БАЙ ЭРУДИЦИЯЛЕ ГАЛИМ
СССР Фәннәр академиясе теп белеме институтының терки һәм монгол телләре секторы мөдире, тюркологларның Совет комитеты рәисе урынбасары, филология фәннәре докторы профессор Ә. Р. Тенишевка 60 яшь тулды. Галим илебезнең иң зур төрки тел белгечләреннән санала, тел белеменең кайсы гына өлкәсен алып карама, аның хезмәтләре лаеклы урын алып тора.
дһәм Рәхимович Тенишев Пенза шәһәрендә туа (26 апрель). Аның әтисе Мөхәммәтрәхим абзый Казандагы реальный училищеда М. Вахитов белән бергә укыган һәм яшьлек елларында аның прогрессив хәрәкәттә актив катнашуы да мәгълүм. Гомуми һәм музыкаль белемле әнисе Әминә ханым пролетар язучыбыз Г Коләхметовка туган тиешле була. Галимнең яшьлеге менә шундый сәнгать һәм әдәбият белән кызыксынган, аны үз күргән гаиләдә уза
Унынчы классны тәмамлаганнан соң, Әдһәм Мәскәүгә—тимер юл инженерлары институтына юл тота. Булачак мәшһүр тюркологның беренче фәнни хезмәте дә студент елларында басылып чыга һәм ул танылган математик Эйлерның интегралын чишүгә багышлана. Кем белә бит Бөек Ватан сугышы башланып китмәсә, бәлкем аннан талантлы инженер да чыккан булыр иде. һәрнәрсәгә үз төзәтмәсен керткән кебек, сугыш Әдһәмнең тормышын да башка юлга борып җибәрә—1945 елда ул Ленинград университетының Көнчыгыш факультетына укырга керә.
Бу елларда Ленинград Көнчыгыш халыкларының культурасын, тарихын, телен өйрәнү буенча зур үзәккә әверелгән була, аның университетында һәм фәнни тикшеренү институтларында дөньякүләм дан тоткан галимнәр В М. Жирмунский, Е Э. Бер- телье. Д. В Бубрих, И. Ю. Крачковский, А. Н. Кононов, С. Е. Малов, И. А Орбели һәм башкалар эшлиләр. Алар белән аралашу, лекцияләрен тыңлау Ә. Тенишевка көнчыгыш дөньясы, ислам тарихы, иске монгол, фарсы, кытай, итальян һәм башка телләр буенча ныклы белем алырга ярдәм иткән Ә инде борынгы төрки истәлекләре белгече С. Е. Малов түгәрәгендә катнашу һәм аның белән якыннан аралашу, фикер алышу «Кыпчак теле һәм аның хәзерге кыпчак телләре белән бәйләнеше (төрләнеш системасы)» дигән темага диплом эше язуга этәргән. Аспирантурада да ул С. Е. Малов җитәкчелегендә борынгы уйгур истәлеге «Алтын яруки әсәре буенча диссертация яза һәм 1953 елда аны уңышлы яклый. Аспирант елларында ук Ә. Тенишев университет студентларына борынгы төрки истәлекләре, төрек, казакъ, үзбәк телләре, төрки телләрнең чагыштырма грамматикасы буенча махсус курслар укый. Моннан тыш ул ана телен, кыргыз, яңа уйгыр, немец, инглиз, француз телләрен яхшы белә, көнчыгыш эпиграфикасын һәм палеографиясен, төрки халыклар, каганлыклар, ханлыклар тарихын яхшы үзләштерә.
1954 елда СССР Фәннәр академиясенең тел белеме институты директоры академик В. В. Виноградов аны Мәскәүгә эшкә чакыргач, Ә. Тенишев, озак уйланмыйча, Мәскәүгә күчә һәм төрки телләр секторында эшли башлый. Әмма күл тә үтми, Фәннәр академиясе Президиумы, Кытай хөкүмәте үтенечен канәгатьләндереп, Ә. Тени- шевны Кытайдагы төрки халыклар телен тикшерү һәм төрки телләр белгечләре әзерләргә булышу өчен шунда җибәрә. Бу эстафета аңа В. В. Радлов һәм С. Е Маловтан соң тапшырыла. Кытайда өч ел яшәү вакытында ул студентларга, аспирантларга төрек теле грамматикасы, төрки тел белеменә кереш, борынгы төрки истәлекләрнең теле, кыпчак телләренең чагыштырма-тарихи грамматикасы буенча лекцияләр укый һәм махсус семинарлар уздыра. Әмма галимне барыннан да бигрәк төрки телләрдә сөйләшүче халык үзенә тарта, аларның телен, авыз иҗатын, тормыш-көнкүрешен өйрәнәсе килә иның экспедицияләрдә катнаша, уйгырлар, саларлар, сарыг- югурлар (сары уйгырлар) янында була. Алар барысы катлаулы шартларда, хәтта кайвакытта маҗаралы рәвештә уза. Бу турыда галимнең әпегә кулъязма хәлендә сакланган 20 табаклы «Үзәк Азия буйлап сәяхәт» дигән китабында тәфсилләп язылган. Тел белеменең яңа бу этабы турында дөньякүләм танылган галимнәр Г. Ю. Клапрот. Ж. П. Абель-Ремюза, А. Ф. Габен, Г Ярринг И Н. Березин һәм башкалардан соң яңа сүз әйтүе җиңел түгел, әлбәттә. Ләкин Ә Тенишев үз сүзен әйтте һәм ныклы ышаныч белән әйтте. Ул Синьцзян уйгыр теленең өч диалекттан торуын раслады, сарыг-югур. салар телләренең мөстәкыйль телләр икәнлеген дәлилләде Әдһәм Рәхимович, гомумән, ниндидер идея генә әйтеп, кешене шаккатырырга яратмый, яңа фикерен ул төрле күләмдәге конференцияләрдә чыгып сөйли, яисә мәкаләләр итеп укучылар хөкеменә чыгара 1976 елда «Наука» нәшриятында чыккан «Строй сарыг- югурского языка» белән «Строй саларского языка» дигән китапларының да аерым
Ә
кисәкләре мәкаләләр рәвешендә фәнни җәмәгатьчелеккә җиткерелеп соңыннан һәрьяклап уйланылган, үлчанелгәи хезмәт булып торалар Шуңа кура Дә аның эшләре, кагыйдә буларак, белгечләр тарафыннан югары бәяләнә
Хәзерге кәйдә филология фәннәре докторы Мәскәү университеты профессоры Ә Тенише» 150 ләп фәнни хезмәт авторы, моннан тыш тагын егермеләбе матбугатка тапшырылган Ул, иң әүвәле, телче галим, әмма аның иҗатына күз салсаң, иҗат киңлекләренең тел кысасы белән генә чикләнмәвен күрергә мамкин хезмәтләре арасында халыклар тарихына, этнографиясенә, әдәбиятына һәм фольклорына багышланганнары да шактый
Борынгы Орхон-Енисей язма истәлекләренең теле — илебез һәм чит ил тюркологларының традицион кызыксыну өлкәсе Төрки халыкларның VII—IX гасырларда язылган ядкарьләренең телен еш кына хәзерге кайбер телләр белән чагыштырыл, нәселләрен борынгы төркиләргә турыдан-туры бәйләүче галимнәр дә юк түгел Терки рун язмаларын һәм борынгы истәлекләрне тикшергәч. Ә Тенишев борынгы терки дип саналган Орхон һәм Енисей таш-язмаларында ниндидер сөйләш түгел, ә шул чорның әдәби теле чагылыш талкан дигән фикергә килә. Әдәби тел буларак аны угызлар да. уйгырлар да, кыпчаклар да кулланганнар Соңрак бу әдәби телдән борынгы уйгыр әдәби теле, ә аннан караханид уйгыр әдәби теле, чагатай әдәби теле һ. б формалашкан Мәсьәләне болай итеп кую, галимнәргә милләт оешканчы яшәгән әдәби телнең, милли әдәби тел белән мөнәсәбәтен дөресрәк чагылдырырга киң юл ачачак
Соңгы елларда ,Ә Тенишев моңарчы терки тел белемендә игътибар җитенкерәмә, ген тарихи чыганакларга лингвистик аңлатма бирүнең мөһим мәсьәлә булуын күтәреп чыкты. Бу — тел белеменең аерым бер тармагы, шуны алга җибәрми торып телнең (шул исәптән татар теленең дә) тарихын яки тарихи диалектологиясен фәнни нигездә эшләп булмаячак
Профессор Ә Тенишевның татар тел белеме белән дә бәйләнеше күпкырлы. Дерес, турыдан-туры татар теленә караган хезмәтләре аның берничә генә әмма татар тел белемен үстерүдәге роле шактый зур Мәгълүм ки, фәннең үсеше, беренче чиретта, югары квалификацияле белгечләрнең булуы белән бәйле. Бу күзлектән караганда. Казан университеты. Казан һәм Алабуга педагогия институтлары тюркологларының шактые (филология фәннәре докторлары Г Ф. Саттаров, 8 X Хаков, доцентлар 3 М Валиуллина. Р А Юсупов. Ф С. Сафиуллина. А. X Нуриева, Л Ш. Арсланов Һ б ) Мәскәүдә квалификация күтәрү курсларында булып, профессор Ә. Р Тенишев җитәкчелегендә стажировка үттеләр, үзләренең теоретик белемнәрен арттырдылар, лингвистик анализның яңа ысуллары белен таныштылар. Шуның нәтиҗәсендә докторлык диссертацияләре язылды, монографияләр туды
Ә Тенишев татар тел белеменең үсеше белән даими кызыксынып тора Татарстан галимнәренең китаплары уңаена язылган рецензияләрендәме диссертация яклауда рәсми оппонент буларак чыгышындамы, ул конкрет хезмәтнең кыйммәтен һәм кимчелекле якларын күрсәтү белән бергә, аның татар тел белемендә гомуми тюркологиядә тоткан урынын билгели, татар галимнәренең әлегә хәл итеп бетермәгән мәсьә лөләрен ачыклап үтә Мисал эчен «Советская тюркология» журналында (1974, 2 сач) Г Саттаровның -Татарстан АССРның антролотолонимнары (Татарстан авылларының исемнәре)- китабына бәяләмәсен алып карыйк Ул анда татар халкы белен татар теленең формалашуы бер үк тесле бардымы икән дигән мәсьәләне күтәреп чыкты Татар этносы нигезендә болгар элементы ятса да. аның татар теленде «тел» элементмы яки «үзара менәсәбәт эземе» икәнлеген ачыклыйсы барлыгын бурыч ител куйды «Бу сорауга җавап бирер эчен.— дип язды ул.— татар телендә һәм аның диалектлары белән сөйләшләрендә болгар күмәклек исемнәрен җентекләп тикшерәсе бар Бу — татар тел белеменең хәл итәсе актуаль мәсьәләләренең берсе»
Ә Тенишев, татар галимнәренең фәнии хезмәтләренең җаваплы редакторы булганда, «.ларның эшләнешләре югары дәрәҗәдә булсын ечеи дә көчен һәм вакытын кызганмый Соңгы елларда гына да Л Мәхмүтоааның «Опыт исследования тюркских диалектов Мишарский диалект татарского языка» (М 1978), Ф Хәкимҗаиоәның «Язык эпитафий волжских булгар» (М 1978), Г Әхәтовның «Татарская диалектология» (Уфа, 1979), «Мишарский диалект татарского языка» (Уфа. 1980) дигән китаплары. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г Ибраһимоа исемендәге тел әдәбият һәм тарих институты чыгарган «Источниковедение и история тюркских языков» (Казан, 1978) дигән фәнни мәкаләләр җыентыгы аның редакциясендә дөнья күрделәр Хәзерге кендә тюркологларның Совет комитеты Казан телчеләренә гаять ме- һим бурыч йөкләде алар болгар кабер ташлары язмаларының һәм әрмән хәреф ләре белен язылган XVI йөз кыпчак теле документларының альбомнарын әзерләргә тиешләр һәм бу җитди хезмәтләргә профессор Ә Тенишев җитәкчелек ите
Төн уртасына кадәр аның бүлмәсендә ут сүнми аспирантларының кулъязмаларын укырга кирәк, яңа чыккан фәнни хезмәтләрне дә карап чыгасы бар ә өстәл читендә үз нәүбәтләрен кетел галимнең кулъязмалары ята. Алар арасында борынгы уйгыр юридик документларының терҗемәләре. «Алтын ярук»ның тексты сүзлеге, саларларның тарихи легендалары, күк-меиджеклер теленең сүзлеге һ. б, һ б