САНДУГАЧЛАР, КЫР КАЗЛАРЫ ҺӘМ КЕШЕ
у хакта язу ииде җитмәдеме икән?— дияр, белки, кайсыбер укучы.—Табигатьне саклау кирәклеге һәркемгә ачык бит. Хезер бу сүзләрне конкрет эшләр белән ныгыту кирәк!» Әйе, ул укучы хаклы булыр.
Әмма биредә сүз табигатьне саклау турында түгел, ә бүгенге кеше хакында, аның ничек яшәве хакында барачак.
Алайса, сандугачлар һәм кыр казларын нигә телгә алдык соң? Бу сорауга җавапны драматург Илдар Юзеев иҗатыннан эзлик. Менки аның бүгенге кешеләр турындагы драма әсәрләре әнә шундый исемнәр белән аталганнар: «Сандугачлар килгән безгә». «Кыр казлары артыннан».
1974 һәм 1976 елларда беренче мәртәбә Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйналган бу әсәрләр соңрак бүтән халыклар тамашачысын да таптылар. алар турында илебез матбугатында байтак кына рецензияләр дөнья күрде. Әлеге драмалар хакында фикерләрен язып чыккан иптәшләр спектакльләр уңышының иң төп сәбәбе итеп аларда күтәрелгән мәсьәләләрнең бүгенге кон өчен гаять ак-туальлеген атадылар, авторның безне бик борчыган сорауларга мөрәҗәгать итүен күрсәттеләр
Ләкин спектакль ул — автор, режиссер һәм артистлар тудырган әсәр, аларның өчесенең уртак иҗат җимеше. Ә менә спектакльгә нигез булып яткан драма әсәренең үзен генә алып карасак, без драматург Илдар Юзеевны якыннанрак һәм тулырак аңлый алмабыз микән? Моның өчен әйбәт кенә җай да чыгып тора: драматургның соңгы елларда язган әсәрләре Татарстан китап нәшриятында аерым җыентык’ булып басылып чыкты.
И. Юзеевның соңгы елларда иҗат ителгән драмаларыннан иң уңышлысы «Сандугачлар килгән безгә» булды. Бу әсәр уңае белән инде матбугатта әйтелгән фикерләр белән килешмичә булмый: әлбәттә, драма бик үткен мәсьәлә күтәрә, тамашачыны гыйбрәтле хәлләр эченә алып керә
Агачларны, җәнлекләрне, кош-кортларны үзенең дуслары кебек якын күреп, күбрәк алар белән аралашып һәм аларны яклап яшәгән урманчы Хәмэин больницага эләгә ' Илдар Юзеев. «Кыр казлары артыннан» Пьесалар. Казан, 1980 ел
Әнә шунда ул бөтенләй бүтәнчә гомер итүче кешеләр белән очраша Алар Хәм- зин өчен — тимергә әйләнә башлаган кешеләр Алар — җан җылысы, күңел тормышы. табигатькә һәм бер-береңә кадер дигән нәрсәләрне онытып баручылар. Болей яшәүчеләрне Илдар Юзеев берничә төрле итеп күрсәтә, әсәренә төрле өлкә, тармак вәкилләрен ала. Шул юл белән тормышта әлеге күренешнең шактый киң таралганлыгына ишарә ясый.
«Тимер кеше»ләрнең берсе булып әсәрдә автоколонна җитәкчесе Зыя гәүдәләнә. Ул табигатькә, бүгенге матурлыкка китерелгән зыянны, зур югалтуларны бик тыныч кына кичерә, олы эш вакытында аларны котылгысыз дип саный. Безнең күз алдында — бер үк вакытта бер-берсенә капма-каршы, ике төрле мәгънәле ике төрле эшне үти ала торган бәндә. Төзүче һәм бер үк вакытта җимерүче дә. Ул бер матурлыкны төзи, ә икенчесен җимерә.
Ә Эварисны— үзе әйтүе буенча перспективалы яшь галимне—кызгана Хәмзин. Тар максатлар өчен генә тырышкан, кешелекнең бик кадерле рухи хакыйкатьләрен белмичә, тоймыйча яшәп инде әкренләп машинага әйләнеп баручы кешене кызгана ул.
Болар янәшәсендә тагын студент Айтуган да бар. Ул — оптимист, һәрчак көр күңелле. Ләкин нинди киләчәккә йөз тоткан көр күңеллелек бу? Айтуган безнең кар- шыга куелган җанлы сорау булып аңлашыла
Әсәрнең жанры «моңсу комедия» дип билгеләнсә дә, анда бик җитди каршылыклар, капма-каршы көчләр бәрелеше хәлиткеч урын тота. Алар геройларның кн- лешмәүчән бәхәсе төсендә чагыла.
Әсәрнең төп герое Хәмзин турында уйланганда, И. Юзеевның икенче бер сәхнә әсәрендә («Бәхетемнән узып барышлый») әйтелгән сүзләре хәтергә килә. Ул анда: •Художник һәр образында үзен дә иҗат итә, аңа җанының бер өлешен бирә», дип яза Безнеңчә, Хәмэиида драматург күңеленең. җанының иң зур өлеше чагыла Алай гына да түгел — бу образ авторның кешелек идеалына иң якын торган герое кебек. Бүтән барлык әсәрләрендә алга сөрелгән, расланган кешелек сыйфатлары менә шушы урманчы карт кыяфәтендә бер уртак яшәеш, табигый берлек табалар.
Хәмзин образының әсәрдә ничек ачылуын күзәтик Иң актив кулланылган ысул,
Б
мегаеи. чагыштырудыр. Әсәрнең башланып китү өлешем ген» алыйк Зыя. Эеарис һем Айтуган үлем турында сөйләшеп утыралар Ә Хамзин, алардан күпкә олы кеше, бу хакта уйламый да. Киресенчә, ул аларның хәлләрен белешеп, күңелләрен кү-тәрергә тырышып йөри. Яисә Хәмзин белен Җамалның яратышуын һәм яшьләр — Айтуган белән Роза «мәхәббәтен» карыйк Бу ике парны укучы (тамашачы) һичшиксез чагыштыра Беренче парның ихлас ярату, бер-берсен кадерләү, үзара тирән аңлашу, күңелләр туры килү дип аталган матурлыкка, бәхеткә ия икәнен күрә ул. Ә яшьләр-дә бу исә бик кирәкле байлыкның барлыгына әле ышанып җитеп булмый.
Драматург тормыш хәлләрен көчәйтеп бирү ысулыннан да кыю файдалана. Мәсәлән. Зыя һәм Эеарис белән булган бәхәстән соң, Хәмзинның тештә тимер кеше күрүен алыйк Ул инде тегеләр яклаган фикерләрнең бер куркыныч нәтиҗәсе бу-лып гәүдәләнә Сугышта ут. мәхшәр эчендә калган бер атны коткару шулай ук, иске төшерү алымы буларак, Хәмзин характерын тулыландыра төшә.
Менә шундый күп төрле алымнар ярдәмендә безнең алга бер тере кеше килеп баса. Ул әйләнә-тирә тормышка бик сизгер, игътибарлы кеше Ул чиксез ярату һәм кечле нәфрәт хисенә, тирән хәтергә һәм дулкынланырлык моңга ия Ул эчтән, бетен барлыгы белән әрни ала, шатлыгын һәм сагышын җырга сала белә Кыскасы, ул — матур кеше, аның тышкы һәм эчке дөньясы аерылгысыз бер бөтен
«Кыр казлары артыннан» драмасында автор күзаллаган уңай герой образы тагын да тулырак ачыла Яңа тормыш күренешләре, яңа мөнәсәбәтләр аңа — ул геройга икенчерәк сыйфатлар да өсти бара
Әсәрнең төп каршылыгы археолог Халик белән аның туганы Малик арасында Биредә дә без Илдар Юэеев драматургиясенә хас булган шактый кискен каршы кую белен очрашабыз. Игътибар итик: ике туганның берсе үз эшенә фанатикларча бирелгән. зур максатлар белән янып яши, ә икенчесе, тап-таза булуына карамастан, ка-равылда гына тора, читтә, төшемле эшләрдә эшләп акча көри, берсе киң күңелле кеше, кешедән, халыктан үзенең бер нәрсәсен дә жәлләми, е икенчесе тиененә хәтле санал тота, үте саран Күэте бәрелеп торган, чик дәрәҗәдә диярлек кискенлеш- терелгән мондый каршылык авторга нигә кирәк соң?
Илдар Юэеев драматургиясенең иң тел идеясе, иң кечле пафосы — кешене тор мыш еаклыкларыннан азат булган югары яшәешкә өндәү. шагыйрьләрчә дәртләнеп. мавыгып шунда чакыру Ул бөтен йөрәге белән әнә шундый яшәүне мактый, матур күңел канатында биеккә күтәрелү-нең җир кешесе өчен нинди бехет. никадәр ләззәт икәнен илһамланып тесеирлый. аңлата
Биредә де уңай образны ача башлауга ул тискәре герой — Маликның тормышын күрсәтүдән тотына Малик өчен мал җыю бердәнбер максатка өйләнеп калган Шуңа күрә әкренләп кешеләрдән аерыла, аньҗ юлы торган саен тарая, караңгылана Дра-мада моны иң ачык итеп Маликның хатыны Ясминә әйтеп бирә: «Әйе. мин әйбер Синеңчә, затлы әйбер Малик, син оныттың, кайчандыр минем тыпырчынып торган кайнар җаным бар иде! Син мине суыткыч шикелле бер әйбергә әйләндердең»
Менә шушындый сүзләрдән соң инде безгә Ясминәнең җыры да ныграк аңлашыла:
Кыр казлары артыииаи Биеклеккә тартылам. Хыялыма китәр идем Кыр казлары артыииаи—
Бу җыр сандугач һәм кыр казлары об. разларының да серен ачып җибәрә. Алар икесе де — безне, кешеләрне биеккәрек чакыручылар! Күңелләрне. йөрәкләрне шунда таба дәшүчеләр!
Китаптагы еченче сәхнә әсәре — «Бәхетемнән узып барышлый» дип исемләнгән поэтик драма Алдагы ике пьесада нигез итеп алынган тормыш каршылыгы бусында икенчерәк яссылыкта тасвирлана Беренче әсәрдә күрсәтелгән Хәмзин һем «Кыр казлары артыннанвдагы археолог Халик образлары инде биредә югары күңел яшәе-шенә ирешкән кеше, рәссам Айтуар образына килеп ялгана Алар өчесе де бер үк холык, бер характерның төрле өлкәдәге, мохиттагы яшәеше кебек. Ә тирәнгәрәж карасак, бу — мөгаен, авторның үз күңел чынбарлыгыдыр, шуның төрлечә чагылуыдыр, герле яклары белен ачылып-ачылып китүедер
Уңай герой үсешнең, күңел тормышының биегрәк дәрәҗәсенә күтәрелгән саен, аңа очраган каршылыклар дә үзгәрә бара Башта карап үтелгән ике әсәрде уңай типка каршы геройлар Зыя, Малик кебек кешеләр булса, «Бәхетемнән узып барыш лый»да инде каршы кеч тә бүтәнрәк Ул биредә яшь кыз Асия булып гәүдәлене
Асия тулы, матур тормыш белен яшәрге тели. Ләкин аның әлеге матурлыкны аңлавы шактый чикле Асия матур, рәхет яшәүне — иркенләп, байлык белен гомер итү диебрәк күзаллый Айтуар белән торганда әнә шул тышкы җитешләк күренмәү аны куркыта, ул гомер әрем үтәр дип курка Яшь иҗатчы Айтуарны тормышның эур сынавы мене шушындый гүзәллек сынында кетеп тора
«Кайтмый калсам кетерсеңме?» — Илдар Юзеевның замандашыбыз тормышыннан алып язылган икенче бер сәхне әсәре шулай атала Жанр ягыннан ул «моңсу комедия» дип билгеләнгән Әмма бу әсәрдә дә алда без карал үткән пьесалар белән уртак яклар шактый
Әсәрнең үзәгендә торган мәсьәлә — кешенең ничек яшәве хакында уйлану — бүтән пьесаларда күтерелген фикерләрнең табигый декамы булып яңгырый Авторның геройлары исә бу юлы мебель фабрикасы эшчеләре, алдагыларына караганда гади- рек эш кешеләре Бәйрәм — шулерның берса — әсерге төп герой ител алынган
Нерсе борчый соң Бәйремне? Аның кү- ңеленде безнең ечеи кадерле нинди уй- фикерләр бар?
Юк, киресенчә, башта берни дә борчымый, уйландырмый Бәйрәмне. Ул бернәрсәгә исе китмичә, ничек туры килә шулай үткере бирә көннәрен Әмма көтмәгәндә тормыш аңа һич уйламаган аяусыз хакыйкатьне ачып сала: Бәйрәм үз танышларыннан беркем өчен дә кадерле, кирәкле түгел икән бит! Хәтта — гаиләсе өчен дә! Менә шушы хәл бик нык уйландыра Бәйрәм-
Гомер, аның ничек, ни рәвешле үтүе хакында борчыла башлавы — Бәйрәмнең яңадан тууы сыман. Хәер, мондый зур үзгәрешне ул үзе дә сизә: «Ул әле туып кына килә... Ул туар. валлаһи, туар — ди Бәйрәм үзе хакында — аның җан сөйгәне, дус ишләре генә түгел, дошманнары да булыр, һай күп булыр! Аны көннәрдән бер көнне соңгы юлга озатырлар.. Озатып кайткач, йөрәкләрендә бушлык сизеп, тирән сагынуга түзә алмыйча, үксел-үксеп еларлар. Инде кире кайтмасына ышангач, бөтен өметләр өзелгәч тә көтәрләр әле. Сугышта һәлак булган солдатны көткән кебек.. Сугыштан кайтыа, үзе үстергән арышлар арасында үлгән агрономны көткән ке-бек...»
Күрәсезме, тормышка карата нинди зур өметләр уяна кешедә! Кеше гомере әнә ничек матур, мәгънәле була ала икән!
Күңел күзе ачылганнан соң Бәйрәмгә килгән бу уйлар безнең барыбыз өчен дә каДерле Бәйрәм образы, һичшиксез, драматургның зур уңышы
...Шагыйрь-драматург Илдар Юзеевның дүрт әсәрен кыскача күздән кичердек Гал- гади кешеләр тормышында барган олы драмалар белән очраштык, аларның тирән кичерешләренә, борчылу-уйлануларына тап булдык. Ә иң әһөмиятлесе — без бу әсәрләрдә һәрчак югарыга, биеккә талпынып яшәгән шагыйрь йөрәге белән очраштык. Үзе әйтмешли геройларына бүлеп бирелгән аның олы җанын тойдык.
Инде бу әсәрне укыганда туган кайбер теләкләргә тукталыйк. Аларның күбесе очраклылык мәсьәләсе белән бәйләнгән. Мәсәлән, «Кыр казлары артыннанода борынгы заманнардан калган бик мөһим табылдык — көмеш битлекнең икесе дә пьеса герое Халикка очрый. «Бәхетемнән узып барышлыймда рәссам Айтуар сугыш баты-ры Әнвәр Садыйковның рәсемен карарга йөри, ә ул Асиянең әнисе Нәгыймә апаның яшьли сөйгән яры булып чыга. «Сандугачлар килгән безгәвдө Хәмэин больницага кергәч урмандагы ике пошиның берсен аталар, ә икенчесе шәһәргә килә. Шулай ук сугыш ветераны Гаффанның да безнең көннәрдә нәрсәгәдер бик борчылганда: «Тукта, чигенмә, атам!» диюе дә (бер үк әсәрдә бу хәл ике мәртәбә кабатлана) чынбарлык таләпләреннән чыгып караганда шактый ышандырмый кебек.
Ләкин, икенче яктан, югарыда без күздән кичергән әсәрләрнең романтик рухта язылганлыкларын искә төшерсәк — бу очраклылыклар берникадәр аклана да сы-
«Бәхетемнән узып барышлый» поэтик драмасында Айтуарның апасы Камилә белән җизнәсе Нурминың әллә кайдан ук күзгә ташлана торган бүгенге мещаннар булуын да әнә шул романтик рух белән генә акларга тырышырга мөмкин.
Теләкләрнең икенче бер төрлесе рәвешендә тагын шунысын да әйтеп үтик: әсәрләрнең кайбер персонажлары телендә еш кына «Сез студент?» тибындагы сораулар күренеп китә. Белгәнебезчә, бу табигый яңгырамый, Илдар Юзеев геройлары сөйләменә ятышып бетми.
Мәкаләбезне сандугачлардан, кыр казларыннан башлаган идек. Аларны онытып әкренләп кешеләргә күчтек түгелме?
Юк, безнең уйлавыбызча, ул сандугачлар һәм кыр казлары Хәмзин, Халик, Айтуар кебек кешеләрнең һәрчак күңел түрендә яши. Алар кеше җанын табигать белән тоташтыручы, шул юл аша аңа гел яңа матурлык өстәп торучы символик мәгънә-
Шуңа күрә, бу кошларның исемен атау белән, аларңы бик яратып, үз күреп яшәгән авыл кешесе күз алдына килә. Йомшак табигатьле, матур җанлы, нечкә күңелле авыл кешесе. Ул тормышка да, табигатькә дә бик сизгер, игътибарлы. Аның кеше буларак бөтен олылыгы да әнә шуннан башлана... Табигыйлектөн, киң һәм тирән күңелгә ия булудан, кешелек матурлыгыннан...
Илдар Юзеевның сәхнә әсәрләрен укыгач безнең күңелдә әнә шундый образ яшәп кала