Логотип Казан Утлары
Публицистика

АШКЫНУ


л күктә балкыган якты йолдыз кебек иде Тиз, бик тиз сүнде бары тик 37 яшендә Ә яктысын күрми калмадылар Зурлыгын да белмиләр түгел үзен татар әдәбиятының классигы дип атыйлар Әмма аның күңе
гына түгел е үэ җанындагы реаль яшәешен—кеше рухының еч төрле халәте, еч яссылыгы рәвешендә яшәвен аңлый Әйтерсең, аның күңеленә еч җан иясе кереп урнашкан да, һәрберсе үз ягына барырга теләп тартыша Давытның үзен шулерның берсенә генә кайтарып калдырып та булмый Кызыл да. Кара гына да. Соры да түгел ул Ул үзендә чынбарлык төрлелеген чагылдыра Ә тормыш ул һәрчак терле- терле, аңарда юллар, мөмкинлекләр, герле тенденцияләр бергә укмашкан Тесләр спектрының кайсы да булса бер канаты гына түгел, ә спектрның тулаем нәкь үзе һәм менә кеше табигатенең барлык олы һәм вак, югары һем түбән сыифат-геүдә- пәнешләрен үзенә җыйган Давытка шул юлларның берсен сайлап алырга, бердәнбер хак юнәлешне табарга кирәк Уз табигатенә каршы күтәрелеп, аңа хилафлык китәрү бәрабәренә түгел, а тормышның иң олуг мәгънәсенә, чын гүзәллегенә ирешү ечен кирәк ул аңа һем Давыт ул иң олы магънәие таба да тормышта юллар ни чаклы булмасын, кеше булып калу юлы берәү генә — Кызыл фикер ачкан юл
У
леннән чәчелгәЛ нурларны күрел бетерә алдыкмы? балкышы һәр тарафка да барып җиттеме икән?
Дөнья әдәбияты! күгендә яктырырга лаек булган бу драматург һаман да ачылып җитмәгән хәзинә булып калмыймы?
Аның йерәк җимеше — «Ике фикер* исемле фантастик драмасының теп герое Давыт өч юл чатында басып тора беренчесе — көндәлек яшәеш кысаларыннан ары китмичә, үз тамагыңны гына кайгыртып, вак мәшәкатьләр белән гомер үткәрү Фикерсез-аңсыэ. хайвани яшәеш Давытның тиро-юнен- дәгеләр, аның мохиты әнә шулай яши. элекке дуслары шулай кен күрә Икенче юл — юкка чыгу, бетүгә алып бара торган юл Кара фикер Давытны нәкъ әнә шул юлга этәрергә омтыла Өченче юл бар: шушы искиткеч гүэәл һәм гаять кырыс дәньяда кеше булып яшәү ечен кәрәш юлы, ул дөнья чыннан да гүзәл булсын өчен даулашу юлы Кызыл фи- Давыт исә шушы өч юлның тормышта
«Ике фикер»— символик эчтәлекле әсәр. Давыт образында (библия хикәятләрендә— көтүче Давид, ул бары тик таяк һәм пращ белән коралланган килеш тимер киемле, иләмсез зур кылычлы денья хәшәрәте явыз Голиаф белән алышка чыга һәм җиңә) Гафур Коләхметов тилмереп һәм газапланып үзенә хак юл эзләүче кешелекне гәүдәләндерә. Голиаф кабат терелеп кешелек юлына аркылы баскан һәм Давыт — борынгы хикәятләрдәге түгел, ә егерменче гасыр башында яшәгән хәзерге заман кешесе — дәһшәтле, яоыз кечкә каршы аяусыз көрәшкә чыгарга үз-үзендә рухи көч таба.
Бер якта — абсолютизм һәм җәмгыять тормышының һәр тармагына, һәр күзәнәгенә үтеп керергә омтылучы шымчы чиновниклык аппараты, яшерен полиция һәм жандармерия челтәре, гасырлар буе үзгәрмичә катып калган тормыш тәртипләре, икенче якта — гади бер адәм баласы, аның кешелек намусы.— бу көрәштә кемдер җиңәргә, кемдер җиңелергә тиеш.
«Без барыбыз да җан ияләре бит. Җан ияләре булгач, без ничек яшәргә тиешбез?.. » «...без дә дөньяда үзебезнең кыйммәтне аңламый яшибез...»
Коләхметов героена үэ-үзен аңларга, үзе яшәгән мохитны, бар дөньяны танып белергә кирәк Бу—аның өчен яшәеш ихтыяҗы.
«Шул хәлебезне аңлау тиешме безгә? Шуны аңларлык дәрәҗәгәчә, ичмасам, без уянырга тиешме?..» «Хәтта хайваннарның акыллысы дип саналабыз бит.»
һәм менә ул җаны-тәне, вөҗданы белән ничәдер кисәккә ярылган-бүлгәләнгән- леген тойган, аңында берничә «мин» яшәгәнлеген сизүдән эчке газап кичереп бәргәләнгән хәлдә, ярсып һәм үчләнеп, үзендә бер бөтен шәхесне табарга омтыла. Хакыйкатькә бер ялгызың ирешү кыен нәрсә икәнлеген, хакыйкать юлын бергәләп эзләү тиешлеген Давыт тиз генә аңламый әле. Ул моңа соңрак төшенә, һәм менә шушы авыр, газаплы юлда чын иптәш, таяныч булырлык беренче кешене очрата.
Монысы шулай ук бик сәер персонаж Галия үзе болай реаль тормыштан алынган образ Әмма аларны баглый торган җепләр җирдәгечә, көндәлек яшәештәгечә түгел. Аларны илаһи бер көч бер-берсенә якынайта.
«Мин сине сөям! — ди Галия.— Хатын-кыз сөюе белән түгел! Хатыны ирен яраткан кебек түгел! Менә бу серле урманны сөйгән кебек, Давыт, мин сине сөям!..»
Алар караңгы дөнья эчендә бер-берсен табып алалар, алдагы юлларын бергә дәвам иттерәләр Кая баралар, нәрсә эзлиләр? XX гасырның Адәм белән һавасы кая барып ирешерләр, нәрсә табарлар?
Гафур Коләхметов драмаларын укыганда (алдарак күрербез, аның «Яшь гомер» пьесасында да шуңа охшашлы моментлар җитәрлек) борынгы миф геройларына бәйле күэалланышлар тууы очраклы түгел. Чын сәнгать — резонатр кебек, үткән заманнар, башка эпохалар белән уртак яңгырашлар тудыра, аларны бер җепкә тоташтыра. Реалистик фикер агышы — ә көндәлек тормыш-көнкүрештәге акыл күзлегеннән караганда, Давытның рухи эзләнүләре тарихы әнә шул көндәлек акыл чикләреннән чыгып, «исәрләнеп» йөргән кеше турындагы хикәят кенә бит—яшәеш, аның мәгънәсе хакындагы фәлсәфи фикер спирале булып әверелә. Гафур Коләхметов драмалары — тирән фәлсәфи драмалар.
Аның фикерләвендәге яңалык искитәрлек. «Ике фикер» пьесасын драматург 1905 елда иҗат итә. Гасыр башында. Ә хәзер исә. гасырның соңгы чирегендә алдан күрүчәнлегенә, фикри әүлиялегенә, киләчәктә шаулаячак дәһшәтле вакыйгаларны сиземләвенә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Менә әсәрдән алынган кечкенә бер күренеш.
Давыт төшләр күрә Нинди төшләр? Без һәркөнне газета битләрендә укыган, дөньяның төрле төбәкләреннән һәр сәгатьтә телетайплар, телевизион камералар алып килгән вакыйгалар түгелме соң болар?
Кызыл фикер Адәм йокыга китте Ул төш күрә. (Сәхнәнең арт ягыннан пәрдә күтәрелә, анда сыйныфлар көрәше тасвир кылына. Давыт гавам белән бергә... богаулар чылтырый, гавам ыңгыраша., кулларында таяклар, мылтыклар, ташлар... Каршы яктан монтазам гаскәр, гавам... алга бара, күбесе егыла...)
Гасыр башында язылган шушы берничә юлда XX гасырның йөзен билгели торган сыйнфый көрәш вакыйгаларын сиземләү ята Октябрь революциясенә кадәр әле ун-
ике ел вакыт бар, а эсэр 1917 елның Октябре, Куба, Вьетнам, башка илләрдә булып узган канлы вакыйгалар, фашизмны юк иту турында сөйли кебек. Безнең гасыр дәвамында үзенең кара язмышын тамырдан үзгәртеп, яңача яшәеш юлларын ачкан кешелек дөньясы күз алдына килә
Г Аол.тт мгтгтн анше бе.1ян 1915 e.t
Кинематограф әле яңа туып, беренче адымнарын атлаган чорда драматург нәкъ менә кинога хас сурәтләү чаралары белән шактый иркен эш итә, гүя монтаж методы белән масса күренешен, андагы аерым детальләрне сурәтли Биредә тормыш реалияләренә нигезләнгән сюжет һәм, шуның белән бергә, ассоциатив фикер, ирреальлекне файдалану күзгә ташлана
Художникларның, менә шушы рәвешчә, үз чорыннан киләчәккә атлап, моңарчы күрелмәгән сурәт һәм стиль чараларына мерәжәгвть итүе үзе зур мәгънәгә ия Бүген хекем сөргән караш куп элгәрерәк туган, сиздермичә генә куәт жыеп, өлгереп килгән икән Бу яктан алганда, сәнгать — бүгенгедәге киләчәк, елегә тормышның бер яссылыгында, хыял рәвешендә чагылган киләчәк
һәм тагын бер нөрсегә игътибар итми калмыйк Бу — фикер сөрешендәге яңалык, дияргә мөмкин
«Гаҗәп!., фикерем икегә аерылды... минем башымда сугышалар төшенеп җитә алмыйм . ник мин болай булдым соң!»
Давыт әнә шулай өзгәләнә Бүгенге укучы шушы авазларда кешелек эшчәнлеге- нең күп тармагында соңрак чорда аеруча ачык яңгырый башла'ач мотивларны ишетмиме!
Кешелекнең фикерләү рәвешендә туган тирән үзгәрешләр, дөнья һем кеше табигате хакындагы метафизик карашларның җимерелә башлавы язучы Г Колехметое иҗатында да тирән чагылыш таба Кызыл, кара, соры фикерләргә төрләнеп, еч терле яссылыкта яшәүче Давыт образы белән Г Коләхметов кеше җанының чиксезлеге, күп төрле хасиятләргә керә алуы хакында сөйли кебек Аны дөрес тасвирлау өчен бер-берсе белән сыеша алмый торган сыйфатларны бергә туры китерергә, аларның аяусыз берелеш-корәшләрен күрсәтергә кирәк Пьесаның финалында Давыт белән Галия Кызыл фикергә ияреп китәләр Шул ук вакытта алар инде Кара һәм Соры фикер тәҗрибәсен дә үзләштерә бара Киләчәк көрәшләр өчен бу тәҗрибәнең дә файдасы булачак
Реализмның элгерге формалары инде искереп барган, тормыштагы яңа күренешләрне сурәтләү өчен аның мөмкинлекләре җитенкерәми башлаган чорда автор
«югары мәгънәсендәге реализм» чараларын ярдәмгә чакыра. Шундый реализм хакында әле Достоевский ук язып чыккан һәм аны үз иҗатында үстергән иде. Аның геройлары үз шәүләләре белән сүзгә керәләр, җеннәр белән аралашалар һәм, язучы иҗатын тикшерүчеләрнең берсе М. Бахтин әйткәнчә, «үз карикатуралары» белән әңгәмә алып баралар.
Гафур Коләхметов драмалары гаҗәеп бер хәсияткә ия: символик характерда булсалар да, алар анык бер заман, мәгълүм бер җирлеккә нигезләнгән, көндәлек яшәеш эченә утыртып куелганнар. Ике реальлек — көндәлек тормыш реальлеге, га- дәти дөнья һәм шуның эчендә — символик реальлек, шуларның бәрелеше, бер-берсе белән үреп баруы язучы эстетикасының асылын тәшкил итә.
Көндәлек акыл дәрәҗәсеннән караганда, «Ике фикер» әсәре — акылдан язган кеше тарихы. Давытның элекке иптәшләре нәкъ әнә шундый акыл яссылыгында яшиләр, алар күзендә Давыт — акылдан шашкан кеше. Әмма, югары мәгънәсендә алганда, пьеса адәми затның киеренке рухи эзләнүләре тарихын бәян итә. Акыл кысасыннан читкә чыгуга килсәк — анысы бар. ләкин нәкъ менә көндәлек яшәешкә корылган кыска һәм түбән акыл чигеннән чыгу ул.
Г. Коләхметовның 1908 елда язылган «Яшь гомер» драмасын алып карасак та шундый ук нәтиҗәләргә киләбез Бер яктан, ул бик тә реалистик, беркадәр дәрәҗәдә фаҗигале хикәят, революционер Гали белән Зөләйха исемле яшь кенә бер туташның мәхәббәт тарихы. Зөләйханың бәхетен кисүче искергән тәртипләр, иске йола, гореф-гадәтләр һәм Гали кебекләрнең рухын, аңын изүче абсолют монархиянең тупас хакимлеге — бу ике көч аларны җиңелүгә дучар итә. Галине төрмәгә ябалар. Зөләйхага явыз ир йортында күз яше сыгып гомер кичерергә кала.
Ләкин бусы әле әсәрнең бер ягы гына. Икенче яктан драматург, үз геройларын көнкүреш сюжетыннан аермаган хәлдә, шул гадәти яшәеш эчендә шигъри нурланыш таба, аның фәлсәфи мәгънәсен ача, ә бу яссылыкта инде пьеса Россия яшьләренең тормышы турында сага булып яңгырый башлый. Тормыш-яшәеш гаять тә каршылыклы, ә финалдагы фаҗигале ноталар символик мәгънә ала, алар кисәтә, чакыра,
Менә алар, тормышны үзгәртеп корырга омтылучы яшьләр — Гали, Йосыф, Вәли. Дөньяны явызлыктан, гаделсезлектән чистартырга килгәннәр. Әнә дүртенче зат — йола һәм гореф-гадәт тырнагыннан ычкына алмаган, залимлек корбаны булып яшәүгә дучар ителгән Зөләйха. Аңа кем ярдәм итәр, аны кем коткара алыр’
Вәли өчен дөньяда иң кыйммәтлесе, иң мөһиме — үз максаты. Ул гомуми категорияләр белән эш итә. Аерым бер кешенең язмышы белән шөгыльләнергә аның вакыты юк. ул Зөләйханы да корбан итәргә риза. Россиядә бәхеттән мәхрүм ителгән кешеләр бик күл, барысын да аерым-аерым коткару мөмкин түгел, моның өчен революция ясарга кирәк, дип саный ул.
Галинең Зөләйхага мәхәббәте — кызганулы мәхәббәт. Гали революцияне аерым кеше язмышыннан аерыл карамый. Әмма ул үзенә күрә бер «уйга талу» чире белән авырый, уй-фикер туплавы аны анык бер гамәлне, конкрет эшне тормышка ашыруга этәрми дә кебек Болар арасыннан бары тик Йосыф кына (биредә без тагын дини риваятьләрдәге Йосыф образының үзенчәлекле интерпретациясе белән очрашабыз) олы максат өчен дә, аерым бер кешенең язмышы өчен дә көрәшергә әзер, һәм көтелмәгән бер очраклылык аркасында гына ул Зөләйханы бәладән коткара алмый кала.
Монда да төрле караш һәм фикерләр бәрелеше. «Ике фикер» пьесасындагы кебек, «Яшь гомер» драмасында да авторны яңа кеше, чынбарлыкны тамырыннан үзгәртеп корырга сәләтле герой образы кызыксындыра. Давыт һәм Гали кебек укымышлы яшьләр образлары белән беррәттән әсәрдә Вәли. Йосыф кебек эшче образлары да бар Иске җәмгыятьтә хөкем сөргән тәртипләрне юкка чыгаруны максат итеп куйган партия зарури рәвештә аны нинди җәмгыять белән алыштыру хакында да уйларга тиеш. Нинди җәмгыять һәм нинди кешеләр белән...
«Ике фикер» пьесасында Г. Коләхметов Давытның буш һәм мәгънәсез тормыш алып баручы дуслары портретларын бирә. «Яшь гомер»дә дә андый персонажлар
аэ түгел. Әсәрнең ирекле композициясе революция алды җәмгыятенең терле катламнары тормышын, куп төрле типларны күрсәтергә мөмкинлек ача. Күбесе тискәре типлар: рухи ялчылар, вак хәйлә белән яшәүче мещаннар, үзенең кысан дөньясыннан башка берни белергә теләмәүче битарафлар Гали, Иосыф һәм Вәлиләрне урап алган мохит әнә шундый. Революциягә киртә коручы көчләр самодержавие һәм эзәрлекләү аппараты гына түгел. Киртәнең, мөгаен, иң хәтәре — самодержавие тарафыннан ф гасырлар буе изелеп килгән вак һәм буш җанлы, эгоистик адәм заты. Революция җиңгәннән соң икенче көнне үк аның яңа һәм иң катлаулы этабы башлана: әнә шул X кечкенә эгоистик бәндәне рухи яктан яңадан тудыру өчен көрәш этабы Бары тик ьс бөтен рухы белән яңарган, сыйнфый эгоизмнан тулысынча азат булган кешене тәр- < бияли алганда гына чын җиңү турында сөйләргә мөмкин.
Революция кешенең аңы, йөрәге аша үтә, монысы да — гаять әһәмиятле көрәш мәйданы. Гафур Коләхметов үзенең әсәрләрендә иске заман вәкилләрен сурәтләү ® белән бергә, яңа кеше, киләчәк заман кешесенә төбәлә, төп игътибарны революцион х аңы уянган яисә уяна башлаган кешеләргә юнәлтә **
Шунысы аеруча кызыклы драматург һич тә ул кешеләрнең портретларын ш идеаллаштыру, күпертеп күрсәтү юлына басмый Үзе партияле кеше, профессиональ о революционер буларак, яшертен революцион эш алып баручы иптәшләрен ул якын- < нан белә һәм чынбарлыкта нинди булсалар, аларны шулай гәүдәләндерә дә
XIX йөзнең ахыры, XX йөз башы сәнгатендә символик башлангыч киң җәелә Берьюлы ачылган чәчәкләр кебек символизм үсентеләре төрле җирлектә калка. Бу елларда Бельгиядә, Франциядә Морис Метерлинк иҗат итә Россия әдипләре дә (мәсәлән, Леонид Андреев) бу юнәлештә шактый күп эш күрсәтәләр Символик характердагы әсәрләр шушы ук чорда татар милли культурасы җирлегендә дә пайда була. Әмма символизм һәркайда да бер үк төрле түгел Коләхметов персонажлары— һәркайчан конкрет характерлар Алар үзләре яшәгән тирәлек белән тыгыз бәйләнгән. Шул ук вакытта алар бөек борылышлар алдында торган кешелекне символлаштыралар. М Метерлинк персонажлары, киресенчә, җир кешеләре түгел диярлек, алар шартлы мохиттә хәрәкәт итүче символлар, изеп, таптап китәчәк билгесез хәтәр көчне көтеп, өнсез калганнар. Метерлинк сурәтләгән кеше — билгесезлек корбаны. Аның «Сукырлар» исемле әсәрендә кешелекне гәүдәләндерүче унике персонаж тон караңгылыгыннан башка нәрсәне белми, Леонид Андреевның символик драмалары геройлары да әнә шундыйрак халәттә сурәтләнә
Бу талантлы язучыларның драматургиясен караңгылык драматургиясе дип атарга мөмкин.
Г. Коләхметов исә әсәрләре белән якты көнге омтыла Аларда кеше үз сукырлыгына каршы чыга, күзләрен каплап торган пәрдәне куркусыз рәвештә ертып ташлый. һәм шул чак аның күзләре дөньяны күрә, аны яңартуның зарури бер нәрсә булуын аңлый башлый.
Үзенең икенче әсәрен М. Горькийны телгә алып башлап китүе Г Коләхметов өчен һич тә очраклы хәл түгел иде Аның драмаларындагы персонажлар нәкъ менә боек пролетар язучысы тудырган пьесалар геройлары белән аваздаш
Хосусый милеккә нигезләнгән иске системаның җимереләчәген хәбәр иткән бөек эпоха рухи сукырларны да, ерактан күрүче гали затларны да тудырды. Берәүләр анда тән караңгылыгы иңүен күрсә, икенчеләр исә бу эпоханың моңарчы күрелмәгән яктылык алып килүен аңлады. Гафур Коләхметов, боек замандашы М Горький кебек үк. шушы яңа эпоха көрәшчесе һәм җырчысы булды
Менә ничәнче көн инде мин Татарстан Үзәк архивында утырам. Өстәлдәге папкалар еле кат-кат булып югары өелә, аннары татын кими Номер сугылган йөзләрчә, меңнәрчә кәгазь битләре Күз алдында сүзләр, аерым юллар бии. сюжетлар ачыла . Донослар, яшертен күзәтү мәгълүматлары, Казан губернаторы, полиция департаментының циркулярлары, прокламацияләр, тентү вакытында алынган кулъязмалар. Гасыр башында бетен Россияне тетрәткән вакыйгалар җанлана, һәм шушы кәгазьләр диңгезендә әледөнәле бер кешенең исеме чагылып китә. Болар аның яшертен тормышы хакында сейләүче аерым пунктирлар
Менә әлеге документларның берсе;
«1902 ел, 27 сентябрь Казан губерниясенең халык училищелары директоры әфәнделәренә
Шушы язу белән миңа тапшырылган мәктәп курсын тәмамлап чыккан һәм Пороховой бистәсе башлангыч татар училищесына укытучы итеп беркетелгән Габделгафур Коләхметовның документларын җибәрәм.
Казан татар учительская школасы инспекторы» (Үзәк Дәүләт архивы, 1477 фонд 1 нче тасвирлама, 62 бит).
Шушында ук учительская школаны тәмамлап чыгу турындагы таныклык та беркетелгән Дин сабагы буенча мәгълүматы уртача дип бәяләнгән, башка фәннәрдән — «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләре.
Гафур Коләхметовның аңлы тормыш юлы әнә шуннан башлана. Бу мәктәптә ул ун елдан артык укыта һәм шушыннан аның башкалар эчен яшертен булган тормыш юлы сузылып китә...
«30 март, 1906 ел. Казан губерниясе жандармерия идарәсе начальнигы полковник Калининга.
Миңа тапшырылган полиция идарәсенә Пороховой бистәсенең Мещаннар урамындагы үз өендә торучы запастагы фейерверкер. . Сәмигулла Хөбибуллин килеп хәбәр итте: үткән кыш татарларның ураза бәйрәме уңае белән Пороховой бистәсе Каравай урамында үз өендә торучы Т. Нигъмәтуллинга кунаклар җыелган. Алар арасында. беренче мәчет каршындагы татар мәктәбе мөгаллиме, октябрьдагы чуалышлар вакытында Казан Шәһәр Управасы бинасында кулга алынган Гафур Коләхметов та булган Сүз арасында, ни өчен сине кулга алдылар, дип сорагач, Коләхметов Шәһәр Управасындагы студентлар янына корал алу һәм восстание ясау өчен баруын әйткән Төрмәдән ул, унбер көн утырганнан соң, халык мәктәпләре инспекторының таныклыгы буенча чыгарылган Россиядәге хәлләр, киләчәктә анда ни булачагы турында сүз киткәч, Коләхметов «Бары да безнеңчә булачак! Государь-императорны якасыннан эләктерәчәкбез, студентлар эшне җайга салачаклар..»—дигән». (ТАССР Үзәк Дәүләт архивы, 199 фонд. 1 тасвирлама, 61 бит).
Менә 1907 елның 5 апрелендә язылган тагын бер документ. Пороховой бистәсенең полиция надзирателе жандармерия идарәсе начальнигы полковник Калининга татар мәктәбе укытучысы Гыймагулла Фәхретдиновның хөкүмәткә каршы агитация алып барганлыгын хәбәр итә. «Фехретдинов Пороховой бистәсе училищесында укыта торган Габделгафур Коләхметов белән бик дус... һәр җомга көн алдыннан алар бергәләшеп Казанга китәләр һәм шимбә көн иртә белән әйләнеп кайталар,— дип яза полиция надзирателе — Кая барулары билгеле түгел...» (Шунда ук, 300 бит.)
Жандармерия идарәсе әлеге фактларны тәфсилләп тикшерергә кушып Казан өязе исправнигына күрсәтмә бирә Яшерен мәгълүматлар туплау, тикшерү актлары, хәбәрләр алышу дәвам итә, кәгазьләр бер инстанциядән икенчесенә йөреп кенә тора. Аларның барысын да биредә күрсәтү мөмкин түгел. Монысы махсус тикшеренү өчен үзенә аерым бер мәсьәлә
Матбугат эшләре буенча Казандагы Вакытлы Комитет члены, шәрык телләренең танылган белгече, Казан университеты һәм Духовная академия профессоры Н. Ф Катанов 1908 ел, 13 февраль көнне цензура комитеты председателе М. Н. Пи- негинга язган хатында «Яшь гомер» исемле 5 пәрдәлек, 77 битлек драманың кулъязмасын карап чыгуы һәм анда эшче союзлары, социализм турындагы кайбер урыннарны кыскартуы турында хәбәр итә (Шунда ук, 420 фонд, 1 тасвирлама, 7 бит).
Г. Коләхметов пьесалары белән татар социал-демократлары тараткан прокламацияләр арасында гаять зур рухи якынлык, аваздашлык бар.
Архив материаллары Г Коләхметовның тормыш һәм көрәш юлы турында гына түгел, аның әсәрләренең автобиографик характерда булуы хакында да сөйлиләр. Бу яктан караганда, «Ике фикерпдәге Давыт та, «Яшь гомерпдәге Гали дә мәгълүм дәрәҗәдә Гафур Коләхметовның үз портреты итеп каралырга хаклы.
Гафур Коләхметов кебек язучыларның фаҗигасе аларның берьюлы ике фронт-