Логотип Казан Утлары
Повесть

БИЕКТӘ КАЛУ


Бөек Ватан сугышының соңгы көннәрендә һәлак булган полкташым өлкән лейтенант Сәләховка багышлыйм
у көнне Сәйрин Сәләховны иртәнге сәгать дүрттә уяттылар Орел-Курск юнәлешендәге һөжүмнен башланган чагы иде Узган очуда икенче эскадрилья берьюлы дүрт экипажын югалтып кайткач. Сәләховны шунда күчерделәр Очучы лейтенант Сәләхов моңа кадәр дүртенче эскадрилья сафында иде Икенче эскадрилья фронтны өзәргә килүче дошман танкларын бомбага тотарга приказ аллы Самолетларын кичтән әзерләп куйдылар. Торып тамак ялгау белән аэродромга юнәлделәр Иртәнге сәгать биштә очкычларның моторы үкерүдән жнр ләр селкенә башлады Самолетлар бер-бер артлы һавага күтәрелеп, «клин» сафЫна тезелделәр дә көнбатышка таба юл тоттылар
Сәләховның штурманы — Астрахань егете Анатолий Әмитов, укчы радист Мелитопольдән — Николай Стадннченко, һава укчысының фа милнясе Кашаев иде. Рузаевка станциясендә туып үскән егет Татарча яхшы белсә дә. нигәдер. Кашаев бу телдә сөйләшергә кыенсына
Экипажның шушы составта дүртенче генә мәртәбә һавага күтәрелүе, алар әле бер-берсенә тулысынча күнегеп тә бетмәгәннәр иде
Яктыра башлаганда тугыз самолеттан торган эскадрилья фронт сызыгы өстеннән үтте Кызарып кояш чыкты Шул чакта очучылар бер могжиза күрделәр күк йөзен бомба ташларга баручы һәм бомбаларын дошман гаскәрләре өстенә бушатып аэродромга кайтучы самолетлар чуарлаган. Әйтерсең күк йөзен тимер болыт каплаган. Төрле якка агылып торган кара болыт Кыямәт көне диярсең Очарга хәзерләнгән чакта бу турыда кисәтеп куйганнар нде Бәрелешү хәтәре шул кадәр зур булуын Сәйрин һавадагы очкычларны күргәч кенә аңлады
«Клин» сафына эскадрильяның һәр звеносы өчпочмак ясап тезелгән була Ии алда — комэск' самолеты Сәләхов самолеты иң артта, сафның сул як читендә бара иде Ияреп очканда сул яктан бару читенрәк Шуңа күрә дә дошман истребительләре очкычларның сул якта
' Эскадрилья командиры
гысына һөҗүм итәргә тырышалар Гомумән,.арттагы самолетны бәреп төшерүе уңайлырак Сәйрин бу турыда яхшы'белэ Экипаж әгъзаларын ул алдан кисәтеп куйды.
Фронт сызыгы өстеннән дә хәвеф-хәтәрсез узып киттеләр. Бомба ташлыйсы җиргә җиткәнче һөҗүм итүче булмады. Эскадрилья тыныч кына оча бирде, һавада ике якның да самолетлары күп иде. Үз очкычларына тидерүдән куркып, зениткалар атмый иде.
Алда немец танклары күренде Комуфляж төсенә буялган танкларны җирдән аерып булмый иде Артларыннан күтәрелгән тузан биниһая зур койрыкка охшап сөйрәлеп бара. Танкларны табарга шул ярдәм итте.
Бомба ташлар өчен эскадрилья сугышчан курска чыга башлады Бу иң мөһим, иң җаваплы чак. Тизлекне һәм биеклекне үзгәртергә ярамый
Сәләхов комэскның һәр хәрәкәтен, самолетның кыймылдап куюын да бөтен күзәнәге белән сизеп бара. Менә аның бомболюклары ачылып китте Озакламый бомболюктан бомбаларның кара борыннары күренәчәк Хәлиткеч мизгел. Әгъзаларда көчле киеренкелек Нәкъ шул чакта укчы-радист кычкырып җибәрде.
— «Фоккер»лар!
Дошман истребительләре атакага Сәләхов самолетының траверсыннан киләләр Бу юнәлешкә очкычтагы бер генә пулемет та төзәп ата алмый иде
— Командир, сулгарак бор! Зинһар! Биш кенә градуска...— дип кычкырды укчы-радист. һава укчысы да үтенеп сорый. Икенче звено командирының самолетыннан да ата башладылар. Аңа эскадрильяның калган экипажлары да кушылды.
Бомба ташлаганчы очкычны курстан читкә алырга ярамый
— Әз генә түзегез Хәзер бомбаларны ташлыйбыз, — диде Сәләхов укчы-радистка Ләкин соң иде инде Снаряд Сәйриннән метр ярымга Урнашкан прибор тактасын умырып алып китте. Фюзеляжга урнашкан бактан бензин чәчрәп чыкты. Секунд үтүгә, очкычны ялкын чорнап алды
Очкычны пикегә кертеп, Сәләхов самолетны чорнаган ялкынны өзәргә тырышып карады Снарядның берсе идарә итү төеренә тигән иде Очкыч рульне тыңламады Сәйрин тагын һәм тагын штурвалны ка- ергалап карады Машина җансыз иде Ул һаман янтая бара һәм дөрләп яна «Хәзер бензобаклар шартларга тиеш», дигән фикер чагылып китү белән Сәләхов
— Сикерегез! — дип кычкырды —Тизрәк сикерегез, бензобаклар шартлый!
«Фронт сызыгын ничек үтәрбез икән?» дигән сорау капылт кабынып сүнде «Җирдә снарядлар ярыла, шулар арасына ничек төшәрбез икән?» — дип уйларга өлгерде һәм ялкын арасыннан үрмәләп чыгып. Сәләхов бушлыкка чумды Бушлык дигәне буш түгел иде шул. Анда снарядлар көтүе ыжгырып оча Шартлау дулкыннары һаваны туктау сыз актарып, айкап торалар Җирдә сугыш бара Андагы сугышчылар җиргә башларын төртеп пулядан саклана, җирне казып яшеренә ала һавада син ун чакрымнан күренеп торасың
Шартлау дулкыны чөеп ыргытканда Сәйрин парашютын ачарга өлгермәгән иде әле Алданрак сикергән штурман Әмитов парашютын ачып өлгергән өлгерүен, тик егетнең башы җансыз булып күкрәгенә салынган, аяк-куллары җепкә таккан шикелле асылынып калган, гәүдәсе һавада пычкы кибәге тутырган капчыктай чайкала «Я снаряд, я булмаса шартлаганда самолет кыйпылчыгы тигән», — дип өзгәләнеп куйды Сәләхов. — Парашютымны ачсам, мине дә үтерәчәкләр .»
Курку парашютны ачтырмыйча бер-ике секунд түзәргә мәҗбүр итте Сәләховны шушы соңару коткарды бугай
Сәйрин парашютын ачып җибәргәндә штурманнын җансыз гәүдәсе һаман әле һавада чайкала иде Укчы-радист Стадниченко җиргә төшеп җиткән Аны фашистлар камап азапланалар «Мине дә алырга тырышачаклар», — Сәйрин кобурасын ычкындырып куйды «Укчы күренми, чыга алмыйча, самолет белән бергә шартладымы икән, мескен?»
Бер генә минут элек алар дүртәү иделәр Көрәшергә, соңгы тамчы ф канга кадәр фашистларга каршы торырга әзер иделәр «Менә нишләдек».
Сәләхов җиргә якынайганда укчы-радистның кулларын артка каерып бәйләп өлгергәннәр иде инде Ике фашист штурманнын кесәләрен актарып азаплана Җир һаман якыная Әнә бер төркем солдат өерелеп болай таба йөгерә башлады.
Аяклар дөпелдәп җиргә бәрелде Сәләхов шундук парашютын ычкындырып ыргытты Пистолетын суырып алды, йөгерергә тотынды Туктап тормыйча, як-ягына каранып алды. Ун якта сирәк агачлык, сулда — немецларның позицияләре иде Сәләхов урман ягын сайлады Артыңнан үлем куганда гына шулай йөгерә аласыңдыр һәр адым — бишәр метр Артыңнан җил дә куып җитәрлек түгел Күзне утлы пәрдә каплаган Күкрәк эче уттай кызган иде Үпкә тулы күмер, күмер һаман кыза Бугазга һава кайнарланып керә. Тамак төбенә борычтай әче корылык тыгылган Арттан үлем куа Сәйрин, гүя үзе генә түгел, ә аның яшисе килүе үлемнән кача
Йөгерә торгач, Сәйрин инеш ярына килеп чыкты. Инешнең теге ягында сирәк түмгәкләр каплаган сазлык иде. Тәмам хәлсезләнгән Сәләхов инешкә ташланды Инеш суы тездән генә икән Төбе баткак Сәйрин ләмгә бата-бата бер тын барды да атлар хәле калмагач, сазлыкка кереп, тал куагы астына посты.
Як-яктан шыбырдап күбек күтәрелә. Күбек ярыла, борынга сасыган йомырка исе килеп бәрелә. Сазлык Сәйринне әкрен генә суыра, җәһәннәмгә сөйри иде Юешлек тире аша тәнгә, канга үтеп керде. Салкын Сазлык үзенең кара эшен кара йөрәкләрчә астыртын гына эшли бирә Якында гына бака кычкырып алды Күбек һаман күтәрелә, шарт лап ярыла. Тирә якта үлем. Эскадрилья инде кайту юлындадыр Туплар ата. Моторлар гөжли Якыннан танклар үтә Сәйрин йомшак түмгәкне кысып кочаклаган, авызын киереп ачып, һава йота. Тын һаман кысыла бара Йөрәк тибә иде әле.
Туплар авазы аша эт өргән тавыш ишетелеп китте Тавыш һаман якыная, якыная. Эт өрүенә гырылдап сөйләшкән тавышлар да кушылды
«Эзәрлекләп киләләр, — дип уйлады Сәйрин Япа-ялгыз калдым Дүртебез дә исән булсак, болай куркыныч булмас иде Атышыр, каршы торыр идек Укчы-радистны нишләттеләр икән? Бәлки штурман аңын гына югалткан булгандыр? Самолет янды Мин генә җиргә исән-сау төшеп җиттем Фашистлар мине эзәрлекләп киләләр Ә сазлык һаман суыра. Өстә дә үлем, аста да»
Этләр якында гына өрә башладылар Елганың теге ягында кычкырып чит телдә сөйләшкән тавышлар ишетелде «Тапмасалар гына ярар иде йа раббым!» — Сәләхов тәңрегә ялвара башлавын сизми дә калды ■
Аяк тавышлары тукталды Эзәрлекләүчеләр сөйләшмичә тыңланып тора башладылар Сәйрин аларны күреп алды Өч солдат Шуларның икесе эт җитәкләгән. Өсләрендә күкшел кием Өченчесе автоматын күкрәгенә терәп, сагаеп, тирә-юньне күзәтә Ниһаять, эзәрлекләүчеләр кузгалып, елга яры буйлап киттеләр Сәйрин иркенләп сулыш алды Башын күтәрә төште «Киттеләр Ярый әле күрмәделәр Тизрәк моннан чыгарга кирәк —дип уйлады ул һәм нәкъ шушы мизгелдә яңа дан аяк тавышлары ишетелде Эзәрлекләүчеләр кире әйләнеп кайталар
МИРГАЗИЯН юн Ы.С ф БИЕКТӘ КАЛУ
НДС — Эземә төштеләр Бетте баш». — дип уйлады Сәйрин һәм шушы фикерне раслагандай автомат такылдап алды. Баш өстеннән бер-бер артлы пулялар сызгырып узды. Су чәчрәде. Сәйрин янындагы куак киселеп сазлыкка ятты.
Сәләховның нигәдер этләргә хәтере калды «Сез бит адәм баласының иң якын дуслары, — дип уйлады ул. — сез дә фашистлар ягына аугач, бу дөньяда кешелек вазифасына тугрылыклы кемнәр генә калыр? Власть фашистлар кулында.— дип уен дәвам итте ул. — власть аяусыз- лыгыннан сине беркем коткара алмый.—Икенче мизгелдә этләрне акларлык дәлил табылды — Этләр дә фашистлар кулында. Тәкъдирне алар хәл итә Шуңа күрә, бары тик алар ягына ауган җаннар гына яши ала. Ә яшисе килү шундый аяусыз...»
Сәйриннең үләсе килми. Аны исә төрле яктан һәлакәт чорнаган. Адәмнең дусты саналган этләр дә Сәләховка каршы иде
Эзәрлекләүчеләрнең аяк тавышлары тынганчы Сәләхов шушы.турыда уйлап ятты Сазлыктан чыгарга кирәк иде. Автомат пулялары куакны чабып ташлагач, тотыныр нәрсә дә калмады. Куллар сазлык ләмен айкап, тотыныр урын эзлиләр, һич тә сазлыкка батып тончыгасы килми иде. Ә мәкерле сазлык Сәйриннең теләге белән исәпләшми, һаман суыра.
Кармалана торгач, Сәйриннең кулы тал тамырына төртелде. Ул аны көче, теләге һәм яшисе килү өмете белән эләктереп алды. «Өзелмә, тамыр! Зинһар өзелмә Миңа бит әле егерме дә тулмаган Өзелмә! Син минем бердәнбер ышанычым, киләчәгемнең, миннән туачак балаларымның ышанычы...»
һәм тал тамыры аның теләген аңлады, үлемнән коткарды.
Сазлыктан чыкканда, көн кичкә авышып беткән иде инде. Иң элек Сәйрин кояш баткан юнәлешне чамалап алды. Каршы якка, көнчыгышка барырга кирәк. Ул, кача-поса, шул якка юнәлде.
Көндезләрен куак астында яшеренеп ятарга туры килде Төннәрен туктаусыз көнчыгышка үрмәләде. Авыллар — немец кулында. Ул алар- ны урап узды Фронт сызыгына якынлашкан саен дошман позицияләре ешая барды. Ничә тапкыр инде Сәйрин фашистлар кулына эләгә язып калды. Нәрсә саклагандыр аны: уяулыкмы, бәхетме? Аны, мөгаен яшисе килү, сугышны бетереп, өйгә, туганнары, сөйгән яры янына кайтасы килү теләге саклап калгандыр. Атна буе авызына бер валчык ипи эләкмәде. Бу юлы аны үлән коткарды
Сигезенче тәүлектә, дошман оборонасын өзеп, һөҗүмгә баручы үзе- безнекеләр часте Сәләховны табып алды Тагын бер атнадан ул үзенең полкына әйләнеп кайткан иде инде
Соңгы дислокация вакытында авиаполкның икенче эскадрильясын барон утарына урнаштырганнар иде Кызгылт базальт таштан салынган биек сарай, һәр кирпече, һәр бизәге биеклеккә, алла яшәгән күкнең җиденче катына омтылып торгандай күренгән готика ысулы Бинаның дүрт почмагыннан дүрт зифа манара калкып чыккан Шунлыктан, сарай өмәядләр чорында салынган мөселман мәчетен хәтерләтә иде Төрле төстәге борынгы пыяладан җыелган тар һәм биек витраж тәрәзәләр балкып ерактан ук күзгә ташлана Калын, нык диварлар Аларның өске өлешендә дошман утыннан яшеренеп ук атар өчен җайланган махсус уелмалар. Гаҗәеп бина иде икенче эскадрилья урнашкан барон сарае: сәнгать һәйкәле, хисар, урта гасырның зәвыгы
һәм максаты турында сөйләүче белешмә, елдан-ел бәясе күтәреләчәк кыйммәтле мөлкәт бу
Сарай яныннан тыныч кына үтеп китеп булмый Туктыйсың, хәйран калып бер тын карап торасың. Бераздан, күңелдә ялгызлык тойгысы уяна. Гомернең шундый кыска булуы, вакытның аяусыз тиз агуы — тагын әллә нинди кнмсенүле уйлар тиз-тиз кабынып сүнә Сокланасың, ♦ шушы матурлыкка карап туйганчы хозурланасың, шушы гүзәллекне * тудыручыларга баш иясең килә, ләкин ниндидер көч бу теләкләрне < үтәргә ирек бирми, шомландыра, күңелне тынычсызлый «Бинага шу- л шындый сыйфатлар кертергә нинди көч ярдәм иткән’ Кемнәр салган £ бу сарайны? Җиңүчеләр? Җиңелеп тапталган мескен коллар? Кемнәр = салган моны? Җиңелүчеләр түгелдер. Гадәттә, алардан зиндан салдыр- л талар Җиңелгән халык буйсынырга тиеш Буйсынучы булган жирдә ♦ тирмәгә мохтажлык була Сарайны жинүчеләр салгандыр йөз мең- о ләгән, миллионлаган кешеләрнең башларына житкән кансыз рыцарь- ® лар әсир төшкән кешеләрдән салдырткандыр бу сарайны*. g
Эскадрильяның кызыл почмагы баронның кунак бүлмәсенә туры х килгән иде Озынча иркен зал Түшәмнәр биек Почмакларга урта « гасыр рыцарьларының корыч киемнәрен бастырып куйганнар Аларның п билләрендә озын туры кылыч, кулларында — сөңгеле айбалта Шулар- < ны күрү белән тәннәрең чымырдап китә Бер генә мизгелгә сугыш а. әсбаплары җанланып хәрәкәткә килгәндәй булалар Сиздермичә генә = артыңнан килеп айбалта белән түбәңә кундырырлар шикелле.
Ишекләр, тәрәзә яңаклары, стена буена тезелгән мәһабәт шкаф лар затлы агачтан ясалганнар Туктаусыз уза торган хисапсыз еллар аларны әкренләп шомартып үткәннәр Кызгылт гәрәбә төсендәге агач әйберләргә борынгылык сеңгән
Идән паркетын һәр буынның олтаны ышкып ялтырата торган Ба шыкны иеп карасаң, идәндә үзеңнең шәүләңне күрәсең Шәүлә күңеле ңә шом сала «Әллә сарай хуҗаларының тынычлана алмаган җаннары артыңнан сагалап йөриләрме икән?» — дип шикләнеп куясың Ак буяу белән кызыл комачка язылып, түр як диварга эленгән «Дошман тар- мар ителде, без җиңдек» дигән лозунгны күргәч кенә җан бераз ты нычланыгг китә. Озынча түгәрәк өстәлгә газеталар бәйләме таратып ташланган Иң өстә «Сталин лачыны» газетасы ята Шушы газета 1ылсымы күңелдә бернинди шик калдырмый
Сугыш инде тәмамланды диярлек Әле тукталып бетмәгән атышу лар. үлемгә каршы барулар бары тик сүнеп өлгермәгән инерция генә Шуңа карамастан, бу сарайда үз җиренә хас йортлардагы тынычлык юк иде шикелле Сарайның бүлмәләре аша вакыйгалар, еллар, озын гасырлар, очрашулар, аерылышулар, шатлык-куанычлар. күз яшьләре, тар-мар ителгән язмышлар, чәлпәрәмә килеп ватылган кайнар мәхәббәтләр уза торган. Алар каядыр китеп югалганнар, ә шаукымнары шушы стеналарга сеңеп кала килгән. Шул стена ташына сеңеп калган вакыйгалар көче шомландыра бугай кунак бүлмәсенә ялгыз кергән кешене.
Звено командиры өлкән лейтенант Сәйрин Сәләхов кызыл почмакка кергәндә шушы турыда уйлый иде.
Бүлмәдә беркем дә юк әле Почмаклардан кукраеп сиңа карап торган корыч киемнәр генә, күнегеп җиткәнче, сакчылар шикелле тоелалар. Шкафлар тулы күн тышлы фолиантлар. Аларның алтын язулы төпләре затлы пыяла аша күренеп тора Китап бизләрендә гасырлар буе тупланып килгән үлмәс фикерләр Күп гасырлар, күп илләрдән җыелган даһиларның уй фаразлары Витраж тәрәзәләр аша салават күперемә охшашлы яктылык иңә. Яктылык айбалталар йөзендә чагылып.
коралга буялып калган кан булып күренә иде «Менә нәрсә Шомландыра икән», — дип уйлады Сәләхов түргә узганда.
Ул тәрәзә каршындагы биек күн кәнәфигә чумып утырды Кесәсеннән хат чыгарып, укырга кереште.
Бу хат бер мәртәбә укылган инде. Аны сугышчан заданиега очар алдыннан гына тапшырдылар. Вакыт тар иде. Сәйрин хатка күз йөртеп кенә чыгарга өлгерде Шул чакта аның, аулак урын табып, хат сүзләрен әнисенең тансык тавышына әйләндереп, туйганчы хозурланасы килгән иде. Менә хәзер шундый шарт туды Сәйрин рәхәтләнеп әнисе нең сүзләрен тыңлаячак.
«. Улым, монда сугыш бетә дип сүләп йөри башладылар Бетсен, иншалла, шулай булсын Бетсен дә дөмексен, бүтән кабатланмасын. Куаныч белән, тынычлыкта, бергә-бергә, тигезлек белән дөнья көтәргә язсын .. Бу сугыш бик авыр булды Йорт саен диярлек кара кайгы Син киткәч, Әбделкәрәмнең, Мотыйкның. Шырый Шәрифулласының үлү хәбәрләре килде. Нинди кешеләрнең башына җитте бу сугыш Шул башланганнан бирле ут йотып торсак та. тыштан белгертмәдек. Көн саен сезне уйладык Иншалла, бетә диләр. Синең исән калуыңа шул хәтле сөенәбез. Сиңа озын гомер теләп кылган догаларымны алла- һы тәгалә кабул итте, күрәсең. Инде кайтуыңны көтә башладык. Турай базарына барып, ике каз апкайттым Икесен дә каклап асып куйдым. Синең кайтуыңны көтәләр. Ризык итәргә язсын инде. Сугыш бетү белән туры өйгә кайт. Тукталып торма, яме. Узган атнаны кич утырырга Мәрфуга ахирәт кергәнне. «Сәйринеңне марҗалар акайтмаса инде» дип күңелемә шом салып китте. «Минем улым андыйлардан түгел» дигән булдым. Ә үзем шнкләнәм. Кичә төнлә төшемдә күгәрчен куып йөргәнеңне күрдем. Шикләндерә башлады Сугыш бетү белән туры өйгә кайт, яме Көтәбез .»
«Әниләр онытмыйлар безне, — дип уйлап куйды Сәләхов. — Нинди генә шартларда да онытмыйлар. Үзләре ач яшәп, соңгы сыныкларын безгә саклыйлар. Каклаган казлар әзерләп көтәләр Ә без кайвакыт хат язарга да онытып йөрибез»
Сәйриннең күңеле йомшаргандай булып китте. Ул бер тын тәрәзәдән иңгән нурларга карап уйланып утырды. Аның әнисе атна саен диярлек язып тора, ә аны армиягә озаткан кыздан инде ярты ай хәбәр юк. Авылда гына торган булса. Разиясы турында Сәйрин бәлки болай борчылмас та иде. Ул бит калада укый. Шәһәр Сәләховны шомландыра иде. Кала шартлары катлаулы Анда кешеләр күп. Кемнәр генә очрамас...
Сәләховның күз алдына какларга элгән казлар килеп басты;
Салкынча көн Язгы якты кояш. Карлар басылган Көрт өстен дәге бозланган кар кәрәзләнеп беткән. Ачыла башлаган юллар ерактан күренә Юлда жим чүпләп йөргән кара каргалар. Түбә читләреннән чут-чут тамчы тама. Кәрниз астына, тамчы тимәс җиргә. Сәйриннең әнисе Минзифа апа кояшка каршы ике каз түшкәсе асып куйган. Яз җиле казларны назлап кына сыйпап уза. Каз итенә җылы нурлар, язның сафльп ы. әнисенең кунакчыллыгы сеңә.
«Каз каклау борынгыдан калган йола түгелме икән? — дип уйлады Сәләхов. — Моңа күчмә чорда ук өйрәнгәннәр булса кирәк Каклаган казны юлда йөртергә уңайлы бит. Ж,әй көннәрендә дә аны бик озак саклап була».
Сәйриннең туган авылында яз җитү белән хатыннар ит какларга, киндер агартырга керешәләр иде. Кичләрен моңаеп гармун елый Мон уяна, теләкләр җанланып китә, яшәү яңара. Гармун тавышы Ык аръягындагы тауларга барып бәрелә дә. кайтаваз булып, авылга әйләнеп кайта
Көзләрен гармун тавышы икенче төрле була Көзге момнарда яше рен кан.натьлек, аулак өйләргә жыелып күңел ачарга чакыру, армиягә киткәнче күңел ачып калырга өндәү авазлары ишетелә Яз моңнарына түзә алмыйча гармун елавы үзәкләргә үтеп керә. Сәйрикнең авылында гармун тавышына кушылып мәхәббәтнең кайнар сулышы, яшьлек чорының үкенечле кыскалыгы һәм яшәүнен катлаулы булуы яңгырый * иде Язгы кичтә яңгыраган көмеш телле тальян тавышы гамьсез уйн ■ көлеп үскән яшь кызларның йөрәкләренә беренче җәрәхәт сала Мәхәб , бәт шушы тавышка уянып беренче сулышын ала
Сәйрин уйга чумды. Казлар какланып җиткән, имеш Ул сәкегә £ кырын ятып ит пешкәнен көтә Күкрәгендә йомшак, җылы песи Ул х йоклый. Шундый рәхәт тынычлык тора аларның өендә. Татулыктан һәм “ яратудан яралган гаилә җылылыгы. Әнисе казан тирәсендә йөри Ара- * тирә аның талир тәңкәләре чыңлап куя Бу бик борынгы тавыш Талир - тәңкә танышы рәхәт иминлек хисе уята Җылы мөн-к гбәт, тигезлек. ’ татулык һәм бергәлек көе бу. Талир тәңкәләр тавышы җан тыныч. 3 күңел рәхәт чакта гына яңгырый Ирләр ызгышкан, хатын-кызлар яшь түккән чакта бу таныш сүнә, каядыр китеп югала
— Иптәш өлкән лейтенант, сезне штабка чакыралар. - диде кинәт “ иңгән ирләр танышы
Әнисенең сурәте сүнде, юкка чыкты. Шул сурәтне ычкындырмаска £ теләп, Сәйрин күзен чытырдатып йомыл карады — файдасы тимәде, х Ул үзенең көндәлек вазифасына, хәрбилегенә кайтты
Ишек яңагына сөялеп полк писаре старшина Васюканиев басып тора иде. Старшина, погонга йолдыз өстәлүне акыл артуга санап, чын күңелдән ышана торган бәхетле бәндә иде. Егетнең кысыграк күзләрендә буйсыну катнаш курку сурәтләнеп калган Хәрби пнеарьләрдә генә очрый торган ялагайлык Васюканцевның кыяфәтенә чыгып өлгергән иде инде Ул күзен челт-челт Йомып, кызганыч итеп елмайды да сүзен тагын бер мәртәбә кабатлады
Сезне штабка чакыралар, иптәш өлкән лейтенант
— Ишеттем. Васюканцев, барам, - диде Сәләхов — Кем чакыра3 Майор Побежимовмы?
Старшинаның йөзенә курку йөгерде:
Ю ук. Майор Побежимов түгел Сезне, иптәш өлкән лейтенант, дивизия штабына ук чакыралар Штаб начальнигы полковник Филимонов үзе шалтыратты Сәгать төгәл тугызда минем кабннетымла булсын диде Полковник Филимонов үзе
Үземне генә чакыралармы, әллә экипаж белән бергәме?
- Бу турыда аерып әйтмәделәр, — диде штаб писаре һәм тагын күзләрен челт-челт йомып алды.
Ачыклап сорамадыңмыни3
Гафу итегез, сорарга кыймадым шул, Васюканцен җинаять өстендә тотылган сабый шикелле кызарынды һәм тәмам югалып калды Тагын елмайды Акланыр өченме. Сәләховка штабның бер серен ачып салды
Узган атнада, иптәш өлкән лейтенант, лично сезгә Советлар Союзы Герое исеме бирү турында документлар әзерләп жибәрл-к Характеристиканы полк командиры подполковник Краснитлаэои үп
Шумтый шәп. шундый әйбәт характеристика Җибәргән документлар хәзер Мәскәүдәдер инде Бирми калмаска тиешләр Полк
командиры подполковник Красноглазой үзе әйтеп яздырды Озакла мын килергә тиеш.
— Сөенчесе сиңа. ВасюкаИцев. Аракы эчәсеңме син? — диде Сәләхов.
Старшина тагын югалып калды.
— Юк. эчмим. диде ул Ярамый эчәргә Устав рөхсәт итми.
Герой исеме турында сүз тимер юл күперен бомбага тотып кайтканнан сон кузгалган иде Сан буенча да. җимерелгән объектларның җитдилеге буенча да «ирекле ау»га йөрүчеләр арасында Сәләховның экипажы полк күләмендә беренче урынга чыккан иде Ике елда җиде ай эчендә сугышчан заданиегә очу саны һәм бирелгән заданиене үтәү сыйфаты ягыннан Сәләхов сугыш башланганнан бирле очучы зур. тәҗрибәле летчикларны куып җиткән иде.
Штурман белән укчы-раднстны тапкач, шулар белән барам, диде өлкән лейтенант. — Китәргә мөмкин.
— Слушаюсь китәргә,— Васюканцев борылып чыгып китте.
Старшина чыгып киткәч. Сәләхов бер сәбәпсез елмаеп куйды Аның укчы-радисты сержант Марсель Ялчинский полк штабы начальнигы Побежимовны «майор не догонишь» дип атал йөртә иде Чыннан да штаб начальнигы йөгерә-йөгерә йөрергә ярата. Ялчинский таккан кушамат һәр очракта ябышып кала торган иде
Урыныннан кузгалыр алдыннан Сәләхов нигәдер тагын каклаган каз турында уйлап алды. «Инде дуңгыз итеннән дә баш тарту юк бит. Ә каклаган каз ите һаман онытылмый. Без аны нигә шулай ярата быз икән? Дөресен әйткәндә, каз ите яратуны яшерергә дә туры килә иде. Каклаган каз итен генә түгел, күңелгә ошаган күп нәрсәне шулай яшерәбез».
Сәйриннең исенә госпитальдә яткан чагы килеп төште Лодзь шәһәре өчен сугышканда ул авыр яраланды. Сугышчан заданиедән кайтышлый аның звеносы искиткеч каты зенит артиллериясе утына юлыкты Снаряд кыйпылчыгы аның аягын ике җирдән тишеп узган иде Икенче бер ярчык Сәләховның ике кабыргасын умырып китте Яраланган килеш ярты сәгать очарга туры килде. Ярый әле Пе-2 самолетында пилот белән штурман бер үк кабинада очалар Үзенең соңгы штурманы Максим Майнагашев ярдәме белән Сәләхов самолетын көчкә аэродромга китереп җиткерде
Шул чакта прицелга бәрелеп, аның маңгае тишелгән иде Яраларын бәйләгәннән соң аны Пенза өлкәсендәге Кузнецк дигән шәһәргә госпитальгә озаттылар. Юлда барганда ярасына микроб эләккән Сәйриннең каны бозыла башлады.
Тәннең эсселеге утыз тугыз градус. Авыз чатнап кибә. Хәл юк. Тәннән туктаусыз тир ага. Берничә сәгать эчендә җәймәләр суга манып алган шикелле юешләнәләр иде. Күзне йому белән ниндидер кызгылт бушлыкка очып төшеп китәсең, йөрәкне курку кыса Әллә нинди дини курку. Туктаусыз саташтыра. Шул чакта һәр көнне диярлек Сәйриннең төшенә каклаган каз ите керә иде.
Кулына пычак тотып. Сәләхов чормага менә башлый, йорт почмагындагы бүрәнәләргә тотынып үрмәләргә кирәк. Алар шундый шома Кул тая Менүе шулкадәр кыен. Хәл юк. Кул ычкынып китәр дә егылып төшәрсең кебек тоела Аста бушлык Куркыныч караңгылык. йөрәк дөп-дөп тибә. Сәйрин. теш-тырнагы белән ябышып, һаман өскә үрмәли Ниһаять, соңгы ниргә Пычкы чүбе салып, туфрак белән бастырып куйган түшәм, өстә - салам түбә. Түбә астына тезгән каз
түшкәләреннән искиткеч тәмле ис килеп тора Шуларнын берсен Сән рин үрелеп тота Казнын итләч түшенә үткен пычак батыра. Башта майлы йомшак тире киселә, аннан сон карасу кызгылт төстә каты какланган ит Тоз тәме килеп торган каты иткә Сәйрин җәнлек комсызлыгы белән яшь. үткен тешләрен батыра -
Сәләховнын авызында утлы күмер Аңкауларга ут каба Тел пешә Су-у-у. — дип кычкыра иде Сәләхон — Су-у-у.
Шәфкать туташы коридорда йоклый Няня өенә кайтып киткән 5 була Ишетмиләр Шәфкать туташлары шундый яшьләр иде Яшь j кеше каты йоклый бит ул Янәшә караватларда авыр яралылар ын- * гыраша. Алар да су сорыйлар. - Су-у-у... Бер генә тамчы.
Ниһаять, шәфкать туташы уяна һәм яралыларга су өләшә Суса- . ган кешегә су бирүдән дә зур шәфкать юктыр бу дөньяда
Шул чакта Сәйрин үзенең бер җинаятен хәтерләде. Армиягә алынгач. поездда барганда, иптәш малайларыннан оялып. Сәйрин әнисе х җибәргән тозлы каз итен вагон тәрәзәсеннән ыргытып калдырган S иде йокысыз озын төннәрдә аның күңелен шомлы сораулар тырнады х «Әллә шул гөнаһым өчен төшемә каз нте кереп саташтырамы икән?..» «
Сугыш чорында яра тиз төзәлүчән була Икс айдан ул йөри баш- “ лады, кабыргалар ялганды Сәләхов госпитальдән ял итеп, тазарып < чыкты Аны кире үз полкына озаттылар Күңелдә төнге саташуларның £ эзе генә калды
Сәләхон, кызыл почмактан чыгып, офицерлар яши торган казармз га юнәлде Берничә коридор аша үткәч, өске катка бормалы баскыч тан күтәрелә башлады
Бу сарайда өч төрле баскыч бар бәйрәмнәрдә, кунак чакырган чакларда йөри торганы, көндәлек өчен билгеләнгәне һәм хезмәтчеләрнеке Шушы баскычларга, сарайның җиһазларына карап, Сәләхов монда өч төрле, өч сыйфатлы яшәеш акканын ачыклады «Яшәүнең дүртенчесе, яшерене дә булгандыр әле монда, яшерен мәхәббәт, яше рен дуслык һәм яшерен явызлык Яшәеш катламнарга бүленгән җир дә бу хәл булмыйча калмый».
Сәләхов казарма ишеген ачты Дневальный торучы сержант плек- сиглаздан ясалган портсигарын шомартып азаплана иде Соңгы ва кытта егетләр ватык самолеттан алган органик пыяладан төрле нәрсә ясау белән мавыгалар иде. Бу хәл сугышның тиздән бетәчәге ачык лантаннан соң башланды Матур саплы пәкеләр, портсигарлар, зажигалкалар, бизәнү әсбаплары - әллә нинди катлаулы нәрсәләр ясый белә иде алар Тизрәк чын эшкә, чын яшәүгә керешәсе килеп, алар- ның куллары кычыта иде
Иптәш өлкән лейтенант, сезне дивизия штабына чакырдылар диде дневальный.
Укчы-радист белән штурманга әйтелдеме сон?
- Юк
Мин әзерләнгән арада Ялчннскийга хәбәр ит Штурманны мин үзем табам. — диде Сәләхов
Сәйрин карават янына «килде Бу бинага урнашкач, офицерларга йомшак түшәк, мамык юрган өләшкәннәр иде Шундый әйбәт нде офицерларның урыннары Сугыш башланганнан бирле аларнын мон- 1ый шартларны беренче күрүләре иде Элегрәк алар кыр аэродромна рында салкын юеш землянкаларда яшәделәр
Өстәл янына туктан. Сәләхов бер тын аңа кызыксынып карап тор- 1Ы «Шундый матур итеп ясый белгәннәр бит Почмакларында җиз ын ясалган бизәкләр беркетелгән Коеп куйган кебек Ниндн генә
осталар юк немецлар арасында, — дип уйлап куйды өлкән лейтенант, — аларның күбесе кырылып бетте, калганнарының осталыгы бары тик мылтык атарга һәм окоп казырга гына җитә. Бу сугыш кузгатучыларның тагын бер җинаяте» Өстәлнең капкачын ачып, планшетын тапкач, Сәйрин кирәкле карталар сайлап алды. Дәфтәр һәм карандаш кирәк иде Алар да табылды
Хәзер өс-башны карарга кирәк. Дивизия штабына хәзерләнмичә барырга ярамый. Сәләхов итеген ялтыратты Каешын кысыбрак буды Көзге каршына килеп, фуражкасын төзәтергә кереште Фуражкага беркетелгән җиз краб нәкъ маңгай уртасында, каешның аелы нәкъ кендек турында һәм сәдәпләрнең барысы да эләктерелгән булырга тиеш. Армия төгәллекне ярата Синең киемең, аяк атлавың, кыланышың, хәтта фикерләреңә кадәр устав куйган таләпләргә тәңгәһ булырга тиеш. Шул таләпләрне үтәп бармасаң, сиңа авырлык килә Устав куйган таләпләр үтәлмәгән очракта, сине үзеңнән югарырак чинлы һәр офицер, синнән өстен һәр начальник шелтәли ала. Таләпләр төгәл үтәлеп барганда — син ирекле кеше диярлек.
Шушы хакыйкатьне Сәйрин Сәләхов хезмәтенең беренче елында ук үзләштергән иде инде. Шуңа күрә, аңа хезмәт итү җиңел булды.
Хәзер краб һәм аел тиешле урында, итек ялтырап тора Бары тик штурман Майнагашевны эзләп табасы гына калды.
Сәләховның штурманы утар хуҗасының эт асрар өчен махсус салынган сарайчыгында көчек белән уйнап йөри иде. Ул көчекне Максим моннан бер атна элек аэродром янындагы ташландык авылдан табып алып кайтты Ач, ялгыз, адашкан эт баласы иде ул. Туйганчы ашаттылар «Дуглас» дигән исем куштылар. Максим аңа эт сараеннан иркен бер бүлмә тапты Эскадрильяның һәр очучысы көчек турында кайгыртырга тырыша иде. Аны туктаусыз ашаталар, сөяләр, назлыйлар «Этнең бер генә хуҗасы булырга тиеш, — диде Майна- гашев. — Төрле кулда тәрбияләнгән эттән ялагай хәерче генә чыга». Штурман көчекне бикләп үк куйды Башка кешене аның янына җибәрми башлады.
Сәйрин килгәндә Майнагашев, бик тырышып, Дугласны боерык үтәргә өйрәтеп йөри иде. Үзе шундый шат, шундый канәгать, әйтерсең аңа дөнья малын һәм идарә итү властен тоттырганнар.
Сәләхов штурман белән эт арасындагы керсез саф дуслыкка сокланып куйды. Хәтта ике адәм арасында да мондый дуслык сирәк очрый бит Бер-береңнән файда көтү сүндерә дуслыкны. Ә тормыш шартлары дуслар ярдәменә мохтаҗлык тудырып тора. Керсез, саф дуслыңны саклау авыр. •
Этнең буйсынудан туган психологиясен җиңел аңлатып була. Хуҗасына тугрылыклы, файда китереп торучыны салкында, тузанлы баскыч астында асрыйлар. Ул хуҗаларыннан калган сөякне кимереп, ярым ач яши. Ә каймак урлаучы файдасыз мәче хуҗаларының куенында, юрган астында тора Сәйрин чынбарлыкта да шундый парадокслар очрата иде. Нилектән бу? Эт — эт тормышына, мәче — мәче тормышына риза булып, безне шуңа күнектергәннәнме икән бу?
Майнагашевның көчек белән уйнавын карап торганда Сәйрин шушы турыда уйлый иде. Алар икесе дә—эт тә, кеше дә — бәхетле иделәр. Шул кадәр бирелеп шаяралар, Максимны бу шөгыленнән аерырыга базмыйча, Сәләхов бик озак сокланып карап торды. «Әйдә, рәхәтләнсеннәр, сугыш вакытында мондый куанычлар сирәк очрый»,— дип уйлады ул. '
Казармада яшь, таза, көчле ирләр яши Анда устав һәм тәртип хөкем итә. Көн тәртибе минутлап алдан көйләп куелган. Казарма шартларында тәртипсезлек, шапшаклык, җәбер ише нәрсәләрнең бул- маслыгын алдан белеп торасың. Казармада яшәүчеләрнең үзара мө
нәсәбәтләрен устав хәл итә Шундый унайлы булырга тиеш казарма көнкүреше Ләкин анда бераз яшәгәннән сон нәрсәдер җитмәгәнен сизә башлыйсын. Нәрсә җитми?
Соңгы вакытта Сәйрин бала-чага белән сөйләшергә тели иде Ул әнисенең җылы, кайгыртучан мөнәсәбәтенә мохтаҗ иде Еш кына аның утын кисеп, су кертеп әнисен куандырып аласы килә Җан рәхәтлеге өчен аңа шушы нәрсәләр җитми иде Бахмач аэродромында £ торганда Сәләхов, шәһәргә барган чакта, бер сукыр карчыкны урам 2 аша чыгарды. Шуннан сон ул атна буе диярлек күңелендә ниндидер « рәхәт канәгатьлек сизеп йөрде. *
Казарма шартларында хатын-кызларда гына була торган йомшак- = лык һәм гаиләдәге җылылык җитми. Казармада таза, көчле кешеләр яши. Синең ярдәмеңә мохтаҗ кешеләр җитми анда, шундыйлар булмавы интектерә. Шәфкать күрсәтү теләге безнең канда бар күрәсең. ' Шул эчке рухи теләкне эшкә ашыра алмаган чакларда күңел коргак- х сый башлый. Миһербанлы буласы, яхшылык күрсәтәсе килү теләге, a чыгар юл тапмыйча эчкә җыелып, артык тупланган чакларда ни эш- = ләргә белмичә дошманланып ташлыйсың
Адәм баласы һәрвакыт корычтай каты була алмый, күрәсең. Ул = йомшаклыкка, назга, назлауга да мохтаҗ Яшәү дануннары шундый < катлаулы. £
Майнагашевнын көчек белән уйнап йөрүен карап торганда Сәйрин s шушы турыда уйлады. ж
— Җитте, Максим Калдыр этеңне Эш бар,— диде ул. нечкәлеккә бирелүнең чигенә чыгуын сизеп.
Майнагашев сискәнеп китте Этен, күтәреп алып, кочаклады, күк рәгенә кысты Әйтерсең, бу эт баласы түгел, ә Максимның имчәк улы иде Әйтерсең. Майнагашев үзе дә кырыс табигатьле сугышчан офицер түгел, ә бала яратучы яшь ана Әйтерсең, Сәйрин аның нмчәк ба ласын күкрәгеннән аерырга килгән
Штурман кашын җимереп экипаж командирына карады
— Нинди эш?
Әйе, табигать даһи. Табигый шартларда таза ирләр аерым яшәмәскә тиеш. Тирә-юньдә сабый балалар, сине ярдәмеңә мохтаҗ карт-коры, хатын кыз булмаганда син бәхетле була алмыйсың Бу— табигатьнең катгый кануны Шушы канунны син берничек тә үзгәртә алмыйсың Ул синнән көчлерәк
Максим айныды. Ул көчеген бүлмәсенә илтеп ябып, ишеген би кләде.
— Мин әзер, командир Нинди эш бар?
- Безне дивизия штабына чакыралар, — диде Сәләхов
У һу, дивизия штабына? Нигә чакыралар икән?
— Кунакка түгел, билгеле Бар. планшетыңны алып чык, — Штурман урыныннан кузгалгач, өстәде. Гимнастеркаңны да чистарт Безобразие Эт йонына батып беткәнсең
Майнагашев командирына карап, матур итеп елмайды Аның бите яктырып, нурланып китте Яратудан, якынлыктан туган шелтәне ул аңлый.
Баскычтан укчы радист Марсель Ялчннский төшеп килә иде Ул Майнагашевка нәрсәдер әйтте Үтешли алар шаярып төрткәләшеп алдылар Максим казармага кереп китте ЯлчинскнЙ бер-ике басманы гыныч кына төшкәч, сул аягын күтәрде дә титаклап сикерергә кереште
— Командир, әллә безне жиңү парадына чакыралармы? — диде ул Сәләхов янына килеп җиткәч.
— Баргач белерсең.
— Юк. командир, күңел сизә. Безне берәр төрле почетлы эшкә билгеләгәннәр Берәр бөек шәхесне чит илгә конференциягә илтергә түгелдер бит? Әллә безнең экипажны Сталин үзен йөртергә чакырамы икән?
— Симерә башладык. Озакламый бозыла башлавыбыз бар. Эшсезлек черетә бит. Фронт өстеннән очып, бераз җилләнеп кайтырга кушалар, — диде Сәләхов шаярта төшеп —Әнә Майнагашев та чыкты. Кузгалдык. Соңга калуыбыз бар
Сугыш дошман җирендә иде инде Икенче Белорус фронты Штральзунд — Росток — Шверин юнәлешендә уңышлы - һөҗүмнәр алып бара. Беренче Белорус фронты 16 апрельдә башлаган атака сын көннән-көн көчәйтеп, стратегик заданиене үтәп килә иде Фронт озакламый Берлинга килеп җитәргә тиеш Каршылык күрсәтү бетмәгән әле. Кайвакыт фашист гаскәрләре өметсез чаялык белән каршы торып карыйлар. Андый урыннарда аяусыз каты кан коюлар булып ала Дошманнарның чигенергә теләмәгән частьлары юкка чыгып калалар.
Безнең гаскәрләр Германиянең башкаласын камап алырга әзерләнәләр иде.
Сәләхов хезмәт иткән авиаполкта да сугышның тәмамланып килүе ачык сизелә. Соңгы очуда, безнең гаскәрләр чиктән тыш тиз алга китү сәбәпле, эскадрилья үзебезнең частьларга зыян китерүдән куркып, бомба ташлый алмыйча әйләнеп кайтты Шуннан соң атнадан артык инде беркемнең дә һавага күтәрелгәне булмады
Экипажның өч очучысы, кояш нурларына коенып, дивизия штабына таба атлыйлар иде.
Итек үкчәләре асфальтка тигән чакта җир астыннан дөпелдәгән тавышлар ишетелеп китә Ниндидер шомлы, матәмле тавышлар Монда ике яклап агач утыртканнар иде. Тар сукмактан өчәүләп ба рып булмады. Командир алгарак чыкты Штурман белән укчы-радист аңа ияреп киттеләр
Очкан чакта экипажны уртак эш берләштерә, һавага күтәрелү белән бер теләккә берегеп, уртак ихтыярга кысып төйнәлгәндәй буласың. Кабиналар аерым, шуңа карамастан, ялгызлык юкка чыга, мөстәкыйль булуыңны да тоймый башлыйсың. Очу эше кешегә бик күп яңа сыйфатлар өсти. Бердәмлек хисең көчәя Үзара элемтәгә җаваплырак карый башлыйсың. Дуслык тойгысы гайрәтләнә Иптәшлек мөнәсәбәте җитдиләнеп китә. Бергә очкан кешеләр арасында шундый җылы, шундый тирән туганлык тойгысы уяна
Башлап Сәләхов үзенең штурманы белән дуслашты. Айхал якуты Майнагашев кәкре аяклы бер кеше иде. Ат менеп йөрергә уңайлы сыйраклар. Аның атлап йөрүе дә аюныкына охшашлырак иде. Үкчәләре бер-берсеннән ерак торалар Йөргәндә аягының баш бармаклары бер-берсенә тия язып китәләр. Максимга битнең дә тактадай яссысы эләккән. Әллә табигать аның битен җентекләп эшкәртергә иренгән, әллә чыдам, нык булсын дип шулай эшләгән. Максимның борыны бөтенләй юк диярлек Бит уртасында күңелсез булып күренеп торган ике тишек. Битне ясап бетерер алдыннан табигать үзенең гаделсезлек эшләвен аңлап алган күрәсең. Ул Максимга гаҗәп матур, шундый килешле иреннәр уйган. Иман нуры чәчеп торган коң-
гырт күзләр. Тан калырлык ягымлы елмаю. Шуларны күрү белән егетнең бите җәлпәк, аяклары кәкре икәнлеген онытып ташлыйсың
Табигать барыбер гадел ул Табигать беркемне дә рәнҗетмичә матурлыкны тигез өләшә Әгәр гавам шаукымыннан туган сукыр инанудан арына алсак, без аяк атлаган саен табигатьнең бөек рәссам икәнлеген тоеп куанып торыр идек. *
Майнагашевны табигыйлегенә. анын рухи матурлыгына эскадрилья > очучылары сокланып туя алмыйлар шул. Аны күрү белән эчтә бер < җылылык уяна Бераздан син аның өчен эһ тә итмичә, җаныңны би- п рергә әзер буласың Сәләховнын штурманы әнә шундый кеше нде *
Элекке гасырларда Максим Майнагашевтан кабилә юлбашчысы. = я булмаса мәшһүр шаман-кам чыгар иде Кайвакыт аның офицер “ булуы да сәер тоела. Офицер икәнсең син. җилкәңә ука погон тагып ♦ йөрүдән тыш, кеше арасында офицерлык ролен оста уйный белергә £ тиеш. Тормыш сәхнәсендә һәркем артист, һәр кеше үзе уйлап чыгар- х ган рольне уйный Берәүләр оста уйныйлар, икенчеләр ышандырыр- Q лык итеп башкара алмыйлар Максим шундыйлардан иде
Солдат-сержантлар каршында үзен тәкәббер тотмаса да офицер « үзенең начальник икәнлеген һәр мизгелдә сиздереп торырга тиеш х Офицерның үзен тотуы, фикер йөртүе, мөнәсәбәтләре — һәр адымы < «мин офицер» дип кычкырып торырга тиеш Табигать баласы Максим £ Майнагашев өчен хәрби әхлакның кануннары таррак иде. Ул аңа х сыеп бетми Офицер үзеннән түбән чин алдында — начальник, югары « начальник алдында буйсынучы итеп тота белергә тиеш Менә шушы кагыйдә интектерә иде Майнагашевны
Авиаполкка килгән атнаны ук Майнагашев бер дуамаллык эшләп ташлады Пистолеттан атарга өйрәнү вакыты нде Максим лейтенант Кононенко белән бәхәсләшеп китте. Ул болай диде «Әгәр илле метрдан атып фуражкаңа таккан җиз крабның нәкъ уртасын тишеп чы- гармасам, бөтен офицерлар алдында битемә төкерерсең» «Нәрсә ул төкерек,—диде Кононенко Сөрттең — бетте, эзе калмый» «Кала. - диде эскадрилья штурманы капитан Гусев.— Биткә тигән төкерекне мәңге юып булмый Ул кешенең намусын, «кеше» дигән бөек исемен пычрата»
Бәхәсне тыңлап торучы лейтенант Бадальян Кононенкодан сорады
— Әгәр крабыңа тигерә алса .син Майнагашевның нинди таләбен үтисең?
Юк минем таләбем, диде лейтенант Майнагашев - Аның йөзенә пистолет төзәү үзе ни тора.
Егетләр эскадрилья командиры күрмәслек аулаграк җиргә киттеләр. һәм шул көнне Коионенкога яңа краб эзләргә туры килде Анын фуражкасында бармак сыярлык тишек барлыкка килгән иде
Шушы вакыйгадан соң Майнагашевка кызыксынып карый баш ладылар Төз ата белүе аның абруен күтәреп җибәрде
Сугышчан заданиега ешрак оча башлагач, егетнең тагын бер сәләте ачылды Максим дүрт мең метр биеклектән бомбаны кое эченә салып китә ала иле
Мондый осталыкның каян килүен берничек тә аңлатып булмый Тәҗрибәгә таянып та, математик хисап белән дә андый төгәллеккә ирешү мөмкин түгел. Табигать Максимга сирәк очрый торган бер зи рәклек биргән иде Бу сыйфат талант дип атала
Сәләховнын талант турындагы кагыйдәне очратканы юк иде әле Уртача сәләтле кешене теләсә нинди эшкә өйрәтеп була һәм ул һәр
эшне дә уртачарак башкаруга ирешә. Аның мөмкинлеге шул чама була Талант исә һөнәрен иң югары, иң бөек ноктага җиткәнче камилләштерә ала. Талант— эшендә илаһи нечкәлеккә ирешүче.
Америка һиндлеләре үләндәге эзгә карап, сукмактан узган кешенең картмы-яшьме, ирме-хатынмы, кораллымы-коралсызмы икәнлеген әйтә алалар, ди, һиндлеләрдәге сәләт Максимда да бар иде. һава торышын ул берничә көн алдан әйтә ала. Көннең болытлымы, аязмы булачагын гына түгел, җилнең кай яктан исәчәген, басым алышынуын, һава дымлылыгын, тагын әллә нинди билгеләрне алдан сизә иде. Бомба ташлыйсы мизгел җиткәнен дә Майнагашев ниндидер эчке бер тоем белән чамалый ала. Шунлыктан ул ташлаган бомба читкә тайпылмый иде.
Штурманнар бомба ташлыйсы вакытны катлаулы формула аша хисаплап чыгаралар. Математик хисап белән генә чикләнмичә, бомба ташлаганда Майнагашев аучылыкта үзләштергән тәҗрибәләрен дә куллана башлады.
Талантлы штурман белән очуы рәхәт. Штурман самолетны алдан сызган маршрут белән адаштырмыйча алып барырга, бомба ташларга. истребительләр һөҗүм иткәндә пулеметтан атып, очкычны һәм экипажны сакларга тиеш. Талантлы штурман бу вазифалар белән генә чикләнеп калмый. Ул летчик һәм укчы-радист белән бергә сугышчан заданиенең үтәлүен хәл итә. Экипажның иминлеге, исән калуы күп яктан аның кулында, шуңа күрә дә Сәйрин үзенең штурманы белән горурлана. Ул укчы-радисттан да уңды.
Марсель Ялчинскин гаҗәп чибәр кеше иде. Дулкынланып торган куе кара чәче, кызларныкы шикелле нечкә кара кашлар, ә күзләре авыр керфекләр астына яшеренгән. Табигать Марсельнең һәр әгъзасын артык матур итеп җибәрүен бары тик эшкәртеп бетерер алдыннан гына сизепме, егеткә вак һәм сирәк тешләр куйган
Ялчинскийнын зыялы егет икәнлеген Сәләхов беренче күрүдә үк сизеп алды. Тәрбияле кеше белән мөнәсәбәткә кергән чакта үзеңдә ниндидер эчке рәхәтлек барлыкка килә. Андый кеше янында син үзеңне тыныч һәм ышанычлы тотасың. Зыялы кеше сиңа уңайсызлык тудырмый.
Ялчинский Кара диңгез буендагы таулар янында туып үскән егет иде. Кырык дүртенче елның азагында, бер атна ял биреп, аны туган җиренә җибәрделәр. Ялыннан ул танымаслык булып үзгәреп килде. Әйтерсең аны алыштырганнар иде. Шат күңелле, көләч егет өенә кайтып килгәннән соң әллә нишләде. Юк кына сүзгә дә кабынып китә, күңеле сына һәм муенын элмәккә тыгар хәлгә җитә иде.
Сәләхов укчы-радист белән сөйләшеп тә карады. Сүз кузгату белән аның кәефе кырылды. Егетнең бу турыда сөйләшәсе килми иде. «Сукыр чебен шикелле нигә кешенең күзенә керергә? — дип уйлады Сәләхов. — һәркемнең күңел түренә бикләп куелган изге сере була. Аңа кагылырга ярамый...»
Эскадрильяның партоешма секретаре капитан Агеев Сәләховка:
— Ялчинскийның хәле бик авыр, син аңа каты бәрелмәскә тырыш. Сөйләшкәндә сак бул, — диде.
Укчы-радистның әнисе — музыкант, үз республикасының халык артисты. әтисе сәнгать белгече, профессор Тәрбиянең иң тирән эзе ата-ана канаты астында яшәгәннән кала. Балачакта сәнгать мохитында тәрбияләнеп үскән кешегә казарма шартларында яшәү шактый авыр иде. Марсель бик түзем һәм нык ихтыярлы егет булып чык
ты. Ирләр колагына гына ярарлык анекдот сөйләү, кызлар турында шапырынулар аны шул кадәр рәнжетә иде Ул түзде. Эчендәге тойгы лар давылын яшерә белде.
Ялчннский сугышка кадәрге тормышы турында сөйләргә яратмый Тәрбияле кеше, гомумән, семья тормышы турында туарылырга ашыкмый. Аңларлык кеше табып, Марсельның туйганчы эчен бушатасы * килгән чаклары була иде. Бигрәк тә соңгы вакытта. Ул торган тө- £ бәккә килгән афәтне ишеткәннән соң. үкереп елыйсы, аңларлык ке- * шегә зарланып юанасы килә иде. Ул әллә ничә мәртәбә бу турыда ге үзенең командиры белән сөйләшергә чамалап карады Ничектер жа g чыкмады. Ничектер тартындыра иде Аңларлык кеше булса да - х командир бит
Сәләхов авылда туып үсте. Аң-белемгә омтылган татар гаиләлә- ° рендәге зыялылык аның табигатендә иде. Бу сыйфат бүгенге көн нн- « теллигентлыгыиа охшамаганга күрә кайвакыт аралашырга комачау- х лык китерә иде. 2
Лодзь шәһәрендә торганда иптәшләренә ияреп Сәләхов күрше х частьта хезмәт итүче кызлар янына барды. Танышу башланды. Баш- « ка егетләр жиңсл генә исемнәрен әйтәләр дә. күптәнге танышлар шн- * келле, мыскал да тартынып тормыйча черкелдәшә башлыйлар Сәйрнн < исемен әйтә алмыйча газап чикте. Тотлыкты, кызарды һәм ни эш- £ ләргә белмичә ярты сәгать чамасы аптырап утыргач, чыгып тайды = Аның өчен исем шундый мөһнм, ихтирамга һәм сергә чорналган бер « тылсым кебек тоела нде Танышканда тагын бер авырлык туа иде. Исемен татарча әйтергә Сәләхов тартына, ә русчага әйләндерергә вөҗданы кушмый иде. Борынгылардан калган исем гыйбадәте, антропоморфизм бу егетнең күңелендә һаман яшәп килә иде Сәйриннең туган авылында борынгыдан калып яши килгән йолалар очрый нде. Сәйриннең әнисе иренең, балаларының исемнәрен дә ят кешеләр алдында әйтми иде. Иренә «син» дип. башка кешеләргә ире турында «үзе» дип сөйли, балаларын «бәбкәм», «карлыгачым» һәм шунын шикелле матур исемнәр белән атый иде
Сәйрии Сәләхов бала чактан ук кеше исеменә житдн карарга өйрәнде. Аңа һәр начарлык, намусыңа тап төшерерлек һәр начар эш исемгә сеңеп кала шикелле тоела нде Бала чакта ана «Исем сиңа гомергә бирелгән, ул бер генә, аның чисталыгын, анын ихтирамын сакларга тиешсең», — днп аңлаттылар Сәйрнн ышанды, исеменә йогарлык начарлык эшләүдән моңа кадәр сакланып килде Исем ул си- йен үзең генә дә түгел бит: ул синең йөзең, ата-аиаңның. ыругыннын, нәселеңнең йөзе һәм аларның байрагы. Исем ул синең гомерең буенча күтәреп барган байрагың
Шулай уйлый нде икенче эскадрильяның икенче звен командиры, очучы, өлкән лейтенант Сәйрнн Сәләхов
Алар җимерек йортлар арасына килеп керделәр Өелеп калган кирпеч ватыклары, газапланып бөгәрләнгән тимер рельслар, дивар калдыклары кабер ташына охшап тырпаеп торалар Мнч торбалары сузаеп калганнар Моңсу язгы жнл җимереклек тузанын кырларга те- ләр-теләмэс кенә тарата иде. Хәрабәләргә озак карап торсаң, тын кы сыла башлый Елыйсы килә Хәрабәләр немецларныкы нде Шушы йортларны төзегән кешеләр, аларның теләкләре кызганыч тоела нде. Бу дөньяда беркем дә җимерер өчен днп сарай салмый һәр төзелештә тынычлыкка омтылу өмете, бәхет теләге була
— «Оча торган крепостьлар» эшкәрткән җир. — диде Сәләхов тын
лыкны бозып. Алар хәрби объектларны аерып азапланмаганнар. Бомбаларын «келәм» ысулында коеп киткәннәр.
Агачлык арасыннан чүлмәк түбәле биек йорт калкып чыкты. Бина давылдан котылып калган ялгыз корабны хәтерләтә иде Ул тирә- яктагы җимереклеккә аптырап карап тора. Биек таш диварларга береккән озынча тәрәзәләр. Түбә өстендәге энәдәй нечкә шпильгә әтәч утыртып куйганнар.
— Саф готик ысул, — диде Ялчинский сокланып. — Бинаның һәр өлеше җиде кат күккә, аллага таба омтылгандай.
— Омтылган булсалар, аңларлар иде. Тәңре аларга шәһәрләр җимереп, кеше каны коеп йөрергә рөхсәт итмәс иде, — диде Майна- гашев.
— Безне комэск көтә, — диде Сәләхов баскыч янында йөреп торган кешегә күрсәтеп. Очучылар адымнарын тизәйттеләр. Баскыч янына җиткәндә, майор Растогтчин ашыгырга кушып ишарә ясады.
— Көтәләр сезне, — диде ул, һәр сүздән мөстәкыйль җөмлә тезеп. Ул контузиядән соң шулай сөйләшә башлаган иде.— Задание. Җаваплы. Армия. Штабыннан. Офицер. Килгән
Госпитальдән чыккан мәлне ул бөтенләй сөйләшә алмый иде әле. Әкренләп теле яңадан ачыла башлады
Коридорга үткәндә дежур торучы капитан туктарга кушты.
— Полковник. Филимонов. Чакырды, — диде комэск.
Капитан очучыларны штаб начальнигының кабинетына кадәр озатып куйды.
— Рәхим итегез,— диде ул Филимоновның ишегенә күрсәтеп.— Сезне көтеп утыралар.
Рококо ысулында бизәлгән затлы интерьер Почмакларга кабырчыкка охшашлы ак мәрмәр бизәкләр беркеткәннәр. Мәрмәр фәрештәләр, канатларын салындырып, ишектән керүчене күзәтеп торалар. Түшәм уртасында француз рәссаме Пуссенның «Чәчәкләр патшалыгында» дигән аллегориясе төшерелгән Дүрт гүзәл кыз елның дүрт фасылын тәшкил итеп, җитәкләшеп торалар.
Штаб начальнигы бер яшь подполковник белән мәрмәр фәрештә янына куелган өстәл кырында сөйләшеп утыра иде. Сержант Ялчинский елмаеп куйды:
— Урнаша белгәннәр болар. Идиллия! — диде ул Майнагашевның колагына.
Сугышчан заданиене нәзберек фәрештәләр янында алу ниндидер сәер тойгы уята иде.
— Иптәш. Полковник... Сезнең., чакыруыгыз... буенча... икенче... эскадрилья... очучылары, — дип рапорт бирде майор Растопчин.
— Вольно. Утырыгыз, — штаб начальнигы, каршысында утырган подполковникка карап, өстәде. — Без менә шушы экипажны билгеләдек инде. Соңыннан фикерегезне әйтерсез.
Подполковник очучыларга текәлде. Канәгатьлек күренде аның күз карашында. Ул хәтта Майнагашевның җәлпәк йөзенә кызыксынып каравын да яшерә алды.
— Ну лачыннар, — диде яшь подполковник, — сез заданиене үтәргә әзерме?
— Без әзер, — диде Сәләхов.
Армия штабыннан килгән кеше гаҗәп чибәр иде. Испан кызла- рыныкыдай авыр кара керфекләр, сөрмәле күз, юка борын, хәйран калырлык җыйнак, килешле гәүдә. Штаб офицерының һәр хәрәкәтендә аның тәрбияле үсүе, сыйфатлы токымнан яралуы сизелеп тора иде.
Артык чибәр булу, кай очракта ир-егеткә килешеп тә бетми. Матурлык тарткан көчкә карата безнең эчтә ниндидер капма-каршылык
яши Чамасыз матурлык безне хәйран калдыра, баш идертә, шомландыра. читкә этәрә. Тулаем уңай сыйфатка ышаныч юк бездә Әзме- купме кимчелекле сыйфатла гына без тулысынча ышанабыз. Ир-егетнең, бигрәк тә хәрбиләрнең, кыланышында бер чама табигый тупаслык булырга тиеш Шул тупаслык безгә табигыйлек булып күренә Подполковникның кыланышында бер тамчы тупаслык юк иде Шунлык- ♦ танмы, очучылар аңа шикләнебрәк карап утырдылар Югары инстан- > циядән килгән кешегә армия шартларында гадәти ихтирам белән ка- < рыйсың. Аның һәр кыланышы — сиңа үрнәк булып күренә.
«Әнисенең яраткан улыдыр бу — дип уйлады Сәләхов подполков- £ ник турында.— Аны әһәмият биреп, җентекләп тәрбияләгәннәр, зур £ эшкә, зур кеше булырга көйләгәннәр»
Ялчинский да штаб офицерына карап утыра иде. Ул елмаеп куйды ♦ Патша итсәләр, мин бу кешене үземә адьютант итеп алыр и идем, — диде ул Майнагашевның колагына. — Бигрәк тә матур инде 3 Шундый нәфис матурлыкны күтәреп йөрүе мәшәкатьле түгелме икән? Z Кызлар аның теңкәсеи корытып бетерә торганнардыр
Чибәр кешедә әхлак аеруча көчле булырга тиеш Шул як такыр “ булган очракта тышкы матурлыкка ябышып бозыклык килә Максим = шушы турыда уйлый иде. Гадәттә ул тышкы чибәрлекне күрми, той- * мый Мондый саф. табигый зәвык табигать кочагында яшәүчеләрдә - сакланган була. Майнагашев шундыйлардан 2
— Заданиене сезгә подполковник Павлов бирә Ул шуның өчен х армия штабыннан килгән Аның сөйләгәнен дикъкать биреп тыңлагыз. Без әзер, башларга мөмкин, иптәш подполковник, — диде штаб начальнигы, Павловка таба борыЛыл
Филимонов штаб офицерына ошарга тырыша иде Бу хәлне Пав лов үзе дә сизде булса кирәк. Ул, штаб начальнигына карап, баш какты да Растопчинга әйтте
Укчы-радистны җибәрергә ярый Ул безгә кирәк булмаячак Әзерләнә торсын
- Сержант, сиңа китәргә мөмкин. Пулеметыңны әзерли тор,— диде полковник Филимонов
Ялчинский урыныннан торды:
Слушаюсь, — диде ул үрә басып. Кулларын кабыргасына кысты, итек үкчәләрен шакылдатып бер-берсенә бәрде, сул җилкәсе аша бөтерелеп борылды - Слушаюсь катнашмаска! Разрешите идти?
Укчы-радистның дөп-дөп басып чыгып китүендә кимсенү һәм яшерен эчке гарьләнү сизелә иде. Моны Растопчнн шундук аңлап алды.
«Үзе шундый культуралы күренә,— дип уйлады ул штаб офицеры турында. —Ә сержантка теләген әдәп белән җиткерә алмады Берәр йомыш кушкан булырга кирәк иде Тыңлап утырса да зыян итмәс иде. Заданиега очасы кеше бит»
«Кимсенде. Хәтерен калдырдылар, — дип уйлады Сәләхов—Тик тыңлап утырсын иде. Янәсе, сержант башы белән офицерлар арасында утырмаска тиеш Җаен табып, кәефен күтәрергә кирәк булыр»
Филимонов урыныннан торды, стена буена килеп, ак пәрдәне шудырып ачты Пәрдә астыннан эре масштаблы оператив карта килеп чыкты Штаб начальнигы Павловка күрсәткеч таягын сузып
— Рәхим итегез. — диде — Без әзер
Ярый, башлыйбыз, — диде штаб офицеры һәм һәр сүзне дөрес, ачык әйтеп, сөйләргә кереште.
Ул башта фронт күләмендәге аналыкларга тукталды һава ар миясенең соңгы вакыттагы эшләрен санап чыкты Сугышчан задание
не аңлатуга килеп җиткәч, ашыкмыйча гына трубка төяргә кереште Филимонов шырпы сызып, трубкага ут кабызырга ярдәм итте Ләззәтләнеп бер суыртканнан соң, штаб офицеры түшәмдәге сылу кызларга таба хуш исле төтен өрде. Тыңлап утыручыларга таба^ уйчан караш ташлап, трубкасын учына йомарлаган чакта, ул шундый җитди, шундый мәгърур күренә иде.
«Сталинга охшарга тырыша Рәвешен дә китерә ала Озак өйрәнгән булса кирәк», — дип уйлады Сәләхов һәм шушы фикереннән соң дикъкать белән тыңларга кереште.
— Разведка нәтиҗәсендә дошманның мөһим бер объекты ачыкланды, — диде подполковник Павлов — Разведка менә нәрсәләр күрсәтә «Эн» ноктасында фашистлар җир асты заводын сүтеп каядыр озатырга әзерләнәләр, — подполковник күрсәткеч таягын җилкәсенә салып, карта тирәсендә килешле итеп йөреп алды.— Хәтерләп калыгыз, Котбус шәһәреннән йөз җитмеш километр көньяк-көнчыгышта Цвайкау исемле тимер юл пункты бар. Таптыгызмы? Шул пункттан утыз биш километр төньяктан елга ага. Елганың дугаланып борылган җиренә ярым айга охшашлы бер калкулык урнашкан. Таптыгызмы?
— Таптык,— диде Сәләхов.— Ул, подполковник күрсәткән нокталарны картадан табып, билге куеп бара иде.
— Шул калкулыкның көнбатыш өлешен куе урман каплаган.
Завод шул урман эчендә булырга тиеш, — штаб офицеры өстәл янына килеп портфелен ачты да, берничә негатив фотопленка чыгарды. Бу— фоторазведка материаллары Эшкәрткәндә бераз бозылган. Шулай да, җентекләп караганда, озатырга әзерләнгән агач тартмаларны күреп була. ■
— Калкулык нык саклана, — диде ул паузадан соң. —Фотопленкадан урман әйләнәсенә тотылган чәнечкеле тимер чыбыкны да күреп була. Объект тирәсенә күзәтү вышкалары куелган. Кабат әйтәм, объектны каты саклыйлар.— Штаб офицеры трубкасын суырырга кереште. Үзе, күз кыры белән генә, тыңлап утыручыларны күзәтә иде.
— Зенит батареялары объектны урап алган булырга тиеш. Аларга маскировка ясаганнар Шунлыктан зениткаларның радиусларын билгели алмадык. Җир асты заводын сакларга билгеләнгән аэродром көньяк-көнчыгышта булырга тиеш. Анда ике эскадрилья «мессершмит» тәүлек буе очарга әзер тора дигән өстәмә мәгълүмат бар. һаваны күзәтүче махсус постлар булырга тиеш. Бу версия ачыкланып җитмәгән әле. Кабат әйтәм, объектка бер генә юнәлештән дә сиз-дермичә үтеп керерлек түгел. Ә без үтәргә тиешбез Боерык шундый. Үтеп керүне бездән Ватан көтә,— подполковник Павлов, ак батист яулык чыгарып маңгаен сөрткәч, тагын дәвам итте. — Ышанычлы чыганакларның белгертүенә караганда, фашистлар шушы заводта чиктән тыш дәһшәтле яңа корал әзерләгәннәр. Корал безгә эләкмәсен өчен аны көнбатышка озатырга җыеналар Без шул коралны юкка чыгарырга тиешбез. Объектны тар-мар итү өчен безгә бер тәүлек вакыт бирелде. Шушы вакыт эчендә заданиене үтәргә кирәк.
Штаб офицеры, сүзе беткәнлеген белгертеп, сөрмәле күзләрен түшәмгә төбәде.
Хәзер штаб начальнигы полковник Филимонов сөйли иде.
— Мин шуны өсти алам Моңа кадәр ясалган ике һөҗүм бернинди нәтиҗә бирмәде. Объект чиктән тыш нык саклана. Зенит батареяләр һәр квадратны алдан хисаплап, прицелга алып куйганнар
Самолет зонага керә башлау белән бердәм залп бирәләр Ә сез үтеп керергә тиешсез. Задание шулай куелган Сез чиктән тыш җаваплы һәм почетлы заданиега очасыз Шуны бер минутка да онытмаска ти ешсез. Сорауларыгыз бармы?
Сүз бетте Тынычлык урнашты Газаплы тынычлык Шуннан коты лыр өчен бу очракта суз кузгатып нәрсәдер әйтергә кирәк иде. ләмне сүз табылмады. Хәтта тәҗрибәле карт очучы майор Растопчин ь.. < : ноктага карап тик тора иде
Куелган заданиене үтәү турында уйлыйсы урынга Сәләхов шт. ' офицерының киемен күзәтергә тотындй «Шушындый китель • авылга кайтасы иде, — дип уйлап куйды ул. — Кайда тегәләр ик и мондый затлы киемне? Тукымасы һәм тектерүе күпме тора нк->Р» Сәйрин сугышчан задание турында уйларга, аны баштанаяк күз дына китерергә тырыша, ә игътибары һаман подполковникның тәнен.» сыланып торган матур кителе тирәсендә әйләнә иде «Бу кешек н кыланышлары да шундый затлы, — дип уйлавын дәвам итте Сәй рин. — Хәрәкәтләре күркәм, гәүдәсен тотуы мәгърур Ул үзен менә шушылай тотарга көзгегә карап өйрәнгән булса кирәк? Без дә ү- безне Павлов шикелле тотарга тиеш тә бит — өйрәнергә вакыт к>
Сәләховның нигәдер авылына кайтасы килеп китте Павловны^ . шикелле кыйммәтле китель киеп урамнан үтәсе, аулак өйләрг.» нө рисе иде Өстә Павловныкы шикелле затлы кием, җилкәләрдә погоннар Сәйрин сөйгән ярын биергә чакыра. Авыл яшьләре Сәйрин нең киеменә карап сокланып утыралар
’Сәйриннең исенә аэродромда һава үзгәрүен көтеп ятканда к.ч< ган бер бәхәс килеп төште. Эскадрилья штурманы капитан Гус-н - авиаполкның иң культуралы офицеры Антон Павлович Чеховның бер фикерен искә төшерде «Тәрбияле кешенең бар ягы да гүзәл булыр тиеш йөзе, киеме, җаны һәм фикерләре» Марсель Ялчинскнй б\ фикер белән килешмәде «Без башка чорда яшибез диде ул 1> гә вакыт җитми Шуңа күрә безнең чор кешесенең көче, мөмкин i «пинжәк культурасы» үзләштерүгә генә җитә Ул шуның белән ген. чикләнеп кала Ә без беренче нәүбәттә иман һәм вөҗдан ягын гыртырга тиешбез Безнең чор өчен ин мөһиме шушы сыйфатлар
Сәләховның штурманында башка уй иде
«Моңа кадәр дә сугышчан заданиеләрне үтәп килдек, дип \ й лый иде лейтенант Майнагашев - Заданиенең катлаулы булуы . . рында кат-кат кисәтәләр Бомбаны, гадәттә, дошман позиция . үтеп кереп ташлыйлар Моңа кадәр без һәр очуда үтеп керә тордыт Бу юлы да үтмичә калмабыз » Штурман Сәйрингә таба борыл п.
— Подполковник Павлов чит ил кешесенә охшаган. диде . капыл гына Сугыш булмаган тыныч җирдә яшәгән шикелле
Полковник Филимоновның кабинетында сугыш турында уйлий. ; килми иде. Таш стеналар аша бернинди тавыш та үтеп керә алмый Түшәмдә гүзәл кызлар рәсеме Тәрәзә пыялалары аша язгы кояшны < җылы нурлары коела Тыныч, якты һәм рәхәт Шундый рәхәт тыныч лыкта изрәп утыруы
Майор Растопчин үзенең звено командиры, аның штурманы . . рында уйлый иде. «Бигрәк тә яшь күренәләр, - дип. егетләргә каб.н карап куйды ул Армиягә кадәр кызлар кочып караганнары булмагандыр бәлки?» Майорның беренче тапкыр үбешүе • н i төште Беренче үбешүнең бәгырьләрне эретерлек утлы ләззәте . эскның тамырлары аша кабат үткәндәй булды Бу егетләр м улларым кебек. дип уйлавын дәвам итте Растопчин Шуңа ;., яратам ахры мин аларны Ә задание катлаулы Заданиенең кат. .••. ■ •. булуын алар тулысыңча аңлап та бетерә алмыйлар әле Яшь . һәр эш җиңел күренә, яшь чакта катлаулыкларга әһәмият биреп тор
мыйсың. Хәер, бу турыда подполковник Павлов та кисәтеп куйды Штаб офицеры задание бирергә парадный киемнән килгән Тәти кие неп йөрергә ярата, күрәсең Ул, киенеп-ясанып. банкетларга иөри торгандыр. Анда чибәр артисткалар, генерал кызлары белән вальс- бастон биергә яратадыр. Павлов киләчәктә дә биер, театрларга йөрер. Сугыш бетү белән аны Мәскәүгә чакырып алырлар Гәүдә ма тур, җилкәләр киң. Ул анда генерал дәрәҗәсенә ирешәчәк. Генерал погоны аңа шулкадәр килешер иде»
Вакытында Растопчинның да банкетларга йөрер, чибәр артисткалар белән танышырга мөмкинлеге бар иде. Испан сугышындагы батырлыклары өчен аңа Ленин ордены бирелде. Ул чакта орденлы кешеләр аз иде әле. Сугышка кадәр Растопчинны күтәреп кенә йөртмәделәр. Испаниядә бергә сугышкан очучыларның күбесе күрсәткән ихтирамнан вакытында файдалана белделәр Кирәкле кеше белән ара лашканга күрә аларның чиннары бик тиз үсте, үзләре югары күтәрелделәр. Аның дусларының күбесе хәзер генерал Ә Николай Якубович Растопчинның гомере һавада һәм шәһәрләрдән ерак урнашкан кыр аэродромнарында узды. Ул очу эшен яратты Сөйгән кызын яраткан дай бирелеп, онытылып яратты ул очу эшен. Шуның аркасында танцыга да өйрәнә алмый калды. Хатын-кызлар белән дә сөйләшә белми иде ул. Ә хәзер, контузиядән соң, сүз саен тотлыга Ул алардан ояла иде
Подполковник Павлов комэскка ошамады
— Эшалонированный һөҗүм ясап карасак ничек булыр икән? диде Растопчин.
— Кирәкми, — диде штаб офицеры кырт кисеп. — Бу эшкә бер экипаж җитә. Оста, кыю, Ватанга тугрылыклы бер экипаж
— Минем тагын соравым бар, — диде комэск кыза төшеп.
— Рәхим итегез, — диде полковник, үзе эченнән уйлады: «Гаҗәп үҗәт һәм примитив күренә миңа бу майор. Белеме дә чамалы булса кирәк»
— Нинди курс үтеп керергә уңайлырак булыр?
— Обстановкага карап, — диде штаб офицеры Сез үзегез белергә тиешсез. Полковник заданиегә иң сәләтле экипажны билгеләдек диде. Аларга ышанырга була.
Полковник Филимонов исә очуны югарыдан фәрман биреп туктатырлар дип ышана иде. Бәлки армия штабы белән сөйләшеп, яңа разведкага кадәр заданиене бер-ике тәүлеккә соңартып та булыр Бу очракта, сугыш бетү сәбәпле, задание үзеннән-үзе юкка чыгачак иде
— Аңлашылдымы? — дип сорады полковник Филимонов, — нинди сорауларыгыз бар? Кабат кисәтәм, ашыгырга ярамый Бик җитди, бик җентекләп әзерләнергә кирәк. Ну. лачыннар, уңышлар телим
Растопчин урыныннан торды, ярдәм көткәндәй, як-ягына карап алды. Күзе штаб офицерына тукталгач, аның кинәт кашы җимерелде.
— Киттек,—диде ул. — Аңлашылды, әзерләнә башларга кирәк
Майор Растопчин зур тәҗрибәле, сәләтле командир иде. Гомерен очу эшенә багышлаган, түзем, күндәм, курку белми торган хәрби летчик иде ул. Авиациядә хезмәт итә башлаганчы шахтада эшләде. Аннан соң ОСАВИАХИМ. Очарга өйрәнү Котып, Ерак Көнчыгыш күкләрен яулау. Испания сугышы Халхин-Гол. Көнбатыш Украина белән көнбатыш Белоруссияне СССРга кушылдыру. Фин сугышы Ватан сугышының беренче көненнән башлап заданиеләргә очу Иң
авыр, ин җаваплы эшкә анын үзен яисә анын эскадрильясын җибәрәләр иде Очу эшен үлеп яратса да, ул, командир вафизасын үтәп, фәрман биреп кенә йөрүне өнәп бетерми иде Шуңа күрә Растопчин эскадрильяда калдыра килүләренә чын күнелдән куана иде. Күп гадәтләреннән көлсәләр дә. очучылар Растопчинны яраталар, ихтирам итәләр иде «Зениткалар урнашкан җирләрне дә билгели алмагач, * разведка буламыни ул»?— Ачуын басу өчен комэск рәхәтләнеп сү- £ генде, сүгенгәч, эче бушагандай булып китте. 5
Хәзер комэск заданиегә очасы экипажга ярдәм итү турында уй- « лый иде «Бәлки күрше полкта, армия штабының үзендә, дошманның * зенит артиллериясе урнашуы турында мәгълүматлар бардыр. — дип = бераз тынычланып куйды эскадрилья командиры — Эзләргә, табарга, егетләргә ярдәм итәргә кирәк» *
Штабтан кайткач. Растопчин үзенең штурманын, элемтә начальнн- гын һәм адъютантныI чакырды Алар озак киңәштеләр Алган зада- ж ннене җентекләп тикшереп чыктылар. Беренчедән, дошман зенитка- 2 лары урнашкан нокталар билгеле түгел Икенчедән. Сәләхов экипажы х бомбага тотасы объектның җир асты заводы булуы, аның җиһазла- « рын җир өстенә чыгарып, озатырга әзерләп куюлары бәхәсле иде * Разведка җыйган мәгълүматлар беркайчан да йөз процент дөрес бул- < мый Разведка әйләнеп кайткан арада гына да хәл шактый үзгәрергә £ мөмкин Бу авыр һәм катлаулы эш Разведчик күреп белүдән тыш, х алдан сизеп, чамалап та белергә тиеш *
Киңәшмәдә шушы турыда сөйләшеп баш ваттылар Киңәшмә аза- 1ында эскадрилья штурманы яңадан разведка ясарга кирәк дигән фикерен әйтте. Адъютант исә «разведка алып кайткан мәгълүматларга тулысынча ышанырга һәм аны үзгәртмичә хәзерләнергә кирәк».— диде.
Киңәшмә азагында Сәләхов экипажын чакырдылар
— Ничә бомба аласыз? — дип сорады комэск Майнагашевтан. таралыр вакыт җиткәч — Вакнымы? Эренеме?
Командир, - диде штурман. - объектның кайсы өлешен җимерергә кирәк. Җир астындагысынмы. әллә өскә чыгарганын гына айкап ыргытыргамы?
— һе, айкап ыргытырга? Кара Нншләмәкче була. Кызу канлы монгол, диде крмэск сокланып -Самолет күпме бомба күтәрә ала? Юрганыңа карап аяк сузарга кирәк.
— Иптәш майор, сез Майнагашевны аклап бетермәдегез. — диде Сәләхов Җир астын шартлатырга булганда браб алыр идек, ә бодай фугас бомбалар белән дә чикләнергә була
— Алтышар йөз килограммлы дүрт фугаска алсагыз, шул җиткән, — диде эскадрилья штурманы
— Объектка кайсы яктан үтеп кермәкче буласыз? — диде комэск. Аны бу хәл бик борчый иде.
— Обстановкага карап эш итәрсез дип киңәш бирделәр штабта.— Сәләхов комэскка карады
Растопчинның заданиегә җыенган экипажга бик тә ярдәм итәсе килә иде
Минем машинаны ал, Сәләхов, ал, рәхмәт әйтерсең. Моторлары яңа. җен кебек эшли Ал, үкенмәссең. — диде Растопчин
Комэск чыгып киткәч. Гусев көлеп җибәрде
— Ни булган безнең картлачка? Самолетын башка кешегә бирми иде ул. Картая башлады командир
I Эскадрилья штабының начальнигы авиациядә эскадрилья адъютанты дип атала
Комэскнын мондый юмартлыгы Сәләховка дә сәер тоелды. «Зада- ниенен катлаулы булуын бераз арттыралар,— дип уйлады ул. —■ Авыр заданиеләргә очмадыкмыни без? Очуның әллә ниндиләре булды. Сугыш бит. Сугыш шартларында җиңеллек кенә көтеп булмый»
Задание турында капитан Гусев та борчыла иде. «Кабат разведка ясап карыйсы иде», — дип уйлап куйды ул. — Мондый экипаж үти алмаслык задание булмаска тиеш. Үтәрләр, һәрвакыт шулай, хәзерләнгән чакта артык борчыласың Әллә нинди кимчелекләр табылып куя. һавага күтәрелгәч эш җайлана. Бу юлы да шулай булачак Очуның иң авыр чаклары артта инде. Беренче елларда кыен иде ул Хәзер җиңеләйде. Җиңү ышанычы шулай җиңеләйтте. Инде ял һәм киләчәк турында кайгыртырга кирәк, — шушы куанычлы уйлар эскадрилья штурманын тынычландырып җибәрде. Ул комэск артыннан полк штабына юнәлде
Икенче эскадрильяның иң яхшы самолеты майор Растопчинда иде. Ул үзе, мин менә шушы машинаны алам, дип әйтеп тормады Тоттылар да иң яңа, иң әйбәт очкычны аңа билгеләделәр. Шундый гадәт инде Иң яхшы корал һәрвакыт командирның үзендә була. Полк командирында частьның иң яхшы самолеты, комдивта — дивизиянеке. «Бәлки бу борынгыдан калган йоладыр.— дип уйлады Сәләхов.— Ул башка эшләрен бетереп, аэродромга барырга чыккан иде инде. — Бу гадәт сугышка ат менеп йөргән чаклардан калуы ихтимал. Ул чорда да бит яхшы ат, әйбәт корал чирү башлыгында булган. Чөнки коман дир — сиңа үрнәк. Күп эшне син аңа карап эшлисең. Авырлыкларны да ул күбрәк кичерә. Рядовой очучы үзе турында гына уйлый, үзен кайгырта Ә командирга безнең барыбыз турында да кайгыртырга туры килә. «Комэск миңа үз машинасын бирде. Ул, җае чыккан саен, ярдәм күрсәтергә, игелек эшләргә тырыша Миңа гына түгел, эска-дрильяның һәр очучысына, юлында очраган һәр кешегә. Бер Растоп чин гына андый мыни? Авиаторларның һәркайсы диярлек шундый. Бер-береңә ярдәм итү, яхшылык күрсәтү булмаса, сугыш шартларына чыдап булмас иде. Без эшләгән эшебездән куаныч табарга тырышабыз. Адәм баласы һәрвакыт куанычка мохтаҗ. Ә куанычның ин зу- рысы — дуслар ярдәме. Бу дөньяда син аларның ярдәменә ышанып, якынлыгына сөенеп яшисең. Яныңда әйбәт кешеләр булуы, аларның фидакарьлеген, аларның ихтирамын йөрәк белән тоеп тору — җир йөзендә иң зур бәхет, — дип уйлады Сәләхов —Мин үзем дә башкаларга бурычлы булып калмаска тырышам. Җае чыкканда дусларыма яхшылык күрсәтәм Ләкин мин үземнән өстенрәк торган кешенең күңелен күрә белмим. Ялагайлыктан куркам. Эскадрилья командирына да игелек эшләгәнем булмады. Ә менә Кононенко яхшылыкны гел үзеннән өстәрәк торган начальникларга күрсәтә. Файдалы кешеләр өчен ул берни кызганмый Бәлки ул дөрес эшли торгандыр? Началь-никлар да яхшылыкка мохтаҗ бит.. »
«Бер-береңә начарлык эшләп йөрүгә калса, яшәүнең мәгънәсе бетәр иде. — дип фикерен дәвам итте Сәйрнн — Адәм баласына җылы мөнәсәбәт җитми Ә без, бу турыда онытып, фани дөнья ызы-зыгысы на бирелеп китәбез. Рухи яшәүгә кул җитми. Ул читтә кала Эчне туктаусыз матди кирәклекләр тырнап тора. Безне бәхетле була белергә өйрәтмиләр. Ә бәхетле булуның сере шундый гади. Бүген нинди аяз матур көн. Саф һава. Кояшлы күк. Язның иң ямьле чагы Янымда дустым Максим Майнагашев. Ул миңа соңгы сулышын бирергә әзер. Мин дә аңа бер икеләнеп тормыйча, калган гомеремне бирер идем
Шушы көн. шушы һава, шушы зәңгәр күк һәм Максимның янәшәдә булуы байлык түгелмени? Байлык һәм куаныч Куаныч һәм бәхет Зәңгәр күкне миннән беркем дә тартып ала алмый Миңа тиешле кояшның нурларын беркем киметел бирә алмый. Минем Майнагашевка булган ләззәтле тойгыларымны да басып кала алмыйлар Аларның барысы да миндә һәм мин шушы байлыкның янымда булуына туй- * ганчы сөенә алам. Алар иртәгә дә, берсекөнгә дә минем белән була- ~ чаклар. Шушы хакыйкатьне без заданиегә очар алдыннан гына аңлый * башлыйбыз. Башка вакытта ул нигәдер онытыла...»
Сәйриннең шушы хакыйкатьне аңлау бәхетен кем белән булса да ж бүлешәсе килеп китте. х
Көннең болай матур булуына Максим да шатлана нде. Ул үзенең туган җире турында уйлап бара иде. «Боланнарны диңгез ягына таба в куар вакыт җитте, — дип исәпләп куйды Майнагашев —Кар да эри х башлагандыр инде? Безнең якта озакламый яшь үлән шытып чыгачак. < Тундра чәчәкләргә күмелер Боланнар өчен дә. аларның хуҗалары «өчен дә мул. рәхәт тормыш башланып китәчәк. Ж.ир йөзендә болан сыерыннан да акыллы ни бар икән? Боланнар арасында татулык. £ алардагы бердәмлек, алардагы гадилек бәлки башка бер җан иясендә дә юктыр5 Дөрес, болан үгезләре яз җиткәч бераз сугышып алалар Хәлдән таеп егылганчы, имгәнгәнче сөзешәләр Болан табигатен белгән һәм сугышуның максатын аңлаган кешегә бу көрәш гадел тоела Алар бер-берсен үтерер өчен түгел, ә көчләрен, батырлыкларын сынау өчен сугышалар Ана боланнарның мәхәббәтләрен яулар өчен көрәшәләр алар. Бары тик җиңеп чыккан, иң көчле, иң батыр, ип зирәк үгез генә нәсел калдыра ала Шунлыктан, боланнарның нәселе беркайчан да начарланмый, киресенчә, туктаусыз яхшырып тора Мәхәббәт ләззәтенә ирешү өчен болан үгезләре, икеләнеп тормыйча. үлем белән чикләнгән көрәшкә чыгалар Шундый көрәштә яуланган мәхәббәт нинди тансык, нинди ләззәтле була торгандыр Кешеләр дә мәхәббәт өчен шулай көрәшсеннәр иде»
« .Җиңеп чыккан үгез нәсел калдыру белән генә чикләнми бит Көтүне әйдәп барырга лаеклы юлбашчыга әйләнә Андый үгезне көтү ихтирам итә Чөнки ул нң көчле, иң зирәк, иң түзем, иң чыдам болан Ул башкаларга үрнәк булырлык, көтү куркынычка юлыкканда коткарып калырлык була. Әгәр киләсе язга бу юлбашчыдан көчлерәк. зирәгрәк үгез табылса, көтүне әйдәп йөрү аңа күчә »
Шушы фикереннән соң Максим болан бозаулары турында уйларга кереште «Дөньяда алардан да матур, алардан да нарасый җан иясе бармы икән? Болан бозавының муеныннан кочаклыйсың да бармак очы белән аның тамак астын кашый башлыйсын Бозау әлсерәп төшә муенын суза, рәхәтләнеп күзләрен йома Ул муен кашучыны шулкадәп ярата, ул синнән шундый канәгать, теләсәң, җанын бирергә риза Бу - җир йөзендәге нң гади, ин аңлаешлы ярату»
Ниһаять, болан йөрәгенең сөякле булуы Максимның исенә төште. «Башка бер җан иясенең дә йөрәгендә сөяк юк бит. Ә болан йөрәге сөякле Нилектән алай икән ул? Сөяк ныгытмаса. тубыктан карга багып. тәүлекләр буе җнл тизлеге белән тундрада чабып йөрүгә болан йөрәге чыдамас иде. Табигать ничек кайгырта .»—шушы фикеренә куанып Максим елмаеп җибәрде
Сәләхон белән Майнагашев ачык кырга чыгыл киләләр нде Көн һаман матурлана Агачлык эчендә кошлар сайрый! Якында гына ша
шынып чикерткә черелди. Кояшлы матур көндә ашыкмыйча гына аэродромга бару нинди рәхәт
һавадагы кояш нурлары, җирдәге агачлар, үләннәр, чәчәктән-чә- чәккә кунып йөргән күбәләкләр, тамырлар арасында адашып йөргән кырмыскалар, хәтта барон басуындагы соргылт балчыкларга кадәр тынычлык килүен сизеп куаналар шикелле Шундый рәхәт иде бу дөньяда яшәү. Шушы һаваны бер генә кат сулар өчен һич икеләнмичә дөнья малын бирерсең.
Майнагашев кинәт туктап калды
— Карлыгач оясы. — диде ул. — Күрәсеңме?
Калайдан гына әмәлләнгән бинаның почмагына бер учлам соргылт балчык ябышып каткан. Балчык арасыннан ат кылы, үлән кисәкләре күренеп тора Ике җәпле карлыгач койрыгы ояга сыймыйча читкә чыгып калган.
— Гаҗәп кеше син, Максим.— диде Сәләхов сокланып.— Очуга әзерләнәбез. Җитди, җаваплы очуга. Ә син карлыгач оясы күреп куанып барасың.
— Бездә карлыгачлар шомырт чәчәк атканда кайталар Алар кайткач көн җылына.
— Синең монда шомырт агачы очратканың булдымы? Монда нишләптер шомырт юк, — диде Сәләхов
— Утыртмый торганнардыр Алар юл буена да җимеш агачлары утырталар бит. Мондагы халык гел файда өчен генә яшәгән булса кирәк Бер карыш эшкәртелмәгән җир табып булмый
— Гел файдага гына яшәгәч, сугыш башламаска кирәк иде. Иң зыянлы нәрсә — сугыш Алар шуны аңларга теләмәгәннәр.
— Аңлыйбыз дип нишләсеннәр? Сугышны Гитлер башлаган. Каршы килеп, сугышка барырга карышып кара әле? Сугыш игълан иткәч, берни эшләп булмый. Сине ике яклап камчылыйлар Бер яктан — милли патриотлык, икенче яктан — аяусыз закон. — диде Майнагашев. — Сугыштан баш тарткан кеше төрмәгә эләгә.
— Сугыш фәлсәфәсе искиткеч катлаулы. Баш ватып интекмик әле, — диде Сәйрин. — Минем армиягә киткәннән бирле урманга чык каным юк. Заданиедән әйләнеп кайткач, әнә теге имәнлеккә барып, агач төбендә туйганчы ял итәргә иде бер.
«Әйләнеп кайткач» сүзе ничектер сәер яңгырады Майнагашев сизде: «Шушы ике сүзгә ни кадәр өмет сеңгән». — дип уйлады ул.
Алар үзләре оча торган самолет янына килеп җиттеләр Капонирның ачык ягыннан Пе-2нең борыны гына күренеп тора иде Сәйрин- нең күкрәгенә җылы дулкын килеп бәрелде. «Хәлең ничек, акыл- лым?» — дип очкычның муеныннан кочаклап сорыйсы килеп китте Майнагашев та самолетка карата эчендә бер җылылык уянганын тоеп елмайды.
Авыл балалары йорт хайваннары арасында үсә. Аларнын ничек яшәүләрен, холыкларын күзәтә. Алар белән уйнап үсү тойгыларны баета, шәфкатькә өйрәтә булса кирәк.
Сәйрин белән Майнагашевка очкыч та җанлы булып тоела иде. Шәһәр малае Ялчинский очкычны бары тик дюральдән ясалган машина итеп кенә кабул итә иде Марсель машиналарга йөрәк җылысы катнашмаган аек акыл белән генә карый иде.
Самолет янында Сәйриннең дә, Максимның да тойгылары нечкәреп киткәндәй булды. Ерак бабалар йөгерек тулпарларга атланып офыктан офыкка җилдәй очып йөрергә яратканнар Шушы ярату кан
белән буыннан-буынга тапшырылып, Сәйрин белән Максимга да килеп житкән Дошман истребительләре һөжүмен көткәндә уяна торган ләззәтле ярсу, әсәрләнеп сугышу да — ерак бабалар мирасы «Без аны аклап кына җиткермибез.— днп уйлады Сәләхов күңелендә шушы фикер уянгач Ихтыяр ягыннан ерак бабаларыбыз бездән көчлерәк тә булгандыр? Алардан соңгы буыннар көчле кимсенү аша үткәннәр * Шул кимсетүләр шактый зыян китергән безгә Шул чакта сәләтле * булуыбызга мөмкинлекләребезгә ышанмый башлаганбыз Шушы хәл £ зыян китерә безгә» а
Самолет яратуның файдасы бар иде Ярату ышануга тоташкан £ була Шушы ике хис арасында даими уртаклык бар Яраткан дуслар- = ia. сөйгән ярга без риясыз ышанабыз Машина да шулай Син аңа ышанасың һава сугышында, ышану кирәк Ышану сиңа көч кертә. * кыюлык өсти, канат булып сине афәттән саклап йөри. £
Үз самолетлары янына тукталып торганнан соң Сәләхов белән * Майнагашев комэск машинасы янына киттеләр Бу күптән түгел за- х водтан чыккан яңа очкыч иде Машинаның аскы ягын зәңгәргә, өстен < яшелгә буяганнар Астан караганда самолет зәңгәр күккә, өстән—и яшел үлән төсенә кушыла. Матур һәм сылу очкыч иде Пе-2. Кызлар s гәүдәседәй җыйнак фюзеляж һава кисәргә әзер торган юка канат- s лар. Центропланда су белән суытыла торган Климов моторлары, икәү Мотор редукторына пропеллер беркетелгән Шулар әйләнә башлау белән самолетка җан керә
Укчы радист аэродромга алданрак килгән иде Ул эшләрен бетергән. канат өстенә кырын ятып, авыз гармоненда уйный Тирә-якка. кояш нурларына кушылып, язгы моң ага «Санта Лючия» көен уйный иде укчы-радист Италиянең нурга күмелгән зәңгәр Неополитан култыгында туган көй һәм ни гаҗәп, кояшның нурлары шушы моңга сеңеп калган шикелле
Укчы-радист, уйнаудан туктап, дусларына карады Күкрәк эченә кереп калган моң яши. тамырлар буйлап һаман агыла иде Ялчинскнй гармунын куен кесәсенә тыгып, җиргә төште
Иптәш өлкән лейтенант, пулеметларны кордым Радиостанцияне эшләтеп, тикшереп карадым Боезапас — тулы комплект Пристрелка ясалган. Мин заданиене үтәргә әзер.
Бомбаларны асмадылармы әле? — дип сорады Майнагашев ра порт тәмамлангач. _
Күптән инде. диде Ялчинскнй елмаеп. — Синең пулеметны да тикшердем Аны да корып куйдык Бомба ташлау механизмнарын коралчылар тикшереп карадылар Монда сезгә эш калмады инде
Задание җаваплы Тагын бер кат тикшереп чыксак та зыян итмәс. диде Сәләхов Гармун тавышы Сәләховның йөрәгендә канатлы дәрт уяткан иде
Мин өйрәткән көйне онытмадыңмы әле? — дип сорады ул укчы радисттан
«Карурман» көенме?
Юк «Карурман»ны түгел, икенчесен. — диде Сәләхов
Аңладым Брамсның «Мадьяр танцылары»на охшашлы «Гөлжа мал»нымы? Хәзер
Ялчинскнй куен кесәсеннән гармунын алды Өрде Ирененә терәгәч, аны як яктан учлары белән каплады Башта татар кызларына хас оял чан. әдәпле генә, торган саен һаман кыюлана, көчәя барган «Гөлҗамал» көе аэродромга, янәшәдәгс кырларга, җимерелеп яткан шәһәр хәрабәләренә таралды
Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гелҗамал. Җиткән кызлар киндер жеп эрлиләр.
Сәйраннең туган авылы кызлары, кич утырып, киндер ж.еп эрлиләр Җиз шәмдәлләрдә балкып ут яна Ут ялкыны кызларның яшь, ярсу йөрәкләрендә дә дөрли, һәр кызның алдында бизәкләп эшләнгән тәрәшле каба. Кабага кызлар чәче кебек матур житен сүсе эленгән. Орчыклар зырлап бөтерелә. Орчык тавышына кушылып, кызлар «Гөл- жамал» көен сузалар
Нәзберек шәм уты кызлар тыныннан сизелер-сизелмәс кенә тибрәнә. Йөрәктәге мәхәббәт уты да нәкъ шулай салмак һәм әкрен генә хәрәкәтләнеп тора. Кызлар жыр җырлыйлар.
Егетләр еракта Алар сугыш кырында. Тормышны буарга, тар-мар итәргә килгән дошман белән сугышалар алар Сугыш — хәтәр. Сугыштагы егетләрнең гомерләре шәм утыннан да нәзберек. Йомшак җил, гади сулыш шәм утын сүндергән кебек, очып килгән ук, күтәрелгән кылыч егет гомерен сүндереп ташлый ала Сугышта йөргән кешенең гомере һәр мизгелдә куркыныч астында.
Егетләр сугышта Кыз бала гомерендә иң зур куаныч — җиңүчене каршылау Сугыштан җиңеп кайткан ярларны каршы алу — иң зур бәхет, иң көчле тантана. Алар тизрәк кайтсыннар иде Кайтсыннар иде Кайта гына күрсеннәр! Үзләре кайтса, аларның энҗе-мәрҗәннәре, затлы бүләкләре дә кирәкми Кайтмый калсалар, без кемнәргә генә чыгарбыз икән дип ут йотып елыйлар кызлар Әгәр сөйгән ярлар сугыш кырында калсалар, кызларын аяусыз ялгызлык көтә. Утырып калу, баласыз картаю, нәсел калдырмыйча үлү — иң каһәрле тәкъдир. «Кавышу, ир кочу, бала сөю бәхетен бир, раббым»— дип ялварган авазлар ишетелә «Гөлҗамал» көендә «Өмет тә, бәхет тә сугыш кырында йөрүчеләрнең исән калуларында», — дип кисәтә борынгы көй. Җырны, билгеле, күп сугыш, күп сагыш, күп михнәт күргән татар кызлары чыгарган.
«Гөлҗамал» җырын Сәйрин менә шулай аңлый иде. Җыр аның йөрәген җәрәхәтләп, бәгыренә үтеп керә иде Шушы ачы, афәтле хакыйкатьне аянычлы йөрәк белән, кан белән аңлау егеткә җан егәрлеге, вөҗдан гайрәте бирә иде.
Шәм уты Сәйриннең сөйгән кызы Разия сурәтен яктыртты. Башына ак яулык чөйгән, билендә күкрәкчәле ак алъяпкыч. Шәм яктысы аның колак яфрагындагы көмеш алкаларда уйнап ала.
Сәйриннең сөйгән яры «Гөлҗамал» көен җырлый. Көйне сузар өчен сулыш алганда аның тыгыз күкрәкләре сизелер-сизелмәс күтәрелеп куя Авыр керфекләр астына яшеренгән уйчан коңгырт күзләр тез өстендә бөтерелеп торган орчыкка төбәлгәннәр. Ул үзе Сәйрин турында уйлый «Гөлҗамал» җырындагы кызлар шикелле Разия да аның кайтуын сагынып көтә, аның исән калуын теләп, төн урталарына кадәр ялварып ята
Алар җиде ел бер мәктәпкә йөрделәр, бер класста укыдылар Ул чакта Разияның башка кызлардан бер аермасы да юк иде. Озын торыклы, ябык, ике толымын җилкә аша түшенә асылындырып йөрүче гади генә бер кызый иде Тәнәфес вакытында аларның ничә тапкыр сугышканнары булды Аларның авылында кыз-хатыннар юаш затлардан түгелләр.
Тәнәфес вакытында кызлар малайлар белән тигез сугышалар иде. Алар Разия белән отряд җыелышына, отличниклар слетына да бергә йөрделәр Колхоз эшенә, дәрт керә башлагач, кичке уеннарга да бергә чыктылар Армиягә китәсе елның язында Сәләхов Разияны аулак
нйдә очратты Кызны алыштырып куйганнар диярсең Карап торырга шул ук озын аяклы, тулы иренле отличница, ә кызнын елмаюында, кулын күтәреп, чәчләрен төзәтүендә, һәр сулышында сине акылдан язды рырлык көчле тылсым бар Аулак өй таралганчы Сәйрин классташынын битеннән күзен ала алмыйча татлы газап чигеп, саташып утырды Кызның елмаюы, һәр хәрәкәте Сәйриннен эчендәге иң сизгер, нң авыр- ♦ тулы бер ноктага килеп бәрелеп тора һәм шул авырту нигәдер газиз һәм > ләззәтле иде Шул авыртуны, шул татлы интегүне тоеп тору өчен Сәй- < рин жир йөзендәге нинди генә газапка да риза Шул күрүдән Разия- * ның тавышы, дөньяларны яктыртып елмаюы, бүселеп чыккан кара £ чәчен сыпырып яулык астына кертүе — һәр кыланышы Сәйриннен £ бәгыренә сеңеп сурәтләнеп калды. Ул кыз әле дә аның күз алдында. х Ул кызны һәр теләгән мизгелдә күреп һәм тоеп була Күзгә күренү ♦ белән үрелеп тотасы, назлыйсы, үбәсе килә Шул чакта күз алдында и бары тик сурәт кенә икәнлеген сизеп аласың Юксыну газабы ачытты ® рып ала йөрәкне, күкрәкне сагыну кыса башлый
Алар аерыласы кичне генә беренче тапкыр үбештеләр Үбешүнең _ тәме, аның бәгырьләрне айкый торган рәхәт газабы әле дә Сәйриннен » иренендә иде Шул чакта Сәләхов Разиядан «нигә моңа кадәр үптер- = мәдең?» дип сорады «Сиңа ошарлык матур күлмәгем юк иде. шуңа « үптерәсем килмәде». — дип аңлатты аның сөйгән яры Ай-Һай катлаулы “ кызларны аңлавы.. х
Шәмдәлләрдә генә утлар яна Гасырлар аша үтеп безнең чорга * килеп житә алган чын милли көй халык зарын, аның сугыш ызгыштан туеп, тынычлыкка омтылуын безгә сөйли Җырлый-жырлый. елый елый жеп эрләүче кызлар гасырлар буе күз яше. кан койган халык тәкъдирен тасвирлыйлар Халык язмышы яшь кызлар тәкъдире аша үтә. Нәселне дәвам иттерү, ата бабадан калган йолаларны, гадәтләрне саклап тоту да бар аларда. Токым пакьлеген саклап килү дә алар кулында Нәселләрнең дәвамы кызларның егетләр белән кавыша алу-ында Ир-егетләр сугыш кырында ятып кала килсә, нәсел корыячак Шәмдәлләрдәге утлар сүнәчәк, ил өстенә караңгылык иңәчәк
Кызлар эрләгән жептәй нәзберек, нечкә язмышларны канлы сугышлар туктаусыз өзә торган.
«Шәмдәлләрдә утлар сүнеп бетмәгән әле. — дип уйлады Сәләхов Утлар яна Шәм уты безнең киләчәк бәхетне яктырта Шәм яктысы алда өмет барлыгын күрсәтә, көтәргә, түзәргә куша Сугыш тиздән бетәчәк Җиткән кызлар Сәйриннәрне жыр җырлап каршы алырлар Исән кайта алган егетләргә алар алма кебек матур балалар үстереп бирәчәкләр Ин мөһиме сугыштан исән кайту Йөз дә утыз алты мәртәбә очты Сәләховның экипажы сугышчан заданиега. Бусы йөз дә утыз җиденчесе иде
«Шәмдәлләрдә генә утлар яна Җиткән кызлар киндер жеп эрлиләр »
Безнең нәкъ шушыңа охшашлы көйләребез бар диде Майна гашев укчы-радист уйнаудан туктагач.
Грек мифологиясендәге арахналар бит бу жеп эрләүче кызлар Татар мифологиясе грекларныкына тоташмагандыр бит? дни сорады Ялчинский уйнаудан туктагач Нинди генә могжиза юк бу дөньяда!
— Ярый. — диде өлкән лейтенант Сәләхов — Эшне бетерик тә ял итик Иртәгә җаваплы задание
Шәмдәлләрдә янган утлар, жеп эрләүче яшь, чибәр кызлар сурәте гоныгая төште Тирә-юньдә Герман жнре. шундагы кыр аэродромы капонирлар эчендә утырган очкычлар күренә иде
Егетләр урыннарыннан кузгалдылар, самолетны җентекләп тнкше рергә. иртәгәге очуга әзерләнергә керештеләр
Сәләхов экипажы сугышчан заданиегә әзерләнә башлаган көнн Разия больницада ята иде. Моңа кадәр аның авырганы булмады. Бад. чакта канга сеңеп калган шифалы авыл һавасы картайганчы чирт* каршы кдрәшеп тора ала диләр. Разияда картайганчы чирләмичә яшә мөмкинлеге бар иде. Бер көтелмәгән хәл аны аяктан егып ташлады
Каза ялгыз килми, диләр.
Иң башта комсомол комитетына чакырып, кыздан чын-чынлап сора' алдылар. Бу эштән Разия тәмам югалып калды. Ул нигә бәйләнүләре! белми иде әле. Исламнурова моңа кадәр яхшы укып, жәмәгать эшен; актив катнашып килде Кыз бернинди ярамас эш эшләмәвен, ярамага! сүз әйтүен хәтерләми иде. Комитетка чакырылуның сәбәбе бернич; көннән ачыкланды.
Алар тулай торак бүлмәсендә дүртәү яшиләр иде. Тәтеш кызь Настя Дурова, Башкортстанның Чакмагыш районында туып үскән Ярмә кәева Эльвира. Канаш кызы Маша Козлова һәм Разия Моңа кадәр тату яшәп килделәр. Соңгы сыныкларын бүлешеп ашадылар. Бер ахмак вакыйга Настяны Разиягә дошман итеп ташламаган булса, туганлык хисләре бәлки үлгәнче сүнмәс иде.
Бер көнне Настя Дурова Разияның чемодан төбендә яткан зәңгәр күлмәген танцыга киеп барырга сорады. Сәйринне озатканда беренче тапкыр киелгән, беренче кочаклашуга, үбешүгә шаһит күлмәк иде бу. Разия Сәйрин белән кавышканчы ул күлмәкне бүтән кимәскә нәзер әйтте. Настяга бирмәүнең сәбәбе шушы иде Нәзер турында Дуровага чишмәскә кирәк булган икән. Разия әйтте, ә иптәше аңламады Аларда нәзер әйтү гадәте юк иде. Башта рәхәтләнеп көлде
— Юләр син, Раечка, — диде ул көмеш кыңгырау тавышлары чыгарып.— Үбешкән саен күлмәгемне бикләп куя калсам, җитмеш чемодан җыелыр иде. Юләрләнмә, бир, укасы коелмас күлмәгеңнең. Зәңгәр күзле лейтенант белән очрашам, башка төсле күлмәк килешми. Шул күлмәк белән охмурять итмәкче булам.
Разия үз сүзендә торды.
— Теләсәң җанымны ярып ал, кызганмыйм, ләкин күлмәгемне бирә алмыйм, — диде.
Настя тузына башлады:
— Мин сине күптән сынап йөрим, — диде ул, — дин тотучы, хорафатка баткан кыз син. Комсомол комитетында җәмәгать эше оештырып йөргән буласың. Сине комсомолдан бүген үк куып чыгарырга кирәк Үкенерсең — соң булыр.
— Настя, җан кисәгем, син аңларга тиеш, — дип үгетләп карады Разия.— Сөйгән ярымны армиягә озатканда кигән күлмәгемне ничек бирим Танцы вакытында әллә нинди егетләр сине кочаклап йөриләр. Күлмәктә бит Сәйриннең кулыннан калган эзләр бар. Аның төсе итеп саклыйм мин аны
— Синең дини фанатик булуыңа тамчы шигем калмады.—дип караватына кырын ятып кычкырды Дурова. — Бездә дә бар, әйберләрен башка кеше кулына тоттырмый торган сектант-фанатиклар. Старовер- молоканнар дип атап йөртәләр аларны. Ә мин, дура, өч ел буе синдәй фанатик белән дуслашып йөргәнмен.
Ара өзелде. Шушы көннән башлап Настя Дурова Разия белән сөйләшми башлады һәм берничә көннән студентлар арасында гайбәт таралды. Имеш, комсомол комитеты әгъзасы, Сталин стипендианты Исламнурова Разия мәчеткә намаз укырга йөри икән...
Настя тараткан гайбәт чара күрергә ярарлык булып рәсмиләшмәде. Разияны белгәннәр бу гайбәттән көлделәр генә. Кызны яратмаучылар
гайбәт сүзләрен туйганчы чәйнәделәр Гайбәт гайбәт килеш калды 3-ЗИЯ Аа комитет әгъзасы, уңган чибәр кыз килеш яши бирде. Әмма гайбәт кызның абруенда капкага буялган дегет шикелле тап булып тора иде.
Сишәмбе көн аны комсомол комитетына чакырттылар Комсомол секретаре Вадим Ильминский акыллы егет иде. Гайбәтнең каян чыкка- ♦ нын сөйләп аңлаткач, рәхәтләнеп көлде дә: *
Бу нәкъ Дурова ысулында Ул шундый фантазерка инде Аның < үзен чакырып сөйләшергә кирәк Соңгы вакытта ул еш кына рестораннан исереп кайта дип сөйлиләр, — диде Бу сүз дөрес иде Үч ала дип £ уйлауларыннан куркып, Разия расламады, иптәшенең гөнаһысын х яшерде ю
Икенче каза да озак көттермәде. ♦
Шимбә көн Разияның өйдән алып килгән ярты капчык бәрәңгесе о югалды Институтка киткәндә бәрәңге карават астында калган иде. 2 кайтуга — җилләр исә. Разия бу турыда беркемгә әйтмәде Караватына 5 капланып ятып эче бушаганчы елады Күз яше аны җиңеләйтеп җибәрде. Ничек тә түзәргә кирәк иде
Студентларны көненә бер тапкыр талон белән ашаталар иде Ыша- х ныч шул талонга терәлеп калды Өйдән алып килгән ашамлык беткән ” чакларда шул аш, хөкүмәт ашы, киләчәккә өмет биреп, куандырып u тора иде. а
Март азагында витамин җитмәгәнлектән Разия «тавык күзе» дигән j сәер авыруга юлыкты Бер җире авыртмый югыйсә. Бары тик, кояш бату белән, якын-тирәдәге әйберләр генә тоныкланып китәләр. Күз аларны начар күрә, аера алмый Бер тапкыр шаяра-көлә институттан кайтып килгәндә, Разия, тротуарда утырган фонарь баганасына бәрелеп, маңгаен тишә язды Шуннан соң, кичке эңгер җиткәч, вакытын гел торакта утырып уздыра башлады Китап хәрефләрен күз аера иде «Тавык күзе»нең укуга зыяны тимәде
Талонга бирелгән кәбестә шулпасы төшенкелеккә бирелүдән саклап тора иде. Шул ашка тиздән сугыш бетә дигән хәбәр җиткергән шатлыклы өмет килеп өстәлде Яшәү матур һәм рәхәт иде Алда — институтны тәмамлау Сәйрин белән кавышу Шундый бәхетле киләчәк синнән бер генә адымда торганда нинди төшенкелек булсын ди?
Өченче каза көтмәгәндә аяктан егып ташламаган булса, Разня талонга бирелгән аш белән дүртенче курсны тәмамлый иде Җәйге каникулга кайткач, өйдә бәрәңге, балтырган, суган бар Теңкәгә тия торган хәлсезлек һәм ахмак авыру — «тавык күзе» атна эчендә юкка чыгачак Разия пешкән алма шикелле булып кызарып, матурланып китәчәк. һәм май урталарында Сәйрин дә кайтып төшәр. Соңгы хатында ул. «Тиздән сугыш бетә Мин ял сорап, синең яныңа кайтам», — дип язган иде Хатның азагында: «Кавышу белән туй ясыйбыз, әзерләнә башла». — дип өстәгән иде
Апрельнең егерме икесе көнне Разия керләрен юды Кер юу җанны тынычландыра Разия кер уганда җырларга ярата иде «Сагыну» көен җырлап, акка кызыл борчак төшкән күлмәген уганда, аның кинәт тәне чымырдап китте Күлмәкне селтеле судан сөйрәп чыгарды Кулын күлмәк кесәсенә тыкты Күлмәк кесәсендә калган сигез көнлек аш талоны саклана иде.
Разияның учында укмашып, камырга әйләнеп беткән чикләвек зурлыгы кәгазь ята Ул аны сүтәргә тырышып карады Әмма талоннар тәмам җебеп беткәннәр иде
Исламнурова бу турыда да беркемгә белгертмәде Соңгы көннәрдә, тараткан гайбәт бернинди нәтиҗә чыгара алмагач. Настя Дурованың каныгуы бермә-бер арткан нде Аны сөендерәсе килмәде
Сигез көннән яңа талон бирергә тиешләр Бер атна һәм тагын бер көн. Адәм баласы айдан артык ач тора ала дип сөйлиләр Хәтта ач яшәп дәваланучылар да бар. Бу очракта тәннең таза күзәнәкләре авыру тигән күзәнәкләр белән тукланып яши, шунлыктан чир юкка чыга дип сөйлиләр. Разия ябык иде. Бәрәңгесе югалганнан соң ул бик йончып төште Йокыга китәр алдыннан ул тәнен капшап карый иде Өстән тире белән тартылган коры кабыргалар. Сөяк һәм сеңер Яшереп кенә елап ала иде Разия. Сәйриннең бизүеннән курка иде ул Шушындый билләрне кочаклаудан егет кеше нинди тәм тапсын . I
Кер юганнан сон төгәл дүрт көн үткәч, мен тугыз йөз кырык бишенче елның егерме алтынчы апрелендә аш талоны алырга төгәл дүрт көн кала, рус әдәбияты буенча «Бөек пролетар язучысы Максим Горь- кийның «Клим Самгин тормышы» романында революцион хәрәкәт чагылышы» дигән махсус семинар вакытында Исламнурова Разия аңын югалтып, идәнгә ауды
Семинар бүленде. Кызны күтәреп алып коридорга чыгардылар да, ясалма сулыш алдырырга тотындылар
Сәгать ярымнан кызыл хач төшкән машина ашыгып килеп җитте. Машинага утырып килгән яшь врач Разияның пульсын капшап карады, йөрәк тибешен тыңлар өчен изүен чиште Пульс җитмеш ике. йөрәк тибә иде «Господи. — дип уйлады яшь «Әбугалнсина». — җир йөзендә җитмеш мең төрле авыру бар Шуларның кайсысы кереп оялаган бу чибәр кызга?» Студентның күзе Разияның шәрә беләкләренә, анын кибеп беткән күкрәгенә төште. Кызның тәнендә бер чеметем ит юк иде Мизгел эчендә алты ел ятлаган кагыйдәләр ми сырыннан очып чыгып беттеләр. Адәмдәге ин бөек, шәфкатьлелек атлы даһи тойгы егетнең колагына пышылдады «Ач йөри бу. Бер минут соңга калмыйча ярдәм итәргә кирәк...»
— Больницага салырга кирәк бу кызны, — диде яшь табип өерелеп карап торган филологларга.
Яшь врач кызгана белүчеләрдән иде. — аның киләчәк пациентлары бәхетле булачаклар
Разияны «ашыгыч ярдәм» машинасына чыгарып салдылар
Тамак ягын кайгыртуга бәйләнешле вак. әрсез мәшәкатьләрдән берничек тә котылып булмый Чынбарлыкта хезмәт белән, көн саен эшкә йөреп кенә яшәп була бит Көндәлек тормышта җан, иман турында кайгыртырга вакыт калмый. Вакыт табылган чакта кәеф башка юнәлешкә борылган була. Мең төрле сәбәпләр урап алган безнең көндәлек тормышны Җан, иман турында онытуыбыздан акланыр өчен әллә нинди зур планнар корган булабыз, әллә нинди эшкә ашмаслык бөек гамәлләргә кинәнеп карыйбыз Көндәлек ыгы-зыгы, ташка тамган тамчы шикелле, корган планнарны, өмет багланышларын туктаусыз ашап тора.
Госпитальдә ятканда Максим Майнагашев шушы турыда уйлады, йокысыз госпиталь төннәре шундый озын иде. Йокысызлыкка ияреп ниндидер авыр тынгысызлык килә. Бу — җанга кирәкле, шифалы тынгысызлык. Ул сине уй-фараз дөньясына алып китә Шундый мавыктыргыч иде уй дөньясын гизү Шул чакта үткән гомерне җентекләп күз алдыннан үткәреп җибәрәсең. Аның артта калган өлеше тоташ беркатлылык иде. Шул ук донкихотлык, җил тегермәннәре белән СУГЫШЫП үткән иде Майнагашевның гомере. Дон-Кихотка очраган тегермәннәр эре булганнар Максимныкы шундый вак. тотрыксыз иде Ләкин сугыш ка кадәр алар зур һәм мәгърур күренгәннәр икән.
Теләкләр үтәлмәгән чакларда, без тизрәк киләчәккә яисә үткән гомер хәрабәләренә качабыз Ә яшәү киләчәктә дә. үткәндә дә тут ел Үткән гомер үлгән, ул жансыз Киләчәккә әле җан кереп жнтмәгән. Чын яшәү - шушы мизгелдә, безнен шушы сулышыбызда Ул туктаусыз кими тора. Ә кимүне туктатырга бернинди чара юк Шушы чарасызлык тизрәк киләчәккә элдертергә, яисә үткән көннәр артына посып ♦ юанырга мәҗбүр итә Госпитальдә чакта менә шушы турыда уйлап * ятты Майнагашев - <
Госпитальдә ятучыларга посылкалар килеп тора иде Яшь кызлар. уллары сугышта йөргән чал чәчле аналар, ирләрен фронтка озаткан ж солдаткалар соңгы сыныкларын, соңгы бөртек малларын яралыларга = җибәреп, изгелек эшләргә тырышалар иде Изгелек эшләү безнең л халыкның канында булса кирәк. Аны без авыр елларда тоябыз ♦
Чираты житкәч. Максимга да бер посылка тапшырдылар Аны Та- £ тарстанның Кәрәкәшле дигән авылыннан Рәзинә исемле бер кыз җибәр- = гән иде. Тартма эченә фоторәсем дә салынган Түгәрәк битле мөлаем 2 бер татар кызы көлемсерәп якут малаена карап тора. Сулъяк бит ал- х масында ясмык чаклы гына бер миң дә бар Миң кызның гаилә эшенә « чиктән тыш гадел, иренә мәрхәмәтле, балаларына ягымлы булачагы “ турында әйтергә җыенган шикелле чекрәеп тора Фоторәсем янына кош < теле чаклы гына хат та язып салганнар «Абый, фашистларны тар-мар Г итегез. Җиңүне якынайту өчен көн төн. армый-талмый эшлибез»,- дип = язган иде миңле Рәзинә *
Кәрәкәшле кызы фанер такта эченә күпме шатлык, күпме куаныч салып җибәрүен аңлый идеме нкән?
Майнагашев бүләкләрне бушатырга кереште Дулкынландыра Куллар дерелди Менә жылы оекбаш Йомшак, җыйнак итеп бәйләнгән, ап-ак итеп юылган Нафталин исе аңкып тора Бәлки, булачак кияү егетенә дип, җылы өмет белән бәйләнгән оекбаштыр бу? Сырлап бәйләнгән ак перчатка Тап-таман. кигәч куллар рәхәтләнеп китте Балга катырган бавырсак, без аны. гадәттә, туй ашы дип йөртәбез Ә борынгылар бавырсакны ияр капчыгына салып сугыш кырына алып китә торган булганнар Җиңел, татлы,’бәрәкәтле һәм озак искерми торган затлы ашамлык Бавырсак исенә ияреп Татарстан туфрагының тыны, аның татлы сулыгы килеп бәрелде Максимның күзеннән яшь тәгәрәп төште. «Кызый, син мине бурычлы иттең Бу игелегеңне нинди юл белән кайтара алырмын икән?»
Тартма төбенә Кәрәкәшле кызы Лев Толстойнын «Хаҗи Морат» исемле китабын да салган иде
Максим ихтыярсыз сагышка тыгылып бавырсак ашады Оекбаш белән перчатканы мендәре астына салып куйгач. «Хажн Морат»ны укырга кереште
Шул китапны Майнагашев рәттән дүрт кат укып чыкты
«Тукта әле. - дип уйлады ул беренче тапкыр укыганнан соң - Китап язган кеше - граф, бай алпавыт, Кавказ сугышында катнашкан рус офицеры Нилектән ул менә шушылай итеп яза алган? »
Бу китаптан ул яна бер фикерне аңлау дәрәҗәсенә иреште Җир йөзендә хакыйкать дигән кодрәтле көч бар һәм шул көчкә һәр чорда яла ягалар, таптыйлар, сөрәләр. Хакыйкать өчен көрәшүчеләрнең битләренә төкерәләр Күпчелек шуңа күнә, ышана Фаш итүчеләр жиндек дип куаналар Ә хакыйкать яши Ана миллионнан бер кешенең внҗ данына кереп калу, урнашу җитә һәм шул, хакыйкать тәмен татып караган шәхес, ялган ягулар, михнәтләр, ачлыклар аша үтеп хакыйкатьне киләчәк буынга тапшыра килә Бер мәртәбә хакыйкать тәмен татыган кешегә дөреслектән тыш шатлык га, куаныч та юк Ул ансыз яши алмый Көн күрүгә санамый ул хакыйкатьсез яшәүне
» .к У . м з 33
«Ә нигә кирәк сон ул хакыйкать?» — дип уйлавын дәвам итте Май нагашев. йокысыз төннәрдә һәм бу сорауга да ул яңача җавап тапты.
Галәмнең иминлеге, аның дәвам итүе хакыйкатькә нигезләнгән Хакыйкать яшәү — исән калу кануны, һәр молекула, һәр үлән бөртеге, хәтта бушлык шушы кагыйдә нигезендә генә саклана ала Әйтик, хакыйкать нигезендә кыштан соң яз һәм җәй килергә тиеш. Табигать, ялганлап, җәй урынына көз китерде, ди. Шытып чыккан үләннәр, бөреләрдә ярылган агачлар һәм кышкы йокыдан уянган бөҗәкләр бер көн эчендә кырылып бетәчәкләр Бозаулар, сарык бәтиләре, колыннар туңып үләчәк Табигатьнең бердәнбер ялганы җир йөзен шыксыз туфракка әйләндерәчәк.
Без. адәми затлар, вакытлы файда өчен, иркен торак, күбрәк акча, дан өчен күпме күз буяу, күпме ялган тудырабыз Лев Толстой әнә кешелек дөньясына искиткеч зур зыян китерә торган ялганга каршы көрәшкә чыккан Ул шул ягы белән бөек. Ә рус халкы — Толстой кебек әдип тудыруы белән бөек.
Максим Майнагашев госпитальдән шушы фикерләргә баеп чыкты Аның өчен госпиталь Әбугалисинага акыл һәм белем биргән мәгарә шикелле булды
Рәхәт яши башладылар эскадрилья офицерлары Казарманы чиста итеп җыештырып торалар Торак иркен. Җиһазлар затлы Тыныч Шушындый шартлар кешене җыйнаклыкка, тормыш культурасына өйрәтә, йокыдан торгач, кагыйдәгә буйсынудан гына түгел, үзең теләп урын җыя башлыйсың
Ләкин, нинди генә шартларда да, казарманың бер үзенчәлекле ягы бар Аны берничек тә бетереп һәм үзгәртеп булмый Бу — казарманың үзе белән генә бетә торган даими үзгәлек.
Казарманың ишеген ачу белән борыныңа ирләр исе килеп бәрелә. Мылтык мае. каеш һәм тәмәке исләре бергә кушылганда барлыкка килә торган катлаулы ис Аны хлорлы известь белән ышкып юып та, чиләкләп хушбуй коеп та бетереп булмый. Бу — хатын-кызсыз яшәгәндә барлыкка килә торган торак исе Күмәк ялгызлык, сагыну исе бу
Сәйрин йокыдан уянганда аның борынына шугны ис килеп бәрелде Караңгы иде әле Сәләхов. кулын сузып, кичтән тумбочка өстснә куеп калдырган сәгатен алды. Төнге бер иде. «Нишләп болай иртә уяндым икән?» — дип уйлады ул һәм тәрәзәдән карап торган тулган айны күреп алды — Ай тулган чак икән»
Кичә, йокларга яту белән, аның янына лейтенант Кононенко килеп утырды Характеристика сорарга килгән иде. «Заданнсдән әйләнеп кайткач язып бирермен, нигә ашыгасың?» — диде Сәләхов Летчик Кононенко ашыгуның сәбәбен ачып салды. «Калган эшкә кар ява. - диде ул — Сугыш бит Иртәгә нәрсә булуын алдан кем әйтә ала? Бүген мин командирларның квалификациясен күтәрү курсына ике разнарядка килүен белдем Рапортны бүген тапшырырга кирәк Миннән алда башка офицерларның тапшырып өлгерүләре бар» «Нигә кирәк ул сиңа квалификация күтәрү?» — дип сорады Сәлә;, -в кызыксынып «Икенче эскадрильяда каласым килми минем Монда перспектива юк Растоп- чинны югары күтәрмәячәкләр Ул отставкага чыкканчы комэск булып калачак Әгәр ул күтәрелсә, комэск ярдәмчесе Бондаренконы аның урынына, сезне Бондаренко урынына, мине сезнең урынга куярлар иде. Ә болай бернинди үсү булмаячак Квалификация күтәрү'курсыннан кайту белән звено командиры итеп билгеләячәкләр Приказда шулай әйтелгән»
Сәбрин Кононенкога характеристика язып бирде Мактап язды чөнки аның эшендә кимчелекләр юк иде «Генерал булырга теләмәгән солдат начар солдат» дигән әйтем дә бар хәрбиләр арасында
Янәшә караватта изрәп Майнагашев йоклый Чәче бүселеп маңгаена төшкән Иреннәре йомык йөзендә сабыйлар йөзендә генә була торган керсез елмаю. Сулыш алганда егетнең борын тишекләре киңәеп китә ♦ Максим төш күреп ята иде шикелле. *
«Мона бер тамчы да тормыш кере йокмаган»,— дип уйлады Сәлә- < хов. Сабыйлыгы бер мыскалга кимемичә сакланган Очарга әзерләнеп л йөргәндә, һавада бомба ташлаганда. Максим шундый елкән. җитди £ булып күренә иде Алар, чыннан да. искиткеч җаваплы эш башкара- =• лар Дөресен әйткәндә, сугышта җавапсыз эш юк. Очучы булып, һавада -° сугышып йөрү аеруча җитди һәм чиктән тыш катлаулы хезмәт Шу ♦ шындый җитди, өлкән егетләр, хәрби киемнәрен салып ташлау белән, о бала гына булып калалар 5
Сугыш Сәйриннәр буынын колакларыннан тартып үстерде, ашыкты £ рып өлкәннәр сафына кертте Алар үсмерлек чоры тәмен татый да _ алмый калдылар Яшәү чорының иң тылсымлы, татлы чагы аларны ж читтән урап узды. Германиягә фашизм килгән елны мәктәпкә йөрн баш- = лаган малайлар үсмерлек аша атлап өлкәннәр рәтенә үттеләр Хәзер алар кулында ил язмышы <
Җитдилек өчен киелгән битлек белән йөрү шактый авыр иде аларга i Яшәүнең тулы бер чоры бөтенләй төшеп калды Үсмер чакка хас ду з- амаллыклар эшләү, ялгышулар кирәк икән ул. Шул ялгышлыкларны төзәтү дәверендә чын. табигый җитдилеккә өйрәнсәң икән Адәм баласы яшәү дәверенең һәр чорын үз вакытында үтәргә тиеш Балачакның татлы назлары, үсмер вакытның ваемсызлыгы, аның мөлаем гыйсьян нары — барысы да кеше булырга өйрәнү өчен кирәк икән Адәми зат дигән бөек исемне күтәреп йөрү өчен шундый җитди өйрәнүләр, сугыш га күргән катгый сынаулар аша үтәргә кирәк икән һөнәр үзләштер гәнче. җәмгыятьтәге урыныңны яулап алганчы ин башта чын кеше, чын шәхес булырга өйрәнергә кирәк икән
Сугышчан заданнегә оча башлагач, тагын бер хакыйкатьне аңлады Сәләхов Парашютны киеп, кабинага кереп утыру белән дөнья вак лыклары әллә кая китеп онытыла Егетләрнең бер генә сыйфатлары кала алар очучылар, синең коралдашларың Алар да үлем белән нәкъ синең шикелле качышлы уйнаучылар Ир-егет өчен коралдашлык тан да бөек тойгы юктыр да. бәлки
Фронттагы еллар дәверендә Сәйриннең күп кенә дуслары заданнегә очкан җирдән әйләнеп кайтмадылар Очучының кире кайтмавына тиз генә күнегә алмыйсын Аның егылып төшкәне, җан биргәне сиңа күрен ми. шуңа күрә әзме-күпме өмет кала. Өмет кала, ә заданнегә киткән дустың һаман юк Сугыш чынбарлыгы исраф иткән дусларны башка берни алмаштыра алмый Кайтмый калган дусларның көннән-көн күбәя баруы, шушы югалтулар, иптәшләреңне яратырга, дуслыкның кадерен белергә өйрәтә дә инде йөрәгендә дуслык тойгысы булмаганда яшә\ заяга уза Сәйрин коралдашларының кимчелекләрен күрмәскә, аңа әһәмият бирмәскә өйрәнде Аларның һәрберсендә уңай сыйфатлар да җитәрлек иде
Сәләхов йоклап яткан дусларына тагын бер мәртәбә күз салып алды Алар шундый кадерле, шундый газиз иделәр
Тиздән сугыш бетәчәк Авылга кайтыргамы, армиядә калыргамы дигән сорауга хәзер үк җавап әзерләп куярга кирәк Сәйрнн үзенә дә. халкына да йөз кызыллыгы китермәслек итеп сугышты Аның абруе җитәрлек, ләкин ул. мөмкинлек чыгу белән, авылына кайтып китәчәк. Сәләховның нигәдер авылына кайтасы килә. Армиядә калып, тыныч вакытта хезмәт итү отышлырак та булыр иде югыйсә
Соңгы көннәрдә Сәләхов бәхет турында ешрак уйлый. Сугышның тиздән бетәчәге беленгәч, сугышчылар киләчәк турында кайгырта башладылар Без туктаусыз бәхет көтәргә өйрәнгәнбез. Туклык белән генә канәгать түгел без. Нигәдер бәхетле дә буласыбыз килә
«Юкка баш ватмаска кирәк әле. — диде ул уйларыннан арынырга теләп.— Җитте Исәпләп ятудан ни файда?» — Ләкин уй-исәпләр һаман аның күңеленә килеп тора иде. — «Минем звенода егерме тугыз сугышчы. — дип дәвам итте Сәйрин. — сугыш беткәч алар өйләренә таралырлар Ун елдан кемнәр кайда булыр икән? Кызганычка каршы, сугыш бетеп җитмәгән әле «Егерме тугыз» дип санау дөрес булып бетмәс Тукта. Җитте, йокларга кирәк»
* *
Разияның хәлен белергә больницага институтның комсомол секретаре Вадим Ильминский килгән иде. Аңа Разияның бүлмәдәш кызлары , ияргәннәр
— Раечка, күз нурым, талон югалтуыңны нигә миңа әйтмәдең? — дип. ишектән керү белән. Маша Козлова аны кочаклап алды. Ярмәкә- ева татар кызларына хас кыюсызлык белән яңа мохитка ияләшергә тырышып, як-ягына каранып тора иде.
— Чын дуслар алай кыланмыйлар. — диде күнегә төшкәч. — Белгерткән булсаң, ярдәм итмәс идекмени?
Акыллы кызларның төшенә керердәй чамасыз чибәр егет Вадим Ильминский. башын селкеп, елмая-елмая
— Ну и ну-у,— диде, карават янындагы урындыкка җанлап урнашып.— Мондый фортельны көтмәгән идек без синнән. Исламнурова
Дусларының килүенә Разия чын күңелдән шатлана иде Алар кергәч. палата яктырып киткәндәй булды Авыру булуын, гемоглобин җитмәвен, тәнендә витамин юклыгын мизгел эчендә онытып ташлады. Уен-көлке, шаярулар башланды. Авыруларның күңелен күтәрү өчен оештырылган ясалма шатлык түгел, чын. табигый шатлык, яшьлек шаукымы килеп керде студентларга ияреп. Хәтта авыру хатыннар торып утырдылар Аларның да йөзләренә болыт артыннан караган кояшка охшашлы елмаю чыкты.
Вадим Ильминский соңгы көннәрдә булган хәлләр турында сөйләргә кереште:
— .Май бәйрәменә әзерләнү башланды бит Бүген институт ишегалдын җыештырып чыктык. Без ишегалды себерәбез. Сезнең курстагы атка охшашлы бер таза егет баганага сөялгән дә, борынын чокып, тик карап тора. Янына килдем. «Син нәрсә эшли беләсең?»— дип сорадым «Урам себерә беләм». — ди. «Тагын нәрсә эшли беләсең?» — дим «Себермәскә дә булдыра алам».— ди зур горурлык белән.
Институт яңалыкларына керештеләр Шеф саналган хәрби училише курсантлары узган кичне институтка килеп, кичә оештырып киткәннәр Настя Дурова үзеннән егерме яшь өлкән бер майорга кияүгә .чыгарга әзерләнеп йөри ди. «Аның әзерләнүләре шактый еш була». — дип эчтән генә көлемсерәп куйды Разия. Киләсе елга чыгарылыш имтиханына электәгечә дәүләт имтиханы һәм диплом эше кермәячәк икән. Хәзер студент, үз теләге белән, шуларның кайсын булса да берсен генә сайлап ала икән.
Өч тәүлек эчендә бер өем үзгәреш туып өлгергән иде. Шушы бербер артлы ябырылып килеп торган үзгәрешләргә карап. Разия студент тормышының гаҗәп бай һәм эчтәлекле икәнлеген аңлады. ‘
Нәрсә турында сөйләшә башласаң да. әңгәмә сугыш бетү турын
дагы куанычка әйләнеп кайта иде. Тиздән — тынычлык. Кулыкны гына суз, аны инде үрелеп тотарлык Алда зур үзгәрешләр булачак
Сөйләшеп утырган арада ике сәгатьләп вакыт узганын сизми дә калдылар Больницага кертү вакыты тәмамланган иде Разиянын ип тәшләре җыена башладылар Ярмәкәева белән Козлова коридорга чыккач, Ильминский, ымлап. Разияны палатанын аулаграк җиренә. ♦ тәрәзә янына чакырды *
— Исламнурова, синен чемоданыңда ике кило он булуы дөресме?— < дип сорады ул капыл гына
Разия каушап калды Нигә бу турыда сорыйлар икән? Аның чемо- ж данындагы әйберләргә кемнең катнашы бар? Ул кызарынды һәм. жа = вапны озакка сузарга ярамаганын сизеп, әйтте
— Дөрес. Бар. Нигә ул сезгә? ♦
Алар комсомол секретаре белән бер-берсенә мәгънәле итеп кара ° шып алдылар Секретарьның кашы җимерелгән иде
Оның булгач, аяктан егылганчы нигә ач йөрдең соң, Исламнуро g ва? Моның бер төрле сере булырга тиеш Ильминский текәлеп Ра = зияның күзенә карады Күзен дә йоммады Разня
«Настя бу турыда да гайбәт таратып өлгергән икән, — дип уйлады = ул — Сөйгән егетең кайтуга коймак пешерәсе онны саклап тотуның ни < гаебе бар икән?* Ләкин бу турыда сөйлисе, белгертәсе килми иде Бу — - аның тирән яшереп, саклап йөрткән интим сере иде Үзенә генә мәгъ- - лүм куанычлы сюрприз иде Сөйгән ярына коймак пешереп ашату. у үбешү кебек үк, кеше күзеннән, аларнын кызыксынуыннан яшерен булырга тиеш иде Кеше сере белән кызыксынуны Разин зур тупаслык ка, әдәпсезлеккә саный иде Ул ялганларга ниятләде Ялганлау да авыр иде Тел буйсынмый Җан карыша Аның тәненә салкын тир бәреп чыкты. «Мин аны оныткан идем» дигән әзер аклануны ул комсомол секретарена әйтергә теләде — теле әйләнмәде Ялган сөйләргә күнек МӘ1ӘН иде ул, тәҗрибәсе юк иде.
Шәфкать туташы ишекне ачып карады Кыз белән егетнең бер берсенә текәлеп тәрәзә янында басып торуларын күргәч, йомшарды
— Аерылышыр вакыт, — диде ул Калган сүзләрегезне киләсе очрашуда әйтеп бетерерсез
- Он саклап ач йөрүнең сере булырга тиеш Больницага кермәгән булсагыз, сүз булыр идеменн?'Сез бит. Исламнурова, комитет әгъзасы, стипендиат, башкаларга үрнәк студентка Яшьләр арасында сезнең ураза тотуыгыз турында сүз йөри Дөресме ул?
Ялган! дип кычкырды Разия үзе дә сизмәстән Авырулар баш ларын күтәреп, кызга таба борылдылар Миңа Дурованың гайбәтен алын килгәнсез Хәзер үк чыгып китегез'
Ильминский бер сүзсез ишеккә таба юнәлде Бераздан ишектә Яр мәкәеваның башы күренде
Кертмиләр, диде ул елар хәлгә җитеп Чык әле бер генә минутка
Разин коридорга чыкты Эльвира аны җиңеннән эләктереп алды
- Ильминский барында сөйләргә базмадым Сине ураза тота икән дип институтта сөйләп йөриләр Дурова тараткар Мин аңлатып кара (ым Ураза тотканда иртә-кич, карашы чакта, ашарга ярын, дидем Рамазан ае быел кыш урталарында гына килә дип карадым Хңларга теләмиләр Мин ашыгам Алар мине кәгеп торалар Туалетка керәм тип кенә киттем Бу серне әйтүемне белмәскә тиешләр Больницадан чыккач, сине бюрога чакырып, персональ эшеңне карарга тиешләр
Кирәкми. Эльвира, яклама мине, диде Разия күз яшенә тыгы 1ЫП Үзең.» авырлык килер Барыбер аңлата алмассың
Ярмәкәева күзен сөртте
Сау бул. Разин Тизрәк терел Чин киттем
Ялгыз калгач, Разия коридор очындагы ташландык өстәлләр өеме артына барып утырды Яшәү шундый катлаулы. Тормыш агымына акыл, логика бөтенләй катнашмый диярлек. Яшәү кануннары ниндидер шаблон җайланышка көйләнгәннәр Моңа кадәр ул отличник саналып йөри иде Аны шушы көнгә кадәр үрнәк итеп куялар иде. Укуын, үз-үзен тотышын һәм җәмәгать эшенә катнашуын башкаларга өлге итеп күрсәтәләр иде. Хәзер, гайбәттән соң. аның һәр адымыннан гаеп таба башлаячаклар. Абруе төшкән кешенең уңай якларын күрми башлыйлар Күрсәләр дә әһәмият бирмиләр. Ә моңа кадәр аның кимчелекләрен искәрмиләр иде. Кайчакта, сынау вакытында сорауларга ул башка студентларга караганда шактый сүлпән җавап бирә иде. Андый вакытта барыбер «бишле» билгесе куялар Чөнки укытучылар аның отличница булуына тәмам инанганнар Отличницаның җавабы начар булыр дип уйлап та карамыйлар иде. Менә шушындый җайланыш хөкем итә тормышта Шул җайланыш хәзер Разияның һәр эшен, һәр га мәлен начар якка әйләндереп торачак. Дингә ышанып, ураза тотып йөргән кыздан нинди үрнәк эш көтеп булсын ди.
«Шуларга үч итеп бүгеннән ураза тота башларга кирәк!» — дип ачу белән, уйлады Разия һәм шундук үзенең ялгышуын аңлап алды. «Кемнәргә?» Настя Дуровадан тыш үзенә дошман кешене белми иде ул. Киресенчә, һәр очракта,-кирәкме-юкмы, хәтта, җае юк чакларда да аңа һәрвакыт яхшылык эшләргә, игелек күрсәтергә тырышалар. Менә әле дә, әгәр Разия чемоданда сакланган онның серен комсомол секретарена ачкан булса, Вадим Ильминский елмаеп бармак янар иде дә, шуның белән бетәр иде. Юк, ул дөрес эшләде. Нигә акланырга
— Инде ярты сәгать эзлим, — диде Евдокия Семеновна өстәлләр арасыннан үтеп,— кичке ашка соңга каласың, Раечка. Ашханәне җыештыра башладылар. Тизрәк йөгер Палатага да кереп торма Бүген кичкелеккә солы боткасы бирделәр.
— Рәхмәт, Евдокия Семеновна,— диде Разия — Зур рәхмәт сезгә, мине эзләп мәшәкатьләнүегез өчен. Минем ашыйсым килми.
Карчык, тораташ булып, катып калды. Аның бу сүзне сугыш башланганнан бирле ишеткәне юк иде әле
*
* *
Ай һаман тәрәзәдән карап тора иде. Аның дымлы һәм сүрән нурлары тигән урын юешләнгән шикелле булып салкынаеп китә.
Ай Сәләховның җене, газабы иде. Ай тулган көннәрне аны йокысызлык интектерә иде. Бер сәбәпсез күңел сына,-кәеф кырыла Дөнья шыксызлана, тәндә ниндидер авыр тынгысызлык уяна. Яшәү тиктомалдан газаплы тоела башлый Мондый чакларда беркемне күрәсең килми, хәтта яраткан дусларыңнан гарык буласың. Аның өчен шундый газаплы иде ай тулган чакны үткәрү.
Сәйрин урыныннан торды. Тәрәзә янына барып, пәрдәне төзәтте. Ай яктысы тукыма аша үтеп керә иде. Тынычланыр өчен Сәләхов коридорга чыгып, бер тын йөреп керде, йокы качкан иде инде.
Армиягә киткәнче дә ай тулуга бәйләнешле тыйгысызлыклар бул- галады. Ул чакта Сәләхов эчке сыкрануның ай тулуга бәйле икәнен белми иде әле. Бу турыда аңа Ялчинский аңлатты.
«Ай өянәге белән авыручы төннәрен урыныннан торып, йорт түбәләренә, агач башларына менеп йөри икән, — диде ул. Алар арасында, хәтта, телеграф чыбыгына басып йөри алучылар була, дип сөйлиләр Әгәр андый кешене биеклектә йөргәндә йокыдан уятсаң, куркудан егылып төшеп, үлә икән, дип сөйлиләр Фән аны борынгы инстинктларга бәйләп аңлата»
Шушы сүзләрдән соң Сәйрин үзенең башыннан узган берничә сәер вакыйганы искә төшерде Бер мәртәбә алар әтисе белән төн куна утынга барганнар иде Урманның бер аулак аланына туктап, атны туардылар да. тышаулап, үлән утларга жибәрделәр Үзләре, урын жәеп. арба астына кереп яттылар
Төнге урман гажәп шомлы була. Якында гына нәрсәдер кыштырдый ♦ \рба тирәсендә ниндидер утлы бөжәкләр кыймылдап йөри Кандадыр. » буылып, төлке өрә Шулкадәр сәер икән ул төлке өрүе Әйтерсең аны < бугазыннан кысып тотканнар, үтерергә азапланалар Сак-сокка охша- 2 тын, ниндидер кош кычкыра Еракта шомлы итеп мәче башлы ябалак £ елый». Шул тавышларны тыңлап. Сәйрин йокыга китә алмын ятты =
Таң алдыннан ул урыныннан торган, арба астыннан чыгып, агачлык - эченә кереп киткән. Шундый караңгылыкта, куе урман эченнән, чакрым- ♦ нан артык жир барган Юлында очраган агачларга бәрелмичә ул ни- и чектер урап үткән. Упкын өстенә сузылып үскән кәкре каенга үрмәләп ~ менеп азапланганда, әтисе аны күлмәк итәгеннән эләктереп алган иде ~
Икенче тапкыр шундый хәл сугыш чыккан елны кабатланды Ул ~ чакта Сәйрин иптәшендә куна калган иде Төз лапас түбәсенә менеп “ яткач, иртә уятмасыннар өчен, баскычны тибеп аудардылар Монда s шундый аулак иде Алар төн урталарына кадәр йолдызларга карап * хыялланып яттылар
Малайлар йокыга киткәч ай калыккан Сәйрин, урыныннан торып, i тапас түбәсеннән төшкән, авыл буйлап сәяхәткә чыгып киткән Кай- ? ларда йөрүен һәм нәрсә эшләвен ул хәтерли алмады Авылның икенче очында яшәүче бер тиле карчыкның ишеген шакып азапланганда. Сәйрин йокыдан уянып китте. Бу куркыныч йорт иде. Аны балалар гына гүгел, хәтта көндез өлкән кешеләр дә ерактан урап узалар иде
Соңыннан, никадәр тырышып караса да. Сәләхов дүрт метрлы ла пас түбәсеннән ничек төшүен, ике чакрым араны ничек үтүен, авыл ның икенче урамына нинди максат белән килеп чыгуын хәтерли алмады. Тиле карчыкның баскычына менеп, ишек шакый башлаганчы ул тирән йокыда булган Бусы шиксез иде
Аның газаплары, куркыныч мажаралары ай тулган чакта була иде «Нинди генә могжнзалар юк бу дөньяда. — дип уйлады ул Аңларга, ачыкларга көч житмәгән хәлне без тизрәк инкяр итәргә ашыгабыз Бәлки айның кешегә берәр төрле тәэсире бардыр? Ай тулган чакта диңгезләрнең суы күтәрелә Кайвакыт этләр айга карап бер сәбәпсез өрергә тотыналар Айдагы үзгәрешләрне бәлки безнең кан сизеп тора дыр, яисә тулган ай нервларга тәэсир итәдер?>
Сәйрин тиз генә йокыга китә алмаячагын аңлады
Сәләхов урыныннан торды Шинелен жилкәсенә салып коридорга чыкты.
Ишек кырындагы өстәлгә маңгаен терәп дневальный утыра Хат укыган җиреннән йокымсырап киткән. Төн уртасыннан соң электр утын сүндерәләр иде Өстәлдәге коптилканың мае беткән күрәсең, филтәсеннән сасы кара төтен күтәрелә
Аяк танышына дневальный сискәнеп уянды
— Йоклап булмыймыни, иптәш өлкән лейтенант? — дип сорады дневальный Ул Сәләхов звеносына беркетелгән кече сержант Ильин иде. Коралчы булып хезмәт игә иде ул Сугышка кадәр Гжельдәге фарфор заводында рәссам булып эшләгән егет Сәйрин ярата иде Ильинны Йомшаклыгы, жыйнак һәм гадел яшәве өчен ярата иде ул аны Кече сержант Ильин командирына ихтирам белән карый иде
— һава сулыйсы килә. Тынчу. — диде ул дневальныйга.
— Сезнең экипажны дүртенче яртыда уятырга куштылар Өч сәгать вакыт калды. Йокларга була әле. йокыдан үлүче юк диләр. Рәхәтләнеп калыгыз, иптәш өлкән лейтенант.
Сәйриннен дикъкате «калыгыз» сүзенә тукталды. «Нишләп бүген генә йоклап «калырга» булсын? Сугыш тукталырга тора. Яшәү дәвам итәчәк. Тыныч, татлы йокы бирәчәк көннәр алда шул кадәр күп. Сугышчан заданиене үтәп кайткач, башта «боевой ике йөз грамм»ны куячаклар. Гадәттәгечә. Сәйрин аннан баш тартачак. Тагын өчесенә дә бер тәүлек ял бирерләр. Менә шул ялда. Майнагашев белән Ялчин- скийны ияртеп. Сәләхов урманга барачак. Урманда йөреп, арыл кайткач. майга салган шикелле эреп йокларга була. Туйганчы йоклыйсы көннәре күп әле аның. Киләчәктә Сәйринне тәмле йокы һәм рәхәт тормыш көтә. Тынгысыз төннәрнең соңгысыдыр бу. бәлки?
Ильинның сөйләшәсе килә иде. Сәләховны яныннан җибәрәсе килмичә. ул берничә тапкыр сүз кузгатып карады. Файдасы тимәде. Сәйрин коридор аша ишегалдына саф һава суларга дип чыгып китте
Җиргә караңгылык иңгәндә ялгызлык аеруча ачы тоела Төн — кешеләрнең берләшү, бер-берсенә якынаю вакыты. Әллә караңгылыктан куркып, әллә көн эшләп арыганга күрә, төн килгәч, адәм балаларының бер-берсенә сыенасылары килә. Караңгы төшү — сөйгән ярларның кавышу вакыты ул. Караңгылык җир йөзенә мәрхәмәтлек алып килә. Төи сугыш калдырып киткән җәрәхәтләрне каплый. Җимерелгән йортлар, киселеп ауган агачлар, тар-мар ителгән язмышлар вакытлыча күздән югалалар. Җир йөзен йомшак, тигез караңгылык каплап китә Күз күрмәгәндә җан алай ук сыкранмый. Караңгы төн яралы сугышчыларга. сугышта ата-аналарын югалткан балаларга ял һәм өмет алып килә. Төн — тәүлекнең мәрхәмәтле чагы.
Сәйрин җир йөзенә караңгылык иңгәндә ялгыз калган иде. Ул өч ел инде кавышу көтә. Сөйгән яры еракта калды һәр төнне аның янына ялгызлык килеп ята да таң атканчы китми. Көн тугач, ялгызлыктан дуслар коткара.
Сәләхов. тезен кочаклап, салкынча таш баскычта утыра иде. Адәм балалары йокы куенында. Җир йоклый, үсемлекләр, җәнлек балалары, таулар, елгалар, һавадагы йомшак болытлар йоклый, йөнтәс болан бозаулары йокыга талганнар. Шулар белән бергә — якут малае Максим Майнагашев. Ул төш күреп ята иде.
.Имеш, җир шары зур болан икән. Таулар аның сырты, урманнар аның йоны, күлләр — күзе. Ташлар очыртып дулаган давыл аның тын алуы икән. Болан нигәдер ыңгыраша. Мескеннең тәне авырта торгандыр? Аның тәнен тоташ җәрәхәт каплаган. Аны самолетлардан бомба ташлап, туп атып җәрәхәтлиләр...
Бу төнне күк йөзендә кара болытлар йөзә иде. Алар әкрен генә көнчыгышка, Максимның һәм Сәйриннең туган җиренә таба агылалар Болыт арасыннан тулган ай килеп чыкты Салкынча авыр нурлар Максимның битенә килеп бәрелделәр Майнагашевның йөзе борынгы төрки кабиләләрдән калган таш сыннарныкына охшаш иде. Нәкъ шушындый битле сыннар Гоби чүленнән алып Карпат тауларына кадәр таралган ялгыз курганнар өстендә киләчәк гасырларга карап моңаеп утыралар. Аларның күзләре чиксезлеккә төбәлгән. Йөзләрендә илаһи тынычлык Өмет тә. өметсезлек тә юк аларның күз карашында. Мал. дан. өстенлек күптән татып каралган Мал да, дан да, өстенлек тә бәхет
китерми. Аларнык берсе дә мәңгелек түгел Бер генә нәрсә дә адәм баласына мәңгелеккә бирелмәгән
Шул сыннарның берсе Майнагашевнын гасырлар артында югалган бабасы булырга тиеш Нишләп якутлар чәчәкләргә күмелеп яткан /кылы далаларны ташлап, жир шарының иң кырыс, ни салкын төбәгенә күчеп киткәннәр икән? Әгәр шул таш сыннарны тергезеп булса. ♦ алар барсын да сөйләрләр иде. Хәзер инде таш сыннар бетеп бара ±
Тышта моңлы яз сулышы Чык төшкән Юрган астында жылы, рәхәт < иде Өч сәгатьтән Максимны уятачаклар. Лейтенант Майнагашев су- ф гышчан задание үтәргә китәчәк Күктә очып бару һәм бомбага тотасы ж объектны эзләп табу өчен көч, үткен акыл һәм зур түземлек кирәк “ Максим йоклый, көч, акыл, түземлек туплый
Майнагашевнын төше әкренләп болан көтүенә әверелде Тун- ♦ драны бер офыктан икенче офыкка кадәр зур көтү каплаган имеш. М Боланнар ботаклы мөгезләрен сыртларына салып, тауга төшеп кил- f гән кайнар кояшка таба чабып баралар. Аларны куып жнтеп, тукта- - тырга кирәк. Имеш, армия штабыннан килгән фәрман шундый Тукта- х тырга һәм штаб каршысына китереп сафка тезәргә.
Максим болан көтүе артыннан йөгерә Боланнар һаман чабалар = Өлгереп булмый Куып житеп туктатмасаң, хайваннар офык читенә < таянган кояшка утырып башка планетага китәчәкләр, имеш Ничек кенә булса да туктатырга кирәк Офык читеннән кара самолет күтә- - релеп китте Канатларында фашист тәресе Эре калибрлы пулемет г атарга тотынды Максимның йөрәген курку авырттырып кысты. Ул йокыдан уянды.
Лейтенант Майнагашев офицерлар казармасында йоклап ята иле Кемдер тәмле итеп гырлый Мышнаган тавышлар ишетелә Йокларга, ял итәргә кирәк Алда — жаваплы задание
Безнең гаскәрләр Берлинны чолгап алганнар'
Евдокия Семеновна палата уртасында басып тора иде Күзләре киң итеп ачылган. Еш-еш сулыш ала. Чал кергән соргылт чәче маңгаена бүселеп төшкән
Раечка, нишләп ятасың? Безнең гаскәрләр Германиянең баш каласы Берлинны чорнап алганнар Моннан ярты гына минут элек радиодан әйттеләр. Господи! карчык мыш-мыш еларга тотынды.
Разия Сәйрин турында уйлый иде
Сәйрнннең хаты аның кулында. Евдокия Семеновна күрми Хат юрган астында, кызның күкрәгендә иде.
Евдокия Семеновнаның шатлыгы бер урында торырга ирек бирмичә, аны каядыр әйди, куа иде. Карчык йөгерә-аулый ишектән чыгып китте Ялгыз калгач, «Сәйрнннең хатындагы сүзләр дөрес икән. — дип уйлады Разня Берлинны да чорнаганнар Ә мин әле больницада ягам Бүген үк чыгарга кирәк»
Алар Казан аэропортында кавышачаклар Очучы, өлкән лейтенант Сәләхов гади солдат шикелле поездга утырып йөрмәячәк Туган жи ренә аны самолет белән кайтарачаклар Герой офицерның өстендә елкылдап торган күн куртка, галифе чалбар, ялтыравыклы хром итек һәм башында алтын путалы очучылар фуражкасы Алар күзләрен ала алмыйча бер-берсенә карап торалар
ӘЙдә, кайтабыз. - ди аңа Разия һәм интеллигент хатыннарыча Сәйринне үзе култыклап ала һәм алар такси янына киләләр Моңа кадәр аның таксига утырганы юк иде әле Ул гомер буе гел таксига утырып йөргән кеше шикелле кыланачак.
Фронттан самолет алырга килүче офицерлар Настины тулай торак ка таксига утыртып китерәләр иде Җиңел машинага утырып кайтуына Дурова чиксез горурлана иде. Кыз. очып тулай торакка килеп керә, тәрәзәне ачып ташлый, китерүче егеткә кул болгый Настя ничә тапкыр, үзенә ияртергә теләп, Разияны кыстап карады, ялынды, ялварды, үчекләп. мәсхәрә итеп, көлеп карады Күнмәде Разия Ул сөйгән яры кайтканчы беркая йөрмәскә сүз биргән иде Кыз бәйрәмнәрне, Лүңел ачуларны Сәйрнн кайтуына саклый иде Гомерендә беренче мәртәбә ана ияреп танцыга барачак. Аның терсәгенә тотынып, бер аяктан атлап, оялмыйча, гәүдәсенә сырышып барачак. Беренче мәртәбә аның белән таксига утырачак. Беренче мәртәбә ресторанга Бу сүз аны нигәдер куркыта иде. Шул бинага керү Разияга ничектер җинаять тоела. Ул йортка бары тик азгын кешеләр, мәхәббәт һәм намус белән алыш- биреш итүчеләр генә йөри кебек тоела иде Бу фикернең тулысынча дөрес түгел икәнлеген аңлый иде Разия. Ләкин, никадәр тырышса да, шушы ышануыннан арына алмады. Сәйрин теләсә, ул ресторанга да барачак Аның белән бергә булганда Разия беркемнән, бернәрсәдән курыкмый иде Аның үзе белән бергә. «Үзе» сүзен ул татар .хатыннары шикелле тантаналы тирән мәгънәле, тоташ ихтирам белән әйтергә өйрәнеп килә иде.
Такси Казан аэропортыннан кузгалып китәчәк. Очраган кешеләр хәйран калып карап калачаклар «Нинди бәхетле кыз бу? Янындагы летчигын күр: түше тулы орден, ә үзе? Бар бит бу дөньяда бәхетле кызлар. » — дип сокланып карап торачаклар.
Разня Сәйринне тулай торакка алып кайтмаска булды. Тулай торак бүлмәсе андый кеше белән очраша торган урын түгел иде. Инде күптән сөйләшеп куелган: Казанда аларның авылдашлары Мәгъмүрә исемле хатын яши Мәгъмүрә апаның ире үлгән, малайлары фронтта, ул өч бүлмәле гүрнәчә кебек фатирда ялгызы тора Фатирны мичкә ягып җылыталар — шушы ягы бик мөһим иде Разияга
Кайтып керү белән, сөйгән егетен түргә уздырып, өстен алыштырып тормыйча, Разия алъяпкыч бәйләп алачак. Он, май. йомырка, утын — барысы да әзер. Ул коймак пешерергә тотыначак Тантаналы бәйрәмнәрдә генә була торган коймак пешерү хозурлыгы — шул куаныч өчен ул әздән генә ачка үлми калды. Он исән. Ул ачка үлсә дә коймак онына ягылмас иде
Мичтә дәртләнеп кызыл ялкыннар бии. Каен утыны шартлап яна Табалар кызган. Өйдә чиксез татлы камыр исе. Ул бит теге гомуми ашханәләрдә кемгә икәнлеген белмичә тугылаган кәҗүннәй камыр түгел Коймак камырына Разия өч йомырка сытачак, тугылар алдыннан сөт һәм май эретеп салачак. Май камырның үзендә булганда коймак аеруча тәмле пешә. Табага да майны кызганмыйча салырга кирәк. Чайда кайнап пешсен — Сәйрингә дигән коймак бит
Пешереп бетергәч, Разия коймакларны табага өячәк. Табаның өстен ябып һәм тагын май салып, аларны кайнар мичкә куячак.
Авылда яшәгәндә, Разия коймакны бал, каймак һәм кура җиләге белән генә ашап була дип йөри иде Чеховның бер хикәясеннән ул коймакны балык уылдыгы, сөләйман балыгы һәм тагын әллә нинди татлы нәрсәләр белән ашап булуы турында укыды Балык уылдыгы табыла \л. акчаң гына булсын. Кичләрен хат таратырга ялланып, уылдыкка җитәрлек акча эшләргә сөйләшеп куйган иде инде Больницага керү комачаулады.
Сәйрин белән Разня икәүләп коймак белән чәй эчәрләр.
Сәйрингә пешерәсе коймак турында уйлаганда кайчакта ашыйсы килүдән Разияның күз аллары караңгыланып китә иде «Бер генә уч он алып, үземә пешерсәм, аңа да калыр, җитәр иде әле», дип тәмам тәвәккәлләп бетергән чаклары да була иде Кыз түзде. Тимәде v.i
Сәйрингә дип саклаган онга. Ураза тота дип мәсхәрә кылсыннар, ннсти туттан куып чыгарсыннар, хәтта тирмәгә япсыннар - коймак онын ул Сәйрин кайтканчы саклаячак
Коймаклап чәй эчкәч, Разия сөйгән ярын шәһәргә алып чыгачак Сәйриннен. шушы көнгә кадәр Татарстанның башкаласын күргәне юк. Сәйрин, чит илләрдә әллә нинди матур шәһәрләрне карап йөргәндер. ♦ бәлки, Казан — бөтенләй икенче шәһәр i
Разия сөйгән ярын Тукай йөргән урамнарга алып барачак. Кремль- < 'ә, Сөембикә манарасын карарга Сәйрин сөйгән ярының шундый п һәйкәлләрне белеп, аларны ихтирам итүенә чын күңелдән куаначак. 5 Кич белән алар театрга барырлар. Татар театры мондагы һәйкәлләр = шикелле егеткә тансык булырга тиеш.
Фараз итүнең иң катлаулы урыны — театрдан кайтып, кичке чәйне ♦ *чкәч, ятар вакыт җиткәндә башлана иде Саубуллашкан чакта кочак- - лашып үбешерләр. Үбешүнең бармак очларына кадәр тарала торган _ гатлы газабын, аның буыннарны йомшарта торган тетрәндергеч көчен Q кыз Сәйринне армиягә озатканда татып карады. Шул чакта тәнгә аш- _ кындыргыч дулкыннар таралган, тын кысылган иде. Шундый котылгы- й сыз, илаһи рәхәтлектә Разия үзенең затын, җенесен югалтып, сонгы = күзәнәгенә кадәр Сәйрингә кушыла башлавын тойган иде. Шул хәл- < нең кабатлануыннан курка иде Разия Курка һәм каршы тора алмый- - ча, шул мизгелгә ашкына иде. s
Театрдан соң, Сәйринне Мәгъмүрә апаларда калдырып, Разня ту- £ лай торакка кайтып китәчәк. Ул шулай тырышачак, шулай эшләячәк Кайтып китү — иң дөресе.
Кайвакытта Разия бу турыда баш ватмаска, бар катлаулыкларын Сәйриннең үз карамагына тапшырырга тырыша иде. Ул бит гаилә иминлеге өчен җавап бирәчәк хуҗа кеше Юк, язылышканчы, төн кунарга Разия аның янында калмаска тиеш. Иң дөресе — шул
Командиры йокыга китә алмыйча уйланып ятканда укчы-раднстның да күзе ачык иде. Аның уйлары әнисе тирәсендә әйләнеп йөриләр
Әллә эше тыгыз булды, әллә әтиләр гомумән шундый булалар Марсель һәм аның ике сенелесе аталарын сирәк күрә иделәр Йокы дан торганчы ул эшкә киткән була Аннан кайту белән ашык-пошык кына капкалап ала да. язарга утыра Ялчннскнйның әтисе тарих бу енча зур китап яза иде. Сирәк, бик сирәк килә торган бәйрәм көннәрендә генә улы белән шахмат уйный һәм җәй көннәрендә бер ике мәр гәбә балаларын диңгезгә алып төшеп су коендыра иде ул
Әнисенең дә күп вакыты музыка мәктәбендә дәрес биреп, гастрольгә йөрүдә һәм кичке концертларда үтә иде Шуңа карамастан, өйгә кайт кан арада әнисе балаларын назлап сөяргә өлгерә иде Шушы мизгелне алар түземсезлек белән көтеп алалар иде Бала назлау, бала сөеп үстерү өчен яралган кеше иде Марсельның әнисе Менә хәзер, егет булып җиткәч тә, «үз гомереңдәге иң кадерле, мәңге онытылмаслык хатирәне әйт әле», дип сорасалар, Марсель һич икеләнеп тормыйча, «әниемнең иркәләп сөюе», — дип җавап бирер иде
Концерт залы Зал шыгрым тулы Тыңлаучыларның авызлары ярым ачык, күзләре бер ноктага текәлгән. Сәхнә уртасында ялгыз кара рояль «Блютнер» фирмасы ясаган зур концерт коралы Әйтерсең рояльне сихер белгән өчен ялгызлыкка дучар иткәннәр Марсельнең әнисе дә ялгыз. Ул. арыган бармакларын ак клавншлар өстенә салып, ял итеп утыра, Сәхнәне караңгылык чорнаган Прожекторларның аяусыз чат кылары. караңгылыкны тишеп, ялтыравыклы чатыр ясаганнар Чат
кылар әнисенең кара гипюрга төрелгән гәүдәсенә терәлеп туктаганнар ла аны җибәрмичә сәхнә уртасында тотып торалар Кемле яктылыктан әнисенең күзе чагыла Шундый кызганыч, шундый газиз иде ул шушы минутта.
Залга кергәндә тамашачылар бөтенләй икенче төрле иделәр. Тәкәбберлек. минминлек тойгысы баскан иде тамашачыларны Өсләренә моң тылсымы ява башлагач, кинәт үзгәреп киттеләр Рояльдән чыккан авазлар сүз белән аңлатып булмаслык бөек дөреслекне турыдан-туры тамашачыларның йөрәкләренә илтеп тапшырып торалар иде Моңа кадәр мөһим тоелган вакчыллыкларның бәясе төште. Тойгы һәм вөҗдан дөреслеген тыңлыйлар иде залда утыручылар.
Кинәт зал тетрәнеп китте. Күктән таш яуган, тау елгасы аккан тавышлар ишетелеп китте. Тамашачылар кул чабалар иде. Алкышлаучылар Марсельның әнисенә мәңге сокланырга, мәңге баш ияргә кул чабып вәгъдә бирәләр сыман иде. Менә шушы мизгел куркыта иде малайны Алкышлау авазларын ишетү белән ул һушыннан язар чиккә җитеп тетрәнә иде. Көчле алкышлар башланганда, тамашачылар акылдан шашып, әнисен таптый башларлар дип курка иде Марсель.
Ниһаять, әнисе аягүрә басты. Сөйрәлеп торган күлмәк итәген кулы белән тотып, сәхнә читенә килде, тамашачыларга баш ия башлады. Иң куркыныч мизгел шушы иде Ышанмый иде Марсель баш иючеләргә Ышанмый иде. Баш ию алкышлаудан да куркынычлырак иде. Хәтәр иде кешеләрнең бер-берсенә баш игән булып күз буяулары. Әгәр аның ихтыярында булса, адәми затларга үзара баш июне катгый рәвештә тыяр иде. •
Матур иде аның әнисе, шундый якын иде Чиктән тыш яратудан Марсельның елыйсы килгән чаклар да була иде Шушы чиктән тыш ярату алдагы зур афәт билгесе иде
* *
♦ *
Концерт беткәч, Ялчинский сәхнә артына күтәрелә иде. Әнисе аны көтеп торган була. Күрү белән кочаклап алып, күкрәгенә кыса башлый. Алар, бер-берсенә сырышып, баскычтан әкрен генә төшәләр. Концерт бетүгә, һәр кичне такси чакырылган була Чакырылган һәм түләнгән. Марсельның әнисе машинага утырырга теләмичә бер тын бәхәсләшә. Аның таксины кем чакырганын беләсе килә иде. Шофер бер сүз дәшмичә, аның әнисенә сокланып карап тора Чит кешеләрнең әнисенә соклануы чиксез рәнҗетә иде Марсельны
— Җәяү генә кайтыйк, улым, — ди әнисе. — Мин арыдым. Ял итәсем. тынычланасым килә
Алар жәүяләп китәләр. Ә такси артларыннан ияреп бара. Арттан машина ияреп килгәндә сөйләшеп булмый Берни эшләп булмый, сине машина эзәрлекләгәндә. Алар таксига кереп утыралар
Шәһәр утлары, урам уртасыннан сөйрәлеп баручы көрән трамвайлар. каядыр ашыгучы җәяүлеләр, җиңел машина тәрәзәсе яныннан артка таба агылалар. Төнге шәһәр малайга шундый сәер тоела иде Әйтерсең, төнгә каршы шәһәргә башка бер планета ияләре җыелалар.
Кайтып җиткәч, алар икәүләп киң мәрмәр баскычтан икенче катка күтәреләләр Марсель тынычлана. Ул үзен әкияттәге батыр итеп сизә иде Ул бит әнисен тамашачылар золымыннан коткарды, урамда сагалап йөргән «пиратларга» бирмичә, әнисен өйгә алып кайтты
Әнисе, урын җәеп. Марсельны йокларга яткыра. Чыгып китәр алдыннан. башыннан сыйпап, озак итеп үбә Шуннан соң гына алар әтисе белән икәүләп чәй эчәргә утыралар. Аларның кухняда басынкы гына сөйләшүләре ишетелә. Чәйдән соң әнисе малае янына тагын
керә. Әнисенең тылсым белгән матур бармаклары аның чәч арасына кереп, назлап сыпырырга керешәләр Малайның тәненә ин матур музыка яңгыравына охшашлы рәхәтлек йөгерә
Кайда икән хәзер аның әнисе, исәнме икән? Сәләте, таланты исәнме Икән? Ә бармаклары? Шушы урында Ялчинскийнын күз аллары томалана, бугазына ачы төер тыгыла иде. *
Сугыш бетүгә якынлашып килә Тиздән сугышчылар өйләренә ту- * ганнары янына тарала башларлар. Шул чакта Марсель ялгыз башын < кая куяр, нәрсә эшләр? Бу турыда уйлаганда Ялчинскийнын йөрәген ™ курку кыса башлый иде Бизгәк хастасына охшашлы салкын, шыксыз £ курку Шул нәрсә бәгырьне өшетә, яшәүне агулый иде
Марсель беренче мәртәбә сугышчан заданиега очканда да каты курку сизде Ул чакта, аэродромнан күтәрелеп китү белән касыкка ниндидер тынгысызлык кереп утырды, курыккан чакларда син нәрсә- £ дер көтәсең, һавадагы һәр болыт кисәге, иллюминатордагы һәр тап х сиңа үлем алып килүче дошман истребителе булып күренә Ләкин очу 2 вакытындагы курку бөтенләй икенче төрле курку иде х
Нәрсә соң ул курку? Бу турыда Марсель күп уйланды һәм батыр » лык нәрсә ул? Бу турыда да уйланды ул. Кем батыр сызгырып килгән £ пуляларга баш имичә атакага баручымы, әллә инде теләсә нинди шарт- ■* ларда, кем каршында булуына карамастан, хакыйкатьне ярып салу- Z чымы? Хакыйкатьне яклау дөньядагы иң зур батырлык булып тоела = иде аңа
Соңгы вакытта Ялчинский шуңа төшенә башлады эчендә җаны булган кеше куркудан котыла алмый Куркуның файдалы, кирәк ягы бар Ул булмаса. сугыш кырында үзеңне ничек саклап калыр идең? «Фоккер»ның пулемет көпшәләре тезелгән тупас борыны сиңа туп-туры үлем төзәгәндә ничек курыкмыйсын ди’ Без бит бу дөньяга яшәр өчен килгәнбез. Тыныч яшәр өчен Рәхәт, куанычлы яшәр өчен Шатлык һәм мәхәббәт өчен Ә без айлар, еллар буе үлем аша ■ сугыш аша үтәргә тиешбез. Туктаусыз сагалап йөргән үлем белән ничек килешеп булсын?
Курыккан чакларда буыннары йомшарып китә иде Ялчинскийнын Тәнен көчсезлек чорнап ала Ихтыяры югала Шушындый чакларда ул көчсезлеккә каршы көрәшүен дәвам итә иде. һәм шулай итеп ул пани кага бирелмәскә өйрәнде Аның эчендә ниндидер бер егәрлек туа баш лады. Шул егәрлек, заданнегә очкан саен, һаман үсә. ныгый бара иде Хәзер ул. зиһене таралып, буыннары йомшарган чакта да эшен дәвам иттерә ала Батырлык шушыдыр бәлки?
Туганнан бирле аңа лаеклы яшәү турында сөйләүләрен ишетергә туры килде Ә нәрсә ул лаеклы яшәү? Яшәргә өйрәтүчеләрнең сүзен тыңлаумы, әллә башыңны югары күтәреп, үз кыйблаңа таба барумы’ Сугыш бетеп килә. Бу турыда уйларга кирәк булачак. Сугыш безнең җиңү белән тәмамлана Шундый зур куаныч, шундый зур шатлык
Йокыга китәр алдыннан гына ул «Җиңү безнең башны әйләндер мәеме икән? Тарихта моңа хәтсез мисаллар бар». дин уйлап куйды
Палата тәрәзәсеннән тулган ай карап тора иде «Сагынганда айга карыйм, ай да ялгыз » дигән җыр сүзләре килеп төште Разияның хәтеренә С.әйрин аңа айны яратмавы турында әйткән иде Ул айга карамый торгандыр ннде Әгәр шушы мизгелдә ул да айга карап торган булса, аларның күз карашлары очрашыр иде
Ай нурлары Разняла ниндидер татлы хисләр уятып. уй фаразларын көчәйтеп җибәрәләр Ай яктысы рәхәт тынычлык китерә Теләкләрең
көчәя, өметләрең ныгып киткәнен сизәсең. «Сәйрин нигә айны яратмый икән, әллә аңа бәйләнешле берәр үкенечле истәлеге бармы икән?» — дип уйлады Разия.
Башка авырулар йоклыйлар иде Тәрәзә янындагы караватта йөрәк авыруы белән кергән Евдокия Семеновна ята. Кайсы хатын-кызга матурлык картлыкка ияреп килә. Яшь чагында чибәрлеге уртача гына булган кыз гомеренең соңгы елларында кинәт, танымаслык булып, матураеп куя. Бу хәл бай эчтәлекле рухи тормыш белән яшәгән хатыннарда очрый. Карчык шундыйлардан иде Пенсиягә чыкканчы Казан хниверситетында рус әдәбияты укыткан. Дүрт тәүлек эчендә алар дуслашып өлгерделәр. Аңлашу дөнья хәлләре турында сөйләшүдән баш танып китте Евдокия Семеновна революциягә кадәр Казан университетының Шәрык бүлегендә эшләгән күренекле галим кызы иде. Карчыкның татар тарихын, җирле гореф-гадәтләр, көнкүреш ысулларын белүе Разияны таң калдырды.
Сөйләшә торгач, алар рус әдәбиятына күчтеләр. Шушы әңгәмәләр дән соц Разия әдәбиятның нәрсә икәнлеген аңлый башлады. Әдәбиятның язмышлар фәне, хакыйкать һәм вөҗдан дөреслеге булуын аның моңа кадәр ишеткәне юк иде әле. Институтта аларны әсәрдән уңай һәм кире образлар йолкып алып шуларны яттан белергә өйрәттеләр. Евдокия Семеновна уенча, бу ысул әдәбиятны тирән аңларга комачаулый
Карчык ялгыз яши иде. Больницадан чыккач, Разия карчыкның хәлен белеп, аңа ярдәм итеп йөрергә булды.
Евдокия Семеновнага янәшә караватта заводта эшләүче токарь кыз Шакирова Сәлимә ята иде. Авылча оялчан, авылча тыйнак һәм эшчән иде бу кыз. Алар дуслаштылар. Сәлимәнең сул күзен суппорттан ычкы нып киткән металл кыйпылчыгы тишкән иде. Токарь кыз, сыңар күзле булып калудан куркып, көн саен елый иде.
Больницада ятуның бер үзенчәлекле ягы бар. Мондагылар тирә юньдә гел үзләре шикелле сырхауларны гына күреп торалар. Аларга уртак тел табу җиңел. Башка авырулар Сәлимәне юаталар, сыңар күз белән дә бәхетле яшәп була дип аңлаталар иде.
Дүрт тәүлек эчендә палатада ятучылар бер-берсе белән якынаеп киттеләр. Авырлык килгәндә шушы хатыннарның һәркайсы сиңа рухи терәк булырга әзер иде. «Безнең язмышлар белән шәфкатьлелек идарә итә, — дигән фикергә килде Разия. —Настя Дурова шикелле үч һәм гайбәт белән куанып яшәүчеләр шактый сирәк очрый Кешеләрне берләштерүче төп канун — шәфкать».
Көненә ике тапкыр кадаган глюкоза уколы, балык мае, ял кызның хәлен үзгәртеп җибәрде Баш әйләнү һәм хәлсезлек бетте. Ике ай аны интектереп торган «тавык күзе» юкка чыкты. Күзләре хәзер кичке караңгылыкта да күрәләр. Яшәү рәхәт һәм куанычлы иде
Разияга больницадан чыгуны ашыктырырга кирәк иде. Беренчедән, тиздән сынаулар башлана. Икенчедән, сынаулардан да мөһимрәк бер эш бар: Сәйринне каршылар вакыт җитеп килә. Аны зурлап, лаеклы итеп каршыларга кирәк иде. Разияга сәламәт булу кирәк. Тиздән аның кулына үсмер балаларның язмышлары тапшырылачак Андый катлаулы авыр эшне уңышлы алып бару өчен сәламәтлек кирәк Укыту эшенә тагын бер зур вазифа өстәлә. Сәйрингә тыныч, рәхәт һәм ышанычлы тормыш шартлары оештыру вазифасы Бу эш укыту, тәрбия бирү кебек үк җаваплы. Бәлки җаваплырактыр әле? Разияның сөйгән яры рәхәт торырга тиеш Ул фронтта яраланды, өч ел буена үлех| аша үтеп йөрде Мул, тыныч тормышка лаеклы ул хәзер Разия үз ягыннан аңа җил-яңгыр тидермәскә тырышачак. Әгәр мәхәббәт туу белән өйләнешеп яши башласалар. Разия күп нәрсәне аңлап өлгерә алмый калган бу- 1ыр иде Өч ел туктаусыз сөйгән ярын уйлап йөргәндә ул күп нәрсәгә тө)пендс Гаиләдәге иминлек, татулык, тынычлык өчен ул җавап бирә
чак Шушы зур җаваплылыкны өстенә алырга ул әзер иде Синең на муслы булуың үзең өчен генә түгел, ирең, балаларың өчен дә кирәк Җәмгыять өчен дә кирәк бу сыйфат Разия сонгы сулышына кадәр Сәйриннең исеменә тап төшермәскә тырышачак Ул моңа әзер иде
Йокыдан торыр вакыт җитеп килә Сәләхов балачагы турында уйла- * нып ята иде. Шундый рәхәт ул балачакны искә төшерү
Сәйрин укыган чакта мәктәп балалары «кем булу» мәсьәләсе белән * чиктән тыш мавыгалар иде. Чоры шундый булды Мәктәпкә йөрүче ба- s лалар әле дә «кем булу»ны онытмыйлар Сәйрин укыган чорда «кеше “ булырга» тырышу аеруча көчле һәм хәлиткеч мәсьәлә иде. Алар бары ♦ тик уку, белем алу гына тормышның олы юлына чыгарып, «кеше итә- « чәк» дип ихлас ышаналар иде
Утызынчы елларда кытлыклар да булгалады. кием һәм акча җит- Q мәү Сәйриннәр гаиләсендә табигый хәл иде Бар дикъкатең, багланыш- ж ларың киләчәккә, «кеше булуга» төбәлгән очракта авырлыклар сизелми £ икән ул Үзенә ашкындырып торган киләчәк сиңа алтын таулардан = да кыйммәтлерәк куаныч вәгъдә итә Тырышып укысаң, укытучылар < ның сүзен тыңласаң, туган илең Россияне ихлас күңелдән яратсаң. £ киләчәктә син «кеше булачаксың». Шушындый куанычлы, матур өмет- х ләр чорнап алган иде Сәйриннең уку елларын Киләчәккә омтылу, аңа ж ышану чиксез көчле иде
Күп вакыйгаларның тарих битендә беренче күренүе Сокланырлык зур эшләр, җиңүләр, бөек яуланышлар. Беренче тапкыр полюс аша Америкага очу. Беренче мәртәбә хатын-кызның тракторга утыруы Мәчет манаралары гөрселдәп җиргә авалар иде Манаралар белән мен еллаган иске гореф-гадәтләр, йолалар, ышанулар авып челпәрәмә кил де Сугышчан алласызлар халыкны клубка җыеп, искелекнең тамырына балта чабу турында ялкынлы нотыклар сөйлиләр Яшәүнең иң зур дошманы — искелек Аны, төрле яктан урап алып, тар-мар итәләр һәр сүздә тылсым, һәр эштә — дәрт Колачлы кизәнүләр һәм искиткеч ян- I ыравыклы матур исемнәр Чкалов — Байдуков Беляков. Папанин - Ширшов Кренкель- Федоров. Мәмләкәт Стаханов Карацупаһәм старшина Карацупаның герой эте Илдус Герой Батыршин һәм Һади Такташның «Киләчәккә хатлары» БГТО. БГСО. МОПР значоклары
Ул чакта халык сабыйларча эчкерсез шатлана белә иде Әзгә генә дә. ачыктан ачык ихлас күңелдән, күмәк шатлану хөкем итә иде ул чакта Экранга чыккан һәр кинофильмның эчтәлеген дога шикелле яттан беләләр һәр яңа җырны бөтен ил күмәк, бер аваздан җырлый Яше. карты, сабанчысы, министры барысы бергә һәр көн бәйрәм шатлыгына гөренеп туа Яшәү — Сәйрннгә тоташ бәйрәм, бизәкле карнавал иде Ки ләчәк - җәннәттән дә матур тоела иде ул чорда Әллә шунлыктан. Сәйриннең классында бер генә малай да сабан сөрү турында уйлап хыял ланмый иде Малайлар «лүтчнк» булалар, кызлар «брач». «Лүтчик булып», башларына шлемофон киеп, җилкәләренә планшет асалар да. кешеләрне сокландырып, урамда йөриләр, «кәртечкәгә» төшәләр, имеш
«Кем булу»ны сугыш бик тиз хәл итеп ташлады Иллә нке генә вазифа, ике генә һөнәр калды кулга мылтык тотып ватанны саклау һәм фронт өчен армый-талмый тылда эшләү Хыял ассортименты бер мә бер кимеде Икс теләк калды фронттагылариы көтеп алу һәм сугыш тан исән кайтып кавышу.
Тарих битен канлы сугышлар каплаган Россия халыклары күп нәрсә)ә мохтаҗ яшәсәләр дә сугышка беркайчан мохтаҗ булмаганнар
Сәләховның вакыйгаларны гына теркәп барган елъязмалар укыйсы килә иде Сугыш беткәч. Сәйрин шушы хыялын тормышка ашырачак
Икенче эскадрильяда унике милләт вәкиле хезмәт итә. Алар papa шундый тату яшиләр. Аларнын төрле милләттән булулары турында исләренә дә төшергәннәре юк иде. Тарих турында сүз чыгу белән бер ана балалары булып яшәүче очучылар арасында ниндидер дулкын кузгала. Шундый катлаулы иде тарих мәсьәләсе...
Кырык беренче ел күп нәрсәләрне үзгәртте.
Сәйрин үзенең экипажын сугыш азагына кадәр саклап килә алды. Алар бер-берсенә шул кадәр күнектеләр. Сугыш беткәч, Ялчинский институтта укуын дәвам иттерәчәк Майнагашев бомба ташлау белеме турында дәреслек язарга хыялланып йөри. Сәйрингә дә киләчәк турында уйланырга, алдан план корып куярга туры киләчәк.
«Ярый, йокларга, ял итәргә кирәк.— дип үз-үзен кисәтте ул.— Задание катлаулы Ял итеп, көч җыймыйча, аны үтәве кыен булыр»
Ул машина тавышына уянды. Тәрәзә каршыннан гөжләп машиналар уза иде Кузовта утыручыларның сөйләшкән тавышлары ишетелеп ' калды. «Техниклар аэродромга киттеләр,— дип уйлады Сәйрин.— Алар- ны бездән иртәрәк уяталар Тагын бераз йоклап алырга вакыт бар икән әле».
Тырышып караса да Сәләхов йокыга китә алмады. Күңелен катлаулы исәпләр чорнаган иде. Ул армиягә алынган чагы турында уйлый нде.
Каралырга барганда Сәйрин авиациягә эләгерен белми иде әле
Гадәт буенча, ал арга колхозның иң яхшы атларын бирделәр. Дугага кыңгырау тагып җибәрделәр Кыңгырау тавышы атларны ярсыта. Егетләр үзләре дә каядыр алгысыналар иде. Унҗиде яшьтә армиягә алыну тантаналы тоела бит ул
Көз, әбиләр чуагы иде. Күңел көр, тәндә—яшьлек дәрте Атлар, йөрәк кагып, урыннарыннан дәррәү кузгалдылар Ат — адәм баласының иң борынгы, иң тугрылыклы дусты Алар егетләрнең кая баруларын аңлыйлар иде шикелле.
Юлга чыгар алдыннан кайбер егетләр «төшереп» тә алганнар иде Ул чакта татар авылларында ныклап эчү юк иде әле. Хәтта бәйрәм көннәрендә дә эчеп былагайланып йөрү зур җинаять санала иде. Яратмыйлар нде «салмыш» кешене. Эчүнең әшәкелек икәнлегенә ихлас күңелдән ышаналар һәм ана юл куймыйлар иде.
Каралырга баручы егетләр гармунга кушылып, җырлап авылдан чыгып киттеләр Авыл халкы — ирләре сугышта йөргән солдаткалар, яшь кызлар, карт-коры, бала-чага урамга чыгып, аларны озатып калды.
Баулы күренгәч, егетләр арбадан төшеп, озаклап тәмәке көйрәттеләр Хәрби комиссариат бинасының кызыл калай түбәсе күренеп тора иде. Шул калай түбә егетләрне айнытып җибәрде.
Сәләховның әле дә хәтерендә. Ул чакта Сәйрин Рифкать исемле бер малай белән дуслашып йөри иде. Арбадан төшеп, куак янына килгәч. Рифкать аның янына чүгәләде «Сәйрин, әйдә, «лүтчнк»леккә язылабыз, ә» — диде ул. Бу сүз аның бала чактагы зәңгәр хыялын яңартып җибәрде.
Таза егет нде Рифкать. Таза һәм җитлеккән егет нде. Ә ул чакта Сәйриннең култык астына төк тә чыкмаган иде әле. Әллә шунлыктан, у т чишенеп шәрә калудан ояла иле. Сәләховның чалбарын көчләп салдырттылар Шул кадәр оят иде шәрә калу . Шул газаптан егетнең тәне калтырый иде.
Авиациягә язылучыларны түгәрәк урындыкка утыртып, зур тизлектә әйләндереп карадылар. Тикшерүне Сәләхов җиңел үтте Рифкать кенә.
урындыктан тору белән, каралу комиссиясе председателенең өстәленә барып ауды
Аны авиациягә алмадылар Егетнең өмете киселде
Ьаулыга барганда ул Сәйрннгә үзенең йөрәк серен сөйләгән иде «Минем генерал да быласым килмәй, маршал да Мин, малай, «лүтчпк» былам Очарга үрәнү белән ярапланга утырып, авылга кайтам Порт ф лар өстеннән, канат кагып, бер кат очып үтәм Аннан соң, кырда эшләп йөрүче Миннисаиы эзләп табам Шуның өстеннән выжлап үтеп китам дәсәләмүт җиле белән аның итәген күтәртәм Ул бит. малай, миннән бо- -* рын чөйде. Минем ярапланга утырып йөргәнемне күрсә терсәген 2 тешләр, әмма соң булыр...»
Каралудан кайтканда Рифкать туктаусыз зарланды «Башкаемны Е шул чуаш көмешкәсе ашады Шуны эчеп кенә харап былдым мин Без- ф нең нәселгә эчке ярамый. Шуны эчмәгән былсам. Миннисанын терсәген ,, тешләтә идем...» 2
Сәйрин дә «лүтчик»ләр исемлегеннән төшеп кала язды Училищега = алыну өчен кимендә тугыз класс белем кирәк иде. Сәләхов анкетага ту- 2 гызны бетердем дип язды Анкетага язганны рәсми кәгазь белән раслар = га- кирәк икән Хәрби комиссар таныклык китерергә кушты Әгәр Сәй- Z риннең әнисе бертуган укытучы апасы аша таныклык табып бирмәгән “ булса, «лүтчик» булу хыялы белән саубуллашырга туры киләчәк иде *
Армиягә эләккәнче Максим Майнагашев сугышның нәрсә икәнлеген аңлый алмый иде әле Ул борынгы сугышларны бүгенге көн сугышлары белән чагыштырып карый иде Хәйран калырлык аерма «Олонхо» да станындагы сугыш батырлар ярышы, көч сынашу, егетлек күрсәтү генә булган икән Хәзерге сугышта дәһшәтле машиналар адәм балаларының гомерләрен иттурагыч шикелле туктаусыз «эшкәртеп» торалар
Максимны армиягә интернаттан алып киттеләр
Армиягә китәсе көнне Максим интернат директоры янына керде. Николай Юльевич Бадер сөргенгә килгән җиреннән Айхалда төпләнеп калган кеше иде Ул ялгыз яшәде Максим кергәндә директор, мичкә аркасын терәп, китап укып утыра иде Укучысын күргәч, урыныннан торды
Түрдән уз. Майнагашев Рәхмәт, карт кешене онытмавың өчен, рәхмәт Хәзер икәүләп чәй эчәбез, диде ул. Максимның кулын кысып
Армиягә кнтәм. Николай Юльевнч
Сугышка мыни?
Әйе, сугышка
Карт остаз бер тын мичтә янган утыннарга карап утырды
— Тыныч тормыш өчен тәрбияләп үстергән идек без сезне Без башлап җибәргән эшне дәвам иттерерсез дип өметләнеп үстергән идек.
Берничә айдан җиңеп кайтырбыз Нәрсә ул безгә фашистлар5
Карт педагог бу сүзләрне игътибарсыз калдырды
Белмим, күрә алырмынмы икән мин сине. Майнагашев? Монда яши башлавыма тагын ике айдан алты ел тула Мин бит Ленинградта туып үстем Ә төп урыным шушында, якутлар арасында булган икән Картның күзеннән яшь бөртеге тәгәрәп чыкты Якутлар турында зур китап язарга әзерләнеп йөрдем - вакыт җитмәде Интернатның эше бик четерекле
— Язарсыз әле,—диде Максим остазын юатып - Артта калган, ярым кыргый халык турында нәрсә яза алырсыз икән?
— Дөрес түгел,— диде Николай Юльевнч йодрыкларын йомарлап Җир йөзендә якутларга тиң халык барлыгын белмим мин Кызганычка i .к у . /л I
каршы, сезнең турыда язарга Фенимор Купер шикелле әдип табылмаган Якутлар җир шарының иң суык төбәгендә яшиләр Кышларын салкынын пачлар чатнап ярыла, ташлар уалып төшә. Ә сез түзәсез. Якутлар арасында төшенкелеккә бирелүчене очратканым юк минем. Шушындый кырыс шартларда яшәү искиткеч күркәм гореф-гадәтләр тудырган сез балачак сафлыгын картайганчы саклый беләсез Карт педагог кесәсеннән яулык чыгарып күзен сөртте - Без сезне уку-язуга өйрәттек. Хәзер сез русча сөйләшә беләсез. Наданлыктан котылу, белем алу бик күп мөмкинлекләр ача Шатланырга кирәк иде шушы уңыш ларга. Ә мин. тиле карт, уйлап утырам без биргән белем, безнең тәрбия бу тормышка яраклымы икән дип. Шушы сорау борчый мине. Көне- төне борчый. Сез. яшьләр, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне үзләштерә алмадыгыз Алар, әкренләп, онытылачак, югалып исраф булып бетәчәк. Меңәр еллар буе һәр буын мыскаллап кына өстәп килгән искиткеч зур байлык юкка чыга дигән сүз. Гадәтләрнең я насы барлыкка килсен өчен бик күп гасырлар кирәк. Сезнең буын һәм сездән соң киләчәк буыннар тормышларын әле чын гореф-гадәткә әйләнеп өлгермәгән вакытлы кагыйдәләр нигезендә корачаклар. Ул кагыйдәләрне кабул итүчеләр рухи бушлыкта калачаклар. Куркыныч хәл ул бушлыкта яшәү. Бушлыкка нәрсә булса да тула Вакуум буш булмый.
Якутларда начарлык белән көрәшү тәҗрибәсе юк. Бозыклыкка каршы тору иммунитеты юк сездә.
Ул чакта Майнагашев остазының сүзләрен тулысынча аңлап та бетермәгән иде. Хәзер төшенә башлады. Элек якут халкының тормыш кагыйдәләре бик гади булган Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, гомумән, күп эшне йолалар хәл иткән. Яшәү кануннарын бозудан гореф- гадәт һәм йола саклап торган. Аракы эчү, кеше өлешенә керү, ришвәт шикелле нәрсәләр гореф-гадәт буенча зур гөнаһ саналган. Ә хәзер шундый яхшы, шундый акыллы рәсми кануннар бар Шуларны тормышка ашыру өчен куйган рәсми оешмалар байтак. Әшәкелек исә күзгә күренмичә генә, астыртын хәрәкәтләнеп ята.
Максим Майна!ашев шушы турыда уйлап ята иде
Чиксез кайгы-хәсрәт, югалтулар, йөрәк яралары алып килде бу сугыш һәм күп нәрсәгә өйрәтте дә. Ирләр сугышка киткәч, алар уры нына хатыннар калды. Тормышның бар авырлыгын хатыннар үз өсләренә алдылар. Сугыш беткәч, ирләр фронттан кайтыр Аларны каршы алып кунак итәрләр. Ирләр кунак булып яшәгәндә дә авырлыкның юан башы хатыннар җилкәсендә булачак. Менә шушы вакытта кайбер ирләр, жа- ваплылыкның хатыннар өстендә булуын табигый санап, үз урыннарына басудан баш тартачаклар. Евдокия Семеновна шушы хәлдән курка иде
«Сугыш беткәч, хатын-кыз өстендәге җаваплылыкны ирләр өстенә кире кайтарасы иде. Ирләр үз рольләренә кайтсыннар иде. Бу бик мөһим мәсьәлә».— дип хафаланып Разияга сөйләде ул.
Егерменче елларда безнең хатын-кызлар арасында тигез хокуклы булу өчен көрәш кызып китте. Башкача яңалыкка, культурага ирешү, тормыш кору сүздә генә калачак иде. Ләкин шушы көрәшне ялгыш аңлаучылар да күп булды. Тигез хокуклы булуны, наданрак кешеләр, ирләрйә яшәү, аларга бәрабәр булу дип аңладылар. Табигать миллион елларга сузылган эволюция дәверендә җенес аермасына хас җайланышлар тудырган. Ирләр ауга йөргән, хатын-кыз йорт эше караган Ир-ат мал тапкан, хатын-кыз гаилә иминлеге, андагы җылылыкны саклап килгән. Евдокия Семеновна шулай аңлатты
Карчыкның, сүзләре дөрес тоелды аңа. Разия һаман да хәтерли әле. Тигезлек өчең көрәш елларында Разияларның күршесе Әһлиулла ха-
тыны Гайнекамал, ирләргә тин булам дип, башын пәке белән кырдырт ты, чалбар киде һәм түбәсенә картуз чәпәде Ул хәзер бары тик ирләр эшенә генә йөри иде Язын сабаша. кышын — олауга, урман кисү, бүрәнә ташу эшенә дә башлап ул бара иде Ирләр дәрәҗәсенә күтәрелүен күрсәтер өчен Гайнекамал бик шәпләп сүгенергә дә өйрәнде. Ра- зиялар авылында татарча сүгенә белмиләр иде Эштән кайткач иренә ф «Марш, сабака, чишмәдән су алып кайт», дип кычкыра иде Авыл хал- > кы Гайнекамалдан һәм аның хатыншага әйләнгән иреннән көлә нде <
Институтны бетереп, эшкә урнашкач, «башлы-күзле» булып алгач, * нинди тормыш кору турында Разиялар тулай торагында да бәхәсләр еш н була иде Настя Дурова «ирләр синнән үз «кирәкләрен» алганчы гына « юмарт, киң күңелле булалар. «Кирәкләрен» алгач - алар эгоистка әй- « ләнәләр. Хайвани хис көчле аларда. Ашау-эчү, кәеф-сафа кылу, хатын ф кыздан «кирәк» нәрсәне алу ирләр максатында иң беренче урында о Алар арасында аерма юк», дип аңлата нде з
Настяның бу карашын Разня аңлый иде Ул гел Казанга эш белән = килгән ирләр арасында чуала Командировкага килгән вакытлы кешеләр “ чынлап та. Настя әйткән сыйфатларын алга куя торганнардыр? Моңа * Настя үзе дә, әкренләп күнегеп киткәндер? х
Разиянең Сәйриннән башка беркем белән дә очрашканы юк иде ” Шунлыктан сөйгән яры аңа ин матур, иң акыллы кеше булып тоела u иде Евдокия Семеновна ана «Ирләр чыдам, көчле, һәм батыр булса- £ лар да, алар һәрвакыт назга, хатын-кызда гына була торган мөгамәләгә s мохтаҗлар Без алардан ныклык, акыл һәм киң күңеллелек көтәбез Ирләрнең абруен төшерүче иң начар сыйфат — вакчыллык Аларнын киң күңелле, ышанычлы булуларын бездәге нечкә күңеллелек уята»,— дип аңлатты ул
Разия Сәйриннең керләрен юып. аңа аш әзерләп торырга, бала-чагалар үстерергә әзер иде. Хокук тигез дип, ул аны хатын-кыз эшенә җикмәячәк Ул аннан бер генә нәрсә таләп итәчәк — тугрылык Гаилә каршында аның иманы саф булсын Кыен чакларда аның намусына таянырлык булсын
Институт кызлары арасында «Тиздән диплом алам, мин югары белемле булачакмын Урта белемле ирем мина буйсынырга тиеш» — дип шапырынып йөрүчеләр бар Гаиләнең үз кануннары җитәрлек Дипломның катнашы юк аңа Бәхетле яшисең килсә, син ул кануннарны үтәргә тиешсең.
Разня больницада Евдокия Семеновна белән ятканда менә шушы фикерләрне үзләштерде Карчыкның үгете дөрес булуына ул чын күңел дән ышана нде
Ниһаять, больницадан чыгасы көн дә килеп җитте Төшке аштан соң ул, дуслары белән саубуллашып, тулай торакка кайтып китәргә тиеш иде Өйдә дәваланыр өчен аңа бюллетень бирделәр Иртәгә Май бәйрәме Ул аны институтта, иптәшләре арасында каршыларга тяеш Сугыш бетеп килә. Сәйрнн исән калды Бәйрәмнән соң ул кайтыр Яшәүнең ин зур шатлыгы, иң зур бәхете шушы нде
Армиягә киткәнче Сәйриннең гаиләсеннән бер генә көн дә читтә яшәп караганы булмады
Алынучыларны Бөгелмәнең бер мәктәбенә алып килделәр дә парталары чыгарылган бер буш класска кертеп яптылар Иң көчле билгесезлек шушы бүлмәдә яшәгәндә башланды Шушында тотарлармы’ Тот- масалар, кая алып китәрләр? Алып киткәч, нәрсә эшләтерләр? Кайчан? Барыбыз дамы? Куркып, шомланып, авыл малайлары язмышларын
S1
көтәләр Билгесезлек аларны бүредән иреккән сарык көтүенә әйләндерде
Кинәт, «сохариларны җыеп алалар икән», дигән шом таралды. Авыл малайлары шатыр-шотыр сохари кимерергә тотындылар. «Өйдән киеп килгән киемнәрне кайтарып бирмиләр икән».Өстәге киемнәрне әллә кайдан килеп чыккан чегән кыяфәтле бер кызмача хатынга сату башланды
Шушы- шартларда, көтмәгәндә, җылы бер якты тойгы — якташлык тойгысы уянып китте Авылдашлар, райондашлар бер-берсенә елыша башладылар. Кичкә таба аерым төркемнәр барлыкка килгән иде инде
Азнакай егетләре, тәрәзә янына җыелып, татарларның туган җирдән аерылу гимны — «Шахтер» көен шыңшыйлар. Бер почмакта Әлмәтле- ләр, көтәргә вәгъдә биргән кызларының фоторәсемнәрен бер-берсенә күрсәтешеп, күңелләреннән генә яшерен фал салалар һәрберсендә «Көтәрме икән?» — дигән газаплы сорау. Сине озаткан сылу кыз һичшиксез сине көтәр шикелле тоела. Ә дусныкы? Ай-Һай!.
Шөгер егетләрен нигәдер кара боегу баскан иде Әйтерсең алар үзләренең җеназаларын тыңларга җыелганнар Шыңшыйлар. Офтаналар Арада иң кызганыч күренгәне — табак битле төссез егет. Аның төссез- леге, базда шыткан бәрәңге сабагына охшавы төшенкелекне тагын да көчәйтә иде. Төссез егет туктаусыз кабатлый: «Күккә менү белән лүт- чикләрне чәкеп кенә төшерәләр икән.. Күккә менеп җитү белән...» Аны дикъкать белән тыңлыйлар Шомын уртаклашалар., ышанып бет- мәсәләр дә шулай эшлиләр
Баулы районыннан бары тик дүрт кенә егет авиациягә алынган иде Шуларның икесе — эвакуация вакытында килгән карт чырайлы рус малайлары иде Алар авыл егетләре белән аралашмадылар
Якташлыкның бер сәер ягы бар. Район үзәгендә сиңа авылдашың якташ Өлкәдә — үз районыңнан килгән кеше. Башка өлкәләргә чыгып киткәч, Татарстанның һәр кешесе синең якын туганыңа әйләнә.
Якташлык тойгысы көннән-көн ныгыды Моңа кадәр аларның бу тойгыны.татып караганнары юк иде әле.
Шул чакта Сәйрин бер сәер хәлгә очрады Өеннән чыгып китү белән аның үлеп ашыйсы килә башлады. Ач түгел иде ул. Китәр алдыннан иптәшләре, озатырга килгән кардәшләре белән әйбәтләп сыйланды ул. Шуңа карамастан, ул юл буе тамак туйдыру турында гына уйлап борчылып барды. Әнисеннән кала, бүтән кеше пешергән ашны ашый алуы- 41 а ышанып бетми иде ул.
Эшсезлек һәм билгесезлек ашыйсы килүен тагын да көчәйтеп җибәрә Сезнең поездда баручыларны күзәткәнегез бармы? Алар юл буе диярлек туктаусыз ашап баралар Үзен-үзе кая куярга белмичә кыбырсып йөргәннән соң, Сәйрин дә капчыгын чишеп, сохари кимерергә кереште. Коры сохаридан соң су эчәсе килеп китте.
Класс бүлмәсенең бер почмагына өч чиләк керешле зур калай бак утыртып куйганнар иде Бакның тоткасына тимер чылбыр белән әлүмин кружка такканнар Шушы чылбыр Сәйриннең күңеленә авыр шом салды. «Хәтта су эчә торган кружканы да тимер чылбыр белән беркетеп куйганнар» — дип уйлады ул һәм шушы минутта аңа хезмәт итү шулкадәр авыр булыр кебек тоелды
Бер кружка хөкүмәт суын эчкәч, Сәләхов баш астына капчыгын салып, идәнгә сузылып ятты. И-их, шушы билгесезлекне! Дөньяда киләчәгеңне белми яшәүдән дә авыр михнәт юктыр?
«Без бу дөньяга ярату өчен килә торганбыздыр?» — дип куанды Разия больница ишегеннән чыкканда
Күктә кояш. Май бәйрәме алдыннан туа торган нәзберек яз саф лыгы Ж,ир чиста яшеллеккә төренгән Тирәк яфраклары балавызланган шикелле елкылдап торалар Кояш нурлары шәһәр йортларының тәрәзәләрендә, мәйданнар уртасындагы фонтаннарда уйный Жир йөзе нурга төренгән Күзәнәкләрдә яңару, яңадан туу куанычы
«йөрәгеңдә ярату хисе, аның шифалы җылылыгы юк икән, син бер ♦ ничек тә бәхетле була алмыйсың» — дип уйлады Разня Аның йөрәген > Сәйрингә булган мәхәббәттән тыш язгы авазларга, кояш нурларына. < чәчәкләр өстеннән очып йөргән ак күбәләкләргә булган ярату хисе - чорнап алган иде. £
Кызга гел әйбәт кешеләр очрап тора Больницада да нинди әйбәт ~ кешеләр белән бергә ятты ул
Аны дәвалаган урта яшьләрдәге ханым Разияның якташы иде Ул ♦ студент кызны баласыннан артык итеп карады. Шәфкать туташлары, ня- о нялар — барсы да аңа ягымлы булдылар Бәлки шундый әйбәт кешеләр * арасында яту, шундый миһырбанлы кешеләр кулыннан дару эчүдән тиз « терелгәндер? Саубуллашканда күңел тулудан, куркып, чыгып китте м Ул чыгуга, больница каршысына трамвай килеп туктады Исламнурова * трамвайга утырмаска булды. Шәһәрнең таныш урамнарын, андагы s йортларны карап баруы шундый рәхәт. Каланы чиста итеп җыештырып, флаглар элеп, бәйрәмгә әзерләп куйганнар Шатлык кызның эченә - сыймыйча, тышка бәреп чыга иде. £
Соңгы хатында Сәйрин «көтәр хәлем калмады, сугыш бетү белән ж кайтып алам, без гел бергә яшәргә тиешбез»,— дип язган иде Бу татлы газап Разияга күптән таныш инде Сәйринне армиягә озаткач аерылышуны ул күтәрә алмыйча, төшенкелеккә бирелгән иде Көннәрне үткәреп җибәрүе шундый авыр иде ул чакта Яшәүнең бер кызыгы, бер нинди куанычы калмаган иде. һәм шул чакта Разия ике нәзер әйтте Берсе нинди генә шартларда да сөйгән ярының исеменә тап төшер-мәскә, икенчесе, кавышкач — аңа дүрт бала үстереп бирергә ике кыз һәм ике малай Малайлар Сәйрингә охшаган булырга тиешләр, кызлар аның үзенә...
Разияның хәле бетә башлады. Якын-тирәдә эскәмия күренми иде Ул кием-салымнар кибетенең таш баскычына барып утырды, Торасалып. баскычта утыруы кеше күзеннән уңайсыз иде Ул, сумкасыннан китап алып, шуңа текәлде.
Кыз тротуардан үткән кешеләргә күз кыры белән генә карап утыра иде. Беренче Май — шундый якты, көләч бәйрәм Сугышның актыккы көннәре, һәркемдә илаһи бер күтәренкелек
Ярты сәгать эчендә тротуардан илле ике кеше узды Шуларнын җидесе ирләр затыннан берсе аяксыз, берсе кулын муенына аскан яшь солдат һәм бишесе карт кеше, кырык бише хатын-кызлар затын нан иде. Шушы вакыт эчендә Разня яныннан бала җитәкләгән бер генә хатын-кыз да узмады. - «Бу бит сугыш нәтиҗәсе, дип уйлады Разия Буыннар арасындагы бушлык. Аның өзелергә җитеп нечкәрүе». Кызның сабый бала җитәкләп баручы берәр хатынны күрәсе килә нде. Үзен, шуның урынына куеп, фараз итеп карар өчен кирәк иде бала җитәкләгән хатын. Бала күрү аның киләчәге өчен кирәк нде
Разия урыныннан торды, юлын дәвам итте. Аларның кызлары озын чәчле, сөрмәле күзле, зифа буйлы булачаклар. Егетләр Разияның испан кызына охшаганлыгы турында комплимент әйтәләр иде
Разня кызларының чәчләренә ак ефәк тасма тагып йөртәчәк Кыска зәңгәр күлмәк, тезләренә җитеп торган чуклы ак оек кидерәчәк Малай ларның кыяфәтен Разия күз алдына китерә алмый иде әле. Алар икесе дә Сәйрин төсле булачаклар Уллары һәр яктан да әтиләренә охшаган булырга тиешләр. Киендерү мәсьәләсе инде күптән уйланган Аларнын өстендә матрос күлмәге һәм кыска чалбар булыр Тагын бер нәрсә
турында хыяллана иде Разия: балаларын теннис уйнарга өйрәтергә Теннис уйнаучы балаларны ул Америка кинофильмында күрде. Шундый матур, шундый күңелле иде балаларның теннис уйнавы
Өч ел буена зарыгып көтү жиңел булмады Разия гел Сәйрин турында гына уйлап йөрде. Очрашуны, кавышуны көтү аның яшәү ысулына, табигатенә әйләнгән иде. Бәлки шушы сагынулар, шушы өзелеп көтүләр Сәйринне үлемнән саклап алып калганнардыр? Ул бит өч ел буена, көн саен диярлек үлем белән янәшә яшәде Җиңү көне җитеп килә — Сәйрин исән калды. Аның исән калуында Разияның да катнашы бардыр, бәлки? Кызның иң зур куанычы—сөйгән ярын саклап калуында иде
Йокыдан Майнагашев үзе уянды. Әйтерсең аның йөрәгенә кемдер сәгать куеп калдырган иде Торыр вакыт житү белән күз ачылды, хәтеренә сугышчан задание килеп *гөште. Ул жәһәт торып киенергә тотынды.
Сәләхов тормаган иде әле. Күзе ачык, түшәмгә карап ята.
— Вакыт житте,—диде Майнагашев командиры яныннан узганда
— Дневальныйны кисәт әле, Ялчинскийны уятсын,— диде өлкән лейтенант һәм сүлпән 1*енә киенә башлады.
— Ильин.— диде штурман дневальный янына туктап.— Безнең укчы- радистны йокыдан уят, яме. Киенү белән ашханәгә килсен.
Максим үзе юыну бүлмәсенә үтте. Кранны ачты. Битен краннан бәреп чыккан су агымына куйды. Буыннарга сихәтле салкынлык йөгерде Тәннең күзәнәкләре йокыдан арынып уяуланып киттеләр. Максимның күңелендә балачакның бёр хатирәсе калыкты. ■
Ул йокыдан уянып ята. Болан тиресеннән теккән йомшак капчык эчендә шундый җылы Тәндә йокы тәме, йокы рәхәтлеге. Куыш янындагы учакта әнисе аш әзерләп йөри. Пешеп килгән яшь итнең хуш исе куышка үтеп керә. Әнисе жыр көйли. Салкын далалар киңлегендә туган моңлы озын көй. Ара-тирә этләр шыңшып алалар. Еракта киек казлар каңгылдый Җыр сүзләрен Максим әле дә хәтерли: «тормышың михнәтле булса да ятлардагы рәхәтлеккә алыштырма...»
Агач табакка тутырган кайнар итне күтәреп, куыш эченә әнисе килеп керде. Иртәнге аш әзер. Ит. Киггкән балык. Болан сөте. Чәй. Тундра өстен каплап торган төпсез зәңгәр күк. Киңлек. Иксез-чиксез, рәхәт, тыныч киңлек, һәм халыкның изге хисләреннән туган озын моңлы көй. Тирә-якта ак сыртлы күкшел таулар, яшел бәрхет тышлы киң үзәннәр. Яныңда әниең.
Интернатта укыганда шул киңлекне, шул тауларны, әнисе пешергән тәмле итләрне сагынып, Майнагашевның төннәрен елап яткан чаклары булды Әле дә сагына Ләкин сагышын тышка чыгармый Ул түзәргә өйрәнде инде Түзәргә һәм көтәргә Көтәргә көч җитмәгән чакларда дусларыңа елышырга. Янында якын дуслар булганда сагыну газабы бераз җиңеләя Андый чакта түзеп була. Дөньядагы иң кыйммәтле, ышанычлы һәм кадерле нәрсә —дуслык тойгысы
Майнагашев тәнен кызарганчы коры сөлге белән ышкыды. Эчке күлмәген алыштырды Чиста күлмәк аның тәнен рәхәтләндереп жи- бәрде.
Максимның күңеле ниндидер куаныч сизә иде. Ул көткән шатлык гүя кайдадыр якында гына. Аның якын булуын җаның-тәнең белән тоеп торасың шикелле. «Нинди бөек кодрәт бу яшәү дип сөенеп куйды Максим Майнагашев — Командир бүген соңгарак калып торды
Авырып китмәдеме икән?» — дип сискәнеп китте штурман Җыенып беткәч. Максим командирын көтә башлады
— Сезне шушында көтәм,— диде Сәләхов ашханә янына җиткәч •* Ашыйсым килми никтер. <
— Очыш алдыннан медицина көчләп булса да ашарга куша,— диде « Ялчинский — Аппетит булмаса да Русларда; «Пусть лучше пуза трее- £ нет, чем добру пропадать» дигән әйтем бар, беләсезме3
— Белсәм дә ашыйсым килми Иртә бит әле,— диде өлкән лейте- 10
нант. ♦
Ашханәгә кергәч, Ялчинский штурманнан
— Командирның кәефе начар күренә, нәрсә булган ана? - дип 2 сорады. 5
— йоклый алмый ятты,—диде Майнагашев Официантка Люба
очучыларга бризоль, сыр һәм кофе китерде, приборларны өч кешегә * әзерләгән иде; s
— Сәләхов соцрак киләмени? — дип сорады ул «
— Командирның тамагы тук,— диде Марсель.— Ул төшендә сине t- очраткан Бергә ресторанга баргансыз Шунда туйганчы ашаган х
Официантка көлеп куйды: i
— Сезнең укчы-радистыгыз гел шаяртып сөйләргә ярата,— диде ул Майнагашевка һәм капыл гына буфетка кереп китте Буфеттан ул кәгазь төргәк тотып чыкты — Карыны ачкач ашар. Люба бирде дип әйтерсез Сәләховка ■
Ялчинский официантканы үртәргә җыенган иде. Максим аның аягы на басып өлгерде.
- Рәхмәт, Люба.— диде Майнагашев Син безнең экипажны һәр вакыт шулай хөрмәтлисен инде
—• Очыш алдыннан ашатмыйча чыгармаска, дигән приказ бар бит,— диде официантка бераз кызара төшеп
Сәләхов ашханә янына җыелган ач этләргә карап тора иде
Алар авызларын ялап сөяк көтеп утыралар иде «Бу сугыш этләргә дә авырлык китерде»,— дип уйлады Сәйрнн. Көндез ашханә янына ач балалар, гарип-гораба, карт-коры җыела Алар, савытларын кием аегына яшереп, ашханәдән чыккан очучыларга өмете югалган күзләрен мөлдерәтеп, бер сынык ипи көтәләр иде Шуларны күрү белән Сәлә- \онның кәефе кырыла һәм йөрәге әрни иде. Европаны тезләндерергә уйлаган корыч солдатларның ата-аналары, балалары иде болар. Гитлер аларны җирдән аерган. Илгә килгән ачлык, хәер сорашулар шул җинаятьнең нәтиҗәсе нде. Сугыш үзе әзерләгән үлемгә ияреп ачлык, ялангачлык килә.
Сәйрнн ашханә янына җыелган ач балаларга карамаска тырыша иде. Шулар күренгән чакта җиңү шатлыгына күләгә төшә иде Сәләхов метеослужба бинасына кереп, һава торышын белеп чыкты һава болыт лы нде Болытның калынлыгы һәм биеклеге эаданнене үтәү өчен кулай булырга тора Сәләхов моңа сөенде Әйбәт башланган эш, гадәт тә. уңышлы тәмамлана Аңа эскадрильяның нң яхшы самолетын бнрдс ләр. Хәзерләнергә бөтен эскадрилья ярдәм итте Өстәвенә һава шарт лары да әйбәт Бу хәл аны бераз шикләндереп җибәрде «Бөтенесе дә артык яхшы булу мине нигәдер хәвефләндерә, дип уйлады ул Җил генә чыгып кнтмәсә ярар иде»
Заданиене уңышлы тәмамлауга тулысынча ышанса да. Сәләховнын күңеле бөтенләй үк тыныч түгел нде Нәрсәдер әкрен генә аның Йөрәгенә шом сала, күңелендә астыртын шик пыскый нде Биеклеккә күтәрелгәч
шик югалачак, ачык тәвәккәллек барлыкка киләчәк иде. Сәләховның шушы хәләтне ничә тапкыр сынаганы булды. Ул һәр сугышчан задание- не гадел үтәргә өйрәнде, заданиене башкарып чыгу турында алдан ук борчылмаска үзен өйрәтә алмады.
Сәйрин ашханә бинасын тагын бер кат урап чыкты. Тәрәзә яныннан узганда туктап, бер тын ашханә залына карап торды. Түшәмгә аскан хрусталь люстрадан яктылык коела иде. Шул яктылыкка күмелеп ашханәдә ике кеше ашап утыра. Сәләховның йөрәгенә сөенеч, рәхәт бер җылылык йөгерде. Шундый якын, шундый газиз иде аңа бу ике кеше. Аларның бер табында утыруларында борынгыдан калган чын якынлык һәм көчле бердәмлек сизелә иде. «Хәзер кузгалачаклар»,— дип уйлады ул экипажы турында Дусларының ашханәдән чыгуын Сәләхов түземсезлек белән көтә башлады
Тәрәзә каршында ялгыз юкә агачы үсә иде. Сәйрин шул агач янына туктады. Авылда, аларның баскычы төбендә, нәкъ шуның буйлы тирәк үсә. Тирәк исенә төшкәч. Сәләховның күңелендә юкә агачына карата кардәшлек тойгысы уянды. «Чит ил Герман җире. Кешеләре — ят, телләре аңлашылмый. Ә агачлары гел безнеке шикелле,— дип уйлады Сәйрин — Табигать нинди даһи Ул үзенең бәрәкәтен һәр илгә, һәр халыкка тигезләп өләшкән. Беркемне кимсетмәгән, беркемгә дә артыгын бирмәгән. Ә шушы хакыйкать кешеләрне—адәм баласының комсызлыгы — җирне күбрәк эләктерер өчен күрше өлешенә керергә, аның җирен яулап алырга мәҗбүр иткән. Сугышны комсызлык тудыра. Сәбәпсез үлемнәр, кан коюлар — бары да шуннан. Җитмәгәнмени фашистларга үз җирләре?
Балачак та шушы тирәкләр кебек садә, саф. гөнаһсыз бит. Күкрәк тутырып саф һава сулыйсың, йөгерәсең, уйныйсың. Көне буе иректә, табигать кочагында. Кояш баеганда әти-әниең эштән кайта. Малларны карап абзарга япкач, Сәләховлар гаиләсе тирәк төбенә кичке чәйгә җыела иде. Табын янында шундый рәхәт. Тирәк ботаклары аша кичке йолдызлар җемелдәгәне күренә. Сәйритнең әнисе аклы яулыгын чөеп бәйләгән, янып-*пешеп чәй ясый. Башта агач кашык белән чынаякларга каймак сала, аннан соң чәйнектән чәй агыза. Чәй акканда борынга хуш ис килеп бәрелә.
Әтисе табын янында һәйкәлдәй мәгърур утыра белә иде. Әйтерсең, аны патша итеп куйганнар Аңа карау белән, «әтиебез исән чакта дөньяда бернинди афәт, гаделсезлек һәм кимсетү булмаячак» дип ышана идең. Чыннан да, ул исән чакта гаиләгә җил яңгыр тимәде. Күп иде авылда Сәйриннең әтисе ише кешеләр. Ышанычлы, нык, чыдам нигезгә корылган бәхетле гаиләләр күп иде.
Әтисенең гаилә белән идарә итүе өстенлеккә көйләнмәгән иде. Аның һәр сүзенә, кылган эш-гамәленә аллага ышанган шикелле ихлас күңелдән ышаналар иде. «Әтиегез болай эшләгәнне ярата Әтиегез...» Иң катлаулы мәсьәләне әнә шул сүз хәл итә иде.
Әнисенең төп бурычы — гаилә мөнәсәбәтләрен, туганлык, татулык хисен саклау иде Бу вазифасын Сәйриннең әнисе сокланырлык итеп үтәп килде Шунлыктанмы, Сәләховлар семьясында яшәү тыныч һәм рәхәт иде. Шундый уңайлы иде гаилә куенында көн күрү.
«Барлык илләрнең җитәкчеләрен бергә җыеп, безнең баскыч янындагы тирәк төбенә утыртасы һәм әни ясаган чәйне эчертеп карыйсы иде,—дип Сәйрин юләрләрчә хыялланып куйды,— Шуннан соң да җир йөзендә гаугалар калыр идеме икән?»
Агач янында торганда Сәйрингә тынычлык иңде, аның уй-хисләре кыйбласын табып, бердәм ага башладылар
Юкә агачыннан бал исе аңкый иде. Сәйран якынрак килеп кәүсәгә сөялде: «Без җаваплы заданиегә очабыз,— диде ул эченнән генә,— син яз җиткәч яфрак ярасың, көзен аларны җиргә коеп, кышка әзер-
ләиәсең. Син зирәк һәм мәрхәмәтле агач Гомерендә бер генә бөҗәккә дә зыян китергәнен юк Без. адәм балалары, кайчан синеңчә дөрес һәм матур яши башларбыз икән? Егет бер тын тыңланып торды — Ярый, мин китәм, диде Сәләхов. Безгә исәнлек телә Безнең кайтканны китеп тор. Кайткач, тагын яныңа килермен Хуш...»
Сәләхов ашханәдән чыгып килгән иптәшләренә кушылды мамлады да җиргә сикерде:
Иптәш өлкән лейтенант, моторларны тикшердем. Икесе дә әйбәт эшлиләр Бензобаклар тулы Самолет очарга әзер
— Иптәш өлкән лейтенант, бомбалар тагылган Бомба ташлау меха низмнары төзек Пулеметлар тикшерелгән Боекомплект тулы ком плект,— диде техник-лейтенант Ефимов.
— Рәхмәт егетләр,— диде Сәләхов һәм машина янына килеп тукта ган комэск Растопчиины күргәч, ана әзерлек турында рапорт бирергә кереште.
- Кәефләр ничек? дип сорады майор Растопчин
Норма, һава шартлары дә әйбәт Җил булу гына әзрәк борчый Без күтәрелгәч кенә ныклап тотынмаса инде
Майнагаш, син бит шаманнарның ырымын беләсең Әйт. сез әйләнеп кайтканчы болыт таралмый торсын диде эскадрилья командирына ияреп килгән штурман Гусев
— Аллага тапшырдык Ни пуха Ни пера -диде эскадрилья комай днры тотлыгып.
Очучылар парашютларын кия башладылар
Команда пунктында бүген кем утыра? диде Сәләхов
- Полк командиры үзе. Фронт сызыгын үтмичә радиостанцияне кабыза күрмәгез, диде майор Растопчин
Очучылар кабиналарына күтәрелә башладылар Сәләхов урынына менеп утырып, педальләргә аягын сузгач. Майнагашев люк капкачын ябып, стопорга куйды
Сезгә күчтәнәч, диде Ялчинский командирына төргәк сузып х
- Нәрсә бу?
Белмим. Люба бирде Юмарт кыз ул Бигрәк тә сезне күрсә . ♦
Бу турыда кайткач сөйләшербез, диде Сәләхов Максим, без u барып җиткәнче болыт таралмасмы икән?
Таралмас шикелле. Җил юк бит. диде Майнагашев.
Җилкәләренә парашют салып, караңгылыкны ерып баручы өч егет яланда адашып калган моңсу торналарны хәтерләтә иде. £
Без туганнан бирле шушы җирне таптап йөрибез Бер караганда, бу = җир бик гади тоела, очышка җыена башлагач, ул. кинәт шундый газиз. " шундый кадерле булып китә. Җиргә моңа кадәр тиешле ихтирам күр- >- сәтә алмавыңа хәтта сабыйларча үкенә башлыйсын. =
Самолет тирәсендә очыш алдыннан була торган ыгы-зыгы башлан- г ган иде инде. Электромоторлар гөжелдәве өзек-өзек ишетелеп ала. Кесә фонарьларының уты кабынып-сүнеп киткәли. Авиатехникларның саран гына фикер алышулары ишетелеп куя иде.
Менә самолет моторы зырылдый башлады. Тиздән мотор тавышы тоташ үкерүгә әйләнде. «Тизлеккә чыдый алмыйча металл елый.—дип уйлады тавышны дикъкать белән тыңлап килүче укчы-радист. Безнең экипаж очасы машинаның моторы. Әйлән, тизрәк җылын».
Очучылар самолет янына килеп туктадылар Самолет караучы механик, старшина Карнаухов, канат өстенә тезләнеп, бензобакның бөкесен борып кертеп азаплана иде Сәләховны күргәч, эшен ашыгып тә
Ялчинскийның кабинасы канат артында, фюзеляжның урта өлешендә иде. Ул җилкәсе белән күтәреп, аскы люкны ачты Эчкә керде, люк капкачын япкач, үрелеп астролюкны ачты. Кабинага ургылып саф һава керде Оеп торган бензин исе таралды
Рация эшлиме? дип сорады укчы-раднсттан радиотехник Большаков.
— Сәгать кебек, диде Марсель һәм баш бармагын тырпайтып күрсәтте
Яңадан моторлар кабынды Кабиналарга бензин катнаш янгын исе таралды Очучылар эшкә керештеләр.
Пе-2 дә штурманның үз кабинасы юк иде Штурман өчен пилот креслосы артына, уң як бортка, җыелмалы урындык кына беркетеп куйганнар иде Майнагашев җилкәсе белән пулеметны капшап карады. Аның тезләре бомба ташлаганда кулланыла торган прицелга тиеп тора иде Урын кысан Штурман приборларын көнләргә кереште
— Максим, син әзерме? — дип сорады Сәләхов.— ә син. Марсель?
- Әзер,— диде Майнагашев.
Барсына да әзер, заданиедәи кайткач аласы орденга да гимна-стеркамны тишеп урын әзерләп куйдым инде.
— Тукта. Марсель, ашыкма, диде Сәләхов һәм кабина тәрәзәсеннән ишарә ясап, механикка шасси астындагы калыпларны алырга кушты. Карнаухов, йөгереп килеп, көпчәк астындагы калыпларны дөбердәтеп сөйрәп чыгарды.
Аэродромдагылар, самолетка юл биреп, читкә тайпылдылар Сәләхов уң як моторга көчле газ бирде. Самолет зәһәр итеп үкерде һәм теләр-теләмәс кенә урыныннан борылып кузгалды. Сәйрин аякларын тормозлардан алуга, очкыч старт ягына таба йөгерергә тотынды
«Башланды». - дип уйлады штурман Майнагашев.
«Тәңре, бу гамәлемне сиңа багышладым»,— дип ярым җитди, ярым шаяра төшеп дога кылды Ялчинский.
Ә бу вакытта экипаж командиры «Болытлар гына таралмаса ярар иде»,— дип уйлый иде.
Җирдән аерылган мизгелдә очкыч беренче адымын атлаучы сабый баланы хәтерләтә. Беренче тапкыр оясыннан чыккан кош баласы да шулай була. Әле канатлар ныгымаган, көч чамалы, тәҗрибә тупланмаган Биеклектә гаҗәп җитез, кыю самолет җирдән күтәрелә башлаганда кинәт югалып кала Хәрәкәтләре шундый сүлпән, шундый кыюсыз тоела. күтәрелеп китә алуына шикләнеп тә куясың.
Сәйриннең оча башлаганына өченче ел тулып килә иде Тәҗрибә җитәрлек Ул Пе-2 нең бар нечкәлекләрен үзләштерде диярлек Ә җирдән күтәрелеп киткәндә аңа самолет таралып төшәр шикелле тоелып китә иде Курку йөрәкне чеметеп 'ала Җир ерагая башлагач кына тынычланып китәсең.
Сәләхов ашыгып шассиларны җыйды. Самолетның очуына ышаныч керде. Яшәү дә шулайрак бит максатыңа барганда өмет зуррак була
Моторлар гөжләве, очкыч тәненең тигез дерелдәве җанга тынычлык бирә иде Хәзер Сәләхов мөстәкыйль һәм азат иде. һавага күтәрелгән кешегә беркем ярдәм итә дә. комачаулый да алмый. Син мөстәйыйль. Очкыч белән язмыш аша тоташкан Өстә чиксез зәңгәр күк. Ышанычың сәләтең. Җир кануннары аста, еракта калдылар Алар инде буйсындыра алмыйлар.
Кинәт тирә-якны караңгылык чорнады «Болыт эченә керәбез.— дип уйлады Сәләхов.— калынлыгы күпме икән?» Тәрәзәләрнең тышкы ягыннан нечкә җепкә әверелеп су тамчылары йөгерә иде. Тылсымлы төнге күк күренде. Таңга каршы тоныклана башлаган йолдызлар яна.. Курстан уңдарак Сәләховның төнге йокысын алган тулган ай эленеп тора. Очкыч иксез-чиксез бушлык сахрасында ялгызы йөзә иде Аның эчен
дә өч егет сугышчан заданиене утарга баралар. Бөрешеп утырганнар Сәләхов моторларны» эшләвен. приборларны» күрсәтүен тикшерен бара Кулы штурвалга яткан, аяклары борылу рулене» педалендә. Майнагашев маршрутны» икенче этабына күчү вакытын хисаплый иде.
Корыч пропеллерлар һаваны бораулыйлар, миллион еллар буена тупланган төнге тынычлыкны җимерергә тырышалар Тынычлык биреш- ф ми. Аны берьюлы җимереп ташларга очкычны» көче җитми Җирдә л яшәү бара Кешеләр изрәп йоклыйлар, ял итәләр. Сугыш вакытлыча каядыр поскан, яшеренгән. Ул кешеләрне» уянганын сагалый Сугыш * чыдар хәл җыялар. Фашистлар да ял итә Машиналар кузгалганчы 2 гына саклана торган табигый тынлык.
Сәйрин сугышка кадәр тынлыкны» нәрсә икәнлеген аңламый иде 2 әле Ул чакта машина тавышы тансык тоела иде. Ул икенчедә укыган ф да. тынлыкны чатнатып, авыл урамына көпчәкле трактор килеп керде. u Тракторны кул чабып каршы алдылар Картлар гына нигәдер шомлана z төштеләр. «Җирне ат белән сөреп тә тамак туйдыра ала идек әле. = Нигә китергәннәр бу шайтан арбасын? Коръәндәге яэҗүҗ-мәэҗүҗ * шушыдыр инде? Безне дөмектерергә килә, күрерсез»,— дип сыкранды = күрше карчыгы. Ә хәзер шундый кечкенә тракторлардан туган танк Z лар җир шарын изеп йөри Чалгы чүкегәндә яисә урамнан кынгыраулы ” ат үткәндә генә ватыла торган тынлыкны самолетлар тураклап күктә 2 оча Сәйран/сизә, кораллар туктаусыз елдан-ел дәһшәтләнә барачак Хә - зер аны» кулында гына да егерме ме» ат көче. Сугышны» көче, җимерү “ мөмкинлеге туктаусыз үсә. Ә кеше һаман шул килеш. Аны бит таяк ‘ белән сугыл та үтереп була. .
Бомболюкларда дүрт бомба ята иде Бомбадагы тротилларда бала чакта Сәйрин ишеткән әкиятләрдәге барлык җен-пәриләр гайрәте бар дыр? Корал көче һаман арта Бу омтылышны» ахыры булырмы икән?
Бомболюктагы дүрт «бомбаны штурман фашистлар өстенә ташлар! а тиеш. Алда әле нәрсә көткәнен беркем әйтә алмый
Алар өчәү Өчесе дә яшь. Аларны» әле берсе дә өйләнмәгән, берсе- не» дә башлаган эшен дәвам итәрлек балалары юк Алда фронт сызы гы. Сызыкны» теге ягында бомба ташлыйсы объект Шул сызык аша узганда аларны ни каршылар? Сугыш ялкын белән ут сүндерү Исән калу турында өметләнеп үлемгә бару Хәер, сугышны берничек тә аңла тып булмый, аны үз күзең белән күрергә кирәк «Юк. бүтән күрергә язмасын инде», дип уйлады Сәләхов һәм тирә-якны күзәтергә кереште
Винтлар салмак кына әйләнәләр Прибор уклары самолет дерелдәгән ритмга сизелер-сизелмәс кенә селкенгәләп куя Очкыч фронт сызыгына якынлашып килә иде
Борылыр вакыт җитте Яңа курс ике йөз сиксән өч. диде штур ман командирга Сәләхов сул аягын алгарак этә төште, штурвалны әз генә сул якка аударды. Самолет янтайды, вираж ясап, сулга борыла башлады Инерция көче очучыларны ун як бортка кыса иде Ниһаять, самолет яңа курска ятты
— Так держать! — диде Майнагашев компас угы ике йөз сиксән өчкә килеп җиткәч Штурманның йомшак тавышы Сәләховта ышаныч уята иде
Ул тагын болыт турында хафаланып куйды Билгеле, бомбаны төзәп ташлау өчен болытны тишеп чыгарга туры киләчәк Әгәр болыт калын, җиргә якын булса? Шактый хәтәр бу Җирне күрмичә, чәпелүе» бар Шулай да Сәләхов болыт булуын тели иде Болыт япмасы аларны »• ннткалардан коткарып калачак
Самолет фронт сызыгына якынлашып килә иде. Күңелдә тынгысызлык уянды Нервлар тагын да сизгерләнеп киттеләр Йөрәк тибүе ешайды Фронт сызыгын үткән чакларда синең һәр күзәнәгең хәвефне тоеп, ялвара шикелле. «Хәзер зенит снарядлары ярыла башлаячак,— дип уйлыйсың.— Ярабби, ерактарак ярылса иде! Ерактарак...» Шушындый эчке ялвару фронт сызыгы аша узган саен ихтыярсыз кабатлана.
Бәләкәй чакта булган бер вакыйга Майнагашевның хәтеренә килеп төште. Максимның сеңелесе авыргач, әнисе бала янына кам-шаман чакырган иде. Тәбәнәк буйлы 6fcp чатан карт Куыштан башка кешеләрне куып чыгардылар. Максимның алты яшьлек сеңелесе янында шаман гына калды Бераздан куыш эченнән барабан кагып ырым сүзләре көйләгән тавыш ишетелә башлады Тыңлап торучылар тораташтай катып калдылар Тавыш һаман көчәя, көчәйгән саен ырым сүзләренең тылсымы арта иде. Бервакыт табигать җанланып киткәндәй тоела башлады. Дулкынланып аккан елга тавышы ишетелә. Урман шаулый. Таулар, куышка якынлашып, тыңлап торалар шикелле. Шаман һаман көйли.
Берничә көннән Максимның сеңелесе терелде. Ул шамансыз да савыгырга тиеш булган, күрәсең. Ләкин барыбер ырым тудырган тойгы әле һаман Майнагашевның күңелендә яши иде Өлкәнәйгән саен ышану көче кими һәм ваклана бара. Өлкәннәрнең күбесе әкренләп үзләренә кирәкле, файдалы нәрсәгә генә ышанырга өйрәнәләр. «Балачактагы саф ышануны югалтудан түгелме икән җәмгыятьтәге күп начарлыклар?»— дип уйлады Максим.
Дошман снарядлары үлем ташып торганда. Майнагашевның күңеленә балачак ышануы кире кайта иде. Снарядның куркыныч, аяусыз икәнен ул белә, шул вакытта ук аның тими үтүенә дә ихлас ышана иде. Бәлки шушы җайланыш кешеләрне акылдан шашудан саклап кала торгандыр?
Максим самолетның кайсы ноктада икәнлеген ачыкларга кереште. Вакыт буенча алар фронт сызыгына җиткән булырга тиешләр. Җил көньяк-көнбатыштан исә Аның көче — секундына унҗиде метр. Юнәлеше—җитмеш өч градус Маршруттан тайпылмыйча очканда алар хәзер барасы урыннан егерме дүрт километрга уңдарак булырга тиеш иделәр Хисап буенча шулай Чынбарлыкта икенче төрле булуы да бик мөмкин «Нигә чынбарлык хисапка буйсынырга теләми икән?» — дип уйлады Майнагашев. Җилнең көчен, юнәлешен үлчәгәннән соң егерме ике ми нут вакыт үтте Шушы вакыт эчендә һавада әллә нинди үзгәрешләр булуы мөмкин. Җир күренеп торганда ялгышлыкларны вакытында төзәтеп барырга була. Әмма җир өсте калын болыт аша күренми иде. «Бомбаларны мин җир асты заводы өстенә ташларга тиешмен».— дип исәпләде Максим һәм радиопеленг алу өчен эфирдан маяк эзләргә кереште.
Ялчинский дикъкать белән тирә-якны күзәтеп бара иде Үзе радиоалгыч аша аэродромда калган команда пунктын тыңлый Әлегә бернинди дә тавыш ишетелми иде. Аэродромда экипажның әйләнеп кайтуын көтеп торалар. Алар турында уйлыйлар. Экипаж язмышы турында кайгырталар. Шушыны искә төшерү тынычлык бирә иде.
Янәшә дулкында радиостанция музыка тапшыра Флейтаның төче тавышына кушылып, шыңшый-шыңшый саксафон елый. Саксафон тавышыннан барабан гаеп таба, күрәсең. Ул, дөп-дөп килеп музыка коралларына фәрман бирә.
Җирдә сугыш Җирдә аһ-зар. Ә еракта, Урта диңгезнең кояш нурларына төренгән җылы ярлары буенда, акчалы кешеләр рәхәтләнеп күңел ачалар. Саксафон айгыр тавышлары чыгарып, акчалы кешеләрне типтереп яшәргә өйрәтә. «Гомер кыска, кыска — ди ул.— ашыгыгыз, ашыгыгыз. Типтереп, типтереп калыгыз!» ...Ирен югалткан хатыннарга охшатып контрабас елый: «Эх,— ди —Бу дөньяның ни рәхәте бар? Ашагыз, эчегез — хакыйкать шунда».— ди.
«Ә бит Освенцим. Дахау концлагерьларында меңләгән тоткыннар
үлем көтеп утыралар, дип уйлады Ялчинский.— Мәет яндыру өчен салынган мичләрнен торбаларыннан күккә куе төтен күтәрелә »
Укчы-радист пулеметны сул якка күчереп куйды Истребительләр, нигәдер, шул музыка тавышы килгән яктан һөҗүм итәрләр кебек тоела иде аңа. Гомумән, бар бәла-каза шул тарафтан килә Инде күптән шулай. Беренче бөтендөнья сугышы көнбатышта башланды Илебезгә фа- ф шистлар шул яктан ябырылды
Тарих дәреслекләре яулар көнчыгыштан килгән дип язалар, ә хәзер 5 киресенчә, каршы яктан Куркыныч килүнең юнәлеше үзгәрде »
• i
• • 2
Күк йөзе әлегә тыныч иде. Болытлар сизелер-сизелмәс кенә кызара и башладылар. Көнчыгыш күзгә күренеп алсулана бара Шундый саф. са з быйлар сулышыдай нәзеберәк таң беленеп килә иде Алсулана башла- 1 ган күккә озак карап торсаң фәрештәләр очканы күренер кебек £
«Мондый күккә озак карарга ярамый - алла барлыгына ышана х башларсың», — дип Сәйрин көлемсерәп куйды.
— Фронт сызыгын үтәбез,— диде штурман Майнагашев.
Очучылар дикъкать белән тирә-якны күзәтәләр Тәнгә киеренкелек * таралган Нидер көткән йөрәкне билгесезлек чорнаган
Болыт арасыннан яктылык бәреп чыкты һәм шундук сүнеп тә куйды у
— Ракета аттылар шикелле,— диде укчы-радист
— Сизми калдым Сул яктарак күренде шикелле. — диде штурман
— Нишләп болай иртә башладылар? диде Сәләхов — Объект шак тый ерак бит әле
— Ун минут калды, диде Майнагашев
Күк һаман тыныч иде. Болыт арасыннан ара-тирә ачыклыклар күренеп китә. «Болытлар таралмаса гына ярар иде!» дип кабат тынгы сызланып алды Сәләхов
— Ракета аттылар Ачык күренде, диде укчы-радист
«Башланды,—дип уйлады Майнагашев.— урынны ачыклан өлгерергә кирәк» Җир күзгә чалыну белән штурман ориентир эзләргә кереште
Самолетның урынын ачыклавы читен иде Җир болыт арасындагы ачыклыктан күренә дә күздән югала Хисаплап тапкан нокта белән ка нагатьләнергә туры килде
Беренче снаряд самолеттан уңдарак ярылды Чаткы кабынып сүнде һәм ак мамыктан ясалган гигант бүреккә охшашлы төтен эленеп калды Шартлау дулкыны соңгарак калып килде Ул килеп бәрелгәч, самолет кинәт сискәнеп куйды
Снарядлар ярылу ешаеп китте Бераздан самолетны төрле яктан ак бүрекләр чорнап алды Очкыч дер селкенә, як-якка янтаеп янтаеп китә иде
Имансызлар, эшләргә комачаулыйлар, диде Ялчинский — Бө тенләй күрмичә, чамалап кына аталар, мөртәтләр
— Борылыр вакыт җитте,— диде Майнагашев Курс ике йөз алт мыш җиде
Шартлаулар һаман куера, снарядлар ярылуы самолетка һаман якы пая бара
Булмый! Өскәрәк күтәреләбез, диде Сәләхов һәм штурвалны алга этте Самолеттай астарак. аның бер секунд элек барган җирендә, берьюлы өч снаряд ярылды һава дулкыны самолетны чөеп ыргытты
Марсель, кара әле, койрыкка зыян килмәдеме? дип сорады Сәләхов, самолетны көч-хәл белән курска яткыргач
— Исән күренә, диде Ялчинский
Ачыклыклар отыры киңәя, болытлар сирәгәя башлады Зениткалар
инде төзәп атарга керештеләр. Сакланыр өчен маневр ясап барырга кирәк иде.
— Командир, боевой курска ятасы җиргә якынлашабыз, өч минут калды,— диде Майнагашев
Бомбага тотыласы объект прицельдән күренә иде инде. Алда штаб офицеры әйткән елга җәйрәп ята. Аның дугаланып борылган җирендә түгәрәк калкулык. Калкулыкның көнбатыш очын куе урман каплаган. Урман әйләнә тотылган чәнечкеле тимер чыбыкка кадәр ап-ачык күренә иде.
Ниһаять, Максим агач тартмалар өемен шәйләп алды. Өем янында бер-ике ватык тартма аунап ята иде. Берсенең тактасы кубып төшкән Шул урыннан зур соргылт гәүдә яртылаш чыгып тора иде.
— Кеше гәүдәсе Юк Түгел Таштан ясалган сын бит бу! Мәрмәр сын! —дип кычкырды Майнагашев.
Икенче ватык тартма эченнән чыгып торган мәрмәр аякларны күреп алдылар.
— Күрәм,—диде Сәләхов ачуын басарга тырышып — Әнә, өем артында тагын бер таш гәүдә аунап ята
Бомбага тотасы объектның мондый булып чыгуы штурманны тетрәндергән иде.
— Сыннарны маскировка өчен генә өйгәннәрдер Урап керәбез. Бомбаларны ташларга әзер тор! —диде Сәләхов.
Снарядлар ярылуы тагын да куерды. Алар самолет янында ук шарт лыйлар иде. Шартлау дулкыны очкычны туктаусыз чөеп тора Туры ба рырга ирек бирми иде.
— Тизрәк борылырга тырыш! Чәкиләр безне! Курс ике йөз сиксән бер. Сулгарак ал, командир! — диде штурман
Нәкъ шушы мизгелдә шартлау очкычны эләктереп алды
Сәләхов көч-хәл белән самолетны штопордан чыгарды һавада ут давылы кайный иде Иелә төшеп, прицелга береккән Майнагашев
— Сулгарак! Өч градус, өч градус сулгарак ал, командир! — дип кычкыра иде.
— Сул як мотор ютәлли башлады Снаряд тиде, ахыры,— диде Сәләхов— Тизрәк ташла, Максим! Ташла! Хәзер бреющийгә чумабыз.
Биеклекне үзгәртеп, җиргә сырышу, качып котылу мөмкинлеге бар иде әле. Әмма Сәләхов машинаны объектка турылап алып бара бирде Бомба ташлаганчы курсны үзгәртергә ярамый иде
Беренче тапкыр үткәндә Майнагашев объектны фоторәсемгә дә төшереп өлгергән иде. Бомба ташламый кайткан очракта акланырлык дәлил иде бу. Сәләхов заданиене үтәми кайтуны күз алдына китерә алмады. Гаделлек — аның канында.
— Яхшылап төзә, ишетәсеңме? — диде ул штурманга
Нәкъ шушы мизгелдә атакага килүче истребительләр күренде.
— Мессершмитлар! — диде укчы-радист —Дүртәү Утыз градус, һөҗүмгә киләләр
«Иң вакытсыз чакта»,—дип сукранып куйды Сәләхов һәм кычкырды
— Ут ач. Марсель, якын җибәрмә! Ышаныч синдә Максим бомба ташлый. Якын җибәрмә, ишетәсеңме?!
Укчы-радистның пулеметы өзек-өзек тыкылдарга тотынды. Мессершмитлар һаман якынаялар иде.
— Тагын бер градус сулгарак,— диде Майнагашев. Бер генә градус. Хәзер ташлыйм.
«Их, болыт таралмаган булса! — дип кабат үкенеп куйды Сәләхов.- Көн болытлы булганда тотар идегез койрыкны!»
— Так держать, командир! — диде Майнагашев. Ул снарядлар яры- луын да. атакага килүче истребительләр турында да бөтенләй оныткан иде. Прицель окулярына төшерелгән тәре урман өстеннән объектка таба шуышып бара. Менә ул тартмалар өеменә килеп житте. Штурмап хәлиткеч кнопкага басты.
Дуңгыз борынлы соргылт фугаскалар бомбол юктан калкып чыкты- ♦ лар Шартлаткычка беркетелгән ветрянкалвр сызгырып читкә очты. >. Дүрт фугас, бомба койрыкларын салмак кына кыймылдатып, объектка < таба очалар иде.ж
— Шартладылар! — дип кычкырды Ялчинскнй Аста ут ташкыны! £ «Заданиене үтәдек, тизрәк борылырга кирәк», дип уйлады Сәлә- =
хов. һәм ул иркенләп тын алды. 5
Кинәт зениткалар атудан туктадылар. Аларныц туктавын Сәйрин тәне белән сизеп алды «Үз истребительләренә тидерүдән куркалар», “ дип уйлады ул. Ялчинскнй һаман ата иде Төзи, гашеткага басып ала = да, яңадан прицелны көйләп ата башлый ”
— Тагын бер төркем сул якта. Мессершмитлар. Кысалар! дип -
кычкырды ул. t
Маннагашевнын да пулеметы телгә килде Пулемет көпшәсеннән ? савылып чыккан утлы трасса уң як төркемгә таба сузылды
Сәләхов штурвалны алга таба этте Самолет аска төц1ә башлауга гәүдәләр авырлыгын югалтып һавада асылынып калгандай булды. Бу ыннар йомшарды Тәннең көче бетте «Мессершмитчар» да Пе-2 гә ияр деләр.
— Кысалар' һаман кысалар! Патроннарым аз калды! - дип зарланып куйды укчы-радист
Сәләхов. штурвалны үзенә тартып, самолетны горизонталь очуга күчерде. Инерция көче гәүдәне утыргычка сеңдерел куйган иде.
Дошман истребительләре калышмыйча, һаман тагылып киләләр. Шу ларның икесе, төркемнән аерылып, ПЕ-2 гә якыная башлады
Ялчинскнй атудан туктаган иде. Истребительләр тәмам якынлашкач, ул тагын ут ачты һәм нәкъ шушы мизгелдә аның пулеметы бөтенләйгә тынып калды Укчы-радист патрон тартмасына үрелде Тартма буш иде. Марсель йодрыклары белән патрон тартмасын дөмбәсли башлады
— Их-их, иң кирәк чакта! Командир, патроннарым бетте
Атакага килүче истребительләр укчы-радистның боезапасы бетүен сизеп өлгерделәр бүлса кирәк, укчы-радистның пулеметлары торган секторга күчтеләр. Ара һаман азая бара Фашист самолетларының ко- муфляж канатларын үрелеп кенә тотарлык шикелле иде. Алдан килүче «мессер»ныц плсксиглаз фонаре ' аша сары шлемофон кигән фашист очучысының озынча йөзе ап-ачык күренеп китте
— Сул) арак бор. командир! Бераз сулгарәк бор' иш кычкыра иде штурман Аның пулеметыннан сузылган ут тасмасы алдагы истребительләрнең. фюзеляжын кисеп керде «Мессер»дан ялкын бүселеп чыкты һәм аны кара төтен чорнап алды
— Берсенә эләкте, командир. Хәзер икенчесен чәким! дип кычкырды Майнагашев Тирә якта ут һәм үлем кайный иде
— «Ко а-о-ах! Уа а-ах! нәкъ шуц/ындый тавыш шлемофонның наушникларында кабат-кабат яңгырады
Укчы-радист нәрсәдер әйтергә тели,— диде Майнагашев
— Ишстәм.
’ Фонарь очучының кабина түбәсе
Укчы-раднстның кабинасын дюраль стена һәм төп бензобак аерып тора иде.
— Марсель, нәрсә булды сиңа? — дип кычкырды Сәләхов укчы-ра- дистка.
— Ко-а-о-ах!
— Ялчинский. нигә дәшмисен, командир сорый бит! — дип кабатлады штурман.
Алда күренгән «мессершмит» капыл гына аска төшеп китте. Артта- гысы һаман якыная Истребительнең очлы борыны койрыкка терәлер дәрәҗәгә җиткәч. Пе-2 нең пушкаларыннан ут бөркелде.
— Чәкедем сволочны! Тагын киләләр! Икәү калды.— диде Майна- гашев — Тагын икәү. И-их, фашист этләре!
— Ялчинский дәшми. Аңа нәрсәдер булды,— диде Сәләхов,— Марсель. нигә дәшмисең?
Снаряд укчы-радистның ярты яңагын умырып узган иде. Марсель ярасын сул кулы белән кысып тотты Бармак арасыннан чаптырып кан ага. Авырту сизелми Курку да юк Тәнне ачы әрнү чорнап алган Миләр уттай кызган. .
Бугаздан кан чаптыра Кан белән бергә яшәү, тереклек китә бара иде Якты дөнья әкрен генә тоныклана башлады
«Канны канны ничек туктатырга?!. Их!»
«Мессерлар» кинәт үзләренең кайту ягына борылдылар
— Командир, качалар фашистлар! — диде Майнагашев.
- Бензиннәре бетте,— диде Сәләхов.— Шуңа күрә борылдылар Хәзер зениткалар ата башлаячак.
Аның сүзен раслагандай алда берьюлы өч снаряд ярылды. Өч гигант мамык бүрек һавага эленеп калды.
Көн яктырган иде инде. Күк йөзе чалт аяз. Зенитчыларга шундый уңай.
— Аскарак төшәргә кирәк, командир,— диде Майнагашев.
— Булмый, җиргә илле метр гына калды,— диде Сәләхов.— Сул як мотор эшләми. Өскә күтәрелергә иде. Снаряд тисә, парашют белән сикерер идек, аска төшәргә ярамый. Әз генә биеклек калсын.
Сәләхов очкычны өскә күтәрергә ниятләде. «Их, мотор көчлерәк булса иде! — дип офтанып куйды ул.— Көче җитми»
Самолет янында тагын снаряд ярылды Очкыч янтаеп китте Ун як мотордан ниндидер ят тавыш килә иде. Винт әйләнүдән туктады.
- Марсель, ишетәсеңме? Җавап бнр! Марсель,— дип ялварып сорады Сәләхов.
«Әллә арадагы кабель өзелдеме икән?» — дип уйлады ул
Каны азайган саен Марсельның тәненә хәлсезлек өстәлә иде. һава җитми Үпкәдә кан һава сулый башлау белән үпкәдә голт-голт кан айкала Сулыш аласы килә. Бер генә рәхәт сулыш. Сулыш — яшәү. Яшисе килә Бер генә минутка булса да сузасы, яшәүне дәвам итәсе килә иде.
«...Әллә музыка уйныйлар инде? Аның әнисе түгелме икән? Күзне дә ачып булмый бит ичмасам! Хәл юк. һәр җиргә кан тулган.»
«...Әтием, әнием, алма кебек ике сеңлем әз тоелды, күрәсең? Мине дә үтерделәр . » — Марсель Ялчннскийның соңгы фикере һәм соңгы сулышы шушы иде. Актык мәртәбә кан йотканда ул зәңгәр күктә, илаһи биеклектә иде Егетнең гомере күктә өзелде...
Самолет калтырана башлады. Арыган, тәмам хәл беткән йөк атыныкы шикелле гәүдәсе дер селкенә иде.
Вибрация! Нәрсә булды? Сиңа күренмиме? диде Сәләхов штур манга
— Снаряд,— диде Майнагашев — Фюзеляжның калаен куптарып ыргытты
Штурман нәрсәдер өстәмәкче иде — икенче снаряд сул як центро- планда шартлады Тирә-якка бензин чәчрәде Икенче мизгелдә очкычны ♦ ялкын чорнап алган иде Кызыл телләр ашыгып кабинага таба үрмәләп > киләләр, һава агымы ялкынны өзә, сыпырып ыргыта, әмма ялкын би- < решми. янә кабына
Тагын бер снаряд ярылды. Бусы Сәләховның утыргычы астында иде £ Утыргыч кыйшаеп китте, аяклар педальдән шуышып төштеләр Ялкын ± телләре баш өстендә бииләр'. Сәйрин. аңын югалтудан куркып штур- 2 валны кысып тотты Ф
— Сикерегез! Тизрәк сикерегез! — дип кычкырды ул иптәшләренә о
Җавап юк иде Сәләхов артына борылды Майнагашев тыныч кына з радиопеленгаторны көйләп азаплана х
— Сикер, янабыз! — диде ул кабинаны ялаган ялкынга күрсәтеп 2 Үзе авария тоткасыннан тартып, фонарьны каерып ташлады Кабинага = янгын бәреп керде Майнагашев командирга карап елмайды, кабина чи ’ тенә таба үрмәләп килде Аягын кыйшайган утыргычка терәп туктады да « талпынып сикерде, штурманның гәүдәсе самолеттан аерылып бер мәр * тәбә һавада бөтерелде дә. канат кабыргасына барып бәрелде
— Макси-и им! — дип кычкырып җибәрде Сәләхов — И-и их 5 Максим!
Сәләхов. ут кебек кызган кабинадан үрмәләп чыгып, бушлыкка чумды Колакка бәрелеп җил сызгыра Җир тарта Гәүдә һавада бөтерелеп аска оча. Тирә-якта тоташ зәңгәр күк Күзләр йомык Куллар тотынырга теләп, һаваны айкыйлар Тотынасы, туктыйсы килә. Сәйрин нең гәүдәсе ана карнындагы бала рәвешендә бөгәрләнгән, бөрешкән иде.
«Парашютны ачарга кирәк!» - шушы фикер аның миен айкап узды Куллар түштәге кызыл боҗрага үрелделәр Сәйрин җан көче белән боҗраны тартып чыгарды Парашютның ефәк тукымасы ранецтан агып чыгып. өскә ыргылды «Нигә ачылмый парашют?!»
Туракланып беткән ак ефәк бәгырьләрне ачыттырып баш өстендә җилферди иде «Снаряд ярчыгы ерткан » Куллар запас парашютка үрелделәр Юк.. Запас парашютны сикерергә өйрәнгәндә генә бирәләр .. Тирә-юньдә бушлык иде
Өч секунд калды
Сәләхов талпынды, галәмне кочып алырлык итеп кулларын канат итеп җәеп җибәрде Мәңгегә җитәрлек итеп, комсызлык белән, һава йотты Сулыш яшәү Зәңгәр күк. кояш утка пешкән битнең авыр |уы. күкрәктәге кайнар тойгылар - барысы да яш.ц Аста җир Кг теләр. Тормыш. Җир котылгысыз тизлек белән якынлаша
Бер... Ике... Өч.
Дүртенче секундта Сәйрин Сәләхов җирдә нде Урман буе Яшел хәтфә чирәмлек Тирә-якта зәңгәр чәчәкләр Шундый матур рәхимле яшел болын Сәйриннең гәүдәсен сытты Җир биеккә күтәрелүне өнәми Сөяк ярчыклары егетнең итек үкчәсен үтәли тишеп чыккан нде
Егерме яшь туларга дүрт көн калган иде аңа Күп нәрсә калды Күп нәрсә
Елганың икенче ярына сырышып үскән зирек төбендә Максим Ман нагашев ята иде. Аның баш очында өзелеп сандугач сайрый Барон утарында бикләнеп калган көчекнең керсез сабый йөрәге дә афәтне сизеп алгандыр. Эт баласы чыелдап еларга керешкәндер
Дулкынланып торган бодай кырына бер учлам кайнар көл сибелде Язгы җил утлы көлне бодай тамырлары өстенә таратып ташлады. Map 6 «к. у.» м a 65
сель Ялчинскийның самолетта янган гәүдәсенең көле иде бу Янына бер йомарлам эрегән металл төшкәндә тартай кычкырудан туктаган иде Бераздан ул да зарын яңадан башлады Кошлар тавышына ияреп, яшәү дә дәвам итте.
Адәм жирдән яралган диләр. Өч очучы да кире җиргә кушылдылар. Җир шары — адәм балаларының төп йорты, аларның мәңгелек торагы Җиргә кушылучылар бер гаилә булып тату яшиләр. Бу җирдә борынгы кабиләләр, готтлар. һуннулар, кыпчаклар, ненецлар тагын әллә нинди халыкларның сугыш һәм сәясәт алып киткән вәкилләре ята иде. Шулар янына тагын өч төрле халык вәкиле өстәлде
Бер мең тугыз йөз кырык бишенче елның тугызынчы мае көнне Сәй- рин Сәләховның әнисе Миңлезифа апа ашка карчыклар җыйган иде Карчыклар килүенә Миңлезифа апа ишегалдын чиста итеп себерде
Сугыш елларында карчыклар мәҗлес урынына кич утыру, капка төбенә җыелып гәпләшү белән канәгатьләнеп тордылар. Бу — сугыш беткәннән соң үткәрелгән беренче мәҗлес иде Миңлезифа апа моңа күптән хәзерләнә башлады Көннәр җылыну белән, өмә ясап, йорт бүрәнәләрен эчке яктан пычак белән кырып юганнар иде Карчыклар килүенә иртән явып үткән кояшлы яңгыр бал төшереп китте Бар җирдә саф. изге чис талык хөкем итә
Шомырт чәчәк аткан чак. Авылны хуш ис чорнап алган Шомырт куагы тирәсендә бал кортлары очып йөри. Алар басынкы гына шатланып гөжлиләр. Баскыч төбендәге тирәкнең баллы яфраклары кояшта ялтырап тора , -
Табигатькә мул, тыныч рәхәтлек иңгән һәр үлән бөртеге, һәр таш. һәр матдә көр һәм ифрат куанычлы шатлыкка сугарылган
Ашка килүче карчыклар капка төбенә җиткәч, шомырт куагы янына туктап, яулыкларын төзәтәләр, бал кортлары сузган тыныч иминлек җырын тыңлыйлар да: «Ходаның иң рәхимле көннәре,—дип көрсенеп куялар. Яшьлек искә төшә, һәркемнең шомырт чәчәк атуга бәйләнешле онытылмас якты хатирәсе була.— И-и гомерләр.. »
Карчыклар баскыч янында читек-кәвешләрен салалар, күлмәк изүләрен сыпырып, җиңнәрен тартып куялар. Өйгә кеше керәсен алдан белгертү өчен, ипләп кенә тамак кыралар
Ашка бару сылтавы аларның ярты гасыр сандык төбендә тасланып яткан күлмәкләрен калкытты Күлмәкләр шундый шәп; әби патша чорында тукылган сәрпинкәдән тегелгән, яшел бәрхет яка. изү тирәсенә ука тотылган, аяк атлавына кушылып киң итәкләр җилфердәп киткәндә, шомырт чәчәге һәм бал исенә нафталин, такта чәй, кызыл билле прәннек исе кушыла
Аякларда яфраклы бизәкләр төшкән кызыл сәхтиян читек. Җиңел, йомшак, аякларга иркен. Биисе килгән чакта алган аяк киеме бит. Әллә шуңа күрә, читек киеп җибәрү белән, аякларның йөгерәселәре килә башлый Почмаклап бәйләнгән яшел кәшимир яулыклар карчыкларның иңендә җиңү әләме шикелле җилфердәп бара Йөрәкләрдә яшьлек моңы уятып, чәчүдгечкә таккан талир тәңкәләр чыңлый
«Иншалла, ашка җыелу бәхетен дә көтеп алдык»,— дип куаналар иде карчыклар.
Бусаганы атлап керү белән, ашка килүчеләр җил-җил түргә узалар да ябык янбашларын сәке читенә тезгән мендарләргә терәп дога кылырга керешәләр. Ярыш башлана, һәр карчык догасын озаккарак сузарга. башкалардан соңрак бетерергә тырыша Бирчәйгән бармаклар җыерчыклы битләрне сыпырып алгач, карчыклар хуҗа хатын ягына борылалар
Исән-сау гына торасынмы Мнңнеднфа? Йөрибед инде шунда сине бимадалап
— Ю-ук, бер мәшәкате дә юк Иншалла, ач тормайбыд Ходай рәхмәтеннән ташламый Аллага шөкер, кичә олы малаемнан хат килде Сугыш бетә дип ядган Түрдән уд, түрдән уд инде, Сәүрә абыстай
— Сәйринеңнән килдемени? ♦
— Әй-йе, шунысыннан килде Хат эченә кәртечкәсен дә кыстырып > җибәргән Сәләмүтенә сөялеп тора Түше тулы урдыйн Тач атасы инде < Суеп каплаган диярсен
Сәләховның фоторәсеме кулдан-кулга күчеп, карчыкларны әйләнеп £ чыга. Ихлас күңелдән, янып пешеп мактыйлар Авылда иң ипле, ми- = һербанлы, аннан да зиһенле һәм уңган малай бүтән юклыгына ышана 10 башлыйсың. «
— И-и-и, тәүфигы арткыры, гөбернатыр диярсең Җилкәсенә нәрсә о аскан ул? Әстәгъфирулла! Ике җилкәсендә дә йолдыд сурәте төшкән 2 нәмәстәкәй Аның дур урында утырганын белгертү өчен такканнармы = икән? — дип гаҗәпләнә Бәдигыльҗамал карчык
— Сәләмүт йөртер өчен бирелгән дуәкәмәттер инде Яраплан ти- = ңелте ярапланны ядусыд беркемгә дә бирмәй торганнардыр аны3 ли Z остабикәлек вазифасын алып баручы Сәүрә карчык
Миңлезифа малае кош шикелле очып һавага менәргә өйрәнгән * Шушы хәл карчыкларны чиктән тыш кызыксындыра Әллә нинди “■ әкияти фаразлар, фикерләр тудыра Соңыннан карчыклар менә нинди " нәтиҗәгә киләләр «Ахырдаман баласы нәрсәне дә былдырыр дигән бит цнтап. Ахырдаман дигәннәре шушыдыр инде?»
— Улың кайтып та җитәр инде, — диде Нәфисә карчык. — Бүген иртән сугыш бетте, теге Гитлер дигәнен оясына куып кертеп дөмектердек дип радиудан сүләделәр
Әйдә түргә менегед, ахирәтләр. Сәйрнннең әнисе кыстый башлый Карчыкларны дөрес урнаштыру катлаулы һәм нечкә эш Берсен дә рәнҗетмичә, һәркайсына лаеклы урын бирергә кирәк. Ә аларнын һәммәсе үзенчә лаеклы Аннан соң кем кемне өнәмәвен, кемнең кем белән сөйләшергә яратуын, кардәшлек ягын, күршелек тойгыларын - боларның барысын да истә тотарга кирәк Кунакларның күңелен күреп, берсен генә дә рәнҗетергә ярамый Миңлезифа апа шушы турыда уй лый нде
- Син, ахирәт, түргә мен инде Абыстай, син нигә алай кылана сын? Сәке читендә утыру килешәмени? Бер ридалыгым юк Түргә мен, яме
Сәкегә киез салынган Киезгә ак җәймә Аның өстенә кызыл дәстархан җәелгән иде
Карчыклар табын әйләнәсенә куелган йомшак мендәрләр өстенә менеп рәхәт итеп кунакладылар Аякларын бөкләп, итәкләрен тез астына кыстырып җайлап утырдылар Хәзер алар һинд йогларын хәтерләтәләр иде
Табынга урнашып, бергәлекне сизү белән, татулык тойгысы уянды Карчыкларның йөзләренңән канәгатьлек балкый нде
Остабикә вазифасын үтәп йөрүче Сәүрә карчык дога укып алды. Аны Миңлезифаның өлкән улы Сәйрнннең сугыштан исән котылуы шәрәфенә багышладылар Дога кылу башланды Карчыклар тагын битләрен сыпырдылар
Карчыкларның тезләре өстеннән кызыл башлы озын сөлге узды Хәзер алар үзара тоташтылар Бер табынга утырып, бер табактан аш *• 87
ашау, патша сарайларына җыелып, тантаналы кул куюдан көчлерәк итеп берләштерә иде аларны йөкләмә алу, вәгъдә бирү, берләшү мәсьәләләрен борынгылар да шушы юл белән эщли килгәннәрдер.
Табын уртасына зур агач табакка бүленгән каклаган каз шулпасы килеп утырды.
— Җитешегез, кунаклар.
Башлап үрелергә беркемнең дә кыюлыгы җитмәде. Карчыкларның берсе дә үзен бу эшкә лаеклы санамый иде. Кыстау башланды. Кыстап сыйлау Миңлезифаның апасы Мәрьям карчыкка йөкләнгән иде.
— Абыстай, үрел инде. Аш суына бит Аштан дур булып былмый, дигән бит китап.
Сәүрә карчык, бисмилласын әйтеп, кашыгын табакка сузды:
— Телләреңне йотып җибәрерлек, Миңнедифа Төшемдә тодлы кад шулпасы ашаганымны күреп, ымсынып уянганием Аллаһы тагалә аш- суыңа бәрәкәт, балаларыңа миһербанлык бирсен Балаларың янында, бергә-бергә, куаныч белән, тигедлектә торырга насыйп былсын.
Карчыклар кашык чите белән генә шулпа чөмереп алалар да, авызларына капкач, иреннәрен яулык чите белән каплыйлар
Карчыклар ашның тәме турында сөйләшәләр иде «Элекке чакта» нинди ашлар булуын, аш-су әзерләүнең серләрен, аның куанычын искә алып, тәэсирләнәләр Сугышка кадәр дә кытлык чаклар бик еш булды Шуңа күрәме, бу хөрмәт карчыкларга бик тансык иде Чиратлап Сәй- риннең әнисен мактыйлар.
— Тоды җиңелрәк былмадымы икән? Салыр алдыннан кадны чайкап алганием — Миңлезифа апа кунакларның күңелләрен күрә алмаудан куркып, ихлас дулкынлана иде Берәүләр тозлырак ашны ярата, икенчеләр тозның җитенкерәмәвен Табын янынДа утыручыларның зәвыклары өчен тәмле сүз, ягымлы йөз белән табынны сугарып торырга кирәк Җылы мөнәсәбәт ашны тәмләтеп җибәрә.
— Миңледифа, ашка кулың җиңел синең. Нәрсә пешерсәң дә шылай тәмле была инде, — дип мактарга тотынды күршедә яшәүче Хоснури карчык Үзен остабикә санаучы Сәүрә карчык сүзнең эчке мәгънәсен аңлатып утырды:
— Саранлык ашның бәрәкәтен ала бит ул.
— Анысы дөрес Дөньясы шылай бит, кысынлыкка үрәндек. — дип дәвам итте Мәрьям карчык. Аның Миңлезифаны тагын да мактасы килә иде Үзләре икәүләп, янып-пешеп кунак кыстадылар.
— Җитешегед. кунаклар. Карап утырырга куймадык, җитешегед
Кыстау карчыклалга ошый иде. Кыстап ашату — кыстап эшләтү түгел. Кыстап ашату — ихтирам билгесе.
Ниһаять, табынга ит тураган бәрәңге килде.
Авыр эш эшләп, саф һавада яшәгән кеше артыгын ашый алмый. Күпме азык кирәклекне аның һәр күзәнәге белә һәм вакытында ашаудан туктата. Карчыклар арасында бер генә дә иләмсез юанын күрмәссең. Чандыр, җиңел гәүдәлеләр, хәрәкәтләре кызларныкы шикелле җитез һәм салмак.
— Карале, Миңнедифа, Сәйринең сәләмүтенә утырып кайтса, аны кая куеп торырсың? Абдарга сыймай торгандыр бит ул? — дип изге беркатлылык белән сорады Бәдигыльҗамал карчык.
— Ишегалдына гына сыярлык түгел ул, дип аңлатты бедгә теге ранный былып кайткан Фәйрүдә малае. Бед аны дират янындагы чирәмлеккә илтеп куярбыд дип торабыд, — диде Сәйриннең әнисе
— Беләм. Чирәмлеге бик матур Җире дә коры Бу яктан куркыр-
лык түгел Бала-чага берәр шөребен борып ала күрмәсен дип кисәтүем генә иде, дип акланды Бәднгыльжамал карчык. Ниһаять, очкычка бик унайлы урын табылды
— Идарә кырындагы буш урынга куеп торырга былыр, — диде Нәфисә карчык - Кәжүннәй урын Каланча янында гына бит Гаптел- вәли карт күд-колак былып торыр ♦
Әңгәмә хәзер Сәйрин тирәсендә әйләнә башлады *
— Бигрәк тә миһербанлы былды инде Сәйринен Әүлия дә әүлия. < ул да әүлия, -диде Сәүрә карчык — Ул бит беднең Әбелкәрәм белән £ уйнап үсте Шындый дирәк, шындый ягымлы ие инде Тәрбияле ие бит £ Авыдыннан бер әшәке сүд чыкканы былмады. Чебенне дә рәнжетмәс ие. £
— Дирәклек аркасында инде Мәктәптә укытучыларыннан уддырып л укып йөрде Атасы да шындый ие бит. — дип дәвам итте Хоснури ♦ карчык
• Райунга киткәндә, бригадир Әһлулла урынына Сәйрннне куеп 2 китә торгание Беркөнне шылай, мәш килеп борчак утап йөрибед: жил- кәсенә сажин салып Сәйрин килеп чыкты. «Бәй, ни хәтле жнр утаган- 2 сын икән, давай, үлчәп караем әле», дигән была. Пыр туддырып үл- х чәргә тотынды Шул көнне ике нурмы утадык, дип өстәде Бәдигыль £ жамал карчык башкалардан калышмаска тырышып.
Дөрес, Сәйрин үлчәгәндә гел икеләтә артык чыга торган ие * инде, — дип эләктереп алды, моңа кадәр сүзгә катнашмыйча тыңлап “ кына утырумы Мәрфуга карчык
Мәрфуга карчыкның сүзгә катнашуы көтелә иде Сәйринне армиягә озаткан кыз аның кызы - Разия бит Карчыклар моны беләләр иде
— Синең кыдың нәрсәлеккә укый сон? - дип эләктереп алдылар карчыклар Аны бит дипломның ни дурысын ала икән, дип сүләгән- нәр иде
— Укытучылыкка инде, диде Мәрфуга карчык ипле генә итеп
Моңа кадәр әңгәмәгә катнашырга батырлыгы жнтмичә утырган урта яшьләрдәге Гайникамал соклануын белгертте
- Мәрфугаттәй. кылыңның укымаган китабы, танымаган хәрефе калмагандыр инде Шыл хәтле ничек бер башка сыеп бетә икән? Мин дә бит өч ел буе мәптүккә йөредем. Шул чакта укыганнарымның бөр теге дә хәтеремдә калмаган Әйтсәм, ышанмайлар Чикләвек жыйганла агачтан’егылып төшеп шылай хәтерседләндем
Мәрфуга кызын мактау да Сәйриниен базарын күтәреп. Миңлезифа апаның күңелен күрүгә чамалангаи иде. Карчыкларның Сәйрннне Ра «ияга өйләндерәселәре килә иле Аларның каннарында ил-жирне таза, матур, акыллы балалар белән баету теләге кыбырсып тора иде
Табак төбе күренер алдыннан, карчыклар кашыкларын куеп, авыз ларын сөрттеләр Кунак сыен ашап бетерергә ярамый иде Балалар өлеше калырга тиеш Аннан тыш. авыл карчыклары «ризык калдыру» дигән бер борынгы йолага ышаналар иде Имеш ашыңны ашап бетер мичә, калдырып китсәң, бу йортка тагын киләсең, ди Әйләнеп килгәнче калган ризык сине көтеп тора, имеш
Ниһаять, табынга чия катнаш балан суы килде Әчкелтем баллы, эчкәч күңелләрне ачып җибәрә торган ширбәт иле бу Ширбәткә ияреп төш килде Балан суыннан соң бераз сөйләшеп утырдылар Шуннан соң гөрләшеп чәй эчтеләр Шуның белән сый тәмамланды
Авыл карчыклары кунакларын Европа ысулында сыйлауларын белмиләр. Алар ата-бабадан калган йола буенча эш итәләр иде Башта «акуска, аш, аштан соң ит, бәрәңге һәм дисерт Каян үзләштерделәр
икән Европа илләрендәге гадәтләрне? Әллә, киресенчә, ерак бабала- рыбызның гадәтен Европа үзләштергәнме?
— Удган атнаны Үктәбрскийгә барганием, — дип сөйли башлады Мәрьям карчык.— Каранып барам — һушым китеп егыла яддым: бер таш пылатның ишегеннән кулына комган тотып Мәйменә килеп чыкты «Бәй, күдемә күренәсеңме әллә?» — ди Җитәкләде дә апкереп китте. Әй менәбед баскычтан, әй менәбед. «Тукта, Мәйменә. дим, үләм, башым әйләнә». Шаркылдап көлә Җен бит ул Фатирларына менеп җиткәндә күд алдымда әҗәлләрем тора ие. Асларында тагын биш фатир Бер- берсенең баш түбәләренә басып, астагыларының түшәмнәрен таптап йөриләр. «Күгәрченнәр кебек менеп кунаклагансың икән, Мәйменә»,— дидем үзенә.
Карчыклар шәһәрдәге сәер тормыш турында озак гәпләштеләр. Шәһәр турындагы әңгәмәне карчыклар «анда шушылай, тәмле итеп сөйләшеп былмай» дигән нәтиҗәгә килеп тәмамладылар. Эчләр бушап, тәннәр рәхәтләнеп киткәнче сөйләшүдән дә рәхәтрәк ни бар бу дөньяда?
Хәзер яшәү максаты, җан турында гөрләшәсе килә иде Карчыклар Сәүрә карчыкны мөнәҗәт әйтергә кыстый башладылар
— Кая ул, ю-ук, хәтерем начарланды Диһенем тишекләнеп бетте инде. Бер нәрсә хәтеремдә калмай.
— Җылай-җылай тыңлармын дип өметләнеһ килгәнием, — диде Мәрфуга ялынып —Инде ничә ел шылай бергә җыелып мөнәҗәтләр әйтешеп утыра алмадык
— Көттермәче инде, ахирәт, син башласаң, мин кушылам,— диде Нәфисә карчык.
Сәүрә карчык бер тын актарынды да кулддн язган бер китап сыман нәрсә чыгарды:
— Мә, Нәфисә, укы. минем күдләрем начар күрә, — диде ул
— Ю-ук, Хөснури укысын, аның тавышы матур, — диде Нәфисә
карчык. ■
Хөснури карчык дәфтәрне алды, кулын алга сузып, башын артка ташлап бер тын карап торды. Почмаклап бәйләнгән яулыгын аркасына шудырып куйгач, матур тавыш белән башлап җибәрде
Сабырлыклар саф алтын днп
Борынгылар әйтеп киткән. Шулай ук уйлап карасак. Сабырлыкларга ни житкәи
Күзләр юешләнде. Йөрәк ачы һәм сихәтле итеп сыкрана башлады. Бары тик карчыкларда гына сакланып калган мөнәҗәтләрнең җан. иман, вөҗдан хакындагы борынгы хакими сүзләре салмак кына ага. йөрәккә үтеп керә, бәгырьләрне тетрәндерә иде Карчыклар яулык читләре белән күзләрен сөртәләр. Тойгылар сыкрануы җанга кирәкле пакьлек бирә иде Күңел тирәнлегендә кешелеклелек тойгысы уяна Шәфкатьле буласы, игелек эшлисе килеп китә
Күрше йорттан җиңүчеләр кайтуына өй юу өмәсенә җыелган яшь кызларның җырлаулары мөнәҗәткә килеп кушылды
Энҗе лә мәрҗән кызларның кул бавы, Авыр ла жан сөйгәннәрнең булмавы
1979 ел
Мэскэү — И Стамбул — Пирей — Басра - Кувейт — Абу Даби — Таганрог