БЕЗДӘ КУНАКТА: «ЗВЕЗДА» ЖУРНАЛЫ АВТОРЛАРЫ
Георгий Некрасов
Изге җир сии. Нева заставасы!
Уйларыма, җанга иңдеңме?
Юкса сиисез мин бар тавышыма Горур җырлый алыр идемме?
Иң беренче адымымнан утлы Сулыш өрдең минем язганга, Аталарча карашыңны тойдым Ераклардан — юлда барганда.
Леонид Хаустов
Могҗиза
Бер могҗиза булды асфальт юлда: Калку урый башта күренде.
Иртәгесен шул төш ярылды да
Яшь *үсенте өскә үренде.
Бик охшаган иде яшел нурга — Нечкә иде. туры иде ул.
Караңгылык көчен җиңде ул да1 Хәзер үзе балкый инде ул.
Күктән кояш нурны юмарт сипсә, Орлык төшсә әгәр туфракка — Үсми калмый җирдә җанлы нәрсә. Яшәү җиңә һәрбер очракта!
ЗӘКИ НУРИ тәрҗемәсе
Семен Ботвинник
Юк инде мәхәббәт, еракта калгандыр учаклар яктысы. Кайчандыр кошлары сайраган каенлык та үзгә, ят төсле.
Кая соң мин белгән тавышлар7 Тик тынлык оеган күңелдә. Язларның төсләре юылган, ятимлек урманым түрендә.
Невадан исәдер дымлы җил. агадыр болытлар биектән Ә минем күземә бер ни дә күренми шикелле... Ник икән?
Үпкәле сагыштан сыгылып өметкә сусаган бу җанны син булсаң балкытыр идең бит — тараеп тын калган дөньямны.
МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ тәрҗемәсе
Анатолий Чепуров
«Карлыгач су»
Хабаровск, үрләреңдә кызу! Август . Ә узе—җәй челләсе Чиләкләп ул коя эсселекне.. Ә яңгырны әле көтәсе.. Хабаровск, үреңә менәсе
Кызган асфальт юлдан ашыга — зәңгәр Күкне чатыр иткән машинам...
Тауга күтәрелә.. Үзе гүя
Тыны беткән юлчы... Ашыга
Кызу асфальт юлдан машинам
Гүя кояш, ылыс исле урман. Чишмәле бер җиләс урындай, Хабаровск үрләрендә уйлыйм. «Карлыгач су» , синең турыңда. Туктап гүя җиләс урынга.
Сусынымны бастың, җан янганын. Түгелсең дә, юкса, агымсу Ерак Көнчыгышта син көч бирдең, Исемең матур, үзең татлы идең, «Карлыгач су», сиңа рәхмәт бу!
РӘДИФ ГАТАУЛЛИН тәрҗемәсе
Анатолий Аквилев
Бөркетләр
«Карлыга»" — Ерак Канчыгышта минераль су исеме
без — бөркетләр токымыннан, Без — кыюлар, ленинчылар Мәңгелекне иңләп очар, Онытылмас безнең җырлар.
Яңа буын атлый бүген Алар җырлап узган юлдан Юл күрсәтеп килә әнә Матросоәлар саф алдыннан
Хәтерлидер Идел. Нева Алар батырлыгын, данын. Таңнар елклйтй бөркетләрнең Яу кырында тамган канын
Гел җиңүгә өнди алар Утка кергән байрак кебек һәм Җир бездән җылы алып Тибә уртак йөрәк кебек
БАМньр алтын тасма сыман Кисеп үтә тайгаларны.
Без — бөркетләр токымыннан.
Без — кыюлар, ленинчылар.
— Кайнар яшьлек, канатыңда Яңа буын юлга чыгар!
ГОСМАН САДӘ тәрҗемәсе
Надежда Полякова
Ярты юлны уздым инде —
Әле күпме барасы!1
Сине кем уйлап тапкан соң, Чакырым баганасы'
Каерылып артка карыйм, Бер чакырым үтәм дә..
Юл уртосы
Тау түбәсеннән күренә Барыр юл да, үткән дә
Үткән юллар авырлыгы Хәзер татлы төш кенә . Йогең җиңел була икән Таудан түбән төшкәндә
РАЗИЛ ВӘЛИЕВ тәрҗемәсе
Сергей Давыдов
Вакыт сүзе
Кура җиләкләрен, суын чишмәләрнең, зәңгәр урманнымы, сайрар кошларнымы — берсен дә сатмаган, берсен югалтмаган! — һәрбер гөлен безгә васыять иткән бабаң!
Курилмы, Литвамы — күрдек без аларны, Күрдек без Камада оккан наратларны Саклыйк, әй. дусларымгүяки Ватанны, урман, агачларны!
Уйлыйсың; бу—чаган. Ә ул — Вакыт сүзе.
ул — багланыш, дәвам.. Нәни Камыш кына, ишетелә, тыңла!— тсрмыш җыры аннан
һәм киләчәктә дә, бер ерак мизгелдә, шул җырдан танырлар оныклар безне дә'
Кавышкандай юллар берга. Елга, күлләр, киң диңгезләр. Котыпларда, галәмнәрдә Очраша гел безнең эзләр
Киләчәккә якынайта Яшь бөркетләр ал таңнарны
Вячеслав Кузнецов
Туган гуфрак
УЙНЫЙ кырда ерыш дулкыннары.
Чык .оела нурда җемелдәп — УЙ-ХЫЯЛЫҢ ЯКТы!
Хисләр хисе,
Моңнар моңы синең күңелдә.
Тамчы тама каен чукларыннан, Нурлар ява куктән ишелеп Мин — җирдәмен,
Димәк, оемдәмен — Җирем минем, алтын бишеге .
Бер уч -уфрак!
Кеше тең безне.
Үлгән иларда да терелттең
Кешеме син, кошмы?—һәммәбез до Җирнеке без. бары Җирнеке!
ЗӨЛФӘ! .
Сергей Макаров
Өй син, руда, домналарда Әйлән сыек металлга) Домна артында — каеннар Калып торам мин таңга.
Урманнан кочып, каеннар Шәһәргә җыелганнар. Алар, ахрысы, шәһәрдә Яшәргә җыенганнар.
Бар дил тә белми тәтеннә, Яфрак яра үзләре, батыр, әлбәттә, каенның Бу шәһәргә түзгәне)
Утырттым мин дә яшь каен
Шәһәр каеннары
Ул инд< әнә ямь-яшел Бореләргә терене.
Каенымны мин кояшның Нуры белән нурладым.
Ә зифа кәүсәсенә дип Ай нурларын урладым.
Ул шәһәр шау-шуларына.
Тәтененә бирешмәс Шуңа да бирешеп тору Ак каенга килешмәс!
Үсәр ул ташып, ургылып, Булыр әле ул дәү дә.
Учың белән сыйпап кара Җан кебек кайнар гәүдә!
Ирэна Сергеева
Аккошлар
Берәр нәрсә баладан да Матур булаламы?
Очар • әйрәне соры
Аккош балалары
Ашыил I ик — алар үзләрен
Сынап карар әле.
Әниләре шикелле үк Канат кагар әле!
Ашыкмыйк—алар бер заман • г1нвң явын алыр! .алаларны табу кыен, ■ с »ерү дә — авыр!
Нәни аккош баласының Ьалкый соры төсе.
Бу—матур тес! Тик куркыныч Безгә соры кеше.
Җирдә ак күңелле гене Кеше булсын бары! Булыр! Йөзә әнә җирнең An-ак тылсымнары!
РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН тәрҗемәләре
Олег Цокунов
Йолдызлар коелганда
Әйләнеп карарга вакыт юк, Көннәре, төннәре ашыга. Әйтерсең, киләчәк иленнән Бәхетләр юл чыккан каршыга.
Каймакта уйланып ятасың...
Һавадан йолдызлар коела. Учакта ут яна. Вакытлар Тукталып калгандай тоела.
Тәрәзә артында кара төн Океан шикелле чайкала. Шәһәрләр, авыллар югала... Югала... Бары тик ай кала.
Чайкалып океан төбендә Йоклыйсың бер ни дә шәйләми. Хәтерең түрендә бары тик Күрәсең үзеңнең шәүләңне.
РАЗИЛ ВӘЛИЕВ тәрҗемәсе