ЕРАК АРАЛАРНЫ ЯКЫН ИТЕП
ылтыр, җәй урталарында, республикабызның зур теркам әдәбият һәм сәнгать осталары Каракалпакстанда иҗат бәйрәме үткәреп кайттылар
Менә быел инде каракалпак кардәшләребез безгә киле Журналыбызда укучы хекеменә тапшырылачак бу сәхифә ене шул туй-бәйремгә дип хәзерләнгән кунак сыеның бер елеше.
Әйе, беэден шактый еракта, ярыйсы ук читтә булганлыктан, Аму-Дәрья буйларына барып-кайтып Каракалпак дуслар белән күрешергә турыдан-туры багланышырга бик еш туры килми әле безгә. Каэагыстанның Мангышлак нефтен чыгарышырга барган татар нефтьчеләре дә әлеге Каракалпакстанның чик буена. Өстерт калкулыкларына гына үтеп керделәр
Ә халыкларыбызның күңелләр бердәмлеге, дуслык тамырларының бергәләп тирәнгә сузылуы Беек Октябрь революциясенә кадәрге еллардан ук килә. Мәдәният казанышларыбыз белен турыдан-туры уртаклашу исә гражданнар сугышы чорында тугандаш Урта Азия халкына боек Ленин идеяләрен җиткезешүдә аеруча кочле чагылды Моны без, мәсәлен, беренче Теркстан Совет хокүмәте вәкиле якташыбыз Керим Хо- кимов, язучы кызыл комиссарлар Афзал Таһироә, Шамил Усманов, Теркстан АССР- ның бәрәнче мәгариф комиссарлары язучы Шәһит Әхмәдиевләр биографиясендә күрәбез.
Уку-укыту, китап тарату, сәнгать әнкәсендәге кайбер казанышларыбыз белен уртаклашу күпкә алданрак башланган Революция алды елларында татар интеллигенциясенең суга сусап яткан сахра чүл кебек әң-белемго мохтаҗ каракалпак халкына
Б
мәгърифәт алып килүе хакында язма мисал җитәрлек. Бу хакта, каракалпак халык шагыйре Ибраһим Юсупов 1980 елда Нвкистә чыккан «Татар шагыйрьләре» китабына кереш сүзендә менә ничек яза: «Татар халкының белем ияләре — интеллигенция вәкилләре соңыннан үз җирлегендә генә түгел, бәлки бөтен Урта Азия белән иркен Казагыстан өлкәләрендә дә яңача тормыш кору өчен үэ-үзләрен аямый хезмәт иттеләр Рус иле аша Европадан килгән мәгърифәт нурын Көнчыгыш халыклары арасына иңдерү буенча искелеккә каршы бик көчле көрәш алып бардылар» дип яза ул. Шундый ук фикерне «Аму-Дәрья» журналының 1980 елгы җиденче санында Каракалпак тел, әдәбият һәм тарих институтының директоры, профессор Кабул Мәкъсүтов та куәтли. Ул «Егерменче гасыр башында татар телендә елына өч йөздән артык китап басылып торды... аның йогынтысы каракалпак халкына да җитеште.. Бөек Октябрь революциясенә кадәр Казанда, Уфада, ОрейБурда һ. б. шәһәрләрдә татар телендә чыккан газета-журналларны Урта Азия җирлегендә дә алдыручылар, яратып укучылар булды... Г. Тукай ише олы әдипләр.. барлык төрки телле халыкларның сөекле шагыйренә әверелделәр. Революциягә чаклы һәм революциядән соң иҗат иткән каракалпак язучылар^!, шагыйрьләре алардан үрнәк алды, алар йогынтысында яздылар» ди автор һәм аның аерым мисалларын теркәп китә.
Хәзерге Каракалпакстан Автономияле республикасы Үзбәкстан ССРга керә Аның җир биләмәсе Үзбәкстан территориясенең кырык өч процентын тәшкил итә. Әмма ул җирнең күп өлеше яшәү өчен яраксыз — анда елга-сулар юк, яңгырлар бөтенләй диярлек яумый. Тормыш итү Аму-Дәрья үзәненә һәм Арал диңгезе буйларына гына җайлашкан Җимеш бакчалары, иген кырлары арык, ерганаклар аша дәрья белән сугарылалар.
Республиканың төньягын Арал диңгезе чикли Көнбатышта Арал белән Каспий диңгезе аралыгында, иксез-чиксез буш Өстерт такырлыгы. Еллар буе тамчы су күрмәгән шул калкулык янәшәсендә үк диярлек «Барса килмәс» баткаклыгы. Бу тирәләрдә булган сәяхәтчеләр Өстертнең кинәт умырылып, урыны-урыны белән ике йөз иллешәр метр тирәнлеккә җитеп, капыл гына баткаклыкка күчүенә хәйран калалар...
Ә" көнчыгышта, Аму-Дәрья үзәненнән Сырдәрья үзәненә кадәрле мең чакрымлы бушлыкта Кызылком чүл-сахрасы. Анда инде бөтенләй берни дә үсми. Болей да тар оазис-үзәнне көньяктан кысрыклап Караком чүле килеп тоташа. Җирләрен көньяктан төньяк-көнбатышка таба сугыштан соңгы бишьеллыкларда салынган тимер юл кисеп үтте. Аңа кадәр илебез үзәгеннән булсын. Урта Азия республикаларыннан булсын Каракалпакстан белән экономик аралашу бик авыр иде.
Каракалпак халкының тарихи юлы бик катлаулы. Алар хакындагы беренче мәгълүматлар урта гасыр башларына, Киев княэлеге чорларына карый. Ул вакыт каракалпакларның бер өлеше Кара диңгезнең төньягында, Днепр буйларында яшәгән. Киев князлегенең көньяк күршеләре буларак шул чор рус елъязмаларында алар хакында төрле истәлекләр шактый. Әйтик, шулерның берсендә каракалпакларның Юрий Долгорукийга биргән вәгъдәсе китерелә: «Без... рус җире өчен синең улларың белән бергә үләрбез, синең намусың дип башыбызны корбан итәрбез...»
Аннары кайбер шәҗәрә-истәлекләрдән каракалпакларны Идел, Идел-Җаек төбәгенә бәйле итеп күрәсең. Ул вакыт олы Идел белән Җаен (Урал) елгалары арасында яшәгән каракалпаклар: «Идел — илнең ишеге, Җаек — җирнең бишеге» дип... җырлаганнар Шул чордан инде бу ике халык телендә дә:
Атам кияү булган җир,
Анам килен булган җир, Кендегемне кискән җир, Тәмле суын эчкән җир,
— кебек уртак җыр. мәкальләр калган.
Шушы олы мирасны, борынгы традицияне инкарь итмәстән, яңа чорның яңа таләпләре нигезендә совет власте елларында Каракалпакстбнда яңа, язма әдәбият барлыкка килде. Аның нигез ташларын салуда революция алды елларында ук иҗат юлына баскан якташыбыз Сәйфелгабит Мәҗитов (1869—1938), Аяпбиргән Мусаев (1880—1936) күп хезмәт куйдылар Бу җәһәттән С. Мәҗитовның хезмәтләре аеруча зур. Туган теле татар теле булганлыктан ул татар әдәбияты һәм матбугатын укып, аның ирешкән уңышларын белеп яши. Каракалпакстанда яңа тормыш урнашу белән ул мәктәпләр ачуга, беренче каракалпак әлифбасын тезүгә алына. Халык авыз иҗаты үрнәкләрен, чәчән шагыйрьләренең халыкта йөргән әсәрләрен язып ала, аларны беренче уку әсбаплары — дәреслек-хрестоматия рәвешендә туплап чыгара. Бу китап-дәреслекләр егерменче ел урталарында дөнья күрәләр.
1924 елның ахырында каракалпакча беренче газета «Беренче адым» чыга.— Башта ул Хөҗәйлидә, соңрак республиканың яңа башкаласы Дүрткүлгә (инде «Иркен каракалпак» исеме белән) күчерелә Анда 1927—1929 елларда бу газетаның җаваплы секретаре булып язучы С Мәҗитов эшли Шунда ук «Хезмәт әдәбияты» исемле беренче әдәби журнал 1931 елның ноябренда чыга башлый. Аңа кадәр укытучылар, интеллигенция арасында «Кызыл мөгаллим» дип исемләнгән^ кулъязма журнал (1927—1930) таратыла Каракалпак телендә беренче хикәяләр шуның битләрендә күренә башлый.
Каракалпакта беренче проза әсәрләре иҗат итүчеләр Нәҗим Дәүкараев белән Сәйфелгабит Мәҗитов була. Нәҗим Дәүкараев хикәясе егерменче елларда Коңгырат төбәгендә басмачыларга каршы көрәшне сурәтләүгә багышланган. С. Мәҗитовның каракалпак фольклорыннан тыш үз чәчмә әсәрләре дә урнаштырылган «Уку китабы» 1925 елда Ташкентта басыла.
Партия өлкә комитеты һәм дәүләт оешмаларының әдәбиятка килүчеләргә даими ярдәме нәтиҗәсендә утызынчы еллар башында яңа каракалпак әдәбиятының нигезе формалаша. Сәнгатьнең башка төрләре һәм театр туа. Драматургия барлыкка килә.
Каракалпакча беренче пьесаны Касыйм Әүезов яза (1897—1938). Аны 1925 елда шагыйрь С. Мәҗитов һәм педтехникум укытучысы Зариф Касыймов оештырган «Таң нуры» һәвәскәр артистлары сәхнәләштерә Соңыннан дәүләт театры булып үсәчәк бу коллектив өчен С. Мәҗитов үзе дә 1925— 1928 еллар арасында «Сабак», «Ирназар батыр», «Егет булдык», «Соңгы киртә» пьесаларын, ә 1935 елда танылган «Багдагөл»- еи яза. Әтисе үрнәгендә улы, язучы Рәхим Мәҗитов та (1903—1977) берничә драма әсәре иҗат итә, аның «Кара йөрәкләре» театрда уңышлы гына бара.
Егерменче, утызынчы еллар арасында Каракалпак әдәбиятына соңыннан халык шагыйре исемен казанган Җолморэа Айморзаев (1910) һем Аббаз Дабылов (1898— 1970), шагыйрь Әсән Бегимов(1907—1958), шагыйрь һәм прозаик Мирзагали Дәрибаев (1909 — 1942), шагыйрь һәм әдәбият галиме Нәүрыз Җапаков (1914—1975), шагыйрь Дәли Нәзбиргәнов (1913— 1942), халык шагыйре Садыйк Нурымбәтов (1900— 1972), шагыйрь Избасар Фазылов (1909 — 1961), шагыйрь Артык (1915— 1943), шагыйрь һәм прозаик Амәт Шаһморатовлар (1912—1953), калкып, күтәрелеп чыктылар. Бу әдипләрнең һәрберсе каракалпак әдәбиятында эз калдырды. Аның бүгенге көн дәрәҗәсенә' үсеп җитүе, күтәрелеше өчен армый-талмый эшләделәр. Дөрес, утызынчы еллар каракалпак әдәбиятында әле күренешне озы>^ итеп тасвирлап бирү, сөйләп чыгу алымнары үзен нык сиздерә. Сурәтләү чаралары бертөрлерәк була.
Сугыш алды елларында күләмле шигъри әсәрләрдән И. Фазыловның «Колхоз язы», Артык Шәйморатовның «Кавказ һәм Лермонтов», «Хезмәт мәйданында», М. Дәрибаевның «Аймҗамал», Җ Айморэаевның «Көрәш», «Көрәштә җиңдек» һ. 6. поэмалары иҗат ителде. Проза әсәрләреннән уңышлы хикәяләр, повестьлар туды. ШУЛ елларда бүгенге каракалпак әдәбиятының үрнәгенә әверелгән, соңыннан кат- кат басылган повесть һәм хикәяләр дә иҗат ителә. Аларга мисал итеп М. Дәрибаевның «Меңнәрдән бере», Н. Дәүкараевның «Партизаннар», «Балалар йортында», Ә Бегнмовның «Үлем тырнагында». Амәт Шаһморатовның «Иске мәктәптә», «Юлбарыс белән очрашу» әсәрләрен күрсәтеп була.
Сугыштан соңгы елларда бу беренче буын әдипләргә тагын бик күп талант ияләре, кызыклы шагыйрь һәм прозаиклар, әдәбият галимнәре өстәлде. Яңа әсәрләр иҗат ителде. Бу елларда инде шигърияттә аеруча уңышлы эшләүче, каракалпак совет
еруга лаеклы елеш кертүчел әдәбиятын үстерүгә лаеклы елеш кертүчеләр арасында без халык шагыйрьләре Җол- морза Айморзаеа, Ибраһим Йосыпоә. Теләбиргән Жумаморатов, Байнияз Каипнаэә- роа. Таҗетдин Светҗаноя исемнәре дә. алардан соңрак килгән Бабаш Исмаилов. Галим Сәетнаэаров, Матен Сәетииазоа, Халморат Сапаровлар исемен дә очратабыз
Беренче хатын-кыз азучылар — шагыйрә Мәрьям Касыимоаа. Миһербангел Орҗа- ноаа, прозаиклар Баэаргел Бекниязова, Геләйша Есеморатовалар да әдәбиятка шул елларда килә.
Инде соңгы ун-унбиш елда иҗат юлына баскан һәм танылып елгергән шагыйрь һем прозаикларның исемлеге тагын да зуррак күләмлерәк. Шагыйрь һәм прозаик Шәудербай Сәетов, Олмәмбәт Хуҗаназаров. шагыйрь һәм драматург Киңәшбай Рахманов, шагыйрьләр Теләпбиргән Матморатов, Тулыбай Кабулов. Дәүлән Аетмора- тов. Җолдашбай Дилморатоалар инде милли әдәбият мәйданында җигелеп эшлиләр аны үстерүгә зур елеш кертәләр. Хатын-кызлардан Зәйтүнә Насруллаева. әдәбият галиме һәм прозаик Сарыгел Баһадирова, шагыйрә Гелстан Шаһморатова. хикәяче Геләем Торсыновалар да шул буынга бер тес бирел тора. Саный калсаң алар иҗатыннан яхшы үрнәкләр исемлеге генә дә шактый озынга сузылыр иде
Соңгы егерме елда проза елкәсендә әйдәп баручыларның берсе — ул каракалпак халык язучысы, Үзбәкстан ССР һәм Каракалпакстан АССР Дәүләт премияләре лауреаты Түләпбиргән Каипбиргәнов булды дисәк ялгышмабыз Ул бигрәк тә каракалпак халкының ике гасырлык язмышын, кенкүрешен чагылдырган, аның бәйсез, ирекле тормышка омтылуын һәм шул юнәлештәге уй-хыялларын, гамәл-хәрәкәтләрен тас-вирлауга багышланган тарихи романнары белән мәгълүм Ул «Каракалпак дастаны» трилогиясен тәшкил иткән «Маман би хикәяте». «Бәхетсезләр». «Тешенкесезләр» романнарын, шулай ук тарихи, ике китаптан торган «Каракалпак кызы» роман-дилогия- сен каракалпак халкының коллективлашу-колхоэлашу чорына багышланган «Соңгы һеҗүм» романын һем берничә повесть, хикәяләр иҗат итте Үзбәкстан фәннәр ака-демиясендә 1960 елдан русча һәм каракалпакча «Хәбәрче» гыйльми журналы чыгып килә. Анда тел, әдәбият һәм тарих фәнни институтының галимнәре, тәнкыйтьчеләр актив язышып тора. Димәк, әдәбият галимнәренә кендәлек әдәби процесска даими йогынты ясау, әдәбиятны әйдәп барырдай уй-фикер туплау мемкинлеге тудырылган
Каракалпакстан язучылар оешмасы хәзер алтмыш СССР Язучылар союзы членын берләштерә. Унҗиде язучының гыйльми дәрәҗәсе бар Республиканың промышленность, авыл хуҗалыгы, тезелеш, энергетика елкәсендәге уңышлары зур. Биредә мамык басуларыннан елына биш йеэ мең тоннага якын «Ак алтын» җыел алына. Аида шулай ук җиләк-җимеш бакчалары мул уңыш бирә Арал диңгезендә балык тотыла. Арал буе һем Аму-Дерья тамагы күл-ерганакларында затлы мехлы җәнлекләр үрчетелә. бик затлы каракүл бирүче куйлар асрала Иксез-чиксез ком сахралары. Өстерт калкулыгы тирәнлегендә газ. нефть ятмалары бар
Без — халыклар һем әдәбиятлар үзара аралашып, ярдәмләшеп кон күргән чорда яшибез. Каракалпак һәм татар халыклары, аларның әдәбият һәм сәнгать вәкилләре дә соңгы-вакытта үзара ныклы элемтә урнаштырдылар. Без бер-беребез ирешкән уңышлар белән чын күңелдән уртаклашабыз Ерак араларны якын ител