КӨРӘШЧЕЛӘР ТОКЫМЫННАН
овет властеның беренче елларында гражданнар сугышы кырларыннан, авыллардан һәм завод-фабрикалардан әдәбият мәйданына бер теркем яшь язучылар килеп керә. Инде танылып өлгергән әдипләр белән бергә алар татар совет әдәбиятының нигез ташларын салышалар, аның киләчәк үсешендә дә мөһим роль уйныйлар. Бу буын вәкилләре арасында без Афзал ага Шамовны да күрәбез Барыннан да элек, аның гыйбрәтле һем күркәм тормыш юлы игътибарны җәлеп итә.
Язучының балачагына күз ташласак, без иң әүвәл революциягә кадәрге Татар Танае авылын (хәзер Зеленодольск районында), аның җирсезлектән интеккән кешеләрен күрер идек. Шуңа күрә авылның ир-егетләре бәхет эзләп Урал якларына чыгып китә торган булганнар. Ишле гаиләне туйдыру өчен Афзалның бабасы, әтисе һәм абыйлары һөнәрчелек белән дә шөгыльләнгәннәр. Бабасы итек тегү остасы булып киткән һәм бу эшкә улларын да тарткан.
Афзалны да кечкенәдән үк эшкә өйрәтәләр. Җиде яшеннән ул апалары һәм җиңгиләре белән уракка йөри башлый, абыйлары исә аны үзләре белән җир тырмаларга йөртәләр. Бераз үсә төшкәч, ул хуҗалыктагы барлык эшләрдә катнаша башлый.
Алты яше тулгач. Афзалны укырга бирәләр. Ике ел ул мәзин өенә укырга йөри. 1914—1915 елларда Афзал күршедәге Кулабердино исемле рус авылындагы өч класслы земский школада укый, аннары Акъегет авылындагы русча-татарча мәктәпкә керә, аның татарча дүрт классын, русча өч классын тәмамлый. Бу мәктәптә аны шул чордагы күренекле педагогларның берсе Фатих Сәйфи Уфалы укыта. Заманасы өчен киң белемле булган бу укытучы Афзалга зур гына йогынты ясый, аның әдәбиятка мәхәббәтен үстерә.
Бөек Октябрь революциясен Афзал Казандагы «Касыймия» мәдрәсәсендә каршылый. Мәдрәсәне тәмамлап бетермәстән. ул кире туган ягына кайта һәм хәзерге Зеленодольск районындагы Ислам авылында укыта башлый. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Зөя өязе укытучылары тарафыннан оештырылган драма труппасы спектакльләрендә, әдәби кичәләрдә, концертларда чыгыш ясый.
1919 елдан булачак язучы «Эш» газетасына авыл хәбәрчесе сыйфатында языша башлый. Шул ук елда Казан хәрби хуҗалык курсларына укырга керә, әмма аларны тәмамлый алмый: берничә айдан аны курсантлар бригадасы составында фронтка җибәрәләр. Башта акполяклар белән көрәш фронтына эләгәләр, аннары Врангельгә каршы сугышка җибәреләләр Врангель гаскәрләре Кара диңгезгә себереп түгелгәч, кы- зылармияче Шамов 1921 елның мартына кадәр Махно бандасына каршы сугышларда катнаша. Армиядән кайткач, 1922 елның сентябрендә Казан дәүләт университеты рабфагына кереп, аны 1925 елда тәмамлый. Шул ук елларда Казанның Тукай исе-мендәге балалар йортында клуб мөдире булып эшли, зурлар мәктәбендә укыта. Ул Казанның әдәби тормышында да актив катнаша 1926—30 елларда А. Шамов Беренче Мәскәү университетының әдәбият һәм сәнгать факультетында укый. Казанга кайткач, 1931 1932 елларда татар совет язучылары оешмасының секретаре булып эшли. 1939 елда Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены итеп сайлана.
А. Шамов Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугышчан батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә
С
Сугыштан соң, ул «Совет әдәбияты* журналының җаваплы редакторы. Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе вазифаларын башкара
А. Шамотның әдәби эшчәнлеге 1919 елдан башлана. Башта ул үзен шигырьдә сынал карый, шуннан соң прозага мөрәҗәгать итә. Уя бер-бер артлы «Очрашу» һәм «Кызыл корбан» дигән хикәяләр яза. Алар «Эш» газетасында басылып чыгалар J925 елда исә аның «175 номерлы паровоз», ә 1927 елда «Дулкыннар арасында» * дигән хикәя җыентыклары донья күрә. Давыллы чорның кызыклы күренешләренә 5 багышланган бу хикәяләр әле әдәби яктан шактый йомшак булалар
А. Шамотны язучы итеп таныткан һәм әдбиятның олы юлына чыгар'ан беренче — ®<»ре — «Рәүфә» повесте (1926) Күп кенә яшь Әдипләр төрле «измьнар белән ма- ? аыккан вакытта бу әсәр аның авторының баштан ук үз иҗатында реалистик тасвирга ~ турылыклы булуын күрсәтте
Менә үз эченәрәк бикләнеп яши торган гадәти татар авылы. Яз җитә. Крестьян 2 халкын ел саен кабатлана торган борчулар баса: «Әнә авыл башына тимерче алачы- й гы янына бер төркем халык җыелган Аларның кайберләре төзәтергә китерелгән Э шинсыз көпчәкләр, ватык сабаннар өстенә утырганнар, ә кайберләре, тула оеклы, — чабаталы аякларын җыйнак кына бәкләп, алачык буена чүгәләгәннәр.— бик тәмләп. * лвззәтен белеп, тәмәке тарталар .һәм ашыкмый гына сөйләшәләр Алар тау башын- ф нан җемелдәп күренгән уҗымнар турында, озакламый башланачак сабан чәчүе ту- - рында, гомумән, ничек итеп тормыш алып бару турында сөйләшәләр»
Яшь егетләр өчен исә яз — кыз чыгару, ягъни өйләнү вакыты Яз көне әйләнү- > нең, мәхәббәттән тыш, крестьян егете өчен материаль сәбәпләре дә бар Бердән, < кыш буе кәләшне икмәк ашатып чыгарасы түгел, икенчедән, ул җөйгә эш кулы бу- X ла. Бу язда шундый ук сәбәпләр белән авылның беренче бае Шәмгун картның Сә- ' фасы да ярлы Мифтах кызы Рәүфәне хатынлыкка ала $
Менә шулай автор укучыны әкренләп әсәрнең тел вакыйгаларына алып киле Рәүфәнең Шәмгун карт йортындагы тормышы күз алдына баса Ул күп яктан Г Ибраһи- мовның «Татар хатыны ниләр күрми» романы героинясы Гөлбануның Шибай карт семьясындагы тормышын хәтерләтә. Сюжет үсеше буенча да бу әсәрләр бер-берсеиә шактый охшаганнар. Шәмгун карт икенче мәртәбә әйләнүче улына болай ди «Бу юлы туйлап-нитеп тормабыз. Үзеңнең күңелең төшкәнне шунда авылдан гына чыгар да кил. Бары тик сүз тыңлый торган, эшли торган гына булсын ...» Сафа да әтисенә бары хуҗалыкта эш кешесе кирәк булганга гына өйләнүен әйтә.
Шушындый ук шартларга эләккән Гелбану кебек, Рәүфәгә дә ир йортында иң авыры — рухи газап. Явызлыгы чамадан ашкан Мәликә карчык. Ибраһимоеиың Са- бирасы шикелле үк, киленнең җелегенә үтә Әнисенә карап, Сафа да хатынына бик тиз карашын үзгәртә, аны төрлечә кыерсыта башлый
Шушы моментка кадәр Рәүфәнең хәлен Гөлбануныкыинәи аерып карап булмый Ир йортында бераз шулай газап чигеп торгач, ике героиня да бүтән болай яшәп булмасын аңлыйлар Аларның моннан соңгы язмышы исе әсәрләрдә конкрет социаль шартлар белән бәйле рәвештә төрлечә хәл ителә. Г Ибраһнмов романында героиня капиталистик тәртипләр корбанына әверелә, әлеге газаплы тормыштан котылу юлын Гөлбану бары үлемдә генә күрә һәм елгага ташлана
А. Шамов повестенда исә Рәүфәгә Совет власте ярдәмгә килә һәм аның рухи уянуына, политик аңы үсүгә сәбәпче була Дәрес, героиня рухындагы һем деньяга карашларындагы мондый үзгәреш тиз генә һәм җиңел генә барлыкка килми Автор вакыйгаларны ашыктырмый. тормыш дәреслегенә турылыклы булып кала Таныш бөлешләре ир йортында бик тә интегеп яшәве турында авыл советына барып әйтер гө киңәш биргәч ТӘ, Рәүфе әле мондый адым ясаудан курка: «Бераз чыдыйм ела — ди,— Өлешеңә чыккан көмешең, дилер ич Урпанып-фелен ителеп килгән булсам, бәр хәер иде Үзем телеп, үзем чыгып килдем бит Ничек барып әйтергә кирәк Оят»
Күренә ки, монда әле иске гореф-гадәтләр, язмышка буйсынучвилык героиняга хәлиткеч адым ясарга ирек бирмиләр Бвры Сафа ейдән куып чыгаргач кына, Рәүфә баштагы икеләнү-шииләиүләрен җиңә Аңарда горурлык хисе уяна Хәзер аның вчен иң еһәмиятлөсе — үзеңнең намуслы исемеңне саклап калу
А. Шамовның бу повестенда 20 нче еллар башы авылының реалистик күренеш лэре, аның тормышына социалистик тәртипләрнең үтеп керә башлавы һәм аларның беренче чиратта татар хатын-кызын иҗтимагый рухи коллыктан азат итүе, гражданлык хисләрен уятуы зур ышандыру кече белән гәүдәләнә
»Рәүфә»дә А. Шамов иҗатының бер сыйфаты ачык чагылды. Ул чынбарлыкны һәм геройларны җирдән торып сурәтләүдән, детальләрнең капшап карар дәрәҗәдә конкрет бирелүеннән гыйбарәт Шул сыйфаты белән А. Шамов иҗаты 20 иче елларда әдәбиятка килгән күл кенә яшь прозаиклар әсәрләреннән шактый аерыла иде Мәгълүм ки, бу чорда прозада революция утында туып килүче яңа чынбарлыкны һәм геройларны абстракт рәвештәрәк тасвирлау, детальләр аныклыгына аз игътибар бирү, массачылык, гомумилек күренешләрен чагылдыру тенденциясе үзен шактый сиздерде
А. Шамовның конкрет һәм дәлилле тасвирга омтылуы «Рәүфәшдән соң чыккан -Днепр буенда» повестенда (1927) гражданнар сугышы геройларының тулы канлы образларын тудыруында чагыла. Әсәрнең тормыш җирлеге дә игътибарга лаеклы. Ул чордагы башка күп кенә әдипләрдән аермалы буларак. А. Шамов үз геройларын дәһшәтле сугыш кырында, ут эчендә түгел, бәлки тынычрак тормыш шартларында, госпитальдә күрсәтә. Анда да игътибар геройларның сугышчы сыйфатларыннан бигрәк әхлакый сыйфатларын ачуга юнәлдерелә. Үзәк персонажлар — яралы кызыл- армияче Хәлим белән медсестра Рахиль башлыча мәхәббәткә мөнәсәбәттә күрсәтеләләр Бу яктан да А. Шамов повесте 20 нче еллар прозасы өчен шактый үзенчәлекле әсәр иде Чөнки ул вакытта кайбер әсәрләрдә революцион аскетизм идеясе нык чагылды. -Днепр буендапда заман героен күрсәтүдә мондый тенденция белән полемикага керү сизелә.
Рахиль баштарак яңа кеше идеалын тимер кебек нык ихтыярлы булуда күрә һәм андый кешеләрдә «сагыну, сагышлану, хәтта мәхәббәт тойгылары да башкалар- дагыга караганда кимрәк, азрак» булырга тиеш дигән карашта тора Аның башта яраткан егете дә шундыйрак зат булган. Ул егет турында Рахиль болай ди: «...Мәхәббәт заманы түгел, диде ул миңа. Сугыш заманы, каты күңеллелек заманы хәзер, тимер кебек нык булырга кирәк, диде». Рахиль үзе дә шундый кеше булырга тырыша. Күренә ки, монда героиняга шул заманның революцион аскетизм идеясе йогын-тысы сизелә Әмма госпитальдә Хәлим белән очрашып, аны чын күңелдән ярата башлау, егетнең дә шундый ук хис белән җавап бирүе Рахильгә әлеге аскетлык карашларын җиңеп чыгарга ярдәм итә. Ул кешенең шундый дәһшәтле заманда да мәхәббәттән башка яши алмавын аңлый.
Повесть геройларыннан берсе, яралы кызылармияче Салават госпитальдә ятканда иптәшләренә болай ди:
— Революция ул үзенең яңа кешесен, әдәбен, әхлагын тудыра. Ул иске тәрбиядә үскән кешеләрне дә. үзенең казанында кайнатып, үзгәртеп чыгара. Безнең киләчәк буыннар хатын-кызларны, хатын булган өчен генә түгел, ә кеше булган, иптәш булган, бөек тезелештә бергәләп эшләгән өчен сөярләр Билгеле, матурлык, гүзәллек мәсьәләсе арттагы планга китәчәк түгел. Аның роле булачак. Ләкин җенси мәсьәләдәге бөтен әшәкелек, түбәнлек югалачак. Аның урынын саф, матур һәм көчле мәхәббәт алачак.
Бу сүзләрдә әсәрнең төп идеясе гәүдәләнә Автор Хәлим белән Рахильнең бер- берсен яратуын шундый мәхәббәтнең яралгысы итеп күрсәтә.
Революция тудырган яңа кеше, яңа әдәп һәм әхлак мәсьәләләре хакында сүз А. Шамовның «Бер мәхәббәт турында» повестенда (1933) дәвам ителә. Әсәрнең исеменнән үк күренгәнчә, биредә дә үзәккә мәхәббәт куела һәм образлар беренче чиратта шушы мәсьәләгә мөнәсәбәттә ачыла Повесть битләрендә шактый ук драматик төс алган психологик коллизия туа. Бер шәһәрдән чигенгәндә әсәрнең үзәк герое Нуруллин хезмәт иткән эскадронга Рабига исемле кыз килеп кушыла. Командир кызны Нуруллин карамагына тапшыра. Егет күңелендә бик тиз мәхәббәт уты кабына Әмма бераздан командир, кыз шпион түгелме икән дип, шикләнә башлый һәм моны ачыклау өчен аны полк штабына җибәрергә дигән карарга килә Бу эш Нуруллинга тапшырыла. Әлеге хәбәр егеткә башына винтовка түтәсе белән суккандай тәэсир итә Җитмәсә тагын командир Нуруллинга юлга чыгар алдыннан болай ди:
...Әгер, безнең, шикләнгәнне сизеп, качарга теләсә, үзең беләсең, сине емро- теп торасы юк
Ачыграк әйткәндә, ул очракта егет, кызны к>к ит ер га тиеш Болар барысы геройны гаять авыр хәлгә куя
Кы» белен аерылышканнан сок Нуруллин аны онытырга, аңа булган мәхәббәтен ничек та булса сүндерергә тырыша. Әмма бу тырышудан бер нәрсә до чыкмый Рабига белен госпитальдә кабат очрашкач, аның күңелендә сею хисе яңа кеч белән кабына Автор саф мәхәббәтнең кешегә тЬрмыштагы теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга булыша, яшәү омтылышын арттыра торган рухи һәм илһам чыганагы булуын ачуга игътибар бире
А. Шамовның «Рәүфә», «Днепр, буонда» һем «Бер мәхәббәт турында* повестьлары 20 иче еллар ахыры һәм 30 нчы еллар башы прозасында чынбарлыкмы гәүдәләндерү юлында кызыклы адымнар булып тора Яңа җәмгыять тезүдә актив катнашучы герой шәхесе белән якыннан кызыксыну, аның интим тормышын һем ум-хис- ләрен калку итеп, халыкчан тел белен тасвирлау яшь язучы иҗатында реализмның ныгуы турында сейли Шул ук вакытта бу әсәрләр әлеге чор прозасында яңа кеше формалашу процессын реалистик пданда сурәтләүгә омтылышның кемәя баруын күрсәтүче фактлар иде »
Бу повестьларны язу белен бергә, А. Шамов хикәя елкәсенд» дә эшен дәвам итә х Соңга таба әлеге жанр аның иҗатында теп урынны ала А Шамов безнең прозада = хикәячә булып таныла
Үз хикәяләрендә язучы совет чынбарлыгының терле-тврле мәсьәләләрен яктыртып килә Аларда бер сыйфат аеруча күзгә ташлана Эш шунда ки, А Шамов * бер вакытта да әллә нинди шаккатыргыч вакыйгалар яки геройлар турында сӘйләмн е; Киресенчә, ул үз игътибарын тормыштагы артык күзгә ташланмый торган гадәти хәл- в лерго һем шәхесләргә юнәлтә. Әмма шулар нигезендә зур мәсьәләләр һәм фикерләр чагылдыра 20 иче еллар ахырында язылган «Шпана» һәм «Налог» хикәяләрендә, мәсәлән, шул чорда кешеләрнең доньяга карашлары үзгәрүе аларда социалистик аңның җиңеп чыгуы үтемле детальләр ярдәмендә гәүдәләндерелә
Соңга таба, 30—40 нчы елларда донья күргән хикәяләрендә А. Шәмоя күбрәк әхлак мәсьәләләре белән кызыксына Авторның стилендә дә үзгәрешләр барлыкка киле. Хәзер аның хикәяләве илеклерәк тос ала, ул уйланыбрак яза, образны тулырак гәүдәләндерергә омтыла
Мисал ечен, «Ана» (1933) һем «Госпитальдә» (1938) хикәяләрендә А Шамов аналар һем балалар мәсьәләләрен яктырта «Ана»да баланың ана күңелен соңга калып аңлавы, шуның эчен үкенүе сурәтләнә «Госпитальдә» хикәясендә исе үз баласын ярату белән бергә, ананың ил язмышы ечен дә борчылуы олы җанлы кеше булуын ачуга басым ясала. Госпитальдә авыр яралы кызылармеец Саттаров ята. Сугыш кырында ул курку белмәс батыр булган. Ә менә хәзер, госпитальдә. Саттаров үзен гаҗәп чыдам һәм зур ихтыярлы егет итеп күрсәтә. Әмма ул бер нәрсәдән — үзенең аяксыз калуы турында әнисе белүдән курка. Ана күңелен җәрәхәтлисе килми аның Менә ана госпитальгә улын күрергә кило. Әмма егет юкка гына курыккан икән Аның белән булган хелне ана инде ишеткән Бу хакта белү бии авыр булган аңа, әмма улының ил азатлыгы ечен кереште зур батырлык күрсәтеп яралануын белү, шуны аңлау ана күңелендә горурлык хисе тудырган.
«Госпитальдә» хикәясе белен А Шамоә иҗатына Боек Вагай сугышы темасы килеп керә Аны яктыртуга авторның шактый үзенчәлекле килүе күренә. А Шамоа турыдан-туры сугыш күренешләрен вин геройларның сугыш кырындагы батырлык ларын сурәтләми Ул шушы чор белен бәйләнгән аерым идеяләрне яктыртуга күбрәк дикъкать итә Аның «Саубуллашу хикәясе». «взелгвн кыллар». «Кезга чәчәкләр һем «Дустым кабере янында» хикәяләрендә теп лейтмотив булып явыз дошманнан үч влу идеясе үте.
Сугыштан соң А. Шамое үз иҗатында тыныч тормыш мәсьәләләренә әйләнеп кайта Аның бу чорда азылген иң уңышлы яииәялерәмнон бәрсә — «Ммңнур карт» (1946) Бирәде автор сугыштай соңгы авылга мореҗәгатъ итә һем Ммңнур картның
КӨРӘШЧЕЛӘР ТОКЫМЫННАН ф
гаҗәп җанлы һем үзенчәлекле образын тудыра. Бу образ бигрәк тә гади хезмәт кешесенең рухи дөньясын ачу ягыннан кызыклы. Миңнур карт колхоздагы бетен хәлләр өчен борчылып яши икән. Колхоз идарәсе утырышыма очраклы рәвештә, идарәдә вакытлыча каравылчы булып калганга күрә генә эләксә дә, ул «күңеленнән үзен бу утырышның тулы хокуклы катнашучысы» итеп саный һәм чыгышларны зур игътибар белән тыңлый. Кирәк вакытта туры сүз әйтергә дә курыкмый. Менә утырышта колхозчыларның каралты тирәсе җирләре тикшерелә башлый Шунда авылның бердәнбер миччесе Шәрифулланың ике хуҗалык тотуы йомылып кала. Яңарак кына эшли башлаган председатель Гәрәй бу хәлне белми. Идарә членнары белсәләр дә, дәшмәү ягын карыйлар. Ни өчен дисәң, мичченең һәркайсына кирәк булып куюы бар. Идарә членнары менә шушы фәлсәфәгә буйсыналар. Мнңнур карт исә моның белән килешә алмый, аңа шәхси мәнфәгать түгел, дөреслек кадерлерәк, һәм ул председательгә чынын ачып сала.
Шушы вакыйгадан соң Шәрифуллада Миңнур карттан үч алу теләге туа. Моның өчен тиз арада җае да чыга. Миңнур картның өендә миче ишелеп төшә. Автор геройларның үзара мөнәсәбәтләрендәге киеренкелекне, ике арадагы конфликтта Миңнур картның җиңеп чыгуын ышандырырлык итеп ача Биредә бигрәк тә мич чыгарганда Шәрифулла белән Миңнур картның үз-үзен тотышлары бөтен табигый киеренкелеге белән тасвирлана. Тептән уйлаганда Миңнур картның хаклы булуын аңласа да, Шәрифулла абзыйның «тырпаюы, мин-минлеге көчле» була һәм ул картның гафу үтенүен көтә. Мич чыгарырга ул нәкъ менә шул ният белән килә дә. Әмма теләгенә ирешә алмый, ачуыннан салынып бетә язган мичне җимереп төшерә. Икенче көнне исә иртән иртүк эш коралларын күтәреп тагын килеп җитә. Тик бу юлы инде шактый үзгәреп, Миңнур картның хаклыгын тулысынча танып килә һәм яраткан эшен бөтен күңелен биреп башкара. Ике карт бер-берсен аңлашалар. Аларның күңелләрендә «тупас йөрәкләрне дә йомшартырлык гаҗәп бер җылылык» барлыкка килә.
Мондый гадел һәм киң күңелле өлкән кешеләр белән без А Шамовның кайбер башка хикәяләрендә дә очрашабыз Әйтик, «Ата күңеле»ндәге Хәйрулла абзый характеры белән Миңнур картка бик якын тора. Аларны барыннан да элек һәрвакыт гаделлеккә омтылу, кешеләрне һәр яктан да матур итеп күрергә теләү бер-берсенә якынайта. Хәйрулла абзыйча, «кеше һәр җирдә — өендә, гаиләсендә булсын, тышта, җәмәгать арасында булсын,— бары тик яхшы ягыннан гына күренергә тиеш». Бу «яхшылыкның» нигезендә исә, кешенең «тырыш хезмәте, һәр эштә гадел, тугрылыклы булуы ятарга тиеш».
Икенче төр хикәяләрендә А Шамов геройларны мәхәббәткә һәм семья тормышына мөнәсәбәттә күрсәтә Моның өчен ул тормышчан ситуацияләр һем детальләр таба. «Хисаметдин абзый» исемле хикәядә (1957), мәсәлән, колхозның ревизия комиссиясе председателе Хисаметдин абзыйның гыйбрәтле рухи эволюциясе ачыла. Өйләнеп бераз торгач, «чамасыз ачы телле, явыз, шуның естенә өй тирәсен карарга яратмый торган бик җыйнаксыз» кеше булып чыккан хатыныннан көч-хәл белән аерылып котылгач, ул хатын-кызларга бик шикләнеп карый башлый. Моннан соң Хисаметдин абзыйның фермада эшләүче Сәкинә исемле тырыш кызга гашыйк булуын һәм хатын-кызга карашы үзгәрүен автор самимилек белән, ышандырырлык итеп гәүдәләндерә. «Көннәрдән бер көнне» хикәясендә исә (1957) сугышта һәлак булган иренә турылыклы булып калган колхозчы хатын Фәрхинур тасвирлана. Ге-роиняның бу сыйфаты җитди сынауларга дучар була. Сугыш елларында Әхтәме хәбәрсез югалгач, ул немецларга сатылган икән дигән хәбәр тарала. Әмма бу хәл яшь хатынның иренә ышанычын, мәхәббәтен сүрелдерә алмый. Киресенчә, ул һәрвакыт «үзен якларга, Әхтәмен якларга, аның намусын якларга, кирәк икән, аның өчен бөтен көче белән тартышырга, сугышырга» әзер тора Бары сугыш бетеп байтак еллар үткәч кенә Әхтәмнең әсирлектә батырларча һәлак булганлыгы ачыклана. Бу хакта ишеткәч тыела алмыйча үкси-үкси елаган Фәрхинурның күз яшьләрендә «чамасыз кайгы да, ире өчен горурлану да, үзенең хаклыгын тагын бер кат тоюда һәм бер нәрсә белән дә тутырырга мөмкин булмаган күңел бушлыгы да» бар иде
А. Шамов хикәяләрендә татар хикәясенең күптәннән килә торган бер традициясе чагылыш таба. Сүз язучының гади хезмәт кешесенә үтә игътибарлы булуы, аны үзгә
бар симпатия белей тасвирлавы «акында бара Датор шушы кешеләрнең олы күңелем һем рухи матурлыгын калку итеп геүделәидерүге басым ясый Момын белей ул татар халкының совет власте елларымдагы меһим иҗтимагый-рухи үсешен нигезләп чагылдыра
Татар халкының үткене белән бүгенгесен чагыштырып карау, аның язмышындагы һем тормышындагы тарихи үзгәрешләрне гәүдәләндерү А Шамов очеркларының дә иң меһим сыйфатларыннан берсен һәм үзенчәлеген тәшкил ите Болар ханымда автор конкрет документаль материалга нигезләнеп фикер йертә Шуңа күрә аның очеркларына документаль тегеллек хас. Менә «Ике заман — ике тормыш* исемле очерк (1957) Ул ике бүлекчәдән тора Беренчесендә А. Шамов К Ләерскийиың 1884 елда Казанда чыккан «Татар ярлылары* дигән китабының кыскача эчтәлеген сейли. Китапта элекке Чистай еязе Егоркино волосте Кәкре Атау һәм Бикүле авыллары кешеләренең аяныч тормышы тасвирлана Бу хезмәт белен танышкач, А. Шамовта шушы авылларның хәзерге тормышы, К. Лаврский телгә алган крестьяннарның оныклары белен танышу теләге туа. Нәтиҗәдә очеркта Кәкре Атау һәм Бикүле авылларының ике замандагы ике терле язмышы калку булып баса.
А. Шамовның «Нефть шеһереидә» (1954) һәм «Зея буенда* (1955) очерклары заман чынбарлыгын җентекләп ейрәнү нәтиҗәсендә туганнар Аларга тормышны киң колачлап һем терле яклап сурәтләү хас. Шунлыктан очеркларда авыл һем шәһер тормышының киң катлаулы панорамасы тудырыла, күл терле мәсьәләләре күтәрелә ■Нефть шәһерендәадә, мәсәлән, Әлмәт шәһәренең ничек тезелүен күз алдына бастыру белән бергә, автор яңа шеһәр салганда барлыкка килә торган байтак месь ала лорие күтәрә, җитди кимчелекләрне ача һем җәмәгатьчелен игътибарын шуларга юнәлтә Биреде автор тормышны битараф тесте күзегүче булып түгел, бәлки деньяга хуҗаларча караучы, замаи алдында үзен җаваплы сизүче гражданин ревешенде алга баса
Сугыштан соңгы авыл белән якыннан таныш булу А. Шамовка «Зоя буенда* очеркында Буа районы «Коммуна* колхозының илленче еллар уртасындагы тормышын терле яклап һем реаль барлыгы белән күз алдына бастырырга, авыл хуҗалыгы алдында торган кайбер әһәмиятле мәсьелелерне күтәрергә мемкннлек бнргои Очеркта авторның актив позициясе аның авыл тормышына хуҗаларча таләпчән карашында, бу чынбарлыкны бетен дереслеге белен күрсетерге, үсеш кыенлыкларын ачарга омтылуында чагыла
А. Шамов иҗатының тагын бер еһемиятле тармагы тәрҗемәгә карый Ул рус язучылары әсәрләрен татар телендә иң оста тәрҗемә итүчеләрнең берсе булып танылды. Аның тәрҗемесендә татар укучысы А Пушкинның «Капитан кызы* повесте, Л. Толстойиың «Хаҗи Морат* повесте һем «Яңадан туу» романы, Н Гоголь хикәяләре. А. Толстойиың «Ватан» исемле очерклар җыентыгы, Ф Гладковның «Цемент* һәм «Энергия», Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты», А Фадеевның «Тар-мар» романнары һ. б. белен танышты.
Язучы иҗатында, тегелейме-болаймы, аның үз шәхесе, үз характеры чагыла диләр. Хак сүз бу. Афзал ага Шамов есерлереидә дә язучының аны һич картайтмый торган сабыр холкын, зчке оптимизмын, кече күңеллелеген, кешелекле табигатен чамалавы кыен түгел. Аның язу стиленә, хикәяләвенә де салмаклык, оптимистик пафос, җыйнаклык хас Афзал аганың шушы рәвешле язылган повесть һәм хмкәяле- рендә туган халкыбызның милли рухы һәм характер сыйфатлары ачык гәүдәлене