ТИРӘН КАТЛАМ
РОМАН
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
үзгә төртсәң күренмәс караңгыда килеп төште Курамшнн пристаньга. Сандык кадәр чемоданнар, •ур-зур капчыклар, эреле-ваклы төеннәр күтәргән пассажирларга ияреп, ашыга-ашыга тар басмадан чыкты, алар белән, мышный мышный, бирмалы сукмактан яр өстенә күтәрелде Ничек тә бу кеше- (әрдән калмаска, әрсезләнеп булса да иярергә һәм алар беЛән бергә Вах дигән поселокка барырга иде исәбе. Ләкин теплоходтан бергә чыккан кешеләрнең үз хәлләре хәл иде борылып та карамыйча, шунда торган йөк машиналарына, жигүлс атларга, мотоциклларга угырып китеп тә бардылар Күрәсең. аларны биредә ки-тел торганнар, каршы алганнар
Биштәрле капчыклары белән шушы тирәдә генә басып торган ике хатын да, кай арададыр, юк булды. Курамшнн аларның караңгыда аяк танышларын гына ишетеп калды Әллә шул якта микән Вах поселогы?
Вах, Вах! дип. эт өргән сымаграк аваз чыгарцп аллы Кәрам Ризванович Кызык, нәрсә дигән сүз икән ул Вах?
Чекерәеп, караңгылык пәрдәсе аша әнә шул. хатыннар киткән якта дип уйлаган поселокны, һич югы. нинди дә булса ут яктысын күрергә азапланды Юк. ләмнең дә дөме!
Ул арада теплоход сигнал бирле, дебаркадер борты шыгырдата ны. дулкыннарның ярга бәрелеп шапылдавы ишетелде «Метеор», гөрелдәп, әкрен генә кузгалып китте
Менә шунда тәнен чымырдатып, куырыл алган ялгызлык тонлы Курамшнн. Ганыш булмаган чит жирдә, караңгы яр өстендә япа ял гыз басып калу шомландыра иде Ул, моңаеп, ярдан һаман саен ераклаша баручы «Метеор»ның якты тәрәзәләренә карап торды Менә сиңа Вах!
Әле Курамшнн бөтенләй үк ялгыз түгел икән. Әнә аста, дебар кадерда кемдер чаж-чож килеп, нәрсәдер эшләп йөри Җан кереп киткәндәй булды Кәрам Рнзвановичка. Чемоданын алып ул шунда юнәлде.
Өстенә ялтыравык төймәле бушлат, башына тузган чәче өстеннән «кәбестәле» елгачылар фуражкасы кигән шактый олы яшьтәге юан гына хатын саплы себерке белән, печән чапкандай кизәнеп, дебаркадер идәнен себерә иде. Кәрам Ризванович аны теплоходтан чыкканда ук шәйләп калган иде. Ул басма янында пассажирлардан билет күрсәтүләрен таләп итеп кычкыра, ә кешеләр аны санга да сукмый. өерелеп ярга агылалар иде.
Әйтегез әле, зинһар, Вахка ничек барырга? дип Курамшин хатынны эшеннән туктатты.
Ах. менә сиңа Вах!—дип әйтте ди берәү. Ничек барырга дисең инде5- Фуражкалы хатын тагын да ныграк кизәнеп, яңадан идән себерергә кереште.— Күрсәтермен, миленькай, күрсәтермен... Каян буласың соң үзең?
— Татарстаннан.
— Ә-ә, Олы җирдән икән, миленькай...
Бу хатынның «мнленькаеннан» бигрәк, «Олы җир» дип сөйләве кызык тоелды Кәрамга. Әйтерсең, болар җир читендә, бөтен дөньядан аерылып кечкенә бер утрауда яшиләр!
Хәзер монда, миленькай. Олы җирдән килүчеләр күбәйде! Ишеткәнсең, Черек күлдән нефть таптылар бит. Җир астыннан елга булып агып чыга. ди. Хәзер пристаньга көн саен йөзләгән кеше төшә. Хәер, кире китүчеләре дә шуның кадәр. . Акча көрәргә дип киләләр дә. ошатмыйлар безнең якларны, табан ялтыраталар. Акча шул ул бик тирәндә ята. миленькай, казып алырга кирәк.*
Хатын, идән себерүеннән туктап. Курамшйнга текәлде.
Син дә акча эзләп килдеңме? Кая, капчыгың зурмы соң?
Турысын әйткәндә, Курамшинның һич тә шаярып, сүз озайтып торасы килми иде. Апа тизрәк юлга чыгарга, атлый башларга кирәк.
Мин акча куып килмәдем, командировкага!—диде ул кистереп кенә.
• Ә-ә, командировкага! Алайса сиңа начальство кирәк. О-о. мн- ленькай, алар поселокта түгел, шәһәрдә яши. Иске Вахтан өч чакрымнар ары. Бу төндә син шунда китмәкче буласыңмы?
— Әйе.
- Лучше син иртән барыр идең.
Миңа гостиницага урнашырга кирәк.
Тутырган ди сиңа гостиница! Әнә, пассажирлар залына кер дә ят! Ул дебаркадерның сул ягындагы ишекне күрсәтте. Синең кебекләр әллә кайчан йоклыйлар инде...
Ләкин Курамшин бу хатынның киңәшен тотмады, чемоданын алды да. рәхмәт әйтеп, өйрәткән юл белән китеп барды. Поселок моннан өч чакрым, шәһәр дип аталган өлешенә тагын өч чакрым икән күп мени ул аягы сау кешегә? Аз узды мени Кәрам Курамшин андый араларны?
Кәрамның бәхете җәяү йөрүдә булгандыр инде. Алар авылында урта мәктәп юк иде җиде классны тәмамлау белән көн саен алты километр ераклыктагы район үзәгенә йөреп укыды. Аннан армия, алтмыш-җитмеш километрлы походлар, маршлар. «Эх. пехота, прошел сто, еще охота!» дип торганнар иде солдатлар.
Армиядән кайткач нефть институты. Анда укыганда да байтак тәпиләргә туры килде. Өлкән курсларда практикага нефть промыселларына я оператор, я ярдәмче оператор итеп җибәрделәр. Анда аралары бишәр-алтышар йөз метр булган унлап скважинага хезмәт күрсәтте Шуларның берсеннән икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә йөри торгач, узылган километрлар исәбе кайсы көнне егермегә, кайбер көннәрне утызга җитә иде...
Яшьрәк чакта җәяү чаба-чаба аякларын ярыйсы гына ныгыткан иде ул, ә менә институтны бетереп инженер булып алгач... машнна- ia ияләшеп китте бугай Инде ун еллап җәяү йөргәне дә юк. Вакыт җитми. Хезмәте шундый. Ашыгырга, бар җиргә дә өлгерергә кирәк
Караңгыга күз ияләшә төшкәч, ул барасы юлның ярыйсы гына такыр икәнен күреп сөенде Нәрсәдер сөйрәп трактор үткән һәм юл * шомарыл-ялтырап калган. Әнә шул ялтыравыкны югалтмаска, шул < эздән генә атларга тырышты Кәрам. Тик. таныш булмаган җирдә, £ дөм караңгы төндә җәяү йөрү ифрат кыен икән Сукыр кеше кебек. * һәр адымыңны чамалап атларга кирәк. Алай да әле я сөрлегеп ж китәсең, я чокырга төшеп абына язасың
Иң кыены ялгызлык. Ул. җанлы бер нәрсә төсле, артыңнан кал- jE мый ияреп бара, төрле уйлар уйларга мәҗбүр нтә... ф
Бу мизгелдә Кәрам, караңгыга да. юлның кыенлыгына да игътибар бирми, үзенең еракта, Татарстан җирендә. Әлмәт кырларында ® калган скважиналар, автоматлары Һәм алар белән мәж килеп йөр- а. гән эшчеләре турында борчылып бара иде. Бик тә уңайсыз вакытта =* җибәрделәр бит аны командировкага, ифрат та авыр чакта. Сква- « жиналар белән читтән торып идарә итү системасын көйләп, җайга = салып эшләтә генә башлаганнар иде — мә сиңа. Төмән өлкәсенә 10 командировкага кит! Җитмәсә, күз күрмәгән, колак ишетмәгән Вах * поселогын эзләп тап, ниндидер Черек күл буендагы скважиналарга ж бар... <
Ә бит Курамшинның үз промыселында да эш. аллага шөкер, му- 3 еннан иде. Яңа системаның әле бер, әле икенче җире кәҗәләнә калды Автоматларның кайсысын төзәтергә, кайсысын үзгәртеп көйләргә, кайсысын бөтенләй алыштырырга кирәк. «ПАТ» системасы да. «Спутник» дигәннәре дә нефтьчеләр өчен яна нәрсә, егетләрнең бу өлкәдә тәҗрибәсе юк, хәзер нишләрләр инде анда калганнар?...
Китәр алдыннан хатыны белән әрләшеп алуы да күңел түреннән төшми әле Курамшинның Ямьсезрәк килеп чыкты аерылышу. Гаеп Хәтимәдә. Яше утызга җитте, өч бала анасы булды, ә акылы, ташка үлчим, һаман сабыйларча. Кәрам үзенең командировкага китәс^н әйтүгә. балалар кебек урыныннан сикереп торды да «Мин дә барам!»- дип, киенә үк башлады. Әйтерсең, аның ире әбиенә кунакка бара! Әйтерсең, аларнын йорт-җире дә, бала-чагалары да юк.
Тагын, киткәндә Кәрамның иң ачуы килгәне «Шәфрун кайткан»,— дигән хәбәр булды Ул күз көеге, Хәтимәнең «җан кисмәге» тагын нигә дип кайткан? Килеп, шулай яңадан да борчып йөрерме ул Хәтимәне?..
Ярты сәгатьләр узгач уңда да, сулда да нарат, чыршы агачлары очрый башлады. Алар ешайганнан-ешая барды һәм Курамшинның алдына куе кара стена булып басты. Димәк, теге хатын өйрәткән буенча, шушы урманны гына чыгасың да поселок башлана, поселокны үтеп тагын өч чакрымнар барасың да шәһәрнең үзенә керәсең.
Юлның ип яманы алда булган икән Урманга килеп керү белән исәпсез-хнсапсыз бормалар, чокырлар, салулар башланды, әйтерсең, монда кайчандыр диңгез булган да. аның дулкыннары чайкалып торган көенә катып калганнар
Аю-мазар юк микән? Булмас, шәһәр тирәсендә йөрмәс ул чаган аяк...
Аюдан куркудан да түгел, эчпошыргыч ялгызлыктан аптырап әйтте ул моны Киткәндә Себер диделәр, тайга диделәр, урманнарын да кош-корт, җәнлек тулып ята диделәр, аюлар, бүреләр белән өркеттеләр кая соң әлегә хет берәрсе? Ичмаса күңел өчен генә булса да бер җан иясе күренсен, берәр агач шытырдасын, яфрак кыштырдасын иде. Ә бит туган як урманнарында сирәк кенә булса да куян.
гөлке кебек җәнлекләр очрап куя. Шунда пырылдап агач башыннан ябалак очып китә, куак артыннан чаштырдап «кылый» чыгып йөгерә, яфрак астында керпе кыштырдап йөри.
Монда җәнлекләргә ни калган? Алар да бит ахмак түгел, җан иясенә якын җирдә яши,—дип үзенчә нәтиҗә чыгарды Курамшин. Эчкәрәк кергән саен урман куера, юл караңгылана барды. Инде хә- <ер чокырларны, борылмаларны да шәйләп булмый — агачларга бәрелүдән кулны алга сузып сакланырга, аяклар белән капшанып кына атларга туры килә.
— Пристаньда гына кунасы калган, бер кая да кузгалмаска! Эх, юләр, акыллы хатынның киңәшен тотмадым бит!- дип уйлана-уйла- на барды ул. Шунда үзенең ахирәт дусты, сабакташы, Вах шәһәрендә яшәүче Кузьма Пичуговны исенә төшерде.
- Кузьмага телеграмма сугасы калган. Бәлки каршы алган булыр иде... _ ,
Кузьма Пичугов турында ул күптән түгел генә Төмән якларыннан командировкага килгән бер инженердан ишетеп белде. Бу кешене Пичугов очраклы рәвештә идарәдә очраткан һәм, аның Татарстан нефтьчеләре янына барасын белгәч, кечкенә бер язу җибәргән. «Барын да соңыннан аңлашырбыз, миңа хат яз», дигән, өй адресын биргән. Пичугов яҢа төзелгән Вах нефть идарәсендә начальник урынбасары икән, сөйләшеп-аңлатып торырга бер минут та вакыты булмаган. Төмәннән килгән инженердан бары тик менә шуларны гына белә иде Кәрам.
Биш ел бергә укып, бер торакта, бер бүлмәдә бергә яшәгән, бер кашыктан дигәндәй ашаган дуслар иде Кәрам белән Кузьма. Институтны бетергәч Кузьманы эшкә Себер промыселларына җибәрделәр. Дөресрәге, Татарстанга билгеләнсә дә. күп гозерләр белән йөреп, үзенә Себерне даулап алды, күк гөмбәзе кебек кабарынкы, зур зәңгәр күзле Татьяна Семашкннага иярде. «Танясыз яши алмыйм, ул кая китсә — мин шунда» - диде.
Кузьманың бу кыз белән китү ниятен Кәрам бер дә хуп күрмәде Геология факультетында укучы Таня Семашкина үзенең җилбәзәклеге белән генә түгел, усаллыгы белән дә башка кызлардан кискен аерылып тора иде. Үткәндә-сүткәндә студентларга теләсә нинди төрт мәле сүзләр әйтеп калу дисеңме, егетләрнең фуражкаларын очырып төшерү, аларны аяк чалып егу дисеңме... Кыз юньләп бер егет белән дә йөрмәде, әмма аларны үз тирәсендә тотарга, танцыларга теләсә кайсын өстерәп чыгарып үз кубызында биетергә ярата иде. Юашрак студентлар Танядан уттан курыккан кебек куркалар, яныннан кача ••ор иде.
Кәрамны иң шикләндерә калганы профессия төрлелеге булды Таня геолог, ә Кузьма ' автоматчы. Чынлап яши-нитә калсалар ниндие- рәк уртак фикер, уртак эш табарлар икән болар?..
Студентлар, дипломнар алып, төрлесе-төрле җирләргә китте. Та-ралыштылар. Баштагы елларда, бигрәк тә беренче айларда Кәрам үзе белән бергә укыганнардан бик күп хатлар ала иде. Егетләр дә язды, озын-озын итеп, чуклап-чәчәкләп кызлар да язды. Яңалыклар илнең бөтен почмагыннан диярлек килде: бүген Бакудан булса, иртәгә Сахалиннан, берсекөнгә Кавказдан, Башкортстаннан, Куйбышев промыселларыннан...
Бераздан кызлар кияүгә чыгып беттеләр, егетләр өйләнде — хатлар сирәгәйде: тора-бара Кәрамга бәйрәмнәр алдыннан уч төбе кадәр от- кырткаларда саран котлаулар гына килә башлады. Соңыннан алары да туктады. Оныттылар... •
Ә менә Кузьма Пичугов белән элемтә озак елларга сакланды. Институтта студентларның фәнни түгәрәгенә бергә йөргән, төннәр буе
китапханәләрдә утырган, шырпы тартмасы кадәр генә радиоалгычлар ясарга хыялланган һәм егетләр бүлмәсеннән кызлар бүлмәсенә радиотелефоннар үткәреп сөйләшүче дуслар курста икәү генә иде бит алар!
Диплом алып аерылышканда болай дип сүз бирешкәннәр иде «Күкләр җимерелсен, яңгыр урынына ташлар яусын, безне усал җил- * ләр җир читләренә илтеп ыргытсын, ләкин кайда гына булсак та. * нинди генә хәлләргә юлыксак та элемтәне өзмәскә, хатлар язып то £ рырга! һич яшермичә, дөп-дөресен. туп-турысын язарга!» 5
Кош теле кадәр генә соңгы записка кисәген исәпләмәгәндә, инде ~ хәзер Пичугов белән хәбәрләшмәгәнгә дә биш-алты еллап.
Кәрам шуларны уйлый-уйлый һаман караңгы урман эченнән ат- р лады. Бәхеткә каршы, урман алай калын булып чыкмады — йөз ел- . лык чыршы, нарат агачлары сирәкләнә башлады һәм алда, шул агачлар артында гына, тычкан утыдай сүрән, тонык берничә ут ноктасы “ күренде. Ниһаять поселок! Z
11 *
Поселоктан шәһәргә тип-тигез бетон юл китә икән бүтән азап- j ланырга туры килмәде, төнге сәгать икедә Курамшин Вахның шәһәр 3 дип аталган өлешенә килеп керде.
Бу башыннан бараклар, фин тибындагы өйләр белән башланган 3 шәһәр эчкәрәк кергән саен киңәя, ике катлы кирпеч йортларга, тимер-бетон панельдән салган дүрт-биш катлы корпусларга әверелә барды. Кайдадыр, шәһәрнең теге башында әллә тугыз, әллә унике этажлы итеп салына башлаган йортның кысасы да күренә. Үсәргә, зураерга йөз тота икән шәһәр
Урам уртасындагы бетон юлдан барды да барды Кәрам. Бу караңгы төндә инде ул ни кунак йорты, ни үзенә кирәк нефть идарәсен, ни Пнчуговларны таба алмаячак. Теге елгачы хатынның киңәшен тыңламаганга, үҗәтләнеп пристаньнан китеп баруына, шушы сукыр төндә җәфаланып килүенә яңадан үкенде.
Ул чын чыннан арган иде «Метеор»да утыргыч аркасына баш терәп, тәүлеккә күп булса ике-өч сәгать черем итеп алгандыр. Юл азабы гүр газабы дигәндәй, ана кадәр дә бит әле ул Әлмәттән Казан га биш сәгать автобуста. Казаннан Төмәнгә дүрт сәгать самолетта килеп ялыккан. Җир читенә барган кебек булды бу командировка Хәзер менә шушында бер утырыр җир тапса, эһ тә итми капчык ке-бек авып төшәр иде. салкын дими, каты дими, бала урынына йоклар иде дә йоклар иде...
Күз аллары томаланып бер мәлгә туктады, чемоданын аяк очына куйды Шулай да я Пичуговлар квартирасын, я кунак йортын таба сы иде бит. Тик ул урамнарны, ул йортларны җиде төн уртасында кемнән сорарга? Ахры, иртәне, яктырганны, кешеләр уянганны көтәргә кала...
Тукта, ниндидер тавыш килә түгелме?
Арырак, әнә теге яңа салына торган биек йорт ягында җыр сы ман нәрсә ишетелә Колак шаулыймы, әллә җырмы?
— Әйе. әйе. җыр! һәм. җитмәсә, татарча җыр. чын авыл җыры, егетләр җыры! •
Курамшннның миражлар турында укыганы, очсыз-кырыйсыз чүл ләрдә. дала уртасында, кызу кояш астында кешеләр бер тамчы суга тилмереп йөргән чакларда кинәт алларында җәйрәп яткан диңгез, ургып аккан елга, яшеллеккә чумган бакчалар күреп ымсынулары ту
рында ишеткәне бар. Бәлки бу да табигатьнең шундый бер шаяруыдыр?
Юк. җыр бу якка якынлаша, торган сеан ачыграк ишетелә бара һәм Кәрамның колагында бик күптәнге таныш мон булып яңгырый
Караурманныц уртасында
Каерылып ла кар калган
Кояш баешы ягында
Аерылып ла яр калган.
Җырлаучылар бик үк айнык түгел ахрысы. Тегендә, туган якларда булса урамдагы җырга. аеруча исерекләр җырына һич кенә дә игътибар «итмәс иде. Ә биредә шушы карлыккан тавышлар белән салулы-сикәлтәле җырланган җыр да Курамшинга әйтеп бетергесез ягымлы, якын тоелды.
Ул түзмәде, җиргә куйган чемоданын алды да, җыр ишетелгән якка китте. Бар икән әле тормыш, Кәрам уйлаганча Себер- дә йоклап ятмый, төн уртасында, таң алдында булса да кешеләре җырлары белән, җитмәсә, үз милли моңнары белән дә моңланып яши икән.
Җырлап килүчеләр өч ир-ат иде. Алар, нәкъ авылдагыча, бер- берсенең җилкәсенә кулларын салып, билләреннән алышып, тап урам уртасыннан атлыйлар һәм озын итеп «шахта» көен сузалар.
Курамшин тротуардан канау аша сикереп юлга, тегеләрнең кар- шыларына чакты. Тынына капланды, гүя көтелмәгән очрашу аның муеныннан буа сыман иде.
— Сәлам егетләргә!— диде ул үтә каушап.
Егетләр шып туктадылар. Берсе, зур гәүдәлесе, куллары белән бөерләренә таянып алга калыкты, усал, карлыккан тавыш белән әйтте:
— Сәлам дә булсын. Сез кем, ягъни?
— Әйтегез әле, зинһар, монда кунак йорты кайда? Курамшин- ның тавышы шул кадәр дә мескен, шул кадәр дә юаш булып чыкты— ул менә-менә елап җибәрер төсле иде.
— һе, кунак йорты! Димәк, кунак?
— Әбисенә кабартма ашарга килгән!
— Түгел, утырмага диген!
Егетләр кыргый тавышлар белән акырып көлделәр. Арада иң тәбәнәк буйлысы
— Каян буласыз?—дип сорады.
— Татарстаннан.
Егетләр минут эчендә Курамшинны урап алдылар
— Без дә Татарстаннан бит! Сез кайсы районнан, абый?
— Әлмәттән мин. Командировкага килдем.
— Әлмәттән? Без дә Әлмәтнекеләр бит, абый! Кайсы авылдан?
— Бигәштә яшәдем мин... Хәзер шәһәрнең үзендә торам.
— Бигәшнеке? Мин дә Бигәшнеке бит! — дип кычкырды әлеге кечкенә буйлы егет, чәчрәп алга чыкты. — Тукта, тукта. Сез мастер Курамшин түгелме соң?
Курамшин караңгыда аның йөзенә иелде.
— Кем малае буласың син? дип сорады картлар кебек.
— Барый малае мин. Беләсез сез аны Икенче промыселда оператор булып эшли.
— Ажгый буыны түгелме?
— Менә, эзенә бастыгыз! дип кулын бирде егет. Ажгый нәселеннән мин. Барый абзыйның төпчек улы булам, Рафат.
Боларга карап хәйран калып янда торучы теге таза егет янә телгә килде:
Соң, болай булгач нәрсә терәлеп каттың, Ажгый тәре, алып киттең авылдашыңны! Тот кулыннан, Рафат! Ал чемоданын. Гриша!
Туктагыз әле, егетләр, ни бит... Мина .гостиница кирәк иде.
Кызмача егетләр. Курамшннны ай-ваена карамыйча култыклап, чемоданын күтәреп үзләренең торакларына алып киттеләр. Имеш, юстиница шәһәрнең әллә кай читендә, ерак. имеш, анда урын әле бармы-юкмы. анысы да мәгълүм түгел, булган сурәттә дә ерак юлдан килгән якташны төн уртасында жибәрү килешә торган эш түгел ♦
Сырланып-назландырып торыр чак мыни - арылган, ачыгылган. у йокы килә, кайда, ничек булса да баш төртергә кирәк - ул карыш- £ мады, егетләргә иярде. , <
Егетләрнең: «Менә шушында гына, якында, әнә теге гаражлар _ артында гына», дигән тораклары да ярыйсы ук ерак булып -чыкты 5 Ниндидер караңгы урамнарны, пычрак тыкрыкларны үтел, биек кой- = ма белән әйләндереп алган гаражларны урап, аннан соң да күпер чекләр, тар басмалар салынган тирән-тнрән канауларны кичеп, ба- * гана башларына прожекторлар куелган якты, зур бер мәйданга кн- х леп чыктылар. Мәйдан тирәли дуга ясап бер төсле, бер рәвешле иге- Г зәк вагоннар тезелгән, алар көмеш сыман ялтырап, ут яктысында * әкияттәге сихри бер шәһәрне хәтерләтәләр иде.
- Менә шушында инде безнең оя. диде Рафат. барган жирен = нән туктап, уртадагы вагоннарга таба кулын сузып күрсәтте - «Буй- ~ даклар поселогы» дип атыйлар
«Дураклар поселогы» дип тә йөртелә, дип өстәде там» гәү- у дәле егет. Ни өчен дисезме? Акыллы кеше менә дигән йорт-жирен " ташлап шушы караңгы сазлыкка киләме?
Я. я. ыңгырашма! дип туктатты аны Рафат Монда яшәргә сиңа чуртым да кушмаган Торасың килмәсә дүрт ягын кыйбла!
һәм тормаячакмын да!
йөзләгән игезәк вагоннар арасыннан үтеп, берсен.» килеп туктадылар. Аның стенасына аршын буе итеп ниндидер дегет төсле буяу белән 132 саны язылган иде. Күрәсең, йорт номеры була.
Агач баскычтан менеп. Рафат ишектәге йозакны борды
Тышкы яктан соры, шыксыз күренсә дә вагонның эче шактый ипле. ярыйсы гына иркен икән. Үзенә күр» идәне, түшәме дә бар. кечкенә генә ике тәрәзәле. Такта белән икегә бүлгән бу куышның алгы ягын кухня итен көйләгәннәр Анда газ пл итәсе дә. табак-савыт өчен шкаф та. утырып ашарга өстәл дә куелган. Бүлмәләргә пар үт кәрелгән. су кертелгән. Ин кызыгы өстән аркылы-торкылы жеп сугып. аңа балык киптерергә элгәннәр. Шәп балыклар! Өзелеп кулыңа төшәргә теләп, ашыйсыны китереп торалар.
О-о, сез шәп яшисез икән!
Түрдән узыгыз. Кәрам абын, түрне тәпсагыг
Егетләр Курамшннны. плащын салдырып, ачык ишектән түр бүлмәгә әйдәделәр
Биредә күренеп торган байлык өч тимер карават та алар яны на куелган тумбочкалар белән берәр урындык иде. Карават турында стеналарга журналлардан кнссп алынган төрле кыяфәттәге хцтын кыз рәсемнәре, спортсменнарның һәм киноартистларның карточкада ры ябыштырылган
Күзгә бәрелеп торганы уртадагы зур өстәл һәм аның «етеыдә буш аракы шешәсе, капкачы ачып ташланган консервалар. колбаса, балык кисәкләре...
Курамшнн тузган табынга сәерсенеп карап торды эченнән генә көрсенеп монда, шушы исерек егетләргә ияреп килгәненә үкенә башлады.
Аның җимерелгән йөзен күреп. Рафат дигәне юатырга ашыкты Беләсезме, Кәрам абый, бег монда азрак кына озату кичәсе
ясап алган идек.. Мин иртәгә туган якларга, сабан туена кайтып китәм...
Шулай мени!
— Иртәгә түгел, ә бүген!- дип. сәгатен Рафатның борынына китереп терәде юан егет,— Кара, сәгать ничә булган!
Әйе, чыннан да сәгать өченче киткән икән бит!
Егетләр дәррәү кузгалып, плитәгә бәрәңге кыздырырга куйдылар, ашыга-ашыга өстәл өстен, урын җирләрен тәртипкә китерергә керештеләр. Тузылган бүлмәгә бераз гына булса да ямь. кот кергәндәй булды. Курамшин да, үз кешедәй, пинжәген салып урындыкка элде, аягыннан туфлиләрен төшерде. Ни генә булса да хәзер моннан чыгып китмәячәк иде инде ул.
Алга кыздырылган бәрәңге, ысланган һәм тозланган балыклар, алар янына бер шешә аракы да килеп утыргач, тар вагон эченә тагын да ямь кереп китте кебек, һич көтмәгәндә ерак Себердә, җитмәсә бик ачыккан һәм арган вакытта шушы бер карауга ярлы гына табында утыруы барысыннан да өстен, күркәм иде. ’
- Чыннан да матур яшисез!
— Әйтәсе дә түгел, оҗмах!— диде әлегә кадәр бер сүз дә дәшми утырган сары кашлы, сипкелле егет. «Оҗмах» сүзенә ул басым ясап, иреннәрен кыйшайтып әйтте. Күренеп тора, нәрсәдәндер риза түгел.
- Керәшеннәрнең оҗмахы була мени! - дип көлде юаны. — Сез бит ни теге, ни бу дингә ябышмаган!
Беләсегез килсә, теге дөньяда оҗмахка бер керәшеннәр генә керә алачак! Аларга нәрсә, дине белән христиан, милләте татар, гөнаһларын шәйтан санап торамы?
Егетләр утырыштылар. Рафат кырлы стаканнарны тутырып аракы салды. Барысы да сүзсез генә чәкештеләр.
Курамшин эшче халыкның гадәтен яхшы белә, әгәр инде үзеңне зурга куеп, кәнфитләнеп утырасың икән алардан җылы караш көтмә. алар шунда ук арт белән борылып утырачаклар.
Хәмердән авыз итеп, кайнар бәрәңге белән кыздырылган балык кабып куйгач табын җанланып китте.
— Сез. Кәрам абый, һаман да әле болар кемнәр икән, ничек бу җирләргә килеп тап булганнар, дип аптырап утырасыз бугай,— дип башлап җибәрде сүзен Рафат Бу якларда безнең халык күп. әйтерсең. ярты Татарстан монда күчеп килгән. Менә бу егетебез,—ул. янындагы сипкелле, сары кашлы егетнең җилкәсенә кулын салды, безнең арада иң грамотные. Хәтта ун класс бетергән! Коридорын да санасаң — унбер дияргә була. Исеме Гриша. Григорий ягъни. Без аны Гергери дип йөртәбез...
— Ак эшләр буенча минем урынбасарым була, дип килеп кушылды зур гәүдәле егет.
Егетләрнең шаярып сөйләшкәннәрен белсә дә, Курамшин төшенмәде
— Ничек «Ак эш»?
- Ак эш эзләп килгән ул Төмән якларына. Биргәннәр андый эшне, бирми була мени шундый гыйлем иясенә! Баржадан акбур бушатырга кушканнар. Ошатмыйча китеп барган бу юньсез! Икенче эшкә кергән. Анда кулына ак буяу тоттырып нефть резервуарларын буярга мәҗбүр иткәннәр. Я. ак эш түгел диген инде? Аннан да качкан. керәшен тәре! Менә хәзер бездә, электрик мин дигән булып йөри, багана төпләре казый... Ә бу бүлмәдә, минем заместителем буларак, сөткә йөгерә, яки ипи алып кайта, кай чакларда, кушсаң, бер шешә ак башны да кыстырып кайткалый...
Я. юк белән мактанып утырма әле,—дип туктатты юан егетне Рафат Стаканнарны эчемлек белән тутырып куйды.— Синен үзенне кем дип таныштырырга инде? Касыйм дияргәме, ашыйм дияргәме? Икесен әйтсәң дә туры килә. Күрәсең инде, Кәрам абый, бу егетнең теш тегермәне ничек тартканын Мөмкин булса бөтен Себеренне тотып кимерер иде! *
- Бозаулар боз ялаганда сыерлар су эчә,—диде Касыйм, алдын- * дагы зур гына колбаса кисәген кабып куйгач.
Кәрам Ризванович бу таза гәүдәле, әвен кебек егетнең кергәннән « бирле гел ашау белән генә булышып утырганын күргән иде инде. х Касыйм, ничектер, сөйләшкәндә дә ашаудан туктамый, гүя азыкны да 2 ул сүзе белән бергә чәйни, бергә йота. р
Стаканнан тагын берәр йотым аракы кабып куйгач, Курамшнн ф кызышып, үз-үзенә гаҗәпләнеп утыра башлады .булса да була икән _ кешедә чыдамлык! Авызга хәмер түгел, бер кисәк ипи дә каба ал- ~ мый авып китәр төсле иде, хәзер тәненә яңадан көч. гайрәт йөгерде, Z ул үзен элеккедән дә ныграк, уяурак сизә башлады. Бу кеше дигә- * неңнең мөмкинлекләре чиксез икән... ж
Моңа кадәр көләргә, шаярырга тырышып та ачылып бетә алмый s интегеп утырган егетләр дә яхшы гына телгә килделәр. Алар Курам- 13 шиннан туган як турында, нефтьнең чыгу-чыкмавыннан башлап иген- 2 нәрнең торышына, хәтта явым-төшемнәргә кадәр сораштыра башла- J дылар. һәр җавапны авызга керердәй булып тыңлауларыннан Кәрам < бу егетләрнең туган якларын бик тә сагынуларын, кайтасы, күрәсе 3 килүләрен тоеп утырды.
Я, Кәрам абый, сезне бирегә нинди җилләр ташлады? Озаккамы?
■ Икс айга гына Уйламаганда көтмәгәндә тоттылар да җибәрделәр Скважиналарга автоматлар куярга кирәк икән, имеш... Әйтерсең, Себеркең үзендә кеше беткән! Курамшнн, зур хәсрәткә калган кешедәй, башын иеп утыра иде, тураеп егетләргә карады. Нинди җир сон ул «Черек күл» дигәннәре? Еракмы?
Черек күлгә җибәрделәрмени?! дип, ничектер, дәррәү кузга лып кундылар егетләр Без дә шунда эшлибез бит. абый! Электрик лар без. Черек күлне яктыртырга маташып ятабыз!
Әле электры да юк мыни?
Рафат, яныннан чебен куган кебек, кулын гына селтәде.
Электр дисез сез. Кәрам абый Багана утыртырга җире бармы дип сорагыз! Тапканнар да соң инде җирен, кайда борауларга урын! Саз боткасы бит ул. промысел түгел!
Аяк кирәкми анда безгә, очып йөрергә канат кирәк! дип өстәде Гергери.
Канатлы фәрештәләр затыннан булганнар 1ына эшли биредә Фәрештәме соң син. әллә кеше генәме?
Шулай тупас итеп, «син» дип дәшеп’ арада Касыйм гына сөйләшә. Курамшнн аңлап бетерми әле бу егетне әллә ул үзен бик эрегә куя, әллә көченә масая, әллә инде тәрбиясе шундый, һәрхәлдә Ку рамшин Касыйм дигәнен ошатмый. Аның соравын да ишетмәскә булды л
Хәмердән тагын бераз кыза тишкәч, әлеге егет торып ук басты да учЛяры белән күкрәк йоннарын йолка-йолка
Син арада иң бәхетлебез, Рафат! дип өзгәләнергә кереште. Сабан туена кайтасын бит син. сабан туена! Их. билләргә сөлге са лып бер генә көрәфәсс иде хәзер!.
Күпсенмә, мин дә бер генә атнага’ Анысын да үз исәбемә, тезләнеп ялынгач кына бирделәр.
Янәшә утырган Гергери, тәрҗемәче кебек, Курамшинның колагына хәлне аңлатып бара:
Касыймның бишенче ел инде авылында булганы юк. Кыйнашкан өчен бер елга утыртканнар аны Срогын тутыргач, авылдашларыннан оялып, өенә кайтмаган, туры шушында килгән.
— Ни өчен сугышкан?
— Хатыны моны ташлап кияүгә чыккан *а... көндәшен бу тотып кыйнаган!..
Гергеринең аңлатмаларын Касыйм ишетеп тора һәм тагын да үрсәләнеп китә:
— Кайтсам түзә алмам, чыдый алмам дип куркам! Я ирен, я үзен юк итәрмен!..
- Ә син нигә кайтмыйсың? дип сорады Курамшин Гергеридән. Рафат белән Касыйм шырык-шырык көләргә тотындылар.
— Себердә ак эш тапкач кайтамыни!
- Инженер булгач. «Волга»ларга гына утырып кайтырга исәбе!
Кәрам Ризванович Гришаның битендәге, борын очындагы вак кына булып сибелгән шактый сөйкемле сипкелләренә карап торды да:
— Ник көләсез. — диде елмаеп. — Ният иткән — ерак киткән дигәннәр. Тырышса, инженер гына түгел, әллә кемең дә булыр иде.
Касыйм әйтмешли, арада иң бәхетлесе Рафат бугай. Аның бүген күңеле күктә йөзә, хыяллары диңгез булып чайкала. Рафатнь!ң авылда Садә исемле сөйгән кызы бар икән, шундый да чибәр, шундый да сөйкемле, имеш, андыйны бер җирдән дә таба алмыйсың...
Кызга карата мәдхияләрен үзе белән яшәгән егетләр Рафаттан унынчы, йөзенче тапкыр ишеткәннәрдер, ә һаман да әле беренче мәртәбә хәбәрдар булгандай, тәм белән тыңлыйлар.
— Сез ул кызны беләсез. Кәрам абый,— дип кабатларга маташа Рафат, өстәл аша кулларын суза-суза.— Укытучы Гариф кызы ич ул, безнең күрше. Менә шушындый кечкенә генә, түгәрәк кенә кыз!
— Бер дә хәтерләмим шул. Яшьләр белән аралашкан юк.
«Белмәмешкә салыша» дип. эченнән генә зарланып алды Рафат
Чыннан да Курамшин үзе «Кияү булып төшкән» Бигәш авылыны- кыларны начар белә, бигрәк тә яшьләрне танымый иде. Аның каравы. авылның читтән килеп йортка кергән бердәнбер киявен Бигәшләр бетереп беләләр. Хәтта, кирәгеннән артыгын да. Тиешле-тиешсезен дә. Мәсәлән. Кәрам Рафатны төсмерләми дә, ә Рафат исә инженер Курамшинның авылга килеп кайчан өйләнүен дә, хатынының исеме Хәтимә икәнен дә, шул Хәтимәне яратам, оныта алм&йм дип әйле- шәйле Шәфрунның болар капка төбенә килеп, төннәрен гармун уйнап утыруларын да - барысын да белә.
Кәрам Ризванович болай дип уйлап утыра инде кыз да чибәр, егет тә күркәм, өстәвенә бер-берсен *бик яратышалар икән, алайса ник кавышмыйлар, кем тота?
Үзенә күрә моның да сәбәбе бар икән. Юлларына көтелмәгән бәхетсезлек аркылы төшкән, кавышу насыйп булмаган...
Караңгы яңгырлы төн, дип. тавышына да бертөрле шом салып сөйли башлады Рафат Хезмәтне тутырып армиядән кайтам Машинадан авыл читендә төшеп калдым да дәртләнеп-очынып караңгы, көзге пычрак урамнан өйгә атлыйм. Өйдә әни, күршедә өч ел буе хат алышкан, вәгъдәләр куешкан кызым көтә. Мин үзем кайда гына барсам да кайту турында алдан хәбәр биреп куярга яратмыйм Әле хәзер дә телеграмма сукмадым. Шулай кызык. Шап иттереп кинәт кайтып өйдәгеләрне дә. Садәне дә, авылдашларны да шаккатырырга исәп. Менә шулай. Үзем солдат итеге белән урамнан пыч-
рак ярып алга атлыйм, үзем өйләрне саныйм. Безнең йорт авыл ба тыннан унҗиденче. Сагындырылган. Сигезне санадым, тугызны, унны санадым, унберенчесендә йортлар бетте дә китте! Менә шулай, ышансаң ышан, ышанМасаң юк! Тукта, мәйтәм, бу нинди хикмәт әле. ялгышып башка урамга кердемме әллә? Өч ел эчендә авылны, өем . не оныттыммы?
Шулай да аяк үзебезнең тирәне сизә, өйгә таба тартыла. Турыбыз га барып җитсәм, ни күрәм безнең өй урынында убылып торган чокыр! Анда янып күмергә әйләнгән бүрәнә башлары, кап-кара ишек, » тәрәзә яңаклары, уалып беткән кирпеЧләр.. Каршымда, җилдә ыңгы- = рашып, янган-көйгән шәрә каен агачы чайкала Шуңа сөялдем дә, i йөземне каплап елап җибәрдем... •"
Рафат, җилкәләрен күтәреп авыр итеп сулап куйды, өстәлдән па- ♦ пнрос алып кабызды.— Менә шулай...— дип, башын иеп төтенен өреп х торды да дәвам итте.— Урам аша Садәләр ягына чыктым. Аларның = өйләре дә юк. Хәтерлисездер. Кәрам абый, заманында челтәрле кәр £ низләре, бизәкле тәрәзә капкачлары белән урамга ямь биреп, бөтен т авылны кызыктырып тора иде бит ул... Үзебезнекеләрнен кайда икән- i нәрен дә кешеләрдән сорашып кына белдем югары очта, чыбык очы -г тиешле абзыйлар мунчасында торалар икән ч
Моннан берничә ел элек Бигәш авылында булган көчле янгын “ Курамшиниың да нык хәтерендә. Октябрь урталарында, коры, җилле < көнне булды бу фаҗига. Өч малайның шуклыгыннан башланган дип 3 сөйләделәр Галәмгә ракета җибәрәбез дип. үзләре ясаган аппаратларын мунча башына төшергәннәр дә. түбәгә ут капкач качканнар Әйе. коточкыч янгын булды авылда, балалар уены халык өстенә зур каза булып төште.
Ә кызың белән ничек очраштың?—дип. малайларча кызыксынып куйды Курамшин.
Садәне мин һич тә ул хәлендә күрермен дип уйламаган идем Ул бик матур, пөхтә киенергә ярата иде Ни әйтсәң дә авылда бер дигән укытучы кызы. Шуңа күрә өстендә ефәк тә затлы йон күлмәк, аягында ялтырап торган лаклы түфлнләр генә булыр Янгач, мәктәп нек бер классында торалар икән Чакырып чыгарсам, ни күрим өстенә иске генә киемнәр кигән бер кыз. Танымыйм «Садә, бу синме, сип булсаң бар, киенеп чык. клубка киттек» мин әйтәм «Нәрсә киим соң. бәген байлыгым, бар булган бирнәм шушында инде минем», ди, үксеп-үксеп елый, юләр!
* - Син инде күлмәгеннән курыктың да Себергә качтын! дип куй
ды Касыйм, кызарган күзләрен иптәшенә төбәп
Аның сораны Рафатны котыртып җибәрде
Мин түгел шул, ул курыкты! Уйлап кара, суз куешылган. ар миядән кайту белән туй ясау турында килешенгән, ә ул бирнәләрем янды дип утыра!
Барыбер өйләнергә иде!
Кая алып кайтырга?
— Мунчага!- дип үрти аны Касыйм һаман Яшь кәләш белән мунча керү борынгыдан калган гадәт!
Арада олы кеше буларак, кызып барган бу мәҗлесне Курамшин сүрелдерергә ашыкты
Чыннан да. көлке түгел, егетләр Үз күзләрем белән күрдем ул янгынны Скважиналардан, ерак буровойлардан нефтьчеләр кайтты, тревога белән тирә-як шәһәрләрдән янгын машиналары килде Авыл ны айкап, актарып янган утны тиз генә баса алмадылар бер-нке сәгать эчендә кырыктан артык йорт кара күмергә калды, ихаталар, мунчалар юк булды, абзарларда маллар, кош-кортлар һәлак булды
65
Минем бригада, ул көнне, сулы чиләкләр белән түбәдә торып, яна- пешә. ялкын астында мәктәпне саклап калган иде. Яна мәктәпне.»
Кәрам Ризвановичның күптәнге янгын турында сөйләп утыруы Касыймны да, Гришаны да уйга сала алмады Аларнын фикерләре башкада иде
Бу юлы инде Рафатка тыныч кына утырган керәшен егете бәйләнә башлады
Шулай да. Рафат. мондый чакта авылыңны, әниеңне, сөйгән ярыңны ташлап китү егетлек түгел!
Минем урында нишләр идең, хәсрәт? Я. нишләр идең?!
Шунда эшкә керер идем, акча эшләр идем дә өй салып бирер идем!
Ул вакытта колхоздамы акча?
Ә ник нефть эшенә кермәдең?—дип сорады Курамшин тыныч кына — Әнә. сездә нефтьчеләр йортларын бик тиз өлгертеп керделәр Нефть идарәсе агачын да, шиферын да бирде, машина белән дә булышты
Рафат, тирән сулап, тәмәкесен өстәлгә ыргытты.
Барган идем мин нефтьчеләр янына, алмадылар, һөнәрең юк диделәр. • •
• Минем бригадага киләсең калган, туп-туры үземә.
Әх, Кәрам Ризванович!—дип. кинәт урыныннан сикереп торды • егет Килдем бит. килдем! Хәтерлисезме, скважина янында очраштык? Безгә тәҗрибәле кеше кирәк, энем, дидегез. Җитмәсә, «тараканның мыеклары нәрсәгә хезмәт итә?»—дип көлке сорау бирдегез...
Курамшин уңайсызланып кулъяулыгын чыгарды, борын өстендә ял-тыраган тир бөртекләрен сөртеп алды Менә бит ничек килеп чыккан. Шундый яхшы, яшь егет мөрәҗәгать иткән булган эш сорап, ә ул, мастер Курамшин, шул авылның кияве, сорашып-танышып та тормыйча аны кире борып җибәргән. . «Тау белән тау гына’очрашмый» дип бик белеп әйткәннәр шул. Менә кайда китереп кавыштырды язмыш
Әле генә шау-гөж килеп торган вагон эче бер мизгелгә тынып калды. Кәрам янындагы Гриша торып китте дә урынына барып мыштым гына ятты, боларга арты белән борылды.
Урындыгын каты шыгырдатып Касыйм да кузгалды. Ул кухняга чыгып нәрсәләрдер шалтыратып йөрде, краннан су агызып аны чутылдатып эчте. Аның: ’
Интеллигент атала, үзе инженер, анасының кабер тактасы!— дип мыгырданып сүгенгәне ишетелә иде.
Рафат исә, башын алдындагы стаканга иеп, сүзсез утыра, табынның ямен җибәргәнгә, кунакның хәтерен калдырганга үкенә иде.
Хәзер кирәкми инде, бары да үтте, онытылды,— диде егет, ниһаять бераздан.— Сабан туена кайтам- бит, егетләр, туган илгә!
Курамшин тәрәзәгә күз салды. Тышта яктыра башлаган, тезелеп киткән вагон түбәләре өстендә соргылт наратларның очлары калкып тора иде.
Курамшинның арган, борчылган йөзенә карап алгач:
Ятыгыз, Кәрам абый, ял итегез,— диде Рафат.— Ә мин ятмыйм Күзгә йокы керми барыбер. Кайту дәрте... — Үзенең урынын туздырып ташлады, мендәрен күпертеп куйды.
- Рәхмәт, хәзер мин дә китәм. Хәерле юл сиңа
Курамшин урыныннан кузгалды.
- Хәтимә апага нәрсә дияргә соң, КЗрам Ризванович? Сәлам әйтергәме?
Курамшин уйлап-уйлап торды да кул селтәде
— Үзем хат язармын әле. Очратсаң, күрмәдем диген, шул гына
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
♦
, I
Менә нинди икәнсең, Себер! Гасырлар буе кеше аягы басмаган ур £ маннар иле, кеше күзе күрмәгән күлләр, баткак сазлыклар, мәңгелек * туң жирләр иле, шушы мыни инде син? Ерак Себер дип, салкын Себер. * куркыныч Себер дип, тарих тарафыннан бөтен ләгънәтләре белән кар- = галган, яшәү-тору өчен яраксызга чыгарылган хикмәтле, серле жир н син буласың мыни? Канлы патша әмере белән сөрелгән кыю дека ♦ бристларга сыеныр урын биргән, ирек даулап баш күтәргән юксыллар- х ны залим изүчеләрдән, түрәләрдән яшергән, император тәхетләрен дер = селкеткән революционерларны үз кочагына алган иркен, киң күңелле ~ Себер, кырыс һәм мәһабәт Себер, син мени бу?
Курамшин, машинаны туктатып кабинадан төште дә. каршысында ~ куе яшел стена, алай гына да түгел, зәңгәрсу-көрән тау булып баскан ш чыршы урманына текәлде. Онытылып, хәйранга калып, шомланып k басып торды. Шушы калын, тыгыз урман-стена аша иңе-буе белән бө- = трн Себерне Уралдан алып Иртыш, Обь елгаларына кадәр сузыл- ч< I ан, аннан ары Енисей һәм Лена буйларына жәелгән, ахыры Ерак з Көнчыгышка барып тоташкан тулы бер Себерне күз алдына кнтермәк че булды.
Китапларда Себерне яшел океан дип тә, урманнар материгы дип тә язалар, дөньяның жиденче континенты дип тә атыйлар Уйласаң хәйранга калмый чара юк: шушы Көнбатыш Себер тигезлегенең Төмән өлкәсенә кергән яртысы гына да миллион ярым квадрат километр икән Аңа Англия Франция, Италия, Германия Федератив республикасы. Гол ландия, Дания һәм Люксембург кебек эреле-ваклы жнде ил сыя
Курамшин үзен Себер урманнарына кереп адашкан бер кечкенә, мәхлүк бөжәк итеп тойды һәм, шушы иксез-чиксез тайгада юл тапмый ча курыккандай, кырт борылып машинага кереп утырды .
Шофердан башка, кабинада мастер Аввакумов та бар иде Төртмә телле, бик бәйләнчек кеше. Ул Черек күл мәйданында эшли, бораулаучылардан скважиналарны кабул итеп, аларны жиһазлау, көйләү, ходка жибәрү белән мәшгуль икән.
Командировкага килгән яңа танышының турист шикелле гел тукта Лып, муенын суза-суза каранып баруына ачуы килә башлады аның Шул инде ул командировкага килгән кешеләрнең! Белмим, нин ди кызык таба торганнардыр
Мин бит Себердә беренче тапкыр
Аввакумов шоферга машинаны ашыктырырга кушты
Чыннан да, барасы жир ерак — кырык километрдан артык Төнлә яңгыр явып, болай да йомшак, баткак юлны тагын да изрәткән тәгәрмәчләр әле уң, әле сул эзгә кереп чума, машина әвеш-тәвеш килә. Кәрамны як якка бәрә, башын чайкарга мәжбүр итә иде
— Тотыныбрак утырыгыз,— ди Аввакумов, үзенә черем итәргә комачаулаган Курамшинга таба борылып — Ныграк тотыныгыз!
Кәрам, моторның көчәнеп, елак тавыш чыгарып баруын пошынып тыңлы тыңлый һаман Себер турында уйлана Ләкин уйларының очы очка ялганмый, фикерләре тарала, үткәннәре, бүгенгесе, киләчәге бер гә бутала.
Кичә кунак йортына урнашкач газеталар караштырып утырган нде Курамшин Төмән газетасы өлкәнең төньягында тагын бер зур нефть »• 67
һәм газ ятмасы табылу турында хәбәр итеп, язучы Радищев хатыннан бер кызыклы өзек китергән: «Нинди бай як бу, Себер дигәнен, нинди куәтле як! Гасырлар үтәр, һәм ул үзләштерелгәч, аңа дөнья елъязмасында зур роль уйнау насыйп булыр».— дип язган Илим төрмәсеннән Радищев. Нинди гаҗәп күрәзәлек!
Әйе, бу яклардан — Себер юллары, Тубыл тракты буйлап беренче рус революционерлары — декабристлар узганнар
Тубыл зиратында декабристлардан Фердинанд Вольфның, Муравьевның, Кюхельбекерның. Краснокуцкийның һәм украин шагыйре Гре- бовскийның каберләре калган Бу якларда — ирек җырчылары Радищев, Чернышевский. Достоевский. Короленко, Фонвизинның аяк эзләре. Алар ерак сөргеннәрдә дә, зинданнарда да Россиянең матур киләчәге турында хыялланганнар, кайчан да булса Себернең үсәчәгенә, чәчәк атачагына ышанып яшәгәннәр.
Ә шул ук вакытта патша чиновниклары Тубыл губернасы турында мондый мәгълүматлар биргән: «..Губерня гаҗәеп ярлы... хәтта Урал сыртының губерняга кергән өлеше дә киләчәктә файдалы казылмалар чыгарырлык өмет билгеләре күрсәткәне юк».
Бирегә шәһәрләр төзү өчен гади таш белән известьны да Пермь һәм Семипалат губерналарыннан китерткәннәр. Юк, теше үтмәгән, көче җитмәгән патша властенең Себер байлыкларын ачарга!
Күзеннән бер нәрсәне дә ычкындырмыйча әле бер, әле икенче тәрәзәгә карап бара Курамшин. Юл буйларында су тулып торган зур- зур чокырлар һәм шунда йөзгән агачлар, сазга батып тәгәрмәчләре я морҗалары гына күренеп‘торган тракторлар һәм краннар, давылда ауган нарат урманнары, ниндидер күл уртасында багана кагып, электр, телефон линияләре үткәрергә азапланучы эшчеләр, озын траншея буйлап сузылган нефть торбалары һәм торба өстендә якты чаткылар сибеп ятучы сварщиклар. . Кәрам кабинада селкенә, кымырҗый, янында утырып баручы Аввакумовка да комачаулый иде бугай Үзе: «Ничек әле; «Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә».— диләрме? Туяр сың әле, гарык булырсың, дустым! Командировкаң гына чыдасын!»— дип мыгырдана.
Себер нефтьчесе, мастер Виталий Иванович Аввакумов белән Курамшин кичә идарәдә, баш инженер Бабиков бүлмәсендә танышкан иде. Дөресрәге, баш инженер аны кайдандыр үзе чакыртып китерде.
Сәер холыклы, үзсүзле кеше икән Аввакумов дигәннәре, командировкага килгәннәрне җене сөйми ахры. Курамшинны күрү-танышу белән:
— Миңа толкач кирәкми, миңа эшчеләр, нефтьчеләр кирәк!—дип бәргәләнә башлады. Кыен булды Курамшинга, шул чак чыгып йөгерәсе, үпкәләп кайтып китәсе килде аның. Әмма бик тиз тынычландырды Аввакумовны баш инженер — өстәл тартмасыннан бер кәгазь алып укуы җитә калды. Бу — Төмәннән шушы көннәрдә килгән приказ иде Бу — мөһим дәүләт заданиесе, диелгән.
Бүген Аввакумов басылган, хәтта бераз яхшыра да төшкән кебек. Иң беренче эше итеп, әлегә Черек күл мәйданы, андагы эшләр, кешеләр белән таныштырырга булды, машинасын китертте, кабина кысы- рык булса да, яныннан урын бирде. Шулай да әле ул Курамшинга килмешәк итеп карый, җае туры килгәндә чәнечкеле сүзләр дә ычкындыра.
— Ардым,— ди ул, көрсенеп.— Көн-төн эш, скважина да нефть, үземә дә бераз командировкага чыгып керми булмас, ахры Командиро-. вочный кешенең эше рәхәт бит аның: ашау патшадан, йөрү тактадан. Бер нәрсә өчен дә кайгырмыйсың, һич нәрсә өчен җавап бирмисең. Аңа нәрсә: үгез үлсә ит, арба ватылса утын
— Шулай йөргәнең булдымы?
— Туры килде. Өченче ел Бакуга автоматлар буенча киңәшмәгә
җибәргәннәр иде Тәҗрибә уртаклашу кебек тә нәрсә нде инде ул узе Барсам, анда нефть чыгаручылар түгел, ә бораулаучылар җыелган икән Мин нинди бораулаучы инде, я? Алар бораулар, турбобурлар, ги дромониторлар һәм ачкычлар турында, ә мин үземнен нефть үлчәгечләрне, скважиналарны, автомат япкычларын сөйлим Кыскасы, кем ур ман, кем утын турында. Шыксыз үрдәк урынына, ни эшләргә белми, бер көн ияреп йөрдем боларга. ике көн, ахырда тәкатем калмады, әйттем шундагы җитәкчегә: рәхмәт чакыруыгызга, мин әйтәм, бораулаучы буласым килми, коткарыгыз ул һөнәрдән, кайтам, дим. Авызны да ачыр мый Что син. ди бу. Себер кадәр Себердән килгәнсен. ул яктан вәкил булдымы, дип сорасалар нәрсә дип җавап бирермен, зинһар кал Күңелсез булса әнә диңгез, әнә пляж, кызын да ят!— ди бу Җитәкченең киңәшен тыңларга туры килде. Күптән шулай рәхәт ял иткән юк. курортка барырга вакыт тими иде — командировкадан тазарып, кояшта чүл гарәбе кебек каралып, чыныгып кайтып кердем
— Миңа монда әлегә кызыныр урын күренми.— дип Аввакумовның лыгырдап баруына ачуы килеп әйтеп куйды Курамшин
— Анысы шулай инде Шартлар җитешеп бетми шул бездә. - дип, тагын үчекләп алды Аввакумов, янә командировка хәлләрен сөйли башлады:
— Хәер, теләгән кеше монда да җаен таба инде ул командировка ның. Быел яз бер айга эшкә дип сварщик килгән нде Безнең идарәнең үтенече буенча Куйбыш^втан авралга дип җибәргәннәр боларны Ягьнн безнең үз вакытында ялганып бетмәгән торбаларны ялгарга Килделәр — эшләмиләр, каһәрләр! Берсе торба өстенә менеп утыра да, кәйтән өенә хат язуда, икенчесе, «маскасын» киеп, электродын тотып, торба астына кереп ята да йокы симертә
Кәрам, дөресме-юкмы дигәндәй. Аввакумовның авызына карап ала Себер мастерының зур авызы, кабартма кебек калын иреннәре кешедән көлү, кеше ирештерү өчен махсус ясап куйган кебек тоела аңа. Әнә аның шоферы да, юлны онытып диярлек, түрәсенең авызына күбрәк карый Кызыкмы, кызык түгелме, күркә гөлдерәвен хәтерләтеп көлеп бара
Әллә булганны, әллә юкны сөйли Аввакумов, шулай да Курамшннга төрттергәне ачык. «Улым сиңа әйтәм. киленем син тыңла!» димәкче була картлач. Акыл өйрәтеп маташа
Аввакумов Курамшннга табарак борылып утырды да. күзен елтыратып хәйләкәр генә сорап куйды
— Синең соң, семьяң бардыр бит?
— Бу яшьтә семьясы булмаган кешенең, минемчә, камиллеген тик шереп карарга кирәк
— Анысы шулай инде —дип килешә Аввакумов, су капкандай кинәт тынып кала
Шул чак Курамшин үзе дә, яңа өйләнгән егет кебек, тәкать тота алмый хатынын сагынганын тойды, балаларын юксынып куйды Килгәч тә хцт язарга, я телефоннан шалтыратырга иде. Ничектер, вакыт тар булды Аннары урнашып-көйләнеп беткәч хәбәр итәрмен диде Әйе. мондагы хәлләрнең барысын да Хәтимәсенә түкми-чәчми соңыннан, бүген булмаса иртәгә язар әле. Аңынчы Черек күлнең үзен күрергә, эше. кешеләре белән танышырга, барыннан да бигрәк якын дусты, сабакташы Пнчуговны табарга, аның белән очрашырга кирәк
Килгәндә һәм килгәч шушы бер ике көн эчендә генә дә онытылмас лык, әсәрләнерлек тәэсирләр алды Курамшин Ләкин әле бу күз өстен нән шуып үткән беренче тәэсирләр генә, әле алда тагын да кызыклы рак. матуррак нәрсәләр көтәдер Язар әлебу турыда хатка Янсә кайт кач, Хәтимәсенә кич утырып сөйләр, төн ката сөйләр Юк, язып, сөйләп кенә аңлата торган нәрсә түгел үзенчә бер дөнья икән бу Себер!
Машина уң якка салулзгг тәгәрмәч чохыр, дә матур буласы иде беренче сәяхәт
Әйе. нык утырды машин i *ер af
тартып, рульне тегеләй дә. .болай . \ -
нын ун көпчәкле «Урал»ы селкенергә д> те." ■■ :-
— Ачык авыз, нәрсә карадык1 ... . ■ ' •». У
гына
Курамшнн белән Аввакум >в юл | 1Ә нкесе 6,
юлы машинаның бортына ябыштылар
— Раз. два, взяли! Еще раз. взяли! Раз, двр
Көпчәкләр артка пычрак атып t . : • »нә мләнгәи с
астан казып тирәнрәк чума бара иде
— Стоп!—дип кулын селекте АвЪлкум • ш ; ; М.-т "■"’.J! Н төшер агачларны.
Кирәк очракларда тәгәрмәчләр асты машина әрҗәсе
һәрвакыт бүрәнәләр, такталар йөртәләр iiуларны алга
пер итеп жәйгәч бик тиз күтәр -.. ■
Киттеләр, €һ-дүрт чакрым’ .■ т.-ш ■ . . .. р тагын ке
батты машина. Начар юлның мен гөнаһ.
хужа тагын тиргәргә кереште:
сәгатьләреңне, көт кем дә булуа килеп чыкканны. Трузоаик кына тар* тыл чыгара алмый, трактор я ирәк Авария командасы та
ләп ителә Дежурда йөриләр алар. Бу у Көтик, бераздан килеп чыгар. .
Куе жнрән сакалы белән мы, . зрып куй
— Белмим, курыкмыйча нинди . ; ... l!ffчс
нә! Чын иблис токымыннан! М иргә дә
алмашмас идем аны.
Әйтеп тә бетерйәде бара ишетелә башлады.
— Әнә. әйттем бит килә Фая* үзе. шайтан ал ыры1
Калын корыч бауны өчә\. дылар
рып Фая дигәннәре Ничектер, бульдозерны .. • u о-.i.lH бо
— Күзеңә кыярак үстеме • <л ■ • ! ; • • ••
себерке тоттырырга синең!
Б> ЮЛЫ әржәдә ин соңгы чик к < ылтан 6срми-<
һәм такта кисәкләре дә. ниндидер иске ха -• Л ' запас бзл-
лон да коткара алмады машинаны : .и.> . >.. башта гәгәрмәчлэ»,
реннән. аннан әрҗәсеннән үк керег :1..чы -»т Аввакумов
белән Курамшнн хәлдән тайдылар ш лайга чумдылар. ӨС-
башлары дегет кебек кара Сыекча белән капланды. ’
Өздереп, камчылап яңгыр ява башлады
— Ходай тәгаләдән тракт , (
гаен чуарлаган балчык тапларын ак кулъяулыгы белә «ртә-сөртә.
— Ходайда бармы андый трактор? .
— Ялварып Сорасаң, бәлки жнбөрер
Икесе дә кабинага кереп утырдылар Аввакумов, ягы белән борылып үзенә урын майлагач, зарлана ба >лады
— Менә шулай инде, ит ш Й
төсле бәбәгеңне ачыбрак Кармасак утыра
гач. сүзен дәвам итте: .
— Между прочим, сезнең яклардан Гатар хатыны Әйт'әле. сездә хатын-кызлар бар да шундыймы?
— Нинди?
рып. жиргә сикерде
Ә-ә, син мени әле?— дип күптәнге танышыдай килеп Аввакумов- ка кул бирде бульдозерчы хатын — Шулай дип уйлаган идем аны Ничә карасаң син батып ятасың!
Кәрамга таба борылды Фая. Аның белән күзгә-күз карашып, шул мәлдә катып калды — Курамшин?!
Кырт борылды да, ирләр кебек эре-эре атлап, бульдозеры янына ♦ китте, бер талпынуда тәгәрмәч чылбырына сикереп кунды, йомран жи- г тезлеге белән ишеге ачык кабинага чумды
Бу хатын Кәрамның якташы Фәнүзә иде
Аның очравы Курамшинның кәефен кырды да төшерде. Исән-сау * килеп җитү, авылдашы Рафат, якташ егетләр белән очрашу, кунак йор- g тына урнашу шатлыклары, Себер турындагы матур тәэсирләре — ба- = рысы эреп юкка чыккандай булды.
Менә сиңа Фая! Каян килеп чыккан әле бу Фәнүзә бирегә? Кит- * кәндә генә коммутаторда телефоннан «Утыз өч> дип җавап биреп уты- = ра иде түгелме? Бик тә охшаган иде бит тавышы Алайса, кемнән гафу “ үтенде Кәрам?
Бульдозер бер талпынуда өч күчәрле «Урал»ны ныклы юлга өстерәп * чыгарды Фәнүзә машинадан бауны ычкындыргач та китмәде, тагын ба- х тарлар дипме, әкрен генә арттан озата барды
— Кара син аны ничек килеп чыкты заманында мин аны батырдым, хәзер ул мине тартып чыгарды ,
Моны үзалдына елмаеп та, тирән көрсенеп тә әйтте Курамшин -
3
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Кайсы кайда урын табып, кешеләр йоклап беткәч тә әле Ишәй абзый калай мичкәдән .ясалган буржуй корсаклы мич каршында утыра бирде. Арган булса да йокламады Хәер, өй эчендә ятарлык урын да юк иде Өстәвенә, юлда яңгырда чыланып килгән кешеләрнең өс- башларын. киемнәрен дә киптерергә кирәк.
Ул мич авызына шылтырап торган нарат утыннарын өсти торды, кесәләрен капшап, әледән-әле тәмәке төреп тартты, менә сүнәм, менә сү- нәм дип утырган куыклы лампаның филтәсен үрелеп күтәргәләде һәм аркылы торкылы ятып йоклаган кешеләргә шул арада каш астыннан 1Ына карап алды.
Дөньяда бәхетле кешеләр генә шулай ваемсыз йоклый торгандыр,- дип уйлап куйды Ишәй Ә болар бәхетле микән соң? Ай-Һай! Гамьсез ләр. Туган якларын ташлап киткән кешеләр бәхетле булмый Була да алмый.
Ишәй абзый төрле рәвештә йоклап яткан халыкка хәйран калып, енрпеп янган лампа яктысында озак кына карап торды Кешеләрнең күбесе хырлый. борын сызгырта, ямьсез итеп иреннәрен пырылдата иде.
Ишәй, янчыгын чыгарып, кәгазьгә тагын бер чеметем тәмәке салды, икс бармагы оелән төрә-төрә үз эченнән тагын сөйләнә китте:
- Ярый, яшьрәкләр килсен дә инде. Аларның шуңдый чагы: бул маган бәхетне эзлиләр, чыкмаган кояшка кызыналар, тумаган тайның билен сындыралар Аларга мондый хыял килешә дә Ә соң әнә теге. Ишәй сул почмакта гырлап яткан җирән мыеклы кешегә таба ияген күтәрде, теге алашасына ни җитмәгән? Ә бнт әле аның хатыны, өй тулы балалары калгандыр
Иң түрдә, өеп куйган такталар өстендәге кызга игътибар итте Ишәй Тагын килеп, менә бу бичара кызга Себер тайгасында нәмә кирәк булды икән?
Сабый балаларча бөкләнеп, тезләрен иягенә терәп йоклый иде кыз
Аның күлмәк итәге сыдырылып менгән дә, шалкан төсле ак, шәрә ботлары күренеп ята. Ишәй торды, кешеләр арасыннан сак кына үтеп, кыз янына килде һәм итәген каплады.
— Әй, дөнья, кеше дигән бәндәләрне кайларга гына илтеп ыргытмыйсың да, нинди генә нужаларга тартмыйсың син’— дип көрсенә-көр- • сенә, янә мич каршына килеп утырды.
Шул чакта тышта трактор гөрләгән тавыш ишетелде.
— Бу вакытта тагын нинди кешеләр йөри икән?— дип, мыгырдана мыгырдана, Ишәй карт вагон ишеген ачты, ипләп кенә лычкылдык жиргә төште.
Юлдан яңгырлы кара төнне утлары белән айкый-айкый бульдозер килә, ул корыч бау белән артына йөк машинасы таккан иде. Менә ул. тирә-якны нурга күмеп, нәкъ вагон алдына килеп туктады. Кабина эченә үрелеп карады да, Фәнүзәне танып алды Ишәй.
— Ә-ә, син мени әле, кызым? Ник болай соңлап?
— Кунаклар китердем,— диде Фәнүзә, кабина ишегеннән башын чыгарып.— Батып яталар иде. Шофер белән безнең Аввакумов Өченчесе минем якташ, Курамшин, бик зур начальник
— Шулай мыни!— дип гаҗәпләнде Ишәй. Үзе «Кая гына куярмын икән соң бу зур начальникны?» — дип борчылып алды
Кечкенә бер вагонга кешеләрне китерәләр дә тутыралар, китерәләр дә тутыралар. Нинди кыямәт кузгалды соң әле Черек күлдә?
Фәнүзәгә рәхмәтләр укый-укый, Аввакумов, аның шоферы һәм Курамшин өчәүләп машинадан корыч бауны ычкындырдылар. Бульдозер китәргә ббрылгач, аны туктатып, Курамшин Фәнүзә янына сикереп менде:
— Сине каян табарга, Фәнүзә? Ял көне өйдә буласыңмы?
— Тырышырмын. Онытма, кызлар барагы уналты да биш Фәнүзә
дип сорасаң әйтерләр! .
Бульдозер китеп тә барды. Дүрт ир караңгыда машина янында калдылар.
— Гүрничәңдә йокларлык урын бармы, Ишәй абзый?—дип сорады Аввакумов.
— Энә төртер урын да юк, Виталий Иванович,— диде карт, гаепле кешедәй, кулларын җәеп.— Яңгыр көчәю белән вышкачылар да кайтып тулды, торба салучылар да. Аннары Кузьма Николаевич тагын бер төркем кеше китерде. Самара ягыннан диме шунда
«Кузьма Николаевич» сүзен ишетү белән Курамшин сагаеп калды «Кузя Пичугов бит бу. Димәк, шушында эшли. Кешеләр ташып йөри микәнни?»
Сорашып торыр урын түгел, вакыТы да юк иде — вагонга керделәр
— У-һу — дип куйды Аввакумов төрлесе төрле җирдә ауган кешеләрне күреп,—Лутчы мин машинада гына кунам Утырган килеш Сиңа хәерле төн, Кәрам Ризванович.
— Хәерле.
Аввакумов белән шофер чыгып киткәч тә, нишләргә белми аптырап, кешеләр өстенә озак кына карап торды Курамшин. Нәкъ чегән таборы1
— Урын табыгыз да ятыгыз инде,— диде аңа Ишәй, кисәү агачы белән мичтәге утыннарны әткәләп
— Ә үзең нигә йокламыйсың?
— Кешеләр йокласын дип...
Кәрам арган иде, ятарга урын эзләп янә вагон эчен айкап чыкты Әнә тегендә, т^рдәрәк баш төртерлек урын бар төсле Ярый, аз булса да черем итеп алырга кирәк...
Ике таза гына ир уртасына кереп плащын җәйде. Пинжәген баш очына салды. Теге кешеләрнең сул яктагысы кысылып урын бирде, уң яктагысы торып утырды да:
— Аналарын дыңгыр-дыңгыр, монда да тынычлык бирмиләр'— дип сүгенеп, өстенә ябынган фуфайкасын Курамшиннын баш очына этәрде.
— Ал һәм бүтән тыныңны чыгарма!
Ишәй, ерак елларга китеп, үзенең туган якларында калган, хәзер утыз биш-утыз алты яшь булырга тиешле ике баласын исенә төшереп алды — туң йөрәге, таш булып каткан бәгыре йомшап киткәндәй бул- ♦ ды Гомер дигәнең ике килсә, хәзер һич тә ятим итмәс иде кебек s
Гөнаһлы тормыш әкияттәге жен кебек җилкәсенә менеп атлана, кусаң да төшми торган авыр йөккә, вөҗдан газабына әверелә икән Моны « Ишәй элегрәк яшьлек тилелеге, җилбәзәклеге аркасында белмәгән, го- _ мерен җиңел генә үткәреп җибәргән. Көн узган, картайган саен аның ? фани дөньяда кылган эшләре, күрсәткән әкәмәтләре күңел түренәрәк = үрмәли барды, ниһаять, бугазыннан буып, тынын кыса башлады
Башкалһр кебек тыныч кына, ипле генә яшәргә иде аңа — нигә _ шулай кылгандыр, хәзер үзе дә. аптырый. Тынгысыз холкы, тиктормас 5 табигате кушкандыр ана Шулдыр «Мөгез чыгарырга» ярата торган а. гадәтләре чамадан артык иде бит Ишәйнең £
Юк, ул башкалар кебек куркып, пыскып, хода язмышына бирелеп ж яшәүне өнәмәде. Егерме беренче елны ул ун алты яшьлек Ишмөхәммәт. = авылдашлары сыман, ачлык бугаздан алганны, селкеп салганны көтел ятмады Ата-анасыннан качып, станциядә беренче очраган поездга 5 ябышты да, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга китеп барды Ка- s зах далаларында, Иртыш буйларында көтү көтеп йөрде. Омскига килеп < такта яру заводына эшкә ялланды Зыңгылдап әйләнгән пычкы тавышы 3 ул көннәрдә моңлы көй булып ишетелә иде аңа
Кесәсенә аз гына акча керү белән үк, егет, һичнәрсәгә карамыйча, күчәрләре-ннләре белән түгәрәк пычкы сатып алды, шыр тиледәй, шуны күтәреп туган авылына кайтып егылды «Ишәй кайткан икән, юләрләнгән, кием-салым урынына бер сандык тимер-томыр төяп кайткан».- дип гөж килеп сөйләделәр авылда Әйдә, сөйләсеннәр, көлсеннәр. Ишәй күрсәтер әле кемлеген
Хәер, авылда теге гайбәтчеләр кебек барысы да томана надан түгел икән, түгәрәк пычкының серен аңлый торган, бәһасен белә торган кешеләр дә бар икән әле.
Тегермәнче Мәүлет кергән иде Ишәй янына күзе шар булды пыч кыны күреп. «Нигә әрәм итеп яткырасың моны? Бу бнт хәзинә! Бу бит минут эчендә бүрәнәңне телеп ыргыта!»—дип аһ итте
НЭП заманы, кулакларның баерга тырышып котырган вакытлары иде. Мәүлет Ишәйгә шундый бер кызыктыргыч тәкъдим ясады «Пыч кы — синнән, ясау — миннән, эшләү — синнән, ашау — миннән Әйдә, бүгеннән үк тегермән буасында такта яру заводы ачабыз!»
Әти-әннләрс. туганнары ачлык елны үлгән, йорт-җирсез, мал туарсыз ялгыз егет кая барсын? Риза булды Аннан, Мәүлет әйтмешли, иген игеп кем баеган? Ә пычкыдан әйләнгән саен такта чыга, тактадан пычкы чүбедәй акча чыга Килешенде, куллар кулга шапылдап сугылды
Акчадан да бигрәк завод дигән шөһрәтле исем кызыктырды бугай Ишәйне Завод! Омскидагы кебек озын-озын цехлары, биек морҗалары, өем-өем такталары һәм йөзләгән эшчеләре белән күз алдына китерде ул тегермән буасындагы заводны.
Үзенә дигәндә Мәүлет җир тычканы кебек— әллә кайлардан юл сала, әллә нәрсәләр юнәтә. Килешкән атнаны ук тегермәннең өч ат тарта алмаслык ташын куоарып алды, биш-алты көн дигәндә куласа күчәренә каеш тарттырып танок ясады, пычкы көйләп куйды һәм бү рәнәләрне ярдыра башлады
Халыкның сугыштан. Г1лыктан-хәерчелектән яңа мантып килә тор ган чагы, йорт җнрш. ка[ «лты курасын тергезә башлаган чоры агач
ка мохтаҗлык күп. хәтта тирә-як авыллардан .да килеп тегермән буа сы янында чират торып такта ярдыралар «Егәр егермедә килер» дигәннәр бит Ишәйнең беләгендә көче, йөрәгендә дәрте ташыл торган чак Мәүлет заказлар кабул итә, Ишәй көне-төне бүрәнәләр телә....
Бары бер ел дигәндә, Ишмөхәммәт, бөтен авылның исен китәреп, шыңгырдап торган нарат бүрнәләрдәи алтыпочмаклы менә дигән йорт салып керде, житмәсә аның түбәсен калай белән дә яптырды. Ул гын.а да түгел, өй артындагы чирек гектар бәрәңге бакчасын казып алма агачлары утыртты Монысы инде хәтта төрле планнар корырга, шухыр- мухыр ясарга һәвәс булган Мәүлетне дә таң калдырды
Егетнең кулга осталыгын, эшкә булганлыгын һәм малга хиреслеген күреп-тоеп торган Мәүлет үзенең утырып калган кылый кызын — Мәгъмүрәсен димләтү өчен егеткә яшерен яучылар җибәрә башлады. Имеш, ялгыз йорт — ямьсез йорт, дөнья көтү өчен башлы-күзле булырга кирәк. ә зур хуҗалыкны алып бару мал-туар күреп үскән бай кызының гына кулыннан килә. Андый кыз авылда бер генә, бары Мәгъмүрә генә...
Эш арасында булмасын, табында утырганда булмасын, Мәүлетнең телендә бары тик зур хужалык, уңган хатын булырга лаеклы бердәнбер Мәгъмүрә генә иде
Ишәй Мәүлеткә гаҗәпләнеп бетә алмый үз итеп, тиңе итеп сөйләшкән була бит бу бай азгыны Ә Ишәй бит аны ялантәпиле малай чагыннан. әтисе бедән тегермәнгә килгән вакытлардан бирле белә Болай иш итеп, чәй янында, ачылып сөйләшү кая—өйләренә су эчәргә дә кертми иде бит ул. Бервакыт, ашыйсы килеп елагач, Мәүлет шушы кызын чакырып, Ишәйгә бер телем ипи чыгарып бирергә кушты. Анда да Мәгъмүрә ипине малайга үз кулы белән китереп тоттырырга гарьләнде— эткә ыргыткан шикелле, баскыч идәненә ташлап китте.
Менә бит дөньялар кая таба борылды кулы белән Ишәйгә ипи бирергә дә җирәнгән кыз бүген аңа хатын булырга ике куллап риза, ә бай абзый Мәгъмүрәсен этеп-төртеп кияүгә бирергә әзер...
Тегермәнченең бу кылый кызына Ишәйнең өйләнәсе килмәде. Нилектер, ул кыз елмайганда да кешеләргә акаеп, усаллык белән карый төсле иде. Егет аңа өйләнмәскә жаны-тәне белән тартышты, ләкин язмыштан узмыш юк, күрәсең.. Аның эшләре Мәүлеттән бәйле иде, аны акчалы да, йорт-жнрле дә иткән Мәүлет иде. Ә бер көнне бу мәкерле зат, Ишәйне кунакка дәшкән булып, сыйлап, исертеп, шунда мулладан никах укытып, тәки үз кызын тагып җибәргән бит
Каян башланды соң әле тормышның кителә башлавы?—дип беравык уйга калып утырды Ишәй карт, мичтә күмерләнә барган утыннарга карап. Утыннар түгел, гүя аның гомере шулай янып күмерләнә, сүнә бара, көлгә әверелә иде.
— Каян башланды соң әле тормышның түбәнгә тәгәрәве? йортка сөйкемсез Мәгъмүрә килгән көннәнме, әллә алданракмы теге зәһәр тешле түгәрәк пычкыны алып кайткан вакыттанмы? Юк, явыз Мәүлет белән берләшеп тегермән буасында такта яра башлаган яздан булса кирәк Күпме гомерләрдән соң да пычкының елан кебек чыжгыруы, зыңлавы колакта, үткер тешләре белән каты агачны кимерүе, өзгәләйе күз алдында. Агачны түгел, пычкы гүя йөрәкне телгәли
Тормышның’ ватылуына, ахры, тегеләре дә, болары да сәбәпче түгел, Ишәйнең хатын өстенә яшь хатын алып кайтуы гаепледер. «Урыс баеса чиркәү сала, татар баеса хатын ала» шул буладыр инде
Гөлбануны Ишәй көз көне, корбан бәйрәмнәре узгач, Мәүлет кушуы буенча такта яру өчен авылларга заказлар җыярга баргач күрде. Тегермәнченең кияве булганнан бирле ул эшләми, кем йорт сала, кемгә такталар кирәк шуларны гына белешеп йөри иде Ишәй инде аксө якләр рәтендә исәпләнә, алыш-биреш белән генә шөгыльләнә
• -п чыгзрг лип ф.- -ор; кергән иде ул аларга.
• фякы > ■ Ишәй белән хужа дөнья хәл-
ур i.'t ней :г. *.чхэн кызлары чулпыларын чал
рн Типтәрләрдә астыртын \ ’яшь кеше керде, исә, табын Күр. янәсе, ан бул, бездә бү- ♦ си то : npep.W • . • нкәнсен— йоклап утырма! *
.Хуҗага крмича .■ •, > . с г . .< t генә кызга карап ала Ишәй: ч
■ ' чсыннары! Борынгы китапларда <
В ким түгел! Йөргәндә.- толым- -
-Чыл g
[I - малар. кү =
гкан икән ф Ишәй ы ад. с. йөри икән анын бәхете!
■
i Мен> өй ишелергә Z 1'о» . . < •. чнгләр Кебек такта ярдырып йорт-ку- *
р.ты як <р. . • «.;әс иде, рәт юк, гаилә ишле, зама- х
• ■ (мады шу л и< ке ‘-и черек
i
«Син, егет, ыкиа өйле* ‘ галар бир ж
Иш'и. .. I »ЧҺ ■ - герен, ипләп кенә әйтеп салды:
Килештек' Кызын-и. Иртәгәдән үк йортлы да. мал
лы ла будырсын
ни >йтерт ■ белми авы-
.41 чынаягын каплап куюы ‘ дин шөбһәләнеп соравы әле дә булса Ишәй- нен х^тзденә кирт -* Егет Кеше. ЦИИ а 1 ■' \\жаны. Башкалары да Ишәйчә К . ин .1 .шасы белән килешү. Гөлба-. нумы күрен сөйләшү. алдап, Гөл( -iH\f i барам» дигән булып. Мәүлетне I ^риаллар китереп бушату Ти- vui.'ie калым бирс-ь 1 алблнуны .•. ■ > 1 ирда гына хәер фатиха белән u и керүе Йортта зур тавыш- • ауга кузгатты Үзен. гнн.л- күреп, өйгә сыймады М.’< 1 ?,<. И’. ■ . I рыиын, ишегалдына чыкты, бер гаепсез ыгрны сәнәк белән чәнечте II» » * •» бикләп куйган иде тегесе яр- ■<. ы.11 .тышкы яктан капкачлары
Инде ничек кеше күзләренә ку- Гиим. I гмр.нан ма л-> илереп аунады, чинарга *мяй * ■- iiiUiJiitan. ишекләрме тырнады •я өч дүрт көн* вакыт китте. ь- ң и..,’ахры гншенделәр. тын- ! и ырылды. Княве Мәүлет 1>«ньяга сыймады. дөньядан да юк
итәм!» дип исереп, өйгә мылтык тотып килде, «гөрс-гөрс» ата-ата, киявен мунчалардан, бакчалардан эзләп йөрде Хәвефне алдан сизенеп, Ишәй яшь хатыны белән кырга печәнгә куна киткән иде — бу төнне аны үлемнән бәлки шул гына коткаргандыр да
Лта-баба, хатын-кыз ягы тынгач, барысы да басылды, тормыш уз урынына утырды кебек иде. Юк икән, алай ансат кына котылып булмый икән бу бәладән. Инде көн саен авыл советына чакырып тинтерәтә башладыларр. «Ике хатын белән торырга бу сина патша влачы түгел, аерып җибәр яшь хатыныңны!»— дип өстәл төеп кычкыра, яный башладылар «Картын аерам, яшен юк!»—дип кырт кисте Ишәй, Гөлбануны яклап та> булып басты Ул да бит Мәгъмүрә кебек үк мулла никахы белән теркәлгән!
Авыл советына чакыртып азапладылар. Нәкъ төнге сәгать уникедә китерәләр дә сорыйлар: «Яшь хатыныңны җибәрдеңме әле? Киттеме инде?»
Ишәй бер көнне, түземлеген җуеп, авыл советына юрган-мендәрен күтәреп барды, шунда йокларга ятты. «Мин кирәк булсам кеше интектереп чакыртып йөрмәгез, уятыгыз да сорагыз, уятыгыз да сорагыз!— диде Ә минем җавабым бер Гөлбануны ташламыйм! Ташламыйм булгач ташламыйм!»
Шул елларны искә алып вакыт-вакыт елмаеп та куя Ишәй
Ике хатын белән торуның мәшәкатьләре, җәһәннәм газаплары булган кебек, үзенә күрә кызыгы, рәхәте дә бар икән аның. Бигрәк тә бикәчләрнең бер-береннән көнләшүләреннән, иргә ярарга тырышып бишкә ярылырга җитеп йөрүләреннән ләззәт таба иде Ишәй Менә арыл- талып я утыннан, я печәннән кайтып төшә хуҗа. Тр-р дип кычкырып ат белән капка төбенә килеп туктый. Ягъни хәбәр сала: ирегезне каршы алыгыз, йоклап ятмагыз! Капка ачарга этешә-төртешә Мәгъмүрә белән Гөлбану йөгерешеп чыгалар. Тамакны кырып арбадан төшми генә карап тора Ишәй. Гөлбану яшьрәк, җитезрәк — алданрак элдертә, ә тегесе, явыз, уздырмаска тырышып моның итәгенә асылына, җиңеннән тотмакчы була Усал гына итең чеметешеп алалар. Ә Ишәй: «җиттеме сезгә, юкмы!»—дип камчысын шартлатып кычкырып җибәрә — тегеләр шунда ук шым булалар. Аларга ирек бирсәң бер-берсенең чәчләреннән алырга да күп сорамыйлар Ишәй белә: хатыннарны аны катырак тотсаң да таманга туры килә!
Атны туарып, арган кыяфәт белән баскыч төбенә тәмәке тартырга утыра, ә хатыннар, көянтә-чиләкләрен асып, ат эчерергә суга йөгерә- рәләр. Монда да үзенә күрә ярыш, уңганлыкны-булганлыкны күрсәтү. Кая инде Гөлбануга җитәргә! Мәгъмүрә бер юллаганчы икене китерә, бер басканчы өчне баса! Ишәйгә сиздерми генә тагын акаеп ала Мәгъмүрә. яшь бикәне кыерсытмакчы, әмма баскыч янында ире бар. Ә ирдән шүрлиләр инде алар, күз карашыннан котлары алынып тора!
Ишегалдында әле бар да әйбәт, тышта әле хатыннар, ни әйтсәң дә, үз-үзләрен авызлыклап тоталар Көндез бит, кеше-кара ишетмәсен, авыл халкы күрмәсен дип тә тыелып торалар Ә менә кич җитсә — әкәмәт! Хатыннар өчен фаҗиганең иң зурысы кич җитә башлагач икән аның!
Менә кояш Ала тау артына кереп поса, авыл өстенә эңгер-меңгер тарала Кояш югалу белән хатыннар да, тавыклар кунакчага юнәлгәндәй, мыштым гына өйгә кереп сызалар Ишәй төшенә: алар анда бүген ир кем янында ятарга тиеш, кемнең чираты икәнлеген бүлешәләр, тәрәзәдән чыккан тавышлары ук әйтеп тора Әле өйгә керми Ишәй, теге- не-моны каккалаган, аны-моны суккалаган булып ишек алдында йөри, хатыннарның аңлашуларын, тынычлануларын көтә. Белә, нәүбәт буенча бүген 'Чәгъмүрә янына керергә тиеш ул, тик күңел һаман яшенә, Гөлбануга тарта чукынган!.
Бераздан Ишәй тамак кырып өйгә керә, аякны сузып сәкегә утыра Ике хатын ике яктан килеп итекләрен салдыралар Таз, комган куеп берсе, бер, икенчесе икенче аякны юа Үзеңнең хуҗа икәнлегеңне сизү, кадереңне тою бик тә рәхәт нәрсә бит ул Хикмәт анда гына да түгел: хикмәт бай кызыннан үч алуда «Ә-ә,—ди эченнән генә Ишәй,—кеше- ләр сиңа, синең әтиеңә бик күп хезмәт итте, әйдә көчән! Мина ипине * дә эткә ташлаган кебек бирә идең, языгын күр’» Шунда, аякны юган арада, баш бармакны әкрен генә селкетеп. Гөлбануга хәбәр биреп куя £ үзе: тыныч бул, бүген синең янга керәм, янәсе
Юынып-сөртенеп алганнан соң өстәл янына барып утыра хуҗа Мон- х да да хатыннар арасында эш бүленгән. Мәгъмүрәсе аш китереп куйса. £ Гөлбануы табак-савытлар тезә. Берсе кашыклар чыгарса, икенчесе ₽ аларны табынга өләшә. ф
Бисмилланы әйтеп тыныч кына ашый башлыйлар Бу тынычлыкта _ да үзенә күрә бер шом бар, эчке көрәш бар Мәгъмүрә, үзенә ире ка- = рамасмы, елмаймасмы дип өметләнеп, астан гына күз төшереп ала, ә * Ишәй — таш сын мыни: ашаганда ашны игътибарсыз гына чөмерә бирә 2 Бераз кызганыч та төсле Мәгъмүрә. Ул бит, бичара. Мәүлетнең бер- * дәнбер иркә кызы, моңа кадәр бернинди эш күрми үскән, ни теләсә “ шуны ашаган, ни дисә шуны кигән, йокысы туйганчы йоклаган, ә бүген ч башы тоташ кайгы хәсрәттә Менә хәзер ул ярарга тырышып бишкә - ярылырдай булып чаба Көтмәгәндә уңганланып, уйламаганда ягым- У лыланып китте. ТәМам акылга утыртты, иманга китерде аны көндәш * дигән нәрсә! Әйдә, бай кызы булып, борынын чөеп ярлы егетләрен, ярлы кызларын санга сукмый үскән идең, күр инде хәзер шуның кия- леген! Ә Гөлбану исә табында үз бәясен белеп, эчтән генә көндәшен үчекләп, астан гына көлеп утыра бирә «Әйдә, көчән, карт сыер, ничаклы ярарга тырышсаң да кукиш Ишәй сиңа!» ди бугай
Шушы ызгышлар, шушы гаугалар җәй буена, көзгә, кышка кадәр дәвам итте. «Көмәнем бар»—дип кугач та китмәде Мәгъмүрә, ә Гөл бануиы Ишәй үзе җибәрмәде.
Нинди генә зыяннар, усал янаулар, куркытулар күреп бетермәде шушы хатыннар аркасында Ишәй. Аны Мәүлет туган-тумачаларын ял лап кыйнатты. Куштаннарыннан киявенең тешләрен койдырып, кү^әк белән сугып башын' ярдыртты. алай да булмагач, тегермән бусагасын дагы уртак милкемнән мәхрүм итте.
Барысын да кичерде Ишмөхәммәт, барысына да түзде, әмма җанны кыйнаганы Ишәйгә карата чыгарылган усал такмаклар иде Яшьләр, комсомоллар капка төбенә киләләр дә:
Ишми, Ишми. Ишмөхәмм.п
Сатып жнбәр тактасын Карт хатынынны бәйләп куй. Яшь хатынын качмасын)
дип биешә-бнешә җырлыйлар Моннан да хурлыклысы. үзәккә үткәне юк иде! Кырык мирнең авызын томалап кара син. бар!
Тиздән авылда кулакларны сөрү башланды һәм хатын ыгы-зыгыла ры онытылып. Ишәйне яңа хәсрәт бнләА алды Күлаклар исемлегендә Мәүлет белән беррәттән Ишмөхәммәт Ишбулднн да кертелгән иде Имеш, ул чын кулак, сыер тота, ике хатын белән тора, калай түбәле йорты, чирек дисәтинә алма бакчасы бар Дөрес, аны яклаучылар да булмады түгел «Нинди кулак инде Ишәй? Авызын ачса үпкәсе күре неп торган ярлы баласы ич! Әгәренки, инде калай түбәле йорт салдыр ган икән va бары тик кулак коткысына гына бирелгән Ул кем? Ул фәкать Мәүлетнең ялчысы, батрагы! Әюр дә мәгәр кулак кызын аерып җибәрсә, һәм дә йорт түбәсендәге калайны кубарып ташлап, башкалар
кебек салам белән яптырса, һәм дә ки үзенең алма бакчасыннан ваз кичсә, калдырырга кирәк аны»,— диделәр җыелышта.
Тыңламады аларны Ишәй. Ишетергә дә теләмәде халык киңәшен Инде авылдашлары бик кыса башлагач, түзмәде, «Сезгә дә булмасын, үземә дә калмасын»—дип бакчадагы алмагачларны балта белән кисеп- турап, ботарлап, калай башлы йортына ут төртте дә, авылдан чыгып качты Шул китүеннән ул Кыңгыраулыга бүтән әйләнеп кайтмады
Кылган явызлыкларын исенә төшереп, хәзер үзе дә аптырый ИшЪй Үкенә Түзәргә, сабыр итәргә кирәк булган. Туачак балалары хакына, яраткан Гөлбануы хакына чыдарга, күнәргә, баш ияргә кирәк булган Уйламаган Яшьлек. Кайнарлык.
Туган җиренә кайтырга куркып, авылдашларына, семьясына күренергә оялып газаплы, күңел әрнеткеч еллар кичерде тайгада Ишмөхәм мәт Күзгә күренеп урман картайды, бу гомер эчендә агач кәүсәләре утыз җиде балдак сызарга өлгерделәр...
Тайгада Ишмөхәммәт кырык елга якын сунарчы булып йөрде, япа ялгызы кардонда, үзе әйтмешли, урман эчендә шүрәле кебек яшәде Дүрт елын сугышта, фронтларда уздырды, аннан кайткач — тагын тайгада...
Куанып бетә алмый: ходайның биргәненә шөкер ди, хә^ер ул менә монда, Черек күл төбәгендә нефтьчеләр янында эшли. Кем булып, үзе дә белми Штатта каравылчы санала, ләкин ул утынын да кисә, мичен дә яга, идәнен дә юа, кем нәрсә кушса, шуны үти.
Теге елларны җир мае эзләүчеләргә юл күрсәтүдән башлады бу яңа кәсебен. Көннәрдән бер көнне сакаллы-мыеклы таныш булмаган кешеләр тракторларда, машиналарда урманны ерып керделәр дә кардонга килеп туктадылар. «Черек күл еракмы, абзый, ничек барырга?»—дип сораштыра башладылар. Аңлатып-аңлатып та төшенмәгәч, юл күрсәтүен үтенә башладылар Гозер белән килгәч, тыңламый булмый — Ишәй, геолог дигәннәрен баткак-сазлыклар аша Черек күлгә илтте. Тагын бер төркемен ияртеп поселогына алып кайтты, икенчеләрен — нефть эзләүчеләрне китерде. Шулай итеп, аның өчен көтмәгәндә яңа эш табылды, яңа тормыш башланды.
Ни әйтсәң дә ялгыз башың түгел, кешеләр белән. Алар белән күңелле, алар белән рәхәт Юкса, карурманда бер үзең яшәп көнеңне генә түгел, телеңне дә онытып бетерүең бар иде. Ишәй абзый, көрсенгән тавыш ишетеп, Курамшин яткан якка карады, яңа кешенең һаман да булса йоклап китә алмавына борчылды. «Хәсрәте бардыр бу бән дәнең. Күңелен корт кимермәсә, кеше болай офта.нып ятмый» — дигән нәтиҗәгә килде.
— Өшисеңме әллә?—дип сорады ахырдан, янына барып.
— Эссе Якма, зинһар, шул мичеңне!
— Сүндерәм, сундерәм.
Кәрам кысылып ятуны сөйми, гадәтенчә җәелеп, баш очына кулла рын салып. чалкан*китеп, кирәк чакта як-ягына әйләнгәләп йокларга ярата иде. Әйе. аның кадерле башы хәзер менә шушылай идәндә аунарга калгандыр инде...
Күптән, бик күптән мондый кысан яшәгәне н?к иде бит. Студент ва-кытлардай, инст;:1у|Ның торагы булмыйча Мәскәүдәге бер әбинең чо- 'полнда йоклаган чаклардан бирле «Ат бер баскан җиренә җиде кат баса» ди торган иде аның әтисе. Күрәсең булса, сугыштан соңгы заманнарга да әйләнеп кайтасың икән.— «Ярый, ике айга куян тиресе дә чыдый, түзәрбез»,— дип юатты үзен Кәрам.
Ул хәзер, янындагы кешеләрне уятудан куркып, борылып ятарга да базмый, каты, салкын идәндә үз өстендәге матур тормышын сагынып уйланырга гына мәҗбүр Җитмәсә, аска идән ярыгы туры килгән, чак кына селкенгән саен ул Кәрамның сыртын аяусыз рәвештә каезлый иде
«Мине менә шушы хәлдә Хәтимә күрсә нәрсә дияр иде икән?»— дип, ул хатынын искә төшереп алды Икенче якка борылмакчы булган иде. янындагы бәндә, күрәсен бик үк мәрткә китеп йоклаучылардан түгел, тагын уянып:— «Син, анаңның кабер тактасы тик кенә ята беләсеңме. юкмы?»— дип сүгенде.
Курамшин, тынын да тартырга читенсенеп тагын бик озак елкен- мичә ятты, әмма йоклап китә алмады Шушы атна эчендә юлда кил- < гәндә. инде биредә йөргәндә күргәннәре жыелган тәэсирләре исәп- £ ләп тә очына чыгышлы түгел иде. •£
Иртәнге якта сай гына төш күреп алды Кәрам Төш дисә, төш инде = аның башы монда йоклап ята икән дә. гәүдәсе тегендә - туган якла- 2 рында. Табакай тау итәгендә йөри икән Шул чакта аның Хәтимәсе £ очрый «И-и, Курамшин. башыңны югалтып кайткансың бит'» дип кайгыра. Ул да булмый, кайдандыр, сабакташы Кузьма Пичугов килеп _ чыга «Менә Себердә башыңны онытып калдыргансың»,—• дип капчык ~ тан алып Кәрамның башын моңа тоттыра Уянып киткәч, әле \зе кай- а. да икәнен дә белештермәстән. кеткелдәп көлеп алды Курамшин Төш * димәсәң хәтере калыр, билләһи! х
— Нәрсә, әллә пәриләр кытыклыймы? дип сорады теге төнлә сүсе- = неп ятучы кеше. Курамшин башын күтәрүгә исә шунда ук кычкырып х жибәрде: — О-о, кемне күрәм! Сәлам, начальник!
Бу егет »Вахка килеп төшкән көнне урамда очраган өч егетнең бер- у се. Рафат белән вагонда яшәүче Касыйм иде Ул. күзләрен уа-уа, торып < утырды да сөйләнә башлады
— Болай булгач, минем авторитет бер метрга күтәрелде! Кем уйла ган рабочий башым белән кайчан да булса инженерның үзе белән рәттән йоклармын днп. Менә бит син. ә? Шул буладыр инде ул тигез хокук!..
Касыйм, әзмәвердәй зур гәүдәсен көчкә күтәреп, торып басты, кул ларын як-якка сузгалап. ботларын күтәреп гимнастика ясаган булып кыланды Монысы да Курамшинны үртәү өчен икән
— Физзарядка ясап алырга кирәк, иптәш инженер Иртәнге зарядка ул бик тә файдалы нәрсә Бигрәк тә сезнең кебек интеллигент кешегә Аннары бик житди итеп сорады Сез йокысызлык чире белән интек мисездер бит?
— Ничектер яңа урынга күнегеп булмый әле. цигән булды Ку рамшин
— Башта гына шулай ул, башта гына! Мин үзем дә биш алты ай һич күнә алмын интектем шушы каты идәнгә. Хәзер — ожмах. бир түшәк-ястыгыңны алмыйм, кирәкми! Йомшак урын кеше дигән бән дәне иркәли, боза гына ул!
Бер-ике минут үтүгә бөтен вагон эче аякка басты, халык эшкә әзер ләнеп, юынырга эзләп, ашау ягын кайгыртып гөж килә башлады
Вагонга Аввакумов килеп керде
— Ну. ничек, йоклап булдымы?— днп Курамшннга игътибарсыз гына кул сузды да: - Кичә килгәннәр, әйдәгез минем арттан! дип команда биреп, бер төркем кешене үзе белән алып чыгып китте
Аларга Курамшин һа иярде Уе һаман төш тәэсирендә, күңеле белән Әлмәттә. Хәтимәсе янында башсыз килеш йөри иде әле «Бу кызыклы төш турында бүген кайткач ук Хәтимәгә хат язарга кирәк булыр »
Ләкин ул өенә бүген дә. иртәгә дә, аннан соң да тиз генә хат яза алмады Аклык кына вакыты да бар, тик биредә эше хәл ителмәгән мактанып язарлык, кемне дә булса куандырырлык нәрсәсе юк иде
Хатыны белән сөйләшергә днп. телефон станциясенә барды, анда да кинәт кенә уйлап, промыселын алды, үз урынына калган Мәснәвине чакыртты
Курамшин Себер белән түгел. Әлмәт белән яши иде әле
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Кунак йортыннан чыккач, Курамшин ишек төбендә тәмәке кабызып, бер-ике минутлар шәһәрне күзәтте
Бүген яңгыр туктаган, жил басыла төшкән, көн аяза башлаган иде. Шуңамы, ничә көн караңгы торган шәһәр матурланып, зураеп киткән төсле. Урамнар, йортлар да алай ук ямьсездән түгел. Әле күбесе агач өйләр ике катлы итеп тигез, шома борыслардан салынган. Кайберәү- ләре тышкы яктан штукатурка белән каплатылган, яшел, сары, алсу төскә буялган. Нефть чыкканның беренче елларында Әлмәт тә нәкъ шундый иде Яна шәһәрләрнең туу тарихы, күрәсең, һәркайда шулайдыр
Урам уртасында шактый киң асфальт юл. Ике якта тар гына итеп •салынган такта тротуарлар Монысы инде Әлмәттә юк Анда тротуарларны, ком һәм вак таш сибеп, асфальт белән түшиләр
Такта тротуарларны дыңгырдатып арлы-бирле узучы кешеләр эшкә ашыга. Барысы да диярлек куртка, плащ, комбинезон кигән ир-ат затыннан. Арада яшел солдат киеменнән булганнары да байтак. Алары, билгеле, армиядән кайткан яшьләр.
Шунысы гыйбрәтле: иртән урамнарны, тротуарларны монда Әлмәт- Тәге кебек иңләп, бәрелә-сугыла эшкә баручы хатын-кызларны, йокы сыннан да уянып бетмәгән балаларын күтәреп, җитәкләп, яки арбаларда тартып яслеләргә, бакчаларга ашыгучы аналарны бөтенләй диярлек күрмисең Рафатлар торагында яшәүче теге егетләр әйтмешли, чыннан да дыңгычлап тутырган ир-ат шәһәре икән бу Вах. Кыз-кыркын, бала-чага чуарлыгы булмаса бер дә яме юк икән шәһәрнең.
Әһә. әнә хатын-кызлар да бар. Икәү бу якка таба киләләр. Берсенең кулында чемодан, икенчесе җилкәсенә шактый ук күперенке биштәр салган
Кунак йорты турысына җиткәч тукталдылар, әйберләрен тротуарга куйдылар Як-ягына каранып алгач, өлкәнрәк яшьтәгесе Курамшинны күрде.
— Әйтегезче, нефтьчеләр торагын ничек табарга?—тузып маңгаена төшкән чәчләрен яулык астына яшереп куйды
Икенчесе, ни дип җавап бирергә аптырап калган Курамшинга якынрак килеп, аңлатырга ашыкты:
- Егерменче барак дип йөртәләр аны Ир-атлар торагы... Күпме кешедән сорашып киләбез — белүче юк. Бездә андый ир-ат торагы уйма, диләр...
Мин шул үзем дә яңа кеше,— дип көрсенгәндәй итеп кулларын җәйде Кәрам — Урамы ничек дип атала соң?
Урамы юк аның Нефтьчеләр торган егерменче барак. Хат шуның белән бара иде.
Телисез икән — нефтьчеләр идарәсенә алып барам Бәлки шуннан сорарсыз,—диде Курамшин. Үзенең ашыкканын белдереп, сәгатенә карап алды Бүген ул сәгать сигездә идарәгә барырга, анда баш инженер янына керергә тиеш иде Бу ике хатын да шәһәрне үзе дә юньләп, белмәгән Курамшинга иярделәр дә киттеләр
Кәрам өлкәнрәк яшьтәге хатынның чемоданын алды.
— Сез ерактанмы?
Ерактан. Оренбург ягыныкылар
— Әле бәхетегез, иртән төшкәнсез Мин төнлә килгән идем ’
- Без дә төнлә. Пристаньда кундык. Ярый әле, рәхмәт төшкере, шунда эшләүче бер мәрхәмәтле хатын урын бирде .
«Миленькай» лип сөйләшә торган «кәбестә» фуражкалы хатынны- дебаркадер идәнен себереп йөрүчене исенә төшерде Курам шин
Сумкалы хатын, юл -йөген әле бер, әле икенче жилкәсенә күчерә күчерә, иреннән зарланып барды
— Барсаң барып, кайтсаң кайтып жнтәрлек түгел — китте дә олак ты бит шушы җен оясына! Белмим, нәрсәсен ошаткандыр бу сөргеннең!
Аңа ияреп өлкән яшьтәгесе сукрана, йодрыкларын селки-селкй, < ирен тирги башлады н
— Кайт дидем үзенә, ничә мәртәбәләр хат яздым Мине уйламаса. ж
әнә өч баласын исенә төшерер иде. мөртәт! Я. уйлап карагыз яше ил- х ленең өстендә — акыл кермәде. Юк, зимагор тек зимагор! Гомер буе £ читтә йөреп тилмертте безне, мәлгун. *-
Хатын жәһәт кенә алга чыгып басты, бөтен зәһәрен Курамшинга ф карап чәчә башлады, әйтерсең, иренен кайтмый йөрүенә ул гаепле иде _
— Менә, яхшы иттегез әле конторасына алып барып Күрим әле £
мин аның начальнигын!—дип кызганнан-кыза. янындагы яшь хатын лы да үзеннән үрнәк алырга өнди иде £
— Син дә. Маланья, жебеп торма' Мунчалап алып кайт иренне! * Юкса, минем кебек ялгыз башың яшәрсең!
«Ай-яй. явыз хатын!- дип бәя биреп алды Курамшин — Бәлки ире моңардан ераккарак качып дөрес эшли торгандыр?»
Шушы урамдагы бердәнбер биек йортка, кара пыялага алтын хә- s рефләр белән «Черек күл нефть идарәсе» дип язылган ике катлы агач * бина янына килеп туктадылар Курамшин, әлеге хатыннарны аста калдырып. тар агач баскычтан югары катка менеп китте
Әйе. бүген аңа баш инженерны да. идарә начальнигын да күрергә кирәк Кичә, Черек күл төбәгендәге эшләр, кешеләр белән танышып кайтканнан соң, шактый гына каршылыклы мәсьәләләргә килеп төртелде Курамшин Идарә җитәкчеләре белән аңлашмыйча булмый
Башта шунысын ачыкларга кирәк кем ул командировкадагы кеше? Нинди дә булса назыйфасы яки статусы диикме, бармы аның? Әллә ул кем нәрсә кушса, нәрсә боерса шуны гына үтәп йөрергә тиешме? Биредә кемгә буйсынырга, кемне тыңларга тиеш? Үзенең эше буенча мондагы эшчеләргә заданиелар, күрсәтмәләр бирә аламы? Шулар турында сирарга кирәк. Юкса, бер казанда ике тәкә башы дигәндәй. Аввакумов белән бәхәсләшү, сүз көрәштерүдән ары кнтеп булмавы мөмкин.
Курамшинны, скважиналарны җиһазлау, автоматлаштыру буенча белгеч буларак, бирегә Төмән нефтьчеләрен өйрәтергә, ягъни консуль тацня бирергә дип җибәрделәр бит Каршы килмәде ул. Черек күл нефть идарәсенә булдыра алган кадәр ярдәм итәргә дип килде Ә мон да хуҗа Аввакумов. Аның сүзе генә сүз. аныкы гына закон икән' Кире кагып булмый торган киң хокуклардан файдалана Аңа. кем тарафыннандыр, кадими заманындагы сызымнар бирелгән һәм ул шу ларны гына таный Имеш, эш планы да. сызымнар да расланган, үзгәртү мөмкин түгел, скважиналарны якача җиһазлап, яңа төр авто матлар кертеп баш катырырга соң. Ул: «Обь елгасында яңа навигациягә кадәр Черек күл мәйданындагы скважиналарны эксплуатациягә бирергә, торба үткәргечләр буйлап нефть җибәрүне тәэмин итәргә» дигән приказ белән генә янын Гомумән. Курамшин фикерләре белән килешергә теләми, аны санга сукмый, «вакытлы кеше» дип кенә карый
Аңлашырга кирәк идарә җитәкчеләре белән Булмый икән мон нан тәртәне кире борырга' Өйгә, туган якларга!
Курамшин кабул итү бүлмәсенә ярсып, каударланып керде, идарә начальнигының ишеген тартты Бикле иде Шунда гына үзенә томырылып карап торган секретарь хатынны күрде
— Начальник Төмәндә киңәшмәдә, диде бу мөлаем ханым Ma
li, .к. у» м < 81
шинкада баса башлады да туктап: Баш инженер үзендә,- дип сулдагы ишеккә таба баш изәде
Бибиков белән килгәннен икенче көнендә бер очрашкан иде инде Курамшин Болай ярыйсы күренә. Ипле сөйләшә, игътибар белән тыңлый белә Тик менә аңа эндәшү өчен үзенең һәм атасының исемен әйтермен димә инде. Буталчык, озын, ниндидер эт эчәгесе Ничек кенә онытмый әйтергә?— дип ишек төбендә пошаманга төшеп калды Кәрам. Кесәсеннән блокнотын алып, теге көнне язган язуын карады «Бибиков Пасарби Пшимахович».— Тапканнар исем! Нинди милләттән икән? Ярый, мин аңа иптәш баш инженер яки иптәш Бибиков дип кенә дәшәрмен. Иң шәбе шул булыр.
Баш инженер ишегенә тәртип өчен бер-ике мәртәбә чиртте дә эчкә узды Курамшин.
Бүлмәдә өч-дүрт кеше бар, алар барысы да өстәлдәге зур табаклы кәгазь өстенә иелгәннәр иде Баш инженер Курамшинны таныды, елмайгандай итте һәм. башы белән ымлап, утырып торырга кушты. Алар- ның сүзе ниндидер җылыту системасы, пар казаннары тирәсендә бара иде.
Курамшин, беренче көндәге кебек үк, гел Бибиковка карап утырды, аны гына күзәтте. Йөзе, мыегы, кашлары һәм борыны белән ул Кавказ кешесен хәтерләтсә, үз-үзен тотышы, хәрәкәтләре белән рәссамнарга охшый төсле иде. Әнә, кәгазь өстеннән күтәрелә дә бер адым артка чигенә, башын кырын салып сызымга карап тора. Шул урыннан бер дә кузгалмыйча төз итеп ’кулын суза һәм карандаш белән ялт итеп ниндидер билге ясап куя.
— Булдымы? Килештекме?— дип сорый аннан.
Тегеләре дәшми.
Бибиков бераздан тагын артка чигенә, бөркет кебек төбәлеп зуо табаклы кәгазьгә карап тора Туры итеп кулын алга суза һәм яшен тизлеге белән янә бер сызык төшереп ала.
— Килештекме?
Тегеләре дәшми, мыш-мыш килеп утыра бирәләр. Төзәтмәләр белән килешмиләр, күрәсең.
Болар белән озак юанмады Бибиков,— «Ярый, әлегә кайтыгыз, уй-ланыгыз. аннан тагын мина керерсез»,— дип чыгарып җибәрде. Шуннан соң килеп Курамшинга кул бирде «Ну, ничек, иптәш командированный, ошадымы Черек күл?»
Баш инженерның «командированный» дип дәшүе тагын ачуын кабартты Курамшинның. Әйтерсең, аның чын исеме юк!
— Димәк, Черек күл сезгә ошап бетмәде?
— Ошарга, кызлар түгел лә ул!..
— Күр син аны: «Кызлар»!— имеш.
Курамшинны сынап, тыйнак кына көлеп алганнан соң Бибиков, игътибар белән тыңларга нияте барын белдереп, тамак кырды да бөркет күзе белән Курамшинга текәлде
— Я, Кәрам Ризванович
— Иң элек, иптәш Пшнм иптәш баш инженер, шуны әйтегез әле: мин монда кем?
Бибиков бераз аптырап калды, аннан шаярган булып
— Ничек инде кем? Кеше!- диде.
Курамшин әле һаман җитди иде:
— Дөрес, анысы бүтән түгел. Шулай да мин кем соң? Эшче дисәң — беркем дә эшләргә кушмый, инженер дисәм — кул астымда эшчеләрем юк! Хәтта бернинди хокукым да юк минем монда!
Кәрам Ризвановнчның көйсезләнүдән, гадәттәгечә, ияк чокыры тар-тышып куйды. Курамшинның хәләтен бик тиз төшенде Бибиков: «Әйе. болар Аввакумов белән уртак-тел таба алмаганнар икән. Бар шул
андый гадәтләре Виталий Ивановичның Кешегә каты бәрелә торган холкы бар .»
— Аңлыйм, Кәрам Ризванович. Сезнең Аввакумов белән боткагыз пешмәгән, дөресме?
— Гөрбиян ул сезнең Аввакумовыгыз! Элементарь культура житеп ф бетми аңарда'
Курамшинның ияк очындагы чокыры инде унга-сулга тайпы- < лып ук бии башлады н
— Нәрсә ул ике сүзнең берендә «командированный» да «комай- * дированный» дип битәрли. Мин командировкага акча куып килмә- = гән ич.
— Ярый, ярый,— дип тынычландырды Курамшинны Бибиков Яны- *-
на килеп утырды, портсигарын ялт кына ачып, папирос тәкъдим итте * Тартмавын белдереп, Кәрам Ризванович баш какты. =
— Без Аввакумовка әйтербез. Ул гел шундый инде — командиров- =
кага килгән кешеләрне күрдеме—котыра Договор белән вакытлыча °- килгән кешеләрне дә өнәми ул Төп башына утыртып киткәләделәр у аны — шуңа да шулай кылана Ә үзе болай начар кеше түгел ул Ачу * сакламый Кесәсендә таш йөртми. Эш кешесе Башы-аягы белән шуңа 2 чумган бәндә. Тик менә бер үзе ул. Кул арасына керердәй ышаныч- ч лы ярдәмчесе юк. Кадрлар җитешми... х
— Бәлки аның үзен өйрәтердәй кеше юктыр?— дип усал итеп төрт- f тереп куйды Курамшин.
— Бәлки шулайдыр да Ә Черек күлдә эшләр — чамасыз! Уйма! Яз көне навигация ачылуга без аның нефтен баржаларга агыза башларга тиешбез Бу — Төмән приказы Без инде Кәрам Ризванович, сезгә ышанып, дөресен әйткәндә, персонально соратып алдык Исемегезне ишетеп тә, укып та беләбез: сезне «автоматларның атасы» дип әйтәләр. Тик без яңа навигациягә кадәр зур эшләр кубара алмабыз төсле Татарстандагы кебек комплекслы автоматлаштыру эшләре әле безнең перспективада гына
Бибиков, өстәл тартмасын жәһәт кенә ачып, бу җәйнең эш планын чыгарды, аны өстәлгә куеп, карандашы белән төртә-төртә биредәге хәлләрне кыскача аңлата башлады
Вакыт, чыннан да, бик кыска, ә эш бихисап икән
Черек күл мәйданында утрау-утрау итеп ясалган һәм һәр утрауда бер урыннан унар-унбишәр итеп борауланган скважиналарны бораулаучылардан кабул итеп аласы бар икән. Монысы бер, икенчедән, ул скважиналарны чистартып, буяп тәртипкә китерәсе, тирә-юньдәге мәй данны рәткә саласы Өченчедән, шушы утраулардагы, ягъни төбәкләрдәге скважиналарны барысын бергә тоташтырасы, нефтьчеләр теле белән әйткәндә, обвязка ясыйсы Дүртенче зур һәм мәшәкатьле эш булып нефть һәм газны аеру җиһазларын урнаштыру кала Аннан, нефтьне җыю һәм үлчәү резервуарларын куярга кирәк Моннан да авыррагы һәм күп көч таләп итә торганы — алтмыш чакрым ераклыктагы Обь елгасына урманнар, күлләр, елгалар һәм сазлыклар аша нефть үткәргеч сузу
«Боларда әле Татарстандагы илленче еллар проблемалары икән», дип куйды эченнән Курамшин Аның уйларын сизгәндәй, баш инженер
— Билгеле, болары сез автоматчыларга кагылмый.- диде.— Сезнең өлешкә тигәне менә нинди операцияләр
скважиналарны читтән торып ходка җибәрү һәм туктату;
нефть һәм газ чыгару процессларына контроль приборларын ур наштыру;
скважиналарда тиешле нефть чыгару режимын саклау Монысы да кешеләрдән башка,
насослар белән нефть кудыруны тәэмин итү.
нефть юлын автомат рәвештә ачу һәм ябу;
җиһазлар һәм приборлар сафтан чыкканда операторларга хәбәр итү сигналларын кую;
һәм шуның кебек бүтән күп кенә эш , процессларына автоматлар һәм приборлар көйләү
Баш инженер, укуыннан туктап, беравык уйга калып утырды, Шушы эшләрне башкарып чыгасына ул үзе дә ышанмый кебек иде.
Әйе, авыр икән боларга. бик кыен икән Бигрәк тә эшче көчләр, кадрлар житмәү теңкәләренә тия икән. Кеше юк, ә син — хет шартла, хет ярыл, югарыдан бирелгән заданиене срогында үтә!
Курамшин инде бу бүлмәгә ник кергәненә дә үкенә, күңеле инде аны бүлмәдән куа башлаган иде: «Их син, кеше! шушындый зур эшләр арасында нинди вак, пүчтәк дәгъвәләрең белән буталып йөрисең! Хурлык, валлаһи! Утырма эч пошырып, чыгып кит син моннан тизрәк, әнә тегендә еракта, тайга аръягында кешеләр олы эшләр башкара торган җиргә, үзеңнең билгеләнгән урыныңа — Чергән күлгә кит!»
Курамшин, борчуы өчен гафу үтенә-үтенә, Бибиков белән хушлаша да башлаган иде инде — бүлмәгә Аввакумов килеп керде. Монда барысы да үз кешеләр, эш белән йөриләр, тәртип шундый — шакып, рөхсәт copqn торыш юк икән.
— Исәнлек-саулыкмы, Пасарби Пшимахович,—дип, туп-туры килеп, дусларча инженерның кулын кыскач. Курамшинга борылды Аввакумов.
— Кунакка сәлам булсын!
— Исәнмесез.— Моны Курамшин аеруча басым ясап, кистереп әйтте Әшнәсенә эндәшкән кебек кыланмасын әле Аввакумов Курамшин аның өчен кунак та, урам малае да түгел ниһаять.
Баш инженер үз урынына барып утырды, ике кулы белән битен сыпырып алды, бөркет күзе белән Аввакумовка текәлде.
— Әле үзеңне чакыртырга дип тора идем, Виталий Иванович. Ну, ничек анда сезнең эшләр?
Аввакумов, сакал-мыек арасыннан кызыл авызын ачып, зарланырга тотынды:
Турысын әйткәндә, эшләр алама! Скважиналарны тоташтыру, ялгау эшләре ташбака адымы белән бара. Резервуарлар бүгенгә кадәр әзер түгел, булитлар юк. Бигрәк тә сварщиклар, монтажчылар тота кулны Автоматларны куя алмыйбыз — эш фронты әзер түгел. Җитмәсә тагын менә .— Аввакумов күз кырые белән генә Курамшинга карап алды.— Җитмәсә, башка бәла итеп, күп белмеш инженерны җибәрдегез!
Баш инженер, урындыгын шыгырдатып, Курамшинга борылды.
Аңлатып сөйлә, Виталий Иванович!
Нәрсәсен аңлатып торырга? Шулай инде командировкага килгән кешеләр: әллә ниләр майтарырдай булып каударланып йөриләр дә китеп баралар — привет, сәлам, гуд бай! Бер бүген генә күрмәгән аларны...
Баш инженер тагын битен сыпырып алды Бу —күрәсең, анын борчылу галәмәте.
— Аңлатып сөйлә, Виталий Иванович!
— Нәрсә аңлатып торырга? Курамшинның нияте — скважиналарны эшләтә башлау түгел — ә хикмәт чыгару! Аңа тегесе ярамый, бусы ошамый! Имеш, без узган гасыр техникасы белән яшибез!
Аввакумовның сүзләренә моңарчы түзеп утырган Курамшинның да чыдамы калмады, нервланып, ияк очындагы чокыры уйный башлады, сүз сорап кул күтәрде дә, торып басты.
Чыннан да. Пшимах. Иптәш Бибиков, сез хәзер скважиналарга куярга җыенган автоматлар — инде үтелгән этап, чәйнәп төкергән
нәрсә. Без аларны, арттырып әйткәндә, илленче елларда куллана идек Мине бит монда командировкага телемеханика системасын, элек- трон-хисаплау җайланмаларын корырга дип җибәрделәр Ишеткәнегез бардыр, электроникага, транзисторга, интеграл системаларга нигезләнгән аппаратларны Алайса, иптәш Бибиков, мин ялгыш килгәнмен, алданган булып чыгам
Курам шин утыруга, кулын алга суза-суза. урыныннан Аввакумов сикереп торды
— Беләбез, иптәш! Сез безгә әлифба өйрәтмәгез! Ләкин бит шуны сы да мәгълүм син ул эшне башлыйсың да ташлап китеп барасың, ә авыз пешерергә безгә кала! Бүген генә күрмәгән командировка кешеләрен
Ике арада җәнҗалга күтәрелеп бара торган тавышны баш инже иер туктатты
— Сабыр, сабыр иптәшләр. Минемчә, дөреслек икегездә дә Б\ хакта без әле уйлашырбыз Бүген мин анда Черек күлдә булыр мын, күрешербез, сөйләшербез
II
Кәрам чыккач тәмәке кабызды, уйлана-уйлана коридор буенча атлап китте. Төмәннән Кузьма Пичугов кайткан диделәр. Черек күлгә киткәнче үзен күреп чыгарга иде
Баш инженер бүлмәсеннән бик тә борчылып, ватылып чыккан иде Курамшин Пичугов янына керергә дә читенсенде Син нәрсә, күгәреп кайткансың, дияр, ябыккансың, борчылгансың, картайгансың дияр
Сулдагы өченче бүлмәнең ишегенә килеп, теге көндәге кебек үк. «Зам начальника по общим вопросам Пичугов К Н » дип язылган пыялага карап торды. Соклануы һәм гаҗәпләнүе бүген дә тышка бәреп чыкты Менә бит син ә, Пичугов начальник урынбасары! Бөтен бер нефть мәйданының зур җитәкчесе! Начальник булырга каян кил гән диген бу кодрәт? Укыганда Кузьма алай зур гайрәт күрсәтә ал мады — биш ел буена башы өчле билгеләреннән чыкмады Диплом яклар вакыт җиткәч тә Пичугов Тема таба алмый озак тинтерәде Алдына куйган максаты, төпле фикере юк кебек иде аның
Дөрес, бер уңай сыйфаты бар иде — ул һич тә аптырап, югалып калмас Акча юнәтү өчен теләсә каян теләсә нинди эш таба белә иде үзенә. Шуңа күрә, бер кнлере юк ятим малай булып та. акчага мох таҗлык күрмәде Бер карыйсың -г Кузьма шәһәрдә урам себерүче икенче күрәсең Кузьма театрда я кием элеп торучы, я кибет ал дында, кычкырып-кычкырып, мактый-мактый. морожный сатучы Уң ган, булдыклы малай иде Кузьма
Әнә, эчтә, аның тавышы булса кирәк, кемдер кычкырып телефон нан сөйләшә
Кәрам ишекне тартмакчы булды, туктап калды «Рөхсәт сорарга мы. юкмы?» Ни өчендер. Пичугов, бик эреләнеп, танымаска салышыр төсле тоелды аңа Үскән бит’Пичугов. Кәрам дустының буе җитмәс дәрәҗәгә менгән! Шулай кинәт кенә Курамшин үзен тормыштан арт та калган кеше итеп күрде Пичугов кына түгел, ишетүенчә, үзе бе лән институтта бергә укыган иптәшләре дә нык кына күтәрелгәннәр кайсы идарә җитәкчесе, кайсы баш инженер, кайсы бүлек мөдире Хәтта производство берләшмәләрендә бүлек начальниклары булып эшләүчеләр дә бар Ә Кәрам Курамшин үзләрендә рационализация һәм уйлап табу бүлегенә начальник булып торырга да курыкты Про изводство-техника бүлегенә өлкән инженер итеп чакырдылар ■ аннан
да баш тартты Янәсе, тынчу бүлмәдә тәмәке төтене ш. ырасы I килми Янәсе, ул кырда, нефть бәреп чыккан урыннарда 1 »..»т;:| күнегелгән егетләре белән эшләүне хуп күрә Ул гына мп ь анщ I югалтулары* Шулай төрле сәбәпләр табып ипчәм.» нич • .шнн урын I нарны читкә какты бит Кәрам — кире баш' Шуннан
кайда да булса башка эшкә кыстаучы булмады Бик тә з. тис I кәре, дигән ярлык тактылар ана
Ә бит төп сәбәп югары урынга менәсе килмәүдән и. 1иск.»р< тән дә түгел, бөтенләй башка нәрсәләргә бәйле иде
Ишек төбендә тәмәке суырып, уйланып, кыймыйчарак горглн »р <■'Л да урынбасар бүлмәсенә унлап кеше кереп китте Инд» б<_? ’ н> t J та калмагач, ачкыч шалтырата шалтырата, Пичугов үл . • in әргә I жыена башлады бугай
Шул чак Курамшин ишектән башын тыкты
— Керергә мөмкннме?
— Рәхим итегез.
Күптән күрешмәгән ике дус күзгә-күз карашыр ,. и ■ ;>м..дңЯ ләр — телефон шалтырады. Пичугов өстәл янына барин гслс |>‘- ■»■ Л
касын алды, урынына утырды, кем белендер, кычып-кн ши; (•ои.шп.. I башлады. Төсеннән, ябык йөзеннән, арт чүмечен.» иба » • ■ .. н башыннан бигрәк, Курамшин аның бер кимчел-. i < ннән и vtfMI дулкынланган, ашыккан вакытларда ул «Т» авазында бер • I.JU I кала иде.
Хәзер дә әнә:
— Т-т... транспорт юк. җибәреп бетердем Бу мәен.
лонна начальнигы Т-т Ткачевка мөрәҗәгать итегез ' ш1ЛН
«Таня» дип әйтергә өйрәнә алды микән?» - дин, кызыкс > • iatw| ды Кәрам Таня бит аны нәкъ әнә «т» авазын и » » . . '' Swl
мый иде «Кайчан да кайчан шул «Таня» дип абынмыи - I
тергә өйрәнәсең — минем янга шул чакта килерсен' . • IR \
бәрә иде Кузьманы
Пичуговның төсе-бите әллә ни үзгәрмәгән кебек Ю>. и*-, unapt I һәм озынча ияге өстснә җирән сакал мыек үстереп җш> у. ........................................ Сю I
раз күз төпләренә, маңгайларына җыерчыклар чыккан AHH.HI б. I дәр юанайган, карап торырга ярыйсы нр булып китш-н
Сөйләшеп бетереп трубкасын куюга, өстәлл.че икенч к .р..н л шалтырады Пичугов, гафу үтенгәндәй. Курамшинга баш • ГРУ*И каны алып тагын сөйләшергә кереште Үзе вакы: в.чкгә» -. ;• -.» I pan ала, үзе телефонга кычкыра
— Безнең тарафтан отношение җибәрелде биз инд. . п\«ыр I мухыр ятасыз? Обязательно квартираны Ишбулдиш .- бир
Әйе, Ишмөхәммәт Ишбулдин Бөек Ватан сугышы и, - ,
кавалеры Сугышның башыннан алып азагына ки i;»p <|р . и :
кеше Хәзер Черек күлдә эшли, каравылда тора Мич vri.n м.рл .. Квартира алуга ул беренче кандидат'
Телефон трубкасын ташлап бер-ике генә секунд уйла ш \ ,ы и I Курамшинга карады
— Тыңлыйм сезне
— Мине чынлап танымыйсыңмы, әллә таныма! , ц
мы?—диде Кәрам, ачы елмаеп
— Кайдадыр күргән дә төсле
Кәефне бозып, янә телефон шалтырады
— Шулай инде бездә,—диде Пичугов, трубканы i
гән кешеләр белән һич иркенләп сөйләшергә юк !>■ . -..i u*
бетәбез инде...
Ул тагын кем беләндер, юллар, агачлар, машин.. ...р . .... -
ләште, ниндидер комнар, ташлар хакында бәхәс а н. и б,ц mv,i I
арада, тутырып-тутырып, Курамшинга карап алды «Бу нинди бәндә, «син» дип эндәшергә минем белән нинди уртаклыгы бар икән моның?» дип уйлый иде бугай
Сүзен өзеп, ПИЧҮГОВ трубканы куйды, кинәт урыныннан сикереп торды. Ф
— Курамшин түгелме соң син? О, Кәрам, син бит бу явыз!—дип
гөрелдәтеп кычкырып жибәрде — Да. да! Әнә, ияк чокырын әйтеп < тора. £
— Кузьма! • ж
Кәрам кулларын җәеп түргә узды да Пичуговны кочагына алды. = Кузьма да Кәрамның башын учлап үзенең сары сакал баскан яңагы- £ на кысты. I-
Идән уртасында, парлап вальс биегәндәй, берничә мәртәбә бөтере- ф леп алдылар Туктап бер мәл карашып тордылар да. аркаларыннан _ кагышырга, җилкәләренә суккалашырга тотындылар Күтәрешеп ка- = радылар, аяк чалыштылар Ул да булмады, көч сынашкан батырлар °- кебек, билләреннән алышып көрәшә башладылар
Берәү читтән карап торса, бу әкәмәткә гаҗәпләнеп бетә алмас иде: * зур бер учреждение эчендә, җитмәсә начальник урынбасары кабине- 2 тында ике сакаллы сабый, бөтенләй малайларча, нәкъ мәктәп бала- п ларыча кыланышалар. =
— Күпме ел үтте бит, боже мой, күпме сулар акты!- Пичугов әле « һаман исенә килә алмый. Кәрамны кочаклап, аның аркасын кагып гора иде — Я, сөйлә, ничек син болай?
— Үзең сөйлә, сабакташ! Бу кадәр еракка сине кем китереп чы гарды? Себергә «сөрәләрме», әллә үзең мәҗбүр булдыңмы? - дип уены-чыны белән шелтәләде аны Кәрам
Кәрамның бу сүзләре Пичуговны айнытып җибәргәндәй булды Кузьма, әкрен генә чигенеп, урынына барып утырды
— Имеш, бәндәләрне яраткан чакта аллаһе тәгаләдән кешеләр сораганнар: «Син без адәмнәрне дөньяга китерәсең китерүен, ә барыбызга да урын табылырмы соң?»— дигәннәр икән «Сезнең һәммәгез гә дә тиешле урын бүлеп бирелгән, ә аның кайсы кайда икәнен эзләп табу сезнең эш».— дип җавап биргән ди ходай тәгалә Күрәсең.*миңа тиешле урын шушы булгандыр инде, дустым
— Сине бер дә рәнҗетмәгән ходай Җирдә әнә нинди зур тәхет әзерләп куйган!
Пичугов әле һаман да башын артка ташлап хахылдап көлә торган гадәтен куа икән. Түшәмдәге мөгезле люстраларга карап бер көлгән нән соң, үзенең «тәхетен» һәм дәрәҗәсен искә төшереп бугай, тынып калды һәм җитди итеп сорады
— Я. сөйлә, ничек килеп чыгасы иттең? Командировкага билгеле Монда бит ул модада
— Себерне буксирга алырга килдек Ягъни, үзебезгә юк акылны сезгә бирергә
Пичугов урыныннан торып ншекле-түрле йөреп китте
— Ишеткән идем шул Татарстаннан Хәзер галнәссәламгә торыш .ты бер инженер килә, әфсүн укып, бер ай эчендә бөтен скважиналар ны хутка җибәрә икән, дип әйткәннәр иде. син булгансың икән, дус гым Кәрам
— Димәк, авызлары дөрес шапылдаган! дип көлде Курамшин. бик сер бирергә теләмичә
Пичугов һаман саен җитдиләнә, эреләнә барды
Мин үзем, мәсәлән командировка белән генә мондагы йөкне 1арта алуга ышанмыйм Япа-ялгыз инженер Курамшннны җибәрәләр дә Себернең убылган төшен томалыйлар, имеш! Нәрсә ул бер кеше нен бер-ике айлык командировкасы?' Диңгезгә бер төкерек' Монда.
дустым, меңнәр, миллионнар кирәк! һәм синең кебек вакытлыча түгел. бөтенләйгә торырга!
Пичугов тагын нәрсәләр сайрарга теләгәндер — бүлмәгә шакымый- нитми генә ике кеше килеп керде, сүз өзелде.
Керүчеләрнең берсе күк костюм өстеннән ак якаларын чыгарып салган, портфель тоткан Икенчесе, майлы куртка кигәне, аның шоферы иде булса кирәк.
Ыспай киенгәне пошаманга төшеп сөйли башлады
— Мәктәпне шушы арада тапшырырга уйлыйлар, ә җитешсезлек- ләре—хәттин ашкан! Акылга утыртырга кирәк ул төзүчеләрне, Кузьма Николаевич, кабул итмәскә мәктәпне, төзәттерергә кирәк!
Сөйләшүләрдән мәгълүм булды: бу ыспай кеше булачак урта мәктәпнең директоры икән. Төзүчеләр бинаны тәмамлаганнар, ләкин проектта каралган тышкы планировканы, спорт мәйданын, ихата-мазар- ларын соңыннан, бинаны тапшыргач эшләргә вәгъдә итәләр.
— Бер китсәләр, ул төзүчеләрнең коерыкларын тот аннары!— дип директор шуңа борчыла, комиссия члены буларак. Пичуговны алар белән сөйләштермәкче була икән.
— Төзүчеләргә бернинди ташлама ясау юк! Мәктәп тулы комплексы белән тапшырылырга тиеш!— дип кырт кисте Пичугов.
«Кара син бу Кузьманы! Чын начальникларча сөйләшергә өйрәнгән!»— дип аңа карап сокланып утырды Кәрам.
Телефон шалтырап, тагын кем беләндер пионер лагерьлары, анда торба белән су китерү мәсьәләләрен сөйләшеп алгач, Кузьма Николаевич көрсенеп Курамшинга карады.
— Менә сабакташ, беләсең килсә шундый инде минем эш... Кер гәндә ишектәге язуга игътибар иткәнсеңдер: «Зам. по общим вопросам». Төшенәсеңме: гомуми мәсьәләләр буенча!
— Ә мин тагын, конкрет мәсьәлә белән кергән булам!—диде Кәрам сүзенә мөмкин кадәр җитди тон биреп.
— Алайса ялгышкансың, дустым. Конкрет мәсьәләләр белән безнең начальник үзе шөгыльләнә!— Пичугов башын артка ташлап көлде дә сәгатенә карады.
— Кич җитеп берәр караңгы почмакка кереп качмыйча, синең белән конкрет мәсьәлә турында сөйләшеп булмас, ахры, сабакташ. Хәзер пристаньга төшеп китәм Командировкага барып Черек күл өчен менә дигән йортлар кайтарттым. Тузмый-күгәрми торган металл вагоннар! Яшибез, дустым!
— Үземнең дә Черек күлгә китешем. Мине анда «Шеф» көтәдер, Аввакумов хәзрәтләре.. Аввакумов дигәннән, нинди бәндә ул, әйт әле, Кузьма?
— О, Аввакумов! Виталий Иванович ул, дустым, монда патша! Тайга бүресе! Юк, Себер аюы! Сөйләрмен әле тагын очрашкач.
Пичугов, өч көннән иркенләп утырырга сүз биреп, аерылышты. Эше белән китте, тик монысы Кәрамны тагын төрле уйларга салды. Ни өчен өч көннән, ник бүген яки иртәгә түгел? Сагынуы шул хәтле генәме Кузьманың, әллә эреләнүе, бәясен күтәрергә тырышуымы?
БИШЕНЧЕ БҮЛЕК
I
«Административ бина» дип аталган Черек күлдәге ике катлы йортның аскы катында, ачкычларын шалтырата-шалтырата, әле бер, әле икенче ишекне ачып каранып йөргәннән соң, Курамшин яңадан диспетчер бүлмәсенә әйләнеп керде.
Бүлмә зур һәм иркен, аяк атласак да, тамак кырсаң да гөрелдәп, яңгырап тора Аның дүрт почмагында да. түшәмгә кадәр диярлек төрле әржәләр, тартмалар, капчыклар өеп куелган һәрберсендә: «Не контовать!» «Не бросать!», «Осторожно!» дигән кап-кара язулар
Бүлмәнең уртасы да буш түгел анда төрле зурлыктагы электр мо- торлары, чыбыклар һәм кабельләр уралган кеше биеклеге кәтүкләр аунап ята. Борынны әчеттереп машина мае, сумала, буяу исе аңкый. < Бу бүлмә бөтен ягыннан да складны хәтерләтә, ә Курамшнн үзенең 5 кара сатин халаты һәм кулында шалтырап торган бер бәйләм ачкыч- 5 лары белән склад мөдиренә охшый иде х
Ул, әржәләр. тартмалар һәм капчыклар арасыннан атлый-сикерә £ йөреп, аларны ачып карап, тикшереп, бирегә китерелгән автоматика Р жиһазларын барлагандай итте дә. кәефе кырылып, бер почмактагы ф зур гына әржә өстенә менеп утырды Аны һаман да әле «тотынырга- ж мы?» дигән уй борчый, шул куркыта иде Җитмәсә, читтән торып идарә итү системасына кергән «ПАТ Нефтяник» аппаратларының °- яртысы да. турыдан-туры скважиналарга куела торган «Спутник» ав- £ томатларының чиреге дә кайтарылмаган. Эшләп караган кеше үзе * генә белә: ай авыр, ай катлаулы һәм чуалчык бит ул система' Аларны “ урнаштыру, көйләү-жайлау өчен Курамшнн участогында бер көтү Е_ автоматчылар белән дә ике еллап вакыт кирәк булды! Бу турыда аз 5 гына булса да белә микән баш инженер, моның мәшәкатьләрен ич- s маса чак кына күз алдына китерә микән?
Менә бүген Бибиков автомат мәсьәләләрен урында хәл итү өчен 3 үзе киләчәк һәм, чыннан да, озак тормады - жиңел машинасына утырып килеп тә житте.
— Я. эш нәрсәдә терәлеп калды, хезмәт ияләре,— диде ул ишектән керә-керешкә үк, аптырап утырган Курамшинны күреп.
— Эшнең әле урыныннан кузгалганы юк, иптәш Бибиков.—Әнә ка рагыз,— дип бүлмәдәге өем-өем әржәләрне күрсәтте Кәрам
Пасарби Пшимахович та, Курамшнн кебек үк, төрлесе-төрле жирдә аунап яткан жиһазлар һәм материаллар арасында сикерә-атлый йөреп чыкты да. моның янына килеп утырды
— Иң мөһиме — женне шешәдән чыгару кыйммәт безгә, Кәрам Ризванович.— диде, папиросын кабыза-кабыза. - Җенне шешәдән чыгарсак, үзе хәрәкәткә килә ул
- Яшикларны каерып ачарга кирәк дисез инде
— Әйе. Аларны алып, сөртеп-юып, детален летальгә туры китереп комплектлап куярга кирәк.
— Шуннан үзләре эшли башлар дисезме?
— Кайсысы печән, кайсысы салам —син безгә шушыны аерып бир. Ягъни мәсәлән, без белик «ПАТ — Нефтяник» системасын».*., нинди жиһазлар кайтып бетмәгән дә, «Спутник»та ниләр жнтми
— Күренеп тора «Нефтяник» аппаратларының яртысы. «Спутник» ның чиреге дә кайтмаган
— Алар төрлесе төрле заводтан Тулы комплект жыелганны көтеп ятасы юк — булганны куя. көйли башларга кирәк Я. әйт. хәзергә сиңа ярдәмгә ничә кеше бирим? Кемнәрне аласың?
— Аппаратларны жыйнал кую өчен гыйлем кирәкми. Кемне телисез—шуны жибәрегез Мина, мәсәлән, монда мич ягып торучы Ишәй абзый да бара
Курамшинның эшләргә бернинди дәрте-теләге юк дип уйлапмы дыр, Пасарби Пшимахович холыксызланып алды
— Сез галәмәт тә кызык кеше. Кәрам Ризванович!— дип. урынын нан кискен генә кузгалып торып китте —Сез нинди дә булса пред приятие оешкан чакта аның тулы составта булганын күргәнегез бар мы? Мин мәсәлән, нефтьтә утыз ел эшләп андый бәхеткә тәтемәдем
Кая килсәм дә. кая җибәрсәләр дә эшне нольдән башлап җибәрергә туры килде. Сугыштан кайткач. Төньяк Кавказга. Молгобск промыселларына мастер итеп җибәрделәр. Барсам, я алла, бомба-снарядлар белән актарылып ташланган җир, бөтен төшендә я::гэн-көйгән, кәк- рәеп-бөкерәеп беткән торбалар, әллә ничәгә ярылган чаннар һәм шарт- латылган скважина җиһазлары гына аунап ята! Сугышка кадәр мин анда берничә ай гына оператор булып эшләп киткән идем шушы варварлыкны күрдем дә утырып еладым Ә елап кы. а эш чыкмый, икенче көнне үк диярлек миннән нефть таләп итә башладылар Кемнәр белән, нәрсә белән чыгарырга икәнен тикшермиләр, ә нефть сорыйлар! Менә шулай, хөрмәтле Курамшин! Ә биредә. Черек күлдә ничек иде дисең? Моннан бер ел элек, мин килгәндә, булачак бу идарәдә. бер Аввакумов утырып тора иде. Әлеге дә баягы Виталий Иванович! Шулай, хөрмәтле хезмәт иясе, берәү дә безнең өчен алдан коймак пешереп куймый!.
«Ә бит Пасарбн Пшимахович хаклы», дип дөресләп куйды аны Курамшин эчтән генә. Ә үзе автоматлар белән җенләнеп йөргәндә аны белгән, ярдәм итәм дип канатландырып торган кешеләр күп идеме соң?
Курамшин урыныннан торды.
- Миңа эшне башлап җибәрү өчен әлегә әйбәт кенә өч егет кирәк булыр,—диде, өстен кага-кага —Электр, радио тирәсен белсәләр тагын да яхшы...
— Баштан ук шулай диләр аны. хезмәт иясе! Радио белгечләрем юк. электрикларым бар Теләсә кайсын сайлап ал!
Курамшин шунда ук Рафатны, ул бүлмәдәге тагын ике татар егетен исенә төшереп алды. «Без электриклар».— дип әйткәннәр иде бит Мин монда кемне дә белмим Каршы килмәсәгез. бирегез үз якташларымны
— Пожалуйста. Кемнәр алар? дип. кесәсеннән блокнотын чыгарды баш инженер.
Фамилияләп әйтә алмыйм, тик әйбәт егетләр икәнен генә белам Алар Аввакумов янында эшлиләр.
— Киттек алайса Виталий Иванович янына!
Алар күл буена җәяү төштеләр. Пасарбн Пшимахович. күңел өченме. юлда Курамшинның кәефе, семьясы, бала-чагалары белән кызыксынып барды. Шунда кинәт кенә
Синең анда гостиницада шартлар ничек соң?— дип сорап куйды. Бик тыгын бүлмәдә яшисез икән, дип ишеттем
Чрыйсы. Ике айга куян тиресе дә түзә.
димәгез. Кәрам Ризванович Зур хата булыр Кешегә бер көн яшәү өчен дә шартлар кирәк.. Анысын көйләрбез Ә буфетта ашау-эчү яклары ничек? Җылы аш юк бугай анда?
- Иртә-кич тамак ялгап адырга булгач җитә.
Дөрес түгел. Эш кешесенә иртә-кичләрен җылы аш обязательно кирәк! Минем мәрхүм әти революциягә кадәр Брэдли исемле инглиз нефть промыселларында тартальщик булып эшләдем, ди тортан иде. Мистер Брэдли кешене эшкә аласы булса, иң беренче чиратта өенә алып керә дә аның алдына зур бор табак аш чыгарып куя һәм ничек ашаганын карап тора икән. Әлбәттә, яхшы ашаса алган, начарларын куың, чыгарган
— Алай аппетиттан зарланган юк. Сез миңа аш бирмәгез, эш бире гез. эш!..
- Эш булыр ул.
Аввакумов эшли торган төбәк Черек күлдә «Робинзон утравы» дип йөртелә иде Кайчандыр ул биредс разведчиклар кереп бораулый башлаган бердәнбер утрау булган. Шунда салынып беткән скважиналарны
■ • i a iy’HJ нефть промыселы оештыра башлаучы бер-
шкумов дип сөйлиләр. Шуңамы. Черек күл нефть идарә мовны аеруча хөрмәт итәләр. Виталий Ивановичның
л» тупаслыгын да кичерәләр иде. Шулаймы-юкмы. ясаучы, каршы сүз әйтүче булмый Алны-ялны
> рылыгы коткара иде ахры Эчендәге тышында иЯЯГ.ЧП • 6.СӨЙЛӘШӘ бит ул
' ' янына баш инженер белән Курамшин килеп туктагач
; ipia килдегез? дип сорады күзен зурайтып
иш Виталий Иванович Курамшинга эш башлап җн- ■■ и" бөртек кеше кирәк булып чыкты.
1 : к< тем юк! Минем промысел жир асларыннан кеше
- Инталий Иванович, барыбыз да бер максатка эш-
..-I максаты әле суга сәнәк белән язылган, ә мине- Нефтьне язга җибәрәчәкмен. алла боерган булса...
■ фча эш йөртәсең. Виталий Иванович! — диде Кәрам -ч..'! • : -ил! җуеп Монда сүз синең утравың турында гына
иГ к.>с ккчкырышып киттеләр. Бибиков аларнын араларына
Ну \< 1мәт ияләре, җитәр!
I г . . р аларның холкын күргәләде инде Шырпы белән шыр-
• ■ ■ ► «шк бер берсенә чак кына орындылармы — кабынып
> ит ■ I • н.» торалар
! I . н . эшне бүлеп бирергә кирәкме әллә? — днде Бибиков Һ.г,,-. Берегезгә салам икенчегезгә печәнме? Алайса әйтим
НА1 Ч ф|>1ник* системасы өчен тулысынча Курамшин. ә «Спут-
■ и- .... I HI җавап бирәсен. Виталий Иванович Бүгеннән керешергә
\ш лиә янында төшке ашка чакырып чаң суктылар.
■ 1 >.I. ач гамактан сөйләшеп булмас бу турыда — диде Би
бнмл н белән ашханәгә бара торган сукмакны күрсәтте
Курәмтии елмайды
!■ . чм< ашаганын мистер Брэдли кебек карап тормакчы бу-
КК лч кеше галашучан була Сугышып китәрсез дип куркам
. Курамшннпың якташы Касыймның ничек ашаганын
• !•• . и . Гстермәи урынына тарта, билләһи!— дип кушылды аңа Липанумои
һ • JH -шарга яратса да төп сәбәп анда түгел икәнен Курамшин « н« и • ■ HI н ь инде Егетнең күңелендә Факиһә
п|, , шнәре яше кырык тирәләрендәге бер шадра, тәбәнәк.
. хатын Ә Касыйм су эчәргә дигән булып
Шиэн I н; к китә дә. туп-туры Факиһәнең аш пешергән җиренә M-JI | Ь‘ . I I и генә баш иеп исәнләшә, кәефен белешә, туган илен слил . ■. ' л мәсьәләләре белән кызыксынган була Аннан, сүз җаен г ы п.». бер стакан су сорый Бүген эш галәмәт күп бул-
1ЛН ян.ю арыткан. тирләткән, сусаган
si i,; . r I .1 .и Факиһә, зур казанда аш болгаткан җиреннән
> тарын. юан беләкләрен алъяпкычына сөртә-сөртә, К.м-ы м -н н- • " мөлаем генә итеп сорый *
.bii .',111.11.111 сөт биримме?
Унысы тагын да яхшы!— ди егет, кулларын уа-уа
I. .. , I күтәрүдә литрлы‘кружкадагы сөтне чөмерә дә җиңнәре . npiCri КУЯ
— Эх, сетей тәмле икән Рәхмәт, күбәләгем, ди, иреннәрен ялый ялый Китәргә җыенгандай, фуражкасын кия. кесәсеннән бияләйләрен ала.
— Төш тә җитен килә, әллә берәр тәлинкә генә аш ашап чыгасыңмы?— ди Факиһә егетнең мактавыннан күңеле булып.
— Әйе шул, зарар итмәс иде. ^ш-ашка, урыны башка. Бераз ачы- гылды да бугай Ахшам вакыты — ашау вакыты, дигәннәр бабайлар,— дип, сәгатенә карап сөйләнә-сөйләнә, Касыйм өстәл янына килеп утыра, бияләйләрен яңадан арыш капчыгы кебек зур кесәләренә тыга.
Касыймның ашарга яратуын белгән Факиһә аңа шулпаның куесын, итнең зуррак кисәген сала, тәлинкәне дә мөлдерәмә итеп, күзеннән тутыра Касыйм ашап, иелә-бәгелә рәхмәтләр әйтеп чыгып киткәннән соң, күп тә үтми төш җитә Черек күл төбәгендәгеләр шаулашып-гөр- ләшеп ашханәгә килә башлыйлар Инде Касыйм яңа гына ашап тамак туйдырып чык1Ы. биредә юктыр дисәң — төркемнең иң алдыннан килеп кергән, түр башына ук барып утырган ул булыр. Кашыгы белән тәкатьсезләнеп өстәл кага
— Факиһә, тизрәк бул, ачтан үләм!
Тегесе дә бит Касыймны күптән күрмәгәндәй.
— Хәзер, Касыйм, сабыр ит,— дип елмая-елмая мөлдерәмә тулы савыты белән егет янына ашыга Икенчесенә ботка китерә. Анысы да тәлинкәдә түбәләмә тулган Ләкин пәһлеван егеткә бу—бер генә йотарлык.
— Ин. Факиһә җаным, син мине болай булса ачтан үтереп кабергә тыгасың!- дип ризасызлык белән генә кабул итә Касыйм тәлинкәне.
Касыймның ашавына сокланып бөтенесе көлешә, ах итә.
— Шауламагыз, җәмәгать, аппитетны качырасыз,— ди Касыйм, ашый бирә
— Нигә көләсез, ди Факиһә бер дә исе китмичә,— ашасын! Ашаган малда өМет бар дигәннәр Яратам мин ашның кадерен белгән кешене...
— Дөрес әйттең, Факиһә күбәләгем! Ашына күрә табагы, эшенә күрә тамагы!
Күптән ашказаны белән интегүче, ашау ягына үтә нәзберек мастер Аввакумов Касыймның авызына карап тора да:
— Әйе, әйе, аз эшли, аз эшләсә дә күп тешли,— дип баш чайкый.
Факиһә егетне тагын да яклый »
— Нигә алай дисез, Виталий Иванович? Себер коэффициенты белән ашый ич ул Түләве икеләтә-өчләтә булгач, ашавы да шулайдыр инде...
Факиһә әйткәннәр ашханәдәгеләрне тагын гөр китерә.
Курамшинны да гаҗәпкә калдыра Касыймның ашавы. Булса да була икән аппитет кешедә Кашыгы белән авызы тәлинкә арасында экспресс поезды урынына йөри диярсең.
— Син. Касыйм, өеңдә дә шулай идеңме?— дип сорый аннан чынлап торып.
— Ашау мени бу!— дип зарлана егет — һаман шул кәбестә шулпасы да карабодай боткасы! Күпме әйттем Факиһәгә коймак пешер, дип. Коймак пешерә белмиләр ахры болар, Кәрам Ризванович, аның нәрсә икәнен дә ишеткәннәре юктыр
— Өеңдә коймак ярата идеңме?
Касыймның авызлары җәелеп китә, ирен читләре юешләнә.
j— Әх, ул кайнар коймак!.. Әле дә булса төшләремә кереп азаплый. Әни пешереп өлгертә алмый иде, табадан төшкән берен йотып кына барам Әни минем үги иде - күпсенде. Көннәрдән бер көнне әйтә бу миңа син. улым, ди. берәр җиргә эшкә китсәң иде. Безгә ак
чаң кирәкми, үз тамагыңны үзең туйдыра алсаң, шул житә, ди Шуннан чыгып киткән кеше мин. Кәрам Ризванович Аллага шөкер, үлмәдем
Касыйм бүген дә «Табаның тапылдамаса авызың шапылдамас» дип иптәшләре Рафатны. Гришаны артта калдырып, ашханәгә беренче- ф ләрдән керде
Факиһә инде. Касыймга дигән зур савытны әзерләп, аны көтә иде < «Билгеле. Касыйм ашардай йөрми — дип уйлый ул эченнән сөенеп - н Бу заманда кеше ач түгел Нинди дә булса жылы сүз әйтер, әйтми кал 1 мае Теге көнне дә ашап туйгач, савытын китергән булып, кухня яны- = на елышты Ниндидер сер чишмәкче булып авызын ачкан иде дә, кешеләр кереп комачаулады Бичара, әйтәсе сүзен әйтә алмыйча «рәх- Р мәт» дип чыгып китәргә мәжбүр булды Рәхмәт белән тун тышлап ф булмый шул...»
Факиһә исә, Касыйм үзенең гыйшкы турында бер әйтмәсә бер әй- = тер әле, дип шулай көн саен көтә, «яратам, сөям, сине хатынлыкка - алам» дигәнне карт егет һаман ычкындырырга ашыкмый. -
Бүген Кәрам таныш егетләрнең өчесен дә бер өстәл артында күреп * сөенде. Рафат кайткан икән! Ишек төбендә шып туктап калды Әнә. “ «Өч мушкетер», авызга авыз куеп, ниндидер бик кызыклы нәрсә турында сөйләшеп, көлешеп утыралар Егетләрнең шундый кәефле чагы = кирәк тә инде Курамшиша ничек булса да үзенә эшкә кодаларга, i күндерергә кирәк!
Ул. Бибиков белән Аввакумовны юынгычлар янында калдырып, туп-туры шушы күңелле өстәл янына килде
— Син түгелме соң бу, Рафат?- дигән булды Кайтып та жит тең мени әле? - Үзенең иң якын дустын күргәндәй шатланып, ана кул . бирде Башкалар белән исәнләШте
— Гомерле булырсыз, Кәрам абый, сезне ничек табыйм, дип утыра идем әле!— Рафат, шалтыр-полтыр китереп, өстәл янындагы урылдык ларны кузгатып куйды, Кәрам Ризвановнч*ка яныннан урын күрсәт те. Туган илләрдән күчтәнәч бар сезгә Сабан туе күчтәнәче
- Хәтимә апаңны күрдеңмени?
Теләсә нәрсә диегез, Кәрам абый, сезне күрүемне әйттем Сабан туенда очрадылар Бер улыгызны житәкләгән, берсен иярткән, берсен күтәргән, каз бәбкәләре кебек тезелешеп йөриләр, мин сиңа әйтим Курамшиннын тез буыннары йомшап китте утырды
Тезелешеп йөриләр дисең инде. Үзләре генәме?
Эчендәге ниндидер жене, вәсвәсәләнеп. «Шәфрун да янында түгел идеме?» дип сорый язды Шул каһәр суккан малай гел эчен тырный да тора инде аның
Я, нәрсә ди Хәгнмә апаң?
Рәхмәт, ди Сәлам әйтергә кушты Киткәндә өйгә кечкенә генә төргәк китерде. Ул монда, эшләгән жиремдә
А-л-ай. дип сузды Кәрам картларча Бик яхшы, рәхмәт' Ми нем участок кешеләрен күрмәдең инде?
Аларны белмим бит мин
Әйе, әйе. — Кешенеке кештәктә, дигәндәй генә. Рафатнын сөй тән кызы турында да сорашмый булдыра алмады Ә Садәң. Садәң соң ни хәлдә? Сагынганмы?
— Сагынган Яннан да китми дә
Рафат бу хакта башка сүз озайтасы килмәде, очынып-очынып са бап туйларын тасвирлап китте
— Их, егетләр, күрсәгез иде быелгы сабан туйларын! Ул көрәш, ул ат чабышлары, ул йөгерешләр! Әйтимме, иң кызыгы нәрсә булды? Биек колга башындагы әтәч! Бер малай инде менеи алдым дигәндә
генә читлегеннән очты да китте! Шуны тотам дип, бичара, чак егылып төшмәде, гарьлегеннән елап җибәрде...
Касыйм көрсенеп әйтте:
— Бәхет һәрвакыт шулай инде ул: тоттым дигәндә генә оча да китә, каһәр...
— Без. егетләр, ул сабан туйлары турында бер иркенләп сөйләшербез әле,— дип бүлдерде бу әңгәмәне Кәрам Йомышын ипләп кенә, бик ерактан, читләтеп кенә әйтергә булды
Башта ул егетләрнең торагына ничә мәртәбәләр барырга җыенып та һаман бара алмавы өчен гафу үтенде, вакыт тапмаудан зарланды Аннан егетләрнең хәл-әхвәлләрен, көнкүрешләре белән кызыксынган булды, шуннан соң гына төп мәсьәләгә күчте:
— Ну, Гөргери туган, синең хәлләрең ничек соң әле, ак эш тапмадыңмы? Әгәр дәртең-теләгең булса, кулың бер дә каралмый торган эш бар миндә.
— Тагын жир чокыргамы?— дип, авызын кыйшайтып көлеп куйды Гриша
— Чынлап әйтәм. Ак эш Ап-ак чыбыкларны аккургаш белән генә ялгыйсың .— Ул, әлеге тәкъдим белән кызыксынып киткән Рафат белән Касыймны да күз алдыннан жибәрми иде— Әгәр үземә ярдәмгә алсам, килер идегезме?
— Киләбез, ник килмәскә!
— Чакыр гына, барабыз!
— Өйрәтеп торсаң эшлибез!
Аларның шулай жиңел генә ризалашуына Кәрам Ризванович башта сөенгән иде, соңыннан уйлап карагач, кәефсезләнде. Әлеге егетләрдән өмет өзүе — нн дип әйтешле дә түгел «Болардан гомергә дә автоматчы чыгасы юк», дип нәтижә ясады эченнән. Аларның автоматны, телемеханиканы аңламауларыннан түгел, үзләренең һөнәрен, эшен тиз генә алыштырырга, ташларга әзер торуларына гаҗәпләнде. Үз һөнәренә шундый карашлы кешеләрне элек-электән җене сөйми иде аның. Промыселда эшләгәндә эшчеләр белән ике арада бөтен конфликт та әнә шуннан килеп чыкты «Яратмаган эш эшләү — яратмаган хатын белән тору кебек»,— ди торган иде Курамшин Бригадада Җәмил исемле кеше бар иде. Эшен яратмады — ул аны куды. Ә менә Мәснәви. хатынын яратмаса да, үз эшен, бигрәк тә автоматларны үлеп ярата нде — ул аны җыелышның карары булуга карамастан, кумады, калдырды, бөтен гаепләре белән үз өстенә алды.
Юк, үз һөнәреңә, үз профессияңә бирелгән булсаң, син инде эшеңнән китә алмыйсың Бигрәк тә автоматлар өлкәсендә Үзенә гашыйк итә дә куя бит ул автомат дигән нәрсә, каһәр! Ә бу егетләр әле, кү рәсен, үз эшләренә сеңә алмаганнар, автоматларның гына түгел, чын чыннан электрның да нәрсә икәнен белмиләр Алар өчен барыбер- кем нинди эшкә чакырса — шунда китәргә торалар Вакыты белән, җаен туры кнтереп, аларга ипләп кенә әйтер әле бу турыда, әйтми калмас.
Ярый, Кәрам үзе дә монда вакытлы гына, шулай булгач, вакытлы ча кемне дә алырга була... Әйдә, «Ит юкта үпкә дә тансык»...
Алайса килештек,— диде Курамшин егетләргә бертөрле бита рафлык белән — Иртәгә башлыкларыгыз белән сөйләшербез Минем штаб әнә тегендә, яна йортта — Ул, уң яктагы ике катлы бинаны күрсәтте, китәргә җыенды
— Күчтәнәч турында оныттыгыз мыни. Кәрам абый,— дип туктатты аны Рафат
— Әйе бит. күчтәнәч, дидең Нәрсә салды икән соң Хәтимә апаң?
Баргач, Рафат аңа мендәр кадәр төен китереп тоттырды Хуҗа шат-ланмады, киресенчә, кызарды, оялды аның өчен. Ник дисәң, Хәтимә
нэп җибәргән иде Мона Касыйм белән Гөргери дә игътибар итмичә калмадылар «Ай-яй культурный кеше икән безнец инженерның хаты кы!» дип әйткәннәрдер инде... Бу төенгә. хәтта, шул тирәдә генә эшләп йөргән Авваку.мов та сәерсенеп карап алды төсле
Эш урынына кайткач та төен тирәсендә әйләнгәләп йөрде Кәрам *
— Соң. Хәтимә, җан кисәгем, шушы музей экспонатларыһа төрмә- ? сәң беткән идеме өйдә сумка, чемодан, саквояж ише нәрсә? Син ирең- £ нең кемлеге, аның абруе турында чак кына булса да уйламыйсың < мыни?—дия-дия хатынын битәрләде z
Шундый инде аның хатыны — әйтеп тә, күрсәтеп тә. хәтта анула- ? нып та төзәтеп булмаслык Өйләнгәндә, бергә тора башлагач өйрәнер. = авыл гадәтләрен ташлар дни уйлаган иде Кәрам Хәтимәнең авылдагы . өйләрен калдырып, шәһәр йортына күчтеләр, ләкин аңа карап Хәтимә һич кенә дә үзгәрмәде. Авылдашлары әйтмешли, аңардан һаман бул- ~ са да читән исе килә Шәһәрчә булсын, дип Кәрам аңа кыйммәтле а пальтолар, туннар, башка хатын кызларның хыялында гына йөргән * пан бәрхет күлмәкләр, затлы мех бүрекләр, биек үкчәле түфлнләр дә л алып карады, ләкин Хәтимәнең үз туксаны туксан Киемнәренә сөен- х гән, аларны мактаган була, иренә рәхмәтләр әйтә-әйтә киеп карый. л хәлдән таеп көлә-көлә. көзге каршында боргалана, аннан ул кием- j нэрне сандыгына салып куя да үзенең әлеге дә баягы чуар яулыгын g бәйли мамык шәлен бөркәнә, кара резина итекләрен кия Аның бит < биш былтыр сатып алган иннекләре, пудралары һәм крем-хушбуйла- 3 ры да бүгенге көнгәчә исән-имин көенчә тумбочка өстендә утырып тора!
Әлеге кызыл киндерле күчтәнәчләре белән кызара-бүртенә кунак йортына кайтып керергә туры килде Бүлмәдәшләренә күрсәтми генә төенне карават астына тыкты, кешеләр чыгып киткәч кенә чишәргә булды.
Нигә бу кадәр авыр икән, дигән иде кат-кат төргән кәгазьләр, целлофаннар эченнән эмаль коштабакка катырып эшләнгән гәрәбәдәй сары чәкчәкләр килеп чыкты Чәкчәк төрле төстәге борчак-борчак конфетлар белән бизәлгән, хуш ис бөркеп тора иде Бу әле артык ук гаҗәпләндермәде Кәрамны андый тәм-томнарны пешерергә Хәтимә оста,- бу кадәр уалучан, йөртергә генә түгел, бармак белән тотарга да үтә нәзберек ризыкны Рафат ничек шушы кадәр ерак җиргә ват мый җимерми алып килә алган диген'
Икенче бер капчыкка Кәрам бик тә яратып ашый торган каклаган каз тыккан иде Хәтимә Монысын булдырган, рәхмәт! Күптән каз үрдәк үстермәсә дә хатыны аларны базардан сатып алып каклый һәм. боларны ул һичкем булдыра алмаслык итеп, бик оста эшли иде Хәтимә күп нәрсәләрне әнисеннән өйрәнеп калган һәм тормышта аның матур гадәтләрен дәвам итә
Тагын Хәтимә Кәрамның. киткәндә өйдә онЫтып калдырган пәке сен, кырыну приборларын салган, шулар янына ни өчендер, йоннан бәйләнгән ап-ак оекбашлар, бияләйләр тыккан Нәрсәгә кирәк инде җәй көне болар?
Оекбаш эчендә хаты.да бар Хәтимәнең Күрамшнннын ун ел бергә торып, хатыныннан беренче мәртәбә хат алуы иде аңа бик кызык тоелып китте Шакмаклы дәфтәр бигенең дүрт ягын да тутырып, уку чы балалар белән язылган хат болай башланып китә «Хат башы, яз каршы» Аннан, кадими заманындагыча итеп: «Сезкн чит илләрдә бер күрергә зар вә интизар булып яшәүче хәләл җефетем Курамшин » дип дәвам иткән
Хәтимәнең әнә шундый үтә борынгы алымнарыннан, сүзләреннән Кәрам тавышын чыгармаска тырышып, авызын каплап көлеп утырды
Шаярып язмаган бит, хатлар шулай башланырга, шулай язылырга тиеш дип ышанып, чын күңеленнән язган!
— Их. син. авыл умачы!— дип куйды Кәрам көрсенеп
Ул. хатынының Шулай тормыштан артта калуына хәзер генә тө шенә башлады кебек Әйе. монда гаепнең зурысы Кәрамның үзенә төшә. «Хатынны үтергән дә ир. тергезгән дә ир», дигәннәр бит. Дистә ел бергә торып хатынын тергезү, ягъни якты дөньяга алып чыгу өчен нәрсә генә эшләде соң бу акыллы ир?! Хәтимә урынында нинди генә хатын булмасын, нинди генә семьяда үсмәсен, күпме генә яшәмәсен, беркая бармаса. аралашмаса. гыйбрәтләр алмаса теләсә кайсысы шушы көнгә төшәчәк тә төшәчәк!
Бүселеп, әллә нинди күңелсез уйларга бирелеп утырганнан соң. кинәт исенә килде:
— Нигә дип күтәреп алып кайттым соң әле боларны? Шунда кыр да авыз итәргә ник егетләрне чакырмадым? Аввакумовны, Бнбнковны. башкаларны дәшәргә дә мөмкин иде..
Үзенчә, кызык ясап, өстәлгә кызыл ашъяулыкны җәйде. аның нәкъ уртасына коштабагы белән чәкчәкләрне китереп куйды, казны ботарлап, ит кисәкләрен чәкчәк тирәсенә тезде. Өстәлдәге бик үк килешеп бетмәгән табынга карап торды да. кул селтәп буфетка чыгып китте.
— Әйдә, авылча икән, авылча булсын инде!
Аннан бер чынаяк чәй белән чәшке-чынаяклар күтәреп керде.
Бүлмәдәшләре кайткач әй гаҗәпләнделәр, әй сокландылар сон та бынга карап — мондый ризыкларны беренче күрүләре икән — Чәй эчеп, чәкчәгеннән, каклаган казыннан авыз итеп алгач, тагын да күңелләре булды Барысы да Кәрамның хатыны, аның осталыгын, уңган- булганлыгын, татар ашларының тәмлелеген бердәм мактап утырдылар.
Тик иртән, каклаган каздан соң төне буе су эчеп чыккач, берсе:
— Сезнең халык бик тозлыны ярата икән,— дип куйды.
Икенчесе, торды да. иреннәрен ялап
— Сезнең татарлар гел шулай баллы ашыймы?—дип сорады
Курамшин ятагында килеш аякларын кәнагатьлек белән сузып җибәрде, ияк чокырларын уйната-уйната, кеткелдәп аллы
Әй. кемнең күңеле нәрсә теләүдә мени соң хикмәт! Хикмәт бит монда Курамшинның хәләл җефете пешергән ризыкның игътибарга лаек булуында, барыннан бигрәк, чнт-ят кешеләр алдында йөзгә кызыл лык китермәүдә! Булдырган! Молодец! Әйбәт тә хатын соң инде аның Хәтимәсе!..
АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК
I
Черелдәп телефон шылтырауга. Хәтимә, кулындагы тегү эшен ташлап. түр бүлмәгә йөгерде. Көтә иде бу звонокны, күптән көтә иде. Ку рамшинның киткәненә бүген ун көн тулып узды, әмма бер телеграмма кисәгеннән һәм телефончы Фәния җиткергән ике-өч сүздән башка хәбәр юк иде иреннән
Телефонның ачы итеп, кат-кат шалтыравыннан ук сизеп тора, ерак җир. Себер чакырган өйдәгеләрне. Хәтимә ашыгып, каушап трубканы алды да: —Әйе. мин тыңлыйм, мин!—дип кычкырып җибәрде Тыны на кысылып күкрәген тотты.
Хәтимә! Хәтимә!— Тавыш әллә кайдан идән астыннан, баздан
килгән кебек тонык һәм саңгырау ишетелә иде Шулай да бу — анын тавышы, аныц ягымлы сүзе
Әйе, мин тыңлыйм! Курамшин. синме?
— Мин. Хәтимә Ничек анда? Барыгыз да исән-саумы’ Әкрен ген • сөйлә, кычкырма
— Без исән. Үзең соң. үзең ничек?
— Яхшы Урнаштым Күчтәнәчләрен өчен рәхмәт' Рәхмәт, дим t
Молодец! £
Хәтимә, авызын каплап, тавышын баса төште Тамак төбенә килеп 3 тыгылган ниндидер төер һаман тыныч кына сөйләшергә ир?к бирми, х өскә калка иде
— Без әйбәт Алло. Курамшин. ишетәсеңме, барысы да яхшы Үз Р
хәлләрең ничек? ф
— Килдем, урнаштым Яхшы гостиница бирделәр Люкс! Бер үзе- х
мә бер бүлмә, ванна, телевизор, радио Түшәк-ястык, мамык мендәр s ләр Ашарга-эчәргә патшалар сые Минем өчен тыныч бул Улларым - балакайларым ничек соң? Юксыналар, сагыналардыр? у
— Бик сагыналар Кечесе көн саен тәрәзә төбенә басып «Әти кант -* әти кайт!» дип кычкыра
— Әти кайт, диме? Шулай диме? Әтиең дә үлеп сагына, диген
Үзең, соң, үзең? Онытып җибәрмәдеңме?- Кәрам көлә Көлү тавышы s телефоннан да үзгәрми икән. ?
— Үзем мин ничек тә түзәрмен Күнгән инде Кайчан кайтырга ди Z. ләр? Озак торыргамы дим
Кәрам тагын кеткелди »
— Эшне башлыйсы да бетерәсе генә калды Боерган булса, срогым тулгач та кайтып җитәрмен Җитәрмен, дим. Син мине сорашма андагы хәлләр турында гына сөйлә! <
Ара ераккамы, телефон шундый булгангамы, сүзләр вакыт-вакыт югала, каядыр очып китә, ишетелми, ишетелсә дә аңлашылып бетми һәр сүзне тотып алырга ярты-йорты, өзек җөмләләрдән төшенергә тырышып, алар берничә минут сөйләштеләр Кәрам тагын үзенең уча стогы турында, ниндидер эш турында сүз кузгатып җибәргән иде - өзделәр Вакыт чыкты. Хәтимәнең колагында җылы сүзләр ишетү, хушлашу урынына «цех», «автомат», «участок» дигән шалтыравык салкын тимер чыңнары гына ишетелеп калды
Рәнҗүле хисләр белән үз бүлмәсенә кереп, яңадан тегү машинасы на ябышты Менә шулай инде аның тормышы Вакытында әллә кем нәр булырга, әллә кайларда йөрергә, әллә нәрсәләр майтарырга хыял лантан кызның язмышы бүген дүрт стена эченә кереп бикләнгән, кул лары чүпрәк кисәкләренә уралган
— Иргә чыксаң, үз тиңеңә чык икән. — дип үз-үзен шелтәләргә, такмаклый такмаклый, машина әйләндерергә тотынды Хәтимә Син анын белеменә кызыкма, буй сынына, матурлыгына алданма, абруена шаккатма - синең белән тигез булган, сине санга санаган, үзеңне якын күргән кеше белән тор икән Булсын шадра, ямьсез, булсын чулак, чатан, булсын хәреф танымаучы томана, икене икегә куша алмаган надан тик күңелләрең-хисләрең бер булсын икән
Болармы нигәдер бик соц. еллар узгач, бала анасы булгач кына төшенә башлады Хәтимә. Торган саен ул тирәнрәк аңлый һәм аңла ган саен үзенең яшьлек хаталарын төзәтү мөмкинлеге дә бетә, югала барганын сизә иде
Инде Хәтимә, өченче бала анасы, хәзер тормышында нинди дә бул са кискен борылыш булыр, дөнья үзгәрер, матурланыр, дип өмет тә игм и
«Тиле яшьлек» дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр Шушы Курамшннны күрде, гашыйк булды ла капланды Әллә анын машинасына кызыкты
шунда алла йөзенә. алла буй-буй сырлы зәңгәр галстугына - аңламас сын Барысы да егетнең \зснә килешә: ■ башын кыйгач салып машн нада руль тотып утырулары да. ак күлмәк якасын буган буй-буй зап гәр галстугы да һәм түгәрәк пяген икегә ярып торган чокыры да Көлгәндә'ияк чокырының әле унга, әле сулга күчеп биеп торулары бпг рәк тә сөйкемле ясый иде үзен.
Әй, гашыйк булу өчен күп кирәк мени җиткән кызга.
Хәтимә ирен бары тик шушы хәлендә, бер дә үзгәртмичә, картайт мыйча, элеккечә килеш күз алдына китерергә ярата Күңеле шулай тели. Ана бары тик шулай ^әхәт ,
Шундый чакта Хәтимәнең тегү машинасы да көйләп, җырлап текелди кебек Чәчәкле-гөлле ситсаның ике кисәген ялгап, энә ак җеп белән салмак кына жөй сала. Энәгә юл күрсәтеп баргандай, бармак лар җөй буенча үрмәли Куллар, аяклар, бөтен тән хәрәкәттә — алар барысы да тегү эшендә, тик күңел генә әллә найларда.
Яз көне, май урталары иде Хәтимәнең унынчы класста укыган чагы, тиздән өлгергәнлек аттестаты алам, дип й.өргән чаклары Көн дә район үзәгенә укырга бара, дәрестән чыккач та. сабакташларын да көтмичә, туп-туры авыл юлына йөгерә Нигәдер, шушы алты чакрым араны* бер үзе узуы күңелле аңарга юлны тутырып атлыйсың, татлы хыялларга бирелеп барасың. Юл буенда чыр-чу килеп чикерткәләр җырлый, көз утырып калган камыл арасында кошлар чыркылдаша. Ә күңелне ике атнадан башланачак авыр имтиханнар борчый. Аларнын барысын да оныттырып күз алдына чыгарылыш кичәсе, аттестат алу көннәре килеп баса Ул да булмый, үзен тимер юл вокзалында итеп күрә Хәтимә. Имеш. Казанга авиация институтына китү өчен поезд көтә Тук-тук. тнк-тик иткән поезд тәгәрмәчләре тавышы. Гудок биреп паровоз килеп туктый һәм Хәтимә поездга утырып шәһәргә китеп бара Анда укый, конструктор булачак Хәтимә үзе уйлап тапкан, үзе ясаган самолетларга утырып илнең бер почмагыннан икенче почмагына оча.
Колагында самолет тавышы ишетелеп киткәндәй булды һәм шулчак артына борылып карады Хәтимә Менә инде гел әкияттәге кебек ике-өч метр ары гына яшел бөркәнчекле яшел машина килеп тук таган, ә ишегенең ачык тәрәзәсеннән башын тыгып ана ак якалы, буй буй зәңгәр галстуклы егет дәшә.
— Әй. сумкалы каз. утыр, алып кайтам!
- Рәхмәт безгә болай да яхшы!—ди Хәтимә, кулындагы сумка сын чайкын-чайкый. атлый бирә Ә машина, куып җитеп, әкрен генә аның яныннан бара
— Бигәшкә кайтасындыр бит?
— Әйе.— ди Хәтимә горур гына һәм терек-терек юлын дәвам итә.
— Соц, мин дә шунда бит. утыр!
Кабина ишеге нәкъ Хәтимә турында ачылып китә. Кызның каушап ишеккә тотынуы, ниндидер сихри көч белән машина эченә суырылып керүе бүген дә аңлатып бирә алмаслык гаҗәп хәл Кешеләрнең «Шо ферлар тәмле телле, майлы халык, көйләп-җайлап кызларны әллә кай ларга алып китәләр икән». — дигән сүзләрен дә ишеткәне бар Хәтимәнең. ләкин һич курыкмый. башын югары күтәреп, егет кырыенда горур гына кайта «Игътибар бирмәскә, сөйләшмәскә, елмаймаска, көлмәскә!» — дип ныгыта үзен, каршыдагы түгәрәк көзгедән борчы лып. шоферның йөзен дә күзәтеп бара
Шул чакта көзгедә ялгыш кына күзләр очрашмаган булса һәм егетнең, елмаеп ияк чокырлары уйнаклап куймаса, бәлки икесе дә авызларын йомып авылга кадәр кайткан булырлар иде.
Егет, кызның «хәтәр» хәлен көзгедән күреп аңлады булса кирәк тынычландырыр өчен генә сорап куйды
— Ничәнченең кирпечләрен кимерәсең?
Гүя ул моны Хәтимәдән түгел, көзгедән сорый иде
— Унынчыда укыйм. ’
— Шулай ук мыни?— дип гаҗәпләнгәндәй була теге.— Ах. үрмә
гөлдәй үсә бу кызлар! Димәк, без бер мәктәпнекеләр Сабакташлар ф Ун еллар элек мин дә шулай җәяү йөреп укыган идем Тик мин Әл- мәтнең теге ягынан килә идем Табанайдан Хәзер менә нинди генә < укучыны күрсәм дә машинамны туктатам Үземнең сөялле табаннарны 5 хәтерлим х
Кайта-кайта шунысын да белде Хәтимә шофер дигәне гел дә шо- х фер түгел, ә инженер, нефть мастеры икән Институт бетереп Әлмәткә 2 килгәненә биш ел ди Әле өйләнмәгән дә й
Егет үзе Хәтимәгә борылып карамый, елмаеп, әкрен генә көзгегә ф сөйләп бара. Шулай ук, көзгедәге кызга сорау да бирә:
— Көн саен йөрисеңме? Җәяү? Авырдыр, әлбәттә, кыендыр Берни =
дә тормый дисең? Ышанмыйм Шул хәтле зур сумка, бер пот китап- °- лар белән... ■ £
Егетнең салмак кына салдырып, такылдап баруын Хәтимә төшенмә- * де дисеңме? Барысын да төшенде Кызлар белән танышасы килгән егет- ’ ләр шулай инде алар сүз юктан сүз — ата казың күкәй саламы? Хәтимәгә карт егетләр белән сөйләшү үзе бер кызык иде Бигрәк тә инже- х нер. укымышлы егет белән. Бигрәк тә кулында легковой кадәр легковой I тоткан нефть мастеры белән.
Ә ул көзгегә карап алган да сибә дә сибә генә борчакны Имеш, мин сине шушылай һәркөн озата барыр, каршы алыр идем Имеш, телисең икән, сине әллә кайларга, җир читләренә алып китәр идем
Ә Хәтимәдә соң машинага утырып җир читләренә гизүме кайгы! Алда аның авыр-авыр имтиханнары, зур шәһәрләргә китү, институтка керү хыяллары, тагын әллә нәрсәләр
Шулай да кыз инженер егет машинасында җилдереп мәктәпкә ба руга, ут өереп авылына кайтуга каршы түгел Әйдә, йөртәсе килгәч йөртсен!
Сүз куешканча, һәр көнне иртәнге сәгать алтыда сумкасы тулы ки- тап-дәфтәрләр белән олы юлга чыгып баса Хәтимә, һәр көнне арт урамнан, тау буйлап кына тирбәлеп Курамшинның яшел бөркәнчекле легковое килеп чыга Юлга җиткәч, салмак кына килеп кыз янында туктала Әкияттәге оҗмах капкасыдай, машинаның ишеге ачылып китә. Шул ук көчле куллар Хәтимәне магнит кебек эчкә тартып кертәләр, һәм алар җилтерәтеп кенә район үзәгенә төшеп китәләр
Мәктәптә гаҗәпләнәләр бергә укыган иптәшләре «Кай арада килеп җиттең әле? Әллә син юлга төнлә торып чыгасыңмы?» — диләр
Хәтимә дәшми, авызын җыя алмыйча көлә генә Үзе генә белә кай арада килеп җиткәнен. Икегә бүленеп торган кип иякле сөйкемле егет белән машинада ниләр сөйләшкәннәрен дә үзе генә белә Нәрсәләр ди бит әле инженер башы белән «Дөресен әйткәндә, бер йомышым да юк минем треста Анда бары тик синең әчеп генә барам Миңа синең, белә сеңме, нәрсәң ошый? — дип сорый да үзе үк җавап бирә — колак яф ракларың. Алар, беләсеңме нәрсәгә ошаганнар? Тамчылы гөл яфракларына».
Кызык та кеше инде бу Курамшин Инженер, ә үзе бер дә бала ча гадан ким түгел Тамчылы гөл яфраклары, имеш!
Ул көнне, ни хикмәттер. Хәтимә колакларына әнисенең кызыл там чылы алкаларын таккан иде
Алар өч-дүрт көн рәттән бардылар машина белән Бер тапкырында әлеге инженер Хәтимәнең озын керфекләрен мактады, икенче мәртәбәсендә кечкенә кулларын, нәфис бармакларына сокланды, өченчесендә муенындагы янәшә ике бөртек миңен күреп гаҗәпләнде Янәшә миңле
кызлар тормышта пар. бәхетле булалар, имеш. Астыртын булса да тәм ле телле бу Курамшин
Тегү машинасы кинәт көен югалтты, энә салулап, бер читкә кереп китте Менә син, әй. Курамшин машинасының тормозына басам дип онытылып, тәбәлдереккә ялгыш басып куйган Хәтимә.
Шул көннәрдә аның машинасына утырмыйча жәяү генә барасы булган да бит. күрәсең тәкъдир. Күнде дә китте Хәтимә бу машина га, ияләщте дә китте Курамшинның чокырлы иягенә. Хәзер инде кыз ул күренмәгән көннәрне дә авыр кичерә башлады: бара^бара да артына борылып карый, атлый-атлый да юл читенә утырып көтә. Ул килмәсә. боега, үпкәли, хәтта каты-каты сүзләр әйтеп тирги дә. Әйтерсең, егет һәр көнне Хәтимәне машинасы белән мәктәпкә илтергә бурычлы!
Соңыннан белде: егет трай тибеп йөри торган жилбәзәкләрдән түгел икән. Аның эше галәмәт тә күп, авыр, катлаулы, ул булмаса скважиналар туктап кала да нефть бөтенләй чыкмый башлый икән.
Бичара, бер көнне, үзе килә алмагач, Хәтимәне илтү өчен ниндидер шоферны утыртып жибәргән машинасына. Кайдан тапкан диген шундый холыксыз кешене. Хәтимә янына килеп туктады да: «Син буласыңмы ул ханым-солтаным? — дип сорый — Утыр! Юкса жәяү йөри башласаң, чабатаң кыйгаер!» — ди. Нинди чабата инде бу заманда!
Юл буе тиргәп, үгет-нәсихәт биреп бардй бу. «Син, сеңелем, танавыңнан юеш кипмәс борын ук безнең мастерның башын әйләндермә, яме. Аның эше тыгыз, вакыты юк оинең белән буталырга. Ул кырыкка якын эшченең житәкчесе, дистәләгән скважинаның хужасы. Ул cnja пар түгел. Беләсең килсә, ханым солтаным, ул — тирә-якка даны таралган оста, автоматлар ясаучы, уйлап табучы Ә син кем? Юеш танаулы мәктәп баласы Шулай булгач, сабагыңны гына бел, сабагыңны гына кара инде».
Эх, ачуы да килде соң бу жен холыклы, ямьсез телле шоферга Хәтимәнең! Аңа үч итеп, юри киерелеп барды машинада Әйе, мактана иде ул үзенең Курамшины белән бу минутта, горурлыгы аның машинага гына сыярлык түгел иде!
Бер мәлне Курамшинны Хәтимә иске фуражкадан, майлы комбини- зоннан. катып беткән кирза итекләрдән күрде. Егетне ак яка, зәңгәр галстук, чиста костюм белән каршыларга өйрәнгән кыз өчен бу кыяфәт үтә гажәп, иренеңне тешләрлек яңалык иде Менә сиңа тирә-якка даны таралган оста, автоматлар ясаучы, уйлап табучы кеше! Шушымы инде кырыкка якын эшченең житәкчесе. дистәләгән скважиналарның хужасы!
Егетнең куллары мазутка баткан, битләре майга буялган, чокырлы ияген кара төк баскан.
— Гафу ит, Хәтимә, эштән генә Сине күрәсем килде,—дип күре шергә кулларын суза бу.
Хәтимә беравык аптырашта торганнан соң гына исенә килде. Инже нер дигәнен дә күктән төшкән ак фәрештә түгел, ул да башкалар кебек үк буяла, карала белә, бүтәннәр кебек үк тимер тотып эшли ала икән, әй!
Бу хәлләрдән соң егеттән бизәрмен дип уйлаган иде, киресеңчә, аны тагын да ныграк ярата, тагын да көчлерәк сагына башлады Курамшинның килми калган көннәре өчен ул инде ачуланмый, электәгечә үпкәләп йөрми иде
һич көтмәгәндә алар чыгарылыш кичәсендә очраштылар «Аттестат алучыларны котлау өчен сүз нефтьчеләр вәкиле мастер Курамшинга • бирелә», дигәч, дикъкатьләбрәк караса, я ходай, трибунага, чыннан да ул меиеп бара Шул кадәр дә кызарды Хәтимә, шул кадәр дә каушады — үзен, кинәт убылып, кайнар күлгә төшкән кебек хис итте. Укучыларның барысы да Курамшинга түгел. Хәтимәгә борылып карадылар
ыман. Хәтта президиумда утыручы укытучылар да күзләрен Хәтимә утырган рәткә текәле кебек Сизгәннәрдер Беләләрдер
Нәрсәләр сөйләде Курамшин Хәтердә юк Урта мәктән бетерүчеләр не котлаудан бигрәк, ул аларны нефть эшенә килергә чакырды буган Аның соңгы сүзләре генә бераз колакка кереп калган «Кара алтын ти- ф рәндә ята, аны көрәк белән чыгарып булмый Безгә сезнең кебек бе- _ лемле, гайрәтле яшьләр кирәк» <
Соңыннан танцы булырга тиеш иде, Курамшиннын биергә чакыра ь башлавыннан куркып. Хәтимә башта коридорга, аннан урамга чыкты
Шунда аның кулыннан Курамшин килеп тотты =
— Кайтабызмы, аппагым? i
Егетнең тәкъдимен кире кагасы, иптәшләре янында кичәдә генә ка *- ласы булган Юк, ниндидер явыз шайтан «Утыр кызый машинага, бер- ф гә кайт!» дип котыртып тора _
Гадәттәгечә, янәшә утырдылар Киттеләр =
Төи якты булса да, машина эче караңгы иде Хәтимә шунда, узган г көннәрне исенә төшереп, юләрләрчә көлеп җибәрде
— Я, Курамшин, хәзер минем миңнәремне дә, колагымны да күрә * алмыйсын, инде кай җиремне мактарсың? — дигән иде ул
Егет монда да тапкырлыгын югалтмады ч
— Тавышың гаҗәп моңлы икән синең! Билләһи, беренче мәртәбә - ишетәм!
Көлгәндә, Хәтимә, онытылып китеп, Курамшиннын иненә башын = куйган икән — егет, иелеп, аның «тамчылы гөл» кебек колак яфрагын “ нэп итеп алмасынмы? Тагын, тагын кабатланды Егетнең җылы сулы шыннан исереп, шулай җилкәгә башын салган килеш тын да алмый кайта бирде Хәтимә
Соңгы очрашу булыр дип уйлаган иде кыз «Укырга китәм, бүтән күрешә алмабыз, сау бул,» — дип тә әйткән иде Курамшинга Тормыш дигәнең син уйлаганча гына түгел икән.
Җайлы гына барган җиреннән, тегү машинасы тагын кайсезләнә башлады Аяк тигез басмый тәбәлдереккә Нерв галәмәтләре Кай ва кытларда балтырлар тартышып-тартышып алса да. болай ук булганы юк иде әле.
.. Институтка китәм дип җыенып йөргән көннәрдә, бәхетсезлеккә кар шы, Хәтимәнең әнисе бик каты авырып китте. Элек тә сырхаулап. аша\ үтми йөри иде, хәзер бөтенләй түшәккә егылды
Нишләргә, кая барып бәрелергә белми апгырап калды кыз
Туганнары юк түгел иде аларның Ана ягыннан булмаса да. Түбән очта абзыйлары, ягъни әтисенең бертуган энесе. Урта урамда жиэнә.е һәм тутасы тора. Тута кеше — әтисенең апасы була
Хәтимәнең әтисе сугыштан кайтмаган, хәзер шул Түбән очта яшәү че өйләнмәгән энесенә димләгән булганнар икән Хәтимәнең әнисен Бик яшь тә, чибәр дә, уңган да булган заманында Маһибәдәр апа. кияүгә чыгарга каршы килгән, кырт кискән Ир ягыннан килгән туган-тумача кайннш-ыру җыелып ничаклы гына үгетләмәсеннәр, ачуланмасыннар сүзендә торган тол хатын яңа гаилә корып җибәрергә баш киллн каршы булган Мәрхүм иренә хыянәт итәсе килмәгән, кызы Хәтимәне улы Фәритне үги ясарга теләмәгән Шуннан ата ягы. тәмам хәгере ка лып. Маһибәдәр белән бөтенләйгә очны өзгән, туганлыктан ваз кичкән
Тормышлары авыр булса да Маһибәдәр аларга беркайчан да барып егылмады, ялынмады, сер бирмәде, түзде, кичерде
Хәтимәнең
_ Әллә әни, абзыйларга, түтәйләргә барып килимме3 дигән an
<ыраулы соравына да
Кирәкми, кызым, үтәр әле. - дип кенә җавап бирде Маһибәдәр
Кайгысын кемгә сөйләргә, кемнән киңәш ярдәм сорарга аптырап
йөргән кыз, бер көнне карангы төшкәч, тотты да күз яшен коя-коя, Ку- рамшиннарнын өенә к^тте
Ул тау буенда, бер ялгыз карчыкта, алты почмаклы иске йортның алгы ягында тора иде Үзе шулай дип сөйләде Хәтимәгә «Минем фатир иркен, бер үземә бер мич, мич башы һәм мич башында биш мәче>. дип шаярткан иде.
Шакып, ишеген ачтырды Хәтимә, шунда сүзен әйтә дә алмыйча, егетнең күкрәгенә капланып елап җибәрде
Егет каушап калды, ни эшләргә белми кызны кочаклап алды.
- Нәрсә булды. Хәтимә? Я, әйт инде, ни булды?
Кочагындагы кызның чәчләреннән сыйпый-сыйпый юатырга азапланды Ахырда, эшнең нәрсәдә икәненә төшенгәч, киенә башлады
— Әйдә, больницага төшерик, районга!
Бераздан өйгә машина килде. Әнисен әйбәтләп киендерделәр, машинага утырттылар һәм китеп тә бардылар
Көн саен диярлек төшеп йөрделәр алар Хәтимәнең әнисе янына Күчтәнәчләр илттеләр, больницада булмаган төрле дарулар табып алып килделәр, ләкин аңа тернәкләнмәде. Алай гына да түгел, көннән-көн Ябыга, сулыга, хәлсезләнә барды Врачлар да белгән, Курамшин да ишеткән, тик кызга гына әйтмәгәннәр — Маһибәдәр апаның ашказанын- да рак дип аталган төзәтеп булмаслык шеш икән.
Ике айдан соң авыруны китергәннән дә начаррак хәлдә яңадан алып кайттылар
Хәтимәнең хәле дә бик мөшкел иде. Хәзер бөтен хуҗалык аның җилкәсендә йорт-җир, ишек алды тулы терлек-туар. Аның өстенә, үзеннән ике генә яшькә кече, йортны бар дип тә белми торган, урамда кәшәкә сугып йөрүче энесе Аш пешереп ашаткан да Хәтимә, мал-туарны барлап, сыер савып, көтү куып йөргән дә. бакчада бәрәңге утап, бәрәңге күмеп йөргән дә шушы кыз
Барыннан да бигрәк әнисе. Ул авыр сулап, көчкә тын алып ята Ята ята да коргаксыган кулларын сузып Хәтимәне үз янына чакыра.
— Утыр әле. кызым, китмә янымнан. Башымны тот әле.
— Әллә әни, тагын врачларга күрсәтеп карыйкмы? — дип сорый Хәтимә өмет белән, күз яшьләренә тыгылып
— Кирәкмәс, кызым
Көннәре санаулы гына калганын хәзер авыру үзе дә аңлый, шуңа күрә кызына соңгы сүзен әйтергә, соңгы киңәшләрен биреп калырга ашыга
- Бик әйбәт егет икән бу Курамшин дигәнең Тәүфикълы, акыллы Сине яратса, аны ташлама, кызым
Хәтимә ояла, кызара, көлә:
— Бабай бит ул, әни! Ун яшькә зур
— Алай димә Әтиең дә миннән олы иде Олы кеше хөрмәт итүчән була ул Васыятем шул: рәнҗетмә. Миннән сиңа фатиха Ташласаң — бәхиллегем юк
Тегүдән туктап, шул кайгылы көннәрне кичереп утырды Хәтимә. Машина тынды — ул тынды
Сентябрь урталарында җирләделәр аның әнисен Авыр булды җеназа озату, кызга үлем белән бер булды
Газиз әнисе өчен дә, үзенең ялгыз калуы, хыяллары җимерелүе өчен дә ауный-ауный елады кабер өстендә Әнисе исән булса, бу көннәр гә калыр идемени ул? Бу вакытта инде Хәтимә, шатлана-шатлана, шәһәр урамнары буйлап институтка барыр иде, сөенә-сөенә классына керер. бирелеп-мавыгып күзлекле-сакаллы ниндидер профессорның лекцияләрен тыңлар иде Дәрестән кайткач, китапларын куеп, тагын урамга чыгып китәр, шәһәрнең паркларына барыр, музейларын карар, кинотеатрларына йөрер иде Нинди зур кеше булып кайтыр иде ул аннан!
Юк, насыйп булмаган икән ана институтка керүләр, укулар, шәһәрнен гүзәл һәм атаклы урыннарын күрүләр Юк икән, беркем дә чыгачак түгел икән хәзер Хәтимәдән, бернәрсә дә булмаячак икән гомергә
Энесе Фәрит белән йортта икәүдән-икәү ятим калган кызның хәленә керүчеләр, аны кызганучылар булмады түгел, булды Әнисен күмгәндә ф ике ятимне юатучылар, ярдәм итәргә вәгъдә бирүчеләр дә шактый күп _ иде Әмма кеше кайгысы кешегә, чыннан да, иртән керә, кич чыга икән < һәркемнең үз мәшәкате, үз дөньясы, күрәсең. Баштагы атналарда ту- ь- ганнары яки күршеләре ишек алдына берәр машина утын ташлап, я бе- 2 рәр олау печән аударып киткән булдылар да, шуның белән вәссәлам = Аннары тагын, йортны ничек алып бару, кышка кайсы малны сую. кай- | сын нәселгә калдыру хакында киңәшләр биреп чыккалаулар булды. Ә •” менә Хәтимәнең киләчәге, аның уй-хисләре, омтылышлары, хыяллары ♦ турында ник берсе кызыксынсын! х
Ә Курамшин бөтенләй башка иде. Ташламады кызны авыр вакыт- х ларда, моңаерга ирек бирмәде *
— Яле. аппагым, бүген ниләр эшләдең? — дип килә дә җитә иде з-
кичен. *
— Сыер саудым, аш пешердем, бәрәңге казыдым, — дип тезеп китә ц- Хәтимә
— Юк, болай ярамый! Болай бармый тормыш!—дип әрләргә тоты- s на Курамшин. Синең нинди китаплар укуыңа, кинолар каравыңа кадәр * төпченә. Аннан, Фәритнең дәфтәрләрен алып утыра Ой. гыйлемле дә g икән бу Курамшин! Математиканы, физиканы, химияне күңелдән белә Фәрит чишә алмаган мәсьәләләрне минуты белән чишә, ничем эшләргә икәнен өйрәтә, кирәк булса малайны яхшы гына кыздырып та ала — Ялкауланасың, почык борын,—дип шелтәли аны,—укырга иренәсең!
■ Рәхәт, күңелле иде Хәтимәгә Курамшин белән кич утыру Егет үзенең институтка ничек керүен, анда ничек итеп укуларын ярты төнгә кадәр диярлек кызык итеп сөйли Аннан армиядә булганнарын, самолетта радист булып хезмәт итүен, бер шәһәрдән икенчесенә очканнарын мавыктыргыч итеп сурәтли Дөньяны аз күрмәгән егет
Хәтимәнең дә шулай Курамшин кебек илнең төрле җирләрендә буласы, төрле кешеләр белән очрашасы, аралашасы килә Тнк берсенең дә хәзер тормышка ашасы юклыгын, монда бары тик әнисенең үлеме сәбәпче икәнен исенә төшерә дә. тагын күз яшенә буыла иде Хәтимә
Төрлечә юатып карый аны Курамшин. чәчләрен, битләрен сыйпап та, мәзәк сүзләр әйтеп тә, шелтәләп тә, ләкин Хәтимә һич кенә дә елаудан тыела алмый.
— Я, гел күз яше түгеп кенә эш чыкмый,- ди Курамшин — Насыйп булса, без синең белән әллә нинди матур җирләрне гизәрбез әле Хәтта. Себер тайгаларына аюлар янына кунакка да барырбыз.— дип ша ярта.
Күп җирләрдә булган ул үзе. тик Себер ягында гына булмаган икән Төмән якларында бер институтта укыган дусты бар, шул кунакка чакы рып ята, имеш
— Чыннан да, кайчан да булса шул якларга алып барырсыңмы? - дип балаларча ышанып сорап куя Хәтимә
— Әлбәттә! Ә син аюлардан курыкмассыңмы соң?
Моннан ун ел элек шаярып әйтелгән шушы сүзләрне исенә төшерә Хәтимә һәм кузгалмыйча авылда яшәп калуына әле дә булса гаҗәп ләнә.
Әх, бу ир-ат, алганда нинди генә вәгъдәләр, антлар биреп бетерми дә ниләр генә өметләндерми! Курамшин да бит кавышкан, бергә тора башлаган чагында Хәтимәне институтта укытырга да, курортларга алып барырга да. туристик сәяхәтләргә чыгарга да. һәм ниһаять, трам найлы-троллейбуслы, күп-күп институтлы зур шәһәргә күчәргә дә сүз
биргән иде. Тордымы соң ул хет бер генә вәгъдәсендә? Кайда аның
Сылтауга сынык табылды да торды. Курамшин башта: «Сабыр ит. Фәрит сигезенче классын бетерсен, техникумга керсен»,—диде. Хуш. Фәрит мәктәпне тәмамлады, студент булды Аннан «Бала бераз үсә төшсен, аякка бассын», — дип йөрде. Кечкенә Фәргат тәпили башлауга, Хәтимә икенчесенә узды һәм Курамшинга тагын сәбәп табылды. «Бу кыяфәт белән кая бармакчы буласын? Сине дә, туачак баланы да кабергә кертәсем юк»,—дип каршы төште. Инде олы улы Фәргат укырга керде, кечкенәсе бакчага йөри. Хәзер Курамшинның жиле бөтенләй икенче яктан исә «Кайда да бер кояш, әнисе Андагы бер сум — монда да бер сум». , .
..Тегү машинасы бер туктый, бер китә, үз эшен эшли бирә, инде күлмәк әзер диярлек — яка гына куясы.
Хәтимә жепне, гадәтенчә, теше белән шырт итеп кенә кисте дә, күлмәкне машина астыннан алды, үз гәүдәсенә куеп, ана сокланып карап торды. Күлмәк менә дигән булачак Нәкъ модалар журналында күрсә- • телгәнчә Юк, аннан да матуррак Нигә дисәң, Хәтимә аны үзенчәрәк, ’ тагын да хикмәтлерәк итеп эшләде. Кесәләрен журналда күрсәтелгәнчә шакмак итеп түгел, ярымтүгәрәк итеп алды, як-якларына кыска- кыска ике балитәк тотты. Шулай итеп, французлар үрнәге шактый диярлек үзгәреп, татарчалашып китте Якасын да ул бераз үзгәртәчәк — тирән декольтега аркылы каплама куячак. Ник дисәң, ачык күкрәгеңне күрсәтеп йөрү безнең халыкка килешми.
Тегү эшенә Хәтимә бала чакта ук диярлек, әнисеннән өйрәнгән иде. Бик оста жөйче диләр иде Маһибәдәр апаны авылда. Заманында юк кына материалдан да карап туймаслык кием тегә алган ул, үзенең эше белән кешеләрне куандырып яшәгән
Җөйче булу Хәтимәгә ләззәт бирә, вакытлыча гына булса да, укырга китә алмау ачуларын оныттырып тора иде. Ни дисәң дә, аның кечкенә генә һөнәре бар, ике кулына бер эше бар.
Былтыр шәһәрдә тегү фабрикасы ачылгач, шунда эшкә кереп караган иде Хәтимә — ике ай дигәндә ташлады Чөнки аны гомерендә тегү машинасы күрмәгән япь-яшь кызлар белән бергә өйрәнчек итеп кенә алдылар һичнинди кызыгы, киләчәге, өмете юк иде эшнең. Өлге белән киселгән бер үк төрле әйбер тегәләр икән анда Айлар, атналар, еллар буена
Хәтимә өлешенә трусикның сул балагы эләкте Конвейрда ике ай буена шуларны тегеп утырганнан сон, эшен .күтәреп мөдир янына керде. «Бу ыштанның, бәлки, уң ягын да бирерсез?» -------------------- дип сорады усал
итеп. Тик мөдир анысын да тиз генә өметләндермәде.
Нигә дип ыштан балагы белән кул пычратып, вакыт уздырып ятсын ул фабрикада үз өендә Хәтимә судагы балык кебек йөзә тели икән— менә дигән затлы күлмәк — чалбарлар тегә, тели икән — Мәскәү фабрикаларыннан да уздырып, өр-яңа модалар белән костюмына, пальтосына заказлар ала һич тә боегып торырга ирек бирмиләр аңа кешеләр
Эх, модалар ательесы булса икән — менә күрсәтер идем кемлекне! — дип хыялланган чаклары да аз булмады Хәтимәнең, тик шәһәрдә андый йорт һаман әле салынмады
Дөнья яктысы күрми саргая Хәтимә, илләрне, кешеләрне күрми тилмерә. Дөрес, бер елны ниндидер киңәшмәгә дип Казанга барганда ул, бер яшьлек Кәримен алып, иренә ияргән иде. Курамшин, гостиница та бып алып, аларны урнаштырды да китеп тә барды жыелышына. Утыр дылар шунда улы белән көнозын тәрәзәдән карап Кичен, кайткач, ки тәргә дә жыена башлады Курамшин. янәсе, бик зур задание биреп жи- бәргәннәр, иртәгедән эшкә тотынырга кирәк. Былтыр исә үзе теләп Мәскәүгә алып барды Хәтимәне Халык казанышлары күргәзмәсенә пу
тевка биргәннәр иде аңа Кыскасы. Хәтимә шушы яшькә җитеп бары гик икс зур шәһәрдә булды һәм шунда да үзенең томана булуын, күз алдында еллар гына түгел, бөтен бер дӘвер югалтканын тойды. Ул. бак саң. андый зур шәһәрләрнең урамыннан да уза алмый, адым саен ада ша икән. Трамвай, троллейбус кебек машиналарда да йөри белмн. мет * ро баскычларыннан да күтәрелә алмый, гостиница ишекләрен дә тапмый икән әле! Әле андый шәһәрләрнең Хәтимә белмәгән лифтлары, ав Z- томат кассалары, акча ваклый торган урыннары, пәрәмәч, сумса сата S торган машиналары да бар икән Анда ишекләр үзләре ачыла, баскыч I лар үзләре менә, таксилары выжрлдап синең янга туктый, тагын әллә = нинди могҗизалар
Дөнья күрмәгән кешене сәер дә итә икән зур шәһәр Адашмыйм дип. ө Курамшинга тагылып йөри торгач, метрога шундый ук плащлы бер ир > гә ияреп киткән дә барган поезда Хәтимә апакаең! Ярый әле. үзләре х кергән кунак йортының исеме «Спутник» икәнен хәтерли иде — юкса ни- - чек табар иде Курамшинны. ничек кайтыр иде өенә? Хәлне милиция а ләргә аңлатып биргәч, илтеп куйдылар тагын гостиницага Берсеннән , берсе зур һәм матур ике башкалада булу аның күзләрен бөтенләй ачып * җибәргәндәй булды, болай яшәргә мөмкин түгеллекне бөтен кискенлеге белән китереп куйды «Ташларга! Төялергә дә. балаларны алып' кая r булса да китәргә!»— дигән чаклары булды Курамшин каршы килмә- ~ гәе теләсә нәрсә эшләсен, әмма Хәтимә өч малае белән кая булса да » чыгып сызачак!» '
Шулайлар итеп кабынып, җилкенеп алса да. үз хәлен үзе аңлап. “ тыелып кала иде Хәтимә Ачу алдан, акыл арттан йөри, дигәннәр Тор мышта акны карадан аерырлык белемен, кулыңа тотарлык һөнәрен булмагач, ераккамы соң сикерә аласың, дивана баш' Җитмәсә. аяк сыздан-кулсыз өч бала белән йорт-җиреңне калдырып?!
Аннан соң. Курамшин да бит әле. хатынына игътибары җитмәсә дә. бүтән кайбер ирләр кебек юлдан язганнардан түгел Артыгын эчми, өй дә тавыш күтәрми, теләсә нәрсәгә бәйләнми Җитмәсә, укымышлы кеше, зур инженер. Әллә нинди әкәмәтләр уйлап таба, әллә нинди кызык лы автоматлар ясый, скважиналарга әллә нәрсәләр көйли, дип сөйлиләр бит аның турында. Семьяда да төпле ир булды ул. төрле гайбәт ләргә, тәмле телләргә бирелмәде, кеше сүзенә иярмәде
Ә бит. һич көтмәгандә-уйламаганда Хәтимә ана кияүгә чыгып куй гач. ничек кенә котыртмадылар аны Имеш, инженер башын белән ток мач та җәя белмәгән кыз алгансың, читән исле авыл кызына өйләнгән сең. «Ирененнән сөте кипмәгән, артык яшь. ул сине барыбер ташлап китәчәк»,- дип йөрделәр Хәтимәгә килеп, дус-ишләре исә киресенчә «Егетең карг икән Инженерлыгына кызыккансың инде Бер дә тин түгел, ул синең белән барыбер тормаячак, күрерсең, калдырып кая бул са да китеп барыр әле».— дип куркыттылар
Тик берсенең дә сүзе өскә чыкмады, юраулары тормышка ашмады «Читән исле» Хәтимә белән «зур башлы» инженер Курамшин әл дә булса бергә яшәп яталар, тырышып тырышып оя асрыйлар йомры башлы малайлар үстерәләр
Дөнья мәшәкатьләрен куып йөри торгач. Курамшин белән кая бул са да китү, я булмаса. аннан башка гына үзе чыгып китү уйларыннан арынган, тынычланган, басылган иде инде Хәтимә
ҖИДЕНЧЕ Б^ЛЕК
I
Сүз куешканча. Пичугов кунак йортына нәкъ кичке җидедә килде Курамшин бу вакытта Черек күлдән кайтып юынып йөри иде әл.
Кузьма, коридорның теге башыннан сөлге белән сөртенә сөртенә килгән Кәрамне күреп, кычкырып ук җибәрде
— О-о. дустым, свис жигә дә башлаганнар икән! Ннга бу кадар озакладың?
Бүген транспорт та вакытында килде, юлда да батып ятмадылар, һаман шул Аввакумов тотты Иртәдән үк сызымнар, схемалар күтәреп икәүләп булачак объектларда йөрделәр, скважиналарны тоташтыру мәсьәләләрен тикшерә торгач, күлнең икенче ягына ук барып җиттеләр һәм, җәяү кайтып, соңга да калдылар. Эштән бигрәк, көн. әлеге дә баягы бәхәсләшү, сүз көрәштерү белән үтте. Шуңа күрә Курамшннның тагын кәефе юк иде
— Әйдә, Кузьма, бүлмәгә керик, барын да сөйләшербез. — диде Кәрам, дустының иңеннән кочып алды.
— Әйтәсе дә юк, люкс! Югары класслы һотел! Дүртебезгә нке урындык, бер өстәл...
— Киттек ресторанга!
Турысын әйткәндә Кәрам моны көтмәгән иде. Ул элек-электән ресторан, ашханә тирәсен өнәми, кешеләр күзеннән, тавыш, чыр-чудан читтә, тыныч кына өйдә ашап-эчәргә. өйдә утырырга күнеккән. Аннан, хатының пешергән ашка ни җитә?!
Нәфес дигәнең дә каһәр бит ул: Кузьма аны сабакташ, күптән күрмәгән ахират дус итеп өенә чакырыр, квартирасын күрсәтер, хатыны белән күрештерер, бала-чагалары белән таныштырыр дип өметләнгән иде. Булсын Кәрам аның урынында — Кузьманы тын алырга да ирек бирмичә өенә өстерәр иде.
Курамшннның уйларын сизгәндәй, Кузьма юлда акланырга маташып барды:
— Ничего, Кәрам, гел болай булмас әле. Алла теләсә, без дә кешеләрчә яши башларбыз..
Кузьма узе турында түгел, Себер турында әйтә икән:
— Киләчәктә безнең Себер дә Олы җирдән ким булмас. Сизәсеңме, Европа хәзер безгә үзе килә! Себер тиздән дөньяны шаулатачак!.
— Әйе, гомер буе шулай өмет белән яшибез инде..
— Дустым, әгәр син бу урыннарны өч-дүрт ел гына элек күрсән иде! Бу шәһәр егерме-утыз йортлы караңгы авыл иде бит!
— Күрәм. дустым, күрәм.
— Мин сине булачак шәһәрнең генераль планы белән таныштырырмын әле Вах —гажәп матур зур кала булачак. Менә биредә.. — Пичугов урам буйлап атлый-атлый иске йортларны күрсәтә. — Биредә бишәр катлы кирпеч йортлар салыныр. Әнә тегендәрәк тугыз катлы корпуслар дан торган өч микрорайон Синең Казаның бер якта торсын!
— Алай икән
— Әнә, теге урманны күрәсеңме? — Кузьма сул яктагы чыршы урманына таба кулын сузды — Анда мең койкага исәпләнгән больница шәһәрчеге планлаштырыла. Арырак стадион, кинотеатр, культура сарае, су бассейны.
Кәрам хәйран булып Кузьмага карап ала. Зур йортлар, стадионнар һәм су бассейннары шаккатырмый, Кузьманың шулай мәктәп балаларыча мавыгып, авыз суларын корытып сөйләве кызык. Ул Пичуговны хәзер бөтенләй аңламый: әллә зур урыннарда утыра торгач, күп сөйләргә, мактанырга өйрәнеп киткән, әллә гади кешеләр белән аралашып яшәмәгәнгә тыйнаклыгын югалткан? Ни дип әйтергә дә белми.
Бара торгач, алар ниндидер бер иске базарны аркылы кисеп чыктылар, бер-ике зур канауны сикереп үткәч, таш түшәлгән тигез юл кү ренде.
— Бу безнең үзәк урам була инде
— Мәскәүдәге Горький урамыннан бер дә ким түгел икән.
— Көлмә, дустым. Генераль планда бу киң. яшел проспект итеп
күрсәтелгән йортлары - патша сарйларыннан ким түгел! Небоскреб- лар! Коллезей!
— Проспект буйлап ялтыравыклы туфлиләрдән шарт-шорт басып йөриселәрең дә бар икән әле
Урам почмагындагы бер йортның ишек алдыннан икенче урамга чы- ♦ гып, эре нарат бүрәнәләрдән борынгы сәүдәгәр йорты кебек $иек. зур у итеп салынган искерәк кенә өй каршына килеп туктады Пичугов
— Безнең ресторан әлегә шушы була инде, Кәрам туган,— дип Кузь- w ма үзенең кунагын алга уздырып жибәрде, итагатьле генә итеп кулы бе- х лән ишеккә таба күрсәтте Рәхим ит. янәсе.
Күтәрелеп өскә, кәрнизгә таба караса, анда чыннан да зур хәреф- 5 ләр белән «Ресторан кедр» дип язылган, житмәсә зәңгәргә буялган ул *- тактага кедр рәсеме дә ясап куелган иде ♦
— Тапканнар бит исемен дә ыштаисызга каеш бау.— дип иренен s
турсайтып, үчекләп алды Кәрам =
Тышы болай шыксыз күренсә дә, бинаның эче шактый зур. ярый- £ сы матур, якты икән. Ресторан дигәненең биш алты гына өстәле булу- ? га карамастан, үзенә күрә эстрада оркестры да бар ахры — түргә сәх- * нә сыман кечкенә мәйданчык ясалган, анда пианино куйганнар микро- « фон белән тавыш көчәйткечләр көйләгәннәр, һәр ашханә һәм ресторан- ч нын аерылмас юлдашлары «Өч баһадир» картинасы белән Шишкин аю- х лары биредә дә стенаны бизи
Ныклап кич житеп бетмәгәнгәме, әле ресторан эче буш. тик түр өс- g тәлләрнең берсендә генә шактый кызмача. ике егет кычкырып сөйләшеп утыралар иде.
Пичугов белән Курамшнн урынны тәрәзә яныннан алдылар
— Проектта ресторан да каралган,- дип тагын сөйли башлады Кузьма акланырга теләгәндәй — Бер дә башкала рестораннарыннан ким түгел. Ике катлы, йөз илле кешегә исәпләнгән Ул. башын артка ■ташлан, урындык артына ауды, түшәмдәге люстраларга күпмедер ка pan торды Эх. Кәрам туган, булачак әле шәһәр Теләсә кайсы Евро па шәһәрен .көнләштерерлек булачак!
— Ышанам, дустым, барына да ышанам! дип ясалма пафос бе лән Кузьманы бүлдерде Курамшин Тик, болары калып торсын әле Шәһәр күрмәгәнме мин? Я, үзеңнең хәлләр ничек соң? Тормыш -конку реш мәсьәләләрен әйтәм. Татьяна исән-саумы? Бала-чагаларың ничәү?
Шул вакытта каршыдагы кухняны каплап торган калын штор ачы лып китте һәм аннан челтәрле ак калфак кигән, кечкенә алъяпкыч бе лән билен буган яшь официантка чыкты. Туп-туры болар янына килде, мөлаем елмаеп баш иде Тезен чак кына бөгеп, артистларча реверанс та ясады бугай әле. г
Кузьма урыныннан торды, официантканың беләгеннән тотып Курам шин янына китереп бастырды.
— Менә, таныш бул, Зоя, шушы була инде минем дустым Кәрам
Курамшин читенсенеп кенә баш какты Теләсә кайда, теләсә кем белән танышуны да, таныштыручыларны да жене сөйми иде аның
— Нәрсә китерим? — дни сорады официантка йомшак кына итеп һәм Пичуговнын колагына иелеп
- Нинди тәмлерәк нәрсәң бар, шуны китер. Зоя'
Пичугов белән официантка арасындагы әшнәлек галәмәте Кәрам нең тагын ачуын китерде. Газиз акчаңны кесәңнән чыгарып түлисен икән, рәхим итеп йөгерсен, эше шул! Яшерә-посына колактан-колакка пышылдашуның нигә кирәге бар?
Күрәсең. Кузьма ресторанга алдан заказ биреп кунган Зоя днгә не тиешле ашамлыкларны үзе белеп, тәртибе белән генә китерә баш лады Өстәлгә бер шешә коньяк, бер шешә ак аракы утырды, закускага
Себер яклары өчен тансык булган кыярлы-помидорлы салатлар куелды
Безнең кунак балык ярата,— дип искәртеп алды Пичугов офи-цианткага.
Әйе, онытмаган икән әле Кузьма, балык дигәндә җанын фида кыла инде Кәрам Студент чакта кибеттән һәр көнне диярлек килька сатып ала иде Дусты, күрәсең, шуларны искә төшергән.
Табынга чөгә, севрюга кебек кыйммәтле балыклар, кызыл, кара икралар, өстәвенә, үзенә хас тәмле ис аңкытып балык шулпасы да килгәч. Кәрам. Пичуговка булган бөтен суынуларын онытып, чәнечкегә үрелде
Матур итеп, рюмкаларны зыңгылдатып чәкешеп алдылар Мондый чакта купшы тостлар әйтешүнең кирәге юк, алардан башка да мәгълүм дуслар озак еллар күрешмәгән, бер-берсен сагынганнар, рәхәтләнеп гәпләшер нәрсәләре байтак.
Берәү дә сүз башламады, серле, ләззәтле тынлыкны берәү дә бозарга ашыкмады Караштылар һәм бер-беренә елмаештылар гына Кыстатмый-нитми тагын бераз кабып алгач, папирос кабыздылар.
Башлап җибәрергә һаман сүз табылмый иде әле. Болай тын утыру, шулай да, озак дәвам итмәскә тиеш. Ниһаять. Кузьма онытылган, кы зыклыгы шул кадәр генә булган бер вакыйганы сөйләп китте:
— Хәтерлисеңме, Кәрам, бервакыт без синең туган көнеңне уздырган идек? Пристаньга төшеп, барлы-юклы акчама бер кило вобла алып кайткан идем. Өстәлгә карасам исем китте; бөтен табын балык белән тулган! Валлаһи, сөйләшеп-килешеп тә куймаган идек, группадагылар барысы да сиңа балык бүләк иткәннәр булып чыкты! Кайсы селедка, кайсы килька, кайсы пешергән балык... Сиңа бер семестр буена ашарга җитте бугай ул ризыклар!
— Анысы бик үк әкәмәт түгел! — дип, Кәрам да бер мәзәк хәлне искә төшереп көлә башлады,— менә син Маргарита Семеновнаның туган көненә ничек бүләк тапшыруыңны сөйлә!
— Ә-ә, теге мыеклы хатынны әйтәсеңме? — дип, гадәтенчә башын артка ташлап, хихылдарга кереште Кузьма—Сез мине тәмам кыен хәлдә калдырдыгыз ул чакта!
Бу болай булган иде. Институтта Маргарита Семеновна дигән бик усал математика укытучысы бар Экзамен, зачет вакытларында көн күрсәтми иде инде студентларга — икелеләрне рәттән тезеп кенә чыга Көннәрдән бер көнне моның илле яше — юбилее җитте. «Маргарита Семеновнага берәр бүләк алыйк, бәлки шуннан күңеле бераз йомшарыр»,—дип фикер йөртте студентлар Тик нәрсә алырга — студентнын кесәсе сай бит Мондый чакта, һәрвакытта, чәчәк букеты коткара, әлбәттә Арзанга да төшә, күркәм дә. Акча җыеп, берничә студент белән шәһәргә Кәрамны да чыгарып җибәрделәр Чәчәк кибетенә кереп карадылар. базарга да кагылдылар, тик, гөнаһ шомлыгына каршы, беркайдан да таба алмадылар чәчәк дигәнен. Кесәдәге биш-алты сумга инде нәрсә алырга? Аптырашта калды студентлар Шул чак, — каян башына килгәндер ул шуклык,— Кәрам әйтеп ташламасынмы «Әйдә электробритва алабыз үзенә!»
Иптәшләре дә хуплады бу кызык фикерне. Ник дисәң, Маргарита Семеновнаны, иреннәре өстендә сызылып киткән куе кара төкләре өчен студентлар юкка гына я «мыеклы хатын», я «гусар», я «Кардинал Ришелье» дип йөртмиләр иде Шулай итеп, тоттылар да электр пәкесе алдылар Әйдә, беткән баш беткән, икелеләр өчен үч алырга кирәк! Тик бүләкне берәүнең дә үз кулы белән бирәсе килмәде Моны хушбуй дип алдап, тартма эченә салып, Кузьмадан тапшыртырга булдылар. Янәсе, син актив егет, математикадан да яхшы сукалыйсың, өстәвенә матур итеп сөйли дә беләсең, студентлар вәкил итеп сине билгеләделәр, һәм. чыннан да, вәкил ролен Кузьма менә дигән итеп үтәде. Дәрес барганда әдәпле генә алга чыгып басты, Маргарита Семеновнаның юк хезмәтлә-
рен бар итеп, һич булмаган «яхшылыкларын» мактап, аны алтын юбн лее белән котлап ун минутлык речь сөйләде һәм нәзәкатьле генә итеп тартманы бирде Менә ачар, менә карар, дип класс ут йотып утырган’ иде, бәхеткә каршы, Маргарита Семеновна дәрестә тартмага кагылма ды Давылны икенче көнне көттеләр, ләкин, син күр дә мин күр, укыту чы студентларга ләм-мим димәде Аннан соң да юк-бар белән бер ге- ~ нә студентка да бәйләнмәде Маргарита Семеновна — яхшырды да кит- 2 те бит усал дип йөрткән укытучыбыз! «Яратам мин 23-нче группа сту- £ дентларын. Башлы малайлар, оригиналь бүләк бирделәр»,— дип әйт 1 кән имеш I
Пичугов нәрсәдер сөйләшмәкче иде, шул чак эстрада оркестры уй- | нап җибәрде дә, аның сүзләре барабан, саксафон тавышларына күме- £ леп калды. Бу вакытта инде ресторанда шактый кеше җыелган, алар ф ның кайберәүләре ярыйсы гына кызарга да өлгергән, залда яңгыраган _ фокстротка кушылып идән селкетеп аяк тибәләр, музыка ритмына ия- ± реп кул чабалар иде
Яшьлеккә, студент елларга — матур, хәсрәтсез, гамьсез чакларга * кайтып, көлә-көлә тагын шактый вакыйгаларны, шуклыкларны искә * төшереп байтак утырдылар дуслар. Әмма сүз һаман бүгенгедән читтә ~ йөрде, хәзерге тормышны уратып әйләнде Кәрам ачыктан ачык сизде с_ Пичугов бу турыда сөйләшергә дә теләми, аннан кача иде
«Шулай да, семья хәле ничек икән соң Кузьманың?» Ул бит хатла ? рында, үзеннән битәр, Танясы турында яза иде «Мин бәхетле, минем ' Танюшам менә дигән хозяйка» «Минем Татьяна яхшы ана гына түгел, яхшы геолог та» «Таням минем мактауга лаек җырчы» Хат саен ми нем Таням да минем Танюшам Әйтерсең, аңарда гына хатын' Ник ул хәзер бөтен яктан килгән, уңган, булган Танясы турында бер сүз дә ыч кындырмый әле?
Ә менә официантка белән якын мөгамәләсе ярыйсы гына сизелә Әй тәсе дә юк, Зоя теләсә нинди ир-атны кызыктырырлык матур Ул, кыл ган үләне төсле аксыл чәчен өскә җыйнап, челтәрле калфагы белән кыршаулап куйган. Ачык зәңгәр күзләре тирәсенә чамалап кына зәң гәр сөрмә тарткан Бу Зояның күзләрен тагын да зуррак, тирәнрәк итеп күрсәтә. Юка борыны, нечкә иреннәре дә бигенә бик килешле Шулай да, иң матуры — Зояның тешләре. Ул елмаеп алса, тип-тигез. ап-ак тешләрендә түбәдәге люстра утлары чагыла сыман
Дуслар әкрен генә ашап-эчеп. тәмәке тартып, яшьлек тилелекләрен искә алып утырган арада, Зоя, аерым бер игътибар күрсәтеп, өстәл янына әллә ничә тапкыр килеп китте Ашалып бетмәсә дә. закускалар ны алыштырды. ашларның яңа төрләрен, кайнарракларын китерде Та бынны сөрткән булды һәм, шул арада мөлаем елмаеп. Пичуговның җил кәсенә кагылгалап алды, аның чәчләрен рәтләп куйды, хәтта, бөтенләй үз итеп, кабарынкы куллары белән моның битләрен дә чәбәкләде. Кузь ма да үз чиратында җавапсыз калмады Курамшиннан да. тирә як ө тәлләрдә утыручылардан да тартынмыйча, үзенә я түшләре, я янбаш лары белән ышкылып,'орынып йөрүче официантканың кулларыннан тот калады, биленнән кочаклады Тәмам азган бу Пичугов Себердә!
— Синец Танюшаң көнләшмиме сон? дип. Зоя киткәч хәйләкәр генә күз кысып елмайган булды Курамшин
Танюша?—дип куркынып сорады Кузьма, ни өчендер як-ягына каранып алды Әле генә егетләрчә үтә гайрәтле булып утырган Пичугов нын иреннәре күгәреп, йөзе агарып китте Терсәкләре белән өстәлгә таянып, башын аска иде. Бераздан авыр итеп көрсенде дә '
Таня юк инде Без аның белән күптән бергә тормыйбыз, - диде
— Ничек?
Кузьма, хәзерге халәтен авырлык белән генә җиңеп, башын күтәр де, елмайгандай, авызын кыйшайтып алды
— Гафу ит, Кәрам, ничектер, т-т таныштырырга батырчылык ита алмадым Минем хатын менә бу — безгә ашлар китереп йөрүче Зоя була инде... *
Бу турыда әйтү Кузьмага кыен булган кебек, моны ишетү Курам шинга да җиңел түгел иде. Ул, уен белән мавыккан бала шикелле, өс тәлдәге чәнечкене ике бармак арасында әйләндерә-әйләндерә уйланып утыра Хикмәтле бу тормыш Элек «Танюшам, Танюшам» дип өзгәләнеп йөргән кеше хәзер икенче хатын белән яшәп ята?!
— Ә балагыз?
— Улым аның белән.
Кузьма, тәмәке савыты дипме, папиросның көлен винегрет өстенэ какты да, рюмкаларга тагын эчемлек салды. Өстәлдәге буш савытларын җыештырырга килгән Зоя борчылып сорады:
— Күп булмасмы сон. Кузя? — Шунда ук Пичуговның битен тагын сыпырып алды
Менә гаҗәп: Кәрам каршында Зоя әле генә клиентлары тирәсендә артык кыланып, кымырҗып йөрүче җиңел холыклы официантка иде Хәзер, Кузьма Пичуговның хатыны икәне билгеле булгач, Зояның Кузьмага карата игътибары аз. мәхәббәте җитми кебек күренә башлады «Таня булып Таня бәхетле итә алмаган икән — бусыннан юк та юк!» — дип куйды Кәрам эченнән
Бу авыр тынлыктан котылу өчен кемгә булса да сүз башларга кирәк иде. Курамшин ипләп, Кузьманың бәгыренә артык кадалмыйча гына:
— Ничек болай булды соң әле? — дип сорады.
— Их туганкай, әйтсәң сүз, төртсәң — күз диләрме $ле. үзем дә белмим инде ничек килеп чыкканын — Кузьма рюмкадагы аракысын йотып куйды, папирос алып бармак арасына кыстырды.— Сөйләсәм дә ышанмассың. Әйе. аерылу кайчан да бер булырга тиеш иде инде Шеш тула, тула да тишелә бит ул.
Бу җөмләләрдән бер нәрсә аңлашылмаса да, Кәрам аның сүзен бүлдереп бер сорау да бирмәде. Мондый вакытта кысарга ярамый кешене.
Кузьма, тәмәке төпчеген нигәдер һаман винегрет савытына кага-ка- га. Кәрам өчен мәгънәсез тоелган сүзләрен тезә бирде:
— Әйе, миңа ңр була белергә,, хатынны вакытында кулга алырга кирәк иде. Син авыл малае, күргәнең бардыр, кырыкмыш тайны ничек җигәргә өйрәтәләр? Ул чәбәләнә, бәргәләнә, ә аны барыбер йөгәнлиләр, каерып авызлыклыйлар да камыт кигерәләр! Теге тибенә, үрле- кырлы сикерә, тәртә арасына кермәскә тырышып чыгымчылый. Ай-яй усал кылана бит, ә? Шулай да аны җигәләр, арытканчы дулатып-дула тып чаптыралар! Шуннан, син күр дә мин күр. майлап куйган кебек була!
Кузьма инде үзе дә, тәртә арасына беренче мәртәбә кергән яшь ai кебек, ярсыбрак, пошкыргандай сөйли иде. Бераз тынычланып, папиросын суырып алгач, аргы башта табыннар җыештырып йөрүче'Зояга та ба ымлап, әйтеп кунды:
— Беләм, син инде ничек табыштыгыз, дип сорамакчы буласын. Та-бышасың икән аны башына төшкәч! Безнең кавышуларны әкиятләрдә дә очрата алмассың' Шулай, Кәрам дустым Акылын булса — геолог кызны алма икән хатынлыкка. Көлмә, көлмә, туган. Алар бит. геолог дигән бәндәләр, чегән кебек чыгып китәләр дә, айлар буе кайтмый йөриләр Кем белән йөри, ничек — көтеп ят син аны өеңдә?! НишяйСен. Таняга ияреп йөрергә калдым. Үзең беләсең, без синең белән автоматчылар, кая безгә тирән катламнарга төшәргә, җиде кат җир астындагы нәмәстәкәйләрне белергә! Ә эш кирәк! Куйдылар шунда үземне арба-
нын бишенче тәгәрмәче итеп. Геологик партиядә начхоз кебегрәк нәрсә инде бу Минем вазыйфа — тегеләргә иләк-чиләк ташудан алып аш пешерүгә кадәр дип әйтерлек. Түздем, биш-алты ел буталып йөрдем. Гарьлек бит инженер башын белән мондый эшләрдә йөрү Әйдә, Таня. мин әйтәм, киттек моннан, шәһәргә кайтып кешеләр кебек төпләнеп яшик, ф «Анда мин кайда эшләрмен соң?» ди бу «Ә мин нишләргә тиеш ‘монда?» дим.. Килешеп булмады, кайтып киттем
— Шуннан ара өзелдеме? — Курамшин һаман төп мәсьәләгә, Кузь- 5
ма белән Таняның ташлашуларына, ниһаять. Пичуговнын Зояга ничек * өйләнүенә якын килергә тырыша иде. х
— Сирәк булса да Таня башта кайткалап йөрде, соңыннан еракка- £ рак киттеләр һәм айга бер, кайда бер генә кайтып күренә башлады *-
— Аңлыйм, ялгыз яшәү күңелсез Снн инде Зояга гашыйк булып ф киттең...
Кузьма, әйтергәме-юкмы дип, бераз гына икеләнеп торганнан сон х"
— Беләсеңме, Зоя кемнең хатыны? —дип сорау куйды —Ул Таня -
эшли торган геологик партия начальнигының бикәче! Сергей Петрович- ның! Мин геологларның төрле йомышлары, аларны тәэмин итү мәсьә- * ләләре белән Вахка еш кайтып йөри идем Шунда Сергей Петрович ми * нем аша тайгадан Зояга үзенең сагыну сәламнәрен озата, «күчтәнәч» итеп хатынына юарга керләрен биреп жибәрә торган иде х
— Шунда бу ялгыз бичара белән таныштыгыз инде?
— Танышу соңыннан, мин монда кайтып эшкә урнашкач, ресторан- га ашарга йөри башлагач Күз күргән кеше булгач, ашны Зоя һәрвакыт миңа чиратсыз гына китерә иде. Шунда ялгызлыктан зарланып еш кы на сөйләшеп алабыз. Зояның ире, минем хатын юк Монда кайткан чакларда шушы ресторанда берничә мәртәбә дүртәү бергә утырган чак лар да булды Аннан ерак сәфәргә ул ирен, мин хатынны озата чыга идек. Өйгә кайтканда тагын зарлану менә бит. дибез, ирекле көннән буйдаклар кебек яшә инде. Ә Зоя, хатын-кыз бит. иреннән дә көнләшә Син, Кузьма Николаевич, ди, аларны әллә тик йөриләр дип уйлыйсың мы, без монда тугрылыклы булгач та. аларны шулай дип беләсеңме, ди
Зояны юатам: «Сергей Петровичың аю кызлары янына барсынмы, анда, кая карама урман, куе тайга». Ә бу: «Эх, Кузьма Николаевич, ди, — хатыныңны бөтенләй фәрештәгә саныйсың икән! Әллә аның жаны юк дип беләсеңме?»
Кузьма Николаевич, якын-тирәдә Зоя тыңлап тормыймы дип. артына борылып карады да. көрсенеп дәвам итте:
— Мин бит. дустым Кәрам. Танюшага үземә ышангандай ышана идем. Юк, мин әйтәм, хөрмәтле Зоя. минем хатын андыйлардан түгел. Танюшам миңа һичбер вакытта да хыянәт итәчәк түгел!
Ресторанга бер кердем, ике кердем, ә бу жае чыккан саен миңа бе рәр тамчы гына үзенең көнчелек агуын тамызып тора бит «Хатынын ир-ат арасында ялгызы, көн саен я бер палаткада, я бер өйдә йоклый лар, бергә ашыйлар, бергә эчәләр Шулай булгач, жаны юк. дип уйла ма»,— ди.
Ачуланып та ташладым Зояны: «Мин анда булган, торган, эшләгән кеше, нәрсә син жыен чепуханы сөйлисең? Сазда, пычракта, салкында, яңгырда көн саен унар, егермешәр километр жәяү йөреп, калган ди аларда мәхәббәт кайгысы!» Шулай да үзем эчтән генә уйлыйм «Ә бит мин әйтәм. чыннан да Танюша белән безнең яратышуга ерак юллар да. ару-талчыгулар да, җил-давыллар да комачауламады Бризенг бе лән капланган машина кузовына икәү кереп урнаша идек тә. шунда матрац жвеп, жылы юрган ябынып кочакланышып ята идек»
Бер чакны кичен ресторанга ашарга кердем Әллә инде Зояның гел- гел ире белән минем хатын турында искә төшереп, күңелгә вәсвәсә са лулары тәэсир итә башлады, нигәдер эчем әрни иде ике йөз грамм
аракыга заказ бирдем Яныма Зоя үзе дә килеп утырды «Таня кайттымы’»-дн бу «Юк. мин әйтәм. әллә Сергей Петрович кайттымы?» «Юк,— ди.— Ә иптәшләре барысы да кайтканнар, ишетмәдеңмени әле? Өч көнлек ял биргәннәр бит»,—ди. Карыйм. Зоя иреннәрен тешләгән, менә-менә елап җибәрергә тора Минем дә тән чымырдап китте Шулай да үземне күлга алдым: «Ай азагы, Зоя. мин әйтәм, анда шундый- рак хәл килеп чыккалый Отчет әзерләргә калганнардыр» «Әйе. тайгада икәүдән икәү генә., яхшы отчет!» —ди Зоя. яшьле күзләрен мөлдерәтеп миңа карап тора Тынычлансын дип. аңа бер рюмка эчемлек салып бирдем һәм. йөрәк әрнүгә түзә алмыйча, үзем дә эчеп җибәрдем. «Булмас. Сергей Петрович та. Татьяна да андыйлардан түгел», дим ә үземнең эчемә ут капкан мыни — яна. көя...
Кузьма моны инде күлмәген умырып тоткан килеш, аны йолка-йол- ка ачынып сөйли. Сүз арасында онытылып кычкырып җибәрә дә, исенә килеп, тирә-ягына карана һәм бөтенләй пышылдауга күчә. Тора-бара тавышын тагын көчәйтә башлый һәм бөтен залга ишетелерлек итеп: «Их. Кәрам дус, ничек түзәргә кирәк? Икәүдән-икәү калганнар бит урманда!» — дип акыра.
— Я. Пичугов, кызма әле,—дип туктатты аны Курамшин. Ул. әйтер сең. бик гадәти нәрсәне тыңлап утыра иде.
Кайдалыгын хәзер генә төшенгәндәй. Кузьма тынычрак сөйли башлады. Күренеп тора ул көнләшкән Көнләшергә Зоя мәҗбүр иткәндер. Пичуговны тәмам саташтырган.
Кузьманың сөйләве буенча. Таня белән Сергей берничә көннән ялга кайтканнар Гадәттәгечә, ресторанга җыелып ике пар бергә утырганнар, һични булмагандай табында тайга хәлләрен сөйләшкәннәр, көлгәннәр, шаярганнар. Алар яңадан эшкә киткәч, Зоя Кузьманың Таняга карата таралып бара торган шиген яңадан укмаштырып куйган. «Сиздеңме, ничек бер-беренә карашып утырдылар? Хәтта күзләрен алалмыйлар. сөйрәлчекләр!» — дигән. Пичуговка шул җитә калган булса кирәк.
— Мин игътибар итмәгәнмен, чыннан да Таня Сергей Петровичка карал утырды.— ди Пичугов.— Елмаеп, хәтта каш сикертеп утырды төсле... Ә Зоя әйтә,— хатын-кыз сизгер бит ул,— син күрмәгән арада Сергей өстәл астыннан гына өстерәлчегенең ботларын да тотты, ди. Менә бит ул ничек, туган!
Кеше күңеле — караңгы урман диләр. Ир белән хатын арасы исә бөтенләй томан. Кузьмага ни дип әйтергә дә. аны ничек юатырга да белмәде Курамшин
Таня белән ташлашып. Зоя белән торып китүгә сәбәпләр күп булган икән әле. бик күп. Теге очрашулардан, көйләшүләрдән сон Пичугов ресторанга ешрак керә һәм кергән саен йөрәген басу өчен һәрвакыт «яшел еланны» да китертә торган булган Ара-тирә аның янына Зоя да килеп утыргалаган. Чәкешеп эчкәннәр дә ялгызлыктан зарланырга керешкәннәр берсе ирен, икенчесе хатынын хурларга «Әйдә, икенче кайтуларында кызык итәбез үзләрен.-* дип тәкъдим ясаган Зоя — Әллә о-з алар кебек күз кысышып, каш сикертә алмыйбызмы? Шартласыннар әле көнләшеп!»
— Икенче атнада Геологларның кайтасын ишеткән идек, тик без, белмәгәнгә салышып, икәүдән-икәү генә каршыларга булдык,— дип сөйли Ку ъма — Ул көннәрдә халык арасында Зоя белән минем турыда төрле гайбәтләр дә таралып өлгергән иде инде. Уйлап кара: Таня белән Сергей турында түгел, бер гаепсез Зоя белән минем турыда! Имеш, мин ресторанга көн саен тикмәгә генә йөрмим, юкка гына Зоя белән әге-җөге килмим, имеш берсенең хатыны, икенчесенең ире еракта эштә, болар шуннан файдаланып ачыктан-ачык типтерәләр! Идарәдә бергә эшләгән иптэшлэ'р дә колакка чажгыра башладылар: янәсе мин моло-
дец, яшьне, чибәрне тапканмын Аннан киңәш биреп, кисәтеп тә куя лар «Мәхәббәт кабынса — уттан яман, исләнсә- сасыдан сасы» Ир< бар һәм башкалар Зоя белән минем «типтерүне» Сергей Петровичның белүе, Таняның сизенүе безнең өчен бик тә кулай иде Аларнын йөрә ген яндыру, үч алу иде максатыбыз. *
Көткәнчә, тайгадан кайту белән Таня да, Сергей да безне эзләп ? ресторанга килделәр Табын мул, алда зәм-зәм сулары Рюмкаларны * Зоя белән гамьсез генә чәкештереп эчкән, сөйләшкән көлгән булып уты U рабыз Таня белән Сергей өстәл янына килделәр, күзләрен шар итеп * гаҗәпләнеп торалар Хыянәт өстендә тоттылар, янәсе. Зоя каушаган = була, артистлана, ә мин аларны табынга кыстыйм Утырыштылар Теге = ләрнең кайту хөрмәтенә тост күтәрдек Ә Зоя еланның да еланы — ае *• рым илтифат күрсәтеп, мине сыйлый, хәтта үз чәнечкесе белән алып за ♦ кускаларны авызга каптыра Кызарып, оялып утырам, әмма тегеләрне - көнләштерәсе килү, үч алу тойгысы көчлерәк Астыртын гына Таня бе = лән Сергейга карый\1 Аларга безнең кыланмышлар ничегрәк тәэсир £ итә, янәсе. Зоя кызмача булып алды да. яныма ук килеп, мине кочак- =• лый, үбә башлады Таня чыдамады, рюмкасын күтәреп торды да, тост i әйткәндәй «Күрәсең, Сергей Петрович, без туйга килеп эләккәнбез *2 икән, әйдә ике бәхетле парга уңышлар телик'» - диде һәм эчеп җибәр- г де. Аннан Зоя торып басты «Танюша, җаным, син минем Сергейга, = мин синең Кузьмаңа гашыйк Нигә интегеп яшәргә? Әйдә, алышабыз ' ирләрне»,— дип зәһәр итеп көлә «Ирләр нәрсә әйтерләр бит. ризамы = юкмы, алардан да сорыйк», ди Таня. исе китМәгән булып
— Мин риза! дидем, күн уйлап тормыйча
- Мин дә риза! ди Сергей Үзе сөзәргә торган үгез кебек күзен акайтып миңа карый
Мәҗлес көтмәгәндә, ничектер, үзениән-үзе таркалды Башта, горур гына торып баш иде дә, Таня чыгып китте Аннан, безгә төкереп. Сер гей кузгалды Мин Таня артыннан йөгермәкче идем җиңемнән Зоя тотып алды. «Утыр! Бәхетләренә комачаулама, минем белән безгә кай табыз!»—диде Шулай да ул көнне Зоя кулыннан ычкындым Аңла шырга исәпләп өйгә кайтсам, Таня юк иде
— Бөтенесе дә көнләшүдән килеп чыкты, Кәрам дус,— дип, ниһаять, нәтиҗә ясады Пичугов. Залда аш ташып йөргән Зоя ягына ымлап Менә шул еланнын коткысына бирелдем!
Мондый хәлләргә Кәрамның бер дә ышанасы килми иде Ничек ин де шулай гаилә язмышын уйламыйча, шаярып, җиңел баштан хәл итәргә кирәк?
Таня белән Сергей бергә торалармы?
— Шулай дип уйлап йөри идем Таня киткән булып чыкты Бөтен ләйгә Нахак бәла якканбыз икән Таня белән Сергей Петровичка
Рестораннан кешеләр таралып, Пичугов белән Курамшнн урамга чыкканда төн уртасы җитеп килә иде
Янгыр туктаган Гаҗәр ачык Түм-түгәрәк айлы күк аязган хәтта аз гына да җил исми Ничәдер сәгать эчендә елның бөтен бер фасылы алышынган кебек Кара яздан бирле дәвам иткән суыклар, ачы җилләр, тоташ яңгырлар, томанлы юеш иртәләргә аллаһе әкбәр. ахры
Көн утыра Чын Себер җәе башлана, диде Пичугов, йолдыз лар санагандай, күккә башын күтәреп, урынында бер кат әйләнеп алган нан соң Ул Зояның рестораннан чыкканын кәгә иде
- Бәлки без Зояларга кайтырбыз? дип сорады ул «Безгә» ди мәдс.
Кәрам, китәргә җыенганын белдереп, дустына кулын бирде
Рәхмәт. Иртәгә бәйрәм түгел. Башка вакытта Хушыгыз!
Кайдан килгән булса шул җирләрдән урап. Курамшин йокларга кайтып китте, ләкин дустының язмышы юлда да, кайткач та уйландырды, борчыды бер туктаусыз җанын талкыды аның. Күз алдына алмаш- тилмәш әле Татьяна, әле Зоя, әле Кузьма килеп басты Алар бергә буталдылар, тагын аерылдылар, янә кушылдылар.
СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
I
Дәрәҗә баскычларыннан әллә ни күтәрелә алмаса да, үзенең авто- матчы-инженер булуы белән горурлана иде Курамшин.
Ул нефть институтының автоматика һәм контроль-үлчәү приборлары факультетында укыды. «Бөҗәкләр классы, үрмәкүчләр семьялыгы» дип йөртәләр иде бу факультетны студентлар
Ни өчен «бөҗәк?» Ни өчен «үрмәкүч?» Чөнки бу факультет студентлары пәрәвез кебек чуалчык схемалар, сызымнар белән эш итәләр, берәр прибор яки механизмны өйрәнә башласалар, төрле нечкә чыбыкларны сүтү, ялгау белән мәшгуль иделәр. Бу чыбыклар бихисап, буталчык, чыннан да үрмәкүч оясын, пәрәвез челтәрен хәтерләтЪ иде.
Бүтән факультет, бүтән бүлекләр дә үзләренчә атала иде: скважиналарны эксплуатацияләү факультеты студентлары, мәсәлән, «эксплуататорлар», бораулау бүлегендәгеләр — «тишкечләр», газ чыгаручылар — «противогазчылар», ә геология факультеты студентлары — «сукбайлар». .
«Үрмәкүчләр» үзләрен бүтәннәрдән бер башка югары тотып, автоматчы булулары белән горурланып, күкрәк киереп йөриләр иде. Алар- иың укый торган предметлары яңа, үзгә, дәрестән бигрәк фәнгә якын, катлаулы теорияләр белән бәйләнгән. Автоматлар теориясе буенча лекцияләр укучы профессор Кабулов алар өчен «Ата үрмәкүч». Ул кафедра мөдире дә. Аны бөтенесе аеруча ярата Ишекне ачып керү белән үк:
— Тыңлагыз, юньсезләр, шаярып утырмагыз, юкса имтиханнарда еларсыз! — дип кычкырып белдерә һәм чираттагы кәгазьләрен укырга тотына: — Автомат ул — бу заманның башы, мие, йөрәге һәм мускуллары Аннан башка дөньяда прогрессның булуы мөмкин түгел...
Шуннан китә сөйләп, китә тезеп. Борынгы Архимедлардан алып Ньютоннарга, Ломоносовларга килеп җитә, хәзерге заман галимнәренә килеп тоташа Барысын да автоматлар теориясенә, уйлап табуларга бәйли
Әкәмәт тә кызык кеше иде Кабулов. Зачетта яки экзаменнарда аннан автоматлар, механизмнар турында төпченер инде, дип котын алынып тора, ә ул капылт кына:
— Тараканның мыеклары Нинди роль уйный? —дип сорый
Аптырап каласың.
— Өйрәнеп кил,— дип тирги башлый «Ата үрмәкүч»,— Таракан мы склары дөньяда иң сизгер антенна! Иң камил радиолакатор! Алар ярдәмендә ул теләсә нинди ультродулкыннарны тота, инфракызыл нурларны аулый! Шул ук мыеклар температура градусының хәтта меңнән бер өлешен сизә! Шул бәп-бәләкәй таракан — үзе бер фәнни лаборато рия! Ә син? йөрисең ипи черетеп.
Кәефләре кырылган студентларның кайберләре хәтта төкеренеп чыга:
— Үзе фәннәр докторы, электроника, телемеханика буенча зур теоретик, ә үзе кандала-таракан ише хәшәрәтләр белән мавыга, тфу!
һәр нәрсәдә гадилеккә, камиллеккә омтылырга өйрәтүче Кабулов кебек исемнәре бөтен илгә билгеле галимнәр кул астында, Мәскәүнен
атаклы институтында уку, анын да бүгенге фән-техника таләпләренә ту- •ры китереп жиһазландырылган укыту кабинетларында, лабораториядә рендә шөгыльләнү, шунда практика алу күп нәрсәләр бирде Курамшин- га Аның хыялы киләчәкчә инженер-конструктор булу иде
Яшь белгечне үз теләге белән туган якларына, ул чакларда искит * кеч тизлек белән үсеп баручы Әлмәт промыселларына жибәрделәр «Ба- _ расы урыныңны дөрес сайладың Гаять перспективалы район Кемле- < геңне шунда күрсәтсәң генә күрсәтә аласың», диделәр аңа деканатта £
Вагон тәрәзәсеннән таныш кырлар, урманнар, басулар күренү белән. S әйтерсең, ялкын урап алды егетне Бөтен су буйлары, әрәмә эчләре, тау х башлары кояш яктысында көмеш төсле ялтырап торган скважиналар а белән тулган Кая карама буровой вышкалары, нефть чаннары, газ »- факеллары... Ф
Менә кайда икән Кәрамга дигән эш фронты, менә кайда ул уйлап та _ басы автоматлар, ул ясыйсы механизмнар, ул көйлисе телемеханика = һәм электроника системалары!
Профессор Кабулов һәр лекция саен «Автоматчылар тырыш кына у г\гел, әйле-шәйле һәм хыялый да булырга тиеш».- дип әйтергә ярата * иде Аның дәресләрен тынлыи-тыңлый әллә чыннан да шундыйрак була башлаган иде Кәрам Кайту белән кырга китте, скважиналарга барып, алардан үзе укыган электроника, телемеханика системаларын эз- - ләп йөрде. Кая әле монда андый нәрсәләр! Гади автоматларның да 1 исе-төсе юк. Операторлар скважиналарның эшен тикшереп жәяү йөри- * ләр. Нефть юлын кранны кул белән борып ачалар һәм ябалар Күләмне чаң өстенә менеп, чыбык тыгып үлчиләр Нефть көпшәсенә утырган па-рафинны скважинага кыргыч төшереп, ины чыгыр белән күтәртәләр һич кенә дә болай булыр дип күз алдына китермәгән иде шул ка дәрле «перспективалы нефть районын» Курамшнн
Аның дәгъваларына идарәнең кадрлар бүлегендә дә артык игътибар бирелмәде. «Гафу итегез, без автоматчылар сорап заявка бирмәдек Андый урын бездә юк Теләсәгез, промыселга өлкән оператор итеп ала быз».— диделәр
Курамшинның башына тимер таяк белән суккандай булды бу сүз Өлкән оператор Алтынчы разрядлы эшче Гади эшче булу өчен шулай интегеп биш ел укыдымы Кәрам?
Ике-өч көн уйланып, өзгәләнеп йөрде дә егет тагын идарәгә килде Нишләсен, кая да булса бүтән тарафка китәргә теләге дә. урыны да. акчасы да юк иде аның кайчандыр үзс хурлап йөргән «эксплуататор» урынына эшкә керергә ризалык бирде «Нигә аһ орасың, егет? Бүген оператор, иртәгә мастер ярдәмчесе, аннан мастер булырсың. Сабыр итәр гә кирәк. Сабыр төбе сары алтын», дип юаттылар-аны идарәдә
Шулай итеп тормышны да. эшне дә яңадан башларга туры килде яшь белгечкә Нәрсә уйлап, нинди баш белән ул урынга керергә жөрьәт иткәндер - хәзер үзе дә аптырый. Аның бит нефть ятмаларын эксплуа тацияләү өлкәсендәге белеме дәрестә алган «гомуми танышлык» белән практикада күргән скважиналардан гына иде
Бригадада аңа. өлкән оператор, яңа звено башлыгы итеп. Әлмәт нефть мәйданындагы иң еракта. Зәй елгасы буенда утырган скважина ларны беркеттеләр Алар янына жәяү барырга кайтырга гына алты чакрым Җитмәсә, бу участок скважиналарның көйсезләнүе ватылула ры. нефть түгелүе яки аның нефть торбасына парафин тыгылуы белән тә иң каргалган участок икән Ерак булгангамы, операторлар бу сква жиналарны юньләп карамаган, хәтта кабул итеп алмаска тырышканнар
Промыселда шулай эшли башлавына һич тә үкенми хәзер Курам шин. Нефтьне учыңа алып үзең иснәргә, скважинадагы барча меха ннзмнарны үз кулларың белән тотып карарга, сүтәргә, жыярга. кайча гында хәтта вата-җимерә дә белергә һәр автоматчыга кирәк икән бу
Шунсыз скважиналарның кимчелекләрен табу да, аларны автоматлаш- тыру да мөмкин түгел.
Автомат дигәннән, ул турыда Кәрам әлегә уйламаска, онытырга тиеш кебек иде Чөнки ул биредә «үрмәкүч» түгел, ә вакытлыча «эксплуататор» Аның төп эше җир астыннан «кара алтын» суыртып алу Ә шулай да үзенең укыган, өйрәнгән, үз иткән һөнәренә талак әйтә алмады Промыселдагы иске ысуллар, һәртөрле артталык эчен пошыра иде аның Россиядә нефть табылганга инде йөз ел — ә аны чыгаруда һаман кул көче, примитив алымнар кулланыла. Кәрам эшли торган бригадада гына да илледән артык скважина һәм һәр скважина төбендә өч оператор сменалап вахтада тора. Аның өстенә нефть үлчәүчесе, насос белән нефть кудыру машинисты, звено саен өлкән оператор һәм башкалар .Моңа тагын бригадирны, промыселдагы авария бригадаларын да китереп кушарга кирәк. Кыскасы, күңелне тырнаган, эчне пошырган нәрсәләр күп әле бригадада. Звено җитәкчесе булгач, нефть чыгарудагы кимчелекләр турыдан-туры Курамшинның үзенә дә бәрелә иде. Җитешсез- лекләргә күз йомып булмый Мөмкин булган хәтле нәрсәне кылырга кирәк...
Ул елларда Курамшин эшли торган бригадада — Бигәш нефть мәй-данында электр кертелмәгән, нефть кудыруда дизель двигательләре эшли иде. Бер көнне машинистның двигательне «Примус»ка тутырган бензин белән жылытып интегүен карап торды да Кәрам: «Тукта әле, моңа газ ягып та була ич»,—дип уйлап алды. Газ шунда ук — скважина янында үкереп факелда яна бит Икенче көнне Курамшин машинист егет белән икәүләп факелдан бер кечкенә торба сузып двигательне газ белән җылытуга көйләделәр Моны күреп мастер Шәйдуллиннын, түбәсе күккә тиде: «Менә әйттем бит гыйлем иясеннән ни дә булса чыгарга тиеш дип!»
Аннары операторларның парафин белән җәфаланулары күңелен тырный иде яшь инженерның Татарстан нефте гаять парафинлы, торбаны чистартып тормасаң скважинадан нефть килү туктаганын көт тә тор. Бу бәладән котылу өчен парафин кыра торган җайланманы тимерчыбыкка асып аны чыгыр ярдәмендә скважинага төшерәләр дә. яңадан тарттырып менгезәләр Ярты чакрым тирәнлектәге коедан чиләк белән су чыгару кебек. Чыгырны исә операторлар көн дә өч-дүрт сәгать кул белән әйләндерәләр. Скважиналарга электр кертү, чыгырларны мотор көченә көйләүдә башлап йөрүчеләрнең берсе булды Курамшин. Күп мәшәкатьләрдән соң, бармак белән кнопкаларга гына басып йөрергә калды бу эш
Ләкин һәр уңай нәрсәнең кире яклары да бар икән. Чыгырлар электрга көйләнгәч, кыргыч асып куйган чыбык өзелә башлады Өзелә һәм чыбыгы нне белән девон тирәнлегенә төшеп китә. Скважиналарда авария Кыргычны забойдан алу өчен җир асты ремонтчыларын чакыртырга. акча түләргә кирәк Ә алар, скважинаны эштән туктатып, торбаларны сүтәргә тотыналар — күпме вакыт китә һәм йөзләрчә тонна нефть чыкмый кала Юкмы забойдай кыргычны тартып алуның бүтән бер ысулы?
Атналар буе уйланып йөрде-йөрде дә, бер көнне гап-гади ыргак ясап килде Кәрам Алай бик гади дә түгел — берничә япьле, кармакка охшаган Тимерчыбыкка тагып скважинага төшерделәр шул «кармакны». Капты бит «балык», эләкте! Кыргычны тирән девон катламыннан тәки сөйрәп чыгардылар Карап торырга үзе мыштым гына, ә башы бар бу егетнең!—дип тагын гаҗәпләнде мастер.
«Башлы» кешеләр бригадада бер Курамшин гына түгел икән Мәснәви дә нинди дә булса могҗиза чыгарырга яратучыларның берсе булып чыкты. Бер көнне аның скважинасына барса, оператор ыргакны кул белән түгел, электр чыгыры белән тарттырып ята. Авария турында
берәүгә дә белдерәсе килмәгән, берәүне дә чакырмыйча үзе генә баш карырга булган эшне Курамшинны күргәч, тәмам куркып китте бича ра. Ә моның өчен ничек ачуланасын кешене?
Атна ун көн дә үтмәде. Курамшин янына яңа төр ыргак тотып килгән Мәснәви Игътибар беләнрәк караса, исләрен китәрлек, аның ырга ф гы бармаклар кебек йомарлана торган итеп ясалган Бу инде скважи _ на төбенә тию белән бикләнә дә куя һәм парафин кыргычны чыбыкла- « ры-ниләре белән учына йомарлап алып чыкмыйча калмый
— Менә мыштым дисәң дә мыштым!
Шундый һәм бүтән яңалыклар скважиналарга куелып, нефть чыга- = руда ярдәмнәре күзгә күренеп сизелә башлагач, мастер Мәрдәнша Шәй = дуллин бригадасы да гомерендә беренче мәртәбә уңай яктан телгә кер- ₽ де Бригададагы кискен үзгәрешләр турында промысел, идарә, хәтта ф берләшмә җыелышларында сөйли башладылар, газеталарда язып чык- _ тылар Бу нефтьчеләр инде хәзер «Социалистик ярыш алдынгылары», х «Скважиналарны автоматлаштыру инициаторлары», «Рационализация - һәм уйлап табу осталары» иделәр Кәрам белән Мәснәвинең кочакланып т диярлек төшкән фотосы нефтьчеләр журналында басылып чыкты “
Автоматлаштыру өлкәсендә беренче ачышлар Курамшинны канат 2 ландырып җибәрде, аның нефть чыгару эшендә калуына сәбәпче дә бул- г ды бугай Хәзер инде ул яцадан-яңа идеяләр белән янып йөри иде. =
Әле промыселдагы механизмнарны камилләштерәсе нәрсәләр күп у Мәсәлән, нефтьчеләр парафин кыргычны төшереп менгерү өчен кнопка Z ларга скважина саен йөреп басарга тиешләр Ни өчен һәр скважинага “ да реле куеп, кыргычны кирәк сәгатькә генә үзе төшәрлек итеп көйләмәскә?
Шуны нигезләп, сызымнар, схемалар белән ныгытып биргәч һәм экономик файдасын да санап күрсәткәч, җитәкчеләрне ышандырды Ку рамшин Аңа бригада йортының бер кечкенә бүлмәсендә мастерской ачарга һәм шуның белән җитәкчелек итәргә куштылар Курамшинның ялан кыр уртасындагы мастерское тиздән сәгать механизмнарына көй ләнгән вакыт релеләре эшләп чыгара башлады
Ләкин әле парафин кыргыч төшерүне автоматлаштыру бзлән генә скважиналардан операторларны азат итеп булмый иде Нефть түгелү ләрне бетерәсе бар Карап, сагалап тормасаң, чаннар тула да нефть ташый. Аны булдырмас өчен нефть юлын тиз генә ябарга, «кара ал тынны» насослар белән товар паркларына кудырырга кирәк Монысы на нинди автомат уйлап табарга? һәм ул кеше катнашыннан башка бер үк вакытта чанга нефть тулганын белдерә торган, нефть юлын үзе яба торган, нефтьне товар паркына кудыра торган һәм соңыннан тагын нефть юлын ачып җибәрә торган автомат булсын! Катлаулы мәсьәлә бу Институтта профессор Кабулов студентларның игътибарын әзер ав томат һәм механизмнарны көйләүгә һәм куярга гына түгел, әнә шундый иҗат эшенә юнәлтә иде. Укуының соңгы ике елында Кәрам студентларның фәнни-техник түгәрәгенә йөрде. Бу түгәрәккә дә профессор Кабу лов үзе җитәкчелек итә, шәкертләрен һәр даим уйлап табу теориясенә, алгоритм серләренә өйрәтә иде Алар лабораторияләрдә һичкайчан бул маган, күрелмәгән механизмнар, автоматлар көйләделәр. Түгәрәк член нары, күпләрне шаккатырып, хәтта кеше сыман робот та ясадылар Ул бөтенесен көлдереп, аю кебек як якка чайкалып атлый, рупор тавышы белән сөйләшә, кул чабып такмак әйтсәң, аякларын алмаш-тилмәш кү тәреп биеп тә китә ндс
Курамшинның һәр механизмга тәнкыйть күзе белән каравы, һәр нәр сәдәп «идея» эзләве әнә шул еллардан калган
Автомат япкычларның идеясен ул күктән эзләде, ә юк кына нәрсә дан, җирдән тапты
Бригадада элек слесарь, шофер, тракторчы булып эшләгән, электр-
(Ы. машинаны, тимер-томыр тирәсен аңлый торган операторлар байтак и и- Алар элек колхозда эшләгәннәр, хәзер нефтькә күчкәннәр, вахтага якын-тирә авыллардан килеп йөриләр иде. Әле аларның күңелләре нн авылдан китеп бетмәгән, ни нефтькә күчмәгән Шулар арасында элек- к, комбайнер, бик хәйләкәр һәм астыртын Әюп абзый да бар Кеше- ь*р белән сөйләшми, аралашмый. Авылда алты почмаклы үз йорты белән тора, сыер асрьгй. бик күп сарыклар, кәжәләр тота. Яз житүгә, скважина тирәләрен казып, буш урыннарга бәрәңге утырта (янгыннан саклану өчен скважина тирәләрен болан да казыталар иде!) Җәйгә керсә. Әюп абзый шул тирәләрдән үлән чаба башлый, чүмәлә-чүмәлә печән • -я Көз көне якындагы урманнан утын әзерләргә дә вакыт таба Болар барысы да эштә чакта, вахтада торганда эшләнәләр. Шулай да анын . кважиналарында нефть бер дә түгелмәс, ул караган территория һәрва кыт чиста булыр, нефть жиһазлары ялт итеп торыр. Бригадада операторлар Әюп абзыйның уңганлыгына бик сокланалар һәм аңардан көнләшәләр дә иде. Курамшин. нәрсәгәдер, шикләнә иде бу операторның эшеннән. Скважиналары бик пөхтә булса да. аларның нефть бирүе баш- каларныкыннан никтер ким.
Үз звеносында булмаса да. тәжрибә уртаклашырга дигән булып. Мәснәвине ияртеп Әюп абзый скважиналарына китте Кәрам. Әюп аб- <ый үзе юк. ә мерник нефть белән мөлдерәмә тулган иде. Ташып та тү- телми, нефть нефть жыю пунктына да китми. Мәснәви баскычтан үрмәләп. резервуар өстенә менеп китте.
Калкавыч куйган бит бу. явыз! — дип кычкырып жибәрде ул. каравыл кычкыргандай, кулларын югары күтәреп бутый-бутый!— Җинаять бит бу! Бригаданы алдау!
Тукта, май кап авызыңа!— диде Курамшин шыпырт кына, барма гын авызына аркылы куеп. Үзе дә Мәснәви янына менде.
Алар калкавычка бик гажәпләнеп карап тордылар: «Күр инде син. кеше дигәнең ниләр генә уйлап бетерми үзенә дигәндә!»
Төшеп, нефтьне торба буйлап үз агымы белән бераз жибәрдсләр дә, карап тордылар. Калкавыч аска төште. Тагын нефть жыела башлады, калкавыч өскә күтәрелде. Нефть тулып ташыйм дигәндә генә калкавычка беркетелгән чыбык тартылып, скважинаның эшен туктатты.— Ах. дизертир. ах мәлгун! Судка бирергә кирәк моны, башын себер жибә- рергә! — дип Мәснәви йодрыгын Курамшинның борыны төбендә йөртә башлады. Әйтерсең, бу эшкә Әюп түгел, ә Кәрам гаепле иде.
Кычкырма. Әюп абзыйны моның өчен мактарга, күтәреп күккә чөяргә кирәк! Беләсеңме, ул бит гениаль нәрсә ясаган!
Күп тә үтмәДе. Курамшин мастерское скважиналар өчен тагын бер яна нәрсә — калкавыч принцибына көйләнгән автомат япкычлар чыгара башлады.
Промыселда гына түгел, нефть идарәсендә дә Курамшинның абруе күзгә күренеп үсте, бәясе күтәрелде. Аңа инде хәзер читтән үк сәлам биреп йөри башладылар. Ул кешеләр телендә «башлы инженер» дин аталса, идарә һәм промыселларда «алдынгы рационализатор», «уйлап табучы», «автоматлар короле» иде Курамшинның мастерское, закон 1аштырылып. идарә штатына кертелде һәм «конструкторлар бюросы» дип йөртелә башлады. Аның начальнигы итеп Кәрам Ризванович Курамшин билгеләнде.
II
Кәрам бүген әнә шул, баскыч артыннан баскыч булып менгән, басма артыннан басма булып югарыга үрләгән автоматлаштыру этапларын куз алдыннан кичерә һәм үзенең ул чактагы янып торган яшьлек дәртенә соклана, гажәпләнә иде.
/ионы яшьлек дип тә түгел, ә малайлык мавыгулары, шашкын хис ләр дип бәяләргә дә булыр иде
Уйлап табу теориясе өйрәткәнчә, бернинди перспективалар турын да да. киләчәкләр-булачаклар хакында да башына китермисең бит ул чакта, уена-күңелеңә ни туры килде шуны эшләргә тырышасың Барып чыгамы юкмы, яхшымы-түгелме аларында да эшең юк: тизрәк ясар- ♦ га, куярга, сынап карарга гына ашкынасың Романтика! ?
Шуларны исәпли китсә. Кәрам Ризвановичның күңеле нечкәрә, ба- £ шыннан кырыкмаса-кырык төрле уйлар уза Әллә кайчан үтелгән ел- < лар, авЫр вакытлар, шулар арасында кыска гына, елмаеп кына алган ж бәхетле минутлар, шатлыклы көннәр бары да күз аддына баса, әй- ? ләнә-тирәсендә очып йөри башлый Әллә узгангамы, авырлыклары да = аның гел дә авыр булмаган, уен гына булган шикелле
Курамшинның нефть өлкәсенә керткән берничә хезмәте, әле бүген ♦ дә эштә урын таба алмыйча, һавада асылынып тора. Шулар арасында х иң кызганычлысы, күп хезмәт куйганы — термохимик установка бугай. = Әй, ул гынамы соң! Гомумән, уйлап тапкан, камилләштергән нәрсәлә- > рен вакытында эшкә ашыра алмый калулар бик күпләрнең фаҗигасе. ’
Аннан да яманрак икенче бер фаҗигасе да бар әле аның Киләчәк- - кә, еракка карап, перспектива белән эшләмәү, вакытлы эффектлар бе- - лән мавыгу, зур яңалыкларны алдан күрә белмәү һәм, ниһаять, уйлап п табылган нәрсәләрне башка предприятиеләргә тарата алмау, ачышлар- ~ ны координацияләмәү.
Парафин проблемасын гына алыйк Татарстан нефтендә парафин э кушылмасы бик күп. Ун ел буена нефтьчеләр шул парафиннан зарлан дылар, шуны каргадылар Нинди генә җыелышта, кайсы гына киңәш мәдә.булмасын— сүз барысының да теңкәсенә тигән шул парафин турында барды. Нинди генә явызлыклар эшләмәде, нинди генә мәшәкать ләр тудырмады ул парафин дигәнен!
Торбаларга юшкын кебек утыра, нефть юлын тыгылдыра торган па рафиннан котылу өчен ниләр генә уйлап тапмадылар да. ниләр генә эшләп карамадылар! Нефть юлларын гади кыргычлар белән дә, оча торган, үрмәли юрган кыргычлар белән дә. «керпеләр» белән дә чистар тып карадылар — парафин һаман сылана да сылана. Скважиналарга автомат кыргычлар көйләү дә бу каһәр суккан парафиннан коткара алмады. .
Шунысы аяныч, парафиннан котылу чарасын ничектер бергәләп тү гел, һәр бригада, һәр промысел үзенчә эшләде, үзенчә табарга тырыш ты Аны чистарту установкаларын Башкортстан нефтьчеләре бер. Татарстанныкылар икенче төрле итеп ясадылар Өченче төрлесен нефть фәнни-тикшеренү институты эшләде Ә дүртенче варианты белән Курам шин җитәкчелегендәге конструкторлар бюросы мавыкты
Баксаң, парафинны чистартуның һич тә кирәге юк икән Аннан ко тылу юлы бары бер генә — торбага утыруын гомумән булдырмаска По жарниклар әйткәнчә, «янгыннан котылу чррасы — янгынны булдырмау» Моның өчен нефть торбаларының эчен шома нәрсә белән каплату гына таләп ителә
Бу хакыйкатькә беренчеләрдән булып Татарстан нефть фәнни тик шеренү институты галимнәре төшенде Тикшеренү эшләрен моңа кадәр яңалыклары белән танылган һәвәскәр уйлап табучы Курамшнн карама гындагы скважиналарда алып бардылар Аларның эшен бик кызыксы нып күзәтте Кәрам Ризванович, галимнәргә мөмкин булган кадәр шарт лар тудырырга, ярдәм итәргә тырышты
Дөрес, алар да әле торбаларның эчен нинди материал белән капла тырга кирәк икәнне тиз генә таба алмадылар Торбаларга лак буяп ка радылар аны нефть ашады Сынау өчен скважинага корыч та. бакыр да. алюминий да төшереп карадылар парафин аларга да ябышты
Төрле пластмассаларны да үз итте парафин. Бары тик пыяланы гына сөйми булып чыкты, пыялага гына сыланмады ул.
Ә пыяланы нефтьчеләр өнәмәделәр. Скважинага төшергәндә генә түгел, алып килгәндә үк торбаларның пыяласы ватылып, коелып бетәр дип хәвефләнәләр иде. Юк, көткәннең бөтенләй киресе ки-леп чыкты
Курамшин да. нефть чыгаручы операторлар да гаҗәпләнеп бетә ал-мадылар эче пыяла белән каплатылган торбаларны алар скважинасына бүрәнәләр урынына төяп, йөк машинасында алып килделәр. Бәрә- суга шалтыратып жиргә аудардылар. «Пыяласы уалып беткәндер инде»,— дип Кәрам да. операторлар да. күзләрен торба көпшәсенә куеп, эчен карадылар. Торба эче көзге кебек ялтырап тора иде.
— Ышанмасагыз кувалда белән сугып карагыз!—диде аларга галимнәр. бераз мактана төшеп.
Кәрам Ризванович: «Менә хәзер күрсәтәм ул пыяланың нәрсә икәнен».— дия-дия. чыннан да зур чүкеч алып торбаны бар көченә «кыйный» башлады Тагын торба эчен карадылар — пыяла урыныннан кубарга уйламаган да иде. Алай гына да түгел, галимнәр болар алдында торбаларны тиштертеп, юындырып, пычкы белән кистереп тә карадылар - барысына да чыдам булып чыкты бу пыяла дигән нәфис зат. Сварка аппараты белән торбаны эретеп ялгарга да була икән хәтта!
Пыялаландырылган торбаларны оператор Мәснәви карамагындагы бер скважинага төшерделәр. Бу скважина парафин утыруы белән дан тоткан, Мәснәвинең каргаулы бер скважинасы иде. Аңа тәүлек саен өч-дүрт мәртәбә кыргыч төшергән иде ул. алай да нефть юлы тыгылудан иза чиккән. Галимнәрнең бу скважинаны эксперимент өчен сайлап алулары тикмәгә түгел.
Торбалар ике чакрым тирәнлеккә төшеп беткәч, нефть юлын ачтылар Могҗиза! Парафин сылану дигән нәрсәнең эзе дә юк!
Курамшин монда нинди хисләр кичерде;1 Дөресен әйтергә кирәк, йөзе көлгәнгә дә. елаганга да охшап җыерчыкланды, иреннәре бер җәелде, бер бөреште. Үзенә дә сизелерлек булып ияк уртасындагы чокыры тартышты. Яхшы, рәхмәт моны уйлап тапкан галимнәргә! Ләкин ни өчен бер ун ел элек табылмаган бу хикмәт?
Ул көнне Курамшин сөенүдән бигрәк, үзенең дә, башкаларның да ничә еллар сарыф ителгән көчен, бушка тамган тир тамчыларын кызгана иде.
Нәтиҗә ясап шуны әйтмәкче була Курамшин Татарстан үрнәге, әл- мәтлеләр тәҗрибәсе, һичшиксез, монда. Себергә күчәргә тиеш! Тор мышный ачы сабакларыннан гыйбарәт алырга, кирегә кайтмаска! Себер нефтенең юлын икеләнүсез яңа техникадан — читтән торып идарә итү системасыннан башларга, барлык эшләрне электрон мие күзәтүенә тапшырырга! Әйе. әйе. вакытлы проблемалар белән мавыкмаска, вак маймычларга алданмаска!
Үрнәк-тәҗрнбә өчен Курамшин участогында куелган өр-яңа аппарат һәм приборларның да әле барысы да ал да гөл түгел. Әлмәт промыселларында. мәсәлән, бүгенге көндә нефтьнең яртысыннан артыграгы су белән чыга Катлам басымын саклау өчен скважинага су кудыруның хикмәте Ә суның күләме һәр скважинада төрлечә Монда су гына да түгел, приборларга нефть белән бергә скважинадан чыккан газ да. ком да, күкерт, тоз кебек башка кушылмалар да комачаулый. Шул сәбәпле нефть үлчәгеч дебитомерлар ялган мәгълүматлар бирә. Ялгышлык — бер проценттан алып өч-дүрт процентка кадәр. Мондый очрак та саф нефтьнең, газның күләмен төгәл генә ничек белергә, ялгышларга каршы нинди чара күрергә?
Бүген әнә шулар борчый, шулар җәфалый иде Курамшинны. Сква-жиналарга куеласы автоматларның кимчелекләрен Себергә кертмисе, аңа киртә куясы иде!
Курамшин, эштән кайтышлый телефон станциясенә керде, ни булса шул. дип үзенең участогын алды Бу вакытта башка кеше булмаска мөмкин иде Бәхеткә каршы, трубканы Мәснәви алды
— Син ни эшләп утырасың әле анда? — диде Кәрам, ничектер ту
пасрак итеп Ф
— Кәрам Ризванович, бу синме? Ник дип диспетчер янында уты ? рам дисезме? Башыңа төшкәч утырасың икән аны
— Мәснәви, ни хәлләр бар анда3 Барыгыз да исән-сау-сәламәтме? j
— Хәлләр изге, тегеләр генә бизде.
— Шаярып торырга вакыт тар. әйдә, докладывай план үтәләме? = Хезмәт житештерүчәнлеге ничек?
— Син. Кәрам Ризванович, читтән торып идарә итү системамын тө- •"
зедең дә, үзең дә читтән торып кына идарә итмәкче булдың ахры' ♦ Кайчан кайтасың? z
— Килеп җитмәс борын нинди кайту әле? Я. ничек анда?
— Ничекме? План үтәлә, тик бу АСУ1 дигәннәре генә муеннан аса *
Бик иркә булып чыкты, назландыра' Көйләүдән-төзәтүдән арынып бул- - мый. *
— Дебито.мерлар ничек эшли?
— һаман да бер-ике процентка аерма бар Алдый, каһәр Дөрес п булса. Куйбышев промыселларында икенче төрле дебитомерлар кулла- - палар икән. Нәтиҗә әйбәт, ди
— Кызыксын әле син алар белән, Мәснәви Обязательно белеш һәм = миңа хәбәр ит!
Мәснәви сүзне борырга маташа
— Ничек соң анда. Кәрам Ризванович. Себер әйбәтме?
— Әйтәсе дә түгел! Кайткач гомер буе оныта алмын интегермен инде.
Бераз .тын торганнан соң. Мәснәви, ярым пышылдауга күчеп бо лай ди
— Кара әле. Кәрам Ризванович, анда сезнең тирәдә Фәнүзә кү ренмимс?
Фәнүзә? диде дә телсез калып торды Кәрам Әйтерсең, бу исемне беренче мәртәбә ишетүе иде — Син аны онытмадың мыни әле?
— Шунда, син торган шәһәрдә, дигән сүзләр йөри
— Калдыр әле, Мәснәви! — дип кычкырды Кәрам туры җаваптан качып Сүзен тәмамларга ашыкты Ярый, вакыт бетте! Сарага сә лам әйт. хуш...
Онытылып, телефон кабинасында утырып торды һич тә урынсызга аптыраганнан әйтеп куйды
— Менә сиңа’мә Сарага сәлам әйт, бабаң утырмага килсен.
ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК
I
Черек күл турында Курамшин беренче мәртәбә мең тугыз йөз әп мыш дүртенч ■ елның язында ишеткән иде. Барлык үзәк газеталар ди ярлек дәррәү язып чыктылар «Төмән өлкәсенең төньягында. Обь ел гасының урта агымында. 2500 метр тирәнлектәге 1 нче номерлы раз ведка-бораулау скважинасы илдә тиңе булмаган яна нефть чыганагы ачты...»
* At’V мдирә нтүнен автоматлашкан системасы
Б\ елларда Көнбатыш Себердә нефть ятмалары табылу турында aft саен' атна саен, хәтта көн саен диярлек ишетелеп торган яңа хәбәр ләрне Татарстан нефтьчеләре игътибар һәм көнләшү белән күзәтеп бардылар.
- Безнең борынга чиртә бит бу Себер!
— Үкчәгә басып килә шул! — дип, Төмән нефте турында исләре китеп. хәйран калып сөйли башлаганнар иде инде.
Моңа кадәр Ромашкино нефть ятмасы илебездә бердәнбер ятма, уникаль чыганак дип исәпләнеп йөргәндә, яңадан андый хәзинәнең кайда да булса табылу ихтималы шиклр булган бер заманда, баткак сазлыклар эчендә, мәңгелек туң җирләр башланган урында көчле «кара алтын» фонтаны бәреп чыгу искиткеч яңалык иде
Себер нефтенең тарихы еракларга барып тоташа
Академик Губкин, утызынчы еллар башында ук Көнбатыш Себер тигезлегенең структурасын өйрәнеп, биредә сыек ягулык запаслары бу лу ихтималын әйткән Зирәк акыллы галим бу турыда үзенең үлмәс хезмәтләрен дә язып калдырган Әмма мондагы табигый байлыкларны ныклап тикшерүгә, барлауга керешүләр бары тик кырыгынчы еллар азагында гына башлана Зур адымнар белән үсә торган социалистик индустрия, авыл хуҗалыгы торган саен күбрәк күләмдә ягулык сорый Җитмәсә. Европада дары сөреме таралып килә, дөньяның төрле почмакларында бер-бер артлы сугыш учаклары кабына. Капиталистик илләр белән бәрелеш буласы көн кебек ачык. Яна чыганакларның тирән тылда, ил чикләреннән еракта булуы хәерле.
Нефть эзләү буенча зур походка хәзерлек эшләре башлана
Иртыш яры буена баржа белән бораулау җиһазлары, пар казаннары. двигательләр, арбалар, бүрәнәләр китерелә. Төркем-төркем геологлар. нефть белгечләре килә Яр буйларына палаткалар корыла, вакытлы базалар төзелә. Иртә-кичләрен караңгы тайганы җанландырып учак утлары кабына. |
һәм менә зур хәвеф белән күзәтеп барылган халыкара хәлнең фаҗи гале финалы Бөек Ватан сугышы башлаңып китә. Барлык нефть белгечләрен, геологларны, бораулаучыларны Новосибирскидагы төп базага чакыртып алалар,. Аларның күбесе фронтка озатыла Себердәге разведка эшләре вакытлыча туктый.
Дүрт елга сузылган кан коюлы сугышлардан соң, илгә иминлек килгәч, партиябез карары белән яңадан геология экспедицияләре оештырыла Кичәге саперлар, артеллирнстлар танкистлар һәм башка хәрби һөнәр ияләре, рюкзакларын асып, чүкеч-кәйләләр тотып, янә караңгы тайг?г" -’ереп китәләр. Тыныч хезмәтнең зур романтикасы белән дәртләнгән геологлар эшкә керешә
Ләкин ул чакта әле примитив инструментлар белән коралланган, начар техника белән тәэмин ителгән геологлар тирәндә яшеренгән җир асты байлыкларын ничек ачсын? Экспедиция таркала
Тайга урманнарына разведчикларның тагын яңа төркемнәре җибәрелә Тик алар да шундый авыр хәлгә төшәләр: азык запаслары, ягулыклары бетеп, урманда киемнәре теткәләнеп төшкән, чебен-черкиләр талап, тәннәре кутырлаган геологлар базага нәтиҗәсез кайталар
Иң комачавы — разведка башлыкларының үзләрендә төпле белем, ышаныч дигән нәрсәнең җитмәве, алардагы бюрократизм чире була Ерак шәһәрнең җылы учреждениеләрендә, фәнни-тикшеренү институтларында утыручы бер төркем консерваторлар Себердә нефтьнең юклы гы, эзләнүләрнең файдасыз икәнлеге турында көн саен кызу бәхәсләр алып баралар, тузга язмаган дәлилләр китереп, нефть табылу мөмкин лекләрен инкарь итәләр Ж,итмәсо, зур җыелышларда, киңәшмәләрдә, I азета-журнал битләрендә чыгышлар ясап, «фәнни хезмәтләр». - «монографияләр» язып, энтузиастларның күңелен һәр даим төшереп торалар
Капма-каршы ике лагерьга бүленеп җаваплы кешеләр бәхәсләшә Бер якта — фән теориясенә, геологик күрсәткечләргә, хәтта гипотезаларга, ихтималлык теориясенә таянган оптимистлар, икенче якта фәнне, теорияне кире кагучы, кешеләрнен булдыра алу сәләтенә ышанмаучы консерваторлар . .
Бәхәсләр дәвам итә, тик ана карап оптимистлар бирешми — тирән , катламнарга разведка эшләре дәвам итә Эзләнүләргә киткән утыз ел * эчендә Себердә егерме биш скважина бораулана һәм тикшерелә. Әм- ~ ма нефть һәм газ ятмалары табылмый
Шулай да геологларның фидакарь эшләре эзсез югалмый 1948 елда. Коровин, Кудрявцев, Рябухин, Степанов һәм Тыжновларлан торган = бер төркем галим һәм белгечләр Көнбатыш Себердә сыек ягулык эзләүнең беренче этабы йомгаклары турында фәнни хезмәт язалар Анда. ♦ геологик мәгълүматлардан чыгып. Себер җирендә нефть һәм газның зур = запаслары булуын раслаган төпле фикерләр әйтелә, кире кагып булмас - лык дәлилләр китерелә Галимнәрнең бу хезмәте разведчикларга янә - яңа көч һәм дәрт бирә. Тайгага кабат геологик партияләр, экспедиция- ' ләр чыга Алар урманнарны, елга буйларын, сазлыкларны, күлләрне = тикшерәләр, картага төшерәләр, җирне бораулап та казып та карый -= лар, балчык, ком, таш үрнәкләрен алалар тик нәтиҗәсез
Илле өченче елның язында Әзербайҗан мастеры Ходайбирде Кули- у ев җитәкчелегендә тагын бер экспедиция оештырыла «Монысы соңгысы. әвәле-ахры шул булыр», дип озаталар аны төп базада утыручы 3 лар. Аларның принцибы: ничек булса да бу тынгысыз разведчиклардан, үзсүзле геологлардан котылу
Соңгы экспедиция Соңгы омтылыш. Соңгы өмет Әнә шулай ахы- рынача ныклы терәге, зарланырга урыны, сорарга, таләп итәргә ышанычлы кешеләре булмаган хәлдә, искергән җиһазлар инструментлар һәм чамалы азык запасы төягән баржалар ерак сәфәргә чыгып китә Алар Обь елгасы буйлап төньякка таба көннәр, атналар баралар «Нефть булырга мөмкин»,—диП картада геологлар күрсәткән нокта Обьның түбән агымында, уң якта. Казым елгасы буенда утырган Ка зым поселогы Кешеләрнең күңел күзләре шул якка төбәлгән, өметла- ре һәм теләкләре бары шунда, берсенә дә билгеле-таныш булмаган Казымда.
Ләкин, кинәт көннәр җылытып Обь елгасы өстендә яңгырлар ява башлый, елгада көчле ташу кузгала Болай да язгы сулар белән ку шылып, күз күреме җитмәс тоташ бер диңгез хасил итә Көчле агым га ияргән пароход, өй тәүмәллеге дулкыннар белән кагыл а-сугыла, бар жаларын көчкә өстерәп сулга, Сосьва елгасына кереп китә Каравай нары белән экспедиция Берсзово авылына килеп төртелә '
Әгәр нефть эзләүче батырлар мондый язгы ташкында гәвәккэллек ләре җитеп юлга чыкмасалар, очраклы рәвештә Березовога кереп сы енмасалар экспедициянең эше әлбәттә, чираттагы уңышсызлык белән бетәсе булган Пик дисәң, базада күрсәтелгән бораулыйсы урын Казым да, соңыннан билгеле булганча, нефть юк икән. Димәк, экспедицияне гадәттәгечә, базага чакыртып аласылары, киләчәктә бернинди^ бәхәс ләргә, юрауларга, яна омтылышларга урын калдырмыйча. -Себердә нефть юк» дип ансат кына мөһер сугасылары һәм эшне ябып куясыла ры булган
Бәхеткә каршы, экспедиция членнары, пароходны борып, базага ки ре кайтырга чыкмыйлар Язгы сулар тынганны көтеп, айлар буе кул кушырып утырасылары да килми аларның Разведчиклар «кире бет кән», тәвәккәл үҗәт халык, белергә, эзләнергә, табарга тырышучан зат Алар Березово янында скважина салырга һәм бораулый башларга, дигән бердәм карарга киләләр
Җаваплылыкны бораулау остасы Ходайбирде Кулиев тулысымча үз өртенә ала Әйе. бу скважина үзенең генә түгел, бөтен коллектив язмышын һәм, ниһаять. Себер нефтенең дә язмышын хәл итәчәк Чөнки бу, төп базадан әйтеп җибәрүләренчә, Себер байлыгын эзләүдә сон- 1Ы омтылыш, соңгы һөҗүм
Березовода атналар, айлар үтә. Борау җир астына йөзенче метрын бнш йөзенче, меңенче метрын төшә. Күренми әлегә нефть дигәне, сизелми нефть билгеләре Ж,әй үтә, көз җитә Илле өченче елның 23 сентябре килә Буровой журналына 1300 метр тирәнлек теркәлеп куела Тагын күпме төшәсе, озакмы көтәсе булыр ул жир асты маен?
һәм кинәт скважина улый, үкерә, забойдагы бораулау инструментын дер селкетә башлый. Ул да булмый, астан үкереп менгән куәтле газ басымы бер чакрым озынлыктагы торбалар колоннасын жирдән суырып алып күккә чөя, якындагы урманга илтеп ташлый. Тын тайгада, елга өстендә гөрселдәгән кайтаваз яңгырый Кешеләр исән! Могҗиза белән генә исән калганнар бораулаучылар!
Ни дип уйларга белми куркынган авыл кешеләре өйләреннән йөгерешеп чыга Этләр өрергә, сыерлар мөгерәргә, кәжә-сарыклар кычкырырга тотына
Көчле басым белән тәүлегенә миллион кубометр газ, ярты миллион тонна су, ком, балчык атып, уннарча чакрымнарга кыргый аваз биреп торган скважинаны нефтьчеләр тугыз ай буена бастыра алмый интегәләр
— Бу — бер караганда фаҗига, кешеләр өстенә төшкәй зур бәла, афәт, икенчедән, Себердә нефть һәм газ барлыгын игълан иткән көчле залп булып яңгырый Дистә еллар буена җыелып килгән иске карашларны, Себердәге нефтькә кагылышлы шик-шөбһәләрне җимереп ташлаган гайрәтле аваз, тантаналы салют
Моннан утыз еллар элек, Татарстанда бер-бер артлы нефть ятмалары табылып шулай көчле фонтаннар аткач, аны «Икенче Баку», дип атаганнар иде. Себер инде хәзер икенче, өченче Баку гына да түгел. Ул дөньяда тиңдәше булмаган яңа нефть материгы, планетабыз масштабындагы гигант! Якын елларда Черек күл үзе генә дә унлап Бакуга торыр, дип уйлыйлар Биредә эшләүчеләрнең моңа ышанычлары бик зур була.
II
Себереннән бигрәк күле, күленнән битәр исә аның исеме ошамады Курамшинга.
«Кайсы юләре шундый ямьсез ярлык ябыштырган бу атаклы күлгә?» дип ачуланып сорады ул килгән көнне егетләрдән Хәзер белде чыннан да исеме җисеменә туры килә икән
Эшне каян башларга белми күл буйлап аптырап йөргәндә, аның күзенә бары тик очсыз-кырыйсыз җәелгән болганчык су, ул суның быкырдап ятканы гына күренде Монда балыкка түгел, бакалар бакылдарга да шартлар юк Хәтта күл тирәсендә чеметеп алырлык үлән дә, бер генә куак та үсми Аның суы сасы, яман исле, сыек чәй төсендә. Шуңадыр, күл янына кошлар да, җәнлекләр дә ияләшмәгән. Гомер буе аучылык, балык тоту белән шөгыльләнгән хантлар үзләре дә бирегә килергә курыккан дип сөйлиләр
Бу күл турында халыкта телдән-телгә күчкән төрле риваятьләр, легендалар йөри икән. Шуларның берсен дүрт-биш ел элек бу тирәләрдә нефть эзләүдә катнашкан Кузьма Пичугов болай дип сөйләде:
—-• Имеш, моннан мең еллар элек күл ифрат чиста, матур, бихисап балыклары булган. Алар торган саен үрчегәннәр, ишәйгәннәр икән. Күл
Ьу балыклардан үзенең азыгын да, суын да күпсенә башлаган «Файда гыз юк. ашап-эчеп ятырга гына беләсез»,- дип зарланган, ди Көннәрдән бер көнне балыклар җыелганнар да үзара сөйләшкәннәр-киңәшкән нәр: «Күл бездән суын да, азыгын да кызгана, әйдәгез Обь елгасына күчәбез»,- дип әйткәннәр, имеш Күл. иртән уянып караса, бернәрсә юк икән суда ни чабаклар, ни чуртаннар, ни корбан балыклар бер ♦ /кан иясе калмаган, хәтта бакаларга чаклы ташлап киткәннәр, ди күл- ? не. Шуннан сон, күл үзенең тереклек ияләрен сагына башлаган. «Сез- £ дән башка ямем дә, тәмем дә юк, кайтыгыз, зинһар, бөтен суымны эчеп tz бетерсәгез дә сүз әйтмәс идем»,- дип ялынган аларга Тик күпме генә * ялварса да җан ияләре яңадан әйләнеп кайтмаганнар Сагынуыннан § күл кипкән, саргайган. Күлнең әле булса да быкыр-быкыр итеп ятуы Е үзенең балыкларын чакырып ятуы икән
«Гаҗәеп матур легенда бит бу! Өйгә кайткач балаларга сөйләргә * булыр моны»,— дип сөенде Кәрам
Шунда ук алдына ике улы Фәргать белән Тәлгать йөгереп килеп Z баскандай булды Эштән кайтып, ашап эчеп ял итәргә утыру белән үк 1 чаптырып килеп җигәләр иде бит алар «Әти, әкият сөйлә дә әкият 1 сөйлә!» Әтиләренең әкияткә осталыгы - әлбәттә ташка үлчим инде Ә = малайлар өчен нәрсә сөйләсәң дә, ничек сөйләсәң дә кызык, тик авы “ зың гына тик тормасын Әтиләренең әкият белән мавыгырга вакыты _ тарлыкта да эшләре юк сөйлә булгач сөйлә! йөдәтеп бетерәләр Алар- ? дан котылу, балаларны йоклатып җибәрү өчен, әтиләре, гадәттә, үзе- ' нең сыналган алымын куллана «Борын-борын заманда булган ди. торган ди бер әби белән бабай Булган ди боларнын ак кәҗәләре Ап-ак булган ди, үзенең сөтеннән да аграк булган ди Ап-ак булган ди, сөтен пән дә аграк булган ди...»
Бер үк сүзне шулай бик озак кабатлап утыра торгач, малайлар аны туктаталар, икенчене сөйләргә кушалар Икенчесе инде тагын оч сыз-кырыйсыз
«йорт түбәсенә саескан килеп кунган ди, борынын ала. коерыгы ябыша, коерыгып ала. борыны ябыша » Сөйли торгач, икс «ташбашы» ике ягында йоклап та китә
Артында кеше басып торганын тоеп, Курамшин сискәнеп китте.
— Ник болай бик уйга калдың, начальник?
Шома таягына таянып, аңа ияген терәгән бу карт теге көнне кысан 1Эбәнәк өйдә мич ягып утырган Ишәй абзый иде Кәрамның күзенә ул әле һаман да шуннан бер дә тормаган кебек һаман бүкән өстендә мич каршында махрасын тартып, туймас корсаклы мичкә утыннар ташлап утыра төсле күренде.
Бик кызганыч тоелды бу ялгыз карт Курамшинга Бик бетәшкән, кыяфәте мескен иде аның
Хәер, Курамшинның уз хәле дә биредә Ишәйнекеннән бер дә ар 1ык түгел. Бәлки начаррактыр да әле Карт хет эшли, үзенә күр.» төп ле шөгыль тапкан мич булса да Я1ып утыра. Аның монда , кешеләре, таныш-белешләре бар Ә менә Кәрамның төпле генә эше дә. ачылып сөйләшер кешесе дә юк Лһ игеп торган бер дусты Кузьма бар иде. анысы да үз тормышындагы хикмәтләре белән, ничектер, жанны өшетеп җибәрде
Син үзең кайсы якныкы, абзый’ дип сорап куйды Курамшин Аның бу карт белән сөйләшәсе, танышасы килә иде Нигәдер сәеррәк төсле бу абзый, ни өчендер күңелсез, хәсрәтле сыман
Кәрам татарча дәшкәч, Ишәй җанланып китте, башын күтәреп чекрә п карап торЛы да
Син татар мыни? дип сорады
— Әйе. мин Әлмәт якларыннан булам Ишеткәнегез бардыр *инде андый шәһәрне? ~ ,
— Монда ул тирәләрдән кешеләр күп! Әнә. трактор белән йөри торган Фәнүзә дә бит Әлмәтнеке дип сөйли.
— Мин аны яхшы беләм.
— Бик уңган хатын Ир-атларың бер кырыйда торсын
Ишәй кулындагы таягын кайдадыр көнбатышка, өердәй агылып килгәнен ак болытларга төбәде
— Мин ә-ә-нә теге яктан, Арча районыннан булам,- диде. Әйтерсең Арча шул болытлар өстенә менеп утырган.
«Ни калды инде сиңа карт көнеңдә монда килергә? Мич ягу өчен үзебездә әллә утын беткәнме?» — дип катырак та бәрелмәкче иде Кәрам, ләкин базынмады. Кеше белән беренче танышлык, алай ярап бетмәс Иң яхшысы сүзне әлеге күлдән башлап җибәрү..
— Син. абзый, мондагы кеше ахры, бу күлне элек белә идеңме?
- Белә идем Озак еллар урманда яшәдем Монда түгел, Вах елгасы буенда Нефтьчеләр алып килде мине монда, Кузьма Николаевич Заманында бик матур булган бу күл!
— Балыклар ташлап киткән дә. сагынуыннан күл саргайган, шулаймы?
— Алай түгел ул, дөрес түгел! — дип. чын-чынлап очынып куйды Ишәй — Сиңа ялган сөйләгәннәр. Балыкларның монда катнашы юк!
Ишәй, кәҗә боты калынлыгы махра төреп авызына капты да шырпыдан ут элдереп, сөйли башлады:
— Черек күл заманында мондый сары булмаган, төбе күренеп торган, көмештәй саф сулы булган. Бирегә иртә-кичләрен су эчәргә, су коенырга көтү-көтү җәнлек, кош-корт җыелган. Шул хәтле дә дус яшәгәннәр алар бер-берсе белән — бүреләр боланнарны, төлкеләр кош-кортларны рәнҗетмәгән Хәтта аларның кәефләрен бозарга аучылар да җөрьәт итмәгәннәр, нитукмышты киек җанварлар. Менә шулай... Ләкин көннәрдән бер көнне бу тирәләргә явыз ханның гаскәре килеп чыккан Күрәләр күл буенда көтү-көтү маллар, җәнлекләр, башка төрле киек җанварлар утлап йөри. Хан гаскәре боларны күл тирәли камап ала. Ала да берсен дә калдырмый кырып бетерә. Күл янындагы камышлар, тирәкләр яна, агачлар, үләннәр кара күмер булып көя. Күл өсте кызыл кан белән тула Менә шулай Шул көннән башлап күл буенда бер нинди үсемлек үсми, терлек иясе калмый Күлне судагы кан сары төскә мана Күл үлә. «Үле күл» исеме шуннан калган ул Безнеңчә әйтсәк, Черек күл була инде. Менә шулай.
— Матур әкият бу,—диде Курамшин үз-үзенә әйткәндәй.
Дөресе шулай. Моны мина хантый сунарчысы Савелий сөйлә)ән иде. Ул Себердә туган, бу якларны бетереп белә. Менә шулай..
Моннан соң да әле Курамшннга күп тапкырлар күл буена чыгарга, эш мәшәкатьләре белән көненә әллә ничәшәр тапкыр скважиналарны урарга туры килде, ләкин бу урыннар белән кызыксынуын, аңа гаҗәпсенүен ташламады. Әйе, халык дөрес сурәтләгән күлне. Күл үзе түгел, аның тирә-ягы да җансыз Кая карама вак-вак күлләр булып яткан күгәрек су, сары сазлык, коточкыч баткаклык. Уннарча километрларга сузылган сазлык патшалыгында үлем тынлыгы. Хәтта кырык градуслы кышкы салкыннарда да туңмый дип сөйлиләр биредәге сазлыкларны, кар көрте астында, ысылдап, чергән йомырка исе таратып ята икән.
Юлда батып ятканда, монда килеп эшләүне дә батырлыкка тиңләгән' иДе Курамшин Черек күлдәге буровой вышкаларын, галәмәт күп техниканы. төзелешләрне күреп таң калды Разведчиклар җөрьәт итеп бирегә ничек кергәннәр? Күз алдына китерү мөмкин ^булмаган искиткеч тәвәккәллек бит бу! Ярый, эшкә вертолет белән дә килсеннәр ди. Ә бер-
се-берсе иллешәр тонналы вышкаларны, куәтле краннар да көчкә күтәргән насосларны, дизель моторларын, пар казаннарын, төрле авыр буровой җиһазларын ничек китергәннәр? Әйтик, аларны сүтеп, бүлгәләп тә ташысыннар ди. Ә аяк та басарлык булмаган сазлыкка вышкаларны ничек утыртмак кирәк, аларны кайда ныгытмак кирәк? Өстәве- ф нә. буровой тирәсендә бөтен бер завод кадәр корылмалар, буровой эче тулы агрегатлар, инструментлар, йөзләгән торбалар да булырга тиеш Z бит әле һәм болар бөтенесе дә дерелдәп-калтырап торган сазлык урта- 5 сында! ' ж
Нефть үзләүче разведчикларның Объ ярына төшкән беренче десан- = тыннан соң Черек күлгә кадәр илле чакрымнар араны унсигез тәүлек i буена үтүләре бүгенге исәп белән, бәлки, күбрәктер дә Ләкин кул пыч- = кылары белән калын урманнарны кисеп, лычкылдап торган саз эченә > кат-кат бүрәнә түшәп, үзләре белән зур буровой хуҗалыгын, авыр һәм _ җайсыз вышканы тарттырып, ярты йөз чакрым аранын һәр метрын = капшана-капшана үтүләрен искә төшерсәк, тарихта калырга лаеклы - хәйран вакыйга бу -
Кеше дигәнең бирешмәгән Мәкерле баткаклар тракторларны мән 1 гегә суырып алган, йөк машиналарын, озын-озын краннарны йоткан “ Тик разведчиклар куркып калмаганнар, юлларын дәвам иткәннәр киң - сукмак ярып һаман эчкәрәк. Черек күл дигән шушы күлгә таба үрмә = ләгәннәр Зур су кирәк булган аларга. бия күп су җирне сусыз борау ’ лап булмый, нефтьне сусыз чыгарып булмый
Кеше дигәнең табигый шартларга ничек яраклаша алган! Юк. яраклашу түгел, табигатьне үзенә буйсындыру кирәк булган ана Биредә буровой корып булмый дип аптырап тормаган, саз эченә агачлар тү шәп. өстенә балчык, ком өеп. аның да өстенә бетон плиталар җәеп кер гән дә утырган, эшли башлаган
Әмма скважина тәмамланган саен яңа урынга яна юл салып к\Ч1 ну, утрау ясап вышка кору гаять мәшәкатьле, вакытны күп ала. артык кыйммәткә төшә. Кеше бу очракта да аптырап калмаган! Тоткан да шушы әзер утрауда рельслар сузып, вышканы сузып, вышканы аңа утыртып, арасын бер метрлап күчерә башлаган һәм авыш скважина борауларга керешкән Болай иткәндә бер урыннан диярлек салынган скважиналар тирәнгә киткән саен бер-берсеннән ераклаша, тармаклана бара һәм үзенә нефть суырырлык ара калдыра
Курамшин күргәндә Черек күл тирәсендә, сазлых эчендә бер-бер сеннән икешәр-өчәр километр ераклыктагы мондый утраулар дүртәү иде. Бүген инде биш булган Ул утрауларны нефтьчеләр төбәк дип йөр тәләр Бер җирдә вышкачылар буровой корсалар, шунда ук рәттән бо раулаучылар скважина төшерәләр Төбәк саен унар, унбишәр скважина борауларга тиеш икән Күбесендә инде, нефть чыкканны белдереп, җир астыннан штурваллары белән торба башлары калкып тора Утраучык нефтькә.* мазутка баткан
Татарстан промыселлары белән чагыштыр! ач монда ниндидер кыр гыйлык һәм әйтеп бетергесез тәртипсезлек күрде Курамшин Үзе эшкә йөргән такыр юллар, бодай яки арыш басуы эчендә, тау итәкләрендә сибелеп утырган скважиналар, алар янында көмештәй ялтырап тор ган трап һәм мерниклар. группалы, установкалар күз алдына килә Бигрәк тә аның елга буенда, имән урманына терәл диярлек салынган җыйнак культбудкасы бригада штабы шәп иде Нинди пөхтәлек, чие галык! Үзәк культбудка ерактан ял йортын хәтерләтеп тора Рәшәткә белән әйләндереп алынган ямь-яшел ишек аллы, шунда ук теннис мәй генчыгы. бассейн, душ Эштән соң рәхәтләнеп су кер. ял ит! Культбуд ка артында бер гектарлап җирне биләп алган алма җиләк җимеш бак часы Анда җәй-көз көннәрендә туйганчы карлыган, крыжовник, кура
җиләге, алма белән сыйланырга була. Боларны бит бригада коллективы үз көче, үз куллары белән булдырган!
Ә будканың эче нинди иде — үзе бер җәннәт! Укыйсың килсә газе- та-журналлар. китаплар дисеңме, уйныйсың килсә биллиард, шахмат- шашка дисеңме — барысы да бар Хәтта бүләккә бирелгән телевизор, радиола, магнитофон да шунда яшәүчеләр карамагында.
Шуларны искә төшергәч, Курамшинга бу Черек күл мәйданын айлар, еллар буена, көн-төн эшләп тә чистартып бетереп булмас кебек тоелды. Бәс, шулай икән, мондагы скважиналарны да гомергә нефть бирер хәлгә җиткерү мөмкин түгелдер дигән шиккә калды. Әле бит, скважиналарны җиһазлаудан алда, кешеләргә җил-яңгырлардан, суыклардан ышыкланыр, кипшенер, җылыныр йоклар урыннарын булдырырга кирәк Курамшин авыр итеп көрсенде дә:— Юк, килмәскә кирәк иде миңа. Сәбәпләр табып, теш-тырнак белән каршы торырга иде!—дип кычкырып диярлек әйтеп куйды.
Шулай да биредә күзгә ташланган бер нәрсәгә игътибар итми калмады Кәрам Бу — күлнең шәһәрдән килгән башында баткак сазлыклардан яулап алынган бер кечкенә мәйданчык. Авылның бәрәңге бакчасы кадәр җир ул үзе Аны саз пычрагыннан әрчеп, ком тутырып, це мент плитәләр күтәрткәннәр Өсте шома асфальт. Мәйдан уртасында диярлек кирпечтән бик матур итеп ике катлы кечкенә генә йорт салып куелган Тәрәзә-ишекләре булса да, хәзергә әле эче буш йорт янында, будка сыманрак тагын бер-ике кат корылма бар. Бу Черек күлнең төп базасы булачак, дип аңлаттылар Кәрамга. Ике катлы йорт—ад-министратив бина икән Аның аскы катында диспетчер пункты урнашачак
Кәрам, гадәттәгечә, үзенең яраткан әйтемен кабатлады:
— Ну, чыгарсың кояш чыгуга, тик мин генә булмам.
Ул агач түшәлгән юл буйлап күлнең уң як ярына китте. Мондагы ике төбәкнең берсендә, тездән пычракка батып, ун-унбиш кеше белән Аввакумов эшләп ята иде
Виталий Иванович, кулында майланып беткән схемаларга, сызымнарга карап эшчеләргә күрсәтмәләр биреп, бармаклары белән әле кә- 1эзьгә, әле торбаларга төртә-төртә, аларны өйрәтеп йөри.
Кәрам, үзенең көне буе диярлек тик йөрүенә читенсенеп, Виталий Иванович янына килде, аның кулында бармак эзләре ярылып яткан сы-зымнарына карап торды «Схема обвязки скважин» дип язылган иде анда Скважиналарны автоматлаштыру турында ник бер сүз булсын!
— Миңа ни эшләргә, Виталий Иванович? — дип аптырабрак сорады Курамшин.
Аввакумов сакалын кашып алды «Моңа ниндиерәк эш кушарга икән?» дигән сыман, тирә-ягына каранды
— Эш дисең инде? Син, Кәрам Ризванович, бераз хәл ал, ял ит. Ка рап.-күреп бетердеңме соң әле безнең күл патшалыгын?
— Бетердем.
— Яхшы! Тагын бер тапкыр кара! Баш инженерның әмере шундый
Кәрам сизеп тора: Аввакумов боларны чын күңеленнән түгел, кө- леп-мыскыллап әйтә
— Эш ул. туган, булыр, күңелеңне генә киң тот. Черек күлдә аллага шөкер эшсезлектән аптыраш юк. Син соң нәрсәгә борчыласың әле, Солдат йоклый — хезмәте бара Күр дә тор менә: кайтыр көннәрең дә килеп җитәр Вакыт ул яшен яктысы кебек.
— Әйдә, Виталий Иванович, җитдирәк булыйк әле. Килгәч, чыннан да. ике кулга бер эш кирәк бит инде
— Анысын дөрес әйтәсең, туган Ике кулның берсе булса да эшләргә тиеш...
Аввакумов сызымнарын эреле-ваклы торбалар өеме өстенә куйды да, аны түш кесәсендәге штангенциркуле белән бастырды Папирос кабызды, төтенен мул итеп борын тишекләреннән чыьара-чыгара
— Бүгенгесе көндә безнең төп эшебез менә шушы төбәктә,— диде Иц беренче нефть менә шушы скважиналардан китәчәк. Син автоматчы'бит? Автоматчы Шулай булгач, куеп бир мина менә боларны Ви- ♦ талий Иванович ачык әржәләрдә күренеп торган манометрларны күр- - сәтте.
'Кәрамның йөзе чытылды
— Болар вак мәсьәлә. Аны, күрсәтеп бирсәң, теләсә нинди эшче _ дә куя .
— Алайса, үзьяпкычларны кун. р
Кәрам Ризванович, бик ачы нәрсә капкандай, авыз тирәләрен - жыерды. *
— Монысы да монтажчылар эше. Бездә аны дүртенче разряд белән 5
эшлиләр. ь
Аввакумовның да кәефе китә башлады Ул. нефть бакларына таба > кулын сузып: “
— Ә датчиклар куярга алынсаң? - диде. Үзе, тагын да кызыксы = ныл, сынау белән Кәрамның йөзенә карап торды
— Сез нәрсә, Виталий Иванович, көләсезме әллә? Мин бит мон- д тажчы түгел, ә инженер! Шулай ук промысловик та түгел, ә автомат- ~ чы! Сез мине бутамагыз әллә кемнәр белән!
Алайса, миндә бүтән төрле эш юк, сезгә кайтып китәргә мөмкин!.. = Аввакумов кырт борылды да, торбалар өстендәге кәгазьләрен алыр ia да онытып, скважиналар янына китте
Бу көнне Фәнүзә белән очрашты Курамшин Кырда түгел, ашханәдә Ария өстәлләрнең берсендә ашап утырганын күреп, туп-туры анын янына барды Фәнүзәнен бирегә ничек, кайчан килеп чыгуы кызыксын дыра иде Нигә дисәң, Себергә китәсе көннәрне генә коммутатордан сөйләште, анда телефонда Фәнүзә жавап биреп ята иде Исәнлек-саулык сораганнан соң Кәрам
Син кайчаннан бирле монда сон әле. Фәнүзә? - дип әйтергә мәжбүр булды.
Ике ел була инде
- Ике ел? Ә мин синең тавышны Әлмәттә ун көн элек ишеттем!
Фәнүзә, ашавыннан туктап, иелеп-бөгелеп көләргә кереште
Әх, Кәрам Ризванович! Үзен инженер, үзең кеше тавышын да аермыйсың. Минем сеңелем Фәния ич ул! •
- Сеңелең? Тфу, черт, мин аңардан гафу үтенеп ятам тагын!
- Нигә миннән гафу сорарга? Барысына да үзем гаепле Ярамаган эш эшләдем, хатынлы кешене яраттым Сезнең тынычлыкны боздым
Фәнүзәнен кәефе кырылды бугай өстәлдәге ашларын калдырып уры ныннан торды
Ярын. Курамшин, монда урыны түгел. - диде Әгәр түбәнлек санамасаң безнең торакка килеп чык Барам дигән идең бит. оныт тың мыни? Әллә хатын кызлардан шөллисенме?
Ул. бөтен ашханәне яңгыратып көлле дә, юри гәүдәсен уйната-уйната чыгып китте
- Ах, пәри кызы! Ах. албасты' дип башын чайкап калды Кәрам бүтән сүз таба алмыйча Юаш Мәснәвинең генә түгел, әллә кемнәр нең башына җитәр
Шунда Фәнүзә белән Мәснәви вакыйгаларын, бу кыз турында кешеләр сөйләгәннәрне, бөтен күргән белгәннәрен исенә төшереп утырды Елмайды, көлде, ачуланды, үкенде
129
УНЫНЧЫ БҮЛЕК
I
Ризатдинның өченче кызы Фәнүзә дөньяга килгәч, авылда бу семьяга карата әйтелгән төртмәле сүзләр дә. мәзәкләр дә калмагандыр шәт. Ул яка астыннан мыштым гына көлүләр дисеңме, ул колактан-колакка пышылдаулармы Ризатдинның өченче кызы, әйтерсең, бу фани дөньяга артык кашык булып килгән дә. гуҗ кавымыдай башкаларның өлешенә тыгылган!
Төрле авыз чайкауларга юл калдыруда авылның беренче тракторчысы Ризатдинның да гаебе зур. Өч кыз кемдә юк та. бер дә күрелмәгән хәлме? Андыйлар дөнья тулы Тик хикмәт шунда: Ризатдин ачыктан- ачык малай көткән иде. -
Бер кызын да кимсетмәде, рәнҗетмәде Ризатцин. һәммәсен дә үз итте, барысына да яхшы ата булды, шулай да өченче кызы Фәнүзәне аеруча ярата, үтә якын күрә иде ул.
Бу юеш борыны да бит. ни хикмәттер, бәләкәйдән үк әтисенә сырышты. аның аяк астында уралды. Әтисе эштән кайтмыйча кашык-са вытка тотынмас, әтисе бер үчти-үчти иттереп түшәмгә кадәр сикертмәгә башын мендәргә салмас иде.
Әти кеше, баштарак, үзе кая барса да Фәнүзәсен ияртә торган булды. кызы бераз үсә төшкәч кырга, эшкә үк алып йөри башлады. Рульдә. әтисенең җылы итәгендә, әнисе сырып биргән бишмәт якасыннан оядагы кош баласыдай башын гына чыгарып, кечкенә Фәнүзә көннәр буе сабан сөрә, тырма-тырмалый. чәчү чәчә.
Ул инде дәү булган — әтисенең эчәсе килсә, савыт тотып чишмәгә йөгерә, юынганда муенына чүмеч белән су салып тора, хәтта тракторга май. керосин салганда бакның капкачын ябарга булыша Ниндидер сәбәп белән трактор туктап калса, алар икәүләп мәж киләләр Әтисе чирәмгә капчык җәя дә. ачкыч-мазарларын туздырып ташлый, эреле- ваклы төрле детальләр китереп куя. ә Фәнүзә алар белән курчак уйнагандай уйнап утыра, юа. майлый, сөртә, тигез итеп тезә.
Бигрәк тә яз көне күңеле кырда. Көн җылы, рәхәт. Тирә-якта бертуктаусыз тургайлар сайрый. Алар сабан артыннан гына күккә атылып менәләр дә һавада асылынып калалар Канатлары гына җемелди Бераздан яңадан таш кебек атылып түбәнгә төшеп китәләр. Тагын җир нстенә тияр-тнмәс талпынып торалар — өстән дә. астан да боларның эшен тикшерәләр кебек. Кайдандыр. Камышлы күл буеннан, бытбылдык тавышы килә: «Бытбылдык, бытбылдык, тотылдык, юк булдык, тотылдык. котылдык». дип такмаклыйлар төсле. Аларга шунда ук тартай кушыла: «Тар-рт. кар-рт, тар-рт...»
Ә Фәнүзәнең әтисе тракторы белән җир буйлый һәм борын астыннан иртәдән бирле бер үк көйне көйли: «Әнә килә трактор. Сука бабай ерак тор!..»
Кичкә таба туры алашага атланып трактор бригадиры килә. Аз сөргәнгә риза түгел, борчылган, күзе-башы җимерелгән. Ризатдинны ачу- ланмакчы. ләкин бит-куллары. хәтта тәпиләренә кадәр майга буялган баланы күреп көлми түзә алмый
— Кайсыгыз сезнең тракторчы, кайсыгызны җавапка тартырга! - дип кычкырган була.
Килеп кызның аркасыннан сөя дә:
— Ничу сиңа. Ризатдин. малай даулап йөрергә! Чын танкист булып туган бу! — ди.
Фәнүзә үзе дә. ни сәбәптер, кыз-кыркын затын өнәми, аларны санга сукмый иде Бервакытта да анасына ияреп йөрмәс, сеңелесен ияртмәс Кача ул алардан. әтисе янына кырга, машиналар, тракторлар янына ка
ча Аның өчен чүпрәк-чапрак та, курчак та, буяулы көянтә-чиләкләр дә дөньяда юк кебек, аның кулында һәрвакыт үзе каяндыр табып алган подшипниклар, күгәргән тимер тәгәрмәчләр, янган лампочкалар гына булыр. Кесәсендә төрле кадак, шөреп, гайка...
Кызының малайларга хас шул гадәтләрен күреп Ризатднн абзый сөенеп бетә алмын. «Малай булмаганга ходай шулай кушадыр»,— дип > мыек астыннан көлеп йөри
Аның каравы Сәхибә апаны хафага төшерә бу «чегән кызы»
— И ходаем, бу нинди җен алыштырган бала булды сон әле?- дип кайгыра иде ана - Күр инде, юып-юып та агартып булмый, тач атасы! Тфу-тфу, бер генә дә кызларга ошамаган бит. тамчы да'
Мәктәпкә йөри башлагач, Фәнүзә иптәш кызларына иярер, бу килешсез гадәтләрен ташлар, дип көткәннәр иде өйдә юк шул. булма гач булмый икән. Инде малайлар белән сугышып, тырналып, өс-башларын ерттырып кайта башлады кыз
Кәрам Фәнүзәне әнә шул мәктәп елларыннан белә башлады Аны исеме белән дә әйтмиләр. «Ризатднн ирдәүкәсе» дип кенә йөртәләр иде.
Фәнүзә һәркайда малайлар янында ул алар белән балыкка китә, һич тартынмыйча күлмәген салып ташлап, алар белән елгада су керә, юртакка атланып төнге ат көтүләренә чаба
Әнисен тәмам чыгырыннан чыгарды Фәнүзә.
- Җитәр сиңа, кызый! дип уклау тотып чыга иде Сәхибә апа урамга. — Кайт, әнә күлмәгеңне яма. мәлгун!
Чыннан да. аЪылда Фәнүзә яшендәге кызлар, чиләкләрен ялтыратып, суга баралар, чишмәдә җырлый-җырлый кер чайкыйлар, тегү тегәргә, чигәргә өйрәнәләр, ә моның хатын кыз эше гамендә дә юк'
Әйтеп-әйтеп тә кызын тыңлата алмагач. Сәхибә Ризатдннга килеп бәйләнде;
- Ни гозерләп әйттем сиңа кызыңны азындырма дип! Тыңламадың, тракторыңа атландырып йөрттең! Әнә хәзер кара инде, ни кылана Фә нүзәң!
— Тимә, анасы, аңа!— дип кырт кисеп куя Ризатднн - Ходай ир бала урынына биргән аны
Әтисе белән әнисе арасында көн саен булып торган мондый тавыш ларны ишетеп кызга да азрак тыелырга кирәк иде. ә ул юк. аның са сн ирәя. Чормада әтисенең иске ватык велосипеды аунап ята иде, соң 1Ы вакытта Фәнүзә шуның белән мавыгып китте Сүтеп, майлап рәткә кертте дә хәзер шуңа атланып чаба
Инде Сәхибә апаның бердәнбер өмете кыз үсүгә терәлеп калган иде «Җитлегә төшкәч, акылына утырыр, үз үзен җыештырып йөри баш лар»,—дип юана Булмаса булмый нкән Җиденче класска күчкән ел ны Фәнүзә, парикмахерскийга барып, үсеп килә торган шомырт кара толымнарын кистереп кайткан Яшел берсткасы астыннан, егетләрнеке кебек кыска чәч чуклары тырпаеп тора Аны күргәч Сәхибә апа, сыер савып кергән җиреннән туктап, кулындагы сөтле чиләген төшереп җм бәрде.
— Әстәгъфирулла тәүбә, бар нкән күрәселәрем' днп кенә әйтә алды ул.
II
Шушы елның җәендә. Фәнүзә җиденче классны тәмамлаган көннәр дә, авылга нефтьче разведчиклар килде Ниндидер өчарклар тоткан кешеләр авылның тирә ягын карап йөрделәр йөрделәр дә. нәкъ Ризатднн абыйларның бәрәңге бакчасы башында буровой вышкасы корырга то-
Ш X .4 И Л Ь И К Ч V |> II Н ф ТИРӘН КАТЛАМ
гындылар. Ике-өч йөз метр гына ары. Тавыш елгасы буенда берничә яшел палатка корылды Төннәрен нефтьчеләр яккан учак яктысы ба гана булып һавага күтәрелә, урамнарга, йортларга, каралтыларга төшә иде.
Бигрәк тә Фәнүзә яткан карават янында, тәрәзәдә уйный ул .яктылык һәркайда күктә, урман өстендә, тау башларында җемелдәгән ял кын шәүләләренә карап, тәрәзә төбендә керфек тә какмаган төннәре күп булды Фәнүзәнең. Җитмәсә, таң алдыннан гына кайсыдыр моңлы итеп җырлап җибәрде
Үрдәк күлләргә төшә. Күлдән күлләргә күчә Сөю уты йөзгә күчә. Йөздән йөрәккә төшә
Гел бер вакытта диярлек, гел бер көйгә, гел шушы җырны җырлый
— Сөюнең дә уты була микәнни? Нинди икән соң ул ут? Болытлар га менгән, тауларга барып кунган учак яктысы кебек йөрәккә дә төшә ала микәнни үзе? — дип җырлаган кешедән көлеп, аны үртәп ята Фәнүзә.
Фәнүзәнең күңеле тыныч түгел. Инде җиденчене дә бетереп чыкты, ә нәрсә эшли башларга, кая барырга? Әллә берәр техникумга яки училищега китәргәме? Алай дисәң, белем турындагы таныклыгында өчтән башка билгеләр дә юк диярлек. Бер физикадан, аннан химиядән гена дүрт — аның белән еракмы сикерәсең. Аннан, укыйсы да бик килел тормый әле. Әнисе әйтә: «фермага сыерлар саварга кер», ди. Тапты эш! Тфү. гомерен сыер савып уздырамы соң әнисе кебек. Кичә таң тишеге белән бригадир кереп җиткән. «Син, тәти кыз, озакмы трай тибеп урам да йөрергә уйлыйсың?» — дип җикеренә. Колхоз эшенә, чөгендер утар- ia җибәрмәкче. «Чөгендергә әнә хатыныңны куш!» — дип кенә чыгар ды аны Фәнүзә.
Фәнүзә бары тик тракторчы гына булачак. Әтисе кебек механизатор! Менә ичмасам эш дисәң дә эш! Әмма Фәнүзәнең бу хыяллары тормышка аша торган түгел иде Беренчедән, яше җитми, икенчедән, тракторчылар курсына бары тик ир-атларны гына алалар икән.
— Конституциядә ир-атлар белән хатын-кызлар тигез хокуклы,— дип язганнар. Кайда ул тигез хокук? Нигә аны бозалар? — дип кем нәрнедер тиргәп .ята иде ул Төне буе тынычлана алмый караватында ауный.
Кай җирем минем егетләрдән ким? — дип үз-үзеннән сорый, аяк ларын сузып, буен үлчәп карый — Нормально. Яшьтәш малайлардан бер дә ким түгел — Терсәкләрен бөгеп, кулындагы мускулларын тикшерә - йомшаграк булсалар да, шактый юан. Бора-бора трактор кабыза башласаң мускуллар да ныгыр әле...
Киерелеп, күкрәк киңлеген чамаламакчы була Фәнүзә һәм шунда куллары йодрык кадәр булып кабарган каты бизләргә тиеп китә. Тәненә эссе бөркелә кызның. Сикереп торып утыра, кулларына ышанмый; күлмәк изүен ычкындыра.
- Кай арада әле бу. кай арада! — дия-дия куркып пышылдый Фәнүзә, күкрәкләрен тагын капшап.
Әйе, моңа кадәр ул үзен малайлар итеп кенә хис итте, аларча уйнап, аларча кыланып йөрде, аларга охшарга тырышты. Малайларның «ирдәүкә», дигән үртәүләренә дә исе китмәде-- үзенекен итте. Ә хәзер, кай арададыр түшләре үсеп, ботлары юанаеп киткән, карга чукырлык та булмаган тәненә ит куна башлаган. Ничек әле ул сизми-абайламый калды шулай үсүен? Чыннан да. апасы кебек юан балтырлы, зур күк рәкле кыз була калса Фәнүзә кеше күзенә ничек күренер?
— Иртәгә үк бәйләп куярга кирәк күкрәкләрне. Ныклап кысып, һич тә беленмәслек нтеп!..
Җәйге төн бер карыш — инде тан да беленә башлаган. Тик Фәнүзә- не йокы алмый, әллә нәрсәләр уйлап, шушында гына, тәрәзә артында гына кебек ишетелгән буровой гөрелтесен тынлап ята Уйлана һәм офтанып үз-үзеиә сорау бирә:
— Ник малай булмадың син? Нигә сине кыз кеше итеп тапты әни?
Август башларында бакча артындагы буровой тып-тын булып калды. Күп тә үтми, аны тракторлар белән тартып алып киттеләр
Фәнүзәгә генә шулай тоелгандырмы, ниндидер күңелсезлек басты тирә-якны.
Киттеләр Ни булган, нефть чыкмаганмы? Әллә безнең авылны яратмаганнармы бораулаучылар?
Элек буровой шавыннан, тәрәзәләрдә уйнаган ялкын шәүләләреннән әсәрләнеп йоклый алмаган кыз инде эчпошыргыч үтә тынлыктан интегеп ята башлады Күңеле уйный, йөрәге яна Ни өчен — үзе дә белми.
Ярый әле. бәхеткә каршы, озак тормады бу тынлык Атна-ун көн дә үтмәгәндер, кичкә кадәр бакча башында — буровой утырган җирдә казына башладылар. Болары вышка төзүчеләр дә. бораулаучылар да түгел, нефть чыгаручылар икән Борауланган урынга, тирәнгә торба төшереп, шуннан нефть суыртачаклар, дип сөйли халык.
Менә шунда Сәхибә апа беренче мәртәбә Фәнүзәнең иңенә көянтә салуын һәм тыкрык буйлап кызларча, бөгелә-сыгыла. бил уйнатып суга китүен күрде. Күрде һәм. өнсез калып, озак кына бот чабып торды
- Әстәгъфирулла! Бу пәри кызына да акыл керә башлады микән ни! Тфу, тфу, күзем генә тия күрмәсен!
Ә Фәнүзәнең максаты башка. Ул нртә-кнчләрен тыкрыктан яланаяк кына суга төшкән була да, туктап, киртәләргә сөялгән хәлдә нефтьчеләрнең ыгы-зыгысына карап тора.
Бакча артындагы бу дөнья аңа бөтенләй ят һәм гаҗәеп тоела Анда моңа кадәр «үрелмәгән зур-зур машиналар, чыгырлы тракторлар, озын торбалар төялгән әкәмәт арбалар һәм тагын әллә нәрсәләр .
Кешеләре дә бу якныкыларга охшамаган: каралар, эре гәүдәлеләр, җитезләр. Алар эшләмиләр, гел йөгереп кенә йөриләр төсле. Ә үзләре бер-берсе белән, саңгырау кешеләр сыман, кычкырып сөйләшәләр һәм усал итеп сүгенәләр, килбәтсезләр
Арттарак — такталардан корыштырып ясаган зур саран Сарай эчендә ниндидер моторлар гөрелди, двигательләр дөпелди Сарай түбәсендәге юан морҗадан куе' зәңгәр төтен күтәрелә.
Шул лапас корылмалар арасыннан, тыз-быз чабышып йөри торган кешеләр яныннан үтеп суга барырга кирәк Фәнүзәгә. Чишмә яр астын нан саркып чыга. Шул урынны тирәнәйтеп, чуер ташлар белән урап, кое сыман нәрсә ясалган, аңа ак сөяннән чокып улак куелган Бу — Ризатдин абзыйның карап, чистартып торган үз чишмәсе
Нефтьчеләр килгәнче тып-тын иде бу тирә. Бакча башы — яшел болын, чирәмлек. Биредә бәбкә үләне генә үсә һәм авыл балалары гомер гомергә шушында каз көтәләр, бәбкә саклыйлар иде. Буровой килеп утыргач, берничә ай эчендә үләнне ялап алган кебек булды — машина лар, тракторлар, кешеләр таптап бетерде.
Бу тыкрыктан чишмәгә дә хәзер нефтьчеләрдән, машиналардан ку рыкмыйча бер Фәнүзә генә суга төшә бугай Фәнүзәгә кызык көянтә- чиләк күтәреп килгәнеңне күрсәләр, скважина тирәсендәге бөтен нр ат коралларын ташлан моңа төбәлә. Күзгә бәреп сокланулар, сүз ка тулар китә «Ах, кызы да кызы, дип тел шартлаткан булалар — Тәпи
ШАМИЛ ЬИКЧУРНН ф ТИРӘН КАТЛАМ
ләрен генә кара инде син аның, йөрми, ә яйу яза!» Бер әрем теллесе нстәп тә куя «Ә язуы — кыек-мыек!» Гөж килеп көлешү башлана.
Кайта башласаң да котылып булмый шул гадәтсезләрдән — төрлесе төрле яктан каршыга йөгереп чыга. Гаять итагатьле булып кыланалар үзләре. Имеш, тамакны гына чылатып алырга рөхсәт итмәссеңме, кызыкай Рөхсәт бирү белән, китә чүгәләп, чиратлашып чиләк кырыеннан су чөмерүләр — гомердә су күрмәгәннәр диярсең!
— Чишмә яныгызда гына бит, ник төшеп эчмисез, нигә алып кайт мыйсыз? — дип шелтәли аларны Фәнүзә.
Кызлар алып кайткан су шифалы, имеш, кызлар алып кайткан суга фәрештәләр канатын тыккан була Чиләктәге суны күз ачып йомганчы юк итеп тә куялар, килбәтсезләр. Фәнүзәгә борылып, чишмәгә яңадан китәргә кала.
Кайтканда, кулларын болгый-болгый, эшчеләрнең икенче төркеме каршы чыга. Болары тагын да әрсезрәкләр:
— Безнең чибәркәй су китергән, егетләр, су алып килгән!
— Әй, рәхмәт яугыры, күктән төштеме, җирдән иңдеме бу кыз! — днешә-диешә мазутлы куллары белән Фәнүзәнең чиләгенә ябышалар Тәмле итеп, эх тә эх килеп, тамак кыра-кыра эчәләр. Суны мактыйлар, су белән бергә кызны да мактыйлар
— Чишмә суы түгелдер бу, зәм-зәм суыдыр, егетләр. »
— Зур үс, чибәркәй, юлыңа гөлләр тамсын!
Бер япь-ямьсезе, чуен китеге кебек карасы:
— Минем кебек матур кияүгә тап бул! — дип эчпошыра җитмәсә Фәнүзә көлеп, ат эчергәндәге кебек боларны кыстап тора:
— Әйдәгез, бахбайлар, чөмерегез, чөмер, чөмер!. Нык кына сугарыгыз! — Чиләк төбендә калган су белән шунда ук егетләрнең бер-ике- сен коендырып та ала. Тегеләр рәхәтләнеп салкын суга битләрен куеп, муеннарын сузып тора.
Битендәге кара тутлысы:
— Әллә бу Чибәркәйне үзебезгә су ташучы итеп алыйкмы, мастер,— дип янындагы озын буйлы, чокыр иякле егеткә күз кыса.
— Килсә, бүген үк алам! — дигән була мастер, Фәнүзәгә борыла.- Я. алсак, киләсеңме?
— Нефтьче итеп алсаң—киләм!
— Нефтьче? Кара аны кая үрелә! — дип һавага карап көлә дә.— Алыр идем дә, буен кыска бит Үсәсең бар! — дип көрсенгән була.
Ул чакта Фәнүзә бу яшь мастерның Курамшин икәнен, ә Курамшнн бу кызның киләчәктә теңкәсенә тиячәк фәнүзә буласын белми иде әле
Фәнүзәнең тормышында кискен борылышка да менә шушы чишмә сукмаклары китерде инде.
Судан кайтышлый нефтьче егетләр бу көнне дә юлына аркылы төш теләр кызның. Туктаттылар, берәм-берәм, тәмләп су эчә башладылар.
Курамшнн дигэн'башлыклары да шунда, бер хатын белән русча сөйләшеп тора. Фәнүзәне күрсәтә:
— Менә, Татьяна Макаровна,—ди,—син телефончы юк дисең. Ал менә бу кызны үзеңә.
— Яшь бит, бик яшь күренә.
— Яшь булса да Ризатдин абзый кызы диләр аны!..
— Ишеткәнем бар! Ризатдин абзыйның кыз-малае! Шулмы?
— Юк. түгел. Малай-кызы!..
Татьяна Макаровна дигәне, аксаклап, Фәнүзә янына килә, мал са тып алгандай, кызның беләкләрен, муеннарын капшап карый
— Исемең ничек? — дип татарчалап сорый.
— Фәнүзә.
— Фануза Фанузушка Керәсеңме безнең коммутаторга эшкә? Телефонистка булып
— Алсагыз
Хәзер Курамшин, онытылып беткән нәрсәләрне исенә төшереп, күп- < ме еллардан соң үкенеп, үз-үзен битәрләп йөри Туган йортын ташлап 2 Фәнүзәнең чыгып китүендә шактый гына дәрәҗәдә үзен дә гаепле са- * иый. Әйе, яшь кызны эшкә урнаштыруда ярдәм итте, ләкин аны саклый = алмады Каты кыланды, рәхимсез булды
Әле Фәнүзә генә түгел, аның вөҗданында Рафатның да, Җәен *• Җәмилнең дә язмышлары ята Боларны син туган якларыңда сизми- ф сең, читкә киткәч, ялгызлыкта, аеруча кыен шартларда гына тоясын х икән...
Бу араларда ул нигәдер бик ямансылый башлады һәм гел читтәге ~ кешеләр турында, бигрәк тә якташларының төрле язмышлары турында у гына уйланды *
УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
• S
I
- э
Илнең кайсы гына почмагына барма, нинди генә шәһәргә сугылма — син анда татар кешесен очратмый калмыйсың. Күрәсең, гадәте, холкы, язмышы читкә китү белән бәйледер безнең милләтнең. Әүвәл- әүвәлдән килгән ул читкә китүләр Өенә ачлык килсә дә чыгып киткән, күршесе белән тынышмаса да. дуслары белән кнлешмәсә дә, мәхәббәт тән уңмаса да Булган ачудан бай өенә ут төртеп качулар, булган дош манып кыйнап, үч алып китүләр, булган һнч сәбәпсез ил гизәргә чы гулар, зимагорлыкта сәфәр кылучылар Төрле сәбәпләр булган туган ягын ташларга, әмма кешеләрнең зур күпчелеге бәхет эзләп чыгын киткән. Булмаган, тумаган бәхетне эзләп Авыр булган туган туфрактан аерылулар, әйтеп бетергесез читен булган. Ишек бусагаларына ятып ятып елаганнар кешеләр, киткән чакта офыкта күмелеп баручы авыл ia карап үзәк өзгеч итеп җырлаганнар
Без анылны чыккан чакта
Күтәрелде томаннар.
Я кайтырбыз. я кайтмабыз.
Сау булыгыз, туганнар
Ялланып, Баку промыселларында нефть чыгарган безнең якташ лар, Донбасс шахталарында күмер чапкан, Урал тауларында руда ак гарган, Каспнй буйларында балык тоткан Бер сынык икмәк бәрабәре нә, бер кат күлмәк-ыштан, кунып чыгар өчен куыш хакына эшләгәннәр Күп сорамаган безнең халык, түзгән, сер бирмәгән, һаман «Бер кайт масак бер кайтырбыз*,— дип яшәгән кеше, нужа куган, хыялланган, өметләнгән, тик күбесе кайта алмаган, ерак җирләрдә тәнләнеп калырга мәҗбүр булган Үзе шул җирләрдә гүр нясе булса да. аның улы. кы «ы калган, нәселе калган Нәселе белән аның йомшак ана теле калган, буыннарга җитәрлек моны калган
Яшьрәк вакытта Кәрамда да бар иде «читкә китү» шаукымы
Институтның өченче курсыннан башлап практикага җибәрә башла дылар Ул Бакуга барды Кавказ промыселларында булды. Башкорт стан нефть чыганакларында эшләде Соңгысында автоматика цехы ач тыляр һәм апа. укып бетермәс борын ук. инженер урынын тәкъдим ит
теләр. «Тулай торактан ялгыз бер бүлмә бирәбез» дип т;> кызыктырдылар Моңа кадәр институт бетергәннәрнең дә беренче елларда мастер, мастер ярдәмчесе генә, хәтта гади эшче булып йөргәннәрен ишетеп торган студент, кызыкты да куйды бит инженер постына. Калырга ризалык бирде.
Курамшинның практикадан кайтмыйча, эштә калу хәбәре группадагы бөтен иптәшләре арасында таралды, аннан курсташларына, деканатка кадәр барып ишетелде. Барысы өчен дә көтелмәгән хәл. гадәттән тыш вакыйга иде бу. Институт халкы, студентлар гөж килде
Үзенен бердәнбер өметле укучысын югалткан кафедра мөдире профессор Кабулов класста, такыр башын чәбәкли-чәбәкли
— Шашкан ул малай! Я. әйтегез, кем инде диплом елында институт ташлый? Тараканныкы кадәр дә аны юк мәллә? — дип кычкырып йөрде.
Бер ай дигәндә студентыбыз Кәрам, сөмсере коелып, яңадан институтка әйләнеп кайтты И и өчендер артык әрләмәделәр, укудан чыгару белән дә куркытмадылар «соңга калган өчен» дип. ректор приказы белән шелтә генә бирелде Бары шул.
Кәрамның мона артык исе китмәде Ул әле һаман да Уфадагы рәнҗетелү белән килешми иде. «Алдадылар Сынау срогын акламады дип. куып чыгардылар. Урыныма дипломлы инженер чакырып китерделәр»,— дип сүгенеп йөрде Студентны кичекмәстән институтка кайтаруны таләп итеп җибәрелгән рект>>р язхы да. профессор Кабулов хаты турында да бер нәрсә белми калды Курамшин.
Шул вакыйгадан соң егетнең институтны ташлап каядыр китү, эштә калу уйлары юып ташлагандай булды
Мона тагын бер сәбәп килеп кушылды Татарстанның Ромашкино мәйданында беренче тапкыр тирәннән нефть бәргән, ярдәм кулын сузып. илнең бөтен нефть районнарыннан, техника белән бергә.-төркем- төркем геологлар, бораулау мастерлары, «кара алтын» чыгару осталары. инженер-техник кадрлар, йөзләгән эшчеләр килә башлады.
Ул елларда'Татарстанның нефть якларында «читкә китү» дигән кы-зыктыргыч нәрсә тәмам юкка чыккан иде Курамшин да:
— Ниемә кирәк чит җир? Читләр хәзер үзе безгә очынып килә ләбаса,— дип йөри иде. Эшли торган җирендә таш булып ятты: «китәм» дип беркайчан да авыз ачмады Кыска-кыска сроклы командировкаларга. киңәшмәләргә, тәҗрибә уртаклашу өчен төрле очрашуларга барса барды, әмма эшли торган урыныннан кубынып кузгалмады.
Ә аның күңеленә вәсвәсә салып, үз якларына аударырга тырышып караучылар булмады түгел. Болары соңыннанрак Курамшин тәҗрибәле инженер, танылган кеше, уйлап табучы булып җитешкәч.
Алтмышынчы елның көзендә үзенең автоматлары белән Мәскәүдә Бөтенсоюз күргәзмәсендә катнашу хокукын алды Курамшин Яшь инженер өчен бу зур дәрәҗә иде. Аның стендлары янында кешеләр шактый күп булды Алар, тукталып, нефть чыгаручының автомат ысулла рын сәгатьләр буе карадылар. Бигрәк тә Әзербайҗан нефтьчеләре кызыксынды бу әкәмәтләр белән Шунда үзе белән бергә укыган иптәшләрен күреп исе китте Кәрамның Кай арададыр симереп алырга, мыек җиткерергә өлгергәннәр, «солидный» булып киткәннәр. Берсе — Осипь- ян атлысы. мәсәлән, баш инженер, икенчесе - конструкторлар бюросының өлкән инженеры икән.
Курамшин эшләренә карап хәйран калсалар да. промыселда биләгән урыны, дәрәжәсен өнәп бетермәделәр:
— Кит, булмаганны! Шул башың белән гади мастер булып йөрисеңме? Ташла, киттек кояшлы Бакуга Урының трестның түрендә булыр!
— Бүрегем белән ант итәм. бару белән я өлкән инженер, я конструктор итеп куям!
Мәскәү тагын берничә сабакташы белән очраштырды Алары аспирантурада укыйлар икән Икенче көнне үзләре белән профессор Ка- буловны да алып килделәр Ул. экспонатларны караганнан сон. Курам ф шинга институтның автоматика һәм телемеханика кафедрасында калыр- _ га һәм бер үк вакытта аспирантурада укырга киңәш ит*
- Өйләнгәнме?
Семьялы . , *
Торырга бүлмә табарбыз, соңыннан квартира да булыр, сез бу = турыда уйлап карагыз әле, иптәш Курамшин. дип мәсьәләне кабыр = гасы белән куйды. *•
Институтта укыганда фамилияне дә әйтә алмыйча, басымны Ку- ♦ рамшинның соңгы иҗегенә төшереп «шин» ясый иде. хәзер хөрмәт итеп. _ иптәш дип дәшә профессорың
Тәкъдим кызыктыргыч булса да. Кәрам Мәскәүдә калырга риза булмады Хатыны Хәтимәне исенә төшерде, тиздән туачак беренче ба- - ласын күз алдына китерде. Мондый вакытта булачак ананы борчырга 1 ярамый балага да. үзенә дә зыян килүе бар Аннан, кыр кебек зур 2 квартираны ташлап, бер бүлмәгә күчүдән ни хасият?
Бәлки ул вакытта күченергә теләмәү Хәтимәдән дә. баладан да. зур ~ квартирадан да тормагандыр бригаданы ташлыйсы килмәүдән бул- Z тандыр Гаҗәп кызыклы, мавыктыргыч эшләр кузгатып җибәргән иде = бит ул үз бригадасында Тартышып-даулашып диярлек скважиналар ны автомат режимга көйләргә тотынды, шул нигездә операторларны өч сменалы эштән башта ике. аннан бер меналы эшкә күчерергә исәп ләде. Моны бригада кешеләре дәррәү күтәреп алдылар, автоматлаш гыруда бирелеп, мавыгып эшли башладылар Юк мондый бригаданы, миндый уңган егетләрне калдырып кая да китеп булырлык түгел иде'
Көнбатыш Себердә моңа кадәр күрелмәгән уникаль нефть һәм газ ятмалары табылу татар халкын да янә кузгатып җибәрде Себер җирләренә эшкә китү бу елларда дәрәҗәгә, горурлыкка әйләнде һәм. әйтергә кирәк, үзенә бер төрле модага кереп китте
Курамшннны да быел кыш башыннан диярлек Себергә кыстау белән тинтерәттеләр Яңа ачылачак автоматика цехына начальник итеп гә чакырдылар, өлкән инженер вазифасын да биреп карадылар, тик Кәрам Ризванович сүзендә Нык торды «Мина монда да эш муеннан Әлмәт — җәннәт, аны ташлап ике аягымның берсен дә атламыйм !»
«Себер» сүзе үзе үк Курамшинның котын ала. боз булып табан асларын өшетә иде кебек Бер дә гаҗәпләнмәгән кеше калмады Әлмәттә Курамшинның шундый зур урыннарны кире кагуына Ә ул андыйларга җырлап кына күрсәтте
Агыйделнен лръягында
Бер энага бер сыер'
Аннан җитди итеп өстәп тә куйды «Ә энә чуваш телендә сыер дигән сүз! Шул* ук сыер! Башка баш!» •
Кайберәүләр кебек, артын-алдын карамын, ансат кына эшен ташлап китәргә Кәрамның башына тай типкән мәллә** Аллага шөкер, яше кырыкка җитеп килә, тиздән бишенче дистәне ваклый башлаячак, аны гына аңларлык
Эшкә яна килгән кешегә карашның ничек икәнен бүген генә күр мәгән ул Үзенә дә килделәр андый кешеләр Гаризадан, кадрлар бү .тегеннән. хезмәт кенәгәсеннән үк башлана бит шикле карашлар Бит ләп актаралар кенәгәне, юллап-хәрефләп укыйлар язганнарны «Бу
кеше әүвәлге эшеннән ник чыгып киткән? Нигә безгә күчергәннәр — әллә берәр гаебе булганмы, куганнармы?»
.Аннан элекке урынына шылтыратып сорашалар, хезмәттәшләрен нән белешергә тотыналар: гаризаны киткәндә чыннан да үз теләге бе лән язганмы, янәсе, әллә мәҗбүр иткәннәрме? Эчмиме, тартмыймы, хатын-кыз белән буталмыймы? Булдыксыз яки ялкау түгелме, фәлән лә фәсмәтән _
t Яна кешене эшкә алгач та әле еллар буе сыныйлар, тикшерәләр, аңа һаман килмешәк итеп карыйлар' Ул. бичара, бер гаебе* булмаса да куркып йөрүчән була, үз-үзенә ышанычын югалта башлый Кешеләрне белмәү, аларның холык-фигыльләренә төшенмәү, коллективка ияләшә алмау боларны тагын да куертып җибәрә. Кеше бөтенләй югалып калырга мөмкин Үзенә булган карашларны үзгәртү, үзен таныту өчен генә дә кырык тиреңне чыгарып батырлыкка тиң нәрсә эшләргә кирәк яна кешегә.
Боларны Курамшин үз башыннан уздырды, үз җилкәсендә таныды шулай булгач, чит җиргә китүнең, башка эшкә күчүнең һичбер файдасы юк, дип саный иде
Ә кешеләр алай уйламыйлар Хәтта Курамшинның үз цехындагы эшчеләр дә уенын-чынын бергә кушып, болай дип сөйләнәләр иде:
— Кәнишне, Кәрам Ризванович автоматларны ташлыйсы килмәү дән түгел, чөнки тимер-томыр ул кайда да җитәрлек,— Кәрам Ризва нович хатыны аркасында бармый Хәтимәсе яшь, чибәр, монда кал дырса урлап китәрләр, алып китсә тегендә берәрсе гашыйк булыр дип шөлли.
Халыкка көләргә-елмаерга сәбәп бар иде төсле. Мәзәктән дә дөреслек эзлә, диләр Чыннан да, Курамшин, җариясен бикләп асраган хан кебек. Хәтимәне беркая да чыгармыйча тота Өйләнүен өйләнде кызга, ләкин аны кеше арасына алып чыгарга читенсенде.
Дөрес, өйләнгән елны авылга театр, концерт-мазар килсә, клубка баргаладылар алар Кәрамга караганда ун яшькә кече, зифа буйлы, сылу кыз иде Хәтимә Клубта бөтен кешенең күзе боларда гына бул ды, яшь кияү Кәрамның колагына һәрьяклап чыш-пыш сүзләр, гайбәтләр ишетелеп кенә торды:
Шул үзе мени инде безнең авыл кияве — Хәтимәнең хәләл җе фете? Әбәү, карт икән! йөзен җыерчык баскан
Моның нәрсәсенә кызыкты икән җиләк кебек кыз? Акчасынадыр инде.
Белеменәдер Бик башлы диләр аны. Инженер икән
Әйтәм чәчләре коела башлаган
— Мәхәббәтең бакага төшсә, яр буеннан кайтмый ятырсың, ди
Көлкеле-шырпылы сүзләр' дә. ахмак фикерләр дә түгел. Курам шинның иң җене сөймәгәне авыл егетләренең үткәндә-сүткәндә сүз катып китүләре булды Хәтимә бүген танцыга калабызмы, имеш, ку рыкма, үзем озатып куярмын, имеш, тагын шундый ахмак тәкъдимнәр Соңыннан гафу үтенгән булалар үзләре. Янәсе. Хәтимәнең тормышка чыкканын белми дәшкәннәр Курамшинны Хәтимә янына болай гына утырган абзый дип уйлаганнар
Хәтимәгә дә күңелле түгел иде мондый тамаша. Ул авылдаш егетләрнең төрле почмаклардан күзләре белән «ашауларын» тоя һәм. алардан оялып, залда ут сүнгәнче аска карап утыра иде
- Китик авылдан.— дип кинәт кенә тәкъдим ясады көннәрдән бер көнне Хәтимә. «Ни өчен?» — дип тә сорамады Курамшин, моңа әллә ни гаҗәпләнмәде дә. «Минем картлыктан читенсенә бугай». - дип үзенчә нәтиҗә генә ясады
Үзенең дә Хәтимә өендә торасы килми иде. Әллә ничек, йортка кергән кебек сизә иде ул үзен.
Яшь белгеч буларак, озакламый ана ике бүлмәле квартира бирде ләр һәм ул өч чакрым ераклыктагы шәһәргә күченде. Дөресрәге - урамын 1ына алыштырды Чөнки бу вакытта Бигәш авылы ла Әлмәт белән кушылган һәм шәһәр дип атала иде инде
Ашыгып-атлыгып күченүнең тагын бер зур гына сәбәбе бар иде ф Ул да булса - Курамшиниын лилегенә үткән бер әйле-шәйле егеттән , котылу. Чын. көлсәң-көл. еласан-ела, Хәтимә белән тора башлаган * нан бирле шул яшь кенә егет кисәге боларнын капка төбенә килә дә - төне буе гармун уйнап утыра Алай гына да түгел, шунда куна, өел гән агачлар өстенә менеп, гармунын баш астына салып йоклый, ка- 5 һәр
Мона башта игътибар итмәскә тырышты Кәрам Аз мыни авылда ■" эчеп-исереп, гармун күтәреп йөрүче малай-шалай? Аннары алар бе- ♦ лән ваксынып, тавышка кереп йөрисе дә килмәде яшь кияүнен Ипләп - кирәк Культуралы, укымышлы кешеләр алай итмиләр, сабыр була = лар Курамшин шактый салкында урамда йоклап яткан егетне төр ~ тел уята иде дә иртән эшкә китеп бара иде
Ә инде бу хәлләр бер генә түгел, көн саен кабатлана башлагач. = түзмәде
—- Нинди егет ул, безңең капка төбендә ауный? — дип сорарга ч мәҗбүр булды Хәтимәдән, үзенең гаҗәпсенүен белдермәскә тырышып ~ Хәтимә, әйтерсең, моңа кадәрле капка төбендә гармун тавышын < да ишетмәгән, егетнең йоклавы турында да белмәгән. 3
— Ә син, Шәфрунны әйтә торгансыңдыр әле! — дип көлә Шундый әкәмәт малай инде ул. Бергә укыдык Мәктәптә дә мина чатлар язып интектерә иде
Димәк, яраткан.
Әй, ул бит әйле-шәйле! Син. Курамшин. аңа игътибар бирмә! Йөрер-йөрер дә туктар! Шөрепләре урынында түгел аның!
Ләкин Хәтимәнең бу юату сүзләре тынычландыра алмады Кәрам ны Бер дә кызык түгел бит капка төбендә, синең хатыныңны юксынып егетләр гармун моңайтып утырса
Яхшылап та әйтеп карады ул Шәфрун атлы бу егеткә, аны мнлн циягә әйтәм. судка бнрәм. дип куркытып, ачуланып та карады, тик егет көн саен капка төбенә килүен белде, гармун нләвен белде, шуны баш астына салын утыннар өстендә йоклавын белде
Бигәштән күченеп киткәч тә котыла алмадылар ул Шәфрун ди 1әннәреннән Ничектер, егет яна урынны эзләп тапкан, капка төбе юк утырырга утыннар юк. дип тә тормаган икенче катның балкон турысына килеп уйный башлады, юньсезең Ә көе һаман бер <Каз ка наты». Сузып-моңланып та уйный ул аны. марш итеп тә. бию көенә дә1 Төн буе кычкырта, йокларга бирми
Хәтимәнең дә сабырлыгы бетте, ахырда чыгып, әйбәтләп сөйлә шеп карарга булды егет белән
- - Нигә днп монда гармун уйныйсың инде. Шәфрун килешми бит
Килсшмәсә, тыңлама, колагыңа мамык тык!
Соң беткән мени сиңа башка урын?
Миңа монда да яхшы
Я. алай итмә инде, Шәфрун. җаным, син бит акыллы кеше Юк. мин тиле!
Бер көнне таң алдыннан торып. Хәтимә белән Кәрам, икесе ике яктан култыклап, өенә кадәр озаттылар Шәфрунны Юл буена үгет ләп, ялынып-ялварып бардылар Зинһар. Шәфрун. кеше көлдереп йөр мә болай. диделәр, син бит инде малай-шалай түгел, сакал мыек чы гаргвн егет, ташла бу кыланышыңны, дип үтенделәр Юк, тыңламады
Кирәкле язуларны әзерләп, бу хулиганга карата кискен чара күрергә җыенып йөргәндә. Курамшинны командировкага җибәрделәр
Китүен китте, ләкин теге вакыйгаларның юшкыны Курамшинның эченә таш булып утырып калды. Күрер күзгә үзенең бик үк күркәм булмавы һәм яшькә шактый олылыгы янында төскә-биткә чибәр, янып торган яшь гармунчы егет килеп баскач, арада ниндидер кнн һәм тирән упкын хасыйл була иде сымак.
Хәтимәсе, юкса, ул Шәфрун дигәнен дөньяда бар дип тә белми, искә алса да сәер гадәтләреннән көлеп кенә искә ала. Ә Курамшин ни хикмәттер, һаман шул тинтәкне уйлап, ни нәрсәләргә борчылып йөри Авылның бер дигән асыл-асыл егетләре дә түгел, күңелендә һаман шул тилемсә Шәфрун гына Аның күләгәсе баш очында асылынып тора, өрәк булып артыннан ияреп йөри Шул күләгә Хәкимәне сихерләр дә үз ягына аударыр, гел алып качар төсле Йоклаганда да һәр вакыт шундыйрак төшләр белән саташты ул - Хәтимәсен җуйды Ка натланып. хатыны ятактан очып китә дә Кәрам аны эзләп йөри Таба, аннары, тагың югалта.
— Тормас ул миндә, китәр,— дигән уйлар бер генә көн дә күңеленнән чыкмады Курамшинның. Шуңа да. тегенди-мондый хәлләр ки леп чыкмагае дип. хатынын тизрәк балага батырырга тырышты бугай
— Шулай яхшырак.— дип фикер йөртте ул. Бала булса хатын кызның кул-аягы бәйләнә, әллә кая сикерә алмый
һәм. чыннан да. Курамшиннар семьясы, өч баласы белән Әлмәттә нык булып, какшамаслык булып төпләнеп калды
Дәвамы киләсе санда