«ИДЕЛДӘН ИСКӘН ҖИЛЛӘР» ПОЭМАСЫННАН ӨЗЕК
Давыл алдыннан
Болытка да, җилкәнгә дә охшап
Күренә күзгә сирень куагы
Хуш исләре башны әйләндерә...
Матур шомырт)—иң саф иң агы.
Иске флигель Тын һәм аулак урын.
Сирень аңкый тәрәэ каршында.
Яз җылысы белән тулы күңел
Якын итә шуның барсын да
Сириус калкыр — дәү һәм якты йолдыз.
Каникулга кайтыр Саша да.
Җәйге бакча белән кавышырга
Күңел инде күптән ашыга
Спиртовка, колба һәм китаплар — Зур химия тора киштәдә Көне буе эшләп утырдылар. Ә эш әле калды кичкә дә
Петербурдан кышын алып кайтып Саша биргән калын том кулда Завод үче. эшче сыйныф көче Зур икәнен күрде ул шунда.
Сөйли китап шундый хакыйкатьне: Эшче кулы — шундый нык металл. Ишәчәк ул синең нигезеңне, Законыңны синең, капитал)
Володяның, Миша Кузнецовның Шушы китап хәзер кулында.
һәрбер сүзе — биеклеккә баскыч, Җиңелмәс көч — һәрбер юлында.
Рус теленә шулай күчергәндә Рейннан килгән сүзләрне, Ачык итеп күрә төсле алар Якты таңга илтәр эзләрне.
Язгы җил дә гүя тынып кала Чәчәкләрне коймас өченгә.
Ике үсмер нишләп утырганын Шушы язда, шул май кичендә.
Миллионныйда 1 кем һәм каян белсен?! Байлар йоклый, буржуй симерә. Чиркәү чыңлый «гөнаһ кылма!» диеп, Ә динчеләр — хәмер чөмерә.
Губернатор үрдәк атып йөри, Жандармнар аны саклыйлар.
Нужа — болыт. Фәкыйрь Сембер күген Зур болытлар әле каплыйлар.
Сембер надан, Сембер йомык әле, Якты түгел әле иртәләр. ...Гимназистлар исә «Капитал»ны Рус теленә тәрҗемә итәләр.
Күтәргәндә шундый авыр йөкне Көч җитәрме, куллар түзәрме? Ульяновы яттан әйтеп тора. Кузнецовы яза сүзләрне.
Бер ай буе утырып бары биш бит Күчерделәр әле егетләр.
— Сизәсеңме шуны син, Володя, Бу сүзләр бит шигырь кебекләр.
Миша үзе — официант улы, Миша үзе ярлы нәселдән.
Аңлый Миша: сүзләр буржуйларны Җиңә торган яшен яшергән.
— Масаерга һич тә кирәкми дип Сөйләштек бит, Миша, кичә без... Кирәк безгә бераз җилләнергә. Әйдә тагын бераз очабыз!
һәм очалар, әйтеп: «Артка калма!» «Кем өскәрәк менәр!» диеп тә — Елмаешып таган атыналар, Күтәрелә дуслар биеккә.
Сембер шәһәренде урам исеме.
Оча дуслар!.. Ярсу дулкын булып Яз җилләре исә каршыга.
Болытлы күк, җилкән сыман сирень — Ачык күренә өстән барсы да
Яшьлек оча... Яшьлек күккә менә
Куанып та, бөркет булып та.
Юк, кояшны томан яшерә алмас, Каплый алмас аны болыт та!
Шаулаячак җирдә көчле күкрәү, Хәнҗәрләрен яшен сузачак.
Куандырып барча заводларны
Дөнья буйлап давыл узачак!..
Эрик Майтени,
■енгр шагыйре (Румыния)
Ленинны онытмыйбыз
Еллар үтә. Бик күп матур таңнар безнең Истән чыга узган заман җыры булып.
Ә ул яши йөрәгендә һәммәбезнең
Кояш сыман якты булып, тере булып!
«Бездә шундый партия бар! Бар ул!»— диеп Әйткән иде. Әйе, бар ул! һәм ул — бөек.
Зурлау сүзен йөрәкләрдән күккә чөеп, Җирдә аны бик күп халык котлый сөеп
«Бөтен власть — Советларга!»—диеп язып, Мәңге сүнмәс изге байрак күтәрде ул. Җирдә туды Азатлык һәм Ирек язы, Күңелләрен аяз итте күпләрнең ул.
Яктылыкны җирдә Ленин иҗат итте. Мирас итеп, Ленин тиңсез көч калдырды Аның сүзе планетаны урап үтте,— Хәтерләтеп лачын булып очкан җырны.
ЗӘКИ НУРИ чричемэлвре