Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШӘҮ ОРЛЫГЫ

айбер нәрсәләрне уртак аршин белән үлчәп, без еш кына «Кеше үз гомерендә иң кимендә бер бала тәрбияләп үстерсен дә бер агач утыртсын», — дигә- либез Янәсе, яшәвеңне шул чакта гына аклый алырсың һәм гомерең заяга узмас. Әнә шул <нң кимендә» дию гафу үтенгән кебегрәк итеп әйтелә Гомумән, яшәү үзе орлыкның тишелеп чыгып үсүенә охшаш ул. Турылан әйткәндә дә, фәлсәфи мәгънәдә дә. Җир буыннан буынга ашлык бөртеге, орлык, тамыр белән бергә мирас булып күчә. Маркс әйткәнчә, җир исән-сау килеш, имгәтелмнчә тапшырылырга тиеш Орлыкның куәтен югалтырга. нәселлеген көчсезләндерергә ярамый. Чөнки буш башак белән чебен дә куа алмыйсың...
Мәһабәт табигать көчен җуймый, аның әле карчыклар хәленә төшеп картайганы юк. Ул бары тик кешене үз омтылышларына сакчылрак караш ташларга, тын алуны үзенең үтәсе юлына карап көйләргә кирәклеген генә кисәтеп тора.
Өй
Татарстанның Актаныш районындагы «Таулар» колхозы председателе Инсаф Заһретдин улы Камалетдинов тормыштан зарланмый. Ул җирнең үз кешесе, тыныч Бөтен гомеренең кырда үткәнен һич онытмас. Кая караса да. хәтерендәге кырны, басуны гына күрә, кая гына бармасын, юлы кыр белән очлана «Туганымнан бирле гел шул кырны гына күрәм .» Иксез-чиксез зур биләмә бусагасыннан офыккача — басу. Адым белән генә үлчәрлек түгел. Маяклар тезеп, чикләрен биХ- геләп куймасан, адашасыңны көт тә тор Басу аның төшенә дә керә. Матурлык өчен әйтелгән сүз түгел бу Җан ризыгы — эш. Сугышка крестьян бусагасын атлап чыгып китте, үзе генә түгел, аңа басуы да иярде. Ихтимал, шул саклап та калгандыр. «Синсез нишләрмен, әйләнеп кант, исән-сау бул».— дип теләп торгандыр. Бөтен сырхауларын шул башаклы кыр дәвалагандыр Кырда җан түзми, йөрәк кага Мәгънәсен белеп яшәгәндә гомер тиз узып китми ул. Мәгънәсен белеп яшәгәндә гомер су белән тулы чиләк кебек ташып тора һәм шуның һәр тамчысы кыр сусавын басуга тотылган.
— Буш кешенең күпме йөрсә дә эзе калмый. Аның эзе язгы су белән юыла да китә, һәркемнең яратуы үзенчә. Кайсысының итәктән итәккә, кайсысының кирәктән кирәккә кадәр. Бабай васыять иткән, әти җаныбызга салып куйган, ә мин үз балаларыма һава белән бергә биргән яратуның иң зурысы — җирне ярату турында. Иң зур мирас. Шул мирасны үз тормышыңның нигезенә куйсаң гына уңарга була. Бураннарга, юл өзеклекләренә, корылыкларга зарланып яшәрлекме соң? Чын хуҗа зарланмый ул. Егерме бер ел буена председательлек
кылам инде, чит зарларны да үземнеке шикелле жанга якын итеп тыңламый булдыра алмыйм Җирдә кеше дә. хайваннар, икмәк, сөрелгән жир, агачлар да бергә тыгыз береккән Чиксезлеккә кадәр санарга була. Өйне генә ал: ул иң беренче эш сыман, гомер нтү шуннан башлана ич инде Тик өй — син буралап кергән нәрсә генә түгел әле ул Бол ф дырга чыгып баскач, күзең житкән бар нәрсә дә синең өен ләбаса z Мал да шулай, теләсә нинди төенчек кенә түгел Аны ана сөте белән 5 бергә кабул итәсең, ачы күз яшьләренә әйләндереп кайтарып бирерсең- г мени? Өй ул Мәхәббәт, Ышаныч, Хыял, Яхшылык дигән өрлекләргә о салына Тагын күпме корылмалары бар' Барысы да эштән башлана £ Безнең яклар матур, иркен, әнә шул иркенлек тулы—эш. Эш тыгыз 3 чакларда көнгә өч йөз илле чакрым жир әйләнеп чыгасын,— хужалык зур — өч мең гектар. Өйгә йолдызлар калыккач кына кайтып авасың. * ә уянганда алар сүнмәгән дә була әле. Авыл тормышы йркыга мул тү- * гел ул. Бала чактан йокыга туйган юк Малай вакытта иректә йөреп н каласы килгәндер, яшьлекне сугыш алып калды, ә хәзер сәгать урыны- * на эш уята. Төштә дә сикәлтәләрдә снкергәләгән газигыңда тирбәләсең шикелле. Ә тирә-юнеңдә кырлар киңлеге генә. Колхоз биш авылны „ берләштерә, һәм аларның һәркайсы кулыңдагы биш бармагын шикелле •үк кадерле Шәрип, Куян, Мораса. Уразай. Илчебай Безнең болын- ® нарыбыз ягымлы, күлләребез бар Агыйдел турында әйтел тә торасы - юк инде Без республикабызның чигендә утырабыз. Агыйделнын теге ягында—Башкортстан жирләре Уфага чаклы йөз сиксән чакрым, Казанга хәтле —дүрт йөз дә илле Чаллыга кадәр — ике йөзлән артык Мин шәһәрдә дә яши алган булыр идем, язмышның шундый мөмкинлеге бар иде. Сугыштан өлкән радиотелеграфчы булып кайттым Берлинга бчрыл житкәч. өйгә борылдым Юк. тагын ике ел буена хезмәт иткәнмен икән әле Әти сугышка хәтле вафат булган иде, мин гаиләдә баш кеше Шулай итеп, егерме ике яшемдә әйләнеп кайттым, кырык жиденче елның көзендә, шуннан туп-туры элемтә техникумына Укуымны дәвам итә алмадым әни дәшеп алды Тагын өй. кыр Авыр чаклар. Ачлык, ялангачлык. Мичәүләп җигелдем Күнегеп торасы да юк, сугышта да шундый ук кырлар аша үттек, аермасы бер геңә — ут. үлем аша. Мин, болай, жиденче классны тәмамлагач ук эшли башлаган идем, авырлыклардан куркып үсмәдем Техникумда ахыргача түзсәм, бәлки бүтән урын табылыр иде, инде берәр почтада башлык та булып торыр идем Әле дә ярый ялгышмаганмын Пәри торгач, барыбер авылга кайтыр идем мин Өебезгә турылыклы калдым Бригадир булып йөрдем Ә кырык тугызынчы елдан бирле «Алга» председателе Күне ген торасы да булмады, тормыш ничек кушса шулай кирәк, кирәк' «Таулар»да уналты ел хужалык итәм инде. Председательләр мәктәбен дә тәмамладым, авыл хужалыгы институтын да Хәзер кайчак саннарны янәшә куеп, чагыштырып карарга туры кнлгәлн Тормыш үз жаена ага да ага шикелле, бер генә ел да төшеп калмый яисә артык түгел, ә менә саннар төрледән-төрле
1965 ел сөт 6000 п . ит 1237 ц„ йон 37 ц. Уңыш бер гектардан 12 ц. Бер хезмәт көненә 2 сум да 26 тиен түләнгән
1981 ел (без бишьеллыкны дүрт елда төгәлләдек бит!) сөт 14800 ц., ит 3100 ң . йон 125 u Уңыш — гектарыннан 22,5 ц Хезмәт көненә 3 сум 77 тиеннән түләдек
Икс тапкырдан артык — әз түгел ләбаса! Кыяр утыртып, карбыз ал ган шикеллерәк. Хуҗалыкта өй малы арту шул була инде ул. Акыл җыя башлаганбыз, эшләр!ә өйрәнеп җиткәнбездер Ни хисабына артык дигәндә күп уңыш бирә торган сортлар, ашлама, механикалаштыру, сугару. Дүрт йөз гектар җиргә су сиптереп торабыз, ике йөз гектары культуралы көтүлек Буалар будык, аларсыз ярамый да. булмый да Беренчедән, жнрне ныгытырга кирәк Колхозыбыз да «Тау-
лар» ич. Мен гектар җиребез үрләрдә ята .Шул җирләрне дә эшкә җигәсе иде дә бит. махсус техникасы юк. Аннан сон ташулар белән уйдырышлы катламнарыбыз агып китә. Кырлар арасына урман полосалары утыртып чыгасыбыз бар әле, урман хуҗалыгы белән егерме биш гектарын утыртырга килешү дә төзеп куйдык. Аннары чокыр тирәләрендәге җирләребезне барлап чыгарга чамалап торабыз. Эррозия ашый, чыраен да сытмый ичмаса. Бөтенесенә дә өлгерәсе иде дә бнт.„ Ашыкмыйча гына өлгерәсе иде. Ыгы-зыгы шәһәргә генә килешә уланда көзгегә каранырга кирәк, модасына иярмичә дә ярамый торгандыр, кул-аякларны да ешрак юасың дигәндәй... Иң мөһиме —күз яшьләре белән юынырга язмасын. Быел, әнә, июньдә киптек, июльнең яртысында яндык, аннары инде яңгыры кирәгеннән ашып китте. Кырда калдырмадык, ярыйсы гына җыеп алдык. Мал күз карасы белән бер. Күккә үпкәләп ятып булмый ич инде, һәр нәрсәгә әзер торырга күнегергә кирәк. Стихия дигән сүз үзе генә дә ни тора — хәвеф! Өченче ел җиде гектарлы алма бакчабыз өшеп харап булган иде. Хәзер үсентеләрне каян тапмак кирәк? Идарә бинасы тирәли өч яшьлек алма агачлары утыртып чыктык, сынап карау дигән сыманрак бер нәрсә. Зур йортның мәшәкате күп. Дәүләт мәшәкате. Мин хуҗа лабаса, миңа сынатырга ярамый. Әнә кырлар чип-чиста, җанга рәхәт. Тик кәеф һава торышларына да бәйле, хәер, аңа гына да карап торып булмый. Хәзер инде октябрь, биргәненә шөкер, һавалар әйбәт тора. Азык чөгендерен җыеп аласыбыз бар әле. Өлгерербез шикелле. Календарь белән яшәмибез, безнең өчен 81 нче ел узган көз үк башланды. Өй зур, җир күп. Юк, безне беркем дә план дип өстән басып тотмый, үз көнебезне үзебез күрәбез. Хәзер инде беркем дә башта тормый. Элек кенә иде ул, урыннарда җир кешеләре утырмады микәнни, әллә кадрлар җитенкерәмәде микән? Хәзер аңлап эш итәләр. План, анысы, хәзер дә өстән килә, тик хәлгә кереп, мөмкинлекләргә, җиргә карап. Без көлсу туфрактан да 22 ярым центнер алдык. Кайберәүләр кара туфракта утырсалар да шуның кадәрлегә канәгать. Үз эшеңне читләр кайгысы белән үлчәмә инде син. Күрмәсәң, агач башына менеп кара, оялма, төшәргә кешеләр булышыр
Өй исе
Авыллар биш бармак шикелле таралышып утыра Бер-берсеннән бишәр чакрым. Төрлечә утырганнар: Шәрип авылы - тигезлектә, Ура- зай — тау астында, иңкүлектә.
Көн башында җирдән бөдрә пар күтәрелеп тора — кырау эри. Кая гына караш ташласаң да, кояш алтынлаган томанны гына күрәсең.
— Кайсы авылыгыз баерак?—дип сорадым мин председательдән. Ул нык итеп:
— Бездә ярлылар юк,— дип җавап бирде.— Хәзер авыл кай яктан карасаң да җитеш яши.
Колхоз инде ничәмә еллар тотрыклы хуҗалык итә. Зур су гына шулай тыныч, тотрыклы ага.
Бер урыннан икенче урынга күчеп йөргән председательләр заманы бетте, хәзер алар утрак, бер җиргә турылыклы, күчмә председательләр Каян китереп чыгарганнар икән алариы? Хуҗалык эше алны- артны карамыйча йөрүне яратмый лабаса. Үткән елларның буш башаклары шуннан килеп чыккан булгандыр ул. Председательнең ышанычы кешеләрнең йөрәгенә май булып ята. «Таулар» колхозында башка председательне күз алларына да китерә алмыйлар Монда аның бөтен
ләйгә килгәнлегенә иманнары камил Билгеле инде, «бөтенләй» дигәндә йөрәк хакында онытырга ярамый Председательнең йөрәге кага башлагач, врачлар.
— Аритмия,— дигәннәр — Эчке киеренкелек белән яшәү бәласе Тынгылык кирәк Бәла Ләкин председательнең йөрәк бәласе беркай- ф чан да җир бәласе булмаган. «Таулар» колхозы кешеләре шуның бе- 3 лән бәхетле жТынгылыкэны да председатель бары тик «Васильево» i- санаториеннан генә эзләп караган Ләкин таба алмаган Аның бар * тынгылыгы — авылдашларының бәхете Аларның тәрәзә яңаклары о берсеннән-берсе нәкышлерәк, бизәклерәк икән, өйләрендә бәхет бул- > мый ни булсын ди.
Мин пенсионер Снтдыйковларда тордым Биш балалары да Шәрип “ белән саубуллашып чыгыл киткән, картлар ялгыз калган. Хат ♦ хәбәрләре килеп тора, зарланмыйлар Уллары хезмәте белән очучы к икән. Мурманскида Кайсысы Чаллыга, кайсысы Түбән Камага, ә кай- * берсе Урта Азиягә үк китеп барган Кыскасы кайсы кая таралышып * беткән. Авыл өчен гадәти бер хәл. нишләмәк кирәк. £ервантта күзен- * йомгалый торган курчак тора, кемне көтә икән? Аның янында фотолы * альбом. н
Авыл көне тиз тәгәри Сәгать бишләргә киң. авыр канатларын җәеп. караңгылык иңә башлый Көтү да кайтып җитә, ишегалды тынып кала а. Өй артында, фаралары белән җилпенеп, шоссе яшәп ята. утлары белән тәрәзәләрне сыйпап уза. Өйдә бар да бар кебек, бар да җитеш — жы лы, тын Стенада суган бәйләме алтынланып тора, коры ис. Тыныч кына гүләп, суыткыч эшләп тора Шикәр сыман ап-ак мич Почмакларны пар белән җылыткыч торбалар терәткән. Газ плитәсе дә бар. ләкин электр самавары да юк түгел, телевизордан ни күрсәткәннәрен шул самавар битенә карап та белеп була. Бөтен нәрсәдә — кул җылысы, һәм ул озакка, учагы сүнгәнчегә кадәр дип исәпләнгән
Колхозда эшләүче кеше айга уртача 120 сум хезмәт хакы ала. Шу ңа тагын шәхси хуҗалыгыңны да куш. колхоз ярдәмен дә өстә. Ә яр дәм кечкенә түгел икедән алып, өч тоннага кадәр сенаж, шуның кадәр ле үк азык чөгендере, эш кешесенә бер тонна да нч центнер исәбеннән ашлык. Гадәти хуҗалыкта сыер, бозау, бер дистәләп сарык, өч дистә каз, үрдәк, тавык тоталар Сөте, катыгы, эремчеге — бар да үзеңнеке. алар өстәлдән төшми. Җиләк-җимеш. яшелчә дә Мирзанур агай белән Бибинур апа Ситдыйковлар уз хуҗалыкларын белеп алып баралар Уртак эш кайгыларны тарата Тормыш тыныч кына көтә белгәнне дә яра-та. Тамырлар кәүсәдән аерым үсмиләр ләбаса,— бәлки кайтырлар әле. кайтырлар да төшәрләр
сигезләргә табан телевизорны сүндерәләр дә йокларга яталар Уянулары таң белән бергә. Бу тәртип кагылгысыз төстә саклана Кичләрен Мирзанур агай белән сөйләшеп утырабыз, мин аның тормыш хәлләрен сорашам, яшәү мәгънәсенең орлыгын табасым килә Сүз гади, көндәлек тормыш хакында. Йокларга вакыт җиткәндә анысы да өзелеп кала
Авыр диюгә күнеккәнбез. Каян килеп чыккан сүз диген. Әгәр кулың җирне һәм терлекләрне яратса, ннк авыр булсын ди? Станок янында җиңел микәнни? Басуга яки фермага хәзер колхозчы сәгать тугызларга гына барып җитә, үз бакчасының күңелен күргәннән соң ii.ui.I Ан.ы ни ц •йләнеп карарга да өлгерми кип җиткән була Өен., кайтып, җылынып килгәнче, ике сәгать үтә дә китә. Бишкә ннде кай тып га җитә. Чәчү белән урып-җыю вакытын әйтмим ннде анысы анда чынлап та авырга килү дә таман гына Чәй эчәргә дә вакыт тар — Мирзанур үз сүзен никтер «Бездә сирәк авырыйлар», днп тәмамлый
— Теге пәрдәсез тәрәзәле өй ннндн өй ул?— дип сорыйм мин дә кинәт кенә
Анда бер карга тора. Миче-ние юк. Өен буржуйка белән җылыта. Кирпечтән мич салып куярга кулы җитми. Миңа әйтеп караган иде — тыңламадым. Карга!
— Ник карга соң ул?
— Оратор ул. Эчкече. Йөз грамм салса, доклад сөйләргә тотына Бүген тын тора әле, одеколон, я шуның ише берәр нәрсә җибәргәндер. Төне буе утын сүндерми чыга. Хатыны юк, биш-алты сарыгы гына бар Иртән капкасын ачып чыгарса ярый әле, көне буе абзарда Сарык түземле хайван ул. Карганың анда эше юк, башындагы тавышны тыңлый да урман шаулый дип сөйләнә. Кайда гына эшләп карамады—терлекче дә булып торды, сөт тә ташып бакты. Пычрактан трактор белән тарттырып алалар иде. Хайван булып хайваннар да батмый, ә ул бата Май заводыннан «Ораторны җибәрмәгез!»—дигән язу килде. Хәзер урман кисүдә йөри әле. аннары тагын нишләр. Аракыны кешедән узындырырга ярамый аны...
Тавышы ук әйтеп тора кешенең шул хәлгә төшүенә кайгыра Мирзанур бабай.
Бер генә авылда да мин бүтән исерек кеше күрмәдем. Ни тораклар янында, ни юлда, ни басуда очратмадым. Инсаф Заһретдинович үзе шампански гына эчә. билгеле инде, тәмен белеп, рәхәтләнеп. Кайбер чакны кешегә сәбәпсез-нисез дә бәйрәм кәефе килеп керә ич — кырлар саргаеп уңа, ерак офыклар тынычланып кала, тормыш, яшәү, өлгереп җиткән чикләвек төше кебек, искиткеч бер мизгеле белән куандырып куючан Шул чакны Агыйдел, я булмаса каен урмайлыгы ча-кырып ала. Мин аның «Кара урман»ны җырлаганын карап, тыңлап тордым Ул күкрәген киереп җибәрә дә булдыра алганча күп итеп саф һава сулый һәм яшь, көр тавыш белән җыр суза, ә аның аяк астында учак күмере көйри.
Кара да гынай урман, караңгы тен,—
Яхшы атлар кирәк үтәргә-ә-ә..
Караңгы иңеп, каеннар бер-берсенә тыгызрак елыша. Җырчының күзләре исә җемелдәп тора, сулышы киң—ул бар күңеле белән җырга бирелгән, шуннан арынмаслык булып онытылган.
Аның җырлавы минем күңелемнең бер дөньясы белән тәңгәл, көзге моңсулык, бу борынгы җыр белән кочаклашып, кырлар өстеннән очып килә дә җанымдагы җылы ояга кереп сыена..
Инсаф Заһретдиновичның ике бүләге бар — берсе «Батырлык өчен» медале, икенчесе Хезмәт Кызыл Байрагы ордены. Әтинең хатларыннан укып, «Батырлык өчен» медале белән ничек горурланганын белә идем. «Ул минем, аннары соң халкымның батырлыгы турында сөйли бит...» Батырлык дигән сүз күрер күзгә генә гадәти ишетелә ул. Ә туган ил өчен хәлиткеч мизгелләрдә ул сүз тормышның үзенә торырдай булып яңгырый. Үз халкы белән бәйләп торырдай көче белән «Батырлык өчен» медале председатель өчен дә чиксез кадерледер. Моны сорап та торасы юк. Ә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены миңа хәзер Камалетдинов та бүләкләнсен өчен булдырылган кебек, моңа аның бөтен гомере дәлил.
— Эчкечелек мәсьәләсе безнең өчен проблема булудан туктады,— диде председатель.— Без ул мәсьәләне аягында чайкала башлау белән бугазыннан эләктереп алдык. Мәкерле мәсьәлә иде ул. Ул чагында идарә бинасы түбәндә тора иде, ә каршысында гына — кибет. Күп эчә иделәр, яшереп торуның хәзер кирәге дә юк Керә бер заманны берәү: «Председатель, өч тәңкә акча бир әле» — «Ник алай бик аз сорыйсың?— мәйтәм — Илле итеп ал». Бухгалтерның күзе акаеп килде, тик
мин «бир» дип ым кагам. Теге кул куя да председательнең яхшылыгына исе китеп чыгып та югала Лкчасын ул шундук эчеп бетерә, билгеле, бик тиз Аның каравы озак саный инде Үзе санзмаса, хатыны санап күрсәтә аны Шулай итеп егермеләп кешене кинәндердем Нәрсәнең нәрсә икәнен яхшы аңлый башладылар Эчкән килеш миңа бер сүзләре . дә үтмәслеген шуннан соң төшенделәр Акыллы кеше эчәргә тиеш түгел. Эчү ми черетү ул. Хайваннан йон. ит. сөт алып була, ә исерек- 2 тән ни мәгънә?
. .Мирзанур агай йокларга икенче бүлмәгә кереп китә иде. Әле генә g сөйләшеп торган була, сүзеңне йотарга өлгермисен — югала Каран- " гыда эримени ♦
Мин дә авыл сәгате белән яшәргә тырышып карадым Соңгы сига- Е ретны йолдызлар калыкканда тартып бетерә идем Җир өстендә мәнге- £ лекнеи мәңгелек икәнен белдереп торган ниндидер бер тойгы Дулкын- х дулкын булып салкын һава бәреп тора Яктылык белән караңгылык * бер-берсен сизелер-сизелмәс кенә итеп алмаштыра, көндезге уйларның s очына чыгып өлгермисең, кичкеләре килеп чыга, алар хәтта бәйләнеш- Z ми дә калгалыйлар Мин, дөнья гаменең серенә төшенергә теләп, нкен- ° че бер ритм, көй, бүтән бер үлчәм белән яшәп карамакчы булам. Авыл ® тормышының агышында колач йөзеп карыйм Мина аның кешеләре, кешеләренең юмартлыгы охшый
Кичке һавада үземнең Җидегән йолдызымны эзләп табам Тын Әйтерсең лә. салкынча һавага кушып, әллә кайлардан килеп җиткән һәм мине әллә канларга чакырып торган ниндидер бер курай моңын сулыйм кебек
Пычракка кире мәдхия
Еш кына минем күз алдымда йөзе яктырып торган ниндидер бер хатын-кыз гәүдәләнә. Ул алма бакчасының җылы туфрагында басып тора, имеш, һәм нигәдер карт, ләкин куәтле алма агачына охшаган икән Ул хатын тере җан иясе, уңышны гәүдәләндергән рәсем генә түгел Ул кышка, салкыннарга чыдам тугыз алмагач сорты китереп чы гарган. төньякта шул алмагачлар гөрләп торып үсеп, ярашып киткән Әгәр һәр сортны уйлап, сынап чыгарыр өчен утыз ел гомер кирәклеген истә тотсаң, кеше гомеренең дә 270 елга сузылганын күреп-ишетеп була икән Тормышның туклыклы орлыгы шулай барлыкка килә һәм ныгый
Шосседан чак кына читкә янтайсаң да. тездән пычракка кереп батасың. Җирнең тиресен шулай мунчалаландырыр, тегкәләр. тискәре ягын кайтарып салыр өчен күпме яңгыр яварга кирәк икән соң? Юл кайдадыр тирәндә, елга төбе сыман аста, ә син пычрак боткасы ерып йөрисең Газик танк кебек үкереп кенә калмый, ул иркә бала кебек шашып елый, бичара: ул тешләшә, тырмаша. ул әле укшый, ул әле бишектә тирбәлә, аны шундук ыргытып та бәргәндәй итә. ул аптыравын нан нишләргә дә белмичә тукталып кала, көчсезлегенә ачуы килеп кы-зыша. калтырый
Председательнең шоферы Абелгас машинасы хакында болай ди «Кулы булса, мине нишләтәсез, каһәр суккырлары, дип. ул безне тук мал ташлар иде Моторны ачып карарга куркам, билләһи берәр гай касы белән биткә төкерсә? »
Тәгәрмәчләр астында, янартау лавасы сыман булып, салкын пыч рак кайный Юл машинада йөрергә генә салынмаган лабаса! Ул җәяү лсләр өчен дә хезмәт итәргә тиеш. Капкадан чыккач, нинди дә булса
берәр сукмакка төшәрмен дип өмет итмә. Кысыр өмет. Пычрак шул мәлдә барлык тешләре белән итеккә ябыша. Кая инде ул туфли дигән нәрсә! Карашны соры боткадан аерып, ерак офыкка төбисе килә: анда матур, анда шәп — үрләрдән үрләргә баганалар атлап киткән, кырларның төсе уңып бетмәгән әле, айда яшел кыр читләрендә сары дөя-, ләр —салам богыллары бөкерәеп тора, күктән яктылык сирпелгәнен дә ишетердәй тынлык хөкем сөрә.
Кибет сигез генә өй аркылы булса да, аңа разведчикка хас могҗизалар ярдәме белән генә барып җитә аласың. Шиннар изеп бетергән пычрак кантарлары синең артыңнан кара бер ыржаю белән көлеп кала.
Иртәләрен болдырга аяк басу белән, беләкләргә каз тәне чәчрәп чыга Ишегалдындагы эскәмияне акшарлап куйганнар диярсең, өй түбәләре сөткә манчып алган ипи кыерчыгы шикелле булып калган, карлыган куакларына яңа ел чыршысының көмеш ялтыравыкларын ябыштырып куйганнармыни! Бар нәрсә иртәнге салкынлык белән өртелгән.
Тик кояш торган саен жылытарак төшә, пычрак кантарларының өсте эреп юешләнә, иртәнге кырау, мичкә яккач юкка чыккан кышкы тәрәзә бизәкләре сыман, еларга керешә.
Такта койма артында яңгыравыклы бер көлү авазы канат кагып куя. Авыл урамы буенча бер малай белән бер кыз мәктәпкә бара. Тиз- тиз генә жыенып алганнардыр да. кулъюгычта битләрен чылаткалагач, сөтле чәй эчеп куйганнардыр Инде менә йөгерә-атлый ашыгалар. Авыл баткаклыгын үткәч, өелгән юлдан соң аларның шоссега кадәр чыгып җитәселәре бар, аннары Куяндагы сигезьеллык мәктәпкә чаклы биш чакрым, сәгать ярымнарда барып җитәрләр микән? Шәһәр балалары белән авыл балалары язмышында да никадәр аерма Бу балалар кире әйләнеп кайтырга пычрак тәмам җебешер инде.
Инсаф Заһретдиновичнын пычракка әллә ни исе китми: ел авЫр, мәшәкатьләр тавык чүпләп бетермәслек, көзге баткаклыктан башка авыл— авыл мыни инде ул?
— Балалар адашмас. Тамаклары тук. өсләре бөтен. Без чабатадан чыкмый торган идек әле. Хәзер ул юл алар өчен сулу алу белән бер. Ныгып үсәрләр, авырлыклардан өрекмичә, иренмичә.— ди ул.— Өлкәннәрнең эшләре күбрәк. Әнә. сыер абзары төзелеп бетмәгән килеш ята. чөгендер җыелмаган. Санап та бетермәде түгел
Авыл мәктәпләре — өчьеллыклар гына Сигезьеллык мәктәп Куянда Уртасы Теләкәйдә. тик анда хәтле ун чакрым Кышкы бураннарда, язгы ташуларда нишлиләр икән? 81 нченең ахырына бәлки Уразайда урта мәктәп өлгермәсме диләр, нигезен салып куйганнар икән инде
Моның бер сере бар иде: Уразай су астында калачак авыл дип йөрелде. Берни төзетмәделәр. Хәзер бүтәнчәрәк килеп чыккан. Уразай үзәк авыл итеп корылачак. Балаларны колхозчы итәргә мәктәптән үк әзерли башларга кирәк. Югыйсә, булдыксызлар кала, акыллылар һәм көчлеләр таралышып бетә. Техника торган саен катлаулана, хәйләкәрләнә бара, гайка ачкычы тота белү белән генә ерак китеп булмый, миең яктырып торса гына эш күрсәтә аласың. Шушы арада укытучыларга бер үпкәмне сөйләп кайттым әле. һөнәрләр турында бер стенд ясап куйганнарда монтажчы 200 сум ала, төзүче — 170. ат караучы — 60 дип язганнар Каян килгән ат караучы ди ул? Бездә җаваплылыгы белән себер китәрдәй эшләр, һөнәр ияләре тулып ята. Болай ярамый, мәйтәм. Авыл һөнәре ат караучыдан гына тормый, алай гына китереп кую ярамый. Хан кызлары шуннан куркып качып бетә дә инде. - Председательнең кашлары җыерылып килде — Менә шундыйрак пычрактан арынасы иде.
Бар нәрсәгә күнегеп була диләр Тик пычрак белән юл өзеклегенә
күнегү кешенең омтылышларын сүрелдерергә мөмкин, накыт үэдырыр өчен яшәү шуннан башланмый микән? Әгәр яшьләр үзләренең авыр күнитекләрен салып ташлап киләчәкләрен шәһәр белән бәйлиләр икән, моңа пычракның катнашы юк дип кенә котыла алмассың. Яшьләр авырлыктан курыкмый. яшьләр уңайсызлыклардан һәм төссезлек- ♦ тән качалар. Ел буена әллә ничә килсә дә. пычракның бәһасе шулай 2 күтәрелә аның Ул котылгысыз бер юлдашка әйләнгән 5
Исле ромашкалы (алма-үләнле) урамнар истәлекләрдә, сагынып 5 сөйләр өчен генә калган. Авыл белән шәһәр проблемасы бар икән. ® аның артында шушы пычрак елгасы ага, ә хәзергә исә яшьләр асфальт « ягын каера i
Татар өенең чисталыгы болдыр бусагасы төбеннән башлана Ка- ф лушлар белән күнитекләр беренче тактага баскан килеш салына Пыч- к рак бусагадан бер карышка да эчкәре үтми Мәгънәсе бар моның. > бар.
Мәшәкатьләр ®
Авыл хатынының иртәләрен уйланып, зарланып ятар вакыты юк. £ Эш дигәндә — аягы идәндә Юынып та тормастан. ишегалдына чыгып а. китә, таң белән казлары кычкырырга керешкән була. Аларны чыгарып җибәрә дә койма буендагы кулъюгычта кулын чайкап, битенә салкын су сирпеп җибәрә Инде сыер янына ашыгасы Ул. күзен тутырып, хуҗа бикәне күптәннән көтел тора бугай
— Ул хәтле түземсезләнмә,— дип сөйләнә-сөйләнә, ул сыерның җиленен сулы чүпрәк белән сөртеп ала да саварга керешә
Авыл хатынының уйланып торыр вакыты юк. ул бары тнк өзлексез хәрәкәт итеп кенә тора
Өйгә бнтьяулыгы белән каплаулы чиләк тотып керә Плнтәгә кичтән калган ашны җылытырга куя. чәй ясый. Аннан соң кире ишегалдына чыгып китә Сыеры инде капканы ачып чыгарып җибәргәнне көтеп тора. Хуҗа хатынның йөзенә елмаю җәелеп китә — киләчәк бозау турында уйланып куймады микән? Сыеры артыннан сарыкларны да чыгарып җибәрә. Үрдәкләр урамга атлыгып тормыйлар, ишегалдындагы күлдәвектә быкырдыйлар Хатын аларга ипи турап бирә.
Өйдә бала-чага да уянышып бетә Шау-гөр килеп киенешә башлыйлар
Ә юынган-киенгән аталары, болдыр култыксасына таянып, тәмәке төтененә уралган килеш бүген эшләнергә тиешле эшләрен күңеленнән барлап, хәтер җебенә тезеп куя
Ә бу вакытта аларны кыр көтеп тора инде Ашыйлар да кайсы кая таралышалар
Инженер фикере
Сыер абзары салырга председатель бер ел әзерләнеп йөрде Сызымнарын караштыргалады. файдасын чамалады, чыгымын исәпләде, керемен барлады
Безнең кеше табигате белән эшчән, өлгер, кыю. Кесәгә сүз эзләп түгел, ә фикер эзләп керә Идея матур кәгазьсез дә яхшы Әгәр ул чын нан да яхшы булса, әлбәттә.
Бүгенге авыл аппаратлар белән тулы Техниканы ул кызлар күлмәк алыштырган сыман гына алыштырып тора Күтәрү краны *да бар, селектор да тынып тормый, галәмәт дәү көпчәкле сары «Кировец> та кая теләсәң шунда ыргылырга әзер Кыскасы, авыл ишегенә кайчандыр боегып кына ишек каккан техника бүген инде хужага әйләнеп бетте
Мин председательне кулына циркуль яки реесфедер тоткан килеш күзалларга тырышып карасам да будыра алмадым Куллары артык крестьяннарча дип әйтимме сон. алар саллы, уйчан. Кыяфәте, кешеләргә мөнәсәбәте, тормышка карашы белән ул чын интеллигентка тартым Фикерләре әллә ни тәэсирле дә түгел кебек, хисләре шаккатырмады дип әйтеп булмый, әмма сөйләмендә дә. хәрәкәтендә дә. килеш-торышында да тәфсилле бер ышаныч ялтырап ята. Идарәнең тыйнак бизәлеше аңа бик килешеп'тора. Стенада — дүрт портрет: Маркс, Ленин, Горький, Җәлил. Буялмаган идәнне кояш нурлары җылыта. Тәрәзә пыяласын^ шөпшә зыңгылдый. Аңа:
— һава көзлекләр өчен суйган да каплаган ннде: иртән кырау, аннары зәһәр кояш. Җанга каймак яккан шикелле,— дигән үз сүзләре дә килешеп тора шул
«Председатель әйткән икән, эшли инде. Колхозны ул күтәрде ләбаса. Аннан башка дуңгыз да караусыз йөри иде, хәзер лагерьда» дигәнгә охшаш сүзләрне миңа бик еш ишетергә туры килде.
Тик циркуль.. Ул бер чама сүзләрен үлчәп тора (шундый үлчәү дә була), аларның кибәкләрен аера, селекционер сыман, иң өлгергәннәрен генә сайлап ала. Хәзер чын хуҗа инженерларга хас фикерсез аягын да атлый алмый. «Укып чыктым, өйрәнеп җиттем, чагыштырып кара дым»,— бу сүзләр артында ниләр генә ятмый икән? Никахлашу сарае салдырырга җыенмый лабаса, нибарысы дүрт йөз башлык сыер абзары гына Азыгы килеп торсын, ашлыгы да бер түбә астына сыенсын, азык цехына тегермәннән фуражы тоташлый ага торган булсын, һәр сыерның ятагы ялтырап ятсын. Сөте баш очындагы пыяла торбалардан гөжләп агып торсын Вентиляциясен ул аерым кайгыртуга алды, үз җа- ваплылыгына: түшәмдәге дымнан коткара алырмы, юкмы? Сыерга микроклимат күкрәк баласына ана сөте кирәк булган шикелле үк хәҗәт нәрсә.
Шулай итеп, председатель башына килгән фикерен бала киендергән шикелле төпченеп киендерде: салкынга да чыдам, эсселеккә дә түземле итте. Иң искитәрдәе шунда барысын да үз көчләре белән эшләргә керештеләр, беркемгә дә ялынмадылар, чит бусага төпләрендә таптанмадылар 400 мең сумлык эшне 176 мең сум белән ерып чыктылар. Ә бу колхоз бюджеты өчен сизелерлек мая калдыру иде.
Хәзер ике сыер абзары бер-берсенә терәлеп, сыенып тора, сигез йөз сыер — бөтенесе швиц токымыннан — ышыкта гына түгел, бәлки җылыда, чисталыкта көн күрәләр.
Терлекчелек комплексы ике елда күтәрелеп чыкты. Шуның өстенә алтмыш машинага исәпләнгән җылы гараж салынды, терлекчеләр һәм механизаторлар йортлары калкып чыкты.
Председательнең идеясе тормышка ашты. Ә ул һаман киләчәк турында хыяллана. Аның Уразай авылында 81 нче елда өч квартирлы алты йорт салдырасы килә. Аның чын хуҗаларга гына хас ышанычы, күз карашы, өмете һәм хыялы булганда «Таулар»да нигә генә тотынсалар да булдырасыларына шикләнмәскә була Бу аның мактанычы түгел, ә дәрәҗәсе, абруе, кешелек йөзе.
Кеше тормышын фикерләр, уйлар бизи. Уйлы кеше эчтән яктырып тора ул. Маяк шикелле Шуңа күрә барысы да аңа тартыла. Җиргә күмелгән орлыкның кояшка үрләгәне кебек.
Гаилә
Авылда бәйрәмнәр сирәк була Булган шәттә ул барысы өчен дә уртак, кадерле, бердәнбер Чәчү белән урып-җыю бер-берсенә каршы
чыккан, берсеннән-берсе башланып киткән таннар кебек Менә шул таннар арасында һәммә кешене дә Агыйдел болыннарына әйди торган сирәк көннәр булгалый
— Әкертен генә митинглап куябыз, нәтиҗәләр чыгарабыз Рәсми
итмичә генә Бүләкләр өләшәбез дә гармун иркенлегенә биреләбез, җыр- ♦ га буйсынып алабыз Сирәк мирәк кенә булса да. гаиләне бергә җый- z нап алу гаеп эш түгел лә Шуның ише z
«Гаиләне җыйнап алу...» Кыяларны жимереп ташлардай куәте бул- S са да. океан да тамчылардан җыела лабаса
Гаилә... Аның хакындагы бәхәсләрнең очы-кырыена чыккысыз Ган S ләләр кояшлы үрләргә чәчрәп чыккан гөмбәләр шикелле оешып тора =* лар Шул ук вакытта, чәчәген койган гөлләр сыман, күпмесе уңа жи ф мерелә Гаиләдәге ертык ерактан күренә Хикмәтле мәсьәлә ул — гаилә
Безнең туган як авылларында тормыш тирәнрәк агымлы, тамырлар »- тазарак, ызгыш-талаш әзрәк *
Гаилә... Аның хакындагы бәхәсләрнең очы-кырыена чыккысыз. Ган s шә. Нәрсәсе беләндер - тирән мәгънәсе белән микән соң. әллә ачы са- п гышы белән микән — ул мине гаҗәпкә калдырган иде
Яшь кияү белән килен адым саен әрләшергә генә торалар икән Жы- Ф ен юкка-барга Кайсысын гаепләргә дә белми аптырыйлар ди Әбиләре °- янына килгәннәр дә:
— Син ничек торган идең ул бабай белән? - дип сораганнар — Сезнең дә кайчандыр туегыз булгандыр лабаса
Яшәгәнемә үкенмәдем. - дип җавап биргән әбиләре, ирем ми не алмага җиккән атта килгән иде Утыртты да толыбы белән каплап алып кайтып китте Капкабызны чыгарга өлгермәдек, моның аты абынып китте «Бер!» дип куйды минем җанкисәгем Мин колагыма киртләп куйдым Урман аша чыкканда монын аты тагын абынып куйды «Ике!» ди бу. Тыңлыйм, дәшмим-эндәшмим Авылларына кайтып, капка төпләренә җиткәч, аты тагын бүрәнәгә сөртенде. «Өч!» дип әйтүе булды. читәннән бер казыкны суырып алды да атын бәреп тә үтерде Ничек яшәдек дисезме? Дуслыкта, татулыкта Анын «Ике’» дигәнен көтеп тормадым, бар хикмәте менә шунда
Берзаманны Инсаф Сабан туена киткән Арбасына басып, атын дил бегәсе -белән куалап, шөлдерләре белән шаулап Каны кайнап торган чаклар. Ерактан ук юлдан җәяү барган бер кызны күзләп алган да. куып җитеп, арбасына менгереп утырткан. Ул кыз мәйданга барып җитү белән сикереп төшкән дә кызлар арасына .кереп югалган
Ә кире кайтыр чак җиткәч, атлар бәйләп куелган җиргә килсә, аты ның җиз тәңкәле йөгән кндерелгән башы янында шул кызның яулыгы төсмерләнә Ул атын сугарырга да оныткан булган, хәерсез, ә теге кы зыкай онытмаган, кайгырткан «Тырыш нәрсә күренә бу», дип уйлап куйган ул үзенчә «Чын хуҗабикә булырга да ярыйсы» Татар егете өчен моннан да зур бәя кую юктыр да
— Ни атлы син? —дип сораган ул
— Клара, — дигән кыз — Мин сине озак көттем, атың сусаган
Шул Сабан туеннан уртак тормышка килеп кергәннәр дә
Инсаф Камалетдинов зур гаиләне аякка бастырган кеше Бүгенге көнлә ул бигрәк тә күзгә ташланып тора Ун баласы аны учларына салып һавага чөя ала. Ә ул әле егетләргә биргесез гайрәтле, башын бер чөеп җибәрсәме? Аңа нибарысы илле биш яшь Хатыны ике яшькә кечерәк. нык рус .хатыны, чәченә чал төшәргә уйламаган да әле Герой ана көчле канатлары астына ун баласын сыйдырып яшәгән Жиле ул. өч кыз бала һич кенә дә бүлгесез байлык, карап туйгысыз матурлык Игезәкләре дә бар Рәшит белән Фәритләр* төпчекләре Гөлназны нлып кайтыр алдыннан дөньяга килгәннәр Табигать кинәнсеннәр әле
дигәндер күрәсең. Матур җыр лабаса бу! Ә яхшы җыр үзгә бер ки лешү, татулык һәм яратусыз җырланмый. «Балалар көлмәгән йортка җеннәр ияләшә», дигәннәр. Ә балаларның күз яше чылтыраган Һәм шөлдер булып көлүләре яңгыраган өй хакында ни дияргә? Андый өйнең түбәсендә йолдызлар ял итәдер
Алар, баягы мәзәктәгечә, кем хаклы, кем гаепле икәнен эзләп тормыйлар, андый сүзне балалар үз колакларына бик тиз киртләп кую чан. Алар бары тик йөрәкләре кушканча гына яшиләр. Йөрәкләрен тыңлап, инде теге дөньяга күчкән ата-аналары васыять иткәнчә.
— Балаларга тискәре үрнәк күрсәтергә ярамый,—дип сөйли ата лары — Яхшылык онытыла ул, чөнки ул ана сөте белән керә. Ул сулар һава белән бер. Мәшәкатьләр артыннан куып, ызгышырга вакыт та калмый Балалар — гаилә саулыгы ул, гаилә хөрмәте, ата-ана дәрәҗәсе. Кайберәүләр әз булсын дип тырыша, ыгы-зыгыдан шүрли, андый- ларга үз рәхәтләре генә рәхәт Иркенлек кирәк, имеш Әүвәле начаррак хәлдә яшәсәләр дә ишле гаиләләр күбрәк булган. Хәзер киемне бар дип тә белмиләр, ашарга теләнеп йөргән кешеләрне кинолардан һәм китаплардан гына белә баралар, һәр авылда диярлек балалар бакча сы. Безнең әнкәсе пешекче булып тора, балаларны сыйлый. Гомере бу-ена эштән аерылганы, авырлыктан өзлеккәне юк. Зур гаиләдә балалар бер-берсен тәрбияләп үсә. Иң өлкәннәре Дауттан башлап, барыбыз да көрәшне ярата Кушканым юк, тик барысы да спортчылар Мин үз һөнәремне мактап торган булам, алар тыңлаган була Әмма һәркем үз юлын үзе сайлый, тыяр хәл юк Кыек юл һәм кыңгыр эш кенә булма сын. Калган һәр нәрсәгә миннән рөхсәт. Газинур белән Дилшат очучы булам дип йөри Артекта парашюттан сикергәннәр Юныс ГДР да хезмәт итә, Гөлүс Сахалинда йөзеп йөри, кызыбыз Рәмзия Казанда заводта эшли. Әлфия медицина хезмәткәре, ә төпчек кызыбыз Гөлназ үзебез белән, мине кырга озатып кала, каршы ала... Балалар иркен-лектә үсә, матурлыкка өйрәнә. Сау-тазалар. Матурлык, иркенлек һәм сәламәтлек бер туганнар. Хуҗалык эшенә бергә өйрәнәбез. Гаиләдә шатлыктан оялмыйлар Кара эштән куркырга, чирканырга язмасын...
Аларның өлкән уллары Даут белән мин аэропортта таныштым. Ул да Бөгелмәдән Актанышка очып төшкән, хатыны бала табу йортына кергән икән.'Кыз бала көтәләр бугай. Беренчеләре малай; икенчегә кыз тансыктыр, күрәсең.
Шушы көтү аларның өйләрендә дә сизелеп тора Югыйсә биш оны гы председательнең тезеннән төшми йөдәтәләр.
Якшәмбе көне иде Хуҗабикә коймак пешерә Олы кызлары Рәмзия ялга кайткан. Ире белән бергә Әлфия дә шушында Гаилә язгы таш кын сыман булып тора Купшыланмыйча, сабыр гына дөньяга яңа кеше килүен көтәләр Ата кеше өстәл башында — шампански белән коймак каршында утыра Басу кырларыннан аерылып торган мондый тын мәлләрдә аның күңеленә нинди уйлар килә икән соң’
Мин алар турысында тормыш ябалдашының тигез генә шаулап торганын ишетеп, төп кәүсәнең куәт туплап утыруын, җир астындагы та мырларнйң кыймылдавын, көчәнмичә-нитмичә генә, аларның өскә таба чишмәдәй киеренке басым белән тормыш сутларын кууын, үзагачтагы яшәү орлыгының, киләчәк орлыгының ышанычлы сакта торуын ишетәм шикелле
ӘХӘТ ГАФФАР тәрҗемә :е.