ҮЗЛӘРЕ ТУРЫНДА ҮЗЛӘРЕ
ТАГЫН БОЛГАР ИЛЕ,
ТАГЫН ГАБРОВО...
Габров /Габрово/ Болгариянең моннан 600 ел элек нигезләнгән борынгы бер шәһәре
Биредә эшләп чыгарылган тукымалар һәм аяк киемнәре бөтен дөньяга бил геле Аның шулай
ук бөтендөнья белгән икенче даны да бар Габров кешеләре елмай мыйча сөйләшмәс, теләсә
нинди уңай белән чәнечкеле суз әйтми калмас Габроаның ике кешесе очрашкан җирдә көлке
бәйрәме башлана Шунысы кызык, алар үзләрен үзләре тәнкыйть итәргә яраталар. «Без
сараннар» дигән «гаепяне юри уз өсләренә алып, мәсәлән, алар дөньядагы барча сараннардан
көлә Габров. рәсми төстә булмаси да, юмор-сатира башкаласы дип игълан ителгән Анда
традицион юмор-сатира фестивальләре үткәрелә, дөньяда бердәнбер юмор-сатира музее
бар Биредә сәнгать һәм культура комитеты исеменнән дөньяның иң оста юмористлары
һәм сатирикларына •Алтын эзоп» һәм «Хитр Петр* /болгар фольклоры персонажы/ дигән
премияләр бирелә.
КИРӘКСЕЗ ДИП ТАБА
Берәүнең хатымы квартира бүлмәләрен бик еш буйый икән. Шуны күргән саен ачулана торган
нре кемнәрнең берендә аның кулыннан буяу тулы чиләген һәм пумаласын тартып ала да әйтә:
— Җитте сиңа, туктат бу эшне! Күрмисеңмени, бүлмәләр болай да күптән кысанланды ич инде...
МУНЧАДА
— Ванна өчен күпме түләргә кирәк?
— Ике лев. •
— Менә сезгә бер лев акча, ваннаны яртылаш кына тутырыгыз.
БИЛГЕСЕН БЕЛҮ
— Миңа биш йомырка бир, апа, ләкин барысы да кара тавыкныкы булсын.
— Әгәр кайсы шундый икәнен беләлсәң, үзең сайла
— Ярый. — ди үсмер һәм. , иң эре йомыркаларны гына сайлап ала
ЯНГА КАЛДЫРА, ИМЕШ
Поезддан әле генә төшкән пассажир таксисттан сорый
— Шәһәр үзәгенә хәтле илткән өчен күлме аласың?
— Ике лев. Әйдә, утыр!
— Рәхмәт! Мин күпме акчам янга кала икән дип кенә. сорадым
>Md«wo«t>dv
u
ЯХШЫ ХӘТЕР
— Габрово кешеләренең хәтере искитмәле икән!
— Нәрсәдән чыгып әйтәсең?
— Мин биредә моннан егерме ел элек булган идем, ә алар шулчакта мине кайсы, кайда һәм
нәрсә белән сыйлаганын әле дә булса онытмаганнар
ЛАЙХИА МӘЗӘКЛӘРЕ
Финляндияда Лайхиа дигән бәләкәй кала Болгариядәге Габрово шәһәре кебек үк атаклы
Лайхиа кешеләре дә үзләре турында үзләре уйлап чыгарган мәзәк һәм шаян хикәяләр
сөйлиләр. Гадәт буенча, аны көненә тик берәрне сөйләргә, икенче көнне генә көләргә, э
өченче көнне исә иң якын дустыңа сөйләргә кирәк икән Шу ларның берничә үрнәге белән
танышыйк.
ДУШ БҮЛМӘСЕ
Берәү яңа ей сала, ләкин аның бер бүлмәсе өстенә түбә япмый.
— Ни гаҗәп эшләвең бу синең?—дип сорый аңардан күршесе
— Душ бүлмәсе була ул минем,— ди хирыс хуҗа.
ИТ КИБЕТЕ АЧКАЧ
Шул кибет хуҗасы гәзиттә кыска гына белдерү бастыра: «Түшкәләр турарга ярдәмче яллыйм.
Эшкә керергә теләүче вегетарианец булсын иде дигән теләгем бар»
БОРЧЫЛМА, АЛЫРСЫҢ
— Кичер, хуҗа, ләкин бит мин, үзара әйткәндә, еч кеше өчен эшләп тә, быел әле бернинди эш
хакы алганым юк,— ди бер көнлекче
— Яхшы, яхшы. Кичерәм, әлбәттә,— ди хуҗа аңа.— Эш хакы турында, гомумән, киләчәктә дә
борчылма син, тиешен алырсың... Ә менә теге ике кешенең фамилияләрен әйт әле, аларны мин
эштән чыгарырга тиешмен!
РЕДАКЦИЯГӘ ХАТ
Бер редакциягә Лайхиадан хат килә. Тулы тексты менә нинди була аның: «Әгәр безнең хакта
мәзәкләр бастыруны туктатмасагыз, мин беркайчан да сезнең гәзитир күршемнән алып торып
укымаячакмын».
БЕРГЕН ХИКӘЯТЛӘРЕННӘН
Бөек Британиядәге шотландлылар һәм Болгариядәге гавровлылар кебек, Норвегия дәге
Берген шәһәре кешеләре дә үзләре турында үзләре уйлап чыгарып мәзәк сөйләргә ярата.
ТИКШЕРЕП БЕЛДЕ
Осло шәһәреннән дәрәҗәле бер әфәнде Берген балалары сүз эзләп кесәгә кереп тормый
дигәнне ишетә дә, шуны Бергенгә беренче килүендә үк тикшереп карамакчы була. Вокзал тирәсендә
гәзит сатып йөргән бер малай янына килә дә сорый:
— Ә иртәгәге көн гәзитләре бармы синдә?
Малай күз ачып йомганчы җавап бирә:
— Әлбәттә, юк. Мин, аларны, абзыкай, инде кичә үк сатып бетердем
БЕРГЕН ЯҢГЫРЫ ТУРЫНДА
Читтән килгән кеше бер баладан сорый икән:
— Сездә бу яңгыр кайчан да булса туктыймы?
— Белмим,— ди малай,— ченки миңа ун гына яшь әле
I E I • IEISE I El S’ I Ft I I P I
i ! Н
• « ?!
5 £ £ г
I
I
I
i
БАЛЫК БАЗАРЫНДА
Яшьрак бул
х> д "о ‘ ;
И».
БЕРӘҮ ГЕНӘ БЕЛӘ
— Ире кайда иканен нинди хатын теләсә кайчан белә ала? Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә:
— Тол хатын.
ЯҢА ФИЛЬМ ЧЫККАЧ
— Ничек, яңа фильм ошадымы?
— Рецензияләр бик яманлап яза.
Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә:
— Димәк, карарга кирәк.
УРЫНЛЫ киңәш
— Теге Ионас дигән егетегез бер дә ошамый миңа, һич күңелем тартмый шуңа. Безгә килеп
йөрмәсен өчен нишлим икән?
Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә:
— Син аңа әҗәткә акча биреп тор.
НИК КИМСЕТӘСЕЗ
Ике кеше ызгыша:
— Алама ишәкнең дә иң аламасы бит син!
— Ә син иң аңгыра сарык!
Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә:
— Бу хәтле яманлап ник кимсетәсез хайваннарны?
ИШЕТТЕРМӘ
— Беркайчан да кешегә күсәк күтәрмә син, чөнки кайберәүләр тәнкыйть сүзен ишетмәс өчен
хәтта чукрак булып кылана беләләр, ә берәүләрнең исә...
Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә:
— Бик кычкырып сөйлисең, сине ишетүләре мөмкин.
ИС КИТӘРҮ
Берәүнең туган көненә барышлый кунаклар: «Хуҗаның исен нәрсә белән китәрик?» — дип
киңәшәләр.
Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә:
— Бер шешә дә аракы алмыйча барыгыз.
ИҢ ЯХШЫ ВАКЫТ
Бер кафеда ике кеше сөйләшеп утыра:
— Минем иң яраткан вакытым нәкъ менә шул үзе инде.
— Ә ник алай?
Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә:
— Чөнки бу вакыт — эшкә кире барырга инде соң, ә өйгә кайтырга әле иртә чак.
ТАКСИСТКА СОРАУ
Статистика белән бик кызыксынып шөгыльләнүче берәү таксисттан сорый икән:
— Сезгә күп төрле профессия кешеләрен машинада йөртергә туры килә. Әйтегез әле, нинди
пассажирлар күбрәк эләгә?
Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә.
— Безгә утырганнары күбрәк исерек булалар.
КАЙЧЫ БЕЛӘН...
Хатынының пальтосын чистарткач, бер ир бик зур мактау ишетә:
— Инде дә әйбәт булган бит бу. тапларын ничек бетерә алдың шул хәтле яхшы итеп?— ди
хатыны.
Шул чакны Киндзюлис килә дә әйтә:
— Кайчы белән эш итте бугай.
ТЫҢЛАР ЭЧЕН ТҮГЕЛ...
— Музыка белан шөгыльләнергә улыгызмы ник болай көчләп кушасыз Аның тыңлау салате
юк,— ди музыка мәктәбе укытучысы малайның әнисенә
Шул чакны Киидзюлис килә дә әйтә:
— Ә ул бит музыканы тыңларга җыенмый да: без аның уйный белүен телибез
ЯЛДАН КАЙТКАЧ
Бер клубның художество җитәкчесе ялдан кайткан директорына рапорт бирергә ашыга:
— Күрәсезме, нинди күңелле — клубыбыз тулы эшче бит!
Шул чакны Киидзюлис килә дә әйтә'
— Әйе шул алар клуб ремонтлыйлар.
АВТОМАТ БУЛЫРГА ТЕЛӘҮ
Бер фабриканың ике эшчесе сейләшә:
— Минем автомат буласым килә.
— Ник!
Шул чакны Киидзюлис килә дә әйтә:
— Чөнки аның күп вакыты эшсез уза, ә акчаны барыбер ала
КЕМНӘР НИЧЕК СЫНЫЙ БИТ...
Бау ныкмы икән дип сынарга теләп, ике елкән агай аны икесе ике баштан тартып бик тиз өзәләр
Егылган урыннарыннан торгач, куанычлары эчләренә сыймый янәсе, аларда да көч бар икән але!
Шул чакта Киндэюлис килә дә әйтә:
— Черек бау өздегез ич сез.