Логотип Казан Утлары
Драма

1887 ел


ФАҖИГАЛЕ ХРОНИКА
ӨЧ БҮЛЕКТӘ
КАТНАШАЛАР
Никонов
Фадеев
У л ь я н о в
Звонарская
Смелянский
Португалов Людмила Бааль Ш е л о н о в
Вронский
Гангзрдт
Потапов
Масленников
Овсянникова
Мангушевский
Ульяновны» сенелесе
X у ж а хатын
Студентлар, жандармнар, х ез м ат к •> р л р. понятойлар
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Яшәү өчен вакытлыча бирелә торган почмаклар һәм бүлмәләр, тыкрыклар, чиркәү тәресе һәм мәчет манарасы Кемнеңдер сыкранып кычкыруы, томан эченнән күрен гән тәрәзә Үткәннәрдән Россиянең — яшеренеп эш итүче, киләчәккә омтылган Россия нең сулмаган йөзе күренеп тора һәм кайчак рухымның чын ватаны да кайдадыр шунда кебек тоела Ә алар белән бергә — мин үзем дә
Тәрәзә янында китапка иелгән Ульянов Әмма китап битләре кыштырдаганы ише- т.елмн Карашы ачык китаптан читкә, каядыр еракка төбәлгән
Ольга (кереп). Чәеңне ник эчмисең? Үзең сорадың лабаса
Ульянов (чынаяктан бер йотым каба, өстәлгә куя). Бераз җы-лытмассыңмы икән? Салкын чәйне өнәп җиткермим
Ольга. Ничә кат җылытырга мөмкин? (Ульянов аны тагын тыңла мый инде.) Тукыйсың сине, тукыйсың. (Кул селти.) Әнкәй бик борчы ла Нишләп барлык иптәшләрең дә синнән өлкәнрәк соң. ди.
Ульянов Аларнын күбесе Сашаны күреп белгән
Спектакль Казандагы һәм Ленинградтагы Ленин комсомолы исемендәге яшь тамашачылар театрлары. Мәскәүдәге Ермолова исемендәге театрда уйнала
Ольга Әти вафат Сашаны үтерделәр. Аня сөргендә. Бер елда никадәр үзгәреш Тагын берәр нәрсә булса, әнкәй түзә дә алмас! (Тынлык.) Кинәт картаеп китте ул. әйеме?
Ульянов Чәй китерсәң икән. Син боларны барыбер аңлап җиткермисең әле
Ольга Ник җиткермим ди? Әнкәйне кызганам (Тәэсире.' бирелеп.) Соииалисткага әйләнеп, минем үземне корбан итәсем килә!
Ульянов. Нәрсә? ш
Ольга Социалистканың яшәү максаты — үз-үзенне корбан ит\
Ульянов (көлә). Нишләп әле һичшиксез һәлак булырга тиеш ди ~ ул? ♦
Ольга Чөнки яңа тормышны корбаннар биреп кенә пропаганда- « ларга мөмкин Ин дөресе дә шул! Ә сезнең теге барлык сүзләрегез. “ барлык чыш-пышларыгыз — бөтенесе буш нәрсә! Менә шул!
Ульянов Шулай укмыни?
Ольга Әйе Корбанлык — анысы бөтенләй башка эш ичмасам Кешене үлгәч мактый башлыйлар Ни өчен җәзалаганнар икән? Нинди < сүз сөйләгән, ни эшләгән икән, дип төпченәләр Сүз китә, гайбәт китә = Меңләгән кеше кызыксына башлый (Яңадан тәэсиргә бирелеп ) Саша кебек үләсем килә минем Әни генә кызганыч
Ульянов Бар. дәресеңне әзерлә! Миңа да комачаулама'
Ольга Ә син әзерләмисен бит
Ульянов кинәт көлә башлый
Ни булды? Нидән көләсең син?
Ульянов Өченче көн Смелянскнйның сенелесе халык арасына киткән Ә бүген инде әйләнеп тә кайткан Пычранып беткән, карарга куркыныч Әйттем мин ана, уйлап кара. Вера, акылсызлык бит бу дидем Шул хәлеңдә ялгызың кая бармакчы буласың, күз алдына китер, адашырсың, я булмаса ир-ат бәйләнә башлар дидем Смелянскнй күп ме үгетләде Юк. тыңламады, крестьян киеме киде дә һәлак булырга китте
Ольга Соң. шуннан?
Ульянов. Смелянскнй белән икәүләп көлә-көлә чак аяктан егылмадык Беренче көнне үк адашкан, кая килеп эләккәнен үзе дә белми икән Янгыр, караңгы төн. ачык кыр Аннары бер елгага килеп чыккан Пнндн елга икәнен дә белми, яр буйлап киткән Мин югарыга таба бараммы, әллә түбәнгәме икәнен дә белмәдем ди Чынлап та. Володечка. елганың кая таба акканын ничек беләләр аны. дип сорый
Ольга Ә син ни дидең?
Ульянов. Берәр йомычка ташларга иде. йомычка кая таба ак са. түбән ягы шул булыр иде, дим
Ольга (көлә) Ә ул?
Ульянов. Ә ул әйтә, йомычка юк иде бит. ди. Халык арасына баруы әнә шулай тәмамланган
Ольга Пик сөйләдең син* моны мина?
У л ь я н о в. Мораль мәсәлләрдә генә була Анда да начарларында I ы на Ә без синең белән, нң яхшысы, шашка уйныйк Биш тапкыр ман i.iiira чиртештән Кечкенә кызларны аларның башына барып җитмәс- тән нәрсәләрдән биздерергә кирәк Маңгаена чиертеп
Ольга Биштән түгел — ун чиертештән! Карарбыз кемнең кемне отканын! (Шашка уйный башлыйлар Шаулашу, көлеш Сеңелесе ота Ульянов, урыныннан кубып, аннан кача Ольга аны өстәл тирәли куып йөри, тота.)
Каты һим олак итеп ишек шакыйлар
Ольга (куркып). Кем булыр бу?
Ульянов (каушап калуын җиңеп). Россиядә кеше гаебе аз булган саен күбрәк курка (Акрын гына.) Бар. ач.
Ольга чыгып китә
Ольга (тыштан). Кем бар?
Ишек дөберди
Тавыш (дорфа). Полиция! Тизрәк ачыгыз!
Ольга (керә) Полиция
Ульянов. Куркырлык берни дә юк. Ач
Сенелесе яңадан чыга Ишек ачылганы ишетелә, һәм кинәт көлеш башлана Ишектән, көлә-көлә, шат күңелле Португалов керә
П о р т у г а л о в. Нәрсә? Куркыттыммы?
Ульянов. Кретин. Мондый мәзәгең өчен!.
Португалов. Реакциягезне тикшердем. Ярый. ярый, гаеп миндә миндә! Кәеф әйбәт чакта да шаяртырга ярамыймы әллә?!
Ольга (Португаловның аркасына сугып). Менә сиңа! Менә сиңа!
Португалов. Сез. Олечка, иң яхшысы, миңа ашарга берәр нәрсә бирегез. Көне буе аякта. '
Ульянов. Чишен. Утыр.
Португалов. Ай. идәнегезне пычратканмын лабаса!
Ольга. Үзең үк сөртеп тә ал!
Португалов Я. тормышлар ничегрәк. Олечка? Бөтен ирләр гимназиясе Олечка Ульянова өчен ут йота диләр. Дөресме шул. юкмы’ Ольга Әй. китегез лә!
Португалов Хатын-кызлар белән һич кенә дә сөйләшә алмыйм Ни өчендер мине бөтенесе, сүз куешкандай, ачуланалар, кый ныйлар. сугалар (Ольга чәй китерә. Ульяновка.) Сездә кунсам, сүз әйтмәссезме икән?
Ульянов Куныгыз, әлбәттә. Яңалыклар юкмы?
Португалов. Хәзер, хәзер. Балакайны йокларга гына озатыйк та.
Ольга Мин барында берни дә әйтергә теләми, ә! Ай. эчкерле дә инде син. Португалов!
Португалов (ул суга дип башын яшерә). Әйтәм бит нишләптер кызлар яратмый мине.
Ольга Мин сезгә үч итеп йокламыйм. Күрше бүлмәгә кереп утырам да үч итеп йокламыйм! Мескен чыш-пышлар! Бик кирәге бар иде ди мина сезнең серләрегезнең! Үзләрен әллә кемгә куйган булалар1 Кы лайчыклар! (Ишекне каты ябып чыгып китә.)
Португалов. Ай, кызу канлы да соң!
Ульянов. Я, сузма!
Португалов (телеграмма чыгарып бирә). Үзәктән. Менә. Смс- лянкскийга килгәненә ике генә сәгать.
Ульянов (укый). «Никахлашу декабрь башында булачак Түземсезлек белән көтәбез. » (Тора, бүлмә буйлап йөренә ) Димәк, әзер ләнә башларга кирәк.
Португал ов Иртәгә сәгать алтыда җыелабыз. Барысын та йөрен чыгарга кирәк. Чын кыямәт булырга тиеш ул'
Ульянов (телеграмманы яңадан алып) -Никахлашу декабрь башында .»
2 ♦
Төн Күз ияләшерияләшмәс караңгылана Өстәлдә керосин лампасы Студент и Никонов, ротмистр Мангушевский. гади киемле кеше, жандарм, понятойлар. Тентү « бара Ялыктыргыч әмма өстән-өстәнрәк кенә тентү Кулдан өскә таба тәмәке тегене ~ сузыла Штатский киемендәге кеше естәл янында утыра, кәгазьләр, китаплар актара ф
и Мангушевский Тынычсызладыкмы? Борчыласызмы? Никонов, һич көтмәгәндә
Гади киемле кеше Бик үк көтелмәгәндә булдымы ик-if' - Жандарм Полковник әфәнде, менә!.
Гади киемле кеше. Рәхмәт, кадерлем (Китапларны игъ- « гибарсыз гына актарып.) Беркетмә языгыз, ротмистр Кызыклы берни - дә юк Никонов әфәнде революция уены уйнамый (Килем, ерәп ) Юкк. >" борчылырга мәҗбүр иттек без аны
Мангушевский беркетмә я <а Никонов аркасы белән стенага сөялеп басып тира, Ә.Һ аңа. әле гади киемле кешегә карый
Мангушевский. Понятойлар. бире килегез! (Аларга ) Кул куегыз. (Никоновка.) Законга каршы килердәй берни дә юк Сезнең белән танышуыма бик шатмын Хәлегез начармы?
Никонов. Юк. юк.
Гади киемле кеше. Барыгыз, ротмистр Никонов әфәнде чынлап та үзен начаррак хис итә. Тынычландырырга тырышырмын мин а ны.
Барысы да чыгалар.
(Үзе белән таныштырып ) Губерна жандарм идарәсе начальнигы полковник Гангардт Законга каршы килерлек берни дә тапмадык. Никонов әфәнде. (Тартманы күтәреп һәм капкачын ачып , Хәер, менә бу бик тә... типография буявына охшаган (Никонов дәшми ) Мин инде бүген үк сезгә куну урынын төрмә бинасыннан тәкъдим итә алган булыр идем Аңлыйсызмы сез моны? (Бармаклары белән өстәлне шакый ) Без тапмаган материаллар җитәрлек монда
Н и конов. Ни өчен сон?.
Гангардт Мин дә шулай уйлыйм Нигә? Гуманлы кеше булып кыланасым килми Юк. кызганудан түгел Хәер, күпмедер еллар элек үзем дә шушындый ук минутларны кичердем Сезнең кебек үк яшьле гем белән Лыгырдарга яраталар Россиядә Әмма лыгырдауларга җитди карый торган ил түгел ул Россия. Мондый тартма кебек нәрсә лар, яки сез артык саксызлык аркасында үз өстәлегездәге саклый тор ган кәгазьләр өчен төрмә белән түләргә мөмкин Дилетант күнекмәләр өчен, бик кыйммәт түләү булмыймы соң бу? Сездә бераз салкынчарак димме?
Никонов. Әйе. салкынрак
Гангардт Чыраегыз киткән. Никонов. Мин сезнең үз-үзегезш бик тә иркен тотуыгызны теләр идем. Без хәзер сезнең белән элеккеге якын танышлар кебек сөйләшәбез
Никонов. Миннән ни кирәк сезгә?
Гангардт Күп нәрсә
11 и к о н о в Кулга алынуга мин әзер Күптән әзер
Г-ангардт. Нигә. Павел Николаевич? Сездән тагын бер корбан ясаргамы? Аллам сакласын! Аңлагыз мине, моны эшләү җиңел түгел Зчәргә берәр нәрсәгез юкмы’
11 иконой Белмим. Әйе. бар.
Аракы, стаканнар, кабым китерә Аракы сала
Гангардт Шулай да сез бик үк кунакчыл хуҗа түгел.
Ннконов икенче стаканны тутыра
Сезнең исәнлеккә!. Политика күзгә ташлану мөмкинлеге бирә. Рухын ярлы булганда бу кызыктыра. Әмма, кабатлап әйтәм. куркыныч кызыгу ул. (Кинәт.) Кем ул Шелонов?
Никонов (бик үк ашыкмый гына). Алай искитәрлек нәрсәсе юк.
Гангардт Ә Ульянов? Аның абыйсын җәзаладылар Бу фактка мөнәсәбәтегез ничегрәк?
Тынлык
Берничә генә соравым бар минем. Рәсми булмаган сөйләшү бу. дустым. Минем кабинетымда бармый торган сөйләшү. Сезнең сүзләре гезне берәү дә ишетми Ә. ни, Лидия Звонарская мәсьәләсендә. Мин чибәр хатын-кызларның революция эшенә кереп китүләрен һәрвакыт бик авыр аңлыйм Чибәрлек — сирәк күренеш. Шуңа күрә ул биклән мәскә, ә дөньяны бизәргә тиеш Беләм. сез аны яратасыз Ул да битараф түгел Тыегыз аны...
Никонов. Үзегезне мондый мөнәсәбәтләргә дә кагылырга хаклы дип исәплисезме?
Гангардт. Бу сезне рәнҗеттеме? (Көлә.) Русь үзенең каршы лыклары белән әйбәт! Крепостное праводан чыгарга да өлгермәдек, ә инде горурлыгыбыз борынгы республикачыларныкыдаймы? Бу яктан алганда, немец эч пошыргыч. Җирдә йөри ул. Шул ук революцияне ясаганчы, ул аны линейка белән үлчәп караячак. Үлчәп караячак та баш тартачак! Чөнки аңа пфеннинг пирогка кирәк. Ә рус кешесе, ти- рәнме-юкмы икәнен дә үлчәп тормыйча, суга сикерә! Ә Смелянский нәрсә? Ул немец жидлыгын таратмыймыни?'
Никонов. Нәрсәне күздә тотуыгызны аңламыйм.
Гангардт. Мин университет курсларын тәмамлаган елларда студентларда Россия производствосы нигилизмы артты. Чабата киеп мужик янына бару, револьвер белән эш итү. бомба ыргыту — болар барысы да һич югында рус формасы! Ә хәзер ниндидер яңа мода Uh.i ук мужикның ниндидер идея белән кайнавы Мин боларны патриот буларак сөйлим!.. Сез дә патриотмы, әллә яңа модалылар яклымы?
Никонов (каны кызып). Сәбәбе бар икән — мин әзер! Әмма рәсми яктан караганда Чакырыгыз понятойларны! Ә бу кәмитне тукта тыгыз! . (Өстәлне ача һәм тартмаларны алып ыргыта.) Әйе. нелегальщина! Әйе! Менә, менә!
Гангардт (көлемсерәп). Каһарман ролен дә уйнамакчы була сызмы? Ышаныгыз мина Россия чынбарлыгында бу һич тә кызыгырдай роль түгел. Кызыгырлык түгел, һич тә кызыгырлык түгел! (Пы шылдап.) Ә иң мөһиме, кешенең бу рольне ничек үтәвен беркем дә бер кайчан да белмәячәк Жандарм күзәтүе астына сез икенче тапкыр алынасыз инде. Сезнең әнкәгез бар Карт анагыз! Үзе дә очын-очка гына ялгап яшәгәндә, сезне гимназия курсларын тәмамлаттыру җиңел булмагандыр. Ә университетка күпме өметләр баглыйсыз! Өстәвенә апагыз, энегез бар. Алар өчен җаваплылыкны санга сукмаска уйлыйсызмы?
И и коно в Сез миннән шпион ясый алмассыз
Гангардт Юкка борчыласыз. Павел Николаевич Безнең очрашулар үтә дә сер булып калыр Полициянең әлегәчә үз кешеләренең берсен дә сатканы юк Революционерлар сатты, ә без — юк
Никонов. Файдалы түгелмени?
Г ангардт. Нәрсә? ♦
Н и к о н о в. Файдасызмыни, дим? Шуннан соң провокаторлыкка берәү дә бармаячакмы?
Гангардт Сез мине дә. үзегезне дә мәсхәрәлисез Ышаныгыз. 1 кайчан да булса бу көннәрне рәхмәт хисләре белән искә алырсыз әле *
Никонов Рәхмәте ни өчен тагы?
Гангардт. Сезне мәгънәсез иллюзияләрдән коткарганым өчен ш Мин сезне реаль тормыш туфрагына кайтарам
Н и к о н о в Арыдым мин
Гангардт Без аучылар, сез — корбаннар Шулай да булсын я ди! Әмма сез. аучыларга, ә без сез атачак киеккә әверелгән очракта о дөньяда берәр нәрсә үзгәрер микән соң? Тарих сәхнәсенә яңа уенчылар * чыгармы? Әйе! Тик вакыйгаларның төп мәгънәсе үзгәрерме соң? Сез ч дөнья тәртипләренә каршы көрәшәсез Төп фажнгагыз да менә шунда инде! Социаль мохитны үзгәртергә була. Әлеге политик, юридик һәм экономик учреждениеләрне дә була! Ләкин идеяләрне, гадәтләрне, кешеләрнең хисен ничек үзгәртмәк кирәк? Сезнең яна дип аталган җәмгыятегезне төзү өчен башта кеше үтерергә кирәк. Аны ниндидер башка берәү белән алыштырырга кирәк*
Пиконов Иске жыр бу!
Гангардт Шулаймыни? (Көлемсерәп.) Ә сез аны җырлыйсыз мыни?
Никонов Иң элек кеше табигатен үзгәртергә, кеше хисләрен, инануларын, кеше төшенчәсен үзгәртергә, тик шуннан соң гына иҗтимагый мөнәсәбәтләрне үзгәртергә тотынырга була Шулаймы?
Г а н г а р д т. Ә сезнеңчә алай түгелмени?
Никонов Сез безгә ахырдан башларга кушасыз, ә без башын нан башларбыз Ышануларны һәм хисләрне яңадан үзгәртүдән элек бу инану һәм хисләрне гарипләгән нигезне җимерүдән башлаячакбыз! Революция фәнни нигездә, кешеләрне үз колачына алып, аларны үз хо- сусыйлыкларыннан. аның властеннан тартып алучы тулы бер система булдырыр һәм ул кеше күңелен яңартачак Өстәвенә тамырдан һәм бик тиз яңартачак
Г ангардт Бүгенге социал-демократлар үз идеяләрен фәнни игеп күрсәтергә тырыша Сез хаклы Әмма фәннең, кадерлекәем минем, әле- гә барлык таркау нәрсәләрне фәлсәфи гомумиләштерердәй синтезны таба алганы юк Дин синтезын алыштырырлык нәрсә юк әлегә Шулай булгач, сезнең әхлакый яңарышка өметләнүегез дә Бик томанлы фәл сәфн бәхәс бу. Сүз сезнең тормышыгыз турында бара Сезнең якынна рыгызның тормышы турында
Никонов Минем тормышым күптән хәл ителгән инде
Гангардт Бөтенесен сызып ташларгамы? Нәрсә хакына? Ннн дидер өрәк хакынамы? Дөньяны үзгәртеп кору турындагы буш. бөтен ләй хыялый идея хакынамы?
Тынлык
Сонгы мәгълүматларга караганда, чуалышлар Россиянең күпләгән университетын чолгап алган Россиядә студентлар чуалышы турында кайчан һәм кайда сөйләшенде? Аның вәкилләре кайсы шәһәрдә җыел ды? Киңәшмәнең составы нинди иде’
Тынлык
Шушы көннәрдә бер доктор килде. Сахалинда эшләгән Кичә бергә әбәт ашадык Аның сүзләре белән әйтсәк, каторгадагы хатын-кыз һәртөрле җенси эксплуатация объектына әверелә Ул аннан уйнашчы булып чыга Чыга алса, әлбәттә Сез үзегез яраткан хатын-кызга шундый язмыш телисезмени? _
Никонов (йөзен каплап) Бу дөньяны, мөгаен, алла түгел, шайтан яраткандыр.
Гангардт Ихтимал. Мин үзем сезнен ул шайтаныгыз акрын эволюция нәтиҗәсендә канчан да булса алла кебек үк фәрештәгә әверелер дип исәплим. Тик ана бу эштә ярдәм итәргә генә кирәк.
Никонов Сезгә мине җаным кирәкме?
Урыныннан тора Бүлмә буйлап әрле-бирле йөренә
Гәүдәм кирәкмиме, ә? Бөтенесе шыгрым тулганмы инде? Гәүдәләр өчен урын юкмы? Жан аулау башландымы?
Стакандагыны кинәт кенә алып эчә Урындыкка утыра
Г а н I а р д т (озак паузадан соң). Сезгә беркем дә гап-гади хәбәрче ролен уйнарга тәкъдим итми Безнең андый кешеләребез бар. Без сездән күбрәк нәрсә өмет итәбез.
Никонов. Нәрсә?
Гангардт. Студентлар түгәрәкләрендә сез икенче рольләрне уйныйсыз Нигә дип беренче рольне алмаска ди әле? Мона бар сыйфатларыгыз туры килә. Акыллы, укымышлы Төрле караштагы кешеләр белән эшлекле, яхшы бәйләнешләр булдыра аласыз. Башлык булыр! а бөтен мөмкинлекләрегез бар Аларны үстерергә генә кирәк. Сез— яшь— монысы да зур әһәмияткә ия. Ниһаять, сез дворян баласы түгел. Киресенчә, кара сөяк. Революцион хәрәкәт тенденциясен исәпкә алганда. бу деталь бер дә артык түгел. (Көлемсерәп.) Яшьләрне революция үзенең романтикасы белән дә тарта, шулай түгелме?! Андый романтика сездә кирәгеннән артык булачак
Никонов (Гангардтка карамыйча) Мин сезне нишләптер аңламыйм.
Гангардт (тынлыктан соң). Мин сезгә хезмәттәшлек итүнең иң квалифакацияле. иң тәвәккәл һәм иң романтик төрен тәкъдим итәм. Безнең белән эшләүне һәм безнең мәнфәгатьләргә игътибарны яшерен оешмаларда иң актив төстә катнашып та алып барырга була. Иң зур .■әнгать — ул ниндидер дәрәҗәдә җинаять дип танылган эшләрне ачу яки аларны үзең генә эшләү түгел, ә аларның инициаторы булуда да
Никонов Шундый уенда мин катнашырга тиешме?
Гангардт. Әйе-әйе. Никонов әфәнде! Әйе! (Пышылдап.) Без сезгә гомумроссия подпольеларында дәрәҗә яуларга, иң абруйлы членнар алдында шөһрәт казанырга ярдәм итәрбез.
Никонов (көлә). Акылдан шашкан сез. полковник! Артыграк бәяләдегез сез мине! Миннән талантлыраклар бар
Гангардт. Без бу мәсьәләне ныклап уйлаштык. Талантлыраклар бар дисезме? Аларның юкка чыгуы мөмкин. Никонов әфәнде. (Тынлык.) Хәзер Россиядә политик фикер чуалышы хөкем сөрә. Таркау төркемчекләр һәр партиядә хыялый партияләр Анархистлар, эсдек түгәрәкләре, террорчы малай-шалайлар, иске киемдәге пропагандистлар. тарала башлаган марксистик коткы һәм. үзегез белгәнчә, һәркайда үзара мөнәсәбәтләр буталчыклыгы. Лидерлар юк. Ә бу соңгысы дөрес агентура көчләрен оештыру өчен бик тә уңайлы Иртәме- соңмы. мондый тайпылыш нык таралыр һәм менә шул чакта иярдә кем утырачагы бик мөһим! Тулаем революцион хәрәкәтнең нинди гомуми характер алачагын белү дә мөһим безгә.
Никонов. Иртәгәге көнгә әзерләнәсезмени инде? Ачыктан-ачык
< әйдәшәсез сез. полковник
Гангардт Гадәтем шундый Башкаларның да шундый булуына исәп баглыйм
Никонов тора
(Кискен.) Утырыгыз! 2
Никонов. Кешене мәсхәрли торган тәкьдимнәрегсзне бик җиңел - ясыйсыз. Сезгә андый хокукны кем бирде? Мәсхәрәләүгә хокукны дим' -
Гангардт Безнен башка чарабыз юк. Никонов (Өстәлгә бар ♦ маклары белән шакылдатып.) Легаль булмаган нәрсәләр генә дә түгел = Типография - үзе генә дә бик җитди нәрсә. Сезне Петербург универси- “ тетыннан куганнар, җиңел котылгансыз Әмма кайбер нәрсәләр хәзер е- генә ачыкланды Патшаны үтерүгә юнәлтелгән эш белән бәйле нәрсә- « ләр Элеккеге иптәшләрегез кайда? Осипов. Ульянов дим? Асылдылар- “ мы? (ТЫНЛЫК ) Ә кече Ульянов хакында берни дә әйтергә теләмисез ; (Елмаеп.) Мин — уенчы, һәм сезнен белән бик зур уен уйнарга = җыенам Бүгенге беренче ставка — сезнен тормышыгыз һәм сезгә ка- “ дерле булган хатын-кыз тормышы Кызганычка каршы, һөҗүм белән бәйле эшкә аның ла катнашы бар
Никонов. Минем жаным бәрабәренә үзегезгә карьера ясамакчы буласызмы?
Әкрен генә кузгала
Гангардт (револьвер чыгара) Монысы инде артык. Никонов. Анда, ишекнең теге ягында, кешеләр бар Ә бу (револьвер көпшәсе белән өстәлгә сугып.) уенчык түгел
II и ко ио в (чигенә) Пигә дип сез боларны нәкъ менә мина тәкъдим итәсез?
Гангардт (тынлыктан соң). Без сезнен хактагы барлык мәгълүматларны җентекләп өйрәндек
Ннконоп бүлмәдә әрле-бирле йөренә. эчмәкче була Кабалана кабалана стаканга сала Стакан ава. түгелә Ул янадан сала, эчә
Сез үзегезне кияүгә чыгучы карт кыз кебек тотасыз Никонов. Нәрсә?
Ипбашы салынып төш.» Урындыкка капчык кебек ава
Гангардт Детальләрен соныннан сөйләшербез. Инде яктырып килә.
Арыган кыяфәттә кульнулык белән битен сөртә Ишеккә таба бара Бусага төбендә туктап кала
Попов тавы. Овсянникова йорты Якындагы сишәмбедә кичке ал пила Шуны исегездә тотыгыз, ставка сезнең тормышыгыз гына түгел
Китә Ннконоп урындыкта тирбәлеп утыра Шешәне ала һәм ниндидер бер усаллык белән аны идәнгә атып бәрә Кыйпылчыклар оча Идәнгә тагын нидер ыргытыла
Керосин лампасы сүнә һәм кинәт иртәнге энгер-менгердә. караңгыда диярлек укеру юнышы ишетелә Бу үзенен жанын саткан денсез кеше үкерүе Яктыра Ннконоп идәндә ята Йоклый Лидия Звонарская кер.»
3 н о нарекая 11аша' Паша'
Никонов. Нәрсә-ә?
Звонарская Паша' Исерекме әллә син?
Никонов Алдыйм мин1 Төп башына утыртам мин ул кабахәтләрне! Ярык тагаракка утыртам! Бары тик синен хакка, аңладыңмы? Синең хакка!
Звонарская Нәрсә лыгырдыйсын син? (Чүмечтән аның бите- на су агыза, сөлге белән сөртә.) Уян дим!
Никонов. Син!
Звонарская Бөтен жирдә тентү. кулга алу бара. Зворыкинны. Перельштейнны. Сапроновны кулга алганнар Фатирда, флигельдә икс туташ яши. Екатеринбург гимназиясе укучылары Аларны да алдылар. Куркып синең янга йөгердем Күнелем нидер сизенә.
Никонов. Эчәсем килә.
Звонарская Я хода, бер дә болай исергәнең юк иде ләбаса синен! (Аны торгыза.) Әйдә. әйдә, урынга ят
Ул иелә, револьверы төшә
Никонов, һаман шул тимерен белән йөрисенме? Син берәр кешене.. яки үзеңне үтерә алыр идеңме? Үтерә алыр идеңме?
Звонарская (револьверын яшерә). Мин бары ирекле хәлдә генә яши алам
Никонов. Ирекле. Ирек ул һәрвакыт упкын кырыенда.
Звонарская Ин мөһиме, үз язмышыма кемдер түгел, ә үзем хужа буласым килә. Үзем! Ни булды сиңа?
Никонов. Әйе. исерек мин (Тора да кроватька таба бара.) Игрек. Җаным да яна Янып бетәчәк һәм тю-тю! Күккә очачак!
Звонарская Ни сөйлисен?
Никонов (карана) Стеналар Мин бу стеналардан янымда сип булганда гына курыкмыйм.
Звонарская Ник алай дисен, кадерлем? Сина ни булды? Шәһәрдә тентүләр бара, ә мин синен яныңа йөгердем Исендәме, без гел бергә булырга ант иттек ич
Никонов. Россиядә һәрвакыт тентү бара! Ә менә жанынны тентесәләр. жаныңны! Ярат әле мине. Үп мине. Үп!
Шау-шу, халык төркеме Ачык калган ишектән зал, өстәл почмагы, кешеләр күренә Кемдер фисгармониядә уйный Кемдер самовар күтәреп бара Көлеш, кычкырган тавышлар
Мундирлы студент Питерда прогресс диләр Почта ведомствосында хатлар ачып укучы хезмәткәрләр күбәйгән икән.
К ы з. Ә мин Иванга хат яздым Сагындым
Гади киемле озын студент. Кем бу?
Кечкенә студент Тегесеме, әллә монысымы?
Озын Монысы
Кечкенә. Людка Бааль Акушерлар бүлегеннән Генерал кызы Озын Генерал кызы булса да. ярыйсы. Ә үзе ничегрәк соң. генерал түгелме?
Кечкенә. Аннан да хәтәррәк Үтә дә холыксыз һәм үлеп гашыйк. Озын Кемгә?
Кечкенә. Үз-үзенә. Тагын революциягә гашыйк диләр Озын. Шундый ботлар беләнме?
Кечкенә. Булса сок? Бары тик чехоткалылар гына ясыймы әллә ул революцияне?
Залдан кемнеңдер тенор тавышы ишетелә:
О Казань, ты Казань многогранная.
За грехи наказал тебя бог' ф
Кемнеңдер мешгосы: 5
В
Кибетка легкая летит
Родными, снежными полями. ф
Морозно, тьма кругом, все спит.
А снег грустит под тормозами
Кемнеңдер тавышы <Әфәнделәр' Әфәнделәр!» Никонов белән Звонарская керә Алар “ каршысына Шелонов килә п
ш
Шелонов Нәстәгә бик сыраен сыттын. Паса? Махмырмыни? а Нинди уйлар уйлысың. касык сөяге? *
Никонов. Бәйләнмә әле. 3
Звонарская Син һәрвакыт балкып кына йөрисенме?
IJJ е л о н о в О-һо-һо!
Кайсыдыр бер елдамы Ишеттегезме. Дида. Паша, ишеттегезме? Петербургта Менделеев ректорны лабораториядән куып чыгарган Мәскәүдә унжиде кеше яраланган
Шелонов. Шуна синең гражданлык йөрәгең сыкрыймы?
Кайсыдыр бер елдамы. Синең белән сөйләшсәң!. Син!
Шелонон кул селти, борыла Португалов күренә
Португалов Шелонов. тукта әле!
Читкә алып китә
Син университет ачылу хөрмәтенә оештырылган тантаналы актка килеп зур хөрмәт күрсәттең Кызык, беләсе иде. ни өчен?
Шелонов. Кит әле моннан!.
Португалов (кулын аның иңбашына куеп). Тагын бер тапкыр сорыйм синнән Студентлар советы бүгенге көн тәртипләренә протест йөзеннән байкот турында карар кабул итте Аңлатып бирүегезне үте нәм. ни өчен син
Шелонов. Тагын бер тапкыр кабатлап әйтәм. кит моннан! Шай- 1аныма олак, үзеңнең судың белән! Инспектор белән, аның шымчыла ры гына жнтмәгән. тагын икенче бер эчке инспекция тапканнар'
Португалов Студентлар суды белән шаярмыйлар
Шелонов Мин үземә-үзем закон һәм бернинди дә өстән күзәтүче кирәкми миңа
Португалов Кем чакырды монда сине?
Шелонов (тынлыктан соң). Никонов әфәндегездә авыр махмыр Дәвалауга мохтаж Рөхсәт итәсезме, бөек инквизитор әфәнде? Ха ха-ха!
Кызып. бӘХОСЛвшеП, залдан Вронский. Ульянов. Фадсч*в. Людмила Вааль. Звонарская чыгалар
Б ронский Германиядә революцион күчеш өчен бөтен шартлар бар Өстәвенә, катастрофасыз юл белән күчәргә Эволюция белән' Эс декларда алтмыш газета Үзгәрешләрне тою һәм аңлау бар халыкка да хас булырга тиеш Алар шул халык белән эшли дә инде менә Шул ук сәүдәгәрләр белән эшли
Ульянов Димәк, революцияне көчләп переворот мәгънәсендә ясыйлар булып чыга? Сәүдәгәр революционер булып өлгергәнне көтеп ятырга кирәк, димәк?
Броне кий Сез яшь әле, Ульянов Артык яшь
Ульянов. Әлбәттә, күпчелек үз интересын аклагач, шулай ук аны канәгатьләндерү юлларын һәм чараларын төшенгәч, ана инде көчләп переворот ясап торырга да кирәкми
Фадеев. Бир кирәген. Ульянов!
Ульянов (кычкыруларга игътибар итмәстән). Әмма барлык их-тыяҗларны тану һәм аңлау кинәт кенә килеп чыкмый Моны көтеп тормаска да була!
Звонарская Тел төбегезне акламыйм
Ульянов. Кызганыч прогрессчы сез, Бронский. һәм сезнең революциягез дә революция түгел, ә шулерлык, буталыш кына.
Бронский Минем революция — шулерлык, ә сезнеке нәрсә?
Ульянов Белмим, һич югында әкрен генә үсүен көтеп яту түгел. Әмма ләкин маҗара тулы роман да түгел!
Португалов Нәрсә сон? Күпләгән гади халыкның кырмыскаларча эшеме?
Ульянов Үз юлымны белмим әле. Сайлыйм гына әле мин юлны
Б а а л ь. Элек халыкка йөрү әйбәт тон булып атала иде, хәзер марксизм.
Ульянов (көлемсерәп). Әйбәт тон булып? Эш модадамыни?!
Португалов. Эшләргә кирәк! Буш сафсата кормаска, ә эшләргә! Кешене буган чакта бердәнбер уй — буучыдан котылу
Ш е л о н о в. Аннары нәрсә?
Португалов. Аннары анысы соңыннан.
Шелонов. Әгәр кул күнегеп китсә? һәм кемнеңдер муены оша- маса ничек?
Португалов Син үз муеныңны гомуми муеннан өстенрәк куярга теләр идеңме әллә?
Шелонов. Димәк, шәхси муенлы кеше кисәге. Ха-ха!
Португалов (ярсып). Безнең эш — юк итү! Тар-мар итү Без - тинамитка тоташкан бикфорд шнуры
Ульянов. Сезнеңчә ничек: кешеләр революциядә үз алларына бернинди дә төгәл идеал куймаска тиешмени? Үзен шундый эшчәнлеккә багышларга карар кылган берәр идиотны табу мөмкин булыр микән соң?..
Шелонов. Сарыклар һәрвакыт җитәрлек.
Ульянов. Әгәр дә без шул сарыкларга охшасак һәм үз эшчәнле- гебезнец максаты турында да. аны гамәлгә ашыру турында да уйлан- масак (Португаловка.) Андый эшчәнлек уйланмаган, инстинктив эшчәнлек ул. Минемчә, без барыбыз да кайдадыр шул дәрәҗәдә.. Инстинкт дәрәҗәсендә җимерү, нәрсәгәдер каршы көрәшү турында бәхәсләшеп туймыйбыз, ә менә җимерелгәнне нәрсә белән алыштырырга соң? Бу бит тавык кетәклеге төзү генә түгел, әфәггделәр!
Фадеев. Хода кушып, башта җимерергә насыйп булсын иде әле. Аннары ни дә булса уйлап табар идек.
Шелонов. Ни дә булса, дисезме'-* Менә кайда икән чикләвек! Менә нәрсәне түземсезлек белән көтә икән кешелек дөньясы! Ни дә булса! Ә мин төкерәм синең «ни дә булса»ңа, кадерле туганкаем!
Ульянов. Күпләгән революцион лрограммаларыбызның уңай өлешләре буталчыклыктан, томанлы булудан җәфа чигә Безнең йом шак ягыбыз шунда
Шелонов Әгәр андый уңай өлеше булмаса. Ульянов? Андый нәрсәнең бөтенләй булмавы сәбәпле булмаса? Ж,әза эшләнгән — төрмә.
сөрген, каторгалар бар Ә бүләк? Күкрәккә тагарга калай, чүпрәк тасмамы? Шул гынамы? Данте тәмугның тугыз катын жентекләп язган, ә оҗмах шагыйре кая? Фантазия җитмиме? Әгәр дә ул бөтенләй бул маса?
Баа ль Ничек — булмаса
Шеломов. Бу зур дөнья, бөтен җир шары т-*»ш минустан гына ф торса? Бөтен әкәмәте шул булса, ә? Ә плюс кайдадыр галәмдә *Ч”ч:а? г Кайдадыр. ниндидер этләр йолдызлыгында югалып калса? Кирәкме сөяк кебек, алла аны шунда ыргыткан булса? Анда аны кемдер башка 5 берәү, бәлкем, шул ук этләр кимерсә, ә? Ә без — монда Бөтен фаҗига да менә шунда. Хо-хо! Кәмите дә менә шунда Кешелек яшәешенең трагикомедиясе!
Ульянов Әйе. фаҗига! Әмма төп мәгънәсе дә шунда безнең бч- = рыч — аннан чыгу юлын табу Фаҗигале хәлдән чыгу юлын табу’
X Никонов. Смелянскнй күренә и
<
Смеля некий Әфәнделәр, игътибар сорыйм! Игътибар, әфән- * деләр!
Шау-шу әкренләп басыла
Бааль (кычкырып) һәрвакыт бер үк базар!
Смеля некий Базар да — эш Бөтен Россия базарда кайнаша һәм юл сайлый Эш турында сөйләшик, әфәнделәр' Бүген бирегә землячество вәкилләре килде. (Никоновка.) Бәлкем син әйтерсең’
Никонов (кул селтәп) Юк. әйдә үзең
Смеля некий Билгеле булганча, Мәскәү университетында өченче курс студенты Синявский шушы көннәрдә инспектор Брызгаловнын яңагына суккан Чуалыш башланган. Итчеләрне һәм казакларны җибәргәннәр. Атлар белән таптатканнар Унҗиде кеше гарипләнгән. Өчәү үтерелгән Университет ябылган. Кулга алулар башланган Петербургта да хәлләр шулай тәмамланган Чуалышлар дулкыны хәзер, берсен дә калдырмыйча, барлык университетлардан узачак. Россия студентлары протестны үз тормышларының формасы итеп сайларга тиешләр Без студентларның иреген тулысынча юкка чыгарган университет тәртип ләренә каршы протестны! һәм тулаем бөтен полиция режимына каршы протестны! Бу режим һавасын хәтта сабый да сулый! Нишлибез, әфән деләр? (Тынлык.) Безгә, иптәшләр, шуны белдерергә кушылды, кичә студентлар судында Казан университетында сходка турында карар чыгарылды Безнең һәрберебез нинди генә карашта тормасын, теоретик яктан ничек кенә аерылмасын, бч — гомуми эш Без мәскәүлеләрне һәм петербурглыларны якларга тиешбез. Ә бу яклау сизелерлек булсын өчен, аларныц хатасын истә тотарга, алар эшли алмаганны эшләргә кирәк
Ульянов Без бөтен университетны, барлык Казан студентларын күтәрергә тиеш (Көчлерәк тавыш белән.) Әгәр бөтенесе дә күтәрелсә. Университетта тугыз йөз тугыз кеше һәрберсе үзенең билетын ташласа'
III е л о н о в. Әгәр та шла маса?
Ульянов. Нигә днп җыелдык сон без монда? Шундый фокуслар өчен генәме?
Смелянскнй Миңа калса, безнең һәркайсыбыз үз-үзенә революция тантанасы өчен тотыла торган капитал итеп карарга тиеш (Озаклап Шелоновка карап тора.) Әллә сез риза түгелме5
111 е л о н о в Капитал итеп тотылырга
Э.КУ.». '
Смелянский. Әйе. кирәк икән, тотылырга да Ахыргача (Карашын башкаларга күчереп ) Шуның белән тәмам, әфәнделәр Иртәгә үк бу мәсьәләне землячестволар җыелышларында тикшерүегезне үте- нәм Ә бүген (яңадан Шелоновка карый) язмышны артык ярсытмыйк. Таралышыйк.
Ульянов. Аерым детальләре, гомуми характеры, көне һәм сәгате соңрак әйтелер
Барысы ла таралыша
Б а а л ь. Озатып куясыңмы мине. Ульянов?
Ш е л о н о в. Төркемгә бүленәләр, группага. Чиркәүләр, партия ләр Ә теләсә кайсы төркем — кеше дошманы ул.
Фадеев (Никоновка). Син кая барасың? Ашыкмый тор
Звонарская (Никоновка) Мин сине ураМда көтәрмен.
Б а а л ь. Ульянов!
Ульянов. Миңа монда калырга кирәк әле
Фадеев. Смелянский. Ульянов. Ннконов һәм Португаловтан башкалар китәләр
Ульянов Чынлап та... кем чакырды ул Шелоновны бирегә?
Фадеев. Берәү дә чакырмады
Смелянский КЫзык
Португалов. Сашка Бронский күптән провокатор дип атый инде аны.
Ннконов (караңгы чырай белән). Провокаторлар үз-үзләрен алай тотмый
Смелянский Ярый, йөз илле кеше үз билетларын ташладылар да ди Ә калганнары? Башкаларын ничек мәҗбүр итәргә соң?
Португалов Провокатормы-түгелме — Шелонов ишеләргә биредә урын булмаска тиеш!
Фадеев. Бер тинтәк кенә бит соң ул! Үз акылы белән!
Португалов. Бигрәк кече күңелле кеше инде син. Тнк шуны сыннан куркам, синең ул кече күңеллелсген аркасында Без еш кына, җитмешенче еллар революционерларының аяк астында җир йомшак булган, алар болытларда йөзгәннәр, сабын куыгыдай шартлаган балачага конспирациясе белән шөгыльләнгәннәр, дип уйлыйбыз. Ә без. ә без — бөтенләй башкалар янәсе... Үзебез исә шул ук хаталарны кабатлыйбыз. Әзерләнә торган сходка турында инде жандарм идарәсендә белмиләрдер дип кем гарантия бирә ала?
Смелянский (Фадеевка). Овсянниковага ни булган?
Фадеев. Кәефе юк. Әмма аның авызыннан сүз чыкмаячак. Ган- гардт турында бер сүз дә әйтми. Мина калса, аның өен
С м е л я н с к и й Алар арасында үз кешеләребезне булдырмасак. әлбәттә, без үзебезне хыянәтчеләрдән саклый алмабыз
Португалов. Шелонов инспекторга Сембер землячествосы турында ычкындырган
Смелянский. Кит әле!..
Тынлык
Ульянов, һәркем һәр кеше турында барысын да белә, һәркем барысы белән дә турыдан-туры мөнәсәбәттә тора Квартиралар уртак Еш очрашабыз. Аларда очраклы кешеләр була Хатлар саклана, һәм аларнын шифры күпләргә билгеле.. (Никоновка ) Син ник дәшмисең?
Ни к о н о н Болай гына. Баш авырта
У л ь я н о в Шелононтан курыкмаска кирәк. Читләшкән ул Бетен кешедән читләшкән Андыйлар була Әмма очраклы кеше ул
Порти а.юв Ә мин Шелоновны читләштерергә, анын белән та пышуны гаепләргә тәкъдим итәм! Сходка университет белән чынлыкта кем идарә итүен күрсәтергә тиеш Безме, әллә инспекцияме? Үз властебызны безгә инде хәзер үк күрсәтергә кирәк Студентлар судын санга > сукмаган очракта ни бул.к ын һәркем белеп торсын Ә Шелонов Бете несена дә төкерә ул! Шул исәптән, судка да!
Никонов Белмим Бик тә рәхимсез бу Белмим i
Ульянов Килешми Әлбәттә, анын кебекләргә монда, мондый . җыелышларда урын булмаска тиеш, тик тнкшереп-нитеп тормастан. _ кинәт кенә “
Порту галон. Әйе. кинәт кенә Әйе. рәхимсез! Югыйсә без яши - башламас борын ук үләчәкбез! Ә башка нинди сиздертерлек факт бе- £ лән белгертәчәкбез без у н/н < хакында!? Юкса без университетны кү- ® тәрә алмаячакбыз! и
II иконок Барлык студентларны күтәрү мөмкин эшме сон?
Ульянов Барысын да күтәрергә кирәк Тнк менә нәрсә белән ~ ипчек?
Португал о н Ничекме? Азрак булса да кеше табигатен белергә кирәк
Никонов Хртача кешеләр күпчелек.
П о р т у г а л о в. Әйе Аларда ялкын да уртача Шулай да һәр төрле уртача кешене нрексездән протестка чакырырга була. Я аны пароксизмга төшәр дәрәҗәгә җиткәнче ярсытырга, я анда уцышка ире шүгә ышаныч уятырга кирәк Бер яктан, җәзасыз калу хисе, икенче яктан, тыгылмаган өчен курку! Курку!
Н и к о в о в Курку
Порту га *ов (иптәшен кочаклап) Без бит аз. Паша! һәм безне үтерәләр! Башкача эшли алмыйбыз без! Бронскин дөрес әйтә Шело- нов провакатор Хндыйларны гомумән юк итәләр
Ульянов Хыянәтче булуына инанган очракта Тнк шул очракмы соц бу?
Пор’ ' -I '<■" !>• • күпмедер дәрәҗәдә дучар ителгән кешеләр. Ульянов. Хбыегышы гына алыгыз, мәсәлән Ул үзенен буынтык-аяклы ларын өйрәнүдән баш тартты Безнең үз мәнфәгатьләребез дә. эшләребез дә. хисләребез дә. чын күңелдән бнрелгәнлегебез дә. мөлкәтебез дә. хәтта үз тормышыбыз да юк һәм(булырга тиеш тә түгел. Без бу черек дөнья белән һәртөрле бәйләнешебезне өздек, һәм без анда яшә небезне дәвам иттерәбез икән бары тик аны ничек итеп дөресрәк җимерү өчен генә яшибез!
У л ь я и о в. Жимерү генә аз
Порту галон Жимерү бу инде бик күп дигән сүз һәм моның өчен минем тормышым кирәк була икән - бнрәм мин аны Шундук би рәм Тагын кемнеңдер Шелоновныкымы. аныкымы, я мәсәлән, сине кеме кирәк була икән алам һич икеләнмичә алам
С м е л я п с к и й Ул хаклы. Үз-үзебезгә катгый икән, без башкаларга да катгый булырга тиеш.
II иконок Белмим
Ф а д е е н Мин дә. белмнм
У л ь я но в Яшерен түгәрәкләр өчен генә яраклы гадәттән тыш нәр сәләр телисеңме? Биредә үзең дә сизмәстән принципларны чаралар белән алыштырып куюын ихтимал
Португал ов Тикшереп торырга вакыт юк Вакыт юк!
С м е л я н с к н й (di/< трын кочаклап) Әйе. үзәкләштерелгән кат | ый оешма булдырырга кирәк безгә Ин югары гаделлек .хакына кайчак корбаннар бирергә дә туры килә. Ульянов!

Ульянов Аны корбан итәргәме?
Смел я некий Хәтта бик күп Күпләрне' Бәлкем, юлыбызның фаҗигасе дә нәкъ менә шундадыр, әмма туры килә! Башка чара юк1 Лабиринт бу. ә чыгу юлы Анысы, бәлкем, кайдадыр борылыш артындадыр' Кайдадыр шундадыр!
Ульянов. Борылыш артында дисезме? Без аның кайдалыгын фараз кылмаска, ә табарга тиеш' (Португаловка ) Мин Шелоновка бойкот белдерергә каршы Үз-үзебезгә аяк чалу бу
Жандарм ндарәсенен яшерен очрашу квартиры Берничә ишекле залда штатский киемдәге Гангардт һәм Бронскнй
Г ангардт (кәгазьләрне актарып). Молодец сез. Александр Евгеньевич. Алтыным сез! Чынлап та. революция һәм танцы эшләре остасы
Бронскнй (конверттан хезмәт хакы алып саный) Тик осталарга начар түлиләр сездә. Николай Иванович.
Г ангардт Дөрес, начар. Начар.
Бронскнй Яз көне мин егерме тугыз кешегә исемлек бирдем. Ә хәзер? (Кәгазьләр актарып һәм яңадан өстәлгә ыргытып.) Йөздән артык биредә һәм шунысын әйтим, бу инде — эш. Өстәвенә җиңел эш тә түгел!
Гангардт. Анда. анда!.. (Бармагы белән түшәмгә төртеп күрсәтә.) Гафу итегез мин бүкәнне. Революциягә принципиаль рәвештә ышанмаган тинтәк маразматикларның оптимизмы Россиягә бик кыйммәткә төшәчәк Бу революциянең инде җәмгыятьнең тотрыксыз өлешендә тирән тамырлар җибәрергә өлгерүен һәм ул тамырларны өстән генә Тигезләп кисәргә түгел, ә чокып, казып алырга кирәклеген алар башларына да китермиләр Я хода, тирән итеп сөр^ өчен күп акча кирәклеген ул патриотларга аңлатуы ничек читен!
Бронскнй. Кызганычка каршы, миңа аннан гына бер җиңеллек тә килми.
Г ангардт. Эшне шуңа кадәр җиткергәннәр ки. тикшерү мәгънәсендә Россия бөтенләй нуль! Петербургта, Мәскәүдә аз-маз бар да шуның белән вәссәлам' (Кул селти.) Биредәге эшләрне кабул итәргә килдем... Күзәтү бүлеге тикшерү эшләренең элементарь таләпләренә дә җавап бирмәслек хәлдә. Яшерен агентура бөтенләй юк. Ә эшне орденнар таккан карт утын пүләне генерал-майор Житков тапшыра Пенсиягә китмәкче . Идиотизмның иң югары ноктасы түгел диген инде— үзенә ышанып тапшырылган идарәдә барысы дә әйбәт дип уйлый Менә ни өчен түли алмыйм мин сезгә хезмәтегез таләп иткән кадәр Әмма түләячәкмен мин. түләячәкмен! Бөтенесе үзгәреп тора Хезмәт ха- кыгызнын әлегә бик кечкенә икәнен аңлыйм
Бронскнй Әгәр дә бөтен эш җимерелсә? Суы сыгылган лимонга күпме түлиләр?
Г ангардт. Нинди чебен тешләде соң сезне бүген?
Бронскнй һәрвакыт, кулга алырлар, сөрерләр, судка бирерләр дип куркып яшисен, һәм ни хакына бит!?
Гангардт. йөрәгегез сызлаганын аңлыйм. Александр Евгеньевич Ышаныгыз, минеке дә сезнекеннән ким сызламый.
Бронскнй Аз түләвеннән бигрәк мине шул фактның үзе ныграк мәсхәрәли! Хезмәтең шулай бик аз түләнгәч, үзеңне хөрмәт итү бик читен.
Гангардт Уйлармын Нәрсә эшләргә мөмкин икәнлеген уйлармын Чәй эчмисезме?
Бронскнй. Рәхмәт.
Га HI ардт (кәгазьләрне карап) Бик яхшы! Бик тә асыл сыйфат лар күрсәтәсез сез. Үтә дә сак һәм нигезле шәхси фаразларыгызны фо тография төгәллеге белән тапшырасыз Хатын-кыз женесе дә шактый активлык күрсәтәме5
Б ронский Әйе
Гангардт Нинди гүзәл кешеләр Бааль Людмила Львовна Әтисен белә идем мин аның. Үзе Кронштадт гимназиясен алтын ме- * дальгә тәмамлады. Петербургта югары хатын-кызлар курсында g УКЫДЫ... Сөйкемле кыз. шулай бит? -
Б р о н с к и й Минем искнтәрдәйләрдән түгел
Гангардт Аңлыйм, теге ниерәк. пнкантлы, җиңелчәрәкне ярата- ♦ сыз Сез мине кайчак үз хисләрегезнен рыцарьлыгы белән шаккаты- х расыз. “
Бро некий Нәрсәне күздә тотасыз? «-
Гангардт Звонарскаяның Никонов сөяркәсе булуына кара- » мастан
Б р о нс к и й. Ул мөнәсәбәтләрдә сезнең эшегез юк <
Гангардт Нишләп? Никонов белән шөгыльләнү фикерен мина = сез бирдегез.. Аның белән тигезләшергә, дөресрәге, аны үз дәрәҗәгез- ~ гәрәк төшерер!ә теләвегездән түгел идеме икән бу?
Бронский Мин сезгә, полковник, кайбер темаларга кагылмаска киңәш итәр идем
Г ангардт (тынлыктан соң) Гафу итегез Димәк. Никонов жые лышта активлык күрсәтмәде?
Б р о нс к н й Соңгы атнада эчә ул.
Гангардт Шәп түгел. Алай Ә Ульянов ничегрәк? Мәгълүмат лар азмы? Бөтен яклап характерлау өчен кайчак сезгә юмартлык җи тенкерәми.
Бронски й Аның артында җәзаланган абыйсы күләгәсе тора Өсчәмә дан Шул дан аны бик тиз үзеннән тәҗрнбәлерәкләр белән тигезләп куйды Әмма үзе дә каты чикләвек Яшенә күрә генә түгел Хәзер инде үзен дә шәхес итеп таныйлар
Г ангардт Мине студентлар судының исемлеге кызыксындыра Ачыкларга тырышыгыз Португалон Шелоновны суд исеменнән кысты, дисезме?
Бронский. Бу әле берни сөйләми Мин үзем дә кемнедер суд исеменнән дер селкеттем Бөтенесе шуның белән авыз чайкый Ә менә ана кемнәр керә, анысы караңгы
Гангардт Кешенең костюмы гына түгел, эчке киеме дә бар. Ә ул киемдә төрле таплар була Таплар да кирәк. Александр Евгеньевич Хәтта чүп кирәк! Әйтик, ниндидер чәч кисәге Кем кем белән? Кем кем не ярата, кемне яратмый? Кем саран, ә кем ялагайлануга эреп китә?
Бронский Аңлыйм
Гангардт. Капшагыз. Барысын да капшагыз Ульяновны да.
< мелянскнйны да. Ннконовны да Ул күгәрченкәйләр минем алда утыр ганда, мин алар турында үзләре белмәгәнне дә белергә тиеш
Бронский Ә үзегез турында мәгълүматлар җыймыйсызмы сез Николай Иванович?
Гангардт Үзем турында? (Шаркылдап көлә) Гафу итегез шельма сез' (Тынлык ) Хәер, бер тапкыр мин төш күрдем Үтә дә тө 1әллекне сакласак, күптән түгел күрдем Тиргә батып уяндым Төшем дә мин. имеш, икегә ярылдым, һәм шул ике ярты бер-берсен эзәрлекли башлады. Бер ярты икенчесеннән сорау ала башлагач, уянып киттем Жнтмәсә. ин ерткычларча ала сорауны (Онытылып. Бронскийга шаш кан күзләре белән үтәли карап тора ) Еш кына миңа мин үземне башка берәүдән эзлимдер кебек тоела Тик һич кенә дә тота алмыйм Ә үзем тотарга да куркам Куркам' Кнек җәнлек белән аучы арасын
дагы ниндидер мәңгелек ау... Әйе. тотарга да куркыныч Әгәр тотканым мин булмаса? Ниндидер өрәк тотсам?..
Тынлык Кинәт урыныннан тора, кулын суза.
Бүгенгә житте. Бронский.
Ьронскнй китә. Икенче ишектән хужа хатын Овсянникова чыга Үкчәләренә кадәр тешкәй халат, үзе чибәр, елмая.
Овсянникова. Ниһаять, бушадың. (Гангардтның чәчләреннән сыйпый.) Дәү үскән бала кебек син. һаман шул. үзеңнең уенчыкларың белән уйнарга кирәк сиңа. Әйдә.
Г а н г а р д т. Арыйм мин. алтыным. Арыйм.
Овсянникова. Я. хода, бер генә тапкыр булса да минем янга гына килсәң икән син! Атап минем янга!
Г а н г а р д т. Атнаның бер көнен тулысынча диярлек идарәдә түгел, монда эшлим.
Овсянникова. Миңа бик аз. аз!
Гангардт. Хәзер миңа тагын берәү килә Аннары синең белән уйнарбыз, шаярырбыз. Эш. Катенька Без инде гөнаһсызлыгыбызны күптән югалттык, аны югалтырга тырышып йөрүчеләр дә бар бит. Әмма бер үк вакытта, үзең белгәнчә, азрак боргаланган да булалар (Сәгатенә карап.) Алты тула икән инде
Овсянникова. Син мине көнләмисең дә хәтта Фадеев турында берни дә сорашмыйсың.
Гангардт Ә нәрсә? Гыйшык-мыйшык өлгереп киләмени?
Овсянникова. Ошый ул мина.
Г ан1 ардт (аның яңагын чәбәкләп). Революционер әфәнде белән миңа хыянәт итмәгәндерсең дип уйлыйм, балакай.
Овсянникова. Аның белән минем арада тормышка ашмастай мөнәсәбәтләр генә.
Гангардт. Ышанам.
Овсянникова. Минем синең сөяркәң икәнемне ул белә. Без аның белән халык турында, киләчәк турында сөйләшәбез. Кичә ул миңа турыдан-туры үзләренә эшләргә тәкъдим ясады. Искитмәле минутлар булды.
Г а н г а р д т. Кызык! Барысы да агентура челтәре кора. Синең ул яңа дустыңны ниләр кызыксындыра сон?
Овсянникова. Шелонов синең белән турыдан-туры бәйләнешчәме? Әллә югыйсә университет инспекторы белән элемтәдәме? Иң мөһиме— хәбәр ташып торучылар кем? Мин ачыкларга вәгъдә иттем
Гангардт. Шәп!
Овсянникова. Минем уемча.
Гангардт. Бик шәп! Синең кебек матур маңгайлылар да уйлар- га тиеш. (Аны үбә.) Без синең белән тагын берәр гүзәлрәк нәрсә уйлап табарбыз әле.
Ишектә ротмистр Мангушевский
Мангушевский. Гафу итегез, полковник әфәнде. Ишек ачык иде.
Г а и г а р д т. Зарар юк. ротмистр. Катенька белән эш турында гына сөйләшә идек без. Тартынмагыз. Узыгыз.
Мангушевский. Түзмәдем. Николай Иванович Кызыклы мәгълүматлар бар.
Гангардт. Мин — уенчы. Мангушевский. һәм кайчак минем йөрәгем азарттан сикерә башлый. Катенька, ач мин Үз ягыңда өстәл
Ә без әлегә ротмистр белән эш турында сөйләшеп
Овсянннкона чыга
Мангушевский (портфеленнән кәгазьләр чыгарып) Гекто- ф I рафта басылган листовка Студентлар судының Шелоновка хөкем карары. «
Гангардт (листовканы алып укып) Кызык! Бик тә кызык! j (Ишек ача ) Катенька'. Әйт үзеннен яна дустыңа. Шелонов мәсьәләсендә ялгышмагансың, ул — Гангардт агенты. диген (Мангушен/кийга) * Бронскнй ул малайны кыйнату өчен махсус әмәлләде Өрәк итеп ® Ярый сон. курка бирсеннәр күләгәдән Хыялый күләгә үзенен кыяфәте = белән һәрвакыт маҗаралырак
Мангушевский. Күләме белән дә зуррак я
Гангардт Күләме белән дә' (Яңадан текстны укый) Кызык - Зур вакыйгалар чоры якынлаша, ротмистр һәм ау вакыты да Про- s фессиональ ау вакыты!. я
ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Казан уку округы попечителе Масленников кабинеты Ике кеше Масленников һәм унннерситет инспекторы Потапов
Масленников Землячестволарда — студентларның өчтән ике өлеше! Устав белән тыелган землячестволарда!
Потапов Юк. юк. Викентий Сидорович Минемчә, полковник арттыра Өчтән бер өлеше булуы мөмкин, әмма өчтән икесе
Маслен ников. Гангардт
Потапов. Минем үз күзәтүчеләрем дә бар. Викентий Сидорович Күп кенә студентлар өчен землячество шартлы бер нәрсә генә ул Көч ләп кертү булмаса! Күпләр куркудан кер.»
Масленников Күгәрченкәем минем, бөтенесе дә сез уйлаганча 1ына җиңел түгел шул Мин полковник карашын яклыйм Землячество лар бу очракта яшерен оешмалар өчен ярымлегаль пәрдә булып хезмәт итәләр Тикшерүләр күрсәткәнчә, бер землячествоның гади член нары, мәсәлән, башка группаларның составын белми Ни дигән сүз бу? Кул бар. оештыру бар монда! Әмма иң мөһиме шунда, бу яшерен түгәрәкләр эчендә тагын да яшеренрәк ядро бар Нәрсә ул мифик студент лар суды дигән сорау туа Шелоновка чыгарылган хөкем карары бу бит чакыру, каршы чыгу Турылан туры һәм оятсы «ларча каршы чыгу’ Көчне күрсәтү! Ә сез мине тынычландырмакчы буласыз Без куып чыгарылган студентлар буенча бөтен Россиядә беренче урында Беренче урында! Ә сез мине тынычландырасыз Ни өчен тынычландырасыз сез мине?
Потапов Тынычландырмыйм мин сезне. Галиҗанәб Мин һәрвакыт сезгә белдерә килдем
Масленников Әйе-е! Гафу итегез, нервлар какшаган
П о т a п о н Сез нәрсә? Сез нәрсә?
Масленников Гаепләмим мин сезне Әмма кызганыч мина, бик тә кызганыч! (Йөрәк сыкравы белән ) Россиянең нн өлкән университетларыннан берсе, һәм шунда ук тәрбияләнүче ике кеше - пат шаны үтерүчеләр арасында! Оят! Ә хәзер? Университет файдалы
әзерлә, зинһар алырбыз
гражданнар тәрбияләү өчен оештырылган, ә без нәрсә күзәтәбез? Тәр-, типсезлек һәм чуалыш. Шуларны көчсез рәвештә күзәтеп торабыз ' һич кенә дә башыма сыймый
Потапов. Тынычланыгыз. Викентий Сидорович.
Масленников. Россияне хәзерге уллары ни эшләтәләр, ә? Ни дә булса аңлыйсызмы сез? Ничек мәсхәрәлиләр бит аны. ә? Үз прокламацияләрендә ниләр язалар бит. ә? Бу бит. гафу итегез, бөтенләй мәгънәсезлек!
Потапов. Сон. Викентий Сидорович, кайчак мәгънәсезрәк эш эшләвенә карап кына рус кешесе турында шулай уйларга ярамый инде. Безнең тормышта сүзнең бер әһәмияте дә юк Кайбер минутларда, ул сүздән файдаланган вакытларда, гомергә дә башыбызга килмәгән нәрсәләр әйтеп ташлыйбыз икән, моның ни гажәбе бар? Сөйләгән юк- бар сүзләребезне беркайчан тормышка ашырмаслыгыбызны һәм ашырырга уйламавыбызны да белә торып, ник сөйләмәскә ди андый сүзләрне? Ә безнең мәкальләребез? Тел йомшак ул. сөяксез. Телең белән тегермән тарт, әмма кулларыңа ирек бирмә! Бу акыллы мәкальләрдә, минемчә, үтә дә колачлы һәм нигезле тәжрибәбез чагыла Бездә буш сүздән чын эшкә кадәр, тел белән тегермән тартудан кул белән эшләүгә кадәр аерма гаять тә зур. Россия котырыныр, сафсата сатар һәм тынычланыр.
Масленников. Белмим, белмим!
Потапов Жнңел акыллылык — безнең милли сыйфатыбыз диләр. Викентий Сидорович Безнең халык чынлап та хыялыйрак ул. Көнбатышта сай акыллылар безне, имеш, бөтенесен уйлап-нитеп тормыйча гына эшлиләр, бөтенесен шундук колачламакчылар дип лыгырдыйлар
Масленников. Белмим, белмим.. Мин үзем рус жирлеген яклаучылар ягында Тик жиребез генә каты түгел хәзер.. Танымыйм мин аны
Потапов. Викентий Сидорович.
Масленников (урыныннан тора). Ни әйтсәгез дә. авыру безнең Россия — анакаебыз! Авыру! һәм Достоевский Федор Михайлович бик хаклы. Яна кешеләрнең бу хыяллары һәм фантазияләре — алар барысы да шайтаннан артык берни дә түгел Нәкъ менә авыру Россиянен эченнән чыккан һәм. евангелие шайтаннары кебек, дуңгызга әверелгән шайтаннар! Дуңгызга әверелгән ул хыялый үсмерләргә кыя башыннан ташланып, диңгезгә батып үлүдән башка чара юк һич арттырмыйча, юридик тел белән әйтсәк, моны без эшләргә тиеш!. Без үз кулларыбыз белән, үз балаларыбызны . төртеп төшерергә тиеш' Ә кайчак, беләсезме, нәрсә уйлыйм мин. ә бәлкем ул шайтаннар — без үзебездер. ә?!
Потапов. Сез ни сөйлисез. Викентий Сидорович?
Масленников. Әйе-әйе. үзебез! Без, инде берни турында да уйламаучы картлар — шайтаннар, ә?! Бик мөмкин.. Бәлкем, алар да. без дә шайтаннардыр, ә! Шайтаннар бары тик шайтаннан гына туа ала бит... Димәк, без дә.
Ишектән түрә күренә
Түрә. Студент Шелонов килде, галижанәбләре. Дөресрәге, китердек. Көчкә эзләп таптык
Масленников (йөзен чытып). Исе . килмиме?
Түрә. Юк. Аек.
Масленников. Монда кертегез. Гангардт күренмиме әле?
Түрә. Юк.
Масленников. Килү белән үк керсен һәрвакыт соңгара ул адәмкәй.
Гур., кабинс-гка LLk-лоповны алып кера Тегесе кырынмаган, бврешеп калган, ачулы
Шел о но в Император университетының юридик факультетыннан дүртенче курс студенты Шелонов. Сезнен чакыруга килдем
Масленников (ачык йөз белән). Узыгыз. Шелонов Ялгышма сам. Константин Константинович бит әле? Утырыгыз Инспектор әфән де белән сез таныш инде, ә безнең беренче күрешүебез Утырыгыз *
Шелонов Рәхмәт 5
Масленников. Мин сезне берничә сорау бирер өчен чакырдым -
Гангардт керә
Менә, полковник әфәнде дә килде
Кул бирешү, баш ию. елмаюлар
(Гангардтка) Студент Шелонов (Шелоноөка) Мин шуны белүегез не теләр идем биредә - сезне һич кыерсытырга ирек куймаячак өлкән дусл арыгы <
Шелонов. Дусларым? Минем беркайчан дусларым булмады
Масленников Әмма ләкин бу шулай һәм мин, Константин Константинович, әңгәмәбезнең эчкерсез булуын теләр идем студентлар суды дип аталган нәрсәнең хөкеме билгелеме сезгә?
Ш е л о н о в. Әйе. •
Масленников Сезгә ул хөкем карарын кем. кайчан һәм нинди формада белдерде’ Карардагы җинаять итеп тагылган фактлар турында сез студентларның берәрсеннән сораштыгызмы?
Шелонов Моны бүген миннән инспектор әфәнде төпченде инде Өстәп әйтердәй нәрсәм юк
Масленников Анысын белом Потапов әфәнде сезнең белән очрашу турында җентекләп сөйләде миңа Кызганычка каршы, сез ышаныч күрсәтмәгәнсез Берни дә сөйләмәгәнсез Бәлкем кемнән дә булса куркасыздыр?
Ill с лоно в Кемнән?
Гангардт. Хөкем турында каян белдегез сон?
Шелонов. Шәһәрдә гектографта басылган листовкалар тарал гаң. Укый беләм
П о т а п о в. Мине менә нәрсә кызыксындыра. Шелонов землячестволар турында беркайчан да әйткәнегез булмады Миңа билгеле булган ча. ярлы семберлеләр өчен җибәрелә торган суммадан пособие гому мән алганыгыз юк. Ә хөкем карарында исә. сез бу пособиене студент лар теләгенә каршы килеп алдыгыз, диелә Иптәшләрегез күз тегеннән караганда, сезне гаепләрлек башка эшләрегезне дә хәтеремә төшерә алмыйм Гектографта басылган листовкалардагы һәм иптәшләрегез ташлаган бердәнбер дөрес гаеп — ул да булса 5 ноябрьдә университетның ел саен үткәрелә торган тантаналы актында катнашуыгыз (Масленников белән Гангардтка караштыргалап ) Җитмәсә, сез ул тантанага бик каты эчеп килгән идегез Шуның өчен миннән шелтә эләкте
Шелонов Шелтә, хөкем — бар җирдә бер үк нәрсәләр
П о т а п о в. Хөкем ителүегезнең төп сәбәбе нидә дип уйлыйсыз соң?
М асленннков. Чынлап та. ник хөкем иткәннәр сезне?
Ш е л о н ов. Белмим
Масленников. 11ичек инде белмисең, Шелонов?
Гангардт Сезнең мөгаен, студентлар арасында берәр дошманы- 1ыз бардыр?
Тынлык
ДИАС В Ә Л Н Е B
Бәлкем, сезне куарга хөкем иткән суднын составы хакында берәр нәрсә әйтә алырсыз?
Шелонов. Мин берни дә белмим
Г ангардт. Чын күңелдән сөйләшергә теләмисез Сез бит элегрәк үзегез үк землячествога кергәнсез
Шелонов Үзләрен судьялар дип атаган студентларның фамилияләрен дә. землячествоның составын да белмим. Белергә теләмим дә. (Кызып китеп.) Төкерәм мин барысына! һәм бөтенесенә!
Гангардт (Тынлыктан соң.) Бездә, мәсәлән. Сембер-Самара зем-лячествосының иң даһи члены — Португалов дигән мәгълүматлар бар. Хөкем карары чыгаручыларның берсе шул дип шикләнергә мөмкин түгелме?
Шелонов. Төкерәм мин ул кәгазьләрнең барысына да!
Гангардт. Ә Смелянский турында ни әйтә аласыз?
Шелонов. Бик күпләр кебек үк кеше
Урыныннан тора, ншеккә табарак китә
Кешеләрнең эреп юкка чыгучылары була. Бер ишләре бөтен жирдә дә эриләр. Икенче берәүләр аерым бер сыеклыкта гына эри Эремәүчеләр дә була. Менә мин — беркайда да эреми торган кеше!
Масленников Туктагыз! (Аптырап). Сез кая. Шелонов?
Потапов (Шелонов Анына килеп һәм аның кулыннан тотып). Ярый. ярый. Шелонов Барысы да жайланыр. Тыныч кына укуыгызны дәвам иттерегез.
Шелонов. Дәвам иттерергә? Мин — хөкем ителгән кеше. Миннән хәзер барысы да кача! Аңламыйсызмыни сез шуны?
Потапов Рәнжеттермәбез.
Шелонов (көлә.) Су тәкъдим итәсезме? Үз суыгызны?.. Сезнең су да кирәкми миңа! Ул минем күңелне болгата (Бусага төбендә туктап.) Мин. мөгаен, иртәрәк туганмындыр? Ә сез - - кабәхәтләр! Барыгыз да кабәхәтләр сез!
Китә
Масленников (озакка сузылган тынлыктан соң. котырынып). Дда! Мерзавец! Үзем үк хөкем итәр идем мин аны. (Потаповка.) һич кичекмәстән куып чыгарыгыз!
Авыр тынлык
Гангардт (Эшлекле төстә). Әфәнделәр, студентларның гомум- шәһәр сходкасы иртәгә булачак Сәгать уникедә. Тәртипсезлекләр дулкыны б-рлык югары уку йортларын колачлап алган Безне дә читтә калдыр :ады ул.
.'.««.ленников. Шуның өчен чакырдым да инде мин сезне, Николай Изанович. Университетта кайбер чаралар күрделәр Хәзер инспектор безгә әйтәчәк. Әмма безнең барлык тырышлыкларыбызны һәм көчләребезне берләштерергә кирәк. Гомуми эшләребезне билгеләргә кирәк
Гангардт Мәгълүматлар әлегә бик үк төгәл түгел. Әмма менә ниндирәк картина төсмерләнә. Университетны гына түгел, рухани академия семинаристларын да, ветеринария институты студентларын да күтәрергә телиләр. Шелонов вакыйгасының моңа турыдан-туры бәйләнеше бар. Бу — тыңларга теләмә\1еләргә янау Иртәгә бөтен илгә ишетелерлек зур вакыйга куптарыр! а жыеналар һәм вакыйгасы да ачыктан ачык хөкүмәткә каршы юнәлдереләчәк!
Масленников (тәрәзә янына килеп) Мәгънәсез идеяләр белән агуланган авыру кешеләр! Алланы оныткан авыру дөнья' Я хода, яр лыка безне! Коткар бу жирне!
Шәһәр бакчасы рәшәткәсе Людмила Бааль белән Бронский
Бааль (читкә карип) Ульянов! Володя! Ишетми Сез кычкырыгыз әле. Саша
Б р о н с к и й. Ульянов! ♦
Бааль. Ишетте я
Вронский. Тамагым карлыга лабаса, Людочка.
с;
Ульянов керә
Бааль. Нишләп ялгызыгыз гына кайгырып йөрисез?
Ульянов. Болай гына s
Бааль Кыз белән очрашырга сөйләштегезме әллә? Берәр гимна п знетканы көтәсезме? Комачауладыкмы сезгә?
Ульянов Юк юк
Броне кий. Без сезгә дип бара идек, Ульянов. Людмила Львон нанын сезне күрәсе килде, ә мин — чибәр туташлар теләгенең колы
Б а а л ь Саф һава сулап йөрисезме?
Ульянов Әйе. Болай яхшырак уйлана һәрвакыт кем белән булса да бәхәсләшәсен, йөренгәндә яхшырак әйткәләшәсен.
Б р о н с к и й. Нәрсә турында бәхәсләшәсез инде. Ульянов?
У л ь я н о в Күп нәрсәләр турында
Бааль. Кем белән?
Ульян ов (бераздан). Абыем белән
Бааль (тавышы үзгәрә). Абыегыз белән?! Гажәп Нәрсә турында? (Кинәт елый башлый.)
Ульянов Ни булды сезгә?
Бааль Мин сезгә соңыннан аңлатырмын Инде жнр йөзендә юк абыегыз белән ни турында бәхәсләшәсез сез? Аның белән бәхәсләшер гә мөмкинме сон? Аның хаклыгы, аның чын-чынлап хаклыгы анын үлемендә.
Ульянов (озак тынлыктан соң). Ярый, калдырыйк б\ хакта Әйдәгез соң, киттекме? Өйдә кайнар чәй көтә
Б р о п с к и й Бик рәхәтләнеп
Бааль. Кирәкми. Монда гына йөрик (Елмаеп.) Теләсә кайсы ми нутта тормышың стеналар белән чикләнергә мөмкин. Ә аннары мондый гүзәллекне еллар буе күрә алмавың бар
Вронский (көлемсерәп). Тик юморыгыз тупасрак. Людмила Львовна! Ә минем сезнең белән бәхәсне дәвам иттерәсем килә. Ульянов Шуның өчен бара да идем. Хәтеремдә, сез уңай идеалга чыг> турында нидер сөйләдегез Ул идеалны үзегез күз алдына китерәсезме-*
Бааль. Саша!
Б ронский. Лидочка, томаламагыз минем авызымны
Бааль Син үтә дә кызыксынучан кеше, андый вакытларда еш кына сөйкемсез дә буласың. Аннары мин
Ульян ов. Юк ла. Гадәтн генә сөйләшү. Людмила Львовна (Ерон с кийга.) Минем карашым шундый кеше хәзер алып бара торган кө рәш - кешелекнең иске язмышына каршы көрәш ул Яна язмыш өчен көрәш Әмма без жавап табарга тиешле төп сорау иске язмыштан чыгу юлы бармы? Аның лабиринтында кеше инде күптән чәбәләнә һәм икенче сорау кайда ул чыгу юлы? Хәзер Россиядә булган револю
цион программаларда, анархизм агымымы ул. әллә халыкка төрлечә йөрүләрме, мин яна дөньяга чыгу юлын күрмим Димәк, аны каяндыр башка җирдән эзләргә кирәк
Б а а л ь Сез нигилист. Ульянов Элеккеләрнең барысын да кире кагаргамы! Абыегыз белән дә шул хакта бәхәсләшәсезме әллә? Үз карашлары өчен ул каны белән түләде
Ульянов дәшми
Яшьлегегез белән генә шулай сөйлисез сез Яшь вакытта бар кеше дә тәвәккәл.
Б ронский Төкерәбез без карт буынга! Кемдер безгә төкерәчәк. Тормыш шундый.
Ульянов Чыгу юлы тапсак, берәү дә төкермәс!
Б р о н с к ий. Сез хаклы. Людмила Львовна. Әгәр дә. кечкенә провокатор Шелонов әйткәнчә, ул бөтенләй булмаса? Чыгу юлы. дим?
Ульянов. Сезнең өчен бу көлке мәсьәләме?
Бронски й. Кырыс кеше сез. Ульянов... Нәрсәгә ишарәләвегезне аңлыйм мин. Ярый, димәк. Россиянең үзенә генә хас юлын инкарь итәсез? Бөтенесен дә бер тарак белән тарыйсыз? Ә минем карашымча. Европа эшчеләр партиясенең төп социалистик принциплары белән килешкән хәлдә дә. аның тактикасы белән килешмәскә мөмкин. Европа хәзер маркслаша. Ә Россия һичкайчан маркслашмаячак. Безнең ил- • нең хәле бөтенләй башка Анын Көнбатыш Европадагы нинди дә булса ил белән бернинди уртаклыгы юк.
Ульянов. Нәрсәдә соң аның хәленең башкалыгы?
Б р о н с к и й. Нәрсәдәме? Безнең Россиядә Көнбатышта гомумән, һәм аерым алганда Германиядә булган көрәш чараларының берсе дә юк. Пролетариат юк бездә. Матбугат иреге юк. Вәкаләтле җыелышлар юк. Капитал власте бездә яңа туып кына килә әле. Томана халык массасын барлык эшчеләрнең дисциплиналы союзында берләштерергә өмет итәргә хокук бирүче берни дә юк. Шуның өчен дә безгә бөтенләй башка революцион программа таләп ителә. Өстәвенә ул Германия программасыннан Германиядәге социаль-политик шартлар Россиядәге шартлардан аерылган кебек үк аерылырга тиеш. Терроризм, мәсәлән, русларга гына хас күренеш. Көнбатыш җирендә мөмкин түгел ул. Безнең илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге турында Германия күзлеген-нән карау. Германия программасын рус күзлегеннән караган кебек үк мәгънәсезлек һәм мөмкин булмаган эш Сезнең абыегыз юкка гына терроризм идеологы булмаган ләбаса!
Ульянов. Гаҗәеп тиз үзгәрәсез сез, Бронский. Теге вакытта сез тыныч прогресс тактикасы яклы идегез, хәзер инде террорчыларга табынасыз. Өстәвенә... хәтерегез бик тә шәп! (Коры гына.) Логикагыз да ышандырырлык!
Б а а л ь. һәрвакыт шулай төрле якка ташлана ул. Сөйләнергә генә булсын аңа. .
Ульянов (кисәк кенә, сөйләшүнең кызыгын тапмыйча). Сөйләнергә икән, нәрсә хакында сөйләнәбез соң? Ин яхшысы һава торышы турындадыр инде?
Тынлык
Б а а л ь. Нигә тынып калдың. Бронский? Революцион онанизм бе лән шөгыльләнергә өйрәндеңме? Медицина термины өчен гафу ит мине, Володя.
Бронский (бераз каушап калгандай, таркаурак). Сөйләшеп тә булмый!.. Бер-берецнеи карашын ачыкларга кирәктер бит инде5 (Ульяновка.) Нигә дип миңа алай карап торасыз?
Ульянов Күзләрегез бигрәк чиста Вронский
Вронский Алар ник чиста булмаска тиеш ди?
Б а а л ь. Чиста күз — чиста күңел билгесеме? Ф
Вронский Ярый, минем хакта сөйләшүне туктатыйк.
Б а а л ь Ай нинди тыйнак! Володя, аның бик тә шәп биегәнен бе- ы ләсеңме? (Бронскийга.) Кил. үбим дә. юлыңда бул. $
Вронский Людмила Львовна сезгә гашыйк булды ахрысы. ~ Ульянов. *
Б а а л ь. Мин аның өчен картрак инде. Саша Чынлап та. бар юлың- ® да бул. Сүзем бар минем. s
Вронский Сез мине бик тә кызыксындырасыз. Ульянов Башка ч вакытта бәхәсләшербез әле 2
Ульянов (ашыкмый гына). Бәлкем. и
<
Броиский китә. Zj
Бааль (аның артыннан карап калып) Нигә аның белән сөйләшмәс булдыгыз?
Ульянов. Белмим
Бааль. Кешеләргә тумыштан ук ышанып бетмисезме3 Чынлап та кызыксындырасыз сез аны. Сезнең турыда сорашты (Тынлык.) Беләсезме, мин сезне. Ульянов, кулыгызны кысар өчен һәм саубуллашырга дип эзләдем. Бәлкем гомерлеккәдер дә
Ульянов. Саубуллашырга?
Бааль. Мине ераккарак. Себергә җибәрәләр Профилактика максатындадыр. мөгаен Өч сәгатьтән китәргә тиеш мин Сез бәхәсләшкән абыегызны яраттым мин. Ульянов Ул минем яратканымны белми дә калды... Ичмасам, бу хакта сез белегез Нишләптер мин шулай телим
Ульянов Рәхмәт... Людмила Львовна, ышанычыгыз өчен рәхмәт
Бааль. Алай ук тантаналы итеп эндәшмәсәгез дә ярын Людмила гына диегез Люда Володя, сезнең берәр кешене яратканыгыз булмадымы? Яисә хәзер
Ульянов Юк Юк әле.
Бааль. Абыегыз белән мин дә еш кына сөйләшә башлыйм Сигезенче ноябрьдә аны үтергәннәренә ярты ел тулды Төне буена елап чыктым, үземнең мәхәббәтемне аңлаттым, имеш. Саубуллашырга дип сезне эзләп йөрдем, сырганактай булып Вронский ябышты
Ульянов. Әйе.
Бааль. Мин еш кына нигә мине дә алмадылар икән дип уйлыйм Саша белән аның соңгы минутын бүлешер идем Аның авыртуларын алыр идем, газапларын! Уйлап та тормыйча барыр идем! Яратырга ярамый безгә. Тормышыгызны революция белән бәйләргә уйлыйсыз икән, качыгыз сез ул элмәктән. Ачык яра белән йөрергәме? Төшләрем дә үземне асканнарын күргәлим Аның белән бергә асканнарын' Уянып кнтәм дә юк! Ярты ел мәет кебек йөрим инде' (Елый)
Ульянов. Аны җәзалап үтергәннән соң күп уйладым мин
Бааль. Уйлый торган егет сез. Ульянов Охшашмагансыз сез «)мма нидер бар. бар. Әнә шуның өчен дә шундук сезгә тартылдым да инде мин. Бу дөньяда үзе исән чакта абыегызны һәрвакыт истә тота чак хатын кыз барлыгын истән чыгармагыз Хушыгыз. Володя! Иртәгә сходка. Бөтенесе чәлпәрәмә киләчәк Тормыш бөтенләй үзгәрәчәк Бө генесенең асты өскә киләчәк. Барысы да башкача хәл ителәчәк Абые
гыз язмышын кабатлавыгызны теләмим мин Башка язмыш телим мин сезгә! Дөресрәге, шундый ук язмыш, башка үлем телим Башка үлем
Түзә алмыйча, кинәт кенә борыла, ашыгып чыгып кии Ульянов анын артыннан озаклап карап кала Күзләрен сөртә Кесәсеннән кулъяулык эзли, таба алмын, якадан сөртә
Ульянов. Чыгу юлы кирәк.. Чыгу юлы!
Акрын гына икенче якка китеп бара
3
Экгер-меңгер. Шәм
Никонов кушеткада ята Ун кулы белән Звонарскаяны кочаклаган йомшак кына итеп аның чәчләреннән сыйпый. Лидия Звонарская янәшәдәп урындыкта утыра Никонов ның өстендә таушалып беткән ак күлмәк Лидия — кара күлмәктән
Звонарская Шул елны Күкелдә шул кадәр уелып калган ул Кышкы иртә иде. Институт яныннан Арча кыры буйлап хурлык арба сында бер политик тоткынны алып баралар. Аны атарга хөкем иткәннәр. Тыңлыйсыңмы?
Никонов. Әйе.
Звонарская. Кулларың йомшак синең!
Никонов (тигез, тонык тавыш белән). Әйе.
Звонарская ана таба борыла Иелеп үбә. Янадан турая
Звонарская. Ә иренең салкын Нишләп миңа соңгы вакытта гел балачагым искә төшә икән? Ә? һәм нигәдер эчем поша Нидер си- зенәмдер кебек!
Никонов. Берни дә юк ла Тормыш шундый
Звонарская. Әмма иң тетрәндергече авылда, каникул вакы тында, табигать фәннәре өйрәнүче бер студент белән очрашкач булды Миңа ул вакытта унбиш яшь иде инде. (Көлә.) Ул минем барлык институт тәрбияләремне эттән алып эткә салып тәнкыйтьләде, ә үзенең җирнең төзелеше, кояш, йолдызлар турындагы сөйләүләре, ботаника өлкәсендәге, минерология өлкәсендәге белемнәре белән шаккатырып бетерде! Беренче мәхәббәтем булды ул минем! Менә шулай! (Елмаеп.) Ишетәсеңме син?
Никонов. Әйе.
Звонарская. Син иртәгеге көн дип борчыласыңмы соң? Сходка өченме?
Никонов. Юк. Белмим
Звонарская Соңгы көннәрдә сәерләнеп калдың. Яратмый башладыңмы әллә?
Никонов. Тагын да кадерлерәк ин м ңа. Чәчләрең йомшак. Сөйкемле син.
Звонарская Беләсеңме, һич үкенмим. Беркайчан берни турында да үкенмәдем! Аның каравы эшкә бөтен җаннары-тәннәре белән бирелгән дусларны таптым! Сине таптым. Монысы да мәңгегә. Сез дә. туганнарыгызның эгоизмына да. үзегезнең мин-минлегегезгә дә карамастан. шул ук хисләрдән, шул ук уңайлыклардан баш тарттыгыз. Бу туганлык хәтта иң мөкатдәс мәхәббәттән дә югарырак' Шул чак мин үземнең кирәкле кеше, нәкъ менә биредә. Россиядә кирәкле кеше икәнлегемне, үземне шуңа әзерләгән, бөтен күңелем белән тартылган
эшкә файдалы кеше булуымны анладым (Кинәт нидер ишеткәндәй туктап кала, кисәк кенә Никоновка борыла, аңа иелә ) Елыйсынмы әллә?
Никонов. Тукта. Тукта!
Кисәк кенә урыныннан сикереп тора Бүлмә буйлап әрле бирле йнренә
Шайтаныма олаксын! Барькы да шайтаныма олаксын! Булдыра g алмыйм!
Звонарская Ни булды сиңа?
Никонов. Син боларны ни дип сөйлисең? Ә? ♦
3 в о н а р с к а я Белмим. л
Никонов Юри сөйлисеңме?' Ышанмыйсың син миңа, шуңа сөй- “ лисең!. Дөрес эшлисең! Мин хәзер син сөйләгәннәрдән бик ерак торам J2
Звонарская Ни булды сина. ә?
Никонов. Эшчәнлегем бетте. Лида Мин беттем' Дүрт көн * элек мин Гангардка сатылдым (Көлемсерәп.) Мина берни дә сөйләргә “ кирәкми инде. Куркыныч! =
Звонарская Сафсата корасың дисәм
11 и к о н о в. Чынлап булса нишләрсең?
Звонарская Үтерәчәкмен! Сине дәл үземне дә
Никонов. Алайса хәзер үк үтерә аласын
Звонарская Дөрес түгел! Дөрес түгел!
Никонов Дөрес Ничек килеп чыкканын үзем дә белмим Баш тарак, аны ничек тә булса алдармын, төп башына утыртырмын дин уйлаган идем! Файда китерермен, ни дә булса белермен дип' (Тынлык ) Курыкма Берегезне дә күңелсез эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр итмәм Исәп-хисапны үзем белән үзем өзәрмен
Звонарская. Утыр да сөйлә
Никонов Нәрсәсен сөйлисең инде аның? Сөйләр нәрсә юк Син алар кулында, дип куркытты. Мин каршы килсәм ул сине Аның кулында безнең патшаны үтерү турындагы беренче март эше белән бәйле мәгълүматлар бар Шунлыктан шүрләп калдым Кул куйдым Икенче тапкыр бардым да кул куйдым!.. Акланмыйм Күрәсен. җаным бола- мыграктыр.
Звонарская Ярый. Кем турында сорашты?
Никонов. Аны. барыннан да элек, студентлар сулы составына кемнәр керүе кызыксындыра Берни әйтмәдем
Звонарская. Тагын кем турында сорашты?
Никонов. Ульянов. Фадеев, тагын бнк күпләр турында Барлык университетларда бара торган хәзерге чуалышлар кайда, кайчан һәм кем тарафыннан хәл ителүе турыцда Синең хакта сорашты Валлаһи!
Звонарская 11әрсәләр сорады соң?
Никонов. Шайтаным белсенме аны? Бөтенесен дә киная белән генә сораша, туп-туры түгел Мин берни дә әйтмәдем
Звонарская Шулай да нәрсә турында сорашты соң ул?
Никонов. Син ышанмыйсыңмы әллә? Мин инде үз үземә дә ышанмыйм
Звонарская. Нәрсә турында сорашты?
Никонов Мин өч тапкыр очраштым, берни дә әйтмәдем Ялгыш кына ычкындырсам инде Юк. минемчә Бүген пычак алдым Аның яше рен квартиры бар Попов тавында. Овсянникова йортында Пычак тыгып бардым! Булдыра алмадым Кеше бит Аңлыйсыңмы, дошманын дошман, әмма кеше Пычак белән кадый алмадым' Җаным боламык! Револьверым булса, бәлки Пычак белән кадауга караганда ату җиңелрәк! Хәшәрәт ул Лыгырдый да лыгырдый, янәсе минем гади генә провокатор булуымны теләми Имеш, уен зуррак берничә елга исәп
ләнгән. Мине ин югарыга күтәрмәкче. һөнәре — провокаторлар ясау! Хәтта ялагайлыкны да эшкә ж игә Үзе сораша да сораша!
Звонарская Тагын нәрсә турында сорады?
Ни конов. Сходка, безнен үзара мөнәсәбәтебез турында Башка шәһәрләр белән элемтәләр, чит илләр белән бәйләнешләр. Порту галов. Смелянский турында. Киңрәк карарга, курыкмаска кирәк, имеш Ми нем кебек шәхескә нәрсәне дә булса белмәү—башка сыя торган эш түгел.
Звонарская. Я. син нәрсә дидең? ,
Никонов. Минме Болай гына Юньле берни дә әйтмәдем Әмма очрашкан саен ул ныграк кыса бара Кемдер сатылган ана. Мөгаен. Шелоновтыр Бик күпне белә Кыса да кыса
Звонарская Ә син?
Никонов. Юк. Юк беркемне дә сатмадым Мин берни дә әйтмәдем. Ник шулай текәлдең? Күземә кара әле!
Звонарская. Атна буе йөрәгем сыкраган иде.
Никонов борыла, йөренә. туктый
Никонов. Ник шулай карыйсың?
Звонарская. Ничек карыйм соң мин сиңа?
Никонов. Бу хакта без икәү генә беләбез Башка берәү дә белми. Берәү дә. аңладыңмы?
Янадан түгәрәк ясап йөренә башлый
Мин сатлык түгел Кармакка эләктерде ул мине. Тентү вакытында эләктерде! Ә мин. хәсис, бирелдем! Тик мин сатлык жан түгел! Ышана сыңмы?
Звонарская (озак дәшми торганнан соң) Ышанам (Бармаклары белән аның битен, күзен тотып карый.) Ышанам Күпме якыннарым төрмәдә утыра инде! Акылдан шаштылар, үз-үзләрен үтерделәр!.. Үтерелделәр!. Я хода!..
Никонов. Әйтмәсәм дә була иде. Әмма хушлашмый булмый Хушлашырга кирәк. Дөньяда бер генә кеше булса да белсен һәм гафу итсен. Бер генә жан булса да... гафу итсен!
Звонарская Берәүне дә сатмадыңмы?
Никонов. Юк
Звонарская. Яхшы. Сөйләвең әйбәт булды әле. Намусыбызның чиста булуы әйбәт.
Тынлык
Никонов. Гафу ит мине.
Звонарская Ни өчен?
Никонов Синдә начар тәэсир калдырганмын икән, гафу ит Мине гаепләвең ихтималын уйлавы да авыр иде. Хәзер, каберем янында торганда. миңа бар нәрсә бер ноктада — минем жанымда жыйналгандыр кебек тоела Бу көннәрдә мин жирдәге барлык исәп-хисапларымны өзәчәкмен, һәм шуны бел: яраттым мин сине, синең белән газапландым һәм синең хакка дога укыдым Минем намусымның яклаучысы бул
Звонарская револьверын чыгарып өстәлгә куя Озаклап күзгә-күз карашың тору
Юк!
Звонарская. Безнең беренче төнебезне хәтерлисеңме-’
Никонов. Әйе.
Звонарская. Икебезнең тормышыбызны ни хакына бәйләдек сон без?.. Нәрсә дни ант эчтек без ул чакта?
Никонов (тынлыктан соң) Язмышыбыз бер булыр дип Дөнья бездән беркайчан да көчлерәк була алмас дип
Звонарская Безгә бер-беребезне яратырга да ярамыймы соң? Дөнья безне бер-беребездән тартып ала Төрле төрмәләргә, сөргеннәр гә ташлый. Берсен үле итеп калдыра, икенчесен — тере итеп. Без ул чакта шул хакта сөйләштек! Син минем ирем, абыем, улым Биредә, ы жирдә, никахлашмаган да булыйк ди. Бәлкем без анда — күктә никах- > лашканбыздыр! Кайда икәнен генә белмим' ,
Никонов. Юк. юк. Янда!
Звонарская Дәшмә ш
Никонов. Хәзер иркенләп китәм мин. Бу көннәрдә мин үземне “ кешеләр исемлегеннән сызып ташлангандай хис иттем, ә хәзер тагын d алар белән Синең белән. Егетләр иртәгә сходкага барачаклар Капкын ® иртәрәк ябылды. Кызганыч
Звонарская. Ничек кенә нык яшеренмәсен, һәр подпольщикның - уртача гомере кыска. ч
Никонов (тынлыктан соң) Ни эшләргә тиеш булсам, шуны эш ләдем Булдыра алганны. Көчемнән килгәнне Күп эшли алмадым алуын да.. Нишләмәк кирәк
Звонарская. Шәмнәрең тагын бармы синен?
Никонов. Берәү бар
Звонарская Яндыр. Булса, шәраб та ал. Бу төннең бәйрәм булуын телим
Никонов. Хәзер син кайтып китәрсен Үзем генә калам
Звонарская Минем дә башка чарам юк Бу хакта билгеле бу луга мине иртәгә үк кулга алачаклар Патшага кул күтәрү уен эш түгел. Ә төрмә минем өчен түгел ул Юкка гына мин револьверымны йөрәгем янына куеп йоклыйммыни? Минем азатлыгым — шунда һәм синдә.
Н н к о и о в. Син акылдан шашкансың!
Звонарская Барыбыз да шашканнар без! Бөтен дөнья шашкан' Никонов. Минем жаныма тагын бер гөнаһ өстисең Звонарская (аны кочаклый). Безнең хакта төрле кабахәтлек ләр сөйлиләр. Пычрак аталар Алар революционерларның ничек яра тышуларын. ничек үлүләрен белсеннәр Яндыр шәмнәреңне
Никонов тагын бер шәм ала. яндыра Өстәлгә бер шешә шәраб, ике рюмка куя Шуи да ук* револьвер ята
Кызык натюрморт Христка. православиега ышанмыйм Әмма атеист ка түгел мин Ниндидер югары, серле һәм буй җитмәс нәрсә Мина әле тагын без үлемсезләрдер кебек тоела. Бу жиргә бик күп тапкырлар киләбездер кебек Мөгаен, шулай булырдыр, без икенче тапкыр әй ләнеп кайтканда бәлкем инде сугышларны, әшәкелекне, кан коешны күрмәбездер! Кеше, ниһаять, кеше булырдыр? Бу шәмнәр янып беткәч күп нәрсәләр беләчәкбез без. бәләкәчем минем
Н н к о н о в. Яратам мин сине. Яратам дип бик сирәк әйттем мин сиңа. Саранрак идем Тик йөрәгем саран булганга түгел Шуны белеп тор. .
Звонарская Кадерлем' Сөеклем'
Шашкан бәхетле колү беллн хатын-кыз кола, ир-егет кма
’ Никонов Яратам мин сине! Яратам'
.1 «к У • М 4
33
Звонарская. Кадерлем! Мәңгелек каным минем!
Эреп аккан шәмнәр сүнә. Кемдер керә, шырпы сыза. Моның Бронский икәнлеге күренә Звонарская белән Ннконовны күреп, аларга ташлана Исе-акылы китеп күтәрелә Алар, кочаклашкан хәлдә диярлек, янәшә яталар Звонарскаяның читкә ташланган кулында револьвер
Бронский (чигенеп). Лида! Лида!
Өстәлдә кечкенә генә кәгазь Янадан шырпы сызыла.
(Укый.) м
«Безне бергә күмегез!-»
(Кәгазь кулыннан төшеп китә.)
Мин гаепле түгел! Гаепле түгел!
Шырпы сүнә Карангылыктан кешенен ачы итеп кычкырганы ишетелә
ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
1
Ишек шакыйлар
Бик үк бай булмаган өн жиһазь!. Икенче бүлмәгә чыга торган ишек Шелонов бер яктан икенче якка тирбәлеп утыра, җырлый
Син. Казан, әй. мескен Казан, Гөнаһларын өчен алла каргаган.
Дөм сукыр да, шыр томана син. Игелек тә, иман да калмаган, Ахмак губернаторларыннан Чыкты бик күп сенатор.
Янадан ишек шакыйлар.
Шелонов. Кемгә кирәк булды анда корчаңгы белән авыручы? Керегез.
Хуҗа хатын керә. Бу — сөйкемле йөзле, өлкән яшьләрдәге хатын.
Хуҗа хатын. Гафу итегез, Константин Константинович. Шелонов. Ә-ә, сезмени? Нәрсә?
Хужа хатын. Гафу үтёнәм
Шелонов. Ярый инде, ни бар? Нәрсә кирәк?
Хуҗа хатын. Миңа бу атнада сеңелем килә, Константин Константинович. Ул һәрвакыт биредә, флигельдә туктала.
Шелонов. Соң?
Хуҗа хатын. Башка квартир эзли алмассызмы икән? Шелонов Мин сезгә бер айга алдан түләп куйдым, ич.
Хуҗа хатын. Әлбәттә, әлбәттә! Мин., акчагызны кире кайтарырмын, Константин Константинович, һичшиксез, кайтарырмын.
Шелонов. Сеңелегез каян кайта соң?
Хужа хатын Каян дисезме? (Тынлык.) Таганрогтан.
Шелонов. Ерактан икән
Хуҗа хатын Әйе, ерактан
Шелонов Димәк, квартирдан чыгып китәргә кирәк Танышлар, димәк, күз ата? Хөкем карарын үтәү сораламы?
Хуҗа хатын. Сез гафу итегез. Константин Константинович. Тик. беләсезме, бик тә уңайсыз. Шәһәрдә сөйлиләр бит. Ә минем әле квартирда торучы башка студентларым да бар. Кайтып төшүләре ихтимал.
Шелонов Чыгып китәрмен Тик китегез генә! Шайтаныма олагыгыз!
Хуҗа хатын Гафу үтенәм..
Китә
Шеломов.
О дурак, ты дурак многогрешный. ♦
За грехи наказал тебя бог!
Көзгегә килә, үз-узенә карый S
Менә шулай. Шеломов энекәш, эреми торган элемент! Үзеннен кеше икәнлегеңне ейн аларның берсенә бер исбат итә алмассың. Шулай ук * чистарына да алмассың! Ярый, зарар юк! Югары белемсез дә яшәргә х була. Университет тәмугыннан башка да (Көлә.) һәркайда көтүләр. £ көтүләр... Дөньяда бары тик көтүләр генә! а
w
Ишек ачыла Смелянский. Фадеев. Португалов Күпмедер вакыт бер сүзсез генә бер * берсенә карашып өчәүләп бер кешегә, бер кеше өчәүгә карап басып торалар “
Шел о но в (башта кыюсызрак кына) Егетләр' Сезме? (Шатланып.) Сез! Ә мин Белдем бит мин Белдем!
Смелянский (Португаловка). Ишекне яп Өйалдын биклә
Португалов чыга, якадан керә
Шел о нов. Белдем бит мин! (Бүлмәдә әрле-бирле йөренә, урындыклар әзерли.) Алай ярамый лабаса инде! Тикшерергә кирәк Утырыгыз. утыр .. Хәзер чәй әзерлим! Зубровкам да бар
Португалов. Мәшәкатьләнмә
Ш е л о н о в. Нәрсә? Аңламадым
Смелянский. Мәшәкатьләнмә. Чәй эчәргә килмәдек Зубровка да эчеп ятмабыз
Ш е л о и о в. Зубровка эчмисез? (Озак тынлыктан соң.) Ах. әнә ничек икән... Өч палач, димәк? Азрак тоелдымыни? (Фадеевка.) Син дә. Алексей, алар беләнме?
Фа д е е в. Мин барысы белән Ә син кем белән?
Ш е л о н о в Я-я
Португалов. Утыр!
Ш е л о н о в. Басып та торырмын
Португалов (кискен). Утыр, диләр сиңа!
Ш е л о н о в Сез нәрсә?
Португалов. Нәрсәме? С...сатлык эт! Сорап торган була бит әле Юк. син кабахәттән без үзебез сораячакбыз! Ә син җавап бирер сең!
Ш е л о н о в. Сезгә җавап биреп яттым ди, төкерәм! Хөкем карары гына азмыни? Ни өчен?
Смелянский. Дәлилләр һәм сәбәпләр булмый торып, оешма беркемне дә бернинди җинаятьтә дә гаепләмәячәк
Ш е л о н о в. Кая соң сезнең дәлилләрегез?
Смелянский Безнең Гангардтка якын даирәләрдә үз кешебез бар Шулай булгач, кайбер нәрсәләр безгә төгәл билгеле
Португалов. Исерек баштан Бронскнйга инспекторга йөрүең турында ычкындыруыңны оныттыңмы?
Ш е л о н о в. Мин сезнең ул Бронскиегызны! Ул бетне' Үтерәм хәшәрәтне!
Фадеев. Тыпырчынма!
Ш е л о н о в. Нәрсә?
Фадеев. Тыпырчынма дим. Син беркемне дә үтермәссең
Смелянский. Инспектордан тыш тагын кемнәр янына бардың?
Португалов. Кемне саттын? Җавап бир! Аларга нәрсәләр билгеле — шуны әйт!
Смелянский. Без барысын да белергә тиеш, җавап бир
Ш елонов. Шайтаныма олагыгыз барыгыз да!
Смелянский. Попечительдә нәрсә турында сөйләштегез?
Ш е л о н о в. Оһо! Күзәтү оештырдыгызмы?
Смелянский. Зур эш алдыннан максимум сизгерлек һәм саклык чаралары күрмәсәк, без шыр тинтәкләр булыр идек. Бигрәк тә инде үзен ничектер күрсәткән кешеләр мәсьәләсендә.
Ш е л о н о в. Кызык бу.
Фадеев. Тыпырчынма, Костя. Үз башыңа кыланасың!
Смелянский (ачуын тыеп). Сиңа мөмкинлек тудырдылар. Ше- лонов. Шәһәрдән китә ала идең. Университеттан кудылар, әмма сиңа исән калу мөмкинлеге бирделәр Курсташларың сине тагын бер кат кисәттеләр Шулай да акылга утырмадыңмы? һаман эшеңне дәвам иттердеңме? Шундук попечительгә йөгердеңме? Ә ул вакытта анда Гангардт, инспектор бар идеме?..
Ш елонов Беркая да йөгермәдем, көчләп алып бардылар мине. Португалов. Син аларга тагын кем турында әләкләдең? Щелонов. Мин аларга бер нәрсә дә әйтмәдем.
Португалов кизәнеп йодрыгы белән аның йөзенә суга Аннары тагын берничә тапкыр каты итеп сугалар.
Португалов. Тагын кемне саттың? Әйт, әйт!
Ш е л о н о в. Ни эшлисез сез, егетләр? Акылдан шаштыгызмы әллә? Ни эшлисез?
Фадеев. Егетләр түгел без сиңа, Костя.
Смелянский Шәһәрдә тентүләр, кулга алулар бара. Синең эшме? Бик күпләрне университеттан кудылар. Шулар исәбендә аны да (Португаловка ишарәләп күрсәтә.) Баальне Себергә җибәрәләр, ә башкаларны Иртәгә булачак сходканы таркатмакчы буласыңмы?
Фадеев Сходка турында Гангардт нәрсә белә. Костя?
Киеренке тынлык Берәү — өч кешегә, өчесе бер кешегә карын
Португалов Ярый, нишлибез элебез аның белән?..
Фадеев (күлмәк якасын ычкындырып). Без кайчандыр синең белән дуслар идек. Бер гимназиядә укыдык. Балалык елларыбыз бер урамда узды Шупа күрә миңа кыен (Тынлык.) Киләчәк исеменнән. Костя... Киләчәк исеменнән революция суды сине җәзага хөкем итте! Кызганычка каршы, син үзеңне аклардай берни дә әйтә алмадың.. Шпионлыгын өчен. Костя. Үз иптәшләреңне сатканың өчен Провокаторлыгың өчен.
Шел оно в (гаҗәпкә калып, әле барысын да аңлап бетермичә). Сез нәрсә? Ахмаклык эшләргә ялландыгызмы?
Смелянский. Ташласана. Шелонов! Уен бетте. Җитәр.
Ш .е л о н о в. Уен? Сиңа уен, ә миңа?
Португалов. Ярты сәгать вакыт бирәбез. Үзеңә-үзең кул сал Шулай яхшырак булыр Әнә теге бүлмәдә элмәк бар, ә без монда көтеп торырбыз. Фокус күрсәтергә маташма.
Фадеев. Үлемеңне, ичмасам, кирәгенчә каршыла, Костя. Ирләр кебек.. Язу язып калдыр. Менә мондыйрак эчтәлектә... Мин, диген, бу кешелексез җәмгыятьтә яши алмыйм, диген. Ичмасам, үлемең киләчәккә хезмәт итсен
Шелонов Киләчәккә? (Көлә.) Кем хокук бирде сезгә минем тормышымны тормышымны Кем?
Смели некий. Кем хокук биргәнне бел мисеңмени әле? Ә безне ерткычларча җәзаларга кем хокук бирде соң? Меңләгән шпионнар һәм провокаторлар белән миллионлаган штыкларга шундый зур илне таптарга һәм изәргә кем хокук бирле. Байдыкларыбыз юк Властебыз, по- ♦ линиябез, жандармнарыбыз да юк Әмма бездә кеше шәхесенә һәм кеше R хокукына карата чиксез хөрмәт бар' Син аларны үзеңнең әләкләрен “ белән пычраткан әнә шул хөрмәт, кеше хокуклары хакына хөкем йтә- 5 без без сине! Ф
Шелонов. Хакыйкать сукыр була алмый! Сез бит сукырлар, су- л кырлар!
Смеля некий Хакыйкать сукыр түгел Үзенең дошманнары = кайда икәнен ул белә. Одессадагы. Петербург. Харьков. Киев. Ростов- тагы шпионнар нәкъ әнә шунын өчен жәзага хөкем ителде Мондагы = суд та шунын хакына эшләнә и
Португалов Провокатор' Хәсис!
Шелонов Мин провокатор түгел! Кабахәтләр' Я. бетерегез! Үте- г« регез!
Смелянский. Мондый жәзаны синең кебек хәсисләр генә үтерү дип атый ала. Шелонон.
Шелонов. Намусыгызда намусыгызда эреячәкмен мин сезнең
Смелянский Сатлыкларның намусы юк Без Без ул иң югары халык намусының һәм хакыйкатенең башкаручылары* Ин югары, нн югары! .
Шелонов (чыгырыннан чыгып). Үзем! Үзем! Тик үзем генә!
Икенче бүлмә ишеге бусагасында кинәт туктый, борыла, коелып төшкән акылдан шашкан кыяфәттә бармак селкн Югала Янадан яный
Кайчандыр Христны да шулай ук Сине дә. мине дә! Барысын да1
Шашынып кнлеп. икенче бүлмәгә кереп югала
Фадеев. Хуш. Костя Гафү ит
Португалов (кулын аның җилкәсенә куеп) Эткә эт үлеме
Ә ип югары суд? Иң югары суд безне аклаячак Ә бәлкем аны да
2 •
Император университетының тәмәке гарту бүлмәсе Диван, берничә урындык, встал Кешеләр үтеп сүтеп йнрн торган бүлм • Халык күп Коридор ишеге гел ачылып ябы лып тора Тегендә дә. монда да кешеләр төркеме Үз сүзләре, үз бәхәсләр, үз инанулары Әле кызып бәх.к дәшкән. әле тынып калган, төрле хәбәрләр киеренке китү белән яшәүче, теләсә нинди корбаннарга әзер торган бу төркемнәр арасында Ульянов Ул да нык дулкынланган, киеренке, һәр нәрсәгә игътибар белән карый Шау шу Бәхәс, кычкырыш
Кемдер (исерек, кечкенә) Кая алып килделәр мине уЛ*1<аба чәтләр?
Тавышлар Йокла, шадра Уятырбыз'
Вакыт бик акрын уза. жирәбә кайчан була* соң?
— Ә теге Бронский килмәде! Өендә качып’ята.
■ авыру булып кылана
Ульянов. Хәзер кризис Иске формалар юкка чыга Яңалары туа Формалар яңарышы, идеяләр яңарышы Ип мөһиме эш ничек барыр? Түгәрәкләр ничек тупланыр? Нинди жирлектә?
Студент (озын, гади киемдә) Мужик турында онытма. Ульянов* Рус мужигы турында Әнә шуна карарга кирәк Чит ил кешесен коллык
инстинкты тәрбияләде. Киләчәк матурлыкны аларның инстинктларыннан, аларның омтылышларыннан эзләргәме әллә? Сыя алмаячакбыз без анда. Тончыгачакбыз
Мундирлы студент. Инстиктларны берәү дә күчерергә җыенмый.
Озын. Ә тамыры белән йолкып алырга теләмисеңме сон? Әнә — исерек хәшәрәт! (Диванда селкенеп утырган кечкенә студентка бармагы белән төртеп күрсәтеп.) Чырае — котсыз. Ә котсыз чырайда мәңгелек идеал яшеренгән. Мең еллык тарих. Кая куймакчы буласың син аны?
Мундирлы студент. Шул котсызнымы?
Озын. Әйе! Чистартырга кирәк аны. Пычрактан чистартырга кирәк. һәм чистартачакбыз да!
Ульянов. Сез, анархистлар, халык идеалларының кагылгысызлыгын да сакларга һәм бер үк вакытта барысын үзгәртергә дә телисез. Безнең мескен рус халкын тумыштан ук ахмакка исәплисез сез. (Көлә.) Ул акылга таманрак, сезне бу каршылыкларыгызда тотмас дип уйлыйсызмы әллә?
Озын. Ә-ә!.. Шома дөнья кайда соң?
Кемдер (диванда тирбәлеп). Кеше, сыра китер! Сыра бир. кеше!
Тавышлар: — Тондыр борынына, Ефим!
— Тик ахырын чамала, карачкы!
Шау-шу. бәхәсләр. Яна бер твркем, аның белән Смелянскнй. Фадеев, Португалов килеп керәләр.
Озын (Португаловны күреп). Кудылар үзеңне, ә син берни булмагандай йөрисең.
Португалов. Кичә кудылар, иртәгә чыгарырлар. Синең белән бергә, ә?
Мундирлы студент (Ульяновка). Сугышны кешеләргә каршы түгел, ә принципларга каршы ачарга кирәк! Сугыш — талау, үтерү ул. Аңа башка сыйфатны без бирми кем бирсен? Ни өчен соң без үзебезнең дошманнарыбызда да ихтимал дусларыбызны күрмибез? Шундый һәр дусның тормышы кадерле бит безгә.
Ульянов. Бүгенге дошманнарыбызның тормышы,да кадерлеме? Сезне үк үтерүчеләрнекеме? Гафу итегез, сезнең бу акыл гимнастикагыз Иуда шөгыле.
Смелянскнй (урындыкка басып). Әфәнделәр, игътибар! Ж,ирә- бә, әфәнделәр!
Урындыктан төшә, үзен урап алган төркемдә югалып кала. Барысының да кулы аңа сузыла, һәм инде шуннан, куллар астыннан, аның тавышы ишетелә
Бәхетле билет кемгә? Билетлар бүректә, әфәнделәр. Кем бушны ала, инспекторга шул суга.
Жирәбә салу бара. Ишек ачыла Анда — педель, университет инспекциясе хезмәткәре
Педель. Таралыгыз, әфәнделәр! Таралуыгызны сорыйм!
Исерек студент (диванда тирбәлеп) Кая алып килдегез? Бу бит... сыраханә түгел!
Озын (педель янына килеп). Вон, хәсис шпион! Вон! Тагын бер генә сүз әйтсәң дә измәңне изәм. (Авыр итекне көч белән каты итеп яба.) Җимерегез-ватыгыз бөтенесен дә, егетләр! Бүген—безнең көн!
Мундирлы студент. Ә пуля аласың килмиме?
Озын. Пуля? Минем дә револьвер кисәгем бар!
Мундирлы студент. Ишегалдында бер батальон солдат
Икенче батальон попечитель йорты янында Бар. шунда уйна үзеңнең пушка кисәгең белән!
Фадеев. Карыйм әле!
Лвгереп чыгып китә Төркем тарала, уртада — бераз аптыраштарак калган, елмай ган студент Алексеев Анын кулында — буш кәгазь .
/Алексеев. Яхшы, егетләр. Яхшы! Тондырырмын!
О з ы н. Оятка калдырма, якташ!
Португалов Бүген Потапов йөзендә университет начальство- - сын никадәр ныграк туендырсаң, ватаныбызга шул кадәр файда кнте- > рерсен. х
Ы
Көлеш Янадан ишек ачыла Бусагада — Потапов. Анын артында педель башы күренә
го
Потапов. Кичекмәстән дәресләрегезгә таралыгыз! Кисәтеп куям •» аз 1ына тәртипсезлек булган очракта да, барлык катнашучылар
Озын (аны бүлдереп). Үзе үк телиме? (Шатланып ) Вакытыннан * алда тели ул Хәзер мин сине үзем үк. жирәбәсез дә..
Пота по н (тавышны көчкә басып). Барлык катнашучылар куып чыгарылачак! Нинди генә чинда булуына да карамастан!
Португалов ыргыткан «буш шеша инспектор белән янәшә генә стенага бәрелеп вг
' - тыла, инспектор артка чигенә, ишек ябыла.
Ульянов. Нервларыңны сакла, Португалов! Сходка өчен сакла! (Смелянс кийга.) Никонов кая соң? Нишләп юк ул? Бронский да юк
Мундирлы студент Мәгънәсез провокаторлык кына бит болар! (Португаловка.) Уголовный җинаять!
Португалов. Буш бугаз киерүче әфәнделәрнең тез буыннары калтырыймы? Сөйләнергә бик осталар, ә эшкә килгәндә - юкмы?
Мундирлы студент Телең кычытуын ике батальон бик тнз басар.
Озын. Баррикадалар оештырып, бөтен Ивановскаяны дер селкетергә иде бит, ә! Әйбәт погром булыр иде...
Студент (диванда айнып китеп). Сыра1 Бирегез әле кайсыгыз да булса Сыра!
Кайсыдыр бер елдамы (мундирлы студентка) Килешәм мин сезнең белән. Гаскәр чакыртылган, әфәнделәр Аларг,а барысы да билгеле Студентларның төп өлеше якламаячак Семинаристлар баш тартты Катгый төстә баш тарттылар! Ветеринарлар икеләнә Мәгънәсезлек бу. Үз-үзенә пычак салу!
Озын. Ялландыңмы, сатылдыңмы, кабахәт?
Смел я некий (Озынны бәреп җибәреп) Әфәнделәр, әфәнделәр* Без теоретик яктан теләсә ничек аерыла алабыз, әмма практик эшчән лек җирлегендә
О .< ы н (Мундирлы студент белән Елдамга) Мескен әкрен кыймыл даучылар! Сез табынган революцион программаны төзүчеләр пешеп җитмәгән кешеләр булган алар!
Мундирлы студент Безнең программа
Ульянов (Озынны туктатып, катгый). Бәхәсләшер чак түгел хәзер
С м е л я н с к н й (ике студентка) Сезнең группа сходкада катнаша икән, бетте дигән сүз Юк. шайтаныма олагыгыз! Суны болгатырга ирек куймабыз Юк*
Мундирлы студент Катнашырбыз катнашуын Әмма мнн үз белдерүемне ясаячакмын
Ульянов (урындыкка баса). Сходка билгеләнгән тәртиптә барыр
га тиеш, әфәнделәр! Землячество җыелышларында сөйләшенгәнчә! Ин-спекторның яңагына сукканнан соң.
Алексеев. Эшлим, егетләр! Эшлим!
Ульянов (кычкырганга игътибар итмичә). Инспекторның яңагы на сукканнан соң — гомумән рус тормышының, аерым алганда, студентлар тормышының чыдап булмаслыгы турында петицияләр Монысы иң мөһиме. Политик таләпләр — иң мөһиме! һәм нәтиҗә рәвешендә— студент билетларын өстәлгә! Университеттан чыгаруларын сораган гаризалар! Бу чын-чынлап политик чыгыш булырга тиеш! Шунысы мөһим аңа беркем дә, беркем дә җинаять ярлыгы ташлый алмаслык булсын! Тик без бер организм булып эш итсәк кенә. Тик шул очракта гына...
Смелянский. Теләсә нинди башбаштаклыкны студентлар суды провокация дип бәяләячәк!
Ишекне ачып, Фадеев йөгереп керә
Фадеев. География кабинетында берничә кеше Ишекне бикләгәннәр. Шунда уздырмакчылар. Кайсыгыз көчлерәк, әйдәгез!
Берничә студент Фадеев белән китә.
Смелянский (алар артыннан). Беркемне дә чыгармагыз. Университеттан беркемне дә чыгармагыз!
Ульянов (сәгатен чыгарыл карый). Тагын берничә минут.
Төркемнәр, кызып-кызып сөйләшүләр Киеренкелекнең иң соң дәрәҗәсе, алга ыргылыш алдыннан соңгы әзерлек.
Португалов Нишләптер Никонов юк. Бәлкем кулга алганнардыр? Кичә бар иде. Лида белән калды Аудиторияләргә барырга кирәк. Барысын да залга җыйнарга! һәр кайсын!
Смелянский. Ветеринарлар килсен иде! Әгәр алар да якласа.. Нервлар какшый башладымы? Калтырый ук башладым инде мин!
Кемдер ишеккә бара. Кинәт әче итеп кычкыру «Безне бикләгәннәр!» Каушап калу Буталыш Катгый карарга килү Ачу чыгу
Тавышлар: — Ват! Бергәләп ат!
— Тагын! Ник чукынып китми шунда!
Ульянов. Тәрәзәдән! Әйдәгез, тәрәзәдән!
Бергә укмашкан, күп куллы, ачуы кабарган массаның ишеккә берьюлы сугуы Ишек ярыла, ачыла, һәм төркем коридорга ташлана «Сходкага! Сходкага!»
Кычкырыш, шау-шу йөзләрчә кешенең аяк тавышы Аудиторияләрдән коридорлардан. кабинетлардан ишетелә Тавыш тоташ гүләүгә кушылып, әле әкренәя, әле тагын яңа дулкын булып килә. Анда яшьлек көче, куәт ..
. 3
Губерна жандарм идарәсе. Аяк тавышлары, сөйләшкән тавышлар ишетелә Гангардт кашыгы белән стаканга бәргәли Чәйле стакан Смелянский алдында да тора Ул апа кагылмый
Г ангардт. Компаниягезнең барлык дулкынланулары бетте, Сергей Вениаминович. Ә мине эш көтә, эш. Сезнеңчә ничек, безнең җилкәгә артык йөк, мәшәкать өйгән кешеләр белән нишләргә?
Мангушевский керә.
Мангушен с кий Полковник әфәнде
Кәгазь суза.
Гангардт Яратам шундый исемлекләрне, ротмистр Алып килделәрме инде? ♦
Мангушевский. Анда билгеләнгән, кем... ң
Г ангардт. Ә Бронскнй кая? Кая соң ул?
Мангушевский. Булдык Өйдә туры килмәде. ?
Г ангардт Тагын жибәрегез. Бүген үк кулга алырга! Ульяновны күрмим, Португаловны. .
Мангушевский Кулга алырга киттеләр Кешеләр житми, Ни- ш колай Иванович =
Гангардт Нәзәкатьләнеп тормасыннар Зур ау төне Мыштыр Дамаска! МеНә күрәсезме. Смелянскнй әфәнде, кешеләр житми үз е проблемаларыбыз бар Бөтенесе дә сез уйлаганча барып чыкса, нәрсә и булыр иде. безне нинди хәлгә куйган булыр идегез, ә? *
С м ел я н с к и й Булдыра алганны эшләдек Юкка шатланасыз. п
Мангушевский чыга
Гангардт (аның артыннан) Барысын да кулга алыгыз, ротмистр' Барысын да! һәм кичекмәстән! (Смелянскийга ) Нидер әйттегез буган сез?
Смелянскнй Кешеләрнең телен Петербургта, Мәскәүдә. Киевта кисеп алдыгыз, инде хәзер Казанда кисәсезме? Әгәр дә алар Одессада. Женевада, Владимирда телгә килсә?
Гангардт. Инануларны хөрмәт нтәм мин. Смелянскнй әфәнде (Көлә.) Инанган кешеләр белән эшләве кызыграк Әмма безнең эштә нң кызыктырган нәрсәнең ни икәнен беләсезме^ Инануларны жимерү Кешенең, аларга ихтыяжын үтерү
• Смелянскнй Тарих һәр кешегә нинди дә булса эш бирә Бары сын да җимерә алмассыз.
Г ангардт Эзләү техникасы һәм кешенең үз-үзен тотышына контрольлек итү техникасы үсә. кадерле Сергей Вениаминович
Смелянскнй (көлемсерәп) Революция кайчак мең башлы аждаһа булып күренмиме сезгә, полковник? Сез анык бер башын кисәсез, ә аның урынына икенчесе үсә. Шундук үсеп чыга! Аны үтерер өчен мо хнтнып социаль шартларын үзгәртергә кирәк. Иҗтимагый тормышның барлык биналарын яңадан үзгәртеп корырга Ягъни деспотизм дәүләте ик элек үз-үзен үтерергә тиеш Әлеге шартларда да эшебезнең үл- мәслегекә инанганбыз икән, димәк, аны тиз генә юкка чыгарып булмая чак! Шулай булгач, эзләү һәм башка төрле техника Кызганыч чара лар гына алар
Гангардт Фәлсәфи бәхәс, ә? (Рәхәтләнеп көлә) Яратам Мө Кнббән кнтәм хәтта
Бусагада Мангушевский
Манг у ш е в с к н й Николай Иванович?
Г ангардт. Нәрсә бар?
Мангушевский Гангардт янына кило. колагына нидер пышылдый
Утырып торсын Көтәр
Мангушевский китә
(Смелянскийга.) Яхшы! Мине ышандырдыгыз да дип фараз кылыйк Мен башлы аждаһа... җиңә. Зур энергияле мең революционер Россиянең дүрт биш төп пунктында барлык иң югары дәрәҗәдәге кешеләрне һәм төп начальникларны шушы минутта кулга төшерде ди Гаскәрләр, политик инициативага күнекмәгән җәмгыять каршылык күрсәтә алмый ди. (Көлемсерәп). Әйтик, революция ясалды ди. Бер төркем кеше вакытлы властька менә Декретлар игълан ителә Бәхет бик якын һәм мөмкин эш! (Көлә.) Ышаныгыз, кадерлем. әгәр дә мин шул төп революционерлар арасында булсам, андый переворот ясау минем өчен чиста профессиональ эш булыр иде. Әмма эш анда гынамы сон? (Урыныннан тора, бүлмә буйлап йөренә.) Яхшы, сез барлык хосусый һәм дәүләт милкен гомуми милеккә әверелдерүче декрет та чыгардыгыз ди! Аларда сез халыкны гомуми файда өчен гомуми хезмәт куярга өндәдегез Декрет чыгару алай бик якын эш түгел ул. Әмма аларны хәрәкәткә китерү! Император Иван Антоновичны империатрица Елизавета Петровна белән алыштыру турындагы указ гына түгел ул. атакаем Мөлкәтне яклап мөлкәтлеләр генә күтәрелмәячәк. Кулаклар гына түгел! Крестьяннар социаль революциягә гомумән әзер булмаган хәлдә хосусый. хәрәкәттәге мөлкәтне иң ярлы хуҗалыклар да аяк терәп яклая чак. Диктаторлар төркеме һәм аларны яклаучылар барлык бу дошманнар алдында көчсез булып калачаклар. Тарих сезне мәсхәрә хәленә куярга мәҗбүр була. һәм... сытачаклар сезне! (Ләззәтләнеп кәефләнеп.) Әмма моның алдыннан, трагифарсныц соңгы пәрдәсе ал дыннан сез бер-берегезне үзегез үк сытып бетерәчәксез. Чөнки өстенлек кә ирешү өчен котылгысыз рәвештә көрәш башланачак һәм комизм ның иң югары ноктасы да әнә шунда!
Смелянскнй. Моңа гомуми мәнфәгать ирек куймас.
Г ангардт. Юк. әйтеп бетерергә рөхсәт итегез, рөхсәт итегез! Мин сулга кирәк дип ышанырмын, ә с^з. уңга диярсез. Менә сиңа сугыш! Гомуми мәнфәгать хакына. Өстәвенә фарс рәвешендә. Фарс. Тра гедия фонында! (Смелянскийга сүз әйтергә ирек куймыйча, пышылдап, гайрәт белән, кызып.) Сез хаклы — мең башлы аҗдаһа! Бер башын киссәң — икенчесе! Тагын киссәң — тагын. Ничек оныттыгыз соң. сезнсн алда да бит Сезнең дошман да аждаһа! Башлары да һич тә кнм түгел! Мөгаен, дөнья тарихының мәгънәсе дә шул бер-берсенә чорналган аждаһадыр! Аждаһалар никахы, аларның бергә берләшүедер! Яшәгән саен.-алар куркынычрак, дәһшәтлерәк була баралар, ә? Ә киләчәктә тагын да хәтәррәк, ә? (Көлә.) Дөньяның яхшылык аждаһасы белән усаллык аждаһасы Сезнеңчә, ха-ха сезнеңчә, сезнең баш яхшылык аждаһасы башларына керәме? Мин дә бит үз аждаһам турында шулай уйлыйм. Нишләргә соң инде безгә? Ә? Нишләргә?
Смелянски й Акылдан шашкан сез!
Г ангардт (аны бүлдереп). Сез дә шашкан! Сез дә! Ә бәлкем ике аждаһа түгелдер, ә берәү генәдер? Бәлкем без бер аждаһага хезмәт итәбездер? Куп башлы аждаһага? Күп куллы аждаһага? Ха-ха Кем нен башы кайда икәнен дә белмәссең. Иң яхшысы берсенә генә хезмәт итүдер! Шулай әйбәтрәктер! Ә? Килешәсезме?
Смелянский Нәрсә? Нәрсәгә?
Г ангардт. Нәрсәгә? Ха-ха-ха. Шелонов асылынды, ә аждаһага башкасы кирәк Бүтән бер баш кирәк! Шулай түгелме әллә? Ә бәлкем, күгәрченкәем, алмашка үз башыгызны тәкъдим итү нияте белән сез аскандырсыз аның башын? Ә?
Смелянский. Кабәхәт!
Г ангардт. Дорфа сез. Смелянский. Селедка гына ашатырга, су бирмәскә кушам мин сезгә.
Смелянский (тынлыктан соң. мыскыллы көлемсерәп, ачык итеп) Берьюлы һәм бер мизгелдә алла башыннан бары тик Мннев
ра гына атылып чыга һәм без аңлыйбыз социаль переворот ул_ экономик. юридик, безнең барлык иҗтимагый хосусый, гаилә мөнәсәбәтләребезне барлык каратларыбызны һәм төшенчәләребезне, (тавышын күтәреп) барлык идеалларыбызны һәм әхлакыбызны үзгәртеп кору! Мин моны сез жандарм этенә әйтәм! (һәм инде үз-үзен тыя алмыйча.) Юк, син генә юкка чыгара алмыйсын минем инануларымны. ♦ кабахәт! Син түгел'

Кулына карл саньоы алып, урыныннан сикереп тора Күнегелгән гадәт белән ннн 1 дидер бер секундта р< пол>.н> рын алып, Гангардт та сикереп тора Өстәл белән генә . аерылган ик. кеш күпмедер вакыт бер-берсена каршы басып таралар 'тыралар *
Гангардтнын стаканында кашык челтери =
ш
Гангардт. Чәй эчмисезме. Сергей Вениаминович3
Смели некий Рәхмәт (Бераздан ) Менә шул. мин әйтеп бетер £ мәдем бугай Гафу итегез
Гангардт Әйе-әйе <
Смелянский. Сүзебезне дәвам иттереп, нәрсә әйтергә тиеш идем 5 әле мин? Андый переворот бер көндә генә дә. ике елда гына да ясала 4 алмый һәм без. сониалист-ренолюцнонерлар. бу мәсьәләдә беркайчан да үз-үзебезне алламадык Властьны кулга алабыз да. иртәгә үк җәмгыятьне бәхетле итәбез, дип беркайчан да буш хыял кормадык. Без. полковник. сез күрсәтергә тырышканча, доктринерлар ла. утопистлар да түгел Үз көчебезне бик яхшы аңлыйбыз. Ни булдыра алабыз да. ни эшләргә тиеш икәнлегебезне дә бик яхшы аңлыйбыз һәм хәтта сез безнең кайберләребезгә тозлы балык кына ашатып, эчәргә бнрмәсәгез дә. без барысын да эшләрбез!
Г ангардт (ишек янына килеп). Алып китегез арестантны'
Ике жандарм, аннары Мангушевский керәләр
Жандарм Минем арттан барыгыз.
Гангардт Карагыз әле. Смелянский Шелонов мәсьәләсендә бик нык хаталандыгыз бит.
Смелянский Нигә дип һаман саен шул Шелоновыгыз белән авыз чайкыйсыз әле?!
Г ангардт Бер хөрмәтле әдәбиятчы зур мәсьәлә белән шөгыльләнгән. Сергей Вениаминович Оҗмахны гөнаһсыз күз яше белән юар га кирәклеге турындагы мәсьәлә белән Корбаннар китерү кирәкме, әллә юкмы? (Пышылдап, ләззәт белән.) Гөнаһсыз күз яше белән сугар дыгыз
Смелянский (агарынып һәм күлмәк якасын ычкындырып) Вөҗдан газабы кайчак шпионнарны да тормыш белән исәп-хисапны өзәргә мәҗбүр итә Әмма моның өчен бөтен җаваплылык бөтен җа нанлылык сезнең өстә! (Түзә алмыйча ) Кем аларның чын үтерүчеләре? Сез! Сез куып кертәсез кешене кире чыгалмаслык караңгы почмакка! Ж.әза белән куркытып, сез үтерәсез аларның җанын Сез'
Гангардт. Ха-ха! (Көлә.) Шелонов Шелонов Сезгә серне ачар ia рөхсәт итегез, ул университет инспекциясенең дә. миңа ышанып тапшырылган идарәнең лә шымчысы булмады'
Смелянский (авырлыктан сыгылып төшкәндәй) Алып китегез мине. (Үз-үзен тыя алмыйча ) Аллыйсың, кабахәт! Эт җан син!
Гангардт Дорфа сез. Смелянский Дорфа Сездән сорау' алган чакта мин дә дорфа булсам, гаеп итмәссез Фәлсәфи әңгәмәләрдән тыш чаралар ла бар! Селедка гына ашатып калмабыз (Инде үз-үзен тыя алмыйча, котырынып ) Без әле үргә дә сикертәбез' Җелекләрегезне суырабыз!
С мел я некий Исбатлый алмассың!
Гангардт Ә мин исбатлап та тормаячакмын Алып китегез!
Смелянскнйны алып китәләр, Гангардт. хәле бетеп, креслога ана
Уф. арыдым!.. Барысы белән дә шулай газаплансаң.
М а н г у ш е в с к и й. Бронский көтә. 11нколай Иванович
Г ангардт. Бронский?. Эт баласы! Кулга алулар ничек бара?
М а н г у ш е в с к и й. Тәртиптә.
Г ангардт. Керт теге хәсисне.
Мангушевский чыга, янадан Бронский белән әйләнеп керә.
(Урыныннан торып һәм Бронскийга кулын сузып.) Сез нәрсә, Александр Евгеньевич? Иң хәлиткеч момент, ә сез юк! Нишләп сходкада булмадыгыз?
Бронский. Белмим Яшеренеп яттым.
Гангардт. Кичекмәстән кулга алырга һәм башка кулга алын ганнар янына урнаштырырга дни полиция белән без бөтен шәһәрне бетереп эзлибез, ә сез качып ятасыз! Моны ничек аңларга? Ничек?
Бронский. Сез мине кулга аласыз дигән килешү юк ла безнең Г ангардт. Никонов кая?
Бронский. Никонов белән Звонарская кичә үз-үзләрен үтергәннәр.
Г з н г а р д т. Нәрсә? (Тынлык.) Уенны бозды, ахмак.
Тынлык.
Шулай кирәк. Александр Евгеньевич. Камераларда ни турында сөй-ләшүләрен белергә кирәк безгә
Бронский. Мине кулга алырлык берни дә сәбәп юк. Өемдә барысы дә тәртиптә. Бернинди нелегальщина юк. Миңа димәгәе ун тентү булсын Сходкада булмадым Кулга алыр өчен сәбәп юк. Юридик сәбәп юк.
Гангардт Бала-чага сүзе! Без сездән потлаган нелегальщина табачакбыз һәм понятойлар аны раслап кул куячак.
Бронский (Гангардтка карамыйча гына). Минем университетны тәмамлыйсым килә Анда барырга теләмим мин!
Мангушевский Сез. Александр Евгеньевич, үзегезне шактый файдалы һәм тулы ышаныч күрсәтелергә лаеклы хезмәткәр итеп таныттыгыз! Канәгать без сездән
Бронский (шашар дәрәҗәдә). Ә рәхмәт урынына нәрсә? Төрмәме? Сөргенме?
Гангардт Сез үз урыныгызга Шелоновны кундыгыз. Без сезгә бу уенда ярдәм иттек Я-я. Александр Евгеньевич! Уенны бозмагыз Үз белемегезне күтәрү белән шөгыльләнегез, революционерлар арасында ышаныч казаныгыз. Сез инде турыдан-туры контрольсез, үзегез генә дә эшләргә сәләтле. Эзләү мәсьәләләрен үзләштердегез, теләсә нинди хәлләрдә тиз һәм һәрвакыт чыгу юлы табу тәҗрибәгез бар. (Мангушевскийга.) Пенсия турында әйттегезме сез ана?
Мангушевский. Юк
Гангардт. Соң шулай ярыймыни инде? Безнең үтенеч белән, Александр Евгеньевич. Полиция Департаменты Эчке эшләр министры әфәндегә сезгә үтенеч белән мөрәҗәгать итү хокукы бирү турында
Бронский. Үтенеч... Үтенеч!..
Г ангардт. Тәртибе шундый. Гомерйек пенсия. Елына мең дә ике йөз сум (Тынлык.) Башка юлыгыз юк сезнең. Бронский Уен дәвам итә һәм бик озак дәвам итәчәк
Брон ский. Куркам мин Аңлыйсызмы, куркам Бернинди дә акча кирәкми (Йөзен каплый ) Каннан, үлемнән куркам мин!
Гангардт Я-я. җитәр
Бронски й. Миннән, мөгаен, шикләнәләрдер инде Ульянов, нишләп синең күзләрең шундый... чиста, дип сорады Барасым килми минем алар янына! Килми Куркам ф
Г ангардт Алып китегез үзен Беркетмә язсыннар һәм шундук крепостька, камерага япсыннар “
Б р о н с к и й Куркам мин • 8
Мангушевский Бронский белән бергә чыга, кире керә Гангардт арыган, нервлары ▼ какшаган, йвренә а>
. tu
Гангардт. Кырык кеше билетын ташлаган һәм университеттан = чыгаруларын сорап язган. Әле — бөтенесе дә кулга алынмады Ә күпме вакыт үтте инде! Әгәр дә без ике йөз илле кешене кулга алырга уйла- ® сак? Сходкада катнашкан бар кешене дә? Әгәр алар биш йөз булса? « Башта уйланылганча? Иртәгә инде алар тугыз йөз булачак, ротмистр! (Урындыкка үрелеп һәм аны читкә алып ыргытып .) Шундый кечкенә п штат.. Бүкәннәр! Акылдан язганнар'.. Соң бит шундый серләр, поли тик эзәрлекләүнең профессиональ серләре бар лабаса! Полиция эше нең техникасы бар! Шул* хәтле аз кеше белән ни эшли алам мин? Революцияне иң элек Полиция Департаментында ясарга кирәк! Шул чакта Россиядә революция булмас та Хаклы ул теге Смелянский. Кы рып бетерә алмаслык кабилә бу! (Кинәт шашынып Мангушевскийның кулыннан тота.) Губернада кайда нинди чебен очканына хәтле белергә тиеш мин. ротмистр Чебен очканын' Бөтенесен жәтМә белән уратып алырга кирәк һәр кешене агент итәргә! һәр кешене! (Ниндидер акыл дан язган көлү белән көлеп.) Кешеләрне авыр чирдән коткарырга кирәк, ротмистр! Вөҗдан, әхлак дип атала Topian. пычрак һәм шәхесне кимсетә торган, үз-үзеңне агулаучы химералардан коткарырга кирәк! Ә? (Көлемсерәп.) Хөррият һәм шәхси бәйсезлек таләп итүдән. Дөнья лыкта безнең эш бу. ротмистр! Ышаныгыз, хөррият белән бик азлар гына файдалана ала Бик азлар гына! Сайлап алырга! Иң мөһиме сайлап алу! (һаман саен шашканрак кыяфәттә.) Сайлап алу тәртип сезлеккә каршы көрәш чарасы ул (Пышылдап.) Энтропиянең үсүенә каршы! Кеше молекулаларын күзәтүче һәм үзе теләгәнчә санлап алучы, сортларга аеручы демон ул! Сайлап алу' Юкса дөнья харап булачак' Шуңа күрә һәр кешене агент итәргә кирәк, ротмистр!
Мангушевский Пи булды сезгә. Николай Иванович? Ни булды?
Озак тынлык
Гангардт Мин дә нидәндер куркам, ротмистр Куркам! Мангушевский Арыгансыз сез
Гангардт. (Шашкан күзләре белән бушлыкка карап ) Куркам Куркам'
Тни Ярымкарангылык. керосин лампасы Ульянов аның барлык нернларц. фикер ларс, хисләре киеренке тәрәзә янында басып тора Сенлесс әйберләрен жым
Ольга Я хода! Аня сөргендә. Сашаны үтерделәр, хәзер инде син
Боларга әни ничек түзәр икән соң? (Тынлык ) Ана нн дияргә?
Ульянов Караңгы Ниндидер утлар, кырлар Аларнын жаны бар микән?
Ольга Менә! Бөтенесен җыйдым
Ульянов. Рәхмәт.
Ольга. Кара Бәлкем берәр нәрсәне онытканмындыр?
Ульянов (кул селти). Бу дөньяда кешенең, мөгаен, хәзер бер генә һөнәре булу мөмкиндер Профессиональ революционер һөнәре... Тик бу һөнәргә өйрәнү җиңелдән түгел.
Ольга (эчке киемнәрне тикшереп). Шулай итеп, син инде юрист булмассың микәнни? Ай. сәдәф тагарга кирәк икән Хәзер һаман да шаяртуны гына беләсең син
Ульянов. Шаярту түгел бу.
Ольга. Әнигә ни дияргә соң инде?
Ульянов. Белмим Мин һөнәр турында әйтер идем. Белмим Хәзер һәрвакыт уйлыйм мин һәрвакыт!
Ольга. Нн турында?
Ульянов. Ничек ни турында?
Ольга. Нәрсә турында соң?
Тынлык.
Ульянов. Үлем, хаталар турында Болар бөтенесе дә түләүдер, мөгаен. Рәхимсез, әйеме? Кешелек үзенең барасы юлы өчен алдан үк рәхимсез исәп белән түли. Әле алда, мөгаен, түлиселәр бик күптер.. Аңлавы да кыен, һәркем ни дә булса үзе яратканны таба. Шуңа канәгать тә. Бер бөтен итеп, тулаем ала торган дөнья юк. Үткәне һәм киләчәк үсеше белән ала торганы.
Ольга. Ни сөйлисең син?
Ульянов, һаман уйлыйм мин Айлар, көннәр буе уйлыйм Яраклыны яраксыздан аерырга кирәк Карап торуга күренгәнчә генә жи- цел түгел Практика революцион эшчәнлекнең берничә төрен эшләгән Заговор юлы, политик заговор, пропаганда, турыдан-туры халык агитациясе — болар барысы да төрле юллар. Үз эчләрендә үз җыерчыклары Бер яктан, череп таркалучы народниклык, ә икенче яктан? . Икенче яктан, туып килүче марксизм Яна форма эшләнә Нинди дә булса бердәнбер юл бардыр бит инде? Булырга тиеш ул! һәм бар ул! Без үз кулыбызда рус тарихының, ә бәлкем әле бөтен дөнья тарихының да язмышын тотабыз. Тәңре бер генә — хөррият, яктылык. Ә стена кайда юкарак соң? Аны нәрсә белән тишү җиңелрәк! Бөтенләй башка юл кирәк!
Ольга Я хода! Хәзер шуның турында уйларга тиешмени сон син?
Ульянов Нәрсә турында соң? Мин тагын ни турында уйларга тиеш соң?
Ольга Хәзер килеп җитәчәкләр ләбаса! Сине кулга алырга тиешләр бит!
Ульянов эндәшми Янн дан тәрәзә янына килә
Карап керим әле!
Чыга
Ульянов (ялгызы) Нинди караңгы!.. Бөтен кешелек өчен чыгу юлын бәлкем нәкъ менә без, без табарбыз әле?.. Лабиринттан чыгу юлын! (Стенага йодрыклары белән суга.) Чыгу юлы!
Русчадан МИРГАЛИМ ХАРИСОВ тәрҗемәсе