Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕБЕР КИҢЛЕГЕННӘН


әр чагыштыру камил булмый, дилер Шулай да миңа шагыйрьләр җимеш агачлары шикелле булып тоела. Берәүләре, үз җирлегендә яшьли утыртылганнары, әйбәт кенә тамырланып китә. Карап-кадерлеп торсаң, берничә елдан чәчәк атып, җимеш те бирә. Тиешле игътибар җитмәгәннәре чүп үләннәре белән тартыша-тартыша үсә. Тамыры кечле булганнары кайчан да булса барыбер чәчәккә береләнеп, җимеш бирә Мондыйларның җимешләре ачырак, кыр- гыйрак була-булуыи, мәгәр ачы яратучылар да бар бит әле день я да. Кайвакыт ачы да кирәк..
Булат Соләйманоя тәгаеи гына бу ике гернең берсенә дә керми шикелле. Ул безнең шигърият бакчасына ерак тайга урманнарыннан. Себер татарлары арасыннан килде, әлегәчә үэеиә шигърият аша гына якын болган Татарстан туфрагына аяк басты.
Аңа игътибар җитмәде дип әйтеп булмый. Студент елларында ук абруйлы шагыйрьләрнең аны үз күрүләре, язганнары белен даими кызыксынып торулары барыбызга да мәгълүм. Тиз аралашучаи, ачык күңелле Себер егете татар совет поэзиясенең кайгыртучан бакчачылары Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Нури Арсланов кебек остазлар күңеленә юлны тиз тапты. Шулай да шигърияттә тиз тамырланды дип әйтеп булмый Булатны. Озак, емма Себер кешеләренә хас үҗәтлек белен, ныклык белән тамырланды ул. һәм, ниһаять, теле, сойлешүе, мәзәкчел холкы-фигыле белән башкаларны һәрвакыт диярлек елмаерга мәҗбүр иткән «Себер алмагачы» безнең җирлектә елгорген беренче җимешләрен биоде. Аньгң Татарстан китап нәшриятында к Таңнар фонтаны* исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыкты1
Әләгечә без татымаган үзгә җимешләр болар.
Бетен Себер буйлап.
Орлык кебек.
Татар авыллары сибенгән.
Гасырларның
Изге туфрагына
Тамырлары
Тирән күмелгән.
«Шулар арасында минем Сопра да бар».— дип. җыентыктагы беренче шигыреннән үк үзенең чыгышы турында уйлана шагыйрь халык рухының, гадет-тра- дици ял әренең ныклыгын, аның тамырлары тирәндә булуын ейте Шигырьдә лирик геройның шул халык улы булуы белен горурлану хисләре сизелеп тор* Ерак ' Булат СклаВнапо» Такнар фонтаны Кахаи Татарстан китап кашрияты. I9B0 сл
Себердәге туган авылын сагыну хисе зурая барып, башка халыкларны, уртак Ватанны, Җирне ярату яңгырашын ала.
Шигырьдән-шигырьгә без лирик геройның эч серләрен тирәнрәк аңлыйбыз, образ тулылана бара, яхшы күңелле кешегә хас сагына-сагышлана белүе кнмчелек- йомшаклыклары. риясызлыгы белән үзен яраттыра бара ул. Тиздән без аңа карата теләктәшлек хисе тоя башлыйбыз, лирик геройның уй-хисләре, тслек-омтылышләры безнеке дә булып әверелә Без дә «сәф нарат исләре тулы бүлмәдән уйларыбызга ияреп чыгабыз», безнең дә «күкрәк читлегебезне Иртыш дулкыннары кага» кебек. «Тоболга сугылмый үтелсә, үзебез- г ә-үзебез ят булырбыз сыман»
Әйтмәгез Себерем хакында — «Үткәндә каргалган җир буяган». Каргалса каргалсын, аңлагыз. Ул минем туган җир. и туган!
Әйе, кайчандыр Хаклыкны яклап кутә- релгеинәрне патша шунда Сергеи. Шунда декабристларның кабере сибелеп калган Даһи Ленин һәм аның шексртләре сер- гендә интеккән урыннар бу Әйе, кеше әти-енисен үзе сайламаган кебек туган җирен дә сайлап алалмый. Ул аны нииди булса, шул кеенчә ярата һәм үзе күрергә теләгәнчә матурлый гына ала Булат Се- ләйманов безгә Себеркең бүгенге матурлыгын. кешеләрчәң күңел байлыгы аркылы. буыинан-буынга изге итеп сакланган гореф-гадәтләре аша күрсәтеп бире.
Әнә. заманында кыңгырау кагып, шаман булып йергәи Юван бабай Ул уйга талып Обьтагы ташуны күзәтә Бозлар белен бергә кышны куыл, баржалар киле. Себерче аякка бастыру ечеи илнең терпе почмакларыннан ярдам килә. «Саматларга бар да кирәк...» Мәңге туң катламнар астында байпьж-хеэинә яшерәлгеи Аида— нефть Әнә «тырнагын кыяга батырган кора кош шикелле беренче буровой» Ничә йоз елларның күз яше тамган, каргалган мәңге туң шул җирләрне яңартырга чакыра шагыйрь, «нигез ташы итеп, шунда еметие, бәхетне, шатлыкны бораулап са-лырга» чакыра. Бу — коры телем, буш хыял гына түгел, чеикм «салкыннан җир ярылганда да. үкереп тимерләр сынган да да салкынмы әчене йотып, эретел чыгарырлык чын ирләр* эшли биредә
Күргәнебезчә. Б Селәйманоә образлар иы. бизәкләрне Себер пейзажларыннан эзли, шулар аша урынчалыклы колоритка ирешә
(«Түбем барга» шигыре)
Һ
да кечәйде. Бу елларда яшь шагыйрьнең иҗат офыгы киңәя. карашы үткенәя, шигъри дөньясы байый төште, сүзе җитдиләнде.
Җитдиләнде дигәннән, артык җитдиләнеп тә китмәдеме икән әле? Казанга килгән беренче елларында аның шигырьләрендә тыенкы гына юмор хисе дә бар иде Са- лехардка баргач, ак төннәр вакыты булганлыктан кичке намазын укый алмый тилмергән бабай турындагы шигыре шул вакытта язылды. А. П. Чехов юморны «тормышның давыллы океанында коткару түгәрәге» дип атаган. Безнең халыкка, безнең шигърияткә гомумән дә җылы юмор хас Булатка да шаян холкын, уен-көлке яратуын шигырьләреннән һәм укучыла- рыннан яшермәскә, кызганмаска иде.
Китапка кереш сүзендә өлкән шагыйрь Сибгвт ага Хәким билгеләп үткәнчә, «шагыйрьнең биографиясе зур булса, җирлеге нык булса, ул техник кимчелекләреннән арыначак». Ә Булат шигырьләренең биографиясе чыннан да зур. Яшь шагыйрь киң илебезнең төрле якларында *тәр- ле шәһәрләрендә төрле эшләрдә — йөк ташучы, маляр, бетончы, балта остасы, нефтьче-оператор булып эшләде, поэзиягә бай тормыш тәҗрибәсе туплап, тормышның үзеннән килде. Җирлеге дә нык аның Әдәбиятыбызга Хәмит Ярмине, Хәерниса Сафинаны, Фатих Урманчеевларны биргән Себер киңлекләре хәзер илебезнең матди куәтен арттыру гына түгел, го- мумсовет әдәбияты һәм сәнгатенә яңа рухи хәзинәләр өстәү ягыннан да гаять әһә-миятле җирлек. Булат Сөйләймановның югары 'белем алгач Себергә, яңадан үз җирлегенә кайтуы аның киләчәктәге иҗатына уңай йогынты ясар дип өметләнергә тулы нигез бирә