Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Гипноз сеансында уйлану
— Сез бик тыныч, сезгә шундый рәхәт һәм борчымый сезне берни дә...
Әй/ гипнозчы абый, миңа саулык Теләвеңне аңлыйм инде дә,— Тынычлана алмыйм тик менә.
Бик шәп булыр иде бар борчулар Ташлап китсә кире кайтмаска Юк шул, киткәннәре урынына Яңалары килә алмашка.
Ничек борчылмыйсың?— эфир аша Гайбәт чәчә төрле «Тавыш»лар «СССРдан — ракеталар!» диеп, Компьютерлар бик еш ялгыша Кыл өстендә тора язмышлар.
— Сез бик тыныч,— дисең, гипнозчы абый, Миңа саулык теләү намына.
Бик шәп булыр иде шул сүзләрне Без әйталсак бар Җир шарына, Бөтен кыйтга халыкларына..
Сынчы җавабы
Дөньялыкта нинди булса кеше, Киләчәккә бара шундый хәлдә: Мәрмәр кебек саф-пакь күңеллеләр Әверелә мәрмәр һәйкәлләргә
Аяк-кулы богауланган Җәлил, Яланаяк Зоя баскан карга. Күпме батырларның йөрәкләре Ялкын булып яна мәйданнарда.
Җиргә ут китергән Прометейның һаман авыр, ай-һай, авыр хәле
Кешеләр өчен гомерен биргәннәргә Газаплану тиешмени мәңге?!
Коткарырга иде Җәлилләрне богаулардан! Араларга иде Зояларны салкыннардан! Чукытмаска иде Прометейны карчыгадан! Йоларга иде батыр йөрәкләрне ялкыннардан!
Әйтте сынчы: «Шулчак тереләр өчен Богаулар тагын күбәер иде, Салкыннар тагын ишәер иде, Карчыгалар башкаларның бавырын Чукыр иде... Шуңа дөньялыкта Ничек булса кеше, мәңгелеккә Мин аларны шулай калдырдым...»
Җәйге яңгыр
Кадир туганым истәлегенә
Болыт чабуларын җилфердәтеп, Күкри-күкри җәйге яңгыр узды. Җәйге яңгыр хәтерләтә миңа Уңган агрономны-абыемны...
Ул кояшлы җәйге яңгыр иде, Күкрәүләре, яшеннәре булды. Коеп яуды, оеп яуды да ул, Китеп барды... калды шифа-моңы
Дымга тиенеп калды басу-кырлар, Аның төсе булып калды Икмәк. Кояш төсле Икмәк үлемсез ул,— Аны үстергәннәр Җирдән китмәс!—
Шулай күкри-күкри еракларга Китеп барды ул рәхмәтле болыт. Бу җиргә ул кат-кат кайтыр әле Сагындырган җәйге яңгыр булып...
Гомер кичкәндә
Бәхәсләшеп вакыт әрәм итмик, Бәхәсләшеп торыр чак түгел. Кара дигән тоташ кара булмый, Ак дигәнең һәрчак ак түпел.
Яхшы яки начар диеп кенә Бәяләмик адәм баласын.
Яхшысында аның начарлык бар, Начарында яхшы табыласы.
Бәхәсләшеп вакыт әрәм итмик, Кеше гомере кыска болай да.
Диеп бәхәсләшкән арада, Реалистлар уйлап-ясап куйган Донья җимерерлек кораллар.
Бәхәсләшеп гомер әрәм итмик,
Җиң сызганып саклыйк бу Җирне, Үлемсезлек яулыйк — файдаланыйк Үзебезгә тигән гомерне.
Бабайлар һәйкәле
Йөргәннәр үзләре Чабата, чикмәннән — Оныклар бәхете, дип, Нәфсене чикләгән.
«Кәрәчин»— яндырган Җиделе лампада — Нефтьне, әйтерсең, Безгә дип саклаган.
Калдырган бабайлар
Урманны — киекле, Суларны — балыклы, Ватанны — ирекле
Ничә кат уянып,
Ничә кат уйланмыйк, Бабайлар рухына һәйкәлләр куярлык.
Ул һәйкәл бар инде!
Тик аңа булыйк сак.
Ул һәйкәл — бездән соң
Калачак Табигать, Сәламәт Табигать.