бу хатларны укучыларга тәкъдим 3 итәргә булдык. Хатларның бер өлеше русча (алары тәрҗемәдә бирелә), калганнары < татар телендә язылганнар Бу очраклы түгел. Коләхметовлар гаиләсе ике телдә дә н иркен сөйләшкән, иркен язган. *
Хатлар матбугатта беренче мәртәбә чыгалар Революционер язучынын барлык яз- ® маларын. шул исәптән, бу хатларны да һәм фоторәсемнәрен Казанга кайтарырга рөх £ сәт иткән Асия ханым һәм В А Поцелуйколарга (Г Шәрнпованын кызы һәм кия- 2 вена) рәхмәт әйтүне бурычыбыз дип саныйбыз. 2
о
Искәндәр АБДУЛЛИН. ж
Даиия БАҺАВЕТДИНОВА