Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛЛАР ЧАТЫНДА


ллар чатында... Урталыкта... Яңа революцион күтәрелеш елларында татар зыялыларының, гомумән, татар җәмәгатьчелегенең сәяси, әхлакый һәм рухи эзләнүләрен кыска гына итеп шулай бәяләргә мем- киидер. Яңа тормыш эчен кереш дулкынында мәйданга килгән Фатих Әмирхан иҗатын исә халык язмышындагы әлеге кискен борылышның бер гәүдәләнеше Дил булыр иде. Ләкин язучыга, үз чорының кабатланмас күренешләрен теркәүче кезге генә булып калмыйча, җәмгыять алдында торган бурычларны ачык аңлау, алдагы үзгәрешләрне яхшы сиземләү дә хас. Менә шундый хасиятләре белән ул Л. Толстой, М. Горький, А Блок. Г Ибраһимов, Ш. Камал иҗатларының халыкчан нигезенә якыная. Алдынгы карашлы каләм әһелләре белән уртак закончалыклар һәм юнәлешләр, гомум кешелек идеяләре Ф. Әмирхан иҗатының сулышын киңәйтә һәм аның кабатланмас үзенчәлекләрен тагын да калкурак итеп күрсәтә
Тарихи борылышлар чорында теләсә кайсы милли әдәбиятта күтәрелгән яшь буын язмышы темасын гына алыйк. Ф Әмирхан иҗатында дә ул — тел магистральләрнең берсе (»Танымаганлыктан таныштык», «Хәят», «Кадерле минутлар». «Урталыкта». «Тигезсезләр» һ б әсәр-ләр). Язучыны яшь буынның иске җәмгыять нигезләренә каршы баш күтәрүе («Бәйрәмнәр». «Хәзрәт үгетләргә килде» Һ б), аталар һәм балалар арасындагы конфликт, алдынгы карашлы яшьләрнең боек идеаллар хакына үзләрен корбан итәргә әзер торуы («Яшьләр» пьесасы) мәсьәләләре дулкынландыра Аның әсәрләрендә донья әдәбиятындагы «әрәм бул ган буын» мотивлары да чагылып китә Ләкин Ф Әмирхан мәгълүм идеяләрне тагар җирлегенә күчереп утырту яисә Европача каһарманнарның башына кәләпүш кидерү белән мавыкмый Аның иде» паре һәм образлары татар халкының мәгъ-лүм чордагы рухи холотои. тарихи яктан конкрет, кабатланмас тормышым ойронү нәтиҗәсендә туган.
Яшь буыниы язучы һәрвакыт үзенең әхлакый идеаллары белән багланышта тасвирлый. Аны максатсыз гыйсъянчылык, киртәдән сикергән хис-дәртлор кызыксындырмый. Татар халкына борын-борыниан хас булган намуслылык, гаделлек кебек сыйфатларны нәкъ менә яшьләр дәвам иттерергә. үстерергә. яңартырга тиеш Бу — язучының үз иманы гына түгел, инде кешелекле мәгънәләрен җуеп килүче, дини. сәяси, гаилә-кенкүреш тошенчәләре белән чикләнгән иҗтимагый тормышка тирән эстетик тәэсир ясау эчен бердәнбер дерес юлны табуы.
Ф Әмирханның яшь буынга багышланган барлык әсәрләре — публицистик мәкаләләрдән башлап драма һәм повестьларга кадәр — лирик җылылык белән сугарылган («Яшьләр колагына бер сүз», • Тигезсезләр», «Хәят» һ. б) Яшьлек эчен гомумән табигый кичерешләр муллыгыннан гына килми ул лиризм, әдипнең* яшь замандашларына зур омеглар баглавыннан торган рухи күтәренкелек шундый рәвеш ала («Яшьләр» пьесасы, «Танымаганлык- тан таныштык» хикәясе һ. б.). Кыскасы. Ф Әмирхан лиризмының чыганаклары, сурәтләү объектыннан да бигрәк, яңа тормыш идеаллары белән бәйләнгән
Табигый ки. әлеге омтылыш-идеаллар язучы әсәрләрендәге юмористик һәм сатирик башлангычлар ярдәмендә дә раслана. һәм бу үзенчәлеккә әдәбият тарихын ейрәнүчеләр дә еш игътибар итәләр Би редә әдип иҗатының һәм. тулаем, татар әдәбиятының нигез принциплары күренеп китә Ф Әмирхандагы юмор-сатира хосу-сый кимчелекләрне камчылау белән гена чикләнми Үткен кинаяләр ягымлы елмаю һәм әче ител иелү язучының деньяга карашындагы кояшлы вки фаҗигале якларны ачып сала. Комик һәм сатирик башлангычлар шул рәвешле, киңрәк, тирән рвк эстетик һәм иҗтимагый тошоичәлорна берләштерәләр.
Әйе, Фатих Әмирхан әсәрләрендә буыннар меносәбәтено кагылышлы традици он теманың куелышы да. чишелеше да бик үзенчәлекле Аның фикеренчо, елегя
Ю
мәсьәлә дә, тарихи яктан конкрет һәм ка-батланмас күренеш булу естенә, тормышның мөһим проблемалары белән аерылгысыз багланышта да каралырга тиеш. Язучы яшь буын темасын һәрвакыт әдәп- низам кагыйдәләре җирлегендә, күтәренке лирик дулкында хәл итә. Шулай итеп, яшь җилкенчәк тормышын сурәтләгән аерым күренешләр, мәгълүм тарихи чорга иисбәтләнү белән бергә, яшь буынның һәм, тулаем алганда, татар халкының яшәеш кануннары, киләчәге турындагы бөтен бер концепциянең нигезенә ята.
Яшьлек, буыннар алмашыну темасын ачу юнәлешендә әдип бик кызыклы иҗади алымнар куллана. Бу оригинальлек тормышны, юмор һәм сатирага гомумән хас булганча, энәсеннән-җебенә кадәр үткәреп, тәфсилләп тасвирлау һәм әлеге су-рәтләрне романтизм яисә мәгърифәтчелек рухы белән баетудан гыйбарәт. Шушы алым капма-каршы күренешләрнең очраклы яки ясалма янәшәлеге булып калырга да мөмкин иде. ләкин, чын мәгънәсендә иҗат кешесе буларак, Ф. Әмир-хан аларның гаҗәеп тәэсиргә ия эстетик бердәмлегенә ирешә алган. Язучының иҗади йөзе, талант көче, бәлки, нәкъ менә шушыннан башланадыр, һәрхәлдә, Габдулла Тукайның аны. язу стиле белән Тургеневка, юмор көче ягыннан Гогольгә, ә кеше күңеленең тирән катламнарын ачу сәләте белән Достоевскийга охшатуы тикмәгә генә түгел.
Фатих Әмирханның рус телендә басылып чыккан беренче сайланма җыентыгы мәгълүм хикәя исеме белән—«Татар кызы» дип атала. Ф. Әмирхан — татар хатын- кызларының революциягә кадәрге авыр язмышын әдәбиятыбызда беренчеләрдән булып сурәтләгән язучы Бу проблеманы ул бөтен драматизмы, катлаулы һәм каршылыклы яклары белән күтәрүгә ирешкән.
Бер яктан, без бу әсәрләрдә хатын-кызның кешелек горурлыгын таптап-изеп торучы шәригать кануннарына корылган, җаны-тәне белән искелеккә ябышып ятучы татар дөньясының кырыс чыраен күрәбез. «Рәхәт көн» хикәясендәге Гайниҗамалга, мәсәлән, нибары ике-өч сәгатькә (һәм шунда да күзәтү астында) кеше арасына чыгып керү кыз чагының иң бәхетле көне була. Язучының аерым әсәрләрен һәм публицистик мәкаләләрен — әнә шул мәгънәсендә — Катар хатын-кызларының егерменче гасыр башында да кешечә яшәүдән мәхрүм ителүе хакында документлар, тетрәндергеч хакыйкать шаһитлары дип атарга мөмкин. Мәгълүм булганча, Ф. Әмирхан белән бергә һәм аннан соң бу тема Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Ш. Камал һ. б. әдипләребезне дә дулкынландыра.
Икенче яктан, Фатих Әмирхан тормыш күренешләрен, алар никадәр генә тәэсирле булмасыннар, турыдан-туры сөйләп чыгу белән чикләнеп кала алмый. Ул— үз чорының тирән белемле, югары культуралы, киң карашлы шәхесе буларак, халыкның тарихын, рухи дөньясын һәм теләк- омтылышларын нечкә аңлап, үзенчәлекле иҗат-фикерләү юлын сайлый.
Хатын-кызга кол итеп карау сакланганда, халыкны агарту, азат итү, аның рухи яңарышына ирешү мөмкин түгел. Ф Әмирхан татар әдәбиятын һәм иҗтимагый карашлар системасын менә шундый мөһим фикер белән тулыландыра. Ж. Санд яки Ф Достоевский кебек үк, ул хатын-кызда мәхәббәт, кешелеклелек һәм үсеш-яңалык- ка омтылу башлангычларын күрә. «Татар кызы» нәсере һәм Ф. Әмирханның әлеге темага язылган башка әсәрләре дә гомум кешелек идеясенең яңа якларын, француз яки рус әдәбиятында әле ачылмый калган төсмерләрен тасвирлавы белән төрле милләт укучыларының илтифатына лаек булды.
Язучы үзенең иҗатында халык тормышының нигезен корытучы тарихи каршылыкларны ача. Татар гаиләсендә хатын- кыз, бер яктан — әхлакый сафлыкны, рухи яктылыкны саклаучы, балаларына да шул якты нурны иңдерүче, икенче яктан — иң кимсетелгән, кыерсытылган, җә-берләнгән зат. Татар җәмгыятендә гаиләнең ифрат җитди урын тотуын, аның һәртөрле яңалыкка, хөр фикергә иң тотрыклы киртә булып торуын искә алганда, Ф. Әмирханның «Татар кызы», «Рәхәт көн» кебек әсәрләрендә ни өчен фаҗигале төс өстенлек иткәнлеге ачыграк аңла-шыла. Шулай да, хәл никадәр җитди булмасын, каршылыклар никадәр котылгысыз тоелмасын,, язучы хатын-кызның рухи һәм социаль азатлыгы темасын күтәргәндә җете лирик буяуларга, өмет-ышаныч белән тулы интонацияләргә таяна төшә. Аның әсәрләрендә язмыш елмаюын көтсәләр дә. шәригать сүзеннән чыга алмаган хатын-кызлар (мәсәлән, «Рәхәт көн» хикәясендәге Гайниҗамал) белән янәшә аек фикерле, залимлыкка җаны-тәне белән каршы торучы героинялар да бар (Хәят).
Адәм баласын мәкерле уйлардан, эчкерлелектән коткаручы мәхәббәт шигърияте исә бу җирлектә аерым урын алып тора һәм бүгенге укучыларга да бик якын («Кадерле минутлар» һ. б ).
Жәбер-кимсетелү күреп кенә яшәсә дә. хатын-кызның кешелекле хисләрен кадерләп саклавына, киләчәктә социаль мөнәсәбәтләрнең тормышны тамырдан үзгәртеп корырлык кодрәтенә ышана язучы. Шуңа күрә аның «Фәтхулла хәзрәт» кебек сатирик повестендагы хыялый күренешләр дә бүген яңа мәгънәләре белән ачылып киткәндәй була.
Фатих Әмирханның рус теле күпереннән бүтән милләт укучыларына килгән әсәрләре үзенчәлекле формалары һәм татар әдәбиятына гына хас язу-хикәяләү алымы белән характерлана. Ул алым реалистик нигезгә рационалистик һәм романтик тенденцияләрнең үрелеп килүе белән игътибарны җәлеп итә. Татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән аерым тәрҗемәләр аша гына таныш кешегә Ф. Әмирхан иҗатындагы мәгърифәтчелек чалымнары баш-тарак коры үгет-нәсихәт уку булып тоелырга да ихтимал. Беренче тәэсир ялгыш-
тыручан буле диләр Ф Әмирхан иҗатына һәм тагар әдәбиятының шул чорына кагылышлы рәвештә үгет-нәсихәтчелек түгел, бәлки зур эстетик куәте булган фикри пафос турында сөйләргә кирәк. Хәзер гади, хәтта беркатлы булып күренгән идеяләр үз заманымда кешеләрнең аңын гына түгел, күңелен дә уятырлык, дулкынландырырлык һәм хәрәкәткә әйдәрлек көчкә ия булганнар Мондый синтез башка чорда, башка тарихи шартларда да — мәсәлән, декабристлар иҗатында да чәчәк аткан. Менә шуңа күрә Ф. Әмирханның публицистик һәм әдәби-тәикыйть мирасыннан да иң яхшы үрнәкләрне рус теленә тәрҗемә итеп. Бөтенсоюз укучысына тәкъдим итү файдалы булыр иде.
«Татар романы китапханәсе» сериясендә рус телендә басылып чыккан һәм ■Урталыкта» дип исемләнгән җыентыкка (Казан, 1979. Г Хантимерова тәрҗемәсе), ин сәбәпледер «Урталыкта» дигән роман үзе кертелмәгән 1912 елда язылган һәм тәмамланмый калган әлеге роман бары бер талкыр — әдипнең 1957—1958 елларда Казанда басылган ике томлык ’сайланма әсәрләр җыентыгында гына денья күрә.
«Урталык» темасына Фатих Әмирхан татар демократик әдәбиятында беренче- ләрдөн булып мөрәҗәгать итә. 1909 елда ук «Картайдым» хикәясендә ул «урталыкта» чайкалучы геройның типик йезен күрсәтә. Хикәянең герое Мостафа аң-белем- ге, халыкны тәрәкъкын иттерүгә омтыла һәм бу теләгенә инде ирешеп тә килә кебек. Зур кыенлыклар кичеп булса да ул университетка укырга керә Ләкин егерме тугыз яшендә инде Мостафаның тормыштан гайрәте чигә, ул яшьлегем заяга үтте дип хафага төшә Егетнең үзен кирәксез һем бәхетсез адәм итеп хис итүе, әлбәттә, күңеленә ятышлы җитди шәгыль таба ал-мавы белән бәйле. Ул инде иске җәмгыятьтән аерылган, ләкин яңа тормыш эчен керешүчеләр сафына басарга әле дәрманы җитми. Мостафаның бөтен бәласе «урталыкта» калуының • сәбәбе әнә шунда
«Урталыкта» романында исә үзенең идеалын эзләү юлына зуррак тәвәккәллек белән керешкән герой мәйданга чыгарыла. Ф Әмирхан ул уңай каһарман тибын Хәсән Арсланоаның эш-хәрәкәтләре эчке дөньясы аша гәүдәләндерергә омтылл Хәсән үзе өчен яңа тормышның рус-Европа культурасын үзләштерү һәм белем-мәгь- лүмат туплаудан башлануын яхшы аңлый Шунлыктан ул өлгергәнлек аттестатына имтихан бирергә әзерләнә, гыйлем эстә- вен дәвам ител, игелекле кеше булырга хыяллана Ф Әмирхан бу әсәренде XX йөз башындагы Казан каласының культура тормышын бик оста сурәтли Аның героена заман тойгысы, зиһен үткенлеге үзенең Эчке дөньясын анализлау хас. Ул үзенең һәр уен. һәр гамәлен кат-кәт үлчәп карый. еш кына кылган эшләренә үкенә борчыла Хәсән әлеге ике арада калган, яңа тормышка илтүче юлларны күреп бе-терми, холкындагы йомшаклык, ихтыярсызлык та шактый комачаулый шикелле. Әмма изге ниятләре, матур омтылышлары аны дәрес юлга алып чыгар дип өметләнергә урын бар Билгеле. 1912 елларда «урталыктаагы. юллар чатындагы геройларның кайсы якка авышасын алдан күрү бик кыен булгандыр әле. «Урталыкта» романының тегәЛләнми калуы шул мәсьәлә белән дә бәйле булырга мөмкин.
Юллар чатында калган замандашларын тасвирлау—Фатих Әмирханны даими дул-кынландырып тцрган аны кыю ачышларга рухландырган һәм иҗатын тагын да тулырак аңларга ярдәм иткән тема. Шунлыктан аның үлемсез мирасы — ике революция арасындагы меһим чорда татар халкының матди һәм рухи яшәешендә, аңында һем күңелендә барган үзгәрешләрне тасвирлаган бай иҗаты күпмилләтле әдәбиятыбыз хәзинәсендә лаеклы урын алд»’