БЕЗ КЕМНӘР?
бүгалисина кайбер сырхауларны карый
да, моңа үләннәрдән ясалган дару шифа
булмас, моңа күңел даруы кирәк, ди икән.
Күңел даруы... Күңелем ярсыган вакытта,
моңсуланган, яисә, киресенчә, сүрелеп-
битарафланып калганда, мин кулыма китап алам.
Менә әле дә Фәннур Сафинның яңа гына басылып
чыккан «Сез кемнәр?» исем ле китабы кулымда.
Җыентык беренче битләреннән ук:
Шартлаулар, янгыннар яктыртса. Барыбер
караңгы ул төннәр... Шул төндә яндыгыз,
туганнар.
Менә бит сез кемнәр, сез кемнәр!
дигән ярсулы юллары белән күңелне биләп ала,
йөрәккә «гөлт» итеп ут кабына. Шушы дүрт юлны
укуга, илебезнең бөтен тарихы күз алдына килә,
береннән-берсе дәһшәт лерәк картиналар пәйда
була. Шул ук вакытта бу шигырь — бөтен
дөньяның катлаулы тарихы һәм катлаулы
бүгенгесе турында да.
Әйе, үлән яфракларны җылы яңгыр юып киткән
кебек, чын шигърият белән очрашу көше күңелен
аклый, пакьли. Әгәр дә ши гырьләр яшәү
шатлыгын тагын да ныграк тоярга ярдәм итсәләр,
кешенең рухын күтәрсәләр, хезмәт-көрәшкә
чакырсалар, ке- HJO шундый поэзия белән
очрашудан икеләтә ота.
Фәннур Сафинның бу җыентыгы дүрт «бакчадан»
— бүлектән тора. Бүлекләрнең берсе чынлап та
«Алма бакчасында» дип атала. Калганнары: «Без
кемнәр?» «Ак күбәләк патшалыгы», «Ярсу
тынлык», һәр бакчаның — үз яме, үз матурлыгы,
үз җимеше Бүлекләрнең һәрберсенә шагыйрьнең
йөзен кызартмый торган, көчле, хисле, ә
кайберләре, безнең карашка, иң югары таләпләргә
җавап бирерлек шигырьләр кергән Алар яшь
шагыйрьнең иҗат юлында сизелерлек эз
калдырыр дип ышанасы
Әгәр дә киләчәк буыннар хәтерендә калсам иде
дип яши икән, кеше, үз чорын узып китәргә тиеш,
кешелеккә файдалы эше, уе-идеалы белән
киләчәктә яшәргә тиеш. «Безнең токым» шигыре
әнә шул турыда:
Узган буын утка кергән чакта Якты җиңү
җырын җырлады —
Без очарга тиеш чорны узып — Алга әйдәп
гаҗәп дөньяны.
Яшьләргә хас булганча, Ф. Сафин җете төсләр
кулланырга ярата, ләкин шул төс— сүзләрдән
туган рәсем-шигырь укучыны шагыйрь
фикеренең тышкы катламында гына туктатып
калдырмый, ә аның фәлсәфи тирәнлегенә
чакыра.
Менә «Ярсу ат» шигыре. Яшел болынлы су
буйлары, кичке шәфәкъ. Шагыйрь көтелмәгәнрәк
тәңгәллеккә омтыла кебек: ярсып уйнаклап
йөрүче ат һәм кичке шәфәкъ. Әмма, уйлап
карасаң, ат үзе — туган ил символы булырлык
мәһабәт җан иясе, һәм, гомумән, ышанычлы җан
иясе, табигатьнең кадерле бер кисәге. Шунысы
кызык, шәфәкъ сүзенең гадәттә күңелгә бераз
шом салу хасияте булса да. биредә алай түгел,
күңелгә һич шом-шөбһә килми, чөнки ат (гәрчә ул
ярсу булса да) рәхәтләнеп уйнаклап йөри, һәм
тиңлек- гармониялек күренешенә шул бер сүз —
«уйнаклый» сүзе белән ирешелә дә: ат уйнаклый,
шәфәкъ уйнаклый. Табигатьтәге гармония
сакланса, җир дә имин булыр дигән уй күңелгә
килә.
Шагыйрьләребезнең күбесенә хас бер күренеш
бар: моң сүзенә мөрәҗәгать итү гадәте. Соңгы
елларда моң төшенчәсенең эчтәлеге киңәя бара
кебек. Бу төшенчә безнең халыкның характер
үзенчәлеген күрсәтә: шагыйрьнең шигырь
байлыгы — халык күңеле, барысы да шуннан
килә... Ф. Сафинда әлеге моңның төсе бар: я ул ал
(күбрәк), я зәңгәр, әмма һәрвакыт якты. Ә шулай
да моң — моң инде ул, барыбер йөрәкнең әллә
кайсы бер җирен чеметеп ала:
...Мөмкинме соң миңа янмаска, Көне буе
янган кояш сыман. Ал моң булып җиргә
таммаска!!
Шул рәвешле, кеше фидакарьлеге кояш
фидакарьлеге белән чагыштырыла. Кешегә
никадәр ышану, аны нинди югарылыкка күтәрү!
Матурлыкны бүтәннәргә караганда күп мәртәбә
артыграк тою сәләте кешене шагыйрь итә, диләр.
Фәннур өчен тормышта матурлык бик күп төрле,
кеше хезмәт күрсәттеме — бу матурлык, шаулап
язлар килсә — матурлык. Җирдә тынычлык сак-
ланса— матурлык, җир яшәрсә, җир ес
Ә
темдә тезелешләр күбәйсә дә матурлык. Шагыйрь
матурлыкка табына, аны кешеләргә күрсәтүдә
бөтен көчен куя, аңа дан җырлый:
.Матурлыкның бетен капкаларын Ачарга һәм
алга барырга!
Бу өзек шагыйрьнең «Ильичка» исемле
шигыреннән алымдь Татар әдәбият мда
кешелекнең бөек титаны В. И. Ленин турында
тирән лирика белән сугарыл'ан шигырьләрнең
классик үрнәкләре биге- ле. Әлеге шигырь шул
традицияләрнең дәяамы булып яңгырый.
Чәчәк кыры, иген кыры булган кебек, бу деньяда
гамь кыры да бар. Чын шагыйрьләр шуннан
килә... Тирә-юньдәге җитешсеэлекләрне, күңелне
рәнҗеткән күренешләрне Ф. Сафин кешенең
табигатькә мөнәсәбәте аша бирергә ярата, чөнки
табигатькә булган мөнәсәбәт — адәм баласының
үз-үзенә, кешеләргә, туган илгә, гомумән,
җәмгыятькә мөнәсәбәте ул
.Бу ярларны — бу талларны кемнәр
саклый алмаган! Ә кошчыгым
андыйларны Мактап сайрый алмый шул,
Җире өчен янмаганнар Ил өчен дә янмый
шул!
Шагыйрьне мизгел һәм мәңгелек чатегс, рияләре
борчый һәм, бу борчуль. уйларына үзе үк
тормышчан җавап бирә
...Эшнең башы я дәвамы гына булып кала
нкән һәр нокта!
Җыентыктагы күп кенә шигырьләр («Чулпан»,
«Яшьлек каласы», «Кама» һ. 6) тугай якка, андагы
үзгореш-яңарышларга багышланган. Бу
үзгәрешләр республик? бызның бигрәк ге көньяк-
көнчыгыш районнарына. Чулман-Кама
бассейнына карый. Биредә промышленностьның
яңа өлкәләре үсеш алды, яңа шәһәрләр үсеп
чыкты Шагыйрь шул үзгәрешләрне яшьләргә хас
романтик соклану белән сурәтли. Бу соклану шул
кадәр якты, самими һәм туган җир өчен шундый
олы горурлык хисе белән сугарылган ки, ул хис
космик масштабларга күчә
Калыкты таң балкышында Яшьлегем
шәһәрләре.
Юк иде бит әле Җирнең Болай ук
яшәргәне
Ф Сафин иҗатында алма, алма бакчасы образы
шактый еш очрый. Халкыбыз күңелендә бу
җимешнең төрле символик мәгънәләре бар Матур
кызны багалмасы дип атау; кеше эшенең
нәтиҗолелегон күрсәтеп «бакчасы җимешле»
дигәндә дә ал ма бакчасы күз алдында тотыла.
«Алма агачыннан ерак төшмәс» һ 6 Кыскасы, алма
бездә аерым шигъри игътибарга лаек.
Ф Сафин бу образга фәлсәфи мәгънә сала:
Әйе, кешенең үткән гомере җирдә эзсез калмасын,
чәчәк булып ачылган яшь кеше гомере киләчәккә
кызыл алма булып барсын. җимеше-хезмәте
киләчәккә ядкарь булсын. (Ә киләчәк үзе нинди
кадерле күзалмасы!) Кеше күңелен гаҗиз уйлан-
дыра торган туу һәм үлем, шушы фалсә фи
категорияләр турындагы фикере» дә Ф Сафин
алмага бәйләп әйтә алган:
Алмада без таң һәм шәфәкъ күрәбез, ә барыннан
да бигрәк алмада мәхәббәт ялкынын күрәбез.
Алмага бәйләп иҗат ителгән. мәхәббәт турындагы
шигырьләреннән тагын ике генә юл китерик:
■Сии!я дип барсам — җил исә_
Шигырьне хәтта дәвам иттермәсең дә була. чөнки
биредә бер бетен киеренкелек салынган инде.
Шагыйрьнең күңеле һәрчак якты, күкләрдә оча,
сабый кебек беркатлы:
Бар дөньяны тутырып киләсең, яз. Суймас ал
таң булып келәсең. Бәхет кенә кирәк миңа
бүген. Ни бәхетләр алып киләсең!
Шигырьнең аһәңе шундый табигый.— кешенең
бәхет даулавы эгоистик теләк түгел, ә романтик
якты хыял ител кабул ителә
Фәннурның бәхет турында төпле, җитди фикере
халкыбызның бәхет турында гы уе белән тәңгәл
килә:
Кырларда
ялгызым калганда
Арышлар
башымнан сыйпаган..
Бу шигырьдә гомер-гомергә игенчелек белән
шөгыльләнгән халыкны хезмәте җи меше — тук
башаклар чын-чынлап бәхе- ле итсә, икенче яктан,
аның гадәттән тыш тыйнаклыгы күренә: шатлык
яшьләрен до ялгызы гына калган чагында чыгара
ул Безнең халыкта кайгыны сабыр кичерә белмәү
хәтта гаептән санала бит
Ф Сафинның шигырьләре җиңел укыл.? лар.
күңелгә тиз сеңәләр, шул ук ввкыттл аларның эчке
мәгънәләре тирен, аларг» салынган җегәр. олы
фикер укучыны ота» уйланырга мәҗбүр итә-
Ныклык теләп безгә, йөрәк кушкан Хаклык
якларына чакырып.
Таш өстендә борын төртә үлән — Җирдән безгә
дигән Яхшылык.
Шагыйрьнең уйлары тирен, еш кына борчулы,
чеикн күтәреләсе биеклекләре
Туп-туп итеп алма тешә.
без, эшлисе, төзәтәсе эшләребез күп. Шагыйрьнең
күңелен Туган ил язмышы, алай гына да түгел
бөтен Җир язмышы били. Бүгенге буынның рухи
ныклыгы турында борчылып уйлана ул. Хәзерге
заманның бихисап күп проблемаларын чишә
алырлыкмы бу буын? Безгә якты көн калдырып
китүче көрәшчеләрнең лаеклы дәвамчысымы ул?
Буыннар арасындагы бәйләнеш, аларның бер-
берсе алдындагы бурычлары шагыйрь күңеленең
төп игътибар үзәгендә Ф Сафин менә шул бәйлә-
нешне драматик 'ыгызлыкка җиткереп бирә алган:
Янды төн. янды кан — җан калды. Шуңамы
якты бу ак көннәр* һәм шуңа нн булыр
җавабың?
Без кемнәр, без кемнәр, без кемнәр!