Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН —ЛЕЙПЦИГ ЯРМИНКӘСЕНДӘ


алты йөз мен кеше я ши торган Лейпциг — зурлыгы ягыннан Германия Демократик Республикасында. Берлиннан кала, икенче шәһәр, экономикасы һәм культура багланышлары белән бай тарихлы Анын промышленносте бйк күп төрле продукция — катлаулы машиналардан алып, зиннәтле мехларга кадәр җитештерә Ип яхшы типографияләре, нәшриятлары, китапханәләре, фәнни-тнк шеренү оешмалары һәм уку йортлары Лейпцигны дөньякүләмдә «китаплар шәһәре» итеп таныттылар. Лейпциг университетының тарихы биш ярым гасыр белән исәпләнә Сәүдәнен борынгы юллары үзәгенә урнашкан бу шәһәр ГДРда ин эре транспорт нок тасы булып житте һәр елның март һәм сентябрь айларында үткәрелә торган язгы һәм көзге халыкара ярминкәләр Лейпнигка дөньякүләмендә сәүдә даны китерде
Күренекле революционерларның исемнәре һәм эшчәнлекләре дә шәһәр тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән Егерменче йөз башында биредә бөтендөнья пролетариаты ның юлбашчысы В И Ленин яшәгән. I960 нче елда Ленин <Искра>сынын беренче саны Лейпнигта басылып чыга
Менә шушы тарихи шәһәрдә 1980 нче елның 31 августыннан 6 сентябренә кадәр традицион халыкара ярминкә үткәрелде Советлар Союзы анын иң зур катнашучысы иде Мен квадрат метрлы залларда, үзенең 60 еллыгын билгеләп үткән Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы экономикасының һәм культурасының үсеше. казанышлары турында бөтен дөньяга сөйләп торды
Ярминкә ачылу тантанасында Татарстан АССР Министрлар Советы Председателе Г. И Усманов җитәкчелегендә республикабызның хөкүмәт делегациясе катнашты Культура эшлеклеләребез делегациясенә Татарстан АССР культура Министры урын басары М Т Низамиен җитәкчелек итте МӨҖИП ТАҖИЕВИЧ НИЗАМИЕВ безнең сорауларга җаваплар бирде һәм укучыларыбызны Лейпциг ярминкәсе. Татарстан экспозициясе һәм анда республикабызның сәнгать осталары чыгышы белән таныштырды
Лейпциг ярминкәсенең сигез гасырлык тарихы бар Ул сугыштан соң соцнали стик экономика интеграциясенең көзгесе булып китте, дәүләтләрнең үзара экономик элемтәсен ныгытуда, аларны якынайтуда гаять зур роль уйный Журнал укучыларны 1980 нче елгы көзге ярминкә эчтәлеге белән таныштырып үтсәгез иде
Ярминкә «Гомуми сәүдә һәм техника прогрессы» дигән девиз белән үтте Ул Германия Демократик Республикасы төзелгәннән соң илле сигезенче ярминкә иде Анда 52 илдән алты мен экспорт предприятиесе һәм тышкы сәүдә оешмасы катнашты Залларына техниканың һәм халык куллануы товарлары җитештерүнең 25 тармагын Нан сигез меңнән күбрәк экспонат куелган иде Алариыц байтагы продукциянең бү- геигс көнлә ЭШЛЙНЯ торган төрләрен тәшкил итте Тематикасы ягыннан ярминкә В И Ленинның тууына 110 ел тулу билгесе астында үтте, СССР һәм ГДР. «Социа-листик экономика интеграциясе хәрәкәттә» дигән чакыру астында СЭВ илләре хезмәт тәшлегеиен үсеш нәтиҗәләрен ачык күрсәтте Совет күргәзмәсе СССР һәм ГДР ара сында дуслык, үзара хезмәттәшлек һәм ярдәмләшү турында Договорның унышлы төстә тормышка ашырылуын чагылдырды Безнең илебез экспозициясенә куелган йөз дән артык экспонат СССРның башка илләр белән үзара файдалы хезмәттәшлегенең ачык чагылышы иде Лейпциг экспорт предприятиеләре һәм тышкы сәүдә оешмалары өчен коммерция эшчәилеге, күпьяклы информация алмашу һәм яңа контактлар урнаштыру урыны булды Моңын өчен биредә бөтен мөмкинлекләр бар Әйтик. Лейпциг та киң күләмдә һәм төрле хезмәт күрсәтүнең информацион фәнни-техник үзәге опера тнв эшләве белән хаклы рәвештә абруй казанды
Ярминкәнең гомуми мәйданы 290 мен квадрат метр иде Ул 22 күргәзмә залын. Ю павильонны. 16 бина һәм махсус территорияне берләштерә Ярминкәне карарга кешеләр җир шарының йөз иленнән килде.
Лейпциг ярминкәсе халыклар арасында дуслык элемтәләрен ныгыта Ул Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында сәүдәне үстерүдә традицион үзәк булып санала Бу исә социаль стройлары төрле булган илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту, халык ларның үзара аңлашуы, дөньяда тынычлыкны ныгыту өчен унай шартлар тудыра
Я
Көзге ярминкәдә, мәсәлән. 13 социалистик. 30 дан артык капиталистик һәм 8 үсеп килүче ил. Көнбатыш Берлиннан уннарча рәсмн оешмалар, предприятиеләр катнашты
Безне СЭВ илләренең уңышлары аеруча куандырды Социалистик хезмәт бүлене шенен бу формасы үзенең тормышчанлыгын күптән исбат итте инде Хәзер алар арасында 120 күпьяклы. 660 ике яклы килешү бар Химия предприятиеләре төзү өлкәсендә ГДР һәм СЭВ членнары, бигрәк тә ГДР һәм СССР арасында экономик хезмәт тәшлек киң чагылыш таба 12 иче павильондагы күмәк экспозиция әнә шуны раслый. В Ламберц исемендәге «Полиграф» комбинаты эшләп чыгара торган станокларның 75 проценты халыкара килешүләр нигезендә специальләштерелде Алар СССР. ЧССР. Болгария, Польша. Венгрия. ГДР полиграфия промышленностенда уңышлы кулланыла.
Германия Демократик Республикасының экспорт мөмкинлекләре елдан-ел арта Ярминкәгә ГДР предприятиеләре 5 мен яна һәм камнлләштерелгән әйбер үрнәкләре тәкъдим иткәннәр
Продукцияләр ярминкәдә аерым тармаклар буенча куелган. Мәсәлән, җитештерү «аралары секторында «Химия һәм химия корылмалары» тармагы бар иде Анда 25 ил экспонатлары күрсәтелде. Ул махсус химия ярминкәсеннән һич тә ким түгел иде Текстиль машиналарын — 20. юл транспорты чараларын 15 нл күрсәтте Халык куллануы товарларына урын аеруча зур бирелгән. Күргәзмә залларында һәм павильоннарында 45 илдән китерелгән үрнәкләр күрДек. Текстиль әйберләре һәм кием-салым, көнкүреш химиясе, косметика һәм фармацевтика продукциясе, пыяла һәм керамика, электр приборлары һәм уенчыклар дөнья экспертларының игътибарын үзенә җәлеп итте.
— Мөҗип Тажиевич, 1980 елда, беренче тапкыр буларак. Лейпциг ярминкәсендә безнең илебездән бары тик бер генә автономияле республика аерым күрсәтелде Моңа безнең Татарстан лаек булды. Шунлыктан Татарстан АССР экспозициясенә тулырак тукталу урынлы булыр
Совет Татарстаны — алга киткән индустриаль-аграр республика Бездә халык хужалыгыиын фән-техннка прогрессын билгеләүче ин мөһим тармаклары югары үсеш алды Кайбер саннарга мөрәжәгать итик Республиканың промышленность структурасында машина төзелеше һәм металл эшкәртү — 39.1. химия һән нефть химиясе — 22,8. ягулык — 10,2. электр энергетикасы — 4.7, җиңел промышленность 9.6 процент тәшкнл итә Татарстанда эшләнә торган 80 төрле әйбер чит илләргә чыгарыла
Республикабыз промышленносте җитештергән әйбер үрнәкләре халыкара ярминкәнең матур бизәге иде Туган якларыбыздан еракта алар белән танышу Татарстаныбызны тулысы белән күз алдына китереп бастырырга мөмкинлек бирде Үзенең 60 еллыгын билгеләп үткәндә. В И Ленинның тууына 110 ел тулган елда республикабызның халыкара аренага зурлап чыгуы безнең өчен аеруча зур шатлык һәм чиксез горурлык хисе тудырды Экспозициябез Совет дәүләтенә нигез салучы В И Ленинның Казандагы тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган бүлек белән ачылды
Ярминкәгә килүчеләр «КамАЗ» автомобильләре янында озак тукталып торалар иде Кама берләшмәсе инженерлары машиналарга тулы техник бәя бирделәр, предприя тиенең киләчәге белән таныштырдылар. КПССның XXVI съезды ачылуга КамАЗнын икенче чираты сафка басачагы, шуннан соң аның елына 150 мең авыр йөк машинасы. 250 мен двигатель эшләп чыгарачагы турында сөйләделәр
Күнелдә бер вакыйга уелып калган Ачык стендлар янына бер төркем яшьләр килеп басты Арадан берсе автомобиль гигантын төзүдә үзләренең өлеше булуы турында сөйләп китте Таныштык; «Роботрон» комбинаты техник-наладчнклары ял көнне Та тарстан күргәзмәсен карарга махсус килгәннәр КамАЗнын автоматлаштырылгаЪ идарә итү системасы өчен алар бригадасы электрон-хисаплау машиналары корган булган икән
ГДР һәм Совет Татарстаны предприятиеләренең шундый хезмәттәшлеге үрнәген ярминкәдә республикабыз экспозициясе белән танышканда бик еш очратырга мөмкин иде Дөньядагы нн озын «Дуслык» нефть үткәргече. Татарстанда башланып. Германия Демократик Республикасына килеп җитә Анын аша тугандаш ГДРга берничә мил тион тонна нефть кудырылган инде. Экспозициябез уртасында Татарстан экономикасы үсешенә нефть иидустриясенең нинди зур йогынты ясавын хәтерләтеп, нефть вышка
сы макеты басып тора. В В Куйбышев исемендәге Казан «Тасма» берләшмәсе стенд лары янында технолог Римма Нуруллннаны халык сырып алган Ул төрле-төрле си рауларга тулы җаваплар бнрә. ГДРдагы дусларыбызны берләшмәнең яна продукция ларе, планнары кызыксындыра
Республикабызиын СЭВ илләренә чыгара торган продукциясе ассортименты гаять күп төрле автомобильләр, сәгатьләр, вакуумлы насослар, компрессорлар, медицина җиһазлары, нефть химиясе промышленносте әйберләре һәм башкалар, һәм башкалар Республикабыз экспозициясе социалистик экономика интеграциясенен тормышчанлы гын күрсәтүче ачык мисал иде
Көзге ярминкәдә Хөсәен Ямашев исемендәге Татарстан мех берләшмәсе экспонатлары килүчеләрнең күз явын алып торды Ин зур халыкара күргәзмәләрнең ин югары бүләкләренә лаек булган мех киемнәр янында тукталмыйча һич мөмкин түгел иде Казан осталары кулы белән эшләнгән мех әйберләргә Парижда, Нью Иоркта, Копен гагенда, Монреальдә, Варшавада һәм дөньяның башка шәһәрләрендә үткәрелгән халыкара күргәзмәләрдә тиң киемнәр табылганы юк әле! Моның белән ничек горур ланмыйсың
Казан <Аромат> фабрикасында эшләнгән «Геракл» хушбуена хәтта французлар да тан калды Атаклы парфюмер, фабрнканын производство начальнигы Сания Хө- сәенова җитәкләгән коллектив аны Мәскәү Олимпиадасына багышлап чыгарган Тарт масын һәм флаконын ГДР предприятиеләрендә эшләгәннәр Арча милли аяк киемнәре фабрикасында чигелгән читекләр дә экспозициябез горурлыгы булды Казан компрес сор заводында җитештерелгән суыту машиналары, жәнлек тиреләре ярминкәгә кил у челәрдә соклану хисләре уятты
Татарстан АССР экспозициясен карарга Германия социалистик бердәм партиясе Үзәк Комитеты Генеральный секретаре, ГДР Дәүләт советы председателе Э Хонек кер килде һәм республикабыз промышленносте казанышларына югары бәя бирде
Туган Татарстаныбызда эшләнгән әйберләргә мактаулы бүләкләр тапшыру минут ларын һич онытырлык түгел. Компрессор заводында эшләнгән суыту машинасы. Арча осталары чиккән милли читекләр. Казан мехчылары җитештергән бүрекләр ярминкә нен иң югары бүләгенә — алтын медальләренә лаек булды Бу бөтенебез өчен чиксе < зур сөенеч иде Безнең илебезгә тапшырылган ун алтын медальнең өчесе Татарстанга кайтты
Лейпциг ярминкәсендә Совет Татарстанының милли көне дә үткәрелде Анда рес публикабыздан барган Сәнгать осталары, иҗат коллективлары чыгыш ясады Бу көн не ярминкәдә уннарча мең кеше республикабызның культура тормышы белән тагын да якыннанрак танышты
— Мөҗип Таҗисвнч. журналыбыз укучыларына Татарстан сәнгаҮь осталарының культура программасы турында ниләр сөйләр идегез?
Лейпциг ярминкәсенең культура программасы да бик бай иде Аны оештыручы лар ГДРның һәм чит илләрнең танылган артистларын чакырганнар Гсианхаус оркестры. Лейпциг радиосының симфоник оркестры һәм башка коллективлар махсус программа белән чыгыш ясадылар Шәһәр театрларының репертуары социалистик чынбарлыкны чагылдырган һәм классик әсәрләр белән тулы иде Ярминкәнең культура тормышында аиыи дирекциясе тарафыннан катнашучылар өчен оештырылган тантаналы кичә мө Һнм вакыйга булды Аида Лейпцигнын опера һәм балет театры Лсо Делнбесның «Копеля» балетын күрсәтте
Татарстан АССРның культура эшлеклеләрс делегациясе 45 кешене берләштерә иде Үзебез чыгыш ясаганчы. ГДРның культура тормышы белән таныша башладык Ярты миллионнан күбрәк кеше яшәүче Дрезден шәһәре үзенең тарихи һәйкәлләре белән соклану уятты Ул архитектурасының гүзәллеге, картиналар галереясында, музейда рында Һәм культура сарайларында тупланган нәфис хәзинәләре белән дә дан тота Шунлыктан аны Германия Демократик Республикасында «Эльбадагы Флоренция» һәм «Сәнгатьләр каласы» дип йөртәләр Бөек Ватан сугышында җимерелгән галерея һәм музейлар ннде торгызылган. халык өчен ачык Татарстан вәкилләре Потсдамда бул лылар, XVIII гасырнын архитектура Һәйкәле Яна сарайны карадылар Бе» Цвингер сараена барлык, анда атаклы Дрезден галереясы картиналары белән таныштык Бөек немец язучылары Гете. Шиллер исемнәре белән бәйле урыннарга экскурсияләр яса
дык Лейпцигка ярминкә ачыласы көнне — 31 нче августта килеп теттек. Шәһәр безне кунакчыл, бәйрәмчә һәм тантаналы шартларда каршылады
1 нче сентябрьдә Татарстан АССР Министрлар Советы председателе Гомәр Исмә- гыйлович Усманов чит ил журналистлары өчен матбугат конференциясе үткәрде, алар- га республиканың экономикасы һәм культурасы турында сөйләде Аннан сон кабул итү мәжлесе булды Делегациябез үзенең чыгышын шушы мәжлестә башлады. «Казан кунаклары» дигән хореографик композиция Оренбург. Рязань. Ульяновск. Астрахань өлкәләрендә. Себердә һәм Татарстанда яшәүче татарларның этник группалары ■ фольклор материалы нигезендә төзелгән иде. Аны Бөтенсоюз һәм Бөтенроссня конкурслары лауреаты. Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты ГАССР жыр һәм бию ансамбле башкарды ТАССРның халык артисты Гай Таһнров постановкасын тамашачы жылы кабул итте ТАССРның халык артисткасы Нәфисә Василова жырны башлап жнбәрә.
Кәккүк кычкыра урманда, яз килгәч. Җир яшәргәч, кырларда гөл үскәч; Чут-чут итеп тирәкләрдә сандугач сайрый. Шул чагында йөрәкләрдә яңа дәрт кайный...
Сәхнәгә ТАССРның атказанган артисты Равил Хәлнуллин уктай атылып чыга. Ана Татарстан жыр һәм бию ансамбленең бню группасы кушыла Алар егетләр биюен башкаралар. Бию тәмамлануга. Бөтенсоюз һәм Бөтенроссня конкурслары дипломанты. ТАССРның атказанган артисты Рәшит Мостафин гармунда татар халык жырларына фантазияләрне суза. Аны Татарстанның атказанган артисткасы Халисә Шәрәпова һәм Равил Габдрахманов алыштыра. Алар «Кияү» дигән көлкеле бню башкаралар.
ТАССРның атказанган артисты Фердинанд Гыймадиев һәм Рузалня Мостафина «Әпипә»не такмаклагандай салмак кына биеп китәләр. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор Бату Мулюков Саратов гармунында татар халык көйләрен уйный. Ул, башына татар кәләпүше киеп, ярминкәдә республикабыз экспозициясендә дә гармунын кулыннан төшермәде. Җырчыларның Бөтенсоюз конкурслары һәм Гавана фестивале лауреаты Татарстанның атказанган артисткасы Вафирә Гыйззәтул- лина жырлавыда тамашачыларны әсир итте. Татарстанның халык артисты. Габдулла Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Ибраһимов чыгышын тамашачы кабат-кабат алкышларга күмде Танылган артистыбызның «Дуслык — Фройн- дшафт» жырын концертта катнашучылар барысы да күтәреп ала иде. Бу жыр Лейпциг сәхнәләрендә чын дуслык, туганлык, хезмәттәшлек жыры булып яңгырап торды РСФСРнын атказанган. Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арсланов чыгышлары безнең концерт программабызга ямь өсти, аны баетып жнбәрә иде Бөтенсоюз смотры лауреаты, «Орфей» вокаль — инструменталь ансамбле һәм филармониянең халык музыка кораллары оркестры чыгышлары зур уңыш белән барды
Без Лейпциг ярминкәсендә чыгыш ясау белән генә чикләнмәдек. Германнядәгё Совет гаскәрләре группасында, госпитальдәге чыгышларыбыз чын дуслык бәйрәме, интернациональ бәйрәм төсендә үтте Татар артистларының чыгышын һәркайда жылы каршыладылар, сәнгать осталарыбыз жирле тамашачылар һәм совет кешеләре алдында дан казандылар Концертлар татар сәнгатенең күп милләтле совет гаиләсендә туктаусыз үсүе, чәчәк атуы турында сөйләүче дәлил иде Ярминкә ябылгач та. концертларыбыз -туктамады Мәйданда илле илдән килгән туристлар белән жырлап-биеп ярминкә тантанасын һәм рухын дәвам итүдә катнаштык. Павильон директоры Л. С. Гу- бирия соңыннан безгә зур рәхмәт белдерде, һәркайсыбызга ареым-аерым истәлек бүләкләре тапшырды Татар артистларының чыгышлары Лейпциг матбугатының игътибар үзәгендә булды Җирле газеталар Татарстан сәнгать осталарына багышлап мәкаләләр, рецензияләр басып чыгардылар, татар артистларының ижатын югары бәяләделәр. Шәһәр музееның симфоник музыка залындагы чыгышларыбыз һәркемнең күңелендә озак сакланыр
Лейпцигтагы көзге ярминкә. СЭВ илләренең узара хезмәттәшлеген елдан-ел киңәйтә. тирәнәйтә барып, барлык дәүләтләр белән үзара файдалы экономик һәм сәүдә элемтәләрен үстерергә омтылуларын тагын бер кат күрсәтте Башкача булуы мөмкин дә түгел иде Чөнки сәүдә — тынычлык юлдашы ул. киеренкелекне йомшартуны тормышка ашырунын үтемле формасы Советлар Союзы һәм социалистик бердәмлекнен башка илләре жир йөзендә ныклы тынычлыкны тәэмин итүдә, халыкларнын үзара тату яшәү мөнәсәбәтләрен ныгытуда һәм хезмәттәшлеген үстерүдә тырышлыкларын кызганмыйлар. Татарстан сәнгать осталары. Германия Демократик Республикасы жи рендә чыгыш ясап, шушы мөнәсәбәтләрне ныгытуга өлеш кертүләре белән үзләрен бәхетле саныйлар