Логотип Казан Утлары
Мәкаль

Укучының куңел дәфтәренә


Таҗик мәкальләре һәм әйтемнәре
Ашаганда — кит балыгы, ә эштә — аксак ишәк.
Казылмаган канау сусыз була
Су кизләүдән болгана.
Дуслар — дусның көзгесе.
Эшкә ярамаган белем — яңгырсыз болыт кебек.
Пычак үзе сабын кисми.
Сиңа кеше килсен дисәң, кеше ишеген шакы.
Сөтсез сыер каты мөгри.
Сүз өстенә бизәк сызып булмый
Тере ялкау булудан мәет булуың артык.
Эчемлек төсе — йөземнән, ә зирәклек — күрше холкыннан.