Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ


АЧЫК ПАРТИЯ ҖЫЕЛЫШЫ
Язучылар союзы партия оешмасының чираттагы
жыелышы булып үтте Анда «Район, шәһәр, өлкә
конференцияләре карарлары яктылыгында
Язучылар союзы партия оешмасынын
бурычлары» турында доклад белән партбюро
секретаре Ринат Мөхәммәдиев чыкты Ул,
КПССнын XXVI съездын каршылау вахтасына
басып, респуб- тикабыз эшчеләре, игенчеләре,
галимнәре һәм әдәбнят-сәнгать әһелләре яулаган
үрләр турында сейләде, төп игътибарны язу-
чыларның тормыш һәм ижат активлыгын тагын
да күтәрү мәсьәләләренә юнәлтте
Доклад буенча фикер алышуларда язучылар
Гариф Ахунов, Фәрваз Миниуллин. Барлас
Камалов, Ләбибә Ихсанова, М Н Елизарова һәм
Равил Фәйзуллин катнашты
ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ РЕСПУБЛИКА- ЗОНА
КОНФЕРЕНЦИЯСЕ
5 февральдә Чирмешәндә яшь язучыларны» VII
республика конференциясе үткә релде ТАССР
Язучылар союзы һәм ВЛКСМныц Татарстан өлкә
комитеты тарафыннан оештырылган бу
конференция КПССнын XXVI съездына
багышланган иде Ижадн киңәшмә барышында
Чирме- шән, Чистай. Октябрь. Аксубай. Әлки рай-
оннарында яшәүче һәм Казаннан килгән яшь
ангорларның ижатлары тикшерелде
Яшь язучыларның әдәби ел йомгаклары итеп
үткәрелгән бу конференцияне Татарстан
Язучылар союзы идарәсе председателе
урынбасары, шагыйрь Илдар Юзеев ачты
КПССнын Чирмешән район комитеты секретаре М
3 Шакиров кунакларны һәм иәби көчләрне
районның экономик һәм культура тормышы
белән таныштырды
Аерым жанрлар буенча докладларны Язучылар
союзы идарәсе председателе хрыибасары
Фәрваз Мнңнуллин, шагыйрь Рөстәм Мннгалим.
драматург Ризван Хә- чнд, тәнкыйтьче Мансур
Вәлиев һәм башкалар сөйләде Докладлар һәм
яшьләр ижаты буенча фикер алышуларда
шагыйрь- <әр Шәүкәт Галиен, Рәдиф Гатауллин,
зөлфәт. Фаил Шәфигуллин катнашты
Яшь шагыйрьләр Рашат Ннзамнев. Харрас
Әюпов, яшь драматург Юныс Сафнул- ■ин
конференция исеменнән СССР Язучылар
союзына тәкъдим ителделәр
4Ш КҮРСӘТКӘН ИРНЕ ИЛ ОНЫТМАС
13 февральдә күренекле совет шагыйре - < овет
лар Союзы Герое. Ленин премиясе ■ауреагы Муса
Җәлил исемен йөртүче опера һәм балет театрына
башкалабыз җәмәгатьчелегенең күп санлы
вәкилләре жыелган иде
Муса Җәлилнең 75 еллык юбилеена багышланган
тантаналы кичәне КПССнын Казан шәһәр
комитеты секретаре А Г Ка- дыйрова ачты Җәлил
турында ТАССР Я зучылар союзы идарәсе
председателе СССР Верховный Советы
депутаты Г А Ахунов сөйләде.
РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре.
СССР һәм РСФСР Дәүләт премияләре лауреаты
калмык халык шагыйре Давыт Көгелтинов.
РСФСР һәм ТАССР Дәүләт премияләре лауреаты
Снбгат Хәким Җәлилнең бөтен совет әдәбияты
горурлыгына әверелүе, прогрессив кешелек
дөньясының тирән мәхәббәтен казануы турында
сөйләделәр Кичәдә Муса Җәлилнең хатыны
Әминә Җәлилова да чыгыш ясады
Татарстан сәнгать осталары концертында
шагыйрьнең бай ижадн мирасыннан әсәрләр
яңгырады, Н Җиһановнын «Җәлил» операсыннан
һәм Т Миңнуллинның «Мон- лы бер жыр» исемле
пьесасы буенча Татар дәүләт академия
театрында куелган яна спектакльдән өзекләр
күрсәтелде. Концертта шулай ук М Җәлилнең
оныгы - II И Чайковский исемендәге Мәскәү дәү-
ләт консерваториясе каршындагы махсус музыка
мәктәбе укучысы Татьяна Малы шева да чыгыш
ясады.
Тантаналы кичәдә ТАССР Министрлар Советы
Председателе Г И Усманов, КПСС өлкә комитеты
секретаре М Ф Вәлиев. КПССнын Казан шәһәр
комитеты беренче секретаре М К Рәмиев
иптәшләр катнашты
СССР Фәннәр академиясенең Казан фи лиалы
урнашкан бинага (Лобачевский урамы, 2/31) Муса
Җәлил истәлегенә мемориаль такта куелды
Мемориаль такта куюга багышланган митингны
кереш сүз белән Татарстан Язучылар союзы
идарәсе председателе Г А Ахунов ачты
РСФСР Язучылар союзы идарәсе секретаре.
калмык /халык шагыйре Д Көгелти нов,
ТАССРнын Г Тукай исемендәге Дәүләт һәм М
Җәлил исемендәге комсомол премияләре
лауреаты шагыйрь И Юзеев, әдәбият галиме,
филология фәннәре докторы Г Халит Муса Җәлил
образынын үлемсезлеге турында сөйләделәр
Герой-швгыйрьнең барельефы төшерелгән
мемориаль тактаның авторлары — скульптор Н.
Гаделов һәм художник Ф Фәсхетдинне Ана рус
һәм татар телләрендә «Бу
бина.ы 1423 -1925 елларда Советлар Союзы Герое,
Ленин премиясе лауреаты шагыйрь Муса Жалил
рабфакта укыды» дип язылган
Тантанада КПСС өлкә ксмитетынын культура
бүлеге мөдире М М Муснн. М Җәлилнен тормыш
иптәше Әминә Жә- лилова һәм башка иптәшләр
катнашты
Татарстан Художниклар союзынын күргәзмә
залында патриот-шагыйрь М Җәлилнең тууына 75
ел тулу унае белән махсус зкспозиция ачылды
Биредә тематик картиналарны да, портретларны
да, шагыйрь әсәрләренә ясалган иллюстрацияләр-
не дә, Җәлилгә бәйле спектакльләр өчен «шләнгән
декорация үрнәкләрен дә күрергә мөмкин
Кыргызстан шәһәрләрендә һәм авылларында
Муса Җәлил юбилее унае белән әдәби кичәләр
уздырылды Ош каласында «Белем» җәмгыяте
әгъзалары татар совет шагыйренен иҗаты һә^
тормыш юлы турында бай зчтәлекле күп санлы
лекция ләр белән чыгыш ясадылар Юбилей чара-
лары СССРнын 50 еллыгы исемендәге киҗе-
мамык берләшмәсендә, өлкә балалар
китапханәсендә. Оркыя Салиева исемендә ге өлкә
кыргыз мәктәбендә аеруча җанлы үтте
Ош өлкә газетасында юбилей мөнәсәбәте белән
аерым материаллар басылды Мусаның абыйсы
Ибраһим Җәлнловиын Ош педагогия институты
архивында сакланган бер хатын, мәсәлән,
матбугат өчен рус һәм чит ил әдәбиятлары
кафедрасы мөдире Н М Морадымов әзерләде
Ленин орденлы Татар дәүләт академия театрында
драматург Туфан Миннуллиннын җәлилче
каһарманнар истәлегенә багышланган «Момлы
бер җыр» исемле яңа әсәре буенча куелган
спектакль күрсәтелә башла ды Спектакльдә
СССРнын халык артистлары Г Шамуков, Ш
Биктимеров, РСФСР нын халык артисткасы В
Минкина. РСФСРнын атказанган артистлары Р Җи-
һаншина, Ә Шакиров, иҗат яшьләренең
Бөтенсоюз смотры лауреаты И Хайруллин һ б лар
катнаша Муса Җәлил ролен РСФСРнын атказанган
артисты Р Тажет- динон башкара Спектакльне
сәхнәгә РСФСРнын халык артисты М Сәлнмҗанов
куйды Художество оформлениесен ТАССР нын
атказанган сәнгать зшлеклесе А Кноблок эшләгән
Театр коллективы яна ижат җимешен
партиябезнең XXVI съездына хезмәт бүләге итеп
әзерләде
Муса Җәлилнең тууына 75 ел тулу уңае белән
республикабызның тирле төбәкләрен дә кызыклы
чаралар булып узды
Нефть районнарындагы Культура сарай ларында,
китапханәләрдә, колхоз клубла рында патриот
шагыйрь юбилеена багыш ланган әдәбн-
музыкаль кичәләр үткәрелде Җәлил һәм Азнакай
поселокларында, Лениногорск районының Муса
Җәлил исе мендәге колхозында, Әлмәттәге
беренче шә һәр китапханәсендә һәм сәүдә
техникумын да үткәрелгән шундый чараларда
нефть як тарында яшәүче әдипләр Гамил Афзал.
Әдип Маликов. Клара Булатова, яшь ша- iыйрьләр
Р Рәкыйпон. Н Әхмәдиев. Р Вә- зиүллин катнашты
М Җәлил эзләрен саклаган Минзәлә як ларында да
шагыйрьне искә алу кичәләре, анын әсәрләрен нн
яхшы укучыга конкурс лар. әдәби музыкаль
композицияләр оештырылды Район үзәге
китапханәсендә М Җәлил китаплары атналыгы,
шагыйрьне күреп белгән кешеләр белән
очрашулар, әдәби кичәләр үткәрелде, «Үлмәс
җыр» ди гән китап күргәзмәсе оештырылды
Көнбатыш Берлиндагы «Плетцензее» мемориаль
комплексында Муса Җәлилне җә залаган урын
чәчәк бәйләмнәренә күмелгән Биредә шәһәр
прогрессив оешмалары һәм совет
учреждениеләре вәкилләре катнашын да
күренекле татар совет шагыйренен 75 еллыгына
багышланган митинг булды Ка рангы нацист
төрмәсендә Муса Җәлил гаи «Моабит
дәфтәрләре*ннән ялкынлы шигъри юллар
янгырады
Көнбатыш Берлиндагы Германия — Совет
дуслыгы җәмгыяте фашизмга каршы куркусыз
көрәшкән патриот шагыйрь истәлеге иә багышлап
зур әдәби кичә үткәрде
МӘКТӘПТӘ — МУЗЕЯ
Казаннын 112 иче урта мәктәбендә татар әдәбияты
музее оештырылды Ул РСФСР ның М. Горький
исемендәге һәм ТАССРның Г Тукай исемендәге
Дәүләт премияләре лауреаты, күренекле шагыйрь
Снбгат Хә кнм иҗатына багышланган бай
экспозиция белән ачыла Биредәге һәр экспонат
ша гыйрьнсн тормыш һәм иҗат юлы хакындм
сөйли
Мәктәп музеен ачу тантанасында ша гыйрь С
Хәким. Язучылар союзынын парт бюро секретаре,
тәнкыйтьче Ринат Мөх »м мәднен. артистлар.
ТАССР Дәүләт музее вәкилләре катнашты
ЮБИЛЕЙЛАР
Татарстан язучыларынын Г Тукай исе мендәге
клубында Казанда яшәүче рус со Вет язучысы
Геннадий Паушкинга 60 яшь тулуга багышланган
әдәби кичә булды Анда язучы М Скороходов
юбилярның иҗаты һәм тормышы турында доклад
сөй ләде Г Паушкиины партия, совет, проф союз
оешмалары, җәмәгатьчелек вәкилләре
котладылар Кичәне тәнкыйтьче Р Мөхәм мәднев
алып барды
Кичәдә КПСС өлкә комитетының куль тура бүлеге
мөдире М М Муснн катнашты
Актерлар йортында Татарстанның халык артисты
Ибраһим Гафуровнын тууына 70 ел тулу уңае
белән нскә алу кичәсе үткәрелде
Кичәне Бөтенроссня театр җәмгыятенең
Татарстан бүлеге идарәсе председателе.
РСФСРнын атказанган, ТАССРнын халык
артисткасы Рәшидә Җиһаншина ачты Артистның
тормыш һәм ижат юлы турында Татар дәүләт
академия театрының баш режиссеры Марсель
Сәлнмжанов сөйләде СССРның халык артисты
Габдулла Шаму ков истәлекләре белән
уртаклашты
РСФСРның атказанган. ТАССРнын халык
художнигы. Татарстан АССРның Г Тукай
исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты В И
Куделькинга 70 яшь тулу уңае белән Актерлар
йортында аны хөрмәтләү кичәсе булды
Юбилей уңае белән Татарстан Художник лар
союзының күргәзмә залында В И Ку- делькнннын
персональ күргәзмәсе оештырылды
ЯЗУЧЫЛАР — ХЕЗМӘТ АЛДЫНГЫЛАРЫНА
Январь аенда Буа шәһәре һәм авылларында
кызыклы әдәби очрашулар циклы шагыйрь
Рәдиф Гатауллин катнашында үткәрелде Ул
бүгенге татар әдәбиятының үзенчәлекле яклары
турында сөйләде, шигырь сөючеләрне үзенең яңа
әсәрләре белән таныштырды
Шагыйрьләр Роберт Әхмәтҗанов. Флюра
Гыйззәтуллина, язучылар Рәфкать Кэрами Самат
Шакир Саба районында мәктәп укучылары.
терлекчеләр һәм механизаторлар алдында
чыгыш ясап үзләренең яңа әсәрләрен укыдылар,
нжат планнары белән уртаклаштылар.
Казанның сәүдә хезмәткәрләре Культура
йортында үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәдә
язучылар Равил Фәнзуллин. Рөстәм Мннгалимов.
Рәдиф Гатауллин. Роберт Әх- мәтжанов, Рәфкать
Кәрамн. Рәшит Әхмәт- жанов һәм башкалар
катнашты Алар әдәбият мәсьәләләре, нжадн
планнары турында сөйләделәр, яңа әсәрләре
белән таныштыр дылар.
Татарстан мех берләшмәсе эшчеләренең икенче
тулай торагында уздырылган әдәби кичәгә язучы
Габдулла Шәрәфи, шагыйрьләр Рәшит Гәрәй
Фәннур Сафиц. жырчы- лар Рафаэль Сәхәбнев.
Рафаэль Ильясов һәм баянчы Рәгьде Халитов
чакырылган иде Аларнын чыгышлары эшче
яшьләрдә матур тәэсир калдырды
Шагыйрьләр Р Гәрәй. Р Әхмәтжанов. Ф Сафин һәм
Р Хәлнуллина Буа районы авылларында булып,
игенчеләр, терлекчеләр һәм мәктәп балалары
белән очраштылар, үзләренең яна әсәрләрен
укыдылар
ӘЛМӘТ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА
Оешма җыелышында язучы Хәниф Хәй
руллннның «Адымнар» исемле романы тик
шерелде Әсәр бүгенге колхоз тормышын
чагылдыра Катлаулы производство мәсьәләләре
фонында кешеләр язмышы, аларнын омтылыш
максатлары үзәк урынны алып тора Роман
турында фикер алышуда катнашкан Ш Бикчурнн,
Р. Төхфәтуллин. Ә Маликов. Ж. Рәхимов. Ю
Әминов. А Хәсәнов әсәрнең уңай якларын
билгеләп үтү белән бергә, җитди кимчелекләрен
дә күрсәттеләр.
Чираттагы утырышларның берсендә Сарманда
яшәүче Дамир Гарифуллинның нәниләр өчен
язылган шигырьләре буенча фикер алышу булды
Шигырьләр арасында балалар психологиясен
белеп, тоеп ижат ителгәннәре шактый К Булатова.
Г Афзал. Ә Маликов. Э Мөэминова һ. б. иң яхшы
шигырьләрне, сайлап алып редакцияләгәннән
сон. нәшриятка тәкъдим итәргә мөмкин дигән
фикер белдерделәр
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР
Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен
В И. Качалов исемендәге Казан дәүләт Зур драма
театры артистлары Евгений Андриянович Кузинга
һәм Петр Семенович Масловка «РСФСРнын
атказанган артисты». Г Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театрының режнссер-куючы- сы
Празат Нәкый улы Исәнбәткә «Татарстан
АССРның халык артисты». Казан дәүләт курчак
театры артистлары Геннадий Васильевич
Вншняковка һәм Тимергали Зиннур улы
Знннуровка «Татарстан АССР нын атказанган
артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелде.
ЕВРОПАДА ТАТАР КӨЙЛӘРЕ
Татарстанның атказанган культура работнигы,
сәнгать фәннәре кандидаты Мәхмүт
Нигъмәтжанов Беренче бөтендөнья сугышында
әсирлеккә төшкән татарларның Берлинда
сакланган көй-жыр язмаларын
(фонограммаларын) алып кайтты Бу гаять
үзенчәлекле табыш халкыбызның музыкаль
традицияләрен өйрәнү өчен кыйммәтле фән ни
материал булып тора
М Нигъмәтжанов әлеге командировкасы
вакытында ГДРның күренекле музыка белгечләре
белән дә очрашты Немец галимнәре анын татар
музыкасы үзенчәлекләре турында сөйләвен зур
кызыксыну белән гынладылар, халкыбызның
жыр-көй культурасына багышланган «йөрәк
моңы» йһемле фильмны яратып карадылар