СӘРВӘР ӘДҺӘМОВАНЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ
әрвәр Әдһәмова дигәч тә тау-тау китап өемнәре куз алдына килә Тау димәслек тә түгел шул.
аның 300 табакка акын тәрҗемәсе барлыгы 300 меңләп тираж белән басылып чыккан!
Ничәмә-ничә буын укучыларыбыз А. М. Горькийиың Сәрвәр апа тәрҗемә иткән
"балачак», «Малайлыкта», «Минем университетларым» дигән трилогиасен. «Фома Гордеев».
«Артамоновлар эше» кебек романнарын. Л Н. Толстойның «Кавказ әсире», «балдан соң», «Алпавыт
иртәсе». А. С Пушкинның «Белкин хикәяләре» «Беек Петр гарәбе», «Станция караучысы» һ. б әсәрләрен,
А. П. Чеховның күп кенә хикәаләрен укып үскән! Болар янына П. Бажов. М. Пришвин. П. Павленко. 8
Катаев, шулар өстене тагын дөнья классиклары хәзинәсеннән Дж Свифт, Бертуган Гриммнар. Д Дефо
әсәрләренең тәрҗемәләрен дә китереп кушкач, шактый зур «тау» барлыкка килә
Татар хатын-кызлары арасыннан тәрҗемә елкәсендә шушындый зур уңышка ирешкән беренче
кеше — Сәрвәр ала, минемчә
Әдәбият даһиларын, титаннарны тәрҗемә итәргә ничек кече җиткән аның? Ничек ирешкән ул
моңа? Соклангыч кыюлыкның, таң калырлык осталыкның җирлеге, нигезе турында уйланам.
Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмова 1901 елның 5 апрелендә Чиләбе елкәсенең Троицк шәһәрендә туа
Аның балалык еллары шунда үтә Башлангыч һәм урта белемне дә ул Троицкида ала
Сәрвәр яшьтән үк әдәбият белән кызыксына 16 яшьлек кыз үзенең «Милләтемә» дигән беренче
шигырен яза. Нәкъ менә шушы чорда ул шагыйрь Шәехзадә Бабич белән таныша «Безнең Бабич» дигән
истәлегендә шул көннәрне исенә тешереп. Сервер апа болай дип яза «Ул катнашкан кичәләр аеруча
җанлы уза иде Шәехзадә талантлы шагыйрь генә түгел, искиткеч оста сейләүче дә иде .»
18 яшьлек Сәрвәрнең хезмәт юлы башлана. Ул укытучы булып, тәрбияче булып Томск балалар
йортында эшли Шунда укучылары белән сәхнәгә куяр эчен «Авыл тормышыннан бер күренеш» дигән
беренче пьесасын яза
1923 елда Сәрвәр балаларны Казанга озата килә Бу вакытта «үземнең де балалар эчен пьесалар
язып, язучы булырга хыялланып йерген чагым иде,— дип яза ул истәлекләрендә — Шуңа күре әле
Татрабфакта, әле Комклубта уздырылган әдәби кичә һәм диспутларга бик кызыксынып бара идем
Гадәттә ул кичәләрдә күбрәк Шамил Усманов. Һади Такташ. Кави Неҗми. Гадел Кутуй кебек яшь
язучылар була юрган иде» Әлеге очрашуларның берсендә Шамил Усманов Әдһәмоаага «Авыл тор-
мышыннан бер күренеш» пьесасын нәшриятка текьдим итәргә киңәш бире Шулай итеп, бу есәр 1925
елда китап булып денья күре.
1924 елда С Әдһәмова «Әзер бул!» дигән икенче пьесасын иҗат ите Аиың балалар ечен язган
шигырьләре, хикәяләре «Пионер каләме» журналы. «Яшь ленин, чы» газетасы битләрендә басыла, яшь
язучы үзе дә едәби хәрәкәттә актив катнаша башлый.
Шулай бервакыт язучылар II Советлар Йортының бер бүлмәсенә җыелалар Аида Такташ һәм
тагын башка язучылар була Кави Нәҗминең әле генә Мәскәүдән кайтып тешкәй чагы Ул VI Берлошкен
татар-башкорт мәктәбеннән векнл булып В И Лени «-
С
ны соңгы юлга озатуда катнашкан икән Почетлы каравылда торган. Шушы тәэсирләр нигезендә
юлбашчыга багышлап «Ильич» дигән поэма язган. Бу кенне иптәшләре әнә шул поэманы тыңларга
җыела. Алар арасында Сәрвәр Әдһәмова да була Әлеге истәлекле кичәдән соң алар Кави Нәҗми белән
якыннан танышып, дуслашып китәләр һәм бергә тормыш корып җибәрәләр.
Әдәби кичәләрнең берсендә Әдһәмова Галимҗан Ибраһимовны да күрә. Кави Нәҗми белән тора
башлагач, олы әдип белән танышлык якын дуслыкка әйләнә Г Иб - раһимов авырып Ялтага дәваланырга
киткәч тә аның янына хәлен белергә барыл йе- риләр. 1932 елда Ялтада очрашкач, Г. Ибраһимов:
— Укымаган булсаң, Николай Тихоновның бу китабын укып чык әле син, Сәрвәр,— дип, аңа
«Сугыш» исемле повестьны бирә — Син аны татарчага тәрҗемә ит. Бик үзенчәлекле, кирәкле әсәр...
1933 елда инде Николай Тихоновның -Сугыш» дигән повесте татарчага тәрҗемә ителеп басылып
та чыга.
«Бервакыт кич белән, егерме җиденче елның башлары иде бугай,— дип яза Сәрвәр апа үзенең бер
истәлегендә,— минем кухняда ашарга әзерләп йөргән җиремә Кави килеп керде дә:
— Тетрәндергеч бит бу! — дип, кулындагы Лев Николаевич Толстой китабын күрсәтте.— «После
бала» дип атала. Син дә укы әле. Сәрвәр! Кечкенә генә хикәя ул, тиз укыла...»
Әнә шулай, Кави Нәҗми киңәше белән Л. Н. Толстойның да әлеге хикәясе татарчага тәрҗемә ителә.
Үзе дә табигый сәләткә ия булу өстенә, яшьтән үк Шәехзадә Бабич кебек шагыйрь белән дуслашу,
Кави Нәҗми белән бергә яшәү, Галимҗан Ибраһимов кебек олы язучы белән аралашу — кыскасы,
талантлы, көчле мохитка килеп эләгү — әлбәттә, Сәрвәр Әдһәмовага зур таяныч була һәм үз көченә
ышанырга мөмкинлек бирә.
1934 елның җәендә исә. СССР язучыларның I сьездында, Сәрвәр апага Алексей Максимович
Горький белән күрешергә насыйп була.
■— Мин сезнең әсәрләрегезне татарчага тәрҗемә итәм, Алексей Максимович,— дип. Горький белән
исәнләштем. Ул. ягымлы елмаеп, кулымны кысты, русча «о» хәрефенә басым ясагандай итеп:
— Рәхмәт! Ә кыенмы тәрҗемә итү? — дип сорады.
— Җиңел түгел, Алексей Максимович, ләкин мин сезнең әсәрләрне бик яратам һәм кулымнан
килгән кадәр тырышам,— дигәч, ул тагын бер тапкыр:
— Рәхмәт! — дип, кулымны кысты».
Бөек язучының рәхмәтен ишетү яшь тәрҗемәчене тагын да тырышыбрак эшләргә канатландыра.
Шулай итеп, матур әдәбият әсәрләрен тәрҗемә итү аның төп профессиясенә әйләнә.
Сәрвәр апаның сәнгатьле тәрҗемәләре ярдәмендә йөз меңнәрчә татар укучылары рус һәм дөнья
классик әдәбиятының бетмәс-төкәнмәс җәүһәрләре белән таныша. Аның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге
хезмәте тулаем иҗатында хуш ис бөркеп торган чәчкәләр бәйләмен хәтерләтә. Бу бәйләмдә, әлбәттә,
Горький. Л. Толстой, Чехов әсәрләре аеруча күркәм урын алып тора.
Мөхтәр Әүэзовның «Абай» романы исә турыдан-туры казакъ теленнән тәрҗемә ителгән. Халыклар
арасындагы дуслыкны тагын да ныгытуга булыша торган бу хезмәт чиксез хөрмәткә һәм олы бәягә
лаеклы.
Зур тырышлык, күп көч таләп итә торган тәрҗемә өлкәсенә бөтен күңелен-ил- һамын багышлап,
Сәрвәр апа Әдһәмова рус классик һәм совет язучыларының иҗат лабораториясенә тирәнтен керә алды,
аларның язу формаларын һәм ысулларын, стиль үзенчәлекләрен аңлап үзләштерүгә иреште Җитди
иҗади эшчәнлеге аны тәрҗемәнең иң зур осталары дәрәҗәсенә күтәрде