АГА СУЛАР
Ленинча
Озын еллар уйлый-уйлый, үз-үземә әмер бирәм:
— Ленинча яшәргә тырыш, Ленинча эшләргә әйрән!
Яхшылык битлеге кигән һәр төрле алдаудан җирән. Ленинча күрергә тырыш, Ленинча уйларга өйрән!
Талау фәлсәфәсен җиңгән, ирекле яшәргә килгән
Ленинча уйларга тырыш, Ленинча күрергә өйрән!
Тыңла улым, тыңла, кызым, изге теләк — васыять дигән:
Ленинча яшәргә тырыш, Ленинча эшләргә өйрән!
Еллар арты еллар үтәр, заман барыр шушы эздән. Илдән — акыл, куәт сезгә, ә хәер-фатиха — бездән.
Идел башы
Борынгылар казан аскан Чишмәләр чыккан җирдә. Нәсел-ыру тәпи баскан Чишмәләр чыккан җирдә...
Калкулыкта яшел уҗым, Иңкүлекләрдә — болын. Изге булган борын-борын Чишмәләр чыккан урын.
И су ташый, су ташый ла. Кайда микзн су башы
Халык жыры
Кәрлә каеннар төбендә Бер инеш тибеп тора. Сабый инешне күрергә Буыннар килеп тора.
Табигатьтән килгән өлеш, — Байлыгың белән бүлеш. Шушы хәтле нәни инеш Иделләр булсын имеш!
Челтер-челтер нәни инеш, Елтер-елтер нәни инеш, Агып ята нәни килеш, Сулары кара көмеш.
Ышыкланып талларына Ул һаман ага тора,
Данлы Идел ярларында Дөнья яңара тора
Гасырлар белән сөйләшә Йолдызлы кичләрендә, Аккош кебек пароходлар
Керәләр төшләренә.
Йокысыз утә айлы төн
Тудым да үстем болында үләндәй, Җилләр кагылды битемә.
Дөньяда торуның мәгънәсен эзләп Бармадым илләр читенә.
Кояшлы кырларда каерылып эшләдем, Кызларны үптем кичләрен.
Дөньяда торуның мәгънәсен эзләп Уй дәрьясына төшмәдем.
Биш улым, биш кызым каера дөньяны, Айкыйлар җир астын, җир өстен.
Дөньяда торуның мәгънәсен уйлап, Йокысыз үтә айлы төн.
Килер әле...
Чырай сытып, әйдә ярар, диеп тордык, Ялыктырды чиле-пешле уртакуллык, Фикерсезлек, ялагайлык, өйрәнчеклек, Коры сүздән, фразадан җәфа чиктек.
Шигырь диеп исемләнгән көйле чүп-чар Йөрми торган акча кебек йөреп туктар.
Җиң сызганып яшь даһилар килер әле, Саф талантлар ак кул белән йолдыз тотар
Акчага һәм дәрәҗәгә кызыкмаган,
Йөзгә бәреп сүз әйтергә курыкмаган, Яшь Тукайлар килер әле җырлашырга Тимер ялын чөеп чапкан бу гасырда.
Җәйге кичләр әкият кебек кызык, Сандугачлар сайрап юанган кебек. Елга аръягында сузып-сузып Бер моңлы җыр җырланган кебек.
Бу дөньяда гашыйк җаннар гаме Гомерләрне моңлы, мәгънәле итә. Кыяр-кыймас ай калыккан мәлне Кәккүк моңнарына ни җитә!
Өф-өф итеп...
Киресенчә киңәшләр
Елан тоткан кебек, бик җирәнеп, Әрем йоткан кебек сытып йөзне, Мин сүзлектән сызып ташлар идем Блат белән Ришвәт дигән сүзне.
Бар әле...
Барчабыз тук. һәм хокуклар тигез, Тормыш ысуллары төрлечә: Берәү ябык, ә берәүләр симез, һәм автомобиле... берничә.
Чорлар үтә һәм үзгәрә еллар, Нәфес җайлашмыйча торамы?— Шәһәрендә заман мещаны бар, Авылында — заман кулагы...
Иске зиратта
Йөз кешегә озын гомер биргән Врач кабере белән беррәттән, Иөз кешенең башын чабыл өзгән Палач кабере килеп эләккән
Матур киңәшләр укыма Календарь артларыннан, Хәйләле киңәшләр тыңла Акыллы картларыңнан:
— Сиңа кагылмыйлар икән, Посып кына ят, энем, Хәйләсез дөнья файдасыз, һәркем дипломат, энем.
Юкка-барга талаш кызса, Читтә калырга тырыш;
Сиңа да файдалы булса — Дөреслек өчен ызгыш!
Өлкән әтәчләр сугышсын, Мамык-каурыйлар очсын, Җитәкчеңнең җиңелгәнен
Күрмәскә тырыш, дустым.
Синсез дә планнар тула, Басуда уңа иген.
Сөяркәң яныннан кайткач, Дусларда кундым, диген.
Җитәкчеләр әрләгәндә, (Булгалар сирәк-мирәк) Дәрес белмәгән малай күк, Дәшми торырга кирәк.
Оратор пәйгамбәр түгел, Тиешкә ярма яра.
Ни әйткәненә карама, Кем әйткәненә кара.
Зур түрә булып китәрсең Танышлык бара-бара, Коры портфельдән файда юк, Сәүдә тирәсен кара.
Пөхтә булсын итәк-җиңең, Дошманнар телле-тешле Халык өчен алдым диген, Сизсәләр теге эшне...
Гомер юлын алар бергә үткән, Берсе — үлем, берсе — тереклек... Хәтта монда бергә булыр икән Кабәхәтлек белән бөеклек.
Эпитафия
Матбугат йортына ул еш керде, Битараф йөз, салкын караш күрде, Гомер буе үзен эзләп йөрде...
Җаны пьедесталга кунсын.
Каләм әһелләрен бик тиргәде, Тәнкыйть сүзен колакка элмәде, Шагыйрь түгел икәнен белмәде... Авыр туфрагы җиңел булсын!
Күпме чабата туздырдың
Бу чорга килә-килә,
Йокысыз төннәр уздырдың, — Кирәген генә сөйлә.
•
һәр бөҗәкнең дусы, дошманы бар, Горур, гамьсез түгел беркем дә. Көнчел көндәш тулы мәйданы тар, Авыз ачып йөрмә бер көн дә!
Г аиләдә
Нәни шаяру
Кайгыларга кайгы һич ошамый, Кайгы савытлары бушамый. Мактау белән бүләк көткән чакта Каты шелтә алды Хисамый.
Бәхетләргә бәхет, һәй, ошамый, Бәхет савытлары бушамый, Башын иеп кайтып барган чакта Бер сум акча тапты Хисамый.
Бик тирән уйлар уйладың Бу көнгә килә-килә, Гасырлар буйлап урадың, Кирәген генә сөйлә!
...Синең хакың, минем хакым... Синең эшең, минем эшем.,. Көн-таң атса, ир дә хатын Ызгышалар власть өчен.
Гаиләдә ир баш булсын, Хатын булсын урынбасар,
Акыллы һәм тырыш хатын Өй эчендә оҗмах ясар.
Ирнең дә кәефе булыр, Үтәлә һәр кушканым дип, Алдына бәрәңге куйсаң, Боер, ханым-солтаным, дип.