Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучының күңел дәфтәренә


Төрекмән мәкальләре һәм әйтемнәре
Халык көче — зур ташкын.
һәр кешедән берәр төк — сакалсызга зур сакал Эш күп чакта — күмер юк. оста барда — тимер юк Кәкре казык кагар өчен кәкре тукмаклар кирәк Быел уңыш алалмасаң. килер язда тирес чәч Кешенекен кичен тапканчы иртән үзеңнекен югалт Өендә тынычсыз затлар урамда да тәшвишле Юмарт яртысын бирер, ә куркак — бөтенесен Чәчәк яратсаң, чәнечкедән курыкма
Белемсез эш эшләп булмый, эшләмәсәң ашау юк Бер белем — ярты акыл Караңгыда атлаучы юлда күбрәк сөртенә Дорфа остазың булганчы, үзеңне )зсң өйрәт Акылдан зур байлык юк Матурлыкны күз күрә, ә акыл җанга кирәк.
Ашыккан ит таш вати. лыгырдык зат баш вата
Хак сөйләсәң — гөл булырсың, ялганласаң — көл булырсың
Тишек колак күпне ишетә
Ялганчының шаһитлары мәетләр генә була Начар аяк юлны боза, начар сүз илне боза Таягың җитмәгән төшкә йодрык белән китереп сук Кошны кош белән тоталар
Катырак итеп суксаң, казык тирәнрәк керә Елмаеп сөйләгән ирдән, елаган сагыннан курык Ассаң бис к дарга ас — аяк җиргә тимәсен Дөяне авыр йөк боза, ә кешен- - чиксез дин Үз кимчелегеңне белсәң батыр була аласың Корган агач бөгелми
Тартсаң өзмә, төртсәң аударма
Тау түбәсенә менгәч тә тау итәген онытма
Артык данның кадере булса карт уеелю -уйми-лар иде Чәнечкесез чәчәк булмый, балда да ачы тәм бар Сакалдан алып мыекка куйма
Елга ярында кое казыма
Этле авылга таяк тотып кер
Дошманыңны кызгансаң дошман колы булырсың Аш савытта күренер, дус киңәштә беленер Үзең пешкән ут белән 6) тәннәрне пешермә Дуслар югында дошманнар ңиңә
Озатучылар юлдаш булалмый
Этләр уйнаган чакта бүре сарык ботарлый
Дусс ыз кеше тозсыз иш Корт агачны эчтән кимерә