Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗГӘ КӨЧ БИРГӘН ДУСЛЫК


атар һәм каракалпак әдәби багланышлары үзенең тамырлары белән бик ерак дәверләргә китә. Аның беренчел нигезе — мең еллар дәвамында уртак юлдан барган төрки халыкларның авыз иҗаты хәзинәсе. Бездә көйләр, җырлар, әкиятләр, табышмаклар һәм эпосларның уртак вариантлары аз түгел. Урта гасырлардан килгән күп кенә язма истәлекләр буенча да төрки халыкларның бер-берсенә охшаш тореф-гадәте, кием-салым, азык-төлек, көнкүреш ягыннан якынлыгы ачык сизелә. Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр татар һәм каракалпак халыклары да эксплуатациягә каршы авыр көрәш алып бардылар. Берничә гасыр дәвамында бу халыклар сыйнфый кимсетелү, рәнҗетелүләр кичерделәр. Ләкин нинди генә сәяси-экономик басым астында булмасын, хезмәт ияләре, халыкның алдынгы вәкилләре, язучы-шагыйрьләре үз халыкларының азатлыгы, якты һәм бәхетле тормышы, мәдәни үсеше турында кайгырталар, гаделлек өчен аяусыз көрәш сафына бастылар.
Татарстан һәм Каракалпакстанның тугандашлык хисләрен тагын да ныгытучы сәбәпләрнең берсе — әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге элемтәләр, каракалпак халкының татар әдәбияты һәм сәнгате белән зур кызыксынуы.
Сөеклебез Габдулла Тукай үзе исән чакта ук. татар халкының гына бөек шагыйре булып калмастан, талантлы шигырьләре һәм ялкынлы публицистик мәкаләләре белән төрки телле бүтән халыкларның уртак шагыйренә до әйләнгән иде.
Габдулла Тукай әсәрләре каракалпак теленә Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына тәрҗемә ителде. Әмма телләрнең якынлыгы сәбәпле. Октябрь революциясенә кадәр дә Казан. Уфа, Оренбург шәһәрләрендә чыга торган татар газета-журналларын укып. Урта Азиядә яшәгән халыклар Г. Тукай һәм башка татар әдипләренең әсәрләре белән якыннан таныша алалар иде. Әлеге әсәрләр безнең халыклар күңеленә чын мәгънәсендә мәдәни бәйрәм булып килә. Г. Тукай әсәрләре 1960 елда Каракалпак дәүләт нәшрияты тарафыннан аерым китап итеп чыгарылды. Бөек шагыйрь әсәрләренең каракалпак телендә басылып чыгуы республикабызның әдәби тормышында зур вакыйга һәм каракалпак^татар әдәби бәйләнешләрен ныгытуга мөһим өлеш булып саналды. Бу тупламда туксанга якын әсәр бар. Аны каракалпак теленә шагыйрьләр Б. Исмәгыйлев, Ө Хуҗаниязов, И Юсуповлар тәрҗемә итте. Бу шигырьләр тематикасы һәм эчтәлеге буенча шактый киң диапазонлы. Алар каракалпак теленә уңышлы тәрҗемә ителгән.
Г. Тукайның «Шүрәле» әкият-поэмасы 1908 елны язылган. Халык иҗатыннан киң файдаланып, Г. Тукай өкияти каһарманнарны кешеләр арасына кертә, безне ак белән караның көрәшенә шаһит итә, әлеге көрәшне үзенчәлекле поэтик чаралар белән сурәтли. -
Каракалпак халык әкиятләрендә дә Былтыр образы очрый. Ул тәвәккәл, батыр егет булып күз алдына килә. Әнә шундый уртаклыкларга таянып, без татар һәм каракалпак халык иҗатындагы бердәм нигез барлыгына ышана алабыз.
Т
И. Юсупов Г. Тукайның тирен эчтәлекле һем югары идеяле поэзиясен ярата, аның рус, кеичыгыш һәм кеибатыш әдәбиятларындагы иң камил үрнәкләрне үзләштереп оригиналь әсәрләр тудырганлыгын яхшы аңлый иде. Ул Тукайны юкка гына үзенең остазы итеп танымады һәм тикмәгә генә аны «татар поэзиясенең кояшьо дип атамады. Шушы исемдәге китабына кереш сүз язганда И. Юсупов: «Г. Тукай 30 нчы елларда иҗат иткән каракалпак шагыйрьләренә зур тәэсир ясаган. Аның иҗаты белән сокланмаган, аңа иярмәгән бер генә каракалпак шагыйрен дә белмим 1946 елны мин Г. Тукайның 1936 елда Муса Җәлил редакторлыгында чыккан бер томлык җыентыгын таптым, шул вакыттан бирле Тукай минем иң яхшы киңәшчемә һәм сеекле остазыма әверелде Аның кайбер шигырьләрен каракалпак теленә тәрҗемә иттем. Тукай шигыренең һәр юлы тирән мәгънәле, җитлеккән эчтәлекле Ул халык поэзиясенә якын, аның белән бергә үрелеп, халык еметен, халык теләген сурәтли Аның шигырьләрендә халык моңы, аның уй-кичереше җәйрәп ята», ди Юсупов.
Шагыйрь С Хәким Каракалпак^ тан шагыйре Ж-Айморзасе белән
Чыннан да. И. Юсуповның Тукай иҗаты турындагы фикерләре татар-каракаллак халыкларының әдәби-мәдәни элемтәсен күрсәткән ачык дәлилләрдән берсе булды. Бу әдәби багланышларыбыз нәтиҗәсендә каракалпак совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе булган Сәйфелгабит Мәҗнтов иҗаты үсеш алды
С. Мәҗнтов 1867 елны Казан губернасының Өртәм авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне дә туган авылында ала 1880 елны Мәҗнтовлар гаиләсе Каракалпакстанга күчеп килә һәм булачак язучы гомеренең калган элешен каракалпак халкы белен бәйли. Аның кайгысы, шатлыгы, уй-кичерешләре Каракал- пакстаннан аерылгысыз була. Оренбург, Муйнак һ. 6 калаларга барган сәүдәгәрләр аркылы ул Казанда, Уфада, Уральск, Петербург, Оренбургларда чыккан газета-журнал һем китапларны алдырып тора Каллы Айымбетов һем шагыйрьнең улы Рәхим Маҗитовлар тарафыннан тезелгән сайланма әсәрләре китабының кереш сүзендә, ша
гыйрьне күреп белгән К. Айымбетов. С. Мәҗитовның яңа идеяле мөгаллимнәр белен танышуы, Россиядә татар телендә чыга торган газета-журналлар алып торуы, Г. Тукай һәм башка татар азучыларының әсәрләрен сөенеп укуы турында яза.
С. Мәҗитовның язучы булып өлгерүендә татар язучылары, аеруча Г. Тукайның роле зур. Тукайның милләтне агарту өчен тырышуы аңа яңа революцион идеяләр алып килгән әсәрләр язуы мәгълүм бер нәрсә булса, аның башка төрки милләт вәкилләренә йогынтысы әлегә аз тикшерелгән. Әмма, К. Айымбетов язуынча, Тукай әсәрләренең тәэсире С. Мәҗитов һәм аның чордашлары иҗатына чиксез зур була. Бөек культура белән якыннан таныш булган С. Мәҗитов каракалпак халкының тормышын, гореф-гадәтләрен, аның уй-кичерешләрен тирәнтен өйрәнә һәм үз әсәрлә-рендә оста күрсәтүгә ирешә.
Язучылык белән беррәттән, С. Мәҗитов каракалпаклар арасында мәгърифәтчелек эше дә алып барды. Ул иске типтагы мәктәп-мәдрәсәләрдә төпле дөньяви белем алып булмасын яхшы аңлый, шуңа күрә дә яңа типтагы (җәдитчә) мәктәпләр ачу идеясен яклый, һәм бу мәктәпләрне киләчәк буыннарны тәрбияләү өчен иң яңа ысул дип раслый. Мондый мәктәпләрне ул халкы күп булган калаларда ачу тагын да мәгъкуль дип белдерә һәм Чимбай шәһәрендә яңача, җәдитчә мәктәп ачу кирәклеген аңлатып, 1907 елны «Җәмгыять булышлыгы» оешмасына да мөрәҗәгать итә. Ләкин «Җәмгыять булышлыгы» шагыйрьнең бу гозерен җавапсыз калдыра.
С. Мәҗитовның Бөек Октябрьдан соң язылган «Иреклек таңы». «Иреклеккә күчү». «Каракалпак», «Бик яхшы», «Дау булмасын». «Тугрылык һәм хыянәт», «Надан мулла» шигырьләрендә Г. Тукай поэзиясе тәэсире аеруча ачык сизелә.
Әдәбиятыбызда беренчеләрдән булып татар галимнәренең тәҗрибәсеннән оста файдаланган С. Мәҗитов каракалпак мәктәпләре өчен уку әсбаплары, дәреслекләр төзүдә яңа алымнар куллана. Ул балаларга атап «Укуга кил», «Укы», «Файдасын бел», «Абыйсыннан энесенә хат», «Уку бүтән, уен бүтән», «Тәҗрибә», «Килер көнгә», «Ялкауга», «Балалар», «Хәлимә нигә куанган?», «Дүрт фасыл» һ. б. шигырьләр язды.
Татар театрының беренче адымнары турында хәбәрдар булган С. Мәҗитов драматургия сәнгатенә аеруча зур кыэыксынучанлык белән карый. Атаклы татар драматурглары һәм язучылары әсәрләре белән татар телендә чыккан газета-җурнал, китаплар аша яхшы таныш булган С. Мәҗитов Г. Тукай, ф. Әмирхан, К. Насыйри, Г. Камал, Г. Ибраһимов, Г. Коләхметов. Ш. Камал, М. Гафури иҗатларын шактый тирән белә. Бу кызыксынуның төп сәбәпләреннән берсе — татар әдәбиятының 20 нче елларда башка төрки әдәбиятларга караганда бик күпкә алда булуы. Каракалпак әдәбиятында сәхнә әсәрләренең барлыкка килүе өчен күп көч куйган С. Мәҗитов үзе дә татар драматургиясенең уңышлы адымнарыннан рухланып иҗат итте.
1919—1920 елларда Каракалпакстанда беренче һәвәскәр драма түгәрәге оештырыла. Аның оештыручысы Казаннан килгән Касыйм Ямашев исемле, театр эшләре белән бөтен нечкәлекләренә кадәр таныш, белемле кеше була. Үзе рәссам, үзе гармунчы, гитара, скрипка уйный белә. Татар һәм башка төрки милләт вәкилләре катнашында оештырылган бу драмтүгәрәктә тиз арада татар драма әсәрләре сәхнәләштерелә. Түгәрәк репертуарында Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», Кәрим Тин- чуринның «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл». Хәбибулла Ибраһимовның «Башмагым» әсәрләре буенча куелган спектакльләр бар. Сәйфелгабит Мәҗитов та шушы чаралардан читтә калмады, әлбәттә.
Каракалпакстан автономияле өлкәсе төзелгәннән соң, аның башкаласы Дүрткүл шәһәрендә 1924—1925 елларда һәвәскәрләр түгәрәкләренең эше тагын да җанлана төште. Шул вакытларда Дүрткүлдә Каниев җитәкчелегендәге татар драмтүгәрәге югарыда искә алган драматургларның пьесалары буенча дүрт-биш спектакль куеп алдылар. С. Мәҗитов исә ул вакытларда Дүрткүлдә культура агарту эшләрендә җаваплы хезмәткәр булып эшли, культура һәм сәнгать мәсьәләләре белән якыннан шөгыльләнә.
1925 елда Дүрткүлдә педагогия техникумы, совет-партия мәктәбе, авыл хуҗалыгы техникумы студентлары катнашуында «Таң нуры» исемле беренче каракалпак милли драма труппасы оештырылды. С. Мәҗитов шул түгәрәк өчен пьесалар язды. Бу түгәрәккә Зариф Фатихович Касыймов җитәкчелек итә иде. С. Мәҗитовның «Сабак» пьесасы да шушьТ труппа артистлары үтенече буенча язылган. Шуннан соң ул кара
калпак әдәбиятының алтын хәзинәсенә кергән пьесалар иҗат итте. С. Мәҗитое берничә проза асаренең да авторы Аның улы Р Мәҗитов та. атасы юлын сайлап, «Кара йәрәкләр» исемле пьеса язды. Ул 1935 елларда Каракалпак театры сәхнәсендә берничә тапкыр куелды.
Каракалпак-татар әдәби багланышлары тарнхынд/ 1958 елны каракалпак телендә басылып чыккан тагын бер китап әһәмиятле урын тота. Ул — каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең «Җырларым» дип аталган шигырьләр җыентыгы.
Җыентык патриот-шагыйрьнең бетен иҗатына лейтмотив булып торган «Җырларым» шигыре белән ачыла.
Сездә минем бетен тойгыларым.
Сездә минем керсез яшьләрем.
Сез улсәгез, мин дә онытылырмын.
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.
Муса Җәлил әсәрләре — совет әдәбиятына хас патриотик әсәрләрдән иң югары ноктага җиткән үрнәкләр Совет кешесенең Ватанга тугрылыклы, азамат йәрәкле икәнлеген исбат ите алар. Аның «Моабит дәфтәрләре» җыр сеючән халкыбызны каһарман шагыйрь иҗаты белән якыннан таныштыруда зур елеш булды Җәлил әсәрләрен укыган милләттәшләремнең күңелендә аның иҗатына, шагыйрьне үстергән татар халкына чиксез мәхәббәт, самими менәсәбәт, хермәт уяна. Бу — СССР халыкларының тугандаш гаиләсендә чәчәк атучы татар-каракалпак әдәбиятлары арасынд» якын кардәшлек хисенең бер чагылышы булып гәүдәләнә