ЧАКЫРУЛАР
азан авыл хуҗалыгы институты ректоры Николай Семенович Катков белән өлкән укытучы Мөбәрәкҗан Гатинович Гатннны КПСС өлкә комитетына чакырганнар икән. Институтка бу хәбәр килеп төшкәндә аларның икесе дә совхозда иделәр. Инде менә алар шәһәргә кайтып баралар Җиңел машина түбән төшкәндә дә, тауга менгәндә дә тизлеген киметми — бердәй чаба. Юл читендәге куаклар, әйтерсең шыта башлаган бөреләрен саклап читкә тайпылып калалар шикелле. Ә юл кырыендагы баганалар, гүя кемнедер эзләгәндәй, каршыга килеп чыгалар да, машина үтеп киткәч кирегә, бүтән юлау чыларга таба йөгерешә...
Суы кайнап чыкты ахры, радиатордан пар бөркелә башлады. Шофер егет ма шинасыи тиз генә юл кырыена барып туктатты да чиләк күтәреп үзәнлеккә тө шеп китте. Мөбәрәкҗан Гатинович та машинадан чыкты. Тирә-якта кая кара ма — яз галәмәте. Әйе. яз-язлыгын итә. Әле кайчан гына адым саен гөрләвекләр ага, тез тиңентен пычрак иде. Ә хәзер, кара, ничек җилләткән. Күктә сабан тургайлары. Кулларыңны маңгаеңа куеп, башыңны югары күтәреп карасаң, эәң гәр күк йөзендә нокта булып кына күренәләр.
— Мине Чаллы МТСында баш инженер булып эшләгәндә дә шушылый җәһәт ләп өлкә комитетына чакыртып алганнар иде,— диде ул юлдашы Николай Семеновичка.— Ул чагында да нәрсәгә чакырттылар икән юл өзегендә, нинди ашы гыч эш килеп чыкты икән дип баш ватып барган идем...
«Борчыла,— дип уйлады Николай Семенович.—...Тыштан тыныч күренсә дә Ә Гатин чая һәм гаярь егет булган диләр ләбаса! Очучы. Бусы инде сугыш елла ры, фронт».
Шулай бер чакны өйрәнүләр вакытында Гатин утырган самолетның бомба таш лагычы сафтан чыга. Самолетта килеш аста ни барын күреп булмый. Бәлки ул бомбаның бер башы ычкыиып, икенче башы эләгеп калгандыр? Җиргә төшкәч кенә самолет астында шартлавы ихтимал. Ул чагында хуш. кара кашым. Гильми ямал! Ә аста болыннар, урман-күлләр, иксез-чиксез иген кырлары җәйрәп ята. Юк, болай борын салындырып утырудан эш чыкмас. Штурман линеткасын алып. Мөбәрәкҗан урыныннан күтәрелә. Аның битенә куәтле һава агымы килеп бәре лә, шлемы читеннән чыгып торган бөдрә чәчен йолкып алырдай көч белән җил фердәтә. Очучы егет, иптәшенең гадәттән тыш тәвәккәллек эшләргә җыенганын сизеп, артка борылып карый. Самолет чак кына чайкалып куя.
— Артка карама!—дип кычкыра Мөбәрәкҗан.— Самолетны авыштырма! Күзең тигезлектә булсын!
һәм үзе самолетның канатына чыгып баса! Бер кулы белән ике канатны тоташтырган тимерләргә тотынып, икенче кулындагы линеткасы белән канат асты на беркетелгән бомбага үрелеп карый. Юк. берничек тә буй җитми! Аскы канатка ятып карарга кирәк. Аннан буй җитәргә тиеш. Иптәше генә сынатмасын. Мөбә рәкҗан сакланып кына түше белән самолет канатына ята. Мондый хәл белән кн лешергә теләмәгәндәй, көчле һава агымы аны канат өстеннән бик җиңел генә
К
очырып төшерергә тырыша. Күзлек пыялаларына бәрелеп, җил яна. Ике арада алыш башлана. Кем кемне? Ниһаять, тырыша торгач, Мөбәрәкҗан бомбаны түбән төртеп төшереп җибәрде. Мондый хәлгә исе киткәндәй, җил булып җил дә, сызгырып куя. Бераздан аста, күл буенда көчле шартлау тавышы яңгырый. Штурвалда утырган очучы егет тә маңгай тирен сөртеп ала, җиңел сулап куя. Соңгы чигенә җитеп киерелгән нервлар беразга гына булса да бушый төшә: ни һаять! Шулай да борылып карарга ярамый әле. Хәтәр үткән булса, штурман үзе күренер. Күп тә үтми, Мөбарәкҗанның шатлыклы йөзе күренә.
— Их, бөркет! Сөякләрең шытырдаганчы кысып кочар идем мин сине!
Түзми, чын йөрәктән дустының кулын кысмакчы булып үрелә... һәм шундук сузган кулын кире ала.
— Иптәш лейтенант, сезнең кулыгыз...
Мөбәрәкҗан фәкать шунда гына бармак битләреннән кан саркыганны шәйләп ала. Һава агымы очырып төшермәсен өчен тырышып кысылган бармак итләре сытылган икән.
— Әллә билеңә бау бәйләргә дә оныткансың инде?!
— Әйе икән шул. Кызулык белән онытылган.
Мөбәрәкҗан аннан соң тагын ничаклы кыю хәрби бурычлар үти! Дошманның тылына үтеп, корал складларын шартлату дисеңме, штабларын бомбага тотумы... Кышкы зәмһәрирләрдә һәм җәйге челләләрдә дә Мөбәрәкҗанның ПО-2 самолеты һәрчак һавада — Шамазов Мәгъсүм кебек батыр якташлары белән дошман карчыгаларын кыйратып йөри. Совет солдатларының фидакарь батырлыгы нәтиҗәсендә бер-бер артлы безнең шәһәрләр, авыллар азат ителә. Дошманны куа- куа алар тугандаш Польша җиренә керәләр. Познань шәһәре тирәсендә каты бәрелешләр бара. Һава сугышларының берсендә алар немецларның ике «юнкерс»ын бәреп төшерәләр. Дошман карчыгасының да күзләре үткер. Ул арада каяндыр өченчесе килеп чыга һәм... Мөбарәкҗаннарга ут ача. Моңа кадәр бер карусыз очкан самолет кинәт кенә тыңлаусызга әйләнә — йөгәнсез ат кебек тыелгысыз көч белән түбәнгә суырыла... Бу инде идарә итү аппаратлары сафтан чыкты дигән сүз. Менә алар җиргә якынайганнан-якыная баралар. Җитмәсә, каяндыр ут капкан бугай, көек исе борынны ярып керә. Мөбәрәкҗан, самолеты җиргә барып бәрелгәч очкын чыгып шартлатмасын өчен, моторны сүндерә һәм... госпитальдә генә аңына кнлә. Ул чагында моторны сүндерү сәбәпле генә самолетның шартламый калуын да, агач башларына эләгүе аркасында гына исән калуларын да, аяклары сынган Мөбарәкҗанны үлемнән коткарган кешенең штурман егет Булгаков икәнен дә ул белми әле. Гипста тоташтан өч ай ята. Култык таяклары белән йөри башлагач, аны госпиталь начальнигына чакыралар.
— Я, бөркет, очасың килмиме әле?—ди аңа хирург.
— Бик килә!—ди Мөбәрәкҗан.— Берлинга җитмәдем ич әле.
— Җир шарын да әйләнеп чыгарга теләмисеңме соң?
— Дустым өчен үч алырга телим,— ди ул, батырларча һәлак булган Шама зов Мәгъсүмне күз алдына китереп.
— Синең үчеңне башкалар алыр. Синең пардашың өчен генә түгел, яуда ятып калган барча батырлар өчен дә, тол калган хатыннар, ятим калган балалар өчен дә үч алырлар, кайгырма! Менә документларың! Менә сиңа Чистайга кадәр кайтырга билет! Кул куеп ал.
— Юк, мин фронтка китәм!
— Шушы килешме!—ди хирург култык таягына ишарәләп.—Аяксызларны авиациягә алсалар, бөтен кеше очучы булып бетәр иде...
— Барыбер җибәрегез!
— Кая?
— Үзебезнең полкка! Иптәш майор, үтенәм сездән!
— Миңа хәзер 60 яшь. күгәрченем. Мин инде могҗизаларга ышанмыйм. Шулай, хәрби хезмәткә яраксыз дип туган илгә кайтырга әзерләп биргән документларны Мөбәрәкҗанга тоттыралар. Кәгазьләрне кулына алганда ничаклы гына тыелырга тырышмасын, бугазына төер килеп тыгыла һәм бите буйлап күз
яшьләре тәгәри. Шулай итеп, аңа яңадан самолет штурвалы тотарга язмаган микәнни? Берлинга кадәр җитәргә хыялланган иде ләбаса ул. Иптәше эчен дә үч алырга ант иткән иде. Нишләргә соң хәзер? Нишләргә? Бәлки тәвәккәлләргәдер? Әнә бит, безнең полк командиры иптәш Милютинның да бер аягы юк. Барыбер оча бит! Оча! Бәлки ул аңлар? Ч истай га кайтасы урынга, ул үзе хезмәт иткән полкны эзләп китә һәм таба. ♦
Менә зарыгып кеткәй көннәр: ул яңадан самолет штурвалында! Ниһаять, ул о. һавада! Иптәшләре арасында! Ул көнне Мөбарәкҗаннан да бәхетлерәк кеше бул- ц магандыр бу дөньяда! «...Болай булгач, Берлинны алмый кайту юк инде, карлы- & гачым...» дип яза ул үзенең сәлам хатларын. Һәм чыннан да 1945 елның язында ~ Берлинны штурмлаган лачыннар арасында Мөбарәкҗан самолеты да оча. Берлин - ны алганда күрсәткән батырлыклары өчен аны Кызыл Йолдыз ордены белән бү- - ләклиләр. Беренче танк Армиясенең командующие генерал-полковник М. Катуков аңа үз кулы белән Мактау грамотасы тапшыра. Бүген аның күкрәген сугыштагы “ каһарманлыклары өчен алган дистәгә якын орден-медальләр бизи. Арада Польша г; Республикасының бүләге дә бар. Ч
Ч
Теге чакны Тымытык районының Чалпы МТСында баш инженер булып эшләгән из Мөбарәкҗанны Зирекле МТСына (элекке Ямаш районы) директор итеп расларга * дәшкәннәр булып чыкты. Моңарчы артта сөйрәлгән коллектив бер ел эчендә ал- * дынгылар рәтенә чыга. Аннары үзен булдыклы итеп таныткан җитәкчене икен че МТСка җибәрәләр. Анысын аякка бастыруга, тагын чакыру кәгазе килеп тө- > шә. Тагын кайсыдыр МТСка сәләтле директор кирәк була. Егерме биш меңче, £ партия солдаты Мөбарәкҗан Гатинович, кирәк булгач, карышып тормый. Бу бер- п өзлексез күченүләргә тормыш иптәше Гильмиямалның гына кәефе кырыла. Су- е гыштан соң илдә хуҗалыкны торгызу кирәклеген ул да аңлый. Тик менә балаларны нинди телдә укытырга?! Бер ел татар авылында торсалар, икенче елны рус авылында. Тагын күпмедер вакыттан карыйсың, алар инде чуваш авылында яши башлый.
«МТСтан МТСка. авылдан-авылга күчеп йөргәндә кемнәр белән генә очрашырга туры килмәде дә, нинди генә авырлыклар кичерелмәде. Теркәп бармагач, аларның барысын да каян хәтерлисең? Ә шулай да. Иске Адам авылында Шамазов Мәгъ сүмнең әнисен очратуымны мәңге онытасым юк. Бөтенләй очраклы рәвештә ки леп чыкты ул очрашу. Ничектер, шулай агайлар белән сугыш хәлләре турында сөйләшеп утырабыз. Аларга кушылып, мин дә үземнең иптәшләрем турында сөйлим. Самолеты белән бергә шартлаган полкташым турында сүз чыккач, арадан берсе:
— Безнең Мәгъсүм кебек булган икән алайса,— дип әйтеп салмасынмы.
— Фамилиясе Шамазов түгелме?— дигәнемне үзем дә сизми калдым.
— Әйе. Шамазов. »
— Соң. алай булгач, сезнең авыл егете минем дустым булып чыга лабаса!
Җыйнаулашып шундук батыр егетнең әнисен күрергә киттек. Улы турында ишеткәч, ана кешенең беренче соравы шул булды:
— Чит-ят җирләрдә йөреп, улым бозылмаган идеме?
Әйтерсең, аның улын вакытлыча урман кисәргә генә җибәргәннәр.
— Юк. апаем, улыгыз бик тәүфикълы иде. Тәмәке дә тартмады...
— Ярый инде, сүземнән чыкмаган.— ди ана күз яшьләре аша сөенеп.— Мин аңа тәмәке тартмаска кушкан идем шул».
Караңгы төшә. Утлар кабызалар. Җиделе лампа яктысыңда стенадагы рам наи батыр очучы, җан дусты Шамазов Мәгъсүмнең рәсеме карап тора. Ана бер рәсемгә, бер аңа күз сала да:
__ Бигрәк тә охшашкансыз инде. Минем улым гына булып калсана. Верден берем иде бнт ул минем. Мәгъсүмҗаным,— дип Мөбәрәкҗанны кочаклап елый. Чал чәчле анага карап ул да түзеп тора алмый. Ананы кочаклап ала. Икәүләп елыйлар.
...һәм менә тагын бер чакыру... Төгәллисе эшләр ничаклы. Эшли башлыйсы лары тагын да күбрәк. Дөрес, аның Союз күләмендә танылган дистәдән артык
уйлап табулары бар инде. Аларның барысы да терлекче хезмәтен җиңеләйтү, сыер саву аппаратын камилләштерү, фермадагы эшләрне механизацияләүгә юнәлтел- гәннәр. СССР Министрлар Советындагы уйлап табулар һәм рационализаторлык эшләре комитеты биргән авторлык таныклыклары шул хакта сөйли. Тынгысыз холыклы галим һаман эзләнә. Фермаларга барган саен ул савымчыларның һаман авыр аппаратлар белән интегүләрен күреп кайта. Аларны сүтеп җыю өчен генә дә ничаклы вакыт сарыф ителә. Ә менә ул уйлап тапкан аппарат җиңеллеге белән аерылып тора. Чагыштыру өчен ике сан китерик: хәзергеләре 4.9 килограмм, ә Мөбарәкҗан Гатинович уйлап тапкан аппаратныкы 1.89 килограмм гына. Аны сүтеп-җыярга 25—30 секунд вакыт җитә. Мәскәүдә аларны ул үзе җиде секундта сүтеп, унбер секундта җыеп та бирде. Мәртәбәле комиссия алдында саудырып та күрсәтте. Тагын шунысы да игътибарга лаек, яңа аппарат белән саудырганда сыер җиленендә сөт калмый.
Алай гына да түгел, ул уйлап тапкан аппаратны кулланганда сыерларның сөте артуы да беленде. Казан галиме үзе боларны яхшы белә иде билгеле. Чөнки еллар буе тәҗрибәләр ясады. Кайберәүләр моңа шикләнеп караганнар иде. Үзенең сүзен исбатларга галим тагын Мәскәүгә юл тотты. Барысы да хакыйкать алдында баш игән иде. югыйсә. Гафу үтенеп, актка кул да куйганнар иде. Тик сөенергә иртәрәк булган икән әле. Бөтенесе хәл ителде дип йөргәндә генә Мәскәүдән тагын күңелсез хәбәр килеп төшмәсенме? Комиссия членнарына нишләптер тагын шик төшкән. Институттагы лекцияләрен калдырып, тагын башкалага юл тотарга туры килә галимгә. Ничә еллар куйган хезмәт шулай бик тиз җиңел генә югалыр микәнни? Комиссия җыялар. Бу юлы инде ачыктан-ачык көнләшеп караучылар да табыла. Мыек астыннан көлеп, юри. саудырмый торган кырагай сыерны күрсәтәләр: әйдә, тыңлатып күрсәт әле. янәсе. Ул сыерны башта сыйпап-иркәләп тынычландыра да. җилен-имчәкләренә тиз генә үз аппаратын урнаштырып куя. Бәхеткә каршы, нәтиҗәсе көткәнгә караганда да уңышлырак булып чыга.
Мөбарәкҗан Гатинович үзенә теләктәш башкала галимнәреннән, бигрәк тә ВАСХНИЛ профессоры Дәүләт премиясе лауреаты В. Ф. Королевны хөрмәт белән искә ала. Аның фатихасы белән Мөбарәкҗан Гатинович уйлап тапкан саву аппараты ВДНХ залларына куела.
Мена шуннан соң күпме вакыт үтте инде, ә Мәскәүдән бернинди дә хәбәр- хәтер юк иде әле. Ул кул кушырып утырмады. Диссертациясен төгәлләп, техник фәннәр кандидаты диган исем алды. Аппаратының язмышын беләсе килә. Ничек икән? Сынауны уңышлы үтте микән? Газиз баласын сагыну хисе кешене ничек ямансулатса, аны да аппаратының язмышы шулай кызыксындыра иде.
КПСС өлкә комитетында аларны бик җылы каршыладылар.
— Тәбрик итәбез сезне, иптәшләр!— диделәр анда Мөбарәкҗан Гатиновичның кулын кысып. — Әле генә Мәскәүдән телеграмма килеп төште. Сез уйлап тапкан саудыру аппараты Союз күләмендә танылу алган. Уңышлар телибез!
...Чакырулар, чакырулар... Аны хәзер кайларга гына чакырмыйлар. Әле күптән түгел генә Саратовта фәнни конференциядә катнашып, бик яхшы отзыв алып кайткан иде. Менә шушы арада гына аны тагын Ригага сыерларны машина белән саудыруга караган Бөтенсоюз симпозиумына чакыралар. Доклад белән чыгыш ясавын үтенәләр.
— Саудыру аппаратын тизрәк производствога кертәсе, серияләп җитештерәсе иде.— ди галим. — Аны үзләренә җибәрүләрен сорап, илнең төрле районнарыннан миңа хатлар килә.
— Мөбарәкҗан абый, әйтегез әле. сез чыннан да самолет канатына чыктыгызмы? Сезгә беркем дә боермаган лабаса.
Мөбарәкҗан Гатиновичның кашлары җыерылып килә.
— Николай Гастеллога үз самолетын фашистларның танк колоннасына юнәлтергә. Газинур Гафиятуллинга күкрәге белән амбразура капларга кем боерган?
Ялгыш сүз ычкындырганыма уңайсызланып киттем. Алар моны Ватан-ана хакына эшләгәннәр. Чын мәгънәсендә батырлык!
Чакырулар, чакрымнар, күңел чакырулары, гомер чакрымнары.