ХЫЯЛЛАРГА ХЫЯНӘТ ИТМӘГЕЗ!
вр язучыга тормышның аеруча якын, бетен нечкәлекләре белен таныш елкесе була Дилера Зо- бөерова өчен ул — укытучылар, мәктәп тормышы һем тормышка аяк басып килүче яшьләр Аның геройларына бер уртак сыйфат—яшьлек хыялларына тугры булып калу, үзләре сайлаган юл-максатка чын йөрәктән бирелү хас. Язучының «Яшьләр күңеле» 1 дигән китабында да без шундый кешеләр белән очрашабыз Җыентыктагы «Дустым авазы» һәм «Кыр чәчәге» повестьлары темалары, тел мась- еләләре. сурәтләнгән вакыйгалары белән бер-берсенә бигрәк тә якын. «Дустым ава- эыкның теп герое Нәзирә — яшь укытучы Ул үзенең күптәнге хыялына ирешкән, педучилище тәмамлагач авыл мәктәбенә укы-тучы итеп билгеләнгән. Аны биредә көтелмәгән сөенечләр һәм көенечләр, тормышның яңа сынаулары каршы ала. «Кыр чәчәге» повестендагы Ләйсән исә, Нәзирәдән аермалы буларак. мәктәптә эшләп чирканчык алган, азмы-күпме тәҗрибә туплаган кеше.
Әсәрләрнең икесендә дә бүгенге мәктәп һәм укыту-тәрбня проблемалары күтәрелә, шушы катлаулы процесста укытучы шәхесе тоткан роль үзәккә куела.
«Кыр чәчәге» повестенда укытучыларның бергәләп, коллектив фикере белен хисаплашып эшләүләре һәм мораль яктан үрнәк, гүзәл булулары мөһим, дигән фикер үткәрелә Мәктәпне чын күңелдән яраткан Ләйсән хезмәттәшләрен һәм директор Җәләловны әнә шул таләпләрдән тайпылмаска чакыра
Кызларның характерларында да. язмыш-ларында да уртак яклар байтак. Икесен дә язмыш вакытлыча укытучылыктан аера Дәрес, Ләйсәннең яңа эше дә мәктәпләр белен бәйле, тик Нәзирә генә бу һенәрен алмаштырырга мәҗбүр була Әсәрнең башында ук укучы Нәзирәне яратып елгерә. шатлык-кайгыларын уртаклаша, аңа теләктәшлек ите. Үз эшенә җаны-тәне белен бирелгән бу кызның ниндидер гайбәтләргә карап кына мәктәпне ташлап китүе аңлашылып та җитми Тырыш, тынгысыз Нәзиренең холкы-фигыле белән кылган эшләре арасында каршылык килеп чыга кебек. Аның шулай кинәт кенә мәктәбен ташлап, яратмаган кешесенә кияүгә чыгуы, ахыргача көрәшмәве укучының Нәзирәгә булган симпатиясен киметә
Ләйсән дә — гадел, саф күңелле кыз. Аны мәктәптәге терле кимчелекләр борчый, ул шуларга каршы көрәш ача Тик Ләйсәннең бу көрәше дәрестә укытучы ясаган хаталарны төзетүгә генә кайтып кала. Эшендә очраган беренче авырлыклардан ук ул җиңелә. Нәзирә кебек үк, гайбәтләргә каршы тора алмый
Язмыш тарафыннан читкә тибәрелсәләр дә. кызлар барыбер яшьлек хыялларына тугрылыклы булып калалар- икесе дә яңадан мәктәпкә, балалар янына кайта Шушы рухи халәт бигрәк тә Нәзирә обрә зы аша тулы ачыла. Ул. шактый вакыт үтсә дә. үзгәрмәгән, үзенең идеалларына хыянәт итмәгән Күңеленең түрендә үк яшеренеп. ваемсыз еллар тарафыннан тома-лана язган бу тугрылыкны яңадан баш калкыгтыру эчен яшьлек дустының шифалы сүзе генә җитмәгән икән.
Д Зебәерованың геройлары кайвакыт, югарыда әйтелгәнчә. тормышның терле авырлыклары каршында каушабрак калсалар да, нигозде. чорыбызның ару-талу белмәс, кайнар йерекле яшьләре Алар — тынгысыз, алар кереш эченде. юлда Бу юлда ялгышлар да була, билгеле Язучы ул хакта ачынып, әрнеп яза «Яшьләр кү-ңеле» җыентыгына кергән «Сызган балдак», «Кыз вөҗданы» кебек хикәяләрне укыгач, без моңа тагын бер кат инанабыз
Д Зебәероааны. нәчкә күңелле, тынгы белмәс язучы буларак, тормышның төрле яклары кызыксындыра Тик кайбер хикәяләрендә аның вакыйгаларны журналистларча, алдан билгеләнгән план-схема буенчарак бәян итүе сизелә Мәсәлен, «Табын» хикәясендә автор әйтергә теләген фикерен дәлилләү эчен ачыктаи-ачьж фактлар китерү юлына баса Хикәя шундый ук рухтагы нөтиҗә-соземте белән тәмамлана
Д. Зебәерованың яңа китабы күпләрне уйланырга мәҗбүр ите яшьләрне яратыл сайлаган һенерләренә, хыялларына хыянәтсез яшәргә енди