Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАМЫРЛАРЫ-ХАЛЫКТА


әхетле йолдыз астында туган» — танылган
педагог һәм компози- - • тор, актив
җәмәгать һәм фән эш- леклесе Альберт
Семенович Леман турында хезмәттәшләре
әнә шулай диләр Хәлбуки композиторның
тормыш һәм иҗат юлына күз салсак, без аның
тормышка атлаган беренче адымнарыннан ук үз
йолдызын, талант көченә зур тырышлыгын өстәп,
зур кыенлыклар белән үзе кабызганлыгын
күрербез.
Элеккеге Саратов губернасы Вольск шә-
һәрендә музыкант гаиләсендә туып-үскән
Альберт Леманның музыкага һәвәслеге бик
яшьли беленә Ул җиде яшеннән фор- тепьянода
уйнарга өйрәнә, әмма гаилә матди кыенлыклар
кичергәнлектән, яшь музыкантка бик иртә эшкә
керергә туры килә Ул тавышсыз кино сеанслары
вакытында пианинода уйный, башкаларны фор.
тепьянода уйнарга өйрәтә, ансамбльдә,
концертларда катнаша. Фортепьянода уйнавы.
пианист-импровизатор булып эшләве
яшүсмернең иҗади сәләтен үстерүдә ярдәм итә Ул
үзе дә музыкаль әсәрләр яза башлый. Музыкага,
серле авазлар дөньясына булган мәхәббәт аны
Ленинград консерваториясенә алып килә. Гыйлем
алу өчен бу шәһәрне сайлау очраклы булмый
Утызынчы елларда Ленинград — дөньядагы
музыкаль мәркәзләрнең берсе, аның
консерваториясендә иң күренекле педагоглар
укыта. Биредәге профессорлар арасында А Г.
Рубенштейн. П. И Чайковский, Н. А. Римский-
Корсаков, М. П. Мусоргский, А. П. Бородин, А. К.
Глазунов кебек бөек музыкантларның шәкертләре
һәм дуслары шактый. Консерваториядәге гаҗәеп
музыкаль атмосфера, педагог һәм студентларның
иҗади тормышы, төрле ил музыкантлары
катнашында уздырыла торган концертлар яшь
иҗат көчләренә ифрат та яхшы йогынты ясый. Бу
— Ленинград консерваториясендә белем алган
зур талант— Дмитрий Шостаковичның иҗаты
чәчәк аткан чор була. Нәкъ менә шундый бер ва-
кытта, төгәлрәк әйткәндә 1935 елда Альберт
Леман, имтиханнарны уңышлы тапшырып,
Ленинград дәүләт консерваториясенә керә,
композиторлар әзерләү факультетының
профессор М Ф Гнесин классына эләгү бәхетенә
ирешә.
Укуының беренче елларында ук булачак
композитор иҗади активлык күрсәтә, төрле
жанрларда көчен сынап карый. Өметле пианист
буларак, аны 1936 елда профессор Н. И.
Голубовский һәм В В. Нильсен җитәкләгән махсус
фортепьяно классларына да беркетәләр Альберт
Леман үзенең яраткан уен коралына зур игътибар
бирә, рус һәм чит ил классикларының, замандаш
композиторларының фортепьяно әсәрләрен
тырышып өйрәнә. Бу вакытта Ленинградта
гастрольдә булган атаклы пианистлардан А
Шнабель, А. Корто, Э Петри концертлары, совет
пианистларыннан М. В. Юдина, В. В. Нильсен, В. В.
Софроницкий, Л. Н Оборин чыгышлары аңа оны-
тылмаслык тәэсир ясый. Ул үзе дә яраткан
композиторларыннан Бах, Бетховен, Шопен,
Прокофьевнын фортепьяно өчен язган му-
зыкаларын концертларда башкара. XX гасыр
композиторларыннан И. Стравинский, С
Прокофьев, Б. Барток, М. Равель әсәрләре белән
дә тирәннән кызыксына яшь музыкант.
Тырышлыкның җимешләре тиз күренә; 1938 елда
яшь композиторның М. Лермонтов шигырьләренә
язган романсы һәм А. Глоба шигырьләренә иҗат
ителгән җыр. лар циклы басылып чыга. Бу
вакытта шулай ук берничә камера әсәре һәм
балалар өчен «Өч юан» (Ю Олешин әсәре буенча)
балеты дөнья күрә. Шундый иҗади уңышлары
нәтиҗәсендә өченче курс студенты Альберт
Леман СССР Композиторлар союзына член итеп
алына. Ленинград дәүләт консерваториясенең ике
факультетын да уңышлы тәмамлау (диплом эше
итеп ул үзенең яңа симфониясен һәм фортепьяно
концертын башкара) яшь музыкант өчен иҗат
эшчәнлегенең беренче этабын йомгаклау була.
Күренекле музыкант М. И. Чулаки «Советская
музыка» журналында (10 нчы сан, 1940 ел): «Аль-
берт Леман — эзләнүчән композитор һәм аның
музыкасындагы кызыклы фикер яңалыклары.
һичшиксез, киләчәктәге уңышларының нигезе
булачак»,— дип язды.
Б
рәткә илтүче чачәкле юллар гына түгел, а балки
зур сынаулар да көткән икән Илебезгә ябырылган
афәт —
Беек
ватан су-
гышы башланганда А. Леман Ленинград шәһәр
советы башкарма комитетының Сәнгать
идарәсендә музыка бүлеге начальнигы булып
эшли иде. 1942 елда баш. ка музыкантлар белән
бергә ул Казанга эвакуацияләнә Шул көннән
башлап, аның иҗади, музыкаль-иҗтимагый һәм
педагогик эшчәилеге Татарстанның музыка куль-
турасын үстерү белән аерылгысыз бәйләнә
Милли республика башкаласына килеп тешүгә, А.
Леман, үзенә генә «ас энергия һем
кыэыксыиучанлык белән, татар музыкаль
фольклорын өйрәнә башлый Кырыс сугыш
елларында һәм аннан соң композитор татар халык
авыз иҗатына нигезләнгән куп кенә асәрләр иҗат
итә. Аның 40-50 нче елларда иҗат ителгән «Татар
моңнары» симфоник сюитасы. Бәйрәм
увертюрасы, Скрипка белән оркестр өчен язылган
концерты. Өченче фортепьяно концерты,
симфоник оркестр өчен Татар рапсодиясе һ. б
әсәрләре музыкаль культурабызның алтын
фондына керделәр, музыкасының
тормышчанлыгы, халык җырларына тартым
гаять аһәңле һәм югары профессиональ
осталыкка ия булуы белән алар хаклы рәвештә
халык ихтирамын яулап алдылар Композиторның
1952 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек булган
Скрипка белән оркестр өчен язылган концерты
аеруча зур уңыш казанды Бу — Татарстан
музыкаль культурасы тарихында инструменталь
концерт жанрындагы тәүге әсәрләрнең берсе А.
Леманның скрипка һем фортепьяно концертлары
атаклы виртуозлардан Ю. Ситковецкий. А. Каплан
тарафыннан Мескәү, Ленинград, Казан концерт
эстрадаларында башкарылдылар Ул, менә дигән
пианист буларак, фортепьяно әсәрләрен үзе дә
бик еш башкара
А. Леман 1945 елда Казан дәүләт кон-
серваториясен оештыруга һем ачуга да бик күп
көч куйды. Мондый югары уку йорты ачылу исе
республикабыз музыкаль мәдәни ягының зур
үсеш алуына мөмкинлек тудырды. Композитор,
үзенең иҗат темпын һәм башкару эшчәнлеген
киметмәгән хәлдә, консерваториянең композиция
һәм фортепьяно классларында укыта башлый
Моннан тыш — теоретик-композитор- лык
факультетында музыкаль формаларны махсус
анализлау буенча лекцияләр уку. музыка
училищесында композиция һәм махсус
фортепьяно классын алып бару Бу елкедә А
Леманның педагоглык таланты бик тиз күренә
Яшь иҗат кешесенең үзенә генә хас якларын
билгеләү һәм аңа иҗатта үз юлын табарга ярдәм
итү — аның педагог буларак теп үзенчәлеге әнә
шул Студентларның теге яки бу әсәрен дәрес ТӘ
бергәләп анализлау, һәркемгә үз фикерен әйтергә
мөмкинлек бирү, соңыннан Педагогның йомгак
ясап куюы — башкаларның хатасын кабатлаудан
саклый, уку. да һем иҗатта уңыш китерә, иҗади
ярыш дәртен кечейте
Ул үз студентларының музыка фольклорын.
дөнья музыкаль культурасын өйрәнүенә зур
әһәмият бирә Төрле музыкаль әсәрләр тыңлау
һәм фикер алышулар еш кына аның үз өендә
дәвам итә Алар биредә Бетховен һәм Малер,
Онеггер һәм Хиндемит. Прокофьев һәм
Шостакович язмаларын тыңлыйлар
Казан дәүләт консерваториясенең А С. Леман
җитәкләгән композиторлык классында уку-укыту
эшләренең бик яхшы куелышы смотрлар
вакытында күп мәртәбәләр билгеләп үтелде
Казанда чирек гасыр эшләү дәверендә профессор
Леман композиторларның берничә буынын
тәрбияләп үстерде Алар арасында күренекле
композиторлар һәм пианистлар бар Татарстан
Композиторлар союзы членнарының шактые — А
Леман шәкертләре Моннан тыш Башкортстан.
Мари. Чувашстан. Удмуртия. Тува автономияле
республикалары. Алтай һ. б өлкә һәм
шәһәрләрнең күл кенә күренекле композиторлары
Альберт Семеновичны үзләренең остазлары ител
саный
1960-70 еллар А Леман ечен аеруча илһамлы иҗат
еллары булды Аның бу елларда иҗат иткән
монументаль әсәрләре, нең яңачалыгы,
композиторның туктаусыз эзләнүе вакытлы
матбугатта кат-кат билгеләп үтелде Үзенчәлекле
художник, талантлы оста язган әлеге әсәрләр
халкыбызның социаль һем рухи хәрәкәтендәге
прогрессив сыйфатларын үэенде туплаган
Шундыйлардан—«Ленин» һем «Атлантлар»
ораторияләре илебезнең бик күп шәһәрләрендә
яңгырап, совет музыкасы тормышында күренекле
вакыйгага әверелде, киң җәмәгатьчелек
хуплавына лаек булды Инструменталь концерт
жанрына тугры калган хәлдә, композитор бу
елларда Икенче скрипка концертын, ике
виолончель концертын, оркестр ечен неприччио
концертын иҗат итте.
А С Леманның күп тармаклы эшчәнле- ген партия
һәм хөкүмәтебез югары бәяләде 1957 елда
композитор РСФСРның атказанган сәнгать
зшлеклесе а 1965 елда РСФСРның халык артисты
дигән мактаулы исемнәргә лаек булды
Профессор Леман композиторлар укытудагы
күпьеллык педагогик тәҗрибәсен Ленинград һем
Мескәү дәүлет консерваториясендәге
коллегалары белен бик телеп уртаклаша 60 нчы
елларда ул Казан һем Ленинград дәүләт
консерваторияләрендә эшли 1970 елдан — П И
Чайковский исемендәге Мескәү дәүләт консерва-
ториясенең композиция кафедрасы меди ре
Күренекле педагог илебезнең төп музыка югары
уку йортында иң җаваплы зшләргә яңа дәрт белән
тотына студеит- композиторларның Бөтенсоюз
конйурслә- рын һәм фестивальләрен оештыра,
илебез консерваторияләренең композиторлык
факультетлары ечен укыту программалары һәм
планнарын төзи, музыкаль белем бирүдәге,
иҗаттагы проблемалар турында халыкара
киңәшмәләрдә һәм вакытлы мат бугатта чыгыш
ясый Педагогик һәм җәмәгать эшләрен күпләп
башкаруына карамастан. ул иҗат активлыгын
киметми Соңгы ун елда композитор күпсанлы сим
Хәлбуки. яшь композиторны әле шөһ
фонияләр хор һәм камера әсәрләре язды Себер
халкының музыкаль фольклорын өйрәнү
нәтиҗәсе буларак, киң полотнолы хор һәм
симфоник әсәрләр тууга сәбәпче булды Болар:
«Диңгез буе җырлары» (халык темаларына),
«Минем Карелиям» (А. Прокофьев шигыренә)
кантатасы, «Карелиана» симфоник композициясе,
«Вятка җырлары» исемле хор циклы һ. 6.
Ул нинди генә жанрга тотынмасын, яңа иҗади
бурыч куя һәм шуны җиренә җиткереп тормышка
ашыра. Аның әсәрләре тирән эчтәлеге,
яңачалыгы белән музыкаль тормышыбызда
һәрвакыт вакыйга була. Сәнгатькә, халыкка
бирелеп хезмәт итү, иҗади активлык һәм
туктаусыз алга таба хәрәкәт итү — А. С- Леманның
иҗат яшьләренә үрнәк булырлык сыйфатлары.
Яшь музыкантлар тәрбияләү кебек мактаулы
миссияне үтәп 40 елга якын гомер узып киткән. А.
С Леманның шәкертләре (алар 200 дән артык)
актив иҗаттан тыш, илебез
консерваторияләрендә, музыка училищеларында
уңышлы гына эшләп киләләр. Алар арасында
профессорлар да, доцентлар да, дәүләт
бүләкләре лауреатлары да, халык артистлары да
б ар.
Композитор — коммунист Альберт Семенович
Леман һәрвакыт эштә, һәрвакыт иҗади эзләнү
юлында, һәм шикләнми әйтергә мөмкин:
күренекле композитор үзенең яңадан-яңа
әсәрләре белән күпмилләтле совет сәнгате данын
тагын да югарырак үрләргә күтәрешер, табигать
биргән талантын, туган илебез биргән мөмкин,
лекләрен киләчәктә дә тулы файдаланыр. Аның
иҗат тамырлары — халыкта.