СОРЫ МӘЧЕ
улы койрыклы, тырпаеп торган озын мыеклы, землянкага ияләшкән соры мәче сержант Сафин отде- лениесе тормышында шактый зур күнелсезлекләргә сәбәпче булды. Хәер, сугышчылар бу күңелсезлек- ләрнең берсен дә читкә чыгарырга, командованиега белдерергә теләмәделәр, шулай да ул бөтен отделе- ниене зур борчуга салырлык гадәттән тыш вакыйгага, хәрби тел белән әйткәндә, ЧПга сәбәпче булды. 1943 елның февраль ахыры иде. Дивизия каты, авыр һөҗүм сугышларыннан соң, дошман частьларын тар-.мар итеп, берничә авылны, район үзәге дип аталган кечкенә бер шәһәрне азат иткәч, ике урман арасындагы ачыклыкта оборонага урнашты Частьлар, подразделениелар җиргә тирәнрәк казып урнашырга, ныгырга приказ алдылар. Дивизия сирәк атышлар, дошманны өзлексез капшап, тынычсызлап торудан гыйбарәт булган вак сугышлар алып бару белән бергә авыр физик эшкә, оборонасын ныгытуга кереште
Сержант Әхтәм Сафин отделениесе, взвод белән берлектә, яна гына азат ителгән авыл читенә туры килде Бу авыл хәрби карталарда һәм югары командованиегә бирелгән донесениеләрдә Дятлевка дип аталып йөртелсә дә, аның авыллыгы калмаган иде инде. Фашистлар чигенер алдыннан аны җир белән тигезләгәннәр, йортларын, каралтыларын яндырганнар. бөтен авылда бердәнбер таш бина булган мәктәпне, астына мина куеп, шартлатканнар, урамнардагы, бакчалардагы агачларны кис кәннәр. урманга, партизаннар янына качып китәргә өлгермәгән эшкә яраклы кешеләрне һәм терлекләрне үзләре белән бергә куып алып кит кәннәр. эшкә ярамаган карт-корыны һәм балаларны атып үтергәннәр Авылда хәзер бер җан иясе дә юк. хәтта каңгырып йөрүче этләр белән мәчеләр дә күренми, алар я качканнар, я кырылып беткәннәр булса кирәк Тик бу жирдә кайчандыр кешеләр яшәгәнлеген, тормыш иткәнлеген белдереп, анда-санда нигез ташлары аунап ята да исән калган шәрә мич калдыклары гына шомлы булып ыржаеп торалар. Аннары шул хә рабәләрнең барысы өстендә, тирә-юньдәге бернәрсәгә, утка да. ялкынга да игътибар итмичә, башын горур рәвештә һавага күтәреп, чылбырлы чиләген җилдә талпындыра-талпындыра бер кое сиртмәсе басып калган
Оборонага урнашкач, сугышчылар көн-төн окоп казыдылар, дошман
нык өзлексез атып, тынычсызлап торуына карамастан, аны тирәнәйттеләр, ныгыттылар, тик шуннан сон гына землянкаларга тотындылар
Сафин үз отделениесенә землянка урыны итеп бер өйнек идән астын сайлады. Уңай урында, траншея буенда гына иде ул. Әгәр казып ны гытсалар, отделениегә бик җитәчәк. хәтта иркен дә булачак. Чөнки отделение зур түгел, бары җиде кеше генә калган иде. *
Бер көнне караңгы төшү белән отделениенең постта булмаган су- “ тышчылары эшкә керештеләр, төн буе идән астын чүп-чардан арчыды I лар, казыдылар, тирәнәйттеләр, өстенә өч кат бүрәнә җәеп. калын итеп z балчык өйделәр, дошманга күренеп тормасын өчен маскировка ясады j лар. Төнлә берничә тапкыр тревога булып, аларга. көрәкләрен, кәйлә « ләрен ташлап, кулларына коралларын алырга, окопка йөгереп чыгып, ♦ үз урыннарына барып басарга туры килде, әмма таң сызылганчы зем в лянканы тәмамладылар, ишеккә плащ палатка корасы гына калды °
Әхтәм Сафин аны инде кора да башлаган иде. Ул арада ефрейтор * Әнәс Сибгатуллин, каты кара чәчле, шундый ук кара кашлы, өн жанлы. з нечкә күңелле уйчан карашлы егет, каяндыр яңаклары белән бусагасы ч гына сакланып калган бер кечерәк ишек өстерәп алып кайтты да. ба < лаларча куанып:
— Иптәшләр, әйдәгез менә бу ишекне куйыйк. диде Чын йорт < сыман булсын. Плащ-палаткалар белән күп яшәдек Җитәр
Егетләр хуп күрделәр. Командир, ныгытылып бетмәгән плаш-палат каны йолкып алып, туфрак коелмасын өчен түшәмгә беркетергә булды Сибгатуллин исә. балтасы белән каккалап-суккалап, юнасы урыннарын юнып, кисәсе жирен кисеп, ишекне землянкага жайлый башлады Аның бу эшне бик яратып эшләве, кулыннан эш килүе, балтасының йөрешен нән үк күренеп тора иде. Ул, эш бетте дип. ишекне бер ачып, бер ябып карады да, бик канәгатьләнеп
— Менә ичмасам бераз өйгә ошады. — диде
Отделениенең башка сугышчылары да ишеккә килеп, ачып ябып карадылар, ишекне әллә ни мактамасалар да, ошаттылар, жылы озаграк сакланыр диештеләр Яктырганчы, дошман күзенә чалынмаслык чакта, янып, кы.зып калсын дип, тимер мичне инде тергезеп тә жибәргәннәр. эчендәге коры агач кисәкләре, бераз төтен чыгарып, тыныч тормышны, өйне хәтерләтеп, күңелле генә чатнап яналар иде. Тимер мич өстенә котелок белән чәй һәм жылынсын дип кичтән калган ботканы да куйды лар Снаряд гильзасыннан ясалган лампаны да кабызып җибәрделәр Землянка эче яктырып, җыйнакланып, матурланып китте Фронт матур лыгы, аның үзенә хас тынлыгы, тынычлыгы иде бу Чөнки тыштагы ара тирә кабынгалап киткән атышлар, пулеметларның ачуланып, ярсып та кылдаулары. аерым винтовкаларның һава ярып шартлаулары, хәтта минометларның уфылдап ярылулары да монда, яңа землянкада тонык булып, кайдадыр еракта атышалардыр шикелле булып ишетелә иде Дошман ягыннан да. безнең яктан да төн буе һавага күтәрелгәләп тор ran ракеталар яктысы ишекне япканнан соң күренмәс булды
Чәй дә кайнап чыкты, ботка да җылынды, төтен исе аңкытып торган землянкага, җанны рәхәтләндереп, дымсу жир исе. аш исе. чәй исе та ралды
Егетләр (хәзергә дүртәү генә иде алар) бу тынлыкның, рәхәтнең тә мен татып калырга теләгәндәй, кружкаларына кайнар чәй агызып сәке кырыена урнаштылар, кесәләреннән, капчыкларыннан шикәрләрен, ипи кисәкләрен чыгардылар Аларның күптән болай жылы урынла, тынлык та җыелышып утырганнары, ашап эчкәннәре юк иде Шуңа күрә күңел ләре дә күтәренке иде Ничек күтәренке булмасын, бер төн дигәндә землянка булдырдылар, кереп ятарлык, җылынырлык урын ясадылар Җитмәсә, ишек тә әмәлләделәр Сугыш башланганнан бирле аларнын әле ишекле землянкада торганнары юк иде
Сафиннын да канәгатьләнүе йөзенә чыккан иде. Ул авызына чәйне алганчы, землянканы тагын бер кат күздән кичерде дә, канәгатьләнүен яшерә алмыйча:
Менә тагын бер йорт салдык, — дип куйды. — Торырлык. Җыйнак кына.
Әнәс Сибгатуллин да, чәен эчә-эчә, үзе ясаган ишеккә, гильза-лампа менеп кунаклаган шүрлеккә монсу күзләре белән караштыргалап ала иде. Сафин сүзен ишеткәч, ул кулындагы чәен сәке кырыена куйды да
— Дөрес әйтәсең, тагын бер йорт салдык, — дип, аның сүзен кабатлады — Син моны бик матур итеп әйттең, старшой. Чыннан да, безнең йортыбыз бу. Ничектер, землянка казып кергән саен күңелем рәхәтләнеп, җылынып китә минем. Яратам ла соң мин шундый күзгә күренә торган эш эшләүне. Беләсеңме нәрсә, землянка казып кергән саен өем күз алдына килә минем. Сугыш башланыр алдыннан гына бик матур итеп җиде аршынлы йорт салып чыккан идем. Иртәгә сугыш башланасы дигән көнне туен үткәрдек Кунаклар килде, дуслар җыелды...
Отделение командиры Сафиннын, араларындагы иң өлкән егетнең, бу турыда берничә мәртәбә ишеткәне бар. Шуңа күрә ул аны, тыңлагандай булып, күңел хакы өчен генә булса да җөпләп торуны кирәк тапма ды. Аннан соң ул. гәрчә үзенең туган авылында баласы белән хатыны калса да. алар турында күп сөйләшүне, сагышка бирелүне өнәп бетерми иде. Алар турында күп сөйләшсәң, сагышка бирелсәң, сагынуыңны җиңә алмасаң, солдатларның күңелләре йомшара, батырлыклары кими дип саный иде. Шуңа күрә ул сүзне икенчегә борырга теләде. Әллә бәхетенә, әллә бәхетсезлегенә каршы, нәкъ шул минутта тыштан нечкә генә, моң гына итеп чыелдаган тавыш ишетелеп куйды. Егетләр, гаҗәпләнеп, ишеккә борылып карадылар.
— Туктагыз әле. Нәрсә бу? Нәрсә чыелдый анда? — диде Сафин — Ишек шыгырдыймы әллә?
Тавыш яңадан кабатланды. Бу юлы инде аның мәче тавышы икәне ачык ишетелә иде. Менә ул ишекне тырный-тырный, бик кызганыч тавыш белән елап, җылыга кертүне сорап кычкыра башлады.
— Мөгаен, землянканы котларга килгәндер ул, — диде Сафин елмаеп. Аның сугышчылар күңелендә туа башлаган сагышны, моңсулыкны бетерәсе килә иде. — Кертегез әле үзен. Күрик, бәлки, кем белә, котлап аракы да алып килгәндер.
Сибгатуллин, урыныннан торып, ишекне барып ачты. Аннан тышкы салкын һава белән бергә ябык кына, өтек кенә бер мәче килеп керде. Ул бик туңган, бөтен гәүдәсе белән калтырый, ялынулы күзләре белән сугышчыларга карый, кызганыч тавыш белән өзлексез мияулый иде
— Мәче! - диде Сибгатуллин, бик шатланып. — Соры мәче! Яхшы билге бу, егетләр, валлаһи, яхшы билге! Пес-с, пес-с, әйдә, рәхим ит. мияубикә, түрдән уз.
Мәче аның чакыруын аңламый иде булса кирәк, ишек төбендә баскан хәлдә, ямь-яшел күзләре белән аңа куркып карап тора иде Сибгатуллин, иелеп, аны кулына алырга, иркәләргә, башыннан сыйпарга теләгән иде дә, мәче, аңардан куркып, бер читкә тайпылды.
Отделениедә сакал-мыек җибәргән, шуның белән бераз мактанырга торган бик өй җанлы Василий Николаев исемле бер чуваш егете дә бар иде Мәченең кыргыйлыгын күреп:
- Тимә, тимә син аңа. Бераз ияләшсен, күнексен, — диде ул. — Ботка бир син аңа, ботка. Тукта әле, капчыгымда колбаса кисәге бар иде шикелле. Шуны биреп карыйк әле
Сибгатуллин тимер мич өстендә торган котелоктан ике кашык ботка алып мәченең алдына салды. Хуш ис бөркеп торган ботка әле бераз кайнаррак иде. Шулай да песи куркулы карашын солдатлардан боткага күчерде, шиңеп төшкән колаклары да тырпайды Бик ачыккан иде ул.
берничә көннән бирле ризык кермәгән иде аның авызына Песи бер бот кага, бер сугышчыларга караштыргалап торганнан соң, сакланып кына ризыкка аягын тидереп алды. Ботка инде суына төшкән, ашарлык иде Песи кыюланып ашарга кереште. Солдатлар өйне, гаиләне, тыныч тор мышны хәтерләткән бу җанның землянкага килеп керүенә шатланып + куркытмыйк ашасын, дип, урыннарыннан да кузгалмыйча, хәтта тын- u нарын да алмыйча гаҗәпләнеп аңа карап торалар иде. Тик ефрейтор га Сибгатуллин гына кунак песи белән сөйләшкәләп, землянка уртасында f басып торды.
- Әй, песи, песи, нигә куркасың син бездән, — диде ул апа Аша, °
аша. курыкма. Тимибез без сиңа.. Әй, песикәй, песикәй, кыерсытканнар ф булса кирәк сине. Бөтенләй кыргыйлангансың Ярар, без синең белән дуслашырбыз әле... е
Әнәс Сибгатуллинның йорт хайваннарын, мәчеләрне, этләрне бик ' яратуы, йомшак күңелле кеше булуы бөтен ротага билгеле иде Этләр * не. мәчеләрне төрле уеннарга өйрәтә белә иде ул. Аның мәчеләре, этлә ре алга сузылган кул аркылы да, таяк аркылы да. кыршау аркылы да сикерәләр, арткы аякларына басып торалар Хәтта гармунга да бииләр - иде. Ангарга бирсәң, рәхмәт әйткән сыман башларын ияләр, кирәксә, ал * гы аякларын биреп, күрешәләр дә иде. Кыскасы, аларның телен, холкын белә иде ул. Хайваннар да аның ягымлы, йомшак күңелле кеше икәнен тиз сизеп алалар, аңа ияләшәләр, яраталар, аерылырга теләмиләр иде Шуның аркасында иптәшләре аңардан еш кына дусларча көләләр хәтта үртәп, котыртып та алалар иде. Ләкин Сибгатуллин үпкәләми иде аларга.
Алдына салган боткасын мәче бик тәмләп иреннәрен ялый ялый ашап бетергәч, Сибгатуллннга карап, нечкә, моңлы тавыш белән тагын мияулап куйды. Бу аның тагын ашарга соравы иде. җитмәгән иде, күрәсең.
Сибгатуллин аңа ягымлы гына итеп.
— Әй, җитмәдемени соң әле, мияубикә, диде Җитмәсә тагын салып бирербез. Әйдә, рәхим ит, тамагың туйсын
Василий Николаевич та капчыгындагы колбаса кисәген сузды Төн кунагы аны да ялмал куйды. Шуннан соң ул сугышчыларга карап тора башлады. Бу инде аның ашарга соравы түгел, ә землянкадан куылчы гармауларын үтенүе иде. Шуның белән бергә ул җылы бөркеп торган тимер мичкә дә караштыргалап ала иде Бусы инде мич янына барып ятарга рөхсәт соравы иде
Я, нишләтәбез моны, егетләр? — диде Әхтәм Сафин, иптәшләренә карап. - Куып чыгарабызмы, әллә калдырабызмы’
Әхтәм командир иде, шуңа күрә моны хәл итәргә кирәк иде аңа Егетләр барысы да калдырырга дигән фикерне әйттеләр Ә Сибга туллин:
Ничек итеп аны шундый салкынга, япан кырга куып чыгара сын, — диде — Катып үләчәк ул анда, яки пуля тиячәк Ү ierca уйлап карагыз. Бу авылдан калган бердәнбер җан иясе бит ул Кем белә, бәлки әле ул безнең землянка урынында торган өннеке дә булгандыр Өемә кайтам, дип кергәндер мескен. Алар шундый, өйләреннән бизмиләр, кая илтеп ташласаң да өйләренә кайталар Гадәтләрен беләм .мин алар ның. .
Мәче солдатларның аңа тимәвен, киресенчә, аны иркәләр) сыйпар га теләүләрен күрсә дә шикләнеп, мич янына үрмәләде һәм. аның ар тына кереп, йомарланып ятты, бераздан йокыга да китте
Мәченең көтмәгәндә землянкага килеп керүенә, авыр окон тормы шын аз булса да үзгәртеп җибәрүенә барыннан да бигрәк ефрейтор Сибгатуллин куана иде Өстәвенә соры мәче аның туган авылын айча гы җиде аршынлы яңа йортын, акшарлы мич буенда ялкауланып, ит
ланып ятка» шундый ук соры мәчене хәтерләтә һәм бу хәтерләү аның җанына рәхәтлек бирә иде.
Кичкә таба мәче землянкадагы кешеләргә тәмам ияләште, инде аркасыннан сыйпата, иркәләтә дә башлады, хәтта, ашап туеп жылы мич янына барып яткач, мыраулый да иде.
Отделение землянкасында Борис Михайлов исемле снайпер да тора иде. Хезмәте белән ул отделение командирына түгел, ә турыдан-туры рота командирына буйсына Соңгы вакытларда Сафин отделениесендә кеше аз калганлыктан, рота командиры аңа шунда торырга кушкан иде
Ул «аудан» үзенең кулдашы белән караңгы төшкәч кенә кайта, төн буе ял итә, йоклый, аннары бик иртә торып, таң сызылганчы яңадан шул ук егет белән алгы кырыйдагы окобына чыгып китә иде. Отделение землянка казыганчы ул рота командиры янында ял иткәләп йөрде, ә инде землянка тәмам өлгергәч, стеналары беркадәр кипкәч, Сафиннар янына кайтырга булды.
Ул бөтен ротаның, алай гына да түгел, ә бөтен батальонның кадерле сугышчысы иде. Чөнки снайпер иде ул, ходайның һәр бирмеш көнендә фашистларның я берсен, я икесен, кайчак, бәхетле көн дип саналган аерым көннәрдә, өч-дүртен дә дөмектереп кайта иде. Егетләр аны кадерләп кенә торалар, окоп яисә землянка казыганда, кулына көрәк тоттырмыйлар, фашистка төзәгәндә кулының сизгер булуын, калтырамавын телиләр. Ау уңышлы булган көннәрдә ул землянкага күтәренке күнел белән кайта һәм ишектән килеп керү белән үк ничә гитлерчыны теге дөньяга җибәргәнен бармаклары белән генә күрсәтә.
Землянкага ул мәче пәйда булганнан соң ике-өч көн узгач кайтып керде. Иптәшләре аның землянкага ничек килеп керүеннән, күз карашыннан һәм бармаклары белән бернәрсә дә күрсәтмәвеннән үк бүген ауның уңышсыз чыгуын сизеп алдылар. Гәрчә бу тәбәнәк буйлы, сап-са- ры чәчле егет сабыр холыклы булса да, мондый көннәрдә каралып, кашларын җыерып кайтып керә иде. Моны сизгән иптәшләре аңа мөмкин чаклы игътибарлырак булырга, аның күңелен табарга тырышалар, үзләренчә аңа немецларны алдар өчен төрлечә киңәш итәләр.
Бүген дә аны егетләр ачык йөз белән каршы алдылар. Ул килеп керү белән үк диярлек аш белән ботканы тимер мич өст₽нә җылытырга куйдылар.
Гел шат күңелле, шаян телле кулдашының да йөз^ чытык иде бүген. Ул бик чыланган, пычранган, шуңа күңелсез иде булса кирәк.
Ашарга утыргач, Борис Михайлов мәчене күреп алды:
— Нәрсә бу? — дип сорады ул җирәнеп.
— Мәче,— диде Сибгатуллин һәм землянкага ничек килеп керүен сөйләп бирде.
Михайлов мич янында, портянкалар, чүпрәкләр арасында изрәп йоклап яткан мәчегә тагын бер тапкыр күз салды:
— Яратмыйм мин мәчене, җенем сөйми. Әти дә минем гомердә мәче
асрамады. Кемгә кирәк соң бу үләксә? ~
— Миңа,— диде Сибгатуллин, аннан соң: — Барыбызга да, — дип өстәде.
— Барыгызга да. Бары тик миңа гына түгел. Мине кушып сөйләмә, зинһар.
— Нигә яратмыйсың син аны? Файдалы хайван ич ул.
— Файдалы! Нинди файдасы булсын аның! Әгәр эт булса, бер хәер иде. Яхшы ау эте булса, билгеле. Ә бу үләксәне, минемчә, яхшы чакта тиреслеккә чыгарып ыргытырга гына кирәк, — диде снайпер. — Менә күрерсең, бөтен землянканы сасытып бетерер... Пычратып кына карасын, валлаһи, шунда ук ботыннан тотып, башы белән баганага бәрәчәкмен.. Яратмыйм мин мәчене, җенем сөйми...
Мәче дә сүзнең үзе турында барганын, снайперның аңа карата явыз уйлар саклаганын сизгәндәй, күзләрен ачты, сагаеп, урыныннан торды. Аннары ул. Михайлов үзенең ашын, боткасын ашап бетереп йокларга ятканчы егеттән күзен алмады. Михайлов урыныннан кузгалып. авыр_ итекләре белән землянка буйлап үткәндә, мәче һәр нәрсәгә әзер килеш мич артына кача иде. Ләкин төн тыныч үтте, мәчене кыерсы- # тирлык бер нәрсә дә эшләнмәде.
Бер-нке атна эчендә мәче тәмам тазарып, матурланып жнтте Аның с кайчандыр таркауланып, тырпаеп, кул тию белән үк очарга әзер торган _ йоны шомарды, ыспайланды, сырт буенча матур гына, тигез генә булып 5 сузылган карасу сызыгы тагын да ачыклана, ялтырый төште. койры)ы 8 да күпереп китте, ә мыеклары арслан мыегыдай тырпаеп тора башлады Ул үзе дә бик шаян, уйнаганны, сыйпаганны ярата торган мәче булып чыкты. Аны землянкада Михайловтан башка бөтен кеше яратты Берәр □ се землянкага килеп керү белән үк сикереп сәке өстенә менә, яки янна * рына килә, койрыгын таяк шикелле тырпайтып, аларга дусларча ышкы- * на, иркәләнә, мыраулый һәм үзен иркәләүләрен, сыйпауларын көтә иде. Ә Сибгатуллинның алдына менеп яту белән генә чикләнмичә үзенең юка теле белән кулын да ялап ала
Бары Михайлов белән генә килешә алмады ул. Михайлов яратмады * аны. Мәче дә аның тирәсендә буталмаска тырыша, ул өйдә чакларда сәке өстенә менмәскә, аяк астында йөрмәскә тырыша. Хәтта ул снайперның кәефсез, ачулы чакларын да сизә иде шикелле. Андый көннәрдә ул тышта йөрүне, землянкада булса, мич артында ятуны яхшырак саный. Аларның бер-берсен яратмауларына сәбәп тә бар иде. билгеле.
Михайлов кулдашы белән ауда чакта аларга дип китерелгән аш бе лән ботка көнозын өсте капланган килеш шүрлектә яки сәке өстендә тора һәм аннан аңкып торган тәмле ис мәченең борынын ярып керә тынычлап йокларга ирек бирми, хәтта ул аның хуш исен йоклан киткәч тә сизеп ята
Мәче тормышта анысын-монысын күп күргән иде Ул ашамлыкларга тияргә ярамаганлыгын. тисәң, кешеләрнең аны я чыра, я чыбык белән кыйнаганнарын белә нде. Үз гомерендә ул шактый чыраларны чыбыкларны күргән һәм моның нинди авыр икәнен дә оныта алмый иле
Аның тыйнаклыгын, чисталыгын, ашамлыкларга тимәвен күреп. Снб гатуллин иптәшләренә аны мактап та алды Әллә инде мактау ярамады әллә ул көнне котелоктагы ит кисәгеннән аеруча тәмле ис аңкып мәчене исертте, кыскасы, бер көнне землянкадагы сугышчылар кинәт игълан ителгән тревога белән окопларына, үз участокларына чыгып йөгергәч мәче әкрен генә урыныннан торды һәм бик тәмле итеп киерелгәч, тәпи ларс белән йомшак йомшак басып, жир сәке янына килде Бер сикерүдә ул инде сәкедә, хәтта шүрлек янында нде Ә шүрлектә майланып-ко- рымланып беткән өч котелок тора. Уртадагы котелокта, мәченең авыз суларын китереп, аның тынычлыгын жуеп, майлы ит кисәге ята
Дөресен әйтергә кнрәк. мәче аны ашарга уйламады, бары тик бер күз кырые белән генә карарга теләде, әмма карау белән, барлык чыра ларның, чыбыкларның зәһәр сызгыруларын онытты
Берничә минуттан инде ит ашап бетерелгән, мәче иреннәрен, алгы тәпиләрен бик тәмләп ялап утыра нде
Аның бу хыянәтен землянкадагылар әллә сизмәделәр, әллә инде си зеп тә бер юлга гафу итәргә уйладылар, чөнки чыбык чыжылдамады хатта аңа. аяк тибеп, ачуланып кычкыручы да булмады Шуннан соң инде мәче шүрлеккә кыюрак менә башлады
Бер көнне кич, отделение постта чакта. Михайлов землянкага арып талып, баштанаяк пычранып, бик күңелсезләнеп кайтып керде Салкын тиеп температурасы күтәрелү сәбәпле землянкада калган Снбгатуллнн
лныи аяк тавышыннан, ишек ачып керүеннән үк бүген юлы уңмаганын, бер фашистны да үтерә алмаганын ензде.
Землянкага килен кергәч. Михайлов бер сүз дә әйтмичә винтовкасын почмакка сөяде дә маскхалаты һәм шинелен ачу белән сәкегә ыргытты, динары авыр гына сәке кырыена килеп утырды.
- Ашың сәкедә, төреп куйган. — диде Сибгатуллин. — Әнә анда
' н дә бар. Шикәрең капчыкта. Өч көнлек.
Михайлов ашы белән боткасын сүзсез генә сузылып алып сәкегә ••уйды Ашын ашап бетергәч, кулына боткасын алды.
— Ә моның ите кайда? диде ул Әллә бүген дә ит булмадымы’
— Белмим, мин күрмәдем Старшина китерде
— Ит булдымы соң бүген? Ашагансыңдыр бит?
Сибгатуллин ялганлый торган егет түгел иде. дөресен әйтте
— Булды Боткаңда булырга тиеш.
Юк бит мбнда ит — диде снайпер, ана текәлеп - Әллә бүген дә . «ең шул каһәр төшкән мәчең ашаГганмы? Нәрсә бу? Нинди мыскыл • гү? Ни өчен мин аны үз паегым белән туйдырып ятырга тиеш? Мин бер төннән икенче төнгә кадәр яңгырга, буранга карамыйча, урынымнан кузгалмыйча окопта ятам, немецларны кырам Ачыгам, туңам, чыла- м. пычранып бетәм. Ә монда синең үләт мәчең мина дигән итне ашый. \ ц-нең әшәке аякларын ашыма тыга. Моңа кадәр мин тавыш чыгарма 1ым Аңларсың, бу кадәр миңгерәү түгелсең дип уйладым Ләкин аңла мыйсың икән син. Ачуымны гына китерәсең Бүген минем болай да җен ачуларым чыкты. — диде ул. кызганнан-кыза барып. — Ничә көн инде бер фашистны да дөмектерә алганым юк Ә монда, үч иткән шикелле. синең мәчең Кайда әле ул кабәхәт җан?
Шул сүзләрне кычкырып ул билендәге калын тимерле каешын чиш- е дә мәчегә таба атлады. Бу шау шуны ишеткән мәче инде урыныннан торган һәм яшел күзләре белән Михайловка текәлгән иде.
Ах. каһәр суккан нәрсә! — диде снайпер, ана мич аша селтәнеп - Син әле минем паекны ашыйсынмы?!
Мәче аңа караганда җитезрәк булып чыкты, күз ачып йомганчы > гыннар. капчыклар артына кереп посты. Снайпер анда да җитешергә >йлаган иде. ләкин Сибгатуллин үзенең зур. таза гәүдәсе белән ана аркылы төште. Тыныч кына, кызмыйча гына аның селтәнергә әзерләнгән каешыннан тотып алды
Тукта, аны кыйнаудан файда юк Ул гаепле түгел.
Сибгатуллнпның каршы төшүе һәм шул хәлдә дә тыныч калуы снайперның ачуын соңгы чиккә җиткерде.
Ничек гаепле түгел?! — дид? ул. җикеренеп Менә мин ана күрсәтим әле гаебен' .
Михайлов, ярсып, почмактагы винтовкасына сузылды, ләкин ул арада Сибгатуллин ишекне ачып җибәрде, һәм шуны гына көтеп торган мәче, яшен шикелле атылып, чыгып китте
Син аны! диде снайпер, каты итеп сүгенеп, һәм винтовкасын т-икан килеш аның артыннан тышка атылды
Тышта караңгы. качкын мәчене табарлык түгел иде
Михайлов землянка алдында туктап, берникадәр вакыт як-ягына ■ -гаштыргалап торды Дөм-карангы. бернәрсә күренми, хәтта өй хәрабәләре дә күренми Бары моңсу, кайгылы йолдызлар гына күзгә чалы Алары да сирәк, алары да кара болытлар арасыннан гына күренәләр.
Алгы кырыйда сирәк-мирәк атышлар бара, төнге караңгылыкны кит ертып, һавага ракеталар күтәрелә, түбәннән генә эз калдыргыч пут ар сызгырып үтә Ара-тирә, төнге тавышларны басып, туплар улап ? т Аларның гөрселдәү тавышлары каядыр еракка-еракка. каршыдагы
таулар, урманнар артына кител югалалар Шуннан сон пулемет һәм винтовка танышлары янадан ачыграк булып ишетелә башлый
Михайлов бераз алгы кырыйдагы тавышларга колак салып торды «Немец тынычсызлана». дип уйлады ул
Сугышның табигый авазлары, салкын жил. саф һава Михайловның нервларын бераз тынычландырды Хәтта ул үзенең шулай кинәт ярсып китүенә дә гажәпләнде. Боларны ул соңгы вакытларда уңышсыз үткәрелгән, аның фикеренчә, бөтенләй әрәмгә китеп бер фашистны да дө- ■? мектерә алмаган көннәр нәтиҗәсендә туган борчылуларга сылтады г Борчылмаслык та түгел Күрше полктагы танышы Орловның счеты инде 3 йөз уникегә җитте Ул һәр көнне, табигый бер юлга салынгандай, бер о ике гитлерчыны, хәтта кайвакытларда өчне үк теге дөньяга озата тора ° 0 аның, Михайловның, моңа кадәр дивизия күләмендә беренчелекне бе- ♦ рәүгә дә бирмәгән себер аучысының счеты соңгы көннәрдә бик акрын а үсә, ә соңгы көннәрдә бер фрицны да дөмектерә алганы юк Аның алгы ° сызыкны узып, яшеренгән килеш немецларны күзәтеп ятуы, кулыннан < килгән барлык осталыкны, барлык хәйләләрне куллануы. барысы да в бушка китте Немецлар соңгы атна эчендә, үч иткәндәй, үзләренең окоп- ч ларыннан башларын чыгармыйлар. Михайлов пулясы алырлык участок < та күренмиләр Әгәр берәр нәрсә уйлап табып аларның бу саклыкларын J оныттырырга, югалтырга мөмкин булса, снайпер аңа әллә ия бирер иде - Юк, ул дошман солдатын үтермичә, аны теге дөньяга җибәрмичә яши алмый. Фашистны мушкага алмаган көн бушка, әрәмгә үткән, мәгънәсез көн.
Күп булса, бер атна, ике атна үтәр, снайпер Орлов үзенен исәбендә ге фашистлар саны белән аны куып җитәр, хәтта узып китәр Менә нәр сәгә борчыла иде Михайлов Ул моны берәүгә дә әйтмичә эченнән генә яна Җитмәсә, шушы каһәр төшкән мәчесе килеп чыкты Әгәр мәче бул маса, ул Сибгатуллнн алдында алай ярсып, ташып чыкмаган булыр иде.
Михайлов бераздан землянкага кире керде Инде аның нервлары тынычлана төшкән иде
Снайперның моннан соңгы көннәре дә уңышсыз булып чыктылар Ул ннде төшенкелеккә бирелеп, каралып, эченнән янып йөри башлады, хәтта кеше белән сөйләшмәс дәрәҗәгә җитте Рота командиры белән батальон командирлары да аны үзләре янына ике тапкыр чакырып ал дылар, уңышсызлыкның сәбәбен сораштылар. Иптәшләре дә аның бу хәлен күреп торалар, аны мөмкин булган кадәр тынычландырырга ты рышалар. Сибгатуллнн исә мәчене, аның күзенә күрсәтмәс өчен, кич белән күрше землянкаларның берсенә кертеп куя торган булды
— Тәмам башым катты, диде Михайлов бер көнне иптәшләренә, һич кенә дә хәйлә таба алмыйм Никадәр вакыт узды, ә счетым һаман бер тирәдә. Оят. валлаһи! Көнозын күзәтеп ятасың, туңып, өшеп бетә сең, ә окоптан бер немецның да башы күренми. Ни булды аларга? Ни чек башларын чыгартырга? Ике-өч секундка гына булса да Миңа шул да җитәр иде .
Егетләр аңа карачкы яейп, фашистларны шуның белән алдарга тәкъ дим иттеләр.
Юк. хәзер анын белән алдырып булмый, диде снайпер, кулын селтәп.
Шуннан соң аңа дуслары консерва тартмалары, көзге һәм башка шуның кебек нәрсәләр белән хәйлә оештырырга киңәш итеп карадылар Ләкин снайпер аларны да кире какты, чөнки ннде ул алардан файда ланган һәм. шулай итеп, берничә гитлерчыны юк иткән иде
Сибгатуллнн тәмәкесен тарта-тарта бер читтә уйланып утыра иде
— Бәлки мәче белән берәр нәрсә эшләп булыр. - диде ул
Михайлов аңа гаҗәпләнеп карап куйды
— Нәрсә? Мәче белән дисеңме?
Әйе, мәче белән.
Снайперның соргылт күзләренә мыскыллап көлү чаткылары бәреп чыкты.
— Синең үләтең ул землянканы пычратырга гына ярын. Ачуымны китереп, шаяртып утырма әле, зинһар
Ләкин Сибгатуллинның шаяртырга исәбе юк иде
Мин чынлап әйтәм, — диде ул. Тукта әле, тыңлап тор бераз, кире шайтан! Аннары чәпчерсең. Менә нәрсә. Әгәр мин аны, бик әкәмәт киендереп, сиңа бирсәм ничек булыр? Син аның белән немецларны алдый аласыңмы? Әйтик, напарнигың аны берәр урыннан аларга таба ыргытса, мәче, куркуыннан нишләргә белмичә, арлы-бирле чабып йөрер иде. Бәлки, фрицлар аны күреп, башларын калкытырлар. Ә син ул ара да, кем белә, бер-икссен чәкеп алырга өлгерерсең Шулай итсәк, ничек булыр икән, ә?
Сибгатуллинның сүзләрен мыскыллы елмаю белән тыңлап торган Михайлов бу сорауга сүгенеп, шаркылдап көлеп җавап бирде:
— Ничек булыр, дисеңме? Фашистлар минем кайда ятканны сизеп алырлар да бөтен утны минем өскә юнәлтерләр. Менә шул булыр. Моны эшләргә юләр дип белдеңме әллә син мине?! Ташла әле шул мәчеңне! Саруымны кайнатып, такылдап утырма әле, зинһар! Болай да ба шым каткан Ыргытасың килсә, син аны хәзер үк ботыннан тот та землянкадан чыгарып ыргыт. Шулай итсәң, яхшырак булыр.
Моңарчы аларны тыныч кына тыңлап торган чуваш егете Василий Николаев та сүзгә кушылды:
— Тукта әле, ул чаклы кызма, — диде ул Михайловка. — Кирәкмәгәнгә сүгенмә дә. Әнәс бик кызык нәрсә әйтә шикелле. Чыннан да, аның белән немецларны алдап булыр кебек. Тыныч кына уйлашып карыйк әле.
— Алдарсың, авызлары пешкән аларның.
— Шулай да мәче белән алдап караганың юк бит әле синең?
— Анысы дөрес, — диде Михайлов, бераз тынычлана төшеп, — мәче белән алдалап караганым юк. Тик фрицларны шаккатырырлык итеп киендерсәгез генә инде. Ул чакта, бәлки, сынап карарга ярар. Ыргыткач карда аунап ятмасмы соң ул?
Сибгатуллнн, снайперның ачуы басылганын, хәтта бу мәсьәлә белән кызыксына да башлавын сизеп алып, күңелендә йөрткән планны бик рухланып сөйләргә кереште:
— Нигә карда аунап ятсын ул? Коерыгына кыңгырау тагам мин аның. Күрерсең менә, немецлар траншеясы тирәсендә ут кебек атылып йөрер. Кая керәсен белмәс. Мәче гадәтен беләм мин. Коерыгына берәр әйбер генә так син аның...
Михайлов бераз уйланып торганнан соң:
— Кыңгырау бармы соң? — дип сорады.
— Табабыз аны, — диде Сибгатуллнн. — Бүген иртә белән бер урында күргән идем. Шалтыратып та карадым. Шәп шалтырый
— Ә өстенә нәрсә кидермәкче буласың?
— Өстенәме? Каурыйлардан берәр нәрсә әмәлләрбез шунда.
Бусын чуваш егете бик ошатты, хәтта ул:
— Дикобраз шикелле була бит бу! — дип кычкырып ук җибәрде. — Валлаһи, шәп була! Африка җәнлеге кинәт Россиядә, кар өстендә Фа шистлар моңа шаккатырлар Валлаһи шаккатачаклар!
Бу киңәш белән Михайлов чынлап кызыксына башлаган иде инде Тимер мич янында тыныч кына йоклап яткан соры мәчене ул инде ап ак кар өстендә, кая керергә белмичә шашып чабып йөргәндәй күз ал дына китерде.
- Кара каурыйлар белән бизәсәк яхшырак булыр иде. - диде ул — Кар өстендә ачыграк күренер иде Тик монда каурыйлар табып булырмы икән соң? Елап эзләсәң дә бер тавык калмагандыр бу тирәдә Фрицлар барысын да кырып, ашап бетергәннәрдер
Егетләр моның белән килешеп бетмәделәр, кайда да булса берәр та- йык качып калгандыр әле. диделәр Тавык булмаса. карга белән чәүкә ♦ каурыйлары да ярый Алар яхшырак та булыр, дигән фикергә килделәр _
Берәр әйбер табу мәсьәләсендә Василий Николаевтан да булдыклы J кеше юк иде Кирәк әйберне ул җир астыннан да табып кайта Бу эшне у дә аңа тапшырдылар. ' ?
О
Ике көннән таң сызылып килгән чакны Михайлов белән Снбгатул- * лин алдан әзерләнгән окопларда маскхалатларын кигән хәлдә яшере- “ иеп яталар иде инде. s
Бу урынга алар төнге караңгыда ук килеп урнаштылар Окоплары < маскировать ителгән булса да. тагын бер тапкыр бик җентекләп күздән 3 кичерделәр. Немецлар сизәрлек булмасын Бәхетләренә каршы, төнтә ч белән бераз кар сибәләп киткән, бөтен дөньяны ак җәймә белән капла * тан иде. е
Фронт тыныч Немецлар да ерак түгел Яктырткыч ракеталар һавага * күтәрелгәндә траншея сыртлары да күренә Каршыла еракта гүгел ка ра шәүләләр чагылгалап китә. Наратлар булса кирәк Көндез ул тирәдә наратлар утыра иде Әнәснең бөтен өмете шуларда Мәче, коты очып, бераз арлы-бирле атылып йөргәннән сон шунда таба качар, дип өмет ләнә иде ул Немецларның игътибарын җәлеп итмичә калмас, дип уйлый иде
Хәзергә соры мәче капчыкта. Снбгатуллин янында ята. сизелер-сн телмәс кенә калтырый, ара-тнрә кызгандырырлык итеп мияулап та ала
Яхшылап урнашканнан соң. Снбгатуллин капчык авызын бераз бу шатын, кулын тыкты да мәчене әкрен генә сыйпарга кереште
Туңасыңмыни, мескенем, диде ул аңа пышылдап кына Салкындыр шул. Кил. җылын һәм ул аны капчыгы белән бергә үзенең куенына, шинеле эченә тыкты
Берничә минуттан мәче, җылынып, тынычланып, әкрен генә мырлый башлады
Мәченең җылысын Снбгатуллин да тоя иде Аның әкрен генә, тыныч кына мырлавы, гимнастерка аша бәреп торган җылысы, тәнгә рәхәтлек бирә торган йомшаклыгы Сибгатуллннның тартылган нервларын тыныч ландырганнан-тынычландыра бара иде
Әкрен генә, ашыкмый гына яктырды, алтын нурларын сирпеп. кояш күтәрелә башлады Офык итәгендәге вак. таркау болытлар, каша ман чылгандай, алсуланып киттеләр Табигать уянды
Фронтның бу участогында кичәдән бнрле тынлык хөкем сөрә нде
Снбгатуллин. каяндыр ерактан ишетелгән артиллерия гөрелтесен.) колак сала-сала. дошман траншеясын күзәтүендә дәвам итте Окоп ал тарындагы пулялар белән тетелеп беткән таллар узган елдан калган әремнәр һәм шайтан таяклары арасыннан дошман траншея, ынын н те. урыны-урыны белән борылышлары ачык күренә нде
Чнттәрәк яткан Михайлов Снбгатуллин сизәрлек итеп кенә сигнал җебен тартканда кояш инде шактый күтәрелгән, немецлар траншеясын да да хәрәкәт сизелә башлаган иде Снбгатуллин акланып кына мәче нс к штык эченнән чыгарды тын каурый җайланма ым рәтләде кың тыравын коерытына тиеп торырлык борчыр тык итеп такты Мәче кау рыйлары тырпаеп торган дикобраз сыман таҗәеп әкәмәт җәнлеккә әве релде Аны инде алга, немецлар ягына таба ыргытасы гына калды Сиб гатуллин. мәче куркудан коерыгына тагылган кыңгырауны шалтырата
шалтырата кыр буйлап атылып чабып нөрирпш агач башларына үрмәләп менәргә һәм шуның белән дошман трашреясында гаҗәпсенү, кызык сыну уятыр!а тиеш иде Мәчене ыргытыр-вМендуш урыныннан бераз күтәрелә төште, ләкин ыргытмады. Нәрсәдер уйлап; аны тагын бер тапкыр башыннан сыйпады, күкрәгенә кысты
— Мескенем, мескенем!
Михайлов сигнал җебен яңадан тартты Аның тартуында ашыктыру, кисәтү бар иде. Хәзер үк, шушы секундта ук ыргытырга кирәк» Югыйсә coin а калуың бар. бөтен эшне -хйрай итүең мөмМп! Бу KH&Mty Сибга туллин күңелендәге кызгану хисләрен таркатып Җ,ибәрде. М£нЪ ул тезләнеп, окоптан башын чыгарйый^а Сына күтәрелә төште дә мәчене уң кулы белән тотып алга. немецл'арГа'таба ыргытты
Бер-ике секундтан инде мЗче чыннан да куркып, котырынып, койры гына тагылган кыңгыраудан котылырга, аны ташлап калдырырга теләп, дошман траншеясына таба уктай атылды Кыңгырауның төшеп калмавы, өзлексез шалтыравы мәчене ярсытканнан-ярсута иде
Немец күзәтүчеләре, кыр буенча атылып чабып йөргән деҗәеп җән лекне күреп, кычкырып җибәрделәр. Шундук траншеяның, төрле җирен нән бик сакланып кына немец каскалары, куе соры пилоткалар калкынды. һәм шул секундта ук снайпер Михайловның винтовкасы, үлем сорап, коры-коры гына шартларга тотынды Сибгатуллин да инде бик тырышып үзенә баш эзли иде.
Мәче, койрыгына ут капкандай шашынып, немецлар траншеясы каршында арлы-бирле атылып йөрде дә бер. читтә үсеп утырган наратлар га таба ташланды Кайбер урында кар бата, аңа иркенләп чабарга ирек бирми, шуңа күрә ул баткан саен, бөтерелеп, һавага сикерә, читтән караучыларны үзенең хәрәкәтләре белән бик гаҗәпләндерә иде
Бу мизгелдә Әнәс Сибгатуллин траншеядән күренгәдәп киткән кае каларга, пилоткаларга бик тырышып төзәп атса да, күңелендә бер генә уй: «Мәче окобыма кире кайтмаса гына ярар иде. Кире кайтмаса гына ярар иде .». - дигән уй иде.
Шөкер, мәче кире кайтмады Агачларга йөгереп барып җитеп, беренче туры килгән нарат башына үрмәләп менеп китте. Тик шунда гына фашистлар алданганлыкларын сизделәр булса кирәк, траншеяларында нәрсәдер кычкырып, каты сүгенеп, мәчегә винтовкалардан, автоматлар дан ут ачтылар.
Мәче агач башына менеп җитә алмады, пуля тиеп булса кирәк, кын гыравы-ние белән һавада бөтерелә-бөтерелә җиргә егылып төште.
Немецлар снайперларның кайдан атканлыгын чамалап алдылар, күрәсең. Мәче агач башыннан егылып төшү белән автомат утларын снайперлар окопларына таба юнәлттеләр Аларга пулеметлар да кушылды, кар. җир актарылып, уфылдап, якын тирәдә миналар ярыла башлады
Егетләребез инде, урыннарын алмаштырырга теләп, запас окопларга таба шуышалар иде Баш очларыннан пулялар, мина кыйпылчыклары өзлексез очып торса да, алар исән-имин икенче окопларга шуышып ба рып җиттеләр һәм икесе ике урында, тыннарын да чыгармыйча, посып яга башладылар
Ул арада гитлерчыларның артиллериясе дә эшкә кереште
Озак та үтмәде, немец ут нокталарын басарга, снайперларны ара •арга теләп, үзебезнекеләр дә бөтен участок буйлап ут ачтылар. Дөнья үкерергә, уларга тотынды.
Көн тынычсыз үтте. Немец пулеметчылары, минометчылары аларны күп урыннан эзләп, капшап карадылар, ләкин барлык эзләнүләре буш ка китте. Егетләр окопларында посып ята бирделәр.
Михайлов кайтыр өчен Сибгатуллин янына шуышып килгәндә инде тәмам карацгы төшкән, күктә йолдызлар жемелди башлаган иде
— Киттекме? — диде Михайлов, аның окобы янында туктап
Сибгатуллин, окобыннан күтәрелә төшеп ана сорау белән жавап кайтарды:
— Ә мәчене нишләтәбез? Калдырабызмыни шулай? .
— Тагын мәче! — диде Михайлов тупас кына ител Ташла, зн ’ һар, шуны. Әллә аның үләксәсен өстерәп кайтмакчы буласынмы?
Снайпер бик туңган, бөтен гәүдәсе белән калтырый, тешләре, бер ? берсенә бәрелеп, шакылдый иде Аның соңгы окобы сулы булып чыкты 3 Ул көнозын сулы окопта бик уңайсыз чүгәләп утырды, тезләре тәмам j катты, бернәрсә сизмәс булды Шуның өстенә ул үзенең икмәген дә - элеккеге окобында онытып калдырган Көнне ул ачыгып, туңып һәм т- ♦ мәке тарта алмыйча газапланып үткәрде Шуңа күрә ул Сибгатуллин = нын урынсыз соравына, тизрәк өйгә кайтырга, җылынырга торганда ° мәчене эзләп йөрергә теләвенә каты һәм тупас жавап кайтарды Өстә- * венә. немецлар инде яктырткыч ракеталарын һавага тондыра башла: ан- 5 нар иде Мондый хәлдә мәчене эзләп йөрү бик куркыныч иде
Алар үзләренең землянкаларына кайтып житәрәк кенә бераз җылын < дылар Җылыну, тәмәке тартып жибәрү снайперның нервларын тыныч ' ландыра төште һәм ул бая дустына каты, тупас итеп жавап кайтаруына *• үкенә башлады.
— Бүгенге ау бу кадәр уңышлы булыр дип көтмәгән идем мин Молодец икәнсең. Рәхмәт сиңа, — диде ул, аның күңелен табарга теләп Ике-өч минут эчендә биш фриц теге дөньяга китте Сизми дә калдылар. Менә бит ул хәйлә нишләтә
Әнәс Сибгатуллин, аның сүзләрен ишетмәгәндәй, тын гына бара нәрсәдер уйлана, үзенең юан итеп төргән тәмәкесен комсызланып суы ра иде
— Син дә икене дөмектердең, — дип. снайпер сүзен дәвам иттерде Аз түгел. Димәк, без синең белән икәү бүген дөньядагы фашист лар санын жидегә киметтек... Ташла, зинһар, уйлама шул мәче турын да. - Михайлов аны култыклап алды, аның күңеле күтәренке иде Бер мәче’үлгән икән, әллә ни түгел, кеше дә үлә Сугыш ул Уйлама, исән булсак, сугыштан соң без синең белән икәү бөтен өебезне мәче белән тутырырбыз. Исән-сау кайтыйк кына. Сорысын да. сарысын дә. карасын да, агын да табарбыз
Култыклап алу да, юмалап әйтелгән сүзләр дә Сибгатуллиинын те лен ачмадылар. Алар, шулай итеп, землянкаларына сүзсез генә кайтып керделәр.
Снайперның уңышы турындагы хәбәрне отделениедә ишеткәннәр иде инде. Сафин аларны котлап каршы алды «Туңгансыз, җылыныгыз тиз рәк», дип алар өчен махсус бирелгән йөзәр граммны чыгарды
Егетләр, кружкаларын бушатып, ашый башларга да өлгермәделәр ашамлык белән эчемлек күтәреп, старшина да килеп керде Ул аларны мактый-мактый табын уртасына ике консервы белән бер шешә китереп куйды
Батальон командиры жнбәрде болармы. диде ул Беләсе п < сезнең хәйләгез аркасында батальон бүген ничә фашистны юк итте’ Егорме икене Немецларның ике пулемет, бер миномет точкзлзрын м һавага очыруны исәпкә алсак, шәп булды бу’ Менә сезгә соры мәче*. Молодец егетләр!
. Кружкаларга яңадан аракы саллылар, мәҗлес җанланып ьнк-' Землянка хуҗалары бүгенге сөенечләреннән күп сөйлиләр бер берсен шаярткала» алалар, көлешәләр иле Тик Әнәс Сибгатуллин гын < \ .» кушылмыйча, кашларын җыерып, уйланып утыра бирде Салганны «ч ■». әмма тамагына бернәрсә капмый Гадәттә ул үзенә тиешлесен 1.» ип
гәшләренә бирә иде Бу юлы ул сыйдай баш тартмады, салганның берен озата барды, чөнки көнозын тар окопта хәрәкәтсез ятып бик туңган, хәтта хәзер дә әле җылынып җитә алмый иде. Бер заман егетебез сизелерлек исереп китте. Аңа ятарга, ял итәргә киңәш иттеләр. Әнәс карышты. һәм шуның белән бергә аның кинәт теле ачылып китте.
— Туктагыз әле, нигә сез мине ятарга кыстыйсыз? Ят та ят дип йөдәтәсез, — диде ул иптәшләренә. — Ятарга теләмим мин. Мәчене барып алып кайтасым бар минем.. Мин алып кайтмасам, кем алып кайта аны? Берәү дә алып кайтмый . Әллә сез аны үлгән дисезме? Юк, үлмәгән ул. Мин аның тавышын анда көнозын ишетеп яттым. Көнозын ул сызланып, кычкырып, мине үз янына чакырды. Мине чакырды, мескенем Мин аны караңгы төшкәч, барып алмакчы да булган идем, менә бу шайтан җибәрмәде. — диде ул һәм бармагы белән снайперга төртеп күрсәтте. — Шушы таш йөрәк җибәрмәде...
Егетләр аны сыйпаштыргалап, юмалап яткырырга маташып карадылар. — бусы да барып чыкмады, ул, аларны. кулы белән бер читкә этеп. Михайлов каршына барып басты һәм иңбашыннан ике кулы белән кысып:
— Ник җибәрмәдең син мине?! — диде. Аннары, кинәт йомшап ки- геп. Михайловка бармагы белән төртә-төртә сүзен дәвам итте: —Дус дисең син. Дуслык шулай буламыни?.. Әйт. шулай буламы?.. Беләм, син — снайпер. Атаклы снайпер. Синең пуляларың фашистларны ркир тишегеннән дә эзләп таба, йөрәкләренә барып керә. Бусы өчен молодец син Шуның өчен мин сине яратам, ихтирам итәм. Ләкин синең йөрәктә бары нәфрәт кенә яши. Аңлыйсыңмы, бары нәфрәт кенә.. Син ярата белмисең, сөя белмисең Җылы, йомшак күңел юк синдә. Фашистны кыр син. үтер. Юк ит. Кызганма. Шулай кирәк аңарга. Тамырын корыт. Ә мәчене кызган син. Кызган, ул безнеке. Ул гөнаһсыз мәхлүк.. Йомшак күңел юк синдә..
— Миндәме? — диде Михайлов гаҗәпсенеп һәм шул ук вакыт аны көйләргә, тынычландырырга теләп. — Миндәме? Мин йомшак күңелле түгелме?
— Әйе... Күңелең таш булып каткан синең Боздай салкын Көлмә син миннән. Мин сиңа дөресен әйтәм. Көләргә түгел, ә рәхмәт әйтергә тиеш син миңа. Син туганчы мин бер телем ипи ашаган кеше... Беләсеңме, ул нинди мәче иде? Минем өйдәге мәче төсле иде бит ул Шуңа күрә бик кызганыч ул миңа ..
Әнәс Сибгатуллин әйтәсе сүзен әйтеп бетерде, күңелен бушатты булса кирәк, — тынып калды. Нәрсәдер уйлап, землянка уртасында бераз басып торганнан соң, кашыгын кулына алып, ашарга утырды.
Егетләр икенче сүзгә күчтеләр. Сөйләшер сүзләр күп, сугышчылар көнозын бер-берсен күрми торганнар кайсы постта, кайсы эштә булган, рота өчен йөрү юллары казыганнар, ә Василий Николаев, взвод командирының кушуы буенча санчастька барып кайткан. Өстәвенә, бүген ике кешегә хатыннарыннан хат килгән Тик бу сүзләргә Сибгатуллин гына кушылмады Ул һаман нәрсә турындадыр уйланып утыра иде.
Бераздан ул урыныннан торды, шинелен, бүреген киде, каешы белән билен кысып буды, кулына винтовкасын алды һәм, бөтен формасын китереп, отделение командирына мөрәҗәгать итте:
— Иптәш сержант, миңа бер-ике сәгатькә землянкадан чыгып торырга рөхсәт итегез әле.
— Кая барасың? — дип сорады сержант.
Сибгатуллин әйтергәме, әйтмәскәме дигән шаман бераз икеләнеп торды да:
— Мәчене алып кайтмакчы булам, — диде
- Рөхсәт итә алмыйм. — диде аңа Сафин — Беркая да бармыйсын Хәзер үк ят. Ял ит
— Ә мәче? •
— Мәче беркая да качмас Исән булса, кайтыр Кайтмаса да берни булмас
— Бәлки рөхсәт игәрсез, старшой? — диде Сибгатуллин, үтенечен кабатлап Алып кайтасы иде ул мескенне.
Сафинга берәр шәхси йомыш белән мөрәҗәгать иткән чакларда ул, әллә аның күңелен табарга, әллә болай гына якын итеп, аңа старшой ? дип эндәшә иде. Бу сүзне ул иптәш командир янсә иптәш сержант дию- 2 гә караганда җылырак, ягымлырак дип саный иде Ләкин бу юлы җылы 2 сүзнен дә файдасы тимәде, сержант кырт кисте
— Юк! и
Сибгатуллин ишек катында торган килеш күзләрен кыса төшеп аңа ♦ бераз карап торды да, кинәт, үзе дә сизмәстән, ярсып х
— Шулаймыни, берни булмасмыни? — дип кычкырып җибәрде о
Мин сине кешегә санап йөри идем Син дә шундый җансызлардан икән- * сең. Алай булгач, рөхсәтеңә төкерәм мин синең. - диде ул һәм ишекне g каерып ачып чыгып та китте. ч
Землянка бер мәлгә тынып калды. Иптәшләре аның кайчак кызып < киткәләвең белсәләр дә, бу кадәр үк кызганын күргәннәре юк иде әле ’ Беренче булып чуваш егете урыныннан сикереп торды, өстснә дә кими- < чә аның артыннан чыгып йөгерде
Бу инде ЧП иде, хәрби тормыш өчен гадәттән тыш хәл. командирга буйсынмау, аның приказын үтәмәү, аны хурлау, җитмәсә, бу вакыйга старшина күз алдында булды Әгәр ул булмаса, бәлки, болай гына, үз ара гына үткәреп җибәрергә булыр иде Ә хәзер нишләргә?. Менә шул уй отделение командирын борчый иде Өстеннән рапорт язып бирсәң? Штрафной батальонга җибәрүләре мөмкин Яхшы сугышчы, батыр егет Кызганыч Язып бирмәсәң, старшина шаһит’ Командованиега бу ту рыда ул ничек хәбәр итәр? Әйтмичә, хәбәр итмичә калмас мөгаен
Утны-суны кичкән, бик күп сугышчыларны күргән, берничә тапкыр яраланган, үлем алдында да каушап калмаган бу кара тутлы, базык гәүдәле сержант хәзер аптырашта иде Билгеле бер Kapapia килмәсә дә. старшина алдында Снбгатуллннга карата каты торырга булды ул Шул ният белән урыныннан торып, бил каешын рәтләде, гимнастерка итәген тарткалап, җыйнаштырып куйды, якасын төймәләде, бүреген киде, хәр би устав таләп иткән рәвешкә килде
Старшина белән Михайлов сүзсез ген.» сәке кырыенда утыралар иде Тик старшина гына гаҗәпләнүеннән ара тирә башын чайкап ала Ахыр да ул снайпердан
— һәрвакыт шулаймы бу ефрейторыгыз? дип сорады
— Юк. - диде Михайлов Мондый гадәтен күргәнем юк иде әле Дисциплиналы егет ул болай Нәрсә булгандыр, мондый хәл беренче тапкыр Аракы ярамаган, күрәсең
Ниһаять. Василий Николаев ефрейтор Снбгатуллинны. артыннан гөрткәли-төрткәли, нәрсәләрдер әйтеп юмалан, землянкага алып керде Егет инде үзе дә салкын һавада бераз айныган, чамадан артык кызып китүенә, отделение командирына кирәкмәгән сүзләр әйтеп ташлавына үкенә башлаган иде Шуңа күрә ул землянка ишегеннән төче йөз. гаеп ле кыяфәт белән килеп керде
Отделение командиры Әхтәм Сафнн аны коры гына каршы алды, ул килеп керү белән үк «Смирно!> дип команда бирде, аннары яхшылык нәгьдә итмәгән салкын тавыш белән
Бил каешыңны чиш! Бир монда! дип MI тәде
Бу инде хәрби җәзаның башлануы иде Ефрейтор карышмады, ку лындагы винтовкасын ашыкмыйча гына почмакка сөяп куйды да бил каешын теләр-теләмәс кенә чишеп. Сафинга сузды Отделение ком а или ры әлеге салкын, кырыс тавыш белән
— Хәзер ук урыныңа ят! Бер минут вакыт сиңа Калганын иртәгә сөйләшербез, — диде.
Ул аңа уставны бозуның, командир приказын үтәмәүнең нәрсә белән бетәсен дә әйтергә теләгән иде. ләкин әйтә алмый калды, старшина, аның беләгенә орынып:
- Әйдә әле. сержант, чыгыйк, постларыңны да тикшерәсең бардыр, — диде.
Алар чыгып киттеләр.
Берәр сәгатьтән землянка тынычланды. Сугышчылар, тирән сулап, бик тәмләп йоклыйлар, ара-тирә саташып, сөйләнгәләп алалар, бары тик Михайловның күзләренә генә йокы керми. Ул шүрлектәге гильза лампаның сүнәр-сүнмәс янган саргылт утына, тыштагы часовойның аяк тавышына, йоклаучы иптәшләренең саташуларына, аеруча Сибгатуллин- ның йокы аралаш нидер сөйләнүенә, ара-тирә уфтанып, ыңгырашкалап алуына колак салып, озак тыңланып ятты Кайбер минутларда аңа Сибгатуллин ыңгырашмый, ә иптәшләренә сиздермәскә, ишеттермәскә тырышып, әкрен генә елый, үксидер шикелле тоелды.
Төн тыныч иде. Сирәк-сирәк такылдап алган пулемет тавышлары белән миналарның ара-тирә гөрселдәүләре генә ишетелеп куя.
Бераздан снайпер Михайлов сак кына урыныннан торды, киенде, почмактагы автоматларның берсен кулына алды һәм, аяк очларына гы на басып, чыгып китте
Иртәгесен яктырып килгәндә Борис Михайлов белән Әнәс Сибгатуллин әле күмере сүнеп бетмәгән тимер мич янында дусларча тәмәке тар тын. сөйләшеп утыралар, ә аяк астына ж,әелгән фуфайкада соры мәче ята иде Аның арт саны ап-ак марля белән урап бәйләнгән, аннан сизе- лер-сизелмәс йод исе аңкып тора.
— Ярасы әллә ни түгел, пуля ботын гына сыдырып киткән, тиресен генә тырнаган, — диде Михайлов, мәчегә ымлап. — Мин кайтышлый ук аны санитардан бәйләттем. Озакламас, төзәлер... Көчкә эзләп таптым үзен. Әле ярый, кыңгыравы ботаклар арасына кысылган булган Ычкына алмаган. Югыйсә, әллә кая качар иде мәчең.
Михайлов тәмәкесен тирән итеп суырды да күзләрен бер ноктага текәгән килеш нәрсәдер уйланып, йоткан төтенен ашыкмыйча гына әрен, нечкә итеп кире чыгарды.
Нигә син аның үз мәчегезгә охшаганын башта ук әйтмәдең, диде. - Әйткән булсаң, калдырмаган булыр идек.
- Әйтмәдем инде.
Әйтергә кирәк иде. Сине аңлыйм мин. Без барыбыз да өйне сагынабыз, беребез дә таш .йөрәк түгел. Өйне, семьяны хәтерләткән әйберләрне изге нәрсә кебек итеп саклап йөртәбез... Минем дә әнием, әтием. хатыным бар Кырыгынчы елда гына өйләнгән идем. Яшь кызга Күреп туймассың, валлаһи, менә. Төнлә төшләремә керә, мине чакыра «Кайчан кайтасың инде?» — ди. Шундый чаклар була, кайбер көннәрне бөтен нәрсәгә аның шәүләсе аркылы карыйм. Тавышын да ишеткән шикелле булам. Чынлап әйтәм, валлаһи. Менә бит ничек Кайчак анын янына шундый кайтасым килә: чыпчык булып кайтып, тәрәзәдән карап торырга да риза. Ә син мине таш йөрәк, дисең, йөрәгең боз булып кат кан. дисең Белмисең икән син мине,дускай. Мин дә бит синең шикелле \к кеше, миндә дә жан бар, нечкә хисләр бар, сагыну бар Тик мин аны кешеләргә генә сиздермим, йомшарып, жебеп китәрмен дип куркам йомшасаң, сугыш авырлыкларын күтәрә алмавың бар. Менә бит ул ни чек Шуңа күрә мәхәббәтемне, күңелемдә сакланган барлык изге хислә-ремне дошманга карата нәфрәткә әверелдерергә тырышам Юк. син мине аңлап бетермисең...
Әнәс Сибгатуллин ^encji ^мчә тавыш күтәрүем^,,кирәкмәгән нәрсәләр сөйләве, барыннан да бигрәк, отделение командирына каты сүз әйтүе өчен бик борчыла ү^ДО ңде Шуңа күрә ул Мида^ловка күтәрелеп тә карамый, кулындаг^ чыра белән землянка идәненә аркылы-торкылы сызыклар сызгалап, башын игән хәлдә утыра бирә һәм дустына нәрсәдер әйтергә тели, ләкир һаман әйтә алмый тора
— Син мине гафу ит. Боря, диде ул, ниһаять, һәм буыннары калкып торган зур кулын дусларча снайпернын тезенә салды Кичә мин кирәкмәг^ңгә кызып ррттем, сиңа да. ^афннга да маты сүзләр әйтеп ташладыц., Хәзер менюлар монда утыралар. диде ул. йөрәк турына күрсәтеп Тырныйлар, әрнетәләр... Кичер син мине, үпкәләмә мин жү- ләргә Мин бит аны кызмача баштан, мәчеңе бик кызганганга Үпкәләмә, зинһар Ярыймы?..
Әнәс Сибгатуллин дулкынлана иде Бу минутта аның күңелең иптәшләренә булган ихтирам һәм чиксез рәхмәт билән алган иде Әгәр кирәк булса, алар өчен ул. элеккечә җанын кызганмаска, утларга керергә, үлемнен күзенә карап барырга әзер иде. Әлеге хисләрдән булса кирәк, аның күщүд^ыдлары тибрәнеп китте, карасу күзләре дымланды Кар шында утырод дустына бу йомшаклыгын күрсәтмәскә теләп, ул сөйлә веннән туктады, бер читкә борылды һәм, идәндә яткан коры утын ки сәкләрен сайлап алып, тимер мич авызына ыргытты Утыннар кабынып киттеләр, күңелле генә чатнап, землянка эчен нурландырып, дөрләп яна башладылар