Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДУЛКЫННАРГА КАРАП


Арыныр микән
Канатлары арыды микән әллә — Акчарлаклар суда тирбәлә;
Яшәү өчен көрәш тик бер бәла. Тынычлык юк сезнең илдә дә.
Тыныч яшәмиләр балыклар да: Эреләре йота вакларын
Балык аулап сезнең халыклар да Кимен куймый, акчарлакларым.
Бер карасаң сездә ни язык бар?!— Табигатьтән килә җанварлык
Тырнак җәйгән, теш ыржайткан җанвар — Корбан гына булсын ялмарлык...
Азык асылы сезгә балык инде!
Тере килеш йоткан чакларда (Тиңләү мөмкинме соң андый җимне!) Рәхәт була акчарлакларга.
Кешеләр дә шулай бит «көн күрә» Бер ил җиңә, берсе җиңелә. .
Шуңа дөнья сакта — аяк үрә!
Сугыш килмәсен ди җиренә
Канатлары тәмам талыр икән — Акчарлаклар суда тирбәлә. Җанварлыктан кеше арыныр микән Дөнья дигән зәңгәр тирмәдә?!
Йөрәгемә
Йөрәк, җилкен, җилләнеп кал,
Агармагае чәчләр!—
Картларга карап гыйбрәт ал, Яшьләргә карап яшәр!
Җылыт син җылың барында. Ал канат асларыңа!
Эрет бозын да, карын да һәм күңел ташларын да.
Мин хәятта кунак диеп Утырма түрдә генә.
Язмыш алдында баш иеп Сөмәя күрмә генә.
Читлектәге арысландай Атылсаң-бәрелсәң дә, Дошман белән алышканда Калсаң да авыр хәлдә.
Сынмаган, сыгылмагансың Көрәшләр, яулар кичеп! Инде нигә моңланасың Болай сагышка төшеп?
Ташла, йөрәк, җилкенеп кал, Эрет күңел карларын!..
Узган гомереңнән гыйбрәт ал, Үксез итмә калганын.
Бүре аулаганда
Дәстәрхандай ята җайрап Тип-тигез дала.
Шул далада бүре аулап
Атлылар чаба.
Аучы үз хәйләсен кора:
Куып җитмичә, Артка да калмыйча гына Бер яктан төшә.
Ә ерткычның гел бер якка
Карап барышка
Муен тамырлары ката —
Ягы карыша.
Кинәт шунда берсе чыга
Кире ягына:
Чукмар белән селтәп суга —
Бүре абына...
Ягы карышкан язмышны
Сук кире яктан:
Ирештеңме — ал табышны,
Төшмә дә аттан.
Далалар киң, атың чая.
Үзең ир-егет!
Өмет аты һаман чаба, Савыры ак күбек.
Чытык Иделдә
Каш-кабаклары төелгән.
Йөзләрен чыткан һава...
Тукайда ничек диелгән: «...Җил дә вакытында исеп, Яңгыр да вакытында ява»?
Кайда ул вактында! Монда Көн дә җил, яңгыр... харап! Дәрдмәнд терелә аңымда: «...Җилкәнен киргән кораб!
...Юл бара ят ил карап...»—
Ул кояш эзли ят илдән, Ә кояш өстә генә,— Тик болытларга күмелгән. .
Ачмый калмас күк йөзен бер,— Ит өмет, эстә генә!
Заһид Хәбибуллинга
Скрипка ни дип әйтә,— «Кәләү Гайшә» дип әйтә. Шул «Кәләү Гайшә» көйләре Тар сулышны киңәйтә.
Уенчының иягенә Сазының сыенганы, Кылларның һәр тиягеннән Моңнарның коелганы!..
Очкыннар сибелә тылсымлы Бармаклар арасыннан: Смычекта йөрәк чыңы Яктыра, яна сыман.
Уйный ла уйный шул чаклы! Тула да күңелләрең, Сизми дә каласың татлы Яшьләрең түгелгәнен...
Дулкынлы Идел кебек син. Моңлысың Илем кебек: Татар көйләрен уйнауда Юк. Заһид, синең кебек!
Уйна бер мәңгелек көйгә.
Буыннар баш исеннәр:
— Скрипка тавышы килә, Заһид уйный!— дисеннәр
Арфачы
Аккош муены—ак беләкләр сарыла Арфа кылларына, Тылсымланган җаннар концерт залында Алмый тыннарын да.
Күм-күк пәрдә. Прожектор нур төшерә,— Айлы төндәй серле.
Уйный арфа... ләззәт биреп кешегә Мең еллардан бирле.
Иске арфа уен саен яңара, .
Отыры үзгәләнә,
Кылларында гаҗәп чыңнар ярала, Ярсый-өзгәләнә.
Ак канатын җәйгән аккош — арфачы, Йөзә зәңгәр моңда.
’ Изге рух һәм якты хисләр алласы Тик ул гына монда!
Корабта
Акчарлаклар, үзгәреш юк сездә,— Моннан ничә гасыр элек тә Бүгенгедәй, дулкын сөзә-сөзә, Уйнагансыз шулай иректә.
Сезне күргәч никтер узган чаклар Уяндылар кинәт: җәйләүләр, Ак тирмәләр, бабам торган яклар, Киң далада елкы әйдәүләр...
Мавык, күңелем, әйдә атка менеп Томырылып чап син, яр ягала: Иске заман сыкрый җанга кереп, Иске заман аңда яңара.
Ул заман да ирек көрәшләре Кичергәндер, ирләр аугандыр, Изге аналарның күз яшьләре Шулай Идел булып калгандыр...
Әй сез, акчарлаклар, шул Иделдә Элеккедәй гамьсез очыгыз.
Сезнең халык үзгәрми ул бер дә, Язмышта юк сезнең эшегез.
Сезге яшәү — шатлык, әмма безгә Өстәмәгә — яшәү кайгысы: Туган көннән алып төшә эзгә Кырыс язмыш... түзми кай кеше.
Үзенә үзе кеше канун ясап,
Үзенә үзе куя киртәләр..
Акчарлаклар, сез мәңгегә азат, Кояш сезне мәңге иркәләр!
Элегия
Үзем телим, үзем каушыйм, качам, Үзем кыю, үзем тарсынам:
Сине күрсәм бер тынам, бер шашам, Гүя миңа дигән, буй җитмәслек, Бәхет таҗы синдә бар сыман...
Очрашсак та бер дә көтмәгәндә, Кинәт кенә, гади шартларда,— Әйләнә көн гаҗәп бер бәйрәмгә!— Нидән икән җанда бу тантана Синең белән булган чакларда?!
Сарыласың йөзне йөзгә куеп, Мин сак кына кочам, назларың Күңелнең бер читен ала уеп... Өмет куна кайткан кошлар булып,— Кабатлана күкрәп язларым!
Янам, янам күзләреңнән көйрәп, Үзем телим, үзем тартынам... Мәхәббәтне була мыни сөйләп! Йолдызларга ашам өермәңдә, Күтәреләм хисләр артыннан!..
Нишләтергә инде бу өметне!— Атылган кош сыман талпынам
Имәнем
Бакчамның күрке, матурым — Имәнем корыган минем, Имәнем — яшел чатырым Дигәнем корыган минем...
Күләгәсендә утырдык, Торды җам ташып кына. Инде имән калган корып, Ялангач басып тора.
Ни көтмәк язмыштан — шуктан, Күр, ниләр кылган кирең!— Ник, нинди салкыннар суккан Бакчалар-гөлләр илен?!.
Җансыз һәйкәл булып калган, Имәнем корыган минем, Гомерлеккә аерылалмам Дигәнем корыган минем...
— Шул гынамы бар бәласе? Я,— диләр,— тавышланма, Яшь имән утырт,— янәсе,— Юк-барга сагышланма!
Яшь имән күләгәсендә Тик мин утырмам инде, Юатып ни сөйләсәң дә Имәнем корыган инде, Теләсәм, теләмәсәм дә Торганча тормам инде...
Дулкыннарга карап
Кургашындай салкын дулкыннарның Чал яллары ята суларга.
Араларын иңләп ике ярның Акчарлаклар чыккан сунарга.
Аралары ерак ике ярның — Өмет белән максат шикелле...
Гомер буе максатыма бардым,— Ирешүе булды икеле.
Өмет һаман маяк булып басты. Өметләнгән саен яшәрдем.
Барган саен максат ераклашты, Шуңа ахры озак яшәвем.
Сабый чакта күктән йолдызларны
Тоту ансат булып тоелган.
Теләкләрем йолдыз булып янды,— Биек шул ул кеше буеннан...
Барып җитәр әле бәлки моңым Дулкыннарда ерак ярларга.
Тик пошынам, барыр юллар озын, Ә гомер бик кыска калганга.
Кургашындай салкын дулкыннарның
Чал яллары ята суларга.
Миндәй түгел, акчарлакның аның Бар кайгысы фәкать сунарда.
Уем яхшы
АКЫННАРЧА ИМПРОВИЗАЦИЯ
Йөзек күрке — кашында, Сыйлаганның — ашында, Абруйның — ил түрендә, Данның — халык телендә, Иминлекнең — илеңдә, Илнең йөге — иңеңдә, һәр кемнең — үз эшендә: Кешелекнең — кечедә, Кечелекнең — олыда, Юлаучының — юлында, Дилбегәсе — кулында, Ә кылычның — кынында Булуы яхшы.
Ирләр комар ияргә, Хатын-кызлар — сөяргә Ялкау йокса кирегә — Елмаерга иренә. Ялагайлык — куштанда, Баш ия ни кушсаң да. һәр яманлык — исеректә. Үпкә бетми кичереп тә Тасма телләр беленә Салынганга теленә.
Берәү күккә үрелә, Берәү янмый сүрелә, Берәү хәтер калдыра, Булмаса да аңгыра, Берәү юкка кайгыра — Бәхет эзләп каңгыра: Ихлас күңел биргәндә — Бәхет ул үз тирәңдә Кабаланмак-кабынмак, Артык күзгә чалынмак, Белдеклегә салынмак, Түрәләргә табынмак — Бигрәк яман.
Бер дә юкка үчеккән Яман булыр көчектән Мактаганга итенгән — Йөзгә оят китергән. Нигә гаеп эзләргә?— Бәр ул үзебездә дә Җилгә каршы төкергән. Белми бәхәскә кергән — Ак-караны аермас, Җаһиллектән арынмас! Егет калҗасыз калмас. Ләкин ятныкын алмас.
Тарса ачык авызга — Калҗа төшәр явызга. Балык җимли суларда, Ә акчарлак сунарда: Уйласаң шул да хәтта Гыйбрәтле табигатьтә.
Бар әйткәннәрең төсле Вәзеннәрең дә иске, Дип йөзең читкә борма,— Иске булса да тыңла: Ис китәрлек искегә! һәр искегә хиследә Өрьяңа бер төс керә; һәр яңа да искерә, Модага да таралып Иске кайта яңарып. Иске булса да алмаз Өлгесен кисми калмас!— Балкыр күңел тәрәзәң. Сүзләрем булсын Зәм-зәм, Уем яхшы.
1979 1980