Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӨРМӘТЛЕ УКУЧЫ!


Журналның киләсе айда чыгачак 5 нче санында ниндирәк язмалар булыр икән, дип
кызыксынучылар өчен түбәндәгеләрне әйтеп куярга мөмкин. Хәтерегездәдер, үткән ел Татарстан
әдәбияты һәм сәнгате вәкилләре. Каракалпакстанга барып, анда зур бәйрәм тантаналары уздырып
кайтканнар иде Бу очрашулар илебез халыкларының бердәмлеген, татулыгын, уртак теләкләр белән
янып яшәвен тагын бер кат раслаучы күңелле бер вакыйга булды. Быел исә шул бәйрәмнең дәвамы
Татарстанда уздырылачак. бездә дә Каракаллакстан сәнгате һәм әдәбияты көннәре үткәреләчәк.
Кунаклар июньдә Сабан туйларына килә, "Казан утлары» журналы исә. аларны каршылау йөзеннән,
үзенең 5 нче санын ук Каракаллакстан әдәбиятына багышлый. Бу сәхифәләрдә Каракалпакстанның
галимнәре, прозаиклары, күп санлы шагыйрьләре катнашалар
Сез журналның бу санында язучы Ш. Бикчуринның «Тирән катлам» исемле яңа романы белән
таныша башладыгыз. Киләсе айда әсәрнең дәвамы бирелә Роман Татарстанда тантана ителәчәк зур
вакыйга — нефтьчеләребезнең илгә ике миллиард тонна кара алтын бирүе уңаеннан басыла
Май ае безнең хәтерләрдә Бөек Ватан сугышының данлы җиңү белән тәмамлануын хәбәр иткән
кадерле ай булып саклана Шагыйрьләр Г Рәхим һәм Ә. Гадел яңа шигырьләрен җиңү көненә карата
язганнар.
Публицистика бүлегенең төп материаллары КПССның XXVI съезды карарларын
пропагандалауга, алар яктылыгында ирешелгән җиңүләрне тасвирлауга багышланганнар
Журналның 5 нче санында күп кенә язучыларның юбилей тантаналары билгеләнә Бу уңайдан
аларның иҗатларына анализ ясаган тәнкыйть мәкаләләре дә. үзләренең яңа әсәрләре дә бар
Майда күренекле революционер язучы Гафур Коләхметовның тууына 100 ел тула Бу датага
карата бирелгән язмалар арасында әдипнең хатлары, аның иҗаты һәм тормыш юлы турында
уйланулар рәвешендә язылган мәкалә һәм Г Шәрипованың «Гафурлар гаиләсе» романыннан өзек
бар
Яшь тәнкыйтьчеләр Ф Зөлкарнәев белән С. Маннапов икесе дә мәкаләләрен шагыйрь Р
Гатауллинның «Чакыру» исемле яңа китабына багышлаганнар Авторлар шагыйрьнең иҗат
принципларына да, бүгенге көн поэзиясе алдында торган гомуми бурычларга да тукталалар
Тәнкыйть бүлегендә болардаи тыш Ф Миңнуллинның «Тәнкыйтьче бәхете». Ф Шәфигуллинның
«Көлеп моңая, уйлап елмая» исемле мәкаләләрен укырга мөмкин булачак.
Журналның соңгы битләрендә «Безнең календарь». «Елмаеп та. көлеп тә», «Әдәбият һәм
сәнгать яңалыклары» кебек традицион рубрикалар бар.
Кыскасы, «Казан утлары»ның 5 нче санын да укучылар яратып кабул итәрләр дип ышанабыз