Логотип Казан Утлары
Повесть

БЕРДӘНБЕРЕМ ХАКЫНА


\рше картның карлыккан танышына ул башын кү- 1 эрде.
- Килен, килен, йортыңа ир заты иңде Көттерсәң язык булыр
Ярый әле аның ялгыз куышына күз-колак булып торучы картлач бар. Үз уйларыннан башка, кайгы-шатлыгын уртаклашучы бердәнбер кеше бит ул Туксанар бабай Исеме бөтенләй Туксанар да түгел, ә Сафа Туксанар кушаматы туксанга кадәр тугыз мәртәбә ялгышып санаган өчен тагылган — Ашык, килен, — диде Туксанар карт, кабала
нып ызанга төшкән хатынга. — Ир-ат юк-бар сүз куып йөрмәс.
Килен, каралган куллары белән җәһәт кенә яулыгын алга төшереп бәйләде дә, арт капкадан ишегалдына үтте
«Аһ аллам...»
Хатын бер мәлгә калтыранып куйды.
Нигә киләсе итте икән? Хәерлегә генә булсын Юк-бар өчен йорт капкасын ачмас бит
Ишегалдының артын-алдын дигәндәй күзәтеп торган алтмыш яшьләр тирәсендәге ир кеше дә хужа хатынны күреп алды
- Исәнме, Гайшә,—диде ул. каушап калган хатынга табан атлап. — йорт-жирең төзек икән
Кызым белән тишек-тошыкларны ямаштырып торабыз шунда. — диде Гайшә, кара кулларын алъяпкыч кесәсенә яшереп.—өйгә узар идең, Хәлим
— Узышлый гына кердем. Бимазаланма. Гайшә
Аяк өсте сөйләшү килешмәс. Ерак юл урап йөрүеңдер.
«Үзгәргән икән. Чәчләре тәмам чаларган. Картлык кына картайтамы соң адәм баласын, ел саен'күпме уй өстәлә тора бит Елмаюы гына әүвәлгечә, бит уртасы батып китә. Ул чокыр да үзгә икән инде йөз җыерчыклары килеп тоташкач, әллә чокыр, әллә картлык эзе икәнен аерып булмый».
— Эшеңнән дә бүлдем бугай. Гайшә! -
— Эш бетәме соң?! Керер идең, чәйләп чыгар идең
Әйтәсе сүземне әйтим дә китим инде мин. Зират каршыннан үттем Рәхмәт сиңа, Гайшә Кабер рәшәткәсен зәңгәр төскә буягансың икән Әллә кайдан күренеп тора Рәхмәт, Гайшә
«һаман онытмаган икән Картайган хәтерендә өр-яңа килеш саклый икән, я ходай Нигә рәхмәт, нигә? Бу рәхмәт аның башына таш булып яуганын тоя бит ул Нигә рәхмәт, нигә рәхмәт Шуның өчен буяды- ♦ мыни ул рәшәткәне Яки акланыр, гаебен юар өченме? Юк. анын өчен < дә түгел Әллә намусы кушкангамы? Юк, юк Болай гына, вакыт табып g тотынды да буяды. Бәлки башка каберләр арасында төссез килеш мо- < наен тормасын диптер. Шунысы дөресрәктер күрәсең, дөресрәктер .» *
Хатын чыраенда үзгәреш күреп. Хәлим сүзне икенчегә борырга 5 ашыкты
— Гөлсирин бик күркәм, тыйнак бала Кызны үстерә белгәнсең. = Гайшә.
— Бәхете була күрсен инде. Тиңе табылсын
— Быел бәрәңге яклары шәптәнме соң?
Гайшә кулы белән маңгай тирен сөртеп алды *
— Бер төптә өч-дүрт бәрәңге, яралганнары да бар Яңгыр җитешми « бит. Үрчеп тә китәрләр иде. Әле алабута утавым иде. Азмасыннар дим о
— Ялга Гөлсирин кайтса, бергә-бергә кайнаттырырсыз инде. Өз “ легеп көтмә. Безгә сугыш күрсәткәннәр дә җиткән
— йорт мәшәкатеннән кала йөк тартмыйбыз да бит йорты да *- авыр арба шул аның. Төзәтеп тормасаң, өстеңә ава.
— Болай гомер кичерүең әйбәт әле Абзарларыңа ир-ат кулы тиеп с торган төсле Ярый, Гайшә, хәл белим дип кенә кергән идем, узышлый * гына. Исәнлектә кал.
«Китте Ичмасам чәйгә дә җүнләп кыстый белмәдем Чәй әзрәк җи- с. ңеллек бирер иде. Кайтасы юлы җиде чакрым бит әле. Әллә монда - берәр таныш-белешенә керәме икән? Өй бусагасын атларга кыймаган- п дыр инде. Бер өстәлгә утырып чәй эчүне дә өнәмәгәндер. Хәлсезлә- ~ иеп егылса да, эһ итмәс Хәлим шул ул»
Гайшә, кытыршы кулларын угалый-угалый баскыч иңсәсенә утырды Яңадан бакча чүбенә тотынасы кнлмн иде аның Шулай ук яман уйларга да биреләсе килми иде Ул каралты-кураны күздән кичерде, яшелчәләргә сибәргә дип әзерләгән суга текәлеп торды һәм төпле ка рарга килгәндәй, оегын, чүәген салып ташлап, кулына чиләк алды да өй каршындагы бакчасына керде Берәм-берәм кыярларга, кишерләргә су сибеп чыккач, рәшәткә буендагы чәчәк түтәленә иелде
«Кызым, кызыкаем Чәчәк түтәлең белән генә сөйләшергә калды мыни миңа? Әле бит үткән ел гына янымда идең, чүкердәшел чәй эчә идек Син клубка, уенга йөгергәч, анаң яшеренеп кенә елый иде Шатлыгыннан, кызым Синең акыллы, сабыр булып үсүеңнән Кайткач, елап ятуым өчен әрли идең дә. кочаклап үбә идең Хәзер чәчәкләрең генә... Алар телсез шул, балам. Синдәй итеп анаңны үбә дә белмиләр Ярый инде, анаңа бусы да юаныч Атна арасын күләгә төсле итеп уздыру түгел Менә ял көне җитәр Җырлый җырлый кайтып керер сең әле Аңа хәтле гөлләреңне су белән туендырыйм»
Гайшә, эшен бетергәч, пычранган аякларын юып. оекларын киде лә. көтү каршыларга дип. урамга чыкты Каршыдагы тау битендә утлап йөргән малларның әле кайтыр исәпләре күренми, көтүче Шиһап та, улыннан калган мәктәп сумкасын асып, әрле-бирле йөренә иде
Гайшә Туксанар картларга керәсе итте Карт үзе дә урамга чыгып бара икән, артыннан бер көтү халык иярткән төсле бик каты сөйләнә- сөйләнә капкадан килеп тә чыкты
— Көтү каршылыйсы бит Яңа туган бәрәннәр бардыр Ә, синме бу, килен? Көтү бушанмадымы әле?
Кузгалмаган шул әле.
— Җарар, утласыннар. Эсседә табырдан куптара алмыйсын алар- ны. Килеп киткән кеше изгедән ишек кактымы, килен?
— Изгедән иде. Син онытмагансыңдыр бәлки, Хәлим атлы Безнең Гүшәрдә укытты, сугыш елларыннан соң.
Бәрәкалла Күз күрмәү денгә кертә, денгә кертә. Таныганнар булсам, кул җылысын тояр идем Җатрак күрдем шул, эһ, картаю нишләтә. Хәлим дисең инде, Түшәр мөгаллиме дисең. Оныткан кая. Мөгаллимнең дә ниндие бит ул. Кара, белмәдем.
Туксанар карт ух-ах килгәннән соң, тамырлары бүлтәйгән кулын каш өстенә тигезеп, тау итәгенә карады.
— Җә, җай гына атлый торыйм, — диде ул. — Яшь бәрәннәр бардыр. Сәлирәне әйтәм, карт сарыгының җонын кырыкмаган Ул хатынның үзенә челләдә тун кигезсәң, хайван хәлен сиземләр иде, кана Син дә күк фәрештәсе түгелсең, килен. Кәҗәң сөзгәкләнгән. Майтап малаен әүмәкләткәнен үзем күрдем Мөгезенә агач кигез дип, әйттем түгелме соң.
— Сатып кына җибәрәсе иде. Сөт тә төшерми.
— Ашыкма, килен. Буазмы әллә?
— Җиленнәре каты болай.
— Җә, үзем кереп карармын әле. Пырдымсызланма
Зур галошын кыштыр-кыштыр өстерәп, карт Бәхет тавына юнәлде.
«Юк, бу ил карты үлмәсен, бнк-бик озак яшәсен иде Минем әти урынындагы кебек бит ул».
Их, ул әтилек белән әтисезлекнең янәшәлеге Телде, телде Гайшәнең бәгырен. Кулаклар әтисен Бәшә елгасына үтереп салгач, фаҗигане сабый әле аңламаган иде. Зурлар елады, ул туп сикертте Ә үсеп беткәч, йөрәген кайгы авырттыруын да, дөньяда әти кирәклегендә тойды. Ярый, әнисе. . Ликбезында да укытты, ятимә дә итмәде. Бәлкем Гайшә башка хәсрәт барын белмәс тә иде, сугыш башланды... Әй, дөньялары йөз төрлегә әйләнеп бетте шул. Сугышка кадәр аның чын бәхете — Мәрдәнвәре бар иде. Мәрдәнвәр. Мәрдәнвәре. Картаеп барган хатынга яшь ир хакында уйлавы әллә ничек, чөнки сугыш Мәрдәнвәрне мәңге яшь итеп җиргә күмде Мәрдәнвәр — Гайшэнен'ире иде Сөеп, сөелеп кавышкан ире. Нибары ярты ел яшәп калдылар Ярты ел... Әйтерсең, язмыш ярты ел бәхет вакыты биргән дә, калганын кайгы вакытына калдырган.. Ярты ел, анда санаулы алты ай. Җиденче ай толлык башы. Юк, юк, җиденче, сигезенче айлар. Мәрдәнвәрнең сугышта йөргән көннәре бит. Әле ул калдырган җылының суынмаган чагы, мендәрләрнең, юрганнарның — икесенә уртак урынның кайнар чагы, өметнең бөредә чагы...
Урам уртасына басып, ерак хатирәләрен урый-урый Гайшә көтү кайтуын көтте. Тагын ялгыз өйгә керәсе булу аны өшетеп җибәрде
«Кич утыруны да өнәмим. Әллә кешеләрдән биздемме? Юктыр ла. Уйларым тыгызмы? Бу атна арасы бик бетерештем шул. Тиктомалдан хәсрәткә чумдым Үтәр инде ул үтүен дә... йөрәк әллә ни сизенә, шунысы бимазалый. Әллә ни дип... ниткән сизенү инде ул тагын? Еллар исән-имин, һавалар аяз. Берни түгелдер әле, шул куе чәй ярамаудыр Чәйне бертуктаусыз эчсәң, йөрәкне юа диләр иде, хак күрәсең. Чәй ге- нәдер, тагын нинди кайгы ди инде Булмаганны. Әллә нәрсәгә юрап маташмыйм ла».
Авылны болыт сыман тузанга күмеп, сарык көтүе таралды. Гайшә ала кәҗәсенең мөгезен әллә кайдан күреп алды Чынлап та зур икән. Эчеңне тишәр, хәерсез. Агач киертәсе иде Кызы кайтсын инде Бергә- бергә җаен табар әле.
Усал кәҗә, хуҗасын күреп, мәэлдәп җибәрде
«Ни йон, ни сөт синнән, хайван Зыян гына Әйдә, үләннәрем җый ган, капкалап алырсың»
Килен, килен! Әллә капкаңны терәттең инде Йортта шаулага нынны ишетәм Бала кайтмагандыр бит
- Кәҗәм белән сөйләшәм, бабай. Ныграк төрт капканы Кулым да каты түгел, нишләп алай ябылды икән
Кәҗәңне карамакчы идем.
— Абзарга яптым, бабай, ишегалдына чыгарыйммы?
- Кереп кенә карармын.
Бераздан Туксанар карт абзардан изге хәбәр белән килеп чыкты:
— Йортыңа бәхет куна, килен. Кәҗәң буаз Шөкере белән, дин. Туйга азык булыр.
- И бабай, нинди туй әле ул Гөлсиринемнең күз аткан егет-фәләне дә юк бит
Табылыр, табылыр. Алдан тәүфигы йөрсен.
Бигрәк оялчан шул. Авызыннан ярым сүз алалмассын
Алганы кадәр җитәр, килен Егете юк димә Сизмисеңмени, хәзер ике сикереп атлар урынга өч сикерә бала Ызначитсә, йөрәге сикертә Бу тикмәгә түгел, килен Бала кемгәдер гишык-мишык тота, ахры
— Я хода, ялгызлар ничек яшәрмен
— Кыз баланың тавык канаты икәнен онытма, килен Тавык суйсаң. канатын ашата идең бит үзең! Хәзер яшь коясың
И бабай, бала бит, һаман бала
- Син үз бурычыңны үтәдең, килен Үстерден. укыттың, кеше иттең, йөзеңне буямады, аллага шөкер
— Гөлсирин үскән саен үткәннәрне ешрак хәтергә алам Кабергәчә сызланырмынмы икән, бабай? Яралар төзәлми, яралар
— Кабер сине күптән кичерде, гәрчә син сөт кебек ак булсаң да. Кабер алдында син гөнаһсыз бәндәсең
Бабай, ә Гөлсирин кичерерме?
Син аның анасы, килен Аналар гөнаһлы түгел
Гайшәнең бу кичтә күңеле мөлдерәп тулган иде Нәкъ елга төсле Тик елга язлар саен ярдан ташый, суын түгә. Ә Гайшә яшь чактагы сагышларга да, аннан соңгы урта яшьтәге сагышларга да охшамаган ят бер сагыш белән газаплана. Ул шулай ук элекке көннәрдән дә битәр сагыну белән кызын сагына
Кызын Гөлсиринен Гөлсирин Сәер исем Ике гөлдән ясалган Нәрсәне аңлата бу исем? Гайшә өчен ул тик исем, ә аның өчен Ка бердәге кеше өчен Мәгънәсе булгандыр Тукта әле. нигә, кызын уй лап килә торгач, кабергә барып тоташты соң Гайшәнең уе? Оныт инде, җүләр хатын, оныт! Кичеңне бозма!
«Кызым кичен ничек уздыра икән? Китап-дәфтәрдән аерылмый гор га н дыр инде. Әллә бүтән яшьләргә ияреп уенга төштеме икән? Менә, аралар ерагайгач, хәлен дә белеп булмый Тамагы да ачтыр, туйганчы йокламыйдыр Шул авылга ни дип җибәрдем икән Түшәрдә урын бушагач кайтыр, әлегә күршедә укыта торыр дип, ронодан кушканнар бит Ара ераклыгы гына сәбәп түгел иде инде. Хәлим анда иде Әгәр сөйләп куйса? Кит, кит. Хәлимгә дә ышанмаска маташам икән»
Гайшә уйларыннан арына алмыйча урын җәеп ятты «Я хода, диде ул Я хода» Бу сүзләрне кабатлавына бер мәл ачуы да килде үзенең Сүз саен алланы телгә ала башлады түгелме сон? Хәер, кычкырып йөрми дә Кычкырса да, ни ояты бар Гөнаһ түгел Бушаныр ноктаң бар икән, бушан. Әмма алла беркайчан да синең ялваруларың ны ишетмәде. Булса, ишетмәс идемени? Ялан кырларда тәгәрәп елын елый иренең кайтуын теләвең күрмәс идемени?
Ялан кыр. күз яшьләре Гайшәнең әле дә хәтерендә ачылып тора
...Мәрдәнвәренең үлем кәгазен мәктәпкә китереп бирделәр. Гайшәнең туган авылында укыта башлаган көннәре иде йөрәк төбеннән аһ итеп өзелгән газап авазын ул хезмәттәшләренә, балаларга ишеттермәде Чөнки кара язу күпләрнең матча ярыгына кыстырылган иде инде.
Ләкин түземлелекнең дә чиге була икән, һай авыр чиге була икән Жаның андый чакны күлмәгеңә генә түгел, йортыңа, йортыңа гына да түгел—дөньяга да сыймый Акырып, тилереп билгесезлеккә атыласы килә, шашып аккан суларга кушылып, хәтта алардан да уздыра төшеп яшь коясы килә Тик Гайшә елый алмады Бәгыре катты, катты... таш булды Тик түзәрлек рәт калмаган, ул эчтән тынып, йончыган иде Яктыдан мәхрүм ителгән сукыр кеше сыман ул ишегалдында таптанды. Мәрдәнвәре утын ярган балтаны да, ул утырып махра төргән агач түмәрен дә капшады. Әмма еламады. Елар өчен тәндә кайнар кан хәрәкәте кирәк иде. Ә Гайшәнең тәне бозланды Элек Мәрдәнвәре белән бергә ябынып йоклаган юрган җылы бирсә, хәзер ул салкын туфрак сыман иде Шунда авылның имче карчыгы Мәймүнә абыстай, бисмилласын укый-укый, аның йортына аяк басты. Электән үк им-том кылып, толлардан сәдака җыйган абыстайны Гайшә бу юлы кумады.
— Толлар юатучысы,—диде ул, бетерешкән нурсыз күзләрен карчыкка төбәп һәм ялварып, — я, юат мине дә...
— Сезне юатырга аһ-һай күп дару кирәк,— диде карчык, һәм әле берәү дә әйтмәгән яңа сүз әйтте. — Кайтыр, кайтыр алла кушса.
Димче карчык шул кайтыр сүзе өчен дә бүләк аласы иде бит, нигә Гайшәне яман юлга этәрде икән?
— Кырга чыгып аллаһы тәгаләдән сора, балам, җиргә ятып сора Шунда гына хак тәгалә хак эшен эшләр.
— Ансыз гына эшлә, әби җаным, алласыз гына, зинһар, дим.
— Чүпрәк баш хатын, юрамалый гына сызланасың икән Көтмисең дә икән әле иреңне.
— Кит, кит, әби, юкны сөйләмә. Алласыз гына булмасмы диюем, мин бит укытучы. .
— Булмас шул, булмас Кырлар фәрештә канаты белән себерелгән, бер гөнаһсыз урын.
Гайшә кырга йөгерде. Жиргә тезләнеп, авызын күккә чөеп ак болытларга пышылдады.
, Гайшә сулып, агачта эләгеп калган соңгы яфрак төсле кипте дә кипте. Ике ел чамасы «дәшмәс Гайшә» кушаматы тагып йөргәч, Мәрдәнвәре төзегән нигезне бөтенләй тузгытып, менә шушы авылга укытырга килде. Өйне сүттереп, мәктәпкә утынга тапшырды, салкын классларда укыган балаларга җылы кунар ичмасам. Гайшә шунысына да бик сөенде.
Ә ят авылда аны өнәп каршыламадылар.
— Тагын тол, — диде мәктәп директоры. — Тагын хәсрәтле күзләр
— Мин ул хәсрәтне сабыйларга күрсәтмәм, — диде Гайшә өзгәлә иеп. — Качып еларга өйрәндем инде.
— Беләм, беләм. Кипмәгән күз яшьләре белән иртән эшкә килүчеләр байтак. Ә бала күңеле сездән битәр сызлана. Ул әтисен югалткан һәм башка әтине белми дә. Ә сез, сез хатыннар..
Нишләп Гайшәгә ябырылды бу кеше. Болай да авыр, йөз энә күкрәккә чәнчеп торганнан да битәр ич. Әгәр директор тагын бераз дәвам .итсә, яшь хатынның йөрәге өзелеп төшәр сыман иде. Почмактагы өстәл артында әлегә кадәр кәгазь актарып дәшми-тынмый утыручы ир кеше кинәт шелтәле тавыш белән:
— Кәүсәрия Салиховна, бөтен кешене дә бер үлчәү тәлинкәсенә куймагыз инде, — диде.
Әллә бу шелтә тәэсир итте, әллә үз хатасын үзе таныды. Кәүсәрия Салиховна дигәннәре башка ярсымады
Ярый, гафу, гафу Ачуланма, сеңлем Өемә кил. иркенләп та нышырбыз, - диде Ә хәзергә укыту мөдире белән яна уку елы планнарын карагыз
Директор хатын шулай диде дә чыгып китте .
Гайшә төенчеген әле бер, әле икенче кулына авыштырып бүлмә * уртасында басып калды Иске агач диван белән өстәлдән кала башка х жиһазы булмаган бу куыш хәзер аңа үз, якын кебек иде
— Утырыгыз,—диде мөдир, Гайшәнең уйларына нокта кунгандай. $ «Нишләп биредә утырасың, нигә сугышта түгел? - дигән төсле итеп ? Гайшә чибәр кара егеткә карады — Сине фәрештәләр сакладымы. “ әллә үзең сакландыңмы?» з
Аның башына төшкән беренче жүләр уй иде бу Икенче жүләр ун 3 егетнеке иде- «Калсам ни. сез толлар бәхетенә» а?
Гайшә астыртын уй белән чын-чынлап көрәшә-көрәшә «Әшәке жан. “ әшәке! — диде.—Тол сафлыгын югалткан дисеңме әллә? Мин Мәрдән ф вәремне беркемгә дә алыштырмам, бел аны!» <
«Вакыт күрсәтер анысын Ир назына сусарсың син. яшь хатын ® Гөлләргә су сипмәсәң беләсеңме нишли, беләсеңме? »
Юу-ук! — диде Гайшә кинәт ачынып, бер мәлгә анын зиһене = таралып, күз алдында диваннар, өстәлләр биеште Кичерегез, — ч диде аннан соң ул, тәмам акылына килгәч, һәм егетнең бөтенләй гө- < наһсыз күзләрен күрде
«Бу уйларның чамасы бармы икән, ходаем Торып та. ятып та. басып ® та уйлыйсың» ' i_
Сиңа хәзер аерым класс кирәк. диде мөдир. - яшәү урыны кирәк Гомереңне олысы-кечесе сокланырлык итеп алып барырга тиеш- °- сең син Чөнки безгә сынмас хатын-кызлар, рухи яктан сәламәт укы- д тучылар бик кирәк Сугыш күпләрне урталай сындырды Төзәтүе кыен ф Без үзебез хакында онытыйк Чөнки ил ярасы бар Синең боларны 1 бәлки тыңлыйсың да килмидер, бу кеше нотык укый, акыл өйрәтә, хәтта юата дисеңдер Юк, бу сүзләрне йөрәгемнән алып әйтәм. Гайшә Сиңа ничә яшь?
- Егерме бер
Гайшә үз яшенә күнеккән иде инде Ә мөдирне, мөдирдән башка тагын бик күпләрне, аның унсигез яшьтә тол калуы тетрәндерә иде
Егерме бер?
— Әйе. Мәрдәнвәрем үлгәндә, дөнья миңа кара шәлен япканда, унтугызның нәкъ тулган көннәре иде Егерменчедә тол икәнлегерне белдем
Тол сүзен оныт, Гайшә.
Онытсам, иремә хыянәт итәрмен төсле.
- Хәзергә оныт Балалар хакына оныт
- Ичмасам төс булып аңардан бала да калмады Үкенеч, аһ үке неч тә соң!..
Яшь Гайшә мөдир өстәленә капланып елап жибәрде Ә хәзер карт Гайшә ул сүзенә чынлап торып үкенә Гөлсирин ишетсә, гомер кичермәс иле бнт Гөлсирине Кабат яңарган бәхете, бердәнбере, аның намусы, сафлыгы
Ә Гөлсирингә кадәр гомер арасы! Я ходай Җитте, жнтте! Әнә күкеле сәгать төнге уникене суга, жнтте. жнтте' Бу вакытта аның кызы да йоклыйдыр Анасының борчылулары төшенә керә күрмәсен Мең төрле уй белән йоклап киткән иде Гайшә, таң куа да килгән икән
Кнленчйк. иренчәк! Тормадыңмы син’ Карт сөякләреңне күтәрә алмыйсың
Түшәрдә таң белән әтәч һәм Туксанар карт кына уяна. Карт, иялән гән гадәт буенча, Гайшәнең ян тәрәзәсен шакый. Җәй буе шулай. Чөнки иртән үк малларны көтүгә куасы бар. Хәер, Гайшәнең йорт тулы терлек-туары юк Әмма кәҗәсен озатасы бар Аны да капкадан чыгарып җибәрәсе генә Калганы Туксанар карт эше Туксанар карт маллар ярата Шуңа күрә терлекләрне авыл башына кадәр куалау да ана жан рәхәте. Ичмасам, урам буенча барганда үзенчә сарыклар белә- сөйләшеп ала. Алар да әллә кайчан бабайны танып бетергәннәр. Ке терт-кетерт атлап, колакларын торгыза-торгыза тыңлап баралар
— Син, ала сарык, ашыкма. Бәтиең житешә алмый бит Күзләреңне мут уйнатасың Мәтри, ужы’мга чамалама Бәтиеңне дә харап итәрсең. Әй син, Зәйни кызы. Сиңа әйтәм, балтырлы галуш кигән сарык кыз. — Карт таягы белән йомшак кына итеп кара сыйраклы ак сарыкка төртә. — Нәстә анаңны төрткәлисең. Тәцә егетләре ияртеп йөргәч, карт анаңны санга сукмый башладың, разбуйник.
Сарыкларны олы төркемгә кушкач, Туксанар карт йокысын куа алмый азапланган Шиһапка дәшә:
— Улым, урам остабикәләрен ыздабат иттем сиңа Гайшә кәҗәсенең кыбырсык чагы Тегеләй-болай көтүдән читкә авышса, кума син аны. Кизәнмә дә Җай гына әртилгә куш.
— Бәрәнләр вакыты житкәнмени? Киленнеке дисеңме, бабай? Килен генә түгел инде ул сиңа.
— Җә. тәмсезләнмә, улым Хатын-кызны рәнжетмә берүк. Язык булыр. ,
— Болай гына инде, бабай. Кызың кебек күрәсең диюем. Тел ти- дерәмме соң.
Шиһап һаваны йотардай булып иснәп алгач, иңендәге чыбыркысын яман шартлатып жибәрә Аргы очлар, түбән очлар инде кузгала башлаган көтүгә малларын чак китереп өлгертәләр. '
— Озын тал чыбыгы гына кирәк бу балага, — ди карт. — Ир-атның каеш-чыбыркы тотса гайрәтләнүе ап-ачык, кана. Гөнаһсыз хайваннарны да телер. Кая, Гайшә киленгә йомышымны тапшырыйм да, каен себеркесенә менәрмен.
Гайшә коймагын, чәен өлгертеп картны көтсә дә, озаклагач, агач кисмәккә су тутыра башлады
— Суны кояш кыздырганда ташу мәслихәт, — көттергән карт сөй- ләнә-сөйләнә капкадан килеп керде - Ниемә дип аны таңнан кисмәктә сасытып яткырасың, килен Җә, аннан ташырсың. Мине, карт кешене тыңла әле. Райунга төшсәң, ике пар галуш апкайтырсың. Кыштыр- кыштыр жир сөреп жөрерлекне алма Тиз туза андые, табаны ашала
Гайшә, чиләген этәреп, кулын алъпкычына сөртте
— Ничәнче размер соң?
— Җә, бау бир дә Ыразмирны үлчәп бирим. Җарык битлене дә алма, кызым, жәме?
— Ярар, ярар, бабай
- Мәрхүмә Җәмилә абыстайның урыс жәрминкәсеннән алган га- лушын онытмадыңмы әле?
Бәхетсезлеккә каршы, Гайшә ул галошның төсен дә хәтерләми иде һәрхәлдә кызыл түгел, кара булгандыр ул.
— Кая ул оныту. Кап-кара, ялт-йолт итеп күзне камаштыра иде бит
— Вәләкин жете кызыл иде шул. килен. Җәмилә абыстаңның аягы күгәрчен тәпие була да китә иде. Син алсаң, караны ал Менәтерәк размиры
Карт табан астыннан шудырып җепне алды да Гайшәгә сузды
— Ярар, бабай Авырсынмасаң кичрәк сугылырсың Я үзем кертермен.
— Кертерсең, кертерсең, килен Кертеп биргән бәрәкәтлерәк була Чәйдән соң карт Гайшәнең тупаслана башлаган балтасын үткенләп
бирәсе итте.
Бала ни хәлдә икбн? диде ул тагын Гөлсиринне искә төшереп. — Япа-ялгызы хәсрәтләнә торгандыр инде
— Әйтмә дә инде, бабай ♦
— Ходай күпсенмәсә, туенда утырырга исәп. Кияү янәшәсендә <
— Күпсенмәс, бабай Акыллы кияве генә чыксын
— Тәүфигы аяк астында ятмас, алла боерса Күктән фәрештәләр <
никах укысын Җирдәгесе соңармас Жә, тот балтаңны Урманга ме- * нәм әле Җаңа себерке белән чабынасы килә Искесе морҗада ки- 2 беп ята £
— һава бозылып тора Янгыр астында калма, бабай
Төнлә яхшы жокладым Кул-аяк сызламады Жаумас
. 2 ♦
Бәлки Түшәргә кадәр озатырмын, ә. Сирин?
— ОзатМа, әнием күрсә, ачуланыр
— Ачуланса ни. zj
— Кешене ачуландырырга ярамый •-
Озаттырмасаң мин дә ачуланам!
Юк. юк. сип ачуланма, сиңа килешми Зәңгәр күк йөзенә кара в болыт килешмәгән кебек, килешми сиңа ачулану Кал сип Мин китим 2
Син гел китәсең Ялыңны минем белән уздырмыйсын
Әнием, бабам рәнжер бит
— Ә мәхәббәт? =
— Мәхәббәт... -
Кызның күзләрен каплап, куе керфекләр түбән иелделәр. Егет аның х кулларына кагылды да җавап көтте
Әнием кушмас. Бабай да. кешеләр дә рәнжер Бакчадагы гөл- • ләрем шиңәр, болындагы чәчәкләр корыр
— Дөнья корыса да безнең мәхәббәт яшәячәк, барыбер сулмаячак Юк. дөнья яшәсен Корыган дөньяда кешеләр үләрләр, тереклек
тукталыр
— Алайса, син яшә! Мәңге яшә. дөньяда яшә’ — Егет тәмам ярсып кызның кулларын ычкындырды Әнием дип һаман авылга таясың Әниең синнән башка да чәй эчәдер әле
Алай димә Әниемнең бердәнбере ич мнн Юанычы, куанычы, аның баласы Әнием минем бик бик әйбәт кеше Теләсәң, сиңа да күрсәтермен Ошатырсың үзең дә
Мина сине ошату да җиткән
— Син әүвәле әниемне ярат Ул мине тудырган, үстергән. Ярат, яме
Бала син Синең белән ничу сүз озайтырга Хуш иттек Трай тибеп йөрмә, тиз кнл.
Егет борылды да, китеп барды
Азамаг Азамат, китмә. дип пышылдады кыз
Ләкин Азамат ишетмәде Китеп барды Егет урманга кереп күздән югалганчы карап торды Гөлсирин Аннан сон юл читендәге тузанлы түмгәккә утырды «Борылып та карамый Ә үзе яратам, ди Үзем дә тупасрак сөйләштем бугай. Кайтсын иде авылга Ләкин әни рәнжер шул. Ә аны рәнҗетергә ярамый Аның турында авыл халкы матур сүзләр генә сөйли Ул укыткан да. урман да кискән, мине дә тәрбияләгән»
Бервакыт Гөлсирин әнкәсенә ияреп урман кискән җиргә барган нде Кечкенә генә әнисенең зур-зур агачларны аударганын күргәч.
әнкәйне беркайчан да рәнҗетмәм дип үз-үзенә ант иткән иде ул. Чыга-рылыш кичәсенә әнисе ак күлмәк бүләк итте Затлыдан булмаса да. тегелеше бик матур иде. Гөлсирин киеп карауга аһ итте Күлмәк тапта ман һәм үтә дә килешле иде
Әнием, кайдан алдың? Яшереп тектем дияр идең Синең өчен сакладым, кызым Бер генә кигән идем Нигә, әнкәй? Нигә бер генә мәртәбә? Ошатмадыңмыни?
— Ошаттым, кызым Туем бер генә булганга, бер генә киелгән шул. •
Аһ. әнкәй, әнкәй Безне әти күрсә, ишетсә икән! Алтын бит син Юк. алтын гына түгел, чәчәк син! Мәңге сулмый торганы Сине мин. әти өчен дә яратырмын, яме һәм бер дә рәнҗетмәм.
Кешеләргә мәрхәмәтле бул. кызым. Кешеләрне рәнҗетмә.
Мин беркемне дә рәнҗетмәм, әнкәй.
Рәнҗетмәм дигән иде Гөлсирин Менә рәнҗетте түгелме соң? Ничек? Яратуы белән. Нәрсә соң ул ярату? Гөлсирингә моны Хәлим абыйсы аңлатты Башта егетең бармы, диде Бар, диде кыз. Ә чынлыкта сөйгәне дә. сөелгәне дә юк иде Алдашты Хыялындагы батыр, матур егег ерак-еракта яшәсә дә Гөлсиринне табар төсле иде.
Ярата белү көчле нәрсә, диде Хәлим абыйсы
Җүләр кызый, аңламаган иде Инде һәммәсе дә аңлашыла ул сүзләрнең Чөнки ул гашыйк! Кемгә? Зоотехник Азаматкамы? Их. ул шатлыклы. рәхәт беренче танышу киче Төнге күз яшьләре.. Гөлсириннең йөрәге әле дә чымырдый Чөнки бер кечкенә генә йөрәктә шатлык белән хәсрәт кысрыклашалар. Берсе дә җиңә алмый... Ә ул кич искиткеч иде Дус кызлары аны клубка дәшә керделәр Өйдә бикләнеп ятма, янәсе.
«Сезнең һәркайсыгызның 'егете бар. мин артык сан булып йөрмим, кызлар», дисә дә. Гөлсиринне җилтерәтеп кенә алып киттеләр. Клубта, кызлар әйткәнчә, «вичыр» иде Кичәнең дә үзгәсе. Монда көнбагыш .чиертеп, ләчтит сатмыйлар, бииләр, җырлыйлар һәм. иң мөһиме, егет күзлиләр, икән Гөлсирин белән килүчеләр мич яКЫна барып бастылар да. икесе дә мутланып, төркем-төцкем торган егетләрне караштыра башладылар Гөлсирин ишек янында япа-ялгызы бераз басып торды . 1әкин болай читләшү, сәбәпсез-нисез кызлардан аерылып калу ничектер уңайсыз иде
Егетләрн-' . карашлары үзенә төбәлгәнне тоеп, ул дуслярыпя ■ аба атл. ды. , рак уртасыннан чыгып барганда аның к m iei6y- ыннары калтырап китте
Нигә шуларга елмаймадың? диде Назыйләсе. Ыбыр-чыбыр сине килештергәндә.
— Әй, нигә кирәк алар миңа
- Тилемсә, җегет үпмәгән җан Безгә карама Без синең кебек чакта көненә икешәрне ияртә идек, сугыштырып бетерә идек
— Әйтмә дә. апаем Яп-яшь килеш китап-дәфтәргә кадалып ягмасаң. >
Кинәт кызлар шып булдылар Ишекне каерып ачып бер егет килеп керде.
— Азамат. — диде Назыйлә. дус кызына төртеп.
— Яңа зоотехник. — диде Рәхимәсе дә. күзләрен мут уйнатып
— Фермадагы кызларны аракысыз исертә, шайтан Әнә бирегә дә килә Яңа кунакларны тиз күрә үзе Очлы күз
- Кичнең айлысы, нурлысы сезгә. Назыйләләр. Рәхимәләр. Ә миңа теләк теләп маташмагыз, нурлыларым Иптәш кызыгызны биергә җибәрсәгез, миңа шул җиткән
Алар вальс әйләнделәр Әйтерсең клубта икәүдән икәү генә калып бөтереләләр Икәү генә..
Гөлсириннең колагына
Бергә кайтырбыз, — дигән сүз дә ят тарафтан ишетелде кебек Азамат аны капка төбенә хәтле озатты Үпмәкче иде. Гөлсирин үзендә коч табып, читкә тайпылды
— Аһа. - диде Азамат Син кыргый икәнсең
— Беренче кичтән үк үбәргә үрелмиләр! Ф
Хуҗа хатын аларның сөйләшүен ишетеп торган икән, соңыннан Гөлсирингә якын итеп
— Саклан, кызым, өйләнгән кеше ул, - диде
Өйләнгән? Юктыр ла ул яратам димәс иде бит. Сабира апай х
— Син яшь әле Җүләр чагың. Тәмле телгә алданма - диде Сабира апасы
«Алданма, имеш. Азамат өйләнгән, имеш!»
w
...Гөлсирин тузан туздырыл килгән машина танышына башын ку- х тәрде. Машина аны бераз уза төшеп туктады ♦
— Миңа Түшәр авылы кирәк иде, — диде тубал хәтле башын ка- - бина тәрәзәсеннән тыккан шофер егет.
— Мин Түшәр кызы. Әйт йомышыңны
— Миңа кызы түгел, авылы кирәк. — диде егет киреләнеп
— Башта утырг Күрерсең Түшәрне. Моннан өч чакрым булыр 2
— һы. җәяү кайтасың килми инде, ә? Минем машинаны шәһәр -
трамвае дип белдеңме әллә3 •
— Алайса утырмыйм, егет
— Утыр инде, утыр, кызын Я. утыр Күтәреп утыртканны көтә- - сеңме әллә »
Кыз кабина1 а менеп утырды
— Син кем? — Егет күзен әйләндереп кызга карады Аның күзләре 7 бик ямьсез, йөзе дә, чәчләре дә килбәтсез, борыны да зур иде
- Ике аяклы, ике куллы кеше.
Түшәрнең сылуы синме димәкче идем
Җырланган җыр
— Җырладылармыни инде минем җырны Вәт иманнан җәяү качкан бәндәләр Исемең ничек?
Гөлсирин
— Минеке Марат Галич
Шофер егет җор телле иде Юл буена тәкелдәп кайтты һәм Гөлен ринне авыл башында төшереп калдырды
— Мин сезгә командировкага Әгәр очрасан. утыртырмын, бушлай, бер тиенсез. дип шаяртты
Гөлсирин тубал башка йодрык селкеде.
Моннан ун-унбиш минут элек кызның күңеле Азамат турындагы уйлар белән тулган булса, туган авылында ул онытылып китте һәм ашыга-йөгерә авыл читендәге яшел капкалы өйләренә атлады
Әнисе, капка төсендәге яшел күлмәген киеп, капка төбендә аны көтә иде инде
— Әнием, диде ул йөгергән шәпкә Әни җаным
— Саумы, бердәнберем
Ана ябык куллары белән кызын кочты Аһ, бу бала җылысы! Бала йөрәгенең типкән тавышы! Анага тагын нәрсә кирәк соң?
Кызыкаем Ябыккансың димме Күзләреңдә яшь белән хәвеф күрәм
Әни. мин гашыйк булдым
Гөлсирин, әнисе кочагыннан аерылып, ишегалдына керде, пыр туздырып тавыкларны куарга кереште, әтәч булып кычкырды Анага болар тансык, бик тә тансык иде
— Кемне яратасың? диде ул чак кына ишетелерлек итеп, кем ул?
Телисеңме, әни, аның исемен өй түбәсенә менеп өч мәртәбә кычкырам
Лкылсызым Ярамый Син инде укытучы
— Ә яратырга ярый бит, әни?
— Ярый, кызым Ул гөнаһ түгел
- Теләсә кемне дәме, әни?
— Үзеңә тиңне, кызым
— Ә Азамат миңа тиң, әнием Ул чибәр Чәче дә, күзләре дә бик матур. Өйләнгән дә бит .
— Нәрсә дисең?!
— Аера ул хатынын, теләсәм бүген, иртәгә...
Гайшә аналарча сабырлык белән
— Тагын кабатла әле, кызым? — диде.
Кыз, күзләрен зур ачып, әнисенә карады:
— Ярату гөнаһ түгел дидең. Үзең әйттең ич, әнием
— Тиңме соң ул сиңа, әй бала Тиңме?
— Матур. Мин дә матур ла Синең бердәнберең ич мин, әнием
— Кызым Рәнҗисемне бел Син бала атасын тартып аласың. Син сабый авызыннан сөтен тартып аласың. Үзеңнең әтисез үскәнеңне, «әти кайтамы?» дип соравыңны хәтерлә
— Әгәр мин яратсам?
Андый яратуны ишетәсем дә килми.
— Их, әни, әни! Син дә аңламадың. Минем бабам гына калды
Туксанар картларга йөгереп кереп киткән кызы артыннан озак ка pan торды ана «Каны, — дигән куркыныч бер уй узды Гайшәнең башыннан -- Әгәр анасына ошаса? Ана каны балада диләр бит Юк, юк. ул моңа түзә алмас, хурлыгыннан, көчсезлегеннән егылып үләр».
Каны Каны ошаса! Их, Гайшә, Гайшә Син бу очракта көчсез, бик-бик көчсез Каны Бу сүз аны ерак хатирәләренә тарта Ул, бу турыда бүтән уйламаска дип, хатирәләрен хәтер сандыгына салып куйган иде бит инде... Кызы ачты Кайтты да, Азамат өйләнгән диде, яратам диде
3
Мәктәптә Гайшәне бик теләп кабул итмәсәләр дә, ул рәнҗемәде Беренче тормыш каршылыгы түгел иде инде.
Укыту бүлеге мөдире Хәлим, аның бишенче класска җитәкче булуын, аннан тыш дүрт класста ана теле дәресләре укытачагын әйтте. Инде Гайшәне борчыган соңгы нәрсә — фатир мәсьәләсе иде Хәлим монысына да ачыклык кертте:
— Кәүсәрия Салиховна янына сугылырга кирәк. Гайшә. Ул берәр сүз әйтер, — диде.
— Рәхмәт инде.
— Бәлки сезне озатып куяргадыр.
Гайшә авыл уртасына салынган мәктәптән кала бер урамны да белми иде, шуңа күрә ризалашты.
Тыныч, шау-шусыз урамнардан үтеп, авыл читендәге өй каршысына туктадылар
— Кәүсәрия Салиховна шушында тора. Ул көтәдер, мөгаен.
Ул да булмады, урам яктагы ачылмалц тәрәзәдән карт укытучының ябык, җыерчыклы йөзе күренде. Кәүсәрия Салиховна мәктәптә күргәндәге кебек салкын түгел, ә җанны эретердәй итеп елмая иде.
— Керегез, җан кисәкләрем Нәрсә, сатлык өй караган кебек карап торасыз.
Мин кереп тормыйм, Кәүсәрия Салиховна, вакытым юк
Шулай диде дә Хәлим китеп барды
Үтте инде шул азгын янында көнең. — дип карт укытучы аны тиргәп алды.
Кәүсәрия Салиховнаның өе ярлы иде. Пыяласыз табак-савыт шка фы. китап-дәфтәрләр өелгән озын өстәл, өстәлгә каршы куелган арт ф сыз ике урындык Кечкенә тартма, тартма өстендә чын хуҗаларча „ кукраеп утырган филтәсез лампа. Кәүсәрия Салиховна китереп куйгач = самавар артында, пардан төссезләнә башлаган ир-ат фоторәсеме. ж
Кәүсәрия. Гайшәнең рәсемгә тукталуын күргәч, аклангандай
Бергә чәй эчкән күк тоям Башка урынга кадакласам, гаилә у исәбенән сызып ташлаган төсле. — диде — Я. сеңлем, чәемнән авыз £ ит Юл алҗыткандыр
Гайшә күздән кичергән өйдә башка бер нәрсә дә күренмәде Поч- 2 мак ягы. юып төсе уңган чаршау белән бүленгән, анда да олы яктан узып куелган әйбер юктыр кебек
Ләкин ялгыз хатынның өе җылы, чиста иде Ул Гайшәгә туган ♦ авылын. Мәрдәнвәре белән алты ай яшәп калган өен искә төшерде - Кинәт аның күзләренә яшь килде Хәтта Кәүсәриянең үзенә каравын “ да сизмәде ж.
— Әле син туйганчы еламагансың икән, Гайшә.— диде карт укы = тучы, аны әллә кызганып, әллә шелтәләп
Кичерегез, Кәүсәрия апа Өемне сагындым Нигезен ташып бетерел киләләрдер инде
Сугыш яралары тиз генә төзәлмәс шул Я. Гайшә, утыр Аннан 2 фатирыңны күрсәтермен
Чәй янында сүз төрләндерә торгач. Гайшә кыенсынып кына бая t укытучы Хәлимгә әйткән «азгын» сүзенең хикмәтен сорады
Рәшидә исемле Бергә торачаксыз
Бергә дисезме?
Бергә, сеңлем
Икесе дә нигәдер тынып калдылар
Тол. диде кинәт Кәүсәрия Салиховна. Гайшәне сискәндереп Укыта. Күптән куар идем, жәллим. Сыеныр урыны юк Ә бозыклыгыннан һич бизми Авылдагы ирләрне аздырып, хатыннар каргышын алып, балаларны ятим итеп яши Сорауга жавабы әзер «Әнә сугыштан сорагыз» in Сугышка сорау бирә алмыйбыз без Сугышка жанан кына бирәбез
Туган-тумачалары да юкмы соң?
Түшәрнеке түгел, читтән килде Үзе турында ләм мим Менә биг. сеңлем, сугыш кыры ирләребезне сынады, ирләребез үлделәр, әмма дошманга бирелмәделәр, ә без. хатыннар, тылда чәчләребезне йолкып елыйбыз Ирләребезнен батырларча үлеменә азгынлык белән жавап кайтарабыз Кайда безнең горурлык3 Әле бит киләсе яшь буын бар Балаларыбыз моны гафу итәрләрме? Син Гайшә сеңлем, дөрес аңлый күр мине Мәктәптә бердәнбер ир заты Хәлим Аның та сул КУЛЫ протез
Протез?
Әйе. сугышта өздерде
Сизмәдем
Менә шул Хәлимнән кала барысы да хатын-кыз Өчесенең генә ире ярым-йорты килеш әйләнеп кайгттылар Дәрес алдыннан укытучы лар бүлмәсендә булам Андагы ачы гамаша, тамаша! Кайберәүләренә дәрескә кермәскә кушам Чөнки Рәшидәнең мәҗлесеннән соң алар айнымаганнар Елаш кычкырыш башлана һәркем бәхетсезлеген өскә куя Кайчагында өч класста берьюлы укытам Балалар күзенә карарга оят. оят! Алар аңламый дисенме?
— Берәр чара күрергә кирәк!
Ничек, сеңлем? Актив, җыелыш беләнме? Оялтыпмы. Юк-к, һич тә. Вакыт кына төзәтер. Ә Рәшидәне Хәлим юлга бастырыр, бәлкем. Ярата, ахрысы, һәр көнне өенә сугыла Хәер, аннан ни файда?! Алдан ук характеристика бирүемә гаҗәпләнмә, сеңлем Син Рәшидәне мин сөйләгәнчә бик бозык кеше дип тә санама. Үз йөрәгең ничек кабул итсә, шулай күр Инде соңгы сүзем шул: булыш син аңа, ярдәм ит.
— Тырышып карармын.
Гайшә төшкән фатир укытучылар өчен салынган кызылга буялган калай түбәле өй иде Бу өйне «укытучылар йорты» дип йөриләр икән. Анда гел яңа килгән мөгаллимәләр торган
Җил капкадан керә-керешкә Гайшә ишегалдына игътибар итте. Ишегалды шыр-ялангач иде. йортның икенче башындагы койма ариеннан ишетелгән бака тавышлары гына аны җанландыра кебек. Гайшә ихатаның түренә барып койма ярыгыннан карады. Алдында сирәк- мирәк күренгәләп киткән сары бака чәчәкле күл җәйрәп ята иде.
- Күле матур икән. Юкка гына койма белән каплап куйганнар
— Күл матур иде, аккошлар да кайта иде Инде матурлыгын җуя бара. Суы да кимеде. Бакчалар уртасында ятканга, карамыйлар да Кибә-нитә калса, бәрәңге чәчәргә җир була бит. Бакалар да күл коруын сизенгәндәй әрнеп, шашып сайрыйлар Бар, син кер инде
— Хушыгыз, Кәүсәрия апа
Гайшә өйалдына керде, күн белән тышланган ишекне шакыды Иик шакыды? Хәтерләми. Бәлки хуҗаның үз кулы белән ишек ачуын теләгәндер Эчтән тонык кына булып «Кем анда?» —дигән тавыш яңгырады. Гайшә батыраеп ишекне ачты.
Сез Гайшәме? — диде караватта чалкан яткан Рәшидә.— Сез минем фатирдашыммы? — һәм сикереп торды да, Гайшәнең кулындагы төенчегенә ябышты.
Гайшә аңа бер генә күз сирпеп алырга өлгерде. Рәшидә чандыр гәүдәле, зәп-зәңгәр күзле, иңнәренә үреп салган кара толымлы сөйкемле генә хатын иде.
Хәлим әйтте миңа Ялгызлыктан туйган идем чистый Серләшергә сердәш тә кирәксенә идем.
Мин бакаларны тыңладым әле, — диде Гайшә сүз ялгар өчен
- Яратасыңмыни?
Рәшидә янә, нур өстенә нур өстәлгәндәй, балкып китте.
Мин дә яратам, җаным Алар гел бер төсле җырласалар да барыбер күңелле, һай, нишләп ишек төбеннән кузгалмыйсың әле. Терәлеп торма, әйдә, чишен. Ул арада мин самавар яңартыйм. Ай, шай- <ан тәпие, вакланган шакмак та беткән ләбаса Хәзер, момент эчендә әмәллим аны. Син урнаша тор. җаным Кем китерде бирегә үзеңне?
— Кәүсәрия апа.
Ә, теге вобла балыгы
Олы кешегә алай димә инде, Рәшидә. Рәнҗетерсең.
Рәнҗетерсең, тот! Камбала балык түгел, мишәр халык түгел, җаным Монда мишәр хатыннарының явызлыгы! Ирләрен бәйгә куярлар иде, көчләреннән килсә
Кич булып күз бәйләнгәнче алар табында авыл хәлләрен сөйләшеп утырдылар Рәшидәнең күптән хатын-кыз белән сөйләшмәгәне сизелеп тора иде Аннан соң ул аны күл буена чакырды
— йоклар алдыннан рәхәт була Теләсәң җырларбыз да Түшәрдә җырлауны гаеп санамыйлар
Рәшидә кызлар төсле, койма аша җиңел генә күл ягына сикерде, ә Гайшә сикерергә кыймыйча торып калды.
Көчеңнән килмәсә эшкә тотынма, диләр Хәзер әмәллибез Ул
ике куллан ябышты да бер рәшәткәне кадагыннан суырып чыгарды Ябык Гайшә бу ярыктан иркенләп сыя иде Ул Рәшидәнең кыюлыгына сокланып та куйды. Ләкин моны телдән әйтергә ашыкмады
Ике яшь хатын түмгәк өстенә утырдылар. Икесе дә беркавым дәшмәделәр Туктаусыз бытбылдап торган Рәшидә кисәк кенә туктый да белә икән Менә ул чирәмгә сузылып ятты да, күзләрен йомды Гайшә « анын керфекләре тибрәнүен күреп гаҗәпләнде, алар озын, дуга сыман * бөгелеп торалар иде 5
— Җырла. Гайшә, - диде Рәшидә, иреннәрен сизелер-сизелмәс < кенә кыймылдатып, — бердәнбер юанычым җыр минем Көзгегә карап у елаганың яисә җырлаганын бармы5 Яшь тамчылары синең моңнарыңа -j кушылып идәнгә тама Әмма күз яшеннән күл җыелмый Күз яшеннән 2 соң кайгы таралган сыман була Минем алай елап сагыныр әйберем дә г юк. Ә югалтканым бар. Син тыңлыйсыңмы. Гайшә Сиңа ничә яшь “
— Миңа егерме бер яшь. 2
— Их. кызый, кызый Әле сабый икәнсең. Ә мина егёрме сигез ж Картайдым инде
Киресенчә. Синең янда мин картрак күренәм бугай
— Эчтән сызма син, кызый. Күңеленә җыя барсаң, йөзгә бәрә ул Очраган берәүгә лыгырдап йөр. Аңламаганы чуртыма кадалсын. Алар- ны сүгеп тә җибәр. Көзге каршына ешрак баскала Җырларга димим Үзеңне җыйнарга Сөйгәнең бармы?
— Бар иде
Ташладымы жир бит? Төкер шуңа Түшәрдә менә дигән асыл егетләр бар Бөтенесе дә синең ишеләр.
Кирәкмәс. Рәшидә Минем бар бит инде
Артыңнан иярә килмәгәндер бит5
Сугыштан кайтмады
Рәшидә торып утырды
Толмы? — диде ул сакланып кына, кайнар шулпа капканда авызын пешермәскә теләгән кебек ,
Ие.
Алайса без пар килгәнбез икән, җаным Оныталмыйсынмы?
Ие
Мин дә Таңнарын уянам \да сызланам, төшкә керсә, озаклап елыйм. Мендәрнең мамыгына хәтле чылана Ә минем чәл биз икенче, ул кайтып та без кавыша алмадык Өч балалы тол хатынга йортка керде Дустының гаиләсе иде Үпкәләмим Сугыш булмаса. без болан тилмерер идекмени. Ә менә мин җүләр маһы бирмәдем Әй. типтердем дөньясында, әй типтердем Авылның нн затлылары минеке иде Ул түзмәде, бичара бер кичне минем тәрәзәне какты Кер дим Керде Туктат, ди Юри аңламамышка салындым Нәрсәне, дим Чуалуыңны, ди Син нәрсәгә миңа катышасың, әнә хатыныңа бәйлән, дим Их, Гайшә җаным, белсәң иде шул минутларда ничек ишанымны Мин калырга куштым Ул оялтып маташты Хакым юкмыни дип кычкырдым да, күкрәгенә дөмбәсли башладым Үзем тукмыйм, үзем елыйм Кыз' танды мине, кызганды. Таңга хәгле назлап чыкты Шундый шундый иркәләде, әле дә иреннәремдә, муенымда анын каннар сулыш эзен тоям, билләһи Иртәгәсен авылдан уз-үземне куарга тиеш идем Ә калганы Сөйләмим әле. анысын, Гайшә Кайчан да бер сөй тәрмен Артык катлаулы әйбер ул Берәү дә белмәгән әйбер Синең ирең юк шул, ирең булса, тыңламас идеи әле Әнә. Түшәр мишәрләре мине күрсәләр йөзләрен чыталар Исәнләшмиләр д • Әйдә җырлыйк ичмасам Яптырасын Түшәрдә толлар җыры'
Рәшидә тирән итеп сулады да. җырлап җибәрде \нын танышы табигатьтән генә яралган саф, моңлы иде
VflOHHlTlVWMNJ е d И 9 е н
Уфа юллары пыяла.
Таш булса таймас иде лә.
Минем йөрәккәем яна.
Син булсан янмас иде лә
Кинәт өй ягыннан баскычка капланган чиләкнен дөмбердәп төшүе, ул да түгел каты-каты баскан аяк тавышлары ишетелде. Гайшә куркып Рәшидәгә сыенды
Әллә караклар инде, Рәшидә?
Әй, сеңлем. Болар Түшәр агайлары. Минем ялгыз түгеллегемне белмиләр, күрәсең.
— Син аларны кумыйсыңмы?
— Дөнья бу. Гайшә.
— Дөнья имеш. Җитәр сиңа. Чынлап житәр Хәзер мин ул төнге каракларга әйтәм. Йөрмәсеннәр, эзләре суынсын!
Гайшә коймага табан атлаган иде инде, Рәшидә куып тотып кочаклап алды.
Тимә, жаным, тимә Тыныч кына китсеннәр! Син яшь әле, яшь
Матур кичнең хәерсез тәмамлануы Гайшәнең кәефен бозды. Рәшидә ятакка урын жәйгәч тә мендәрләргә, ак жәймәләргә чирканып карады. Теләмәсә дә чирканды.
Миңа аерым жәй, — диде ул
Гайшәнең кемнәрдер аунаган караватта йоклыйсы килми иде.
Рәшидә идәнгә матрас ташлап Гайшәгә урын хәзерләде Бераздан үзе дә Гайшә янына төшеп ятты Аның шәрә тәне кайнар һәм тыгыз иде. Нинди хатын бит үзе, дип уйлады Гайшә аның турында, таза да түгел, чырадай ябык та түгел. Уртача Артык чибәрлеге дә юк, әмма сөйкемле Кочагыннан битәр елмаюы эретәдер моның. Мин тупас, назсыз идем Кыз чагында ярый инде, ояласың, тартынасың. Егетеңне кочакларга кыюлык житми Уңайсыз кебек тоела Ә хатын булгач ирләргә кирәк наз үзеннән-үзе туа икән ул
Гайшә үзе Мәрдәнвәрен рәтләп иркәли дә белмәс иде Соңгы көнне генә сулышы беткәнче иренең ялангач тәненнән, муеннарыннан үпте
Үлсәм назларыңны тоймый үлгән булыр идем, дип шаяртты ире, аннан үзе Гайшәне үбәргә тотынды
— Нәрсә уйлыйсың, Гайшә?
Болай гына Җыен җүләр уй
Миңа кара әле, жаным Күзләрең акыллы синен Матур да An ак йөзеңдә теп-тере кара күзләрең генә икән синең Чәчең коңгырт, күзең кара, сиңа карап йөрәгем яна.
Сары ай тәрәзәнең зур өлгесеннән нәкъ алар өстенә карый иде. Гайшә ай нурына чумган Рәшидәне тагын да чибәррәк итеп күрде
Матур ла син, диде ул, тамчы да көнләшмичә Шул гына харап итәдер сине.
Юк, Гайшә, азгынльп ым Әйт әле, Гайшә, балан булса, нишләр идең? Бөтен гомереңне аңа багышлар идеңме?
Баламда беренче иремне таныр идем Балам алдында саф ки леш калыр идем Балам мине начарлыктан саклар иде. Ә син?
Мин'-’ Синдәй матур итеп әйтә алмыйм. Нигә синең балаң юк соң, Гайшә? Димәк, якынлыгыгыз шул хәтле, ташка үлчим генә булган Иеме?
Гайшә кинәт кенә Рәшидәнең кинаясенә кушыласы итте
- Берең идәндә, икенчең караватта йоклагач
Икесе дә рәхәтләнеп көлделәр
Шул кыска гына төндә Гайшә гажәеп төш күрде Имеш аның Мәр- дәнвәре чияләргә су сибә. Үзе ап-ак күлмәк кигән. Чияләр дә ак чәчәккә күмелгән, имеш Гайшә чия “эчәген өзмәкче. «Өзмә, — ди Мәр-
дәнвәре, әгәр өзмәсәң, безгә бу чия өчен зур бала бирәчәкләр». Гайшә тыңламый, өзеп ала. имеш. Кинәт, куак эченнән акка төренгән карчык килеп чыга да, баланы Гайшәгә суза «Мә. ал. чия өзүче, кулыңның катылыгы өчен баланы кечерәйтеп бирәм», — ди Гайшә би ләүне ала, имеш Анда кыз икән Нәни генә кыз бала «Үлмәсме
— Хәсрәтләнмә, берне түгел, бишне табарсың әле
Алар, чикмәнле бәрәңге ашаганнан соң. киенеп-ясанып мәктәпкә килделәр Мәктәп эче шау-гөр килә, Ә Гайшә күкрәгеннән ташыган шатлыгын күтәрә алмас дәрәҗәдә дулкынлана иде Беренче дәрескә чакырып звонок шалтырауга ул дулкынланып үзенең классына керде.
— Исәнмесез, балалар?
— Исәнмесез, апа.
Ике сүздән танышлык, якынлык башланды Гайшә берәм-берәм һәр балага тукталып, озаклап сорашты, онытылмасын өчен блокнотына кайбер нәрсәләр теркәп барды
Төштән соң аның башы мең төрле яңа уй. мәшәкать белән тулы иде инде. Өенә кайткач, блокнотын өстәлгә куеп, язмаларын кабат күздән кичерде. Менә анда нәрсәләр теркәлгән нде
«Мәгъсүмәнең әтисе юк Көзгә аягыма итек юк. ди Тагын дүрт балалары бар» «Арсланың әнисе авыру» «Гөлжамалның күлмәге иске» «Ир,кә җиңел бии, биюче булам, ди» «Шиһап дару үләннәре җыя» «Сәвиянең дәфтәрләре юк».
—Нәрсә казынасың анда? — Рәшидә караваттан тавыш бирде Ходай өчен ял ит Кил, узган гомерләр турында гәп сатыйк
— Сөйләштек бит инде, Рәшидә Хәзер бүгенгене, иртәгәне кай гыртыйк
Нүҗәли балаларга тәмам бикләнмәкче буласын?
Әйе, бердәнбер юаныч шулдыр, күрәсең, мина
— Төкерәм андый юанычларга Аларны багам тип. кабергә керәсем
соң?» — ди Мәрдәнвәр «Анысын хатыныңнан сора инде»,—ди карчык һәм томандай эреп күздән югала
Иртән күзен ачса, баланың өндә түгел, төштә икәнен тоеп Гайшә авыр сулап куйды.
— Нигә офтанасың, кызый? — диде, инде табын әзерләргә җитешкән Рәшидә, - Төшеңдә оҗмах егетләре үптеме әллә?
— Юк ла. Бер карчык бала бирде, тере бала
— Хәзер үзең дә тере балалар янына барасың, лабаса.
- Әйе. шул Ләкин үз куагыңнан өзелгән алма кортлы булса да тәмле бит
килми әле.
Ялгышмыйсыңмы соң?
Карт көнемдә үкенмәм Әй, бастым дөньяның майлы йөрәгенә диярмен Җылынасың килсә, атыл син кайнар утка, гомер буе туңып йөргәнче әзрәк җылы той да — үл, үл, үл! Намус, намус имеш Намус белән базарда сату итәләр. Ә мин сатулашмыйм Мин теләгәнемне би ром дә, алам да.
Шунда алар беренче мәртәбә сүзгә килделәр Кич җитте исә Рәшидә янына кемнәрдер килеп чыш-пыш сөйләшәләр дә Рәшидәне алып чыгып китәләр иде. Бер көнне ачылмалы тәрәзәдән Гайшә ачык ишетте Синең белән кем? — диде калын ир-ат тавышы
— Укытучы, — диде Рәшидә —Яшь укытучы
— Ияртмисенмени?
Иярер әле, вакыты җиткәч.
Гайшә ачынып иренен тешләде. Аскы иренен канатканчы тешләде Мәсхәрә, мәсхәрә. Вакыты җиткәч, имеш ’
Тик хәсрәтле уйларга батарга ярамый, аны иртәгә балалар көтә нде Ул төенчеген актарып ике пар күлмәк аллы һәм ашыгып сүтәргә ке-
реште Үзе сүтте, үзе уйлады «Гөлҗамал көннәр җылы чакта кияр ичмасам Укуын калдырмас. Салкынайта төшкәч, җылы кофтамны бирермен Зур зурын да, ярар. Үскәч таман кофталар кияр әле. Мәгъ сүмәГә ни кигезергә соң? Бәлки мәктәп ярдәм итәр Мәктәпнең дә хәле мөшкел шул Утыны аз икән. Завхоз Туксанар кискән утын гына җитәме инде. Әллә Гайшәгә дә урман эшенә баргаларгамы? Дәресләрдән соң өч-дүрт сәгать кайнашса да файда ич. Урман кисмәгән кеше түгел».
Рәшидәгә үзенең фикерен белдергәч, тегесе кычкырып көлде.
Җитмеш яшьлек әби хәлендә каласың киләме әллә, җүләр хатын?!
- Аның нинди авырлыгы бар?
— Хатын-кызга бер килограмм йөк тә авыр, җанашым
— Ләкин сугыштан соң...
- Чуртыма кадалыгыз инде, акыллы сүзләрегез белән!
Кадалмады билгеле Гайшә. Урман эшенә дә йөрде. Анда Туксанар кебек киң күңелле кешеләр белән танышты. Ахырдан бик тә булышты аңа бу карт, һич онытмас Гайшә.
Яшь хатынның тормышы җай гына ага, күп вакыт балалар арасында үтә иде Дөрес, ул да төннәрен еш сызланды Мәрдәнвәре белән саташты Күңеле белән очып-очып авылына кайтты. Күрәсең, йөзенә сары булып сагыш иңә торды. Моны сизгер йөрәкле Рәшидә сизеп тә алды.
— Абау, Гайшә, абау җаным, сары чире иярдеме әллә үзеңә?
- Соңгы айларда кәефсез чагым шул.
— Хет берәрсен ярат, тилебәрән орлыгы ашаган нәстәкәй. ияләштерсәң мишәйт итми ул. Җаныңны талаганчы типтереп кал.
— Үтәр әле. Баш авыртуы гына бу.
- Төннәрен мендәреңне чәйнәвең ашыйсы килгәннән диярсеңме?
— Теш сызлаганнан.
- Пешмәгән, мулла кызы.
Гайшәнең икенче сызланган җире дә бар — ул Рәшидә үзе иде Тәкәббер хатын җае чыккан саен Гайшәгә бәйләнде. Хәер, Рәшидә өчен мазаланган Хәлим дә бар иде. Ул протез кулын селкеп, һәр кичне килеп җитә, һәр кичне Рәшидәне очрата алмый, ләкин сер бирми иде. Тора бара бу акыллы егетне Гайшә сагынып көтә башлады. Аның белән сөйләшеп утырулары бик рәхәт иде.. Алар киләчәк турында сөйләшергә яраталар иде. Хәлим кайтып китсә, Гайшә ямансулап кала һәм куркынып «Әллә ошата башладым инде, я ходай»,— дип уйлый иде. Аның бу мәхәббәте Мәрдәнвәрне яратканга һич .тә охшамаган, әллә нинди серле, томанлы иде
«Юк, бу мәхәббәт җавапсыз булып тик үз йөрәгемдә генә калыр, аны беркем дә сизмәс, хәтта Хәлим дә Мин Мәрдәнвәрнеке ич. Мәрдәнвәрне онытмам, исеме белән яшәрмен дип ант иттем, ләбаса. Аһ, барыбер, бу Рәшидә миннән бәхетлерәк бугай. Ичмасам тизрәк кавышсыннар иде»
Син Хәлимгә кияүгә чык,— диде ул бер көн Рәшидәгә.
Рәшидә исе китеп:
Протезгамы? — диде. Ул Хәлимне санга сукмый иде.
Хәлим сине ярата бит. .
— Ярата бирсен.
- Ут белән уйныйсың син.
- Акыл өйрәтергә син яшь әле. Хәлимне кызгансаң, үзеңә бирәм, ал.
— Рәхмәт, кеше белән шаяра белмим.
Фәрештәдер син. Алланың уң кулы астындагы фәрештәседер, билләһи Бу дөньяны син генә тигезләрсең инде. Ай-Һай, дөнья чокыр- чакырлы бит, җаным.
Гайшә әрләшүләргә ияләшмәгән иде. Ул Рәшидәне аңларга тырышты Түшәр халкы аңардан тәмам йөз чөергән иде бит
Рәшидә терәк барлыгын сизде, сизмәде түгел. Вакыты-вакыты белән ул I айшә янына килә, беренче танышкан көндәге кебек уйлап, һәвәсләнеп сөйли иде. Ләкин Рәшидә талпынырга азапланган яралы кош сыман иде Ярасын төзәтергә кешеләргә бирмәде, кулга ияләшмәде Лиын ике көн буе авылдан югалуы Гайшәдән кала берәүне дә борчымады. Рәшидәнең юлы бер генә дип уйладылар, күрәсең Алар хаклы ф да иде. <
Рәшидә белән Гайшә арасында тагын әрләшүгә охшаган сүз булып = алды.
— Кая югалдың, Рәшидә? Классыңда тәрәзә пыяласын ватканнар. *
— Хет башларын җимермиләр шунда! Барасы җиремә бардым. * урманда йөрдек.
— Син миңа карата нык үзгәрдең. Ачуланасың димме Юньле-баш- £ лы җавабың да юк
— Хан кызымы син? Әллә допросчымы? Я дирекция шымчысымы? & Алай дисәң, доложить иткәнең булмады Болай әйбәт кеше син. л
— Әйбәтлегемә төкерәсең бит ♦
— Төкерәм, дөрес Гайшә. Ирләр белән йөрмәгәнең өчен, пешмәгә < нең өчен, төннәрен ялгыз йоклавың өчен! Җитәрме!
— Мин булдыралмыйм. Әгәр була калса, бергә кунган йортны ян = дырырмын, үзем шул утка ташланырмын кебек
— Кайдан килгән саф җан! Болытлар да гел ак булмый, җаным U Бел аны!
Рәшидәнең ялыктырган ягы әнә шулар иде.
Бер кичне Рәшидә өстәлгә чиста спирт чыгарып утыртты
— Дус-ишләр киләсе, бергәләшеп җырлап утырырбыз,— диде ул u Гайшәгә.— Чыгып китә күрмә. Табын әзерләш.
— Рәхмәт, эчү мәҗлесенә калмыйм Туксанарларга кич утырырга - барам,—диде Гайшә.
— Кал инде,— дип ялварды Рәшидә — Кал инде, җаным Янәшәмдә 2 бул. Бүген тыныч түгелмен.
— Эчкәч тынычланасың бит син
Алайса берәүне дә кертмибез, китмә генә
Чакырган кунакларыңны борма син, — диде дә Гайшә киенеп чыгып китте.
— Җаным, җаным,— дня-дия Рәшидә аны ялварып озатып калды
Их, ул ялварулы зәп-зәңгәр күзләр Мөлдерәп Гайшәгә ялварып караган күзләр, һаман да ялваралар әле, һаман да
Туксанарларга кермәде Гайшә. Урамда йөрде Хәлимнәр өе кар шыниан дә үтте. Хәлимнең үзенә булган мөнәсәбәтен ачыкларга тыры шыл карады. Ләкин Хәлим Хәкимов ягыннан мәхәббәт җилләре исми, ә бары хөрмәт, олылау хисләре генә сизелә иде шул.
Аннан соң Гайшәнең йөрәге сулык-сулык итеп авыртырга тотынды Ул адымын тизләтеп өенә борылды Өй янына җнтәрәк, колак салып тыңлады. Тып-тын, бернинди тавыш та юк иде Таралыштылар микәнни?
Гайшә каударланып ишекне ачты
— Рәшидә. Рәшидә! Нишләдең бәгърем, диде ул шомланып Хатын кара кан эчендә ята, матур йөзе күмердәй янган иде. Гайшә аны тиз генә ятагына күтәреп салды
— Төшердем... баламны хәзер үләм. диде Рәшидә саран гына елмаеп. Аның бер дә болай елмайганы юк иде Китмә дидем бит Берәү дә кунакка килмәде. Янымда торсаң, булышкан булыр идең Мин дә исән калыр идем.
Сөйләшмә, тынычлан,— диде Гайшә Хәзер врачка йөгерәм
Син врач чакырма, сон инде. Җаным чыгарга ике-өч минут кы на калгандыр
Гайшә нишләргә белмичә еларга тотынды.
Елама, матурым Кызганма мине. Мин бик матур дөньядан ки- тәм Ләкин мин гаепле түгел бит, сугыш, аны гаепләгез. Яшисе иде әле. Яшәүнең ни икәнен соңлап, үләр алдыннан гына аңладым. Соңгы васыятемне тыңла. Гайшә. Син нык хатын. Мин сиңа сокланып үләм. Минем бер яшьлек балам бар. Адресы сумкада. Кызның исеме Гөлсирин. Тәрбиялә аны. Кызың ит! Әнисе мин икәнне үскәч тә әйтмә, берәүгә дә әйтмә. Бала минеке диң, яме, яме?
Рәшидәнең сулышы шул сүзне әйткәч өзелде. Гайшә ак салфетканы аның битенә япты да. хәлсезләнеп Хәлимнәргә йөгерде Ярты юлны ике аяклап, яртысын абына-сөртенә дүрт аяклап диярлек үтте.
— Хәлим! Рәшидә үлде!
— Кит аннан?!
— Мин гаепле. Күрә торып ялгыз калдырдым.
Гайшә ул чакта нәкъ бүгенге төсле ярым үле Гайшә иде. Тик ул вакытта яшь иде. ә хәзер картайды Гайшә. Ул чакта баласыз Гайшә иде. хәзер балалы Гайшә. Кайда соң аның кызы Гөлсирин? Әйе. Тук- санар картларга кереп китте бит әле. Әнә чыгалар да инде. Туксанар карт та килә.
— Әнием, борчуым өчен гафу ит. яме!
Гөлсирин зәңгәр күзләрен тутырыл әнисенә карады.
— Их. син. бердәнберем. Бар, тамагыңа капкала да. чишмәдән су алып кайт.
— Мин бабайларда сөтле чәй эчтем. Суга барам. Чишмә юлларын сагындым.
— Ишетәсеңме, бабай. Кызым яратам, ди. Әнисе кебек ялгышмас микән? .. Түзмәм бит. бабай.
— Шомланма, килен, бозык һавада үсмәде бит.
— Ул бала өчен мин бер нәрсә дә кызганмадым. Урман кистем, иремнең документларын яндырдым. Мәрдәнвәрнең кайчан үлгәнен күрсәтмәс өчен шулай эшләдем. Чөнки Гөлсириннең туган елы белән туры килми иде. Аны сугышта кан коеп түгел, тыныч чакта суга батып үлде, дип алдадым Гөлсиринне кагарлар, чит итәрләр дип. кияүгә чыкмадым Ләкин болай дөнья көтүемә үкенмим. Тик Гөлсирин юмасын иде шу- ларны. Их. бабай, юмасын иде.
4
Ул чакта... Гайшә күпме генә ашыкмасын, куе караңгылык аның эзләренә баса килде. Юл буенча йөгерде дә йөгерде ул. «Таңга кадәр әйләнеп кайтсам иде. Дәресләргә өлгерсәм иде... Әйтеп китәсе калган Җибәрмәсләр идеме? Юк. юк мин дәрес калдырырга тиеш түгел» Урман авызына житәрәк коеп яңгыр яварга тотынды. Көндез үк куерып йөргән иләмсез болытлардан рәхим-шәфкать көтеп булмый иде Гайшә өстендәге күлмәген салып нәни Гөлсиринне төрде. Тәненә юеш бака сыман салкын яңгыр сыланса да. Гайшә түзде. Чөнки аның күкрәген Гөлсирин жылысы жылыта. йөрәген ачы бәхет, соңлап килгән бә-хет. рәхәт авырту телә иде. Ул ничәнче мәртәбә Рәшидәне уйлады. Рәшидәнең коточкыч үлемендә үзенең гаебе юклыгын исбат итмәкче булды.
«Рәшидә яшәсә. Гөлсирин үләр иде. Рәшидә үлде. Гөлсирин яшәр...»
.. Гөлсиринне алып калган күрше авыл карчыгы аны Рәшидә итеп таныды.
Килдеңме, жир себеркесе, төпсез чиләк, азгын эт Баланы алсан да үкенечкә алырсың Мулла абзый өч тапкыр өшкереп карады, булырлык түгел, ходай урынын ожмахта әзерләсен диде
— Мин Рәшидә түгел, әби. Аның тарафыннан жибәрелгән кеше.— диде дә, Гайшә агач сәкедәге курчак кадәрле генә балага ташланды
— Әтисе кем?— диде ул кызчыкны күкрәгенә кысып ♦
— Әтисе бер өстерәлчек. - диде карчык — Рәшидә чоланда тешен < кысып тапты да. ташлап качты. Күкрәк сөтен көчекләргә савып бир- г деме. нишләтте?
Гайшә тыңламады. Баланы алды да. бәрелә-сугыла чыгып йөгерде * Хәер, карчык та куа чыкмас иде. Кумас иде Куарлык рәте калмаган иде инде аның.
Түшәрнең иң яшерен почмагы — бакча артыннан керәсе итте Гай- = шә. Бакча белән янәшә күл иде Күлне ерып чыгар өчен баланы ярда - калдырырга, ә үзенә, кулына таяк тотып, су тирәнлеген үлчи-үлчи чы- £ ■ арга кирәк. Дымсу жиргә сабыйны кую. кабергә тыгу белән бер икә- ‘ нен уйлап. Гайшә кире чигенде, һәм ул урманнар уртасыннан атлап. * өенә кайтты Эчке күлмәктән килеш бала кочаклаган Гайшәне күреп ' «шашкан», «тиле» дисәләр дә инде барыбер иде. барыбер, барыбер с иде Бердәнбере хакына ул шулай эшләде Чөнки кызчыкның гоме- = ре — «шашкан», «тиле» дигән сүзләрдән мең мәртәбә өстен иде
Туфрагы җиңел булсын мәрхүмнең, врач Саттар Гөлсирингә икенче ө ярдәм күрсәтте. Беренчесе кырык чакрым араны йөгереп узган һәм у баланы үлемнән тартып алган Гайшәнең үзе иде Е
. Гөлсирин терелде Атналар, айлар төштә күргән кебек кенә үтә - башладылар Бер көнне Җәмилә түти белән Гөлсирин Гайшәне капка “ төбенә хәтле озата чыктылар Гайшә саубуллашып ун-унбиш адым ? жир киттеме - юкмы. Гөлсирин яңгыратып кычкырып җибәрде
• — Әннә! “
Гайшәнең тәненнән кайнар дулкын йөгереп узды, ул бер мәлгә тук- х ian калды, аннан соң аның кулындагы дәфтәрләре жиргә коелды
Балам! диде тол хатын,- кызчыгым'
Ул. Гөлсиринен күтәреп, табан асларына кадәр үпте, йотардай бу- 1ЫП, татлы итеп бөтен жирен үпте. Кызчыгы чырык-чырык килеп, кулларын бутый-бутый көлде.
— Син бит минеке түгел, диде ана ачыргаланып
Бер читтә күзәтеп торган Җәмилә түти
Я ходай, сизгән илем аны. диде
Нәрсәне?—диде Гайшә икенче кат. кинәт уянып китеп
Баланын синеке түгеллеген, хода бәндәсе.
Кемнеке соң. түти?
Приуттан алгансыңдыр
Әйтмә, түти, көфер сүз. әйтмә. Бала минеке Охшамаган мыни? Әтисенә охшаган, әтисенә
Гайшә янды, пеште. Гөлсиринен күкрәгенә кы.-каннан-кыса барды Авызымнан вәгъдә сүзе алып үлде. Рәшидәнеке, диде ул хәл сезләнеп
Ходай! Бир түзем! Бир түзем бу хатынга1
Алладан түзем соран ни кылырсың, түти Серне син дә бабай гы на белегез. Мин Гөлсиринне үз кызым итен күрсәтергә тиеш
Җир убылсын, бәбкәм Тәмуг кисәве булырга телимме соң инде Бар мә итегеңә, калдыр оланны
Гайшә «укытучылар өеннән» Туксанар картларга күчкән иде. Хагымның теге өйдә каласы килмәде. Рәшидәнең үлемен, коточкыч төнне хәтерләткән өй аңа караңгы тирән баз сыман тоела иде. Ә ике елдан соң Гайшәгә Туксанар картлар янәшәсендә яңа өй салып бирделәр Кызы белән матур гына гомер кнчерәм дигәндә
— Өйләнешик, Гайшә.
— Нигә. Хәлим? Син аны үлсә дә онытдлмыңсың. Ул синен өчен һаман исән: сөйли, көлә кебек Ә мин синең тормышка бер күләгә булып килермен. Бер беребезгә караган саен сискәнербез Икенчедән, минем кызым бар. Бөтен күз нурымны аңа гына түгеп, бөтен җаным ны аңа гына бирәсем килә.
— Гомер буе тол яшәрсеңме?
-- Җанымда Мәрданнәремне саклыйм мин Бу тол булу димени?
— Нык син, Гайшә сеңел. Я» үстер кызыңны, кеше ит. . ,,
Хәлим бу ачык сөйләшүдән соң, нигәдер күрше авылга күчте Ә Гайшә үстерде кызны. Айлар, елларның суы белән аның да гомере акты. Мең төрле тормыш каршылыкларына кушылып аның да бәхете ташыды Бәхете — Гөлсирине иде «Әгәр дөреслекне ачып бирсәм, зәңгәр буяулы кабер янына алып барсам... Никадәр ачы булмасын, дөреслекне белергә тиеш Гөлсирин. Гайшә аңа тик чынын, бизәксез чынын гына сөйләр. Үзен акламас та, акланмас та. Әллә бераз түзсенме? Рәшидә бит мине белмәсен диде. Нигә алай әйтте әле? Сугыш гаепле, ләбаса. Тукта. Гайшә, нигә бөтенесен сугышка аударасың әле Сугыш, имеш Сугыш дип без барысына да юл куярга тиеш идекме? Юк, юк, башыма чүбек уйлар тутырганчы Гөлсиринем хакында уйлыйм Дөреслек, дөреслек кирәк».
Ана уйлардан авыраеп иелгән башын күтәргәндә, аның алдында Гөлсирин зәңгәр күзләрен тутырып карап тора иде.
— Син борчылма, әни. - диде кыз.— Борчылма Бәлки бу күңелемдә булган ташкындыр Язгы ташкыннарны хәтерлисеңме? Үрсәләнеп ярдан ташыйлар да, тагын үз хәлләренә кайталар Тып-тын аккан елгаларны күрәсең бит син. әнием? Нигә дәшмисең? Мин әле генә Ка- раяр елгасын карадым Бер генә дә дулкынланмый. Тын гына ага да. ага Әни. дәш инде.
Гайшә кызының иңнәреннән кочты.
Кинәт., хәбәрең кызым,— диде ул.— Болай йомшармый идем әле Сөйләшерлек рәтем дә калмаган, уй бетерә. Сиңа артык сүз ычкындырмагаем дип шүрлим, йөрәгеңә якын алырдай кинәттәннәр күп шул, балам Ярый ла елга сыман тынсаң Ярый ла
Гайшәнең карашы инде кызында түгел, алсуланган офыкларда иде Офык читендә ул гүзәл Рәшидәне күргәндәй булды, кинәт тәненә салкын йөгереп, дерелдәп куйды да
Син үз җаным бит, балам.— дип пышылдады, һәм күңеленнән генә «Кичер, Рәшидә, кичер. Гаебемне еллар да юа алмый, хәтта үлем дә Кичер, тик этәрмә Гөлсиринне яман юлга, калдыр үземә», - диде Ул да түгел, офыкның ал бизәге җуелып яшел юл күренде. Бу юл түгел, болын икән, әнә, аның Мәрдәнвәре печән чаба. Чалгысы нинди үткен, теземнәр елан сыман сузылып кала. «Мәрдәнвәр. . гомер уза.. Сине чакырган төннәрем бихисап иде... Инде килмә. Күрәсең, кызым бар. Ул мина синнән дә кыйммәтлерәк. Юк, юк килмә. Син дә кичер, кичер мине Килмә, уйларыма килмә. .»
5
Адәм эш белән юана да, куана да. Гайшә түти, чалгычылар төрке менә кушылып, борчак чабарга төште. Алар иртәдән кичкә кадәр кыр да кайнашалар Ә Гөлсирин өйдә ялгызы, аның җәйге ялы Ул түзем
сезлек белән күк йөзенә ай калыкканын көтә Юлда танышкан теге ямьсез шофер егет аны Азамат янына илтә һәркөнне тузан туздырып алар Карлыга ашыгалар
Ямьсез егет Азаматны яратмый. Гадәттә, ирләр бер-берсенә кыек карамыйлар, һәр очракта килешәләр иде. Ә Марат килешмәде Ул аны «Куян аягы» дип атады.
Алай әйтмә,— диде Гөлсирин Кыз Азаматны әүвәлгечә ярата, әнисенә сиздермичә генә очрашкалый нде
Әйтмәм алайса, диде ямьсез егет.—Алыш-бнрешем юк бит Сине ничәнче кат илтәм әле?
— Унбишенчесе.
— Йөз мәртәбә алып барсам да рәнҗетмәм, бел,— дип җавап кайтарды Марат
Бүген егет кызны тагын Карлыга илтәчәк. Кичә Азамат төксе генә сөйләшкән иде. башым авырта, диде. Әле эшләмим, ял нтәм. диде.
Гөлсирин сөйгән кешесенен күнелен күтәрер өчен яна күлмәк тә текте. Менә каршысына басып бер әйләнер дә. Азамат нрексездән сокланып елмаер. Кичә тикмәгә сүзгә килделәр бугай.
— Кал янымда.— диде Азамат
Төн караңгы, ә алар очрашкан урман алдында рәхәт иде. Гөлсирин тәвәккәлләгән дә иде инде, тик Маратның калын тавышы аны сискәндереп җибәрде
— Сөйләшеп туйгач кыз кире кайтачак!
— Әй. син. машинаңда тик утыр,— дип янады Азамат,—Ул калачак! Китергәнсең, рәхмәт. Кабыз моторыңны да, шыл
— Шылам,— диде ямьсез егет һәм кабинасыннан сикереп тә төште — Әмма Гөлсиринне кайтарып куям Үз өенә!
— Кем соң бу. имгәк?— Азамат батыраеп Маратның якасына ябышты
— Тимә, ул минем дустым,— дип кыз арага төште дә егетләрне ике якка аерды
Ямьсез егет Гөлсирин аны шулай дип атап һич тә мыскылларга җыенмый. Егетнең җаны изге икәнен белә бит ул. Караңгы юлда күп ме бергә булдылар. Күпме бәхәс кузгалып, күпме сүз сөйләнде, ләкин Марат беркайчан да түбәнлеккә төшмәде, әйтерсең ул кызның мәхәббәт сакчысы нде Әнә бүсен дә соңгы рейсны ясагач, аларнын капка төбенә килеп туктаган. Гөлсирин көзгесеннән кыяфәтен карагандай итте дә, чыгып йөгерде. .
Сөйгәнеңә ашыкканда секундлар сәгать күк тоела икән Бер ча крым юл да диңгез иңе чаклы күренә, ә йөрәк бер урынына өч тибә икән. Тәгәрмәчләр очрашу көенә тәгәри, очрашу алда, нибары берничә чакрым алда икән. Урман шаулавыннан туктап көтә, төнге кош лар да сайрауларыннан тынганнар икән. Тын икән, бик тын икән биредә. урман алдында.
Килми, диде Марат өченче мәртәбә.— Әйдә, соң инде, кайтыйк
Көтик,— диде кыз, аңа өченче кат җавап биреп
Ә син дөреслектән куркасыңмы? — диде кинәт ямьсез егет
Юк, диде кыз төн пәрдәсе аша Маратның күзләрен эзләп Ул бөтенләйгә китте.. Көтмә син аны
— Марат, ялганлама!
Урман сак тынлыгын онытып шаулап куйды, карт агачларда йо кым< ыраган кошлар, куркып, тнрә-якка очтылар, ай болытлар арасына кереп качты
НӘБИРӘ ГЫПМАТДИНОВА ф ЬЕРДӘНБЕРЕМ ХАКЫНА
— Ял-га-а-а-нла-а-ма-а!
— Әйе, көндез чемоданын тотып шушы юлдан китте.
— Аһ, Марат, нигә әйттең? Нигә?— Кыз Маратның киң күкрәгенә капланып үксергә кереште — Авыр мнңа, бик тә авыр, дөреслек тә авыр бит. Яратмады ул мине, сиздем дә югыйсә Өйләнгәнен дә белдем Жанымда аклык иде. миңа бары тик ярату гына кирәк иде, тамчы гына ярату кирәк иде,— дип үкседе ул бертуктаусыз.
Моңарчы тау хәтле кайгы-хәсрәтне иңнәрендә күтәрә алырдай күренгән шаян кыз кинәт күз яше түгә башлагач. Марат югалып калды Сүз тапмады.
— Елап озаткан мәхәббәт мәхәббәт түгел инде,— диде ул бераздан әкрен генә.
— Ә бит адәм баласы ялгышулары белән кабат ялгышмаска өйрәнә,—диде Гөлсирин башын күтәреп,— Син мина ышан. Марат, ышан
Урман яңадан тынды. Ай яңадан нур сипте. Табигать гүя мәңгелек сер көтә иде.
1976 ел.